Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

X. әхтәмов
ДАВЫЛДА
Ни булды диңгезгә, ни булды? Нәрсәгә улый ул, үкерә?
Тау кадәр дулкыннар ургылып, Корабль бортына сикерә.
Шул гаҗәп дулаган дөньяда Бик сәер: диңгезче йөзендә һаман да тынычлык саклана, Күренми каушауның эзе дә.
Ачулы үкерә зур диңгез, Дулкыннар ургыла тирәннән.
— Куркытма!
Без мондый давылга
Туп-туры карарга өйрәнгән.
САГЫНАМ
Диңгездән карыйм да Ярларым ягына, Мин аны тагын да Ныгырак сагынам.
Дошманнан ярларны Сакларга хәзермен, Чөнки яр — туган ил, һәм анда... кадерлем.
< .с.ә.-мц.
82
С. ГЫЙЛЕЛ1ХАН0В

АК ХАЛАТЛЫ ДУСКА
Кем булса да:
Врачмы, Профессормы,
Әллә берәр гади иптәшме;
Сабый чагындамы,
Яшьлектәме,
Яки байтак гомер иткәчме —
Әгәр сине тормыш юлында бер Саклап калган булса үлемнән, Аның исеме, иң якын сүз булып, Төшми яши синең телеңнән.
Гомер!
Яшәү!
Шуннан кадерлерәк
Нәрсә бар соң җирдә кешегә!
Көрәш белән узган озын гомер Үзе һәйкәл аның эшенә.
Врач —
Күңелләрнең тирән ышанычын һәм өметен үзенә тарткан сүз, йөрәгендә совет кешесенең Иң кадерле урын тапкан сүз.
Хәтеребездә әле утлы еллар... Госпитальдә озын төннәрдә Кеше өчен яшәү дәгъвә итеп, Баш куймыйча йомшак мендәргә,
Врач йөрде, эше, сүзе белән Җиңеләйтеп солдат ярасын.
Күпме күзләр зур ышаныч белән Текәмәде аңа карашын.
Гомерләргә еллар өстәде ул, Яшәү алдык аның кулыннан, Аның эше күпме сабыйларны Саклап калды ятим булудан.
Күпме иптәш якты гомере белән Бурычлыдыр бүген аңарга, Бурычлыдыр ак халатка намус, Вөҗдан билгесе, дип карарга.
Мактау һәм дан ак халатлы дуска, Бөек хезмәтенә дан аның, Иң матур җыр булып яңгырарлык Көрәше һәм эше бар аның.
83
Ә. ГАБИДИ
ТӘРӘЗӘҢНЕ АЧ ТА...
Айлы кичтә тәрәзәңне ач та йотылып сула чәчәк исләрен, Шунда синең арганнарың бетәр, һәм яңарыр йөрәк хисләрең.
Айлы кичтә тәрәзәңне ач та Сандугачның тыңла моңнарын, Күзләреңне еракларга текә, Җәелер алда барыр юлларың.
Айлы кичтә тәрәзәңне ач та Иделнең син күзәт агышын, Куандырыр, җилкендерер сине Киләчәгең — матур язмышың.
84
Ә. АТНАБАЕВ
ЯРАР, КАРАРБЫЗ
Фельетон
Мин Миневтән рәтле эш чыкмады, «Мин, мин»еннән туеп беттеләр, Элекке зам Ярар Карарбызны Шул бүлеккә мөдир иттеләр.
— Яна мөдир, имеш, яшь чагында «Яратамсың?» дигән кызга да, Озак итеп уйлап торганнан соң, «Ярар, карарбыз»дан узмаган,—
Диеп сөйләделәр.
Дөрестерме, Ялганымы усал телләрнең? Ләкин мөдир әйбәт кеше булды — Табып булмас аңа тиңнәрне.
Нинди соравың бар һәм жалобаң, Нинди үтенечең аңарда, һәрберсенә «ярар, ярар» дияр, һәм «карарбыз» диеп тәмамлар.
Яңалыкка һич тә каршы килмәс, ...Яшьләр үсә, алга барабыз.
Новаторга урын түрдән бирер, Каршы килмәс: «Ярар, карарбыз».
Бәлки бер ай, бәлки бер ел үтәр һәм килерсең аңа кабаттан, Элеккедән ягымлырак итеп Шул ук ике сүзне кабатлар:
— Ярар, дияр һәм, карарбыз, дияр, һич мактанмас үзе, «мин» димәс.
Бик белдекле, бик инсафлы кеше — Андый җитәкчеләр табылмас.
«Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис»— Шундый мәкаль халык телендә;
Ә ул жлтмеш уйлап бер дә кисмәс,— Мөдир булу уен түгел лә!
85
«Исәнмесез» диеп сорасаң, да Уйлап торыр башта озаклап, Юк, анда да туры жавап бирмәс, һәм «карарбыз» дияр азактан.
Бу шигырьнең эчтәлеге бәлки Күңеленә аның ярамас, «Карарбыз» дип папкасына салыр, Ләкин үзе һаман карамас.
КӨНЛӘШҮ
Начар егеттән түгелмен, Сөйгәнем дә бер дигән, Тик көнләшәм азрак кына Гармоньчы Галәвидән.
Кызлар алдында үзе дә Кыланчык инде бигрәк, Нигә инде шулай итеп Өздереп уйнау кирәк?
Кызлар яраталар шуны, Ярата шуны кызлар, Әйтерсең, язгы кояштан Эриләр кышкы бозлар.
Күзләренә ут кабына Көйдереп йөрәгеңне, Сандугач булып талпына Тирбәтеп тирәгеңне.
Начар егеттән түгелмен, Сөйгәнем дә бер дигән. Тик көнлимен азрак үзен Гармоньчы Галәвидән.
Эшкә барган чак булмасын, Кайткан чагы булмасын, Гармонь тавышын ишеттисә Оныта бөтен дөньясын.
Үзе тыңлый, үзе жырлый, Кыңгыр сала да башын. Мин яшәмим аның өчен Ишетсә гармонь тавышын.
Ни дисәң дә йөрәк бар бит, йөрәксез тусаң иде, Юк, йөрәксез яшәп булмый, Гармоньчы булсаң иде.

«6