Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЛАНТАУ КЕШЕЛӘРЕ


Дүртенче бүлек
ӨРӘК
1
Тудыру йортыннан кайтуына инде байтак вакыт узган булса да, Саниянең өеннән чыгып эшкә тотына алганы юк иде әле. Бөтен ил, бөтен халык катнашы белән барган авыр көрәштә узе дә актив катнашырга тиешлекне ул, әлбәттә, аңлый һәм бу көрәштән читтә калмаячагын да оик ачык сизә иде. Ләкин ул, ничектер, әле чираты җитмәгән кеше кебек, шактый тыныч хәлдә һаман да үзенең яшь баласы тирәсендә булышудан ары китә алмый иде.
Ниһаять, беркөнне килеп, ул бу хәлне артык дәвам иттерергә мөмкин түгел икәнлеген аңлады.
Сания, көндәгечә, плитасы ягылган мич алдында баласын коендыра иде. Башын әнисенең учына салып, ванна эчендә яткан бәби, нишләгәнен үзе дә белмичә, я тәпие белән тибенеп, су чәчрәтеп куя, я кечкенә кулы белән әнисенең берәр бармагын эләктереп ала да аны җибәрә белмичә азапДана. Әнисе, сөйләнә-сөйләнә, аны иркәләп кенә юындыра.
— Менә шулай, менә шулай тәти була... йокы тәмле була,— ди ул.— Тизрәк үсәрсең... Әтиең кайтуга зур булырсың...— Сания үзенең бу соңгы сүзләреннән шомланып куя, ахрысы, баласы булып сакауланып, үзенә каршы җавап бирергә тотына.— «Зук, зуу-ук,— ди ул.— Эттә мин зулай- гансы толмасын, тайтсын, әттә күтәлеп зөлетсә, мин тагын да тизләк үсәл- мен>... Я, я, җибәр инде... Әнә инде, шуңа да мыгырдаган була. Синең уенчыгыңны тартып алмадым ич, үз бармагымны алдым... Я, хәзер, хәзер, бетте... һи, мине шулай коендырсалар әле...
Кулына эмаль савыт белән җылы су тотып, бәбинең ваннадан чыгарылганын көтеп торучы Хәсән кычкырып көлеп җибәрә:
— Сине шулай ваннага салып коендырсалар тагы... һи-һи-һи...
— Нигә? Нәрсәсе көлке?—дип шаярта аны Сания.
— һи-һи-һи, ваннадан чыккач, өстеңә коярга бу савыттагы су гына жит.мәс иде, бер чиләк су тотып торырга кирәк булыр иде...
—- Булса ни, тотып торыр идең.
— Торды ди. һи-һи-һи...
Ул арада Сания бәбине ваннадан алып, аны корсагы белән учына яткырган килеш, түбән каратып тота.
I Дәвамы. Башы журналның 8, 9, 10 саннарында.
8
— Я, китер,— ди ул Хәсәнгә,— кой.
Хәсән кулында тотып торган җылы суны коя башлый.
— Әзләп-әзләп,— ди әнисе.— Башына... аркасына... эзләбрәк. Тәпиләренә. Менә шулай... Хәзер әнә шул җәймәне алып бир.
Аннары Сания баласын чиста, йомшак җәймәгә төреп, аны иркәләп кенә сөртә башлый.
— Менә тәти булды... Я әле, кызым, көл әле бер генә...
Ана нечкә генә сызгырган тавыш чыгарып, чөңгереп куя. Бәби, «кайдан килә бу искиткеч кызык тавыш» дпгән кебек, сагаеп калгандай була. Тик аның тәҗрибәсез колаклары тавыш кайсы яктан килгәнне чамалый белмәгән кебек, күзләре дә бәби теләгән ноктага төбәлергә өйрәнмәгәннәр әле. Ул, билгесез ноктага караган хәлдә, авызында тешләре дә юклыгын күрсәтеп, елмаеп куя. Бусы инде аның иң яңа, иң зур һөнәре. Анасы да, абыйсы да аның елмаюына чын күңелдән шатланалар. Тик Хәсән аны бер тапкыр күрү белән генә канәгатьләнми, тагын көлдерергә тырыша. Әнисе төсле итеп, иренен очлайтып, чөңгереп карый, «Ыгый- ыгый» дип карый... Ләкин бәби инде көлми. Хәсән, тагын бер генә тапкыр булса да, әз генә булса да бәбине көлдерергә тырышып, бармагы белән аның бит очларына төртә, ияк астын кытыклый... Юк, бәби үз сүзле. Инде ул, көлмәү генә түгел, елый ук башлый...
— Я, җитте,— ди әнисе Хәсәнгә,— аның көләсе килми инде, ачыккан ул.
Сания бәбине әтисе алдан ук бүләк итеп куйган придан-конвертка төреп, имезергә утыра. Бала әнисенең күкрәк җылысына эреп, имә-имә, изрәп йокыга китә. Әнисе аның сафлыгына сокланып, озак-озак карап тора да тирән көрсенеп куя.
— Сабый!.. Сабый шул әле син. Берни дә белмисең... Ә дөньяда шундый ерткычлар бар... шундый әшәкеләр... җансызлар алар, кансыз кешеләр... Юк, кешеләр түгел, кеше андый булмый... Дошманнар алар... Бәхетле генә була күр, балам... Курыкма. Монда килмәсләр. Әтиең аларны куып җибәрер... йокла...
Бу минутта әллә нинди серле, чиксез тирән мәгънәләр аңлаткансыман тыныч кына йоклап ятучы сабыйны Сания саклык белән генә бишек- арбага урнаштырды. Аннары бишек-арбаны ишек алдына чыгарып, Хәсәнгә тапшырды.
— Л1ә, улым, әкрен генә йөрт.
Хәсән кайчандыр үзе яткан, аннан соң ун ел буе исән сакланып, хәзер инде менә бәбигә ярап куйган бишек-арбаны ишек алдындагы кечкенә бакча буйлап этеп йөртергә тотынды. Әнисе аңа ярым пышылдап кына:
— Читтәрәк йөр, баланың башына алма төшмәсен,— диде дә, өйгә кереп китте.
Бала йоклаган арада, Сания тиз генә аның искеләрен юып алырга булды.— Ольга Дмитриевна кайтып кергәнче өлгерим,— дип ашыга иде ул...
Ольга Дмитриевнаны Сания тудыру йортыннан туры үзләренә алып кайткан иде. Ольга Дмитриевна баштарак көннәрдә бик хәлсез булып, көннең яртысын диярлек ятып уздырырга мәҗбүр иде. Соңга таба исә, ул шактый хәл алды. Тазарып, матурланып китте. Хәзер инде аңа карап, теге вакытта больницага килеп кергән нурсыз йөзле, ярым үлек хәлендәге хатын шушы булгандыр дип уйларга да мөмкин түгел иде.
Үзенә әз генә хәл керә башлау белән, Ольга Дмитриевна Саниягә бөтен өй эшләрендә булышырга тотынды. Сания аның тазаруын, матурлануын күреп чиксез куанса да, эшләп йөрүенә куана алмады. Ольга Дмитриевнаның аңа: «Син бала имезә торган кеше, йончыма», дип, өй җыештыру, аш-су хәзерләү, идән юу, кер уу кебек эшләрне үз өстенә алырга торуы, «икебезгә берне генә алып кайттык бит» дип, бала карау
9
эшен дә уртаклашырга омтылуы, хәтта төннәрендә, бала борчыла башласа әнисеннән алда торып, аны тынычландырып куюы Санияне уңайсызландыра иде. «Үземә өй караучы хатын кирәк булганга, няня кирәк булганга алып кайткан кебек килеп чыга»,— дип уңайсызлана иде Сания.
— Җитмәсә, нинди кеше!.. Нинди семьядан!
Ольга Дмитриевна безгә мәгълүм булган райком секретаре Угланов- ныц хатыны иде. Ә ул үзе исә, Сания шикелле, пединститут бетергән кеше. Сугыш башланган вакытта ул да үзләрендәге район мәктәбендә эшләгән. Бнш яшьлек малае, өч яшьлек кызы өстенә үзе тагын өченчегә йөкле булган ул. Фронт якынлашу куркынычы була башлагач, яшь балаларны махсус эшелонга төяп, көнчыгышка таба озатканнар. Москвага җитеп килгәндә, дошман самолётлары ул эшелонны бомбага тоткан. Ольга Дмнтриевнаның балалары икесе дә шунда һәлак булган.
Угланов Ольга Дмитриевнадан серен яшермәгән, ул аңа, Гитлер гаскәрләре бу районга килеп җиткән тәкъдирдә, үзенең, партизанлык хәрәкәте белән җитәкчелек итү өчен, дошман тылында калырга тиешлеген әйткән һәм хатынына көнчыгышка таба китәргә киңәш биргән. Ольга Дмитриевна үзенең дә шунда каласы килгәнлеген, теләсә нинди авырлыкка да түзеп, дошманга каршы көрәшергә әзер икәнлеген белдергән. Бу турыда алар бик озак, бик житди итеп сөйләшкәннәр. Ниһаять, аның йөкле булуын, инде бердәнбер булып калган туачак балаларының гомерен искә алып, аны җибәрергә карар кылганнар. Ольга Дмитриевна киткән. Ул утырган составны да дошман самолётлары бомбага тотканнар. Бик күп кеше һәлак булган. Ләкин Ольга Дмитриевна исән калучылар җөмләсенә кергән. Казанга килеп җиткәч, аны фронт полосасыннан көнчыгышка таба эвакуацияләнгән меңләп кеше белән бергә пароходка утыртып, Уфа ягына җибәргәннәр. Ул пароходта Ольга Дмнтриевнаның үзе белән бергә якташлары, бик якын танышлары да булган әле... Тик, бомба астында килүләр эзсез генә калмаган, күрәсең,. Ольга Дмитриевна юлда авырый башлаган... һәм аны менә шушында — Ялантау шәһәре пристаненда төшереп, бала тудыру йортына китергәннәр. Аның якташлары төялгән пароход ары киткән...
Сания боларның барын да белә иде инде. Әйе, Ольга Дмнтриевнаның ире райком секретаре булганлыгын һәм ул райком секретареның фамилиясе Угланов икәнлеген дә белә иде. Тик үз иренең шул Угланов җитәкчелегендә оешкан партизан отрядына эләгү ихтималы барлыгы турында башына да китерми иде...
Саниягә бала искеләрен тыныч кына юып бетерергә туры килмәде. Ялгашка су салып, кулларын юешләүгә, шәһәр амбулаториясендә эшләүче врач белән бала тудыру йортында эшләүче бер сестра килеп керделәр. Артык якыннан булмаса да, бер шәһәр кешесе буларак, алар икесе дә Саниягә таныш иде.
Үз өенә килгән һәр кешене кунак санап, ачык чырай белән каршы алырга гадәтләнгән Сания шунда ук эшен ташлап, кулларын юып алды да килүчеләргә борылды.
— Эшегезне бүлдек, ахрысы, гафу итегез, Сания,— диде врач.
—- Зарар юк, узыгыз... Ни хәлләр бар?
— Хәлләр шундый, Сания туганым,— диде сестра,— безгә фронттан яралы сугышчылар киләчәк.
— Шулаймыни? Кемнәр икән?
Врач, «бигрәк балаларча сорау» дигәнсыман, елмаеп куйды.
— Кемнәр икәнен үзләре килгәч күрербез. Кемнәр булса да, тиешенчә каршы алу өчен әзер булырга кирәк.
Сания биредә ниндидер җитди эш эшләнгәнлеген сизенде.
— Әзер булырга? Рәхим итсеннәр, бер бүлмәне бушатам... Врач тагын елмайды.
— Юк, аларны аерым кешеләргә таратырга ярамый. Шәһәрдә госпи-

ю
таль оештырабыз. Аны, әлбәттә, хөкүмәт ача. Ләкин бездән дә ярдә^ кирәк. Яралылар өчен савыт-сабалар, тәлинкә, кашык кебек әйберләр җыябыз. Әгәр үзегездән арттыра алсагыз, рәхим итеп бер-ике тәлинкәме, кашыкмы бирегез.
Сания бөтенләй әсәрләнеп, җанланып китте.
— Арттырмаска соң! Була! Була!.. Рәхим итегез.— Ул кухня өстәле эченнән аслы-өсле куелган өч-дүрт тәлинкә китереп чыгарды.— Тик бу тәлинкәләр барысы да бер иш түгел инде.
— Ансы ярар,— диде сестра,— андый чакта хәзинәдә барын бирәсең инде.
Ләкин Сания моңа риза булмады.
— Юк, туктагыз, болары үзебезгә булыр.— Ул алган тәлинкәләрен кире кухня өстәле эчендәге шүрлеккә тыгып куйды да эчке бүлмәгә атлады.— Әйдәгез.
Алар эчке бүлмәгә керделәр. Сания, алынганына инде җиде-сигез ел булса да, бүгенгедәй өр-яңа килеш торган имән буфетны ачып жибәрде. Анда күзләрнең явын алырдай булып, яхшы фарфордан унике кешегә чамалап эшләнгән аш сервизы тезелеп тора иде.
— Рәхим итегез,— диде Сания,— алыгыз шул сервизны.
Врач белән сестра бер-берсенә карашып куйдылар.
Аларның икесенә дә ничектер уңайсыз булып китте: алыргамы, юкмы? Бер кешедән артык күп булмасмы?
Сания аларның кыймый торуын күреп, тагын әйтте:
— Рәхим итегез,— диде, һәм аслы-өсле өелгән бизәкле тәлинкәләрне үз куллары белән алып, өстәлгә куя башлады.
— Туктагыз әле,— диде врач,— ашыкмагыз. Бер кешедән бу артык күп булмасмы?
Сестра да аның сүзен куәтләде.
— Кирәкмәс, Сания,— диде ул, — алай итмә. Шәһәрдә кеше күп әле. һәркемнән әзләп җыярбыз. Мондый затлы әйберләрне сакларга кирәк. Анда бирсәң, ватылып-нитеп, югалып бетүләре бар. Боларын үзегезгә калдыр. Безгә тегеләре ярар, әле кухняда күрсәткәннәрең...
— Юк, әйбәтләре аларга булсын, безгә ниндие дә ярар.— һәм ул, буфетның бер тартмасыннан зәңгәрсу бизәк төшкән ак эскәтер чыгарып өстәлгә җәйде дә тәлинкәләрне шуның өстенә өя башлады. — Менә шушы эскәтергә төреп алыгыз. Әйдә, эскәтере дә ярар шунда, өстәлгә жәяргә булыр.
— Рәхмәт, Сания,— диде врач, әсәрләнеп.— Сез минем үземне дә уйга калдырдыгыз. Миндә дә бар сервиз...
Сания алардан яралылар төялгән пароход килгән вакытны үзенә хәбәр итүләрен үтенеп калды.
— Чәчәкләр белән каршы алырга кирәк аларны!
Керләрен сыгып бетерергә өлгермәде, ул арада, буйга җитеп килгән тере генә бер кыз килеп керде.
Өзлексез кояшта һәм җилдә йөреп, бите дә, ябылып озак торырга яратмый торган көпшәк иреннәре дә, кашлары, чәчләре дә — барысы да бер буяу белән буялгандай коңгырт-көрән төскә кергән, тик тезелеп торган тигез тешләре генә ап-ак килеш калган бу ачык чырайлы кыз Саниянең үзендә укучы бала иде. Әлеге Сания белән бер больницада үзенең унберенче баласын тапкан Зөбәрҗәт исемле хатынның кызы иде бу.
Сания аны якын итеп, үз итеп, ачык йөз белән каршы алды.
— Әйдүк, Кәримә, рәхим ит!
— Исәнмесез, Сания апа?
— Яхшы, үзең исән-саумы? Уз түргә, мин хәзер, менә шушыларны гына сыгып әләм дә бушыйм.
— Китерегез үзем генә бетереп куйыйм,— диде Кәримә һәм, Саниянең карышып торуы белән дә исәпләшмичә, аның кулыннан керләрен тартып алып, сыгылып бетмәгәннәрен сыгарга кереште.
— Кая эләсез?
— Үзем эләрмен, Кәримә, куй.
Ләкин җитез Кәримә укытучы апасының ай-ваена карамады, тиз-тиз сыгып бетереп, керләрен беләгенә салды.
— Үзем-үзем,— диде ул.— Кая эләргә икәнен дә беләм, бакча рәшәткәсе буендагы бауларыгызны күргән идем...— Ул керләрен күтәреп, чыга да башлады.— Мин хәзер.
йомшак күңелле Сания Кәримәнең кыюлыгы, җитезлеге каршында ни әйтергә белми аптырап, елмайган хәлдә хәрәкәтсез калган иде.
Ул Кәримәгә каршылык күрсәтә алмыйча, кулларын сөртә-сөртә, аның артыннан түбәнгә төшеп китте. Ул арада Кәримә ишек алдының түр ягыннан бакчага таба бишек-арба этеп килүче Хәсәнне күреп алды һәм, керләрен бакча рәшәткәсе буйлап тартылган ак бауга элә-элә, малай белән исәнләшергә тотынды.
— Нихәл, Хәсән туганым!
— Яхшы, үзегез исәнме?
— Бәби нишли, үсәме? Еламыймы?
— Әкренрәк,— диде Сания,— йоклый, уяна күрмәсен.
Кәримә кинәт пышылдауга күчте.
—* Бетте, бетте!— диде, һәм шул арада керләрен элеп бетереп, аяк очларына гына баса-баса, бишек-арба янына килде. Чит-читләренә челтәр тоткан ап-ак конверт эчендә гамьсез генә йоклап яткан балага карап, бераз сокланып торды. Аннары җитеп килә торган кыз балага хас булган шатлыклы ягымлылык белән сабыйны үз тәненә кысып иркәлисе, үбәсе килгәнлеген аңлаткан күкрәк тавышы белән, әкрен генә кешнәп,— иһи- һи-һи җаным, матуркаем,— дип куйды.
— Кәримә, акыллым, тимә, уятырсың...
Сания үзенең укучысын бакчага алып керде.
— Абау- алмаларыгыз!..
2
Алар алмагач төбендәге скамьяга килеп утырдылар. Сания үзенең укучысына матур гына бер алма тәкъдим итте.
— Менә Камил абыең утырткан алмалар болар.
— Рәхмәт. Камил абыйдан хат киләме соң, Сания апа?
— Күптән түгел бер хаты килгән иде, озакламый фронтка китүне көтәбез дигән, шуннан соң юк әле!
— Исән генә булсын инде. Бигрәк каты сугыш булды бу.
— Үзеңнең абыйларыңнан хәбәр бармы?
— Дәү абыйдан килде. Кечесеннән килгәне юк.
— Зөбәрҗәт апа ни хәлдә?
— Көне-төне колхоз эшендә. Сезгә бик күп сәлам әйтеп калды. Шәһәргә барасымны белгәч, кат-кат әйтте: Сания апаңа керми кайтма, ди, хәлен белеп чык, ди.
. — Зөбәрҗәт апа эшкә күптән йөри башладымы?
— Больницадан кайткан көнне үк чыгып китте.
— Ә бәбиегез? — диде Сания, гаҗәпләнә төшеп.
— Үсә. Көлә белә инде.
Сания, уйга калган хәлдә, бераз сүзсез торды. Аннары колхоз хәлләре турында сорашырга тотынды:
— Колхоз эшләренә өлгерәсезме соң?
]2
— 1ырышабыз. Бөтен бала-чага, карт-коры... Моннан килгән кешеләр дә бик нык булыша... Сания апа, безнең, укулар кайчан башланыр икэя?
— Быел беразга кичегебрәк башларга туры килер диләр.
— Беразга гына булса, әлләни түгел иде дә... Тик менә кайберәүләр быел бездә тугызынчы, унынчы класслар булмас, дип сөйлиләр. Дөрес сүзме икән, Сания апа?
Сания үзе дә сагаеп, әсәрләнеп китте.
— Кем сөйли аны?
— Кызлар арасында.
— Минем ишеткәнем юк.
— Кыен булса да, ун классны тәмамлау бик кирәк иде инде.
— Бетерерсез, нигә бетермәскә.
— Рәхмәт, Сания апа, шатландырдыгыз,— диде Кәримә һәм җиңел сулап куйды.— Үзегезнең андый-мондый йомышыгыз юкмы, Сания апа? Берәр жиргә барып килергә кирәкмиме?
— Юк, Кәримә, рәхмәт. Бернинди ярдәм кирәкми. Зөбәрҗәт апага бик күп итеп сәлам әйт. Килгәндә кереп чыксын.
— Ярый алайса, Сания апа, исән-сау булып торыгыз.
— Хуш, шулай, килгәндә кереп чык.
Кәримә бакчадан чыкты, Хәсән белән саубуллашты, аннары тагын би- шек-арба эченә карап: «иһи-һи-һи җаным, матуркаем», диде дә, яңадан бер кат саубуллашып, үз юлына китте.
Кәримә киткәннән соң, Сания, алмагач төбендә утырган килеш, тагын уйга калды. Кәримәнең Зөбәржәт турында әйткән сүзләре аның колак төбендә һаман яңгырап тора кебек иде.
...Больницадан кайткан көнне үк эшкә чыгып киткән... Ул бит әлр, Сания белән чагыштырганда, никадәр олы кеше! Ә баласы... үсә. Инде көлә белә... Саниянең дә Розочкасы көлә белә. Әйе, ялындырып кына булса да, көлә... Ә Розочканың әнисе?.. Юк шул, Розочканың аның, Зөбәрҗәт малаеныкы кебек, апалары юк..
Саниянең колак төбендә тагын Кәримәнең: «Тырышабыз. Бөтен балачага, карт-коры» дигән сүзләре яңгырап киткән кебек булды... Әйе. Бары да эштә... Саниягә дә вакыт түгелме? Бала?! 1Мондый вакытта бер балага бер ана күбрәк түгелме? Җитмәсә, Хәсән дә шул баланы караудан бушамый... Өстәвенә Ольга Дмитриевна булыша... Камил ни әйтер иде икән?.. Кайда икән ул хәзер? Нишли икән? Розочкасын ничек итеп күз алдына китерә икән?..
Әкрен генә капка шыгырдаган тавыш ишетелде. Сания, уйларыннан арынып, тавыш килгән якка борылды. Ольга Дмитриевна кайткандыр, дип уйлаган иде ул, ләкин алай булып чыкмады. Кәримәдән соң ябылып бетмичә калган кечкенә капканы әкрен генә этеп, ниндидер бер сәер карт кереп килә иде.
Башына түбәтәй фасонлы — өсте кырт киселгән итеп тегелгән каракүл бүрек, өстенә хәзер инде театрларда яки музейларда гына күренүе мөмкин булган утыртма якалы, кысма билле озын кара бишмәт кигән, кулына кабыгы да кырылмаган килеш кибеп, шомарып беткән артыш таяк тоткан, карасу-яшькелт төскә кергән җыерчыклы йөзле, тузанда аунаган ак кәҗә йоны төсле, рәвеше белән дә кәҗәне хәтерләтә торган сакаллы бу картны күрүгә, Сания шомланып китте. Ул аны моңарчы да бер күргән иде инде. Моннан берничә көн генә элек шушы карт тавышсыз-тынсыз гына бу йорт тирәсендә әйләнгәләп йөргән иде. Өйне урам яктан гына бик җентекләп карап, бер-ике тапкыр узды ул, ни өчендер, таягы белән өй почмагына бер тапкыр сугып алды. Аннары күптән түгел яңартып эшләнгән капкага карап, авыз эченнән мыгырдап узды да, бакча коймасы буена чыкты һәм бакчаның әле коймасын, әле аның койма аркылы урамга ук сузылып үскән агачларын бик җентекләп карый-карый, тыкрыкка борылды. Тыкрык якка чыккан койма буйлап ишек алды турысын узгач,
кире әйләнеп, бакчаны тагын бер тапкыр карап үтте дә, тыкрык буйлап артка, каберлеккә таба чыга торган урам ягына төшеп китте.
Ул көнне дә Сания аны, кабердән кайтып йөрүче өрәккә охшатып, шомланып калган иде. Хәзер ул өрәкнең, капкадан кереп килүен күргәч, ана тагын да шомлырак булып китте.
Ләкин андый хисләрне һәрвакыт сәламәт акыл көче белән куып чыгарырга гадәтләнгән Сания үзен тиз кулга алды. Хәтта күңеленнән үз- үзен җицелчә генә шелтәләп тә куйды: «Бәлки, ул берәр ярдәмгә мохтаҗ карттыр,— диде,— тәрбиячесез калгандыр. Ә мин, балалар шикелле, юктан-бардап шомланып, аны дошман күрергә торам, юләр».
һәм ул, урыныннан торып, бакча ишегенә якынрак килде дә, бу минутта өйне ян-ягыннан карый-карый, әкрен генә атлап, ишек алдының түренә таба узып баручы картка сүз кушты:
— Сезгә кем кирәк, бабай?
Карт баскан урынында тукталып, Саниягә таба караган хәлдә, сүзсез калды.
— Сәдака сорыйсызмы? — диде Сания.
— Юк, сорамыйм.
Картның тавышы шактый тупас яңгырады. Сания, аны җәберләдем ахры дип, уңайсызланып китте.
— Әллә бер алма өзеп биримме, бабай? Сәдакадан түгел, болай кунак итеп кенә.
Карт Саниягә туп-туры карагай хәлдә, аңа якынрак килде.
— Алма?
— Әйе, алма, бабай.
— Кирәкми. Син миңа бер-ике бөртек камыр җимеше өзеп бир.
— Камыр җимеше? Биредә камыр җимеше юк, бабай.
— Җиде төп камыр җимеше булырга тиеш бу бакчада.
Сания картның үзенә төбәлгән болганчык күзләреннән, өстәвенә ниндидер биредә булмаган камыр җимеше таптыруыннан чынлап ук куркып китте. Акылдан язган кеше, дип уйлады ул аның турында, һәм аны тавыш-тынсыз гына кире борып чыгару өчен, нишләргә белмичә ярдәм эзләгәндәй, як-ягына карана башлады.
Ул арада кулына камыш сумка тоткан Гашия кайтып керде һәм .картны күрүгә, елмаеп, аның белән исәнләште:
— Нихәл, Фәхри бабай, исән-сау гына йөрисеңме?
Ләкин карт Гашиянең хәл-әхвәл сорашуына җавап бирмәде. Нурсыз күзләрен инде Гашиягә текәп, бераз сүзсез торганнан соң, шактый кырыс һәм тупас тавыш белән:
— Син кем? — диде.
— Мин — Гашия, Муллаҗан хатыны.
— Муллаҗан? Кайсы Муллаҗан?
Гашия, мәрхүм иренең кайсы Муллаҗан булганлыгын белмәгәндәй, картның соравына җавап бирергә кыенсынып торды.
— Кайсы булгандыр,— диде ул, ниһаять, елмаеп,— бүтән Муллаҗанны белмим. Ул сине белә иде. Сазтамак авылыннан килгән Муллаҗан.
—- Ә-ә, Муллаҗан! Үзе кайда?
— Үзе үлде бит. Дүртенче ел китте инде.
— Әйбәт кеше иде, туфрагы җиңел булсын.
Әйдә, бабай, кереп чык. Чәй эчеп китәрсең.
— Шушында торасыңмыни?
— Шушында шул. Менә бу өйдә. Муллаҗан үлгәч, дворник булып үзем эшлим.
— Дворник? Хатын башың беләкме?
Гашия көлеп куйды.
— һи, бабай, хәзер инде хатыннар, дворник кына түгел, магазин зәбидующие булып та эшлиләр.

14
Карт таягы белән Санияләр тора торган өйгә таба ымлап алды.
— Бу өйдә кем тора?
— Аскы катында Ычтапан дигән кеше тора. Такта забутында эшли. Ә өскесендә менә болар.— Гашия бакча капкасы алдында хәрәкәтсез басып торган Санияне күрсәтте.— Укытучы. Бик әйбәт кеше.
Карт тагын Саниягә борылды.
— Түбәсен карадыгызмы? Су үтмиме?
Саниянең бу кеше турында берни аңламый аптырашта торганын күреп, Гашия үзе җавап бирергә ашыкты.
— Әле үткән ел гына яңартып яптылар. Буяп та куйдылар. Әнә ич, яңа буяган кебек, кып-кызыл.
— Яшел буяу юктыр шул хәзер... Ярый, дворник икәнсең, йортны яхшы кара...
— Чәй эчәргә кермисеңмени, бабай?
Карт аңа җавап бирмәде. Үз сүзен дәвам итеп: «туздырмасыннар, черетмәсеннәр» диде дә, капкага борылды һәм ашыкмый гына атлап, урамга чыкты. Аннары, бакча коймасына таягы белән суккалап карый-карый, тыкрык буйлап, тагын арткы урамга төшеп китте.
— Кем булды ул?—диде Сания.— Яңа управдом түгелдер бит?
Гашия сыны катып көләргә тотынды.
— Иһи-һи-һи... нинди упраф булсын! Хәтерле Фәхрүш дигәннәре шул инде. Шушы без торган йортны салдырган кеше, һи-һи-һи...
Ләкин Сания көлмәде. Хәтерле Фәхрүш турында ишеткәне бар иде аның. Тик бу шәһәрдә, шушы йортта инде ун елдан артык торуына карамастан, аны күргәне юк иде. Күптән үлгән кешегә саный иде ул аны. Ә ул!.. Нишләп йөри монда ул өрәк?
Гашия һаман көлә иде әле.
— йортларын исенә төшергән... һи-һи-һи... Менә син аны хәтерле Фәхрүш димә! һи-һи-һи!..
— Нәрсәсе көлке моның, Гашия?
— Көлке булмый ни. йортларын барлап йөри бит. Яңадан хуҗа булырга җыена... һи-һи-һи...
«Яңадан хуҗа булырга җыена»... Әйе. Хәтерле Фәхрүш өрәгендә шул өмет уянган... «Җиде төп камыр җимеше булырга тиеш бу бакчада... Түбәсен карадыгызмы? Су үтмиме?..» Ах, кабахәт җан! Мал иясе, имеш. Пәри өрәге!
Сания Гашиянең көлүен дә, аның һаман ниләрдер әйтүен дә ишетми иде. Хәтерле Фәхрүш тәмам айнытып җибәргән кебек булды аны... Әйтерсең, ул моңарчы баласына булган ана мәхәббәте исереклегендә ярым йоклаган хәлдә яшәгән. Әйтерсең, ил өстенә килгән дәһшәт турындагы, безнең гаскәрләрнең зур-зур шәһәрләрне калдырып, һаман көнчыгышка таба чигенүләре, дошман басып алган районда калган ватаидашларыбыз- ның мең төрле газапларга дучар ителүләре турындагы хәбәрләр аңа йокы аралаш кына ишетелеп торганнар да, Сания аларның коточкыч реаль мәгънәсе барлыгын тоймаган...
Аның аңында Сталин әйткән сүзләр кабатланды. Моңарчы ишетелгән генә түгел, кат-кат укылган булсалар да, алар бу юлы Сания күңелендә тагын да яңа булып, бөтен көчләре, бөтен тирәнлекләре белән яңгырадылар... Әйе, дошман каты һәм мәрхәмәтсез... Ул үзенең алдына алпавытлар властен кире кайтаруны, патша заманын кире кайтаруны, русларның, татарларның... Советлар Союзындагы барлык азат халыкларның милли дәүләт булып яшәүләрен, аларның милли культураларын җимерүне, аларны немец князьләренең, немец бароннарының колларына әйлән-дерүне максат итеп куя... Әйе, Совет дәүләтенең яшәү яки һәлак булу мәсьәләсе хәл кылына. СССР халыкларының яшәү яки һәлак булу мәсьәләсе хәл кылына!..
15
Ил өстенә килгән бу куркынычны бетерү өчен, без ул куркынычның ни дәрәҗәдә тирән булуын бөтен тулылыгы белән аңларга тиешбез. Гамьсезлекне, ваемсызлыкны бетерергә кирәк. Тыныч вакыт өчен табигый булган пошынмаучылык—сугыш вакыты өчен һәлакәт...
Саниянең иң башлап, әле һаман да нәрсәдер әйтә-әйтә хихылдап көлеп торучы Гашиягә ачуы килде.
— Нәрсәгә шатландың?—диде ул аңа кырыс тавыш белән һәм шундый усал итеп карап куйды, Гашия, әйтә башлаган сүзен әйтә алмыйча, шып тукталып, җитдиләнеп калды.— Тапкансың көлке!
һәм Сания, башка бер сүз дә әйтмичә, ашыгып өенә кереп китте.
Гашия, авызын ачып катып калган хәлдә, шактый вакыт ни дияргә белми аптырап торды. Саниянең болай ачуланганын гомерендә күргәне юк иде аның.
— Пәрәмәч,— дип куйды ул, ниһаять,— ни булды аңа?
3
Гашия Татарстанның ерактагы районнарыннан берсендә ярлы гына крестьян семьясында туган кыз иде. Әтисе белән әнисе, бүтән балалары һаман үлә барганлыктан, Гашияне бердәнбер кызлары итеп, бик яраталар, иркәлиләр, аны кулларыннан килгән чаклы кадерләп үстерергә җыеналар иде. Тик алар илдә Совет власте урнашканны күреп, якты киләчәккә өметләнгән булсалар да, ул властьның ныгып җиткән, чәчәкләнгән чорына кадәр яши алмадылар. Егерме беренче елгы ачлык һәм ваба үләте аларның икесен дә алып китте. Ата-анасыннан матурлык белән ачык йөзлелектән башка нәрсә алып кала алмаган унбер-унике яшьлек ятим кызны атасы ягыннан туган тиеш булган Тәхәү исемле кеше үз тәрбиясенә алды. Ә Тәхәү, таза хәлле крестьян булу өстенә, бик тырышып сәүдә дә итә торган кеше иде. Халык ачлык җәфасы күргән елда ул тагын байый гына төште.
Гашия бу семьяда артык авырлык күрмәде. Дөрес, өй хуҗалыгында булсын, кырда иген-тару җыюда булсын, кыз бик күп эшләр башкарды. Ләкин хуҗалар тарафыннан аңа чит кеше итеп карау сизелмәгәч, таза, уңган кыз өчен нинди эш тә авыр булып тоелмый, Гашия һәр эшне яратып, җиренә җиткереп эшли иде.
Тик сәүдәгәр семьясының үз итеп каравы да үзенчә булды: аны укытмадылар. Яшәүнең бөтен мәгънәсе, чын бәхет — тамагың тук, өстең бөтен булуда, ашарыңа мул, кияреңә күп булуда дигән рухта тәрбияләделәр. Ата-анасы урынына калган абзыйларына итагатьле булырга, алар нәрсә кушса, шуны сүзсез тыңлап торырга өйрәттеләр, шулай булып үссәң, ир хатыны булгач та бәхетле булырсың, диделәр, һәм, тулы мәгънәсендә шундый, һәр яктан килгән яхшы кеше булу өчен, алланы бервакытта да хәтердән чыгармаска, вакытында ураза тотарга, гыйбадәт кылырга кирәклеген исенә төшереп тордылар.
Бала чагы тынычсыз елларга туры килеп, яшьтән дә бөтенләй мәктәп күрмәгән, зурая төшкәч тә, Тәхәү семьясының нык тотуы аркасында, авылның алдынгы яшьләре тирәсенә якын бара алмаган Гашия нәкъ шундый булып үсте дә.
һәм аны, үсеп җитәр-җитмәс көе, «әтисе урынына калган» Тәхәү абыйсы үзенең күрше авылдагы бик якын дусына, Тәхәүнең үз теле белән әйткәндә «хәзерге заманда бик сирәк табыла торган чамасыз әйбәт кешегә» кияүгә бирде. Ул «әйбәт кеше» күптән түгел хатыны үлеп киткән бер кулак— Гашиягә караганда егерме яшь олы булган Мулла җан булып чыкты.
Тәхәү семьясында: «ирнең карты-яше юк», «ирнең ямьсезе-матуры юк» кебек «хикмәтле» сүзләрне ишетеп үскән Гашия, берни дә әйтмичә,


күңеленнән генә «өлешемә чыккан көмешем» дип, Муллаҗан өенә барды, «ир хакы — тәңре хакы» дип, ана гадей хатын булып хезмәт итә башлады- Тора-бара Муллаҗанның әледән-әле эчеп кайта торган алама гадәте барлыгын белсә дә, зарланмады. Ходай биргән бәхетем шундыйдыр дип, барына да риза булып тора бирде.
Муллаҗанның, үз янында балалары калмаган иде. Инде үсеп буйга җитеп килгән бер улы, мин кулак белән тормыйм дип, атасы белән алыш- бирешен өзеп. Казан ягына чыгып киткән, кайдадыр укып йөри икән, дип сөйлиләр иде. Икенче баласын, үги ана кулына калмасын дип, хатынының. ата-аналары үзләренә алганнар.
Муллаҗанның, моңа артык исе китмәгән. Хәзерге балалардан барыбер игелек күрәсем юк,— дигән ул.— Тагы булыр әле, чишмәсе кипмәгән,— дигән, һәм артык озак көттермичә, Гашия аңа бер кыз бала табып та бирде.
Ул арада илдә авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңадан кору чоры башланып, Муллаҗан өчен тынычсыз көннәр килде. Кулакны сыйныф булу ягыннан бетерү нигезендә, аның, артык байлыкларын кон- фискобать иттеләр. Ул колхозлашу хәрәкәтенә каршы көрәштә активлык күрсәтмәде. Шулай ук, таныш кешеләр алдында ярлы-ябагай рәтенә төшеп, колхозга керү юлына да басмады. Авылны ташлап, читкә чыгып китте. Ниһаять, ниндидер танышлары киңәше белән шушы Ялантау шәһәренә килеп төште. Танышлары аны ниндидер магазинга каравылчы итеп кую өчен чакырган булганнар икән. Ләкин, ул килеп җиткәнче, танышларына нидер булып өлгергән: аларның кулында Муллаҗанны кибет каравылчысы итеп урнаштырырлык власть юк иде инде. Шуннан сон Муллаҗан, бик зур дәрәҗәле эштән колак каккан кеше кебек, көрсенеп куя: «ни хәл итәсең,— ди ул.— Биредә, таныш түгел кешеләр арасында ярар инде»,— ди дә, дворник булып урнаша.
Биредә, аны якыннан белүче һәм артык нечкәләп, тикшереп торучы булмагач. Муллаҗан үзен иркен тота, бик тиз арада үзен «эшчән халык* итеп күрсәтә башлый. Эчеп кайткан чакларында, «без — эшче халык, без сезнең кебек интеллигент түгел» дип тә җибәрә. Ә эчеп кайткан чаклары шактый еш була аның. Билгеле, әледән-әле эчеп кайту өчен, дворниклык итеп алган акча гына җитми. Юк, аның белән генә тормый Муллаҗан. Яшерен юл белән сәүдә итүен дә алып бара ул.
һәм Гашия, гадел хатын буларак, бөтен эштә иренә ярдәм итүне үзенең изге бурычы санап, аңа булышып килә. Яшерен сәүдә итү эшендә иренең кемнәр белән элемтәдә булуы да Гашия өчен сер булып кала алмый.
Ниһаять, моннан өч-дүрт ел элек, Муллаҗан исерек килеш Камага су коенырга төшә дә шунда батып үлә. Гашия унбер-унике яшьлек кызы белән торып кала.
Кызы исә, исерек атадан туганга булса кирәк, бөтенләй шыр юләр үк булмаса да, шактый аңгыра булып чыга. Гашия елый: «Муллаҗаннан башка бу ангыра бәрән белән нишләрмен мин бер үзем? Ирсез ничек торырмын?» — дип өзгәләнә...
Ләкин Муллаҗаннан башка яшәү Гашия өчен җиңелрәк тә, тынычрак та булып чыга.
Бөтен күрше-тирәсе Гашияне гаять тә кеше җанлы, һәркемгә ачык чырайлы эчкерсез хатын итеп таныйлар.
Бала чагында ук мәрхүмә әнисеннән күчеп калган ачык йөзлелек Гашиядә чыннан да үскән саен көчәя генә бара. Тупас исерек ир белән тора башлагач та аның чырае караңгыланмый. Киресенчә, күрше-күлән алдында Муллаҗанның тупаслыкларын яки аның кешегә сиздерергә ярамый торган кайбер яшерен алыш-бирешләрен каплау өчен, аңа ике ләтә ачык чырайлы булырга туры килә. Күрше хакын хаклауга исә, күрше-күлән белән татулыкта яшәү мәсьәләсенә Гашия бик зур эш итеп

