Логотип Казан Утлары
Публицистика

„НАМУС" РОМАНЫНЫҢ СҮРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ



«Намус» романын укучы яратып кабул итте һәм бу очраклы бер хәл түгел иде: «Намус» татар совет әдәбиятын яңа баскычка күтәргән әсәр булды. Дөньяны фашистлар коллыгыннан коткару өчен барган Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкының тылдагы героик көрәшен чагылдырган бу әсәр хезмәткә социалистик мөнәсәбәтнең, җанлы үрнәген бирде; коммунизм җәмгыяте төзүче совет кешеләренең тормышында, хезмәтнең инде яшәү чыганагы булудан бигрәк, ихтыяҗга әйләнеп баруын художество чаралары аша күрсәтте; Нәфисә образында совет хатынкызларының якты образын гәүдәләндерде; Хәйдәр, Җәүдәт Мансуров һәм Айсылу образларында партиянең җитәкләүче көчен матур итеп сурәтләде. Г. Бәширов, чын реалист буларак, безнең тормышыбызда әлегә кадәр яшәп килә торган, әлбәттә, инде бетүгә йөз тоткан, шулай да әле яшәүчән, искелек калдыкларын да күрсәтеп бирде: бары тик үз корсагын гына кайгыртып яшәүче, һәр хәрәкәте билгесез бер томан белән өртелгән Сәйфи, мораль түбәнлеккә төшкән Әпипә образлары моның мисалы була алалар. Кыскасы — Гомәр Бәширов безнең катлаулы чынбарлыгыбызны тулы итеп сурәтләде, бетәргә тиешле авыру күренешләргә дә күз йоммады, аларны камчылады. II 
Татарстан хезмәт ияләре татар совет язучыларының ике күренекле әсәре — «Намус» һәм «Язгы җилләр» романнарының 1951 елда бөек бүләккә — Сталин премиясе алуга, лаеклы булуларын чын күңелдән куанып каршы алдылар. Бу — Кави Нәҗми һәм Гомәр Бәширов иптәшләрнең генә уңышы түгел, бәлки татар совет әдәбиятының гомуми тантанасы, аның өлгереп җитүе дигән сүз. һәм өлкә, һәм союз күләмендәге газетажурналларда «Намус» романына карата тәнкыйть мәкаләләре шактый күп басылды. Бу үзе генә дә «Намус» романының нинди әһәмияткә ия булуын күрсәтүче шатлыклы факт. Билгеле, ялгыш                      II Г. Бәширов. «Намус». Татгосиздат. 1952 ел. Төзәтелгән өченче басмасы. Редакторы А. Гумеров. 
фикерләр дә булды. Совет җәмәгатьчелеге мондый ялгышларны кискен тәнкыйть астына алды һәм «Намус» романына карата үзенең уңай фикерен әйттеГ авторның новаторлыгы, романда гәүдәләнгән образларның типик образлар булуы, алар- ның язучы тарафыннан индиви- дуальләштерелеп, гаять зур психологик тирәнлек белән бирелүләре күрсәтелде. Г. Бәширов боларның барысына ничек ирешкән соң? Хезмәттә, иптәшләренә мөнәсәбәттә һәм мәхәббәттә яңа карашлы, олы җанлы Нәфисәнең, әсәрнең беренче битләреннән үк укучының мәхәббәтен яулап алган Мәүлиха түтинең, алдынгы совет укытучысы Хәйдәрнең,, райком секретаре Җәүдәт Мансу- 

90 
 
ровның, иң авыр көннәрдә «Чулпан» белән җитәкчелек итүне үз кулына алган Тимери картның һәм башкаларның якты образларын тудыруда автор нинди алымнар кулланган? Без бу мәкаләдә «Намус» романының сурәтләү чараларына карата үзебездә туган кайбер фикерләр белән уртаклашырга уйлыйбыз. 

«Аксыл зәңгәр күктән, мул булып, яз кояшының саргылт нуры коелган» иртәдә, амбар буенда шаулап триер әйләнә. «Керфекләренә кадәр тузан кунган юка гәүдәле бер кыз белән башына колакчын бүрек кигән яшүсмер кыз бала, җырлыйҗыр- лый, бодай тазарталар». Менә бераздан иңбашларына көрәкләр күтәргән бер төркем хатын-кызлар белән аларның бригадиры. «җыйнак кына киенгән яшь килен» Нәфисә басу юлыннан кайтып төшә. Былтыргы ярышташлары Аланбаштан комиссия киләсе икән, -шуны «кайгыртып», колхоз башлыгы Сәйфи дә амбар янына килеп чыга. ДҮәүлиха түтиләрнең бик вәземләп маташуына кәефе китә аның. Нәфисә белән Сәйфи һәм Мәүлиха түти белән Сәйфи арасында булып алган кыска гына бер бәрелеш романның эчке планына караган бер моментны бик урынлы һәм оста итеп ача: — Юк, быелгысы елны болай нечкәләп булмый, кем, Нәфисә кодача...— ди Сәйфи. — Ярый ла райком миннән: «Бүген ничә бөртек бодай чүпләдең, ничә гөрләвекне борып җибәрдең?» дип сораса. Аны сорамый бит ул, юк бит? Эш сорый ул миннән, орлык хәзерләүне сорый, потлап сорый, тонналап! — Моны да сорар, Сәйфи абый,— ди Нәфисә. — Сорамый булмас! Райком да сорар. Эшли белсәк, Өлкә Комитеты да, хәтта Мәскәү үзе дә сорар. «Сез югары уңыш алмакчы идегез, я, эшегез ничек? — дияр. — Күпме уңыш алдыгыз, фронтка күпме ашлык бирдегез?»— дип сорар. Романның беренче битләрен уку белән үк сүзнең нәрсә турында барачагы ачык аңлашыла: Нәфисә бригадасының югары уңыш үстерү, фронтны икмәк белән күбрәк тәэмин итү өчен көрәш юлы гәүдәләнәчәк икән. Бу авыр һәм каршылыклы юл. Автор шушы төп сюжет сызыгы аркылы геройларның рухи дөньяларын ача, шушы сюжет сызыгы тирәсенә барлык катлаулы вакыйгаларны 
туплый. Сугыш заманы. Колхозның тимер беләкле ирләре фронтка китеп беткән, эшче куллар җитешми, машиналар, атлар җитешми. Язучы вакыйгаларның үткенен, шул чорның социаль асылын характерлый торганнарын сайлап ала. Романда бөтен сугыш еллары түгел, бары тик бер ел, Бөек Ватан сугышының иң бөек ноктасы— 1942 ел сурәтләнгән. Фашистлар Сталинград капка төбендә. «Коры һаваны мең борау белән бораулагансыман» каты үкереп, сугыш самолетлары Сталинградка таба оча. Авыллар яна, шәһәрләр җимерелә. Ил язмышы кыл өстендә. Кешеләр өстенә бер-бер артлы шәхси бәхетсезлекләр килеп тора. Нәфисәнең сөекле ире, комиссар Газиз Акбитов сугыш җирендә һәлак була. Бу фаҗиганы Нәфисә бик авыр кичерә. Ләкин кул кушырып, күз яшенә манчылып, язмышка буйсынып утырыр чакмы? Юк, ярамый. Тормыш кыен булганда җиңә бел, яши бел, кирәк икән, үлә бел! Нәфисә ялгыз түгел. Коллектив бар. Кайгы, шатлыгыңны уртаклашучы, кыен чакта юл күрсәтүче совет кешеләре бар. Нәфисә, үзенең хезмәт сөюче тырыш дуслары белән бергәләп, барлык яшьлек кайнарлыгын салып, югары уңыш өчен көрәшә. Беренче көннән башлап ныклы бердәм коллектив төзи, коллектив Нәфисәне күтәрә. Коллектив бернинди каршылыклар алдында да туктап калмый. «Чулпан»ның элеккеге председателе, совет работнигы булып күренергә . азапланучы, чынында исә кулак психологиясен сөйрәп йөрүче шкурник Сәйфине халык нәфрәте юлдан алып ташлый. Романда ялгызак геройлар түгел, нәкъ менә коллектив сурәт
91 
 
