Логотип Казан Утлары
Публицистика

РИЗА ИШМОРАТ

Ф. МӨСАГЫЙТЬ

(Тууына 50 ел тулу уңае белән)
Әгәр драматург Риза Ишморатның 30 елга якын сузылган иҗатына бик кыска итеп характеристика бирү соралса, югарыда китерелгән дүрт юллык җыр үз эченә барысын да сыйдырган булыр иде. Ватанга ту- лысынча бирелгәнлек, бөек Коммунистлар партиясе эшенә турылыклы булу, илебезнең яңадан-яңа уңышларга ирешүе өчен актив һәм тырыш хезмәт итү, социализмның дошманнарына каршы аяусыз, кискен көрәш алып бару — драматург иҗатының нигез ташлары әнә шулардай тора.
Риза Ишморатның «Ун ел тулганда» исемле беренче әсәре 1927 елда басылып чыга. Шул вакыттан алып Риза Ишморат иҗат эшендә. Бу еллар эчендә илебездә халык хуҗалыгын социалистик индустрияләштерү үткәрелде, авыл хуҗалыгы колхозлашты, антагонистик сыйныфлар бетерелде һәм сыйныфсыз социалистик җәмгыять барлыкка килде. 1941 —1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында илебез халыклары зур батырлыклар күрсәттеләр, Германия фашизмын тар-мар итеп, сугышны зур җиңүләр белән тәмамладылар. Хәзерге көндә уңышлы рәвештә коммунизмга күчә баралар.
Риза Ишморат үзенең иҗади эш- чәнлегеидә менә болариы я бу, я теге формада әсәрләрендә чагылдырырга, гәүдәләндерергә тырышты.
Туган илем, син — кадерле анам, Кадерле анам, сөенечем минем, Йөрәгемә дәрт, яшәргә дәрман. Яшәргә дәрман бирүчем минем.
«Якын дусятан, Наилә җыры.
«Ун ел тулганда» исемле пьесада урта хәлле крестьянның совет политикасын тулысынча аңлап, ныклы рәвештә аның ягына күчүе, совет белән бергәләп кулакларга каршы көрәшкә чыгуы гәүдәләнә. «Пожар» дигән әсәрендә авылдагы кискен сыйнфый көрәш күрсәтелә. «Ил өчен» исемле пьесасында һәм «Кайту» драмасында колхозчы крестьяннарның илебезнең оборона көчен ныгыту юлында тырыш, фидакарь хезмәтләре сурәтләнә. Промышленность темасына багышланган «Данлы чор» исемле әсәрендә Р. Ишморат корткычлыкка каршы, ә «Бистә кызы Гөлсинә»дә эшләп чыгаруны күтәрү һәм эшләп чыгарыла торган продукциянең сыйфатын тагында яхшырту өчен көрәш күренешләрен чагылдыра. Болариың һәркайсында да ул совет строеның көчен, ныклы адымнар белән һаман алга үсүен, торган саен ныгуын һәм аның матур килә-чәген раслый.
Социализм илендә барган грандиоз төзелеш һәм бу төзелешне башкаручы совет халкының героик хезмәте белән турыдан-туры Коммунистлар партиясенең җитәкчелек итүен, безнең илнең тарихи үсеш юлы партия тарафыннан билгеләнүен ул үзенең әсәрләрендә типик художество образлары аша гәүдәләндерә. Бу хәл драматургның бигрәк тә «Якты юл», «Бистә кызы Гөл-
107
сннә» һәм «Ватан кызлары» дигән әсәрләрендә ачык чагыла.
I
Драматургның дөньяга беренче басылып чыккан әсәре, югарыда әйткәнебезчә, «Ун ел тулганда» дигән өч пәрдәлек пьеса. Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче еллары. Гражданнар сугышы. Акгвардиячеләр белән Кызыл Армия арасында каты, канлы сугыш бара. Лагерьның бер ягында байлар, кулаклар, ә икенче ягында эшчеләр һәм батраклар белән ярлы крестьяннар. Ә менә урта хәлле крестьян Шәмсетдин ике арада. Ул ике якның берсе җиңеп чыкканын көтә.
