Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАУЛЫ ЮЛЛАРЫ 



(Куен дәфтәреннән)
 Беренче тапкыр бу якларга кырык сигезенче елны килгән идем мин. Ульяновск шәһәрендә безнең вагонны Уфа поездына тагуларын беркем дә ышанмаслык дәрәҗәдә озак — бер тәүлек буе көтеп утырганнан сон, шактый ук салкыича август төне урталарында Ютазыга килеп төшкәч, Баулыга кайтучылар белән бергәләп, станция буендагы бер кешенең идәнендә таң аттырдык та, юлаучы машинада Баулыга киттек. Ул юл әле һаман да онытылмый: анын киртләч казылмалары, аркылы чокырлары, район юл идарәсе башлыгының сырхау бабасы шикелле ыңгырашып торган күперләре — өч тонналы авыр машинаның киң, буш кузовында безне байтак кына үрле- кырлы сикерткән иде. Шулай итеп без Баулыга килеп төштек. Миңа — Арча, Тәкәнеш, Мамадыш якларының чыршы, нараттан салган төз бүрәнәле, аксыл сары стеналы, такта яки калай түбәле йортларына күзе ияләшеп үскән кешегә — бу якларның, шул исәптән Баулының да, каен, юкә, усак, имәннән буралган чалыш бүрәнәле, тыштан ала-кола итеп кызыл яки ак балчык белән сыланган, салам түбәле өйләре шактый ук сәер һәм, дөресен әйткәндә, беренче карашта ямьсез тәэсир ясады. Мин моның серен соңыннан гына төшендем: бу якларда чыршы- нарат шикелле яхшы төзү материаллары бөтенләй булмыйча, урманнарында бары тик яфраклы агачлар гына үсә икән. Такталык материал юклыктан, кәкребөкре усак яки сөяннән җәелгән идәннәргә дә, кайберләре сыгылып торган каен түшәмнәргә дә, бер-ике көннән соң гаҗәпләнми башладым инде мин. Тик: нигә бу як кешеләре киң күләмдә ылыслы агачлар утыртып үстермиләр икән? Буш ята торган әллә никадәр урыннары бар бит? Әгәр моны күптән үк уйлаган булсалар, якын киләчәктә менә дигән төзү материаллары тулып ятыр иде инде, дигән уйлар гына калды. Ул чагында Баул ы да нефть чыга башлавы турында шактый нык шауласалар да, аның нефть бирә торган ике генә скважинасы бар иде әле. Нефтьчеләр һәм төзүчеләр өчен салыначак җиңел типтагы яңа йортларның да нигезләре, беренче ниргәләре яңа гына корыла башлаган иде. Урманлы тауларда, басуларда бораулана башлаган буровойларга бару өчен юллар да юк иде. Аннан соң, әле ул чагында «Татнефть» берләшмәсе дә, «Баулынефть» тресты да булмаганлыктан, бу эшләр барысы да Башкортстанның «Туймаза- нефть» трестына карый һәм ул, ничектер, территориаль бер чикләнеш барлык хисен тудыра, алдан ачык күреп җиткерә алмый торган минем шикелле гади язучыга тиз генә тотып алыр нәрсә дә юк кебек тоела иде. Баулы районының үзеннән чыккан яшь нефтьчеләр дә танылып өлгермәгәннәр иде әле. Бәлки шул сәбәптәндер, мин ул вакытта нефтьчеләр тормышыннан бернәрсә дә яза алмыйча, йөремчәк кәҗә — ияләшкән бакчасына качкан шикелле 

74 
 
 
авылларга китеп, Тумбарлы, Кандыз, Исергән колхозларыннан әйләнеп, Казанга кайттым... Ләкин ул чагында ук инде Баулының. нәкъ уртасында бик матур булып үсеп килә торган, агачлары күләгә бирә башлаган, үзенә күрә ойбәт кенә аллеялары, урта бер жирендә. кулын алга сузып, зур эшләргә чакырып тора торган мәһабәт В. II. Ленин һәйкәле булган яшь ’бакчасы бар иде. Татарстанның авыл районнарында байтак кына йөреп тә мондый бакча күрмәгәнлектән, ^бу яшел почмак миндә аеруча күңелле хис калдырды. «Мактарлык эш бит бу. Моны башка районнарның житәкчеләре дә килеп карасалар, шәп булыр иде», дип уйладым мин. Бер кичне шушы бакчага чыктым. Андагы скамъялар янына җыелган кызлар, егетләрнең уен-көлкеләреннән, шаян сүзләреннән бакча яңгырап тора. Менә, караңгы төшкәч- рәк, болар җырлый башладылар. Мин аларны тыңлап, бөтенләй авызымны ачып калдым: чөнки буҗыр- лар, бу көйләр моңарчы мин ишетмәгән яңа, күтәренке, шат. шаян моңнар иде: Очрадым таң җилләренә, Кагылды җиңнәремә, Коммунизм нуры төшә СССР илләренә, — дип сузып җырлыйлар да, Әлли nvp генәя. Бәлли нур генәя, Вагоннары-шалоннары Китә Ленинградка, Алар китә, хезмәт итә Пролетариатка, — дигән кушымтасын такмакча кыска әйтеп, култыклашып биеп әйләнәләр. Көйләр алмашынып тора, җыр- лар үзгәрә. Мин якынрак килеп тыңлый башлагач: Таң җилләрендә җилферди Агыйдел камышлары, Уеннарны ямьләндерә Башкавыл танышлары... Агыйдел комлана, Комлана, дулкынлана. Комлана, дулкынлана, йөрәгем ялкынлана! — дип, бер генә җыр җырладылар да тындылар. Авыл жирендә чит кешеле әллә каян таныйлар һәм тиз генә йомарланып, тынып калучан булалар. Шуның аркасында, бик кирәкле нәрсәләрне дә ишетә алмый каласың. Ләкин минем бәхеткә читтәге бер скамьяда икенче җыр яңгырап китте. Кичке салкынча тынлыкта җырлаган кызның бик ачык булып чыккан шаян тавышлы шаян җыры мине бөтенләй рәхәтләндереп җибәрде: 
Тракторчы син үзең, Гел корым булган йөзең, Сабын алыр җай тапмасан, Алып бирермен үзем! — дип җырлады ул сузып. Шунда ук аңа башкалар кушылдылар да: Золотой радиатор, Золотой карбюратор, Золотой регулятор, Золотой магннто-о! — дип, такмаклый-такмаклый, култыклашып биеп алдылар. Бу җырдан соң инде әллә ничә җырга җитсәләр дә, мин әле аның тәэсирендә һаман елмаеп тора идем. Икеөч кич буе бу бакчадан чыга алмадым мин. Кызларның үзләреннән бигрәк җырларына, көйләренә гашыйк булып йөрдем һәм шул кичләрдә мин хәзерге чорның киң рухлы, күтәренке күңелле яңа мелодиясе туып килүен, ә халыкның, бигрәк тә хәзерге совет яшьләренең әле беребез дә булдыра алмаган дәрәҗәдә иң талантлы шагыйрь булуын, иң талантлы композитор булуын тагын да ныграк аңладым. Үткәндәгеләрне искә төшерү —хәзергене тагын да ачыграк күрергә ярдәм итә, диләр. Сүземне шуның өчен кырык сигезенче елдай башлап киттем... Баулыга килүчеләр хәзер Ютазы аша йөрмиләр. Элек купец- лар, өяз чиновниклары, вак сәүдәгәрләр шәһәрчеге булган, урамнары сулы чокырлар, бассаң, аяк киемеңне алып кала торган сазлыклар белән тулгап, хәзер исә, бик күп урамнарына асфальт җәелеп, төрле типтагы машиналар кайнап торган, хәтта автобус һәм таксилары булган, шактый олы һәм җайлы, хәрәкәтчән бер үзәккә әйләнеп килгән Бөгелмәдән сезне «Татнефть» берләшмәсенең яңа тип автобусы сәгать эчендә Баулыга китереп җиткерә... Миңа, көндезге
75 
 
 
әлсерәткеч эсседән сон, әз генә сал- кынча һава сулаган рәхәт июнь кичендә, ничектер, бер автобуска берүзем утырып, юлга чыгарга туры килде. Бөгелмәнең, кырый урамнарында әле дә булган ярым ташлы юллардан үтеп, вокзалга таба килгәндә сулга борылгач, шома асфальт башланып китә. Күңелле булып ерак- каеракка югала торган бу юл, кичке караңгыда да ялтырап, ничектер, һаман сүтелә барган очсыз озын ак- сыл-кара ефәк тасмасымап, сузылып ята. Фаралардан төшкән ике яктылык көлтәсенә эләккән төнге күбәләкләр, елтыр божаннар очкын шикелле чәчрәп китәләр һәм шушы серле тасманың җанлы бизәкләре кебек тоелалар. Киереп ачылган тәрәзәдән кергән салкынча йомшак куллы җил колак артларын, муеннарны, күкрәкләрне кытыклап үтә. Юл буендагы иген кырлары, куе яфраклы агачлар үзләренең яшел төсләрен җуеп, каракучкыл булып күренәләр. Серкәләнә башлаган арыш җиреннән баллы салат ипие исе, аз гына бензин белән кушылып, борынга бәрелә. Тигез юлдан барган машина ормый да — сукмый да, сикертми дә—чайкалмый да үрләп, тау менгән чакларда көчәнүдән беркадәр сарымсаклы төтен исе чыгарып, һаман алга чаба. Хәзер инде, юлның ике ягыннан бер- хәтле читтәрәк юри яндырып куелган зур факелларсыман, сузылыбрак янган газ утлары да күренә башлап, моңарчы дәвам иткән кичке күренешкә яңа бер төс өстәделәр. Ерактан караганда алар кырда яки урман аланында ат саклаучы малайларның ботак-сатак, коры камыл жыеп яккан зур ялкынлы учаклары шикелле күренәләр. Тик алар турыннан узып киткәндә генә, нефть бирүче скважиналарның шул уттан йөз метрлар чамасы читтәрәк торган жиңелчә вышка күләгәләрен, ниндидер бик зур самоварга ошаган ак бу яулы трапларны һәм алар янындагы шундый ук ак нефть бакларын, нефтьчеләр теле белән әйткәндә — мерникларны күрәсең. «Әһә, Баулы иле башланды!», дисең. Бу утларга без элек сокланып карый идек. Аларның шулай җилфердәп януларында ниндидер серле бер матурлык, романтик поэзия бар шикелле иде. Киң Совет ватанының бер өлеше булган безнең илебез җирләре астында да кыйммәтле байлык барлыгын хәбәр итеп торучы маяк- сыман тоелып, күңелләрдә горурлык тудыра иде ул утлар. Ә хәзер алар- ны 
күргәч: «әле һаман яналар икән болар...» дип куясың. Чөнки нефть белән чыга торган бу газдан иң югары сыйфатлы бензин алып була, корымыннан иң яхшы кара буяу ясап була, диләр нефть белгечләре. Ә шуның өстенә бу газның шәһәрләр, эшче поселоклары өчен менә дигән ягулык булганын без дә беләбез инде хәзер. Ләкин шулай да, моңарчы әрәмгә җилгә очкан кадерле ягулык эчне пошыра... Безнең машина озакка сузылган сөзәк үрнең түбәсенә, ниһаять, менеп җитте. Моннан соң юл, урман аша туп-туры булып, гел түбәнгә төшә икән. Шул туры сызык эченнән һәм төнге күләгә бөркәнгән тәбәнәк урман өстеннән безнең алда бөтенләй яңа бер күренеш ачылды: утлар, утлар, утлар! Киң булып әллә кай- ларга сибелгән, шул турыдагы күкнең меңнәрчә йолдызлары, бу үзәнгә төшеп чәчелгән шикелле, җемелдәп яткан утлар! Моны күргәч, «Баулымы бу?» дип сикереп куясың. — Әйе, Баулы бу, — ди шофер. Элек керосин лампаларының тәрәзәләрдән төшкән сурән шәүләсе өч адымга да җитмәгән Баулы хәзер утларының күплеге белән бөтенләй птәһәрсыман булып тоела... Шофер, моторын сүндереп, ягулыгын саклый, ләкин машина үз тизлеген югалтмыйча, шома юлдан тавыш-тынсыз гына түбән таба тәгәри. Без якын килгән саен, утлар һаман күбәя баралар. Менә биеклетүбәнле балкыган буровой утлары, әкияттәгесыман ниндидер искиткеч мәһабәт чыршыга сарылган зур-зур яктырткыч бөҗәкләр шикелле, үзләренә бер оя булып, көчле яктылык биреп утыралар. Матур кичке Баулы, матур! Без Ак буаны да узып, соңгы үзәнгә төшкәч, мотор кинәт хәрәкәткә килеп, автобусны калтырата-кал- 