ләнгәнгә күрә, партиянең халык белән, коллектив белән җитәкчелек роле зарури рәвештә әсәрнең сюжет сызыгына килеп керә. Иң кыен минутларда без райком секретаре Җәүдәт Мансуровиың Нәфисәгә сузган аталарча кайгыртучан кулын тоябыз, романның буеннан-буена без һәр урында кыю һәм акыллы коммунист Айсылуның юл күрсәтүче рухландыргыч сүзен ишетәбез. Барлык колхозчылар, партия һәм комсомол работниклары һәм авыл интеллигенциясе белән бергә, Нәфисә киләчәккә карап, алдан күреп, ■рухланып яши. Ул бервакытта да бер урында туктап калмый, укучыларның күз алдында күзгә күренеп үсә, җитлегә. Менә ул Байтирәк кырлары моңарчы күрмәгән югары уңыш яулап ала, зур шатлык белән өстәмә түләүгә тигән йөз илле пот бодаен оборона фондына тапшыра. Болар — Нәфисәнең бөек патриотик хисләренең тормышта конкрет чагыл ы ш ы. Нәф исә нең иҗт!i м а гы й һәм шәхси тормышы аерылгысыз бер бөтен булып күз алдына баса. Ул үзенең шәхси бәхетен иҗтимагый тормыштагы урыны аша билгели. Тормыш аңа хезмәттә җиңү бәхете китерә, үзенә тиң кеше — укытучы Хәйдәр белән уртак мәхәббәт бәхете китерә. Барысы да җиткән, барысы да төгәл шикелле. «Хәзер ул кеше аягы басмаган биек һәм серле тауның башына менеп җиткән тынгысыз сәяхәтче кебек. Бер менгән сукмактан кире төшәсе килми, бер тау өстендә озак юануның да мәгънәсе юк. Ярый ла монысыннан да биегрәк, монысыннан да мавыктыргычрак бүтән бер тау булса! Тормыш арбасында ваемсыз бер пассажир булып, тын гына утырып барырга ул ничек риза булсын? Бөтен дөньяда сугыш. Шәһәрләр җимерелә, кешеләр кырыла. Ә ул?! Юк, болан булмый, болай ярамый!» һәм Нәфисә Коммунистлар партиясе сафына керә. Моның аша без Нәфисәнең рухи дөньясы баюына, социалистик аңы үсүенә ышанабыз. «Намус» романындагы уңай геройлар халык вәкиле буларак күрсәтеләләр. Г. Бәширов совет халкына хас булган иң үзенчәлекле сыйфатларны романның баш герое Нәфисә образына туплый. Без бу образда бөтен бер халыкның авыр сугыш заманында кичергән уйтойгыларын, өмет һәм омтылышларын, аңарда Коммунистлар партиясе һәм совет строе тәрбияләгән батырлыкның гүзәл чагылышын, халыкның дошманга карата булган көйдергеч нәфрәтен, фашистлар 
өстеннән җиңүгә ирешү өчен көчен дә, малын да кызганмавын күрәбез. Романның гомумиләштерү көче зур. Гомәр Бәширов катлаулы вакыйгаларны ныклы бер тәртипкә салып, характерларның бер-берсснә мөнәсәбәтләре аша, Бөек Ватан сугышы чорында колхозчы крестьяннарның тормышын, яшәү сулышын күрсәтеп бирә. Аерым бер колхозның, бу очракта «Чулпан»ның, тормышы киң планда бөтен ил белән бәйләнештә алына. Гөлзәбәрнең фронтка китүе, әледән-әле самолетлар узып тору, Солтангәрәйнең Сталинград өчен көрәше, фронтовиклардан килгән хатлар, туган ил өчен көрәш белән ашлык өчен көрәшнең янәшә баруы — болар барысы бөтен ил обстановкасын күз алдына бастыралар. Ил өстендә сугыш сөреме барлыкны укучы һәрвакыт тоеп тора, болар романның планына көчләп тагылган түгел, бәлки аның бөтен организмына сеңдерелгән картиналар. Язучы конфликт мәсьәләсендә дә берьяклы килми, тормышны тирәннән төшенү аркасында чын тормыш конфликтларын бирә. Романда бик зур социаль конфликт — сугыш. Фашистлар белән барган авыр сугыш Сәйфи кебек вак җанлы кешеләрнең күтәрелүенә китерә. Аны җиңү бик ансат кына бирелми. Кулак Сәйфинең бригада бодаен урлавы, Нәфисәгә һәм аның бригада членнарына әллә нихәтле мәшәкать, борчулар тудыра. Зиннәт белән коллектив арасындагы конфликт— үзенә бертөрле конфликт. Коллективтан аерылган, шәхси бә- хетсезлеге аркасында төшенкелеккә бирелгән Зиннәт коллектив йогыи
92 
 
тысында, райком секретаре Җәүдәт Мансуров, авыл коммунистлары Айсылу һәм Хәйдәрләр ярдәмендә туры юлга килеп чыга, үзенең талантын дөрес юлга борып җибәрә, халык йөрәгендә сакланган патриотизм хисләрен, олы батырлыкны көйгә салып уйнап бирә. «Байтирәк урамнарында дәртле бер ашкыну белән әле күкләргә күтәреп, әле унга талдырып һәм нәрсәгәдер әйдәп, нигәдер сокландырып, ялкынлы бер көй, яңа көй агыла» башлый. Моннан тыш тагын кешеләрнең психологиясендә бара торган конфликт та бик кызыклы. Көчле яң- гырдан соң бодай кыры ката, бернәрсә дә ярдәм итә алмый. Нәфисә үзенең эчке каршылыкларын җиңеп, аны кул тырмасы белән тырмалый, яки язын Нәфисә бодай кырын ашлаганда, карт бригадир Бикмулланы искә төшерегез («Азаплыйсың, ипекәйне!»). Хәдичә карчыктагы конфликт тагын үзенә бертөрле: ул коммунист улының исән йөрүен теләп намаз укый. Намаз белән коммунист ничек бер-берсенә сыеша алалар?! Язучы тарафыннан намаз картинасы юмористик планда бирелгән, укый алмый карчык намазын, я радио сөйләп бүлдерә аны, я тавыклар кереп намазлык өстеннән төшәргә мәҗбүр итәләр. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре, сугыш борчулары үзеннәнүзе бу нәрсәнең кирәксез, артык бер әйбер икәнен күрсәтәләр. Роман күп кырлы, катлаулы. Образларны ачуда язучы күп төрле алымнар кулланган. Индивидуаль сыйфатларның каян килүен Г. Бә- широв тарихка да илтә. Мәсәлән, Ак- битнекеләрнең Пугачев яуларында көрәшүчеләр нәселеннән булуы, Нәфисәгә иң матур сыйфатларның халык бәхете өчен көрәшүче коммунист Сәръяннаи күчүе бу образларны аеруча рельефлы, халыкчан ясый. Шушы җәһәттән бер мәсьәләгә тукталып үтми булмый. Романның баш герое Нәфисә образына, аның шәхси тормышына, җанлы кеше буларак, тормыш биографиясенә карата тәнкыйтьчеләр арасында һаман да кире караш бетеп җитмәгән. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Нәфисә романның эчке планына, вакыйгаларның үсешенә, иң элек, үзенең эше белән бәйләнгән. Нәфисәнең югары мораль сыйфатлары, эчке матурлыгы хезмәт про- цсссында ачыла. Шул бөек хезмәт белән яшәп, ул шәхси фаҗигасын- нан юаныч таба. «Хәзер Нәфисәне бөтен 
районда беләләр,—ди Мәүлиха түти. — Әйе. Басуга чыкканнан бирле бик тырыша инде, бик дәртләнеп эшли. Әллә ниләр уйлап чыгара; исләрең дә китмәле... Тик менә Газизнең үлүе генә бик ватты. АйҺай борчыды да инде... Тирән уйланучап кеше бик авыр кичерә икән, Һай-Һай... Әле инде акрынлык белән җанланып килә тагын. Әлеге шул эше җиңә инде, эше». Нәфисә — «хезмәтне иҗат дип аңлаган, аны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә белгән» кеше. Хезмәт Нәфисәнең көндәлек тормышы булып китә, ул үзенең бодай участогына йөрәге белән берегеп үсә. Нәфисәне хезмәтеннән аерып карау бу мөлаем образны үтерә, схемага әйләндерә, юк итә. Әмма бер нәрсәне онытмаска кирәк. Нәфисәнең шәхси тормышы тулы ачылмаган булса, аның рухи матурлыгы көнкүрештә, мәхәббәт һәм семья мәсьәләсендә дә ачылмаган булса, без аны җанлы кеше итеп, кайгыра һәм шатлана белә торган гади кеше итеп күрмәсәк, аның шундый хезмәт батырлыгына, зур җиңүне үз кул көче белән якынайтуына ышанмас идек. Иң элек, ул укучы өчен җанлы кеше. Аның яшьлегендә өзелеп сөйгән егете булган. Менә аның беренче мәхәббәте Зиннәт урамнан өздереп Сарман көен уйнап үтә. Су буе. Кыз бала Нәфисә, моңаеп, хәсрәтен түгә. Зиннәт шәһәргә китеп Нәфисәне оныткач, радиодан уйналган «Сарман» Нәфисәнең йөрәген телгәли. Әйе, Нәфисәнең тормышында Зиннәт кечкенә урынны тотмый. Еллар үтә, кешеләрнең тормышлары, дөньяга карашлары үзгәрә. Нәфисәдән кул селтәгән музыкант егет, сугышка барып җитәргә дә өлгерә алмыйча, яраланып, рухы сыңып, авылга кайтып төшә, һәм ул Нәфисәдә (инде элекке үсмер кыз- түгел, ә яшь килен булган кешедә)
93 
 
