Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАТЛАНАМ


Очратсам урамда
күп еллар күрмәгән танышны,
Шатланып ул дәшә:
«Син һаман шул.
Җитдиләнгән
күзләрен генә».
Ә мин киресенчә:
Күпме генә
күрмәдем сине,
Камышлы,
һәм
бүген шатланам
танымаслык үзгәрүенә.
Менә
бу тау борыны
юлчы алдына
Кара дию булып
үрмәли иде
төннәрен.
Ә хәзер монда
Яна урамнан барганда
миңа
йөз багана
бүләккә суза
нурлар төргәген.
Минем поэмаларның тәнкыйтьчеләренә, 4
Гүя
жавап итеп,
яклап авылдашларын,
Яңа бакчалардан
бер ел эчендә генә
Үскән
алмагачлар
калкыта башларын.
Теге урын буш иде.
Нәрсәсен язасың?
Билчән,
үлән.
Ә хәзер —
санагыз,
миннән ничә том тиеш:
цехлар, шаулы тормыш белән
Гөрләп үсә монда яңа МТС.
Хәтеремдә:
Бер елны күршем Кәрәметдин
Кергән иде яныма саубуллашырга:
«Китәм.
Түзәлмим.
/Мәңгегә карантин
Белдерәм нәләт төшкән бу Камышлы га.
Авыл
авыл булып
калыр инде ул.
Ашы юк, эше үтә үзәккә.
Бездән шәһәргә туры, иркен юл.
Барам да
төренәм ефәккә!»
...Ә бүген ефәк җиңнәрен сызганып, Бөртек көри ул
җилгәргеч астыннан.
Вакыт-вакыт авыл ягына куя күз салып, Гафу үтенгәнсыман.
...Плугарь Рәхим
төшерергә ярата, хәтерлим. Шаяртам:
Берәр йөз чамалыйк хәзер, дим. «Юк, — ди ул, — булмый, күрәсең — эш өсте.
Мин бит,
энем, хәзер дәүләт кешесе!
Элек иде ул безнең хәл
икеле: Колхозныкымы без,
МТСныкымы? — Инәлеп йөрибез ике араны.
Каймыккан тубыкны үз урынына оста доктор утырткан шикелле, һәркемне
үз постына бастырды
партия карары.
Зур корпуслар,
һәм без аны үләрбез.
Уйлама, энем, — (Тавышыннан сизәм, уйлары кырыс),— Хыяллана дип, бу үз корсагын тутырырга.
Колхозчыны шулай «аңлаганнарны» сөйми җенем.
Бел, синең белән минем бурыч:
Илдә
азык,
шатлык, җыр муллыгы булдырырга».
Менә, аның сүзләрен расларга теләпме,
Яки
уйлапмы минем йөрәкне ярсытырга, —
* Юл чатыннан дәүләт келәте
Ягына
автоколонна ыргыла.
Очратсам күп еллар күрмәгән танышны, Шатланып ул дәшә: «Син һаман шул.
Җитдиләнгән күзләрең генә».
Ә мин киресенчә:
Күпме генә күрмәдем сине,
Камышлы,
һәм бүген шатланам
танымаслык үзгәрүеңә.
Синең яхшылыкны күпертүдә, авылым,
Дуслар теләсә ничек гаепләсеннәр мине,
Миндә тик бер хыял:
Минем коммунизмга адымым Синекедәй
шулай эре булсын иде!