Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕК ДӘРТЕ



 IV Йөрәкне ярсыта, хыялларны алгы гасырларга илтә торган шатлыклы хәбәр, язгы җылы кояшның ягымлы нурлары кебек, заводның барлык почмакларына таралды. Бүген завод хөкүмәттән, коммунизмның бөек төзелешләренә бер партия экскаватор эшләп бирергә задание алды. Завод моңа кадәр дә совет иленең барлык почмакларына диярлек бик күп төрдә, куәтле экскаваторлар эшләп биреп килде, ләкин бу задание, завод коллективының бердәм фикере буенча, моңа кадәр хәзерләнгән машиналардан аерылып торырга тиеш. Бер тамчы саф суда җыелган кояш нурлары төсле бу экскаваторда завод коллективының барлык көче-куәте, матурлыгы, илһамы чагылып торырга тиеш иде. Министрның приказында «коммунизмның бөек төзелешләренә экскаваторлар хәзерләп бирергә» диелгән. Бу кыска гына сүзләрне һәркем үзенчә анлады: коючылар — машина җыйнак, җиңел һәм нык булырга тиеш, — диделәр, шлифовальщиклар — экскаваторда төгәллек микроннар белән генә үлчәнергә тиеш,—дип уйладылар, конструкторлар — бу яңа дәвер — коммунизм дәвере машинасы, ул моңа кадәр эшләнгән барлык машиналардан да аерылып торырга тиеш, — дигән фикергә килделәр, электриклар — ул машина автомат булырга тиеш, диделәр, һәркем үзенең көчен, акылын, тәҗрибәсен тулысы белән кулланырга теләде. Бүген Булат бригадасының членнары да смена башланганнан бирле шушы яңа заказ турында уйладылар. Булатка ул эшли торган өченче цех тагын да киңәеп, биегәеп, яктырып киткән кебек тоелды. Әнә еракларга сузылган якты цехның асфальт җәйгән тигез чиста идәненә, самолетлар кебек, рәте-рәте белән тезелеп киткән станоклар, алар янында металл валчыкларыннан саклану өчен күзлек кигән зәңгәр комбинезонлы токарьлар. Алар аэродромдагы очучылар шикелле сигнал гына көтәләр. Озакламый аларның барысы да коммунизмның яңа биеклекләрен яуларга югарыга күтәреләчәкләр, рөхсәт кенә кирәк. Булатның бу уйларын раслаган төсле заводның көчле гудогы эш башларга вакыт җиткәнлеген белдереп сигнал бирде. Шунда ук завод гудогына кушылып, цехта көмеш тавышы белән звонок шалтырады. Бөтен шпиндельләр берьюлы, күз иярмәслек тизлек белән зырылдап әйләнә башладылар. Булат та станогын ходка җибәрде. Ул бүген ишеткән шатлыклы хәбәрне моңа кадәр заводта курелмәгән-ишетелмәгән производство ре- 
                     IV Ахыры. Башы 7 санда. 

45 
 
 
корды белән котлап каршы алырга булды. Башкалар да бүген шул ук изге теләк белән эшкә керештеләр. Булат белән рәттән эшләүче Ирина, бүтән вакытта елмаюдан тук- тамаса да, бүген каш араларын җыерып, аерата бер җитдилек белән эшли. Володя исә, киресенчә, башка вакытта станогы янында олы ке- шеләрсыман җитди булырга тырышса да, бүген шатлыклы елмаюын эчендә яшереп тота алмый, дөресрәге яшерергә дә теләми иде. Кайвакытларда Володяның кечкенә гәүдәсе зур карусель станогының астына ук кереп юкка чыга, тагы күренеп ала. Кайвакыт ул станокны йөгереп әйләнеп чыга. Бер күзен кысып, кулын артка куеп детальнең эшләнешенә карап тора, тагын станогы әйләнәсендә бөтерелә башлый. Аңа зур карусель станок көчкә-көчкә генә әйләнгән кебек тоела, әгәр мөмкин булса, ул үзенең бетмәс-төкәнмәс көчен станогына биреп, аның тизлеген арттырыр иде. Әмма станок, үч иткән кебек, бүген бик акрын әйләнә. Володя ашыгып кесәсеннән сәгать чыгарып, станокның әйләнешен тикшерә. Юк, станок кичәге көннәрдән акрын әйләнми, аңа акрын булып күренгән генә икән. Төшке ашка туктар алдыннан Булат янына Петр Петрович килде: — Хәзер партиянең ачык җыелышын үткәреп алабыз, эшчеләрне министрның приказы белән син таныштырырсың, — диде. Булат, Петр Петровичның сүзләренә ышанып бетмәгән кебек, кашларын югары күтәрде. Петр Петрович, аның шиген бетерергә теләгән төсле, кулындагы дүрткә бөгәрләнгән ак кәгазьне бирде. Булат приказга күз төшерде дә тиз генә эчке кесәсенә яшерде. Петр Петрович, Булатның караеп ябыгып киткән йөзенә игътибар итеп, «күрәм, байракны бирү сиңа җиңел түгел... ’Аның каравы хәзер ныграк эшләячәксең», — дип уйлады. Петр Петрович блокнотына нәрсәдер язып алды да: — Минемчә, сезнең яшьләр бригадасы заводта коммунизм төзелешләре заказын срогыннан алда эшләп бирү ярышының инициаторы булырга тиеш, — диде. Булат, Петр Петрович сүзләренең мәгънәсен башына сыйдыра алмаган кеше кебек, аның күзләренә туры карап җавапсыз торды. Петр Петрович, сүзен дәвам итеп: — Я, ничек, Булат? Синең бригадаңның эше тагын да артачак бит. •Әллә минем тәҗрибәле токарьларымны алдылар, мин үти алмам дип баш тартасыңмы? — диде. Үзе мыек астыннан гына елмаеп, үпкәләмә, шаярып кына әйтәм дигән төсле, күзен кысты. Булат аңа каршы: — Юк, Петр Петрович... Без хәзер җиңнәрне сызганып эшләячәкбез, — диде. Бу вакытта бригаданың башка членнары да Володя янына җыела башлаганнар иде. Булат, аларга күрсәтеп, парторгка үзенең ниятләрен сөйләде: —■ Нинди генә катлаулы задание булса да, безнең хакта, Петр Петрович шикләнмәгез, үтәрбез,—диде һәм иптәшләренә кул болгап,— я, пигә читтә торасыз, мондарак килегез, — дип чакырды. Бригаданың барлык членнары да шунда ук Булат белән Петр Петровичны чолгап алдылар. Арадай берсе — урта буйлы, чөенке борынлы, шаян күзлесе, кыюлана төшеп: — Әгәр ул яңа машинаны — сез әле яшьләр, тәҗрибәгез юк дип, безнең бригадага эшләргә бирмәсәләр? — диде һәм үзе шунда ук иптәшләре арасына посты. — Эштә яшь булмаска кирәк, машина ул яшьне, картны белми, яхшы эшләүне сорый, — диде Петр Петрович. — Сез начар эшләмисез. — Яхшы эшлибез, ә байракны алдылар. . Бу сүзләр Булатны сискәндереп җибәрделәр. Петр Петрович исә көлемсерәп куйды. «Бу малайның да йөрәге әрни... Бу начар түгел>.  
46 
 
 
— Яңа машинаны зурайтып, көчле итеп эшлиләр икән, — диде арт- тагылардан берсе. Ирина ана ялгап: — Кичә зәңгәр халат киеп безнең цехта йөргән күзлекле апа профессор икән. Институттан килгән. Яна машинаны эшләргә безнен заводның конструкторларына булышачак икән,—диде. Берсе ана каршы төште. — Ялганлагач, кеше ышанырлык итеп ялганла. Шундый яшь кыз ничек профессор булсын. — Үзе шунда ук сипкелле борынын кашып алды да. бер дә кирәкмәгәнгә кепкасын салып, җиңе белән чистарта башлады. Каз бәбкәсе төсле сыңар аягына гына басып тора торган берсе, боларның сүз көрәштерүләренә катнашмыйча, бик үтенгән тавыш белән: — Петр Петрович, дөресен әйтегез әле, яңа машинаны безгә эшләргә рөхсәт итәрләрме, юкмы?—дип сорады. — Ник рөхсәт итмәсеннәр? Коммунизмны яшьләр төземәгәч, кем төзер соң! — Ишеттеңме? Мин әйткәнгә генә ышанмаган буласың, — диде аның артындагы берәү, һәм үзе иптәшенә каты гына итеп төртеп алды, тегесе идәнгә ике аягы белән дә басарга мәҗбүр булды. Арада бер ялан башлысы (аның кепкасын бүген иптәшләре яшереп куйганнар иде) өзәләнә-өзәләнә: — Булат абый! Ә, Булат абый! Экскаваторларны безнең заводта эшләргә иптәш Сталин кушкан бит, шулаймы?—дип сорады. Булат өчен бригада хор белән җавап бирде: — Сиңа әйттеләр бит инде иптәш Сталин заказы дип. Бездә бөтен зур эшләрне иптәш Сталин башлап җибәрә... Партия җыелышын шушында, цехта гына үткәрделәр. Халык җыелып беткәч, Петр Петрович бер ящик өстснә басты да җыелышны ачып җибәрде һәм министрның приказын укыр өчен сүзне Булатка бирде. Булат станоклар арасында басып торган эшчеләргә күз йөртеп чыкты да приказны укый башлады: — «Хөкүмәт боерыгы буенча коммунизмның бөек төзелешләренә яңа типтагы «М-А» маркалы экскаваторлар эшләп бирергә тәкъдим итәм...» Эшчеләр, цехны яңгыратып, кул чаба башладылар. Булат үз бригадасы «малайларының» аеруча дәртләнеп кул чабуларын күреп алды. Алар иң алда басып торалар иде. Булат яңадан укый башлады. Министр, приказының ахырында завод коллективының машиналарны срогында эшләп бирүенә ышануын белдергән иде. Эшчеләр яңадан кул чабып алдылар. Беренче булып Володя сүз сорады. Ул, күзләрен зурайтып ачып, кашларын күтәреп, югарыга карап сөйли башлады: — Безнең бригада, экскаваторларны срогыннан алда эшләп бирү өчен барлык бригадаларны социалистик ярышка чакыра. Экскаваторны срогыннан элек эшләп бирү өчен ярышу, ул заводның алдынгылар байрагы өчен көрәшүе булачак... Володяпың бу чыгышы Булатны аеруча сөендерде. Ул «юк, бригада көчсез түгел, бригада таралмаган, киресенчә, яшәреп, яңарып килә. Алдагы кварталда без тагын байракны алачакбыз», дип уйлады. Бу шатлыклы тойгы җыелыш барышында гына түгел, җыелыштан соң да аны ташламады. Ул Гөлминурны исенә төшерде һәм ихтыярсыздан көлемсерәп куйды. «Ну, чая кыз икән...» Булат кайтырга чыкты. Тыштагы кичке җиләс һава аның көләч йөзен иркәләп сыйпады. Әле генә явып киткән көзге вак яңгыр асфальт памны кап-кара итеп ялтыратып юып җибәргән. Эшчеләр кайсы велосипедка кайсы автобусларга, кайберләре мотоциклларга утырып эштән кайталар. БулатвЫН бүген жәяү кайтасы килде. Автобуста кайт
47 
 
