Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛӘПЧӘНЛЕКМЕ КИМЕТМӘСКӘ!


Татгоспздатның яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе соңгы вакытларда урта яшьтәге мәктәп балалары өчен байтак кына әсәрләр бастырып чыгарды. Бу китаплар арасында Хәй Вахитның «Якты юллар» V исемле шигырьләр җыентыгы да бар. Күләме белән зур булмаган бу китапны кулга алганда, безне аның бүгенге көн таләпләренә җавап бирү-бирмәве кызыксындыра.
Сүзне җыентыкның соңгы битендәге «Коллективтан аерылма» исемле шигырьдән башлыйсы килә. Ул юллар авторның беркадәр уңышын да, җитенкерәмәгән якларын да үз эчләренә алганнар.
Билгеле, беренче строфаны мактап булмый. Анда маңгайга бәреп торган үгет-нәсихәт сизелә:
Коллективның якты юлларында Үз юлыңны, улым, күрә бел. Коллектив — ул көчле! Уйларыңны Уйларыңа кушып үрә бел.
Соңгы җөмләне балалар түгел, олылар да әле тиз генә аңлап җиткермәсләр, ул бик абстракт һәм аң- лаешсыз әйтелгән.
Ләкин шигырьнең соңгы ике стро-фасында автор коры дидактикадан баш тарта һәм уңышка ирешә:
Әнә урман! Көчле давылда да Тынычлыгын саклап тора ул. Котырынып килгән давылларның Үзләрен ук кире бора ул.
Ник бөгелгән, дисең, менә кырда Ялгыз гына үскән бер агач? Ул бирелгән шулай җил иркснә, Тирәсендә дус-иш булмагач!
Мондагы әйбәт як шунда: фикер матур, авторның куйган максатына ярашлы, чагыштыру өчен нигезле поэтик деталь табылган. Уңышлырак язылган шигырьләр исемлегенә «Мәктәп урамы», «Безнең авыл юллары», «Герой җавабы» шикелле әсәрләр керә. Биредә укучылар
V X. Вахит. «Якты юллар», Татгосиздат, 1953 ел. Бәясе 30 тиен.
тормышына күз салу, күзәтү бар. Кеч-кенәләр тормышыннан күп кенә уңышлы әсәрләр язган X. Вахитның, югарыда саналган әсәрләре балалар турында матур һәм мавыктыргыч итеп яза белүен күрсәтәләр. Бу кечкенә җыентыкның уңышы буларак, тагын да шуны өстәп әйтергә кирәк: китапта бер үзәк тема — мәктәп темасы чагылыш тапкан. Автор мәктәпнең эченә кергән, андагы күп-кырлы, тормыштагы характерлы якларны тотып алуга ирешкән. Уку процессын яктырту белән генә чикләнмичә, укучыларның класстан һәм мәктәптән тыш эшчәнлекләрендәге төп моментларны дөрес төсмерли һәм сурәтли алган.
Шулай да мәктәп тормышын күзәтү бу җыентыкта тулы канлы ук түгел. Җитәкче фигура буларак, укытучы очраклы рәвештә генә бер-ике урында телгә алына. Аның эшчәнле- ге дә, оештыручанлык роле дә күрсәтелмәгән. Мәктәп яшендәге балаларның тормышында исә класс, укытучы зур урын тота. Укучы класста коллектив эченә керә, укытучыдан һәр көн, һәр сәгать саен яңа нәрсә өйрәнә, аның ярдәмендә фәннәрнең серенә төшенә бара. Хәй Вахит иптәшнең шигырьләрен укыгач, без бары тик бер урында тәртип бозучыны

123
шелтәләргә йөрүче директорның исемен ишетәбез, икенче җирдә, бер баланың дәрес хәзерләгәндә, эшен яхшы башкаргач, укытучысының мактавын беләбез.
Пионерларның өлкән дуслары — комсомолецлар турында автор эндәшми. Тормышка күз салсак, без яшь ленинчыларның һәрвакыт комсомол җитәкчелегендә булуларын, үзләренең дә комсомоллардай булырга ашкынуларын, аларга охшарга, аларча яшәргә тырышуларын күрәбез. Хәй Вахит исә балаларның тормышын тар алган. «Сбор өзелмәде» шигырендә вожатый турында сүз кузгата, ләкин вожатыйның оештыру- чы-тәрбияче буларак, кешелек сый-фатлары ачылмый кала.
«Якты юллар» җыентыгында автор куркаклыкны кат-кат яманлый. Куркак булу, кыюсызлык — тәнкыйть ителергә тиешле кире сыйфатлар. Автор бу теманы игътибар үзәгенә куеп бик яхшы итә. Батырлык тәрбияләүгә багышланган шигырьләр, кызганычка каршы, уңышсыз.
