Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕР АЛЫМНЫҢ ТАМЫР ҖӘЮЕ


I
Карт агроном Андрей Филиппович Сизов яшелчә үстерүдәге бу алым турында матбугатта чыккан материалларны бик нык күңел биреп өйрәнде һәм, ниһаять, ул эшне станок кайтартудан башларга булды.
Директор янына кереп, аңа әлеге алымның әһәмияте турында сөйләде һәм станок алу мәсьәләсен куйды:
— Бәясе арзан — бер мең сум чамасы гына. Ләкин арзан булса да, хәзергә берне генә алыйк. Тагы кирәк булса, анда күз күрер, төзелеше белән бик гади ул. Аны безнең Михаил да ясый алачак,—диде.
Директор ризалык бирде.
Бу сөйләшү үткән көз сентябрь ахырларында булган иде. Ә ноябрь ур-таларында совхозның машиналар сарае янында яңа бер станок күренде.
Совхозга алынган барлык машиналар белән бик нык кызыксына торган өлкән тимерче Михаил Киясов шул көнне кичен эштән кайтышлый әлеге станок янына тукталды.
— Нәрсә өчен икән бу?.
Урта гәүдәле, матур гына йөзле, битен-күзен бераз корым* каплаган, кырык-кырык биш яшьләрендәге бу кеше совет власте елларында чыгарылган йөзләрчә төрле авыл хуҗалыгы машиналарын белә иде. Ләкин бу юлы ул аптырап калды. Станокның нинди эш өчен икәнлеген белергә ничаклы гына тырышса да белә алмады. Киң авызлы кечкенә оялардан, ашлык сугу машинасы барабанындагы шикелле тимер тешләрдән торган, үзе бик гади генә итеп ясалган бу станокның рычагы бар иде. Ул аягы белән аның педаленә басты. Басу белән станок астындагы калай оялар өскә калкып чыктылар, аякны алгач, алар яңадан үз урыннарына, аска төштеләр.
Ул рычагны шулай берничә тапкыр бер күтәреп, бер төшереп карады.
Юк, аңлый алмады ул моның нинди станок икәнен, хәтта чамалый да алмады. Егерме ел буе тимерче булып эшләүче һәм һәрбер машинанын барлык детальләрен биш бармагы кебек белүче Киясовның кәефе китте. Шулай да үзен-үзе юатты. Аның алдында гүяки җанлы бер әйбер тора шикелле булды:
— Зыян юк, минем кулга керми калмассың әле, нинди генә катлаулы машиналар да минем кулдан үтәләр. Ә син нәрсә, дүрт аягың бар да, бер рычагың, ике капкачың... шулай да, нинди эш өчен кулланалар соң сине? —дип аңа карап үз-үзенә сөйләнеп алды ул.
Бераздан станок яныннан кузгалып китте. Шушы бик гади әйбернең ни өчен ясалганын чамалап та белә алмавы аның күңелен кытыклый иде.

87
Алда башына басып кына кара кепка, өстенә күк плащ һәм аягына күн итек кигән, ак мыеклы агроном Сизов күренде. Ул машиналар сараена таба килә иде.
Киясов карт агрономга күңелендә аерата зур хөрмәт саклый иде. Ул баш киемен салып аның белән исәнләште. Аннары, туп-туры сүз башлады:
— Анда ниндидер яңа станок кайтаргансыз, Андрей Филиппович, нинди станок ул?
Киясовның яңа станок белән кызыксынуы Сизовка бик ошады. Чөнки башка вакытлардагы кебек үк бу юлы да аңа нык таяна иде.
— Әйдә алайса, барып килик, мин сиңа аның нинди станок' икәнен -аңлатырмын, — диде.
Киясов аңа ияреп яңадан машиналар сараена китте.
Ләкин, Сизов юлда барганда, бу станок турында сөйләгәнгә кадәр сүзне ерактанрак башлады. Бу, Киясовка шулай тоелды.
