Логотип Казан Утлары
Публицистика

Поэзия

ЗӘКИ НУРИ 
ЯШЕЛ ЙӨКЛӘР Юкәлек бар иде урманда — Буй Ж.ИТКӘН агачлар төркеме. Яфракка сары тап кунганда, Көз җиткәч, салкынча беркөнне 
Шаулады шул якта моторлар. Кешеләр сөйләшеп үтәләр: — Эреләр, купшылар, матурлар — Менә бу, ичмасам, юкәләр! 
Туктыйлар бер куак каршында: Сагынды бик сезне далагыз: Дусларың күп икән: барсын да Без моннан далага алабыз! 
Сезгә сан һәм хөрмәт зур анда, — Кыйммәтле йөк булып кайтыгыз. Кайсыгыз үсәрсез урамда, Каналлар буенда кайсыгыз... 
һәм менә башлана сәяхәт! — Күченә зур юкә абзыйлар. Кәүсәне капшыйлар — әй рәхәт! — Тамырны бик ипләп казыйлар. 
Аннан соң краннар төптән үк Кочаклап күтәреп ала да. Менәләр куаклар күккә үк, Тибрәнеп көзге саф һавада. 
һәр төпне пөхтәләп төрәләр. Туфрагын ящикка тутырып, Кузовта киң урын бирәләр, — Кайт, диләр, иркенләп утырып. 
һәм китә, һәм китә юкәләр, Китәләр Волга — Дои ягына. Атналар һәм айлар үтәләр, Обозлар туктаусыз агыла.  

 
Урынның иркене — кунакка! Каршылый киң дала кадерләп. Төш тә бас — анда һәр куакка Куйганнар зур оя хәзерләп. 
Күр, ничек ашкынып көткәннәр: Краннар күтәреп алалар; Утырта, тигезли өлкәннәр. Су сибә, җырлашып, балалар. 
Гаскәрдәй тезәләр һәммәсен, Куаклар — биекләр, эреләр. Яз җиткәч, булды яр ямь-яшел, Ачылды хуш исле бөреләр. 
Җиңелә җилләрнең усалы — Юл куймас аларга яшеллек! Киләчәк язына юл салып Т!л ташый далага яшел йөк. 1952.

 
ӘНВӘР ДАВЫДОВ 
ФЕРМА КЫЗЫ (Поэм а) 1. Йөри әле ай, ялгызы Хуҗа булып кышкы күккә, Күк читендә таң яктысын Шәйләп була көчкә-көчкә, Ә колхозның фермасында Инде йөзләп ут җемелди. Күкне морҗалардан чыккан Төтен-төргәкләр тимгелли. 
Фермада таң. Фермада таң! Кырт-кырт итеп кар шыгырдый Җитез адымнардан. «Ярканат» фонарь утлары Әрле-бирле җилпенәләр; Коеларның сиртмәләре Бер төшәләр, бер менәләр, йөрәкләрдә таң хисе. Яшел печән — кочакта. Чәчәкле болын исе Тарала тирә-якка. Кайный эш. Тик мөмкин түгел Эшләр беткәнче түзәргә — Шатлыклар уртаклашыла Кыска, ашыгыч сүзләрдә: — Ун бәрән бар. Байлык! Ун ысы да саулык! — Бозаулады «Аппагым», Төне буе сакладым. Ә бозавы!.. Аның кебек Табалмассың син башканы. Үзе кара, бархат кебек, Ә үзе — йолдыз кашкалы. 
Фермада таң. Бер карасаң, 'Саҗидә бит моңа күнгән,

