Логотип Казан Утлары
Драма

ДАНЛЫ КӨННӘР 



(«Ташкыннар» трилогиясенең өченче кисәге) Биш пәрдәдә тугыз күренештә 
Драма 
БУ СЕРИЯДӘ КАТНАШУЧЫЛАР: 
 
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ 
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Шәһәрдә Мирвәли квартирасы. Зур-зур тәрәзәләр. Биек-биек ишекләр. Артта хнң коридор. Вакыт кичкә таба. Тәрәзәләр аша җәйге шәфәкъ батып, әкренләп караңгылана барырга тиеш. Пәрдә ачылганда, Гөлчирә авыз эченнән көйләп өй җыештырып йөри. Гөлниса керә. Гөлниса. Кызым, кияү кайда эшли дидең әле? Гөлчирә. Редакциядә. Гөлниса. Ул нинди эш инде, берәр заводмы дим? Гөлчирә. Түгел, әни, газета чыгара. Гөлниса. Үз башыннанмы? Гөлчирә. Алар аны җыйнаулап язалар. Әкрам аларның редакторы, ягъни башлыклары. Гөлниса. Ярый инде, кызым, әйбәт кешегә туры килгәнсең, кияүне мнн бик яраттым. Аннан, кызым, яз көне, укырга кердем, дип язган иден. Олайгач нинди уку була инде ул? Гөлчирә. Мин, әни, акушеркалар әзерләү курсында укыйм. Гөлниса. Аны бетергәч кем буласың инде? Гөлчирә. Фельдшер. Гөлниса. Фельдшер? Чын фельдшермы?  
Б и к т и м е р. Г ө л н и с а. Мирвәли. А й с ы л у. Г ө л ч и р э. Ә к р а м. М ө р ш и д ә. X ө р м ә т у л л а. Нургали. Нурия. 3 ә м з ә м б а н у. Гайнавал. X ә й б у л. Наһар. 
Артамонов. Соколов. Л а ш м а н о в. Ә х т ә р и. Шәүлихан. К а с ы й м х а н. Мирзахан. Кригер. Самсонов. Басарый. Ясәви. Г ы й л ь м а н. X о д а я р. 
54 
 
Гөлчирә. Әйе, әни, чын фельдшер. Я, әни, авылда соң ниләр бар? Г өлниса. Артык берни дә юк. кызым. Җыен дигән сүзне — мәтән- гәгә, әфәндене — гражданга алыштырдылар. Һәр көнне шул мәтәнгәне җыялар да оратор сөйлиләр. Гөлчирә. Хи, хи, хи... Зәмзәмбану җиңги нишләп тора? Гөлниса. Нишләсен? Дөньяда кыланмаганы калмады инде... Хәзер кыстыбый белән сәүдә итә. Г өлчирә. Нинди кыстыбый белән? Г ө л н и с а. Кыстыбый, шәнгәләр пешерә дә пристаньгә илтеп сата. Үзебез күргәнебез юк, самогон белән дә кайнаша дип сөйлиләр. Г ө л ч и р ә. Берәрсенә димләр идегез, ичмасам. Гөлниса. Аны кем алсын? Фәрештәдәй кызларга да хәзер кияү юк. Г өлчирә. Әни, Мидхәт уянды, ишек алдындагы бакчага алып чык әле. Гөлниса. Ярый, кызым, ярый, алып чыгармын. (Китә.) Ми р вәли кайтып керә. Мирвәли. Әтиләр кайда, теге яктамы? Гөл ч и р ә. Әни Мидхәт белән бакчада. Әти вак-төяк әйберләр алам дип соручинга киткән иде. М и р в ә л и. Айсылу нишли? Гөлчирә. Мөслимәләр җыелышыннан кайтканы юк әле. Еракта тревогалы итеп кычкырткан завод гудогы ишетелә. Гөл ч и р ә. Абый, бу ни бу? Мирвәли. Алафузов заводы забастовка башлады. Г өлчирә. Алар да? М ир вәли. Әйе, бусы дүртенче завод. Бөтен шәһәр эшчеләре Вакытлы хөкүмәткә каршы күтәрелә. Гудок туктый. Урамда солдатлар җырлаганы ишетелә. Мирвәли белән Гөлчирә тәрәзәгә баралар. Солдатлар җыр ы: Йөгереп китердәй булам да, Кайтып җигәрдәй булам. Кичке ачы җилләрдә ләй, Туган-үскән илләргәй. Г ө л ч и р ә. Көйләре бик матур... Мирвәли. Минемчә, сүзләре тагын да матуррак. Туып-үскән җирләрен сагыналар... Сугыштай туйгаилыкларын белдерәләр... Ә татар буржуазиясе алардан аерым татар полклары төзеп, мөселман шулпасы, мөселман боткасы, мөселман госпитальләре белән кызыктырып тотарга маташа. Гөлчирә. Абый, бу безнең бәләкәй абый түгелме? М и р в ә л и. Кая? Г ө л ч и р ә. Әнә, алдагы тимер күк атта килә. Мирвәл и. Әйе, шул. Взводы белән уеннан кайтып килә, кыланчык, атын ничек уйната? Безне күрсеннәр дия 'юргандыр инде. Гөлчирә (тәрәзәдәй сузылып). Бәләкәй абый! Пурга л и т а в ы ш ы. 11ихәл, сеңелем, исәнме? Г ө л ч и р ә. Бәләкәй абый, безгә әтиләр килделәр! Нургали. Кайчан? Гөлчирә. Бүген иртән, кояш чыкканда. Тизме безгә киләсез? Нургали. Хәзер, сеңелем, взводымны илтеп куям да килом. Взво-д, рысь-ю, марш!  
55 
 