— Син Михаил,—диде ул, — яз көне парникларда үстерелгән рассадаларны ачык грунтка күчереп утыртуның шактый катлаулы һәм бик нечкә эш икәнен яхшы беләсең.
— Беләм, беләм, Андрей Филиппович. Бик нечкә эш, һәрбер рассаданы тамырын имгәтмичә парниктан алып, ачык туфракка утырту ул, ай-ай-яй, җиңел эш түгел. Мин менә теләсә нинди тимер эшен башкара алам. Мәгәр, рассаданы имгәтмичә күчереп утырту тәгаен минем кулымнан килмәстер, ихлас шулай.
Карт агроном аңа машина сарае янына килеп җиткәнгә кадәр рассадалар үстерүдә яңа бер алым турында сөйләде.
— Анда Москва өлкәсендә совхозлар яшелчә рассадаларын торфка черемә катнаштырып ясалган кечкенә чүлмәкләрдә үстерәләр. Яз көне бу рассадаларны чүлмәктә килеш, ягъни аларның тамырларын кузгатмыйча, ачык грунтка утырталар. Утырту белән рассада тамырлары торф чүлмәкнең стенасын бик җиңел тишеп чыгып, җир белән тоташа һәм яшелчә һичбер тоткарлыксыз үсүен дәвам иттерә. Нәтиҗәдә ул, рассадасы гади рәвештә парникта үстерелгән яшелчәгә чагыштырганда, 2— 3 атна элек өлгерә һәм уңышны да бермә-бер артык бирә.
— Бусын аңлап җитмәдем,—дип аңа күтәрелеп карады тимерче Михаил Киясов.
— Нәрсәсен?
— Иртәрәк өлгерүен дә, уңышны күп бирүен дә...
— Гади рассадаларны парниктан казып алып, участокка күчереп утыртканда, аларның тамыр системасы зарарланмыйча калмый. Шуның аркасында алар күчереп утыртканнан соң тиз генә үсеп китә алмыйлар, бераз тоткарланып торалар.
— Әһәәә, — диде Киясов, — чүлмәктә килеш утырткач, аларның тамырлары кузгалмый...
— Өстәвенә торф — яхшы ашлама да, ул туфракка күмелү белән таркала, менә туларның бөтенесе аркасында, уңыш та югары була. Инде аңладыңмы?
— Аңладым, Андрей Филиппович, бик яхшы аңладым.
Алар станок янына килеп җиттеләр.
— Бу, әнә шул чүлмәкләрне ясый торган станок,—диде Сизов тимерче Киясовка һәм ояларның капкачын ачып, аларның берсенә бер куш уч торф алып салды. Аннары, станокның рычаг педаленә басты һәм шуннан соң өскә калкып чыккан торф чүлмәкне Киясовка сузды.
— Алай икән, Андрей Филиппович, шәп эш бу, бездә бу чүлмәкләрне ясау кайчан башлана соң? — дип сорады Киясов агрономнан.
— Бер-ике көннән, — дип җавап кайтарды Сизов.
Киясов бу яңа станокның нәрсә өчен кулланылачагын тәмам төшенгән иде инде. Ул, чүлмәк ясау эшенә турыдан-туры катнаша алмаса да,
88
бу яңа алымны тормышка ашыруда агрономга ничек булса да ярдәи итәргә тели иде.
— Андрей Филиппович, — диде ул станок яныннан кузгалып киткәндә, — уңышлык телим, әгәр станок сүзеңне тыңламый башласа, үземне чакыртырсың, — диде һәм тамагын кырып куйды. Соңгысы анын үзенең сәләтлегенә нык таянганлыгын аңлата иде.
— Синнән башка бернәрсә дә эшләп булмый, Михаил, бигрәк тә машина белән үтәлә торган эштә, — диде Сизов.
— Яхшы сүзегез өчен рәхмәт, Андрей Филиппович.
— Хуш, Михаил!
Алар икесе ике якка — үз юлларына киттеләр.