 
Бар нәрсәне күптән күргән һәм мондагы сукмаклардан Ул күп тапкыр инде йөргән. Тик һаман да — Бу таңда да Аңлашылмый әле аңа: Пигә ишектән чыккач та Ике бите уттай яна — Әллә җилләр салкыныннан. Әллә хисләр дулкыныннан? Озак аерым торганнан соң Дусларына килгән кебек, Ача ул абзар капкасын Киң иттереп. Аннан җылы ис бөркелә. — Нихәл, нихәл, малкайларым’ — һәм менә бер юеш борын Аның кулына төртелә. Саҗидәнең йөрәгенә Рәхәт бу җылы сәламнән. Ә бит ярты төндә генә Чыккан иде әле моннан. Менә шатлыклы җыр төсле,. Ашкыну биреп йөрәккә, Беренче сөт гөрентесе Гөжелдәп төшә чиләккә. 
2. һәркем әйтә кулын уып: «Менә суык дисәң суык!» 
Кыш ботак саен тезгәли Вак көмеш энәләрен, Энҗеләр белән бизәкли Кызларның йон шәлләрен. Әкрен генә очыра ул Күктән җилбәзәкләрен. Тәрәзәләргә төшерә Хикмәтле чәчәкләрен. Ул хрусталь келәтенә Бикли агымсуларны, Тик ул кеше хезмәтенә Генә каршы торалмый. Елга өстендә бозларны Чатната бүген салкын, Ә менә кешеләр битендә Кызарып тора ялкын. Әнә печән олаулары Керә ферма капкасын,— Егетләрнең шундыйлары — Чатнаса боз чатнасын, Алсу йөзләре аларның һаман елмаер гына, Ишетмәссең зарлануны, Ишетерсең җыр гына.

29 
 
Кызлар ашыгалар, менә, Көндезгене саварга. Егетләр сон түзәмени Сүз катмыйча ал арга?! — Нигә күңелләрең сәер, Ник көлмисең, Гөлсәгъдә? Әйтер идем, хәтерең калыр. Әйтмим инде белсәм дә. — Саҗидәкәй, бер тутырып Карачы бу якларга, Юкса, мәйтәм, Галиең синең Карый башлар ятларга. Яшь йөрәк ешрак тибә бит Ишетелсә шул исем — «Уф!» диеп куя Саҗидә, Хисләр ташыгач ни дисен?! Бигрәк матур инде бу кыш... Җәй түгел, яз да түгел, Шул кыш, йолдызлары белән Балкытып зәңгәр күген, Саҗидә күңелен җылытты Иң матур хисләр белән, һәм чәчәк атты мәхәббәт Иң матур төсләр белән. Юкка түгел бит, бер якта, Әнә, фуражир Гали, Кызарган булып шул чакта. Башын читкә боргалый. Бар да белә бит, Галиен Зарыгып йөри кичен Саҗидәнең якты йөзен Тизрәк күрер өчен. Еш кына ул күзләп тора Бер тәрәзә яктысын, һәм ямансулап уздыра Кышкы төннең яртысын. һәркемгә дә билгеле бит Хәзер инде туй көне, Правление хәзерли ди Иң яхшы тройканы. Белмиләр бер кышкы төннең Иң тирән серен генә... Саҗидә төн кичте, сыенып Галинең күкрәгенә. Шуннан соң тагын да нурланды Аның күз карашлары, Нәниләр күрсә ул озак Карап тора башлады... 
3. ...Саҗидәнең исендә әле Кайткан елы фермага Беренче кат беркеттеләр Аны «Характерлы»га,  
30 
 