 
канда киң урам буйлап тезелеп киткән биек йортларның, агачларның, күзгә яртысы гына чагылып китә, карарга да өлгермисең. Аның бүген яңгырдан соң тагын да яшәреп киткән зур урамнарны күзәтеп кайтасы килде. Булатның әнисе кыз чагында бу тирәләрдәге сазлыктан мүк җиләге җыеп йөргән, ә хәзер... юк, бу өч-дүрт катлы таш йортлар, гигант заводның зур-зур тәрәзәле якты корпуслары шәһәр читендәге куаклыклар арасыннан юктан бар булып күтәрелеп чыкмадылар. 28—29 нчы еллар иде, Булат туып үскән кечкенә генә шәһәрчектә зур төзелеш турында сөйли башладылар. Пионерлар сборында, җыелышларда, урамнарда, өйләрдә булсын, яше-карты — барысы да яңа гигант завод турында сүз көрәштерделәр. Беренче бишьеллыкның башлангыч адымнары гына иде әле. Ә Совег иле инде гигант чертеж тактасы кебек төрле сызыклар, пунктирлар, нокталар белән тула башлады. Бу сызыклар, бу пунктирлар ватаныбызның башкаласыннан, Кремльдән якты нур булып сибелеп, моңарчы кеше аягы басмаган комлы чүлләргә, салкын тайгаларга, тундраларга, гасырлар буе изелеп артта калган караңгы почмакларга кадәр җитеп, яктылык, җылылык һәм тереклек алып килделәр. Бу нокталар инде зураеп, киңәеп, завод-фабрикаларга, тимер юлларга, шахталарга, электростанцияләргә, зур-зур яңа поселокларга, шәһәрләргә әверелә башладылар. Булат эшли торган машиналар заводы да, шул беренче бишьеллыкта туып үскән предприятиеләрнең берсе иде. Завод ходка китеп, тыныч кына эшләп килгәндә, котырынган дошман явы безнең шәһәрләрне, колхозларны утта яндыра башлады. Яшел агачлар, парклар, фонтаннар арасында тынычлык машиналары эшли торган бу завод канлы сугышның беренче айларыннан ук экскаватор эшләүне ташлап, явыз дошманны каршы алырга кирәк булган яңа корал ясап бирә башлады. Эшчеләрнең йөзләре сөремләнде, кашлары җыерылды. Хәтта бала-чагалар да давыл буласын сизенгән бал кортлары кебек күрше урманнарга, болыннарга, күлләргә барып уйнауларын ташлап, якын тирәдә, йорт әйләнәләрендә олыларга ярдәм итеп чуала башладылар. Завод ишек алдындагы юллар буйлап утыртылган алмагачлар да 1941—42 елларның каты суыкларыннан соң чәчәккә бөреләнмичә, яфрак ярмыйча, кара янып, көеп утырдылар. Стадионнарда, паркларда халык, эштән соң, яше-карты бергә—дошман танкларын яндырырга өйрәнделәр... Дошман тар-мар ителде. Алмагачлар тагын яшәреп, чәчәкләнеп алма бирә башладылар, ә завод тагын тынычлык машиналары эшли башлады... Булат эштән шатланып кайтты: — Әни! Ишеттеңме, безнең завод коммунизм төзелешләренә яңа тип экскаваторлар эшләп бирәчәк. Ул машинаны эшләргә минем бригада да катнаша, — диде. Мәрфуга апа: — Исән булса, бу хәбәрне ишетеп, әтиең дә безнең белән бергә шатланыр иде, — дип көрсенеп куйды. Үзе, хәлсезләнеп, почмактагы тирән урындыкка барып утырды. Ананың гәүдәсе, төрле яктан авыр кайгы беләп кысылып яньчелгән төсле, бөкрәеп, укмашып китте. — Үлгән хәбәре килсә дә әле һаман кайтыр дип өметләнеп көтәм. Элек, сип малай вакытта, балыктан җитәкләшеп, көлешә-көлешә кайткан кебек, көн дә эштән шатланышып икәү бергә кайтып керерсез күк тоела... Идәндә уенчыклары беләп сөйләшеп, шаярып утырган Сания, алар- иыц сүзләрен бүлеп: — Әни, әти пик кайтмый? — дип аның алдына килеп утырды, иркәләнеп әнкәсенең битләреннән үбә башлады.  
48 
 
 
Мәрфуга апа, Саниянең башын сыйпады. — Белмим инде, кызым, белмим, кайчан кайтыр икән, — дип күз чшен тыя алмый җылап җибәрде. Сания, башына тамган кайнар күз яшьләреннән сискәнеп, әнкәсенең куенына сыенды. — Әнкәй! Я, җылама инде? — Булат, йөзе җыерчыкланып картаеп киткән әнкәсен юатырга кереште. 

Мөкәррәмә цех конторкасында, Булат белән бергә, эксцентрикны карап утыра. Бу, булачак яңа экскаваторда иң җаваплы узелның бер бик мөһим детале иде. Аны Булат ясады..Инде эшләнеп беткән дигәндә генә, Петр Петрович киңәше белән проектка шушы эксцентрикны өстәп, Мөкәррәмә машинада булган хәрәкәтнең кискенлеген бетерүгә иреште. Үзенең катлаулы формасы белән бу деталь коючыларның эшләрен әллә ни кыенлаштырмаса да, токарьларның эшләрен бик күпкә арттырды. Булат белән Мөкәррәмә, менә шушы хакта хафаланып, сөйләшеп утыралар иде. Бу вакытта конторкага яңа гына коелган шул ук эксцентрикны күтәреп, кабаланып, Гөлминур килеп керде. Ул да, токарьларга эш артканга борчылып, бер-бер файдалы киңәш бирә алмаммы дип, изге теләк белән килгән иде. Кинәт телефон шалтыраттылар. Мөкәррәмә телефон трубкасын алды. Аның йөзе үзгәреп китте, берничә секундка балаларча зур шатлык нуры балкыды да аны шунда ук бик каты борчылу, шикләнү, гаҗәпләнү күләгәсе каплады. Буш кулы белән бер дә кирәкмәгәнгә өстәлдәге кара савытын читкә этеп җибәрде. Кара чайпалып өстәлгә түгелде. Ул трубкага өзек-өзек берничә сүз кычкырды: — Дмитрий Васильевич! Сез... заводта? Ничек? Шунда ук шәлен эләктерде дә аптырап калган Булат белән Гөлминурга: — Гафу итегез, заводка минем профессорым килгән, — дип йөгереп чыгып китте. Мөкәррәмә Ихсанова 1947 елны машина төзү институтын бетерде, дипломын зур уңыш белән яклап, инженер исеме алды. Диплом эше итеп ул институтның карт профессоры Дмитрий Васильевич киңәше һәм җитәкчелеге астында траншея казый торган күп чүмечле экскаватор проектлаштырды. Ак сакаллы, чәчләре коелып беткән, ягымлы йомшак карашлы профессор Дмитрий Васильевич Славин, институтның өченче курсыннан ук Мөкәррәмәнең сәләтлегенә дикъкать итеп, аны үз җитәкчелеге астына алды, эзлекле рәвештә, Мөкәррәмәнең үзенә дә сиздермичә, кирәкле максатка юнәлдереп килде. Эш болай башланды. Профессор беркөнне көтепханәдә Мөкәррәмәнең бик бирелеп ниндидер калып китап укып утырганын күрде дә аның янына килеп басты. Мөкәррәмә, янына кеше килгәнен сизеп, күтәрелеп карады. Профессорның өстән игътибар белән күзәтүенә, гаебе беленгән бала кебек уңайсызланып, китабын ябып куйды. Профессорның утыруын үтенеп, тиз генә аягүрә басты.  _  Утырыгыз, утыр. Мин сезне этегездән бүлдем, ахры, гафу итегез.  __  Юк, Дмитрий Васильевич, мин болай гына... Экскаваторлар хакында язган китапны карап утыра идем әле. Бик кызыклы машина икән. Дмитрий Васильевич, китапны озын һәм нечкә бармаклары белән тотып:
49 
 
 
— Бик файдалы машина, бик, — диде һәм, пснснэсын күзенә китереп, китапның, авторын, чыгарылган елын карап алды, — бик мәһабәт машина. Бу безнең гасыр, коммунизхм гасыры машинасы,—диде. Әле һаман да кара такта янында мәсьәләсен эшли алмый торган бала кебек озын кара керфекләрен йома төшеп, түбән карап басып торган Мөкәррәмәне, кулыннан тотып, үз янындагы урындыкка утыртты һәм китапның битләрен актарып карыйкарый сөйләп китте: — Иптәш Сталин 1918 елларда ук инде Волга — Дон каналы турында сөйләде, ә бит ул вакытта миңа аның сүзләре мәктәптәге яшүсмерләргә, ерак йолдызлар хакында сөйләгән кызыклы астрономия теориясе кебек, без күрә алмаслык хыял булып тоела иде. Хәзер без үзебез ул хыялны тарихта булмаган тизлек белән тормышка ашырабыз. Шул сәбәпле, бездә экскаватор бик зур дикъкатькә лаеклы машина, аны беркайда да бездәге кебек күп кулланмыйлар, ул безгә илнең бер чигеннән икенче чигенә сузылган каналлар казырга, юллар салырга, сазлыклар киптерергә, плотиналар корырга, йортлар салырга кирәк. Бездә экскаватор кирәк булмаган хуҗалык юк, ләкин бу машинаны камилләштерү өчен әле бик күп эшлисе бар. Бу беседадан соң Мөкәррәмә институттан ерак түгел шәһәр читенә урнашкан Куйбышев исемендәге экскаватор заводына йөрде. Башта ул экскурсант шикелле генә йөрде, бераз ияләнә төшкәч, зур завод коллективының барлык эшенә диярлек якыннан кызыксынып катнаша башлады. Завод эшләп чыгара торган экскаваторларның аерым узелларын лабораториядә тикшергәндә, аның уңышлы һәм җитешсез якларын өйрәнде. Эшләнеп чыккан машиналарга сынау ясаганда, кай- закытларда Мөкәррәмә үзе дә, экскаваторщик урынына эшләп, күбрәк аның ипсез якларына дикъкать итә килде, сәбәпләрен тикшерде. Нәтиҗәдә, аның экскаваторы — диплом проекты «отлично» билгесе алды. Аны институтта гыйльми эштә эшләргә калдырдылар. Озакламый ул Дмитрий Васильевич Славин җитәкчелеге астында, тимер юл транспорты заказы буенча пар белән эшли торган бер чүмечле экскаватор конструкңиясеи эшләп бирде. Бу экскаватор, яхшы дип табылып, производствога бирелсә дә, Мөкәррәмә әле һаман да үз эшеннән канәгать түгел иде. Машина әле тик кәгазьдә генә булуына карамастан, ул аны күз алдына китереп бастырды. Экскаваторның аз хәрәкәтле, кечкенә радиуслы булуы, шулай ук тимер юл юк җирдә йөри дә, эшли дә алмавы Мөкәррәмәнең кәефен бөтенләй бозды. Ул үзен борчыган уйларны профессорга да әйтте. — Дмитрий Васильевич! Бу машина әллә ничек, бик килбәтсез булып чыкты әле. — Минемчә, алай бик хурлап ук ташларлык түгел, — диде Дмитрий Васильевич, елмаеп. Ул, соры күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды да Мөкәррәмәгә карап: — Мәсьәлә, минемчә, кызым, стильдә, — диде, ул Мөкәррәмәгә иркәләп, кызым дип эндәшә иде, — һәрбер конструкторның, художникныкы кебек, үзенә генә хас стиле була. Ул кешенең темпераментына бәйләнгән булса кирәк. Сиңа җиңел хәрәкәтле, зур тизлекле, туктаусыз эшли торган машиналар күбрәк ошый. Моны мин алдан ук сиздем сизүен, — ул бераз туктап торды, — син хәзер көчеңне күп чүмечле, өзлексез хәрәкәт итә торган экскаваторга бир. Бу өлкәдә сине күбрәк уңыш көтә, — Дмитрий Васильевич кулындагы таягын күрсәтеп, — минем аякларым рәтләп йөри алмыйлар, инде күбрәк синең үзеңә йөрергә туры килер, — диде. — Дмитрий Васильевич, сез мине куркытасыз. — Нәрсә, әллә таяктан куркасыңмы? Мин кешегә тимим, ләкин сезнең белән — яшьләр белән беррәттән бара алмыйм, миңа врачлар, "өйдән чыкмаска» дигән хөкем яздылар бит. 
1 ,с. Ә. № 8.
50 
 