Акрын гына көзге җил исә, күк йөзендә куе зәңгәр болытлар агыла, кояш баешы ягыннан тар гына булып кызгылт полоса сузылган, аяк астында сары яфраклар оча, кыскасы, чын мәгънәсе белән көз иде инде. Ләкин карт агрономның күңелендә бөтен табигатьне җанландыра торган матур яз иде.
II
Сизов бу төр чүлмәкләрне ясау өчен кирәкле материалларны: торф, черемә һәм минераль ашламаларны беренче салкыннар башланганчы хәзерләтеп куйган иде.
Станок кайтарылганнан соң, ул чүлмәк ясалачак кушымтаның составын эшләү турында төннәр буе уйлап утырды. Тәҗрибә учреждениеләренең, илебезнең алдынгы колхоз һәм совхозларының мәгълүматларын искә алып, кушымтаның составын аныклады.
һәм менә, көннәрнең берендә совхозда яңа эш башланды. Яшелчәчеләрдән Яруллина белән Биканова әлеге дүрт оялы станок янына килеп басып, анда стаканнан кечерәк торф чүлмәкләр ясарга тотындылар. Яруллина станок янына куелган ящиктан массаны алып, аны ояларга салып торды, ә Биканова станокны хәрәкәткә китереп, чүлмәкләрне формалаштырды — аларны әзер хәлгә китереп, махсус ящикка тезә барды.
Беренче көнне үк алар ике мең данә чүлмәк ясадылар.
Агроном Сизов шул көнне кичен квартирасына кайткач, хәзерләнгән кушымтадан бөтенесе ничә данә чүлмәк чыгачакны яңадан исәпләп карады.
— Кимендә ике йөз мең, — диде ул.
Ике кеше эшләгәндә ике йөз мең чүлмәк ясау өчен йөз көн вакыт кирәк. Бу бик озак. Ә тагы берничә станок булдырсаң. Ул вакытта, әлбәттә, тизләтеләчәк.
Икенче көнне иртәгесен Сизов тимерчелеккә китте.
— Әллә ватылдымы яңа станок, Андрей Филиппович?—дип көлемсерәп каршы алды аны Киясов.
— Юк,—диде Сизов, ак мыегын сыпыра-сыпыра, — бер станок кына җитми, Михаил, тагы кимендә ике станок кирәк. Әллә ни катлаулы нәрсә түгел, бәлки үзебездә ясап булыр?
һәрбер яңа эшне җаны-тәне белән бирелеп каршы ала торган Киясов бик тиз ризалык бирде.
Шул көнне көндез ул чүлмәк ясаучылар янына килде. Озак вакыт станокның һәрбер хәрәкәтен җентекләп күзәтеп торды. Кесәсеннән металл тасма алып, аның частьларының иңен-буен, калынлыгын үлчәде. Сары тышлы блокнотына цифрлар төшерде, аркылыга-буйга ниндидер сызыклар сызды. Берничә тапкыр рычаг педаленә басып, станокны үзе эшләтеп карады.
— Әллә син дә чүлмәкче булырга уйлыйсыңмы? — диде Яруллина аңа шаярып.
89
— Бик кызыклы эш бу, — диде Киясов күзен станоктан алмыйча һәм эшләвен дәвам итте, — карагызчы, нинди шома булып ясалып чыгалар. Ләкин моның әле...
Ул әйтергә теләгән сүзен әйтеп бетермәде, чөнки башына килгән фикер аның үзе өчен дә бик үк ачык түгел иде әле. Ләкин аның уйлары станокның һәрберсе үзенә аерым ачылып, аерым ябыла торган капкачларын бер үк вакытта ачылып-ябыла торган итеп эшләү турында йөрм иде.
Шулай бер кадәр вакыт эшләгәч, ул үзенең тимерчелегенә кайтып китте.
Анда кайткач, кулы белән кызган тимергә бәрә-бәрә чәчү машинасы өчен ниндидер частьлар ясады, ә күңеле белән һаман әлеге станок турында уйлады.
