Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ОСТАЛЫККА ИРЕШҮ ЮЛЫНДА



 Акчарлакның, күл өстендә «канатлары белән суга орынып, кояшлы юл сызып калдыруын» күрә белү- өчен күзәтүчән кеше булырга кирәк. «Су өстендә инде күптән сүнгән бу сызыкны элеккечә кояшлы, якты килеш хәтердә саклау» өчен шагыйрь булырга кирәк. һәм шул гүзәл сызыкны укучылар күңелендә калырлык ачык һәм дөрес итеп аз сүз белән әйтеп бирү өчен әдәби осталыкка ирешкән нык куллы язучы булырга кирәк. Казан язучысы Тихон Журавлев- ның «Новый мир» журналының җиденче китабында басылып чыккан «Комбайнчылар» исемле повестенда шундый гүзәл, кояшлы детальләр бик юмарт сибелгән. Ул детальләр әсәрнең үзенчәлекле шигъри табигать күренешләрендә генә түгел, бәлки кешеләрнең йөз сызыкларын, психологиясен һәм сөйләү рәвешләрен сурәтләүдә дә, комбайнчыларның иҗади хезмәтләрен тасвир итүдә дә бар. Шуңа күрә бөтен әсәр эчке яктан шиксез талант, өлгергәнлек кояшы белән яктыртылган шикелле тоела. Т. Журавлев әдәбиятка яңа гына аяк баскан кеше түгел. Беренче хикәяләрен ул сугышка кадәр үк Дон- дагы бер район газетасында бастырып чыгара. Ул вакытта Тихон Журавлев шунда яши, шунда эшли. Сугыш елларында ул фронт газетасында сотрудник була. Сугыштан соң Воениздат Т. Журавлевның хәрби тапкырлык турындагы хикәяләрен бастырып чыгарды. Бу — «устав»ка ияреп, шактый коры тел белән язылган хикәяләр. Ләкин алар шул ук вакытта авторның зур тормыш тәҗрибәсе барлыгын, күзәтүчәнлеге зур икәнен һәм куен дәфтәреннән иркен файдалана белүен күрсәтәләр. Тихон Журавлевның исемен укучылар 1950 елда «Советский писатель» тарафыннан чыгарылган «Рядовой Антипов» исемле китабы буенча да беләләр. Совет офицерының рядовой рус солдаты Лука Антипов турындагы — русгерман сугышы һәм Бөек Ватан сугышы герое турындагы ышандыргыч шигъри язмалары үз вакытында әдәби тәнкыйть тарафыннан уңай бәя алды, ул әсәр берничә тапкыр басылып чыкты һәм халык демократиясе илләре теленә дә тәрҗемә ителде. Шушы елның башында «Әдәби Татарстан» альманахында Т. Журавлевның «Курган» исемле повесте (беренче кисәге) басылды. Бу повестька ныклабрак тукталырга туры килә, чөнки бу әсәрдәге ялгышлар бик гыйбрәтле, алар яшь язучының «Комбайнчылар» повестен язарлык булып үсү юлын күрсәтәләр. Художник Андрей Колымин «тормышны өйрәнү, чын художник булып өлгерү өчен», бер совхозга килә. Ул яңа профессия кешеләре белән таныш?, бәхәсләргә керә, комбайнда гади копнильщик булып эшли, яхшы эшләве нәтиҗәсендә, коллектив тарафыннан таныла, ниһаять, Соня исемле кызга гашыйк була — болар барысы Колыминны яңа кеше итеп тәрбиялиләр, герой яңадан туа.  