 
Мөкәррәмәнең тавышында шелтәләү ишетелеп китте. — Сез үзегезне сакламыйсыз шул, Дмитрий Васильевич. Бик күп гомерегезне аяк өстендә үткәрәсез. Күбрәк институт лабсраториясендг эшлисе иде сезгә, күп йөреп аягыгызга көч китерәсез, — диде. — Эх, кызым, кызым! Юк инде, лабораториядән чыкмаган фән кешесе, ул инде халыкка күп файда бирми. Андый галим алгы рәттә дә бара алмый. Яңа машинаны конструкцияләп дөньяга чыгару ул әле конструктор өчен эшнең башы гына. Конструктор өчен иң авыр һәм иң кыйммәтле иҗади хезмәт — машина конвейердан чыгып производствода эшли башлагач, була. Эшче синең еллар буе балаң кебек тәрбияләп дөньяга чыгарган кадерле машинаңны рәхимсез рәвештә төзәтә башлый. Чертеж кәгазендә тел тидермәслек итеп эшләгән, айлар, еллар буе тынычлыгыңны, төн йокыларыңны алган аерым узелларны, бүлекләрне яраксызга чыгарып, кызганмый-нитмп йолкып алып ташлый да, яңадан үзгәртеп, үзенчә эшли. Берничә елдан соң син үз машинаңны үзең танымый башлыйсың. Әгәр конструктор, бу сынауга чыдап чатанлыкларын төзәтә барса, производство тәжрибәсенә игътибар биреп, аны тыңлап, армый-талмый өйрәнсә, алда аны зур уңыш көтә. Кешелек дөньясында бер генә уйлап табучының да машинасы эшчеләр тарафыннан үзгәртелми калганы юк. Аның шунысы кадерле дә, бу иҗади хезмәттә бер генә эшче катнашмый, ә меңнәрчә кешеләр, үз тәҗрибәләреннән чыгып, машинаны үзгәртәләр, төгәллиләр. Шулай итеп һәрбер машина тора-бара халык иҗатына әверелә. /Миллионнар катнашы белән практикада казанылган нәтиҗәне бер генә гений да кабинетта эшләп бетереп бирә алмый. Шуңа күрә дә безнең партия галимнәрне хезмәтләрен практика белән бәйләп бергә алып барырга өйрәтә. Эшеңне производство белән бәйләп алып барсаң, анда оттырмыйсың инде, — диде. Эштә кыенлыкларга очраса, Мөкәррәмә һәрвакыт диярлек үзен өйрәткән карт профессорның шушы киңәшләрен исенә төшерә. Бүген ул булачак машинаның беренче детальләрен карый. Дмитрий Васильевич Славин: «Машина никадәр генә катлаулы булмасын, асылда ул беренче һәм икенче төр рычаглардан гына тора, ә аларның вариантлары табигать кебек бай, иге-чиге юк, шуларның кирәклесен таба белергә генә кирәк», — дигән иде. Яңа экскаваторның бер җаваплы узелы кичә, лабораториядә сынау вакытында, көткән нәтиҗәне бирмәде. Машина төзү институты фәнни сотруднигы Мөкәррәмә Ихсаиова җитәкчелегендә эшли торган завод комиссиясе бу узелны, яраксыз дип табып, бракка чыгарды. Эшчеләрнең, мастерларның, технологларның меңнәрчә тәкъдимнәре буенча экскаватор инде ике тапкыр — өр-яңадан үзгәртелеп конструк- цияләнде. Тәкъдимнәр арткан саен конструкторларның эше, катлауланып, озакка сузыла барды. Күпме борчулы төннәр алып килде бу машина завод коллективына? Санасаң исең китәр иде. Экскаваторның әле һаман дөньяга чыкканы юк... Мөкәррәмә бу экскаваторны проектлаштыргаида үзенең карт профессорын бер дә борчырга теләмәгән иде. Чөнки соңгы вакытларда врачлар Дмитрий Васильевичка бөтенләй өйдән чыкмыйча, тыныч кына ятарга куштылар. Ул аннан гомуми күрсәтмә алып, шуның белән канәгатьләнергә уйлаган иде, ләкин атналар үткән саен, экскаваторны график буенча вакытында эшләп чыгара алмау куркынычы арта барды. Аннан соң Мөкәррәмә кайбер узелларның эштә ышанычлы булулары хакында да шикләнә башлады.... Әнә шул сәбәпле, Мөкәррәмә, Дмитрий Васильевичның заводка килүен ишеткәч, башта шатланып куйды, ләкин аның сәламәтлеге хакында врачларның киңәшләрен исенә төшерде дә, шунда ук бик каты
51 
 
 
борчылып, директор кабииетыиа йөгерде. Кабинетка кергәч, исәнләшми- нитми, кашларын җыерып, үпкәләү катыш шелтәле тавыш белән: — Сезгә өйдән чыгарга кем рөхсәт итте? — дип сорады. Дмитрий Васильевич урамда кирәгеннән артыграк шаярып кайткан бала төсле, кызарды: — Исәнме, кызым! Иң элек исәнләшик, аннан соң хәл-әхвәлне сораша башларбыз, — диде. Мөкәррәмә, үзенең тупаслыгыннан оялып, профессор янына килеп күреште. — Шулай да, Дмитрий Васильевич, кем сезгә рөхсәт итте? — диде. Дмитрий Васильевич, сүзен башкага борып җибәрергә теләде: — Менә әле үзем дә, Георгий Алексеевич белән шул хакта сөйләшеп утыра идем. Я, сөйлә, экскаваторның хәле ничек? Син аның белән мине кайчан да булса якыннан таныштырасыңмы, әллә бөтенләй күрсәтмәскә дә уйлыйсыңмы? —-Сезгә күп йөрергә ярамый бит, Дмитрий Васильевич, — диде Мөкәррәмә, карт профессорның ягымлы күзләренә текәләп карады һәм үзе дә сизмичә, шелтәле тоннан үтенү тонына күчте. — Үземчә канәгатьләнерлек түгел дип тапкан узелларның эскизларын бирегә генә алып килим әле, биредә генә карарбыз. Сез утырып торыгыз. Профессор, кашларын күтәреп, күзләрен ялкынландырып, Мөкәррәмәгә төбәп карады да, ашыга-ашыга сөйли башлады: — Юк, кызым, аерым узелларны гына карап эш чыкмас, лабораториягә, тәҗрибә цехына барып, бөтенесен дә бәйнә-бәйнә тикшерергә туры килер. Ә болай аерым бүлекләрне генә карап чыгу — мәсьәләне хәл итми. Әгәр машинаның бер-бер зәгыйфь җире бар икән, аны, диалектик метод кушканча, баштанаяк карап, тикшереп чыгарга кирәк. Безгә эштә совет врачларыннан үрнәк алырга кирәк. Мине дәвалый торган врачка аякларым сызлый дим, ул минем авырмаган үпкәне, йөрәкне тыңлый, кан тибешен тикшерә, күзләрне, телне карый, — Дмитрий Васильевич елмаеп куйды. — Безгә дә, машинаның бер җире начар эшли икән, аның бөтен җирен баштанаяк карап, тикшереп чыгарга кирәк. Каршы килү файдасыз иде. Мөкәррәмә, Дмитрий Васильевичны култыклап, заводка алып кереп китте. Иң элек алар конструкторлар бюросына керделәр. Профессорны зур өстәл янына утыртып, Мөкәррәмә булачак экскаваторның чертежларын, эскизларын күрсәтә башлады. Дмитрий Васильевич һәрбер узелны җентекләп тикшереп барды. Кайбер чертежларга аерым тукталып, үзе исәп-хисап ясады. —- Бу җире әйбәт кенә чыккан... Яхшы!.. Яхшы.:: Ә менә бу узел? Ә-ә! Эксцентрик белән алмаштыргансыз. Бик яхшы, бик яхшы. Эксцентрик шестерняга караганда күп мәртәбәләр җайлырак булачак, — карт профессор чәчсез башын кашып алды да, — ә менә бу узелны нигә бракка чыгардыгыз?—дип сорады. — Сынау вакытында менә бу җире, — Мөкәррәмә карандаш очы белән күрсәтте, — ярылып чыкты. — Аңа сез иагрузканы артыграк биргәнсез. Бераз киметергә кирәк. Әгәр без аның диаметрын арттыра төшсәк, ничек булыр? — Әгәр без аны үзгәртсәк, бик күп өстәмә шестернялар кертергә кирәк, булганнарының байтагысын өр-яңадан ясарга кирәк булачак. — Булса ни. — Ул вакытта токарьларга эш тагы да артачак, алар әле болай да графикны үти алмаслар дип куркам. — Токарьлар графикны үти алмаслар дисез? — Юк, юк. Тыныч булыгыз. Әгәр экскаваторның башка җирендә кытыршылыклары бул- 
52 
 
 
ласа, эшчеләргә килеп җиткәч, тоткарлык булмас, — диде Дмитрий Васильевич, Мөкәррәмәне тынычландырып. — Безнең, исәп буенча шулай чыга бит, Дмитрий Васильевич. — Әйдә, токарьларның үзләре белән сөйләшеп карыйк, алар ни әйтерләр тагы, — днп, профессор урыныннан кузгалды. Алар икәү бергә, цехка киттеләр. Өченче цех — токарьлар цехы, әле генә төшке ашка туктаган иде. Мөкәррәмә Дмитрий Васильевичны якты кояш нурлары белән тулган киң цех буйлап туп-туры Петр Петрович янына алып килде. Петр Петрович Дмитрий Васильевичны күрү белән, җитез солдат кебек, утырган урыныннан торды, профессорны хөрмәтләп каршы алды. Аннары Дмитрий Васильевичны җитәкләп алып килеп, йомшак диванга утыртты. Дмитрий Васильевич үзенең каршында басып торган Петр Петровичка карап: — Утырыгыз, Петр Петрович, утырыгыз, сезнең белән гәпләшәсем бар. — диде. — Мин басып та тыңлармын, Дмитрий Васильевич, я сөйләгез. Сез соңгы вакытларда бик сагындырып кына килә башладыгыз. Хәлләрегез ничек. Дмитрий Васильевич, сәламәтлек ничегрәк? — Өйдә утыручыга нәрсә булсын аңа. Менә сезнең хәлләр ничек? Күрәм, бу кыз сезгә байтак эш йөкләмәкче була, чыдарсызмы, юкмы? — Эштән курыкмыйбыз без, Дмитрий Васильевич. — Менә мин дә сезнең хакта шулайрак дип уйлап килдем әле. Әйдә, токарьларыгыз янына барыйк әле. Нинди яңалыкларыгыз бар икән? Алар сөйләшә-сөйләшә Булат янына килделәр. Булат, төшке ашка туктап, станогы янында нәрсәдер тикшереп маташа иде. Дмитрий Васильевич исәнләшү белән сүз башлады: — Экскаваторның соңгы варианты сезнең цехка эшне ике мәртәбә арттырачак. Беләсезме? — Беләм, — диде Булат һәм бер Мөкәррәмәгә, бер Петр Петровичка карап алды. — Менә бу усал кыз, — диде Дмитрий Васильевич, таягы белән Мөкәррәмәгә күрсәтеп, — яңа машинаны конструкцияләгәндә, эшнең иң авырын, иң күбесен сезнең цехка — токарьларга бүлеп биргән. Башка бер цехка да нагрузка әллә ни күп артмаган, ә менә токарьларга ике тапкыр арткан. Бу туташ, яшьләр өлгерерләр әле дип, юри шулай эшләдем, ди. Мөкәррәмә, аска карап, бераз елмаеп алды да: — Дмитрий Васильевич, сез мине юкка җәберлисез. Бу егет каршында мин инде болай да бер мәртәбә гаепле булдым, ә сез тагын өстисез, — диде. — Әгәр егет каршында гөнаһың бар икән, инде үзең аклан, — диде Дмитрий Васильевич, елмаеп, — без картлар сиңа ярдәм итә алмабыз. Ә эшне тизләтү чарасын табыгыз, аштан соң бригаданы җыеп киңәшләшегез. Без, Петр Петрович белой коючылар янына барып киләбез, бригада җыелганчы кайтып та җитәрбез әле. — Әйттем бит мин сезгә, заводка барсагыз, күп йөреп аягыгызга көч китерәсез дип. Славин Мөкәррәмәнең бу шелтәсенә шаяртып җавап бирде: — Мин йөрмим ич, мине Петр Петрович алып бара бит, — диде. Булат белән Мөкәррәмә икәү генә калгач, алар берничә секунд сүзсез тордылар. Бераздан соң Булат: — Цехның эше йөз процентка арткач, безгә тыгызрак булыр шул,— Диде. .   Шулай шул. Мин сезнең цех графикны үти алмыйча, экскаваторларны вакытында өлгертүгә тоткарлык ясар дип куркам, — һәм бераз
53 
 