— Ничек тә тизрәк ике якның берсе булып бетсен иде инде. Миңа калса, кызыллар булса да ярый, хо дай тәгалә күңелләренә.рәхим салса, бәлки, аклар да... әйдә, ашап-эч әле, Сафа абзый!.. Сугыш бетсә, дөньялар рәтләнер иде дигән идем. Югыйсә бөтен ил бөлеп бетте бит инде,— ди ул. Шуңа күрә дә Шәмсетдин улы Салихның турыдан-туры кызыллар ягына күчүен дә яратмый.
—... Малай да бер хәсрәт булды инде. Тора да большевикларны яклый, тора да муллаларны сүгә. Большевиклар, имеш, хак юл белән баралар. Байлар, муллалар, имеш, канэч- кечләр. Имеш, Совет власте яшәячәк... сиңа да Совет властен якларга кирәк иде, ди. Я инде, ул мало- кососка ни җитмәгән тагын?
Ахыр чиктә ул улын өеннән куып чыгара. Салих доброволец булып кызыллар ягыннан фронтка китә.
Бу вакыйгадан соң сигез ел вакыт үтә. Салих инде шәһәрдә тәҗрибәле юрист булган, Главсудта адвокат булып эшли. Шәмсетдиннең дә дөньяга карашы бик нык үзгәргән. Ул хәзер авыл советы председателе.
— һи... кара син аны, атасының арт сөяге сынгыры кулакны... имеш, тегермән кооперация кулына кала торган булса, ут төртеп яндырам дип әйтә, ди, ә теге, шушы вакытка кадәр мир ашап яткан Кашшаф мулла авылда совет мәктәбе ачарга ярамый, дин кушмый дип, котыртып ята, ди... 1Ок, сезнең заманнар узды инде... элек кенә сезнең алда дер-дер калтырап тора идек,— дигән, Шәмсетдин авызыннан әйтелгән бу сүзләр аның хәзер нинди позициядә торганын бик ачык күрсәтәләр.
Салих белән күрешкәндә дә ул:
— Ә?!. Син хәзер адбакат... ай балам... мин Совет властеның шушы кадәр яхшылыкларын белгән булсам, большевиклар чыккач ук Красный гвардинга язылып, буржуйлар белән көрәшкән булыр идем,— ди.
Без бу пьесада Совет властеның хезмәт иясе крестьяннарга китергән ирекле тормышны һәм шуның нәтиҗәсендә урта хәлле крестьянның да тулысы белән совет позициясенә күчкәнен күрәбез. Ләкин авылда барган сыйнфый көрәш, сыйнфый катлаулану процессы күренешләре конкрет образларда монда әле җитәрлек гәүдәләнми, ул турыда тик бераз сүзләр генә булып ала. Без көрәш турында, күреп түгел, күбрәк Сафа, Шәмсетдин һәм Салих авызыннан ишетеп кенә беләбез. Шуңа күрә дә бу әсәрдә, Шәмсетдиннең икмәк яшерү һәм улын куып чыгару күренешләрен алмаганда, конфликтка санарлык кискен моментлар, бәрелешләр дә юк.
1929 елны драматургның «Пожар» исемле өч пәрдәлек икенче пьесасы басылып чыга. Инде бу әсәрендә ул авылда барган сыйнфый көрәшне шактый тулы һәм конкрет гәүдәләндерә.
Сәхнә әсәре буларак, эшләнеше ягыннан, бу әсәр беренчесенә караганда, һичшиксез, күп өстен тора. Монда без Р. Ишморатның әдәби осталыкта шактый алга киткәнен, үскәнен күрәбез. Ләкин бу әсәрләрнең һәр икесендә дә партия җитәкчелеге күләгәдәрәк кала, образлар һәм персонажлар аркылы ул күренми диярлек. Беренче планда, башлыча, комсомолецлар хәрәкәт итәләр.