Юыртып киткән атларның аяк тавышлары ишетелә. А й с ы л у кайтып керә. Гөлчирә. Әнә. җиңги дә кайтты. (Китә.) Айсылу. Мирвәли, мин сина бүген ничә тапкыр шалтыраттым, туры китерә алмадым, кайда идеи? Мирвәли. Елга аръягында, митинглар уздырдым. Я, сезнең Мөслимәләр җыелышында ниләр булды соң? Айсылу (ирония белән). Мөселман солдатларына иганә җыюны карадык. Милли шура съездына делегатлар сайладык. М и р вә л и. Нинди абыстайлар уздылар? Айсылу. Биш кеше. Шулар арасында мин дә бар. Мирвәли. Тәбрик итәм, Айсылу, тәбрик итәм. Айсылу. Күрсәң иде, Мирвәли, президиумда хезмәт иясе хатын- кызлардан берәү дә юк. Бар да юан-юан абыстайлар, энҗе калфаклы т\ташлар. Бүләк багарга баргандагы кебек. бөтен асыл киемнәрен, ал- тын-бриллиантларын тагып килгәннәр. Өстәл артында, ата күркә шикелле, кукыраеп утыралар. /Мин мөселман социалистлары исеменнән, татар байларында ялланып эшләүче, читекче, кәләпүшче кызларның союзларын төзергә, эш сәгатьләрен, хезмәт хакларын билгеләргә, дип чыгыш ясаган идем, бөтен зал белән ура кычкырып кул чаптылар. Соңыннан Мулланур абый килеп кулымны кысты. Мирвәли. Ул мина шалтыратты. «Синең хатының шундый нотык сөйләүче икән, ул монда бөтен татар байларының тетмәсен тетте», ди. Рәхмәт, Айсылу, димәк, син дә үсәсең. Безнең губерна комитеты өч айлык сәяси курслар ача, сиңа шунда кереп укырга кирәк булыр. Айсылу. Белмим шул... Мин әле кайтышлый, теге мәсьәлә буенча врачка кергән идем... Мирвәли. Сон, нәрсә диде? Айсылу. Әйтергә оялам... Мирвәли, йөгең бармы? Айсылу. Өч айлык, ди... Мирвәли. Рәхмәт, Айсылу... Димәк, ярты елдан безнең томырап торган улыбыз булыр? Айсылу. Каян беләсең, бәлки кыз туар... Мирвәли. Юк, малай булсын, мин малайларны яратам. Әйберләр күтәреп Тэиктп мер кайтып керә. Б и к т п м е р. Килен дә кайткан икән. Айсылу. Әйе, әти, кайттым. Син үзең кайда идең? Бикти мер. Менә, толчокка чыгып, тимер-томырлар, эш кораллары алдым. Сезнең монда дөнья икән, безнең анда кадак та сатмыйлар. Мирвәли (диваннан урын күрсәтеп). Әйдә, әти, моннан уз. Биктимер /Мирвәли янына килеп утыра. А й с ы л у китә. Иртә белән сораша алмадым, әти. авылда нинди яңалыклар бар? Биктимер. Телгә алып сөйләрлек, улым, бернинди дә яңалыклар юк. Бер яңалык бар — ул да булса — җыеннан баш чыкмый. Я Милли шурага, я Хәрби шурага, я Мөселман комитетларына иганә сорап тен- кәгә тияләр. Ул инде «ирек заемына», партиягә язылыгыз, дип тәкатемне корытып бетердедер. Шушы өч-дүрт ай эчендә кемнәр генә авылда булмады? Бар да безнең партиягә керегез, дип димлиләр. Ә җир дисәң? һаман юк. Мирвәли. Эш башында һаман да шул Шәүлихан малайларымы? Биктимер. Башка кем булсын? Шулар инде, берсе — волостной комитет рәисе. Икенчесе—өяз продком вәкиле. Минем сезгә килүемнең төп сәбәбе дә, улым, шулар чутында. Шул мәлгуннәрнең йөзләрен ачып булмас микән дип, Мироныч мине монда җибәргән иде, менә, сиңа аның
56 
 
