Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПИОНЕР СӘХНӘСЕНӘ ИГЪТИБАР

«Правда» газетасы үзенең «Драматургиянең артта калуын бетерергә» исемле мәкаләсендә безнең драматургиябезнең бүгенге көндә артта калуының сәбәпләрен бик ачык итеп күрсәтте, драматурглар арасында таралган «конфликт сүнү» дигән ялган теорияне фаш итте һәм шуның белән драматургиянең алга таба үсүе өчен дөрес юлны билгеләде. «Правда»ның бу күрсәтмәсе бер үк дәрәҗәдә балалар драматургиясенә дә кагыла. Балалар сәхнәсе өчен яхшы репертуар булдыру — хәзер шулай ук көннең үзәгенә куелган мәсьәлә.                      1 Коллектив. Пионер сәхнәсе. Редакторы Әнәс Камал. 1951 ел, Татгосиздат, 152 бит, XIV с. 60 т. Татгосиздатның яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мәктәп балалары өчен «Пионер сәхнәсе» XIII XIV исе
124 
 
 
мендә пьесалар җыентыгы чыгарды. Ләкин редакция бу эшкә җавапсыз караган. Җыентыкка кергән өч пьесаның берсе, әйтергә кирәк, уңышлысы—«Галләм семьясы» (Хөсәен Мохтаров әсәре) балалар өчен түгел, зурлар өчен язылган әсәр. Редакция нигә бу пьесаны балалар өчен алгандыр — аңлавы кыен. Җыентыкка кергән икенче пьесаның — Е. Палечекның «Шауласыннар урманнар»ның тәрҗемәсе, кирәклекирәксез кыскарту аркасында, бозылган, характерлар оригиналдагыча ачылмаган. Җыентыкка кергән өченче әсәр — художество эшләнеше ягыннан бик йомшак. Ясалма конфликтка корылган. «Галләм семьясы» пьесасы турында. ул олылар өчен язылган булганлыктан, сүз озайтмыйбыз. Калган ике пьесага күз төшерик. «Шауласыннар урманнар» пьесасы яхшыга һәм отличнога уку белән беррәттән. үз мәктәбендә юннатлар түгәрәге оештыру, орлыклар җыю, агач үстерү һәм урман утырту станцияләренә булышлык итү белән пионерларның бөтен халык эшенә зур өлеш кертә алулары турында сөйли. «Сезне искиткеч тормыш көтә... — ди балаларга академик Журавлев, — ләкин тик утырмагыз, кул кушырып тик утырмагыз!.. Кыйммәтле вакытны бушка үткәрмәгез! Төзегез! Оештырыгыз! Эшләгез! Иҗат итегез!» Пьесаның оригиналын укыган чакта пионерлар утырткан яшь үсентеләрнең шаулап торган яшел урманга әвереләчәген күңел сизеп тора. һәм пионерларның киләчәге шул үзләре утырткан яшел урман кебек ямьле, мәңге яшь һәм гөрләп торачагын тоясың... Ләкин бу мөһим мәсьәләне аңлап җиткермәгән пионер оешмалары да бар бит әле. «Шауласыннар урманнар» пьесасының сюжеты бер мәктәпнең «шахматчылары» белән «юннатлары» арасында барган «көрәшкә» нигезләнгән. Юннатлар түгәрәге председателе Сережа Смирнов, пионерлар юннат эшенә әһәмият бирмәгәнлек- тәи, үз мәктәбеннән башка мәктәпкә, юннат эше яхшы куелган мәктәпкә -- ■ китәргә карар кыла. Ә пионерлар Добрыня белән Балайка, ярдәм сорап. күрше, мәктәпкә баралар һәм ярдәмгә пионерлар делегациясе килә. Юннатлар институт директоры Александр Чагиннан да риза түгелләр. Чагин ел 