 
уйга калып өстәде: — Әле генә Дмитрий Васильевич мине тынычландырган булды, сез тагын мине шиккә төшерәсез. Булат үзенең уйламыйчарак әйткән сүзе өчен кызарып: — Куркырга кирәк түгел, куркырга иртәрәк әле, — диде. ■— Цех бүгенге кебек эшләп барганда, графикның үтәлмәячәге көн кебек ачык. — Дөрес, ләкин безгә бүгенгечә генә эшләргә дигән закон юк бугай. Авырлык, әгәр ул алга бару авырлыгы икән, һәрвакыт үзе белән бергә яңа көч, яңа мөмкинлекләр алып килә. Бүген мин сезгә, кызганычка каршы, бернәрсә дә әйтә алмам, ләкин бераз уйлагач, иптәшләр белән киңәшкәч, бәлки бер-бер җае табылыр. Бу вакытта йомыш белән токарьлар цехына килгән Гөлминур, Булатның Мөкәррәмә белән көлешә-көлешә икәү генә сөйләшкәннәрен күреп, кире борылып китте. Ачу белән каты итеп ябылган зур ишек тавышы, төшке ашка туктаган буш цехның икенче башына кадәр барып җитте дә, тынып калды. 
VI 
Бөтен коллектив тарафыннан иҗат ителә башлаган яңа тип экскаватор беренче көннән үк заводта гражданлык хокукы гына алып калмыйча, коллективның тулы властьлы хуҗасына да әверелде. Машинаның һәрбер хәрәкәтенә заводтагы бар кеше дә колак салды. Аның цехка, станокка, бригадага килүен эшчеләр, мастерлар, инженерлар алдан урын хәзерләп, кадерле кунакны каршылаган кебек, түземсезлек белән көтеп алдылар. Адым саен эленгән лозунглар, — «Коммунизм машинасына тоткарсыз юл бирегез», — дип кычкыралар иде. Володя цехтагы комсомол эшен яңа экскаватор белән бәйләп алып бара башлады. Комсомолецлардаи цехта графикның үтәлешен күрсәтә торган зур диаграмма эшләтте, лозунглар яздырды; бригадаларда экскаватор детальләренең эшләнешенә багышланган көндәлек стена газеталары чыгарды. Цех парторгы Петр Петрович белән берлектә, бөек төзелешләр хакында беседалар, докладлар оештырды. Ул үз бригадасы членнарының эшен күрсәтә торган диаграмма янына байраклы Гөлминур бригадасы өчен дә зур такта ясатты. Бу оригиналь диаграмманың икесендә дә, һәр сәгать саен диярлек вак электр лампочкалары яндырылып, Гөлминур һәм Булат бригадасы членнарының ярышы күрсәтелә иде. Начаррак эшләгән көннәрне, Володя комсомолецларны җыеп, кыска гына киңәшмә дә үткәреп ала торган булып китте. Кайберәү- ләрне: «Байрак өчен шулай көрәшәләрмени?» — дип тиргәп тә куйгалый башлады. Экскаваторны эшли башлаган көннән бирле байрак өчен көрәш тагын көчәйде, кискенләште. Ибраһимованың үкчәсенә басып килә торган бригадалар, соңгы айларда бермә-бер артты. Беркөн шулай, Володя, юк йомышын бар итеп; коючыларның кызыл почмакларына керде. Сер итеп кенә әйтсәк, ул йомыш белән кермәде, байракка күз кырыен гына төшереп чыгармын дип уйлаган иде. Кызыл почмакка кергәч, ул. анда, элек бервакытта да алдынгылар рәтендә саналмаган, сварщиклар бригадиры Галкинны күрде. Галкин бөтен дөньясын онытып байракка сокланып карап тора иде. Володя кызыл почмакка кергәч, ишекне катырак итеп япты, күрәсең, Галкин кеше кергәнен сизеп, тиз генә байрак яныннан читкә китте дә, мөмкин кадәр, гамьсез кыяфәт белән лозунглар укый башлады. Гүяки бу егет бирелә байракның барлыгын да белми икән дип уйларсың. Ә бит завод газетасының соңгы номерындагы мәкаләдә, аның бригадасы инде* байрак өчең көрәшүчеләр арасында иң алдынгылардан санала.

51 
 
 
Яңа экскаватор күпләрне алгы рәткә бастырды, ярышны тагын да киңрәк җәелдереп җибәрде. Сөйләшкән вакытта экскаватор турында сүз кузгатмаган кешене заводта табуы да мөмкин түгел хәзер. Коммунизм төзелешләре өчен эшләнә торган экскаваторлар хакындагы әңгәмә зур заводның киң цехларына, клубларына, кызыл почмакларына гына сыймыйча, эшчеләрнең өйләренә — квартираларына да таралды. лМашинаның детальләрен эшләгәндә яңа уңышларга ирешкән стахановчылар хакында язылган мәкаләләрне эшчеләр, газеталардан кисеп алып, күкрәк кесәләрендә йөртә башладылар. Аерым детальләрне цехлардан цехларга күчергәндә, яңа туган баланы илткән кебек иркәләп илттеләр, өрмәгән җиргә куймадылар. Бу чикләнмәгән хокуклы мәһабәт машина үсә барган саен, коллективтан бик күп көч куюны таләп итте. Аның бик күп кисәкләре микроннар белән генә үлчәнелә торган төгәллекне сорадылар. Цехларга, бригадаларга, аерым эшчеләргә, мастерларга эш авырайганнан авырая барды, ләкин бу авырлыкны беркем дә сизмәде. Эш тыгыз булуына карамастан, токарьлар цехыннан башка һәрбер җирдә график срогыннан алда үтәлеп бара. Бары тик токарьлар гына графикны 67 проценттан югары күтәрә алмыйлар. Мөкәррәмә әйткәнчә, токарьларның җитешмәүләре аркасында экскаваторларны срогына эшләп чыгара алмау куркынычы бик реаль булып китте. Булат цехны өзеклектән чыгару өчен башка заводларда инде уңышлы нәтиҗәләр биргән яңа методны — станокларның тизлеген арттыру методын кулланырга кирәк, дигән фикергә килде. Цехта бу метод хакында элегрәк тә сүз йөргән иде. Ләкин цех технологы бу метод безгә күп файда бирмәс, безнең станоклар искергән дип каршы чыкты. Цех ул вакытта планны арттырып үтәп килә иде, ә шуңа күрә бу ту- эыда артык борчылмадылар. Хәзер исә план үтәлми, тормыш үзе яңа методлар сорый. Төннәр буе йокы бирмәгән бу борчулы уен Булат Мөкәррәмәгә сөйләде. Мөкәррәмә Булатның тәкъдимен яхшы дип тапса да: «Иң элек цех активы белән киңәшләшеп-уйлашып карыйк, моны ялгыз гына хәл итеп булмас», — диде, һәм икенче көйне үк цех парторгы Петр Петрович белән сөйләшеп, профсоюз оешмасы белән берлектә производство киңәшмәсе җыйдылар. Беренче сүзне цех профсоюз комитеты председателе Павлов алды. Ул кулларын алга суза-суза: — Булат иптәш Сафиуллин соңгы ярты ел эчендә генә дә унҗиде тәкъдим кертте инде. Аларның барысы да тормышка үткәрелде һәм файдалы булып чыктылар. Без Булатның бу соңгы тәкъдимен дә алкышлап каршы алырга тиешбез. Әгәр бу тәкъдимне тизрәк тормышка ашырмасак, безнең цех аркасында заводның бөек коммунизм төзелешләренә экскаваторларны вакытында эшләп чыгара алмау куркынычы бар, — диде. — Минемчә. — диде технолог Кәримов, күзлеген чуар уялыгы белән сөртәсөртә,— Булат иптәш Сафиуллинның бу тәкъдимен алкышлап каршы алырга әле иртәрәк. Хәзер алкышласак, соңыннан баш кашымыйк. Иптәш Сафиуллин станокның тизлеген үзгәртергә куша, шулай ук шкивларны да алмаштырырга кирәк булыр, ди. Моңа кадәр без эшләп, план тутырып килгән инструментларны яраксызга чыгара. Дөрес, бу яна нәрсә түгел, алдынгы стахановчылар башка заводларда моны үткәрделәр, ләкин нинди шартларда? Иң элек аларның станоклары безнеке кебек иске түгел. Безнең станокларны башта модернизировать итәргә кирәк. Бу исә безнең бөтен планны удар астына куячак. Без яңа экскаваторларны ташлап, иптәш Сафиуллин тәкъдиме белән шөгыльләнергә мәҗбүр булачакбыз...

55 
 
 
Җыелышта утыручыларның тынычсызлануларын күреп, Кәримов речен бераз үзгәртергә тиеш булды. — Сез мине эштән курка икән дип, ялгыш аңлый күрмәгез. Юк, мәсьәлә анда түгел. Мин ул эшнең начар нәтиҗәсен алдан күрәм. — Ул салкыннан туңып калтырап киткән кеше кебек бөрешеп, җилкәләрен селкетеп алды да сүзен дәвам итте: — Станокны бозарга баш технолог кына рөхсәт бирергә тиеш, ул минем эш түгел. Арттагы скамьялардан берәү: — Булат станокны бозарга дими ич, тизлеген үзгәртергә генә тәкъдим итә, — дип кычкырды. — Бүген тизлеген үзгәртер, иртәгә, күңелемә ошамый дип, берәр детален алмаштырыр. — Алмаштырса, ни була; әгәр станок яхшырак эшли икән, тик алмаштыра бирсен, — диде, Кәримовның сүзен бүлеп, карт токарь Николай Архипович. Кәримов аңа күтәрелеп карап алды: — Станок өстендә гел тәҗрибә ясап утырып та булмый бит, Николай Архипович. Станок эшләргә тиеш. Бу — производство законы. Бәхәс кыза барган саен, ялгыш юлдагы кеше һәрвакыт сазлыкка бата бара, аның ялгышлыклары күперә, китергән дәлилләре, сүзләре мәгънәсезгә әйләнә башлый. Ул башка вакытта әйтергә теләмәгән сүзләрне дә ычкындырып ташлый. Кәримов та шул хәлгә төште.^ — Иптәш Сафиуллин үзенең тәҗрибәләре белән мавыгып байракны да ычкындырды инде. Барлык эшчеләр дә аның кебек тәҗрибә ясап гомер үткәрсәләр, коммунизмны кем төзер? Экскаваторларны срогында кем эшләп чыгарыр? Без заводта тәҗрибә ясап вакыт үткәрергә тиеш түгел, безнең коммунизмга барасыбыз бар. Безгә норманы күбрәк үтәп, иптәш Сталин заказын — экскаваторларны бөек коммунизм төзелешләренә җибәрергә кирәк... Булат, тешләрен кысып, эндәшми чыдарга теләсә дә, байрак хакында да сүз чыккач, түзә алмады: — Сезнең тәкъдимегез?—дип залны яңгыратып калын тавыш белән кычкырып җибәрде. Арттагы скамьялардан берәү Кәримов өчен ашыгып җавап бирде: — Иптәш технологның тәкъдиме билгеле инде, — 50 процент! Кәримов бу сүзләрне ишетмәгәнгә салынып сүзен дәвам итте: — Иптәш Сафиуллин, мин биредә бернинди дә тәкъдим кертергә җыешмыйм. Технолог буларак, мин югары оешмалар белән расланган технологик тәртипне сакларга һәм нормаль рәвештә план үтәлешен тәэмин итәргә тиешмен. Экспериментлар ясау минем вазифама керми. Залдан кемдер: — Булатның моңа кадәр биргән тәкъдимнәре эшне тизләтте бит, норманы күбрәк үтәргә файда бирде ич. — дип кычкырды. Кәримов бу сүзләрне әйтүчегә муенын сузып карап алды. — Әйе, шулай, Сафиуллинның моңа кадәр биргән тәкъдимнәре файдалы булып чыктылар, мин аны инкарь итмим, ләкин моңа кадәр аларның барысы да эшләнәсе детальләрне вакытында китерү, инструментларны дөрес куллану, эш урынын дөрес оештыру белән чикләнгәннәр иде. Бу тәкъдимнәр күп еллар буе яхшы эшләп килгән станокларга тел тидермәделәр, аны бозмадылар, — ул төксе генә итеп, чирканган кеше төсле чыраен бозып алды, — аннан соң, сез мине ялгыш аңлап яңалыкка каршы килүче консерватор икән дип уйламагыз, мин үз фикеремне генә әйтәм. — Фикерне аны уйлап, кат-кат үлчәп, акыл белән әйтергә кирәк. Кәримов, бу ачы сүзләргә җавап бирүне түбәнсенгән кебек, күлын селтәде дә үз урынына барып утырды. Ахырдан сүзне Мөкәррәмәгә бирделәр.