 
 
тырата өскә алып менде, озак та үтми, асфальттан төшеп, сулга борылдык та, шофер машинасын туктатты. — Гостиница менә шул инде,— диде ул. Әйберләремне күтәреп, ике катлы яңа йорт баскычыннан өскә менеп киттем. «Ә кырык сигезенче елны мин авыл башындагы бер әбинең как сәкесендә кунып чыккан идем», дип уйлап алдым мин баскычтан менгәндә. «Совет Татарстаны» газетасының үз хәбәрчесе Абдулла Вәлиев тә монда икән. Ул мине, тиз генә җилтерәтеп, гостиницаның балконына алып чыкты: — Ничегрәк күренә Баулы хәзер? — дип, ул минем күзгә карап тора. — Әйе, Баулы хәзер бөтенләй башка икән! Иртәгесен мин Баулыны көн яктысында карарга чыгып киттем. Иң элек шунысы характерлы: бу тирәнең төньягындагы аслы-өсле булып өелгән, кайчандыр имән урманы белән капланып та хәзер күпчелек өлеше шәрәләнеп калган текә тауларның куен төбенә үк кереп сыенган Баулы авылы, ике чакрымга якын тирәнлектә яткан девон нефте калкулыгының нәкъ сул итәге өстенә килеп утырган икән. Хәзер Баулы эче берсеннән-берсе ерак булмаган нефть вышкалары белән тулган. Кайбер кешеләрнең бакча башларында, ындыр урыннарында, буш яткан тыкрык буйларында, иртәнге җилдә салмак тирбәлеп, факеллар яна, яңа бораулана торган буровойлар чыңлый. Әйе, чыңлый/ дин әйтергә туры килә, чөнки хәзер элекке ротор гөрләве, моторлар шаулавы бетеп, электр көче белән тирәнлектә әйләнә торган турбобурлардан, лс- бедкалардан һәм насосларның сырлы зур куласаларыниан ниндидер тулай бер тимер чыңлау тавышы тына ишетелә. Шулай итен, нефтьчеләр һичкемне борчымый-нитми генә, Баулы астында яткан җир маен суырып алалар. Әгәр инде скважиналар йорт урыннарына туры киләсе булса, буровойларны ул йортлардан 100—150 метр читкә корып, кыек юнәлеш белән бораулап төшәләр. Шул рәвешчә диңгез астыннан нефть чыгаручы бакулыларның бай тәҗрибәләреннән хәзер биредәге осталар да уңышлы файдалана беләләр. Соңгы 3—4 ел эчендә барлыкка килгән бик күп яңа йортлар, тулай тораклар, магазиннар, гостиница,, ашханә, 
амбулатория, көтепханә, кызыл почмак, мунчалар, төрле конторалар нефть промышленносте өчен һәрвакыт кирәк булган турбина цехы, механик мастерскойлар, авто- гаражлар, нефть саклый торган товар парклары һәм башка бик күп- бик күп төрле яңа корылмалар, Ак буа поселогын искә алмаганда, иске Баулы белән кушылып, тик аның төшлек ягына, өскә таба үрләп үскәннәр. Бу ак, зәңгәр, сары һәм башка төсләргә буялган, түбәләре сырлы ак шефир, кызыл ялпак чүлмәк белән ябылган, күп тәрәзәле, байтагысы ике катлы булган якты йортлар, ничектер, иске Баулының салам түбәле, кечкенә чалыш алачыкларын кысрыклап, «көнегез бетә сезнең!» дип, алариы тауга сеңдерергә теләгән төсле күренәләр. Аларның тирәләре җиңел рәшәткәләр белән чолганып алынган, акация, юкә, тополь, алма, сирень агачлары утыртылган, өй артларында гөлләр чәчәк ата, кечкенә бакчаларында төрле яшелчәләр үсә, ул үсемлекләргә суны резина шланглар белән генә сиптерәләр. Төзелеш әле дә киң күләме белән дәвам итә биредә: хәзер инде, элекке җиңелчә агач йортлар салудан бигрәк, таш нигезгә икешәр катлы кирпеч һәм шлакоблок портлар күтәрәләр. Болар инде гомерлек! Ләкин нефтьчеләр Баулысы монда гына сыя алмаган. Аның төп поселогы иске Баулыдай 2—3 чакрым көнбатышта булган матур калку урынга, элеккечәрәк әйткәндә, Ак буа авылының ындыр артына утырган. Бу поселок мәгълүм бер план, тәртип белән, аеруча күңелле итеп төзелгән. Аның төз урамнарына асфальт түшәлгән, һәр йорт рәшәткә һәм яшь агачлар белән әйләндерелгән, водопровод үткәрелгән, радио кертелгән. 11ефть эшчеләренең, тн- 

77 
 
 
зүче, транспортчыларның. күбесе шушы поселокта тора. Монда Татарстанның 32 еллыгына зур клуб салып бетерәләр, сентябрьгә урта мәктәп җитешә. Поселокның көньягындагы яшь каенлык, киң мәйдан итеп, рәшәткәләр белән тотып алынган — монда Ак буа нефтьчеләренең матур бакчасы булачак. Озакламый бу поселокка газ үткәреләчәк, моның хәзер конкрет чаралары да күрелә башлаган инде. Җәйнең җылы, тымызык кичләрендә бу поселок урамнары эшче яшьләрнең һәм кызларның җыр, гармонь, уен-көлке, волейбол уйнау тавышларыннан гөр килеп тора. Биредә кичләр бигрәк күңелле була икән. Китәсе килми моннан! Ак буа колхозы яшьләре дә кичләрен бу поселокка менәләр. Бергә уйныйлар, бергә көләләр, ике арада мәхәббәт җепләре сузыла, дәртле йөрәк җырлары туа, ул җырлар күңелләргә генә сыймыйча, тулай тораклар каршындагы мәйданчыкта яңгырыйлар: Ярдан-ярга колач салып, Агыидел кичтең мәллә. ЛАәхәббәтле булыр өчен Дарулар эчтең мәллә... Мин, рәшәткә буендагы бүкәнгә утырып, тәмәке тартам. Бу ирекле һәм шаяи күңелдән чыккан җырлар минем дә- күңелне кытыклыйлар. Ерак-еракта калган яшь чакларны, иң газиз нәрсәңнән аерылган шикелле, сагынып куясың. Шул яшьләргә кушылып уйныйсы килә, кар яуган башыңны күрергә теләмисең... Менә шау-шу, көлке арасында кул чабу башлана. Аңа кызларның саф тавышлы такмаклары кушыла: 
Зил-зил-зилләр итә Зиләйлүк, Зил-зилзилләр итә Зиләйлүк, Зиләйлүкнең биле нәзек. Беләгендә беләзек, Беләгендә беләзек! Беләгендә беләзек! Болар минем беренче килүемдәге Баулы бакчасын искә төшерәләр. «Бу күңелле җырлар һаман да дәвам итәләр икән... Баулы бакчасына да чыгарга кирәк әле. Бәлки анда тагын да шәбрәк җырлар ишетермен...» дип уйладым мин. Кайчандыр Баулыдан аерылып, бирегә урнашкан Ак буа авылы хәзер әнә шундый киң колачлар белән җәелеп, эшче сыйныф белән бергә тамырланып, бер үк теләк белән, коммунизм төзү омтылышы белән канатланып үсә. Ак буа белән Баулы арасы, төрле яна корылмалар, больница, кирпеч заводы, кондитер фабрикасы, МТС биналары һәм буровой вышкалары белән чуарланып, хәзер яңадан кушылып килә... 
Баулы картлары үз авылларының үткәндәге тарихын, ә бәлки, элекке буыннар тарафыннан тудырылган легендасын, шактый ачык хәтерлиләр. Шуларның берсе, 80 яшьләреннән узган Кашшаф бабай Вахитов, аны болай сөйли: — Борын-борын заманда. Дим суы буенда Днрбәш бабай дигән бер карт яшәгән. Аның 12 малае булган. Ул чагында әле, игенчелектән бигрәк, аучылык белән көн күргәннәр. Шулай моның алты малае, аучылык итә-итә урманнар, таулар аша бара торгач, безнең бу якларга килеп чыкканнар. Карасалар, бу тирәләр ал арга бик ошап куйган. Таулары- кашлаклары, үрләре-үзәннәре колач җитмәс юан имәннәр, зифа буйлы ак каеннар, бал исе аңкытып торган юкә урманнары белән капланган булган. Урман эчендә төрле киекләр, кош-кортлар чамасыз тулып яткан, ел кыл ары н у тл аты р га а кл а н н а р д а билдән үлән үскән... «Әйдәгез, төпләник без шушында!» дигәннәр болар. Киткәннәр су эзләп. Менә шушы хәзер без тора торган текә тау астыпарак килсәләр, кечерәк кенә, тар гына бер елга агып ята икән. Киң читле көрән эшләпәләре белән чумырып, моның суын эчеп караганнар. Эчсәләр: судан бал тәме килә! «Бу ни хикмәт? Мондый су бер дә очраганы юк иде бит әле!» дип, гаҗәпләнеп торалар да елга буйлап, югары таба менеп китәләр: суның чыккан җирен табасылары килә, нишләп баллы икәнен белергә телиләр янәсе. Шулай яр буйлап бара торгач, күрәләр: су аркылы зур бер имән ауган. Аның эчендә бик куәтле чуллык булган икән. — Чуллык дигәне нәрсә була, бабай? — дим мин.  
78 
 
 
— Ник, чуллыкны белмисеңмени?— Умарта инде ул. Имән куышына оялаган корт иле. Борын заманда бит бал кортлары барысы да агач куышында булганнар. Кеше аларны’шуннан җыеп, үзенә ияләштергән. Әйе. менә шул чуллыктан бу кечкенә елгага бал агып ята икән. Суы да шуңа күрә тәмле икән. «Ярый, дигәннәр, болар, без монда утыраек. шушы елга буена куыш корырбыз... Авылыбыз «Баллы елга» дип аталыр ..» Шуннан болар, тау астына куыш казып кереп, яши башлаганнар! Заман үтү белән авыл үрчегән, зурая башлаганнар. Бу җирләрдә чынлап төпләнү өчен хМосква патшасыннан рөхсәт алырга кирәк булган... Дир- бәш бабай улларыннан өчесе, халыктан бик күп сосар тиресе, ас тиресе җыеп, тагын бүтән төрле бик күп бүләк-сал аклар белән Москвага, Алексей патшага юнәлгәннәр. Бик озак барганнар болар, бик күп вакытлар үткән. Ул заманнарда бит, үзең беләсең, чуен юллары булмаган. Шулай да барып җиткәннәр, әмма ләкин патшаның үзенә керә алмаганнар, — санатлары җибәрмәгән. «Бүләкләрегезне калдырыгыз, үзебез патшага тапшырырбыз, рөхсәтен җибәрербез» дигәннәр. Болар, ышанып, бүләкләрне тапшырганнар да үзләре кайтып киткәннәр. Бер ел дигәндә кайтып кереп, патша фәрманын көтә башлыйлар. Әмма фәрман һаман юк та юк. Болар тагын сосар тиреләре әзерләп, икенче кабат китәләр, монысында да патшага керә алмыйлар. Коры йөреп, буш кайткач. халык арасында төрле сүзләр дә булып ала... «Бармаганнар алар» диләр. Инде өченче тапкыр баруларында, боларга тагын бер кеше өстәп, «патшага керсәгез дә, кермәсә- гез дә Москвада булганлыгыгызга бер әйбер алып кайтыгыз!» дип, кисәтеп җибәргәннәр. Бу тапкырда бо- лариың юллары уңышлы була: патшаның ниндидер бер акыллырак министрына туры килеп, ул аларны Алексей патшаның үзенә алып керә. Дирбәш бабай малайлары патшага алып килгән бүләкләрен тапшырып, үзләренең ни өчен килүләрен әйтәләр: патша болар сораганга риза булып: «Ярар, —ди, — сезгә ул төштә авыл булып утырырга, үзегез сораган җирләрне биләргә рөхсәт итәрмен. Фәрманымны Уфа наместнигыннан барып алырсыз», ди. Аннары боларны бераз сыйлап та ала. Шул чагында Дирбәш бабайның дүрт улы арасыннан бер өлкән дигәне —ак чәчле, ак сакаллысы, — патша салып биргән бәләкәй алтын касәдән тәмле 
эчемлекне эчә дә, касәсен кесәсенә салып куя. Бу хәлгә бик гаҗәпләнәләр. «Ник алай иттең?» — ди патша. Бу карт әйтеп бирә: менә шулай-шулай, ди. «Без инде сиңа, патша хәзрәте, өченче тапкыр киләбез, ике килүебездә түрәләрең кертмәде, халыкта шик туа башлады, «Бармый торгансыздыр сез!» диючеләр дә булды. Менә бу юлы инде без, исән-сау кайтсак, патшаның үзендә булганлыкны күрсәтер өчен шушы касәне генә чыгарып куярбыз...», ди. Алексей патша каршы килми: «Ярар, алыгыз, ди, бүләккә каршы бүләк булыр», ди. Шуннан ары Дирбәш бабайның уллары әйләнеп кайталар да, озакламый, Уфадан патшаның указын да барып алалар. Менә шуннан башланып китә безнең «Баллы елга» авылы тормышы. Моңа хәзер инде 290—300 еллар чамасы булса кирәк, дип уйлыйбыз... Ә күп еллар узуы белән «Баллы елга»ның башта елга дигән сүзе төшеп калган, тора-бара инде «Баллы» дигән сүзе «Баулы»га әйләнеп киткән. Менә безнең борынгы бабайлар шулай сөйләп калдырганнар... Кашшаф бабай озын хикәясен тәмам иткәндәй, беркадәр тынып, киң сулап куйды да, «тукта, монысы да калмасын әле», дигән кебек, сүзен тагын дәвам иттерде. — Элекке заманнарда безнең авылда бик атаклы аучылар яшәгәннәр. Шуларның берсе булган азамат ир Мөрәс агай берүзе аюга каршы сугышып, аны җиңгән. Аюны буын егып, кунычындагы ау пычагы белән тиресен тунап алып кайткан. Аны данлап чыгарылган җырубәет- ие әле без бәләкәй чакларда да әйтәләр иде, хәзер инде картайдык, хәтердә калмаган... 
79 
 