2. •С.Ә,«№ц. 17
карый. Төрле йомыш белән кергән күршеләрен бервакытта да буш чыгармый. Күршеләре аца күбесенчә сирәк кулланыла торган мич ашы савытлары яки бал.та-пычкы кебек хезмәт кораллары сорап керә торгад булалар. Хәтта үзендә булмаган нәрсәне сорап кергән кешене дә Гашия <юк» дип, борып чыгармый. «Табарбыз» ди, һәм үзе белгән икенче берәүдән булса да, табып бирә. Әйбер-кара биреп тору белән генә түгел, кирәк вакытта күрше-күләнгә кул көче белән ярдәм күрсәтүдән дә кире тормый. Бигрәк тә ире үлгәч, ул күрше-тирәгә аптыраганда су кертеп бирү, аларныц идәннәрен юып чыгару, керләрен уып бирү кебек эшләрне дә авырсынусыз башкара торган булып китә. Хәтта ул андый эшләре өчен түләүне дә үзе атап сорамый. Аны, әлбәттә, буш итмиләр. Яхшылыгына каршы яхшылык белән җавап бирергә, эш хакын тиешлесеннән киметеп түгел, арттырыбрак түләргә тырышалар.
Гашиянең, шулай һәркемгә ачык чырайлы һәм һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торучы изге күңелле кеше булуын якын тирәдә генә түгел, шәһәрнең шактый ерак урыннарында яшәүчеләр арасында да белүчеләр була. Муллаҗан исән чакта аның белән ниндидер алыш-бирешләре булган һәм ара-тирә аның өенә дә килеп киткәләгән берәү, шактый еракта торучы булса да, Гашияне ире үлгәч тә онытмый; беркөнне ул аңа, «хәзергә шушы нәрсә синдә торып торсын әле» дип, бер төенчек калдырып китә. Гашия әманәткә хыянәт итми, аны ачып та карамыйча исән-сау килеш саклап, вакыты җиткәч, иясенә кайтарып бирә. Әманәт иясе Гашиягә рәхмәт әйтү белән генә калмый, бер тиенлек мәшәкате булмаган шушы эше өчен, аңа шактый күп акча биреп китә...
Шулай итеп, Гашия, бернинди җитешмәүчелек-сизмичә, тыныч кына, тук кына яши, өзлексез аллага шөкер итә. Алланың күңелен табарга да онытмый, әлбәттә. Күрше тирәсендә яшәүчеләр барысы да дин тотмаучы укыган кешеләр яки руслар булсалар да, Гашия шәригать йолаларын җиренә җиткереп барырга тырыша: уразасын тота, хәер-сәдакасын бирә, корбан гаете кебек бәйрәмнәрнең көнен алдан белеп, андый изге көннәрне тиешенчә каршылый, кайдандыр мулласын-остабикәсен табып, догачы карчыклар да чакырып, коръан укыта — бәйрәм мәҗлесе уздыра.
Күршеләре аның мондый эшләрен күп вакытта сизмиләр дә, сизсәләр дә гаепкә санамыйлар, сәер күреп, Гашиянең беркатлылыгыннан көлеп кенә куя торган булалар...
Сания күршесе белән исә, Гашия аеруча яхшы мөнәсәбәттә иде. Санияне беренче күрүдән үк, аның шундый йомшак күңелле, ачык чырайлы, мөлаем кеше булуына эреп киткән иде ул. Ә Саниянең, бу йортка бернәрсәсез диярлек килеп кергән һәм якын-тирәдә танышлары да булмаган яшь хатын буларак, Гашиягә йомышы төшкән чаклары бик күп булды. Таба кирәк буламы, ит машинасымы, үтүкме яки башка шундый берәр нәрсәме — Сания хәзер Гашиягә йөгерә иде. Гашия, Сания нәрсә сорап керсә, шуны, һич авырсыну күрсәтмичә, рәхәтләнеп, шатланып дигәндәй биреп чыгара иде. Хәтта ул Санияләргә нәрсә кирәген алар үзләре сорамаган чакта да онытмый иде.
Бервакыт ул һич уйламаган җирдән Саниягә үтүк тотып килеп керде.
— Мә,— диде,— сиңа үтүксез торырга ярамый. Бер танышым сатам диде дә, тукта, мин әйтәм, Саниягә кирәк булыр... мондый торбалысын табып булмый аның хәзер. Үзе кыйбат та түгел. Алып кал.
Саниягә чыннан да үтүксез тору мөмкин түгел иде. Тик эзләп, сатып алырга һаман вакыт таба алмый яки алган акчалары аңардан да кирәгрәк булган башка нәрсәләрне алуга тотыла килә иде. Гашия үзе күтәреп килгәч инде, гәрчә үтүккә дип билгеләп куйган акчасы булмаса да, Сания аны рәхмәт әйтеп алып калды.
Икенче бервакытны Гашия аңа нечкә генә билле матур ак самовар күтәреп керде.
18
— Самоварсыз тормыш булмый, мин әйтәм,— дип сөйләнә-сөйләнз килеп керде ул.— Саниягә барыбер кирәк, ычкындырмыйм әле, дидем. Мондый матур самоварны тагын кайдан табасың... Алып кал, Сания җаным, мә...
Дөрес, Санияләргә самовар да кирәк иде. Ләкин Сания аны тиз генә алып калырга ашыкмады. Чөнки алар семьясы өчен самовар алу икенчерәк чиратта торган эш иде әле. Шулай да Саниянең ачык йөзле Гашияне «кирәкми» дип кенә борып чыгарасы килмәде.
— Ай, самовары матур икән дә бит,— диде ул,— акча алмаган идек шул әле...
Гашия тагын да илгезәкләнә төшеп, Санияне тынычландырырга тотынды:
— һи-һи, исең киткән икән, алгач бирерсең акчасын. Син бит пароходта узып баручы кеше түгел. Мә.
Сания һаман да икеләнә иде әле.
— Кем самовары соң ул?
— Таныш кешемнеке. Уйлама да. Берьюлы бирергә акчаң җитмәсә, әзләп-әзләп түләрсең. Көтә торган кеше. Мә, рәхәтлән. Чәйнектә кайнаган чәйнең ләззәте буламыни аның? Алдында парларын чыгарып, гөрләл утырмагач, чәй эчүнең ни яме?..
— Тукта әле, Гашия, без бит...
Ләкин Гашия Саниягә авыз ачарга да ирек бирмәде.
— Мә, мә,— диде,— бик тиз кайный торган, бик әйбәт самовар. Кайнатып кара. Бер-ике көн тот, ошамаса, кире илттем-бирдем... Барыбер самоварсыз тора алмассың... Әйберне шулай алмасаң, булмый аны...
Шулай итеп, Гашия Санияләрне самоварлы да итте.
Сания беренче тапкыр ана булырга җыена башлагач та, әледән-әле аның хәлен белеп торучы кеше шул Гашия булды. Хәсән дөньяга килгәч исә, Саниянең исән-сау котылуына, баласының да матур, таза булуына шундый шатланды, шундый шатланды Гашия, аның урынында Саниянен үз анасы булса да ул кадәр килештереп шатлана белер идеме икән?
Хәсәнне кечкенә чагында карашып үстерүдә дә Гашия Саниягә бик күп булышты.
Камил армиягә китеп, Сания яшь бала белән калгач та, Гашия аның янында бик еш була, әледән-әле аның хәлен белеп тора, кайгысын уртаклаша, үзенчә, аны юатырга тырыша иде.
Күршесенең шундый кайгыртучанлык күрсәтүе Саниягә дә ошый иде, әлбәттә, аны яратып, үз итеп карый иде Сания, һәм Гашия аның ачуланганын бервакытта да күргәне юк иде әле...
Шуңа күрә хәзер, хәтерле Фәхрүш килеп киткәч, аның турында көлеп сөйләгән өчен Саниянең шулкадәр ачуланып кереп китүе Гашияне бөтенләй аптырашта калдырды.
— Ни булды бу Саниягә?—дип гаҗәпләнә иде ул.— Хәтерле Фәх- рүштән шомлана дисәң?.. Ай-Һай, булырмы икән?..
Гашия үзе ул картны бер дә алай куркыныч кеше итеп исәпләми. Муллаҗан да, аңа килеп йөрүче иптәшләре дә, хәтерле Фәхрүш турында сүз чыкса, көлешеп кенә куялар иде, аны инде күптән беткән кешегә саныйлар иде. Шул кешенең яңадан үз өйләренә хуҗа булырга . хыялланып йөрүе көлке булмый ни... Тукта әле? Әллә көлке түгелме икән? Чынлап та. немец бик каты килә диләр бит. Әллә монда да җитеп килә микән? Фәхрп бабай шуны сизеп калкынып чыкканмы әллә, югыйсә? Немецлар килсә, аңа үз йортларын кайтарып бирерләр шул. Ул вакытта Фәхри бабайны- бу йортларда кемне тотасы килер, кемне килмәс бит! Сания шуны сизгәндер. Укыган кеше. Ник сизмәсен? Чынлап та шулай булса, кая барыр Сания? Фәхри бабай үзе коммунистларны тотмый инде ул, тотамы соң?
Хәлен белеп торгаларга кирәк кар кешенең...
2* 19
Гашия инде чын-чынлап хәтерле Фәхрүшне эзләп табу, аның күңелен күрү уена төште.
Сания, ныклы һәм ачык бер карарга килгән кешегә хас булганча, тиз- тиз атлап өенә кергәч, әйбәтләп юынып, чәчләрен рәтләде дә өс-башын алыштырырга тотынды. Өстенә карасу-зәңгәр шевиоттан тегелгән костюмын киде. Көзге каршына басып, башына чуар ефәктән киселгән кыек яулыгын бәйли башлады.
Нәкъ шул вакытта Ольга Дмитриевна кайтып керде.
— Китәргә җыенасыз, ахрысы, Сания Саматовна?
— Кайттыгызмы, Ольга Дмитриевна? Я, нинди яхшы хәбәрләр алып кайттыгыз?
— Юк, сөеклем, хәзергә берни дә юк.
Ольга Дмитриевна больницадан соң аз гына хәл алу белән, берничә урынга хатлар язып, үзенең якташларын һәм танышларын эзләргә керешкән иде. Әле дә шул мәсьәлә белән почта тирәсенә'барып әйләним дип чыгып киткән иде. Тагын бернинди нәтиҗәсез кайтуын белгәч, Сания, гадәттәгечә, аны тынычландырырга тырышты.
— Язарлар, Ольга Дмитриевна. Әле вакыт бик күп үтмәде бит. Сугыш заманы өчен бөтенләй аз вакыт.
— Юк, мин сабырсызланмыйм, Сания Саматовна, аңлыйм... Ерак китәргә җыендыгызмы?
Сания аңа тиз генә җавап бирә алмыйча, шактый вакыт сүзсез торды. Ниһаять, гади генә итеп:
— Миңа мәктәпкә барып кайтырга кирәк,—дип куйды.
Ләкин Ольга Дмитриевна шундый озак көтеп алынган бу җавапны гади генә итеп аңлау белән канәгатьләнмәде.
— Нәрсә, мәктәбегездә берәр хәл бармы әллә?
— Берни юк. Күптән булганым юк бит. Оят.
— Сезнең хәлдәге кеше өчен ояты юк-югын... Шулай да, барасыгыз килгәч, барыгыз, әлбәттә.
— Розочка яңарак йоклады. Аны Хәсән йөртер...
— Сез борчылмагыз, уянса, Розочканы үзем карармын...
Сания тагын бераз вакыт эндәшми торды. Аннары гафу үтенгән тавыш белән:
— Мин озак тормам,—диде дә чыгып китте.
Ольга Дмитриевна аның артыннан:
— Сез борчылмагыз, күпме кирәк булса, шул хәтле йөрегез,— дип кычкырып калды.
Капкадан чыгып, бер-ике адым атлауга, Сания баласының елый башлавын ишетте һәм, итәгеннән тотып тартылган кебек, тукталып калды, ләкин кире борылырга ашыкмады. Шул ук вакытта аның тыныч кына алга таба атлап китәргә дә көче җитми иде. Нишләргә? Баланың үзенә әллә ни булмас иде дә, Ольга Дмитриевнаны борчыр... Тукта, тынды бугай. Уянмагандыр, йокы аралаш кына кычкыргандыр... Йоклар...
Бала, башка эше юктан гына елаган тавыш белән, тагын бер тапкыр кычкырып куйды. Хәтта бу аның елавы да түгел, үзенчә «әни» дип тавыш бирүе генә иде. Ул арада Ольга Дмитриевнаның ягымлы итеп балага эндәшкәне ишетелде. Саниянең тагын кире борыласы килде. Тик ул бу юлы да үзен-үзе тыеп калды. Үзенең бу кадәр нечкә табигатьле булуына ачуы килеп китте аның, һәм, үзенчә, күңеленнән бик каты бер карарга килгән кеше шикелле, ашыгып, нык-нык басып, капкасы яныннан китеп барды.
20
— Синдә генә бала, — дип күңеленнән үзен-үзе тирги-тирги бара иде ул.— Юк, болай ярамый. Миңа бу холкымны үзгәртергә кирәк... Артык кеше җанлы булуыма карап, кайберәүләр миңа «син яхшы кеше» диләр. Юк, яхшылык түгел бу, юашлык. Юаш булырга ярамый хәзер... Усалла- нырга кирәк, әрсезләнергә...
Сания, шундый уйлар белән батырланып атлый-атлый, үзенең, мәктәп каршына килеп чыкканын сизми дә калды. Мәктәп бинасы аңа, быел агартылганы булмаса да, алдында үскән зур-зур тирәкләрнең әле яшеллекләрен югалтмаган куе ябалдашлары аша, Кама өстендәге иртәнге гоман шикелле, ак һәм саф булып күренде.
Моннан унбиш еллар чамасы элек салынган унъеллык мәктәп йорты — шәһәрдәге зур ҺӘХМ матур биналарның берсе иде. Беренче башлап мәктәпкә килүче кечкенә балалар, бу бинаның алар өчен үтә зур булып күренгән мәһабәт ишеген ачып керүгә, үзләрен кинәт үсеп киткән кебек тоялар, аларның кечкенә, саф күңелләрендә ниндидер матур горурлык уяна. Югары классларда укучы балалар исә, бу йортка күптән үзләшеп беткән кешеләр буларак, аның якты бүлмәләрендә, киң, иркен коридорларында үз өйләрендәге кебек рәхәтләнеп йөриләр.
Укытучылар, гадәттә, мәктәптә эш күплектән, балалар укытуның бик авыр, арыта, ялыктыра торган эш булуыннан зарлана торган булсалар да, мәктәп бинасында чакта алар үзләренең никадәр җаваплы һәм, шуның белән бергә, никадәр тулы, матур тормыш белән яшәүләрен хис итәләр. Биредә аларның һәрвакыт күңелләре күтәренке була.
Ата-аналар күңелендә исә, шау-шуы урамга яңгырап торган бу мәһабәт йортның яныннан узганда булсын, үзләре өчен биредә махсус оештырыла торган җыелыш яки кичәләргә килеп, аның балалар иҗаты белән бизәлгән иркен залында утырган чакларында булсын, үз балалары өчен өзлексез һәм зур кайгырту барлыгын күреп, куану хисе туа.
Мәктәпнең урам ишеге бикле икәнлеге тыштан ук күренеп тора иде. Сания туры арткы ишеккә таба узарга булды.
Капкадан керүгә, аны салпы колаклы, зур йонлач койрыклы Сарбай каршы алды. Балаларга, шау-шуга ияләшкән Сарбай, мәктәп йорты өчен бу вакытта бөтенләй ят булган тынлыктан үләр чиккә җитеп күңелсезләнгән булган, күрәсең, мескен, Санияне күргәч, шатлыгыннан нишләргә белмәде; йонлач койрыгын күз иярмәслек җитезлек белән болгап, шыңшый-шыңшый Саниягә сырпаланырга тотынды, аның бер алдына, бер артына чыкты. Болай кылануы белән Сарбайның ни әйтергә теләгәнен Сания бик ачык аңлады: «Кая югалдыгыз барыгыз да? Ни булды сезгә? Кайда булды сезнең ул шаян малайларыгыз?» — дип сорый иде Сарбай.
Сания, аны чын күңеленнән тынычландырырга теләгәндәй, җилкәсеннән сыйпап куйды:
. — Килерләр, Сарбай, килерләр,— диде. — Сабыр ит әзрәк. Быел шундый ел, акыллым...
Арткы ишек төбендә ул мәктәпнең каравылчысы Әхмәтша бабайны күрде. Карт агач скамья өстендә иске ботинкага төп сугып утыра иде.
— Исәнме, Әхмәтша бабай?
— Ә, берегез бар икән әле дөньяда,— диде карт һәм эшен куеп, урыныннан торды. Аннан соң гына Саниянең исәнләшүенә җавап бирде.— Шөкер. Үзең исән-саумы?
— Яхшы. Мәктәптә берәү дә юкмы әллә?
— Бары да колхозда.
— Сөләйман абый үзе дә киттеме?
— Үзе өйдә булырга тиеш. Көн саен килеп китә. Бүген күренмәде әле.
Сания, Әхмәтша карт белән саубуллашып, кире борылды. Ләкин капкадан чыгуына аңа директор үзе очрады.
— Исәнмесез, Сөләйман абый.
21
— Ә, Сания, исәнмәсез. Нихәлләрегез бар? Мәктәпне сагынып киттегезме? Әйдәгез.
Сания эндәшмичә генә директор белән кире борылды.
Алар, аяк тавышлары белән мәктәп эчендәге үле тынлыкны шаулатып яңгырата-яңгырата, киң, иркен коридор аша уздылар, укытучылар бүлмәсенә керделәр.
Тыштан караганда һәхМ коридор аша узганда мәктәп үлгәнсыман тоелса да, укытучылар бүлмәсендә әүвәлге тәртип шул килеш сакланган иде. Өстәл өсләрендәге, тәрәзә төпләрендәге гөлләрнең, берни дә булмагандай, һаман яшәреп, чәчәк атып утырулары Саниягә, кемнендер кайгыр- тучан кулы мәктәпнең тормышын, аның җанын бик кадерләп саклавы турында сөйләгән кебек тоелды. Укытучылар бүлмәсе аркылы үтеп, директор кабинетына кергәч, анда да бөтен мебельләрнең нәкъ Камил вакытындагы тәртиптә торуын күрү Сания өчен бик күңелле булды.
Директор өстәл янына килеп, үзенең култыксалы урындыгына кереп утыргач, «баягы исәнләшү аяк өстеннән генә булган иде, бусы инде чынлап» дигәнсыман, яңадан хәл-әхвәл сорашырга тотынды.
— Я, Сания, нихәлләр бар? Ничек яшисез? Камилдән яңа хәбәр бармы? Безгә үпкәләмәдегезме?—дип тезеп китте һәм мәктәптәгеләрнең барының да һаман эш белән мәшгуль булуларын әйтеп, шуңа күрә тиешле рәвештә Саниянең хәлен белеп тора алмаулары өчен гафу үтенде.
— Ни сөйлисез сез, Сөләйман абый, — диде Сания. — Шул заманнан бирле мәктәпкә килми йөрүем өчен мин үзем сездән гафу үтенергә тиеш.
—- Зарар' юк. Без сезне борчырга теләмәдек. Укулар башлангач та балагызны ташлап йөрергә өлгерерсез әле. .
— Юк, Сөләйман абый, мондый вакытта болан өйдә ятуыма хәзер минем эчем поша. Баштарак алай түгел иде, ә менә хәзер... Мине дә берәр эшкә кушыгыз.
— Сезне яшь балагыз белән колхоз эшенә җибәреп булмый инде, Сания акыллым. Укулар башланганчы өегездәрәк торыгыз.
— Мәктәпне уку сезонына хәзерләү буенча эшлисе эшләр бардыр бит әле. Төрле хуҗалык эшләре булса да...
— Андый эшләрне бу вакытка калдырып булмый, акыллым. Бары да әзер. Утынны Камил безгә хәтле, яздан ук китертеп куйган, рәхмәт төшкере. Ремонт эшләре дә быел зур булмады. Ул яктан бары да әзер. Тик менә киңәшәсе бар. Өегездә торган хәлдә дә эшләргә кирәк булыр сезгә, Сания акыллым. Безнең алда хәзер бик җитди мәсьәлә тора.
— Нинди мәсьәлә, Сөләйман абый?
— Югары класслар мәсьәләсе. Сигезенче — унынчылар.
— Укытучылар җитмиме?
— Укытучыларыбыз да җитми. Укучылар да югары классларда укуларын бары да дәвам иггерә алмаячак.
— Җитди мәсьәлә икән шул. Шулай да, әгәр дә без мондый авырлыктан куркып, үзебез үк югары классларны бетерү юлына бассак, гафу итмәслек булдыксызлык күрсәткән булыр идек.
— Әйе, ул турыда уйларга да хакыбыз юк.
Беразга тынычлык урнашты. Сөләйман, һәр икесенең күңелен борчыган уйга җавап бирергә теләгәндәй, тыныч кына тавыш белән дәвам итте. — Заводларда, колхозларда хәзер безнең кебекләр икешәр, өчәр кеше өчен эшлиләр.
— Камил урынына башка кеше булмаса, тарихны мин үзем алам, — диде Сания.
— Мин үзем дә Камил урынына сезне чамалап торам торуын. Ләкин авырга килер. Сезнең үз сәгатьләрегез дә быел артык күп.
— Тагын берәр яңа укытучы алырга мөмкин.
Безгә кирәкле фәннәрдән шәһәрдә татар укытучылары табу җиңел түгел хәзер.
22
Сания үзе рус теленнән һәм ;рус әдәбиятыннан укыта иде. Татар укытучылары табуның читенлеге турында сүз чыккач, аның башына яңа бер уй килде.— Әгәр рус теленнән яңа укытучы алсак?—дип уйлады ул.— Рус теле укытучысының татар булуы шарт түгел. Ул вакытта мин рус теле буемча үз сәгатьләремне аңа биреп, тарихтан яки бүтән берәр фәннән үземә күбрәк эш ала алыр идем... — Һәм аның күз алдына Ольга Дмитриевна килде. Ләкин Ольга Дмитриевнаның әле һаман да үзен биредә вакытлы итеп исәпләве аны бераз икеләндерде. Шуңа күрә ул анык турында директорга әйтергә ашыкмады. Шулай да, рус теленнән яна укытучы алу турындагы фикерен уртаклашты.
Сөләйман да аның бу фикерен өметле тапты, һәм бу турыда ул район мәгариф бүлеге белән сөйләшергә булды.
— Тик,— диде ул, көрсенеп,— мәсьәлә моның белән генә хәл кылын- мый шул әле. Югары классларда укытырлык физикларыбыз да юк.
Саниянең йөзенә, күзләренә куркынулы гаҗәпләнү билгесе чыкты.
— Мостаев абый да киттеме әллә?
— Китте шул.
— Ни арада?
— Өченче көн генә әле. Артиллерист бит ул.
Сания шундый хөрмәтле, олы укытучыларының китүен сизми дә калган булуына бик каты уңайсызланып, кызарып китте. Сөләйман тагын бер тапкыр көрсенеп:
— Мостаевның булмавы ике кулсыз итә шул, — дип куйды.
Шактый вакыт дәвам иткән күңелсез тынлыктан соң, Сания:
— Бездә бит математиклар бар,— диде. — Шулар алып барыр.
— Әйе, шуннан башка чара юк,—диде Сөләйман, тагын бер тапкыр көрсенеп. — Ләкин авырга киләчәк, ай-һай авыр.
— Хәзер беркайда да җиңел түгел шул, Сөләйман абый.
— Менә шул-шул, Сания акыллым.
Мәктәп эшенә җаны-тәне белән бирелгән һәм бөтен гомерен шуңа багышлаган бу карт укытучыны Сания нәрсә беләндер үзенең мәрхүм әтисенә — Самат учительгә охшатып ярата, аны үз итә, якын күрә. Шуңа күрә ул аның әйткән сүзләрен туры мәгънәсендә -аңлап кына калмый, теге яки бу сүзләрне әйткән вакытта аның күңелендә—тел төбендә нинди ният ятканын да сизә иде. Бу юлы да ул Сөләйманның, шулай авырлыклардан зарланган булып, Санияне алда торган кыенлыклардан курыкмаска хәзерләргә тырышуын, бу мәсьәләдә картның үзе өчен түгел, бәлки Сания кебек яшьрәкләр өчен борчылуын аңлады.
— Бирешмәбез, Сөләйман абый,— диде ул.— Без совет укытучылары.
һәм бу гади сүзләрне шундый итеп әйтте Сания, Сөләйман аларнын нинди күңел тирәнлегеннән, нинди саф һәм нинди фидакарь уй-тойгылар аша үтеп чыкканлыгын бөтен барлыгы белән хис итеп, рәхәтләнеп китте, аның сулышы иркенәеп калды.
— Ә сез, — диде ул Саниягә, — шулай да, балагызны ташлап йөрергә ашыкмагыз. Мин сезне беләм. Өлгерерсез.
5
Саниянең мәктәптән чыккач та туры өенә кайтасы килмәде.
Ул шәһәр Советына таба юл тотты.
Сания шәһәр Советы эшенә якын тора иде. Газиз Баязитов үзе очраган саен аның хәлен сорашып тора, нинди ярдәм кирәк булса да, үземә кер дип, һаман үз янына чакыра иде. һәм Сания төрле йомыш белән аның янына еш кына керә дә иде. Тик ул йомышлар берсе дә аның шәхси йомышлары булмый, бар да сайлаучылардан алынган заявление яки жалобаларга баглы була, ә председатель чынлап та алар буенча конкрет чаралар күрмичә калмый иде.
23
Ләкин болар бары да элегрәк булган хәлләр. Соңгы айларда Сания, депутат буларак та пассивлашып киткән иде. Дөресен генә әйткәндә, сугыш башланганнан бирле аның Баязитовны күргәне дә юк иде әле.
Председатель аны, нәкъ элеккечә, ачык йөз белән каршы алды.
— Рәхим итегез, Сания туганым, керегез. Исәнмесез. — Ул нәкъ элеккечә, урыныннан торып, Саниягә кул бирде. — Утырыгыз. — һәм Сания утыргач кына яңадан урынына утырды.
— Я, сездә нихәлләр? Исәнлек-саулыкмы?
—- Рәхмәт, үзегез нихәлдә?
— Билгеле инде хәзер... Көн-төн юк безнең өчен... Ә исәнлек мәсьәләсе, бик ныгып киттеме шунда, онытылды ул... Кечкенәгез нишли, үсәме? Тоткан әйберен бик нык кысып тотамы?
Сания Баязитовның бу соравын туры мәгънәсендә аңлап, беркатлы гына җавап бирде.
— Чыннан да, бик нык тота: бармакны эләктереп алса инде һич ычкындыра белми. Каерып ала башласаң, елый...
— Шул-шул. Үзем дә шулай уйлаган идем: безнең депутатны, мин әйтәм, кечкенәсе бик нык тотты, ахрысы. Бер минутка да кереп чыга алмый... Күрешмәгәнгә байтак булды, бугай, бит, Сания туганым?
Сания кызарып куйды.
— Байтак булды шул, Газиз абый.
— Хәзер бит аның бер ае да... ай-яй-яй... бер елга торадыр...
— Үзем дә шуңа уңайсызланып, сезнең янга ашыктым, Газиз абый. Баязитов шуны гына көткән кебек, җанланып сөйләргә тотынды.
— Хәзер безнең депутатлар бик активлашты, — диде ул.— Сугышка кадәр күп кенә депутатларыбызны сессиядән сессиягә генә күрә торган булсак, хәзер алар, Шәһәр Советының үзендә эшләүчеләр кебек, халык арасыннан җыелган тәкъдимнәр белән әледән-әле килеп торалар... Күп депутатларыбыз фронтка китте. Ләкин аларның да округлары ятим калмады. Биредә калган иптәшләр сугышка киткәннәрнең дә депутатлык Вазыйфаларын үз өсләренә алалар... Ә эш күп. Армиядәгеләрнең семья-
-.лары нихәлдә яши — белеп торырга кирәк. Алар арасында ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булуы бик табигый, — аларга ярдәм оештырырга тиешбез. Дөресен әйтергә кирәк: сезнең округ арада ятимрәк тора. Сайлаучыларыгыз арасыннан килгән заявлениеләр җавапсыз калмый, әлбәттә. Ләкин менә заявление бирмәүчеләр арасында ниләр барын белеп бетермибез.
— Яхшы. Хәзер инде мин аларның барысының да хәлен белеп чыгармын.
— Менә хәзер алдыбызга тагын бик зур эш килеп басты; депутатлар актив ярдәм итмәсә, белмим, башкарып чыгу бик авырга киләчәк.
— Нәрсә ул?
— Бүген-иртәгә шәһәребезгә бик күп яңа эвакуированныйлар килә. Бер пароход туп-тулы ди. Менә шуларны урнаштыру өчен квартиралар табу ягыннан нинди мөмкинлекләребез бар — шуны ачыкларга кирәк. Менә, Сания, сезгә дә шуннан башлап тотынырга туры килер.
— Ягъни, кемнең квартирасы иркенрәк, кайда бүлмә бушатырга мөмкин?..
— Кемнең квартирасы ничә метр, ничә бүлмәле, ничә кеше тора — андый мәгълүматларны без кенәгәдән карап та белә алабыз. Кайда нинди бүлмә бушатырга, кемгә ничә кеше кертергә мөмкин булуы да безнең өчен сер булып кала алмас. Сугыш вакыты законы белән квартираларны тыгызландыруны административ рәвештә үткәрергә дә хакыбыз бар. Ләкин безнең халык белән бит бик матур аңлашып була. Бу эшне бик матурлап, чын совет кешеләречә итеп үткәрергә мөмкин.
Баязитовның нәрсә әйтергә теләгәнен күптән аңлап алган Сания, аның сөйләп бетергәнен көтмичә, үзе дәвам итеп алып китте.
24
— 'Әйе, әйе, — диде ул. — Үзебез кебек үк кешеләрне каршы алабыз Алардан тарсыну, аларга чит итеп карау кебек хәлләр сизелмәскә тиеш. Сизелмәс тә, Газиз абый. Берәү дә мәҗбүр иткәнне көтмәс, һәркем үз янына үзе чакырып алыр.
— Менә, менә шул кирәк... һәм шулай булыр да. Моңа мин дә ышанам. Шулай да, Сания туганым, бөтен кешене дә без теләгәнчә үк кин күңелле дип әйтеп булмый әле. Арада төрле кеше булуы мөмкин. Әйтик, берәүләрнең өенә, сугыш вакыты үлчәве белән килгәндә, өч кеше сыйдырырга була, ә ул үз үлчәве белән чамалап, бер кеше дип торса?..
— Аңлатырмын, Газиз абый.
— Яхшы, Сания, мин сезгә ышанам.
— Мин дә сайлаучыларыма ышанам...
Сания өенә кайтып кергәндә кухняда, примус өстендә кыздырырга куелган бәрәңге көеп утыра, эчке яктан бала елаган тавыш ишетелә иде.
Сания тиз генә примусның утын киметте дә, баласы янына ашыкты. Ольга Дмитриевна баланы иркәләп юата-юата аның өстен алыштыра иде.
— Ой, Ольга Дмитриевна, — диде Сания, гадәттән тыш борчылып,— нинди мәшәкатьләр калдырып киттем бит мин сезгә. Китерегез тизрәк үземә... Зинһар гафу итегез...
Ольга Дмитриевна, гадәттәгечә, тыныч иде.
— Зарар юк,— диде ул,— андый гына була инде... Тукта, минем анда бәрәңгем көймәсен әле...— Ул ашыгып кухня ягына чыгып китте.
Бала чын күңелдән әнисенең күкрәгенә ябышып, имәргә тотынды, тавышы басылды.
— Бәгырькәем... нинди ачыккан... сабыем... Бу сугышның шаукымы сиңа да кагылмый калмас, ахры, алма кисәгем, нихәл итим.... Әниеңне шулай сагынып көткән чакларың булгалар шул инде, бәгырем... Ярар, курыкма, ачыктырмам... Барына да өлгерермен...
Ул арада, бер кулына тастымал тотып, Ольга Дмитриевна әйләнеп керде.
— Әһә, — диде ул, балага ымлап,— ачыгуы җиткәндер шул... Кара син аны, тавышы да чыкмый...
— Бик нык борчыдымы, Ольга Дмитриевна?
— Нинди борчу ди. Соңга таба гына көйсезләнә башлады. Ачыкты.
— Тегесе кайда?
— Хәсәнме? Уйнарга чыкты. Аны мин көттермәдем, ашаттым.
— Озаграк торырга туры килде шул.
— Озаграк торырга туры килгән чаклар да булыр инде, Сания сөеклем, аның өчен хафаланмагыз... Әнә, ашарга да өлгерде. Әйдәгез. Бәрәңгебез әз генә көя язган да, зарар юк. Ашарлык.
— Болай сезнең өчен бик уңайсыз булды бит әле, Ольга Дмитриевна
— Нинди уңайсызлык ди, борчылмагыз, зинһар.
— Юк, Ольга Дмитриевна,—диде Сания, тавышын көчәйтә төшеп,— борчылам. Борчылмый булдыра алмыйм. Чөнки миңа бик уңайсыз. Сезнең каршыгызда мин бик уңайсыз хәлдә калдым...
һәм ул аш янында Ольга Дмитриевнага үзенең пигә уңайсызланганын сөйләп бирде.
— Сез нинди нечкә күңелле,—диде аңа Ольга Дмитриевна. — Нинди кеше җанлы... Мин сезне бик яхшы аңлыйм. Мин үзем дә шундый... Лә кин, зинһар, андый уйлар бедан үзегезне борчымагыз...
Чынлап та, Ольга Дмитриевна үзе дә шундый, нәкъ Сания шикелле, нечкә күңелле, кеше җанлы хатын иде. Сания хәзер аңа тагын да якынрак, тагын да үзрәк булып тоелды һәм аның Сания алдында үз йөрәген дә ачып саласы килде.
25
—* Беләсезме, Сания Саматовна, сөеклем, —дип дәвам итте ул, мин үзем сезгә карагайда да ныграк уңайсызланам...
— Менә тагы, яңалык! Ни өчен сезгә уңайсызланырга?
— мин сезгә кунакка килгән кеше түгел. Сезгә әз генә дә булышма* сам, үземле бөтенләй әрәмтамак кебек хис итәм...
— Ольга Дмитриевна!—диде Сания үпкәләгән тавыш белән. — Ни сөйлисез сез? Сез ирекледән түгел бит. Мин аны аңламыйммыни? Зинһар, алай тарсынып, сезгә карата булган саф тойгыларымны рәнҗетмәгез. Зинһар үз өегездәге кебек булыгыз...
— Гафу итегез, мин сезне рәнҗетергә теләмим. Тик сез дә минем өй эшләре тотуыма, я Розочканы карашуыма каршы килеп рәнҗетмәгез мине. Сез миңа, «үз өегездәге кебек булыгыз» дидегез. Рәхмәт. Сезнең тарафтан миңа карата шуннан да зур яхшылык булу мөмкин түгел. Ә үз өемдә мин барын да эшлим...
Алар беразга сүзсез калдылар. Ольга Дмитриевна җиң эченнән ак ефәк яулык чыгарып, күз һәм борын тирәләрен сөртеп алды да, Саниянең күзләренә карап, тагын дәвам итте.
— Беләсезме, Сания Саматовна, без ни өчен болай уңайсызланабыз? Сез дә, мин дә сәламәт булган кешенең икенче кеше тәрбиясендә.яшәве табигый түгеллеген тоябыз, ул бөтенләй безнең рухыбызга каршы. Шул уңайсызландыра. Ләкин, курыкмыйк, сөеклем...
— Әйе, болай булгач, мин дә сезне аңлыйм. Ләкин моңарчы, икебез дә өйдә торганда, бер хәл иде. Ә бүгеннән соң миңа өйдә сирәк булырга туры килер.
— Укулар башланамы?
— Укулар башланганчы эшлисе эшләр дә күп.
Ул Ольга Дмитриевнага үзенең депутат икәнлеген әйтте.
— Бик белеп сайлаганнар, — диде Ольга Дмитриевна. — Шулай да тагын бераз сабыр итсәгез дә сезне битәрләргә урын юк әле.
— Юк инде, Ольга Дмитриевна, җитте. Розочканы иртәгәдән яслегә урнаштыру турында сөйләшергә кирәк булыр... Аңлагыз, Ольга Дмитриевна, мин сезне үземнең хезмәтчехМ яки бала караучыма әверелдерүгә бара алмыйм....
Ольга Дмитриевна Саниянең соңгы сүзләренең мәгънәсен күңеленнән кичереп, бераз вакыт сүзсез торганнан соң, сабыр, салмак һәм, шуның белән бергә, таләпчән дә булган тавыш белән тагын үз фикерен куәтләде.
— Сания Саматовна, мин хәзергә үземне сездә вакытлы кеше итеп саныйм...
Саниянең аңа: «ә сез үзегезне алай вакытлы кеше итеп санамагыз!» дип әйтәсе килде. Аңардан «әгәр биредә эшкә урнашырга тәкъдим итсәм, ни әйтерсез?» дип сорыйсы килде. Ләкин ашыкмады, аны сүзеннән бүлдермәде. Ольга Дмитриевна үзенекен дәвам итте.
— Шуңа күрә өйдә торам, — диде, — якташларымны, якыннарымны тапкач, алар янына китәргә җыенам... һәм, үтенәм сездән: миңа үз өемдәге кебек булырга кушасыз икән, сездә булган вакытта мине үз семьягызның тулы хокуклы члены итеп таныгыз...
— Бик рәхәтләнеп, Ольга Дмитриевна. Сез миндә торасыз икән, без — бер семья. Икебез бертуган.
— Сүзегездә торыгыз. Әгәр дә минем урынымда сезнең бертуган апагыз я сеңелегез булса яки әниегез булса, өй эшләрен алып баруда, бала карашуда аның ярдәме сезне уңайсызландырмас иде...
—• Анысы шулай...
Сания үз кулында яңадан изрәп йокыга киткән баласын бишегенә салып, тәрәзәгә килде., Кояш баеп килгән вакыт иде. Каршы як тротуар буйлап йөгерә-атлый узып баручы хатыннар күренде. Артларында көтүдән кайтып килүче сыерлар кычкырышканны ишеткәч, алар, тагын да ашыга төшеп, күздән югалдылар. Кайсы иңбашларын кабартып тегелгән

9Г,
алъяпкыч бәйләгән, кайсы кофталы сарафан кигән килеш, кыр эшеннән кайтып килүче ул хатыннарны күргәч, Сания, онытып торган бик әһәмиятле эшен исенә төшергән кебек, сискәнеп китте.
Сугыш барган җирләрдән күчеп килүче кешеләрне урнаштыру турында сөйләшү өчен үзенең сайлаучылары янына баруны ул иртәгәгә чамалап куйган иде. Хәзер, кыр эшеннән кайтучы хатыннарны күргәч, иртәгә көндез аңа кирәкле кешеләрнең яртысы да өйдә туры килмәү ихтималы барлыгын күз алдына китерде. Ә иртәгә кичкә кадәр көтү — озак. Колхоз эшенә йөрүчеләрне бүген үк күреп өлгерергә кирәк, дигән карарга килде ул һәм китәргә җыена да башлады. Кулына кәгазь-каләм алып, заявление формасы әзерләргә кереште... Әлбәттә, күп кенә кешегә күрсәтеп бирергә туры киләчәк.
«Шәһәребездә сугыш барган районнардан килгән кешеләр барлыгын һәм ул иптәшләрнең биредә торыр урыннары юклыгын истә тотып, вакытлыча авыр хәлдә калган ватандашларыбызга туганнарча ярдәм кулы сузуны үземнең гражданлык бурычым саныйм. Торыр урынга мохтаҗ кешеләр өчен бүгеннән үз квартирамдагы өч бүлмәнең берсен тулы килеш бушата алам...»
Сания тагын уйга калды. Өч бүлмәнең берсе? Бик аз булмасмы? Ә ике бүлмәле кешеләр нишләр? Бер генә бүлмәдә торучы семьялар?..
— Мондый эштә, әлбәттә, иң башлап үзең үрнәк күрсәтү яхшы,—диде ул Ольга Дмитриевнага һәм үзенең әле генә язып бетергән заявлениесен күрсәтте.
— Сез ничек уйлыйсыз?
Ольга Дмитриевна аңа ничек җавап бирергә кыенсыныбрак торды.
— Квартира хуҗасы сез, Сания Саматовна, — диде ул. — Нишләсәгез дә сезнең үз кулыгызда.
— Без бит бер семья кешесе дип килештек инде, Ольга Дмитриевна. Бергәләп киңәшик. Нигә алай дисез?
Ольга Дмитриевна ягымлы елмаеп куйды.
— Сез бик әйбәт эш эшлисез, Сания сөеклем, бик әйбәт.
— Шулай кирәк булып чыкса, бергә сыярбыз бит?
— Әлбәттә.
6
Сания иң элек коммуналь хуҗалык карамагындагы йортларда торучы кешеләр янына барырга булды. Чөнки аларны, бер йорт идарәсенә тупланган булганлыктан, бергә җыеп сөйләшергә уңайрак иде. Ә үз өйләрендә торучылар белән сөйләшү өчен, аларның һәркайсының өенә аерым- аерым кереп йөрергә кирәк. Аларны тиз генә бергә җыеп алу мөмкинлеге юк.
Үз йортларында түгел, коммуналь хуҗалыкка караган квартираларда торучыларны җыю да шактый читен эш икәнлеген Сания үзенең элекке тәҗрибәсеннән белә иде инде. Депутат буларак, шулай квартира хуҗаларын җыеп, берәр җыелыш үткәрергә теләсәң, аны берничә көн алдан игълан итәргә, аның өстенә тагы, җыелыш вакыты җиткәч, бик күбесенә аерым кеше җибәреп, чакыртып алырга туры килә иде, анда да бар да килеп бетми иде әле. Кайсы ашамаган була, кайсы мунчага барырга әзерләнгән, кайсы малын карамаган булып чыга, кыскасы: җыелышны ачарга мөмкинлек бирерлек санда кешеләр җыелганчы бер сәгать ча-масы вакыт узып китә торган иде.
Сания шуларны күңеленнән кичереп, юл буе борчылып барды.
— Әле тыныч вакытта шундыйлар иде, — дип уйлады ул, — хәзер инде, сугыш вакыты булгач, бигрәк кыен булыр. Үз өйләрендәге эш өстенә, бу көннәрдә аларның күбесе колхозга да булышып йөриләр бит...

