Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР ҖИҢҮ



 һәркайсыбызның исендә, моннан ике генә ел элек, кояшлы җәй ир- тәсендә, без радио аша шатлыклы хәбәр тыңлаган идек! Ул вакытта атна саен диярлек, коммунизмның бөек корылмаларын сала башлау турында хөкүмәтебезнең карарлары чыгып торды. Никадәр изге хисләр уяттылар алар! һәркем һәр җирдә илебездә яңа чор башлануын тоя, яңа сикерешкә хәзерлекне сизә һәм илебезнең куәтен, аның чиксез мөмкинлеген күреп горурлана, үзенең бәхете муллыкка шатлана. Минем хәтеремдә әле, СССР Министрлар Советының Куйбышев гид- роузелын сала башлау турындагы тарихи карары басылып чыккан көннәр иде. Без шәһәр тирәсендә йөри торган поездда кайтабыз. Бөтен халык бөек төзелешләр турында сөйли. — Әнә бит, су шушы тирәләргә кадәр җитәчәк... — Бу поездлар да электр белән генә йөрер инде, ә!.. — Нинди үзгәрешләр көтә безне!.. — Юк, мин күрәм әле ул көннәрне!.. Соңгы сүзне ныклы ышаныч белән бер карт әйтте. Ул инде сигез унны тутырып килә икән. Коммунизм төзелеше турындагы хөкүмәт карары аңарда яшәүгә омтылышны шулкадәр көчәйтеп җибәргән, ул, әйтерсең, үз гомеренең яңа мәгънәсен төшенгән һәм сиксән ел эчендә уза алмаган араны йөгереп узарга теләгән кебек аиткына иде! Анып. йөгерерлек сәләте бар иде шикелле! Без барыбыз да түгәрәк ак сакаллы бабайга карадык. Юк,^картның теле генә үткен түгел, йөрәю дә дәртле, күзендә дә очкыннар уйный иде! Беркем дә аның тагын биш-уи ел яшисенә шикләнми, барысы да картларга әйтелә торган хөрмәтле сүз белән аңардагы күтәренкелекне раслый, тагын да дәртен үстерергә тырыша иде. Бу — әлбәттә, искитәрлек вакыйга да, сирәк очрый торган күренеш тә түгел. Меңнәрчә кешеләрнең, шул җөмләдән, совет системасының бөек мәгънәсен тормыш зирәклеге аша аңлаган картларның, иң изге омтылышларын, иң күркәм теләкләрен ул бары ачыграк һәм кычкырыбрак кына әйтте. Ул озак яшисс килү теләген белдерде. Чыннан да, безнең илдә яшәүдән кем туйган? Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп яшәүдән дә изге нәрсә бармы соң?! Синең хезмәтең белән нинди бөек эшләр башкарыла, нинди мәһабәт корылмалар салына! Совет кешесенең ихтыярына кырыс табигать тә, аның дәһшәтле стихиясе дә буйсындырыла. Совет кешесе бөтенесен үзенә уңайлы итү өчен үзгәртә, үзенә яхшы һәм рәхәт булсын өчен, бәхетенең чиге күренмәсен өчен тауларны күчерә, елгаларны куша, диңгезләр ясый, чүлләрдә бакча үстерә... Болар әкияттә сөйләнүдән, поэтик образ булып кына яшәүдән уздылар ич инде! Никадәр зурлык, никадәр матурлык безнең эштә! Нинди кыюлык, нинди тәвәккәллек бу адымнарда! Бсрсеинәнбсрсе зур, берсеннән-бер- сс сылу, бсрсеннән-берсе мөһим һәм искитәрерлск гигант төзелешләр турындагы карарлар һәркемдә чиксез дәрт һәм ярсу уятты. Без бу төзелешләрнең киңлегенә хәйран
101 
 
 