 
Аннары, әнә ул хәзерге Ак буа дигән урында да элекке вакытларда Латыйп дигән бер ир егет качып ятканын сөйлиләр. Анда Бутлер бояр килеп, аракы заводы салганчы, ул тирәләр куе кара урман булган. Белмим, бу егет Пугач явына катнашкан булып, ул җиңелгәч, качып монда килгәнме, әллә бүтән төрле берәр эше булганмы, тик шунысы чхак: ул егет патшага каршы булган, к патша түрәләре аны эзәрлекләгәннәр. Ә ул, шул текә тау астындагы куышта качып, аучылык белән тамак туйдырып яткан. Безнең авыллар Латыйп качкынның анда яшә- вен белсәләр дә патша түрәләренә әйтмәгәннәр, чөнки Латыйпның халыкка бер зыяны да тимәгән. Ә патша түрәләре юлда очрый торган булса — исән җибәрмәгән ул егет! Латыйп, тау астында бер чишмә казып, шуннан су эчә торган булган. Аны әле хәзер дә Ак буада «Латыйп чишмәсе» дип йөртәләр... Ә Ак буа халкы әле революциядән соң гына бездән аерылып чыккан иде, хәзер инде, бер зур колхоз булып, яңадан кушылдык без... Кашшаф бабай сиксән ел буена төйнәлгән хәтер төенчеген һаман киңрәк чишә бара. Күзләрен беркадәр кыса төшеп, башын селкетебрәк тагын сөйләп китә ул: — Безнең Баулының батыр егетләре революция елларында совет власте өчен дә арсланнарча көрәштеләр. Моннан 150 еллар диярлек элек безнең Баулы җирләренә патшаның статс советнигы Бутлер дигән алпавыт килеп утырган. Ул анда үзенең крепостной колларын да китереп, авыл корган, аракы заводы салган. Аның икенче аракы заводы әнә хәзерге Ак буа дигән урында иде. Алпавыт үзе Петербурда торса да аның приказчиклары, кияү-мияү, табак ялаучылары безнең бу тирә халкының бик җелегенә тияләр иде. Шуңа күрәдер, ахры, революция елларында халык аларның көлләрен күккә очырды... Вапши безнең як халкы ирекне бик сөя торган булган: менә бездән бик үк ерак та түгел Акбаш авылы бар. Шунда элек заманда, әле боярлар кол биләгәндә, үзенең гаскәрләре белән Йосыф мирза дигән бер адәм килеп чыккан. Килеп чыккан да «сез минем колларым, качып китеп, монда утыргансыз» дип, боларга хуҗа булырга тели башлаган. Акбаш авыллары: «Юк, без кол түгел, без ирекле башкортлар» дип, нихәтле әйтеп карасалар да, эш чыкмаган. Йосыф мирза халыкның канын суырып ята биргән. Шуннан ары Акбашлар, бүтән авылларга да хәбәр итеп, 
моның гаскәренә каршы гаскәр җыйганнар. Безнең Баулыдай да байтак егетләр барган. Сугышып та караганнар, әмма җиңә алмаганнар, ник дисәң: теге үзе дә, гаскәре дә тимер киемдә булганнар. Шуның өчен аларга ук үтми икән. Нишләргә? Шуннан соң арадан бер батыр башкорт егете чыгып, «Тукта, мин моның кәлләсен киявен (башын өзим)! — дигән. — Ул берәр вакыт тимер күлмәген саламы?» — дип сораган. Күргән •кешеләрнең әйтүенчә. Йосыф мирза, үзе торган йортка күп сакчылар куеп, тимер күлмәген салып йоклый, ә иртәсен өй алдына шул килеш юынырга чыга икән. Егет өй алдына өелгән утын артына качкан да, төн буе моны саклап чыккан. Иртәгесен Йосыф мирза өй ишегеннән чыгуга, егет әрдәнә арасына алдан әзерләп куйган тишектән корыч башлы угын төзәп, җәясен киереп атып җибәргән. Ул морзаның йөрәген аркылы үтеп чыккан., имеш. Ул шунда ук җан биргән. Гаскәре качкан. Шулай итеп, безнең бу тирә халыклары морза коллары булудан котылганнар... Менә шундый безнең борынгы заман хикәятләре... Ә хәзергесен үзең дә күрәсең инде, энекәш!—дип, Кашшаф бабай сүзен кинәт бүгенге көнгә борды: «Мин хәзер олы урамнарга менсәм, Баулыны таный алмый торам, юләр кеше әйткәндәй. Баулы хәзер искиткеч үсте. Әле моннан 4—5 ел элек кенә авылда 1500 чамасы кеше булса, хәзер аны 8 меңнән артык дип исәплиләр. Үзенә бер- бәләкәйрәк кала бит, ә?.. Шунысына нсем-акылым китә: нәкъ безнең Баулы астында гына нинди зур байлык, бетмәс-төкәнмәс хәзинә яткан бит. шуны күпме буын кешеләре яшәп үтеп тә, берсе дә белмәгәннәр. Ә менә совет кешеләре килделәр дә
80 
 
 
таптылар, пке чакрым тирәнлектән суырып, җир маен өскә чыгардылар. Бөтен халыкка нинди зур хезмәт мәйданы ачылды. Шунда эшләп, баеды безнең Баулы халкы хәзер. Безнең төшкә дә кермәгән йортларда тора, асылдан-асыл киемнәр кия, сөйләп бетерә торган түгел... Ә тырыш хезмәтләре белән туган мактаулы исемнәре — әллә кайларга шаулый безнең егетләрнең!.. Кашшаф бабай яныннан мин бик дулкынланып, бик күп уйлар белән төн уртасында кайтып киттем. Ул заманда тау астына кечкенә куыш казып кергән Дирбәш бабай уллары белән, аларның балалары булган хәзерге кешеләр арасында никадәр зур аерма, ни дәрәҗәдә алга сикереш, нихәтле колач киңлеге барлыгы күз алдына килде. Күрәсең, ул чакларда кеше әле үзенең һәртөрле ярдәмгә мохтаҗ булган сабыйлык чорын кичергәндер. Хәзер исә ул киң ^кыл һәм талант көчләрен җәеп, искиткеч куәтле техника, культура казанышларына ия булып, һаман алга омтыла торган якты яшьлек чорын кичерә. Кешелекнең соклангыч гүзәл яшьлеге! Ул, үз юлындагы бөтен киртәләрне җимереп, патшасын да, түрәсен дә һәм барлык әрәм тамакларны да себереп атып, киң колач җәеп, иҗади хезмәт мәйданына яңалык өчен, мәңгелек бәхет өчен көрәшкә чыккан һәм ул аны матур уңышлар белән дәвам ит- герә. Халыкның бу бөек эшләрен күңелдән кичерә башласаң, иң элек аның юл башында булган даһи акыллар — Ленин, Сталин күз алдына килә. Иң гади кешеләрнең дә, үзләре дә сизмәгән эчке көчләрен уятучы, намуслы хезмәтләре өчен дан югарылыкларына күтәрүче бары тик безнең партиябез генә икәнлеген күрәсең. Соңгы 2—3 ел эчендәге Баулының әнә шул гади генә кешеләре арасыннан, тырыш хезмәтләре белән дан казанган, Кашшаф бабай әйтмешли, исемнәре әллә кайларга шаулаган бик күп эшчеләр чыкты. Минем тизрәк шуларпы күрәсем, сөйләшәсем килде. Дөрес, безнең язучы агай-энеләр миңа хәтле бу якларда бик күп йөргәннәр инде: драматурпл да, хикәячесе дә, шагыйре дә, яше дә, «карты» да, күп кенә газета хәбәрчеләре дә, «Новый мир» журналы очеркисты да, радиочылар да — һәртөрлесе дә булып узган. Әлбәттә, бу язучылар барысы да нефтьчеләр турында язсалар, укып бетерә алмаслык күп әсәрләр тууын көтәргә кирәк. Тик менә шунысы уңайсыз: без 
нефтьчеләрне тәмам туйдырып бетермәдек микән инде? «Татнефть» берләшмәсе начальнигы иптәш Шма- рев, язучыларны күргәч, «Я уже прошу отбоя!» дип, шуңа күрә әйтә торгандыр бәлки... Ләкин шулай да, исемнәре ерак яңгыраган бораулау осталары Мотаһар Нургалпевны, Юдинны, яшь оста Госмановны, мин бирегә килгән көннәрдә ВКП(б) крайкомының күчмә кызыл байрагын яулап алган Гайфуллинны, яшь балта остасы Сабировны, токарь кыз Клавдия Новикованы, кирпеч салуда дан казанган бригадир Әминә апа Галимованы, атаклы шофер Петр Склярны һәм башка тагын бик күпләрне ничек күрми китәсең? Алар бит минем дә геройларым! Нефть промыселларының, буровойларның тоткарсыз һәм уңышлы эшләп, илгә күбрәк нефть бирүләре өчен бик күп төрле эшчеләрнең аларга булышлыгы кирәк. Нефтьче ул эшчеләрдән башка яши һәм эшли алмый. Төзүче аңа йорт салып бирә, монтажчы буровой вышкаларын кора, электросварщик нефть трубалары ялгый, магистраль суза, товар парклары сала, токарь аңа кирәкле коралларның д ета л ь л әрен кыра, төзәтә, кайсын яңадан ясый, транспортчы буровойларга бөтен кирәк-яракны ташый һәм нефтьченең үзен вахталарга йөртә, карто- тажчылар аңа үзе бораулап төшкән скважинаның эчендә нинди серләр ятканын әйтеп бирәләр. Болар һәммәсе дә зур, җаваплы һәм мактаулы эш башкаралар. Намус белән эшләп, үз тармаклары буенча дан казаналар. Аларның күбесе турында аерым очерклар кирәк. Ләкин ул зур эшне башкарып чыгу мөмкин бул- магаплыктан, бу язмалар эчендә кайберләренең портретэскизларын гына булса да сызып үтәсе килә.