27
Ләкин эш бөтенләй Сания уйлаганча булып чыкмады. Управдом булып эшләүче хатын Санияне электән яхшы белә торган кеше иде. Хәзер дә ул аның нәрсә теләгәнен бер-ике сүзеннән үк аңлап алды:
— Була, — диде. — Хәзер җыярбыз.
һәм шунда ук кирәкле кешеләрне җыю чарасына да кереште.
Биш минут үтмәгәндер, — өч-дүрт хатын килеп тә керде. Санияне, үз~ ләренең депутатлары буларак, алар электән беләләр иде инде. Аның сугыш башланганнан бирле ни өчен күренми торуының сәбәбен дә бер-берсенңән сорашып, белеп бетергәннәр иде. Санияне яңадан үз араларында күргәч, куанышып, хәл сорашырга тотындылар. Хатын-кызларга гына хас булган нечкә кайгыртучанлык белән, бик тиз арада бер-берсенең семья хәлләрен; бала-чагаларының исәнлек-саулыкларын, ирләреннән нинди хәбәрләр килүе турыларындагы яңалыкларны белешеп алдылар. Шул ук вакытта Сания ул хатыннарның йөзләренә, күзләренә карап, аларның күңелләрендә зуррак, җитдирәк сораулар да ятканлыгын сизенде. Әйе, яннарына депутат килү уңае белән, аларның һәркайсының күңелендә илнең гомуми хәленә бәйле булган нинди яңалыклар барлыгы турында ишетәсе килү тойгылары да көчәйгәнлеге күренеп тора иде. Дөрес, бу көннәрдә безнең илнең хәле авыр икәнлеген беләләр иде алар. Шулай да, депутат авызыннан нинди дә булса берәр җылы сүз, әз генә булса да, күңелләрне күтәрердәй яңалык ишетүне өмет итәләр иде. Тик алар берсе дә фронтта ниләр барлыгына, илнең гомуми хәленә, дөнья күләмендәге вакыйгаларга кагылган мәсьәләләр турында сорау бирергә ашыкмадылар. Барыбыз да җыелып беткәч, алар турында Сания үзе дә әйтми калмас, дип ышаналар иде алар.
Сания моны хәзер бик ачык сизә иде инде. Ләкин өйдә чакта ул бу турыда уйламаган иде. Хәзерлексез килдем дип, бераз борчылып та алды ул. Ләкин тиз тынычланды. Җыелышка килгән хатыннарны, алардагы үзгәрешләрне күрү үзе тынычландырды аны.
Тыныч вакытта, атна буе дигәндәй ялындырганнан соң, билгеләнгән вакыт килеп җиткәч тә, сәгатьтән артык көттереп җыела торган хатыннар бүген ун-унбиш минут эчендә җыелып беттеләр. Хәл-әхвәл сорашканда әйткән бер-ике авыз сүзләре һәм җыелыш башланганны көткән арада үзләрен ничек тотулары аша, Сания аларның бу көннәрдә ничек сулауларын, йөрәкләре ничек тибешен бик ачык күреп өлгерде.
— Әйе, алар иптәш Сталин әйткәннәрне күптән аңлаганнар, — дип уйлады Сания. — Әйе, алар үзләренең бөтен эчке дөньяларын, уй-тойгы- ларын сугыш вакыты шартларына җайлаштырганнар.
Саниянең кинәт кенә, ничектер, җаны җылынып, каннары дулкынланып киткән кебек булды. Үзенә инде күптән таныш булган бу кешеләрнең бөтенләй яңа яклары ачылды аңа. Моңарчы ул, ни өчендер, олырак яшьтәге кешеләрне, бигрәк тә өй хуҗалыгында гына эшләүче хатыннарны элекке заман калдыклары дип, иске гореф-гадәт һәм иске карашларны саклап килүче кешеләр итеп карарга гадәтләнгән иде. Андыйларны, әлбәттә, гаепләми иде ул, шулай булуын табигый хәл итеп кенә карый иде. Хәзер, менә, кинәт кенә, бирегә җыелган бөтен хатыннарны, араларында шактый олы яшьтәгеләре булса да, Сания үзенең кордашлары итеп күрә башлады. Әйе, әйе, аларның иң олы дигәннәре дә Сания белән бергә инде чирек гасыр буена совет җәмгыятендә яшәп килгән кешеләр бит! Ә иң зур күпчелеге совет* мәктәпләрендә укып үскән буын. Арада Саниянең үзеннән үк укып чыккан кешеләр дә бар. һәм аларның бөтен торышы әйтә кебек:
— «Без илебезнең нинди авыр көннәр кичергәнен бик яхшы аңлыйбыз, бу авырлыкны җиңеләйтү өчен, бездән.нинди ярдәм кирәк, әйтегез генә, без кулыбыздай килгәннең бөтенесен эшләргә әзер. Теләсә нинди авырлыкларга түзәргә, теләсә нинди мәхрүмлекләргә барырга ризабыз, тик безнең азатлыгыбыз исән калсын».
28
Ә бит болар — гади өй хатыннары. Хезмәтләре буенча оешмаган кешеләр...
11иһаять, депутат, каршысында торган хатыннарның үзләренә үк карап, аларның сүзләре, күзләре, хәрәкәтләре аша уй-тойгыларын күреп, сөйкәргә илһам алды, аларның күңелләрендә өмет утын көчәйтерлек, аларны көрәшкә, җиңүгә рухландырырлык җылы сүзләр дә тапты.
Ул, әлбәттә, фронт хәлләре турында булсын, халыкара хәлләр турында булсын, яңалык дип әйтерлек бернинди факт та китерә алмады. Бары тик булган хәлләрне үзе аңлаганча, дөресрәге, үзе хис иткәнчә.аңлатып кына бирде, һәм аны йотлыгып тыңладылар.
Читтән килүче өйсезләрне үз яннарына кертү турындагы тәкъдимне бары да бик табигый хәл итеп каршы алды. Хәтта ул турыда фикер алышып торуны кирәк табучы да булмады, һәркем турыдан-туры үзенең, нинди мөмкинлекләре барлыгын, күпме кеше кертә алуын әйтә башлады.
Шулай да, Хосна исемле бер хатын сүз сорагач, Сания бераз сагая төшкән иде. Чөнки ул, үзенең элекке килүләрендә булган тәҗрибәсе буенча, бу хатынның һәрвакыт тавыш күтәрергә, күп мәсьәләләрдә каршылык күрсәтергә яратучы икәнен белә иде. йорт идарәсенең күзгә бәрелеп торган яхшы эшләрен бөтенләй телгә дә алмыйча, аның һаман кимчелекле якларын гына күреп, тәнкыйть итүче, күп вакытта Шәһәр Советына да, хәтта депутатка да тел тидерергә яратучы хатын иде.
һәм Саниянең сагаюы — Хоснаны аеруча игътибар белән тыңлавы юкка гына булмады. Хосна бу юлы да тәнкыйть белән чыкты.
— Сугыш барган җирләрдән күчеп килгән, йорт-җирләрен югалткан бәхетсез кешеләр бар икән, шуларга ярдәм кулы сузмау безнең тарафтан оятсызлык булыр иде, — диде ул һәм үз янына өч-дүрт кеше, кирәк икән, тагын да күбрәк кертергә риза икәнлеген белдерде. — Язып та бирермен,— дип куйды. — Анда эш тормас. Тик менә депутат иптәшкә шуны әйтәсе килә: безне, өй караучы хатыннар дигәч тә, бөтенләй кара наданга санап, исәптән чыгарып ташламасыннар иде. Колхозга ярдәм итәргә кирәк, диделәр. Бардык, барабыз. Барасы килмәсә дә барабыз. Башны- күзне тырный-тырный барабыз. И барырбыз. Кулыбыздан килгән башкаларын да эшләрбез. Берсенә дә кире тора торган вакыт түгел... Тик безгә менә шулай, бүгенге кебек, аңлатып бирү, сугыш хәлләре, илдә барган эшләр турында әйбәтләп сөйләп бирү ешрак булсын иде. Югыйсә, кем нәрсә сөйләми! «Дошман Казанга килеп җитә икән» диючеләр дә табыла, әнә, Камага бомба төшкән дип тә әйтәләр... Менә шул, Сания туганым, безгә шулай ешрак килгәләсән, бик әйбәт булыр иде...
Килмиме соң! Килә, әлбәттә, бик рәхәтләнеп килә!
Хоснаның сүзләре Саниягә аеруча ошады. Чөнки Хосна аның үз йөрәгендә туган тойгыларны раслап сөйләде. «Барасы килмәсә да барабыз. Башны-күзне тырный-тырный барабыз. И барырбыз...» И барырлар! Юк — гади өй хатыннары гына түгел алар, алар совет гражданкалары...
Хоснаның «югыйсә, кем нәрсә сөйләми» дигән сүзен ишеткәч, Саниянең күз алдына хәтерле Фәхрүш шәүләсе килеп басты. «Шулай шул,—диде Сания, күңеленнән Хосна әйткәннәрне җүпләп,— төрле сүз сөйләүчеләр дә булыр. Чөнки дошман бик мәкерле бит. Бик хәйләкәр, алдарга дигәндә, ялган хәбәрләр таратырга дигәндә, бик тәҗрибәле. Тылыбызны какшатырга теләүчеләргә, ялган хәбәр таратучыларга карата рәхимсез булырга кирәк безгә, бетерергә кирәк аларны...»
7 ♦
Сания үзенең сайлаучыларына тагын килергә, бер генә тапкыр түгел, алар янына әледән-әле килеп торырга вәгъдә биреп, кайтырга чыкты. Аның күңеле күтәренке, кәефе әйбәт иде. Халык белән аралашудан, алар
29
белән бик яхшы уртак тел табудай рухланган, дәртләнгән күңелен тиз генә өйгә кайтып тынычландырасы килми, тагын ни дә булса эшлисе килә иде. Инде караңгы төшкән булса да, вакыт соң түгел иде әле.
Ишек алды такта койма белән киртәләнгән йорт эргәсеннән узып барганда, Саниянең колагына, тонык кына булып, бала елаган тавыш ишетелде. Ул ихтыярсыз тукталып калды, йөрәген чеметтереп, Розочкасы исенә төште. Тик аналык тойгыларына бирелеп башка эшләрен онытырга өлгермәде, аның янына көянтә-чиләк күтәргән бер хатын килеп туктады һәм шунда ук Саниянең күңеленә якын таныш тавыш белән сүз дә кушты:
— Сания апа, сезме бу? —диде. — Исәнмесез?
— Фәния дип әйтимме?—диде Сания, гаҗәпләнеп.
— Фәния шул. Нигә гаҗәпләнәсез?
— Сез ничек биредә? Әллә сез суны шулай биш-алты квартал җирдән килеп аласызмы?
— Нишләп алай булсын? Безнең өй менә шушы бит.
— Кайчан күчтегез?
— Иптәшемнең йорты шушы.
— Алаймыни әле, — диде Сания. Ул үзенең бу турыда башына да китермәвеннән, шундый гади мәсьәләне үзе сизеп белмәвеннән уңайсызланып китте. Ләкин кайчандыр үзенең укучысы булган, шуңа күрә хәзер дә аңа бала булып күренгән Фәния каршында уңайсызлануын сиздермәде.— Анысын уйламыйм да тагын. Тукта әле, бу йортта булгач, нишләп җыелышка кермәдегез соң сез?
— Нинди җыелыш, Сания апа?
— Менә әле генә йорт идарәсенең җыелышы булды.
— Без бит йорт идарәсенә кермибез. Безнең йорт коммуналь түгел, үзебезнеке. .
' — Анысын искә алмыйм икән тагын...
Үз йортларында торучы хуҗалар күп иде бу шәһәрдә, һәм Сания үзенең мондый — коммуналь хуҗалыкка берләшмәгән йортларда торучы сайлаучыларын аз белә иде. Чөнки аларны бергә җыю читен булганлыктан, кирәге чыккан чакларда я берәм-берәмләп үзләрен чакырырга, я аерым- аерым һәркайсының өенә барып сөйләшергә туры килә иде. Сания, Фәния белән сөйләшүдән туктамыйча гына, шуларны күңеленнән кичерде. Фәния белән сөйләшә-сөйләшә, «бу йортларда хәлләр ничек икән?» — дип уйлап алды һәм «хәзер үк, бер-икесенә генә булса да, кереп чыгарга кирәк», — дигән карарга килеп куйды.
— Нихәл соң сездә, Сания апа? —диде Фәния.— Розочка үсәме?
— Үсә, рәхмәт. Үзегезнеке нихәлдә?
— Бик елак, Сания апа. Әнә әле дә үкереп ята.
Ул арада ишек алдыннан, ачы гына булып, хатын-кыз тавышы ишетелде:
— Килен! Кем белән ләчтит сатып торасың анда?!
— Керим, Сания апа, — диде Фәния, бераз уңайсызланып. — Миңа кычкыралар.
— Тукта, тукта, әйдә, мин дә кереп, күреп чыгыйм әле шул елак малаеңны. Иптәшең турында да сорашып бетермәдем.
— Әйдәгез, вакытсыз димәсәгез.
Капкадан керүгә, ят кеше исен сизеп булса кирәк, өйгә каршы салынган келәт ишеге төбендә калын тавышлы эт өрә башлады. Эт тавышына аралашып, баягы хатын-кыз тавышы кабатланды:
т- Кайда югалдың, килен? Ишетмисеңмени? Балаң шартлый бит!
Фәния, үз янында чит кеше барлыгын аңлатырга теләп, тыелып кына, әдәпле тавыш белән генә җавап бирде:
— Бала еламый үсми дисең ич инде, әни, үзең әйтәсең, нишләтим.
Әнисе дә аның тавышыннан чит кеше барлыгын аңлап алды, ахрысы,
30
килененә кычкырырга дип әзерләнгән зәһәрле тавышы белән әле һаман буыла-буыла өргән эткә карап:
«Кара колак! Җитәр!» дип кычкырды да, тавышын кинәт йомшартып, Фәниягә борылды:
— Кем бар анда?
Сания аны тавышыннан танып, кем булуын хәтеренә төшереп өлгергән иде инде: Хәдичә исемле телдәр генә хатын иде бу.
— Бу мин, Хәдичә апа! — диде Сания. — Үзегез сайлаган депутат. Хәлегезне белеп чыгыйм дидем. Исәнмесез.
— Әйдүк, рәхим итегез.
Сания, Хәдичәнең телдәрлегенә юл бирергә теләмәгәндәй, ниндидер инстинкт белән кинәт кенә үзе күп сөйли торган булып китте. Аның теленә сүз артыннан сүз килеп, тезелеп кенә тора башлады:
— Вакытсыз йөри дип, гаеп итмәгез, Хәдичә апа,—диде ул, — якты күздә килсәм, әллә өйдә буласыз, әллә юк. Әле инде, караңгы булгач, тагын керергә икеләнеп тора идем дә, менә Фәния килеп чыкты. Аны күргәч, үз кешеләр икән дип. батырчылык иттем. Югыйсә, мин әле бу йортның сезнеке икәнлеген дә белми идем. Фәниянең сезнең киленегез булуын да әле генә белдем...
— Зарар юк, рәхим итегез... — диде Хәдичә. — Килен, бар инде син, бар, тизрәк балаңны ал. Бигрәк дуамал елый бит...
Сания һаман үзенекен тезде:
— Шул баланы да күптән күрәсем килә иде,— диде.— Тавышын ишеткәч, кереп карамый ничек түзәсең: минем кыз белән бергә, бер йортта туган бала бит. Бигрәк матур тавышлы. Шундый көр тавыш. Малай кеше тавышы шул. Күз тимәсен тагын... Әйдәгез, күрсәтегез инде үзен...
— Күрсәтерлеге булса, — диде Хәдичә, — буялып беткән булмаса...
— Мин бит бала күрмәгән кеше’ түгел, Хәдичә апа. Баланың нинди вакыты булмас...
Алар өйгә керделәр.
Баланың, чынлап та, үзе яшь бала анасы булмаган кеше өчен сокланырлык яки кызыксынып карарлык жире юк иде. Торганы бер юешлектән гыйбарәт иде ул.
Шулай да Сания аңа карата бик күп мактау сүзләре тапты.
— Тазарга-а-а-н, тазарган, — диде ул, аны күрү белән, — тфү, тфү, күз тимәсен. Бик матур бала...
Фәния юешлек эчендә аунап яткан баласын чистартып тормады, искеләренең коры почмакларын әйләндергәләп кенә бераз рәтләде дә, одеалга төреп алып, имезергә утырды. Бала, авызына әнисенең күкрәген кабу белән, бөтен зарларын онытып, кинәт тынып калды һәм йотлыгып- йотлыгып имәргә тотынды.
— Күр ничек имә ул хәзер,—диде Сания сокланган тавыш белән.— Ә теге вакытта бөтенләй имә белми аптыраткан иде бит... Кара, нинди ачыккан булган.
— Хәзер сөтең генә житсен...
— Аллага шөкер болай, үзе елый, үзе тазара, — дип куйды Хәдичә.
Аннары Сания баланың әтисе турында сорашуга күчте, — исән-сау икән, хәбәре килеп тора икән — шуны белеп, Фәния белән Хәдичәнең шатлыкларын уртаклашты, шул ук вакытта үзенең Камиленнән хәбәр килмәгәнгә пошынып куйды. Тик бу турыда сиздереп, үзенең күңелсезлеге белән башкаларның тынычлыгын ямьсезлисе килмәде, һаман, әдәп кагыйдәләре таләп иткәнчә, хәл-әхвәл сорашуында дәвам игте.
Хәдичә аның, хәл белеп чыгарга кергән гади күрше хатыныдай, хәл- әхвәл сорашып утыруына үзе дә, бөтен йоласын китереп, нәкъ тиешенчә жавап биреп утырса да, Саниянең күңелендә ниндидер икенче ун да булырга тиешлеген сизенеп, колагын һәм телен бик сак тота иде.
31
Аның сизенүе юкка гына түгел иде, әлбәттә. Дөрес, Саниянең Фәния яшәгән йорт тормышы белән кызыксынып, хәл сорашуы ясалма да түгел нде. Фәниянең тормышы белән чын-чынлап кызыксына, аның шатлыгына чынлап куанган кебек, аның хәсрәтенә дә чын кайгы белән кушыла иде. Шулай да, Хәдичә сизенгәнчә, аның кызыксынуы коры хәл-әхвәл сорашу белән генә чикләнми иде. Хәдичә һәм Фәния белән шундый, үтә беркатлы хатыннарча, гади сүзләр сөйләшеп утырганда, ул аларның сүзләреннән үзләре әйтмәгән мәгънәләрне дә аңлый, шуның өстенә тагын, аларның тормышына карап, күңелендә туган үз фикерләрен, ясаган нәтиҗәләрен әйтеп тә бетерми иде.
Иң башлап Фәния бик кызганыч тоелды аңа. Саниядән укып йөргән кыз бала иде бит ул. Олырак яшьтәге кешеләр, Фәния кебекләргә карап, сокланып бетә алмыйлар иде. Аларны бәхетле яшь буын дип, киләчәктә кешелек җәмгыятенә кыйммәтле җимешләр бирергә тиешле гүзәл чәчәк дип йөртәләр; шуларга карап: болар безнең ише надан булып, яки ярты- йорты юлда тукталып калмас, гыйлемнең чигенә җиткәнче укырлар, чын мәгънәсендә аңлы, культуралы кеше булып җитешерләр, дип юрыйлар иде. Дөрес, аларның бик күбесе турында шулай булып чыкмадылар дип әйтеп тә булмый.
Ә менә ул, Фәния, әнә нинди! Үткән замандагыча, шактый усал каймана кулында кысылып яши торган юаш, ихтыярсыз яшь килен булып чыкты! Дөрес, Фәниянең, әгәр теләмәсә, кайнанасына буйсынып тормаска да кулыннан килер иде. Ләкин аның алай итәсе килми. Сания аңлый аны. Ул үзенең Салихын ярата. Аңа булган мәхәббәте хакына, аның әнисе белән бозылышасы килми. Эшне зурга җибәрмәслек дәрәҗәдә генә каршы әйткәләп, аның капризларына буйсынып яши бирә... Ул беркайда да хезмәт итми — өй эшләреннән бушамый. Ярый, хәзергә ул ягына кагылмаска була. Яшь бала анасы. Ләкин бит аның кайнанасы үзе дә йорт эшләрен бик яхшы эшләп барырлык. Баланы да карап торырлык. Ул да үз йорты эчендәге эшләрдән бушамый. Болар өстенә тагын Хәдичәнең җитеп килгән кызы бар — анысы бу көннәрдә колхозга булышырга йөрп ди. Ярый. Ләкин ул эш тә вакытлыча, димәк анысы да үз йортында. Нишли соң алар? Ничек яшиләр?
Хәл-әхвәл сорашу тәртибендә Сания үз күңелендә туган бу сорауларның да җавабын алды: уллары өйдә вакытта, шофер булып эшләп, бик күп мал тапкан икән. Хуҗалыкны шактый ныгытып калдырган. Хәзер аларның менә дигән нәселле сыерлары бар. Бозаулары бар. Бик күп күкәй сала торган тавыклары бар. Хәтта бөтен артык-портык ташландыкларны симез иткә әйләндерә торган, ә ит кыйбатлангач, үзе акчага әйләнә торган дуңгызлары да бар. Тагын шунда, йорт тирәсендә, зур булмаса да, яшелчә бакчалары бар. Бөтенесе әнә шуларга карап торалар икән алар. Бөтен көчләре, бөтен эшләре шуларга бәйләнгән икән...
Юк, Сания азмы-күпме үзендә укып чыккан кешенең болай гына булып, ягъни, элеккечә әйткәндә, гади мәхәллә кешесе генә булып калуы белән килешә алмый. Юк, ул Фәниянең иренә булган мәхәббәте өчен, кайнанасына һәм сыерга баш иеп яшәве белән килешә алмый.
һәм Сания күңеленнән мондый карарга килеп куя: димәк, миңа Фәнияне тәрбияләү эшен дәвам иттерергә кирәк икән әле, ди.
Сания үзенең бүген, бу сәгатьтә ни өчен бу йортка килгәнлеген дә хәтереннән чыгармый; өйнең иркенлегенә, матур-матур өч бүлмә өстенә, аерым кухнясы да, тагын ниндидер чолан кебек ярым караңгы бүлмәләре һәм иркен итеп эшләнгән өйаллары да барлыкка игътибар итә.
Ниһаять, төп мәсьәләгә күчү өчен, ул үзенең гади Сания генә түгел, депутат та икәнлеген сиздерә торган сорау бирде:
— Ничек соң, Фәния,—диде, — сезгә бертөрле дә ярдәм кирәкмиме? Ярдәм кирәк булса, Шәһәр Советына мөрәҗәгать итәргә тартынмагыз, сез сугышчы семьясы.
32
Саниянең һәр сүзенә карата колакларын бик сак тоткан кайнана килененә кадәр үзе җавап бирергә ашыкты:
— Рәхмәт, кем, туганым Сания, — диде ул, өзеп кенә. — Мондый авыр заманда ярдәм сорап советны борчу килешмәс.
— Урынлы сорау булса, нигә килешмәсен? Чынлап; ярдәмгә мохтаж. булган сугышчы семьяларына булышу—Шәһәр Советының бурычы.
Хәдичә тагы баягыча өзеп кенә:
— Ничек тә үзебез ерып чыгарга тырышырбыз, — дип куйды.— Совет үзе бездән ярдәм сорамаса, без шуңа риза.
Саниягә бу сүз энә белән* чәнечкән кебек тәэсир итте. Ул сикереп китте. Чырае бозылып, кашлары җимерелеп куйды. «Син әйттеңме бу сүзне? Мин дөрес ишеттемме?» дигәнсыман, гаҗәпләнеп, туп-туры Хәдичәнең күзләренә карады. Аның ачу һәм нәфрәт катыш шелтә һәм үпкә белдергән бу утлы карашы Хәдичәне эсселе-суыклы итеп җибәрде.
Хәдичә, үзенең гадәттән тыш уңайсыз хәлдә калуын сизеп, акланырга тотынмыйча булдыра алмады.
— Нигә? Ни булды соң? Мин нәрсә әйттем ул кадәр?
— Абау ямьсез сүз әйттең син, Хәдичә апа! —диде Сания. Әйе, ул үзе дә сизмичә, «сез» дип эндәшүдән «син» дип сөйләшүгә күчте. —- Коточкыч ямьсез сүз. Үз сүзеңме бу синең? Түгелдер. Газиз улын изге сугышка озаткан ана сүзе түгел бу...
— Ай алла-а-а... Нәрсә әйттем соң? Мин бит...
Ләкин Сания аны ишетми иде инде.
— Юк, юк!—дип үзенекен дәвам итте ул. — Мондый ямьсез сүзне минем әле моңарчы берәүдән дә ишеткәнем юк иде. «Совет үзе бездән ярдәм сорамаса» дисең син. Сорар, Хәдичә апа, халыкның үз хөкүмәте — ярдәмне халыктан сорамыйча, кемнән сорасын? Җитмәсә, илебез шушындый авыр көннәр кичергәндә... Аның сораганнарын канәгатьләндерү генә түгел, сораганын да көтмичә, аңа ничек ярдәм итү юлларын үзебез унлап табып тәкъдим итәргә тиешбез. Туган длен ихлас күңелдән яраткан кешеләр шулай эшли дә... Эшчеләребезне кара син, колхозчыларны... Ә сугышчыларыбыз?! Җаннарын бирәләр бит, тормышларын кызганмыйлар... «Совет үзе бездән ярдәм сорамаса», имеш! — Хәдичә авызыннан чыккан бу сүзне кабатлап әйткән саен, Саниянең ачуы яңара бара иде. — Ннгә сорамасын! Бик сорар, —диде ул, үзенең хаклы икәнлегенә ышанганлыгын белдереп торган көр, нык тавыш белән басым ясап әйтте. — Сорарга хакы бар. Буржуа хөкүмәте түгел, халык хөкүмәте. — һәм ул ялкынлан- ганнан-ялкынлана барып, совет илендә хөкүмәт тоткан юл белән халык теләге арасында каршылык юк икәнлеген, безнең илнең көче дә шунда булуын, шуңа күрә аның, вакытлы рәвештә кыенлыкларга очраса да, бернинди дошман тарафыннан беркайчан,да җиңелмәячәген сөйләп бирде.' Кызып китеп, Фәнияне дә битәрләп ташлады. — Сиңа оят, Фәния, — диде, — совет мәктәбендә укып чыккан кешегә «Совет үзен белсен, без үзебезне белик» дигән караш белән килешеп, үз каенанаң белән үз сыерыңнан, үз тавыкларыңнан башка дөньяны танымый яшәү оят... — Баштарак, Хәдичәгә каты бәрелмим дип, саграк булырга, сүзләрен үлчәбрәк әйтергә тырышкан Сания хәзер үзен-үзе тыймыйча, күңеленә килгәннең барын да ачык итеп, тавышын да кысмыйча, күңелен басар өчен ничек кирОк булса, шулай кычкырып әйтеп сөйли иде инде, һәм шулай ачыграк булган саен ул үзенең хаклы икәнлеген көчлерәк тоя. аның саен үзен батыррак хис итә иде.
Хәдичә исә, баштарак, Сания әдәп саклабрак, мөмкин кадәр ягымлы булырга тырышып сөйләгәндә, аңа ышанычсызрак карый, шуңа күрә алай-болай суз көрәштерергә туры килгән сурәттә, үзе өстен чыгуга ышанып, үзен бик иркен тота иде. Ләкин Сания үзен-үзе тыймыйча күңелендәген ачык әйтеп, кызыбрак сөйләгән саен, Хәдичә үзенең хаксыз- лыгын си^сп, утырган урынында кечерәя һәм бөрешә барды. Ул үзен

аклап әйтергә ниятләгән сүзләрен дә әйтә алмый кала, Сания аларга ул әйткәнче үк җавап биреп, аларны юкка чыгарып өлгерә иде. Хәдичәгә елап җибәрүдән дә башка чара калмаган иде инде. Ләкин эш аңа барып җигмәде. Ниһаять, Сания, күңелендәген әйтеп бетереп, йомшарып калды. Тик шунда гына ул үзенең бирегә төп нинди теләк белән килгәнлеген әйтеп бирде. Шәһәргә көнбатыш районнардан эвакуацияләнгән кешеләр киләсенһәм аларны урнаштыру өчен квартиралар кирәк буласын аңлат-каннан соң, ачусыз гына итеп, ләкин әле һаман да шелтәле үпкә эзе бетмәгән тавыш белән:
— Бу турыда сезнең белән сөйләшү дә уңайсыз, — дип куйды.— Алдан ук шулай дип торгач, Совет бездән ярдәм сорамасын дип...
Хәдичә төбен уйламыйча үз авызыннан ычкындырган ул ямьсез сүз өчен әле эш белән аклану юлы бар икәнлеген аңлап, җиңел сулап куйды һәм, ачылып, яхшы күңеллеләнеп китте.
— Алай димә, Сания туганым. Наданлык белән, алдын-артын уйламыйча, шундый сүз әйтелгәнгә карап, безне дошман дип уйлый күрмә. Андый вакытта ил теләгенә каршы барып буламы соң? Кирәк икән, бездән сорап та тормагыз, китерегез дә кертегез. Сыярбыз. Вакыты шундый булгач...
—• Анысы шулай, Хәдичә апа. Шәһәр Советының кулында, кирәк булганда, административ тәртиптә кертерлек власть та бар. Ул, әлбәттә, килгән кешеләрне урамда калдырмас. Эш анда түгел. Мондый вакытта һәркемнең гражданлык бурычын үзе аңлап үтәве әһәмиятле...
Хәдичә барысына да риза иде инде.
— Кая, килен, —диде ул бөтенләй кунакчыл тавыш белән, —тиз генә самовар кайнатып җибәр, булмаса. Шунда чәй янында бергәләп уйлашырбыз.
Имә-имә йоклап киткән баласын тотып утырган килеш, үзе дә онытылып калган Фәния сискәнеп китте.
— Хәзер, әни, моңарчы исебезгә дә килмәгән бит,—дип, баласын бишегенә урнаштыра башлады.
Ләкин Сания үзенең чәй эчеп тора алмаячагын, аның да баласын имезергә вакыт җиткәнлеген аңлатты һәм:
— Ярый, уйлашыгыз, ничә кеше сыйдыра алуыгыз турында иртәгә Шәһәр Советына барып әйтерсез; минемчә сез бер бүлмәгезне тулы килеш бушата аласыз, — дип урыныннан кузгалды.
Чыннан да, баласын имезергә вакыт җиткәнлекне аның күкрәге бик нык сиздерә башлаган иде инде.
Эвакуацияләнеп килгән кешеләр урнаштырылып бетте. Шәһәр кешеләре аларның барысын да диярлек Шәһәр Советы аша үз яннарына үзләре чакырып керттеләр. Тик Саниянең үз квартирасына берәүне дә кертмәделәр әле. Сания башкаларны агитацияләп йөреп тә, үз квартирасын болай тыныч калдырудан уңайсызланып, Шәһәр Советына тагын әйтеп карады. Ләкин анда аңа ашыкмаска куштылар.
— Борчылмагыз, сезгә кертәсе кеше дә булыр, тик хәзергә килеп җитмәгән әле, сабыр итегез,—дип тынычландырдылар.
8
Ниһаять, мәктәптә укуларны башлап җибәрү көннәре якынлашты. Ольга Дмитриевна һаман да үзенең якташларын таба алмаган иде әле. Сания аңа үз мәктәпләреннән эш тәкъдим итте. Ольга Дмитриевна, әгәр дә миңа озакламый биредән китәргә туры килсә, дип, бераз икеләнеп торганнан соң, Саниянең тәкъдимен кабул итте һәм бөтен күңеле белән бирелеп, татар мәктәбендә рус теле укытырга хәзерләнә башлады.
Розочканы шәһәрнең укытучылар йорты каршындагы балалар ясля- сенә урнаштырдылар.
»С. Ә." №П. оо