Шатлыгыннан бии-бии, / Китте абзарга чыгып, Ә бераздан кайтып керде Ачы «балавыз сыгып». Ул арып бетте, ә сыер Сөтең бирми йөдәтте. Ул чакларда бер генә уй Яндырды яшь йөрәкне: Савасы иде, олылардай, Ташыта-ташыта чиләкне, Нинди бәхет булыр иде, Шатлык ташып торыр иде! Хәзер инде Саҗидәне Барсы да үрнәк итә: «Таштан да сөт атылыр, диләр, Саҗидә кулы тисә». Аны хәзер һәркем мактый, һәркем соклана аңа, Тик ул һаман тыныч түгел. Күңеле һаман уйлана. ...Ул авылда туып үсте, Бер колхоз авылында, Идел-анага омтылган Сок суының буенда. Җиде яшькә җиткәч, нәни Толымына бант үреп, Барды мәктәпкә, куанды Яңа дөньяга кереп. Пионерка... Комсомолка... Шаулы мәктәп еллары... Дөрес, Саҗидә яшьлектә Артык чая булмады, Уен-көлке барган чакта Алга чыкмыйчы гына, Эчтән генә сокланды ул Тормыш матурлыгына. Шатлыгы шаулы көлүдә, Шук җырда яңгырамады, Тик күзләрендә балкыды, Алсулатты яңагын. Пионерлар слетында, Комсомол активында, Шаулы бәхәс кызган чакта Алдынгылык турында, Ул кул болгап сөйләмәде Мәктәбен, авылын яклап, Тик аларның намусына Кем дә кагылган чакта, Аның бөтен җаны-тәие Кабына иде кинәт... Менә хәзер дә бит әле Шуңа ярсына йөрәк: Саҗидә белән Фәридә Сөтне бик мул сауса да,. Исемнәренә бао җирдә Мактау гына яуса даг


 
Ферма буенча үтәлми Ватанга биргән вәгъдә. Бик аз сава сөтне Раузаг Гыйльмениса, Гөлсәгъдә. Шуңа күңел тыныч түгел,. Шуңа күңел уйлана, Ил каршына баскан кебек, Ике бит уттай яна. 
4. Тәрәзә яктысы, Нурлы ак юл төсле, Сузыла әллә кайларга кадәр... Саҗидә һәм мөдир коммунист Хәйдәр Сөйләшеп, киңәшеп утыралар кичтән,. Түшәмнән лампа асылынып төшкән... Дулкынланып агалар Саҗидәнең уйлары. Ул уйлар ■ Үтәләр һәр абзар эченә, Күшәгән сыерлар өстенә Сыйпалып китәләр. Нигә соң сыерлар кайсысы яхшырак,. Ялтырап Торалар ефәктәй йоннары? Ә кайсылары Бик ябык тоела, йоннары коела? Аннан ул уйлар чыгалар урамга,. Кузгалган буранга Карамый үтәләр һәр өйгә: Бер өйдә — Фәридә Китаплар өстенә иелгән: Бер өйдә — Гөлсәгъдә Бик матур киенгән, Көнбагыш чирткәли, Көзгегә карый да Шаярып йөрткәли Күзләрен. Күренә, эше юк. Күңелсез... «...Яшь йөрәк яна күмерсез...» Шулай һәр кичен... Саҗидә өчен Бу — таныш хәлләр... — Иптәш Хәйдәр! Беренче чиратта шул кирәк: Җыйыйк без фермада түгәрәк, Бергәләп Өйрәник, кешеләрне өйрәтик аңарда Фән юлын иң туры юл итеп санарга һәм сөтне көн саен күбрәк саварга! Бар бездә китаплар, бар бездә тәҗрибә, _______ 
 Ди шунда Саҗидә, Аның күзләре 
Зһ

32 
 
Дәртләнеп яналар. Уйлану эзләре Якгы йөзләрен Шулкадәр ягымлы, мәгънәле иткәннәр, Сокланып караудан тыела алмый Хәйдәр. — Рәхмәт. Саҗидә, бик дөрес, Бу зур эш. Үтәлсен өчен безнең изге бурыч Табарбыз җыйнаулап башка юллар да. Ферманың язмышы безнең кулларда. Ә Гали төнге урамда һаман да йөри әле. Саҗидәне көтәкөтә йөрәге әрни әле. Тәрәзәдән нурлар төшә Өй алды талларына. «Саҗидәкәй, нигә һаман Чыкмыйсың яннарыма?» Капка алдында скамьяга Мамык карлар түшәлгән. «Саҗидәм, мин сине күреп Сөйләшмиче түзәлмам!» Ферма өе тәрәзәсе Якты булып күренә. Саҗидәкәй белән Хәйдәр Ферма өе түрендә. «Их, Саҗидә, кем өчен син Болан матур киендең? Яңакларыңа таянып. Кемне уйлап иелдең?» Ишек ачыла. Кемнәр чыга? Саҗидә белән Хәйдәрнең Чагыла күләгәсе. Саҗидәкәй, оныттыңмы йөрәгеңнең вәгъдәсен. Нигә Галинең йөрәген Син болай телгәлисең? Гали түзә алмый, кинәт Тайчана караңгыга, Сыкранып барып сөялә Ул ялгыз өрәңгегә. Күкрәген тота, авырткан, Ярасын тоткан кебек. Утта янган яшь йөрәген -Учына кыскан кебек. 
5. 
Кояшта карлар җемелди, Тышта шундый яп-якты, Тик Галинең күңеле күрми Кояшлы тирә-якны. Бәйләм-бәйләм үлчәп бирә Печәннең хуш ислесен,