122 
 
Хезмәт кешеләрне бер бөтен итеп туплый — Колымин аңлаган хакыйкатьнең беренчесе әнә шул; коллектив зур көч — монысы икенче хакыйкать. Димәк, чын «художник булу өчен, башта үзеңнең икенче кешегә әйләнүең кирәк». «Курган»дагы бу бик үк яңа булмаган идея егерменче һәм аннан да элгәрерәк елларда чыгарылган әсәрләрне, гади халыкны аңларга һәм, гадиләшеп, аның белән кушылырга омтылган интеллигентларны хәтерләтә. Колыминның совхозга башкаладан килүенә, аның Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше булуына да ышанасы килми. Сюжетның фальшь һәм уйдырма булуы авторны банальлеккә, образлар фалыиьлыгына, әсәрнең телендә штамп сүзләргә һәм тәгъбирләргә алып килгән. (Мәсәлән, «бу театрның кайбер актерлары сәхнәдә генә актер түгелләр иде» дигән жөмлә үзе генә дә ни тора!) Ләкин «Курган» повестенда үзенчәлекле итеп тасвирланган табигать күренешләре, төгәл бирелгән психологик детальләр, юмор һәм лиризм — прозаикның бик сәләтле булуын һәм сугыштан соңгы авыл турында әйбәт әйберләр яза алачагына безне ышандыралар иде. Менә герой комбайнда: «Рожь наплывает из сумрака шумным потоком. Хлынувший прохладный ветер с востока треплет у Ко- лымина рубашку, и кажется ему, что комбайн, похожий сейчас на огромную- ночную птицу с откинутыми крыльями... оторвался от земли и стремительно летит над полями». Менә урак өстен сурәтләгән икенче бер картина: «Море пшеницы наплывало на длинный стрекочущий нож и плескалось о хедер. Полевой делитель, похожий на крылья чайки, поднятые кверху парусом, когда она садится на воду, острой грудью рассекал поток колосьев. Две текучих струйки отклонялись от делителя в разные строны: левая — под нож, а правая — в поле. Колымин не мог не улыбаться, любуясь, с какой уверенностью делитель отстранял набегавшие колосья от ножа, словно говорил им: «не торопись, не все сразу, еще успеете»,— и с каким укором те покачивали головками, провожая негостеприимный хедер». Әмма комбайнның эшләвен бик яхшы итеп сурәтләгән художестволы шундый картиналар да әсәрне жи- тешсезлектән коткара алмаган — тормышта үзенә урын таба алмаган художник Колымин әсәрдә дә 
тиешле урынны яулап ала алмаган. Әсәрнең җитешсезлекләрен «Советская Татария» газетасы дөрес тәнкыйть итә, ләкин бер нәрсәгә хәйран каласың: рецензент Н. Козлова әсәрдәге күп кенә картиналарның шигъри матурлыгын, авторның табигатьне һәм кешеләрне яратуын, күп очракта ялгышуына да карамастан, аның һичшиксез талантлы булуын күрә алмаган. Комбайнчыларның эшен дөрес һәм художестволы итеп сурәтләү өчен материалны бик яхшы белергә кирәк. «Иж.ат командировкасына» килгән художник Колымин кебек кенә белү житми. Биредә «Курган»ны укып чыккач, комбайнчы эшенә өйрәнгән художник Колыминның сугыштан соңгы бүгенге авыл кешеләре турында әйбәт әсәр тудырасына ышанасы килми. Ә художник Журавлев әйбәт әсәр тудырган, чөнки аның совхозда, МТСта, кырчылык эшендә беренче тапкыр гына булуы түгел, чөнки аның авылны һәм аның кешеләрен өйрәнүе иҗат командировкасы аркылы гына түгел. Воронеж өлкәсенең колхоз председателе булып эшләгән, соңыннан Бөек Ватан сугышында фашистлар тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән Дон казагының улы Тихон Журавлев, армиядән кайткач, район газетасына эшкә килә. Ул авылның яңа кешеләре турында китап язарга уйлый, ләкин сугыштан соңгы авылны яхшы белмәвен төшенә. Әдәбиятчы- газетчы бернәрсәне аңлый: материалны яхшы өйрәнми торып, әйбәт әсәр тумаячак. Шулай итеп, ул башта копнильщик, соңыннан совхозда комбайнчы булып китә. «Комбайнчылар» повестенда табигатьне һәм хезмәт процессын оста
123 
 