5G 
 
 
— Минем аңлавым буенча, иптәш Кәримов бу тәкъдимгә мәшәкате күп булмас микән дип кенә каршы килә. Әйе, башка бер дәлиле до юк; ДөРее' Булатның тәкъдимен тормышка ашырыр өчен технологларга байтак эшләргә туры киләчәк. Мәшәкате күп булыр. Ләкин безгә аннан куркырга кирәкми, мәшәкатьләрдән курыксаң, яңалыклардан өрексәң., тузан каплап китәр. Мин биредә Булатка беркем дә каршы сүз әйтергә тиеш түгел димим, киресенчә, бүген киңәшмәнең бөтен максаты да бу тәкъдимне барлык яктан тикшереп, өйрәнеп, уйлашып бер фикергә килү. Әйе. бәлки бу тәкъдимне тормышка ашырыр өчен байтак вакыт кирәктер. Ләкин цехның астын өскә әйләндерү, заводның эшен туктату кирәк түгел, аны барыгыз да бик яхшы беләсез. Хәзер Булатның тәкъдимен тикшереп карыйк, ул нәрсә тели? Ни өчен ул бу фикереннән аерылмыйча, көне-төне борчылып йөри? Нигә ул. төннәр буе тәҗрибәләр ясап, бу тәкъдимне кат-кат өйрәнә, тикшерә? — Мөкәррәмә бу сорауларга үзе үк җавап бирде, — илебезнең куәтен арттыру өчен, коммунизмның бөек төзелешләренә машиналарны срогыннан алда бирү өчен. Аның башка теләге юк. Аның тәкъдиме безнең производство мөмкинлекләреннән чыгып караганда реальме? Булырлыкмы? Әйе, реаль, булырлык. — Станокны бозу кыен эш түгел, — дип кычкырды Кәримов утырган җиреннән. Мөкәррәмә бераз эндәшми торды да кыю, кискен итеп җавап бирде: — Әгәр производствога, дәүләткә ф>айда өчен кирәк икән, без станокны гына түгел, бөтен заводны яңа баштан үзгәртеп корачакбыз. Зал гөр килеп кул чаба башлады. 
VI! 
Гөлминур баштарак байракны үз бригадасында озак вакытлар тотып калу җиңел булмас дип бик каты борчылган иде, соңгы көннәрдә, өченче цех токарьлары яна графикны үтәми башлагач, бераз тынычланган кебек булды. Ләкин бу тынычлану күпкә бармады. «Бу эш буламы инде, ярышташларың артта калсын, завод планын үтәмәсен? Иптәшләреңне артта—еракта калдырып, бер ялгызың ыргылып алга китүдән дәүләткә ни файда? Алга баргач, барың да бергә, кул бирешеп, ярдәм итешеп барырга кирәк». Токарьлар формовщиклар бригадасыннан артка кала барган саен, Гөлминурньщ хафалануы арта барды. Кая гына барса да ул токарьларның начар эшләве хакында ишетте. Хәтта беркөн институттан килгән ап-ак сакаллы карт профессор да үзен цехта формовщиклар чолгап алгач, «әйбәт эшлисез, сездән эш тормый икән, токарьлар гына бераз тоткарлыйлар», — дип сөйләп торды. Гөлминур шул вакытта, профессорның янына ук килеп, бездән эш тормас, ә менә токарьлар начар эшләгәч, безнең яхшы эшләүдә ни файда? Барыбер экскаваторлар коммунизм төзелешләренә срогында җибәрелмәячәк бит, дигән иде. Профессор аңа сөйкемле итеп елмаеп карады да: «Токарьлар начар эшли икән, аларга ярдәм итәргә кирәк, — диде.— Аларга сез дә ярдәм итә аласыз, әгәр коелган детальләрнең сыйфаты яхшырса, бракны киметә алсагыз, токарьлар өчен бик зур җиңеллек тудырыр идегез». Беркөнне, беседа үткәрергә килгән Петр Петрович та: «Әгәр токарьларның эшен арттырып, тоткарлап торган эксцентрикларны, коючылар тигезрәк итеп, кытыршыларын бетеребрәк эшләп бирсәләр, эш байтак җиңеләер һәм тизләнер», — дигән иде. Бу^ беседадан соң Гөлминур токарьларга ничек ярдәм итәргә икән дип бик озак уйлап йөрде. Башта ул металл кисә торган станоклар турында язган китапларны карап. 

57 
 
 
тикшереп чыкты. Бер урында ул, карт профессорның фикерен раслап: '"Яхшы коелган деталь — кисү станокларына эшне байтак киметә һәм Җиңеләйтә»,— дигән җөмләне кат-кат укып чыкты. Ә бит формовщикларның һәм коючыларның эшендә әле бик күп җитешсезлекләр бар. Брак та байтак чыккалый. Беркөнне Гөлминур үзенең кызлык горурлыгын һәм Булатка булган яшерен үпкәләрен җиңеп, аның янына барды һәм аның белән үзенең фикерен уртаклашты: — Булат, әгәр без койган чакта детальнең сыйфатын яхшырта алсак, бракны киметә төшсәк, сезгә яңа графикны үтәргә җиңелрәк булмасмы? Булат кинәт комач кебек кызарды. Кызның ихлас күңелдән әйтелгән сүзләрен ул үзенчә, ялгыш аңлады, шунда ук дөресеи-ниен тикшереп тормыйча, күтәрелеп бәрелде: — Ул вак-төяк браклар элек тә бар иде, эш аңдамыни? Гөлминурның өстенә әйтерсең салкын су сиптеләр, ләкин ул сабырлыгын җуймыйча, гаҗәп бер салкынлык белән: — Минемчә, вак-төякләргә дә әһәмият бирергә кирәк, — диде. — Беләсеңме, Булат, үткән ял көнендә Лаураның әтисе безне, мотоциклга утыртып, кырга алып чыкты... Булат, гаҗәпләнеп, кашларын күтәрде. Кая ташлана бу кыз, болай? һәм гомумән нп кирәк аңа? Кырыкка ярылырга җиткән чагында... — Кырда давыл да, җил дә юк, тып-тыи,—дип дәвам итте кыз,— әгәр тизлекне арттыра башласаң, моңа кадәр сизелмәгән тын һаваның каршылыгы үсә бара, йөзгә давыл кебек көчле җил бәрә, сине машинаң белән бергә артка этәрә, туктатырга тели. Алга бару кызулыгы арткан саен, каршылык та арта бара, җил куәтләнә, колакларны томалый. Әкрен барсаң, бернәрсә дә юк, тып-тын. Безнең эш тә шулай, Булат, планны арттырып үтәмәсәң, әкрен темп белән барсаң, синеңчә әйткәндә, вактөяк бракларны, — ул соңгы өч сүзгә аеруча басым ясап Булатка усал карап алды, — күрмәскә дә мөмкин, ләкин кызу темп белән алга барганда, зур йөкләмәләр алганда, вак-төяк кимчелекләр зураялар, үсәләр, атлаган саен аяк чалалар, артка өстериләр. Менә мин шул турыда әйтмәкче идем, күрәсең, аңлата алмадым. Булат патронга яңа деталь куяр өчен, идәннән поковка алды. — Син, Гөлминур, минем һәрбер сүзне үлчәп, тикшереп барасың икән, — диде ул. Аның тавышы ачулы түгел иде инде, — вак-төяк дигән сүзне ялгышрак ычкындырдым. Гөлминур, коры гына итеп: .— Бу сүзләреңне ничек аңларга? — дип сорады. Булат башка темага күчәргә теләпме: — Син, Гөлминур, бигрәк каты кычкырып сөйлисең, — диде. Бу сүзләр Гөлминурны ярсытып җибәрде: — Әйтүең өчен рәхмәт, — диде ул. Алар байтак вакыт сөйләшмичә тордылар. Гөлминур әле һаман да үз фикерен Булатка аңлату уеннан кайтмаган иде. — Безнең эксцентрикларның әйләнәләре күп вакытта тигез чыкмый, «шешле» була. Әнә синең кулында ул. Бу — форма тыгыз төелмәгәннән килә. Форма җитәрлек тыгыз булмаса, сыек металл балчыкны читкә этеп, бүселеп чыга. Бу инде безнең формовщикларның гаебе. Әгәр без аны бетерсәк, детальнең кырлары тигез чыгачак. Ә инде эксцентрик чиста, тигез чыкмаса, сезгә аны станокта кырдырып, тигезләргә туры килә, бик күп вакытыгыз әрәм була. Булат кулындагы эксцентрикны әйләндереп-әйләндереп карады да көлемсерәп куйды: — Моның да әллә ни күп файдасы булмас шикелле, — диде.— чөнки... 
58 
 
 
Гөлмпнурның Булатны үз фикеренә ышандыра алмавына ачуы килеп: — Чөнки сиңа Мөкәррәмә генә файдалы киңәшләр бирә! Шуңа күрә башка бер кешенең дә сүзен тыңлыйсың килми,—дип исәнләшми- нитми китеп барды. Икенче көнне Гөлминур үз фикерен цехтагы иптәшләренә сөйләде. Ул җирдә яткан зур бер маховикны аягы белән төртеп күрсәтеп: — Карагыз моның кырыйларын, — диде, — авыру тән кебек шешле булып, кытыршы булып чыккан. Аны тигезләр өчен токарьлар 15—20 минут вакыт әрәм итәләр. Бу бит безнең гаеп. Әгәр без форма ясаганда, балчыкны тыгызлабрак төйсәк, форма ясый торган катнашманың сыйфатын яхшыртсак, сыек металл, форма балчыгын этеп, читкә бүселеп чыкмас иде. Токарьларга аның читләрен тигезләр өчен озак вакытлар станокта кырдырып мәшәкатьләнергә туры килмәс иде. Иптәшләре аның фикерен бертавыштан яхшы дип таптылар. Бу — Гөлмпнурның, Булат белән сөйләшкәннән соң суына башлаган күңелен шактый күтәреп җибәрде. Шул ук көнне ул үз фикерен Мөкәррәмә белән дә уртаклашырга булды. «Бер уңайдан бу чибәр туташ белән дә танышып алырмын», — дип уйлады. Көндезге аш вакытында Мөкәррәмәне очратып: — Мин сезнең белән бер эш хакында киңәшмәкче идем, вакытыгыз булырмы? — дип сорады. Мөкәррәмә аңа эштәй соң лабораториягә килергә кушты. Гөлминур, эш беткәч, душка кереп өстен алмаштырды, эшләпәсен көзге янында берничә мәртәбә төзәтеп киде. Гомерендә буямаган битләренә Лаурадан иннек алып сөртте. Мөкәррәмә Гөлминурны туп-туры кабинетка алып кереп урын күрсәтте, үзе өстәл янына утырды. Гөлминур урындыгын Мөкәррәмә өстәленә якынрак елыштырды. Үзе эченнән: «Менә болай якыннанрак утыргач, мин сине чекрәеп карап утыра алам ич»,—дип куйды. Мөкәррәмә мөлаем гына елмайды. — Я, мин сезне тыңлыйм, — диде. Гөлминур күңеленнән, «тавышың бер дә матур түгел икән, нечкә икән», — диде. Үзе, тавышын булган кадәр тыныч һәм ышандыргыч итәргә тырышып, йомышын сөйләп бирде. Мөкәррәмә аны игътибар белән тыңлады. Бик күп сораулар бирде, махсус кушылма турында, артык басым ясамыйча, үзенең киңәшләрен дә әйтте. Ахырда: — Тәкъдимегез әһәмиятле, иртәгә үк тәҗрибә ясап карарга кирәк,— диде. — Без иртәдән башларга уйлыйбыз да. Мастерыбыз да хуплады. Иң элек эксцентриклардан башлап карарга исәп бар, — диде Гөлминур, үзе һаман Мөкәррәмәне җентекләп каравыннан туктамады. Ул аның спай итеп тегелгән киемнәренә, күзләренә, кашларына, бит урталарының матур булып түгәрәкләнеп батуларына кадәр игътибар итте. Ниһаять, Мөкәррәмә яныннан чыккач, Гөлминур үз-үзенә: «Акыллы булсаң да, матур булсаң да барыбер бер җирең дә ошамады миңа. Белмим, Булат синең алда ни өчен мөкиббән киткәндер», — диде. Икенче көнне иртүк, эш алдыннан Гөлминур, мастер белән, бригада членнары белән тагын бер тапкыр киңәшләшеп алды да эшкә кереште. Ул агач модельнең яртысын тактага куйды, ашыкмый гына калыплап, әйләнәсенә, өстенә форма ясар өчен хәзерләнгән катнашманы тутырып төя башлады. Катнашма яхшылап төелгәч, калыпны модель белән бергә әйләндереп куйды. Модельнең икенче яртысын калыплап төеп маташканда мастер килде: — Я, эшләр ничегрәк?—дип сорады. — Хәзергә әйбәт шикелле, менә коелма пи әйтер инде.  
59 
 
