Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ ШИГЫРЬЛӘРЕ КОЛЛЕГАЛАР ... Купеда баралар икәү — Чал чәчле карт, япь-яшъ кыз. Икесе дә лауреатлар, Икесендә дә йолдыз. Кемнәр алар, кай яклардан, Ерактырмы аралар? Бу билгесез, шунсы ачык: Москвага баралар. ... Сөйли карт, юлдашы кызга, Дәртләнеп, кайнарланып: — Юк, үзең күрсәң иде син Шунда, колхозга барып! Йортларда электр яна, Хезмәт итеп кешегә: Сыер сава, такта яра, Он тарта, аш пешерә. Ләкин, коллега, колхозда Булабыз әле сирәк. Ә бит тормыш үзәгендә — Анда еш булу кирәк. Елмая кыз тыйнак кына: — Кушылам сезнең сүзгә, Бар әле тын кабинетны Яратучылар бездә... — Сез кайсы институттан? — Юк, мин фермада мөдир. — Фермада? Мөдир? һәм тагын Әйтергә тели нидер... — Москвага, кунаккамы? — Юк, Академиягә. Тәҗрибәмне уртаклашам, Килегез лекциямә. ... Купеда баралар бергә — Галим һәм колхозчы кыз. Икесе дә лауреатлар, Икесендә дә йолдыз...  
68 
 
УТ КАБЫНГАЧ... 
Шәһәрдән бер монтёр килгән, Ут балкыткан өйләрдә, Үзенә дә, үзенә дә Ут кабынган диләр лә... 
Ток тимәсә дә, уг тигән — Мәхәббәт уты тигән, Ярасы диләр, ярасы, Ярасы диләр тирән... 
«Планнан тыш» шулай бер ут, Бер ут балкып кабынды, Монтёрга да, монтёрга да Ут кертүче .табылды. 
Безнең колхозда ут балкый, Электр балкый хәзер. Монтер, монтёр шәһәренә Киталмый йөри хәзер... 
БЕРЕНЧЕ КЛАССТА БЕРЕНЧЕ ДӘРЕС 
Карандаш тыңламый әле, Юллардан читкә чыга. Ләкин кимсенмә, сеңелем, Сыз тагын, тырыш, чыда: 
Укытучы абыең да Башлаган синең кебек, Инженер булгач, боларны Сөйләрсең әле көлеп. 
... Гади сызыклар сызам, дй, Төшенми әле бала, Бу нәни куллар белемнең Зур һәм нык нигезен сала!


 
Ә. ГАБИДИ 
КОЛХОЗ КӨЗЕ 
Бушап кырлар, Туктаса да гөрләвеннән комбайн Ал чәчәкләр кырда кипсәләр дә, Саргайса да бөдрә чал каен; Ничек итеп дуслар яратмассың — Муллык алып килгән көз аен. 
Бура тулы солы, бодай белән, Өстәл тулы татлы бал белән, Кырдан кайтты инде көтүләр дә һәм абзарлар тулды мал белән. 
Иссен җилләр... Очсын яфраклар... Бәс капласын урман, кырларны, Көз дә, кыш та күңелдә яз безнең Хезмәт сөйгән ул һәм кызларның.