 
 
Менә туларның берсе: яшь кенә рус кызы Клавдия Новикова. Баулы .механик мастерскоеның партгруп- поргы иптәш Сорокин мине ике баштан киң ишекләре ачылып торган. зур-зур тәрәзәләреннән күп булып якты төшкәй, балчык идәнле кыру цехына алып керә: —- Безнең мастерскойның атаклы стахановчылары аз түгел, —ди ул, — кайсын телисез, шуның белән сөйләшегез... — Һәм мине эшчеләр беләи берәмберәм таныштыра бара. — Ә менә монысы безнең яшь токаребыз Клавдия Новикова. Аның турында бәлки ишеткәнегез дә бардыр... — Әйе, бар, — дидем мин һәм: — исәнмесез! —дип, Новиковага кул суздым. Ябык кына чырайлы, ләкин мөлаем йөзле, җиңел гәүдәле, бөдрәләнгән коңгырт чәчле, оялчан күзле кыз, тигез вак тешләрен күрсәтеп, тартынып кына елмайды да: L- Ләкин минем кулларым бик каралган шул, — дип, терсәгенәчә сызганган нечкә беләген миңа таба сузды. Каршысыидагы «Дип-200» станогы зырлап әйләнә һәм патронга кыстырылган шактый юан болтны сырлап, җиңел генә кырып бара иде. Ләкин минем күзләр ул станоктагы эштән бигрәк, бу кызның нечкә ак беләкләрендә тукталып калдылар. Ул миңа бөтенләй бала гы- насымаи тоелды: «мондый нечкә беләкләре белән ничек эшли икән бу? Авыр тимер детальләрне беркетергә ничек көче җитә икән?» дип уйладым мин. Менә болт сырланып бетте. Клавдия аны алып, һәр ягыннан карап, штапгель циркуль беләи үлчәп — барлап чыкты да, читкә куйды, аннары станок төбендә яткан йомры тимерләрнең тагын берсен алып, патронга кыстырды. Станокның яндагы Һәм өстәге рычагларын боргалап, детальне, нык беркетеп куйды. Шунда аның беләкләренең, нечкә булсалар да, көчле икәнлекләре, сеңерләре тартылып килгән бармакларының ябышып яткан четертәи булулары күренде. Димәк, аның шундый ябык чырайлы, юка гәүдәле булуы, көчссзлегеи күрсәтми икән әле. Башкортстанның Мәләвез районында туып-үскән Клава әтиләре белән бергәләп Ишимбай нефть промыселларына килгән. Анда ул яшь көенә ремеслеиныйга кереп, училищены отличнога тәмамлаган да, Ишимбай ТЭЦеида эшли башлаган. Аның әтисе дә төзүче — монтажчы. Ул, 
производство эшләренең бик күп тәртипләрен, һәр төр хезмәтнең үзенә генә хас булган эчке йолаларын әтисеннән күреп, өйрәнеп үскән. Шулай намус беләи эшләү нәтиҗәсендә, Ленин комсомолының актив члены булган Клавдия Ишимбайда чакта ук стахановчылар сафына керә. Татарстанда нефть чыгару эшләре киң җәелеп киткәч, авың әтисен «Баулынефть» трестына чакыралар. 1949 елдан башлап Клава да шушы мастерскойда эшли башлый. Ул биредә дә үзенең эш нормасын 150—170 процентларга кадәр үтәп, тиз арада коллектив эчендә танылып китә. Цех эшчеләре аны «безнең Клавочка!» дип кенә йөртә башлыйлар. Ләкин Клаваның мактаулы сыйфатлары болар гына түгел. Тагын да бер гүзәл сыйфаты, хәзерге яңа совет эшчеләре өчен хас булган һәм бик кирәкле булган бер соклангыч сыйфаты бар аның: ул кыз башкаларны да үз һөнәренә өйрәтә. Капитализм чорындагы осталар кебек үз белгәнен яшереп сакламый. Киресенчә, бер дә иренмичә, авырсынмыйча, үзе шикелле үк яшьләрне профессияле кеше итә. Бервакытны, Ютазы районының Хызыркичү авылыннан килгән бер яшь кенә кыз мастерскойның идәннәрен себерүче, андый-мондый’ кәгазьләрен йөртүче булып эшкә керә. Бу кечкенәрәк кенә кара күзле, үткер карашлы, туры кашлы, гади кара чәчләрен үреп артка бәйләгән, кыюсыз гына тоелган кыз, озакламый цехта да күренә башлый. Ул һәрвакыт, станокларга карый-карый, цех буйлап әйләнеп чыга да, ничектер сиздермәстән генә, 1\лава янына килеп туктый. Уртача тулы, сөйкемле гәүдәсен берхәтле алгарак сузыц, кыру станогының зырлап әйләнүенә, резец очыннан чыккан нечкә тимер йомычкаларның бөтерелә-бө- терелә кырылып төшүләренә, ә кай
6 .с ә*, к? 8. 
81 

82 
 
 
чак төрле якка чәчрәп, очып китүләренә исе киткәндәй, йотылып карап тора. Ул берни дә дәшми, бер сүз дә сорамый, тик станок янындагы кызның бөтен хәрәкәтләрен җентекләп күздән кичерә. Шуннан соң Клавдия, әйләнешне туктатып, детальләрен көйләгән һәм станогын яңадан җибәргән арада: — Нишләп бик текәлеп карыйсың, әллә мондый эшне бер дә күргәнен, юк идеме? — дип. үзе сорау бирә. Кыз башта сүзсез генә елмая, аның бик үк киң булмаган чиста битләренә алсу кызыллык йөгерә, шулай ярты минут чамасы торгач, нәрсәгәдер тәвәккәлләгән шикелле, Клаваның колак төбенә үк сузыла да пышылдап кына: — Өйрәнәсем килә... — ди. — Шулаймыни-и? — ди Клава якты елмаю белән. — Яхшы. — Булышам!.. Исемең ничек? — Фая — Фәрхинур. — Ә моңарчы берәр җирдә эшләгәнең бармы? — Бар. Тугыз ай юл ремонтында эшләдем. — Белемең ничек? — Җиде класс, татарча... Алар шулай эш арасында, берберенә генә ишетелерлек итеп, төрле copavnap бирешәләр, кыска-кыска гына җөмләләр белән сөйләшеп алалар. Фәрхинурның фамилиясе Гәрәева икәнлеге, Клава шикелле үк 1930 елда туып, аның белән яшьтәш булуы, Клава белән бер уңайда, тулай торакта торуы һәм башкалар аңлашыла. Алар иртәгесен ук, сменадан соң калып, эш башларга сүз куешалар. — Бүген үк тә башлап җибәрер идек, ләкин бүген минем комсомол җыелышы, — ди Клава. — Син комсомолда түгелме? — Юк шул... — Ә керергә җыенмыйсыңмы? — Ничек дип әйтим? Моңарчы ул хакта чынлап уйлаганым юк дисәм дә ярый... — ди кыз. 
Иртәгесен сәгать дүрттән соң алар эш башлыйлар. Бу ике кызның мондый әйбәт теләкләрен цехның комсомол секретаре да, цех башлыгы да бик хуплап, олы детальләр кыра торган зур станок янындагы хәзергә буш торучы бәләкәй «Дип»ныбо- ларга тапшыралар. Клавдия башта станокка бәйләнешле иң гади хәрәкәтләрне генә күрсәтә: — Аны менә болай җибәрәләр, әнә анда электр моторы. Ул шуның көче белән әйләнә. Менә болай туктаталар. Я-ле, 
хәзер үзең җибәреп, үзең туктатып кара. Авылда туып-үскән, моңарчы машиналарны читтән генә күреп йөргән Фәрхинур үз гомерендә беренче мәртәбә станок янына ук килеп баса һәм, әйтеп бетермәслек эчке дулкынлану белән, шул ук вакытта каушамаска, сабыр булырга тырышудан йөзенә чыккан нервлы елмаю белән, кулын рычагка сала. Станок, җырлаган шикелле күңелле зырлау тавышы биреп, әйләнә башлый. Анык белән бергә яшь кызның йөрәге дә ничектер шулай ук әйләнгән кебек тоела. Бу кечкенә машинаның әйләнүенә ул гел шулай карап торыр иде! Ләкин: — Хәзер туктат инде, — ди Клавдия. Фәрхинур, үкенгәнсымаи, кулларын механик рәвештә рычагка суза... Станок туктала. — Менә бусы деталь патроны. Кыра торган әйбереңне шунда кыстырып куясың, як-ятыннан суккалап карыйсың — какшарлык түгелме? Я-ле менә шушыны үзең куеп кара әле. Фәрхинур 15 сантиметрлар озынлыктагы йомры тимерне алып патронга кыстыра, аны беркетә, суккалап карый. Клавдия аның эшеннән канәгать була бара. Аннары ул Фәрхинурга резец тотучы головканы ничек көйләргә икәнен күрсәтә һәм, куш бармактан таррак булган ун сантиметр чамасындагы дүрт кырлы резецпы кулына алып: — Менә бу иң каты корычтан эшләнгән бик кадерле әйбер — резец. Ул булмаса, станокта бер эш тә эшли алмыйсың. Аның, әнә баш- башы уелып, сыңар теш шикелле ыргакланыбрак торган үткер очы бар. Шул «теш» детальне кырып, сыр ясап бара... — ди. Аңлатканнан соң Клава бу эшләрне тагып да практик рәвештә эш


 
 
ләп күрсәтә, аннары Фәрхинурдан кабатлаттыра. Сигез сәгать буена үз сменасында эшләү Клавдияне шактый ардырган булса да, гел басып торган аяклар тез буыннарыннан талчыгып, табан аслары сулыгып, утыруны теләсәләр дә, ул һаман Фәрхинурны өйрәтүен дәвам иттерә. Ул аңа һәр детальне ничек эшләргә кирәк икәне кәгазьгә төшерелгән сызмаларда күрсәтелүе, шунда кушылганча гына эшләргә һәм ул сызмаларны аңлый белергә кирәклеге турында сөйли. — Иртәгә мин сиңа аларпы да күрсәтә башлармын. Ә бүгенгә җитеп торыр. Сиздеңме, дүрт сәгатькә якын гомер узып та киткән, — дип, станок тирәләрен җыярга куша. Фәрхинурга узып киткән бу вакыт бик аз шикелле тоелса да, Клавага ул бик күп рәхмәтләр әйтеп, тизрәк аның белән бергә кайтырга җыена. Аның күңеле Клавага тартыла, үзендә аңа ияләшү хисе сизә... Бигрәк тә, бу рус кызының үзен бердә зурга куймыйча, бөтен процессларны түземлек белән аңлата баруы, тавышын төксәртмәве Фәрхинурда аңа зур хөрмәт тудыра. «Бу бик акыллы кыз икән» — дип уйлый ул. Алар кичке караңгы төшкәндә, Баулы урамнары буйлап, бергәләп кайтып китәләр. Бу ике кыз, шулай һәр көнне диярлек сменадан соң цехта калып, өйрәнүләрен дәвам иттерә торгач, үзләре дә сизмәстән, бер-беренә ияләшеп, сердәш дуслар булып китәләр. Театр, киноларга, хәтта Баулы бакчасындагы биюләргә дә бергә йөри башлыйлар. Элегрәк, үзенең русчаны такы-токы гына белүеннән оялып, күп сөйләшми торган Фәрхинурның да, Клавдия: «Сип алай оялма, шартлатып сөйләш, сөйләшмә- сәң — өйрәнә дә алмассың, ә ялгыш әйтсәң — мин төзәтермен» дигәч, теле ачылып китә, һәм чынлап та, аңа русча сөйләшүе көннән-көн җиңеләя, сүз запасы күбәя бара, белмәгәнен Клавадан сорый. Шулай итеп, Клава аңа бу эштә дә зур булышлык итә. Озакламый өйрәнү тәмам була. Фәрхинур «яхшы» билгесе белән сынау биргәч, аңа да Клавдиянеке шикелле үк «Дип-200» станогы тапшырып. бу сөйкемле кызны өченче разрядлы токарь итеп билгелиләр. Фәрхинур Клавдиянең токарьлыкка өйрәткән дүртенче кешесе була. Кла- ьа аны әле хәзер дә үз игътибарыннан читтә калдырмый. Ул кырган детальләрне күздән кичерә, 
җитешмәгән җире булса, әйтә. Фәрхинур үзе дә, әгәр берәр эше җайланмаса, хәзер Клавага эндәшә. Тегесе тиз генә станогын туктата да аның янына йөгереп килә һәм нишләргә кирәклеген күрсәтеп бирә. Мин Клавдия белән сөйләшеп бетергәч, Фәрхинур янына да килеп, аның эшләгәнен карап тордым. Ул гайкалар кыра иде. Эше шома, тигез бара. Аның оялчанлыгы әле дә бетеп җитмәгән. Сорауларга бик кыюсыз гына җавап бирә ул. Аның кыска җавапларыннан: эшне инде тәмам үзләштереп килүе, нормасын көннән-көн арттырып үтәве, стахановчыларга таба якынлашуы аңлашыла. Бераздан соң безнең янга Клава да килде. Ул килгәч, Фәрхинурның йөзе яктырып китте: «Бу әллә каян килгән ак башлы кешенең кыен сорауларыннан коткарыш мине!» дигәнсыман тоелды аның карашы миңа. Шуңа күрә мин соңгы сорау итеп: — Комсомолга кермәдеңме соң әле? — дидем. Фәрхинур Клавага тагын карап алды да: — Хәзерләнәм, — диде. Клавдия дә: — Әйе, якын арада без аны комсомолга алырга җыенабыз, —- дип өстәп куйды. «Эшләре уң булсын бу аерылгысыз дусларның!» — дип, цехтан чыгып киттем мин. Бу мастерскойның төрле ц?х стеналарында рәсемнәре эленеп торган, мактаулы хезмәтләре белән танылган күп кенә стахановчылары тагын да бар. Аларның һәммәсендә дә бай тәҗрибәләр, язылырга тиешле файдалы эшләр тулып ята. Ләкин аларның барысы турында да язып бетерү һич мөмкин түгел. Шулай булса да тагын берсе турында гына сөйләп узасы килә: ул Баулының үз егете электросварщик Салават Рай- ханов. 
G* S3 