буенча инде мәктәпкә агроучасток бирүдән төрле сәбәпләр белән баш тартып килә. Ул, мәктәпкә юннатлар эшен тиешенчә оештыруда ярдәм итәсе урынга, пионерларны үз машинасына утыртып ауга йөрергә ярата. Сережа Смирнов, Балайка, Добрыня һәм укытучы Нина Петровналар Чагиииы моның өчен каты тәнкыйть итәләр, шулай ук башка пионерлар да үзләренең риза түгеллекләрен белдерәләр — аның белән ауга бармаска сүз куялар. Нәтиҗәдә, шахмат белән кирәгеннән артык мавыгып киткән пионерлар отряд җыелышында үзләренең ялгышларын аңлыйлар һәм юннат эшенә керешеп китәләр. Институт директоры Чагин пионерлар тәнкыйтен большевикларча кабул итә һәм үзенең ялгышларын төзәтә. Ул мәктәпкә агроучасток бирә. Соңгы пәрдәдә инде пионерларның бердәм рәвештә агач утырту эшендә эшләүләрен күрәбез. Академик Журавлевның пионерлар алдында сөйләгән рече аларның киләчәк эшләренең конкрет программасы булып тора. Менә шушы уңышлы пьесаның татарчага тәрҗемәсендә югарыда күрсәтелгән эзлеклелек сакланмаган. Кирәгеннән артык кыскарту нәтиҗәсендә, кайбер образлар схема булып калганнар. Пьесаның төп образларыннан берсен — Добрыня образын алып карыйк. Автор аның кушаматын ук характерына туры китереп куйган. Гомере буена беркайчан да ачулана белмәгән Добрыня отряд җыелышында, юниат- лар эшен тикшергән вакытта, Ромка кебек җәмәгать эшенә аяк чалып йөрүчеләргә карата сабыр гына карый алмый. Бу образ тәрҗемәдә автор әйтергә теләгән фикерне бирми, бөтенләй икенче юнәлеш ала. А1әсә- ләи, 5 биттә Феофана Юрьевна Добрыпяга аларның пионерлары үзара дус түгеллеге турында әйг
125 
 
 
кәч, Добрыня болай дип җавап бирә: — «Нигә дус булмасыннар, безнең. балалар юннат эшләре белән аз кызыксыналар, Феофана Юрьевна, бары тик шул гына!» Ләкин сүз бит берсенең эшенә икенчесенең ярдәм итмәве, шуңа күрә алар арасында дуслык булмавы турында бара да инде. Добрыня авызыннан бу сүзләрне әйттерү, беренчедән, әсәрнең русчадагы оригиналын бозу, икенчедән, бу пьесаның сюжет үсешенә туры килми. Добрыня образы оригиналдагы төсен бөтенләй югалткан. Сережа Смирнов — юннатлар түгәрәгенең председателе. Ул' үз эше белән бик нык кызыксына. Ләкин ул, эшендә авырлыклар очрагач, мәктәпнең пионер оешмасы ярдәм итмәгәнлектән, юннат эше яхшы куелган башка мәктәпкә китмәкче була. Сережаның бу «тәртибе» отряд җыелышында бик каты тәнкыйть ителә. «И запомни — отряд не перчатки, которые меняют, если они не нравятся! Честь отряда—твоя честь! Интересно как ты рассуждаешь, Смирнов! Я хороший, а вы плохие, уйду-ка я к хорошим, а вы, плохие, оставайтесь, и здесь хоть бурьян зарастай?» Ләкин Сережага карата иптәшләре тарафыннан куелган бу кискен тәнкыйть, кызганычка каршы, тәрҗемәдә бөтенләй юк. Алай гына да түгел, аның бу адымын дуслары Добрыня һәм Балайка аклыйлар. — Менә шулай булгач, (отряд пионерлары бу эшкә кирәкмәс нәрсә дип карагач — М. Хәс.)—әлбәттә, Сергей отрядка үпкәли,—дип Балайка аның үпкәләве белән риза була. Болар берсе дә автор сүзләре түгел, ә тәрҗемәче иптәш Р. Хәби- буллииаиың «иҗаты». Ләкин, автор сүзләрен күп урында төшереп калдырып һәм кирәкмәгән урында үз сүзләрен өстәп, тәрҗемәче бик начар эшләгән. Моның белән ул идея эчтәлеген боза. Әсәрнең оригиналында Балайка, мәктәпкә агроучасток даулап йөреп, пионерларның академик Журавлев белән очрашу кичәсенә соңга кала. Бу ышандыргыч һәм Балайканың характерына туры килә. Балайка бөтен мәктәп интересы өчен, пионер оешмасы интересы өчен йөреп, җыелышка соңга кала. Тәрҗемәдә исә Балайка үзенә галош сатып алу өчен магазинга барып, җыелышка соңга кала. Моны бары тик тәрҗемәченең агроучасток турында сүз 