яцадан-яңа матур сыйфатлар таба. Табигый, ул аңа омтыла. Нәфисә үзенә булган бу мөнәсәбәткә ничек җавап бирергә тиеш? Ул арада кристалл кебек саф, чиста күңелле, олы йөрәкле коммунист Хәйдәр кайтып төшә. Хәйдәр каршында кайчандыр «яшел куллы» кыз булган Нәфисә хәзер үзбаш фикер йөртә торган, омтылышлы кеше булып җитешкән. Бик табигый, Хәйдәр шулай ук Нәфисәгә омтыла. Бу мөнәсәбәткә Нәфисә ничек җавап бирергә тиеш? Нәфисә әллә никадәр катлаулы һәм каршылыклы ситуацияләр алдында кала. Бу мәсьәләләргә «тар, шәхси эш» итеп кенә карый аламы ул? Юк, карый алмый. Иң элек, Зиннәтнең пессимистик хатына каршы Нәфисәнең язган җавабы бик әһәмиятле. Намуслы кеше буларак, ул (үзе хәзер пр хатыны булса да), әлбәттә, Зиннәтнең хатын җавапсыз калдыра алмый, аны үгетләп тә маташмый, тиргәми дә, үзе белән «бер урам чирәмендә аунап, бер чишмә суын эчеп үскән» иптәше булып яза. Без бу хатта чын күңелдән куелган шундый сорауны укыйбыз: «бер сүзем бар, син бит музыкант кеше, яхшылабрак тыңлап кара әле, туган илеңнең йөрәге ничек тибә икән?..» Әмма ул, сөекле ире фронтта һәлак булгач, инде узган йөрәк ярасын кузгатып авылга кайткан Зиннәтнең кабат мәхәббәтен кабул итә алмый. Ни генә дисәң дә ул гади кеше, аның мәсхәрәләнгән хисләре йөрәктә саклана һәм өстәвенә инде •ул хәзер тиле яшьлек чорыннан, ихтимал Зиннәттән, бер баш өстен тора. Икенче хәл: Нәфисәгә Әпипә тарафыннан гайбәт ташлана. Еш кына бәхәсләшәбез — Нәфисәме, Әпипә гайбәтенә ышанган кайнана Хәдичәме хаклы? Автор бу урында хәл итүне укучы карамагына калдыра. Аң дәрәҗәсенә, вакыйгаларның барышына карап хөкем йөрткәндә, Хәдичә карчыкны да гаепләп булмый.-Улын өзелеп яраткан ана килене Нәфисә турында ишеткән һәрбер сүзне комсызланып тыңлый һәм, ниһаять, Нәфисә адресына Әпипә ташлаган гайбәтләрдән күңеле рәнҗеп, бөтен йөрәк әрнүләрен чыгарып аудара. Нәфисә бу тормыш ваклыкларын ерып алга узып китә һәм Газиздән соң үзендә Хәйдәрнең мәхәббәтенә җавап бирерлек көч таба. Нәфисәнең саф күңелле булуына, аның эчкерсез икәненә Хәдичә карчык ахырдан үзе дә ышана («Карасана, үпкә сакламый икән бит, менә рәхмәт төшкерс!»). 
Бернәрсәне аеруча әйтеп узасы килә: Г. Бәширов тормыш каршылыкларын шомартмый, тормышның катлаулы күренешләрен бирүдән курыкмый. һәм иң әһәмиятлесе — болар романда психологик акланган. Нәфисә шушы киртәләр аша үтеп, көрәшеп үсә, җитлегә, аның олы җанлы булуы шәхси тормышында да, мәхәббәт, семья мәсьәләләренә карашта да сынала, шуңа күрә ул китапны япкач та безнең каршыбызда намуслы, керсез күңелле мөлаем танышыбыз булып балкып тора. Ләкнн романның композицион төзелеше әле кимчелекләрдән дә азат түгел. Чигенешләр, биографик моментлар романда шактый күп урынны алалар. /Моның уңышсыз ягы шунда, алар вакыйгаларның эзлекле үсүенә, динамикалы булуына зыян китерәләр. Ни өчен аларны язучы куллана соң? Моның сәбәбе шул: романдагы вакыйга нибарысы алты-җиде ай вакытны, ягъни язгы чәчү башланганнан алып, уңышны җыеп алганга тикле булган араны эченә ала. Күп кенә геройлар инде стабильләшкән характерлары белән килеп керәләр, ягъни автор алар- ның характер формалашу дәверләрен сурәтләми, вакыйга барганда чигенеш ясап, үзе сөйләп бирергә мәҗбүр була. Композициянең оешып китүе өчен романда алынган вакыт таррак, шуңа күрәдер бәлки, Нәфисәнең Зиннәт белән, Хәйдәр белән, Газиз белән булган мөнәсәбәтләре турында тәнкыйтьчеләребез еш кына бәхәс куптаралар. Гомумән алганда, романның нигезенә автор безнең чорның социаль
94 
 
асылын калку итеп күрсәтә торган вакыйгаларны алган, шуларны үткенәйтеп, тулыландырып биргән, колхозчы крестьяннарның фронтка ярдәм итү өчен үз-үзләрен аямыйча эшләүләрен, «немецларга каршы хәзерге сугышны үз эшләре итеп, үзләренең тормышы һәм азатлыгы өчен бара торган сугыш итеп санауларын» III образлар аша конкрет җирлектә күрсәткән, шушы идеяне ачарлык итеп композиция төзегән. П Художество әсәренең теле гомумхалык теленә нигезләнә. Әгәр без «Намус» романының теле турында сүз алып барабыз икән, язучы төзегән нинди дә булса бер тел эзләмибез, ә Гомәр Бәшировның гомумхалык теленнән файдаланудагы үзенчәлекләрен тикшерергә тиеш булабыз. «Без «Горький теле», «Толстой теле», «Маяковский теле» дип әйтәбез икән, биредә сүз язучы теленең индивидуаль үзенчәлекләре турында бара, ләкин бу үзенчәлекләр гомумхалык теле законнарына буйсыналар. Әгәр дә язучы халыкка анла- ешсыз, үзенә аерым бер тел төзергә теләсә, үзен дә һәм үзенең әсәрләрен дә ю г а л у г а, онытылуга дучар итәр иде. Әдәбиятта «үз» телен, үзенең «махсус» телен төзергә көчәнүче һәртөрле формалистик мәктәпләр белән нәкъ менә шулай булды да. Художество әдәбиятының барлык әсәрләре дә гомумхалык телендә язылган. Әмма без, шуңа да карамастан, турыдан-туры шундый бер үзенчәлек тоябыз, ул үзенчәлек безгә бу — «Лермонтов теле», бу — «Райнис теле», бу — «Чехов теле», бу — «Гоголь теле», бу — «Шевченко теле», бу— «Тукай теле», бу — «Ахундов теле...» — дип аермачык әйтергә мөмкинчелек бирә. Ул гына да түгел, без язучыга аның телендәге индивидуаль үзенчәлекләр никадәр көчле булуга карап зур бәя бирәбез» («Литературная газета» № 122, 1951 ел, 13 октябрь). Язучы гомумхалык телен никадәр тирән белсә, аннан никадәр иркен файдалана алса, әсәрнең теле дә шулкадәр бай була һәм бай тел бай эчтәлек тә алып килә. Я зу ч ыл а р н ы ң беренче съезды нда 
                     III И. В. Сталин. Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында. Татгосиздат, 1946 ел, 104 бит. 
ук инде иптәш Жданов съездда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Кешеләр рухының инженеры булу ул— тел культурасы өчен, әсәрләрнең сыйфаты өчен көрәш», — дигән иде. «Правда» газетасы «Бөтен йөрәктән» операсының уңышсызлыгы бу операның телендәге гариплек, совет кешеләренең хисләрен алар- ның үзләренә хас табигый сүзләр белән түгел, бәлки иң әшәке оперный һәм салон-романс штампларыннан алынган лексика аша бозып бирүдә икәнен әйтте. Ләкин гомумхалык телен белү, сүз запасы туплау язучыга үзеннән- үзе, тугайда ук әзер килеш бирелә торган бер нәрсә түгел. Бу озак еллар буенча иренмичә өйрәнү, халык сүзенә колак салу, аңа аңлы рәвештә анализ ясау, милли телнең эчке законлылыгын белүне, армыйталмый эшләүне, өзлексез өйрәнүне сорый торган эш. Гомәр Бәширов- ныц иҗат биографиясе буенча барыбызга да билгеле, ул озак еллар буе халык иҗатын җыйнау, туплау өстендә эшләгән язучы, һәм шуның уңай йогынтысы, халык иҗаты традицияләре «Намус» романының теленә бик якты эзен салган. 
Язучы үзенең романында әйләнә- тирәне һәм геройларның характерын фотографик рәсемнәр аша, гади протоколлау юлы аша бирмәгән, бәлки безнең чорның социаль асылы тудырган характерлы үзенчәлекләрне тотып алган, аларны аңлы рәвештә тулыландырган, шуңа күрә «Намус» романындагы геройларның телемдә дә, образ тудырудагы башка яклардан аерылгысыз рәвештә, типиклык зур урып алып тора. Нәфисә образы, совет әдәбиятының иң якты образлары Корчагин, Воропаев, Батмановлар белән бер- рә^тәп, безнең укучыларыбыз күцс
95 
 