34
Ул елны Ялантау шәһәре мәктәпләрендә уку сезонын бер ай сонга калып башларга туры килде.
Колхозларга булышырга киткән укытучылар да, укучы балалар да әйләнеп кайтканнар иде инде. Карт директор җитәкчелегендә берничә кат җыелып сөйләшеп, фронтка киткән укытучылар урынына яңа кешеләр табу яки аларның дәресләрен мәктәптәгеләрдән кемнәргә бирү мәсьәләсен дә хәл кылганнар, югары классларда укуны дәвам иттерерлек мөмкинлеге булган балаларның саный да ачыклаганнар иде.
Ниһаять, укулар башланырга ике көн калды дигәндә, мәктәпнең педсовет утырышын уздырырга булдылар.
Сания белән Ольга Дмитриевна^ Хәсәнне өйдә калдырып, мәктәпкә, әнә шул утырышка барырга чыктылар. Күк йөзен тоташ соры болытлар каплаган, ул болытлар катлы-катлы булып, берсе өстенә берсе түшәлгәннәр, мәңге таралып бетмәслек дәрәҗәдә күп булып, чиксез булып күренәләр; инде бер тамчы су сеңдерер урыны калмаган җир өстенә вак кына яңгыр сибәли иде. һаваның торышына чамалап, өсләренә көзге пальто,, аякларына тирән галошлар кигән Сания дә, Ольга Дмитриевна да, үзләрен табигатьнең болай чытык йөз белән каршылавына кәефсезләнмәделәр. һәр икесе үзләренең сагынылган эшләренә тотыну көне җитү уңае белән йөрәкләрендә кузгалган хисләр тәэсирендә җанланганнар, илдә булган гомуми хәлнең киеренкелеген өзлексез тоеп торган хәлдә, фидакарь хезмәткә рухланганнар иде. Ләкин капканы ачып урамга аяк басуга, Сания, кинәт чырае бозылып, тукталып калды: нәкъ капка турысыннан, ашыкмыйча гына, тыныч кына атлап, хәтерле Фәхрүш үтеп бара иде. Ул, капкадан чыгучыларга бернинди игътибар билгесе күрсәтмичә, бакчадагы инде яфракларын койган агачларга карана-кара- на, койма буйлап барды да, Сания белән Ольга Дмитриевна барасы юлны аркылы кисеп, тыкрыкка борылды. Сания тын алырга шикләнгәндәй, баскан урынында катып калган хәлдә, һаман хәрәкәтсез тора иде. Ни өчен икәнен үзе дә белмичә, тик Сания тукталганга күрә генә тукталып калган, Ольга Дмитриевна, иптәшенә ни булганлыгын сүзсез аңларга теләп, бераз вакыт эндәшмичә генә Саниянең йөзенә карап торды. Юк, иптәшенә ни булганын ул аңлый алмады. Дөрес, алларыннан хәтерле Фәхрүш үтеп киткәнен ул да күрде. Аның сәер кыяфәтенә — борынгы рәсемнәрдә генә күренә торган татарларга охшаган булуына да игътибар итте. Хәтта, Саниянең чырае шул сәер кешене күрүгә бозылуын да сизгәндәй булды. Ләкин ул үз сизенүләренә үзе ышанмады. Үзем читтән килгән кеше булганга күрә генә миңа ул карт шулай сәер тоелгандыр, биредә яшәгән кешеләр өчен ул табигый хәлдер, дип уйлады. Ниһаять, сорамыйча булдыра алмады.
— Ни булды сезгә, Сания Саматовна?
Сания аңа тиз генә җавап бирә алмады. Чөнки ул үзенә ни булганлыгын үзе дә аңлап җиткерми иде әле. Мәктәптә уку сезонын ачу кебек зур, әһәмиятле эшкә багышланган утырышка барырга чыкканда, шундый озак көтеп алынган, шундый изге юлга аяк басканда беренче булып' хәтерле Фәхрүш очравы аны тетрәтеп җибәрде; җитмәсә, шул өрәкнең алар барасы юлны аркылы кисеп чыгуы әллә нинди шомлы уйларга төшерде. Совет информбюросының бүген тапшырган белдерүләре аеруча күңелсез булганлыгы хәтеренә сугып үтте аның, Камилдән һаман бертөрле дә хәбәр юклыгы йөрәген әрнетеп китте. Яследә тыныч кына ятып калган Розочкасы, моңсу гына карашлы ятим бала булып, күз алдында шәүләләнеп узды... Ул, хәтерле Фәхрүш өрәге узган эзне аркылы кисеп чыгарга шомланып, шып тукталды һәм ары нишләргә белми, катып калды. Аның болай чырае бозылуы да. тукталып калуы да, акыл һәм ихтыяр көченә буйсынган хәрәкәтләр түгел, тик шомлы сизенүләргә генә нигезләнгән хәл иде.
Ольга Дмитриевнаның соравы аны айнытып җибәрде. Сания үзенең
3’ 35
нишләгәнен акыл бизмәненә салып үлчи башлагач, уңайсызланып китте. Аның үз-үзенә ачуы килә башлады: бу ни хәл? Ни булды миңа?—дип» күңеленнән үз-үзенә сорау бирде ул. — Шундый хорафатларга ышана торган, юктаи-бардан шомлана торган аңсыз кешемени соң мин? Оят, Сания! Укытучы!
Ул йөрәгенә үрмәләгән шомлану микробларын рәхимсезлек белән үтереп, кырып ташларга теләп, көлеп җибәрде:
— Берни булмады миңа, Ольга Дмитриевна,— диде ул,— юләрлек. Башка берни түгел. Әйдәгез.
һәм ул ниндидер күзгә күренми торган кара язмыш киртәсен таптап, сындырып үтәргә теләгәндәй, каты-каты басып, кузгалып китте — хәтерле Фәхрүш эзләрен аркылы кисеп үтеп, мәктәп ягына таба юл тотты.
Кузгалып китү белән аның йөрәге батырланды, аңа бөтенләй җиңел булып китте. Ул үзенең әле. генә кичергән йомшаклыгын болай гына гафу итмәс өчен, аны катырак хөкем итү өчен, Ольга Дмитриевнага сөйләргә тотынды. Хәтерле Фәхрүшнең кем булуы турында аңа сөйләгән иде инде ул. Хәзер исә, капкадан чыгуга шул картны очрату уңае белән үз йөрәгендә туган кичерешләрне әйтеп бирде.
— Кайдан килә мондый шикләнүчәнлек, Ольга Дмитриевна?—дип нәтиҗә ясады ул.
— Әйе, кеше йөрәге катлаулы,— диде Ольга Дмитриевна.
Бу шомлы сизенүләр Санияне юкка гына борчымады ул көнне. Чөнки аның юлын аркылы кисеп чыккан шомлы карт, хыял тудырган өрәк булмыйча, чын хәтерле Фәхрүш үзе булган кебек, Саниянең йөрәгендә туган шомлы хисләр дә хорафатларга нигезләнгән ялган тойгылар гына түгел, ә бәлки ул чор өчен хас булган чынбарлыкка нигезләнгән реаль сизенүләр иде. һәм аңа ул сизенүләрнең юкка гына булмаганлыгына шул көнне үк ышанырга да туры килде.
Алар мәктәпкә килеп җиткәндә, укытучылар барысы да диярлек җыелып беткән иде инде. Тик алар арасында директор үзе генә күренми иде.
— Сөләйман абзый үзендәме? — диде Сания.
— Юк шул, һаман килеп җиткәне юк әле, — дип җавап бирделәр.
Сания беләгендәге сәгатенә карап алды. Утырыш башланырга ике минут вакыт калган иде.
— Гаҗәп! Ни булган? Мәгариф бүлегендә тоталармы икән?
— Шәһәр Мәгариф бүлегеннән әле яңарак кына үзләре шалтыратып Сөләйман абыйны сорадылар. Ул анда юк.
— Ни өчен сорадылар икән аны?
— Шәһәр Советыннан эзлиләр ди үзен.
— Алайса тапканнардыр да, шунда чакырып алганнардыр.
Гадәттә мондый вакытларда үзе иң алдан килеп утыручы Сөләйман Гафуровның булмавы чынлап та гаҗәп иде. Кайда булыр ул? һәрхәлдә, аның шаярып йөрмәвен, яки игътибарсызлык белән онытып җибәрмәячәген барысы да беләләр иде инде. Килеп җитәр, дип ышандылар. Тиз килерлек булмаса, хәбәр иттерер иде, диделәр, һәм тынычланып, шау- лаша-шаулаша, үзара сөйләшергә тотындылар.
Тик утырышны башлар вакыт җитеп, биш минутлап узып та киткәч, укытучылар чын-чыннан гаҗәпләнеп, бер-берсенә караша башладылар.
— Ничек ул, телефон аша гына булса да, берни дә белдерми?
— Менә сезгә Сөләйман абый! —диде берәү шаян тавыш белән.— Дисциплина, дисциплина һәм тагын бер тапкыр дисциплина дип, барыбызны да берәм-берәм үгетләп чыкты. Үзен үгетләргә онытып калдырган, күрәсең.
— Сөләйман абыйга карата килешми, иптәшләр, алай димәгез.
— Шул Шәһәр Советыннан китә алмыйдыр,—диде Сания. — Сорыйм әле.
36
Ул телефонга килде.
— Шәһәр Советы председателен бирегез... Исәнмесез, Газиз абый? Әйе — мин. Яхшы, рәхмәт. Безнең Сөләйман абый сездә утырамы?.. Юк, белмибез... Нәрсә?., Ни сөйлисез сез? — Саниянең тавышы әкренәеп, төсе үзгәреп китте. — Булмас!. Берни белмибез... Әйткән кеше юк безгә... Кңттек...
Ул. мөмкин кадәр каушамаска, үзен-үзе югалтмаска теләгәндәй, акрын гына телефон трубкасын урынына элде, ашыкмыйча гына укытучыларга борылды. Чырае һәркемне шикләндерерлек дәрәҗәдә җитди иде анын. Ниндидер коточкыч хәл булганын сизенеп, барысы да тып-тын булып калдылар. Сания күзләрен бер ноктага текәгән килеш, агарып киткән иреннәрен сизелер-сизелмәс. кенә хәрәкәтләндереп, акрын гына тавыш белән:
— Үлгән... — диде.
— Үлгән?!
— Кем? Сөләйман абыймы?
— Әйе. Сөләйман абый...
Бу кадәресен берәү дә көтмәгән иде, әлбәттә. Әле бит кичә генә, кичә кич белән генә дә күргәннәр иде аны. Шундый күңелле, шундый батыр чырайлы күренә иде. Хәтта үзенә дә әйтәләр иде бит:— Сез, Сөләйман абый, мәктәптә эшли башлагач, яңадан яшәреп киткән кебек булдыгыз,— диләр иде. Шундый кеше, имеш, кинәт кенә — үлгән?!
Берәү дә ышанырга теләмәде.
— Булмас, — диделәр.
Ләкин шаярып сөйли торган вакыт түгел икәнлеген, бигрәк тә Саниянең җитди кеше булуын һәм гомумән мондый мәсьәләдә кемнең булса да шаяртырга батырчылык итү ихтималы мөмкин түгел икәнлеген һәркем аңлый иде. Бер дә ышанырга теләмәсәләр дә, барысы да ышанырга мәҗбүр иделәр.
— Әйдәгез, янына барыйк, — диде Сания.
9
Урамда барганда, туктарга оныткандай, һаман сибәләп торучы вак, салкын яңгырга берәү дә игътибар итмәде. Ташы яңартып өлгерелми калган тротуарларда эркелеп яткан пычрак чокырлар аша сикергәндә дә зарланучы күренмәде. Беркем берни сөйләми, һәркем гәүдәсен алга игән хәлдә, пычрак ерып, һаман алга атлавын гына белә иде.
Менә алар ике урам аша үтеп, өченче урамга чыктылар. Уңга борылып, почмак өйне узгач, Сөләйман Гафуров торган йортның яшел рәшәткә белән киртәләнгән бакчасы күренде. Яңгырда күшегеп утыручы алма, чия агачлары, күптән яфракларын коеп, шыр ялангач калган булсалар да, карт укытучы өенең тәрәзәләрен урамнан яшерерлек дәрәҗәдәге куелыкларын югалтмаганнар иде. Бакчаны үтүгә, Сөләйманның узган ел гына яңартып эшләнгән зәңгәр буяулы капкасы төбенә килеп чыктылар. Капканын зурысы, һәрвакыттагыча, ябып, биклән куелган килеш тора, ә җәяүлкпәр өчен эшләнгән кечкенәсе, гадәттәгегә каршы буларак, тутырып ачып куелган иде.
Төркемнең алдыннан баручы Сания, тукталып-нитеп тормыйча, ачык капкадан туп-туры ишек алдына кереп китте. Башкалар да аңардан калмадылар. Ишек алдында бернинди җан иясе күренми, бөтен тирә-як тып-тын; гадәттә капка янына чит кеше килеп туктау белән өйалды ишеге аша чәрелдәп өрергә тотына торган йодрык кадәр генә гәүдәле, ап-ак 'ялбыр йонлы «Звонок»иың да тавышы ишетелми иде.
Сарыга буялган чип-чиста өйалды баскычы өстендә ярылып яткан
37
пычрак аяк эзләре бу ^хәсрәтле йортка инде кемнәрдер килеп өлгергәнлеген өй эченә кермәс борын ук белдерделәр.
Сания, ишек ачуга «Звонок»-фәлән- ташланмасын, кеше, барын белеп, каршы алырга чыксыннар, — дигән ният белән, өйалды ишеген ачканда юри аның боҗрасын бик каты шылтыратып ачты. Ләкин каршы алырга чыгучы булмады. Гадәттә чәтрәңнәп тора торган «Звонок» та, һәрвакыттагыча үз урынында булса да, тавышсыз иде. Ул, дулкынланып торган чәчләрен җилкәсенә тарап куйган кыз баласыман, озын ялын аркасына салындырып, ишек артына утырган да, мөлдерәп Саниягә карый. Әйтерсең, ул да эшнең нәрсәдә икәнен аңлый, әйтерсең, үзенең акыллы күз карашы белән өзелеп-өзелеп әйтә: «Керегез, апалар, керегез,— ди. Бүген безнең капка һәркем өчен ачык, бүген теләгән бер кеше безнең ишекне шакымый керә. Бүген миңа да өрергә ярамый. Безнең өйдә бит бик зур бәхетсезлек»,— ди.
һәм Сания, ишекне әкрен генә ачып, өйгә керә. Аның артыннан башкалар...
Алгы бүлмәдә беркем дә юк. Монда да һәрвакыт искиткеч чисталыгы белән игътибарны җәлеп итә торган идән өстендәге пычрак аяк эзләре генә күзгә бәрелә. Ләкин бу күренеш бүген берәүне дә гаҗәпләндерми. Ул турыда уйлап тора торган чак түгел. Санияләр дә, галошларын салып тормыйча, залга уздылар.
Каршы стена буендагы язу өстәленең сул як башындагы тал урындыкта, йөзе белән ишектән керүчеләргә карап, Шәһәр Мәгариф бүлеге мөдире Касимова утыра. Аның янында — шундый ук талдан үрелгән урындыкта Шәһәр Советы председателе Газиз Баязитов, сул як стена буенда — йомшак креслода Сөләйманның үзе белән бергә картайган хатыны — Хафизә апа. Ул, яшькә инде шактый олы булса да, моңарчы бер дә алай карт күренми торган иде. Бүген ул тәмам изелеп төшкән. Ярым акылын җуйган кешесыман, кергән-чыкканга да бөтенләй игътибар итми кебек. Бу кеше аягына басып, утырган урыныннан тора алыр дип ышанырлык та түгел. Киресенчә, тотыбрак тормасаң, ул хәтта утырып та тора алмас, шунда бетәр, креслога сеңеп югалыр кебек күренә. Гүя, шулай булмасын дигән шикелле, аны ике ягыннан ике хатын тотып тора (берсе аның кияүдәге кызы, икенчесе — күрше хатыны, булса кирәк).
Тәрәзә яннарында хәрәкәтсез басып торучы тагы өч-дүрт хатын күренә. Әйе. Өйдә кеше күп. Тик алар берсе дә эндәшмиләр. «Әйдүк, рәхим итегез», диюче дә булмады. Ишектән керүчеләр үзләре дә исәнлек-саулык сорашмадылар. Мондый вакытта исәнлек-саулык сорашу килешәме икән соң ул?.. Шулай ук бөтенләй сүзсез торуны да килештермәде Сания. Гомуми тынлыкны бозарга теләмәгәндәй, акрын гына тавыш белән:
— Дөрес хәбәр булып чыктымыни инде бу? — дип куйды.
Аңа җавап бирүче булмады. Сания үз соравына үзе җавап эзләп тапкандай, уң якка борылды.
Уң як стена буенда — йокы бүлмәсенә үтә торган ишек белән түр стена арасына куелган диван өстендә Сөләйман үзе ята иде. Ул эшкә барырга дип киенгән киемнәрендә чишенмәгән: өстендә галстуклы. күлмәк белән чалбар, аягында — штиблетлары. Тик тәртипсез итеп күлмәк якасын ычкындырган да, галстугын гына бушатып куйган. Беренче карауга йөзе үлгән кешенеке диярлек тә түгел, берничә минут черем итеп алырга гына ятып борган төсле күренә. Тик, йөзе бераз агара гына төшкән дә, авызы эчкә батыбрак калган. Шуңа күрә булса кирәк, гадәттәге тырпаебрак йөри торган чал мыеклары да салыныбрак төшкән... Юк, шулай да ул инде кичәге Сөләйман түгел. Анңң чыраенда хәзер, аның өчен һәрвакыт хас булган иң матур, иң җанлы сызыклар — эш өчен яну, кеше турында кайгырту билгеләре юк. Ул хәзер кызганыч! Кемгәдер үпкәләгән дә кебек ул, ачуланган да кебек.— Я, әйтегез инде! — дия

33
кебек ул, — шушы булдымы гаделлек!—дия кебек. — Я, мин кемгә начарлык эшләдем? Үз гомеремдә кемгә булса да начарлык теләгән чагым булдымы минем? Ни өчен миңа мондый җәза?!
Сания тагын бер кат тынычлыкны бозып, көрсенеп куйды:
— Ничек болай булды соң әле бу? —диде. — Тап-таза кеше иде бит. Ничек алай, капыл гына?
Сөләйманның хатыны, ыңгырашып, кузгала башлады. Аның кулында ниндидер кәгазь шытырдаганы ишетелде. Өй эчендәге бөтен кеше аңа борылды. Хафизә, моңарчы һаман ярым йомык хәлдә түбәнгә текәлеп калган күзләрен ача төшеп, Саниягә карады:
— Менә, — диде ул хәлсез тавыш белән һәм тагын бер тапкыр кулындагы кәгазен селкетеп куйды. — Монысын йөрәге күтәрә алмады бичараның... Әһ... Тегесенә... түзгән иде мескенем... Әһ...
— Нәрсә соң ул, Хафизә апа?
Хафизәнең уң як кулбашыннан кочып тотып торучы кызы әнисенең кулында кыштырдаган кәгазьне алып, Саниягә бирде.
«Хөрмәтле Сөләйман Гафурович!» исеменә адресланган бу кәгазьдә аның өлкән улы — капитан Сабит Сөләйманович Гафуровның туган in өчен барган каты сугышларда геройлык күрсәтеп, батырлар үлеме белән һәлак булуы турында язылган иде.
Сания хәзер барын да аңлады.
Сөләйманның өлкән улы кем икәнен бик яхшы белә иде ул. Сания генә түгел, шәһәрдәге бөтен кеше диярлек белә иде аны.
Сөләйманның ике кызы, ике улы бар иде. Олы кызы бик ерак китә алмады: медицина техникумын бетереп кайткан елны шушы үзе туган шәһәрдә бала чагыннан белеп килгән бер егеткә тормышка чыкты да, фельдшерица булып эшли башлады. Әтисенең нияте аны югары мәктәпне тәмамлаганга кадәр укудан туктатмаска иде, барып чыкмады: кыз, семья белән бәйләнгәч, ул арада бала анасы да булып алгач, шул фельдшерпцалыктан ары китә алмады. Сугыш башлану белән, аның ире фронтка китте. Ул үзенең инде мәктәп яшендәге ике баласы һәм кайна- насы белән ире өендә калды. Хәзер, авыр хәсрәткә төшкән әнисен кулбашыннан кочып тотучы хатын — шул иде.
Икенче кызы — Казанда — Ленин исемендәге университетның физика-математика факультетында укый иде. Ул, әлбәттә, иң яраткан Сабит абыйсының сугышта һәлак булуы турында да, аның хәсрәтеннән капыл үлеп киткән әтисе турында да әле ишетеп өлгермәгән булгандыр.
Уллары исә, икесе дә гомерсез булып чыкты. Кече улы, Армия сафындагы командир буларак, сугыш башлану белән үк фронтка — иң каты, иң авыр сугышлар эченә эләгеп китте, һәм моннан бер ай чамасы гына элек аның батырларча үлүе турында хәбәр килде. Ата белән анага чиксез зур хәсрәт булды бу. Сөләйман да, Хафизә дә ул көннәрдә — хәсрәтнең шуннан да авыррагы булуы мөмкин дип уйлый да алмаганнардыр. Сөләйманның болай да какшаган йөрәге бу авыр кайгы тәэсирендә, әлбәттә, тагын да начарланды. Шулай да карт түзгән иде әле. Ул үзенең карчыгын юатырлык кына түгел, директор буларак, мәктәбе, укытучылары белән җитәкчелек итү эшен дә йомшартмый дәвам иттерерлек көч таба алган иде. Хәтта аның туган иленә, халкына булган мәхәббәт ялкыны өстенә, дошманга каршы кабынган нәфрәт уты да өстәлеп, җегәрлеге артып киткән кебек тә булган иде...
Ә бусы! Соңгысы! Аның кадерле Сабиты!..
Бусы дүрт бала арасыннан картның иң зур куанычы һәм мактанычы иде. Сабит моннан өч ел элек аспирантураны тәмамлап, химия фәннәре кандидаты дәрәҗәсе алган йде. Соңгы өч-дүрт ел эчендә ул химия өлкәсендә шактый зур уңышларга иреште. Үзенең ата-анасын һәм кардәш- ыруларын гына түгел, бөтен якташларын да горурлаидырырлык әһәмиятле ачышлар ясады.

39
Җитмәсә нәкъ сугыш башланыр алдыннан гына әтиләре янына кунакка кайтып китте. Шунда ул әтисенә үзенең докторлык диссертациясен язып бетергәнлеген әйтте. Аны бу яңа хезмәте белән таныштырып, галимнәрнең моңа бик югары бәя бирүләрен сөйләде. Сөләйманның куанычыннан башы күккә тия язды. Ул инде хәзер какшамас ышаныч белән улының тиз көннәрдә докторлык дәрәҗәсе алуга ирешүен, химия фәннәре докторы— профессор Сабит Сөләйманович Гафуров булуын көтә иде...
Ләкин кызганычка каршы, ул куанычлы көннәр килеп җитәргә өлгерә алмый калды — сугыш башланды. Хәтта алай гына да түгел, сугыш башланып озак та үтмәде, яшь галим фронтка китте.
Сөләйман, әлбәттә, монысын һич көтмәгән иде. Шундый галим кешене армиягә алырлар дип, башына да китерми иде ул. һәм дөрестән дә, аны алмаганнар да икән — карт соңыннан белде — Сабит үзе теләп, үзе сорап, тарткалашып киткән булып чыкты. Сөләйман, әлбәттә, улының язмышы өчен, бигрәк тә беренче көннәрдә, аеруча каты борчылып йөрде. Тора- бара бу хәлгә дә ияләшә төшкән, артык хафаланмый башлаган иде инде, һәм менә кинәт, фронтка киткән галим улыннан, ичмасам, бер генә хат та килеп өлгермәс борын, аңа:
— Сабитың үлде, — дигән хәбәр китергәннәр...
Әйе, аның икенче һәм актыккы улы... үз гомеренең дәвамы булып каласы Сабиты, аның куанычы, мактанычы үлгән! Доктор буласы, профессор буласы улы...
Әйе. Инде күптән пенсиягә чыгып, икенче тапкыр эшкә кайткан тынгысыз карт укытучының зәгыйфь йөрәге хәсрәт өстенә өстәлгән бу авыр хәсрәтне ничек күтәрә алсын!..
Ниһаять, гомуми тынлыкны җимереп, Баязитов кузгалды.
— Иптәш Касимова! —диде ул, Шәһәр Мәгариф бүлеге мөдиренә мөрәҗәгать итеп, —хәрәкәт итәргә вакыт. Хәзер үк кайтып, тиз генә күмү комиссиясе оештырырга кирәк. Хәстәрен күрергә. — Ул, Хафизә дә ишетеп, бераз күңеленә җиңеллек алсын дигәнсыман, тавышын күтәрә төште. — Бөтен шартын җиренә җиткереп, күмәргә кирәк. Әйе, әйе, сугыш вакыты, авыр вакыт дип, мескенләнергә ярамый. Ягез, кузгалдык.
Баязитов ишеккә барышлый Хафизә ханым янына тукталды. Аны кулбашыннан сыйпап, тынычландыру сүзләре әйтте:
— Ә сез, Хафизә ханым, — диде нык һәм күтәренке тавыш белән,— бирешмәгез. Бирешмәскә тырышыгыз. Дөрес, авыр. Бик зур хәсрәт. Шулай да нык булыгыз. Шуны исегездән чыгармагыз: сез ялгыз түгел.
— Рәхмәт сезгә, Газиз.
— Әйе, әйе, мин сезнең менә дигән кызларыгыз барлыгы турында гына әйтмим. Сөләйман абыйның семьясын бөтен шәһәр хөрмәт итә. Шәһәр Советы да бик яхшы белә аны, Район партия комитеты да белә... Юк, безнең кешеләрне тиз генә ятим итә алмаслар!
— Рәхмәт, Газиз туганым, рәхмәт.
Баязитов артыннан Касимова белән Сания һәм тагын берничә кеше чыгарга кузгалдылар. Алар берәм-берәм Хафизә' каршына тукталып, һәркайсы үзенчә аңа юату сүзләре әйттеләр, аның күңелен күтәрергә тырыштылар. Хафизә үзенең кайгысын уртаклашучыларга рәхмәттән башка бер сүз дә әйтә алмый иде.
һаман бер сүз дә эндәшмичә, аның сул ягында басып торучы күрше хатыны, җаны әрнеп, әйтеп куйды:
— Каһәр суккыры сугыш чукмарлары! — диде. — Нәрсә җитми икән бирәннәргә?.. Ул бирән корсаклар чит илләрдә дә, элекке Рәчәйдәге кебек, мең эшчегә берәү дә туры килми торгандыр инде. Шулар бөтен дөньяны болгатып, адәм башына шундый афәтләр тудырып ятсыннарчы Барыбер бер килеп адәм канына тончыгырлар тончыгуын... Тик менә никадәр алтын кешеләрне әрәм итәләр...
40
10
Икенче көнне, Газиз Баязитов әйткәнчә, бөтен шартын китереп, карт укытучының мәетен күмеп кайткан вакытта, Санияне Шәһәр Мәгариф бүлеге мөдире үз кабинетына чакырды. Алар, мәгариф бүлеге урнашкан йортның ком сибеп катырылган чиста ишек алдына җыелып яткан яцгыр суында галошларына сыланган кабер балчыгын юып калдырып, кабинетка керделәр.
Касимова сул як стена буенда торган диванга ымлап, Саниягә утырырга тәкъдим итте, үзе, тыны белән бүлмәнең җылылыгы ни дәрәҗәдә икәнлеген чамалап карады да, пальтосын салмыйча гына, каршыда торган өстәлнең арт ягына чыгып, үз урынына кереп утырды.
Сания күнгә охшашлы кара клеенка белән тышланган диванга утыргач, Касимова аның белән янадан күрешкәнсыманрак сүз башлап җибәрде. Кыскача гына булса да, аның өендә эшләр ничек торуын, баласы ни хәлдә булуын сорашты. Камилдән ни хәбәр барлыгы белән кызыксынды. Аннары мәктәп эшенә кагылган мәсьәләләргә күчте, ниһаять, директорлыкны кемгә тапшыру мәсьәләсенә килеп терәлде, һәм мәгариф бүлеге мөдире туп- туры бу турыда Саниянең фикерен сорады:
— Сезнеңчә, кем лаеклы булыр икән, Сания?
Сания әле бу турыда берни дә уйларга өлгермәгән иде. Ни дип җавап бирергә белмәде дә, юаш кына итеп:
— Белмим шул, — дип куйды.
— Ә сез үзегез?
Сания, берни әйтә алмыйча, күзләрен зур ачып, гаҗәпләнгән хәлдә, мөдирнең йөзенә карады. Мөдир җитди иде.
— Әйе,— диде ул,— мәгариф бүлеге директорлыкка сезне тәкъдим итәргә уйлый.
Икесе дә сүзсез калдылар. Бераз тынлыктан соң, мөдир:
— Кичә кич җитәкчеләребез белән дә сөйләштем, Баязитов та, Башкирцев та бик ризалар, — дип өстәде. — Наркомга да шалтыраттым, ул без тәкъдим иткәнгә каршы түгел. Тик сезнең ризалык кына кирәк.
Сания, терсәге белән диван култыксасына таянган хәлдә, маңгаен уч төбенә терәп, җитди уйга калды. Мөдир аны җавап бирергә ашыктырмады.
— «Ай-Һай, мондый йомшаклыгым белән андый зур җаваплы эшне булдыра алырмынмы икән!» дип әйтергә теләде Сания, ләкин әйтмәде. «Юк, булдыра алмам дию —җитди җавап түгел: ышанып тапшыралар икән, булыр».
Аның тагы: «Тыныч вакыт булса, бөтен эш үз нормасында гына бара торган чак булса, бер хәл иде» дип әйтәсе килде. Әйтмәде: «андый вакыт булса, бу хәлләр килеп тә чыкмас иде».
Ниһаять, аның: «минем яшь балам бар бит, миңа андый җаваплы эш уңайсыз булыр» дип әйтәсе килде. Әйтсә, бәлки аны исәпкә дә алган булырлар иде, ләкин Сания анысын да әйтмәде: «Ә кемгә уңайлы соң хәзер?»
«Әйе, — диде ул күңеленнән, — мондый вакытта мәктәп директоры булу — җиңел түгел. Ләкин ул авыр эшне кем булса да өстенә алырга тиеш икән, минем аңардан баш тартырга ни хакым бар? Ил шундый авыр көннәр кичергәндә...»
Касимова һаман да сабырлык белән аннан җавап көтә иде. Ниһаять, Сания башын күтәрде, аркасын турайтты һәм туп-туры мөдирнең күзләренә карап:
— Яхшы,—диде. — Лаеклы дип тапсагыз, хәлемнән килгән чаклы тырышырмын.
Касимова үзе дә берничә ел Сания белән бер мәктәптә укыту эшләре мөдире булып эшләгән кеше иде. Бер үк вакытта мәктәпнең партия оеш-

.часы секретаре да ул булды. Шәһәр Мәгариф бүлегенә ул сугыш башлангач, аның элекке мөдире Кызыл Армия сафына киткәч кенә күтәрелде. Шуңа күрә мәктәптәге бөтен укытучылар составы таныш иде аңа. Дирек- горныц үлеп китүе Касимованы шактый җитди уйга калдырды. Җитәкчелек эшендә тәҗрибәсе булган кешеләр мәктәптә гомумән калмаган иде инде. Башлангыч класс укытучылары арасында шактый зур стажлы кешеләр булса да, алар белемнәре ягыннан мәктәпкә директор итәрлек дәрәҗәдә түгелләр иде. Коммунистлар составы исә, күбесе ирләрдән торган икән, алар барысы да фронтка китеп бетте. Хатын-кыз коммунистлардан Касимова белән тагын бер генә укытучы бар иде, аны да райком аппаратына мәктәп эшләре буенча инструктор итеп алдылар. Мәктәптә бердәнбер коммунист — Сөләйман калган иде — ул да үлеп китте.
Анкета күрсәткечләре ягыннан өстенлеге белән аерылып торучы кешеләр күренмәгәч, Касимова директорлыкка лаеклы кешене мәктәп эшенә кемнең ни дәрәҗәдә бирелгәнлеге һәм укытучылар арасында кемнең авторитеты зуррак булуы ягыннан чыгып сайларга булды, һәм аның игътибары Сания кандидатурасына тукталды. Яшь баласы барлыгын уйлады ул аның. Авыр булыр, диде. Ләкин авыр булса да, Сания аңлар, мондый вакытта каршылык күрсәтмәс, дип ышанды.
Шулай да ул Санияне мондый авыр шартларда директорлыкны үз өстенә алырга болай ук берсүзсез риза булыр дип көтмәгән иде.
Ләкин, Сания бернинди дә каршылык күрсәтмәгәч, тик: «яхшы, хәлемнән килгәнчә тырышырмын» дип кенә җавап биргәч, мөдир ничектер бераз сәерсенеп китте. — Әллә бу бүгенге көндә мәктәп директоры булуның бөтен авырлыгын аңлап җитмәдеме? — дип шикләнде ул һәм, Саниядән көткән каршылыкларны үзе аңа әйтә башлады:
— Ә яшь балагыз?
— Яшь бала миндә генә түгел. Яшь балалы кешеләр заводта да эшли.
— Ә болай, тәҗрибәгез дә булмагач, авыр булмасмы? Укыту сәгатьләрегезне дә арттырырга туры килер бит, өлгерерсезме?
Сания, мөдирне аңлап җитмәгән кыяфәттә, тагы аның күзләренә карады.
— Иптәш Касимова, минем бит директорлыкка сорап гариза биргәнем юк. Үзегез тәкъдим иткәч, бар ягын да уйлап тәкъдим иткәнсездер дип беләм.
— Әлбәттә. Тик сез ул тәкъдимгә җитәрлек уйлап, аның хәзерге шартларда нинди катлаулы эш икәнен аңлап җавап бирдегезме икән дип беләсем килә.
— Уйладым, иптәш Касимова. Авырлыктан качасым килми. Шушындый вакытта авырлыктан качсам, минем өчен ул гомер буена вөҗдан газабы булачак.
— Бик әйбәт, Сания,—диде мөдир. Ул, ничектер, җанланыбрак китте.—Димәк, мин сезнең турыда бик дөрес уйлаганмын. Яхшы. Ярдәм кирәк булганда, киңәшербез, әлбәттә, булышырбыз.
— Әйе, ярдәм кирәк булыр, тәҗрибәм юк, дөрес.
— Ул яктан борчылмагыз. Беребез дә тәҗрибә белән тумаган. Тәҗрибә— юктан бар була торган нәрсә.
Касимова шунда ук, эшне нәрсәдән башларга, иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклек турында киңәшләр бирергә тотынмак- чы иде дә, телефон шалтырап куйды.
— Тыңлыйм. Касимова. Әйе... Нәкъ үзе биредә. Әйе. Ул риза. Яхшы... Хәер, туктагыз, бер генә минут...
Касимова телефон трубкасын колагыннан аермыйча гына Сания белән сөйләшеп алды:
— Сания, безнең икебезне иптәш Баязитов үз янына чакыра.
— Хәзер үкме? .
— Әйе. Сез балагыз янына ашыкмыйсызмы?