«Комсомолецлар авангардизмын» без драматургның «Ил өчен», «Гөл- зада» һәм «Данлы чор» кебек әсәрләрендә дә шактый нык сизәбез. Ләкин еллар үтү белән Риза Ишморат бу кимчелектән һаман котыла бара һәм моның шулай икәнлеге бигрәк тә «Якты юл» пьесасында ачык күренә. ‘
108
н
Авыл хуҗалыгын колхозлаштыру — «үзенең нәтиҗәләре буенча 1917 елның Октябрендагы революцион переворотка тиңләшә торган бу сикереш» турында магур әдәбиятта зур-зур романнар, озын һәм кыска хикәяләр, сәхнә әсәрләре һәм күп шигырьләр язылды. Драматург Риза Ишморат та читтә калмады. Ул да политик бик әһәмиятле бу темага берничә сәхнә әсәре иҗат итте. Бу әсәрләр менә инде күп еллар буена профессиональ театрлар һәм шәһәр, авыл клублары сәхнәсеннән төшми уйналып киләләр. Болар арасында «Кайту» драмасы белән «Якты юл» пьесасы да бар.
1942 елны басылып чыккан «Кайту» драмасында драматург Бөек Ватан сугышы елларында колхозчыларның тылдагы фидакарь хезхмәтен гәүдәләндерә. Кешегә карата бездә булган кадер-хөрмәтне, колхоз аркасында тормышы һәм язмышы тиңдәшсез яхшырган совет крестьяннарының гүзәл көнкүрешләрен, берберенә матур мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Бу бигрәк тә Хәмит белән булган хәлдә күренә. Сугыштан имгәнеп кайткан Хәмит баштарак үзенә урын таба алмый, төшенкелеккә бирелә. Ат караучы Ишнияз карт аны моның өчен бик .урынлы ачулана, үгетли. Кыскасы, чыгырыннан чыга башлаган Хәмиткә тиешле урынына утырырга ярдәм итә.
Автор сугышта яраланып кайткан Хәмитнең авыр кичерешләрен шактый тирәннән ача һәм аны тормыштагыча сурәтли. Хәмитнең психологик кичерешләренә ышанасың. Аңа үзен кеше эшләгәнне ашап ятучы әрәм тамак итеп карыйлар төсле тоела. Иҗтимагый эшкә яраксыз булып калдым, дип уйлый Хәмит. Ләкин ул совет кешесе, ул төрле яктан игътибар үзәгендә тора һәм стройга баса. Хезмәткә кайтуы аның үзе өчен генә түгел, бөтен коллектив өчен бәйрәм була.
Коллектив ярдәмендә Хәмит үз урынын таба. Ватылган авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтүдә могҗизалар күрсәтә. Автор бу образ аша совет кешесенең иҗат колачы чиксез булуын әйтә, рухны төшермәскә, коллективтан аерылмаска өнди.
1947 елны Риза Ишморат колхоз, темасына яңадан әйләнеп кайтты. Бу юлы ул үзенең иң уңышлы әсәрләреннән берсен — «Якты юл» пьесасын язды. КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы карарлары яктылыгында бу әсәр бүгенге көндә дә бик актуаль яңгырый.
«Якты юл»да югары уңыш өчен, колхозга яңача җитәкчелек итү өчен, колхозның алга үсешен тоткарлап торган иске форма, иске методларны себереп түгү өчен көрәш кабынып китә. Көрәшкә башлангыч партоешма җитәкчелек итә. Нәтиҗәдә яңалык ягы җиңә, искелек җиңелә. Ләкин моңа җиңел генә ирешелми. /Моның өчен кайнеш җизнәсе белән- бәрелешергә, апа белән эне сүзгә килешергә, Гафур Сабировка тирән ки-черешләр үткәрергә, Җәүһәрия белән кире Габделмәнне тәрбияләүдә коллективка күп көч куярга туры килә. Боларның барысын да драматург укучыны һәм тамашачыны ышандырырлык итеп, чынбарлыктагыча, әдәби яктан оста эшләп бирә алган.
III
Сугыштан соңгы елларда Риза Ишморат эшчеләр тормышын гәү-дәләндергән әсәрләр бирде. 1947 елда ул «Бүләк» пьесасын, 1949 елны «Якын дус», һәм 1951 —1952 елны «Бистә кызы Гөлсинә» пьесаларын язды. Сугышка кадәр ул эшчеләр тематикасына багышлап «Данлы чор» драмасын язган иде. Ул аның бу юнәлештәге беренче адымы иде һәм автор анда реализм традицияләреннән читләшеп, формализм йогынтысына да бирелеп киткәли.