 
 
Нефть чыгару өчен җирне бораулап төшкәндә, иң кирәкле коралларның берсе — долото. Болан дигәч, аны инде нефтьче булмаган күп кенә кешеләр өтерге шикелле итеп күз алларына китерүләре мөмкин. Бәлки, ерак үткән заманнарда ул чынлап та зур бер өтерге төсендә булгандыр һәм аның бу исеме дә шуннан калгандыр. Чөнки ул чакларда бг.т нефтьне хәтта кое рәвешендә казып төшеп, чиләк белән чыгарулар да булган, әле 20 нче елларда гына чокытып казу ысулы да яшәп килгән. Ләкин хәзерге долотоның өтерге белән уртак бер сыйфаты да юк. Ул, күбесенчә, үзенә бертөрле гаять зур борауга ошый. Егерме килограммнан авыррак тарткан бу борауның калын өч тәпиенә (лапа), очлаеп килгән машина шестериясы шикелле, сырлы-сырлы өч шарошка беркетелә. Ул шарошкалар, җир астында долото әйләнүдән һәм тешләре җиргә тиеп торудан үзләре дә үз күчәрләрендә әйләнеп, грунтны казыйлар. Аларның өстенә кимендә 50—60 тонна басым төшә. Шуның өчен аларның тәпигә беркетелгән урыннары, бигрәк тә,’ каты катлауларда, бик тиз какшаучан була. Тешләре ашалып бетә. Кайвакыт- ларда алар зур тирәнлектә хәтта ярты метр казып төшүгә дә, чамасыз каты катлау булганлыктан, сафтан чыгалар. Шуңа күрә, буровойлар өчен долотолар аеруча күп кирәк була. Илебезнең төрле заводлары бу долотоларны бик күп ясасалар да, нефть һәм разведка эшләренең гаять киң җәелүе сәбәпле, долото запасы җитешми. Сафтан чыккан долотоларны урыннардагы мастерскойларда төзәтеп, яңа шарошкалар куеп, кабат эшкә кертәләр. Салават Райхаиов әнә /пул эшнең остасы. Электросварка юлы белән долотоларга ул коеп ябыштырган шарошкалар хәтта кайбер заводларда эшләнгәннәргә караганда да чы- дамлырак булалар икән. Салават үзенә кирәкле токны оста сайлый белә. Электродның кисешенә карап напряжение ала, металлның калынлыгына күрә тиешле булган җөй коя. Буровойга китерелгән долото- лариы караганда: «Райхаиов эшләгән булса — ышанырга була!» —диләр осталар. Аның репутациясе шундый. Буровойлар өчен киң диаметрлы долотолар җитеп бетмәгәнлектән, Райхаиов кечерәк долотолариың диаметрларын киңәйтү турында тәкъдим кертә. Аның бу тәкъдиме, яхшы табылып, тормышка ашырыла башлый һәм андый долотоларны ул күбесенчә үзе эшли. . 
Мәсәлән, диаметры 153Л дюймлы иске долотоның тәпиләрендә булган элекке сварканы әрчеп ташлый да ул, шул урынга калын итеп яңаны коя, аннары ша- рошкаларны югарырак күтәреп, яңа сварка өстенә утырта да ныгытып беркетеп куя. Шулай итеп, шарош- каларны күтәрү нәтиҗәсендә тәпиләр тигез киңәя һәм долотоның диаметры 173/д дюймга әйләнә. Башка диаметрдагы долотолар да, кирәк булганда, шулай үзгәртеләләр. До- лотоларның һәрберсе шактый кыйбат торуын искә алганда, аларның Райхаиов кулы белән осталарча төзәтелеп, яңадан эшкә кертелүе дәүләтебезгә күп кенә экономия бнрә. Салават кара чәчле, карасу йөзле, битләрендә беркадәр шадрасы булган урта яшьләрдәге бер эшче. Ул басынкы табигатьле, тыйнак сүзле булуы аркасында, кат-кат сораулар бирмәсәң, үзенең хезмәт биографиясен тиз генә сөйләп китми. Салават Райхаиовиың һәрвакыт килеп төртелә торган бер авырткан җире бар икән. Аның атасы, үзе гади крестьяннардан булса да, патша заманында Баулы волостеның старшинасы булып торган. Дөрес, 1914 нче елда тугай Салават бу вакытларда әле бернәрсә дә белмәгән 2—3 яшьлек малай булган, тик шулай да бу хәл аның биографиясендәге кыен урын, аны күп кичерешләргә очраткан нәрсә булырга тиеш. Ләкин Салават, бу кыен хәл эчендә югалып калмыйча, үзенә дөрес юл сайлый белгән: ул кече яшьләреннән үк производствода эшли башлаган. Элек Магнито- стройда төрле эшләрдә эшләгәннән соң 1939 елны Чиләбс заводына кереп, электросваркага өйрәнгән һәм шул профессиясен һаман үстерә бара. Ватан сугышында алгы сафта көрәшеп, алты мәртәбә яралана. 

85 
 
 
Данлы совет гаскәрләре, немец фашистларын тар-мар итеп, җир йөзенә тынычлык китергәч, Салават туган-үскән Баулысына кайтып, яңадан үзенең сөйгән эшенә тотына. Аның кайда гына, нинди хезмәттә генә булса да һәр эшне намус белән, чын күңел белән эшләгәне күренеп тора. Ул үзенең хезмәт нормасын ай саен ике өлештән арттырып үтәп бара. Ә инде үзенең 1951 елгы эш планын Салават 209 процент итеп төгәлли. Бер кичне Салават эштән кайтканда мастерскойның парторгы Сорокин белән очраша. Аларның юллары бер уңайга туры килгәнлектән, табигый буларак, сүз-иярә сүз ялганып китә. Тәмәке кабызып алгач, Сорокин аның семьясы, бала-чагалары, ничек укулары турында сораштыра. Салават та бу һәркемне кайгыртучан кешенең өй тормышын якынтынрак беләсе килә. Шулай шактый вакытлар килгәннән соң: — Син үзең молодең егет, Салават, _ ди Сорокин. — Эшеңне дә яхшы эшлисең, коллективта тоткан урының да начар түгел. Ләкин менә җәмәгать эшләрендә бик ул хәтле активлыгың күренми... Шушы көнгә кадәр партиядән дә читтә йөрисең шикелле... Райханов тирән сулап куя. Җавап бирергә ашыкмый. Шактый паузадан соң гына: — Шулайрак шул... — ди. — Керәсе иде дә бит... Ләкин... Бәлки, сез белми торгансыздыр, иптәш парторг...— Ул ниндидер авыр, күңелсез хикәя сөйләргә тотынмакчы була. — Беләм, нигә белмәскә? Әтиең турында әйтәсеңме? -- Әйе... Алар озак сөйләшеп кайталар. Райханов олы яшьләрдәге акыллы коммунист Сорокиннан аерылганда яңа өметләр, яңа дәртләр, якты омтылышлар белән канатланып өенә таба китә- Мин берничә көннән соң мастерскойның күршесендә генә булган нефтьчеләр кызыл почмагындагы Үзәк Комитет парторгы кабинетына килеп кергәндә, Сорокин анда утыра иде. Алар сүзләрен дәвам иттерделәр. — Сез ничек карыйсыз, иптәш, парторг? — диде. Сорокин. — Без якындагы җыелышларның берсендә Салават Райхановиы партия членлыгына кандидат итеп алырга уйлыйбыз... Парторг уйланып торды да: — Ярый торган эш булыр дип карыйм, — диде. — Төп мәсьәлә кешенең атаанасында түгел, — эшендә бит. Совет ватанына ни дәрәҗәдә намуслы хезмәт 
итүендә. — Менә шул-шул. Салават шикелле осталар безнең мастерскойда күп түгел. Кулына тоткан эшне коеп куя. Намус белән, чын күңел белән эшли. Фронтта да начар сугышмаган! — Алай булгач, бик шәп! Иптәш Сталин өйрәткәнчә эш итәргә кирәк. ... Яңа йортлар, яңа биналар, поселоклар салына — Баулы үсә, дидек. Бу, әлбәттә, шулай. Ләкин бу яклардагы төзүчеләрне бик үк мактап та бетермиләр. «Төзү идарәсе», «Төзү-монтаж идарәсе» («СУ» һәм «СМУ») конторалары уңай яклары белән генә түгел, тискәре эшләре белән дә шактый танылганнар. Алар- да төзү планнарын вакытында үтәмәү, начар сыйфатлы объектлар тапшыру һәм аларны билгеләнгән хактан кыйбатка төшерү, мичләренең төтенләве, җылы бирмәве, ишекләренең ябылмавы, гомумән, төзелеп беткән йортларда да эшчеләр өчен уңайлыкларның җитенкерәмәве шикелле әкәмәтләр монда сирәк очрамыйлар икән. • Чынлап та, минем үземә дә шундый «кызыклы» йортларның бер-икесен күрергә туры килде. Бөгелмәнең «СУ-2» конторасы тарафыннан салынган яңа поселокка барганда, уң кул якта ике норг кала. Әзер кисәкләрдән оештырыла торган бу җиңел тип агач йортлар шактый тирән чокырга утыртылган биек баганалар өстенә корылганнар. Өсләре авыр чүлмәк түбә белән ябылган. Бигрәк тә, чокыр уртасына туры килгән нечкә баганалар, күрәсең, грунт йомшак булгангамы, бу авырлыкны күтәрә алмаганнар. Өйләр икесе дә урга бер җирләреннән сыгылып төшеп, түбәләре ниндидер бик олы ияр билен хәтерләтеп тора


 
 