калып, география картасына карадык. Ул чакта безнең каршыга әле бары гигант төзелешләрнең схема- сы килеп баскан иде! — Ул төзелешләр тәмамлангач, нинди күңелле, нинди рәхәт булыр! Никадәр куәт булыр илебездә! — дидек без. — Бу бөек максат өчен яшәргә, хезмәт итәргә, бернәрсәне дә кызганмаска кирәк!—дидек без. — Бөек юлбашчыбыз сызган программа өчен! — дидек без. Юлбашчы кул куйган планның билгеләнгән вакытта бөтен пөхтәлеге белән тормышка ашырылуы һәркемгә ачык, һәркем моның нәкъ шулай буласын белә, коммунизмның якты көннәрен күреп, шашкын хис белән ярсып хезмәткә керешә. Менә, ике ел вакыт узды. Ике ел. Күп вакыт түгел ул. Ләкин шушы ике ел эчендә совет халкы гасырлар буе хыялы белән ирешергә теләгән максатына иреште. Ул Волганы Дон белән тоташтырды. Ничә гасырлар инде бу нәрсә хыял булып яши иде һәм тормышка ашырып булмаслык бернәрсә дип, ул хыяллар, планнар патша заманында архивка ташланганнар иде! Ә менә совет халкы килде дә, юлбашчының күрсәтүе белән эшкә кереште һәм менә шушы ике елда тауны актарып ташлады. Коммунизмның беренче корылмасы төзелеп бетте! В. И. Ленин исемендәге Волга — Дон су юлы каналы эшли башлады! Волга — Дон су юлы каналы географик төшенчә генә түгел, ике елганы бергә тоташтыру белән генә, ике елга арасындагы калкулыкны кисеп чыгу, анда су каскадлары — баскычлар ясау белән генә эш чикләнмәде. Волга — Дон — ул электр энергиясе; Волга — Дон — ул миллионнарча гектар җирне сугару, бакча үстерү, мул иген уңышын алу дигән сүз; Волга — Дон — ул Ак диңгезне, Балтик һәм Каспий диңгезләрен Азов һәм Кара диңгезләр белән тоташтыру; Волга — Дои — ул кешене авыр хезмәттән, тир түгү һәм җан сыгудан котылдыра торган бөек корылмаларның берсе. Ул — совет кешесенең иҗат эшчәнлеге ни дәрәҗәдә киң җәелә алуын раслый, ул—совет фәненең, совет техникасының алга китүен, югары күтәрелүен белдереп тора. Ул — социалистик системаның совет системасы булмаган барлык системалардан өстен торуын бәхәссез ясый. Ул — коммунизмның җиңүен күрсәтә!- 
Совет чорының бөек шагыйре В. Маяковский: «Социализм безгә уртак һәйкәл булсын!»—дип язган иде. Волга — Дон — ул Сталин чоры кешеләренең батырлыгына дан сөйли, эшчәнлегенә һәйкәл булып баса! Ә совет кешесе үзе шушы ике ел эчендә генә никадәр алга китте, никадәр үсте, интеллектуаль көче никадәр баеды! Океан артындагы сугыш чукмарлары безнең уңышларны күрмәскә тырышалар, совет кешесенең иҗат эшчәнлеге чиксез булуын көчәнә- көчәнә массага күрсәтмәскә азапланалар!.. Ләкин юкка! Бөтен дөнья хезмәт ияләре Советлар Союзы турындагы чынлыкны барыбер беләләр, безнең уңышларны барыбер күрәләр һәм бу уңышлар аларны тынычлык өчен, демократия өчен, социализм өчен көрәшкә рухландырып тора. Совет кешесенең коммунизм төзүдәге пафосы бөтендөнья хезмәт ияләрен дәртләндерә, көрәшкә ашкындыра. Волга — Донның максаты изге һәм бөек. Бу изге максатның эчтәлеген сөйләү өчен том-том әсәрләр язылыр, алай да аны сөйләп бетереп булмас! Биш диңгезне тоташтырган бу бөек канал барлык совет халыкларының тормышына, хезмәтенә яңа матурлык өсти, яңа төс бирә. Ул һәркемнең тормышына кагыла. Ул һәркемнең йөрәгенә юл сала, аның дулкын шаулары һәркемнең колагына яңа җыр булып, коммунизм гимны булып ишетелә! Волга — Дон каналы төзелешенең зурлыгы кешелек дөньясын таң калдыра, шуңа карамастан, ул гаять кыска срокта салынып та бетте: андагы төзү эшләренең иң күбесе 1951 ел эчендә эшләнде. 1951 елда җир казу эшләренең 56 проценты, бетон, тимер-бетон эшләренең 67 проценты, казылган җир


 