язган хаты да бар. (Хат бирә. Мирвәли укый.) Гомеребез буена аталарыннан җәфа Күрүебез аз булды, күрәсең, инде хәзер болары безне талыйлар. Алпавыт Твардовскийның аракы заводында мең чиләкләп спирт сакланган икән. Революция булу белән моны сизеп алганнар да, башта үзләре өчен алып торганнар. Аннан инде өяздәге түрәләргә мичкәләп җибәрә башлаганнар. Өсләреннән тикшерүче булмагач, хәзер инде управляющий белән бергәләп, каладагы шинкарлар аша сатып яталар. Мироныч берничә тапкыр өязгә дә язып карады, басып калдылар. Бөтеа жирдә аларның дуслары, аларның кешеләре утыра. Аннан, алпавыт Кригерның паровой тегермәненнән дә, төнлә белән каравылчысын үтереп, илле капчык онын урлаганнар иде. Аны да /Мироныч, Шәүлихан малайлары компаниясенең эше, ди. Аннан инде үз кешеләренә деләнкә- ләр бирү дисеңме, фронт өчен, яралы солдатлар өчен җыйган акчаларны үзләштерү дисеңме, барысын да эшләп яталар. Мирвәли. Ярый, әти, Миронычның бу хаты турында мин иртәгә үк тиешле кешеләр белән сөйләшермен. Бу фактларны тикшерү өчен комиссия җибәрүне куярбыз. Гөлчирә керә. Гөлчирә. Әти, абый, әйдәгез, чәй өлгерггек, эчеп алыйк. Нургали белән Нурия керә. Гөлчирә. Әнә, бәләкәй абыйлар да килделәр. Нургали (җитез адымнар белән килеп Биктимерне кочаклый). Исәнме, әти... Биктимер. Бик әйбәт, улым. Нурия. Исән генә килдегезме, әткәй? Б и кт и м е р. Сезнең хәер-догада, килен. Нургали. Әни кая соң? Гөлчирә. Теге якта. Әйдәгез, анда узыйк. Гөлчирәдән башкалар сөйләшә-сөйләшә бүлмәгә узалар. Ә к р а м кайтып керә. ’ Г өл ч и рә. Әкрам, нигә инде бик озак? Ә к р а м. Шәһәр мәгариф бүлегенең утырышында идем. Бабайлар өйдәме? Гөлчирә. Барысы да әйдәләр. Мирвәли абзый да кайтты. Бәләкәй абыйлар да килделәр. Чәй өлгерттек. Әйдә, ашап-эчеп ал. Әкрам. Бар, син кунакларны сыйлый тор. Мин бер җиргә генә шалтыратып алам. Гөлчирә китә. Әкрам (телефон трубкасын алын). «Кызыл байрак» редакциясен бирегез. Бу кем? Галәви абыймы? Телеграф хәбәрләре булдымы? Берни дә юк?.. Гаҗәп икән... Бераздан тагын белешегез. Минем баш мәкаләм ничек, җыелып беттеме? Яхшы, укып чык әле. (Тыңлый.) Шулай, шулай... Сабыр. Болай дип үзгәртегез. «Өченче, дүртенче июльләрдә Петроград шәһәрендә Вакытлы хөкүмәткә каршы башланган халык хәрәкәтеннән безнең шәһәр эшчеләре дә калышмыйлар». Яздыңмы? Укуыңны дәвам ит. (Тагын тыңлый.) Әйе, әйе, тукта. «Алафузов эшчеләре дә кичә эш ташладылар», дип өстә. Дөрес, бүген, ләкин бит газета иртәгә чыгачак. Ахырына менә болай дип өстәп куй: «Эшче иптәшләр! Бернинди дә килешүгә бармаска, капиталист хуҗалар белән башланган көрәшне ахырына кадәр дәвам иттерергә». Булдымы? Аннан соң теге «Иделдә сәяхәт» дигән очеркны төшерегез. Нигә дисеңме? Илдә шушындый җитди көрәш барганда, андый табигать матурлыклары белән төчеләнүнең кирәге юк. Аның урынына Тымытык мулласы — провокатор Шаһиморат Гаделов турындагы материалны бирегез. Хәзергә хуш. 
57 
 
Гөлчирә керә. Гөлчирә. Син нигәдер бүген күңелсез. Әллә инде шәһәрдәге вакыйгалар... Әкрам. Юк, аннан түгел. Бездә болай барысы да бик әйбәт бара. Бөтен эшчеләр үз таләпләрен куйдылар. Иртәгә демонстрация булырга тиеш. Тик менә Петроградтан бернинди дә хәбәр бирмиләр. Димәк, анда ни дә булса бар... Әйдә... (Китә башлыйлар. Тәрәзәдән күреп.) Болар кемнәр безгә килеп туктады? Гөлчирә. Мөршидә апа белән Хөрмәтулла җизниләр, бугай. Әйе» әйе, алар. (Ишеккә барып кычкыра.) /Мирвәли абый, Айсылу җиңги» Хөрмәтулла җизниләр килделәр!.. Мирвәли, Нургали, Айсылу, Нурия, Биктимер, Гөлнисалар чыгалар. М и р в ә л и. Мөршидәләр килде, дисеңме? Гөлчирә. Әйе, әнә, извозчиктан төшәләр. Биктимер белән Гөлнисадан башкалар тышка чыгып китәләр. Г ө л н и с а. Нишләп йөриләр икән? Биктимер. Белмим шул. Мөршидә, Гөлчирә, Айсылу, Нурия керәләр. Мөршидә утырыһ дога кылганнан соң, авызын мелт-мелт итеп тора да, кинәт кычкырып елап җибәрә. Айсылу. Мөршидә, ни булды сиңа? Гөлчирә. Апа, тукта әле, нигә елыйсың? Мөршидә (такмаклап). Кеше арасында рисвай галәм ясагач, каршында көлеп торырга кушар идеңме әллә, оятсыз, тирес бит!.. Апаң ашап бетерер, дип уйлагансыңдыр шул. Курыкма, ашар өчен килмәдем. Әнә, үзем белән ике капчык азык китердем. Әлхәмделиллаһи шөкер» итем дә, маем да, балым да җитәрлек. Гөлчирә. Апа, син ни сөйлисең? Мөршидә. Кеше арасына кергәч, апаң артык булгандыр шул. Мин бит сине үз баламнан болайрак карап үстердем. Төннәр буе син елакның бишеге янында каравыллап чыга идем. Син бит өч яшеңә кадәр минем аркамнан төшмәдең, оятсыз!.. Мирвәли, Әкрам, Нургали, Хөрмәтулла керәләр. Хөрмәтулла. Әссәламәгаләйкүм! Биктимер. Вәгаләйкүм әссәлам! Хөрмәтулла. Мөршидә, бу нинди балавыз сыгу тагын? Гөлчирә. Гафу ит, апа, мин сине аңламыйм. Мөршидә. Аңламассың шул. Аңласаң, бердәнбер апаңны санга сугар идең. Хөрмәтулла. Кирәкми, Мөршидә, алай үпкәләп сөйләмә. Мөршидә. Тик кенә тор, кысылма! (Биктимер белән Гөлнисага.) Боларын да әйтер идем инде... Безгә сиздерми генә, безгә белдерми генә чыгып сызганнар. Гөлниса. Кая сызганнар? Мөршидә. Монда, туйга. Гөлниса. Нинди туйга? Мөршидә. Менә, Гөлчирәләр туена. Гөлчирә. Кем әйтә? Мөршидә. Бөтен авыл гөр килеп сөйли. Өч көн буена өйдән чыкмадым. Суга да бармадым. Очраган берсе, «Гөлчирәгез кияүгә чыккан икән, Биктимер абзыйлар туйга киткән икән. Сез кайчан барасыз» дип» аптыратып бетерделәр.