•сурәтләгән картиналар аз түгел. Ләкин биредә әйбәт язылган җанлы картиналар турында түгел, бәлки кешеләр турында сөйләшәсе килә. Повестьның иң уңышлы ягы — социалистик авылның яңа кешеләрен, .авыл хуҗалыгының алдынгы механизаторларын күрсәтү. Әгәр «Курган» повестеиең герое — ялгызак герой булса, дөресрәге совхоз коллективы фонында шәүләләнгән чит бер кеше булса, «Комбайнчылар»ның төп герое — коллектив үзе. Автор МТС коллективының катлаулы характерлы һәм дөрес итеп сурәтләнгән әллә нихәтле кешеләрен бирә. Әсәрнең беренче битләрендә үк без комбайнчы Кадыйров белән очрашабыз. Нигә бу көчле һәм зур кеше җәйге кояшлы бер иртәдә бик кәефсез уяна, аяклары тирәсендә мыраулап йөрүче мәчене очырып җибәрә, улына, хатынына, ашның рәтле булмавына мыгырдана. Чөнки комбайннар уракка аннан башка төшәләр. Аны, МТСның иң яхшы ком- байнчыларыннан берсен, колхозның механизаторы итеп билгелиләр, ул инде узган елгы ярышта беренчелекне алган Фатьямов белән ярыша алмый, чөнки Фатьямов, мәсьәләгә чынлап караганда, Кадыйровтан узган ел ук начаррак эшләгән инде. Колхозга механизатор ярдәме кирәк. Кадыйров, коммунист буларак, өс- тенә төшкән бурычны үти, ләкин йөрәгендә үпкә саклана аның. Автор Кадыйров белән янәшә борын чөеп йөрүче «рекордчы», фамилиясе район газетасы битләреннән төшмәүче «атаклы» Фатьямовны куйгач, бу үпкәнең сәбәпләре тагын да ачыла төшә. Фатьямов соңгы елларда өйрәнеп киткән шундый бер тон белән сөйли: •«Мин обкомда булганда...», «министрлык миңа күптән киңәш бирә...», «райком секретаре әйтте миңа», «редактор шалтыраткан иде»... Шулар- ныц барысын ул сүз уңаенда гына, әһәмиятсез бернәрсә турында барган кебек итеп кенә сөйли. Ул, җыелышта чыгыш ясаган чакта, тантаналы итеп әйтелгән «без» дән соң, билгеле бер вакыт пауза ■ясап алгач, бармаклары белән өстәлгә китереп суга — бу инде Фатьямов түгел, райсовет председателе. Аерма бары тик шунда: райсовет председателе пауза вакытында кешеләрнең аны аңладылармы, юкмы икәненә игътибар итә, ә Фатьямов үз күңелен тыңлый. Чыгышын очлап, имән бармагы белән кирәк чакта залга усал итеп төртеп күрсәткәндә, барысы да бу кыяфәттә район газетасының, редакторын таныйлар. 
Ничек кенә булмасын, «көндәшләргә» урып-җыюда очрашырга туры килә: комбайнчыларның берсе кулын имгәтеп авырып кала, аның урынына штурвал артына Кадыйров утыра. Кадыйров ярышта җиңәргә тиеш. Укучы шулай тоя. Фатьямов — һичшиксез «төзәлергә» тиеш, укучы моны да сизенә. Бу шулай да һәм шулай түгел дә. Тормышта «җиңү» белән «төзәлү» — бик җиңел эшләр түгел, алар катлаулы процесс, повестьның авторы шул процессны матур итеп күрсәтә алган. Кадыйров яхшы механизатор һәм ихтыяр көче зур булган коммунист кына түгел, ул тагын горур кеше; табигате белән уен-көлкегә бирелми торган тупасрак кеше, диләр аны дуслары. Менә ярышучылар бер затонда очрашалар. МТС директоры раслаган план буенча аны үзйөрешле комбайн белән Кадыйров урырга тиеш, әмма ул килгән чакта, Фатьямов үзенең «Сталинец»ы белән инде бер әйләнеш ясаган. Кадыйров үзйөрешлесен Фатьямовның юлына аркылы куя, белә торып куя, чөнки бодай тәмам өлгергән, «Сталинец» аны тизрәк урып бетерә ала. Кадыйров үзе белән ярыш ачучыга карата үпкәсен тиз генә җиңә алмый, Фатьямов «борын төбеннән иң яхшы кишәрлекне эләктергән!» Шулчак басуга килеп чыккан МТС директоры комбайнчыларга янәшә урырга боерык бирә. Колхозның парторгы Маһинур, Кадыйровның үзйөрешле комбайнына менеп, Фатьямовка юл бирү өчен, Кадынровны читкә алып китә. Әмма Фатьямовның ашлыгы чиста булып чыкмый башлагач, Кадыйров күптән түгел генә булган ызгышларын онытып, иптәшенә ярдәмгә ашыга. Рекорд артыннан кумый ул... Башка республиканың бер комбайн-. 


