Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ӘДӘБИ МИРАСЫ 
Муса Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым Җәлилова Татарстан Совет Язучылары Союзына шагыйрьнең архивын тапшырды. Атаклы шагыйрь Муса Җәлилнең әдәби мирасы бик бай. 30 том-папка күләмендәге материаллар арасында шагыйрьнең эшчәнлек документлары, биографиясенә караган башка материаллар, хатлар, кулъязмалар бар. Муса Җәлилнең басылган әсәрләренең һәм матбугатка чыкмаган әсәрләренең кулъязмалары, караламалары, вариантлары бик күп. Бу материаллар шагыйрьнең әсәрләрен тулы итеп бастыру эшенә зур ярдәм итәчәкләр. Татарстан Совет Язучылары Союзы каршында Муса Җәлилнең әдәби мирасын өйрәнү өчен махсус Комиссия төзелде. Комиссия Муса Җәлилнең кулъязмаларын: шигырьләрен, пьесаларын, пародияләрен, җырларын, либреттоларын, фото-рәсемиәрен, хатларын һ. б. язмаларын, шагыйрь турында төрле документлар, аның турында истәлекләр җыя. Бу материалларны Татарстан Совет Язучылары Союзы каршындагы комиссиягә җибәрү сорала. Комиссиянең адресы: Казань, Дом печати, Союз Советских писателей ТАССР, комиссии по изучению литературного наследия М. Джалиля.


 
КАЗАНДА ТОЛСТОЙ КӨННӘРЕ 
Татарстан хезмәт ияләре рус халкының бзек язучысы Л. Н. Толстойның тууына 125 ел тулу көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Предприятиеләрдә, колхозларда, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, югары уку йортларында Л. Н. Толстойның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге турында лекцияләр һәм докладлар укылды, аның әсәрләреннән күргәзмәләр оештырылды. 9 сентябрьдә Казан галимнәр йортында Л. Н. Толстойны искә алуга багышланган тантаналы җыелыш уздырылды. Җыелышка эшчеләр, хезмәткәрләр, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, язучылар, укытучылар һәм студент-яшьләр катнаштылар. Җыелышны Сталин премиясе лауреаты Гомәр Бәширов ачты. Бөек рус язучысы Л. Н. Толстой турындагы докладны Г. Әпсәләмов ясады. Докладчы Толстойның тормыш һәм иҗат юлына киң тукталды. Аның иҗатындагы төп специфик үзенчәлекләрен, күрсәтте, әсәрләрендәге халыкчанлыкны һәм патриотизмны яктыртты. Г. Әпсәләмов Толстой әсәрләренең татар әдәбиятына, татар культурасының үсешенә ясаган йогынтысына аерым тукталды. Җыелышның художество бүлегендә Казан театрлары артистлары JI. Н. Толстой әсәрләреннән өзекләр һәм ул яратып тыңлаган музыкаль әсәрләр башкардылар. 9 сентябрьдә В. И. Ульянов (Ленин) исемендәге Казан Дәүләт Университетының актовый залында бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның юбилеенә багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде. Актовый зал алдында мемореаль мәрмәр такта куелды. Анда болан язылган: «Бөек рус язучысы Л. Н. Толстой 1844 елның 3 октябреннән 1847 елның 19 апреленә кадәр Казан Университетында укыды». СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих институтында Л. Н. Толстойның иҗади эшчәнлеге- нә багышланган күргәзмәләр оештырылды. 8 сентябрьдә үткәрелгән институт гыйльми советының киңәйтелгән утырышында филология фәннәре кандидаты Г. Халит Толстойның иҗаты турында доклад ясады. «Толстой һәм татар әдәбияты» дигән темага доклад белән филология фәннәре кандидаты М. Гайнуллин чыкты. В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсендә Л. Н. Толстойның тууына 125 ел тулуга багышланган зур китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә «В. И. Ленин Толстой турында», «Толстой иҗатының башлангыч чоры» (1852—63), «Сугыш һәм тынычлык», «Анна КарЪнина» (1873— 77) һәм «Толстой иҗатының соңгы чоры» исемле бүлекләрдән тора. 6 сентябрьдә Казан Горький музеенда Толстойга багышланган күчмә күргәзмә оештырылды. 
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 
Прозаиклар секциясе 4 сентябрьдә Фазыл 
Басыйровның «Ике токарь», «Шифалы дару», «Гади көн» исемле хикәяләрен укып тикшерде. Хикәяләрнең сыйфаты турында сүз алып сөйләүчеләрдән Р. Саттаров иптәш хикәяләрдәге иң беренче җитешсезлек итеп, аларның сюжетлары ясалма нигезгә корылуларын күрсәтте. Автор «Гади көн» исемле хикәясендә завод эшчеләренең, инженерларының тормышын дөрес чагылдырмый, аларның эш процессларын гәүдәләндерүдә ялгыша. Хикәяләрдәге конфликт уңышсыз. Фатих Хөсни үзенең чыгышында Ф. Басыйровның укучыларны кызыксындырырлык итеп язарга, геройларның эчке дөньяларына үтеп керергә омтылуына тукталды. Ләкин- хикәяләрдәге сюжетның үсеше буталчык, аларда фикер эзлеклелеге юк. Куелган мәсьәләләр ахырынача уйланып җитмәгәннәр. Мирсәй Әмир хикәяләрнең идеясе уңышлы булуны әйтте. Хикәяләрнең төп идеясе — хезмәткә коммунистик карашны алга сөрү. Ләкин шушы идеяне художестволы итеп гәүдәләндерү канәгатьләнерлек түгел. Вакыйгалар тормыштан алынмаганнар, ә уйлап чыгарылганнар. Чыгышларда катнашучы иптәшләрдән Г. Әпсәләмов, X. Сад- ри, М. Хәсәнов, А. Кәли һ. б. иптәшләр дә хикәяләрнең кайбер уңышлы яклары һәм кимчелекләр турында үз фикерләрен әйттеләр, аларны бетерү өстендә эшләү өчен авторга кыйммәтле киңәшләр бирделәр. 10 сентябрьдә балалар әдәбияты секциясе 3. Нуриның 16 августта «Совет Татарстаны» газетасында басылып чыккан «Кечкенә укучылар зур әдәбият көтә» исемле мәкаләсе уңае белән фикер алышу уздырды. Чыгышларда катнашкан Г. Бакиров, X. Шабанов, Б. Рәхмәт, Г. Лотфи, 3. Нури, һ. б. иптәшләр балалар әдәбиятының бүгенге көндәге торышы турында сөйләделәр. 3. Нуриның бу мәкаләсе бик вакытлы һәм урынлы дип табылды. Язучылар мәктәп балалары тормышын әдәбиятта чагылдыру өстендә бик аз эшлиләр. Балалар өчен лирик шигырьләр, яшь укучыларга эстетик тәрбия бирә алырдай хикәяләр, пьесалар аз языла. Журналлар һәм газеталар балалар әдәбияты өлкәсенә аз игътибар итәләр. Балалар әдәбиятына тәнкыйтьчеләр тарафыннан нигезле анализ ясалганы юк. Чыгыш ясаучы иптәшләр киләчәктә бу җитешсезлекләрне бетерү чараларына карата фикерләр әйттеләр.