 
Биктимер. Ә... Менә ии өчен икән? Бу турыда, кызым, Гөлчирәга түгел, мица үпкәлә. Дөрес, авылдан без, туйга барабыз, дип киттек. Асылда, мин бөтенләй башка йомышлар белән килдем... Хйсылу. Кунаклар, әйдәгез, чәйгә рәхим итегез. Н урга л и белән Биктимердә н башкалар кереп китәләр. Нургали. Пароходта бик тыгыз булмадымы, әти? Б и к т и м е р. Юк, улым, алай кысан булмады. Урыныбыз бик әйбәт туры килде, әниең белән балык мичкәләре өстенә менеп утырдык та рәхәтләнеп килдек. Кипяток та ерак түгел иде. Кайнаган саен, төшәбез дә алабыз. Төннәрен бик рәхәт икән, нәкъ безнең янда гына машиналар әйләнә. Бутый-бутый пар казанына утын ягалар. Тик Казанга җитәрәк кенә тәгәрмәче бозылып, тәүлеккә якын су өстендә утырдык М и р в ә л и керә. Мирвәли. Шулай дин, Нургали, авылга икмәк җыярга барам, дни. Нургали. Әйе, абый, бик күп гаскәри частьләрне җибәрәләр. М п р в ә л и. Димәк, фронтларда репрессия хөкем сөргән кебек, тылда да аны кулланырга уйлыйлар. Н у р га л н. Ватан ачлык алдында, фронт өчен икмәк кирәк бит. Мирвәли. Иптәш Сталин әйткәнчә, безнең илдә андый ачлык булмаска тиеш. Крестьян икмәге булмаудан түгел. Вакытлы хөкүмәткә ышанмаудан шәһәргә икмәк китерми. Март, апрель айларында алар tppoiiT өчен дә, шәһәр өчен дә җитәрлек дәрәҗәдә икмәк саттылар. Алар хәзер, ниндидер яхшы вакытның киләчәген көтеп, шәһәргә икмәк кертмиләр. Чөнки без аларга берни дә бирә алмыйбыз. Мануфактура юк. Чәй-шикәр юк. Тоз, керосин юк. Тимер-томыр кебек товарларны оныттылар да инде. Көннән-көн чүпрәккә әйләнеп барган кәгазь акчага нигә икмәк сатсыннар? Биктимер. Дөрес, улым, бездә хәзер әйбернең хакы акча белән түгел, ипи белән бәяләнә. Аннан без шуңа аптырыйбыз, авылга киләләр дә, «ирек», «хөррият», диләр. Җире булмагач, аның коры иреге белән ; ишлик? Безнең авылда көзге чәчүгә кадәр түзәбез дә, бирмәсәләр. Кригер җирен бүлеп чәчәбез, диләр. Ми р в ә л и. Иң дөресе, әти, шул булыр. Ы у р г а л и. Дәүләт законының кушуыннан тыш, андый башбаштаклыкны этләргә ярамый. Чөнки һәрбер башбаштаклык илне бәхет- сезлеккә өстери. Хөрриятебезне куркыныч астына куя. Җир мәсьәләсен хәл кылу да—учредительное собрание эше. Волостьларда хәзер, җир биләүчеләр белән җирне эшләүчеләр арасында чыккан низагларны чишәр өчен, «килештерү комитетлары» төзелә. Бу демократик оешмалар крестьян белән алпавыт арасындагы бик күп низагларны чишәчәк. Мирвәли. Владимир Ильич әйткәнчә, ике мең десятина җир биләүче алпавыт белән, ике мен десятина җирне эшкәртүче крестьян семьялары арасында нинди килешү булырга мөмкин? Икенче төрле итеп әйткәндә, өч йөз хуҗалыклы бер авыл, ике мең десятина җир биләүче* алпавыт ризалыгын көтеп торырга тиеш, имеш. Менә, без — большевиклар, революцион комитетлар янында берләшеп, оешкан хәлдә крестьяннарны алпавыт җирләрен бүлеп чәчәргә чакырабыз. Шул чагында гына безнең икмәгебез дә, җиребез дә булачак. Н \ ргали. Аңа мин дә каршы түгел. Ләкин әле вакыт җитмәгән. Бүгеннән алпавыт җирләренә конфискация ясау — илдә тәртипсезлек тудырс булыр иде. Икенчедән, абый, син әйткәнчә эшләү — революция дошманнарының тегермәненә су кою булып чыгар нде. Мирвәли. Син, энем, реакцион министр Шингарев приказындагы җырны җырлап, крестьяннарны авызлыкларга чакырасың.