лендә киң урын яулап алды. Нәфисә образында укучы үз Ватанына чиксез бирелгән патриоткамы, бөтен бер халык психологиясенең гәүдәләнешен таный. Шул ук үзенчәлекләр аның сөйләү телендә дә чагыла. Нәфисә үз эшен дәүләт интересы, Ватан интересы белән бәйли, ил кайгысын кайгыртып яши. Райком секретаре Җәүдәт Мансуров сөйләгәндә, без кешеләрне штурмга күтәрергә сәләтле булган ялкынлы агитатор тавышын ишетәбез, озак һәм эзлекле һөҗүмгә хәзерләүче түземле пропагандистның акыллы һәм зирәк сүзләрен тыңлыйбыз. Аның Нәфисә белән бергә бодай кырын карап йөргәндә сөйләгән сүзләре һәм райком бүлмәсендә Хәйдәр белән әңгәмәсе моңа мисал була ала. Чын художество әсәренең зур ышандыру көче бар. Язучы моңа индивидуальләштерү аша ирешә. Типик характерларның типик сөйләмен ул тормыштагыча җанлы, төрле тавышлы итеп, геройларның характерларына тәңгәл китереп, алар- ның үз сөйләү стильләрендә бирә. Биредә геройның дөньяга карашы, белеме, профессиясе, яшь аерымлыклары, җенесе, темпераменты һәм, ниһаять, персонажның теге яки бу хәлдәге иастроеииесе исәпкә алына. Г. Бәширов тарафыннан Нәфисәнең индивидуальләштереп бирелгән теле нинди, бу яшь хатынның сөйләмендә нинди үзенчәлекләр бар? Бу сорауга без Г. Бәшировның «Литературная газета»да басылган үз мәкаләсендә җавап табабыз: «...Мин колхозга бардым һәм авыл яшьләренең' сөйләү үзенчәлекләрен өйрәндем. Бу яшьләр — бригадирлар, звено башлыклары, укытучы хатынкызлар, көтепханәчеләр, уку йорты мөдирләре — кыскасы, күп очракта урта яки җидееллык мәктәп бетергән, комсомол сафында тәрбияләнгән яңа буын авыл интеллигенциясе. Менә шушы алдынгы яшьләр телеп, урынчылык оттеногы белән һәм кайбер интонацион үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, мин Нәфисә теле итеп алырга тырыштым» («Литературная газета» № 78, 3 июнь, 1951). Нәфисә телендәге урынчылык от- теногын без аның әгәренки, бүгенгесе көнне, мәйлең кебек диалекталь сүзләр куллануда күрәбез. Аның интонацион үзенчәлекләре халык телендәге интонацион үзенчәлекләр белән бәйле: — Я, нишлибез соң, гөлкәйләрем? 
Болай булгач, безнең бодай орлыгыбыз җитми бит. Бу репликадагы «соң» ярдәмлеге, «гөлкәйләрем» сүзе, халык теленә кереп урнашкан «болай булгач» тәгъбире Нәфисәнең коллективка эндәшендәге ягымлылыкны күрсәтү интонациясе булып торалар, Нәфисәнең бригада членнарына үз итеп, иң якын дус итеп, ышаныч баглап каравы турында сөйлиләр. Әлеге репликадан «бит» һәм «соң» ярдәмлеген, «гөлкәйләрем» дигән эндәш сүзне, «болай булгач» тәгъбирен, «бодай орлыгыбыз» дип әйткәндәге бодай орлыгына үзеңнең газиз әйберең итеп карауны күрсәтүче «быз» кушымчасын алып ташлау шундук бу диалогны дорфа бер эндәшкә әйләндерә. (Я, нишлибез, безнең бодай орлыгы җитми?) Бәлки без китергән диалог очраклы алынгандыр? һич юк. Бик күп диалогларга анализ ясаганнан соң, персонажлар теле язучы тарафыннан бик нык уйланып, җанлы сөйләү теленең интонацияләрен өйрәнеп, аңлы рәвештә төзелүенә ышанасың. Нәфисә теленнән тагын бер мисал китерик. Бригада членнары җыелышып киңәшкән чакта, Карлыгач җитмәгән орлыкны үз араларыннан җыярга, көзгә хәтле колхозга әҗәткә биреп торырга әйткәч, Нәфисә болай ди: — Ишеттегезме Карлыгач нәрсә ди? Үземнең дә шундый бер өметем бар иде, башта ук уйлап куйган идем, мондый асыл кешеләр белән беркайчан да хур булмабыз, дигән идем. Бу тикле дә дөрескә чыгар икән! Әйдәгез, гөлкәйләрем, болай булгач, кайтыйк инде. Кайтыйк та, өйдәгеләр белән киңәшеп, уйлашып килик: кем күпме бодай әҗәткә биреп тора ала? Аннары Айсылу апа белән дә сөйләшик. Бәлки ул әле теге кире бәндәне дә акылга утыртыр!  
96 
 
Бу реплика Нәфисәнең, пндиви- дуальләштерелеп бирелгән теленә карата безнең, башта әйткән фикерләребезне тагын бер кабат раслый. Ягымлылык, үз итеп сөйләшү, ышаныч интонациясен күрү биредә дә кыен түгел. Шуның өстәвенә без сүзләрнең, бер-берсенә бәйләнешеннән, куелу тәртипләреннән Нәфисәнең. бу моменттагы настроениесен дә тоябыз. Нәфисәнең, йөзендә куанычлы елмаю күргәндәй булабыз. Диалоглар романның буеннан- буена шулай җанлы итеп төзелгәннәр. «Тонык кына гөрләп торган караңгы залдан Әпипәнең, ал яулыгы калыкты, чеметтереп ала торган зәһәр сүзләре чәчрәп чыкты: — Илдә булмаганны пешер, катын, дигәндәй, ни чыкмаса, шул Ак- битнекеләрдән чыга. Безнең бригада, имеш’ Бакчи, менә мин дә синең бригада бит. Нигә минем сүзне җыелышка әйтмисең? Авырын- җиңелен белгән юк, уйлап караган юк. уптым пләйһи чыгар да аудар, һай, һай, һай, ташкулчим!». Авырлыклар алдында куркып кала торган, җиңел холыклы Әпипәнең үзенчәлекле итеп бирелгән «ачы» теле менә шундый. Инде кулак психологиясен сөйрәп йөрүче икейөзле Сәйфи сөйләвен тыңлыйк. « — ...Инде бер төрле, барын бергә төйнәп әйткәндә, без нәрсә күрәбез? Без, иптәшләр, шуны күрәбез: дисвительни, түгел мирни вримедә генә, сугышның шундый куркынычлы и шундый, стал быт, авыр чагында да безнең «Чулпан»ыбыз мах бирмәде. Дисвительни, ул алга китмәде. иллә мәгәр, әйтергә кирәк, артка да чигенмәде. Кәнишне, сез әйтерсез инде, орлык җитми и шулай ук атлар да ябык дип әйтеп... Дисвительни, иптәшләр, орлык җитенкерәми, и шулай ук атлар да көрдән түгел...» Сәйфинең бөтен тормышы әллә нинди томан белән өртелгән, һәм сөйләгән чакта да ул ачык итеп сөйләми, кеше аңламаслык итеп бутап бетерә; үзенең эшкә аяк чалуын, вак җанын сүз чүбе эчендә күмеп калдырырга тырыша. Персонажлар сөйләмендәге типиклыкны һәм индивидуаль үзенчәлекләрне органик берлектә алып карарга кирәк: герой нәрсә сөйли, ягъни аның сүзләрендә нинди мәгънә ята; һәм ничек сөйли, ягъни аның сөйләмендә үзенчәлекле нинди сыйфатлар бар. 
Бездә персонажлар теленең индивидуальлеге һәм типиклыгы мәсьәләсен берьяклырак аңлату фактлары да бар. Мәсәлән, Гариф Гобәй иптәш «Татар әдәби теленең кайбер мәсьәләләре» исемле мәкаләсендә («С. Ә». №4, 1951 ел) бу төшенчәне картлыкка, яшьлеккә карап кына аңлата. Айтуган картның сөйләмендәге характерлы бер-ике сүзне тотып ала да болай итеп картлар гына сөйли дип нәтиҗә ясый, менә бу инде иң карт кеше теле дип соклана. Сүз юк, Айтуган картның сөйләү манерасы безнең алга карт кешене китереп бастыра. Ләкин карт кешене генәме? Юк шул, карт кешене генә түгел, формалашкан ачык характерны күз алдына бастыра. Гариф Гобәй иптәш принцибы белән барганда, «Намус» романында гәүдәләнгән Тимери карт, Бикбулат карт һәм Айтуган картларның сөйләмнәре исә берберсеиекеннән аерылмаска тиеш: өчесе дә картлар, өчесе дә колхозчы, белемнәре дә бер чама. Ләкин өчесенең дә тел үзенчәлекләре бар. Мәсьәлә шунда: аларның тел үзенчәлекләре әле күрсәтелгәннәр өстенә характер булулары белән аерылып тора. Г. Гобәй иптәш характер * мәсьәләсен онытып җибәрә һәм шу- на күрә Айтуган картның сүзләренә карата, болай итеп картлар гына сөйли ала, дип нәтиҗә ясау белән чикләнә. Айтуган карт сүзләренең мәгънә нагрузкасы турында уйлап карамый. Д^әсьәләгә җитди килгәндә, нәкъ шуннан башларга кирәк иде. Ватаныбыз авыр көннәр кичергәндә, фашистлар Сталинградка якынлашып килгәндә, сиксән ике яшьлек Айтугай бабай үзен борчыган мәсьәләләрне Сталин акылы яктылыгына куеп карый: «Сталин үзе нәрсә ди соң? Өметле әйтәме, махы бирмәбез диме, ничек ди?.. Алаймы? Шулай диме? Булдырырбыз диме? һе, бик
97 
 