барган картиналарны бөтенләй төшереп калдыруы һәм Балайканың соңга калуын ничектер акларга кирәк булганга кертелүе белән генә аңлатырга мөмкин. Югыйсә, образның үсүен логик яктан тикшереп караганда, Балайка характерына мондый эшләр сыймаганлыгын күрәсең. Ялгышларын аңлау нәтиҗәсендә, Шура Чагннның төзәлүе пьесаның оригиналында бик матур бирелгән, тәрҗемәдә ул безне ышандырмый.' Чөнки биредә шулай ук берничә картина төшереп калдырылган. Институт директоры Чагин һәм секретарь Анна Михайловна кебек пьесада барган көрәшне ачу өчен бик зур әһәмиятләре булган образлар бөтенләй төшерелеп калдырылганнар. Бер картинада Нина Петровна- ның университет бетерүе турында әйтелә, тәрҗемәче исә, буталып, аны соңга таба педагогия институтын бетерде, ди. Геройларның хәрәкәт итүләрен күрсәткәндә дә тәрҗемәченең үз «иҗаты» сизелеп тора. Мәсәлән, геройларның сөйләгән сүзләренә һичбер туры килмәгән шундый ремаркаларны очратырга мөмкин: мыскыллап, дәшми (36 бит) балаларча үчекләп (41 бит), чын күңелдән (41 бит), бөтенләй ярсып (45 бит) һ. б. Тәрҗемәдә сюжет линиясенең һәм идея эчтәлегенең бозылуы, әсәрнең теле бозылуга да китергән. Геройларның индивидуаль сөйләү үзенчәлекләре тәрҗемәдә сакланмаган. Олы яшьтәге карчык Феофана Юрьевнаның теле 12 яшьлек Балайка теленнән бернәрсә белән дә аерылмый. Тәрҗемәче татар теленең специфик үзенчәлекләреннән файдаланмаган. Ә күп кенә урыннарда авторның әйтергә теләгән фикерен бөтенләй аңлап булмый. Мәсәлән, «Столетний дуб в младенческом
126 
 
 
состоянии» җөмләсе «йөз ел яшәгән бала имән» (13 бит) дип тәрҗемә ителгән. Пөз ел яшәгәч, нишләп бала имән булсын инде ул! «Табигатьне үзгәртүче бөек галим С. Смирновның сизгер эше һәм күзәтүләрнең җимеше...» Русчасы: «Плод неусыпных трудов и наблюдений великого преобразователя природы Сергея Смирнова» — күрәбез. сүз бөтенләй сизгер эш турында бармый. «Эшне белмичә һәм күнекмичә эшләсәң, зиһенлелек бернигә тормый» дигән җөмләдә оригиналдагы матурлык бирелмәгән. Шулай ук «рассеянно» сүзен «уянып киткәндәй булып» (19 бит), «бурчит» сүзен «икеләнеп» (19 бит), дип тәрҗемә итү дөрес түгел. «Былина» сүзе «бәет» дип (34 бит) алынмыйча, шул көенчә калдырылса, яхшырак булыр иде, чөнки былина белән бәет икесе ике нәрсә алар. Е. Палечекның «Шауласыннар урманнар» пьесасы — яхшы әсәр. Ләкин иптәш Р. Хәбибуллина балалар сәхнәсе өчен бик кирәкле бу пьесаны үзенең начар тәрҗемәсе белән бозган гына. Ә китапның редакторы иптәш Әнәс Камал үз эшенә игътибарсыз караган. Әгәр дә пьеса кыскартусыз тулы көенчә, оригиналдагы матурлыкны саклап, тәрҗемә ителсә, пионер сәхнәсе өчен бик файдалы әсәр булыр иде. Җыентыкка шулай ук И. Абдуловның «Сәлим» исемле бер пәрдәлек пьесасы урнаштырылган. Әсәрдә сүз пионерлар арасындагы үзара дуслык турында бара. 4 класс укучысы Сәлим мәктәпнең көймәсен күлдә батырып калдыра һәм аның турында беркемгә дә әйтмичә, аны уз көче белән генә чыгарырга уйлый. Ана икенче бер укучы Сәйфи булыша. Ләкин алар суга баткан көймәне икәү дә чыгара алмыйлар. Күл аркылы чыгып концерт куярга барырга кирәк булганга күрә, укытучы Шәфигуллин һәм мәктәп укучылары көймәне эзләргә чыгалар һәм аны су астыннан табып алалар. Сәлимнең Һәм Сәйфинең бу яшерен эшләре бөтен укучыларга беленә. һәрбер сәхнә әсәренең нигезендә (зурмы ул, кечкенәме) тормыш конфликты ятарга тиеш. Ләкин без тикшерә торган пьесада бу юк. Автор юк җирдән конфликт эзли торгач, укучыларны ялгыш юлга кертеп җибәрә. 