«Якын дус» үзенең язылышы, эчтәлеге белән дә «Данлы чор»дан күп өстен тора. Монда без драматургның шактый үскәнлеген, әдәби осталыкта тагын да алга киткәнлеген күрәбез. Бары бер хәл белән генә килешеп бетәсе килми: төп конфликт өчен нигез итеп сәхнә әсәрләрендә моңа чаклы инде күп тапкырлар тапталган авария алынган. Бу хәл геройларның эшчәнлекләренә дә, характерларына да, үзара мөнәсәбәтләренә дә
109
тиешенчә үсеп китәргә мөмкинлек бирми. Матур һәм мактауга лаеклы темаларның берсе булган дуслык мөнәсәбәтләре һәм әсәрдә күтәрелгән моннан башка да кызыклы фәлсәфи мәсьәләләр шуның, аркасында җитәрлек ачылмый кала.
Драматург бу өлкәдә үзенең, эз-ләнүендә дәвам итә һәм, ниһаять, 1951—1952 елларда язылган «Бистә кызы Гөлсинә» пьесасы белән зур гына уңышка ирешә. Бу әсәрдә ул коммунизм төзү юлында көннән-көи алга барган, матурланган, гөрләп чәчәк аткан илебезнең үсешен барлыкка китерүче, яңаны тудыручы совет кешеләренең яңача тәрбияләнүләрен, коммунизмга күчә барган социалистик җәмгыятьнең яңа кешеләре булып үсүләрен гәүдәләндерә.
Әсәрнең төп герое эшче кызы Гөлсинә нык ихтыяр күрсәтә. Ул атасы урынына калган, аны тәрбияләп үстергән Сәлим абыйсының кимчелекләрен тәнкыйтьләүдән дә курыкмый, сөйгән егете Әнвәрнең эштәге җи- тешсезлекләрен дә ача. Дөрес юлдан аны беркем дә читкә тайпылдыра алмый. Шуңа күрә дә ул көрәштә җиңүче булып чыга. Хәер, ул бу көрәштә бер үзе генә түгел, аңа бу эштә эшчеләр коллективы да ярдәм итә, аны яклый.
Гөлсинә бик авыр хәлләрдә кала, уйланырга, борчылырга мәҗбүр була. Чөнки атасы урынына калган Сәлим Сәрвәров Гөлсинәгә үпкәли, ә сөйгән егете Әнвәр мәхәббәтне өзеп, бергә төшкән рәсемне ертып ташлый. Р. Ишморат уңай образның уңай сыйфатларын тирәннән ачу юлына басуы белән зур адым ясаган. Гөлсинә образын ул катлаулы итеп, эмоциональ яктан бай итеп сурәтләгән. Шуның белән бергә, без аның рухи ныклыгын да күрәбез, ул авырлыкларны җиңеп чыга. Ә менә яңалыкны айлап җитмәүчеләр, аңа каршы килүчеләр, күнегелгән искелеккә ябышып ятучылар җиңеләләр, җимереләләр.
Әсәрнең тискәре образлары дошман элементлар түгел. Менә Сәлим Сәрвәров. Ул безгә чит кеше түгел. Ул производство өчен чын күңелдән яна-көя, ләкин үз белемен арттыру өстендә эшләмәгәнлектән, бер урында катып калган һәм шуңа күрә һәрбер яңалыкка шикләнеп карый, аннан курка, күнеккән искелеккә теше- тырнагы белән ябышып ята. Коллектив ярдәмендә ахырда ул үзенең артта калуын һәм аның сәбәпләрен андый. Моны бик авыр кичерә, шулай да үзендә дөрес юлга басарга көч таба.
Промышленностьның аерым бер тармагын махсус өйрәнеп, нәкъ шул өлкәнең эшчеләре 'тормышын яктыртырга алыну драматургка үзенең әсәрен тулырак, уңышлырак иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Драматургның бу алымы, безнең уебызча, һәрьяклап өйрәнүгә һәм аннан үрнәк алуга лаеклы. Югыйсә, бездә драматургия өлкәсендә язарга алынган теманы, кызганычка каршы, тиешенчә өйрәнмичә эшләү фактлары да юк түгел. Нәтиҗәдә мондый әсәрдә күтәрелгән проблема бик томанлы яктыртылган була, хәтта аны кай- чакта автор үзе дә яхшылап аңлап җиткерми, һәм гадәттә мондый әсәрләр сәхнә йөзен күрмичә үк онытылалар, сәхнәдә куелсалар да, бер-ике спектакльдән соң төшеп, эзсез югалалар.