Кичен инде ул совхозның конторасында, Сизов янында утыра иде.
— Ясавын ясыйм мин аны, Андрей Филиппович, өч көн эчендә ясап бирәм. Тик мин аны бераз үзгәртебрәк ясар идем^
— Мәсәлән?—дип кинәт кызыксынып күтәрелеп карады аңа Сизов.
Киясов блокнотын ачып өстәлгә куйды һәм Сизовтан бер бит ак кәгазь сорап алды, блокноттан күчереп аңа ниндидер сызыклар сызды. Аннары, шул сызыклар өстеннән бирчәйгән бармакларын йөртә-йөртә үзенең нинди үзгәреш кертәчәген сөйләде.
—- Менә шулай эшләгәндә,—диде ул, сөйләгәннәренә йомгак ясап,— һәр капкачны аерым-аерым түгел, ә ике капкачны берьюлы ябып һәм берьюлы ачып булачак, Андрей Филиппович.
Сизов бик тиз аңлады һәм үзе дә сизмәстән аның кулын кысты:
— Әмма булган кеше үзең, иҗат итеп эшләүче — янып эшләүче кеше син, Михаил!
— Син, Андрей Филиппович, миңа колач җәяргә ярдәм генә ит. Тимер эше булдымы — ул инде минеке. Тимер никадәр каты булса да, үземчә бөгә алам мин аңы... Алайса, шулай үзгәртеп ясыйм, Андрей Филиппович?
— Шулай эшлә, Михаил.
Өч көннән соң станок хәзер булды. Киясов аны үтеп баручы бер олаучыга салып, чүлмәк ясаучылар янына үзе китерде. Станокны олаучы белән икәүләп арбадан алып җиргә куйдылар.
— Менә бу — мин ясаган станок, минекендә эшләп карагыз әле,— диде Киясов горур тавыш белән Яруллинага һәм Бикановага карап.
Станок янына шунда ук Биканова белән Яруллина килеп бастылар. Яруллина аның ояларына катнашма салды, Биканова педальгә басты.
— Алай икән, син ике капкачны берьюлы ачылып, берьюлы ябыла
торган итеп көйләгәнсең икән... — диде Биканова тимерче Киясовка һәм станок өстенә калкып чыккан чүлмәкләрне махсус ящикка алып салды.— Синең, Михаил, башың эшли,—диде. /
Шул арада даяндыр Сизов килеп чыкты:
— Әллә яңа станокта эшли дә башладыгызмы? —дип сорады ул мон-дагылардан.
—- Әйе, — диде Биканова, — иртәгәдән тагы ике кеше кирәк булачак, Андрей Филиппович.
Сизов станокта үзе эшләп карады. Педальгә баскан саен чүлмәкләр чыгып торды.
—- Рәхмәт сиңа, Михаил, рәхмәт...
Карт агрономның күзләре яшьләнде.
Киясов өчен моннан да рәхәт минутлар бар идеме икән?
Шул көннән башлап чүлмәкләр ике станокта ясала башлады. Әзер чүлмәкләрне иң элек һавада катырып, аннары аларны штабельләргә тезә бардылар. Чүлмәкләр ясый башлауга бер ай тулды дигәндә аларнык саны ике сйөз ундүрт меңгә җиткән иде инде.
90
Ill
Инде март бураннары үтеп, кояш туры карый башлаган иде.
Агроном Сизов бу язны аерата дулкынланып каршы алды. Чөнки бу яз, яшелчә рассадаларын беренче тапкыр торф чүлмәкләрдә үстерә башлау язы иде.
Ике йөз үндүрт мең чүлмәк!