өметле әйтә икән алайса, бәрәкәлла, бик ышанычлы әйтә икән... Шулай булыр да шул! Рәсәй бит ул! Рәсәй дә җиңә алмагач, фашистны бүтән кем җиңсен!.. Инде үзе исән була күрсен. Эше бик зур. Ай-ай зур аның эше!» Безнең колхозчы крестьяннарыбыз өчен олысыннан алып кечесенә кадәр Партиябез тирәсенә туплану хас. һәм менә шушы нәрсә Айтуган бабайның индивидуал ьләштерелеп бирелгән сөйләме аша бик матур чагыла. Ә Г. Гобәй иптәш мәсьәләнең формасын гына алу белән дөрес эшләмәгән. «Намус» романында Г. Бәширов- ның персонажлар телен, диалогларны оештыруның техник ягына тукталуны да без кирәкле дип саныйбыз. Бу әдәби осталыкка бәйләнгән мәсьәлә. Безнең яшь язучыларыбыз- да гына түгел, кайбер олырак буын язучыларыбызда да диалогларның техник оештырылу ягы шактый аксын. Беренчедән, язучылар: дип әйтте, диде, дип куйды, дип уйлады сүзләрен бик күп кулланалар, бу нәрсә диалогларның динамикалы- лыгыи киметә, гайрәтен ала, күп кабатлау аркасында «диде»ләр чүп сүзгә әйләнә, әсәрне укуны авырайта. Г. Бәширов, татар теленең интонация чараларыннан файдаланып, бик күп очракларда «диде»ләрдән уңышлы котыла алган: «— Сөйләмә юкны! Ишек төбенә килеп җиткәч, керми китәләрмени? Айсылу, кунагын ян тәрәзә буендагы кечкенә өстәл янына утыртты да, хәл-әхвәл сорашырга тотынды. . — Кайтканнан бирле синең белән сөйләшеп утырган да юк. Я, иихәл- ләрең бар? Газиздән хат юкмы?.. Б р и га д а ңн ы н ыгыты п җиткердеңм е инде? — Кыска итеп киселгән кара чәчле, дүрт-биш яшьлек кызның Нәфисәгә килеп иркәләнүенә елмаеп карап торды. — Күрәсең, әнә Йолдыз да нинди сагынган үзеңне. Нәфисә баланың башыннан сыйпап алдына утыртты. — Минем хәлләр ярыйсы, Айсылу апа, — диде. Бер-пке сүз белән генә Газиздән һаман хат килмәвен, бригадасында эшләрнең ничек то- 7. .C, Ә.- №8 руын сөйләп алды. — Бик озак йөрдең, Айсылу апа, сагындырдың. Чын. Инде бөтенләйгә кайткансың бит? — Әйе, бетереп кайттым. Урман кистем, агач чыгарттым, муен тиңентен кар ерып йөрдем, борынымны 
өшеттем...» Көндәлек гади эшләр турында барган, ләкин тирән мәгънәле бу диалогларны автор тыгыз итеп үргән, аның техник ягын да яхшы, анык итеп эшләгән. Диалог чын тормыштагыча булуы белән укучының хәтеренә бик нык сеңеп кала. Автор ремаркалар белән бу сөйләшүнең нинди обстановкада баруын да күрсәткән. Ремаркалар булганда, «диде» сүзеннән башка язу бик авыр. Шулай булуга да карамастан, хәтсез генә озын бу диалогта автор нибарысы бер урында «диде» сүзен куллана. һәм романның башыннан азагына кадәр үзенең бу алымына турылыклы рәвештә бара. Диалоглар төзү турында сөйләгәндә тагын «Намус» романындагы икенче бер уңай моментка тукталу бик әһәмиятле. Бу — геройларның хисләрен һәм уйфнкерләрен бирүдәге алым. Әдәби әсәрдә геройларның сөйләтүләреннән тыш, аларның уйланулары, хисләре дә бирелә. Гадәттә, әдәби әсәрләрдә авторлар геройларның уйфикерләрен «дип уйлады», «аңа шулай кебек . тоелды» шикелле сүзләр белән аңлата торган булалар. Гомәр Бәширов «Намус» романының бик күп урыннарында традиция булып килә торган мондый сүзләрдән арынган. Ул моңа автор сөйләме белән диалогларны берләштерү нигезендә ирешкән. Хәдичә түти улы Газизне сагынып, сандыктан аның киемнәрен алып карый. Г. Бәширов бу күренешне түбәндәгечә тасвирлый: Хәдичә түти, «кечкенә чагында баласының яланбашын сыйпаган- сыман, йомшак кына итеп, пиджакның иң өсләрен сыйпады, бармак очы белән генә якасыннан бер мамык кисәге чеметеп алды. Гәрчә улының әйберләрен эче пошкан саен карый торган булса да, боларда ул
98 
 
белмәгән берни дә юклыгын ул алдан ук белеп торса да, ниндидер бер өмет белән, сагаеп кына, бер генә бармагын тыгып, кесәләрен капшап карады. Карчыкның соргылт күзләре сагыш белән томаланды, моңсу уйлары рәхәт истәлекләр дөньясына алып киттеләр. Әйе, бу костюмны Газиз киңәшмәдән киеп кайткан иде. һай күңелле дә чак иде, инде дә рәхәт заманалар иде!» 
Китерелгән мисалда Г. Бәширов башта Хәдичә карчыкның хәрәкәтләрен тасвирлый, соңыннан аның уй- кичерешләрен бирә. Без курсив белән билгеләгән юллар — Хәдичә карчыкның сагышлы уйлары. Күрәбез, Г. Бәширов бу уй-кичерешне «дип уйлады» кебек сүзләр белән аныкламаган, диалогларны автор сөйләменнән аера торган тамгалар да куймаган, ягъни автор хикәяләве белән диалогны берләштергән һәм болай эшләве белән ул зур осталык күрсәткән. Чөнки тормышта хәрәкәт уй белән тыгыз бәйләнешкә керә. Хәрәкәтләр, вакыйгалар, обстановка кешеләрнең уй-кичерешләрен, хисләрен уята. Ә «дип уйлады» формасының хәрәкәт белән уйлану-кичеренү арасына куелуы аркасында, укучы хисе белән автор язган хисләр ку- шылмыйчарак кала. Димәк, Г. Бәширов артык киртәләрне алып ташлап, үзе язган әсәрнең укучыга төгәл барып җитүенә ирешә. Татар совет әдәбиятында бу алымны Ибраһим Гази бик нык активлаштыра. Барысын җыйнап әйткәндә, «Намус» романындагы персонажлар теленең җанлы интонацияләргә корылуы, Г. Бәшировның диалогларны тормыштан алып һәм тормыштагыча җанлы итеп бирүе автор күтәргән әһәмиятле идеяне ачуга зур ярдәм итәләр, әсәрнең ышандыру көчен арттыралар. 
Язучының индивидуаль үзенчәлекләре, тел культурасы аның үз хикәяләү телендә аерата ачык чагыла. Автор үзенең хикәяләве аша типик характерларны тудыру өчен хезмәт итәрлек типик обстановканы тасвирлый, геройның хәрәкәтләренә һәм аның әйләнә-тирәсендә барган вакыйгаларга бәя бирә, образның портретын яза. Биредә тагын художество әдәбиятының специфик үзенчәлекләрен дә онытмаска 
кирәк. Художество әдәбиятының теле— образлы тел. Язучы метафоралар, чагыштырулар һәм башка төр сурәтләү чаралары куллана Әдәби әсәрдә сүзнең конкрет логик мәгънәсеннән, предметлык мәгънәсеннән тыш, эмоциональ төсмере дә була. Сүзнең эмоциональ төсмере исә тоташ сөйләм эчендә, язучының төзегән җөмләсендә ачык чагыла. Г. Бәширов җөмләләрне романдагы вакыйгаларның тиз яки акрын агуына, кеше хәрәкәтләренең, мөнәсәбәтләренең киеренкелегенә, уй- кичерешләргә карап төзи: «...Яз көне иде, кич иде; кинәт әллә ни булды — өйдә елаша башладылар, ыгызыгы купты. Анасы, Нәфисәне җитәкләп, елый-елый колхоз идарәсенә йөгерде». Вакыйга зур тизлек белән бара. Динамикалылык көчле, шуңа күрә язучы җәенке метафоралар да, чагыштырулар да алмый. Вакыйганың тиз барышы кыскакыска җөмләләр белән һәм фигыльләрне күп куллану аша бирелә. Икенче бер күренешне алыйк. Нәфисәнең әтисе Бикбулат — бик салмак хәрәкәтле, вак милекчелек җанлы, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше. Менә аның хәрәкәтләре: «Бикбулат, мич буендагы урындык янында, утырыргамыюкмы дигәнсымаи, бераз таптанып торды. Ниһаять, мондый чакта болай аягүрә торып кына чыгып китү кода булган кешегә килешеп бетмәс кебек тоелды булса кирәк, бүреген салып, аның эчендәге кәләпүшен башына сылап куйганнан соң, бөкерәя төшкән кечкенә гәүдәсен җайлап кына утыртып куйды. Урындык бер шыгырдады да тынды. Бикбулат, калын кашларының бөркәве астындагы кечкенә күзләре белән идәнгә текәлеп, авыр тынлыкка батты».
7» 99 
 