Темасының актуальлеге, сугышчан- лыгы, художество алымының дөреслеге «Бистә кызы Гөлсинә»не кызыклы ясыйлар. Сәхнәдә аны тамашачы зур кызыксыну белән карый. Республика күчмә театрының быел җәй Урал районнарында күрсәткән гастроль спектакльләренең зур уңышы һәм шушы уңай белән матбугат битләрендә чыккан уңай рецензияләр югарыда әйткән фикерне тагын бер кат раслыйлар.
IV
«Ил өчен» һәм «Гөлзада» әсәрләре— тулысы белән яшьләр тормышын, аларның киләчәк турындагы хыялларын яктырткан әсәрләр. Бу пьесалары белән драматург безнең илдәге яшьләрнең бәхетле һәм шатлыклы тормышын сурәтли.
Колхозчы яшьләр тракторчы булып, норманы арттырып үтәү, ә укучы яшьләр яхшы укып галим булу турында_ хыялланалар, һәм аларның бу хыялы тормышка да аша. Хәер, советлар илендә моның башкача булуы да мөмкин түгел.
110
Алсу белән Гөлнур тракторчы булалар, Зәки үзе сорап абыйсы урынына гаскәри хезмәткә ил чигенә китә. Гөлзада укытучы, Рәшит медицина фәннәре докторы, Сания балалар врачы, Хафиз инженер булалар. Кыскасы, һәркайсы да алдына куйган максатына ирешә.
Пьесалар матур тел белән, кызыклы гына итеп язылганнар, җиңел укылалар. Ләкин, сәхнә әсәре буларак, шактый сузынкы һәм ялыктыргыч урыннары да юк түгел. Мәсәлән, «Ил өчен» пьесасында Вәлинең ил чигендә постта һәлак булуы өчен кайгыру, сызлану өч пәрдәгә диярлек сузыла һәм нәтиҗәдә бу хәбәрч үзенең бөтен үткенлеген югалта. «Гөлзада»да да шуңа охшашлы моментлар юк түгел.
Бөек Ватан сугышы елларында драматург яшьләр темасына тагын бер әйләнеп кайта. Ул үзенең «Ватан кызлары» исемле әсәрен яза. Дөрес, өч күренештән торган бу драма, сәхнә әсәре буларак, Риза Ишморат кебек тәжрибәле язучы өчен йомшаграк эшләнгән. Ләкин шулай булуга да карамастан, драматургның эш- чәнлеген билгеләгәндә без бу әсәрне һич тә читләтеп үтә алмыйбыз. Чөнки ул сугыш елларында, аның да баштагы иң авыр елларында язылган. Бу әсәр драматургның сугышка карашы, мөнәсәбәте турында сөйли. Безгә ул әнә шул ягыннан да әһәмиятле.
Германия фашизмына каршы Бөек Ватан сугышы елларында совет кеше-ләренең иң матур, иң гүзәл сыйфатлары чәчәк атты. Бу хәл фронтта Матросовлар, Газинурлар геройлыгында, ә тылда батыр, фидакарь хезмәт үрнәкләрендә гәүдәләнде. Драматург Риза Ишморат та «Ватан кызлары» драмасында совет кеше-ләренең, аерым алганда, совет яшьләренең менә шул матур, гүзәл сыйфатларын, геройлыкларын чагылдыра. Катя белән /Мөкәррәмә, Валя белән Фәридә Ватанга хезмәт итү юлында үзләрен аямыйча, батырларча эш итәләр. Иң авыр вакыт-ларда да үзләренең җиңүгә булган ышанычларын, ихтыярларын югалт-мыйлар. Үзләре каты яраланып, каннары агып хәлсезләнгәндә дә берберсең коткарырга теләп, актык көчләрен җыеп иптәшләренә ярдәм кулын сузалар.
Бу әсәрендә драматург фашист* ларга карата үзендә булган нәфрәтне, ачуны ачып бирә. Сөекле Ватаныбызга булган зур, көчле мәхәббәте турында сөйли.