Хәй Вахит үзе тасвирлый торган нәни геройларны күп очракта ясалма каршылыклар белән көрәштерә. Ул, баланың батырлыгын гәүдәләндерергә теләгәндә, икеләнеп һәм аз- маз шикләнеп торган сабыйга коточкыч давыл купкан караңгы төнне каршы куя. Бер-берсенә ике су тамчысыдай охшаган шундый төннәр «Рөстәм пионерга керә» (4 бит) һәм «Алма төше» (20 бит) шигырьләрендә күрсәтелгән.
Шул чак Рөстәм ишетә:
Тәрәзәгә җил кага.
Котыра җил, сугылып Коймаларга, капкага. Алмагачның инде җил Ботарлыйдыр ботагын, Утлар сүнгән урамда Ай күренми — кара төн. Каплап бөтен күк йөзен, Болыт җәйгән канатын. Ярсып-ярсып җил улый,— Бер үкерә, бер тына...
Бу—«Рөстәм пионерга керә»дәге төн. Бер төн шулай күкне каплап болыт килә, Ташкыннарын ташытырлык булып килә. Коймаларга бәрә-бәрә давыл улын, Агачларны җиргә иеп давыл дулый. Йоклый алмый ята Илгиз шул чагында: Яшь алмагач калды давыл кочагында. Ботакларын аның давыл каермасмы? Тамырларын йолкып җирдән аермасмы?..
Менә «Алма төше» шигырендәге төн. Бу ике шигырьдәге балаларның кыюлыклары да аркылыга да, буйга да тип-тигез. Аерма шунда: беренчесендә, иртәгә пионер булачак баланың исеме Рөстәм, икенчесендәге пионер — Илгиз. Беренчесендә, Рөстәм алмагачны терәткән агачны үгез куар өчен алган булып, төн җиткәч, давыл купкач, кире илтә, икенчесендәге пионер, давыл сындырмасын дип, үзе яңгыр астында булган хәлдә, гәүдәсе белән каплап тора.
Бик аз гына, балаларга сизелер- сизелмәс аерма белән генә мондый ике вариант бирү нигә кирәккәндер, әйтү читен. (Моннан алдагы җыентыгында да радиоалгычы белән Илгиз, фотоаппараты белән Тәзкирә образлары кабатлана иде.)
Табигать күренешләренең асылын аңлатып, яшь аермасын истә тоткан хәлдә, кечкенәләрдә дөньяга материалистик караш тәрбияләргә омтылу — язучының изге эше. Бернинди зарурлык сизелмәсә дә, Хәй Вахит чокыр-чакырларның шикләндерүен яза, инде күптән әкиятләр өчен генә образлар булып әверелгән убыр, җен, өрәк турында сүз кузгата. Алар- ның юклыгын расларга җыенуы белән дә шагыйрь бер дә яңа нәрсә әйтә алмаган.
Халык шагыйре Габдулла Тукай «Сабыйга» исемле шигырендә:
Җсн-фәлән дип сөйләнүләр Искеләрдән калган ул. Сөйләве яхшы, күңелле, Шагыйрәнә ялган ул,—
дигән икән һәм бу юллар мәктәп дәреслекләренең түрендә урын алганнар икән, X. Вахит шигырендә аларны кабатлау яңа нәрсә өстәми. Төнне куркыныч итүгә шулай ук җеннәрдән башка да ирешеп була.
Бу җыентыктагы шигырьләр арасында җиңел юл белән генә сәнгать әсәрләре тудырырга омтылу тенденциясен күрсәтүчеләре дә бар. «Балачак турында җыр»ны гына карыйк. Язучының теләге матур. Ул совет иле балаларының бәхетле тормышларын күрсәтергә, алай гына да түгел, телдән төшмәслек итеп язарга, җырлап торырлык итәргә тели. Ләкин бу шигырьдә теманы яңача — аңа гына хас үзенчәлек белән ачу юк.
124
Куанабыз матур-матур Рәсем карасак. Матур рәсемнәрдән матур Безнең, балачак, Безнең балачак.
Беренчедән, матур рәсем дигән төшенчә укучы өчен билгесез нәрсә. Димәк, билгесезгә чагыштыру укышсыз. Балачакның, эчке матурлыгын, аның, ямен конкретлаштырып бирергә кирәк, һавада асылынып калган бизәкләр генә укучы аңында образ тудырмый.
«Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл», «дәртле җырлар кебек дәртле» балачак дип әйтү генә совет балаларының бәхетле балачагын аңлату, аның кыйммәтен төшендерү өчен аз. Җыентыкның авторы бу өлкәдә үзендә булган мөмкинчелекләрдән ахыры- нача файдаланырга тиеш иде.