Биредә салмаклык обстановкасын, бердәй, «авыр тынлыкка батты», «таптанып торды» кебек сүз тезмәләре характерласа, икенчедән, җөмләләрнең озын булуы, кат-кат алынган метафоралар, чагыштырулар, хәрәкәтләрне тасвирлаучы фигыльләрнең бер-берсеннән ераклыгы — бөтен җөмлә төзелеше шуңа хезмәт итә. Шушы кечкенә генә өзек Бикбул атн ы ң х а р а ктер ы и да гы сал м а к- лыкны, әйләнә-тирәдә барган вакыйгага исе китмәвен ача. Ә бит Бикбулат Нәфисәләргә кызының кайгысын уртаклашырга килгән. Газиз үлемен бик авыр кичерүче Нәфисәгә карата, Бикбулатның: «Алай чамадан артык ватылмаганда да ярар иде» дигән уйлары аның әлеге хәрәкәтләренә бик ятышып тора. Романның стиле бөтен китап буенча бертөрле түгел. Автор үзе дә сөйли, Хәдичә карчык булып та сөйли, геройларның балачагын сурәтләгәндә, бала булып, бала күзлегеннән карап та сөйли. Романда Хәйдәрнең балачагын сурәтләгән картинаның стиле бик характерлы. Язучы монда әкият стилен ала. Хәйдәрнең балалык еллары авылда зур үзгәрешләр барган елларга, агач сука урынына корыч айгырлар килгән, нәселле эре хайваннар үрчетел- гән елларга туры килә. Чынлап та, салам түбәле тәбәнәк өйләре белән караңгыл ыкта йом ыл ып утырган авылда шундый үзгәрешләр башлану үзе үк балага әкиятсыман тоела. «Җил капкадан чыгуга, малай (Хәйдәр. — Г. А.) яңадан үз дөньясында. Ни күрсен, урамда — келәт тикле колхоз үгезе Мөгезбай. Ул, үзенә тиң таба алмагандай масаеп, бөтен авылны бер итеп, үкерә-үкерә урамның нәкъ уртасыннан килә. Бераз килә дә үкереп җир тырный, бераз килә дә җир тырный... — «Капканы ватып керә алырмы, юкмы? Вата алырмы/ юкмы?..» Елтыр күзле, яланаяклы кара малай капка арасыннан кереп, баскыч астына посып кына өлгерә, шашынудан күзләрен кан баскан Мөгезбай, җил капканы чөеп ыргыта да, баскыч төбенә килеп, үкерәүкерә тырнашырга тотына. Атасы чыга өйдән камчы тотып, Сарбай чыга лапастан яман өреп (!). Мөгезбайны көчкә куып җибәрәләр...» Ул да түгел, түбән очтан гүләгән тавышлар ишетелә башлый. Хәйдәр шунда чаба. Трактор килгән икән. «Менә трактор өстендә утырган Хәсби абыйлары аның бер төшен борып карады. 
Трактор ыргып китте дә чыгымчы ат кебек киреләнеп, тагын туктады. Хәсби абыйлары төшеп, тракторның маңгаен капшады: — Ай-яй! Айгырның башы нинди кызган! Иреннәре нинди кипкән! — диде. — Айгыр бик сусаган, малайлар, теле чыгарга җиткән. Чишмә турысыннан узганда, су эчмичә китәсе килми аның... Менә алар, корыч айгырны төчкертеп, урахМ буенча киттеләр. Ул шундый каты төчкерә икән, хәтта тәрәзәләр зыңгылдап кала, посып торган җирләреннән шыбырдашып чыпчыклар очып чыга. Мөгезбай булып Мөгезбайның коты очты. Ул тиз генә койма артына кереп посты. Бөтен этләр, койрыкларын бот арасына кыстырып, кайсы кая күздән югалды. Авыл уртасына җитәрәк, трактор каршысына колхоз башлыгы Сәръян килеп чыкты. — Төкле аягың белән килсәңче, Хәсбиулла туган! — диде. — Колхоз басуына беренче буразнаны син сызасың бит! Аягың җиңел булсын! Хәсби абыйлары әйтте: — Шулай булсын! — Сөрәсе җир бик күп инде безнең, Хәсбиулла туган! Айһай, ничек кенә җиңеп чыгарсың икән! Хәсби абыйлары әйтте: — Шәт җиңәрмен әле! — диде. — Минем кара айгырымда бит утыз айгырның көче бар!» Келәт тикле колхоз үгезе Мөгезбай, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып төчкерәтөчкерә . килүче корыч айгыр, аның телен белүче хуҗасы Хәсби — халык әкиятләреннән алынган менә шундый образлар һәм халык әкиятләрендәге җөмлә конструкциясе («Атасы чыга өйдән камчы тотып, Сарбай чыга лапастан яман өреп», әйтте — диде, әйтте — диде
100 
 
формасы) әкият стиле тудыралар. Ләкин бу инде чын әкият. Халыкның гасырлар буе хыялында йөрткән өметенең чынга ашуы. Автор шушы ук нәрсәне, Хәйдәрнең яшьлеге шундый-шундый елларга туры килде дип үзе сөйләп бирә алган да булыр иде. Шулай итсә оттырган да булыр иде. Художникның кыйммәте дә шунда, ул күрсәтеп бирергә тиеш. Күрәбез, Г. Бәширов колхоз төзелү елларының героикасын бирү өчен матур алым тапкан. Бу — һичшиксез, авторның уңышы, аның эзләнүе. Шулай итеп, Г. Бәширов ялыктыргыч бер стиль белән сөйләп бармый. Тантана вакытларын, геройларның шатлыклы минутларын сурәтләгәндә, стильдә дә тантаналылык сизелеп тора. Метафоралар катлы-кат- лы, абстракт төшенчәләр, сынлан- дырулар күп, бар нәрсә җилкенеп, ярсып, тетрәп тора, сүзләр үзләре үк җырлап торалар. «Кояш күтәрелә төште. Ялыктыргыч салкын кышны уздырганнан соң, җир үзенең яшьлек бәйрәмен итәргә ?җыена, сагынып көткән җылы, иркәләүчән кояш нурлары астында ул күзгә күренеп күперенгән кебек, аның иркенләп тын алуына хәтле ишетелгән кебек иде... Атлар, туктап торган арада, борыннарын җиргә төртәләр, танауларын киереп, туфракны исниләр дә, нидер хәтерләренә төшкәндәй, башларын күтәреп, әсәрләнә башлыйлар, күзләрен уйнатып, нәрсәнедер эзләгәнсыман, зур тынгысызлык белән еракларга текәләләр. Дәртләнеп һәм ашкынып, бөтен сыннарын тетрәтеп кешнәп җибәрәләр». Басуда атлар белән янәшә трактор эшли. Трактор эшенең атлар белән чагыштырмаслык зур масштаб булуын автор кечкенә генә өзектә дә уңышлы итеп бирә алган: «Илгизәр тырмалар арасыннан җиңел генә сикергәлән үтте дә алар- ны тракторга беркетеп куйды. Трактор кузгалды. Дистә ярымлап тимер тырма, урам киңлегедәй аранля иңләп, дулкын өстендә баргандай айкала-чайкала, онрлр өстенә кереп китте». Трактор күз алдына гигант көч булып килеп баса. Гади эшне, мөнәсәбәтне сурәтләгәндә романның теле мөмкин кадәр җыйнак һәм бик җитди. Аланбашлар белән ярышка чыгу вакытын сур әтл ә гә н җы ел ы шта г ы «халыкның җилтерәтеп кенә кул чабып 
алуы», «Интернациональ» колхозы бригадиры Наташаның сүзләрен «кистереп-кистереп әйтүе», Идел өстендә гаскәр төялгән пароходның «үткен борыны белән дулкыннарны кистереп» баруы кебек штрихлар җнтди-кискен обстановками характерлыйлар. Язучының язу стилендә очраган төрлетөрле алымнар безнең катлаулы һәм күпкырлы чынбарлыгыбызны төрле тавышлы итеп укучыга җиткерәләр. Романның үз эчендә обстановкага карап стильләштерүне Г. Бәшировның уңышы дип санарга кирәк. Моның иң уңай ягы шунда: геройларда төрле обстановка тудырган настроение укучыга да күчә, укучы геройлар белән бергә вакыйгалар эченә кереп китә, геройлар белән бергә хәрәкәт итә. Г. Бәширов вакыйгаларга бәя биргәндә, сурәтләү чарасы буларак, чагыштырулар кулланырга бик ярата. Чагыштырулары бик күп очракта уңышлы, аларны ул вакыйга барган обстановкадагы предметлар белән бәйли. Татар телендә чагыштырударның морфологик формалары бар: алар шикелле, кебек, төсле ярдәмлекләре һәм сыман, дай-дәй, тай-тәй кушымчалары белән биреләләр. Г. Бәширов бу формаларны, урынына карап, аерымлан куллана: предметка һәм хәрәкәткә бәйләнешле чагыштырулар «дай-дәй» (тай-тәй) һәм «сыман» формалары белән биреләләр: Өермәгә юлыгучы җитлекмәгән кош баласыдай Җәүдәт (123 б.), ялкыны белән тыныңны буардай кыз (143), бу кара көйгән шомлы урынга күз салырга имәнгәндәй, ашыга- ашыга өскә үрмәләүче кояш шәүләсе (142), чын артистлардай кул кушыру (228), күгәрчен гөрләгәндәй назлы көлү (229), мамыктай күпереп калган җир өсте (152), дагасы- ман дугаланып килгән түгәрәк сакал (48), «Нигә яңадан терелдем соң мин, пигә?»—дигәнсыман ачуланып карау (142) һ. б.  
101 
 