Татар совет драматургиясендә Бөек Ватан сугышы фронтларында совет кешеләренең күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларын тулы гәүдәләндергән яхшы сәхнә әсәрләре юк дәрәҗәсендә. Фронтларда йөргән драматургның берсе буларак, Р. Ишморат моны искә а°лыр, «Ватан кызлары» белән чикләнеп калмас, фронт геройларын тагын да тулырак гәү-дәләндергән сәхнә әсәрләре бирер дип өмет итәсе килә.
V
Сәхнә әсәренең төп оеткысы — конфликт. Ко н ф л и ктс ы з л ы к сәхнә әсәрен кызыксызландыра, аның үт-кенлеген бетерә, төссезләндерә. Кө-рәшсез, бәрелешләрсез чын мәгънәсендә драма әсәренең булуы да мөмкин түгел.
Менә шул күзлектән чыгып караганда, без Риза Ишморат әсәрләрендә нәрсә күрәбез соң? Драматургның әдәби осталыгы елдаи-ел үсә, арта бара. Әгәр «Ил өчен» пьесасында көрәш, бәрелешләр бөтенләй диярлек булмаса, вакыйга бары сөйләүләр, җырлар-биюләр аша гына «үссә», «Якты юл»да без инде бөтенләй башка хәлне күрәбез. Бер якта — Мирсәет, Зөлфия һәм Фәттахлар, икенче якта — Гафур, кире Габделмән һәм Җәүһәрияләр көрәш алып баралар. Әсәрдә вакыйга менә шул ике якның бәрелешләрендә үсә. Шу-шы бәрелешләр, көрәш процессында кешеләр үзләре дә үзгәрәләр, уңай якка тәрбияләнәләр. Кире Габделмәннең ■ тискәрелеге бетә, ул эзгә төшә. Җәүһәрия колхоз производствосында үз урынын таба.
Монда һәр кешенең үзенә генә хас сыйфаты бар. Әйтик, уңай типлардан Мирсәет белән Зөлфия яки Фәттах характерлары белән бер-берсенә охшамаган шикелле, кире Габделмән белән Гафурны яки Җәүһәрияне
111
дә бер-берсенә тиңләштерү һич мөмкин түгел. Драматург аларның һәр- кайсын үзенчәлекле итеп бирә белгән.
«Якты юл»да вакыйга конкрет обстановкада һәм шартларда бара. Бәрелешләрне нәрсә тудырганлыгы, нәрсә өчен көрәш барганлыгы ачык күренеп тора. Шуның өчен бу әсәр укыр өчен дә кызыклырак, сәхнәдә дә көчле яңгырый.
Драматургның елдан-ел үсә барган әдәби осталыгын күрсәтү өчен тагын бер мисал китерергә, «Данлы чор» белән «Бистә кызы Гөлсинә»не чагыштырып карарга мөмкин.
«Данлы чор»ны алыйк. Биш пәрдәлек бу әсәр барлыгы 23 картинадан тора ҺӘХМ аларда 40 тан артык кеше катнаша. Ләкин алар индивидуаль сыйфатлы итеп бирелмәгәннәр. Шуңа күрә истә калмыйлар, вакыйганың барышын аңлауга гына комачаулыйлар. Ролич һәм Арсланов образлары бик тонык бирелгән. Байчуринның хәрәкәте күренми һәм шунлыктан эшчеләр коллективының аңа карата нәфрәте ясалма килеп чыга.
Р. Ишморатның 1951 —1952 елларда язган «Бистә кызы Гөлсинә» әсәре дүрт пәрдә, җиде картинадан тора. Бу пьесада барлыгы 13 кеше катнаша. Әсәрдә көрәш ачык, һәркем өчен дә аңлаешлы, күренеп торган нәрсәләр өчен бара. Димәк, монда конкретсызлык юк. Төп геройларның һәркайсының да анык, билгеле йөзе бар. һәм алар үзләренә хас характер иясе булып күз алдына басалар.
