Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫК — ХЕЗМӘТТӘ



 Без катлаулы халыкара вакыйгалар гади кешеләрнең, мөһим эше булып әверелгән заманда яшибез. Дөньяның, яхшы күңелле барлык кешеләре белән бергә, совет кешеләренең, бүгенге көнне шундый мөһим эше — тынычлыкны яклап көрәшү. Бу көрәш нидән гыйбарәт? Тынычлык эшен яклауда без үзебездән нинди өлеш кертә алабыз? Шул сораулар турында уйлана башласаң, күз алдына, иң элек, эшли торган урының килеп баса. Миллионлаган совет кешеләренә тынычлык өчен көрәш — барыннан да элек, намуслы хезмәт, эш урынында карусыз эшләү, хезмәт җитештерүчән- леген күтәрү өчен көчеңне, акылыңны, сәләтеңне эшкә җигү. Чыннан да, сугыш белән хезмәт, җимерү белән төзү янәшә куела ала торган сүзләр түгел, болар бер-бер- сенә капмакаршы дошман сүзләр. Хезмәт бит безнең илдә иҗат булып әверелде. Иҗат ул тормыш алып килә, сугыш исә үлем белән җимерү китерә. Без тынычлык илендә — шатлыклы хезмәт илендә яшибез. Безнең хөкүмәтебезнең эчке политикасы хезмәт ияләренең тормышын көннән- көн ямьлерәк, күңеллерәк, мулрак итүгә юнәлгән. Дәүләт бюджетының бөтен расходларының биштән дүрт өлеше илебезнең экономикасын, культурасын үстерүгә, тыныч төзелеш эшләрен җәелдерүгә билгеләнгән. Партия һәм Совет хөкүмәте бездә кешеләргә карата гаять зур кайгыр- тучанлык белән карый. Моның җанлы шаһите — безнең илдә хатын- кызларның бәхетле яшәве, ирләр белән бертигез рәвештә хезмәткә, ял итүгә һәм белем алуга хокуклы булуы. Капиталистик илләрдәге хатын-кызлар белән совет хатын-кызлары арасындагы гаять зур аерманы күрү өчен бер дә әллә кая барып, мисал эзләп йөрисе юк. Октябрь революциясенә кадәр «Поляр» фабрикасында (Казанның бүгенге «Спартак» комбинатын элек шулай дип атыйлар иде) иң кирәкле төп эшләрдә бер генә хатын-кыз да эшләми иде. Моннан егерме тугыз ел элек, татар хатын-кызларыннан беренче кеше Н. Хәбибуллина кисү цехына өлгече булып эшкә алына. Шулай итеп, революциягә чаклы читекчеләр бистәсендә читекләр каеп, һөнәрче- кустарь булып көнен үткәргән татар хатынына совет власте илебезнең иң зур аяк киеме комбинатларының берсендә квалификацияле белгеч булып җитешү хокукын бирде. Шулай булгач, ул сугыш уты кабызучыларның, үз хокукын тартып алырга маташучыларның канлы эшләренә тыныч кына карый аламы? Карый алмый, билгеле. Үзенең бөтен иҗат көчен, омтылышларын салып хәзерләгән итекләрне киеп, улларының тагын канлы сугыш кырын таптавын телиме ул? — теләми, билгеле. Юк, ул моны теләми. Ул үзе теккән итекләрнең трактор педаленә басуын тели, ул итекләрне киеп кешеләрнең яңа йортлар төзүен, туристик походларга йөрүләрен тели. Хәбибуллина җирдә тынычлык булуын тели. Шуның өчен тырыша ул, нормасын ай саен 180—190 процент итеп үти. Совет хөкүмәте һәм партия хатын- кызга хокук биреп кенә калмый, аңа бәхетле тормыш, иҗат мөмкинлекләре тудыра. Элек баласы булган хатын теләсә-теләмәсә дә эшли алмый иде. Үзе заводка киткәндә, баласы тәрбиячесез кала иде. Хәзер бөтенләй башка хәл. Минем бригадамда эшләүче В. Баһавиева- ның биш баласы бар. Әмма ул балалары өчен һич борчылмый. Алар балалар бакчасына йөриләр, мәктәптә укыйлар, җәен пионер лагерьларында ял итәләр. 
104 
 
Безнең балаларыбыз — булачак коммунизм җәмгыятенең хуҗалары. Балалар чын тәрбия күреп үссен өчен бездә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. СССР Верховный Советының бишенче сессиясендә унъеллык мәҗбүри уку турында карар кабул ителде. Дәүләт бюджетында халык мәгарифенә 22,4 миллиард сум акча билгеләнде. Яна уку елына илебездә меңнәрчә яңа мәктәпләр ачылды. Ленин тауларына салынган Москва университеты — безнең хөкүмәтебез тоткан тынычлык политикасының җанлы шаһите. Совет кешеләре тынычлык политикасын кайнар рәвештә хуплыйлар. Тынычлыкны яклаучыларның Совет Комитеты пленумы үзенең резолюциясендә совет халкының Корея мәсьәләсен тиз арада тыныч юл белән хәл итү ягында торуын билгеләде. Хөкүмәтебезнең Германия проблемасын тыныч юл белән хәл итү турында ясаган 
тәкъдимен совет халкы шулай ук кайнар хуплау белән каршы алды. Тынычлык өчен көрәштә без һич- кайчан да онытырга тиеш түгелбез: дөньяда әле канлы сугыш хәзерләүчеләр бар. Совет кешесенең бурычы революцион уяулыкны күтәрү, сугыш уты кабызучыларның һәртөрле чыгышларын фаш итү, илебезнез. оборона куәтен ныгыту. Безнец, аяк киеме хәзерләүчеләрнең бурычы — халыкка күп итеп нык һәм матур итекләр, туфлялар, чү- вәкләр җитештерү. Без комбинатның эшчеләре, инженертехник работниклары һәм хезмәткәрләре, СССР Верховный Советының бишенче сессиясе карарларына җавап итеп, бөтен эчке мөмкинлекләребезне тупларга һәм 1953 елгы дәүләт планыбызны 9 де- кабрьга үтәп, планнан тыш 204 меа. пар аяк киеме хәзерләргә йөкләме алдык. Шушы йөкләмәләребезнең уңышлы үтәлүе — тынычлык эшенә безнед. өлешебез булыр!