42
Сания беләгендәге сәгатенә карап алды.
— Өлгерермен.
Касимова телефон трубкасына сөйләүгә күчте:
— Тыңлыйсызмы, иптәш Баязитов? Әйе. Биш минуттан сезнең янда булырбыз.
Мөдир телефон трубкасын кую белән бер үк вакытта урыныннан да торды.
— Әйдәгез, киттек...
11
Баязитов аларны кирәгеннән артык дәрәҗәдә якты йөз, кирәгеннән артык дәрәҗәдә күтәренке рух белән каршы алды. Ләкин аның болан каршы алуына карап, мәгариф бүлеге мөдиренең дә, яңа директор буласы кешенең дә күңелләре күтәрелеп китмәде. Киресенчә, аларның йөрәгендә куркынулы сискәнү тойгысы гына кузгалды: ни өчен тиктомалдан гына бу кадәр күтәренкелек? — дип шикләнделәр алар.— Мөгаен, тагын берәр күңелсез хәбәр бардыр. Баязитов, безне куркытып җибәрмәс өчен, күңел- сезлекнең әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтү өчен, юри шулай гамьсез булып, шат булып күренергә тырышадыр...
һәм шулай булып чыкты да.
Баязитов башта Санияне мәктәп директоры булуы белән тәбрик итте. Аның хәл-әхвәлләре белән таныш булса да, тагын бер кат сорашып чыкты. Мәктәпкә һәм укучы балаларга карата Шәһәр Советы тарафыннан нинди ярдәмнәр күрсәтергә уйланганлыгын белдерде. Хуҗалык эшләрендә ярдәм кирәк булганда кемнәргә мөрәҗәгать итәргәе кирәклеген төшендерде. Аннары, укытучылар составының хәзерлеге һә’м укучы балаларның ничек исәпкә алынуы турыларында сорашып:
— Я, кайчан укуны башлыйбыз соң?—дип куйды.
— Иртәгә дибез инде, Газиз абый.
Баязитов җиңелчә генә күңелсезләнгән кыяфәттә телен шартлатып, башын чайкап куйды:
— Иртәгә генә булдыра алмассыз шул.
Сания белән Касимова икесе берьюлы, куркыну катыш гаҗәпләнеп, аның күзләренә карадылар.
— Ни өчен, иптәш Баязитов?
— Сезнең мәктәпне икенче бинага күчерергә туры килә. Дәрес сәгатьләрегезне дә бөтенләй яңа баштан карап чыгарга туры киләчәк.
— Нигә? Безнең мәктәп бинасына ни булган?
— Сезнең мәктәп бинасын алабыз. Заводка бирәбез. Шәһәребезгә бик зур бер завод күчеп килә...
Барысы да беразга сүзсез калдылар.
Бу яңалык Саниянең күңелендә берьюлы бик күп сораулар тудырды. Ул нинди завод? Ни өчен аиа мәктәп бинасын бирергә кирәк? Шәһәрдә мәктәптән башка да зур-зур биналар юкмыни? Инде мәктәп бинасы кирәк булган икән, ни өчен нәкъ менә безнең мәктәп бинасына тукталганнар?..
Ләкин Сания бу сорауларның берсен дә бирмәде. Ул күңеленнән «мондый зур эш, әлбәттә, бөтен яклап тикшерелмичә эшләнмәгәндер* лигән нәтиҗәгә килде дә, турыдан-туры эшкә күчү өчен әһәмиятле булган бер генә сорау бирергә булды:
— Ә нинди бинага күчәргә?
— Тугызынчы мәктәп бинасына күчәрсез.
Сания мәктәп алдына нинди кыенлык килеп басканын: тугызынчы мәктәп бинасына күченүнең, күченгәннең соңында анда кысылып укуның ни дәрәҗәдә читен буласын күз алдына китереп, көрсенеп куйды.
— Ничек сыярбыз икән соң без анда?
43
— Өч сменага бүленеп укырга туры килер... Кайбер класслар өчен алтынчы мәктәп бинасыннан файдаланырга мөмкин... Ничек җайлырак булыр тагын? Менә Мәгариф бүлеге белән уйлашып карарсыз. Бәлки җайлырак юлын табарсыз.
— Иптәш Баязитов,—диде Касимова, — минемчә, бишенче номерлы рус мәктәбе бинасына күчү җайлырак булыр иде, зур бина...
— Сабыр итегез, иптәш Касимова... Әле мин сезгә әйтеп бетермәдем: ул мәктәп бинасын да алабыз.
Касимова тәмам әсәренеп китте. Аның инде үзен баягыча тыныч кына тотарга сабырлыгы җитми башлады:
— Анысы кем өчен тагы?
— Шул бер үк завод өчен.
— Нинди завод соң ул?—диде Касимова, сизелерлек дәрәҗәдә га- сабыйланып. — Ни өчен аңа мәктәп бинасы? Безнең шәһәрдә мәктәптән башка да зур-зур таш йортлар аз түгел!
Баязитов ашыкмыйча гына, тыныч тавыш белән генә төшендереп бирде:
— Безнең шәһәргә Москва яныннан бик зур бер завод күчеп килә, — диде. — Төгәл механизм заводы. Әйе, зур завод. Өч этажлы мәктәп бинасына аның өч кенә цехы сыя. Алар да әле бик кысылып кына. Сез әйткән зур йортлар ул заводтан берсе дә артмый. Без инде, әлбәттә, мәктәп бинасына кагылмас өчен, бу мәсьәләне бөтен ягыннан тартып карадык. Булмады, иптәшләр. Билгеле бер вакытка түзәргә туры килә. Әйе, бөтенләйгә түгел, вакытлы. Ә заводка тизрәк урнашып, тоткарсыз эшли башларга мөмкинлек тудырырга кирәк. Беләсез, ул завод, болай гади вакытта сугышка бернинди мөнәсәбәте бул мае а да, хәзер оборона өчен эшли. Әйе, ул турыда сезгә сорап торасы, миңа әйтеп торасы түгел...
Шәһәр Советы председателе, Касимова белән Саниягә карап, ягез, тагын ни әйтәсез? Тагын нинди соравыгыз бар? дигәнсыман, бераз вакыт сөйләми торды. Тегеләр дә, үз чиратларында, ни әйтик, берни эшләр хәл юк, вакыты шундый, килешергә туры килә, дигәндәй, сүзсезлеккә каршы сүзсезлек белән җавап бирделәр.
— Әйе, берни эшләр хәл юк, — диде Баязитов. — Бөтенесе фронт өчен! — һәм ул, тагын бераз гына вакыт эндәшми торганнан соң, сез минем кырыс җитәкче икәнемне дә онытмагыз, дигәнсыман, тавышын күтәрә һәм кискеиәйтә төшеп, кисәтеп куйды. — Ләкин карагыз, эш шартларының авырлашуы сезнең берегезгә дә укуның сыйфатын түбәнәйтергә право бирми. Моны бер генә минутка да исегездән чыгармагыз...
— Тырышырбыз, иптәш Баязитов...
Шулай итеп, өченче номерлы урта мәктәпнең укучыларына да, укытучыларына да уку башланасы көнне берсеннән-берсе шактый ерак булган ике бина арасында йөреп уздырырга туры килде. Ул көнне иртәдән кичкә кадәр ике мәктәп арасындагы урамнар буйлап, парталар, кара такталар төялгән арбалар узды; кулларына глобуслар, бүрәнә кебек итеп төрелгән карталар, төрле зурлыктагы колбалар, ак гипстан эшләнгән төрле кош-корт һәм җәнлек сыннары, һәртөрле скелетлар һәм башка бик күп төрле уку әсбаплары тоткан балалар үтеп торды. Сабына урап бәй-ләнгән мәктәп байрагын күтәргән хәлдә, бер алга йөгереп, бер тукталып калып, балаларга һәм укытучыларга төрле киңәшләр, күрсәтмәләр бирә- бирә, Сания узганы күренде.
Өченче мәктәп бинасы алдына өсте соры брезент япма белән капланган зур йөк машинасы килеп тукталды. Мәктәп эченә, аның бөтен бүлмәләре бушатылып беткәнне дә көтмичә, өсләренә күлмәкле чалбарлар кигән, капчык зурлыгы итеп тегелгән балак кесәләреннән чүкеч, келәшчә саплары Һәм кирпеч тишү өчен эшләнгән куыш эчле, корыч тешле өтергеләре чыгып торган монтерлар, һәркайсы үзенә хас кораллар тоткан балта осталары, слесарьлар кереп тула башлады.
44
Бишенче бүлек
ЙӨРӘК җылысы
1
Көньяк-көнбатыштан Москва өстенә юеш, салкын җил исә. Өзлексез диярлек, битләргә энә белән төрткән шикелле тәэсир итә торган вак ян- гыр сибәләп тора. Яңгыр бөртекләре көннән-көн салкыная һәм зәһәрләнә баралар. Соңгы көннәрдә алар еш-еш кына вак боз ярмасы белән алышына башладылар. Кыскасы, көзнең урамга чыккысыз ямьсез көннәре иде. Ләкин кешеләр зәһәр җил белән дә, боз катыш яуган салкын янгыр- лар белән дә исәпләшмәделәр.
Менә, Москва вокзалларыннан берсендә, тупикка кертеп куелган һәм күбесе ачык вагоннардан торган составка завод оборудованиесен төяү бара. Гадәттән тыш нечкә механизмнар, катлаулы чертежлар белән эш итүче зур квалификацияле эшчеләр, атаклы мастерлар, технологлар, цех начальниклары, инженерлар, конструкторлар, экономистлар — биредә бары да грузчикка әверелгән. Берәүләр авыр-авыр станокларны, шундук үзләре әтмәләгән җайланмалар буенча, вагоннарга мендерәләр, икенче берәүләр — әледән-әле килеп тукталып торган йөк машиналарыннан шундый ук авыр йөкләрне кабул итеп, аларны бушатып торалар...
Төяү барган урыннан ерак түгел, йөк машиналары һәм өсләренә брезент каплап куелган ниндидер әйбер өемнәре артына ашыгып кына өстс ачык җиңел машина килеп туктады. Аның түрге урынында утырып килүче кеше, машина тукталып өлгерер-өлгермәстән, урыныннан сикереп торды, карага буялган дублы тунының торгызып куелган якасын төшерде дә җиргә сикереп төште. Малахаеның төшеп торган колакларын өскә күтәреп бәйли-бәйли, вагоннар янына ашыкты.
Ул инде вагон площадкасы өстенә мендерелгән станокны җайлап утыртучы төркем янына килде. Аны күреп, төркемнән тик .бер генә кеше аерылды. Калганнары аңа игътибар бирмичә, эшләрендә дәвам иттеләр.
— Өч сәгатьтән паровоз була, — диде кара тун.
Төркемнән аерылучы кеше кинәт, шатлыклы гаҗәпләнеп, күзләрен зур ачып җибәрде. Аның чиста зәңгәр күзләре, тузанлы тир белән каралып пычранган маңгай һәм бит алмалары янында, ничектер сәер булып, үзенеке түгел кебек булып күренә иде.
— Өч сәгатьтән паровоз?!
— Әйе, иптәш Карпов, сезгә өч сәгатьтән китәргә...
Карпов дигәне, нәрсәнедер аңларга теләгәнсыман, кара тунлыга караган хәлдә, өр-яңа килеш тузанга һәм майга буялып ала төскә кергән яшел сырмасының җиңе белән маңгай тирен сөртеп алды. Шуннан сон гына ул «өч сәгатьтән» дигән сүзнең никадәр куркыныч сүз икәнлеген аялагандай, кинәт җитдиләнеп китте.
— «Өч сәгатьтән?»—дип кабатлады ул, шактый куркынган тавыш белән. — Өлгерербез микән, Аркадий Андреевич?
— Өлгерергә кирәк, иптәш Карпов. Әгәр өлгермәсәк, тагы берничә көнгә кичегергә туры киләчәк. Өлгерербез. Мин хәзер бөтен көчне бирегә җибәрергә әйттем. Ә сезгә тиз генә кайтып килергә була. Мин хәзер заводка барышлый сезне үз машинамда өегезгә кертеп китә алам.
Карпов икеләнеп торган кыяфәт белән тирә-ягыиа каранып, башларын да күтәрмичә вагоннар, йөк машиналары тирәсендә эшләүче кешеләргә күз салып алды.
— Юк, — диде ул, кинәт ныклы карарга килеп, — кайтып торырга туры килмәс инде, Аркадий Андреевич. Барын да үзем карап төятмәгәч, тынычлана алмам... Ә менә минем хатынга берәрсен җибәрсәгез яхшы булыр иде...
45
— Җибәрермен... Ә сез монда кызурак тотыгыз.
— Яхшы. Бәхеткә каршы, әнә һава да ачылып килә шикелле...
Бу вакытта чынлап та һава шактый ачылган, зәңгәр күк йөзе җирлегендә яңгырсыз ак болытлар гына йөзә башлаган иде. Тик завод кешеләре, бары да кызу эш белән мавыгу сәбәпле, моны берсе дә сизмәгән булганнар икән.
— Алай икән шул,—диде Аркадий Андреевич. — Яхшы. Мин тырышырмын. Ә сез монда мөмкин кадәр кызурак тотыгыз...
Ләкин һава ачылу, Карпов әйткәнчә, бәхеткә булып чыкмады. Кинәт кайдадыр сирена уларга тотынды, моңарчы барлыгы да сизелми торган көчле репродуктор аша тыныч кына тавыш белән тревога игълан ителә башлады:
— Гражданнар, һава тревогасы...
Вагоннар тирәсендә дөньяларын онытып эшләүче кешеләр, сискәнеп, тукталып калдылар. Якын-тирәдәгеләр, «нишлибез?» дигән караш белән әле һаман ачык вагон өстендә торган Карповка төбәлделәр. Карпов үз чиратында шулай ук сорау белән Аркадий Андреевичка карады.
Аркадий Андреевич, йөрәген чәнчү алган кешесыман, йөзен чытты, күзләрен йомып, тешләрен кысты. Ләкин шунда ук аның йөзе тыныч кыяфәт алды һәм ул, «дәвам итегез» дигән мәгънәдә, гамьсез генә итеп сул кулын селкеп куйды. Үзе берни булмагандай, машинасына таба юнәлде.
Йөрәк өшеткеч ямьсез тавыш белән сирена улый, радиорепродук- тордан кемдер тыныч, җитди тавыш белән өзлексез кисәтеп тора:
— Гражданнар, һава тревогасы... Тыныч кына, бомбадан яшеренү урыннарына барыгыз... Утларны сүндерегез, тоташтырылган электр приборларын ычкындырырга онытмагыз... Гражданнар, һава тревогасы... бомбадан яшеренү урыннарына барыгыз...
Ләкин завод оборудованиесен вагоннарга төяүчеләр беркая да барырга уйламадылар, тревога тавышы аларга «тизрәк булыгыз, паровоз килгәнче төялергә тиешле йөкне төяп бетерегез», дип ашыктыргансыман гына булып тоелды һәм алар, чыннан да, үз эшләрен тагын да ашыгыбрак дәвам иттерделәр.
Аркадий /Хндреевич Губернаторов — төгәл механизм заводының директоры — үзе дә һава тревогасы вакытын кайда булса да яшеренеп торып •үткәрү турында уйламады, әлбәттә. Ул әле күптән түгел генә Наркоматта булган, анда үз заводы төялгән составны тоткарсыз озаттыру турында сөйләшкән иде. Паровозның тиз буласын ачыклагач, ул шунда ук вокзалга кешеләр җибәрергә дип заводына шалтыратты. Хәзер шул боерыгы ничек үтәлүен тикшерү һәм аны тизләтү өчен үзе шунда ашыга иде.
Менә ул үзенең әрсез моторлы машинасында, шәһәр урамнары аша узып, заводына кайтып бара. Күп тапкыр үткән таныш урамнар. Ләкин алар бу минутта аңа ят булып күренәләр. Өзлексез рәвештә меңнәрчә кешеләр белән тулып, теге якка да, бу якка да узучы йөзләрчә машиналар хәрәкәте астында кайнап, гөрләп торган урамнар бөтенләй бушап калган. Бер кеше юк. Көпә-көндез! Сәер. Шомлы. Нәкъ кояш тотылгандагы кебек...
Әйе, кайчандыр, кояш тотылган вакытта Аркадий Андреевичка шулай шомлы тоелган иде. Ул елларда яшь иде әле ул, комсомол эшчесе иде. Ниндидер бер авылга командировкага барган чагы иде. Кояш тотылганны аңа шунда күрергә туры килде.
— Кояшның яртысы капланган инде,—диделәр.
Ләкин Аркадий кояшка карый алмады, караса да, аның чынлап та бер өлешкә капланганмы-юкмы икәнен күрә алмады — күзе чагылды. Тик корымлы пыяла аша карагач кына күрде: чынлап та кояшның яртысыннан күп өлеше юк, ул инде бетүгә таба барган иске ай кебек кенә кәкрәеп калган иде. Кояш торган саен кечерәя барды — кат-кат тешәлеп
46
нечкәргән иске урак кебек кенә булып калды. Ләкин ул барыбер күзне чагылдырудан туктамады. Тик аның җылысы сизелерлек кимеде, җиргә ’ төшкән яктысы көчсезләнде. Дөнья ниндидер сәер карасу-күңелсез төскә керде. Кабер төбен искә төшерә торган салкын җил исеп куйды. Тирә- якта куркынып укынулар, алла исемен телгә алулар ишетелде... Этләр шыңшып хуҗаларына елыша яки ояларына кереп кача башладылар, сыерлар, үгезләр ямьсез тавыш белән үкерешеп, тояклары белән җирне тырнарга тотындылар... Аркадийның йөрәгенә ниндидер ацлаешсыз шом йөгергән кебек булды. Ләкин табигатьнең мондый гына серләрен инде бик күптән аңлаган кеше, әлбәттә, үз күңелендә туган ул сукыр шомга көлеп кенә карады. Ул, табигатьнең сирәк очрый торган бу күренешен шулай үз күзләре белән күрүне бәхеткә генә санады. Әйе, кояш тотылу — белгән кеше өчен бик табигый һәм гади бер хәл. Ләкин аңламаган кешегә— куркыныч, шомлы. Бик күп хайваннар өчен исә — дәһшәт.
Ә бит кешеләр арасында менә бу сугышка карата да, төптәнрәк уйлап карасаң...
Ләкин Аркадийга төптәнрәк уйлап карарга туры килмәде. Кырый урамнарның берсеннән узып барганда, кайдадыр якында гына зенит тупларыннан аткан тавышлар ишетелә башлады. Ашыгып-ашыгып, берсе өстенә берсе өелеп гөрселдәгән шартлау җирлегендә ярсып улаган самолет тавышы да ишетелеп кала иде... Ул арада ничектер кинәт җир селкенеп китте, күз күреме җирдә булган биек-биек таш йортлар бары да берьюлы ава башлагандай булды. Аркадий үзе утырып барган машинаның, давыллы дингез өстендә йөзгән кечкенә көймә кебек чайкалып югары күтәрелгәнен сизде. Ал тәгәрмәч зырлап буш һавада әйләнә, машина алга бармый иде...
Якында гына, дошманның бомбасы төшеп ярылганын, машинаның шул бомбадан килгән һава дулкынына эләгеп, җирдән аерылганлыгын һәм шуның нәтиҗәсендә бөтен өйләр ава башлагансыман булып күренгәнлеген аңлап өлгергәндә, Аркадий Андреевич үзенең бернинди зарар күрми котылган машинасында яңа урамнар буйлап оча иде инде.
Үзенең табигый хәлгә кайтканын күреп, бераз тынычлангандай булгач, Аркадий Андреевичның бая бүленеп калган уен дәвам иттерәсе килде. Тик ул үзенең ни турыда уйлаганлыгын оныткан иде инде. Башта ул аны бик тиз хәтеренә төшерерсыман тойды. Аңа үзенең ул вакытсыз бүленеп онытылган уе бик якында тора кебек күренде. Менә генә тора кебек, үрелеп кенә аласы кебек иде. Ләкин алай булып чыкмады. Хәтердән ычкынган уй, вак таш арасына төшеп югалган энҗе бөртеге шикелле, юк булды. — Тукта, нәрсә турында иде соң? — дип өзгәләнде Аркадий Андреевич, — бик әһәмиятле нәрсә иде бугай бит, гаҗәп матур фикер килгән иде башыма?
Чынлап та, хәтердән ычкынган уй бик матур булып, гаять кирәкле һәм әһәмиятле булып тоелучан бит ул.
— Эх, шайтан икән,— ди иде ул, үртәнеп, — бик матур идея иде бугай. Заводны күчерү, аны яңа урында ничек итеп тизрәк ходка җибәрү турында иде шикелле...
Аркадий /Хндреевич бу заводка директор итеп Бөек Ватан сугышы башлангач кына билгеләнгән иде. Машиналар төзү институтын бетереп чыгуына әле бер ел чамасы гына булса да, ул тәҗрибә күрмәгән яшь инженер түгел иде инде. Аның тормыш юлы берсеннән-берсе давыллы, берсеннән-берсе зуррак һәм катлаулырак әмәлләрне эченә алган елларга туры килде.
Бөек Октябрь социалистик революциясе башланган вакытта тавышы калынаеп килгән егет иде инде ул. Тик, фамилиясе Губернаторов булса да (аның бабаларыннан берсе ниндидер губернатор-алпавытта крепостной булган), Аркашаиың нибарысы ике класслык белеменнән башка байлыгы юк иде. Ике елдан артык көтүчелек итү тәҗрибәсе һәм, ярдәмче
47
малай сыйфатында гына булса да, тимер юлда эшләү стажы бар иде. Алар өстенә тагын аның патша Россиясе шартларында хезмәт белән көн күрүчеләрнең ничек изелүләрен үзе күреп, үзе тоеп белгән һәм кеше көче белән симереп яшәүче барлык байларны җан дошманы итеп күрергә өйрәнгән ялкынлы йөрәге бар иде.
Әнә шул ялкынлы йөрәге аны революциянең беренче елларыннан ук кайнар көрәш дулкыннары эченә алып кереп китте. Ул яше җитәр- җитмәстән Кызыл Гвардиягә язылды. Совет дошманнарына каршы күп сугышларда катнашты. Өч тапкыр яраланды — исән калды. Тимгелле тиф белән авырДы — исән калды. Үпкәсе шешеп больницага керде — бирешмәде. Ачлык-ялангачлык күрде; эссйлек-салкынлык газапларын татыды— сынатмады. Гражданнар сугышы тәмам булганчы Кызыл Армия сафыннан китмәде. Ахыр чиктә, күкрәгенә Кызыл Байрак ордены кадап, туган шәһәренә кайтты. Яшь коммунистлар союзында эшләде ул, Совет аппаратында да хезмәт итте, милиционер булып та йөрде. Шул ук вакытта үзлегеннән дә укып, әле өч айлык, әле ярты еллык курсларга да йөреп, белемен арттыра барды. Партия-совет сызыгы буенча шактый җаваплы урыннарга күтәрелде. Шул еллар арасында ул өйләнеп, әти кеше дә булып өлгергән иде инде.
Төрле курсларда булып яки үзалдына укып белемен арттырган саен, хезмәте буенча зуррак, җаваплырак урыннарга күтәрелгән саен ул үзенең белеме җитмәгәнлеген ачыграк сизә барды. Ниһаять, инде утыз бишләргә җитеп килгәндә, инде үз малае мәктәпкә йөри башлаганда ул аның дәрәҗәсендәге кешегә төрле курсларда йөреп алган белем генә бервакытта да җитмәячәген, елдан-ел арта, катлаулана барган замана таләпләренә җавап бирерлек кеше булу өчен җитди, төпле белем алырга кирәклеген бөтен тирәнлеге белән аңлады. Җитәкче оешмаларның да киңәш һәм ярдәме белән, югары мәктәпкә хәзерлек курсларына йөреп, малай чагында ихтыярсыз казага калдырырга мәҗбүр булган фәннәрне үзләштерде дә, нәкъ тиешенчә имтихан тотып, югары мәктәпкә — машиналар төзү институтына керде.
Билгеле, андый кешенең укуы — ул инде әти-әнисе куеныннан аерылмаган хәлдә, «отлично» билгесе алган саен очыртып мактала-мактала, класстан-класска күчкән саен бүләкләнә-бүләкләнә урта мәктәп бетергән, аннары мәктәп парталары арасыннан туп-туры институтка сикереп менгән яшь студент укуы ише генә булмый. Тормыш тәҗрибәсе булмаган яшьләр өчен абстракт булып, практикага бернинди бәйләнеше юксым-ан булып тоелган теоремалар, формулалар үз эчләренә яшерелгән серләрне андый «карт чыпчыкларга» тизрәк һәм тирәнрәк ачалар. Андый кешенең дисциплинасы да үзенчә була. Ул инде теге яки бу сәбәп белән нинди дә булса берәр лекция булмый кала, яки кичектерелә икән — аңа шатланмый; теге яки бу фәннән имтихан биргәндә ничек җитте алай шпаргалка ярдәме белән котылу дигән . нәрсәне белми. Җитдилектә, үзенә карата булсын, башкаларга карата булсын — таләпчәнлектә уку йортының җитәкчеләреннән, профессорларыннан калышмый ул. Шуңа күрә андый кешене яшьрәк студентлар өлкән иптәшләре итеп хөрмәтләсәләр, җитәкчеләр, профессор-преподавательләр аны үз тиңнәре итеп карый торган булалар.
Аркадийның да институттагы хәле шулай булды. Икенче курста укыганда аны партоешма секретаре итеп сайладылар. Зур җаваплы партия эше алып барган хәлдә, ул институтны алдынгылар җөмләсеннән булып тәмамлады. Аны кечерәк бер заводка директор итеп җибәрделәр.
Сугыш башланып, атна-ун көн чамасы вакыт узгач, Аркадий Андреевичны турыдан-туры Оборона Комитетына чакырып алдылар. Анда аңа төгәл механизм заводына директор булырга тәкъдим иттеләр. «Яхшы» дип, әйтеп тә бетермәде, аңа бүгеннән сугыш өчен кирәкле яңа продукция эшләп чыгарырга заказ да биреп өлгерделәр.
48
— Үзләштерү өчен өч көн срок! —диделәр.
Яңа заказны үтәү өчен заводтагы бөтен оборудованиеләрне үзгәртеп, сугыш шартларына җайлап кору кирәклеген, андый зур эш өчен өч кенә көн бик аз булуын Аркадий Андреевич яхшы белә иде. Шул ук вакытта илнең нинди көннәр кичергәнен дә күрә, фронт заказының нәрсә икәнен дә төшенә иде ул. Әйе, ташлама сорый торган чак түгел...
— Яхшы.
Ул яңа урынга билгеләнү турында приказ алган вакытта сәгать төнге унике иде. Ә сәгать берне сукканда, Аркадий Андреевич, яңа заводта, кирәкле инженер һәм конструкторларны аякка бастырып, боерыклар биреп йөри иде инде.
Шул килүдән ул заводтан бөтенләй кайтмый торган булып калды. Кабинетындагы күн тышлы диванга ятып, тәүлегенә ике-өч сәгать йоклап ала, завод ашханәсенә кереп тамак ялгап чыга да эшкә йотыла иде.
Заводтагы инженер-техниклар да, мастерлар-эшчеләр дә ул көннәрдә өйләренә кайтып йөрүне оныттылар. Конструкторлар бюросында булсын, цех контораларында, станок яннарында булсын, көне-төне кешеләр кайнашты.
Ниһаять, көн-төн белән, ару-талу белән исәпләшмичә эшләү нәтиҗәсендә, фронт заказы буенча эшләнгән сугыш припасларының беренче партиясе өлгерде. Билгеләнгән санда. Билгеләнгән срокта.
Үз заводында эшләнеп чыккан сугыш припасларының тоткарсыз машиналарга төялеп, фронтка җибәрелүләрен күргәч, һәм инде моннан ары аларны эшләп чыгару көннән-көн арта барасын ачык белеп, шуңа тәмам ышангач кына Аркадий Андреевич өенә — семьясы янына кайтып килергә вакыт тапты. Әйе, кайтып килергә генә. Анда да — бер-ике сәгатькә генә. Югыйсә, хәзер инде барыбер аның төп йорты завод булып калган иде.
Яңа продукцияне бер үзләштереп алгач, заводның эше шактый җанлы китте. Инженер һәм конструкторлар гына4 түгел, технорук һәм смена мастерлары да, алар гына да түгел, станок янында эшләүче эшчеләр дә бөтен иҗат көчләрен биреп тырышалар, теге яки бу детальне ничек итеп тизрәк һәм күбрәк эшләп чыгару турында тәкъдим өстенә тәкъдимнәр кереп тора, нәтиҗәдә планның үтәлеше көннән-көн арта бара иде.
Шулай янып эшләп ятканда кинәт кенә Аркадий Андреевичны Наркоматка чакырып алдылар.
— Яңа план бардыр,— дип уйлаган иде директор,— яңа задание- дер,—дигән иде.
Алай булып чыкмады. Аркадий Андреевич үз заводының бүгеннән күчеп китәргә һәм тиз көндә Кама буендагы Ялантау дигән шәһәргә барып урнашып, шунда үз эшен дәвам иттерергә тиешлеген белде.
Аркадий Андреевич аптырап калмады. Ничек итеп заводны мөмкин кадәр эштән туктатмыйча, тиз һәм уңышлы итеп күчерү планын төзергә кереште. Баш инженерны, партоешма секретарен һәм завком председателен үз кабинетына киңәшмәгә чакырганда аның планы әзер иде инде.
Заводны өч эшелонга бүлеп күчерергә тәкъдим итте ул. Аның планы буенча һәр эшелонга төялгән оборудование һәм аларны озатып баручы кешеләр заводның бер өлеше булып кына түгел, үзләренә башка кечерәк бер завод кебек булып барырга, яңа урынга барып җиткәч, калган эшелоннарны көтеп тормастан, шунда ук эшли башларлык булырга тиешләр иде. Чөнки белеп булмый, сугыш вакыты булу өстенә, юлларның да өзелә торган чагы. Эшелоннар бер-берсен таба алмый аерылып кала икән, анда да үзләренә башка яңа организм булып яшәрлек, фронт заказларын үтәүне дәвам иттерерлек булсыннар.
һәм шулай эшләделәр дә. Тик кешеләргә: завод белән бергә баручы һәм ал ардан аерылып калучы яки фронтка китүче эшчеләргә, аларның семьяларына карата ачыклыйсы мәсьәләләр оар иде аларны ачыкла

дылар. Киңәшмә шул җыелудан таралмаган килеш үк киңәйтелгән төс алды. Инженерлар, конструкторлар килде. Цех начальниклары җыелды. Өлкән мастерлар чакырылды. Шулай итеп, заводны үзәктән еракка кү* черү эше башланып китте...
Аркадий Андреевич үзенең ачык машинасында утырган килеш, онытылган уен хәтеренә төшерергә азаплана-азаплана, завод йортына таба китеп барганда, бу хәлләрнең бик күбесе үтелгән эш иде инде. Нәкъ планда каралган тәртиптә ике эшелон озатылган, беренчесенең исән-сау шәһәргә барып җитеп, баржага төялүе турында баш инженердан телеграмма да алынган иде. Хәзер инде алар, бәлки, Ялантауга барып җитеп, станокларны ходка җибәрергә җайлый торганнардыр. Дөрес, җибәрелгән кешеләр саны күЧт түгел. Аның каравы аларның һәрберсе производствода командир була алырлык кеше. Эшче көченә аптырап кала торганнардан түгел: табарлар, өйрәтерләр. Бары да исәпкә алынган.
Икенче состав өчен дә хәзер артык борчылырга урын юк.
Эвакуациягә билгеләнгән семьяларның да күбесе озатылган. Аркадий Андреевичның үз семьясы да. Хәзер менә заводның калган өлешен югалтмыйча, эшелонга төяп, исән-сау җыеп-алып чыгып китәсе бар...
Калачак завод йортына кайтып бару юлында үткән берничә минут эчендә Аркадий Андреевич эвакуация башланганнан бирле башыннан үткән бу хәлләрнең барын да хәтереннән кичереп өлгерде. Югалган уй җебенең очын туларның һәркайсына бәйләп эзләп карады ул. Ләкин онытылган уй хәтергә төшми дә төшми иде. Ниһаять, үзенең шушындый тыгыз вакытта шушылай юк белән баш ватып баруына ачуы килеп, Аркадий Андреевич ул турыда бөтенләй онытырга теләде. Барысына кул селкеп, менә хәзер — шушы минутта алдында торган эшләре турында уйларга кереште. Ләкин, үч иткән шикелле, аның уе ихтыярсыздан тагын шул мәгънәсез эзләнүгә кайта иде.
Ул арада күк йөзен яңадан бөтенләй каплап өлгергән соры болытлар арасыннан үзенә кечкенә бер ярык табып, кинәт кояш килеп чыкты. Әйтерсең, ул Аркадий Андреевичның югалган «якты» уен табышырга ярдәм итү өчен юри шулай эшләде. Аркадий Андреевичның чуалган уйлары кинәт бер тәртипкә тезелеп, ачыкланып киттеләр.
Иң башлап, йөзенә кояш нурлары килеп бәрелүгә, кәефе ачылып китте аның. Ләкин шул ук секундта ул үзенең әле генә бомба астыннан чыкканлыгын исенә төшереп, борчылып куйды: көннәр аяз булганда дошман самолётларының активлашуы аңа бик ачык билгеле нәрсә иде.
— Юк инде, — дип уйлады ул күңеленнән, — эшелон белән юлга чыкканда яңгыр коеп торса тынычрак булыр...
Ул арада кояш яңадан соры болытлар артына күмелеп, югалып бара иде инде. Аркадий Андреевич ачы елмаеп куйды:
— һе, нинди көннәр килде бит, ә? Кояш чыкканга да борчыл имеш! һәм шул секундта кылт итеп аның югалган уе да хәтеренә төште:
әйе, кояш тотылу турында уйлаган иде бит ул! Әйе, бу сугышны кояш тотылу белән чагыштырган иде.
— Фу! Нинди мәгънәсезлек! Янәсе, кояш тотылу аның нәрсә икәнен белмәгән кеше өчен генә шомлы булган кебек, безнең ил өстенә килгән бу сугыш афәте дә илебезнең көче ни дәрәҗәдә икәнлеген белеп бетермәгән кеше өчен генә куркыныч, димәкче булдыммы соң мин? һе! Шуңа күрә онытылган да ул. Мәгънәлерәк уй бервакытта да хәтердән чыкмый...
Тагы кояш күренде. Бу юлы аның юлындагы зәңгәр ачыклык зуррак, киңрәк иде. Аркадий Андреевичның теләгән вакытта кояшны бөтенләй каплап торырлык кодрәткә ия буласы килде. Ул көрсенеп куйды.
— Юк. Кояш тотылу гына түгел бу сугыш!
< ,С. Ә- №11.
49

50
Ул әле күптән түгел генә үзе утырып барган машинаның, диңгез дулкынында йөзгән кечкенә көймә шикелле, һавага күтәрелгәнлеген, ал тәгәрмәчнең җиргә тимичә, бер урында әйләнеп торганлыгын күз алдына китерде.
— Москвага бомба төшә! Ә?
Аның күңелендә борчулы сорау туды:
— Иптәш Сталин кайда икән хәзер?..
Сталинның /Москвада икәнлеген Аркадий Андреевич, әлбәттә, белә иде. Шулай да аның күңелендә «иптәш Сталин кайда икән хәзер?» дигән борчулы сорау туды.
Завод капкасы төбендә ул, инде соңгы оборудованиеләрне төяп, вокзалга юнәлергә әзерләнгән йөк машиналарын очратты. ^Машинасыннан сикереп төшүгә үк, аны шәһәр комитетыннан сораганлыкларын, кайткач шалтыратырга кушканлыкларын әйттеләр. Директор вокзалга юл тоткан завод кешеләренә эшнең ничек торганлыгын — эшелонның кичке биштән дә соңга калмыйча чыгып китәргә әзер булырга тиешлеген әйтте дә телефонга китте.
Шәһәр комитетыннан аңа чакыру билеты килеп алырга куштылар.
— Нинди чакыру билеты?
Аны Бөек Октябрь социалистик революциясенең егерме дүрт еллыгы уңае белән алтынчы ноябрьда уздырылачак тантаналы утырышка чакыралар иде...
Аркадий Андреевичның башта моңа ышанасы килми торды. Башкала шушындый көннәр кичергәндә, нинди тантаналы утырыш булыр икән ул?!
Аны ышандырдылар. Ә ышангач инде, үзенең анда бара алмау куркынычы булганлыгын күз алдына китереп, борчыла башлады. Чөнки моның өчен аңа тагын берничә көнгә тукталырга туры килер иде. Ә ул бүген үк Москвадан чыгып китәргә тиеш. Нишләргә миңа? Анда булу кирәк иде бит, бик кирәк иде. Бигрәк тә мондый вакытта.
— Әйе, ул утырышта булмыйча китәргә ярамый,— диделәр аңа телефон аша, бик мәгънәле итеп. — Үкенерсез. Калырга тырышыгыз.
Шәһәр комитеты кешесенең телефон аша «үкенерсез» дигән сүзе аның колагында һаман яңгырап тора иде әле. Ниндидер серле, мавыктыргыч мәгънә яшерелгән иде ул сүздә.
— Юк, калмыйча ярамый.
Аркадий Андреевич телефон трубкасын яңадан алды.
2
һәм чыннан да гомер буена горурланып искә алырлык гаҗәеп бер утырыш булып чыкты ул.
Зур зал.
Аркадий Андреевичның бу залны моннан элек тә күргәне бар иде. Ләкин ул бүген бөтенләй бүтән. Әйе, бүген — башкала камалу хәлендә дип игълан ителгәндә, урамнар буйлап дөбердәшеп, фронт ягына таба танк колонналары агылганда, магистраль урамнарда баррикадалар корылганда, Москва өстенә үлем йөге төягән дошман самолётлары ыргылып килгәндә, һәр өй түбәсендә янгынга каршы көрәш сакчылары кизү торганда, башкала төбендә авыр, канлы сугышлар барган вакытта —бу зал бөтенләй әкият кебек.
Тышта ашыгып килгән салкын кыш булу өстенә, бөтен шәһәрне албасты шикелле маскировка караңгылыгы баскан булса, биредә язгы кояшлы көн кебек якты. Кызыл бәрхәткә күмелгән президиум өстәлләре өстендә бөтен залга ямь чәчеп утырган нәфис тере чәчәкләр, чәчәкләр җирлегеннән тыныч кына карап торучы Ленин бюсты, Сталин портреты — бары да бөтенләй тыныч вакыт бәйрәмнәрен хәтерләтәләр.
51
Залны/ике як читләп тезелгән мәрмәр баганаларны Аркадий бүген беренче тапкыр күргән кебек, кызыксынып, сокланып карый. Ул бүген бу залның көймәләнеп килгән түшәмендәге йөзек кашы кебек асыл ташлардан тезеп ясалган гүзәл рәсемнәрне дә күрә. Элек тә бар иде микән бу рәсемнәр? —дип хәйран кала ул.
Залның уртасы буйлап, чертеждагы шикелле төгәл тәртип белән хисапсыз күп рәт булып тезелеп киткән урындыклар да аңа яңа булып, тантаналы булып күренә. Аларның күбесе буш әле: Аркадий иртәрәк килгән күрәсең. Хәер, зарар юк. Бу залны, аның шундый нечкә кайгыр- тучанлык белән җиһазландырылган, шундый сизгер, таләпчән зәвык белән җыештырылган булуын күрү үзе генә дә җанга никадәр көч бирә. Димәк, яши Москва!
Аркадий Андреевичның тәннәре җиңеләеп, сулышы иркенәебрәк киткән кебек булды. Ул күкрәген киерде, башын күтәрә төште һәм аякларын нык-нык басып, колонналар буенча атларга тотынды. Ул арада, төркем- төркем булып залга халык тула башлады.
Депутатлар, партия-совет эшчеләре, башкаланың төрле предприятиеләреннән — завод-фабрикалардаи килгән алдынгылар, производство командирлары, директорлар, хәрби частьлардан килгән офицерлар, генераллар, турыдан-туры фронттан кунакка чакырылган алдынгы сугышчылар арасыннан Аркадий Андреевич үзенең танышларын эзли. Кайчандыр Наркомат тирәсендә яки актив җыелышларында күренгән таныш йөзләр күренә, кемнәрдер аның белән исәнләшеп тә китәләр. Аркадий Андреевич үзе дә танышрак күренгән кешеләргә баш иеп китә. Тик йөрәкне дулкынландырган яңа, нечкә тойгыларны бүлешерлек дәрәҗәдә якын таныш кеше очрамый. Ләкин ул аптырап тормады. Очрамаса ни! Бүген аңа биредәге кешеләр бар да якын, бар да үз!
Менә аның күзләре берәүгә тукталды. Ул, мәрмәр баганага сөялгән килеш, тыныч кына биредәге хәрәкәтне күзәтеп торучы кеше янына коде. Таныш кеше, ләкин кем ул? ‘Исеме ничек? — анысын Аркадий Андреевич белми иде.
— Исәнмесез.
Баганага сөялеп торучы кеше гәүдәсен турайтты, елмаеп, Аркадий Андреевичка кулын сузды.
— Исәнмесез...
Димәк, ул да таныш, тик Аркадий Андреевичның исемен генә белми.
Шулай да Аркадий Андреевичка җиңелрәк булып китте.
Алар бер-берсен кайчангыдыр, инде сугышка кадәр үк булган бер актив җыелышында күргәннәр иде. Анда да күзгә-күз карашып, кулга- кул тотышып түгел, фәкать бер-бер артлы трибунага чыгып кына бер- берсенә күренештеләр. Иң элек теге кеше чыгып сөйләде. Аның материалга экономия ясау буенча үз заводында кулланган'практикасы турындагы сүзләре Аркадий Андреевичка бик ошадылар да, Аркадий аны куәтләп, үзе дә чыгып сөйләде. Шуннан соң аларга очрашырга туры килгәне дә юк иде шикелле.
— Я, сездә нихәлләр? — диде теге.
— Мин хәзер төгәл механизм заводында бит инде.
— Шулаймыни әле? Сезнең завод та күчә бит?’
—- Озатып бетердем инде. Үзем менә шушы утырыш өчен калдым.
— Бу утырыш өчен калырга ярый, әлбәггә. Безнең завод та рельслар өстендә.
• — Ничек соң? Бик авыр минутлар кичерергә туры килмәдеме? — диде Аркадий Андреевич. Аның бу чорда үз күңеленнән кичергәннәрне кем белән булса да уртаклашасы, шул ук вакытта заводын ничек эшелоннарга бүлеп озату эшендәге тәҗрибәсен дә бүлешәсе килә иде.
Теге кеше исә, аның бу соравына каршы, «туры килмәгән кая ул!» дигән мәгънә аңлатып, кулын гына селкеп куйды.
52
Ул арада болар янына җиңел-җиңел атлап, ерактан ук көлә-көлэ бер хәрби килеп басты һәм уң кулын күз иярмәслек тизлек белән чикә- сенә куеп алып, Аркадии Андреевичка сузды.
— Ничә җәй, ничә кыш! — диде ул, бик якыннан таныш кешеләр янында гына була торган тартынусыз ачыклык белән. — Исәнмесез, Аркадий Андреевич!
Аркадий Андреевич аның киң, тыгыз кулын кысып тоткан килеш, сораулы чырай белән күзләренә карап бераз сүзсез торды да, кинәт эреп киткәндәй, җәелеп көлеп җибәрде.
— Павленко! Әйе, ничә җәй, ничә кыш! — Аннары ул хәрбинең якасындагы кызыл петлицаларга тезеп кадалган дүртәр данә турыпочмакка ымлады. — Полковник!
— Комиссар, — дип төзәтте офицер.
Аркадий Андреевич аның кулын җибәрмәгән килеш, күзләренә текәлеп, тагы бераз сүзсез торды.
— Ә күзләрең усалланган синең, Павленко!
— Усалланырсың...
Аркадий Андреевич комиссарның кулын теге иптәшенә тоттырды.
— Танышыгыз: комиссар Павленко. Мин райком аппаратында эшләгәндә институтта партоешма секретаре иде.
Тегесе Павленконың гел ачык һавада, җилдә йөреп, каралып беткән йөзенә игътибар итте.
— Фронттанмы?
— Алгы сызыктан.
— Анда хәлләр ничегрәк соң? — диде Аркадий Андреевич. Фронттагы хәлләрнең ничек икәнен белсә дә, анда ниләр эшләнүе турында фронтовикның үз авызыннан ишетәсе килә иде аның.
— Биредәге бу тамашаны күреп, хәйран калып торам,—диде комиссар, бәйрәмчә җыештырылган залга Ымлап, — югыйсә, — өч ай инде менә — өй һавасы сулаган юк иде. Андагы хәлләр?.. Андагы хәлләрне сорамагыз инде сез, аларны сөйләп бирү өчен үзенә бер гомер кирәк. Ә кыскасы, хәзер ярыйсы. Авыр, әлбәттә. Шулай да иң куркыныч минутлар үтте, дияргә була. Калганы вакыт мәсьәләсе. Күпмегә барыр...
Ул беразга тынып калды. Аны ашыктырмадылар.
— Бернәрсәне ачык белдем мин хәзер, Аркадий Андреевич, — диде комиссар. — Чын кешелек — җилкәң белән ат күтәрерлек физик көчең булуда түгел, зур белем иясе булуда да түгел, күңелең белән кешелек дөньясына гел изгелек теләүче булуда гына да түгел икән. Чын кешелек сыйфаты — илеңнең азатлыгы өчен аңлы рәвештә үлемгә бара белүдә икән!
— Павленко! Син философ!
Ул арада тирә-якта ниндидер үзгәреш булганлыгы сизелде. Зал эчендәге басынкы шау-гөр кинәт акрынаеп, тынып калган кебек булды. Мәрмәр багана төпләрендә, ишек тирәсендәге мәйданчыкларда төркем-төр- кем булып сөйләшеп торучылар ашыга-ашыга урындыкларга утырыша башладылар.
Сәгать җиде туларга һаман да байтак вакыт бар иде әле. Шулай да кешеләр урындыкларга утырышып тыгызлана, шаулашу, кыштырдау тавышлары акрыная бара иде. Ләкин берәү дә сөйләшүдән туктый алмый иде әле. Электән үзара таныш булган кешеләр генә түгел, урыннары янәшә килеп, бер-берсен шушында гына күргән кешеләр дә күптәнге танышлар кебек җанланып сөйләшәләр, ярым пышылдап чыккан тавыш белән бер-берсенең хәлләре турында сорашалар, сүз арасында уртак танышларының исемнәре килеп чыга да, аның турында белешәләр. Кем фронтта, кемнең семьясы инде ятим калырга өлгергән,^теге яки бу завод яңа урынга барып ничек урнашкан, ничек эшли, — берсе дә калмый.
53
Утырышны ачу минутлары якынлашкан саен, залда көтү киеренкелеге арта бара иде.
— Шулай ук үзе килер микәнни? — дип пышылдады Аркадий Андреевичның танышы.
Аркадий Андреевич та «белмим шул» дигән мәгънә аңлатып, сузып кына:
— Әйе-е-е, — дип куйды. — Хәзер күрербез. — Ул җиң очын артка- рак тартып, кул сәгатенә карады.
Ул арада каяндыр, залның алгы почмагыннан, залп биргән шикелле бердәмлек һәм кинәтлек белән кул чаба башладылар. Алкышлар ташкыны бензинга кабынган ялкын тизлеге белән бөтен залны чолгап алды. Ике меңнән артык кеше дөбердәп аяк өсте басты.
Аркадий Андреевич үзе берни дә күреп өлгермәгән иде әле. Тик гомуми дулкынга кушылып аяк өсте баскан, гомуми дулкынга кушылып кына кул чаба иде. Бер үк вакытта аның күзләре залда шушындый көчле алкышлар ташкыны күтәрелүгә сәбәпче булган кешеләрне эзләп, президиум өстәленә юнәлделәр.
Анда Сталин иде.
Аркадий Андреевичның бөтен тәнен ниндидер давыллы тойгылар ялкыны чолгап алды. Бит алмалары ут булып яна, бөтен каны тәненнән ташып чыгардай булып дулкынлана, күзләрендә ихтыярсыз бәреп чыккан татлы, шатлыклы яшь бөртекләре ялтырый иде аның. Хәзер инде ул гомуми дулкынга ияреп кенә түгел, бөтенләй үзен-үзе онытып, тирә- ягында меңнәрчә кешеләр барлыгын онытып, шашып кул чабарга тотынды.
Әйе! Аның алдында, президиум өстәле артында Иосиф Виссарионович үзе! Ул шундый тыныч, шундый ачык чырайлы. Ул үзенең иң якын көрәштәшләре белән бергә. Вячеслав Михайлович Молотовны күрде Аркадий Андреевич, Георгий Максимилианович Маленковны күрде. Лазарь Моисеевич Кагановичны, Семен Михайлович Будённыйны, Александр Сергеевич Щербаковны, тагын... Юк, бары да түгел. Михаил Иванович юк әле биредә, Андрей Андреевич юк, Клим Ефремович, иптәш Хрущев, иптәш Жданов... Хәер, алар Москвада түгелдер хәзер. Әйе, алар һәркайсы үз постында... Чү, әнә Сталин үз якындагылардан кайсынадыр шаярып бер сүз әйтә. Үзе, елмаеп, колагын ышкып куя. Президиум өстәленә куелган микрофон аның ярым акрын тавыш белән шаярып әйткән сүзләренең бер өлешен залга да җиткерә. Тик һаман туктамый дәвам иткән кул чабулар ул сүзләрне ачык ишетергә уңайсызлыйлар. Шулай да, Аркадий Андреевич, аның аерым сүзләрен ишетеп калыпмы, әллә үзенең бу минутта артык үткенәеп, нечкәреп киткән тойгылары ярдәме белән сизенепме, Сталинның үз янындагы көрәштәшенә нәрсә әйткәнен аңлап ала: Иосиф Виссарионович шундый шаян чырай белән үзенең колагын ыш-кып, бүген көйнең салкын булуы, колакны чеметүе турында әйтә. — Булсын, диме, Россия суыгы безгә куркыныч түгел, гитлерчыларга куркыныч диме? Шуңа шулай хәйләкәр елмаямы ул?
Ни булса да, аның бу кечкенә хәрәкәте залдагы алкышлар дулкынын яңадан көчәйтеп җибәрә. Аркадий Андреевич ташкын булып күтәрелгән тойгыларына тулы ирек биреп, бөтен көченә кычкыра:
— Бөек Сталинга ура!
Бөтен зал аны бер төптән күтәреп ала. Зал күкри. Күкрәү тавышы бераз басыла төшәме дигәндә, халык арасыннан икенче берәү тагын да көчлерәк тавыш белән күтәреп җибәрә.
— Яшәсен Коммунистлар партиясе! Ура!
Әгәр дә Аркадий Андреевич бу минутларда югарыга ашкан тойгылар ташкынына күмелеп югалмаган булса иде, ул үзенең күршесендәге башка кешеләрнең дә аның шикелле үк януларын, шатлыклы ярсыну белән шашып кул чабуларын күрер иде. Таныш комиссарының — үлем эченнән,