59 
 
Нургали. Минем өчен Шингарев та, башкасы да бер. Мин партиясез кеше. Мин ватанның туры солдаты! Илдә тынычлык, тәртип булуын гына телим. Биктимер. Әйдә әле, улым Нургали, минем сиңа, үзеңә генә сөйли торган сүзем бар. Кереп китәләр. Мирвәли телефонга барып трубканы ала. Л1ирвәли. Крестовниковны бирегез. Завком белән тоташтырыгыз. Бу кем? Иманколовмы? Исәнме? .Мирвәли Биктимиров сөйли. Менә нәрсә? Сезнең заводта иртәгә татар эшчеләренең аерым җыелышларын жыярга йөриләр икән. Белмисең? Өеңдә ни булганны күршеңнән сора, диләр бит. Гомумән, хезмәт хакын арттыру, эш сәгатен киметү кебек мөһим мәсьәләләр буенча бөтен шәһәр күләмендә капиталистлар белән көрәш алып барганда, аерым татар эшчеләренең җыелышын уздырып, жомга көнне ял итү, дини бәйрәмнәрдә эшләмәү кебек пустяк мәсьәләләр белән шөгыльләнү, татар милләтчеләренең тегермәненә су кою булыр иде. Юк, билгеләнгән җыелышны кичектерергә ярамый, алар аны уздырсыннар. Ләкин ул кара ниятне масса алдында җимерергә кирәк. Син шуны бел әле. дөрес булса., мина хәбәр итәрсең. Үзем барырмын. Ярый, хәзергә хуш! Тирләрен сөртә-сөртә Хөрмәт у л л а чыга. Хөрмәтулла (кикереп). Әлхамделиллаһи шөкер, карын бик ачкан пде. Мирвәл if. Я, кияү, ни эшләр бетереп ятасыз? Хөрмәтулла. Эшләр беткән, көлтә җыясы гына бар дигәндәй, хөрият булу белән мине волость кооперациясенең председателе итеп сайлаганнар иде. Яңа эш, зур эш, һәр авылда бүлекләр ачабыз. Әле бире килүем дә шул кооперациягә мулрак итеп товарлар алып булмасмы диюем иде. Синең монда белеш-танышларың күп инде, кайнаган, миңа булышсаң икән. Мирвәли. Ләкин бит, кияү, анда кайткан товарларыгызны дөрес бүлмисез икән. Хөрмәтулла. Ифтира, кайнаган, ифтира. Каенатай җиткергәндер инде. Мирвәли. Юк, безнең «Кызыл Байрак» газетасына язганнар иде. Укымадыңмы? Хөрмәтулла. Юк. Без ул гәҗитне алмыйбыз. «Иондыз» дигән мөселман гәҗитен яздырабыз. Нәрсә дигәннәр инде? Мирвәли (газета биреп). Менә, агзалар өлешенә кайткан товарларга тиреләр алыштырасыз икән дә, Сарапуль шәһәрендәге фабрикантларга илтеп сатасыз икән. Xөрмә т ул л а. Коммерция — сәүдә эшендә ансыз булмый ул. Мирвәли. Ләкин бит товарлар — җәмәгать милке, халык байлыгы. Сине сайлап куйган халыкка хыянәт итәргә ярамый. Хыянәт итәсең икән, ул инде җинаять санала. Җинаять итүчеләрне революцион закон белән хөкем итәләр. Без комиссия җибәрергә булдык. X ө р м ә т у л л а. Кем инде ул «сез»? Мирвәли. Губерна Эшче-крестьян һәм солдат депутатлары советы! М ө р ш и д ә керә. Мөрш и д ә. Абый, сине сорап бер кеше килгән. Мирвәли. Шулаймы? (Китә.) Мөрш и дә. Нишләп синең борының салынган? Хөрмәтулла. Каенагай белән сүзгә килештек. Мөрш ндә. Хөриятләре турындадыр инде.  
60 
 
Хөрмәтулла. Түгел шул. Минем кооперация турында. Теге Сара- пуль купецларына илтеп саткан тиреләр турында гәҗитләренә язганнар. М ө р ш и д ә. Нәрсә дип? Хөрмәтулла. Янәсе, без анда халык хакын ашап ятабыз. Комиссия җибәрәбез, ди. М ө р ш и д ә. Нигә, абый да кооперациядә эшлимени? X ө р м ә т у л л а. Юк та. Мөршидә. Шулай булгач, синең кооперацияңдә аның ни катнашы бар? Хөрмәтулла. Большевик булгач, шулай була инде ул — бөтен җиргә борынын тыгарга тиеш. Син аның белән җайлап кына сөйләшен кара әле. Ялгышлык белән генә, моннан соң алай эшләмәс,, диең. Комиссия җибәрсәләр, алла сакласын, әллә пиләр ачылыр. Безнең андагы эшләрнең рәтенә биш башлы шайтан үзе дә чыга алмас. Телефон шалтырый. Хөрмәтул л а трубканы ала. Әйе, Биктимировлар фатиры. Ярый, хәзер әйтермен. Бүлмәгә кереп китә. Мирвәли белән чыга. М ир вәлн (трубканы алып). Мирвәли Биктимиров телефонда. Бу кайдан, ревкомнан? Дмитрий Харитонович, исәнмесез? Ничек, хәзер үк килеп җитәргә? Яхшы, без хәзер чыгабыз. (Тиз генә бүлмәгә кереп китә.) к Мөршидә. Нәрсә, ди. ул, сиңа әйтәм? Хөрмәтулла. Каядыр чакыралар. Зур эш белән булырга кирәк. 
Карабин мылтыклар тотып, киенә-кпенә Мирвәли белән Әкрам һәм аларны озатучы Биктимер, Г ө л н и с а. Г ө л ч и р ә, Д й сылу, Н у р г а л и, Нурия чыгалар. Биктимер. Нәрсә бар соң, улым? М и р в ә л и. Артык берни дә юк, әти. Г ө л н и с а. Нигә соң мылтык белән барасыз? Мирвәли. Кайгырма, әни, без хәзер кайтырбыз. Әкрам. Гөлчирә, безне көтмәгез, кунакларны яхшылап сыйлагыз, Әйдә, Мирвәли, киттек. Чыгып китәләр. Айсылу белән Гөлчирә озата чыга. Монда калучылар, бер-берләренә каранып, аптырап торалар. Пәрдә 
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ 
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Вакыйга шунда ук. Берничә сәгать вакыт узган. Сөйләшә-сөнләшә Хөрмәтулла белән Нургали чыга. Хөрмәтулла. Әйдә, каениш, сиңа - дип алып килгән күчтәнәчем бар иде. (Кесәсеннән аракы белән чашка чыгарып, салып бирә.) Мә, кабып җибәр. Нургали. Спирт түгелме? Хөрмәтулла. Булса сон? Н у р г а л и. Каян алдың дим? Хөрмәтулла (көйләп). Сорама кайдан алганын, эчеп җибәр салганын. (Эчәләр.) Каенагай белән баҗа озаклады, мии әйтәм. Нургали. Әйе, сәгать бер тула, алар һаман юк. Хөрмәтулла. Син белмәдеңме, аларны нигә чакырдылар икән? 
61 
 