 
Мастер аны тынычландырды: — Әгәр форма яхшы эшләнсә, коелма чиста чыгар. Анысына шикләнмәгез, — диде. Озакламый формовщиклар үзләренең эшләрен бетерделәр. Кичкә таба зур чүмечләргә салып ахак кебек саргылт сыек металл алып килделәр. Гөлмниур беренче чүмечне үзе ясаган формага агызырга кушты. Әле формага салган ялкынлы сыек металл рәтләп суынырга да өлгермәде, ул аны кылыптан алып чистарта да башлады. Аның янына Мөкәррәмә, мастер, цех начальнигы һәм бригада членнары җыелдылар. Коелма яхшы булып чыккан иде. Детальнең өсте чиста, читләре тигез, әүвәлге кебек бүселгән, «шадра» җирләре бөтенләй беткән иде. /Мөкәррәмә Гөлминурның кулын кысты: — Беренче уңыш белән котлыйм, — диде. 
VIII Төрле яктан өйрәнелеп тормышка үткәрелсә дә, Булатның тәкъдиме көткән нәтиҗәне бирмәде. Шкифны алмаштырып, станокның тизлеген арттыргач, моторның әйләндерү көче җитми башлады, зуррак, көчлерәк мотор куярга туры килде. Моторны алмаштырдылар, станокның тизлеге артты, ләкин кискеч бик тиз кызганлыктан, бозылып, яраксызга әйләнде, эшләнгән детальләрнең сыйфатлары начарланды, брак артты. Элек бервакытта да мондый тизлектә эшләмәгән станок, тар басмада егылудан курыккан хәлсез карт шикелле, калтыранып, дырылдап әйләнеп, әллә нинди ят тавышлар чыгарып, гөрелди башлады. Станокның бөтенләй эштән чыгу куркынычы туды. Кәримов тантана итә иде. Нәкъ ул алдан әйткәнчә килеп чыга бит. Җае туры килгән чакта ул бу турыда сөйләп туймады. Хәзер инде ул ялгыз түгел, күпләр аның ягында иде. Булат, Петр Петрович һәм Мөкәррәмә, өчәүләп атналар буе станок белән азаплансалар да, уңышка ирешә алмадылар. Әкрен генә эшләгәндә станок тыныч кына әйләнә, ә менә тулы ходка җибәрү белән, ярдәм сораган кебек, үкереп гөрелди, калтырый иде. Булат өчен тагын йокысыз, борчулы төннәр башланды. Тынгысыз уйлар аңа көндез дә, төнлә дә ял бирмәделәр. Бүген дә ул төн буе йоклый алмады. Күзен йомды исә якында гына, баш очында ук станогы зырылдап әйләнә башлый. Булат кырмыска оясына төшкән бөҗәк кебек кроватенда бөтерелде, әйләнде: вакыт-вакыт, көзән җыерган кеше төсле бөгәрләнеп тә алды. Одеялын башыннан ук бөркәнеп ябынып та карады, ләкин аңа йокы кермәде. Аптырагач, сикереп торып утырды да, ут яндырып, тагын Москва, Ленинград токарьларының станокның тизлеген арттыру тәҗрибәләре турында язган газеталарны, журналларны, китапларны укый башлады. Кире почмаклы кискечләр... Вибрация... Аңа нәрсәдер аңлашылып җитмәде, йоклый алмаммы дип, тагын кроватька барып ауды, ләкин аның күзләре йомылмадылар. Иртән әнисе, кайгырган тавыш белән, улым, сиңа ни булды, төн буе йокламадың, ахры, дип борчылып, аның бүлмәсенә кергәндә дә, ул әле йокыга китә алмаган иде. — Әни, бернәрсә дә булмады. Бер әйбер уйлыйм да, барып чыкмый әле. — Болай булса, улым, бөтенләй чирләп, авыруга сабышып китүең бар ич. Булат, анасын юатырга тырышып, ягымлы тавыш белән: — Юк, әнкәй, минем өчен борчылма, миңа бернәрсә дә булмас, мин инде озакламый аның рәтенә төшәрмен, тик менә үз хафам белән сиңа төн йокысы бирмәгәнмен, монысы начар булган,—диде. Ул, елмаеп
60 
 
 
урыныннан сикереп торды, киенде, тыштан утын ваклап алып керде, самовар куярга булышты. Шунда ук, ашыга-ашыга әнкәсенең бер тишек чиләген кургашын белән ямап бирде. Әнисе тәмам тынычлангач кына. Булат заводка китте. Цехта /Мөкәррәмә аңа Гөлминур койган эксцентрикны күрсәтте. — Менә. сиңа зур шатлык алып килдем. Монда сезгә бөтенләй диярлек эш калмаган, бик тигез чыккан, — диде. Ләкин Булат әле һаман да үз уе белән мавыгыпмы, әллә Гөлминурның бу уңышын юк нәрсә дип карапмы. Мөкәррәмәнең сүзләренә дә, эксцентрикка да зур әһәмият бирмәде. Ул соңгы вакытларда сүзгә бөтенләй саранланды. Кешеләр белән азрак очрашырга, күп сөйләшмәскә тырышты. — Ярар, карарбыз, — диде, эксцентрикны кечкенә өстәл өстенә куйды. Мөкәррәмә, беркадәр гаҗәпләнеп, эксцентрикны Володяга бирде. Комсоргның күзләре ялтырап китте, ул аны шунда ук, сәгатенә карап эшкәртеп тә алды. Нәтиҗә әйбәт иде. — Мөкәррәмә Хафизовна, бу бит безнең эшне бик күп җиңеләйтәчәк. Кайчан партияләп килер? — диде Володя, шатланып. — Тиздән, тиздән. — дип җавап бирде Мөкәррәмә һәм эксцентрикны үзе белән алып китте. Гөлминур эксцентрикның Булат тарафыннан эшкәртелмәгәнлеген белгәч, шактый күңелсезләнде. Ул гомумән Булатны аңлап җиткерми иде. Ул, ашханәдә кеше юграк вакытка туры китереп, Булат янына килде. .Мөмкин кадәр сабыр тон белән егетне шелтәли башлады. — Булат, сина нәрсә булды? Безнең кебек кечкенә кешеләрне күрми дә башладың? Син узып киткәндә, таптамасын дип, читкә тайпылып калырга туры килә. Танырга да теләмисең. Эштән соң, кичләрен качып йөрисең. Булат. Гөлминурны беренче тапкыр күргән кебек, аңа гаҗәпсенеп карады: — Минем синнән качканым юк, Гөлминур, син нәрсә сөйлисен? — Качканың да юк. күренергә дә теләмисең. Бер айдан артык булдь инде, озатырга да вакыт таба алмыйсың. — Анысы дөрес. — Нәрсә дөрес? — Озатырга вакыт таба алганым юк. — Клубта Мөкәррәмә апа белән серләшеп утырырга вакыт табасың. Ул юри Мөкәррәмәне апа дип атады. Бу аның үзенчә үч алуы иде. ахрысы. — Бүген кич клубта репетициядән соң барын да сөйләрмен. Тиз ярсучан Гөлминур, эчке борчылуын Булаттан яшерергә теләсә дә, булдыра алмады. Аның иреннәре калтырап китте. — Эх, Булат! Булат! Син соңгы вакытларда миңа күренмәс өчен, рәтләп репетициягә дә йөрми башладың бит инде. Биш минут буш вакытың булса, профессоршаң янына йөгерәсең. Бөтенләй башың әйләнгән инде. Үзе, Булатның күзләренә туры карап, йөрәгендәге газаплы уйларга җавап эзләде, ләкин Булатный томанлы, уйчан күзләре нурсыз һәм тонык иде. Гөлминур бу салкын күзләрдә йөрәкне җылытырлык бернинди дә очкын күрмәде. — Гөлминур! Син бу сүзләреңә үзең дә ышанмыйсың бит, ник юкны сөйлисең? — Ышанырга теләмәгән идем дә... Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, читкә борылып кайнар яшь белән тулган күзләрен яулыгы белән сөртеп алды.  
61 
 
 
— Гөлминур, син мине бер дә юкка тиргисен, ачуланма да, бор- чылма да, бүген кич барын да аңлатырмын. — Ник моңа кадәр бернәрсә дә сөйләмәдең? Булат көрсенеп куйды. — Кызганычка каршы, әйтерлек эше дә юк иде. — Хәзер бармы? — Әле дә юк югын... Гөлминур, Булатның аңа туры сөйләргә теләмичә, каядыр читкә, бик еракка текәлгән ялкынсыз күзләренә карады: — Әйтер сүзең булмагач, бүген кич нәрсә алдамакчы буласың? Көн буе уйлагач, берәр хәйләсе табылыр әле дисеңме? Булат, Гөлминурның яшь белән мөлдерәмә күзләрен, агарган иреннәрен күреп, нәрсә әйтергә дә белми, каушап китте. Ул Гөлмииурны юатырлык бер генә дә җылы сүз таба алмады. Аның берсүзсез, ак дип тә, күк дип тә әйтмичә тик торуы, Гөлминурның актык өметен өзде. — Минем дөньяда барлыгымны да оныткансыз. Борчып, исегезгә дә төшерәсем калмаган икән, гафу итегез, башка вакытта алай итмәм, — дип китеп барды. — Гөлминур, Гөлминур! Ләкин ул Булатның эндәшүенә әйләнеп карамады. Кич белән репетициягә барганда, Гөлминур клубтагы уку залына, •өсте пыялалы ишектән күз төшерми үтә алмады. Бүген дә, башка көннәрдәге кебек, Булат белән Мөкәррәмә эчке почмакка кереп утырганнар. Мөкәррәмәнең йөзе шат, һәрбер сүзен елмаеп сөйли. Булат Мөкәррәмәнең сөйләгәнен зу.р дикъкать белән тыңлый иде. Гөлминур, дөньясын онытып, Булаттан күзләрен алмыйча, коридорда байтак вакыт басып торды. Кем белә, бәлки ул сәгатьләр буе дерелдәп, тешләрен кысып карап торган булыр иде, ләкин эчтән залның ишеген ачып җибәрделәр. Ул китәргә мәҗбүр булды. Озакламый репетиция башланды. Пьеса Бөек Ватан сугышы елларында совет яшьләренең тылда фидакарь хезмәт белән фронтка ярдәм итүләрен сурәтли иде. Пьесаның ахырында баш героиняның сугышта хәбәрсез югалган егете көтмәгәндә исән-сау фронттан кайтып килә. Баш рольне уйнаучы Гөлминур хәбәрсез югалган егет ролен уйнаган Булатны бүген чын-чыннан, пьесаның башыннан ахырына кадәр зарыгып көтте, ләкин Булат һаман килмәде. Менә пәрдә төшәр вакыт .җитә, Гөлминур бер-пке җыр җырлагач, «ул» кайтып килергә тиеш. Иртән таңда чәчәк җыйдым, чәчәкләрнең матурын. Киткән юлларыңа карап, сагынып көттем кайтуың. Өй түрендә алмагачым, серен сөйли гөлләргә, Ул серен сөйли гөлләргә, мин сөйләрмен кемнәргә? Булат һаман юк, аны пәрдә ябылыр алдыннан гына эзләп алып килделәр. Ул сәхнә артында ашыга-ашыга солдат киеме киеп гримсыз гына Гөлминур янына сәхнә уртасына кереп басты, Гөлминур шулкадәр үз роленә бирелгән иде ки, Булат кергәч, ул, бөтенләй аптырап, йокыдан уянган кеше төсле, кайгылы уйларыннан айнып, калтыранып китте. Гөлминур байтак вакыт әйтергә сүз таба алмый, телсез калды. Аны бу хәленнән суфлер коткарды: «Фатих! Төшемме бу минем, әллә бәхет таңым атып, сине өнемдә күрәмме?» Гөлминур, кечкенә балалар, бик сагынганда, аталарының муенына сарылган кебек, Булатның иңбашларына килеп асылынды. Булат Гөлминурның кайгыга баткан зәңгәр күзләреннән энҗе бөртекләре төсле яшь тамчылары тәгәрәп төшкәнен күрде. Берничә кай
62 
 