 
чы-новаторының ашлык чистарткыч өчен өстәмә җайланма эшләве турында газетадан укып, Кадыйров чистарткычка үз конструкциясен эшли. Бу хәл аның эшен туктатып тора, башка комбайнчылар Кадыйровпы узып китәләр, әмма механизатор яңа конструкцияне сынау белән мәш килеп йөри, ул аны нәкъ менә хәзер, урып-җыю вакытында сынап өлгерергә тели, югыйсә бер ел вакытны югалтасың. Кадыйров эшкә, кешеләргә дәүләт күзлегеннән карый, Фатьямов белән җиңешми ул, аны кеше итү өчен көрәшә, Фатьямов, район кешеләренең һәм матбугатның артык җылытуы аркасында масаеп китүенә дә карамастан, чынында яхшы работник, аның вакытлыча «мие кырын киткән». Бөтенләй үзгәреп, төзәлеп бет- мәсә дә — Фатьямов төзәлү юлында; Кадыйров аңа яңадан «үз-үзен табарга» ярдәм итә. Табигый һәм бик хаклы рәвештә повестьның ахырында Кадыйров демагог Корнеев урынына парторг булып сайлана — МТС коммунистларының җитәкчесе, коллективның җаны булып китә. Корнеев образы — авторның принципиаль уңышы, аның иҗади кыюлыгын сурәтләүче образ. Күптән түгел Корнеев агроном булган, бәлки начар агроном да булмагандыр, ләкин җаваплы постка күтәрелү аның башын әйләндереп җибәрә. Замполитның, механизаторларча әйткәндә, «вәгазь сөйләргә» теле кычытып кына тора. Элек агроном чакта бөтенләй сизелмәгән бу сыйфаты аның хәзер ачу китергеч дәрәҗәдә үсеп китә. Буш, яңгыравыклы, купшы сүзләрдән тыш аның җанында берни дә юк, ул кешеләрне аңламый, димәк, яратмый да. Аны МТС директоры Богданыч белән чагыштыру бик кызыклы. «Агроном белән директор коточкыч рәвештә бер-берсенә охшашканнар иде. Икесе дә буйга зур түгел, тик башлары гына бик дәү, тагын директорның чәче бераз сарырак, җилкәләре киңрәк, икесе дә бер төрле алтын төймәле кительдән. Шундый артык охшашлык ачуны китерә иде... Тышкы яклары белән бик охшаш булсалар да, алар, асылда, 
124 төрле кешеләр. Богданыч аз сөйли, күбрәк уйлый. Корнеев, киресенчә, уйламыйчарак сөйләп ташлый. Агрономның бу йомшак ягы.соңгы вакытта бигрәк нык сизелә башлады. Кешеләргә караганда ул, күрәсең, орлык ашлыгын күбрәк аңлый...» Автор ышандыргыч мисалларда бу ике 
кешенең — олы җанлы, акыллы җитәкче Богданыч белән замполит вазифасын үтәүгә очраклы рәвештә билгеләнгән Корнеевның— аермасын күрсәтеп килә. МТС директорының урып-җыю буенча ныклы бер графигы бар, һәм бу графикта участоклар белән механизмнар көнләп кенә түгел, сәгатьләп тә билгеләнгәннәр. Менә ул Кадыйров белән Фатьямов «узышканда» туган яңа нәрсәнең — урыпҗыюда коллектив эшләү методының өстенлеген күрә һәм үзенең, планнарын, графигын яңадан төзи. «Әгәр сез минем планнарымны түбәннән торып җимерәсез икән, нигә мина өстән җимермәскә? — ди ул Кадыйровка...— Урылмаган жир тарая бара, шулай булгач, безгә машиналарны берләштерергә кирәк. Ә киләсе елда без, гомумән, коллектив методка күчәчәкбез. Л'Уашиналар җитәрлек хәзер...» Корнеев исә, беркөн кырга чыккач, Кадыйровның «Сталинең»ы туктап торуында, комбайнчының өстәмә чистарткыч җайланманы көйләп җибәрә алмый азаплануында — бары тик график өзелүне генә күрә, туып, яткан матур нәрсәне күрә белми. «— Партия каршында җавапка тарттырырбыз»,— ди ул Кадыйровка.