Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

НУРИ АРСЛАНОВ ★ ГУДОК Кичкырын. Ишетелә мина Паровоз гудоклары, Хәтерләтеп үткәндәге Онытылмас минутларны. 
Арада берсе бик моңлы (Ул маневренный бугай),— Өздереп уйчан күңелне Ул сызландыра шулай... 
Иң матур сабый чакларны Уйлата, сагындыра. һәм Ватан сугышы кырларын Алдымда чагылдыра. 
Ул өнди кебек еракка Алып китәсе килеп, Яңадан гуя яшьлеккә Мине илтәсе килеп. 
Кычкыра, кычкыра гудок (Ул маневренный бугай), Уятып’ үткәннәремне Ник моңландыра болай? 
ТЕЛӘК ЧИКСЕЗ Тыпырчына, тыпырчына теләк җанда, Ул талпына, очар коштай канат кага, Тыйнаклана, әгәр син ирешсәң аңа. Ләкин шундук яңа теләк туа алда... Бу теләкләрнең гомердә бетәсе юк, Ә йөрәккә тынгы бер дә көтәсе юк! 
ТАЛӘП 
Заман шундый безнең, таләп шундый: Сер сынатма авыр чакта син, Теләктәшлек яхшы сыйфат кына, Көрәштәш бул алгы сафта син.  
73 
 
ИҢ ЗУР эш 
Зур эшләреңә Мавыгып:— нигә Вак-төяк белән • Чуалыйм,— димә, Дустын, кайгысын Уртаклаш, бүлеш, Кешегә хөрмәт — Җирдә иң зур эш 
ЯШЕН ЯКТЫСЫ 
Ялтырап яшен атылды, Офык читендә, Гүя якты көн чагылды Төннең битендә. Миңа һич кирәкми артык: Яшендәй тик бер Хезмәтем нурыннан балкып Яктырса гомер. 
РОМАНС 
Сайрады, сайрады былбыл Идел ярында, Килмәде, ахры, бу кичен Яры аның да. 
Җырлады, җырлады егет Сөйгәнен көтеп, Моңнары таралды анын, Еракка китеп. 
Ә кыз яшеренеп тыңлады Кошны һәм ярын... Ул сөя дә, сөелә дә — Бәхете зур аның! 
ЧЕГӘН КЫЗЫ t 
Чегән кызы килде, баштанаяк Чуар сәләмәгә төренгән, Гүя моннан биш йөз еллар элек Торган халык кабат терелгән. 
«Сөйләп бирәм,— ди . ул,— язмышыңны— Ни күргәнсең, ниләр көткәнен...» Белми, мескен, нигә үз язмышы Фәкыйрьлектә болай йөрткәнен.  
74 
 
Алдан күрә белсәң, түбәнләнеп, Тиңнәреннән булмас идең ким, Ялган ирек тозагыннан арынып, Яна юлга чыгар идең син. 
Миңа калса, минем үткәннәрем Бөек Октябрьдан башлана, Киләчәгем исә ачык, якты, Беләм аны синнән башка да. 
Багучы кыз тәмам өмет өзде, Сизде бугай табыш булмасын, Очлайтты да иренен, китә-китә: — Игез тапсын,— диде,— юлдашың. — Тукта, менә бусы мин дигәнчә, Рәхмәт төшсен яхшы сүзеңә, Сиңа булсын, мә, ал, сөенчене Алдан биреп куям үзеңә. 
ЯШӘҮ КӨЧЛЕ Каберлек бар текә яр өстендә: Ничә буын монда күмелгән, Күпме йөрәк тибүеннән тынган... Яшәү көчле ләкин үлемнән! 
Яшәү көчле! Әнә шат тавышлар Яңгырап тора Идел буенда, Бу — балалар бакчасыннан килә, Бакча утыра кояш нурында. 
Г Шунда шытып чәчәк аткансыман, Сибелгәннәр ак панамалар, Үткән буын карап ятасыман, Шау-гөр килеп уйный балалар. 1953.
75 
 
ӘНВӘР ДАВЫДОВ 
* МӘХӘББӘТ КАҺАРМАНЫ 
Сөйлимме икән сезгә бу серне мин, Сөйләмәсәм тырный күңелне, Ә сөйләсәм? — Чинлы иптәшләрнең Серен ачу язык түгелме? Әйтик, Инде бер хөрмәтле кеше Бераз гына шунда шаярган, Кемгә Зыян тигән аңардан? Урламаган, Эшкә соңармаган, Тел шомалыгыннан артык эчмәгән, Сүз сөйләрлек Нәрсә эшләгән? Юк, юк! Беркем хәтеренә дә бүген Авыр сүзләр белән тимимен. Кешегә әйтмәссез дип ышанам да, Сезгә бер сер генә сөйлимен. Быелгы җәй бигрәк эссе булды, Түзү кыен симез кешегә. Зам дип тормый сине, зав дип тормый, Калынкалын пәрдәләрне үтеп, Кояш пешерә, * Аяк-кулны, Аскы иренеңне Тәмам бәлҗерәтеп төшерә. Ләкин инде, Кич булдымы, ягъни Кояш югалдымы офыктан,— Бөтен тәнгә рәхәт дәрт йөгерә, Тамырларда кайнап ургый кан. Бу кичтә дә менә шулай үзен Тоя иде минем героем. Кем аңламас шундый татлы хәлдә Аның ашкынулы бер уен: «Их, очына күңел, Очына күңел, Ары, ары,, һаман арырак,  
76 
 