 
нар тамчы Булатның кул аркасына тамып, көйдереп алдылар. Булатның бөтен гәүдәсе дерелдәп, сискәнеп китте. Алар клубтан байтак соңга калып чыктылар. Булат кая барырга белми аптырап калган кеше кебек туктады. Гөлминур, аңа гаҗәпләнеп карап: — Я, Булат, әллә мине бүген дә озатырга теләмисеңме?—диде. Булат эндәшмәде, чөнки ул Гөлминурның сүзләрен аңламады, аның уе әле һаман Гөлминурның үпкәләве турында бара иде. Ул уйларын бераз читкәрәк куарга теләгән төсле, башын селкеп алды да: — Гөлминур, гафу ит, мин ишетми калдым, син нәрсә әйтергә теләгән идең? — дип кабатлап сорады. — Игътибарың өчен рәхмәт. Мин әйтергә генә теләп калмаган идем. Әйткән идем дә бит, тыңламыйсың шул, мин синең белән сөйләшәм, ә син мине ишетергә дә теләмисең. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: ике генә минут булса да тыңла инде, ялынып, үтенеп сорыйм! Озата бармассыңмы икән дим? Онытмаган булсаң, сездән бик ерак тормыйм, күршегез Гөлминур. Өйгә илтеп кенә куймассың микән дим, клубта озак йөреп соңга калдым, караңгы, кайтырга куркам. Гөлминур бу такмаклавыннан үзе дә көлеп җибәрде. — Ай-яй! Усал телле син, Гөлминур. — Мактавың өчен зур рәхмәт. — Син миңа бөтенләй чит кеше кебек эндәшәсең. — Син мине якын итеп, үз итеп, күрше кызы итеп эндәшмәгәч. Үзең биредә минем белән, күңелең-уең бүтән җирдә, башкалар белән. Булат, аны сүзеннән туктатырга теләгән төсле, ашыгып: — Я, Гөлминур, тиргәмә инде, киттек, — дип, Гөлминурны култыклап алды. — Синең шелтәләвең, бәлки, урынлыдыр, Гөлминур. Мин башта ук синең белән киңәшләшергә уйлаган идем, ләкин башымда төгәл бер фикер булмау сәбәпле, тукталып калдым. Сезнең эшне яңабаштан үзгәртеп кору аркасында коелмалар тигез, шома чыга башлады. Бу безнең эшне бермә-бер тизләтте. Хәзер без, сезнең тырышлык аркасында, графикны үтәп киләбез. Ләкин цехның иске бурычлары капланмаган әле, безнең аркада экскаваторларны эшләп чыгару срогы кичегә бара. — Сезнең цех планы ике тапкыр артты, станоклар җитми. Аны һәркем белә. Озакламый килә дип сөйлиләр инде... станокларны. — Эш анда түгел, Гөлминур. Яңа станоклар килсә, аларга да эш табылыр. Әгәр бу яңа заказны мин үз нормам, я булмаса бригадам нормасы аркылы гына карасам, мин аны ике-өч тапкыр арттырып үтим. Цехта барлык токарьлар да норманы арттырып үтиләр, ә менә график үтәлми. Без планны үтәмәгәч, дүртенче цех артта бара, аңа детальләр житешми. Эш шулай барса, завод яңа экскаваторны срогында эшләп чыгара алмаячак. Әгәр безнең станокларның тизлеген, башка заводлардагы кебек арттырып булса, һичшиксез, яңа графикны арттырып үтәр идек. Ә ул тәкъдим әле мин көткән нәтиҗәне бирми. Без шуны Мөкәррәмә белән икәүләп өйрәнәбез, аның белән минем арада син көнләшерлек бернәрсә дә юк, ул миңа ярдәм итә. Алар юл буе сөйләшеп барсалар да, сүзләре бетмәде. Гөлминур өйләренә якыная башлагач, бәлки Булат тагын бераз урамда йөрергә кыстар, ә ул берничә минут назланып тарткалашып торыр, өйгә керәм дип ашыгыр, Булат аны көчле куллары белән эләктереп җилтерәтеп алып китәр, дип өмет иткән иде. Булат исә аның уйларын алдан ук белгән кебек, үч иткән төсле: — Менә өегезгә дә китереп куйдым, — дип, Гөлминурга бар өеңә* кер инде дигән төсле, аның култык астыннан кулын алды. Гөлминур үпкәләгән тавыш белән: 
63 
 
 
— Башка вакытта мин өйгә керә башласам, кермик, бераз урамда йөрик әле дип үтенә торган идея, бүген капкадан төртеп кертәсең, — диде. — Син, Гөлминур, минем сүзләрне гел тискәре ягы белән генә аңлыйсың. — Аңа кем гаепле соң? Тынлык. — Син миңа туры карарга да теләмисең, уйларың һаман кайдадыр читтә йөри. — Юк, Гөлминур, карарга теләмәвехМ түгел, хәтереңне калдыруым өчен карарга оялам мин сиңа, гафу итмәссең дип куркам. Әгәр син, бүген мине ялгыш аңлап, миңа ышанмыйча, мине куып җибәрсәң, бу минем өчен бик авыр булачак. Булат үз тавышын үзе танымады, аның тавышы, бик дулкынлангангамы, бик көчсез ишетелә иде. Бер үк вакытта тыны ешаеп һәм йөрәге ашыгып тибә башлады. Ул, тамагын кырып: — Гөлминур! Мин сиңа үземә караганда да күбрәк ышанам,— диде. — Син мине аңларсың әле, — диде. Гөлминур көрсенеп: — Эх, Булат! Булат! Әгәр син миңа бераз игътибар беләнрәк карасаң, күзләремнән үк күп нәрсәне күрер идең, — диде. Булат елмайды: — Мин синең күзләреңне күрмим бит, караңгы ич. — Я, башың күтәреп миңа туры кара әле, син һаман я түбән, я читкә карап, күзләреңне миннән яшерәсең, шулай булгач, билгеле, бернәрсә дә күрмисең. Булат, башын күтәреп, Гөлминурга карады да: — Юк, Гөлмңнур, бернәрсә дә күрә алмыйм, караңгы, — диде. — Ә мин күрәм. — Син айга аркаң белән торасың, шунлыктан мин сине күрмим, ә син ай яктысында барын да күреп торасың. Бүген ай да миңа ачуланган, нурын бирмичә, сине миннән яшереп тора. — Гаебең зурдыр, Булат, шуңа күрә сиңа бөтен нәрсә караңгы, бернәрсә дә күрмисең. Я әле, тырышыбрак, җентекләбрәк кара әле, бәлки, күрерсең. — Күрмим, Гөлминур, күрмим. — Алайса, күзләреңне йом әле. Булат йоммады, киресенчә, күзләрен зур итеп ачып, чекрәйтеп Гөлминурга текәләп карап торды. — Ник йоммыйсың, йом инде, курыкма. Бернәрсә дә булмас. Булат күзен йомып ачарга өлгермәде, Гөлминур Булатның иреннәреннән суырып үпте дә өйгә йөгереп кереп китте. — Гөлминур! Гөлминур! Кадерлем, тукта! Булат, күзләрен ачарга куркып, кулларын сузып Гөлминурны эзләде. Өйалдыннан Гөлминурның: — Булат, бәгърем! Үтенеп сорыйм, килмә, бар кайт, башка вакытта...— дигән тавышы ишетелде, аннары ишек ябылды. 
IX 
Яңа экскаватор бик тынгысыз нәрсә булып чыкты. Ул кешеләргә әллә никадәр мәшәкать тудырды. Мөкәррәмә Булатка ярдәм итәм дип йөри-йөрп әллә никадәр китап укып чыкты, әллә никадәр теоретик мәсьәләләрне өйрәнде. Булатның практик сизгерлеге, үткен акылы Мөкәррәмәгә бик күп бәхәсләрне чишәргә ярдәм иттеләр. Булат та Мөкәррәмәнең булышлыгы белән ста-  
64 
 
 
нокның калтыравын бетерде, эш режимын үзгәртеп корды. Калтыравы оеткәч. аның станогы тирән көрттән адашып арыгач, такыр юлга чыккан ат jceoeK,^тынычланып, дерелдәмичә эшли башлады. Бу вакытта Булат белән бергә станок янында маташкан Мөкәррәмә зәңгәр халатының җиңе белән маңгаендагы тир бөртекләрен сөртеп алды да: — Станокның җиңелүе шушыдыр инде, — дип елмайды. Беркөнне шулай Булат Мөкәррәмә белән көтепхаиәдә утырганда: — Станокта тизлекне арттыргач, кискечләр чыдамый башладылар, инструментларны башка металлдан эшләргә кирәк, — дип зарланды. — Хикмәт металлда гына түгел. Шул ук гади корычтан ясалган кискеч тә, әгәр формасын үзгәртсәң, ныклыгын күп тапкырлар арттыра, — диде Мөкәррәмә һәм күптәннән бирле Булатның башын ваткан кире почмаклы кискечләрне ничек кайрарга икәнен сөйләп бирде. — Син кискечнең формасына әһәмият бир, — диде ул, — үзе шунда ук дәфтәр бите кадәр кәгазь алып, аны озынчарак итеп урталай кнете дә, өстәлдәге ике китап арасына күпер итеп салып куйды, кәгазь үз авырлыгын да күтәрә алмыйча, китаплар арасындагы бушлыкка сыгылып төште. Мөкәррәмә тагын шул ук кәгазьне алып, ике читен бөтен буе белән турыпочмак ясап тигезләп бөкте дә, шул ук китаплар арасына күпер итеп каплап салып куйды. Бу «күпер» хәзер үз авырлыгыннан гына сыгылу түгел, Булатның портсигарын өстеиә куйгач та сыгылмады. Мөкәррәмә шундый ук икенче бер кәгазь кисәгеннән карандаш юанлыгы итеп бөтереп көпшә ясады да, портсигарны кәгазь көпшәнең уртасына җеп белән бәйләп асып куйды. Бу кәгазь дә портсигар авырлыгыннан сыгылмады. — Менә күрдеңме? — Ә бит кәгазь генә түгел, металл да шулай. Бер үк тимер, я булмаса корыч формасын үзгәртү белән генә дә ныклыгын, сыгылмаучанлыгын күп мәртәбәләр арттыра. Без андый хәлгә шулкадәр гадәтләнгәнбез ки, аны күп вакытта игътибарга да алмыйбыз, күрмибез дә. Табигать үзе дә безгә ул формаларның күбесен биреп тора. Аннан соң техникада капма-каршы нәтиҗәләр дә килеп чык- калый, ана карап читкә тайпылырга, кире чигәргә я булмаса туктап калырга ярамый. Бер очракта ярамаган пастулат, икенче хәлдә зарур булырга да мөмкин. Менә сез әйтәсез, — Мөкәррәмә Булатның күзләренә туры итеп елмаеп карап алды, — тизлек арткан саен кискечнең чыдамлыгы, ныклыгы, аның кырдыру көче кими бара дисез, ә менә йомшак кына тимер түгәрәк, кызу әйләндерсәң, корычны кисә башлый. Ул гына да түгел әле, кәгазьдән ясалган түгәрәк картон кирәкле тизлек биреп әйләндерсәң, тимерне кисә, агач ядрә кирпеч стенаны тишеп чыга. Мөкәррәмәнең бу сүзләре Булатның күзләрен ачып җибәргәндәй булдылар. Булат бу беседадаи соң кискечләрнең формасын төрле вариантларга үзгәртеп, кире почмаклы итеп кайрады. Аңа ңехта эшләүче инструментальщиклар бу эштә куп ярдәм иттеләр. Булат белән бергә үк диярлек Володя белән Ира да станокларының тизлеген арттырдылар. Мөкәррәмәнең сүзе гел дөрескә чыга иде. Май аенда бригада үзенең эшен тагып да яхшырта төште. Цехның да күрсәткечләре күтәрелә башлады, чөнки бригада членнары тиз рәвештә үз тәҗрибәләрен цехның башка токарьларына җиткерделәр. Эшләр җайга китте: май урталарында ук токарьлар иске бурычларын каплап, башка цехларны ашыктыра, кысрыклый башладылар. Завод коллективының әйтүенчә, өченче цех — әле күптән түгел генә бөтен коллективны тоткарлап торган цех, могҗизалар күрсәтә иде. Икенче июньдә коммунизмның гигант төзелешләренә җибәреләсе экскаваторларның беренче партиясе срогыннан 14 көн элек җыю цехы- ’ың конвейерыннан чыгуына багышлап, завод вахтага басты.