 
Үзе башын да күтәрми. Кызлар көлә, аңлыймыни Алар авыр хисне соң? — Гали, авызыңа бүген син, Ахыры, су капкансың?! — Юк, мин! беләм, кызлар, суга Төшергән ул балтасын! — Алай түгел. Таба алмый Ул мәхәббәт ачкычын! Менә Саҗидә әкрен генә Төшә өйнең баскычын. — Гөлсәгьдә, нигә син кичә Килмәдең түгәрәккә? — Анда миңа бик күңелсез, * Саҗидә, күбәләккәй, Сезнең мәхәббәткә карап Ник миңа интегергә? Әйдә, Хәйдәр белән шунда йөрегез икәү бергә. Ә минемчә, безнең эшне Инде бала да белә: Күп ашатсаң, мал симерә, Ашатмасаң. мал үлә, — Ди Гөлсәгьдә. Үзе китеп Бара ул көлә-көлә. Кызлар шелтә, үпкә белән Аңа карап калалар, Аннан, печән бәйләмнәрен Күтәреп, таралалар. Саҗидә Гали янына Килә әкерен генә. Ялкынлы хисен яшергән Озын керфекләренә: — Гали бездә тамыразык Бетте инде күптәннән, Ник инде барып алмыйсың Колхозның келәтеннән? — Сыерлар тетәләр әле Печәннең дә тетмәсен, Хәйдәргә дан кирәк икән, Үзе барып эзләсен! — Түгәрәккә дә син, Гали, Килмисең, бу нишләвең? — Анда юк бит, синекедәй, Минем күрер кешеләрем. Печән, саламнар үлчәргә, Чанага ат җигәргә Түгәрәксез дә мин оста, Ә хисләрне җиңәргә Өйрәнү менә кыен... Тик тыныч булыгыз ла, Киртә булып сузылмамын Мин сезнең юлыгызга!

34 
 
* ❖
 — Син хаклымы? Син хаклымы? — дип Саҗидәгә. Кан тамырлар сорау биреп Тибә чигәдә. Әллә дөресме «Мәхәббәт сукыр» дигән сүз. Сөйгәнеңнең кочагында йомылсынмы күз? Иркәләүләреннән дөньяң Онытылсынмы? Ә Галинең иркәләве Шундый тылсымлы! Хезмәтеңне, бурычыңны Ташлап бер читкә, Барысын корбан итәргәме Бер мәхәббәткә? 
6. йолдызлар, ник болай чекерәеп, Ферма йортын бүген күзлисез? Кемне шулай тырышып эзлисез? Кем йөрсен ди йортта бу чакта? Бүген кызлар кызыл почмакта. Анда бара безнең түгәрәк. Кызлар елышканнар түргәрәк, йотылып тыңлый алар Хәйдәрне, Гүя ул сөйләгән сүзләрне Йөрәкләренә сала баралар, Дәфтәрләргә генә түгел, җентекләп Күңелләренә яза баралар. Сөйли Хәйдәр болгап кулларын, Үзенең иң кадерле уйларын Ачкан төсле якын дустына. Гаҗәпләнә бераз тик шуңа: Нигә моңсу күренә Саҗидә, Үзенең коңгырт күзләре белән Кемне ул шулай кат-кат эзли дә, Тагын дәфтәренә иелә? Кызлар еш-еш сулыш алалар. Хәйдәр бетерергә дә өлгерә алмый,. Инде сораулар да явалар: — Күпме калорий бар печәндә? — Күпме тиеш көненә эчәргә Җылы сөтне бозау, үскәндә? — Сөт куерсын өчен юл бармы? Фән күрсәткән якты юлларны Терлекчеләр Нык төпчиләр. 7. Саҗидә дәртләнеп ача Комсомол җыелышын. Җыелыш көн тәртибендә Бүген: «Ферманың эше». 
v 35 
 