Нургали. Үзләренең партия эшләре буенча булса кирәк. Хөрмәтулла. Баҗа большевикмыни? Нургали. Ниндие генә әле... Хөрмәтулла. Син дә берәр партиягә керергә уйламыйсыңмы? Нургали. Юк, жизни, мин беркайчан да бернинди дә партиягә кермәм, ахры. X ө р м ә т у л л а. Нишләп алай? Нургали. Партиягә керү — үз ирегеңне югалту дигән сүз. Хөрмәтулла. Анысы шулай да, кермичә дә булмый бит. Менә мине әле ансына, әле монсына кыстыйлар. Кайсына керергә дә аптыраган. Нургали. Мин синең урыныңда булсам, тотар идем дә социалист- революционерлар партиясенә керер идем. Хөрмәтулла. Юк, мин аларны яратмыйм. Артык төче теллеләр. Нургали. Ул чагында большевикларга языл* аларның да жир программалары бик киң. Хөрмәтулла. Алар динне, алланы танымыйлар. Мин үзем ни өчендер октябристларны якын күрәм. Нургали. Кит аннан, ул бит алпавыт-фабрикантлар партиясе. Хөрмәтулла. Эш аларның алпавыт-фабрикант булуларында түгел, каениш. Күңелгә, йөрәккә якын торуларында. Әйдә, тот әле. (Эчәләр.) Их, каениш, син менә безгә якын шул. Синең турында тутаң белән дә еш кына сөйләшеп алабыз. Бөтен туганнар арасында нигәдер синең сөягең сөйкемле, сүзләрең дә ягымлы. Мии аның нигә икәнен дә белмим, әмма син якын. Нургали. Туган туганга якын була инде ул, жизни. Хөрмәтулла. Юк шул, каениш, барысы да түгел. Мирвәли каенагай да туган, ләкин һәрбер сүзе керпе кебек чәнечкеле. Аның белән бит менә, синең белән утырган кебек, утырып та, сөйләшеп тә булмый, хикмәти хода, аның белән сөйләргә керештемме, сүз табалмыйм. Хәтта белгәнемне дә онытам. Ә менә синең белән, бөтенләй башкача, сине күрүгә бөркелеп шатлыгым эчкә тула. Бүген дә үзе белән сөйләшергә дип башлаган идем, күңелне кайтарды. Нургали. Нәрсә турында иде? Хөрмәтулла. Булды инде... Нургали. Шулай да? Хөрмәтулла. Кооперациядә товарлар юк, табып бирергә булыш әле, дигән идем. Нигә әйткәнемә үкендем. Ярый, аны калдырыйк әле. Миндә, каениш, үтемле товарлар бар. Шуларны берәр җиргә тумырып булмасмы? Нургали. Нәрсә ул, җизни, чәй-шикәрме әллә? Хөрмәтулла. Түгел. Икмәк. Нургали. Икмәк? Ничә потлап? Хөрмәтулла. Нинди потлап? йөкләп, вагонлап, диң. Нургали. Ул кадәре күп игенне каян кулга төшердең? Хөрмәтулла. Твардовский управляющиенеке. Авылда да аңа кытлык зур. Ләкин ваклап сатмыйм, ди. Менә шуны берәр җиргә беднее иде. Сиңа да, миңа да эшләп алырга була. Нургали. Белмим шул, җизни, андый эшкә минем бер дә сәләт юк. Хөрмәтулла. Ул чагында берәр кеше табып бир. Нургали. Бездә бер сәүдәгәр малае каптенармус булып хезмәт итә, шуңа әйтеп карасак. Хөрмәтулла. Бик әйбәт булыр. Менә бит ул, каениш, синең белән утырганда уртак теле дә, жае да табыла. Әйдә, яхшы аш* калганчы, яман корсак ярылсын, дигәндәй, кабып бетерик. Эчәләр М ө р ш н д э белән Нурия керә.  
62 
 