Әй, китәсе иде еракларга, һәрхәлдә, Үз хатыныңнан бераз ераграк!» Бик теләсәң, теләк аша диләр, Зав теләсә, Йортка тау да Килеп баса диләр. Минем герой ләкин бик тыйнак. Ник ул алай нәфесен зурга сузсын, Аның күңеле, белсәң, «Сөттин ак»! Аның күңеле зәңгәр күктә йөзә: Ах, бер айга күпме йолдыз бар! Ник бер завка бары бер хатын соң, Нигә аңламыйлар бу кызлар? Менә шундый тыйнак уйлар белән Янды ул кичне безнең түрәбез... Тукта, Менә хәзер аны күрәбез Бер бүлмәдә. Әле ут алмаган, Эңгер-меңгер баскан бүлмәсен. Кабинетмы, квартирамы ул, Белмәссең. Алар икәү... Алар икәү! Димәк, Тапталмаган изге теләге. Стаканга «зыңзың» яңгырау биреп, Дөп-дөп тибә завның йөрәге. Шауламагыз, дуслар, бераз гына, Сулышыгызны да тыегыз. Тыңлагыз да аның саф сүзләрен, Кайнар сүзләрен, йөрәкләрегезгә язып куегыз: «Моңа кадәр сөю белмәдем мин, Сиңа гына кайнар хисләрем, Зур хезмәтемә тик бер лаек бүләк — Синең белән үткән кичләрем. Хатыным бар? Ах, ул хатынмыни, Беләмени минем кадерне! Балаларым? Юк-бар нәрсә белән Телгәләмә, җаным, бәгырьне. Мәхәббәт ул белми киртәләрне. Синең өчен — дөнья — корбаным. Утлар-сулар кичеп үтәрмен мин, Бер дә булмас куркып торганым. Хатынымнан? Аның йөзенә мин «Юк! Юк!» диеп туры ташлармын, Менә хәзер килеп керсен шунда, Ант итәм мин, туры басармын...»


 
Сөйли, Сөйли, һаман кыза бара, Пешереп тора бүлмә һавасы, Хәтта инде Пәрдәләрдән көек исе чыга, Гүя хәзер дөрләп янасы. Чыгыйк әле, дуслар, бераз моннан, Читтәнрәк күзне төшерик. Карыйк, Безнең герой ялкын чәчә Шунда кемгә? — ул да кеше бит. Без белмибез әле бу икенең Кайсы күбрәк кеше икәнен, Алсу кофта астындагы йөрәк Нинди хисләр белән типкәнен. Ишетмәдек аның сүзләрен дә, Эзләп карыйк моны тышыннан: Күрәсезме, аның иреннәре Нинди ачу белән кысылган? Сөю таңы сызылуын көткән Зәңгәр күзләр киңкиң ачылган, Гаҗәпләнү катыш нәфрәт күренә Дугаланып торган кашыннан. Сизәсезме, дуслар, Аның белән бергә Әрни безнең йөрәк ярасы?! Ә зав сөйли, һаман кыза бара, Пешереп тора бүлмә һавасы: «Җан кисәгем, тиз кил кочагыма, Нигә инде шулай торырга... Синең өчен әзер торамын мин Мең-мең дошманнарны кырырга!» Ләкин шунда текер-текер атлап Кемдер килә менә ишеккә. Бу ни хәл бу? — Минем арсланым Әверелде кинәт көчеккә, Йөзен чытты, күзе шардай булды, Зур корсаклы Зифа буе төште бөгелеп, Юка гына кызның аягында Д^әгърур абзый йөри бөтерелеп: — Ах, харап булдым, Сеңелем, Бу ул, Мине эзләп килгән җиңгәгез, Аяк тавышын Әллә каян таныйм, Зинһар, Ишекне тизрәк бикләгез! Тышта һаман текер-текер адым. Бөтерелә түрә-гашыйгың. Әле генә айдай күренгән йөзнең Дугаланып торган кашының Тынычлыгы калтырата аны,

78 
 
Кузгалмый да «өзелеп сөйгәне». Әйтерсең лә, аңа ишетелми дә Завның ялварганы: «биклә!» дигәне. Кинәт ишек ачыла, Завның тыны кысыла, Гүя үлем тотты яканы. Ә ишектән шунда күренә башлый Бер... Кәҗәнең ап-ак сакалы. Нинди хата! Сикереп тора гашыйк; Л Төзәтенә, алга ашкына: «Бу сакалны йолкырга мин әзер Сине өзелеп сөюем хакына, Ах, мин аны...» Шуннан башка сүзен Ишетмәдем мин бу танышның. Тик ишеттем бик шәп «Вон!» дигәнен Яңгыравыклы матур тавышның. Ачтым инде сезгә бу серне мин, Сөйләмәсәм, тырный күңелне, Ә сөйләсәң? чинлы иптәшләрнең Серен ачу язык түгелме? Кемгә тияр минем бу юлларым, Бәлки, укучым, Тияр сезнең авыл кешесенә, Бәлки, күршеңә, Бәлки күршеңнең Сиңа таба яктагы күршесенә... Ләкин беләм, Барыбер көләрсең син Нәфрәтләнеп шушы калдыкка. Ә мин китим әле, Бәлки тагын берәү Эләгер минем шигъри казыкка.