һәркем янып-көеп сөйли, — Үзенең эшемени! Гали генә дәшми утыра. «Ник? Ул ят кешемени?» Саҗидә сөйли, балкытып Алкасы тәикәләрен. «Юк, сөйләми, ә таптый ул Мәхәббәт вәгъдәләрен». — Бөтен ферма һәр тамчы сөт Өчен бирә бар көчен, Тик бу күренми, күрәсен, Кайбер иптәшләр өчен. Сыерларны чистартмады, Вакытында ашатмады Гөлсәгъдә тагын кичә... Фуражир иптәш Гали дә Эшли әле искечә. ...Бу иптәшләр укымыйлар, Әллә эшләре тыгызмы? Юк, алар яратмый безнең Эшебезне, фермабызны! 
Саҗидәнең тавышында Ишетелә әрнешү, Ләкин Гали сизми аны, Үз ярасы тирән шул. «Саҗидә, Гали соң сине Өзелеп яратмадымы? Ул соң ферма эше өчен һәрвакыт янмадымы?» ...Бер заман язгы ташуда Малларга бер чир төште. Бөтен халык төн йокламый Егылырга җитеште. Дару юк иде фермада, Дару фәкать районда... Елгада бозлар ургыла... Район — елга аръягында. Гали кулына киртә тотып Боз өстенә сикерде, Юлбарыс белән көрәшкән Автандил батыр шикелле. Я бер үрә торган бозның Ябышты җилкәсенә, Я күкрәк киереп йөзде Салкын дулкын! эченнән. Кичкә таба кайтып җитте Шул ук авыр юл белән, Малларга бирде даруны Ул күшеккән кул белән. — Нигә, нигә болар бар да Хәзер онытылып кала? Мин әле дә бара алам Нинди батырлыкка да! — Әйе, Гали, батырлыкка Әзер тору — мактаулы, Яхшы сыйфат. Ләкин әле

35 
 
Батырлык ул зур шаулы Бер минуттан гына тормый, — Мисле сабан туенда... Батырлык—ул алга бару Бөтен гомерең буена! Пөрәк ачуы белән тартты Гали Ферма өенең нарат ишеген, Өйдәгеләргә карап өлгергәнче, Ишетте ул үзенең исемен. Саҗидәнең йомшак тавышы белән Әйтелде ул. Әйе, ул әйтте! Нигә инде шулай ул, май өстәп, Пөрәк утын тагын көчәйтте? Омтылдырды Гали күз карашын Түргә. Анда Хәйдәр... Саҗидә... Саҗидәнең йөзе һаман уйчан... Бер кырыйда утыра Фәридә. Сүзне Хәйдәр башлап өлгерде бит: — Сезне көттек, иптәш фуражир! — Мине? Белмим... Минем үз йомы шым, Фермагыздан туйдым мин, мөдир! Син китәргә миңа кәгазь бир! — Утыр әле, Утыр әле, Гали, Җылын бераз, кердең син җилдән. Без сорыйбыз, утыр! — Кем соң ул «без»? — Мин, Фәридә, менә, Саҗидә.,. — Саҗидә? Их, йөрәк шулай инде, Шулай инде ул, чынлап яратса: Өмет эзли, Иркәсенең әйткән һәр сүзеннән. Ул ташлаган һәрбер караштан! Тик Саҗидә һаман дәшми әле... Гали утыра. Хәйдәр тагын да Үзенең сүзен тыныч дәвам итә: — Сый зур түгел безнең табында, Ләкин киңәш бүген бик зур, Гали, Барыбызга да чират тиячәк... Ярый, син дә кит ди фермабыздан, Эш өчен кем җавап бирәчәк? Без уйлыйбыз менә иң файдалы Бер рацион төзү турында. Малга бездә азык җитә төсле, Чөгендере дә бар, оны да, Ә савымда һаман үзгәреш аз... Хәйдәр тагын бик күп сөйләде... Аннан Саҗидәнең матур тавышы... һәм Гали дә озак түзмәде, Шуның өчен генә килгән кебек, Кызыпкызып әйтте уйларын, Әйе, моңда бик зур, бик зур гаеп Аның үзендә дә булганын...