Шул рәвешчә, язучы предмет һәм хәрәкәт чагыштыруларын барлык урында диярлек дай-дәй (тай-тәй) һәм сыман белән бирә. Өстән генә караганда, бу уңышсыз кебек, бертөрлелек кебек килеп чыга. Ныклабрак уйлап, әсәрдәге барлык чагыштыруларга һәм телдәге башка чараларга анализ ясасаң, авторның аңлы рәвештә шулай эшләвенә төшенәсең. Автор «кебек», «шикелле» ярдәмлекләрен персонажларның уй-киче- решләрен бирү өчен бик кадерләп, саклап тота, һәм ул аны бик үзенчәлекле куллана: — Әйе... бер язны Йөзлебикә апасы Нәфисәнең кемгәдер кияүгә чыгуы турында хат та язган иде шикелле. Ул нәрсәгәдер бик рәнҗегән дә иде кебек. Нигә шулкадәр ачуланган иде соң әле ул?.. Әйе, «вәгъдәсез син, кансыз син, җаның юк синең...» дигән иде шикелле...» (144 б.). Бу — Зиннәтнең Нәфисә турындагы уйлары. Күрәбез, автор геройның эчке кичерешен бирә торган тел чаралары тапкан. «Кебек» һәхм «шикелле» бәйлекләре геройның уй-ки- черешеи, үткәнне искә алуны бик уңышлы биргән. Алдарак әйткәнебезчә, автор «аңа шулай булып тоелды» кебек стандарт формалар белән китмәгән. Андый артык сүзләр булмау аркасында, укыганда бу хисләр укучыга тиз барып җитә. Без, гүя, автор сөйләвен түгел, Зиннәтнең үзен тыңлыйбыз. Г. Бәширов фигыль категорияләренә дә бик таләпчәнлек белән килә. Мәсәлән, ул геройларның йөз, күз, кул һ. б. хәрәкәтләрен биргәндә ка- батлаулы фигыльләр куллана: «Айсылуның нечкә кашлары сизелер- сизелмәс кенә селкенгәләп (селкенеп түгел, селкенгәләп — Г. А.) алдылар. Карт тамагын кыргалап (кырып түгел, кыргалап — Г. А«), тагын күчеп утырды». Кабатлаулы фигыльләр геройларның өзлексез хәрәкәттә булуларын бирүгә хезмәт итә, динамикалылык- пы көчәйтә. Кабатлаулы фигыльләр куллану, гомумән, авторның язу стиленә характерлы момент. Романның теленә морфологик анализ ясаганда тагын башка бик кызыклы моментларны күрсәтергә була. «Тик Мәүлихә барыбер ятмады, Нәфисәнең күңеле булсынга бераз утырып торды да, тагын кузгалды». Күңеле булсынга — игътибарга лаеклы форма. «Аның күңеле булсын өчен» формасы да бар. Соңгысы инде китапларда күп кулланылган. Бәширов халык сөйләмендәге форманы сайлап ала. 
Беренчедән, бу форма үзенең яңалыгы, башкалар тарафыннан кабатланмаган булуы, икенчедән, халыкча әйтелүе белән укучыга ныграк тәэсир итә. Өченчедән, автор бу форманы Мәүлихә түтинең хәрәкәтләрен биргәндә куллана, ягъни Мәүлиханың үз сөйләү теленә якынрак форманы ала. «...Сабан игеннәренең саргылт һәм яшькелт-бурлы дулкыннары өстеннән тәнне җиңеләйтеп җибәрә торган рәхәт бер хуш ис агыла» (189 б.). «Көтелмәгән бер хәл бу ике яшьнең тормышын бөтенләй бүтәнчә борып җибәрде» (27 б.). Биредә без сүзләр бәйләнешендә кызыклы бер момент белән очрашабыз: Г. Бәширов аергыч белән аерылмыш арасына «бер» сүзен китереп кертә. Безнең карашка бу бик уңышлы. Беренчедән, ул сүзләрнең бәйләнешендә төзеклек тудыра, икенчедән, аерылмышны (предметны) конкрет ала. Язучы романның буеннанбуена шушы принцибына турылыклы рәвештә бара: мәһабәт бер тынлык, моңсу бер куаныч, җанга якын бер матурлык, бүтән җирләрдә булмастай аерым бер сөйкемлелек, баш әйләндергеч бер тизлек һ. б. Аергыч белән аерылыш бәйлә- / иешендә бер сүзе куллану ул (буv абстракт төшенчәләргә карата шулай, чөнки кызыл бер яулык түгел, кызыл яулык; ә җанга якын матурлык түгел, җанга якын бер матурлык) татар телендә законлы бер күренеш. Автор шуны күрә белгән һәм үзенең романында дөрес куллана алган. Күреп үткәнебезчә, Г. Бәширов сүз сайлауда булсын, сүзләрне бер- берсенә бәйләүдә, синтаксик формалар төзүдә булсын, тел күренешләренә бик зур таләпчәнлек белән килә. Телдәге иң вак төсмерләргә дә
102 
 
игътибар итә, аларны үз максатына файдалана. 
Безнең чорда художество әдәбиятының теленә карата, сүз һәм тәгъбирләрне куллануга карата М. Горький югары таләпләр куйды. Аның фикеренчә художество әсәрләренең теле — гади, ачык аңлаешлы, төгәл, тышкы яктан сәнгатьчә бизәкле, эчке төзелеше белән һәрбер аерым сүз тирән мәгънәле булырга тиеш, җөмлә төзелеше шома булсын, җөмләдә сүзләр үзара дөрес бәйләнеш тапсыннар. Менә шушылар барысы художество әдәбиятының телендә матурлык төшенчәсен тудыралар. «Намус» романы боларга җавап бирәме? Ышанып әйтә алабыз: җавап бирә. Беренче нәүбәттә Г. Бәши- ров һәрбер сүзне төгәл үз мәгънәсендә кулланырга тырыша һәм ул моңа ирешкән дә. Берничә мисал китерик: «Борынгыдан килә торган гадәт буенча, Тимери йортында язгы чәчүнең беренче көнен быел да бәйрәм шикелле көтеп алдылар. Иртәгә басуга чыгасы дигән көнне Хәдичә түти мунча яктырды, бөтенесенең өс-башы алмашынып, кыр эшенә киеләсе киемнәр төзәтелде, ипләнде. Чәчү өстендә кулны тотарлык булмасын өчен, утынны да күп итеп ярып куйдылар, урамнар, ишек аллары да себерелде. Хәдичә түти торганда әле таң беленә дә башламаган иде. Ул, лампасын кысыбрак куеп, акрын гына кыштырдыйкыштырдый, кабартмасын әвәләде, миченә ягып җибәрде. Ул арада, иртәнге тынлыкны моңсуландырып, әтәчләр кычкыра башлады. Ян тәрәзәдән җемелдек йолдызларның зәгыйфь кенә тирбәнүләре күренә, яз таңының шыпырт сулышы сизелгән кебек тоела иде». Сүзләр бик нык уйланган, тикшерелгән. һәрбер сүз алыштыргысыз төгәллек белән бирелгән. Язгы чәчүгә чыгу алдыннан булган тантана да, Хәдичә түтинең настроениесе дә күз алдына килеп баса. Чыннан да, үзеңне язгы таң. тынлыгы эчендә калгандай хис итәсең. «Яз таңының шыпырт сулышы» сүзләрен башка һичнинди сүз дә алыштыра алмый. Халыкта шыпырт сүз, шыпырт сөйләү тәгъбирләре бар, шыпырт сүз әйтә диләр. Гомәр Бәширов моны язгы таң тынлыгына карата кулланган. Халыкның бу формада 
кулланганы юк, ләкин без аны халыкныкы итеп кабул итәбез, чөнки ул халык теленең эстетик нормаларын белеп кулланылган һәм колакка күптән таныш әйбер кебек булып ишетелә. Тагын мәсьәләнең икенче ягын да истән чыгармаска кирәк. Бу җөмлә, яки тәгъбир үзбашка гына торганда безгә шулкадәр тәэсир итәр идеме? Юк, билгеле. Язучы, башта, яхшы орлыкны чәчәргә туфрак хәзерләгән кебек, бу тәгъбирдә әйтелгән фикерне урнаштыру өчен җирлек хәзерли: әтәчләр кычкыра, күктә җемелдек йолдызлар, кыштыркыштыр килеп Хәдичә түти йөри һәм аннан соң гына инде... яз таңының шыпырт сулышы ишетелгәндәй була. Авторның күзәтүчәнлеге көчле биредә. Хәдичә түтинең хәрәкәтләре шулкадәр анык сурәтләнә: характерлы бер-ике штрих (лампасын кысыбрак куеп һәм әкрен генә кыштырдый-кыштырдый) безнең каршы- га җанлы кешене китереп бастыра. Әдәби әсәрдәге пейзаж, обстановка әсәрнең җирлеген, конкрет урынын билгели. Г. Бәширов иҗатының беренче чорларындарак пейзажны бары фон итеп кенә ала һәм сүзләрнең иң матурларын сайларга тырыша. «Намус» романындагы пейзаж теле инде — башкачарак, автор , үз алдына зуррак бурыч куйган. Ул сайлаган сүзләр туган ил табигатенең гүзәллеген дә ачсыннар (бусы укучыда патриотизм тәрбияләү чарасы) һәм шул ук вакытта геройларның характерын ачуга да хезмәт итсеннәр. Автор үзенең бу максатына ирешә: «Кайчакларны ул, бодай кырыннан Идел өстендәге төсле, берсен- берсе куакуа, сыек яшел һәм зәңгәрсу дулкыннар узуын карап, бодай кыякларының кыштырдауларын рәхәтләнеп тыңлап утыра. Бу кыяклар аңа, тора торгач, табигатьнең ул аңлап бетермәгән, бары сизә генә
103 
 
