Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫК КОЯШЫН КАПЛЫЙ АЛМАСЛАР!



«Тынычлык» дигән сүзне ишетү белән минем күз алдыма, Бөек Ватан сугышы бетеп, үзебезнең туган якларга кайткан көнебез килә. Ул көнне һәркемнең телендә «тынычлык» һәм «җиңү» дигән сүзләр .йөрде. Бу сүзләр һәрбер совет кешесенең күңеленә якын һәм тирән мәгънәле сүзләр иде. Әйе! Тынычлык юлы, җиңү юлы кан кою һәм хәрабәләр аша килде. Тынычлыкка без миллионнарның үз җилкәсендә татыган шәхси кайгысы аша, 'картларның һәм сабыйларның күз яше аша ирештек. Без сугыш елында тынычлык өчен көрәштек, чөнки без җимерергә түгел, төзергә; үләргә түгел, яшәргә, эшләргә, укырга, сөяргә һәм сөелергә теләдек. Без җиңү яулап алган көнне җир өстенә тынычлык кояшы күтәрелде. Аның шифалы җылы нурлары астында картларның күз яшьләре кипте, сабыйларның йөзенә куанычлы елмаю кунды.
102 
 
Җиңү көнендә мин дусларым белән туган йортыма — Москвага кайттым. Мин институтка керергә хыяллана идем. Тиздән бу хыялым тормышка ашты — Москва Азык Промышленносте институтына укырга кердем. Дүрт ел ярым аерылып торганнан сон. укуны дәвам итү, билгеле, ансат булмады, әмма уку хокукын яулап, көрәшеп алу кыенрак иде — шул уйлар көч бирде, бергәләп авырлыкларны җиңдек. Институтта укыганда, студентлар коллективында, мин Юля исемле бер кыз белән таныштым. Дуслаштык. укуда берберебезгә ярдәм итештек. Барлык совет кешеләре кебек үк мина да бәхетле иҗат тормышы өчен бөтен мөмкинлекләр ачылды. Әмма җирдә тынычлык кояшын кара болыт белән капларга теләүче кешеләр (кешеләрме соң алар?) бетмәде әле. Хәтерлим әле, сугыш бетеп бер ел үтәр-үтмәс газетада «корал шалтыратучылар» турында мәкалә басылып чыкты. Без бу мәкаләне группада тикшердек һәм бернәрсәне яхшы төшендек: кул кушырып ятарга ярамый икән әле, тынычлык өчен көрәш дәвам итә, тынычлыкны ныгытырга • кирәк. Аннан бирле инде байтак еллар узды. Бу елларда совет кешесе — станок янындамы ул, шахтадамы яки кырда иген үстерәме, кафедра артына басып лекция укыймы, әллә парта арасында утырамы, кайда гына булмасын — ул тырышты, тир түкте һәм шуның белән тынычлык эшен ныгытты. Тынычлык фронтында күп нәрсә үзгәрде. Америка империалистлары һәм аларның ялчылары алдау юлы белән оятсыз рәвештә Көнбатыш Европаның күп кенә илләрен кол иттеләр, алар Берләшкән Милләтләр Оешмасында сайлаулар буенча махинацияләр әвәләделәр, Кореяны канга батырдылар, Берлинның демократик секторында кабахәт рәвештә провокация оештырдылар. Әмма сугыш уты кабызучылар никадәр генә көчәнмәсеннәр, тынычлыкны яклап көрәшкә күтәрелгән халыкларны җиңә алмаячаклар. Ты- н ычл ы кн ы я кл а уч ы л а р көннән-көн яңа җиңүләр яулап алалар. Кореяда вакытлыча килешү — бу бөтендөнья тынычлык лагереның җиңүе. Берлинда оештырылган оятсыз провокациянең хурлыклы рәвештә җимерелүе— бу, шулай ук, сугыш уты кабызучыларга куәтле удар. Бөтендөнья Тынычлык 
Советының күптән түгел чыгарган карары һәм тыны ч л ы к н ы я кл аучылар н ы ң Совет Комитеты пленумының резолюция- се — болар тынычлык эшен яңа баскычка күтәрүче конкрет программалар. Куәтле тынычлык хәрәкәтенең башында халыклар иминлегенең һәм тынычлыкның таянычы булган Советлар Союзы тора. Тынычлык өчен көрәштә күп нәрсә үзгәрде, һәм бу үзгәрешләрнең иң әһәмиятлесе шул: тынычлык яклы кешеләр бүген тагын да активрак, тагын да бердәмрәк, тагын да көчлерәк көрәшә башладылар. Моның шулай булуы бик табигый. Чөнки безнең һәркайсыбызның тормышы көннән-көн матурлана, кичәгегә караганда бәхетлерәк, ямьлерәк була бара. Тынычлык өчен көрәш ул —безнең үз бәхетебз өчен көрәш. 1949 елда мин, институтны тәмамлап, Казанга Микоян исемендәге фабрикага эшкә билгеләндем. Биредә мин Юля белән бәхетле тормыш кордым. Тиздән безнең семьябызга тагын бер куаныч артты — улыбыз туды. Улыбызга хәзер — өч яшь. Ул инде укырга өйрәнде. Дөрес, ул хәзергә бер генә сүз укый белә, ул барыбыз өчен дә кадерле сүз — «Мир» — тынычлык. Улыбызның уңышлары безне канатландыра. Ул бик күп яхшы сүзләр белсен, дип телибез, тик ул сүзләр арасында «сугыш» дигән сүз,— дары исе, сугыш төтене исе килгән сүз булмасын. Җир өстен тынычлык кояшы балкытып торсын!