5 4
кан эченнән кайткан фронтовикның айлар буе өй һавасы күрмичә, җилдә, салкында йөреп каралган, тупасланган йөзе сабыйларча керсез шатлык нурлары белән яктырып киткән булуын күрер иде. һәм ул аңа бу минуиа күзләрең усалланган синең дип тә әйтә алмас иде. Әйе, аның күзләре очкынланган, ләкин ул очкыннарда мәхәббәт нуры балкый. Ул сабыйларча беркатлы, керсез караш белән юлбашчыга төбәлеп онытылган. Ул бөтен җаны-тәне белән бирелеп кул чаба. Аның иреннәре селкенә, ул ниләрдер әйтә. Ләкин залга сыеша алмый яңгыраган күкрәү тавышы астында аның сүзләре ишетелми...
Ниһаять,- Сталин һәм аның көрәштәшләре, үз урыннарына утыралар. Хезмәт иясе депутатларының Москва Советы председателе тантаналы утырышны ачык дип игълан итә. Яңадан озакка сузылган алкышлар астында почетлы президиум сайлана. Аркадий Андреевич, юлбашчының бүген биредә булмаган көрәштәшләренең дә исемнәрен ишетә. Әйе, алар бүген, төрлесе төрле урыннарда, төрле постларда булсалар да,-бары да бергә, бер дәрәҗәдә почетлы президиумда...
Менә утырышның иң Мөһим, иң җитди минутлары якынлаша. Менә председатель Бөек Октябрь социалистик* революциясенең егерме дүрт еллыгы турында доклад өчен иптәш Сталинга сүз бирә.
Шартлау авазы кебек берлек белән яңгырап, яңадан залны күкрәтергә тотынган алкышлар, сәламлау сүзләре, ура авазлары астында җиңел һәм ышанычлы атлап, юлбашчы трибунага килеп баса. Залга кушылып ул үзе дә кул чаба. Бу авыр көннәрдә дошманның шашынып килгән явыз көчләре каршында тетрәп калмыйча, партиягә булган бөек ышанычын нык саклап, һәркайсы үз постында нык торган кешеләрне — совет халкы- * ның бирегә җыелган вәкилләрен сәламләп елмая. Аның саен залда алкышлар көчәя бара, һәм ул алкышларның чиге булмассыман, ул тойгылар ташкынын туктатырлык көч юктырсыман тоела. Бу ташкынны туктат}' хәтта юлбашчының үзенә дә җиңел генә бирелми. Әнә ул, алкышларның инде җиткәнлеген аңлатып, кулы белән ишарә ясый. Кесәсеннән сәгатен чыгара. Аның вакыт белән исәпләшергә чакыруын анлап, залда халык тынычлана да башлый.
Ниһаять, юлбашчы сүзенең беренче авазлары янгырап үтүгә, зал тып- тын булып кала.
Аркадий Андреевич, әлбәттә, бу авыр сугышта ахыр чиктә безнең ил җиңеп чыгарга тиешлегенә нык ышанган кеше иде. Башкача булуын берничек тә күз алдына китерә алмый иде ул. Җиңүне сугыш һәм хезмәт фронтында бик күп тир түгү, бик күп корбаннар бирү, зур-зур мәхрүмлекләргә бару аша гына яулап алырга мөмкин буласын да төшенә иде.
Ләкин никадәр нык һәм сабыр булса да, килеп-килеп авыр уйларга галган чаклары, йокларга ятып та йоклый алмый чыккан төннәре була иде аның. Илебез эченә бигрәк тирән үтеп керде бит дошман, бик күп җирләребезне, бик күп шәһәрләребезне калдырдык бит! Бу кадәр үк булыр дип уйламаган иде Аркадий Андреевич. Нәрсә бу? Соңгы вакытларда исә, дошман котырынып турыдан-туры Москва өстенә ыргыла башлагач, бигрәк тә авыр булып киткән иде аңа.
Ялгыз калып, уйга чумган вакытларында яки йокыга китә алмый яткан чакларында гына түгел, янып эшләп йөргәндә дә, кешеләр белән сөйләшкәндә дә, хәтта, урынына карап, шаярып сөйләшергә туры килгән минутларда да аның күңелен ниндидер бер ямьсез тойгы тырнап торудан туктамый иде. Кайдадыр эчтә яшеренеп яткан чир шикелле иде ул тойгы. Аркадий Андреевич аны йоклаган чагында да тоюдан туктамый иде.
Ил өстенә килгән хәсрәт, гамь тойгысы иде бу.
һәм Аркадий Андреевич, аның белән никадәр генә исәпләшергә теләмә*