Шуның белән бергә Риза Ишморатның иҗатында җитди генә кимчелекләр дә бар. Драматургның иҗатында күзгә шактый еш ташлана һәм үзен нык сиздерә торган кимчелекләрнең берсе — уңай тип ге-ройларның эчке дөньясын, шәхси тормышын җитәрлек тулылыкта бирмәү, алариы барлык «гөнаһлардан» һәм кимчелекләрдән арындырып, билгеле бер рәсми стандарт калыпка сыйдырырга омтылу. Шуның аркасында алар башка образ һәм персонажларга караганда корырак, тоныграк килеп чыгалар. Моның шулай икәнлеген күрү өчен «Якты юл»да Зөлфия белән Җәүһәрияне, Мирсәет белән Гафурны, «Кайту»да Мөршидә белән Мәхмүзәне, «Бистә кызы Гөлсинә»дә Анисимов белән Сәрвә- ровны чагыштырып карау да җитә, һәр очракта да боларның икенчеләре беренчеләренә караганда тулы канлырак һәм, димәк, кызыклырак итеп язылганнар. Бу хәл әсәрнең художество сыйфатын киметә һәм әсәрне тоныкландыра.
Драматург үзенең әсәрендә һәрбер персонажны да яхшылап, игътибар биреп эшләп җиткерми, аның үзенчәлекләре турында җитәрлек уйламый. Нәтиҗәдә аларның үзенә генә хас булган билгеле бер йөзе булмый. Гомумән, пьеса өчен мондый персонажларның кирәклеге бик чамалы була. Моны раслау өчен «Бистә кызы Гөлсинә» спектакле белән булган хәлне китерергә мөмкин. Быел җәй бу пьесаны республика күчмә театры куйды һәм постановканың режиссерлык эшен Риза Ишморатның үзенә тапшырды. Спектакль Казанда, республикабыз районнарында һәм Урал өлкәләре районнарында уңыш белән барды. Сүз хәзер ул турыда бармый, ә сүз режиссер Риза Ишморатның драматург Риза Ишморатка ясаган кайбер коррективлары турында бара. Ул 17 яшьлек Ләбибәне кияүгә бармыйча картайган кызга әйләндерде һәм Тәнзиләне бөтенләй юк итеп, аның нагрузкасын тулысынча Разин-га йөкләде. Ләкин моннан пьесага бернинди дә кимчелек килмәде. Хәтта тамашачылар бу үзгәрешләрне сизми дә калдылар.
Риза Ишморат үзенең кайбер әсәрләрендә җыр-музыка- белән артыграк мавыгып китә. Нәтиҗәдә бу җырлар әсәрнең эчтәлегенә органик рәвештә кермиләр, аны баетуга хезмәт итмиләр, ә бәлки барысыннан да бигрәк гади концерт номерларына охшап калалар, әсәр өчен артык йөккә әйләнәләр. Мондый «йөкләр» драматургның беренче пьесаларында шактый еш очрыйлар, хәтта «Бистә кызы Гөлсинә» дә алардан арына алмаган.
Бу кимчелекләр җиңеп чыга алмаслык кыенлыклар түгел, әлбәттә. Әгәр без иҗади эшчәнлегендә зур адымнар белән туктаусыз алга бар

ган драматургның болардан үзе өчен билгеле бер нәтиҗә ясавына, күрсәтелгән кимчелекләрдән арыну чара- ларын күрүенә һәм әлбәттә арыначагына тулы ышанмасак, аларга тукталып та тормаган булыр идек.
Без совет халыкларының бертуган зур семьясында, һәммә халык бергә аралашып, тирән дуслыкта яшибез. Совет патриотизмы, пролетар интер-национализм безнең идеологиянең аерылмас өлеше. Бу хәл Риза Ишмо-ратның иҗатында да тулы һәм дөрес чагыла. Аның әсәрләре совет патрио-тизмы һәм пролетар интернационализмы рухында язылганнар. Драматургның «Бүләк», «Якын дус», «Бистә кызы Гөлсинә» әсәрләрендә без совет халыкларының дусларча аралашып бер семьяда тату эшләүләренең, яшәүләренең гәүдәләнешен күрәбез.
Драматург үзенең 50 еллыгын иҗади эш активлыгы шартларында каршылый. Даһи В. И. Ленинның Казан дәверен чагылдыруны максат итеп куйган «Давылга каршы» әсәре өстендә эшләве үзе генә дә Риза Ишморатның колач киңлеге, иҗат мөмкинлеге, сәләте һәм кызыктыргыч перспективасы турында сөйли.