лар. Алар ел буена шулай торганнан соц, асларына таш нигез өйгәннәр иде, тик аңа карап бу йортлар яңа төскә кермәгәннәр, барыбер шул элекке көлке кыяфәтләрендә калганнар һәм алар, үзләрен укмаштыручы прорабларның башлары да шундый ук ияр билле, чүлмәк түбәле булуы мөмкинлеген искә төшерәләр иде. Әмма шулай булса да төзүчеләр арасында үз хезмәтләренә намус белән карап, һәр эшне югары сыйфатлы ител башкаручы, бирелгән заданиене ай саен артыгы белән үтәп, рәсемнәре почет ‘такталарыннан төшми торган бик күп кешеләр бар. Шуларның берсе, әле бары егерме яшендә генә булган балта остасы, комсомол-яшьләр бригадасының башлыгы Бари Сабиров. Юк, ул үзе генә түгел, аның бригадасының башка членнары да, нинди эш кушылса, шуны үзбашка эшли белә торган егетләр. Бари үзе кырык сигез, кырык тугызынчы елларны Казанда укып, ФЗО бетереп кайткан. Әтисе дә балта остасы — төзүче булганлыктан, Барига кече яшеннән үк Уралда, Горькида, Урта Азия якларында йөрергә туры килгән. Әтисе үлгәннән соң ул әнисе тәрбиясендә калып, Урта Азиядән кайткач, Казан ФЗОсына килеп керә. Әтисе шикелле үк ул үзе дә балта остасы булырга, киң Советлар Союзының төрле якларында канат җәйгән төзелешләрдә яңа йортлар, яңа шәһәрләр салырга кызыга. ФЗОны бетергәч: — Кайда эшләргә телисең? Әллә үзегезнең Ульяновскига кайтасыңмы? — дип сорыйлар аннан. — Юк. берәр яңа җиргә җибәре- гез, — ди ул. Аны Татарстанның чынлап та иң яңа урыны, зур киләчәге булган нефть районына җибәрәләр. Комсомолец Сабиров «СМУ-4» кә килеп эшли башлагач, тиз арада үзен яхшы яктан танытып өлгерә. Аны шул ук ел н ы я ш ьл әр - к ом co м ол енл ар б р и га - д a ci л и ы i {. Җ) i то к ч ece итеп о и л re л и л әр. Бригада, оешкан көненнән алын, һаман үсә, ныгый, эшкә осталыгы арга бара. Бигрәк тә аның агачгаи эшләнгән ике катлы каркас йортларны җыюдагы җи тезлеге, схемаларны белүдәге тапкырлыгы, тиз һәм югары сыйфатлы итеп эшләве, ай саен хезмәт нормасын 160—170 процентларга җиткерә баруы, бу бригадага төзүчеләр коллективы эчендә дан китерә. Мии Сабировны төшке аш вакытында капка төбендә очраттым. Ул чандыр гына гәүдәле, битләрендә әле бер билге дә 
булмаган, хәтта ирен өсләренә бала йоннар да сызылмаган бер егет икән. Без өйгә кердек. Зәңгәр рәшәткәләр белән әйләндерелгән, ишек алларына агачлар утыртылган, ике башында ике пыяла • верандасы булган кечерәк кенә матур йорт. Тыштан караганда шулай кечкенә күренсә дә, бу йортта шактый киң булган икешәр бүлмәле, аерым кухнялы ике квартира. Шуның урам буендагысында Бари яши икән. Бүлмәләре матур, чиста, идәннәре буяулы, тәрәзәләре кин, якты булган бу квартирага кергәч, рәхәтләнеп китәсең. Урамдагы түзә алмаслык эсседән соң, биредә булган тын салкынчалыкта бер сузылып ятып, иркенләп ял итәсе килә. Ләкин безгә мондый иренчәк рәхәтлек турында күп уйланырга туры килмәде. Бариның әнисе Казанга киткән, алар икәве генә торалар икән. Шунлыктан көндезге бер генә сәгатьлек бүленештә, кайдадыр тиз- тиз ашарга да аңа яңадан эшкә чыгарга кирәк. Без каршыдагы ашханәгә кереп тамак туйдырдык та, аның егетләре янына киттек. Сөйләшеп утыра торгач, 5—10 минутка кичегеп килгәнбез. Ак буа поселогы читендә корылып яткан йортлар янына без килгәндә, андагы егетләр шакшок кадак сугып, ишек яңаклары утыртып, балта-пычкы чыңлатып яталар иде инде. Бу каркас йортлар бик сәер корыла икән: җир казучылар килеп, йорт урыны казын китәләр. Алар артыннан ташчылар, цемент катнаш известь сыекчасы белән катырып, таш нигез салалар. Ул тәмам булуга балта осталары килен, кырлы- кырлы нарат каркасларны бер дә юнмыйшомартмый гына утырта, беркетә башлыйлар. Бу йортлар инде кайдадыр Бслостоктагы, Карелиядәге агач заводларында эшләнеп

 
 
бетеп килгәннәр. Аларны биредә җыярга да — укмаштырырга гына кирәк. Ләкин бу эш, теге бер егетнең: «Өй салуның нәрсәсе бар? — мүкләсе дә мүклисе!» дигәне кебек, бик ансат кына түгел. Беренче карауга барысы да бертөсле күренгән бу кырлы каркасларны, кисми-ялга- мый, юнмый-бозмый үз урыннарына беркетә белергә кирәк. Каркаслар утыртылып, идән һәм түшәм өрлекләре салынып, ишек-тәрәзә яңаклары, рамнар куелып беткәч, стеналарга такталар кагыла, алар арасына җылылык саклау өчен аеруча яхшы булган пыяла мамыгы тутырыла, аннары, тавыш тоткарлау өчен такталар өстенә толь җәелеп, чыралар кадаклана да штукатурчылар балчык салырга тотыналар. Сабиров мине үз иптәшләре белән таныштырып чыкты: — Менә минем асыл егетләр, — диде ул: — Николай Шалов, Ризван Гарифҗаиов — комсомолецлар. Ә менә бусы, — ул егет икенче катның түшәме җәеләсе каркаслар өстенә сузылып яткан килеш юан кадаклар сугып, почмак беркетә иде, — Гайса Ситдыйков. ФЗО бетереп кайтты. Инженер булырга җыена. Хәер, болар берсе дә инженерыңнан ким түгелләр. Чертежларны, бәлки, алар- ның кайберләрениән остарак та төшенә беләләрдер. — Бариның йөзенә дусларча елмаю яктысы чыкты. — Болар безнең бригаданың тоткасы. Алар булмаса, мин берни дә эшли алмас идем. — Ул бүлепбүлеп сөйли. Үзе объектның төрле урыннарын карап йөри. Баскыч сөйрәсе булачак юан каркасның нечкәрәк кадак белән беркетелгән булуын эшләпәсеннән танып: — Юк, Коля, бу ярамый, юан кадак җибәр. Баскыч иң күп йөрелә торган урын — селкенерлек булмасын... — Аз гына паузадан соң, баягы ук сүзләренә өстәгән шикелле:—хәер, безнең башка егетләр дә начар түгелләр. Тигез эшлибез. Дус яшибез, тату торабыз... Алар әле клубта бүген. Ял көпебез булса да, кичә дә эшләгән идек. Тизрәк бәйрәмгә бетерергә кирәк бит... Шулай сөйләшеп торган арада безнең янга прораб килеп җптге. Аның бөтен хәрәкәтендә каядыр ашыкканлык күренеп тора иде: — Борис, — диде ул Сабнровка. — Егетләрең эшли бирсен, ә үзең, әйдә әле минем белән холодильникка. Анда кечкенә генә баскыч ясап алырга кирәк. ОРС бик ашыктыра. Тизрәк тапшырасы бар. Срогыннан чыгып барабыз бит... 
Сабиров төп эшен бүлдерүгә нидер әйтергә теләгән төсле күренде, ләкин ул бер сүз дә эндәшмәде. Балта, коралларын җыя башлап, миңа карады. — Ярый, бар инде,— дидем мин.— Сөйләшердәен сөйләштек бугай... Алар артыннан мин дә чыгып киттем. «Бу шул — мәңге ашыгучы, ләкин һаман вакытында өлгерә алмаучы прорабларның берседер инде» дигән уйлар белән клубка килеп кердем. Ак буа клубының нинди буласын әйтүе хәзергә кыен иде әле. Аның тышкы стеналары да, эче дә эшчеләр йөрү өчен кирәк булган агач басмачалар белән тулган. Тик югары кәрнизләренең бизәкле сырлары, түбә кыегы астына төшерелгән рәсемнәр һәм яшькелт-зәңгәр стена кисәге, сылаучы кызларның оста куллар белән клуб түшәмнәренә ап-ак гипстан койган чәчәкләре, бу бинаның ямьсез булмаячагын хәбәр итәләр иде. Монда бик күп төрле эшчеләр бер үк вакытта үз эшләрен алып баралар: Сабиров егетләре сәхнә идәне җәяләр, кирәге булмаган урыннардан басмаларны кубаралар. Танылган бригадир Жур- ковиың малярлары түшәмнәрне, югары стеналарны агарталар, оста штукатурчы Шәрәфетдинов һәм Катаевлар фоэ өстендәге бүлмәләрне штукатурлап бетереп киләләр. Әминә апа Галимова бригадасының кызлары баскыч урнашасы тимер өрлекләрне куяр өчен кирпеч нигез салалар. Тышта зур төрәнле трактор клуб тирәсен сукалап-тигезләп йөри. Мондагы кешеләрне санап бетерә торган түгел, мин белмәгән тагын иллеләп эшче бар әле биредә. Алар барысы да үз эшләре белән мавыкканнар. Аларның бу клубны Совет Татарстанының 32 еллыгына, 25 июнь көненә тәмам игәселәре, шул көнне моның эчендә тантаналы 

88 
 
 
җыелыш үткәреп, шатлыклы кичә ясыйсылары килә. Әйбәт теләк — уңышка ирешсен! ... Мин клубтан әйләнеп чыкканда, булачак баскычларның нигез бүкәннәрен салучы кызлар арасында кечкенә генә буйлы, йөзләренә шактый олылык чырае чыккан бер апаның кирпечләрне уйнаткандай җитез йөртүен, кулларының эшкә ябышып торуын күреп, тукталып калдым. Аның каршында, бер кулына бияләй киеп, сүзсез карап'торган яшь кызга: — Менә шулай ит син аны, — диде ул, почмак кирпечен сыекча өстенә салып беркеткәч. — Борыннары чыгып торырлык булмасын! Без танышып киттек. Бу ханым Әминә апа Галимова булып чыкты. Мин аның турында ишеткән идем инде: сөйләүләренә һәм ниндидер өйрәнчек фотограф тарафыннан төшерелгән рәсеменә караганда, ташчы кеше дә булгач, мин аны күңелемнән бөтенләй икенче кыяфәттә, олы, ябык чырайлы булса да таза гәүдәле, эре сөякле, юан беләкле итеп төсмерләгән идем. Ә биредә бик зур каршылык килеп чыкты: мин хәтта «бу соң шлакоблокларны, өй нигезләренә салына торган ташларны ничек күтәрә ала икән?» дип уйлап куйдым. Күрәсең, кешене әле тышкы кыяфәте белән генә үлчәп бетереп булмый. Аның әле болай караганда тиз генә күренми торган эчке көче, җан куәте дә бар. Кеше әнә җан куәте белән көчле була икән! Әминә апа үз кулындагы тимер калакны теге кызга тапшырды да, кулларын сөрткәләп: — Мин бүген эштә түгел әле. Бригаданың хәлен белергә генә килгән идем. Кемероводагы кызым белән киявем кунакка кайтканнар. Шуңа күрә инженер бүген ял бирде,"— дип, мине үз өенә алып китте. Ул клуб янында гына булган зур, якты һәм чиста тулай торакның бер башындагы бүлмәдә яши икән. Бригада кызлары да шул ук торактагы бишәр кешелек матур бүлмәләргә урнашканнар. Без Галимованың күңелле генә җыештырылган бүлмәсенә килеп кердек. Аның өч баласы бар икән. Фәния исемле зәп-зәңгәр күзле, көлеп кенә торучан олы кызы, үткән ел 1<с- меровога китеп, андагы күмер шахталарының берсендә электровозда эшләүче кара чәчле, карасу йөзле акыллы гына бер егеткә кияүгә 
чыккан да, хәзер инде парлашып, кунакка кайтканнар... Талия исемле уртанчы кызы быел сигезенче классны тәмамлаган. Улы Байрак дүртенчегә күчкән. Әминә апаның ире Ватан сугышында һәлак булгач, аңа бу балаларны тәрбияләп үстерү бик үк җиңел булмаган. Шуның өчен ул Баулыга килеп эшкә керешкән. Башта аңа төрле эштә йөрергә, бетон коярга, сыекчалар әзерләргә туры килә. Шунда ул ташчыларның кирпеч салу эшләре белән- дә таныша. Ләкин алай гына булмый. Кешенең кулы нинди дә булса бер һөнәр белергә тиеш. Менә алар берничә хатын-кыз җыелалар да, хезмәт сәгатьләреннән соң үзләрен төзүчелек эшенең төп профессияләреннән берсе булган кирпеч салу (ташчылык) һөнәренә өйрәтүне сорыйлар. Администрация боларның теләген хуплап каршылый. Чөнки квалификацияле эшчеләр һәр- кайда көннән-көи күбрәк кирәк. СМУ-4 тәге белгечләрдән иптәш Юрасов аларны укыта, инструктор Казоркин нигезләрне, стеналарны ничек салырга кирәклеген практик эштә өйрәтә. Шулай итеп, кыска вакыт эчендә квалификацияле яңа кадрлар өлгерә. Галимованың үзе белән бергә укыган Александра Головина, Мөнәвәрә Сафиуллина, Рәисә Гыйпиятуллина, Мөнәвәрә Сабитова һәм башка кызлар аның бригадир булуын сорыйлар. Әминә апаның яшь бригадасы үзенең хезмәт күләме һәм сыйфаты белән озакламый үзен таныта да башлый. Хәзер алар төзелеш участогында алдынгы бригадаларның берсе булып саналалар, осталыкларын һаман үстерә барганга күрә инде аларга иң җаваплы эшләр дә тапшыра башлаганнар... Төзү остасы Виктор Иванович Хлюпин: — Намус белән эшли иптәш Галимова. Тырыш аның бригадасы, ai
89 
 