М ө р HI н д ә. 11ишләп монда утырасыз? X ө р м ә т у л л а. Каениш белән сүзебез бар иде. М ө р ш и д ә. Әйдә, ятыйк инде. Хөрмәтулла. Иртә бит әле. Мөршндә. Нишләп иртә булсын? Әнә, тышта тан ата. Әйдә, әйдә,, гор! Хөрмәтулла. Әй, шушы хатыннарны, гүрендә дә тынгылык бирмәсләр... (Китәләр.) Н у р и я. Нургали, син тагын эчкәнсең? Нургали. Бераз гына җизни сыйлады. Нурия. Бераз гына микән? Беләсең, сиңа эчәргә ярамын. Нургали. Кызык кына кеше син. Өйдә ярамый., кешедә ярамый, кайда гына ярый сон,? Нурия. Сиңа беркайда да. бер җирдә дә ярамый! Гадәтеңне беләсең. Касыйм абый кебек, һәрбер җирдә җәнҗал белән очлыйсың. Нургал и. Калдыр әле, пожалуйста, син дә миңа акыл өйрәтмә! Нури я. Файдалы акыл икән, нигә аңардан качарга? Син миңа беркайчан да эчмим дип сүз бирдең. Нургали. Тагын әйтәм — миңа акыл өйрәтмә! Нәрсә эшләргә икәнен мин үзем дә бик яхшы беләм!.. Китә. Нурия нәүмиз булып кала. Г ө л п и с а керә. Гөлниса. Килен, нишләп бер үзең генә? Нурия. Нигәдер, әнкәй, кәефем юк... Гөлниса. Төне бүген бик бүркү, шуңадыр. Минем дә башым авырта башлады. Н у р и я. Дөресен әйткәндә, әнкәй, Нургали белән арабыз төзек түгел. Гөлниса. Нишләп алай? Бер-берегезне яратышып бардыгыз. Биктимер керә. Биктимер. Карчык, бу Мирвәлиләр кайтмады инде, безгә ятсак та ярый торгандыр. Гөлниса. Бире кил әле. Менә килен, арабыз төзек түгел, ди. Б и кт и м е р. Нишләп ул алай, килен? Нурия. Барын да сөйләсәң, күп инде ул, әткәй. Биктимер. Барысын да сөйлә, килен, берсен дә калдырма. Нурия. Соңгы вакытта холкы бик бозылды. Бер сүз әйтер хәлем юк, кабына да китә. Аңа әйтмичә дә мөмкин түгел. Чөнки, еш кына безгә үзе белән бергә хезмәт иткән иптәшләре килә. Алар килдеме — эчәргә, карта уйнарга керешәләр. Биктимер. Андый бозык иптәшләрне кайдан тапкан ул? Нурия. Болай алар бар да укыган кешеләр — кайсы офицер, кайсы Милли шурада, кайсы Хәрби шурада хезмәт итүче бай., мулда малайлары. Ләкин җыелдылармы — беренче сүзне аракыдан башлыйлар. Аннан инде бәхәсләшергә, сүз көрәштерергә керешәләр. Биктимер. Әйдә әле, анасы, үзе белән сөйләшик. Китәләр. Тышта яктыра башлый. Г ө л ч и р ә белән А й с ы л у чыга. Г ө л ч и рә тәрәзәләрне ачып җибәрә. Тышта бакчада кошлар сайраганы ишетелә. Гөлчирә. Нинди матур тан ата... Айсылу. Урамда үлем тынлыгы... Бер генә җан иясе күренми. Гөлчирә. Шулай да алар нигә кайтмыйлар икән?.. Айсылу. Белмим, Гөлчирә, белмим... Үзем дә шул турыда борчылам... Гөлчирә. Әллә барып кайтыйкмы? Нәрсәгә чакыруларын белер идек. 
63 
 
Айсылу. Абыең, миңа Пегроградга зур вакыйгалар баруын сөйләгән нде, мөгаен шул турыдадыр. Гөлчирә. Чү, аяк тавышы!.. Кемдер болан таба килә... Айсылу. Бу бер генә кеше... Ләкин Мирвәли йөрүе... Әйе, ул! Әнә, капкадай керде... Гөлчирә. Әкрам кайда калды икән?.. М и р в э л п керә. Абый, Әкрам нигә кайтмады? Мирвәли. Аны дежурда калдырдылар. Гөлчирә. Нинди дежурда? Мирвәли. Саклык өчен илле кешелек отряд төзеп Губком бинасын сакларга калдырдылар. Айсылу. Нәрсә бар сон., Мирвәли? Биктимер, Гөлниса, Нургали, Нурия. Хөрмәтулла, М ө р ш и д ә керәләр. Биктимер. Нигә чакырганнар сон. улым? Мирвәли. Петроградта, әткәй, кешелек тарихында күренмәгән к<1- бахәтлек эшләнгән. Владимир Ильич Ленинны законнан тыш кеше итеп игълан иткәннәр. Аны кулга алырга, суд ясарга приказ биргәннәр. Биктимер. Кемнәр? Мирвәли. Вакытлы хөкүмәтнең, сатлык министрлары. Биктимер. Ленин хәзер кулдамы? М и р в ә л и. Хәзергә анысы билгеле түгел... Менә, Нургали, синен, социалист министрларың кая барып җиттеләр? Гомере буена эшче- крестьян интересы өчен көрәшеп, безнең күзебезне ачкан иң кадерле кешебезне законнан тыш кеше итеп игълан итәләр... Вакытлы хөкүмәткә каршы күтәрелгән революция дулкынын басар өчен, Петроград урамнарына сатлык юнкерларны, реакцион офицерларны чыгарып., коралсыз эшчеләрнең каннарын койдыралар. «Правда», «Солдатская Правда» газеталарының редакцияләрен туздыралар. Демонстрациягә катнашкан меңләгән кешеләрне кулга алалар. Нургали. Анда минем ни катнашым бар? Мирвәли. Син бит аларның туры солдаты. Нургали. Абый, әйдә бу мәсьәләне калдырыйк. Чөнки ул бик зур мәсьәлә. Без аны монда чишә алмабыз. Мирвәли. Шулай да син бу кабахәт фактка ничек карыйсың? Нургали. Тукта әле, ни өчен син мина мондый сорау бирәсең? М и р в ә л п. Синең фикереңне беләсем килә. Нургали. Минем фикерем сиңа бик билгеле—мин революция солдаты! Мирвәли. Юк, мин сиңа, Вакытлы хөкүмәтнең бу кабахәт фактына ничек карыйсың, дим. Биктимер. Улым, Нургали, нигә алай киреләнәсең? Абыең сорагач, җавап бир. Нургали. Әти, катышма... Бу мәсьәләдә сии берни дә аңламыйсың. Б и к т и м е р. Ничек инде ул — аңламыйм? Нургали. Шулай, син сәясәтне белмисең. Мирвәли. Син бик күп беләсең инде. Нургали. Һәр хәлдә синнән ким түгел. Мирвәли. Үз корсагың турында. Ләкин халык интересын, ватан интересын аңлауга килгәндә, буржуазия җырын җырлыйсың. Нургали. Абый!.. Син минем авырткан җиремә кагылма! Мин ватан өчен өч ел буе күкрәгемне куеп сугыштым. Ватаным өчен венгер эскадронын җиде кешем белән тар-мар иттем. Ватаным өчен утыз са
-64 
 