— Коммунистлар сине якламаслар,—ди тегесе ышаныч белән.— Якларлар,— ди Корнеев үзсүзлелек белән. Үзенең шушы югары вазифасыннан сукыраю сәбәпле, ул җанлы кешеләрне күрми, үзенең инде, асылда,, күптәннән бирле җитәкче булудан туктавын аңламый, кешеләрнең тумыштан ук парторг булып тумауларын, парторг булып, Кадыйров кебек, эштә сыналган, авторитетлы коммунистларның күтәрелүен аңламый. Партиямен оештыручылык роле,, коммунистларның уңай эшләре әсәргә органик килеп керә, бу —авторның зур уңышы, һәр адымда «өйрәтеп» йөрүчеләрне түгел, коммунист

125 
 
ларның җанлы, тере образын тудырган автор. Ул совет кешеләренең яхшы коллективын . күрсәтеп кенә калмаган, партия коллективын күрсәткән, җыелышларда гына түгел (сүз унаенда әйтик, Кадыйров бригадасына байрак бирүне җыйнак һәм төгәл итеп тасвирлаган җыелыш картинасы повестьта иң яхшы картиналарның берсе), хезмәттә, көнкүрештә, көндәлек тормышта күрсәткән. Ләкин нигә соң талантлы язылган бу повестьны аерыла алмыйча укыйсың да, укып бетергәч, канәгатьсезлек тойгысы кала, чын мәгънәсендә зур художество әсәре тудырган хис уянмый? Хәтта Кадыйровны да нитәдер яратып бетермисең. Ни өчен .күңелдә күп төрле ачыкланмаган нәрсәләр кала? Чөнки совет кешеләренең тормышы хезмәт белән генә чикләнми, аларның шәхси мөнәсәбәтләре бар, ә авторның үз геройларының, шәхси тормышы турында әйтергә теләгән нәрсәсе ачык түгел. Аны язучы үзе дә аңлап җитми булса кирәк. Повестьны язарга утырганда ул, күрәсең, геройларның шәхси тормышларын, укучыга иәрсә әйтәсен тәмахМ ачык итеп күз алдына китермәгән, шуңа күрә повестьның бу ягы руль- сез-нисез генә, үз агымы белән бара. Кадыйровның хатыны бар, ләкин ул повестьта юк. Дөресрәге, исеме бар аның— Наташа, иренә ашарга пешерә ул, колхозга ярдәм итәргә кирәк булгач, штурвал артына да утыра (сугыш вакытында ул, башка колхозчылар кебек, комбайнчылыкка өйрәнгән), Кадыйров аның исемен әледән-әле телгә ала, билгеле, сүз белән телгә ала, ә геройның хатынына булган мөнәсәбәтен без сизмибез, чөнки ул укучы өчен җанлы кеше түгел. Наташа белән янәшә аиың дусты— укытучы Маһинур куелгач, буталчыклык тагын да көчәя төшә. Сугыш елларында ирләре фронтта чакта ике дус хатын колхозда бергә эшлиләр. Бергә ирләреннән хат көтәләр. Наташаның ире кайта, Маһинурның кайтмый. Кадыйров белән тол хатын арасында киеренке уңайсыз мөнәсәбәт урнаша. «Бу мөнәсә- дән-әле ахмак бер хәлдә калуларын сизенеп йөриләр. Алар арасында аңлашылып бетмәгән нәрсәләр бар, ләкин нәрсә ул — Кадыйров төшенеп бетми». Кызганычка каршы, моны укучы да төшенми. Кадыйров белән бу укытучы хатынның алдан, сугышка кадәр ике араларында берни дә булмаган, Маһинур бары тик фронтта үлгән ирен генә ярата һәм Фатьямовны кеше итү өчен көрәшә, 
авторның сурәтләвенә караганда, Фатьямовның кеше булуы кыйммәт ана. 