башлаган ниндидер серләрен төшендерергә тырышалар кебек. Ничектер шунда күз алдындагы шушы чын тормышка сөекле кешеләрнең кадерле истәлеге килеп тоташа. Киләчәк буыннарның бәхете турында уйланауйлана шушы кырлар буйлап узган Сәръян абыйсы һәм, кочагына төрле игеннәрнең үрнәген җыеп, җырлый-җырлый йөргән шат йөзле Газиз күз алдына килә... Нәфисә биек һәм зәңгәрсу күк йөзенә, сулыш саен төсен үзгәртеп шаулап яткан бодаена, якындагы урманның куе яшеллегенә, беренче мәртәбә күргәндәй, сокланып карый, һавада башны әйләндерә торган татлы бал исе, яшел һәм дымсу яфрак исе аңкый, җир өстеннән йомшак җылы бәреп тора, мул кояш нурында күбәләкләр шаяра, урман эченнән күке тавышы ишетелә. Шунда туган иле табигатенең бу гүзәллеген, менә шушы кырда үз кешеләрең, фронттагы туганнарың өчен эшләүнең тиңсез рәхәтен һәм ләззәтен тагын да тирәнрәк тоя, кешене яшәртә һәм яңартып җибәрә торган хезмәтнең гаҗәеп бу хасыя- тен, шушы көчнең серен тагын да тирәнрәк аңлый башлый. Гасырлар буе тырыш хезмәтне, батыр кулларны көтеп, тудырырга, үстерергә зарыгып яткан бу шәфкатьле җирдә Зик күп итеп игеннәр, җимеш агачлары үстерәсе, бөтен дөньяны яшел кырга, рәхәт һәм бәхет бакчасына әйләндерәсе килә иде» (157 бит). Г. Бәширов бу өзектә һәм табигатьне, һәм кешенең тормышын бизи торган иң зур көч — хезмәт икәнлеген сурәтләр белән, образлы итеп әйтеп бирә. Мондагы табигать күренешләре Нәфисәнең рух байлыгы белән бәйләнешкә керәләр, аны ачалар, сәнгатьчә гәүдәләндерәләр. Аның пейзажы да («сулыш саен төсен үзгәртеп шаулап яткан бодай кыры») кеше хезмәте тудырган пейзаж. Шушы пейзажга мөнәсәбәттә Нәфисәнең көчле рухи дөньясы ачыла. 
Язучы теленең халыкчанлыгы аның иҗатының халыкчан булуы белән, халык өметләрен, халыкның уй-кичерешләрен чагылдыру белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. «Сәнгать — халыкныкы, — дип язды В. И. Ленин. — Аның тамырлары бик тирәндә, хезмәт иясе халык массаларының калын катлавында булырга тиеш. Ул шушы массалар аңларлык һәм сөярлек булырга тиеш. Ул шушы 
массаларның хисләрен, фикерен һәм ихтыярын берләштерергә, аларны югары күтәрергә тиеш. Ул аларда художникларны уятырга һәм үстерергә тиеш». «Намус» романының халыкчанлыгы шунда, Г. Бәширов үз әсәренең партияле, халыкчан эчтәлеген халык иҗатындагы кебек образлы формага салып бирә. Беренчедән, язучы халык иҗатындагы көчле оптимистик рухны, яктыга, матурга омтылуны, фәлсәфи тирәнлекне һәм шуларны чагылдырырга сәләтле булган сурәтләү чараларын, тел чараларын үз эстетик максатына файдалана. Безнеңчә, моңа әсәр теленең тукымасына органик урнашкан идиоматик һәм фразеологик әйләнмәләр (кояш күзенә бодай тарату, җан көеге булу, аваз салу, хәере белән, юл аягына, сүз озайту, керфекне керфеккә какмау, әзергә-хәзер һ. б.) тиешле урында гына, саклык белән, булган оттеногын тулысынча файдаланып кулланылган инверсияләр (җитте шундый вакыт,~ Нәфисәне Байтирәк егетләре берсеннәнберсе көнләшеп сөя башладылар, җыелды зүр җыелышлар, китте колхоз саен зур киңәш) , халык иҗатындагы күплек, муллык төшенчәсен бирүгә хезмәт итүче әллә нихәтле, мең төрле; билгесезлек төшенчәсен бирүче әллә нишләп китү, ничектер, ниндидер формаларын куллану керә. Моңа тагын халык аваз иҗатындагы тулган ай (тулган ай төсле балкучы Айсылу), якты таңнар, салават күпере кебек традицион образларны куллану керә. Шулар өстәвенә эчтәлеккә органик бәйләп кулланылган халык җырлары керә. Җырлар әсәрнең формасындагы музыкальлекне аеруча көчәйтәләр. Г. Бәширов халык авыз иҗатындагы образларны, сурәтләү чараларын әсәрнең гомуми эстетик макса
104 
 
тына туры килгәндә турыдаи-туры ала, туры килмәсә үзгәртеп ала, яки тагын да үстеребрәк җибәрә һәм халыкның эстетик нормаларына ятышлы рәвештә үзе дә төзи, дөресрәге— халыкны тел иҗаты процессында потенциаль рәвештә сакланган әйберләрне ачып, аны үзенә кайтарып бирә. Кыскасы — Г. Бәширов «Намус» романында телнең халык авыз иҗатындагы кебек йөгерек, үткен, кайвакыт салмак һәм тантаналы агучы, образлы, сәнгатьчә бизәкле, тирән мәгънәле тукымасын барлыкка китерә. Әсәрнең телендә җитешсезлекләр бармы? Бар, билгеле. Кайвакыт, бигрәк тә пейзажны һәм геройларның кичерешләрен тәсвирлаганда, артык күпертү, искиткеч матур сүзләр эзләү, чәчәкләү моментлары сирәк булса да күренгәләп китә. Предметларны алтынга-көмешкә охшату белән мавыгу да Г. Бәшировта беркадәр очрый. Сүзләрнең тышкы бизәге белән мавыгу тетрәнү сүзенең күбрәк куллануында да күренә, аны артыграк кабатлау аркасында кайбер урыннарда бу сүзнең тәэсир итү көче кими. Г. Бәширов үз иҗатына зур таләпчәнлек белән килү аркасында «искиткеч матур язу» белән мавыгулардан арынып, тел мастерлыгына ирешә. «Намус» романында күренгәләп киткән чәчәкләү моментлары аның шул элекке мавыгуларыннан калган шаукым булса кирәк. Романда сирәк кенә булса да кайбер төгәлсезлекләр, укучыны алдый торган җөмләләр дә бар: «Хәйдәр, берни дә булмагандай, үлән сабагы бөтергәләп, үз артыннан барган әлеге «кызыйга» тагын бер күз салды» (247 б.). Кем бөтерә монда үлән сабагын — Хәйдәрме, кызыймы? Аңлавы читен. Андый мисалларны китаптан табып була. Язучы урынчылык сөйләмен, диалекталь сүзләрне дә куллана. Персонажлар телендәге диалекталь сүзләр — геройлар сөйләмен стильләштерүдә бик кирәкле нәрсә. Әпипә телендә, картлар телендә, Нәфисә, Айсылу һ. б. геройларның сөйләвендә автор аларны файдалана. Ләкин биредә ачыкларга тиешле бер нәрсә бар: романда Идел буе колхозларыннан берсе сурәтләнә. Ә диалекталь сүзләр төрле-төрле урыннардан (татарлар яши торган барлык урыннардан диярлек) алынган. Уңай күренешме бу? Юкмы? Әдәби телне баету ягыннан караганда, безнеңчә, уңай. Авторның үз хикәяләү 
телендә дә моңарчы әдәби телдә булмаган уңышлы сүзләр бар. Мәсәлән, тоҗым, үз белдек, мутлану — рәхәтләнеп* әдәби телгә урнашачаклар. Тоҗым— һавада очып йөрүче пәрәвез, әгәр пәрәвез дип алсаң, бу сүз ташландык урыннарда үрмәкүч корган пәрәвезне күз алдына китерә. Тоҗым исә һавада очып йөрүче нәзек кенә җепләр, язучы аларны бушап калган көзге кырларны сурәтләгәндә, матурлык төшенчәсендә куллана. Романның «Совет әдәбияты» журналында басылган вариантында кирәксезгә кулланылган гарәп-фарсы сүзләре шактый күп очрый иде. Г. Бәширов бу турыда конференцияләрдә чыгып сөйләүче укучылар фикеренә колак салган. Басмадан басмага ул китапның телен төзәтеп килә, «каләм тибрәтмичә» түзми. Китапның 1952 елгы соңгы басмасы тел ягыннан да нык кына эшләнгән. Бу күңелле фактны, язучыларыбыз- ның укучы сүзенә көннән-көн игътибарлырак булып, үз әсәрләренә та- ләпчәнлекне арттыра баруларын хуплап каршы алырга кирәк. 
Татар совет әдәбиятында геройларның эчке тормышын психологик тирәнлек белән ачып бирү алымнарының үсүе татар совет язучылары- ның социалистик реализм методын үзләштерүдәге зур җиңешләре ул. Бу өлкәдә Гомәр Бәшировның куйган хезмәте зур һәм хөрмәткә лаеклы. Язучы совет кешесенә тирән мәхәббәт баглый, әсәрендәге һәрбер геройның язмышы өчен бөтен күңеле белән борчыла, совет кешеләренең гаҗәеп зур төзү эшләренә ярдәм итәргә теләп, чынбарлыкка үзенең мөнәсәбәтен дәртләнеп, хис 


 
белән, кайнарланып сөйли, шуңа күрә роман укучыны да дулкынландыра. Аны укыган чакта тыныч кына кала алмыйсың, барлык шатлык һәм кайгыны, барлык кыенлыкларны геройлар белән бергә кичерәсең. Соңгы сүз итеп тагын шуны әйтәсе килә: татар язучылары хәзер тар күләм укучыга гына түгел, киң катлау укучы массасына — бик таләпчән, зур вкуслы рус укучысына исәп тотып язалар, һәм мастерлыкка алар рус язучыларыннан өйрәнәләр. Безнең бүгенге язучыларыбыз- ның иҗатына бөек рус культурасының йогынтысы зур. Татар әдәбиятында рус романының бай тәҗрибәсе үрнәгендә, «Намус», «Язгы җилләр», «Онытылмас еллар», «Алтын йолдыз» һ. б. зур полотно әсәрләр туды. Бу әсәрләрдә, рус романындагы кебек, киң колачлы, кыю мәсьәләләр күтәрелеп, художестволы чишелеш таба. Безнең язучыларыбыз гасырлар буенча үстерелгән, камильләшкән рус романыннан әдәби осталыкка: безнең к атл а ул ы ч ы н б а р л ы гы б ыз н ы калку итеп 
күрсәтүче нигез мәсьәләне сайлый белү осталыгына, романның эчке планын төзү осталыгына өйрәнәләр һәм геройның рухи дөньясын тирәнтен ача торган сурәтләү чараларын торган саен киңәйтә баралар. Шул ук вакытта бу йогынтыны бер яклы итеп кенә дә айларга, ярамый. Чын халыкчан, үзҗирлекле язучыда бу йогынты һәрвакыт үз халкының революцион узганы белән, алдынгы демократик мирасы белән бәйләнештә бара. Г. Бәшировның «Намус» романын патриот Тукайның мирасыннан, демократ Ш. Камалның классик романнарыннан һәм гаять үткен тел белән язылган новеллаларыннан һич тә аерып карап булмый. «Намус» — халык бәхете өчен көрәшкән рево- люцион-демократик әдәбиятның законлы дәвамы булып тора. Болар — тикшерелүне, өйрәнүне сорый торган мәсьәләләр. Бу өлкәгә әле кул-аяк тимәгән диярлек. Әдәби тәнкыйтебез тиз арада бу авыр һәм мактаулы эшкә керешергә тиеш.