37 
 
Ничә сәгать узды, кем санаган, һәрбер минут бер уй китерә, Уртак уйлар төгәл саннар булып Тезелде ак кәгазь битенә. Ул кәгазьгә Гали җылылык белән. Якты өмет белән карады, Әйтерсең, шул бәйли ала инде Бер өзелеп калган араны. Таралдылар. Яңа карлы юлдан Ялгыз кайтып бара Саҗидә, Ак кар ява, Чокырларны күмә, Ул тигезлек бирә һәр җиргә. Тик ярасын аның йөрәгендә Карлар мәңге күмә алмаслар. Аны шулай һаман ялгыз күрер Бакчадагы бәсле агачлар. Кайчагында бераз сулышын тыеп- Тыңлый: «Тукта, килеп җитмәсме? Элеккегедәй йомшак кына итеп Култыгыннан алып китмәсме?» Тукта, Аяк тавышы, Аның адымы! «Әллә туктап көтеп торыйммы?» Менә килеп җитә, Гали! Юк, юк, Башка урамга ул борылды. ...Көн арты көн... ...Төн арты төн... Таңнан морҗаларда төтен, Абзарларда гөжләп, шаулап, Чиләкләргә сөт агыла, һәр кич саен, Иртә саен Арта бара һаман савым. Кайнар эштә Салкын кыш та Кыска тоела. Февраль — тышта. Ә фермада Бу февральдә Яз шатлыгы бар уйларда, Чөнки анда Шушы айда Үтәләчәк изге вәгъдә. Саҗидәнең яшь йөрәген Балкыта шул шатлык бүген. Тик йөрәктә Бар — хәсрәт тә. ...Аңламады Гали аны... Әрнешсә күңел, Сызланса күңел.  
38 
 
Үзең генә, ялгыз гына Калу сиңа ансат түгел. Саҗидәкәй өйдән чыга, Кызлар янына ашыга. Тагын аннан якты шатлык Алып кайтыр Комсомолка-агитатор, Секретарь Иптәш Гаттар Болай диеп әйтте аңар: — Кешеләргә коры белем Бирү генә ул әзрәк, Аларның изге күңелен Зур омтылыш һәм дәрт белән Балкытырга безгә кирәк! 
Гәрәзәне сыйпап тышта Йомшак кар оча.ч. Кызлар тыңлый Саҗидәне Тын да алмыйча. Яңакларына таянган Гөлсәгьдә әнә, Күзләре бер уйчанлана, Бер дәртләнә. Менә Саҗидәкәй сөйли Зоя турында: — Петрищево урамнарының Ап-ак карында, Үлемсезлек юлы булып Эзләре калды. Менә ул зур газап чигә, Ярасы — канлы, Бозга, утка бастыралар Дошманнар аны, Ләкин дошманга сатылмый Комсомол җаны. 
Гөлсәгъдәнең күзләрендә Яшьләр күренә: — Куенымда алып кереп Өйнең түренә, Йомшак юрганнарга үзен Мин төрер идем, «Чибәрлемнең җылы сөтен Мин бирер идем. 
Ул Ватанга багышлаган Соңгы көчен дә. Шундый хисләр кирәк, дуслар, Хезмәт өчен дә. 
Тәрәзәгә күбәләктәй карлар кагыла. Саҗидә кызлар күңелен Корея ягына Алып китә. 
39 
 