Сәлим куак арасыннан качып барганда, аңа Сәйфи очрый. — Дусым бул!..—ди Сәлим Сәйфигә, көймәнең батуы турында башкаларга әйтмәскә куша, Сәйфи риза була. Шулай итеп, ялганны яшереп калдыру өчен ике пионер арасында «дуслык» туа. Дөрес, пионерларның, дуслык мәсьәләсендә ялгышулары да мөмкин. Шундый ялгышу булса, әсәрдә әнә .шул ялгышуны күрсәтергә, аның ни өчен дөрес түгеллеген ачып салырга һәм пионерларга аннан ничек чыгу юлый күрсәтергә кирәк иде. Бу әсәр аны күрсәтәме соң? Юк, күрсәтми. «Сәйфи: әйе, мин гаепле... Гаепле мин. 'Мин җырлый да, бии дә белмим. Мине концертка алып барма- гачтын, Сәлим дә бармасын дип көнләшеп...» Ә автор И. Абдулов дуслык — ул беренче чиратта иптәшеңне яклау, дип уйлый булса кирәк; шулай булмаса, ул атлаган саен Сәлимне Сәйфи тарафыннан яклатырга ашыкмас иде. Ә Сәлим белән Сәйфи арасындагы дуслык береңнең алдавын, икенчеңнең яшереп калдыруы кирәк булганга туды да. Бу ялган дуслыкның нигезен укытучы Шәфигуллин ачып салыр да, укучыларга аны аңлатып күрсәтер инде, дип көтсәк тә ялгышабыз. Шәфигуллин моны эшләми, ул бары: — Юк, бу, киресенчә, иптәшеңне артка өстерәү. Ярый, бу турыда кайткач сөйләшербез... Башта әйтмәвегез өчен сезнең икегезне дә концертка алып бармасаң да ярар иде дә... — дигән сүзләр белән чикләнә. Автор «конфликтны» болан гына чишеп ташламаска тиеш иде. Хәер, нигездән тикшереп караганда, укытучының аңлатуы да кирәк түгел. Чөнки Сәйфи болармы барысын да аңлы рәвештә, авторның әйтеп торуы буенча, конфликт корырга кирәк булганлыктан гына эшли. Ә бит һәрбер әсәр ышандырырлык 


 
 булса гына үзенең- тәрбияви бурычын үти. Шәфигуллин, дәвам итеп, болай дн: «Шигырь язуың һәм башка ях- I шы якларың күп булса да, Сәлим, бу эшең турында пионерлар үзләренең фикерләрен әйтергә тиешләр». Бу җөмләне укыгач, кешенең яхшы яклары күп булса, аның җитеш- сезлекләрен тәнкыйтьләмәскә дә мөмкинмени? дигән фикер кала. I һәрхәлдә укытучы пионерны болай дип өйрәтми. Яки менә 134 биттә: Сәлим: Болай булгач, мине катнаштырмаслар инде. Рима: Сөйләмә юкны! Шәфигул- *лин абый сине бик, ярата! 
Димәк, аны Шәфигуллин яраткан өчен генә концертка катнаштыралар, югыйсә аны дәрескә хәзерләнмичә килгәне өчен концертка катнаштырмаслар иде. Әлеге мисаллар авторның коммунистик тәрбия мәсьәләләрен бик примитивлаштыруы турында, тормыш хакыйкатен бозуы турында сөйлиләр. Татгосиздат балалар өчен сәхнә әсәрләре чыгарган вакытта авторларга, тәрҗемәчеләргә һәм редакторларга таләпчәнлекне көчәйтергә тиеш. МАНСУР