Боларны хәзерләү, һичшиксез, бик зур эш. Ләкин әле бу — эшнең яртысы гына, аларга әле орлыклар, чәчкеннәр утыртып рассада үстерергә, үскән рассадаларны ачык грунтка күчерергә һәм, ниһаять, җәй буе тәрбияләп үстерергә кирәк иде. Алда торган шушы эшләрнең иң четереклесе рассадаларны ачык грунтка кайчан күчереп утырту мәсьәләсе иде. Ярый ла, парникларда рассадаларның тамырлары торф чүлмәкнең стенасын тишеп чыкканчы туфракның һәм һаваның җылылыгы кирәкле дәрәҗәгә җитсә! Ә җитмәсә, һавалар салкын торса! Рассадаларның тамырлары чүлмәкнең стенасын тишеп чыга башласалар! Ул вакытта нәрсә эшләрсең? Әгәр шулай була икән, ике йөз ундүрт мең рассаданың һәлак булуы көн кебек ачык. Аннары йөр син яңалык кертәм дип.
Менә нәрсә борчый иде, менә нәрсә йоклатмый иде карт агроном Сизовны.
Күп еллардан бирле эшләгәнлектән, ул совхозның яшелчә бакчасы мәйданының нинди туфрактан торганлыгын, ел килешенә карап бу туфрак катлавының кайчан өлгерүен яхшы белә иде. Чүлмәкләрдәге рассадаларның тамыр системасының үсеш дәрәҗәсен әнә шул практик тәҗрибәләр ярдәме белән генә туфракның өлгергән вакытына туры китерергә мөмкин иде. Моның өчен ул быелгы язның ничек киләчәген кышның башыннан ук күзәтте, һәм чүлмәкләрдәге рассадаларны ачык участокка кайчан күчереп утыртуны күңеленнән билгеләп куйды.
Ә шулай да ул уйлаганча булмаса, җирнең өлгерүе соңга калса һәм рассада тамырлары чүлмәкне үтеп, аның тышына чыга башласалар?
Моңа җавап табу җиңел түгел иде.
— Тукта, — диде ул үз-үзенә шулай уйланып утырган вакытта.—Безнең яшелчә мәйданының бу тирәдәге җирләргә чагыштырганда, үзенә генә хас бер ягы бар, ул бөтенләе белән сазламык урын. Әгәр туфракның өлгерүе мин уйлаган вакыттан да соңга кала икән, ул чагында 'рассадаларны туфрагы өлгергән башка урынга күчереп утыртырга мөмкин. Ләкин совхозның үзендә мондый урыннар юк бит.
Ул тагы аптырап калды.
Ә совхоз эшчеләренең һәм бу тирәдәге башка кешеләрнең яшелчә бакчалары һәммәсенеке дә югарырак урында, ул урыннарда туфрак та иртә өлгерә. Әгәр совхозның яшелчә участогында туфракның өлгерүе соңга калса, ул вакытта чүлмәкләрдә үстерелгән рассадаларны тирә-юньдәге халыкка сатарбыз. Алар барыбер ел саен совхоздан рассада сатып алалар бит. Ләкин моның аермасы бар, алар парникларда гади ысул белән үстерелгән рассадаларны алалар иде. Ә болар торф чүлмәкләрдә үстерелгән рассадалар. Боларның һәрберсе — чүлмәктәге гөл. Алар уңышны да гади рассадаларга чагыштырганда бермә-бер артык бирәчәкләр, һәм ул күңеле белән бу рассадаларны сатуның бәясен дә билгеләде.
Ләкин рассадаларны сатарга туры килмәде.
Мартның ахыргы атнасында көннәр кинәт бик нык йомшартып җибәрде. Аяк асты җебетеп, ике-өч көн эчендә гөрләвекләр ага башлады, каралты түбәләре ачылды.
Сизов көне буе парниклар арасында йөрде. Ул табигатьтәге бер генә үзгәрешне дә күзеннән кичерми калмады.
Ниһаять, ул чүлмәкләргә яшелчә орлыклары һәм чәчкеннәр, утыртырга вакыт дигән уйга килде. Язгы кояшлы көннәрнең берендә парникларда кызу эш башланды. Совхоз эшчеләре парниклардагы чүлмәкләргә