— Янки — козгын Оча һавада. Кара төтен. Җимерек өйләр. Янгын. Арада Хатын-кыз гәүдәсе ята. Ул — бер яшь ана. Салкын күкрәге янында Елый яшь бала. Нәфрәт калтырандыра Гөлсәгъдә иренен... — Шикәрләп сөт бирәсе иде. Нәнием минем... — Безнең батыр хезмәтебез, Безнең тырышлык Китерер Кореяга, Вьетнамга, Җиргә Т ы н ы ч л ы к! 
8. 
Саҗидә! Син гаепләмә Гали килгәч каршыңа, - Аның бар яңа уйларын Бүген әйтәсе сиңа. — Чөгендер ул шәп азык, Әрәм-шәрәм итсәң аны Булмый ла кардан казып, Сөткә дә зур файда бирә Тапалган тамыразык. Их, фермага тамыразык Тапагычы аласы! Саҗидә, соң әллә бер дә Юкмы моның чарасы? — Гали! Кайнар рәхмәт сиңа Яхшы уйларың өчен. — Саҗидә! Бер генә сүз тагын... Саҗидә, мине кичер, Оныт минем сиңа әйткән Авыр шелтәләремне... — Гали, Гали! Белсәң иде Сиңа үпкәләремне. Их, минем якты күңелемне Күрә алсаң бер генә, Аңлар идең, Аңлар идең, Күңелемдә син генә, Син генә бит! Беркайчан да уйламады Гали кышкы кояшның

4С 
 
Шушы кадәр ягымлы һәм Җылы нурлар коясын! 
Кавышмыйча торудан да Нәрсә сагышлырак? • Очрашу шатлыгыннан Нинди ут яктырак? Яшь йөрәк дулкынлануыннан Көчлерәк дулкыннар Бу дөньяда кайсы океанда, Кайсы диңгездә бар? Саҗидәкәй! Яшермә син Көчле хисләреңне, Бәсле агач төбендәге Тирән эзләреңне, һәрчак, һәрчак шулай булсын, Куанычлы таңнар Биргән алсулык китмәсен Синең бит алмаңнан. Бәхет нурлары кипмәсен Озын керфекләрендә, Елмаю яме бетмәсен Иренең читләрендә. Кичке юллар бүген якты, Китәләр еракка. Янәшәдә таныш сулыш Ишетелә колакка. — Саҗидә!—дип башлый Гали,. Ничәнче кат икән? Әйтерсең лә үтә алмый Ниндидер бер чиктән. Бигрәк якты, матур бу төн, Бигрәк тулган бу ай. «Зәңгәр нурга чумсын бөтен Тирә-як!» ди бугай. 
9. Безнең ферма өе җанлы! Куандырып тора җанны. Анда аллы-гөлле шәлләр, Алып тора күзнең явын, Анда кызлар гөрләшәләр Бергә, уртак шатлык табып: — Сөт ташый чиләк читеннән, Хисапчы, тизрәк сана!— һәркем артыграк китергән, Берәр литр булса да. Бер литр сөт — Ул төзүче беләгенә Өстәмә куәт бирә,