55
so дә, аны онытырга тырышса да, аңардан берничек тә котыла алмый, киресенчә, ул авыр тойгы көчәя бара кебек иде.
Бу утырышка килгәндә дә; килгәч, танышлары белән очрашып, хәл- әхвәл сорашып, ярым шаян, ярым җитди тонда сөйләшеп торганда да йөрәк төбендә авыр гамь ятканын сизә иде ул.
Сталин һәм аның көрәштәшләрен күрү Аркадий Андреевичны ничектер яңартып, аны әлеге бетмәс гамь чиреннән савыктырып җибәргән иде инде.
Шундый күп илләрне, шундый зур каршылыкларны эченә алган, төшенеп бетү өчен шундый катлаулы, шундый читен булган дөнья сугышы турында партия исеменнән Сталинның шундый гади, шундый ачык, шундый аңлаешлы итеп сөйләве; дөнья күләмендәге һәм ил эчендәге хәлләргә шундый гадел рәхимсезлек, шундый турылык белән анализ ясап, вакыйгаларга шундый тапкыр, шундый үткен бәя бирүе, шулардан чыгып, шундый кыска һәм беркемгә дә икеләнергә урын калдырмаслык нәтиҗәләр ясавы: совет кешеләре алдына шундый ачык, шундый конкрет бурычлар куюы бер Аркадий Андреевичны гына түгел, аны тыңлаучы барлык кешене бетмәс дәрт, бетмәс эгергия белән, аяусыз көрәш, фидакарь хезмәт рухы белән сугардылар.
Ә аны тыңлаучылар бу залга җыелган ике мең чамасы кеше белән генә чикләнми иде. Бөтен ил тыңлады аны, бөтен дөнья! Дуслар да тыңлады, дошманнар да.
Төрле илләрдә яшәүче ирек сөюче кешеләр, азатлык өчен көрәштә аларга якты маяк булып торган бердәнбер илнең авыр хәлгә төшүен ишетеп, боекканнар иде ул көннәрдә. Сталинның көр тавышы аларны да өмет нуры белән җанландырып, көрәшкә рухландырып җибәрде.
Юк! Азатлык кояшы сүнми! Бервакытта да сүнмәячәк!
Совет хөкүмәтенә инде җеназа укырга җыенучы дошманнарга исә, Сталин тавышы аяз көндә яшен суккан кебек тәэсир итте, йөрәкләре өшеп китте алариың.
— Ватан сугышы утларында чыныккан яңа совет сугышчылары җитешә, командирлар, очучылар, тупчылар, минометчылар, танкистлар, җәяүлеләр, моряклар җитешә; алар хәзер бар да инде. Ә иртәгә алар немец армиясе өчен дәһшәт булып әвереләчәк!...
Бу сүзләрне ишетеп, Уолл-стрит банкиры дерелдәп китте:
— Юк, — диде ул, ачуиннан күгәренеп,— большевик җан бирергә җыенмый икән әле. Бу аның җиңелүе түгел, ярсып яңадан күтәрелү өчен сулыш җыюы гына икән! Кыйната төшәргә кирәк аны... Тукта, тагы нәрсә әйтә?
— ... Кызыл Армиянең вакытлы хәрби уңышсызлыкларының сәбәпләре...
— һе! «Вакытлы»? Я, я, сәбәпләре?
— Кизыл Армиянең уңышсызлыкка очравына сәбәп булган нәрсәләрнең берсе — немец-фашист гаскәрләренә каршы Европада икенче фронтның булмавын...
Банкир җиңелрәк сулап куя.
— Әһә, алаймы? Анысы безнең кулдамы?..
— ... Ләкин шик булуы мөмкин түгел ки, Европа контингентында икенче фронт ачылу, — ә ул, һичшиксез, иң якын арада ачылырга тиеш...
Банкир явыз көлә.
— Ха-ха-ха. Кул чабалар. Икенче фронт! Көтегез! Без рөхсәт итмә- сәк, кем ачар икән аны? Доллар бабаң рөхсәт итмәсә!
Дөньядагы бөтен нәрсәне үзенә буйсындырган иң зур һәм бердәнбер көч доллар дип кенә белгән банкир куанып куйды, ләкин тыңлаган саен Калтырана барды. Советлар Союзында җиңелмәс Коммунистлар партиясе барлыгын искә төшереп, аның көчен сизеп тетрәнде ул.
Гитлерчылар басып алган районнарда, дошманның тылында торып, аңа каршы көрәш алып баручы совет патриотлары да тыңлады юлбашчыны. Шулар арасында безнең Камил дә тыңлады...
56
3
Захар Петрович карамагында калганнан соң, Камилнең кәефе тиз яхшырды. Ләкин ярасы төзәлеп җитмәгән иде әле. Шулай да аның тәмам сәламәтләнеп бетүен көтеп тормадылар, Камил үзе дә ашыктырды, башкалар да шуны куәтләде. Чөнки авылга, үз тәртипләрен урнаштыру өчен, немецлар килергә тиешлеге һәркемгә билгеле иде инде. Немецлар килгән сурәттә, Камилнең аларга күренүе аның үзе өчен генә түгел, Захар Петрович өчен дә куркыныч иде. Ә Захар Петровичка немецлар алдында ышанычлы кеше булып күренергә кирәк. Чөнки ул авылга староста итеп билгеләнергә тиеш. Райкомның карары шундый...
һәм шулай булып чыкты да.
Камилне партизаннар лагерена күчергәннең икенче көнне үк авылга немец администрациясе килде. Райком карары нәкъ алдан уйланганча барып чыкты: Захар Петрович авылга староста итеп куелды.
Камил, лагерьга килүенең иртәгесен үк, партизаннардан бер группаны пулемет белән эш итәргә өйрәтергә тотынды.
Сәламәт кешеләр белән беррәттән аякка басарлык хәлгә килгәч исә, ул бу эшне азсына башлады. Гомумән отрядның эшеннән канәгать түгел иде ул. Чөнки бу чорда партизаннарның эше, күбесенчә, үз лагерьларын ныгытудан, аны дошманнан яшерүдән һәм башка хәзерлек чаралары күрүдән гыйбарәт иде. Дөрес, бер сугышчан группа ике тапкыр операциягә чыкты. Унлап кеше, лагерь урнашкан тирәдән каядыр бик еракка барып, немецларның ягулык төягән машиналарын шартлатып кайттылар. Алар турында отрядта бик зур итеп сөйләделәр. Ләкин ул операцияләрдә Камил катнаша алмады. Чөнки сәламәтләнеп җитмәгән иде әле. Шуңа күрә аңа отряд һаман үз тынычлыгы турында гына кайгыртып, бөтенләй хәрәкәтсез ятасыман тоела иде.
Ниһаять, октябрь көннәре якынлаша башлагач, ул түзмәде, отряд командиры янына керде.
Отряд командиры Угланов үзе иде.
Угланов Камилне күптән танып өлгергән иде инде. Пулеметны яхшы белү~че һәм сугыш тәҗрибәсе дә алган солдат булуы өстенә, Камилнең масса арасында политик аңлату эшләре алып барырга да осталыгы Угланов өчен сер түгел иде. Бер сугышчан группага командир итәргә чамалап тора иде ул аны.
Шуңа күрә Угланов Камилне аеруча ачык йөз белән каршы алды.
— Рәхим итегез, иптәш Ибраһимов, — диде, — Я, сезнең хәлләр ничек? Сәламәтләнеп җиттегезме?
— Сәламәтлек ярыйсы, иптәш командир. Тик сәламәтлек ныгыган саен эч поша бара.
— Туган якларны сагынасызмы? Хатынны, бала-чагаларны?
— Эш бөтенләй анда түгел.
— Эш нәрсәдә соң?
— Ник без болай хәрәкәтсез ятабыз, иптәш командир?
— Ә-ә-ә, сез ул турыда... Безгә башта ныграк төпләнергә кирәк. Алда озаграк һәм катырак, нәтиҗәлерәк итеп сугышырлык булсын.
— Анысы шулай, иптәш командир. Ләкин Кызыл Армия бик авыр шартларда сугыш алып бара бит. Бик зур корбаннар бирә. Аның хәзер партизаннар ярдәменә аеруча мохтаҗ чагы. Үз турында кайгырту, әлбәттә, кирәк. Ләкин сугыш вакытында тәвәккәлгә бармыйча да булмый бнт. Отрядның төп бурычы, минемчә, дошманга каршы өзлексез сугыш алып бару булырга тиеш. Дошманнан оста кача белү генә җитми дим мин...
Угланов моңарчы үзен, отряд командиры буларак, өстенә йөкләнгән бурычны тиешенчә үтәп баручы дип килә иде. Партизаннар да аның акыллы, сабыр җитәкчелегеннән бик канәгать иде кебек. Шуңа күрә Камилнең тәнкыйте аңа бик авыр тәэсир итте. Угланов бу тәнкыйтьнең дөрес һәм
57
урынлы икәнен сизде. Шулай да капыл гына «әйе шул» дип әйтү кыен иде аңа.
— Дөрес, — диде ул,—сез дә хаклы. Ләкин сез берьяклап кына уйлыйсыз. Чөнки сез үзегезне бездә вакытлы кеше дип хис итәсез.
— Берәү дә мәңге партизан булып йөрергә җыенмыйдыр дип беләм. Бөтен ил Октябрь бәйрәмен дошманга каршы көрәштә нинди дә булса бер яца уңыш белән каршы алырга хәзерләнә.
— Без дә хәзерләнәбез, —диде Угланов.
— Миңа бер дә сизелмәгән кебек тоела, иптәш командир.
— Яхшы, алай сәламәтләнеп беткән булгач, сез дә катнашырсыз. Вакыт җиткәч, әйтербез.
— Көтәм, иптәш командир.
— Көтегез, — диде Угланов һәм шунда ук, үзе вәгъдә иткән эшнең дә әллә ни зур булмаячагы турында кисәткәндәй итеп, өстәп куйды. — Ә сезнең тынычсызлануыгыз урынсыз түгел. Фикерегезне әйтүегез әйбәт. Ул турыда безгә җитдирәк уйларга кирәк булыр...
Ниһаять, иртәгә Октябрь бәйрәме дигән көн килеп җитте. Ләкин Камилгә берни дә әйткән кеше юк иде әле. Аны, нәкъ гадәттә була торганча, постка куйдылар.
Урман. Чыршы белән нараттан башка агачлар күптән инде яфракларын коеп, шыр ялангач калганнар. Абага яфраклары, кипкән кычыткан һәм төрле кура сабаклары белән чуалган агач аралары яңа явып киткән кар белән алаланган. Урман өстендә кышны ашыктырып, төньяктан салкын җил исә. Учма-учма булып салынып төшкән ялангач каен тәлгәшләре әрнешеп сызгыралар; болан мөгезе шикелле тырпаешып калган шәрә имән ботаклары ачулы улыйлар. Җәйге шикелле күпереп утырган күгелҗем-яшел нарат ябалдашлары, салкынга исләре китмәгәндәй, мәһабәт һәм тантаналы итеп шаулыйлар. Төптән юан чыгып, өскә таба кирт- ләч-киртләч нечкәрә барган карасу-яшел чыршы агачларының күккә ашкан манара очлары, рәхимсез җилгә баш ияргә теләмәгәндәй, туп-туры югары карап торган килеш, әз генә дә бөгелмичә, салмак кына тирбәләләр.
Бер-берсе белән ярышып, котырып үскән таза агачлар арасыннан боргалана-сыргалана урман сукмагы үтә. Камил әнә шул сукмакның капыл гына сулга борылып киткән җирендә — партизаннар телендә «Дуслар почмагы» дип йөртелгән урында постта тора.
Партизаннар лагерена керү юлларындагы постларның иң тынычы дияргә була аны. Әгәр дә мәгәр бу тирәгә беренче тапкыр аяк баскан кешеләрдән кем дә булса берәү ул сукмакның бу урманга кайдан, нинди авылдан чыгып килгәнлеген яки нинди олы юлдан аерылып кергәнлеген белергә теләп, шуның буенча урманның читен эзләп китсә иде, боргалана- сыргалана ике километр чамасы җир узгач, ул кеше зирек агачлары белән күмелгән бер чокырга барып төшәр иде. Зирек арасыннан бераз баргач, мүкләнеп беткән эре-эре кара ташлар арасыннан әкрен генә чылтырап агып яткан кечкенә бер елгага килеп төртелер иде дә, ары кая китәргә белми, аптырап калыр иде. Юк, елга аркылы чыга алмаганга түгел: елга, теләсә кайсы җиреннән атлап чыгарлык. Ә аркылы чыккач кая китәргә? Чөнки сукмак елгага төшә дә, елга белән бергә эреп агып киткән шикелле, юкка чыга. Сукмакның дәвамын табу өчен, елга суы өстенә чыгып торган ташларга басып, артында бернинди дә эз калдырмыйча, агымга каршы китәргә кирәк. Елга боргалаиып-боргаланып барып, өченче тапкыр унъяк ярга сугылган җирдә аңа икенче бер сусыз елга чокыры килеп кушыла. Шул чокыр төбендәге ташлар өстеннән уңга таба китәсең, һаман да артыңнан бернинди эз калмый. Ниһаять, чокыр эченә авып төшкән куш чыршыга барып төртеләсең. Шул чыршылар буйлап сулъяк яр өстенә менгәч кенә бу сукмакның дәвамын күрәсең. Ләкин бу сукмак буйлап гади кешеләр йөри торган авып юлына барып чыгу • өчен тагын
58
I
нинди генә борылышлар, нинди генә четерекле, баш әйләндергеч киртәләр юк. Ә теге яктан партизаннар лагерена килү тагын да четереклерәк. Камил моны бик яхшы белә. Бу сукмак буйлап чит кешенең бирегә килеп җитүе бик шикле. Аны хәтта партизаннарның да бары да белеп бетерми. Тик саклык йөзеннән генә ул постны кешесез калдырмыйлар. Шуца күрә Камил дә бу «Дуслар почмагы»нда үзен шактый тыныч хис итә.
Ә бу урынга «Дуслар почмагы» дигән исем бирелүнең тарихы бик гади: анда бер-берсен кочаклашып үскән каен белән чыршы бар. Шуларга карап бирелгән исем ул.
Табигатьнең бу гаҗәеп күренешенә Камил сокланып туя алмый иде. Шул ике агач яныннан узарга туры килгән саен, туктал а-туктал а карап үтә иде ул ал арны.
Ә бүген ул шушы ике дус янында постта тора һәм әледән-әле шулар янына килеп туктала.
Чыннан да каен белән чыршы, нәкъ икесе бер тамырдан яралгансы- ман, төптән үк бергә кушылып чыкканнар. Бер метр чамасы күтәрелгәч, бер агачтан аерылган икс төрле кәүсә — ботак шикелле, бер-берсеннән аерылганнар да, араларында кылыч сыярлык кына ачыклык калдырып, янәшә үскәннәр. Шактый җир күтәрелгәч, күкрәкләре белән бер-берсенә кысылгансыман, тагын бергә кушылганнар. Алай гына да түгел, каен үзенең бер ботагы белән чыршыны кочып ук алган. Шулкадәр кысып кочкан аны каен, хәтта аның кулы да, күкрәге дә чыршының тәненә батып кергән. Аннан да югарырак алар ботакларын аралаштырып, кәүсәләре белән бер-берсенә ишелә биреп, кем узардан үсеп киткәннәр. Әйе, бер- берсеннән узарга тырышып, һәр икесе биек-биек булып үскәннәр алар, башлары күккә ашкан.
Камил бу кочаклашып үскән ике дуска карап тора да, көрсенеп куя:
— Эх, — ди, — мәктәп балаларын җыеп алып килеп күрсәтәсе иде бу тамашаны!
һәм ул, урман арасына шатлык бөркеп, гөрләшеп йөргән балалар төркемен күз алдына китерә. Шаян балалар, әлбәттә, бер-берсенә ишелеп үскән бу ике агачны карап тору белән генә канәгатьләнмиләр, аларна тотып, кочып карыйлар. Алай гына да түгел, өсләренә үрмәлиләр, түбәләренә үк менеп китәләр. Ә Камил белән Сания (әлбәттә, Сания дә шунда) сокланышып карап торалар. Тик кушылып үскән агачларга сокланамы алар, әллә шул агачларның түбәләренә күтәрелүче, шулар арасында йөгерешеп йөрүче, үзләре өчен яңа булган һәр күренешне җентекләп тикшерүче, һәр яңа үсемлекне күрү белән генә канәгатьләнмичә, аны тотып караучы, иснәп, чәйнәп караучы балаларгамы? Кем белсен.
Менә Камилнең күз алдына, ничектер башкалардан аерылып, Зөбәрҗәт кызы Кәримә килеп баса. Терекөмеш тамчысы кебек хәрәкәтчән, янып торган кара күзле, карасу-ал йөзле, һәрвакыт көтелмәгән яктан китереп сораулар бирүче бу кызга ничек сокланмыйсың? Әнә ул, әле дә ниндидер сорау бирергә җыена.
— Камил абый, — ди ул, — һаман әлеге дусларга сокланып торучы укытучысына килеп. — Әйтегез әле: ә бу каен белән чыршы чынлап та дуслармы?
— Ә синеңчә ничек?
— Минемчә, алар бер-берсен яратмыйлардыр, — ди Кәримә.— Алар бер-берсенә комачаулый торганнардыр...
Балалар турында уйлау Камилне шулай хыял дөньясыннан реаль чынбарлыкка якынрак китереп, кинәт сискәндереп җибәргән кебек булды.
Әйе шул. Фән күзлегеннән караганда, боларны дуслар дип атау дөрес булмас иде. Ә шулай да нинди биек булып үскәннәр алар. Хәер, болары очраклы хәл. Бөтен урманны бетереп эзләсәң дә икенче бер шушындый парны табып булыр иде микән, белмим. Ә соң бу урман?! Имәннәре имәннең менә дигәне, каеннары — каенның иң зифасы, наратлары на-
I
59
ратный иц асылы, чыршылары — чыршының иң яшеле түгелмени?! Ә юкәләр! Ул усаклар! һәркайсы үз урынында түгелмени алар? Димәк, алар бары да шушы туфракны яратканнар. Аларга шушында яхшы. Алар бары да яктыга, кояшка омтылалар. Бары да бер-берсеннән калышмыйча, нинди тигез, нинди биек булып үскәннәр. Әйе, аларның туган җирләре — туфраклары бер. Кояшлары бер. Тик төсләре башка, рәвешләре, тавыш-телләре башка. Төньяктан вакытсыз искән зәһәрле җилгә каршы кайсылары нәфрәтләнеп сызгыра аларның, кайсылары, үч алырга янагансыман, ачулы улын, кайсылары мәңге горурлык саклавын белдергәндәй мәһабәт тавыш белән шаулый. Ә барысы да бергә кушылып, алар урманның сәламәтлеге, аның көчлелеге, бердәмлеге, берниди стихиягә дә бирешмәслек дәрәҗәдә нык булуы турында моңлы да, куәтле дә итеп җырлыйлар...
Әйе, дуслар,почмагы бу. Юк, почмагы гына түгел, дуслар иле!
Чыршы ышыгында ачы җил исмәсә дә, көчәя барган салкын торган саен үзенең зәһәрен ныграк сиздерә барды. Кышны җәйге киемнән килеш каршы алырга мәҗбүр булган Камил пилоткасын басыбрак кияргә тырыша, шинель якасын торгызып, аның чабуларын кысыбрак яба, каешын тартыбрак бәйли, шакылдап каткан ботинкалары белән бер басасы урынга икешәр-өчәр басып, арлы-бирле атлый иде.
Көн кичегеп, караңгыланып килә иде инде. Камилнең алмашыну сәгате дә якынлашкан иде. Ул әле колакка килеп тотынган, әле аяк бармакларын кысып алырга азапланган салкынны куарга тырышып, төрле хәрәкәтләр ясап торган җиреннән кинәт тынып, сагаеп калды. Урман өстендә өзлексез ишетелеп торган шаулау, сызгыру тавышлары, төрле коры кура һәм кипкән яфрак кыштырдаулары арасында ниндидер чит тавыш яңгырап киткәнне тойды ул. Сукмак буйлап кемдер килә бугай! Әнә, аркылы яткан берәр чыбыкка эләгеп китте булса кирәк. Кем булыр? Бу вакытта?
Шул секундта Камил бу сукмакның хәзер инде, кар яугач, үзгәргән булырга тиешлеген, сукмакны яшереп яткан елганың да хәзер каткан булырга тиешлеген күңеленнән кичереп алды. Әллә кеше түгелме? Юк, кеше. Сагаебрак тыңлагач, аңа шактый ачык ишетелде: кемдер, артык сакланмыйча нык-нык басып атлап, якынаеп килә иде. Ахрысы ялгыз түгел, ара-тирә берәр сүз әйтешеп тә куялар, сызгырган тавыш та ишетелеп кала. «Тукта!» дип кычкырырга теләде Камил. Ләкин ашыкмады. Качып китәр дә, кем икәнен дә күрми калырмын, дип шикләнде һәм, тавыш чыгармыйча гына, чыршы артына посты. Күп тә үтмәде, сукмак өстендә бер кеше күренде. Кара колаклы бурзай җитәкләгән, аркасына куян аскан, кечкенә буйлы, зур малахайлы кеше. Камил үзе күренмичә генә туктарга боерды.
— Тукта! Кузгалма!
Сукмак буйлап килүче кеше куян тоткан кулы белән күзенә төшкән малахаен күтәрде һәм як-ягына карана-карана, елмаеп: .
— Камил абый! —диде.
— Бирермен мин сиңа Камил абыйны! Пароль?
Ул арада Камил үзе дә күренде. Аның шаярып ачуланганлыгы сизелеп тора иде. Шулай да, малай аның пароль таләп итүен игътибарсыз калдырмады. Җәһәт кенә, батыр гына итеп:
— «Букварь!»—дип куйды.
— Бирермен мин сиңа «букварь»ны! — диде Камил, инде чынлап ук ачуланып.
Малай тизрәк ялгышын төзәтергә ашыкты.
— Ой, «Азбука», «Азбука»!
—- Шәп партизан! Букварь белән азбуканы аермый. Эх, Павлик, Павлик!
Павлик нинди кыю һәм батыр малай булса да, имтиханда ялгышкан кеоек, кызарып, узайсызланып китте. Л\индый хатаны ҮЛ үзенә-үзе дә
60
гафу итә алмый иде. Чөнки ул үзенә карата зур ышаныч күрсәткәнлекнс- төшенә һәм аның ул ышанычны әз генә дә тапландырмыйча аклыйсы килә иде.
— Пи йомыш, Павлик? Кем кирәк?
— Дядя Ваняга килдем.
«Дядя Ваня» дип Углановны атыйлар иде.
— Ә бу куян? Ә бу эт? — диде Камил.
— Ә фриц очрап сораса? «Дядя Ваня янына бардым» дияргәмени? Куянга бардым.
— Ярый, ярый, уз әйдә. Ә «азбука»ны онытма.
Павлик Камилнең йөзенә һәм өс-башына карап, аны кызганып куйды, ахрысы, хәлен уртаклашырга теләгән йомшак тавыш белән:
— Өшемисеңме, Камил абый?—дип сорады.
— Зарар юк, Павлик туган, бирешмәбез. Бар, йомышыңны үтә.
Павлик белән очрашкач, Камил җылынып калгандай булды. Павлик- ның аңа һаман да, кайчандыр Камил үзе өйрәткәнчә, бернинди акцентсыз саф татарча итеп, «Камил абый» дип дәшүе аның җанын эретеп җибәрә, Камил үзендә укып йөргән балаларының берсен күргән кебек була иде.
Озакламый Камилгә алмаш килде.
Көн караңгылануга, аны Угланов землянкасына чакырдылар. Тышта тагын буран күтәрелгән иде. Угланов, гадәтенчә, Камилне ачык чырай, күтәренке күңел белән каршы алды. Ул аның өстенә кунган кар тузанына һәм башында пилотка булуына игътибар ңтте.
— Я, салкын бабай белән әшнәлек ничегрәк сезнең?—диде ул шаян тонда. — Бик җәберләмиме?
Кышкы кием мәсьәләсе бер Камил өчен генә түгел, аның хәлендә булган тагын берничә кеше өчен җитди мәсьәлә иде. Аның җитдилеген Угланов үзе дә бик яхшы белә иде. Ә шулай да, шаярта. Димәк, бу мәсьәләдә берәр өметле яңалык бар. Угланов, һәрвакыт ачык чырайлы һәм күтәренке күңелле кеше булса да, мәгънәсез шаяртуны яратмый.
Камил шуны аңлап, командирның шаяртуына үзе дә шаярып җавап бирде.
— Түзәм әле, иптәш командир. Җәберли бирсен. Үзебезнең суык. Бик каты куыра башласа, фрицны күз алдыма китерәм дә җылынып китәм Әйе, нинди дә булса җылырак кием тапканчы түзәргә ният. Бер дә бул- маса, сугышып җылынырбыз.
— Күп көтәсе калмады. Менә иртәгә сугышы да булыр, җылы кием дә.
Камил аны аңлап бетермәгәнлеген белдереп, сораулы карап куйды.
— Әйе, әйе,—диде Угланов. — Була. — Бәйрәм бүләге итеп безгә җылы кием бирәләр.
һәм ул җылы киемне кайдан һәм ничек табачакларын аңлатып бирде. Бу турыда ул Захар Петрович белән сөйләшкән булган икән. Захар Петровичка, староста буларак, Гитлер солдатлары өчен халыктан җылы киемнәр җыеп бирергә кушканнар. Захар Петрович карышусыз риза бул- ган. Җылы киемнәр дә җыйган, һәм Углановка әйткән:
— Без сезгә бәйрәмгә җылы киемнәр әзерләдек, дигән. Ләкин «сарык та исән, бүре дә тук» булсын өчен, сез аны немец кулыннан талап алырга тиешсез, дигән. Кирәкле урынга засада урнаштыру өчен киемнәрнең районга озатыласы вакыты турында хәбәр итәргә булган, һәм менә бүген Павлик аша Углановка шуны хәбәр иткән икән.
— Шул,— диде Угланов.— Бүген таң алдыннан засадага барырсыз Җылы киемнәр төягән обоз иртәгә иртән безнең кулда булырга тиеш.
— Ничә кеше барабыз?..
_ Әйтермен. Тик соңыннанрак. Ә хәзер кәгазь-каләм әзерләгез. Радио тыңлыйбыз. Бүген Москвадан нинди дә булса әһәмиятле тапшыру булырга тиеш...
61
һәм радиодан иптәш Сталин сөйли башлаган вакытта, Угланов землянкасының эче дә, тышы да партизаннар белән тулган иде инде. Тыгызланып эчкә тулган төркем ябылмаган ишек аша тыштагы төркем белән тоташкан иде. Буранлап кар явып торса да, радиоалгычтан ерак булу сәбәпле, иптәш Сталинның сүзләре бик ачык ишетелмәсә дә, тыш якта торучылардан да бер кеше дә китмәде: юлбашчының таныш тавышын ишетү үзе генә дә биредәге һәркем өчен чиктән тыш әһәмиятле иде.
Угланов та, Камил дә, әлбәттә, радиоалгычка иң якын урында булдылар. Икесе дә Сталинның һәр сүзен бик яхшы ишетәләр иде алар һәм өлгерә алган кадәр язып та баралар иде.
Юлбашчыны йотылып тыңлаучы төркемнән берәрсе, онытылып китеп, тойгысын тышка чыгарырга уйласа яки берәрсе Мәскәүдәгеләр гөрләшеп кул чапканда, аларга кушылып, кул чабарга тотынса, андый кешене ашардай булып, берничә урыннан берьюлы ышылдыйлар, онытылып китүче шунда ук акылына кайтып, шым булып кала иде.
ААенә бервакыт юлбашчы, сүз уңаенда гына туры китереп, партизаннар турында телгә алды.
— Икенчедән,— диде ул,— безнең илнең эченәрәк үтеп кергән саен, немец армиясе үзенең немец тылыннан ераклаша бара, ул үзенә дошман кешеләр арасында эш алып барырга мәҗбүр, чит ил җирендә үзенә яңа тыл булдырырга мәҗбүр, өстәвенә аның ул тылын безнең партизаннар җимерә бара, бу хәл немец армиясен тәэмин итү эшен нигезеннән тарката, аны үзенең тылыннан күркырга мәҗбүр итә һәм аңарда үз хәленең ныклыгына ышану көчен үтерә...
Партизаннар турында мондый сүз чыккач, Камил белән Угланов, һәм аларга якынрак утыручы башкалар да, тиз-тиз генә бер-берсенә карашып алдылар һәм бу карашуларның мәгънәсен бары да бертөрле аңладылар алар. Барына да ничектер уңайсыз булып китте.
Углановка исә, бигрәк тә. Әйе, аның отряды немец армиясенең тылын таркату буенча телгә алып сөйләрлек җитди сугышчан эш башкарганы юк әле. Дөресен генә әйткәндә, һаман әзерләнәләр генә әле алар. Ә Иосиф Виссарионович әнә ничек ди: партизаннар дошман армиясенең безнең илдәге тылын җимерә баралар, ди.
Угланов үзе дә, Камил дә, алар белән бергә Сталинны тыңлаучы башка бик күпләр дә күңелләреннән дошманның корал складларын, коммуникацияләрен капшый башлаганнар иде инде.
Сталин докладын тыңлап бетүгә, Москва кешеләренең радио аша яңгырап ишетелгән кул чабуларына кушылып, партизаннар да кул чаптылар. Алар да юлбашчыга саулык, озак гомер теләп, ура кычкырдылар.
һәм шул шау-шуларга ялганып, шунда ук митинг та башланып китте.
— Ишеттегезме, иптәш Сталин нәрсә әйтә? — диде Угланов.— Ә без? Дошман үзе безгә килеп һөҗүм иткәнне көтеп ятабызмы? Лагеребызны бик яхшы яшердек, дип куанабызмы? Дошман безне таба алмас дип масаябызмы? Ничек тапсын? Чөнки безне эзләми ул. Нигә эзләсен? Чөнки без аңа комачауламыйбыз. Беләм, гаепнең зурысы минем үземдә. Ләкин эш үтмәгән... Белегез: бүгеннән соң без актив һөҗүмгә күчәбез. Бәлки кайберебезнең өстебезгә кияргә киемебез булмас, бәлки ашарыбызга азыгыбыз булмас. Бәлки, ачык кһр өстеннән башка, кереп ышыкланыр куышыбыз да булмас. Ләкин дошман армиясенең тылын җимерү планыбыз һәрвакыт булыр!..
һәрвакыт тыныч, һәрвакыт мөлаем булган Углановның кинәт шулай янып китүен күрү әллә нишләтеп җибәрде Камилне. Бер кызды ул, бер туңды. Күкрәгенә тулып ташыр чиккә җиткән тойгыларын кем беләндер—бик- бик якын кешеләре белән уртаклашасы килә иде аның.
— Сания нишли икән бу минутта,— дип уйлады ул. Хәсән нишли икән? Мөгаен анда да Сталинны тыңлаганнардыр.
62
4
Әйе, Санияләр дә ул көнне Сталинны тыңладылар.
Шәһәрдәге бөтен актив театр бинасына — нәкъ Москвадагыча, Бөек Октябрь революциясенең егерме дүрт еллыгына багышланган тантаналы утырышка җыелды.
Башкирцев үзе доклад ясарга тиеш иде. һәм ул аңа бик җентекләп хәзерләнгән дә иде. Тик нәкъ алар җыелган сәгатьтә генә Москвада да тантаналы утырыш ачыласын һәм андагы докладның радио буенча тапшырыласын белгәч, ел да була торган йола буенча, бөтен ил белән бергә Москваны тыңларга булдылар.
Бу көнне сугыш чорына лаек фидакарь хезмәт белән билгеләү өчен, район кешеләре моннан ай ярым — ике ай чамасы элек үк ярыш ачканнар иде инде. Шушы көн хөрмәтенә райондагы бик күп колхозлар дәүләткә ашлык тапшыру планын срогыннан алда үтәп, илнең оборона фондына өстәмә рәвештә төрле авыл хуҗалыгы продуктларын тапшыруны дәвам иттерделәр. Шәһәрдә булган бөтен предприятиеләр шушы көнгә еллык нормаларын үтәү өчен көрәштеләр. Шушы көн хөрмәтенә барлык хезмәт ияләре хәлләреннән килгән кадәр фронтка ярдәм күрсәтергә тырыштылар. Оборона фондына акчалар бирделәр алар, заем облигация-ләрен тапшырдылар; хәзинәләрендә булган төрле алтын-көмеш әйберләрен дә кызганмадылар. Ял көннәрендә бөтен шәһәр, бөтен район күләмендә өмәләр ясадылар. Шушы көн хөрмәтенә, фронтовикларга бүләкләр хәзерләп җибәрделәр. Үзләреннән артса да арттырып, артмаса да арттырып, Кызыл Армиягә җылы киемнәр җыеп бирделәр.
Сания бу эшләрнең барына да иң якыннан торып катнашты.
Мәктәп эше ягыннан да аңа артык борчылыр урын юк иде. Уку шартлары тыныч вакыттагы белән чагыштырганда бермә-бер авырлашкач булса да, аның мәктәбе өлгереш ягыннан алдынгылар сафында булды. Кыскасы, Сания бөтен көчен биреп, нәкъ сугыш вакыты таләп иткәнчә эшләргә тырышты. Ләкин фронттагы хәлләрнең һаман яхшырмавын күреп күңелсезләнә, үзе эшләгән эшләрдән һич кенә дә канәгать була алмый иде. Нәрсә генә эшләсә дә аз тоела иде аңа.— Юк, җитми, аз,—дип өзгәләнә иде ул.— Минем көчем болай гына булмаска тиеш. Бөтенесен биреп бетә алмыйм бугай әле мин. Әллә бу аның Камилдән хат булма* ганга шулай борчылуымы? Әйе, Камилдән хат килергә вакыт иде инде. Ике хат язды да тынды. Ә аның икенче хаты сугышка керү алдыннан язылган иде бит... Юк ла,-анысы бөтенләй икенче нәрсә.— Әллә хезмәтем шундый инде, дип куя иде ул, аптырагач,— сугыш вакыты хезмәте түгел. Укытучы? Галим булсаң икән, физик! химик! Дошманның һөҗүмен бер көн эчендә туктатып, икенче көнне бөтенләй үз якларына сөреп чыга-рырлык берәр корал уйлап тапсаң икән! Яки бик яхшы хәзерлекле сугышчы булсаң? Турыдан-туры дошман белән бәрелешсәң! Хәер, кая анда үрелергә! Шушында, тылда эшләгән эшең турыдан-туры фронтка барыл кагылса да ярар иде әле. Әнә заводларда корал ясаучыар! Снарядлар, бомбалар ясаучылар! Танк ясаучылар!..
Нәкъ шул чорда аңа өчпочмаклап төрелгән бер хат китереп тоттырдылар. Хәрәкәттәге армиядән! Сания тетрәп китте дә тынды: юк, адресм Камил кулы белән язылмаган. Шулай да, бәлки Камил турындадыр? Юк.
Хат кайчандыр Саниянең үзендә укып йөргән бер егеттән булып чыкты. Егет үзенең госпитальгә кергәнлеген, ләкин ярасы авыр түгел, озакламый төзәлеп, яңадан фронтка китү турында уйлап ятуын язган, үзен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләгәннәр икән — шуны әйткән иде.
— «Көтмәгәндә болай кинәт кенә сезгә хат язуыма гаҗәпләнмәгез. Сания апа,—дигән иде егет аннары.—Болай булды: орденнар алуыбыз уңае белән, комиссар безне бик мактап сөйләде. Шуңа җавап биреп, мин
63
дә сөйләдем. Үземнең ничек үсүем, кемнәр тәрбиясендә кеше булуым турында әйтәсем килде. Балачакларымны исемә төшердем. Шунда иң элек сез күз алдыма килдегез. Дөрес, мин үземнең чыгышымда сезнең исемегезне әйтмәдем (хәзер әйтәсем калган икән дип торам), укытучыларым, дип кенә әйттем. Хәзер менә сезгә рәхмәт әйтеп хат язасым килде. Сездә укып чыккан егетләр сугыша, Сания апа! Начар сугышмыйлар,
I китте, күзләре
Ул аларны сөртеп
яшьләрен качырды да хат
иттерде.— Тик хәзергә, фронтлардагы хәлләр гомумән алганда матур булмаганга күрә, аларның геройлыгы күзгә бәрелми әле. Вакыты килер, безнең егетләр күрсәткән геройлыкларга дөнья хәйран калырлык булыр...»
Сания озак, рәхәт тынлыкка талды. Ул үз мәктәпләрендә укып чыккан башка малайларны һәм кызларны күз алына китерә башлады. Бер егет .быел химико-технологический институтны бетерә. Тагы ике кыз шунда укыйлар. Өчесе университетта. Авыл хуҗалыгы институтында бар әле тагын, пединститутта...
Әйе, физиклары да бар, химиклар да. Танк ясаучылар да, дошманга каршы корал тотып сугышучылар да бар!
— Җүләр,— дип куйды Сания үзенә-үзе.— Укытучылык начар эш буламы соң! Тик аны яратып, жаның-тәнең белән бирелеп эшләргә генә кирәк. Беткәнче бирелергә кирәк ул эшкә.
— Ә ул? Сания? Юк бугай шул, никадәр генә эшләсә дә, хәтта кайбер чакларда бөтенләй арып-талып, хәлдән таеп кайтып керсә дә, ул үз-үзенә житәрлек эшләмәгәнсыман тоела...
Шул хат алган көннең иртәгесен ул үзенең сайлаучылары янына барырга тиеш иде. Алар арасында аңа Кызыл Армия өчен жылы киемнәр җыюны оештырырга кирәк иде.
Сания бу эшкә кичтән үк хәзерләнергә кереште. Үрнәк күрсәтү өчен, башлап үзе бирергә тиешле киемнәрне хәзерләп куярга булды. Камилнең командировкага чыккан чакларда кия торган толыбы бар иде — шуны якынрак алды. Өр-яңа килеш диярлек калган киез итекләрен чыгарды. Алар янына тагын Камилнең колаклы бүреге белән бияләйләрен һәм жылы оекбашларын өстәде.
Болай булгач, аз да түгел иде инде. Ләкин Сания үзе һаман да канәгать түгел иде әле.
Менә ул үзенең бик сирәк киелә яки бөтенләй киелми торган киемнәре салып бикләнгән сандык янына килде, йоклаган балаларын уятмас өчен, аны акрын гына ачып, эчендәге әйберләрен барларга тотынды.
Бу сандыкта сакланган әйберләрнең күбесе затлы булулары белән түгел, бәлки Камил белән Саниянең үткәннәренә бәйләнгән истәлек билгесе булулары белән кадерлеләр иде.
Хәсәннең сабый чакта кигән кечкенә күлмәкләре саклана иде бу сандыкта. Сания аларны улының туган көнен уздырган чакларда алып, Хәсәннең үзенә күрсәтә: «Менә шушы күлмәк сыя иде бит сиңа, хәтта зур иде әле» дип көлә, ә Хәсәнгә, үзен инде күптән зурга исәпли башлаган малайга, бу бик кЪшык тоела иде.
Сания гади киндер полотнодан тегелгән кыска җиңде күлмәкне кулына алып, елмаеп куйды. Инде күптән искереп, кечерәеп калган, ләкин ап-ак итеп юып, үтүкләп куелган бу күлмәкне Сания үзенең кыз чагының — институтта укып йөргән чагының истәлеге итеп саклый иде. Ире белән икәү бергә берәр жиргә барырга җыенып, купшырак, затлырак киемнәрен эзләгәндә шушы күлмәк кулына тисә, Сания аны Камилгә күрсәтә һәм «менә шушы киндер күлмәк белән үземә караттым бит мин сине» дип көлә торган иде. Камил исә, аңа:
— Егетләр күзе күлмәк үтәли күрүчән була шул,— дип җавап бирә иде.
ышаныгыз...— Бу урында Саниянең күңеле йомшарып татлы, жылы яшь тамчылары белән томанланды, алмады, күзләрен каты-каты кысып йомып, укуын дәвам
64
Шундый ук киндердән тегелгән тагын бер күлмәк килеп чыкты. Кыек якалы итеп, чигүләп тегелгән ирләр күлмәге. Бусы Камилнең төсе иде Ә бусы менә Камил белән бергәләп Москвага бару истәлеге, бусы — Ленинград...
Москва! Ленинград!
Сания бу гүзәл шәһәрләрнең бүгенге хәлен күз алдына китереп, көрсенеп куйды һәм, инде һәр әйбергә кагылган истәлекләргә бирелмичә, сандыгын тизрәк актарырга тотынды.
Менә ул, ниһаять, бер шарф китереп чыгарды. Йомшаклыкта, җиңеллектә тиңе табылмаслык асыл зат иде бу. Шактый озын һәм киң итеп, баш-башларына ап-ак, ап-ак аркылы сызыклар сызып, саф кәҗә мамыгыннан гына бәйләнгән күгелҗем-соры төстәге бу шарф сандык тулы истәлекләр арасыннан да иң кадерлесе иде. Бу шарф Саниянең әтисенә кияү бүләге итеп китерелгән булган. Саниянең әнисе үзе бәйләгәнме аны. әллә аңа да ата-анасыннан күчеп калганмы — Сания анысын ачык белми. Тик шунысын белә: Самат учитель аны кияү булып кергән көннәрендә генә берничә тапкыр муенына элеп калган да, кире сандыкка салып куйган. «Киеп туздырыр өчен әрәм зат бу,— дигән,— моңарда мамык җылысы гына түгел, моңа ата-бабаларның йөрәк җылысы кушылган, дигән. Буыннан буынга бүләк булып кына бара торган әйбер бу» дигән. Шуннан аны әнисе төпчек кызы Саниягә придан итеп салып куйган. Сания аны, бер почмагына үз кулы белән ак ромашка чигеп, Камилгә бүләк итте. Камил дә үз чиратында, Самат учитель шикелле, аны бер-ике тапкыр урап, аңа үз йөрәгенең җылысын өстәгән дә, кире истәлекләр сандыгына салып куйган иде.
— Ата-бабаларның йөрәк җылысын үзенә җыйган зат! Буыннан буынга бүләк булып кына бара торган әйбер!..
Сания аны үзеннән җибәрергә теләмәгәндәй, кочып, күкрәгенә кысты.
— Шундый әйберне фронтка җибәрү белән, аны канлы сугыш кырларына озатып, мәңгегә кулымнан ычкындыру белән ата-бабаларымның истәлегенә хыянәт итмимме мин? Юк, илнең язмышы хәл кылынганда,— ата-баба истәлекләре үзләре куркыныч астында калганда, шулай кирәк.
һәм ул серле шарфка инде үз йөрәгенең җылысын бирергә теләгәндәй, аны тагын да ныграк кочып күкрәгенә кысты.
— Ата-бабаларыбызның, бөтенебезнең йөрәк җылысын алып барсын фронтка,— диде.— Барсын. Көч бирсен сугышчыга, курку белмәс батыр йөрәк бирсен...
Сания шарфны кадерләп кенә төреп, Кызыл Армиягә җибәрергә тапшыру өчен әзерләнгән башка җылы киемнәр янына салып куйды.
Ә икенче көнне аны барган бер җирендә ачык йөз белән каршыладылар. Аның сүзләренә чын күңелдән колак салып, Кызыл Армиягә жылы киемнәр бирделәр. Нәкъ Саниянең үзе шикелле, һәркайсы фронтка үзенең йөрәк җылысын да алып барырлык әйбер бирергә тырышты. Халыкның кайсы катлавына керсәң, дә, фронтка ярдәм итү эшендә шундый кайнар бердәмлек барлыгын күрү Саниянең күңелен күтәрде. Ул берничә көн рәттән эчке сызланусыз үз-үзеннән канәгать булып эшләп йөрде.
Ләкин җанга тынычлык бирә торган бу үз-үзеңнән канәгать булу халәте озакка бара алмады. Беркөнне шулай, информбюро белдерүләрен тынлап, фронттагы хәлләрнең һаман авырлаша баруы турында ишетеп чыгу өстенә, аңа тагын хәтерле Фәхрүш очрады. Хәтерле Фәхрүш каты авырудан соң көннән-көн ныграк хәл ала барган кешесыман,^ нык-нык басып атлап бара, үзе тагын да ныграк игътибарлы һәм кайгыртучан караш белән Санияләр торган йортка, аның коймаларына, бакчаларына күз сала иде.
Саниянең тагы күңеле сыза башлады. Аны яңадан үз эшен азсыну, үзеннән канәгатьсезлек борчырга тотынды...
Бүгенге тантаналы утырышка килгәндә дә үз эшеннән канәгать түгел
5. .С.Ә." № и 65
иде Сания. Москва шундый авыр, куркыныч хәлдә булган беркөндә аннан юлбашчы тавышы ишетелү үзе генә дә аның, күңелендәге өмет чаткысын күбәйтеп, гөрләтеп, ялкынландырып җибәрде.
Тантаналы утырыш бетеп, халык таралырга кузгалган вакытта, партиянең шәһәр комитеты аппаратында эшләүче берәү бөтен залга кычкырып белдерү ясады:
— Партия членнарының берничә минутка калуы сорала!—диде.
Залга тулган халыкның бер өлеше утырган урыннарында калды, ә бер өлеше — чыгу ишегенә таба кузгалды.
Сания чыгучылар арасында иде.
Шәһәр урамының төнге баз кебек караңгы булуына да, урамга чыгуына ук йөзенә китереп бәргән карлы салкын җилгә дә игътибар итә алмады Сания. Аның күңеле залда калучылар арасында иде.
— Я, Сания,— диде ул, күңеленнән үзен-үзе битәрләп,— синең эшең бетте. Сиңа кайтып йокларга мөмкин. Ә алар калдылар әле... Әйе, алар үз эшләренә беткәнче бирелгән кешеләр. Ватанга, партиягә беткәнче тапшырылган кешеләр. Алар партия членнары...
Әгәр шәһәр өстен маскировка караңгылыгы баскан булмаса иде, ул төнне Сания тәрәзәсендә таңга кадәр ут янганны күрерләр иде.
Ул төнне Сания таңга кадәр партия уставын укып утырды.
. 5
Икенче көнне иртә белән Сания йокысыннан уянганда, өйдәге бөтен кеше торып беткән иде инде.
Ак алъяпкыч буып, җиңнәрен сызганган Ольга Дмитриевна инде янып бетеп томаланган мич эченнән таба ала — эссе мич каршында озак торудан аның бит алмалары пешеп, алсуланган — ул тагын да яшәребрәк киткәнсыман күренә; Хәсән бишек-арбада яткан сеңелесен көлдереп уйный. Розочка аңа рәхәтләнеп көлә; өстәл өстенә тезеп куелган чынаяклар янында бөтен өйгә ямь һәм җылылык бөркеп, ак самовар кайнап утыра иде.
Сания, күзләрен ачып җибәрүгә мондый күңелле тамаша күренгәч, рәхәткә талып, берникадәр вакыг урыныннан тормый ятты. Ул үзенең гадәттәгедән озак йоклаганлыгын, вакытында торып балаларын карый аямаганлыгын, нәтиҗәдә бөтен авырлык Ольга Дмитриевнага төшкәнлеген белде. Ләкин гадәттәгечә кабаланып сикереп тормады. Бернинди борчылу да хис итмәде. Өй эчендәге бу ямьле иртәнге күренешне бозарга теләмәгәндәй, тыныч, мөлаем чырай белән генә тавыш бирде.
— Бу ни хәл? — диде ул.— Бүген шулай бик озак йоклаганмынмени мин?
— Уяндыгызмы? — диде Ольга Дмитриевна ягымлы тавыш белән.— Ярый. Хәзер уянсагыз да ярый: мич узган, самовар кайнаган, менә коймак та әзер.
— Ой, Ольга Дмитриевна, нишләдегез сез? Ничек барына да бер үзегез өлгердегез? Нигә мине уятмадыгыз?
— Мин торган вакытта сез шундый матур, шундый тәмле итеп йоклый идегез... уятырга кызгандым. Дөресен генә әйткәндә, сезнең болай тыныч итеп йоклаганыгызны күптән күргәнем юк иде.
Башка вакытта булса, Сания бу хәлгә болай тыныч кына карый алмас иде. Ольга Дмитриевнадан гафу үтенергә тотыныр иде, нигә уятмадыгыз мине дип, үпкәләр иде. Ә бүген ул алай итмәде. Гафу да үтенеп тормады.
— Ай рәхмәт, Ольга Дмитриевна,— диде.— Мин бүген чынлап та бик рәхәт йокладым. Нинди рәхәт уяну тагын!
66
Ул гаҗәеп бер җиңеллек белән урыныннан торып, бишек-арбада яткан килеш абыйсы белән шаяручы кызы янына килде.
— Кара син аны,— диде ул, баласының көләч чыраена сокланып — Ул да түгел! Ольга апасы карагач ни, әни дә кирәкми! Әнә, абыйсы да нинди акыллы: юынып, киенеп тә куйган.
Ольга Дмитриевна соңгы вакытларда Саниянең артык күп эшләп йончуын, шулай да үз-үзениән канәгать була алмыйча, һаман борчылып йөрүен, төннәрендә дә тыныч кына йоклый алмавын күреп, аны кызгана, аның исәнлеге өчен хафалана иде. Аңа җиңеллек тудыру өчен, өй хуҗалыгына караган эшләрне күбрәк үз өстенә алырга тырышса да, Сания моңа ирек бирми, моның өчен Ольга Дмитриевнага ачулана, үпкәли башлый иде. Бүген исә, Саниянең шулай тыныч, рәхәт итеп йоклавын күргәч, Ольга Дмитриевна аның өчен куанып, аңа яхшылык эшләү дәрте белән канатланып өй эшләрен карарга тотынды, Санияне уятмас өчен, пкш-пыш кына сөйләшеп, балаларны да тынычландырды. Мичкә якты. Бәйрәм көн, сугыш вакыты булганлыктан, һәр җирдә эш белән уздырылырга карар бирелгән булса да, бөтенләй йоласы килми калмасын дип, төче коймак та пешереп алды. Самоварын да кайнатып өлгерде. Нәтиҗәдә, үзенең болай тырышып йөрүләренең бушка китмәвен — Саниянең шат күңелле булып уянуын күреп, куанып бетә алмады. «Бик әйбәт, бик әйбәт, — дип кабатлый иде ул күңеленнән. — һичшиксез, Сания берәр яхшы хәбәр ишеткәндер. Юкка гына болай булмас. Ире турында күңелен тынычландыра торган хәбәр бардыр».
Шулай уйлады Ольга Дмитриевна, ләкин бу турыда Саниянең.үзеннән сорарга ашыкмады. «Үзе әйтер, әйтми түзә алмас» диде. Шулай да, Саниянең телен тизрәк ачарга сүз җае чыгару өчен, башта үз шатлыгын уртаклашырга булды.
Әйе, үзенә күрә генә булса да, бүген аның үзенең дә шатлыгы бар иде: кичә ул югалткан танышларыннан — үзе белән бергә эвакуацияләнгән якташларыннан хат алды. Аларның Башкорстаида икәнлекләрен, ару гына урнашканлыкларын белде. Алай гына да түгел, якташлары аны үз яннарына чакырганнар, «бергә-бергә күңелле булыр, бире кил» дин язганнар иде.
Бары да өстәл янына утырышкач, Ольга Дмитриевна шушы турыда сөйләп бирде.
Сания . рәхәтләнеп аның шатлыгын уртаклашты. Тик шунда ук бу уңай белән үзенең бераз хафага төшүен дә сиздереп алды.
— Сезнең инде хәзер, әлбәттә, алар янына китәсегез килә торгандыр?
— Шуңа аптырап торам шул менә,— диде Ольга Дмитриена.— Алар якынракмы миңа, сезме? Миңа хәзер сездән аерылу бик авыр булачак. Җитмәсә, без бит хәзер инде эшебез белән дә бәйләнгән.
Сания аның бу фикерләрен хуплап каршы алды.
— Бик дөрес, Ольга Дмитриевна. Хәзер миңа да сездән аерылу жиңел түгел. Үзегез әйткәнчә, эш ягын да уйласак, сез, әлбәттә, анда китәргә ашыгырга тиеш түгел.
— Үземә-үзем хәйран калып торам: шул якташларымны таба алмаганга никадәр борчылып йөрдем, никадәр газапландым. Ә тапкач, болай уйлармын дип башыма да китермәгәнмен.
— Сезнең танышларыгыз биредә бер мин генә дә түгел бит хәзер. Бик күп алар. Бөтен укытучылар яратты үзегезне. Ә балалар? Аларны ташлап китәргә мөмкинме соң хәзер?
— Сез дә болай уйлагач, мин бик шат, Сания сөеклем. Дөресен генә әйткәндә, үземнең дә китәсем килми. Тик һаман сезгә тыгызлап торуымнан гына уңайсызлана идем...
— Ягез инде, Ольга Дмитриевна. Без ул турыда күптән сүзне бетереп куйган идек түгелме соң? Ә хәзер инде, бигрәк тә.
«Хәзер инде» дигән сүзне һәм үзенең аңа басым ясап әйтүенең мәгъ
5* 67
нәсен аңлатырга теләп, Сания үз күңелендәге яңа уйны, яңа ниятне ачып бирергә ашыкты.
— Беләсезме, Ольга Дмитриевна,— диде ул, тавышын акрынайтып.— Мин партиягә керергә булдым.
«Менә нәрсәгә үзгәргән икән ул!» дип уйлады Ольга Дмитриевна һәм Санияне котларга ашыкты.
— Тәбрик итәм, Сания,— диде.— Зур эш.— Аннары ул бераз вакыт сүзсез торганнан соң, дусларча көлеп, болай диде:
— Дөресен генә әйткәндә, Сания сөеклем, мин сезгә карап аптырый идем, шушы кадәр саф күңелле, шулкадәр кеше җанлы, шулкадәр энергияле, шулкадәр идеяле кеше — ничек партия сафында түгел икән? дип уйлый идем.
— Зинһар алай арттырып җибәрмәгез, Ольга Дмитриевна. Бу бит әле ният кенә. Рекомендация бирүчеләр табасы бар әле. Кабул ителәсе бар.
— Сезне алуларына мин шикләнмим.
Сания үзе дә шикләнми иде, әлбәттә. Үткән тормыш юлында аны партия сафына алырга киртә булырлык бернинди дә кара эз юк иде.
— Шулай да,— диде ул, Ольга Дмитрневнага жавап биреп,— бик нык хәзерләнергә кирәк. Бу минем өчен бик зур имтихан...