 ләрдә таш җәю эшләренең 43 проценты, металл конструкциясе һәм механизмнарны монтажлау эшләренең 41 проценты төгәлләнде. Бу кадәр искиткеч зур күләмдәге эш совет техникасын киң куллану аркасында башкарыла. Совет фәненең, совет техникасының триумфаль маршы иде бу! Төзелешнең зурлыгын күңел белән генә биләргә мөмкин. Әйтергә генә ансат бит—101 километр озынлыгындагы каналның 45 километрында диңгез кебек өч сусаклагыч салына. Унөч плотина, унөч шлюз, җиде суташлагыч һәм су үткәргеч... Цимлян диңгезе плотинасы ундүрт километрга сузылган, аның остеннән поездлар, автомашиналар йөреп тора... Корылмаларның мәһабәтлеген, куәтен күз алдына китерер өчен тугыз зур шлюз ярдәме белән пароходларның 88 метр югарыга күтәрелүләрен һәм дүрт шлюз ярдәмендә 44 метр түбән төшерелүләрен әйтү дә җитә. Канал — ул канал гына түгел, ул -чын художник иҗаты, ул — чорыбызның бөек сәнгате, ул — монументаль һәйкәл һәм аның матурлыгы гасырлар буенча кешене сокландырып торыр. /Менә, без анда юлбашчыбыз иптәш Сталинның монументын күрәбез, менә аның егерме метр биеклектәге гранит постаменты итәкләрендә дулкыннар чайкала, иптәш Сталин фуражкасын кулына алган, ул акыллы күзләре белән еракка караган. Бөтенесе бөек, бөтенесе соклангыч матур! Ләкин шул зур эш кечкенәсен күмеп калдырмаган. Иң вак, иң кечкенә детальләр дә алдан уйланган, алдан исәпләнгән. Төзүчеләр — балык үрчетүне дә кайгыртканнар, канал буенча автомашина өчен юл да салганнар, канал аша тимер юл күперләре торгызганнар, бөтен трасса буйлап яшеллек утыртырга да мөмкинлек тапканнар. Бары бер Цимлян диңгезе буенда гына алты мең квадрат метр уйсулыкта агач утыртыла, тагын 100 мен төрле чәчәк үстерелә башлый. Сочидан 150 төп хөрмә китерәләр... Совет кешесенең барлык детальләргә игътибар итүенә тагын бер мисал. Сусаклагыч урынын әзерләгәндә, куркак куяннар, башка җәнлекләр кебек, читкә качмаганнар. Ул җирләрне су белән тутырганда, шиксез, ул озынколаклар суда күбенеп үләрләр иде. Канал төзүчеләр, су җибәргәндә, куяннар коткару постлары оештыралар. Алар көймә белән куяннарны корыга алып чыгалар... 
Ике ел вакыт эчендә совет халкы — ике йөз ел буе сөйләсәң дә бетмәслек геройлык эшләде. Элек, әкият кенә тиз сөйләнә, эш тиз эшләнми, ди торганнар иде. Совет халкы, бөек юлбашчыбызның даһи җитәкчелеге астында, бу сүзләрнең искергән булуын күрсәтте: эше шулкадәр тиз эшләнде, ул әкиятләрне узып китте. Шул хезмәтнең әһәмияте, аның бөек эчтәлеге турында язучылар том-том әсәрләр бирергә тиешләр. Коммунизм төзүче совет халкы Сталин чорына тиң яңа әсәрләр көтә. Ә бит төзелеш җәелгәинән- җәелә бара. Моны без СССРны үстерүнең бишенче бишьеллык планы буенча партиянең XIX съезды директивалары проектында бик ачык күрәбез. Ә бу план хәрәкәттә, ул бөтен халык катнашы белән тормышка ашырылу өстендә! Бу турыда да меңнәрчә әсәрләр кирәк! Бөек төзелешләргә бөтен халык катнаша. Киң Ватаныбызның дистәләрчә заводлары төзү материаллары, инструментлар, машиналар, приборлар эшләделәр һәм эшлиләр. Алар турында да монументаль әсәрләр кирәк! Башка өлкәләр һәм республикалар белән беррәттәи, Татарстан хезмәт ияләре дә бу төзелешләрдә актив катнашалар. Алар турында да ялкынлы әсәрләр кирәк! Волга — Дон су юлы каналы халкыбызның зур җиңүе һәм ул илебезнең тарихында яңа бит ачты. Без коммунизм корылмаларын барлыкка китерүче совет кешеләрен сәламлибез! Эш — уң булсын, уңыш — мул булсын! Яңа төзелешләр дә тормышка керсеннәр, бөек Ватаныбызның куәтен тагып да үстерсеннәр, илебезне тагын да зиннәтләсеннәр!