41 
 
Ауру кеше күкрәгенә Ул савыгу китерә, Аны эчкәч, зур көч сизеп Төшә шахтер шахтага, Аны эчкәч, бала йөзенә Таза алсулык чыга. Куанычка түзә алмый, Сикеренә Гөлсәгъдә: — Дускайларым, үтәлә бит,. Үтәлә безнең вәгъдә! Саҗидә дә бүген шуңа Елмая чын күңелдән, Шушы шатлык нурын сибә Бар кызларның йөзеннән. 
10. Менә тагын әкрен генә Җәя инде кышкы төн Идел буе авылына Үзенең көмеш канатын. Якты өй. Саҗидә өстәл Янына утырды барып, Китап өстенә төштеләр Кара чәч толымнары. Ә әнкәсе аңа карап Чума үзенең уена. Менә инде ул барып җитте- Саҗидәнең туена... «Ерак калмас, оныкка да Эш барып җитәр, диген,. Ул нәнигә күпме бәхет Хәзерләп тора илем...» Киләчәк матур көннәрне Ана бетерә алмый санап... Ә еракта, Америкада, Таң шәфәгына карап, Кара көнен каршы ала Яшь кенә негр ана, Күкрәгенә улын кысып, Хәсрәтен көйгә сала: «Бүген әткәңне Алып китәрләр, Авыр хөкемгә, Ялган хөкемгә. Хаксыз үлемнән Аны коткармас, Аны коткармас Инде беркем дә... Электр уты Якты була ул, Син аңа карап Балам көләсең, Белмисең балам. Бүген иртәдә  
■42 
 
Шул электрдан Әткәң үләсен. Кулыңны сузма Син, балакаем! Алдана күрмә, Күз алмакаем! Америкада Кешегә күп тозак, Хаклык өстендә Җиде кат йозак. Америкада Негрга урын юк, Бар аңа фәкать Үлемле урындык!» ...Идел буе авылында Якты айлы кышкы төн. Саҗидә кәй әкрен генә Ача китапның битен: Матуррак елмайсын дип Илдә, җирдә балалар, йөздән артык яшәсен дип Эш сөючән бабайлар, Тазалык, көч артсын диеп Көн саен кешеләрдә, Җир тизрәк барсын диеп Иң бәхетле көннәргә: Фән ул — совет кешесе өчен Якты компаслы кораб... Ә еракта, Америкада Явыз гангстер — карак Өйрәнә тыныч өйләргә йозак ватып керергә, Ят илләргә басып кереп Йортларга ут төртергә. Юлбасарга күсәк кебек Кирәк аңарга белем. Аның кулында Электр — үлем, Атом — үлем, Медицина — үлем. Ферма кызы йөрәге белән Дәшә Идел буеннан: «Халыклар! 'Алыгыз күсәкне Юлбасарның кулыннан!» Тышта зәңгәрлек куера, Атылып төшә бер йолдыз... Нигә һаман йокламыйсыз, Икәүләп, ана һәхМ кыз? Чолгап йөрәк җылысы белән Шулай бер-берегезне, Таң алдында бүлешәсез Сез нинди серегезне? — Яшьлегемне уздырдым мин Янып утта.
Суырылды минем яшьлек Алпавытта. Кыз чактагы уйларымның Иң сафларын Алпавытның абзарында мал таптады. Якты гыйлем нурларын Мин күрә алмадым, Шуңа күрә Синдә булды хыялларым, Теләдем мин (теләгем бик хаклы диеп) Күтәрелсен диеп сине Кояштан биек, Күрә алсын дип синең күңелең, синең аңың. Матурлыгын һәм байлыгын Бар дөньяның! Теләдем мин синең галим булуыңны... Әйтче, кызым, Юлны дөрес сайладыңмы? Эшең өчен Сине колхоз данлар, беләм, Тик шулай да Көнең үтә маллар белән... — Әнкәй, рәхмәт сиңа Якты уең өчен. Мин бәхетле, Бик зур минем сөенечем. Яз көнендә гөлчәчәкләр Чыга калкып, Кояш үстерә аларны, Гүя тартып, Безнең яшьлек, Әнкәй, миңа шулай күренә, Җылы нурлар астында ул Өскә үрелә. Сталин — кояш, Бар кояшларның иң зуры, Бөтен илне үстерә бит Аның нуры. Ленин тавындагы Бөек бина өстендә. Күмер комбайны йөргән Җир астында, Гидростройда, Кырда, Безнең фермабызда — Без бер биеклектә һәм без барыбыз да Бер төзелеш басмаларында торабыз. Без көн саен югарырак: Без тоябыз. Бөтен гүзәллеге белән Үсә бина, Исеме аның — ком м у н и з м! Әнкәй, тоясыңмы шуны? — Тоям, кызым!.. 1952.