 
саен 130—140 процент белән бара. Аларга һәрвакыт ышанып була... Сез аларны күрми китмәгез әле! — ди. Әйе, кешеләр белән мөнәсәбәттә тыйнак, кече күңелле, ә эштә кыю һәм каты куллы булган бу намуслы хатынкызларның тагын да яхшы кадрлар булып үсүләренә ышаныч зур! ... Билгеле инде, хәзерге Баулы бакчасы турында бер сүз дә әйтмә- сәк, «хикәя»нең бер җире кцтек булыр иде. Көндезләрен мин иптәш Юдин буровоенда «Фонтан чыгару» процессын көтеп, скважиналарда тулы булып торган балчык сыекчасын су белән юдыру, ә суны махсус компрессордай җибәрелә торган һава басымы белән кудыру эшләрен карап йөргәннән соц, ике кич рәттән Баулы бакчасына чыктым. Бу бакчаның агачлары хәзер тагын да үскәннәр. Аларның күләгәләрендәге гади скамьяларда ял итеп утыруы — үзе бер рәхәт. Каршыга гына куелган дюраль репродуктордан яңгыраган музыка һәм биредәге яшьләр тавышыннан бакча шаулап тора. Багана башларындагы электр фонарьлары урталыктагы киң мәйданны балкыта. Шул ук мәйданга ясалган танец площадкасында тынлы оркестр уйный. Егетләр, кызлар биеп әйләнәләр. Баулы бакчасына, шулай итеп, шәһәр культурасының бер төре килеп кергән. Бү, әлбәттә, әйбәт эш инде... Ләкин моннан дүрт ел элек ишетелгән матур, шаян, яңа җырлар, яшь, дәртле күңелләрнең кайнар хисләреннән туган яңа көйләр хәзер бу бакчада ишетелмиләр. Аларны танец алмаштырган. Мин никадәр көтеп йөрсәм дә ул җырларны кабат ишетә алмадым. Ни өчендер моңсу булып китте. Нәрсәмнедер югалткан кебек булдым. Ул җырлар Ак буага күчкәннәр икән хәзер... ... Икенче көнне мин Ак буадагы эшчеләр ашханәсендә көндезге ашны ашап чыктым да, атаклы шофер Склярны эзләп автотранспорт конторасына барыр өчен, вахта машиналары туктый торган җиргә килдем. Монда җыелган кешеләр ак путалы өр-яңа зәңгәр автобуска утыра да башлаганнар иде инде. Мин дә, шул* ук машинага кереп, өченче рәттәге бер буш урынга утырдым. Руль каршындагы тәбәнәк креслога утырган, кояшта беркадәр уңган, ләкин чиста зәңгәр комбинезон кигән киң җилкәле, соргылт чәчле шофер үзенең сул ягындагы ачык тәрәзә аша кем беләндер ярыйсы ук кычкырып сөйләшә, һәм ишетелеп калган сүзләреннән, аның ни өчендер кәефе 
киткәнлеге, кемдер аның хәтерен калдырганлыгы аңлашыла иде: — Барыбер үз машинамны алам мин! — диде ул, автобусның алгы ишеген, кешеләр кереп беткәч, шарт итеп ябып. — Нәрсәгә миңа бу?.. Бөтен җиреннән яңалык яме сирпелеп, бер төше дә буялмаган, тузанланмаган, имгәнмәгән автобус, шофер кодрәте белән борылып, асфальт юлга чыкты да җиңел генә оеп китте. —- Бу машина кайда хәтле бара икән, белмисезме? —дип сорадым янымда утырган бер яшьрәк кешедән. — Ул түбән кольцо буйлап әйләнәчәк. — Ә белмисезме, ул тирәдән транспорт конторасы бик ерак түгел микән? Миңа шунда барырга кирәк иде... — Алайса, нәкъ үзенә барып төшә аласыз. Машина гаражга кереп чыга. Мин үзем дә шунда эшлим. Бухгалтер булып. Бергә төшәрбез. Машинаның болай җайлы туры килүенә куанып, күршемә рәхмәт әйттем дә бераз сүзсез барганнан соң: — Сезнең анда Скляр дигән бер шоферыгыз бар икән. Шул кирәк иде миңа, — дидем. — Әнә ич Скляр, — диде бухгалтер. — Кайда? — Әнә, рульдә утыра. Бу минем өчен бер дә көтелмәгән хәбәр булганга, әллә ничек кызыксыз булып китте. «Нишләп инде алай? Скляр йөк машинасында булырга тиеш бит, ә ул биредә автобус йөртә? Герой минем өчен отышлы хәлдә түгел. Автобус йөртүче шофер турында язарга бер дә уйламаган идем...» Шулай уйланып бара торгач, автобус гаражга кадәр барып, кеше- 
90 
 
 
ләрне төшерде дә, әйләнеп чыгып, асфальт юлдан көньяктагы сөзәк тауга таба менеп китте. Машина эчендә кешеләр азаеп, урыннар бушап калды. Мин. җай табылу белән Склярга сүз кушарга теләп, аның артына ук килеп утырдым. Ике яктагы ачык тәрәзәләр аша кояшлы эссе тыштан кергән һава, машина эчендәге күләгәдә беркадәр салкынаеп. рәхәт жил булып, уйнап йөри. Битләрне кытыклап, тирне киптерә, күлмәк асларына үтеп, күкрәкләргә салкынча сулышын бәрә. Күзләрне шофер алдындагы тәрәзәләрдән аерып булмый. Эх. шәп тә сон, шушы Б аул ы и ы ң ю л л ары! Б ө гел м ә дән Башкортстан нефтьчеләренең Октябрьск шәһәренә кадәр бара торган төп магистральдән сул якка аерылып. асфальт юл Ак буага керә. Аның урамнарын әйләнеп, икенче башыннан чыга да, тагын төп магистральгә кушылып, Баулыга төшә. Уң якта югары кольцога менә торган юл кала. Баулы турында шундый ук борма асфальт юл Потап — Тумбар- лыга — икенче промыселга менеп китә. Магистраль буйлап Кызыл Ярга таба киткәч, тагын бер асфальт юл — түбәнге кольцо юлы — уңга борылып, шулай ук тауга менеп китә. Мин шул юлдан, Скляр белән сөйләшер җай көтеп, Баулы пейзажларын күзәтеп барам. Менә ике яктагы сабан кырлары һәм анда чәчелгән факеллар бетеп, яфраклы урман башланды. Озын чәчләрен түбән салындырып, зифа буйлы ак каеннар, саргылт чәчәккә бөреләнеп утырган йомшак яфраклы юкәләр, кәүсәләре кара кучкылланып торган куе имәнлекләр, барын да бер җиргә җыеп, чәчеп үстергән кебек тыгыз сафлар белән баскан яшькелтсары кабыклы төз усаклар тезелеп калалар. Җил юклыктан бүтән агачларның яфраклары селкенеп тә карама- салар да, усак яфраклары, үзләренең көмешсымаи ак якларын күрсәтеп, җилфердиләр һәм аларның үзара нидер шыбырдашып, ярым шаулап утырулары ишетелгән кебек тоела/ Оста шофер үз кулында рульне, уйнаган шикелле як-якка боргалап, машинасын суда йөзгән тигезлек белән, җырлатып кына алып бара! Дөрес, биредә асфальт юл. Кактым-суктым китерерлек бертөрле дә сикәлтәләр юк. Ләкин мин бу якларда йөргәндә шоферларның төрлесенә очрадым. Аларның кайберләре көзге кебек тигез юлда да, машинасын әллә ничек кенә сикертеп, синең башыңны кабина түбәсенә шак итеп бәрдерә беләләр. Автобустан кешеләр тукталышларда 
әкренләп төшеп калалар, ләкин алар урынына, берәм-сәрәм булса да башка кешеләр утыра, машина тагын алга китә. Менә без бу еракларга сузылып яткан сөзәк тауның иң түбә җиренә дә менеп җиттек. Юл хәзер, борыла-борыла килеп, Ак буа ягына — көнбатышка таба әйләнде. Түбәнең нәкъ өстендә, юл буенда гына Мотаһар Нургалиев буровое калкып тора. Аның скважинасыннан чыккан аксылсары балчык сыекчасы кушылган су, юл читендәге канаудан, болганчык гөрләвек булып, түбән табал йөгерә. Нурга- лиевтан 300 метр арырак Юдин буровое. Без аны да үтеп киттек. Ләкин шофер белән сөйләшергә һаман җай табылмый, һәм чынлап та, ничек сөйләшәсең? Аның бит акылы, күзләре һәм бөтен игътибары юлга юнәлгән. Аны бүлсәң, машина я канауга барып мәтәлергә, я туктап торырга тиеш. Хәер, мин артык ашыкмыйм да һәм үкенмим дә. Чөнки мин бу кольцоны тулысынча беренче мәртәбә генә әйләнәм әле. Ә юл матур, әйтеп бетергесез күңелле! Тирә-якларда тәгәрәп ятырлык акланнар, куе чәчәкле яшел үләннәр түшәлгән үзәннәр, әле дүрт-биш ел эчендә генә утыртылган бала наратлар, үзләренә чакырып кул бол- гагансыман калалар. Машина, сул яктагы тар гына асфальт юллар белән кереп, буровой һәм нефть бирүче скважиналар тирәсеннән әйләнеп чыга. Анда вахтага килүче кешеләр кала, ә бушаганнары, безнең янга утырып, өйләренә кайталар. Шулай дөнья гизеп йөри торгач, безнең машина инде төньякка борылып, таудан да төшә башлады. Бу урыннар шактый текә, һәм ике яктагы яңа арчылган урман калдыклары, актарылган балчыклар юлның бу өлеше әле бик күптән түгел генә
91 
 
 
эшләнеп беткәнен күрсәтеп тора. Менә без яңадан магистральгә чыгып, Ак буага кайтып кердек. Юлчылар автобустан чыгып беткәч, — Иптәш Скляр, таныш булыйк, исәнмесез, — дип кул бирдем дә, — сезнең белән бераз сөйләшеп аласы бар нде бит, — дидем. Ул миңа таба борылды. Аның озынчарак йөзендәге вакытыннан иргә чыккан туры сызыклар, үткер карашлы күксел күзләре, аз гына маңгаенарак төшереп, өскә күтәреп җибәргән саргылт чәчләренең шактый эре бөртекле булуы, бу кешенең тәвәккәл һәм кырыс характерлы икәнлеген күрсәтә иде. — Ярый, — диде ул, күзләре белән мине бераз үлчәп алгач. — Мин, хәзер. Менә диспетчерскийга гына кереп чыгыйм да... Ләкин ул машинадан төшеп киткән арада автобуска яңа юлчылар утыра башладылар. Скляр, тиз әйләнеп килсә дә, ул кабина ишеген ачып керүгә, машина эче халык белән тулы нде инде. Шофер төрлечә шаулап та карады: — Нигә рөхсәтсез үтырдыгыз? Машинаның кая барасын белмисез, керәсез дә туласыз! Хәзер чыгарып бетерәм мин сезне! — дип куркыткан булды ул. Ләкин, билгеле инде, урыныннан кузгалучы берәү дә булмады. Юлчылар аның гадәтен беләләр, күрәсең: шофер тәртип сакларга, һәм шул уңай белән бер хәтле шауларга ярата. Инде берәү дә каршы килеп сүз әйтмәсә, шуның белән тына, карчыга күзләрен елтыратып, елмаеп куя икән. Чөнки кемнең кая барганын һәм барысы да эш кешеләре икәнен ул әллә кайчан ук бе- чеп бетергән бит инде. Шулай итеп, мин тагын да Баулы юллары буйлап, ирексездән тауларга менеп киттем. Сокланып туялмыйм мин бу юлларга! Бер дә инде болар нефть объектларына йөрергә, йөк ташырга yuan булсын өчен генә эшләнгән кебек түгел, ә биредә яшәүчеләргә күиел ачар өчен, матурлык, ләззәт бирер өчен эшләнгән төслеләр! һәм чынлап та бу юллар ул хезмәтләрнең икесен дә үти алалар: кайчандыр алар буйлап буровойларга трубалар, цемент, балчык һ. б. ларны '1 ашучы, эшчеләрне вахтага илтүче йөк машиналары гына йөргән булсалар, хәзер вахтага йөрү өчен матур, яңа автобуслар кертелгән. Нефтьчеләрнең төп кадрлары — осталар, бораулаучылар, операторлар, электриклар һәм күп кенә яшьләр велосипедларга, мотоциклларга утырганнар. Алар, шушы юллар буйлап, синең яныңнан 
мотоциклларын зы- рылдатып, очып кына узып китәләр. Ә иртәгә? Иртәгә инде бу эшчеләр «Москвич», «Победа», «Зис» һәм яңа маркалы тагын да яңарак машиналарга утырырлар. Ял көннәрендә алар шушы юллар буйлап күңел ачарга чыгарлар. Тезелеп киткән ачык машиналар сапсыз төстәге кыр чәчәкләре белән, күгәрчендәй гөрләшүче балалар белән, бәхетле семьялар белән тулган булыр. Ул шатлык эшелоныннан күтәрелгән музыка моңы, җыр яңгыравы, бу юллар өстендә гөрләп торыр!.. Без таулардан икенче рәт әйләнеп кайтуга, көтеп торучы юлчылар юк иде инде. Утырып сөйләшә башладык. ЛҮинем беренче соравым шоферның ни өчен үз машинасында утырмавы турында булды. — Менә бит, — диде ул ниндидер бик зур нәрсәгә үкенгәндәй ачынулы тавыш белән. — Машинаны ремонтка куйдылар да үземне моңар утырттылар. Кеше юк, имеш! Ә нигә бу миңа? Дөрес, әйбәт. Чиста. Культуралы. Матур. Ләкин бит һәркемнең үз максаты бар! Кеше бер эшне башлаган булса, ул аны ахырына кадәр җиткерергә тиеш! Берсен ташлап, икенчесен башлау—минем характерга сыймый. Әгәр мин үз машинамнан 220.000 километрны алганмын икән, сез инде, дускайларым, миңа артыгын да алырга рөхсәт итегез, бүлмәгез. Начар эшмени? Шоферның соңгы сүзләре мине шактый гаҗәпләндерде. Чөнки мин, бу мәсьәләдә артык танышлыгым булмаганга күрәме, бер машинаны 220 мең километр йөртә алучыларны ишеткәнем юк нде әле. Скляр, кесәсеннән «Север» папиросы алып, ка- оызып җибәрде. Аның кырысланган йөзе беркадәр йомшаргандай булып,
92 
 