Кадыйровның монда ни’катнашы бар? Күрәсең, Кадыйров үзе укытучыга тыныч кына карый алмый. Әмма автор безне Кадыйров үз хатынын ярата дип ышандыра... Ә нигә алай булгач, Кадыйровның укытучыга тыныч карый алмавы турында кат-кат ымлау кирәк, нигә соң повестьның финалында (өстәвенә ул картина бик төче бирелгән) Маһинур белән Кадыйровның романтик обстановкада, елга өстендә аңлашулары кирәк?.. Кадыйров ха- р а ктер ы н д а г ы « а ңл а ш ы л м а у ч ы л ы к» аның үткен телле чибәр хатын—дуңгыз караучы Шура белән сәер мөнәсәбәтендә тагын да куера төшә. Шураның образы уңышлы чыккан; ике ирдән калган, хәзер үсеп килүче кызына карап күңел юатучы, комбайнчы Корнеевка кияүгә чыгарга уйлаучы һәм шул ук вакытта Кадыйров тирәсендә дә бөтерелүче бу хатын, тере булып күз алдына баса. Юк, Кадыйров хатынына хыянәт итми, әмма повестьның буеннан-буе- на «өч нарат» арасында адашып, ул гүя үз-үзенә тукып йөри: Ә мин хатыныма хыянәт итмим! Итмим булгач, итмим!.. Намуслы кешегә үзенең намуслы икәнен, тугры кешегә тугыры- лыгын исбат итүнең нигә кирәге бар? Автор исә бертуктаусыз нәрсәгәдер ишарә ясый, мәгънәле итеп әйтеп бетермичә калдыра һәм укучыда Кадыйровның җүнле кеше булуына шик туа башлый, образ икегә бүленә. Дөрес, повестьның ахырында автор, перспективада булса да, Маһинур белән Фатьямовның, Шура белән Корнеевның семья бәхетен төзү турында кайгырта, Кадыйровлар өендә
бәтләр ничек тугандыр, аилатуы кыен, әмма икесе дә үзләренең әле- 
126 
 
мәҗлескә хәзерлекне бирә, ләкин барыбер укучы күңелендә геройларның хисләре саф булуга карата шик кала. Әгәр дә язучы җиңел акыллы яки кыланчык бер кеше образын бирергә теләсә яки, традицион «өчпочмак» оештырып, аны үзенчә чишсә, бер хәл иде. Композицион буталчыклык, үз геройларының мөнәсәбәтен уйлап җиткермәү бу мөнәсәбәтләрнең чын булмавына китерә. Әгәр дә Кадый- ров хатынын яратмый икән, әмма ияләнгәнгә күрә, семьясын җимерергә теләми икән — моны туп-туры әйтергә кирәк. Әгәр ул Маһинурны ярата икән — бу укучыга да билгеле булсын. Бернинди катлауландыру һәм мәгънәле итеп сөйләп бетерми калдырулар да әсәр идеясенең тоныклыгын каплап калдыра алмый. Кешеләрнең план үтәү белән бергә, яңа кием алу, хуҗалыкны ныгыту һәм, ниһаять, «үз шәхси тормышың турында» уйлаулары кебек әллә нихәтле кыю картиналар һәм образлар бирүенә карамастан, автор семья, никах һәм мәхәббәт мәсьәләләрен чишкәндә чамадан тыш кыюсызлык күрсәтә, аның художник осталыгы бу мәсьәләләрдә кинәт югалып китә. Зур һәм 
мәгънәле нәрсәләр турында әйтергә җыенып та, вакыйгалар эченә керә башлагач кына ул «тормозга баса», аның геройлары аяк очларына гына басып йөри, ымлап кына сөйләшә һәм ярым көчләренә генә яши башлыйлар. Шул ук Шура дөрес әйтә бит: «Икмәкне аны машина белән генә урмыйлар, күңел күтәренкелеге белән дә уралар. Хәзер мин ярты көчемне куеп кына эшлим, шуннан минем күңелне күтәреп җибәрсеннәр — тауларны актарачакмын...» Әгәр автор әсәренең композициясен уйлап җиткерсә, ул чакта бер’ делянкадан икенчесенә өзлексез күчеп йөрүләр үзеннән-үзе төшеп калыр иде, гел техника турында сөйләүләр кими төшәр иде. Әгәр ул геройларының бер-берсенә мөнәсәбәтендәге һәрбер детален ахырынача уйласа — артык кешеләр һәм алар- ның буталчык мөнәсәбәтләре үзеннән-үзе төшеп калыр иде. «Комбайн- чылар»ны аерым китап итеп хәзерләгәндә, бу нәрсәләрне бик нык истә тотарга кирәк, чөнки талантлы язылган повесть ахырынача художестволы һәм гармонияле булырга тиеш.