Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ШӘРИФ КАМАЛНЫ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ 22 декабрьдә Татарстан Совет язучылары Союзы күренекле татар совет язучысы Шәрнф Камалның үлүенә ун ел тулу көнен билгеләп үтте. Кичә Т. Тукай исемендәге клубта үткәрелде. Кичәдә язучылар, укытучылар, Татгосиздат һәм Татполиграфия работниклары, газета-журнал редакцияләре эшчеләре, студентлар һәм укучы яшьләр катнашты. Шәриф Камалның иҗат юлы турында тәнкыйтьче Гази Кашшаф доклад ясады. Татарстанның халык артисты һәм Баш- кортстанның атказанган артисты Габдулла Шамуков, Татарстанның атказанган артистлары Хәким Сәлимҗанов һәм Рәшидә Җиһаншина Шәриф Камал әсәрләреннән өзекләр укыдылар, «Габбас Галин» пьесасыннан бер күренеш куйдылар. Татарстанның атказанган артисткасы 3. Басыйрова һәм баянда артистка Р. Иб- раһимова татар халык җырларын һәм татар совет композиторларының көйләрен башкардылар. 
ПОЭЗИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН АЧЫК ҖЫЕЛЫШ 
Татарстан Совет язучылары Союзы каршындагы башлангыч партия оешмасы 29 декабрьда поэзия мәсьәләләренә багышланган ачык җыелыш үткәрде. Шагыйрьләр секциясенең җитәкчесе Ә. Исхак бүгенге поэзиябез турында доклад ясады. Докладчы соңгы елларда татар совет поэзиясендә беркадәр уңышлар булу белән беррәттән, җитди кимчелекләр дә булуны күрсәтеп үтте. Фикер алышуда катнашкан Ә. Фәйзи, М. Әмир, С. Баттал, Г. Кашшаф, С. Хәким, Б. Гыйззәтуллин, Ш. Мөдәррис, Ә. Давыдов, Г. Латыйп, 3. Нури, Г. Ахунов һ. б. иптәшләр, шагыйрьләрнең тормышны җитәрлек өйрәнмәүләрен әйттеләр, әдәби тәнкыйтьнең йомшак булуына тукталдылар. Шулай ук чыгыш ясаучылар Татарстан Совет язучылары һәм шагыйрьләр секциясенең поэзиягә җитди игътибар бирмәүләрен, секция эшенең ныклы бер план белән алып барылмавын, эшнең үз агымына куелган булуын тәнкыйть иттеләр. Докладта үзтәнкыйтьнең булмавы, докладның бүгенге поэзия мәсьәләләрен тулы чагылдыра алмавы күрсәтелде. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Шагыйрьләр секциясе 18 декабрьда^ Татар дәүләт консерваториясендә киңәйтелгән утырыш үткәрде. Язучылар, композиторлар, консерватория укытучылары, Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры артистлары һәм студент яшьләр катнашында Мәхмүт Хөсәеннең «Тапшырылмаган хатлар» исемле либреттосы тикшерелде. Фикер алышулар кайнар бәхәсләр белән барды. Чыгыш ясаучылардан проф. .Читинский, композитор Җәүдәт Фәйзи, шагыйрь Ә. Исхак, Ш. Мөдәррис, Ә Давыдов һ. б. иптәшләр авторга файдалы киңәшләр бирделәр. Прозаиклар секциясе 23 декабрьда уздырылган утырышта Шәрәф Мөдәрриснең ике 
сатирик хикәясен тикшерде. Фикер алышуда катнашкан Г. Бәшпров, Г. Кашшаф, Г. Әпсәләмов, Ә. Еники, Б. Гыйззәтуллин, Ф. Хөсни, Г. Насыйров, Г. Ахунов һ. б. иптәшләр Шәрәф Мөдәрриснең сатирик материалны тотып ала белүен күрсәттеләр. Хикәяләрне камилләштерү өчен киңәш бирделәр. Чыгышларда сатира жанрына игътибар бирергә кирәклек һәм сатира жанрының үзенчәлекләрен өйрәнү мәсьәләсенә басым ясалды. Сатирик әсәрнең формасы турында бәхәсләр булды. Тәрҗемәчеләр секциясенең 29 декабрьда булып узган утырышы Татарстан радиоинформациясендә тапшырыла торган әдәби тәрҗемә әсәрләренең сыйфатын тикшерүгә багышланды. Татарстан радиоинформациясендә әдәби тәрҗемәләрнең торышы турында Г. Төхфәт доклад ясады. Фикер алышуда катнашучы М. Әмир, Ә. Камал, Ә. Давыдов, Г. Ахунов, Д. Зө- бәерова һ. б. иптәшләр тәрҗемәләрдә кайбер уңышлы яклар булу белән бергә, бик җитди кимчелекләр булуын күрсәтеп үттеләр. Әдәби тапшыру бүлегендә тәрҗемәләрнең бик ашыгыч эшләнүе, шуның аркасында хәтта тәҗрибәле иптәшләр тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләрнең дә сыйфаты түбән булуы әйтелде. Яшьләр комиссиясе 30 декабрьда Г. Тукай исемендәге клубта яшь язучыларның гомуми җыелышын үткәрде. Җыелышта шагыйрь Сибгать Хәким доклад ясады. Ул яшь язучыларның иҗатында әдәби остлык мәсьәләләренә, бүгенге совет поэзиясенең мөһим бурычларына тукталды. Докладтай соң танылган гармоньчы Фәйзи Биккинни чыгышы булды.