 
 
Күз иярмәс тизлек белән әйләнгән патронга карап станогы янында басып торган Булатның күңелендә шатлыклы уйлар ташый иде. Бүген аның күз алдына зур каналлар, диңгезләр, гидростанцияләр, мул уңышлы бодай кырлары килде. Алар эшләп чыгарган экскаваторлар җансыз чүлләрне бай уңышлы икмәк кырларына, чәчәкле бакчаларга, дым һавалы болыннарга әверелдерүдә булышачаклар бит. Булат, детален алмаштырды, кнопкага басып станогын ходка җи- бәрде. Бу вакытта ул үзен куәтле гидростанциянең турбиналарын ходка җибәргән кебек хис итте. Менә хәзер тимер-бетон белән авызлыкланган көчле су ташкыны турбиналар аша динамоларны әйләндерә башлар. Күз ачып йомганчы беренче ток Кремльгә барып җитәр дә, анда безнең бөтен хәрәкәтебезнең, ихтыярыбызның диспетчеры өстәлендәге кечкенә контроль лампочкасын яндырыр. Иптәш Сталин, тәбрик итеп, кул чабар... Ул шатлыгыннан ихтыярсыз елмаеп куйды. Булат үзендәге шатлыклы елмаюны иптәшләре Володя, Ира, Коля, Гата һәм башкаларның да йөзләрендә күрде. Бу вакытта аның станогы, моңа кадәр бер дә булмаган тизлек белән әйләнүен дәвам иттерә иде. Кискеч металлны бертуктаусыз кырдырып бара. Зур тәрәзәләрдән кергән кояш нурлары, шатлыклы эш бәйрәменә кушылып, цехта көзге кебек ялтыраган станокларга, көмеш төсле металл валчыкларына төшеп, күзләрне чагылдырып уйныйлар. Цехта эшнең барышын күрсәтә торган тактада норманы йөз процентка үтәгәнлекне белдереп, кызыл төстәге вак лампочкалардан эшләнгән цифрлар яктырды. Йөзле цифр астында, беренче булып, Савин фамилиясе күренде. Берничә минуттан соң тактада Иринаның да вак электр лампочкаларыннан эшләнгән фамилиясе яктырды. Савин Гөлминур бригадасының иң алдынгы формовщигы иде. Ләкин озакламый формовщиклар бригадасының башка членнары да диаграммада күренә башладылар. «Кара, байракны һич тә бирергә ниятләре юк бит», — дип уйлап алды Булат, кашларын җыерып. — «Әгәр Гөлминурның байрагын тартып алсам, миңа шулай ук бик күңелсез булачак бит», — дип көлемсерәп куйды. Үзе ирексездән үз күршесенә — Володяга борылып карады. Аларның күзләре очраштылар. Володя Булатның гаҗәпләнгән һәм сораулы күз карашын аңлап булса кирәк, мәгънәле итеп елмаеп алды. Булат аның хәйләле күз карашында: күрдеңме безнең яшьләр нишлиләр, менә ул яшьлек дәрте, дигән сүзләрне укыды. Тиз арада тактадагы барлык фамилияләр дә яктыртылдылар. Смена бетәр алдыннан кайбер фамилияләр өстендә биш йөз процентлы күрсәткечләр балкыды. Бу цифрлар, бәлки тагын да югарырак күтәрелгән булырлар иде, ләкин тактада 500 проценттан да артыкны күрсәтә торган диаграммалар эшләнмәгән иде. Цех учстчицасы Фая конторкасыннан чыкты да, кашларын җыерып, юри шелтәле тавыш белән сөйләргә кереште: — Мин сезне кая сыйдырып бетерим инде. Бу зур тактаны ясаганга бер генә ай да үтмәде бит әле, инде тагын зурайтып, яңаны ясатырга кирәк,—дип пыр туздырып гауга күтәрде. Көтмәгәндә, аның каршысына цех технологы килеп чыкты. Ул, моңарчы бер дәреслектә дә язылмаган тизлек белән әйләнә торган станоклар арасыннан, чит кеше кебек, үзенә урын таба алмыйча, акрын гына, башын аска иеп, эчке авыр кичереше белән уйга калып килә иде. Каримов Фаяның соңгы җөмләсен генә ишетеп калды, шул сәбәпле, учетчицапың «Япаны ясарга кирәк», дигән сүзләреннән, йокысыннан сискәнеп уянган кеше кебек, калтыранып китте. Кәримов ачу белән, күзләрен акайтып башын күтәрде: Нәрсә тагын яңаны ясарга? 5- ,С. Ә.- № 8.  65 

 
 
Фая, аның соравын аңламады... Смена бетү белән Булат иптәшләрен ияртеп җыю цехына ашыкты. л килгәндә цехта байтак кеше җыелган иде инде. Алар яңа тип мәһа бәт экскаваторларны чолгап алганнар. Берсеи-берсе этешә-төртешә машинаның аерым детальләрен тотып карыйлар. Ира экскаваторның өстенә үк менеп алды да: — Булат абый! Менә күрегез, минем деталем, кояштыр, мин эшләгән деталь! — дип кычкырды. Маруся белән Гата зур-зур чүмечләрнең калын һәм киң тешләренә үрелеп, какшамый микән дигән шикелле тотып, тартып-тартып карадылар. Тешләрнең ныклыгына шикләре калмагач, читкәрәк китеп нәрсә хакындадыр кызу-кызу сөйләшергә керештеләр. Бала тудыру, йортында ана беренче мәртәбә имезергә дип китергән баласын больницадагы бала караучыларның кисәтеп куюларына карамастан. пөхтә итеп биләгән биләвен сүтеп, аның бармакларын аяк-кул буыннарын капшап карамый түзә алмый, диләр. Врачларның бала бөтен яктан сәламәт дип әйтүләре дә ананы канәгатьләндерми, күрәсен. Завод коллективы да, тынгысыз һәм кайгыртучан ана кебек, машиналарда ОТ1\ тарафыннан кул куелган паспорт булуга карамастан, һәрбер детальне үзе тотып тикшереп карады. Экскаваторларның берсен, цехтан читтәрәк торган тәҗрибә участогына алып килеп, траншея казыта башладылар. Экскаватор, әкиятләрдәге зур куллы «Алып» батыр кебек, үзенең искитәрлек көчле чүмечләре белән җирне умырып алып, өскә менгезеп, сул якка, биш-алты метр читкә, бәрә башлады. Чүмечләрнең беренчеләре җирне казып кубарып өскә менә башлау белән, икенчеләре, өченчеләре зур тешләрен ыржайтып, каты җиргә бата бардылар. Жыелган халык, казылган җирнең тирәнлеген, эшләнү тизлеген күреп, көрәш мәйданында җиңеп чыккан батырны тәбрикләгән кебек, кул чабарга тотынды. Гөлминур. экскаватор өстендә, битләре майга буялган, тирләп, пешеп беткән Мөкәррәмәне күрде. Ул тузгыган кара чәчен төзәтергә теләп кискен генә башын күтәрде, майлы куллары белән күзен каплаган чәч бөдрәсен рәтләп куйды. Мөкәррәмә машинаны чолгап алган тантаналы шат күңелле эшчеләргә, мастерларга, конструкторларга карап чыкты. Ул эченнән: «Әгәр бу кешеләр тырышмаса, аның экскаваторы дөньяга тумыйча, төссез калька кәгазендә тузанга күмелеп калган- булыр иде», дип уйлады. Бу коллектив алдында аның тез чүгәсе килде. Мөкәррәмәнең шатлык нурлары белән балкыган зур кара күзләре Гөлминур белән очраштылар. Гөлминур аны тәбрикләп, нәрсәдер әйтеп юка ак батист яулыгын болгады. Мөкәррәмә аның сүзләрен ишетмәсә дә, аңлап, ягымлы итеп елмайды да, кулын болгап алды. Бу вакытта Гөлмииурның Мөкәррәмәне кысып кочаклап үбәсе килде. Петр Петрович түбән каран ашыкмый гына экскаваторга менде. Югары менгәч, күзләрен кыса төшеп, кашларын күтәреп, нәрсәдер хәтеренә төшерергә теләгән төсле, зур дикъкать белән, мәһабәт экскаваторга карап торды, аннан соң, тыгыз түгәрәк булып экскаваторны чолгап алган кәефле халыкны күзәтеп чыкты да, үзе дә бераз елмаеп сөйли башлады: — Иптәшләр! Мин биредә яшьләргә карата бер-ике сүз әйтмәкче булам. Яшьләрне мин артыграк яратам, күрәсең. Экскаватор яшьлек дәрте белән туды дисәм, ялгышмам кебек. Менә шулай. Без, картлар, ундүртенче елны ук империалистик сугышка каршы чыктык. 1928 елны заводыбызның нигезенә беренче ташларны салганда да сугыш турында кеше җирен басып алу турында уйламадык. Бүген дә сезнең белән бергә ясап чыгарган машиналарыбыз кеше үтерү өчен түгел, киресенчә, кешегә җирдә бәхет төзер өчен — коммунизм төзер өчен эшләнә. Безней. экскаваторлар совет кешеләренә туган илебезнең төньяк диңгезләрен көньяк диңгезләре белән тоташтырырга, челлә сахраларны жиләс һавалы бәхет бакчасына әверелдерергә булышачак. Менә шулай. Булат митинг бетәр алдыннан гына Гөлминурны күзләре белән эзләп тапты, ул бераз читтәрәк, иптәше Лаура белән чәчәкле клумбалар арасындагы фонтан артында, күзен кояштан күләгәләп, кулын каш өстенә куеп басып тора иде. Фонтаннан чәчрәп чыккан вак су тамчыларында'хасил булган салават күпере, Гөлминуриың ак чәчәкле зәңгәрсу күлмәгендә уйнап, аны жәй башында гына була торган матур күбәләк төсле итеп күрсәтә иде. Митинг беткәч тә, Булат ашыгып Гөлминур янына килде. — Гөлминур, син бүген бу күлмәгеңне кигәч, җәйге матур күбәләккә охшагансың, — диде. — Алай булгач, әйдә мине урманга алып чык. Күбәләкләр урманнарда, болыннарда очып йөрергә яраталар бит. Син урманда миннән качмассыңмы соң? Гөлминур Булатның колагына иелде дә, елмаеп, әкрен генә: — Курыкма, күбәләк яраткан чәчәгеннән ерак очмый, — диде һәй әкрен генә көлә башлады.