Шигырьләрне мөмкин булганча озынга сузарга тырышу да кире күренеш. Мәсәлән, моннан алдарак телгә алып киткән «Рөстәм пионерга керә» шигыре 140 юлга сузылган. Эш фәкать шуннан тора: бала алма бакчасыннан алып кайткан казыкны кире илтергә тиеш, тик ул бераз курка. Әмма шүрләүне җиңеп, илтеп кайта. Моны укыганда, менә инде автор хәзер иң кирәген, мөһим мәсьәлә турында әйтеп бирер дип көтәсең. Тик бу өмет акланмый, автор сурәтләү хакына сурәтләүләрне шактый үргәннән соң (134 юл!) гына, менә ничек итеп тәмамлап куя:
Алмагачын тапты да Терәп куйды ботагын. Пионерга тиң инде Инде тап та югалды. Бу ни хикмәт шунда ук Куркуы да югалды!
«Акылга утырттык», «Җаваплылык», «Алма төше» шикелле шигырьләр турында да шуны әйтергә кирәк.
Сурәтләү чараларына да автор аз игътибар иткән. Бу хакта сүз чыккач та, аның үз сүзләренә үзе гашыйк булуын, бик күп кабатлавын искә алырга кирәк. «Истә калачак — балачак» сүзләрен рифмалаштырып, шагыйрь берничә җирдә тәкрарлый, «күңел — түгел» һәм аның тартым кушымчалары белән төрләнгән ва-риантлары бик күп очрыйлар. Бер үк җөмлә берничә шигырьдә кабатлана һәм бик күңелсез яңгырый. Мәсәлән, «җыйдык отряд советын без» (13 бит) җөмләсе шул ук көенчә 15 биттә дә очрый.
Шагыйрьнең күңеленә «Якты» сүзе якын булса кирәк — ул сүз аңарда актив кулланышта йөри. «Якты төн» (24, 25 битләр), «Якты уйлар» (30 бит), «Якты юл» (31).
Җыентыкның авторына «орышу» сүзенең синонимнары турында да уйланырга кирәк иде, югыйсә бу сүз һәркайда тулып ята (8, 5, 17 һ. б. битләр). Өстәвенә, ул һәр «җирдә тырышу»га рифмадаш булып килә.
Җыентыкның кечкенәлеге бер үк сүз һәм җөмләләрнең кат-кат әйтелүләрен бик калку итеп күрсәтә. Байтак кына татарча төзелмәгән җөмләләр бар.
Кызыл галстук тагарга Батырлыкта тиңме соң?
Аңлашылмый. «Кызыл галстук тагучыларга тиңме» мәгънәсен бирми. «Дуслык костеры» исемле шигырь авторның 1951 елда чыккан җыентыгыннан алынып, бик аз үзгәртүләр белән бу җыентыкка кертелгән (элек «Сау бул, лагерь» дип аталган).
X. Вахит кайчакларда рус язучыларына ияреп яза һәм моны сер итмичә’, җәяләр эчендә укучыларына да әйтә. Әдәбиятта мондый хәлләр булгалый. Ләкин андый очракларда ияреп язылган әсәр ниндидер яңалык, үзенчәлек алып килергә тиеш. X. Вахит исә кайчак эндәшми генә, турыдан-туры күчерүгә бара. «Якты юллар» китабындагы «Сбор өзелмәде» шигыренең төп фикере һәм вакыйгалар агышының тәртибе 1952' ел башында Детгиз тарафыннан чыгарылган А. Бартоның «Птенцы» исемле җыентыгындагы «Река разлилась» шигыреннән күчереп алынган. Анда өченче класс укучыларының язгы ташкын көннәрендә агып китә язган әтәчне коткарулары турында сөйләнсә, X. Вахит бата башлаган тайны коткаруны күрсәтә. Әтәч урынына тай, дәрестән кайтып барган чак урынына сбордан чыгу итеп «төзәтелгән». Бартода, сөенеп, әтәч кычкырып җибәрә, X. Вахитта

кырны яңгыратып тай кешни. Болай итү күңелсез эш. Иҗади эшләргә, эзләнергә, фикер йөртергә кирәк.
Хәй Вахит үзенең бу җыентыгын ашыгыч эшләгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, шигырьләрнең художество эшләнеше уртача. Моңа кадәр матбугат битләрендә чыккан аерым шигырьләре һәм җыентыклары шагыйрьнең укучылар өчен уңышлы әсәрләр тудырганлыгын раслыйлар. Бу очракта исә ашыгу үзенең кире нәтиҗәсен биргән. Махсус редактор шагыйрь Ә. Исхак һәм издательство редакторы Д. Зөбәерова иптәшләрнең дә таләпчәнлекләре җитмәгән. Шигырьләрнең барысын да җыентыктагы уңышлылары дәрәҗәсенә күтәрү өчен авторга ярдәм итәргә кирәк иде.
Балалар өчен язылган әсәрләрне матбугатта чыгарганда язучыларга карата таләпчәнлекне киметмәскә кирәк.