Зур кара күзләрен тутырып ачып, җитди кызыксыну белән әнисенә караган хәлдә, моңарчы дәшми утырган Хәсән дә сүзгә катнашты.
— Әни,— диде,— ә нигә соң син партиягә моңарчы керми йөрдең?
Сания улының шундый җитди карашын күреп, елмаеп куйды. Башта аның Хәсәнгә шаяртып «син кушмаганга» дип җавап бирәсе килде. Әйе, комсомолдан туры партиягә күчәргә кирәк булган вакытта, сине карап өйдә утырудан бушамадым, диясе килде. Ләкин алай дип әйтмәде. Бераз уйланып торганнан соң, улының җитди соравына җитди итеп җавап бирде.
— Күрәсең, ул дәрәҗәгә күтәрелеп җитмәгән булганмындыр, улым, — диде.
— Менә миңа хәзер биредә кыенрак булыр, — дип куйды Ольга Дмитриевна. — Рекомендация бирерлек дәрәҗәдә мине белгән кеше дә юк, автобиографиямне раслап бирерлек учреждение дә юк...
— Кайгырмагыз, Ольга Дмитриевна, вакыты белән бар да булыр. Кирәк булса, табылыр.
Сания иң башлап Газиз Баязитовтан рекомендация сорарга булды, һәм шул көнне үк, кич җиткәнне дә көтмичә, мәктәп эшләреннән бушрак булган бер арада Шәһәр Советына китте.
Аны Баязитовның секретаре Раиса Лазаревна каршы алды.
Раиса Лазаревна Газиз Баязитов яраткан кешеләргә аеруча игътибар күрсәтә, аларны ачык йөз белән каршы ала иде. Инде шактый олы яшьтәге хатын булуына карамастан, Сания килеп керүгә ул яшь кызлар шикелле сикереп торды. Татлы елмаеп, аңа каршы атлады.
— Рәхим итегез, Сания Саматовна, — диде ул, Саниянең исәнләшкәнен дә көтмичә, һәм аңа йомшак креслодан урын тәкъдим итте. —■ Утырыгыз. Исән-сау гына йөрисезме?
— Рәхмәт. Үзегез исән-саумы?
— Балаларыгыз? Хәсән ничек? Розочка?
— Рәхмәт. Исән-саулар.
— Иптәшегездән һаман хәбәр алганыгыз юкмы, Сания Саматовна?
— Юк, Раиса Лазаревна, юк.
— Исән булсын. Исән булса, бер килеп хәбәре дә булыр, үзе дә кайтыр. Утырып торыгыз, Сания Саматовна.
— Рәхмәт. Газиз Закирович үз урынындамы?’
— Газиз Закирович юк шул әле. Озакламас инде. Утырып торыгыз.
Сания тиз генә кул сәгатенә карап алды да:
— Бераз көтим алайса, дип, Раиса Лазаревна тәкъдим иткән креслога утырды.
68
— Газиз Закирович иртүк инде пристаньга төшеп киткән иде. Бер дә үзен-үзе саклый белми. Хәзер бит анда, Кама буенда, мондый көндә үзегез беләсез. Кыш башка елларны болай иртә суытмый торган иде дә бит... Егерменче ноябрьга кадәр пароходлар ,йөри торган иде. Ә быел! Әнә... Ангинасы бар бит аның. Бик нык сакланырга кирәк. Ә ул! Шушындый көндә көне буе ачык һавада, җилдә йөр әле син! Җитмәсә, Кама буенда. Коточкыч!
— Анда нишлиләр соң алар?
— Завод төялгән баржа килгән. Ничек килеп җитә алган әле, ничек бозга кушылып туңып калмаган?..
— Алайса тиз кайта алмас ул,— диде Сания, урыныннан торып.
— Киткәненә бик күп булды бит инде. Озак тормаска кирәк иде.,
— Юк, көтеп вакытны бушка уздырмыйм. Кичкәрәк кереп әйләнермен. Хушыгыз хәзергә, Раиса Лазаревна.
Ләкин Сания чыгып китәргә өлгермәде, Баязитов үзе кайтып керде: салкыннан бөтен йөзе тоташ кып-кызыл булган иде аның.
Раиса Лазаревна, кабалана-кабалана, аның тирәсендә бөтерелергә тотынды.
— Ай, ничек өшегәнсез сез, Газиз Закирович, — диде.— Шулкадәр үзегезне онытырга ярыймы соң. Чирләрсез бит.
— Зарар юк, Раиса Лазаревна, — диде Баязитов көр тавыш белән.— Бирешмәбез. Вакыты шундый.
— Вакыты нинди? Сугыш вакытында чирләргә бигрәк тә ярамый... Баязитов аңа артык игътибар итмәде: ул Санияне күреп алды.
— Сания! Үзегез биредә? Бик яхшы. Миңа нәкъ сез кирәк идегез. Исәнмесез.
Сания үзенең кечкенә, җылы, йомшак кулын Баязитовның боз кебек салкынайган учыннан тизрәк тартып алырга ашыкты.
— Абау, кулыгыз бөтенләй туңып беткән бит.
Раиса Лазаревна: «әллә бияләегезне дә кимәгәнсез...» дип, тагы нидер әйтә башлаган иде дә, Баязитов инде аны тыңлап тормады, тунын да, бүреген дә салмаган килеш, үз кабинетына атлады.
— Әйдәгез, Сания туганым, керегез әле бире.
Ул үз кабинетына кергәч тә чишенеп бетмәде. Ишек төбендәге элгечкә бүреген генә элде дә, тыны белән һаваның җылылык дәрәҗәсен чамалап карап, өстен салмаска булды. Тунының төймәләрен ычкындыру белән канәгатьләнеп, шул килеш үзенең председатель урындыгына утырды.
— Утырыгыз, Сания туганым. Шулай. Кунаклар каршы алырга хәзерләнегез, Сания, килделәр. Теге вакытта үз өем буш кала дип борчылган идегез. Завод директоры семьясын кертергә тәкъдим итәбез сезгә. Кабул итәсезме?
— Рәхим итсеннәр, үзләре тарсынмаса.
— Сыярлар. Зур семья түгел. Хәзергә хатыны белән улы гына килгәннәр. Директор үзе Москвада калган әле. Озакламый килер.
— Кайда соң аның семьясы? Урнаштырырга кирәк. Өшегәннәрдер.
— Хәзер килеп җитәрләр. Урнашырлар. Бер директор семьясы гына түгел, байтак кына эшчеләрен, инженерларын да квартира табып урнаштырасы бар.
— Табылыр, Газиз абый.
— Табылыр. Бусы кечкенә эш әле, алда зуррагы булыр: ул заводка ©шчеләр табарга кирәк.
— Эшчеләр дә табылыр. Бездә кеше күп.
. — ә заводка тагын да күбрәк кирәк. Өстәвенә яхшы грамоталы кешеләр булсын. Ни җитде завод түгел, Төгәл механизм заводы. Зуррак класста укучы мәктәп балалары турында сүз барачак.
— Ничек, ирексезләп укуларыннан аерыргамы?
69
— Ирексезләү турында сүз бармый, әлбәттә. Ә теләге булган балаларны көчләп җибәрми торып та булмас.
Ул арада тыш яктан автомобиль гудогы ишетелде^ Баязитов тәрәзә аша нәрсәнедер күреп алды:
—- Әнә, килеп җиттеләр,— диде ул.— Әйдәгез.
Ләкин Саниянен, үз йомышын да йомышламый китәсе килмәде.
— Газиз абый, — диде ул, тавышын акрынайта төшеп. — Минем сезгә бер бик кирәкле соравым бар иде. Бер генә минутлык.
— Рәхим итегез, Сания.
— Газиз абый, әгәр дә мин сездән партиягә керергә рекомендация сорасам, бирерсезме икән?
— Ике куллап, Сания туганым, ике куллап! Бик яхшы булыр. Теләсәгез бүген үк язып бирәм.
— Рәхмәт, Газиз абый, миңа шундый зур ышаныч белән каравыгыз өчен. Зинһар, язып куегыз.
—- Язам, язам. Сезгә дигәндә, бик рәхәтләнеп язам. Бик хуп. Башкалардан алып бетермәдегезме әле?
— Башлап сезгә килдем, Газиз абый.
— Рәхмәт. Була. Бүген үк язып бирермен.
Шәһәр Советы йортының урам ишеге турысына иске генә йөк машинасы килеп туктаган, аның тартмасына төялгән капчыклар өстендә чехоллары балчыкка буялгалап беткән берничә чемодан күренә, чемоданнар арасында башына ак шәл урап, шәл өстеннән ирләр бүреге кигән бер хатын утыра, кабина тәрәзәсеннән көләч йөзле бер малай карап тора, малай белән янәшә хатын-кыз шофер утыра иде.
Баязитов, ишектән чыгуга ук кычкырып сөйләнә-сөйләнә алар янына килде.
— Килеп җиттегезме? — диде ул.— Бик әйбәт. Менә, сез барасы йортның хуҗасы үзе үк биредә булып чыкты.
Баштанаяк төрелгән хәлдә чемоданнар арасында утыручы хатын, кыенлык белән генә борылып, Баязитовка карады.
— Таныш булыгыз, кем... Галина Сергеевна бит әле? — Әйе, Галина Сергеевна. Мин әйткән ханым менә шушы инде. — Сания Саматовна үзе.
Галина Сергеевна Саниягә борылып якты йөз күрсәтергә тырышты. Ләкин калын киенгән булу өстенә, төренеп тә утырганлыктан, аңа кузгалырга кыен иде.
— Төшәргә кирәк иде бит миңа,—диде ул, — булышыгыз, зинһар. Нигә мине бу кадәр бәйләп бетерделәр соң?
Машинаның аръягында тагын бер кеше булган икән,— завком кешесе—Галина Сергеевнага шул җавап бирде:
— Кузгалмый торыгыз инде,— диде.— Барып җиткәч, берьюлы төшәрсез.— Ул Саниягә борылды.— Ерак барасымы?
— Ерак түгел, әйдәгез!
Сания җитез генә сикереп, машинаның кабина ишек алдындагы басмасына менеп басты. Завком кешесе югарыга — капчыклар өстенә үрмәләде. Машина кузгалып китте.
6
Санияләр квартирасы, һәркөн була торганча, буш, ишегендә йозак иде.
Сания сүзне гафу үтенүдән башлады:
— Сез, Галина Сергеевна, мине зинһар гафу итегез инде,— диде,— мнн сезгә квартираны ачып кына бирәм дә китәм. Мәктәпкә ашыгам.
һәм ул үзенә җавап биргәннәрен көтеп тормыйча, тиз-тиз генә өйалды ишеген ачты да, йөгерә-йөгерә өске катка менеп китте.
70
Ул арада Галина Сергеевна, үзенә кузгалырга ирек бирми килгән кышкы кием һәм чорналмаларыннан арынып, җиргә төшкән иде инде. Үзе болай шактый тулы тәнне булса да, зәңгәр драптан купшы гына итеп тегелгән көзге пальтосы аны җыйнак, җиңел хатын итеп күрсәтә иде.
— Валерик!—дип кычкырды ул ярым ачулы, ярым үпкәле тавыш белән.— Зинһар, килеп җитмәс борын әллә кая китеп йөрмә.
Машина килеп туктауга ук, кабинадан сикереп төшеп, ябылмый калган капка аша йөгерә-йөгерә урамга чыгып баручы малай теләр-теләмәс кенә кире борылды.
— Урамга чыгып караганнан ни булган соң? — дип мыгырдана иде ул.
— Күрерсең, өлгерерсең,— диде Галина Сергеевна. — Күрә-күрә туеп бетәрсең әле. Әнә, машинадан әйберләрне алышырга булыш.
Валерик моңа да каршы түгел иде. Ул кәҗә җитезлеге белән машина өстенә үрмәләп менеп китте дә, андагы чемодан һәм төенчекләрне җирдән үрелеп кенә алырга тырышучы шоферга булышырга тотынды.
Галина Сергеевна белән завком кешесе, кулларына берәр чемодан тотып, өйалды ишегенә юнәлделәр. Каршыларына Сания килеп чыкты.
— Әйдәгез,— диде ул һәм Галина Сергеевна кулындагы чемоданны тартып алды да, җилтерәп, тагы югарыга менеп китте. — Әйдәгез, әйдә!
Тегеләр өске катка менеп җиткәндә, ул өй эченә үк кереп киткән иде инде. Кайдандыр, түрге бүлмәдән тавышы ишетелде аның.
— Әйдәгез, әйдә, керегез бире.
Галина Сергеевна белән завком кешесе өй эченә килеп керүгә, Сания, тагын гафу үтенә-үтенә, аларга бүлмәләрен күрсәтергә кереште.
— Зинһар, гафу итегез. Хәзергә менә сезгә шушы бүлмә. Ә калганнары бергә булыр. Бусы — зал. Менә кухня, керегез. Савыт-сабалар кирәк була икән, тотыгыз, тартынып тормагыз. Үз өегездәге кебек булыгыз. Менә сезгә ачкычлар. Зинһар, гафу итегез, дәрес сәгатем җитә. Кич белән яхшылап танышырбыз...
Аңа каршы Галина Сергеевна җавап биреп торырга түгел, рәхмәт әйтергә дә өлгермәде, Сания баскычтан йөгереп төшеп тә китте.
Ишектән чыгуга, Сания машина янында Гашияне күрде. Гашия, гадәтенчә, илгәзәкләнеп, көләч чырай белән нидер сөйләнә-сөйләнә, машинадан чемодан бушатучыларга булыша иде.
— Бик яхшы булган,—диде Сания, — зинһар кунакларга булыш, Гашия, үземнең бер генә дә вакытым юк.
Ул, инде капкадан ук чыгып барышлый, кемгәдер төбәп: «квартираны бикләми калдырып китмәгез» диде. Каяндыр ерактан, урам яктан анын тагын бер тапкыр: «Зинһар, гафу итегез» дигәне ишетелде.
Галина Сергеевна үзенең яңа җиргә ничек килеп урнашасы, нинди кешегә квартирга керергә туры киләсе турында уйлап, юл буе борчылып килгән иде. Нинди генә кешеләрне күз алдына китермәгән иде ул, нинди генә хәлләрне, үзләрен нинди рәвешләрдә генә каршы алуларны күңеленнән кичермәгән иде.
Берсе дә туры килмәде.
Хуҗа хатыны ашыга-ашыга ишеген ачып, кабалана-кабалана өен күрсәтте, ачкычларын тоттырды да йөгереп чыгып та китте. Галина Сергеевна хәтта аның нәрсәләр әйткәнен дә хәтеренә алып бетерә алмады, бугай. Хуҗа хатынның тик «Гафу итегез, гафу итегез» дигәне генә исендә иде аның. Шоферы тагын, тиз-тиз генә чемоданнарын бушатты да, машинасындагы ниндидер капчыкларны бушатырга булса кирәк, китеп тә барды. Завком кешесе дә гафу үтенергә ашыкты, тегеләрне дә урнаштырасы бар дип, машина белән бергә үк чыгып китте. Ярый әле, кайдандыр бер ачык чырайлы, көләч йөзле хатын килеп чыкты. Ул русчаны бик нык җимереп, ләкин үзе моңа әз генә дә уңайсызланмыйча, өзлексез та- кылдый-такылдый, аларның бөтен әйберләрен өйгә кертергә булышты.
71
Өйгә кереп урнашкач та тиз генә чыгып китмәде әле. Галина Сергеевна- ныц нишләргә, нәрсәгә тотынырга белми уңайсызланып торуын күреп, аны өй эчендәге тәртипләр белән таныштырырга тотынды. «Юл кешеләре, ачыккансыздыр, сусагансыздыр» дип, Саниянең самоварын куеп җибәрде.
— Ашарыгызга кирәк булса, әйтегез: үзем табып кертермен. Карточкагыз булмаса...
•— Рәхмәт, — диде Галина Сергеевна. — Хәзергә безгә берни дә кирәкми.
— Ярый алайса, комачаулап тормыйм,— диде Гашия. Аулаклап ял итегез, йомышыгыз булса, аптырап тормагыз, үземә әйтегез. Мин шушы ишек алдында. Гашия исемле. Урыслар Галя дип тә йөртә.
— Галя?
— Әйе, Галя дип йөртәләр. Дубрник дип сорасагыз да, күрсәтерләр. Ярый, хушыгыз.
— Галя, гафу итегез, әйтегез әле, хәтеремнән чыкты: безнең квартира хуҗасының исеме ничек иде әле?
— Сания исемле. Соня дип тә йөртәләр.
— Сания? Соня?
«— Әйе, Сания; бик әйбәт кеше. Мин аны инде ун елдан бирле беләм.
— Бик әйбәт кешегә охшый шул. Атасының исеме ничек?
— Анысын әйтә алмыйм. Әтисенең исемен сораганым юк. Фамилиясе Ибраһимова. Хушыгыз, кем, Галина Сергеевна...
Шулай итеп, Гашия дә, Галина Сергеевнаны гаҗәпкә калдырып, чыгып китте.
— Ничек итеп инде ун ел буе бергә торган, шулкадәр якыннан аралашкан күршеңнең әтисе ни исемле булганны белмәскә мөмкин? —дип гаҗәпләнә иде Галина Сергеевна.
Улы белән үзе генә калгач, Галина Сергеевна пальтосын салып, ишек янындагы чөйгә элде дә, бераз хәл алу һәм тынычлану өчен йомшак диванга утырды.
— Валерик,— диде ул йомшак тавыш белән, — зинһар, акыллы гына бул, улым.
— Акылсызланмыйм ла.
— Әле бер нәрсәгә барып тотынасың, әле икенчесенә. Кеше әйбере бит алар. Тик кенә утыр. Сал пальтоңны. Хәзер юынып алырбыз. Әнә шул сары чемоданны ачып, сабын белән сөлгене ал.
’ Валерик әнисе кушканны үтәргә кереште. Галина Сергеевна диван аркасына сөялеп, ярым яткан хәлдә сүзсез калды. Шактый вакыт тыныч кына уйланып утырганнан соң, ул кәефле генә елмаеп куйды.
— Монда да шул бер үк тормыш икән,— диде. — Тегендә әтиең шулай, әллә нидә бер өйгә кайтып керә дә, «гафу итегез, гафу итегез» дип, шунда ук кире эшенә чыгып китә иде. Монда квартира хуҗасы... Кем исемле иде соң әле үзе?
— Сания!—диде Валерик, һаман чемодан тирәсендә булашып,— Соня дип тә йөртәләр.
— Әйе, Соня. Ә атасының исемен белмибез. Ярый, белербез. Ә ул бик ■әйбәт кеше күренә. Теге кем, Шәһәр Советы председателе аны безгә юкка гына мактамаган, ахры. Председатель үзе дә яхшы кеше булырга кирәк...
— Әлбәттә, яхшы кеше, — диде Валерик, җанланып китеп.— Дөнья тулы яхшы кеше. Син үзең юкка куркып барасың. Әллә нинди кешеләр очрар дип шикләнәсең. Ә соң әлеге, безгә булышкан Галя түтәй — начармыни? Нинди кызык итеп сөйли ул! Үзе гел көлеп кенә тора. Мин аларга керәм әле. •
— Керерсең, керерсең, барын да күрерсең, барына да җитешерсең. Тик менә Москвага кайчан яңадан әйләнеп кайтырбыз. Ай-Һай ерак киттек. Би-и-ик ерак.
72
— Кайтырбыз, — диде Валерик. — Фашистларны гына куып җибәрик.
Ул арада йөгерә-йөгерә Хәсән кайтып керде. Өйдә яңа кешеләр барлыгын аңа әнисе әйтеп җибәргән иде инде. Шуңа күрә ул артык тартынып тормады — кыю гына, җитди генә итеп исәнләште. Тегеләр сорамас борын ук үзенең кем икәнлеген әйтеп бирде. Күп тә үтмәде, Розочканы күтәреп, Ольга Дмитриевна да кайтып керде. Исәнлек-саулык сорашып, үзенең кем икәнен әйткәч, ул, сакауланган булып, Розочка исеменнән сөйләргә тотынды.
— Менә без шулай барыбыз да эштә инде, — диде: — Хәсән мәктәптә укый, Ольга түтәй укыта, кайтышлый яследән мине кереп ала. Әни үзе соң кайта. Өченче смена беткәч кенә. Аның эше бик күп...
Аның шулай шаярган булып җитди сүзләр сөйләвенә каршы, Галина Сергеевна да аптырап калмады.
— Ай-һай-һай, — дигән булды ул, Розочкага җавап биргән булып.— Бигрәк эш сөючән семьяга килеп эләккәнбез икән. Болай булгач, курка башладым әле: бер мин эшсез кеше булып калмасам ярар иде.
— Калмассыз, теләсәгез биредә сезгә дә эш табылыр...
Яшьләре белән бер чамадарак булган ике малай өстенә тагын ике хатын һәм алар янына бер кечкенә бәби дә булгач, өй эче бөтенләй җанланып китте. Бер-берсе белән тирәнрәк таныша, тегендәге-мондагы хәлләр турында сораша башладылар.
Галина Сергеевна завод белән бергә тагын күп кенә эшчеләр һәм аларның семьялары килгәнлеген, шулай ук заводның баш инженеры белән партоешма секретаре да инде биредә икәнлеген әйтте.
— Ә Аркадий Андреевич соңгы эшелон белән килергә тиеш иде,— диде ул, тирән көрсенеп, — хәзер бик кыен булыр инде аларга: су юлы өзелә. Ә бирегә тимер юл юк.
— Ә кыш көне Москвага кайтырга кирәк булса, нишләрбез?—диде Валерик, куркынып.
Хәсән балаларча аны тынычландырырга ашыкты.
— Кыш көне монда самолетлар килә, —диде ул тиз генә. — Кар шәп яумаганда, Казанга кадәр автобус та йөри.
7
Партиягә керергә заявление биргән минуттан башлап, Сания тагын да бүтәнләнеп китте. Хәзер инде аны үз-үзеннән канәгатьсезлек тойгысы борчымый: ул хәзер үзен коммунизм эшенә беткәнче бирелгән кеше исәпли иде.
Мәктәпнең үзендә әлегә партоешма булмау сәбәпле, Сания заявление- сен район мәгариф бүлеге каршындагы оешмага биргән иде. Озак йөртмичә. анда аның заявлениесен карадылар һәм бертавыштан 7 кандидат итеп кабул иттеләр. Әйе, ул хәзер үзенең язмышын тулысы белән партиягә тапшырды, һәм ул үзендә моңарчы булмаган яңа бер тойгы артканын сизде. Дөрес, үзенең эчке дөньясында, уй-тойгыларында шушыңа охшашрак бер үзгәреш булганлыгын татыганы бар иде инде аның. Шәһәр Советына депутат итеп сайлангач, шулай булган иде: җаваплылык тойгысы артып киткән иде аңарда. Депутатлык вазифасы Совет хөкүмәтенең указ яки карарларын тормышка ашыруда булышлык күрсәтү, сайлаучылар наказын үтәү, алардан килгән заявление яки жалобаларны тикшереп хәл кылу белән генә бетми иде. Халык вәкиле булгач, ул инде һәр урында җаваплы булырга тиеш. Аның инде урамда яки базарда очраган кечкенә тәртипсезлекләр яныннан да тыныч кына узып китәргә хакы юк. Әйтик, берәр йортның түбә калае купкан килеш яңгыр астында торганын күрә.
73
икән, ул инде бу хәлгә игътибар бирми үтә алмый, кешесен табып, ул аны төзәттерү чарасын күрергә тиеш. Тиешсез урында урамның ямен җибәреп яки һавасын бозып ятучы берәр шапшаклык очрый икән, депутат кеше аның яныннан да борынын тотып кына уза алмый. Мондый күренешләргә карата күңеленнән ризасызлык күрсәтеп, «безобразие!» дип, карганып китү генә дә җитми аңа. Ул андый «безобразие»ләрне булдырмау чарасын үзе үк күрергә тиеш.
Депутат булгач, Саниядә әнә шундый җаваплылык тойгысы арткан иде. «Чын мәгънәсендә халык хезмәтчесе булу бик җиңел эш түгел икән» дип уйлаган иде Сания.
Менә хәзер, үзен коммунист итеп исәпли башлагач, ул үзенең эчке дөньясында тагын да катлаулырак үзгәреш булганлыгын, тагын да зуррак җаваплылык хисе артканлыгын тойды.
Хәзер инде ул һәр җирдә, үзенең һәр адымы өчен генә түгел, һәр күргәне, һәр ишеткәне өчен дә үзен җаваплы итеп тоя башлады, һәм бик тиз арада ул партияле кеше булуның, коммунист намусын тап төшерми саклауның ни дәрәҗәдә авыр эш икәнлеген аңлады. Әйе, моңарчы ул чын коммунистның кем икәнлеген аңлап җитмәгән булган икән әле; югыйсә, ул үзен күңеле белән күптән коммунист исәпли иде инде. Партия сафында булуны тик алда килеп чыгуы ихтимал булган авыр минутларны тиешенчә каршы алырга хәзер булу өчен кирәк дип аңлый идё. Газеталардан укып, яки кешедән ишетеп белгән фронт эпизодларын күз алдына китерә иде ул. Әйтик, бер бүлекчәгә дошманга каршы контратакага күтәрелергә кирәк. Ә дошман ата, баш күтәрергә ирек бирми. Ләкин аңа карамастан, күтәрелергә кирәк. Берничә кешене корбан итеп булса да, күтәрелергә кирәк. Башлап кузгалырга, турыдан-туры үлем астына беренче булып кереп китәргә берәүнең дә йөрәк көче җитми. Менә шунда политрук команда бирә: «Коммунистлар, алга!» ди, һәм коммунистлар күтәрелә. Үз-үзләрен корбан итеп, иптәшләренә алга барырга юл ачалар...
Димәк, мин дә, партия сафына керәм икән, шуның белән партиягә белдереп куям: ил өчен, Ватан өчен, коммунизм төзү өчен көрәштә авыр минутлар килсә, кемне дә булса корбан итәргә кирәк булса, шундыйларның берсе мин! Партия миңа тулысынча ышанып, таяна ала!—дим.
Сания партияле кеше булуны шулай күз алдына китерә иде. Бу ка- дәресен, әлбәттә, ул дөрес күз алдына китергән. Ләкин партияле кеше булу алай дигән сүз генә түгел икән. Үз эшеңә, үз хезмәтеңә бирелгәнлек, мораль яктан үзеңне тиешлечә тоту... Аларын әйтеп торасы да юк. Алары инде күптән аңлашылган, бик гади хакыйкать. Саниягә моңарчы таныш булмаганы һәм иң катлаулысы — үзеңне кешеләр өчен дә җаваплы хис итү икән. Үзең белән бер оешмада, бер эштә булган кешеләр өчен генә түгел, үзең күргән, үзең белгән, үзең белән аралашкан бөтен кешеләр өчен үзеңне җаваплы хис итә башлыйсың икән, һәм моңарчы бик якыннан беләм дип йөргән кешеләреңне дә икенче төрлерәк, тирәннәнрәк күрә башлыйсың икән...
Сания партиягә кергәч, иң башлап, Гашия турында уйга калды.
Беркөнне кич Гашия аларга ярты пот чамасы он күтәреп керде.
— Менә,— диде,— авылдан килгәннәр иде дә, сезгә кирәк булса дип, алып калган идем. Кыйбат та түгел.
Гашиянең шулай тегене-моны күтәреп керүләренә Сания моңарчы бер дә гаҗәпләнми, аны бик гади эш дип карый һәм кирәк нәрсә булса (ә Гашия һәрвакытта диярлек аңа кирәк нәрсәне генә кертүчән иде), кыйбатрак түләп булса да, алып та кала иде. Бу юлы Саниягә ничектер уңайсыз булып китте, һәм, ни өчен икәнен хәзергә үзе дә аңлап җитмәгән хәлдә, Гашиянең тәкъдимен кире какты.
— Кирәкми, Гашия.
Гашия тиз генә борылып чыгып китмәде. Шунда кухняда бул ашучы Галина Сергеевнага карап елмайды да:
74
— Үзегезгә кирәкмәсә, бәлкем, әнә Галина Сергеевналарга кирәктер? — диде.
Галина Сергеевна үз исемен ишетеп һәм Гашиянең мөлаем елмаюын күреп, кызыксына куйды:
— Нәрсә әйтәсең, Гашинка? Нәрсә китердең? — диде.
Гашия, оялып, тартынып кына әйтеп бирде:
— Әгәр кирәк булса, кыйбат түгел. Оны бик ышанычлы. Үлчәве дә тулы. Нәкъ сигез кило. Иске гер белән үлчәнгән, артыграктыр да әле.
Галина Сергеевна Саниягә борылды.
— Сезгә кирәкмәсә, мин алып калыйм,— диде.— Онның зарары тимәс.
— Ихтыярыгыз.
Шулай итеп, Гашия, алып кергән онын Галина Сергеевнага калдырып, чыгып китте. Галина Сергеевна аны озатып керде дә:
— Нинди, сөйкемле хатын, — дип куйды. — Нинди яхшы күршегез бар сезнең, Сания Саматовна.
Сания дәшмәде.
Әйе, — дип уйлады ул күңеленнән. — Сөйкемле хатын? Яхшы күрше? Мин үзем дә моңарчы аны гел шулай дип кенә белә идем. Ә кайдан алып китерә соң ул миңа кирәкле нәрсәләрне? Миңа гына китерә микән ул? Ни өчен кибеттә табылмаган әйберләр аңарда табыла? Ә үзе бит бер дә кара эчле, явыз ниятле кеше диярлек түгел. Кем ул? Нишләргә аның белән?
Сания ул көнне бу мәсьәләнең очына чыга алмады. Аннары, шәһәрдә көннәр суытып җибәрү уңае белән, мәктәптә эшләр күбәеп китте. Ерак- тарак торучы балалардан кайберләре мәктәпкә килә алмый башлады. Сания аларның берсен дә игътибарсыз калдырырга теләмәде. Уку программасын үз срогында тулысынча һәм яхшы сыйфат белән үтү өчен, укытучыларны мәктәпкә килә алмый торган балаларның өйләренә җибәрде.. Зур классларда укучы балалар, бигрәк тә комсомолецлар бу эштә укытучыларга ярдәм күрсәттеләр. Шулай да, мондый күп кешене күзәтеп торуга бәйләнгән мәшәкатьле эшне системалы дәвам иттерү өчен, Саниягә көне-төне дигәндәй эшләргә, һәрвакыт уяу һәм киеренке хәлдә булырга туры килде. Балалар өчен һәрвакыт мәктәптә җылы аш булдыру эшен өзмичә алып бару да җиңел түгел иде. Дөрес, Сания бу эштә дә ялгыз булмады. Бәрәңге, яшелчә табып бирүдә булсын, транспорт белән булсын— аңа Шәһәр Советы, бигрәк тә Газиз Баязитов үзе бик күп ярдәм күрсәтте. Ләкин мөмкин булган ярдәмне ала белү, алгач аны тулысынча һәм нәтиҗәле итеп файдалана белү үзе дә ул чорда бик зур эш иде.
Шулар өстенә мәктәп шәһәрдәге госпитальгә культура ярдәме күрсәтүне дә өстенә алган иде. Аны да онытмаска, тиешле кешеләрнең һаман исенә төшереп яки аларның ниләр эшләгәнен әледән-әле тикшереп торырга кирәк иде.
Нәкъ шул көннәрдә тагы югары классларда укучы балалар арасында зур гына бер буталыш булып алды. Сигезенче, тугызынчы, унынчы классларда укучылардан байтак кына бала Төгәл механизм заводына эшкә керделәр. Бу эш, әлбәттә, бер көн эчендә генә бетмәде. Балаларның үзләре тарафыннан булсын, аларның ата-аналары тарафыннан булсын, озак уйланулар, киңәшүләр, икеләнүләр белән барды. Ниһаять, тора-барз китәселәре китеп бетте, каласыларның күпме буласы ачыкланды. Нәти-җәдә, кайбер классларда укучыларның саны шактый кимеде. Сания бөтен көчен салып, мәктәптә ныклы дисциплина урнаштырырга тотынды, укучы балаларның берсен дә таратмыйча, аларга тиешле срокта тиешле белемне биреп чыгару өчен бик нык тырышты.
Эше артык куп булганлыктан, бу араларда Сания үз өендә бик сирәк була, аңа күрше-күлән белән очрашырга да туры килми иде.
Ниһаять, беркөнне ул тагын Гашия белән очрашты.
75
Әллә ничә атнага бер тулы килеш эләккән ял көненнән файдаланып, Сания һава алырга чыкты. Розочкасын да үзе белән алган иде. Көн бик салкын булганлыктан, ишек алдына ук чыкмыйча, өй алды террасасында гына йөрергә тотынды.
— Я, кызым, әни күтәреп йөрткәч, рәхәтме? — диде ул, кечкенә Роза белән сөйләшкән булып. — Әллә әни кулының нәрсә икәнен дә белмисеңме? Әллә бәхетсез бала инде син, кызым. Әтиеңне белмисең дә белмисең инде. Кайда йөри торгандыр... Хат та язмыйча... Анысы бер хәл. Әниеңне дә сирәк күрәсең бит... Ә, алаймы? Синең өчен көлке генәме? Шулай булсын. Үскәч бәхетле бул...
Шулай тыныч кына, рәхәт кенә кызы белән сөйләшеп йөргәндә, аты- лып-бәрелеп, шатлыгыннан авызы колагына җиткән Хәсән килеп керде.
— Әни, карале! — Аның кулында бер пар өр-яңа киез итек иде.— Нәкъ миңа үлчәп басылган. Киеп тә карадым.
— Тукта, кайдан алдың аны? — диде Сания, гаҗәпләнеп.
— Гашия апа бирде.
Саниянең чырае караңгыланып китте. Аның кашлары җыерылды.
— Гашия?
— Әйе. Киез итегең тузган икән, ди. Мә, ди, әниеңә күрсәтеп кара, ди. Ошатса, киярсең үзен, ди.
— Хәзер кире илтеп бир, — диде Сания, ачуланып.
Хәсән аны аңламады.
— Нигә, әни? Үзең миңа әллә кайчаннан бирле киез итек эзлисең бит!
— Юк, бу ярамый... Хәер, тукта, мин аңа үзем керермен. Китер монда киез итекләрне. Мә сеңелкәеңне, әзрәк шушында йөрт тә, өйгә алып керерсең.
Сания чынлап та Хәсәнгә киез итек эзли иде. һәм күптән түгел магазиннарга киез итек килгән дә иде. Тик балаларының аягына кирәк булган бөтен кешегә дә җитәрлек күләмдә булмаганга күрә, аны теләсә кемгә сатмадылар, бик нык тикшереп бүлделәр, беренче чиратта аеруча мохтаҗ семьяларга бирергә тиеш таптылар. Хәсәнгә генә түгел, Хәсәнгә караганда да мохтаҗрак кешеләргә дә җитми калды. Киез итек ул чорда әнә шулай бик кадерле нәрсә иде. Ә бу бер кием итек ничек итеп Гашия кулына килеп кергән? Бәлки аңарда ул бер генә пар да түгелдер?
Сания кергәндә, Гашия, гөрләп янган мичкә тыгып, кабартма пешерә иде. Кызу мичтә кабартма пешерү, бик нык игътибар сорый торган эш булса да, Гашиягә кергән кунакны, гадәтенчә, ачык чырай белән каршы алырга уңайсызлый алмады. Ул, мамык мендәр кебек булып күпергән кайнар кабартманы бер кулыннан икенче кулына авыштырып, табадан ала-ала, Саниягә мөрәҗәгать итте:
—- Әйдүк, әйдүк, рәхим ит... Мин хәзер. Түрдән уз. Мактап йөрисең икән... Мин хәзер... — Ул Саниягә карата шундый куштанлык күрсәтә- күрсәтә, пешкән кабартмасын алып куйды, аның урынына икенчесен табага салып мичкә тыкты. — Хәзер, хәзер, актыккысы, — диде.— Утыр, утыр, Сания.
Сания гадәттә Гашиянең нәрсә пешерүенә, ничек ашавына, ничек киенүенә игътибар итми торган иде. Бу юлы ул аның он белән майны артык иркен тотуына игътибар итте. «Төче коймак булса, бер хәл иде,— дип уйлап алды ул.— Кабартмага камыр ачыту өчен он күбрәк кирәк бит. Бер кабартма өчен генә ачытып та тормагандыр әле».
— Теге карт янына кереп чыккан идем әле, — диде Гашия, кабартмасын пешерә-пешерә.
Сания аның кем турында әйткәнен аңламады.
— Нинди карт? — дип сорады.
— Фәхри бабайны әйтәм, әлеге хәтерле Фәхрүш...
— Нишләп йөрисең аның тирәсендә? Нигә кирәге бар аның?
76
— Карт кеше бит, бичара. Балалары да ваз кичкәннәр үзеннән.
— Үлеп китсә дә бик вакыт инде аңа, — диде Сания, коры гына итеп.
— Үлсә дә ярар иде дә бит, бахырга, анысы ходай кулындагы эш шул.
Ул арада Гашия кабартмасын пешереп китерде дә, томалап куйган самоварын ачып җибәрде. Самовары шунда ук сызгырырга да тотынды.
— Кызым, — диде Гашия, түр як бүлмәдә нәрсәдер тегеп утырган кызына мөрәҗәгать итеп,— чәй урыны хәзерлә. Сания, уз әле түргә. Хәзер чәй эчәрбез.
— Кирәкми, чәй эчәргә дип кермәдем. Менә шушы итекләрең турында сөйләшим дигән идем.
— Ошаса, ал да куй, нәрсәсен сөйләшеп торасың. Үзара килешми торган кешеләр түгел.
— Юк, Гашия. Мине шунысы кызыксындыра: кайдан алдың син моны?
— Нигә? Таныйсың мәллә?—диде Гашия, шаярып һәм шунда ук җитди итеп җавап та бирде.— Бер танышьш биргән иде. Үз баласына дип алган булган да, ярамый, ди.
— Тагы бер пар таба алмассың микән?
— Әллә шул. Сорап карармын. Бик кирәк булса, табылыр.
Сания бераз вакыт сүзсез торды. Аннары, тавышын акрынайтып, җитди төстә Гашияне үгетләргә тотынды.
— Менә нәрсә, Гашия,— диде ул, — мин сиңа явызлык теләмим. Ләкин дөресен әйтәм: синең бу эшең миңа бер дә ошамый.
— Нигә, Сания, пи булган? — диде Гашия беркатлы кыяфәт белән — Нинди эшем турында әйтәсең?
— Ни өчен алай бары да үзләренең сата торган әйберләрен сина китерәләр? Онын да, итен дә, күкәен дә, маен да. Инде менә киез итек?
— Туктале, Сания, әллә нишләгәнсең син.
— Бер дә әллә нишләмәгән, вакыты шундый. Бу әйберләрнең урланмаган булуында минем шигем бар.
— Әстәгъфирулла тәүбә! —диде Гашия, исе китеп.— Кит аннан! Нишләдең син? Шушы сүзне башка берәү әйтсә, бугазына ябышыр идем, валлаһи. Синнән бу сүзне ишетүемә колакларым ышанмый. Ничек шулай дип әйтергә кирәк кешегә, гөнаһыдан да курыкмыйча? Кит, әллә нишләгәнсең син, Сания.
— Син урлагансың дип әйтмим. Алай аңлама.
— Аллам сакласын, җүләр. Үз гомеремдә кешенең энәсенә тигәнем булса, менә шушында кулым корысын!
— Беләм. Ә менә шул сиңа сатарга биргән кешенең урлаган булуы мөмкин бит?
— Юкны сөйләмә. Белер-белмәс кешедән аламмыни мин.
— Гашия, син үзең дә беләсең: хәзерге вакытта халыкка кирәк товарлар магазинда да бик санаулы. Шуңа күрә аларны акча түләми алу гына түгел, сатып алып сату да караклык белән бер. Спекулянтлык була ул.
— Инде анысы, Сания җаным, мөмкинлеге булган кеше, биргән вакытта бер-ике пар арттырып, үзенә ала икән, аның өчен генә әллә ни гаепләп булмый. Берәү дә фәрештә түгел, һәркемнең үз бармагы үзенә кәкре.
— Менә шунысы ярамый шул, Гашия.
— Син бигрәк артык нечкә күңелле инде, Сания җаным. Берәү дә алай нечкәләп тормый. Кибет тирәсендәгсләрен әйтмисең дә инде. Зур урындагыларны әллә син шундый түгел дип беләсеңме? Барының да үз бармагы үзенә кәкре.
_ Алай димә, Гашия. Белер-белмәс көйгә җаваплы урындагы кешеләрне каралтма.
_ Кеше юкны сөйләми ул, Сания. Әнә Газиз Баязитов турында ни диләр? Син армиягә дип, сугышта җәфа чигүчеләр җылысын күрсен дип,
77
Жаныңнан кадерле әйбереңне бирәсең, ә. ул аны алып үз муенына урый да, аның урынына үзенең искесен куя. Безнең ише кечкенә кеше түгел, Горсовет председателе! Бер дә исе китми.
— Туктале, Гашия, нәрсә сөйлисең син? Берни аңламыйм. Газиз Бая- зитовка ни булган? Нишләгән ул?
— Син фронтка җибәрергә дип биргән мамык шарфны үз муенына алып ураган дип сөйлиләр бит.
— Ә син андый гайбәтләргә ышанма, — диде Сания, тыныч булырга тырышып. — Гайбәткә ышанып, шундый яхшы коммунистка яла якма.
— Утсыз төтен булмый диләр. Кеше юкны сөйләмәс. Ни дә булса ■бардыр. Синекен булмаса, бүтәннекен алгандыр. Аның өчен мин аны гаепләргә дә җыенмыйм. Әйе, фронтка китәсе затлы әйберне алып, аның урынына искерәген куйган икән, бер дә гаҗәп түгел. Фронтта барыбер югала ич...
— Ярый, теләсәң нәрсә диген, Гашия, тик мин сиңа, ни гомер тату яшәгән яхшы күрше итеп, әйтәм: юкка кызыгып, үзеңне харап итмә. Кыенга килсә килер, мондый кәсебеңне ташла. Ил мондый авыр көннәр кичергәндә спекулянтлык итү — иң әшәке җинаять! Мә, әйтмәде димә.
Сания кулындагы киез итекләрне урындык өстенә куйды да ишеккә таба кузгалды. Гашия берни аңламаган кеше кыяфәтендә аның артыннан ташланды.
— Кая киттең, Сания җаным, тукта, берәр чынаяк чәй эчеп чыгарсың!—диде.— Ни булды соң сиңа, валлаһи, берни акламыйм. Фәхри бабай янына барганмын икән, ни булган? Ул да алла бәндәсе түгелмени? Ярдәмчесез калган икән, бичара... Аның кайчандыр бай булганлыгында ни эшем бар минем.
— Анысы бер хәл әле. Кызганасың икән, үз эшең. Ә спекулянтларга булышуыңны ташла. Мин синең үзеңне кызганып әйтәм. Теләсә нинди гайбәткә ышанып, дошман сүзен дә сөйләп йөрмә. Коммунистларга яла якма!..
Сания чыгып китте. Артта Гашиянең аптыраулы тавышы белән: «Әллә нишләгән бу, әстәгъфирулла тәүбә!» дигәне ишетелеп калды.
Гашия өеннән Саниянең бөтенләй кәефе бозылып чыкты. Хәзер инде ул Гашиянең ялгыш юлда икәнен, алай гына да түгел,— бозык юлда икәнен белде. Шулай да аңа карата йомшаклык күрсәтте. Тиешенчә эшләгәндә, ул аны үгетләп маташмаска, киез итекләре белән бергә милициягә генә . тотып бирергә тиеш иде. Ләкин Сания алай эшли алмады. Аңа һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булган, аңа ышанган күршесенә карата алай каты булырга көче җитмәде.
— Чынлап та, — дип үзен-үзе юатырга тырышты Сания. — Әгәр дә ул төзәлмәслек спекулянт булса, яхшылап әйткәнне аңламаслык- бозык кеше булса, бу кадәр ачык күңелле кеше булмас иде. Хәтерле Фәхрүшкә барып йөрүен дә яшерер иде... Әйе, әйе, кешене җәзага тарттыру тиз. Ә менә аны яхшылап аңлату юлы'белән төзәтү кыенрак. Кыенрак булса ни, аның каравы файдалырак булыр.
Ләкин, үзен-үзе никадәр генә юатырга тырышса да, Сания тынычлана алмады. Ниһаять, ул бу турыда Газиз абый белән киңәшергә кирәк булыр, дигән карарга килде. Тик, Газиз Баязитовны исенә төшергәч, аның күңелендә яшен пычагы шикелле булып, куркыныч бер сорау чагылып китте.
— Әле Гашиягә карата болай! —дип уйлады Сания. — Әгәр дә Газиз абый турында Гашия әйткән сүз чынлап та дөрес булып чыкса?
Сания бу ямьсез сораудан тизрәк качарга теләгәндәй, аңа ышанмау юлы белән котылдьь
— Буламы соң! Нинди гайбәтләр чыгаралар бит. Нинди кеше турында. Әйе, партияле кеше булу җиңел түгел... Әллә күңелгә килгән бу
78
икеләнүләрне берсен дә калдырмыйча бюро утырышында сөйләп чыгаргамы?..
Район мәгариф бүлеге каршындагы башлангыч партия оешмасының. Санияне партиягә кандидат итеп алу турындагы карары партиянең шәһәр комитеты бюросында каралмаган иде әле. Саниянең, партия кандидаты буларак, шәһәр комитетында расланасы бар әле. һәм аны, шул мәсьәлә буенча, берсекөнгә кич бюро утырышына килергә чакырганнар иде. Анда инде Саниягә бюро членнары каршында, шәһәрдәге ик зур җитәкчеләр каршында имтихан тотарга туры киләчәк.
— Әгәр шунда үземнең Гашия турында белгәнемне, аңа карата шушылай икеләнгәнемне әйтмәсәм? — дип уйлады Сания, — партия каршында гаебемне яшереп калу булмасмы икән?
8
Сания башлангыч оешма тарафыннан кандидат итеп алынган вакытта, Ялантауда партиянең шәһәр комитеты бөтенләй юк иде әле. Шәһәрдәге партия оешмалары һәркайсы район комитетына карыйлар иде.
Тыныч вакытта, әлбәттә, шәһәр комитетының юклыгы артык сизелм! дә иде. Сугыш башланып, шәһәрдә дә, авылларда да тормыш, эш шартлары үзгәрү белән, райком секретареның хәле бик читенгә әйләнеп китте. Колхоз кырларында котырып үскән икмәкне сугышка китми калган хатын-кызлар, бала-чага һәм карт-коры көче белән жыеп алырга кирәк иде. Шуның өстенә, ат һәм машиналарның да фронтка сайланып алынганнан калганнары белән генә эш итәргә туры килде.
Үтә сизгер җитәкчелек көче һәм зур тәҗрибә белән ныгытылган оеш- тыручанлык сәләте өстенә, көне-төне армый-талмый эшләү булганда гына икмәкне югалтусыз җыеп алырга мөмкин иде.
Шул ук вакытта шәһәрдәге тормыш та хәзер бөтенләй бүтән иде инде. Шәһәрдә электән эшләп килгән «Урак-чүкеч» заводы, пароходлар төзәтү» кирпеч сугу заводлары, трикотаж, кием тегү, мебель эшләү, галантерея фабрикалары бар иде, төрле артель һәм мастерскойлар бар иде. Аларнык эшләрен дә сугыш шартларына җайлап корырга туры килде. Бары да сугыш өчен кирәкле продукция эшләргә, фронт заказларын үтәргә керештеләр. Моңарчы беркайда да хезмәт итмичә, өй хуҗалыкларында гына кыштырдап йөргән бик күп хатыннар, өйләрендә торган килеш, төрле артель һәм фабрикалардан эш алып эшләргә тотындылар: бик күп өйләр мастерскойга әйләнде. Ул мәктәпләр, балалар бакчалары, яслеләр, госпиталь һәм башка төрле медицина учреждениеләре... Партия күзе боларның барын да күреп өлгерергә, райком аларның берсен дә игътибарсыз ка.т дырмаска тиеш иде.
Башкирцев партия эшендә күп тәҗрибә күргән һәм бу районда зур авторитет казанган җитәкче буларак, яңа шартларда аптырап калмады. Халыкка ышана, халык арасындагы актив көчләрне күрә һәм аларны оештыра белә иде ул. Шуңа күрә ул авылда да, шәһәрдә дә сугыш вакыты таләп иткән борылышны ясый алды. Шулай да Башкирцев, сугыш вакытына хас булган рәхимсез логика буенча, авылда да, шәһәрда дә эшләрнең арта һәм катлаулана баруын күрә, җитәкчелек аппаратында да үзгәреш булырга тиешлеген тоя иде.
Инде болай да шыгрым тулган һәм кайнап торган шәһәргә тыгызланып, Төгәл механизм заводы да килеп кергәч, бу турыда партиянең Өлю Комитеты белән сөйләшмичә булдыра алмады.
Өлкә Комитеты, әлбәттә, моны үзе дә күрә, һәм хәзер инде бер Ялантау шәһәрендә генә түгел, республикадагы тагы берничә урында
79
партиянең шәһәр комитетларын оештыру мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басканлыгын белә иде.
Шулай итеп, электән район үзәге булып килгән , шәһәрләрдән берни- чәсе —шулар җөмләсеннән Ялантау — сугыш шартларында турыдан- туры республика үзәге белән эш итә торган аерым хуҗалыклы, аерым комитетлы өлкә-күләм шәһәр булу дәрәҗәсенә күтәрелделәр.
Башкирцев Ялантау шәһәр комитетының беренче секретаре итеп расланды. Бу хәл аның өчен бөтенләй яңадан туу кебек булды. Ул яңа дәрт, яңа күтәренке рух белән эшләргә кереште. Шәһәр комитеты бөтен почмакларында производство тормышы кайнап торган, инде чын мәгънәсендә шәһәр итеп танылган Ялантауның йөрәге булып тибәргә тотынды.
Менә Башкирцев үзенең яңа кабинетында шәһәр комитеты бюросының бүген буласы утырышына хәзерләнә. Утырышны башларга күп вакыт калмаган. Менә хәзер бюро членнары килә башларга тиеш. Шәһәр комитеты төзелгәч сайланган бюроның оештыру эшләренә багышланган беренче утырышыннан соң икенче генә утырыш әле бу. Көн тәртибе зур. Шактый җитди мәсьәләләр: партиягә яңа алынган кешеләрне раслау. Төгәл механизм заводын урнаштырып ходка җибәрү эшләренең барышы турында. Шәһәр комитеты бюросының эш планын карау һәм тагын берничә мәсьәлә...
Башкирцев, әлбәттә, бу мәсьәләләр белән таныш. Тик кирәксез сүзләргә күп урын биреп утырышны сузмас өчен, эшлекле, нәтиҗәле итеп уздыру өчен, ул анда караласы мәсьәләләрне үзе өчен тагын да ныграк ачыклый төшәргә тырыша, теге яки бу мәсьәлә буенча әйтәсе үз фикерен ачыграк һәм кыскарак итеп әйтү формаларын эзли.
Утырышта, гадәттәгечә, беренче булып, партиягә яңа алынган кешеләр турында башлангыч оешмаларның карарларын раслау мәсьәләсе тора.
Яна алынучыларның берсе — Сания Саматовна Ибраһимова...
Башкирцев аны яхшы белә. Башкирцев кына түгел, бюро членнары да аны бары да белә торгандыр. Бу мәсьәлә күп вакыт алмаячак. Тукта, рекомендация бирүчеләре кемнәр? Әһә, Газиз Баязитов...
Баязитов — Башкирцевның иң күптәнге, иң якын, иң ышанычлы көрәш-тәшләреннән берсе. Алар моңарчы да шәһәр тормышына, шәһәр предприятиеләренә кагылган барлык зур мәсьәләләрне бер киңәш белән, бергә хәл кылып килделәр.
Моннан соң инде алар тагы да ныграк кулга-кул тотынышып бергә эшлисе кешеләр. Баязитов шәһәр комитетының бюро члены. Хәзер ул үзе бирегә килеп җитәргә тиеш... Әнә, килде дә бугай. Ашыга-ашыга чишенгәне ишетелә...
һәм чынлап та, кабинетка рөхсәт сорамый-нитми генә, үз өенә кайтып кергән кебек, иркен атлап, Баязитов килеп керде.
— Сәлам.
— Әйдүк, рәхим ит. )
Баязитов ике ягына өр-яңа имән урындыклар тезелгән озын өстәлнең секретарь өстәленә терәп куелган почмагына ук килеп утырды. Өстәл өстенә җәелгән кызыл сатинның җыерылып калган җирләрен сул кулы белән сыпыргалап, тигезләп куйды.
— Ничек, озакка барыр микән бүген? Мәсьәләләр күп күбен.
— Кысмабыз инде.
— Кара, синең кабинет шактый җылы түгелме соң?
Баязитов яшел гимнастерка өстеннән кигән мех жилетын ычкындырып җибәрде. Башкирцев аның муенына салынган шарфка игътибар итте.
— Шарфың җылы күренә. Шуңа эсселәгәнсеңдер,—диде.— Ай-яй шарфның шәбен җайлагансың.—Ул, өстәл аркылы үрелеп, Баязитовның* шарфын тотып карады... — Кәҗә мамыгы! Чәчәк чигеп куйган җире дә бар. Әллә берәрсен үзеңә каратып алдың инде син?
80
— Шулай,— Баязитов игътибарсыз гына көлеп куйды,—Председатель кешене кайгыртучылар табыла инде ул.
— Болай булгач, сиңа суык якын килә алмый. Ангинаң тынычлап йоклый бирсен.
— Эшләр бик киеренке вакытта, андый чирләр болай да онытылып торучан буладыр, ахрысы.
— Анысы дөрес. Кеше иркәләнгән саен чир дигән нәрсә үзен иркенрәк хис итә.
Баязитов кабинет эчендә күз йөртеп алды.
— Ә чынлап та кабинетың болай салкынга бик бирешми торган кү ренә?
— Утын гына түзсен/ Госпитальдә булганың бармы?
— Бар. Утын ягыннан хәзер алар өчен борчыласы юк. Тәэмин ителгән.
— Менә мәктәпләрең нишләр?
— Мәктәпләр үзләрен бик батыр тоталар. Дөресен генә әйткәндә, алар үзләре безгә бик күп ярдәм итә.
— Мәктәп дигәннән, безнең бу Сания Саматовна ярыйсы гына директор булып чыкты, ә?
— Әйтмә дә. Нинди юаш кына, йомшак кына кеше кебек иде. Шундый кешенең кай җирендә яткан диген шулкадәр энергия.
— Әйе, партия сафына әйбәт кешеләр килә, Газиз Закирович.
— Шулай, мондый вакытта партиягә кергән кешеләр начар кадр булмас алар...
(Дәвамы бар)