 
беренче төтенне авызы белән өскә таба бөркеп җибәргәч, карчыга карашлы күзләре шул ноктага текәлеп калдылар. Бу момент аның иң югары пафослы кичерешләрен аң- лата шикелле иде. Аның бая мпн күргәндә кемгәдер кызып-кызып сөйләүләренең сере дә хәзер ачык аңлашыла иде инде. Мпн аның үз эшләре турында тулырак итеп, бәйнә- бәйнә сөйләп бирүен үтендем. ... II класслы шофер Петро Матвеевич Скляр, элек заманнарда ук Башкортстанга күчеп утырган Украина крестьяннары семьясыннан булып, хәзерге Дәүләкән районында туып-үскән. Башта ул Ишимбай нефть районында алты ел тракторчы булып эшләгән. Аннары 1938 елны машина руленә утырып. Бөек Ватан сугышын да шулай ук руль артында уздырган. Ә инде илленче елны Петро яна урынга, «Баулынефть»кә килә. Биредә аның элекке хезмәтләре турындагы характеристикалары белән танышкач, яңа шоферга өч тонна күтәрә торган өр-яңа «Зис-50» машинасы тапшыралар. Машина шәп. Көлеп тора. Нык. Москвадан бирегә китерелгәндә дә борчылмаган, сугылмаган яньчелмәгән. Петро- ның кеше кулында булмаган, спидометрына кемнәр тарафыннандыр цифрлар җыелмаган өряңа машинага бу әле беренче тапкыр утыруы була. Аның башына шундый бер уй килә: «Тукта әле, бу машинаны күпме йөртеп булыр икән? Сынап карарга кирәк». Шуннан сон, озак та үтми, Петро Скляр машинасының кабинасы өстендә тилгән канаты күк кыйгачлап эшләнгән зәңгәр калайга: «100 мең өчен!» дип язылган язу күренә башлый. Шулай итеп, бу шофер капиталь ремонтсыз 100 мең километр йөрү өчен администрация белән йөкләмә договоры төзеп, эшкә керешә. Башта ул бер икс ай буе буровойларга һәм башка җирләргә төрле йөк ташый. Аннан соң Петровы вахтага куялар. Ул буровойларга, промыселларга эшчеләр йөртә башлый. Нинди генә сикәлтәле, чокыр-чакырлы юллар, урман араларындагы, елга буйларындагы кырынярын урыннар булмасын, Скляр үзенең машинасын ормый-сукмый, ватмый- җимерми алып чыга белә. Коеп яңгыр яуган, бурап өйгән юлларда да, тотка рланып калмыйча, эшчеләрне үз вакытларында хезмәт объектларына китереп җиткерергә өйрәнә ул. Аның сменадашы Кузьма Кузьмич Мирошкин да шундый ук булдыклы егет булып чыга. Бу 
машинаны алар үз балалары кебек итеп карыйлар: моторны һәрвакыт тикшерепбарлап торалар, майны һәм фильтрны еш алмаштыралар, солярка салып юдыргач, яңа фильтр куялар. Кайчан гына карасаң да машина чиста, төзек, әзер була. 91 мең километр узгач кына беренче мәртәбә машинаның бер тәгәрмәче резинасын алыштыралар алар. Ә калган өч тәгәрмәчнең резиналары 128 мең километр үткәнче чыдыйлар. Шулай итеп, ел тулар-тулмаста Скляр 100 мең километрны уңышлы рәвештә йөреп чыга. Машина бертөрле дә җитди ремонт сорамый. Ул икенче 100 меңгә договор төзеп, быел июнь аенда аны да капиталь ремонтсыз 220.000 километрга тутырып, үзе башлаган эшне намус белән үтәп чыга. Бу вакыт эчендә ул бары бер мәртәбә поршень, өч мәртәбә кольцо гына алмаштыра «Зис-50» машинасы, гадәттә, 200 мең километр йөргәннән соң сафтан чыккан саналырга, исәптән төшерелергә тиеш икән. Ләкин Скляриың машинасы әле хәзер дә капиталь ремонт сорамый, ул бары тик урта ремонтка гына куелган. Петроиы ни өчендер машинасыннан ярты юлда аерганнар. Аның йөрәге шуңар яна да. Чөнки ул шушы машинаның урта ремонтында үзе дә катнашып, бөтен процессны үз күзеннән кичерергә һәм аннары, тагын да 130 мең километр юл үтеп, бер маши нала кап ита л ь рем онтсыз 350- мең километр йөрергә мөмкин икәнлеген күрсәтергә теләгән булган. — Мин әле моны болан гына ташлап китәсем килми, — ди ул. — Гәрчә үзем партияле кеше булмасамда Үзәк Комитет парторгы янына барам әле. Ул нинди киңәш бирер...— Нидер уйлаган кебек тукталып торганнан соң, ул яңадай кабынып: — 
93 
 
 
Минемчә, техникадан күпме алырга мөмкин, шуны сыгып алырга, хәтта артыгын да алырга кирәк!—дип өстәп куя... Дөрес әйтә. Гади шофер Петро Матвеевичның бу яңа эшен иптәшләре арасында яратып бетермәүчеләр дә шактый булган. Аларның кайберләре: — Петрога олы бер тәңкә кирәк аңар. Ул акчага бик комсыз бит, эчәргә җитми торгандыр, — дип, мактаулы эшне түбәнәйтергә тырышканнар, сүгенеп йөргәннәр. Кайберләре кысарга да чамалап караганнар: шоферлар арасында үзенең үчләнгән кешесен, юлда каракаршы килгәндә яки япәшәләп узганда, бер дә сиздермичә, янәсе очраклы рәвештә генә, канауга таба кысу, я бер чокырга, сазга кертеп батыру гадәте бар икән. Склярны да шулай бер жай килгәндә чокырга кысып, ирек- сездәи авария ясатырга теләүчеләр булган. Хәтта ул шундый хәлдән саклану нияте белән байтак вакытлар «200 мең өчен!» дигән язуын кабина өстенә куймыйча да йөргә- ләгәи. Ләкин яңалык көрәш белән, иске аңны, иске гадәтләрне, иске киртәләрне җимереп, тормышка керә. Петроның иптәшләре көннән-көн күбәя барган. Хәзер инде Петро Скляр кебек стахановчы йөз меңчеләр автотранспорт конторасында иллеләп кеше бар икән. Шундыйлардан Климов «Зис-151» маркалы авыр машинада ягулык ташып, 118 мең километр юл үткән. Төрле йөк ташучы шоферлардай Корбанов 138 мең, Әхәт Сахибгәрәев 140 мең километр йөргәннәр... Чынлап та, Баулы юлларында андый машиналар хәзер шактый еш очрыйлар. Аларның кайберләрендә «йөз меңче» дип, кайберләрендә «150 мен. өчен!» дип язылган. Хәтта «136 мең өчен!» дип язылган бер машинаны да очраттым мин. Күрәсең, яшь шофердыр ул... Пстро Матвеевич Склярныц гади хикәясе менә шундый. Без сөйләшүгә байтак вакытлар үткәннән соң, иртәгә кптәм дигән кичне, мин тагын аның автобусында Ак буадан Баулы га к а й тт ы м. Гост и н и ц а ту р ы н д а мип машинадан төшкәч, ул кабина ишеген ачып, серле һәм хәйләкәр елмаю белән сыңар күзен миңа кысты да: — Була. Сөйләштем. Без дигәнчә була! — диде. ...Иртәгесен, таң кояшы белән үк торып, үзенә бер матурлык, рәхәтлек бирә торган чыклы, салкынча җәйге иртәдә, 
Үзәк Комитет парторгы Мәхмүдов иптәшнең «теләсәкай- да йөрер» машинасына утырып, Бөгелмәгә киттем. Аяз, зәңгәр күкле, кояшлы иртә. Әле юлда машиналар юк дияргә ярый. Ара-тирә вахта автобуслары гына узып киткәлиләр. Ак буадан соң башлана торган куе яшел урман тып-тын утыра. Агач яфраклары селкенми. Кем белә, бәлки, якыннанрак тыңласаң, алай ук тын да түгелдер ул урман. Анда әллә ничә төрле тавышлар белән кошлар да сайраша торганнардыр, каядыр, куелыкка качып, кәкүк тә кычкырадыр. Июнь аенда бит кошларның иң сайраша торган чаклары... Ләкин алар берсе дә, тигез юлдан зур тизлек белән барган машинаның һаваны җилфердәтеп, ярып үтүеннән, әз генә булса да мотор гүләвеннән, резина көпчәкләрнең, пышылдаган тавыш чыгарып, асфальт өстеннән тәгәрәүләреннән туган гөрелте эчендә, миңа ишетелмиләр. Шуңа күрә урман тып-тын яткан кебек тоела. Без һаман югарыга менәбез. Баулы белән Бөгелмә арасында яткан бу биек сыртка менеп җитәр өчен машиналарга байтак көчәнергә кирәк. Менә юлның уң ягында, эчкәре- дәрәк, кул белән өеп эшләнгән шикелле тигез, ярым балдак булып яткан матур таучыклар башлана. Шулардай берсенең, ямь-яшел кыска үләннәр белән капланган күкрәгендә ап-ак вак ташлар җыеп төзелгән ниндидер зурзур сызыклар күренә башлый. Якынгарак килгәч, аларның эре-эре хәрефләр икәнлеге беленә. Ләкин алариы тиз генә укып булмый, чөнки хәрефләрнең башта иң ахыргысы, аннары икенчесе, өченчесе күренә. Шулай итеп, хәрефләрне күздән кичереп барасың да, тик баштагысын күреп алгач кына, аларның тирән мәгънәләре аңлашыла: «Без тыныч хезмәт сөябез!»


Әллә боларны юри язып куйдылар микән? — нәкъ мин әйтергә теләгән сүзләр! Чөнки мин йөргән юлларымда ирекле илебез халкының тыныч хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән никадәр гүзәл җимешләрне, әйтеп бетергесез казанышларны күрдем. Кайсы . төшләрдә генә булсаң да, әллә ничә төрле халык вәкилләреннән җыелган кешеләрнең, зур яки кечкенә хезмәт төркемнәренең үзара бертугандай тату, дус булып, бары тик тыныч хезмәт, намуслы эш белән мавыгуларын, көн саен алга, яңалыкка 
якты ераклыкларга омтылуларын күрдем. Ул кешеләр сугышка һәм сугыш уты кабызучыларга чиксез нәфрәт белән карыйлар... Мөмкин кадәр илебезгә күбрәк нефть бирү, аның яңа чыганакларын ачу, матур йортлар, шәһәрләр салу — аларның иң изге теләкләре! Менә шуның өчен дә әйтергә теләгән идем мин ул сүзләрне. Ләкин аларның юл буена, күкрәккә уелган шикелле мәңге бетмәслек итеп, ак ташлар белән миңа кадәр әллә кайчан язылган булулары бигрәк тә яхшы булып чыкты!