женлы күпердән сикереп, Дунай суын йөзеп чыктым һәм шул ук ватаным өчен, йөз чакрым җирне түшемдә шуып, пленнан качтым. Чикләнмәгән монархияне яклаучы, революция дошманы булган Казан губернаторын кулга алучы солдатларның да берсе — мин булдым! Биктимер. Улым, Нургали, кызмый гына сөйлә әле. Нургали. Халкыбыз ирек алып, илебезнең мәңгелек дошманы булган немецларны тар-мар итәргә торганда, син сугышка каршы чыгып. солых сорыйсың. Биктимер. Улым, Нургали... Нургали. Без анда фронтта тәүлек буена кан эчендә йөзеп йөргәндә. син монда сигез сәгатьлек эш вакыты даулыйсың. Безгә анда тәүлегенә бер тапкыр ашарга туры килмәгәндә, син монда хезмәт хакын -арттыруны таләп итәсең. Биктимер. Улым, Нургали, минем сүземне дә тыңла әле... Нургали. Эшчеләрне революциягә каршы котыртасың. Биктимер. Җитәр, дим мин сиңа!.. Н у р г а л и. Крестьяннарны таларга өндисең. Биктимер. Яхшылап әйткәнне белмәдең, менә сиңа, мә!.. Алагаемга кизәнеп Нургалинең яңагына суга, ул барып диванга ава. Тыңлап торучылар урыннарыннан сикереп торалар. 'Нургали ипләп кенә диваннан кузгала. 
Нургали. Әйдә, Нурия, болар безгә туганнар түгел! Нурия. Тукта, Нургали, син кая? Нургали. Әйдә, минем белән!.. (Чыгып китә.) Пәрдә 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ 
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Таштугай авыл урамы. Бер якта Биктимер карт өе һәм каралтылары. Икенче якта Гайнавал өе күренә. Вакыт кичкә таба, эңгер-меңгер чак. Пәрдә ачылганда, артта җыр тавышы ишетелә. Гайнавал, өеннән чыгып, җыр ишетелгән якка карап тора. Кочакланып исерекләр керәләр. Җ ы р. Окопларда яткан чакта, Килер мылтык тавышы. Бик озакка китте инде Бу Германның сугышы. (Китәләр.) 
Бәләкәй арба тартып Зәмзәмбану кайтып керә. 3 ә м з ә м б а н у. Бу нинди исерекләр, күрше? Г а й н а в а л. Тагын хәбәр килде бит. Зәмзәмбану. Нинди хәбәр? Гайнавал. Ак билет белән калучыларны яңадан наборга чакыра- .лар. Зәмзәмбану. Кемнәр китә икән? Гайнавал. Әхтәринең ике малае, Ясәви. Безнең авылдан егерме- -ләп кеше, ди. Зәмзәмбану. Бик әйбәт булган. Безнең ирләребез күптән инде башларын салдылар. Ә алар һаман монда корсакларын киереп йөрделәр. Шәүлихан малайлары да китә микән? Гайнавал. Алар җаен табалар, бу юлы да бармыйлар, ди. Син әле кайда идең? Зәмзәмбану. Пристаньга кыстыбый сатарга бардым.  
65 
 
Г а й навал. Соң ничек, сата алдыңмы? Зәмзәмбану. Аллага шөкер, кырылып алдылар. Тик берничә ристаны гына, пароход кычкырткач, акча бирми йөгерде. Әтиләр һаман юкмы әле? Гайнавал. Юк, күрше, бүген дә кайтмаулары булды инде. Зәмзәмбану. Су белән кайтырлармы әллә дип, мин дә Казан пароходыннан көткән идем, күренмәделәр. Култык астына зур портфель кыстырып, түшенә баш кадәр кызыл бант куеп, милиция начальнигы формасында Басарый керә. Басарый. Әйтергә кирәк, бу нинди митинга? Гайнавал. Бернинди дә мәтәнгә түгел, болай гына сөйләшеп торабыз. Басарый. Бу вакытта нинди сүз булырга мөмкин? Әйтергә кирәк, авылга революцион власть вәкилләре килгән, урамнарыгыз себерелмәгән. Ишек алларыгыз тәртипкә китерелмәгән. Ни өчен без революция ясадык, ни өчен канэчкеч патшаны бәреп төшердек? «Җир» дисез, «мир» дисез, ә үзегез шуны да белмисез. Гайнавал. «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә», диләр иде, дөрес икән. Басарый. Беренчедән, мин түрә түгел, гражданка /Мөрсәлимова, икенчедән, Вакытлы хөкүмәт вәкиленә тел тидерүең өчен, революцион закон исеменнән өч сум штраф салам. Илтеп түләрсең. (Квитанция бирә.) Гайнавал. Алла... Синең бер дә серкәң су күтәрми башлаган. Басарый. Сүз көрәштереп торуны мин революцион закон исеменнән катгый рәвештә тыям! Гражданка Зәмзәмбану Биктимирова! Нигә синең кисмәгеңдә суың юк? Зәмзәмбану. Көннәр бик эссе бит, Басарый... Кичә генә тутырып куйган идем, кипкәндер. Басарый. Кипкәнме, кипмәгәнме, анда минем эшем юк. Әйтергә кирәк, хәзергесе минутта кисмәгең сусыз тора. Пумалаңның мунчаласы юк. Зәмзәмбану. Бар иде, чәчрәп китим, бар иде, бозау чәйнәп бетергән. Басарый. Чәйнәгәнме, чәйнәмәгәнме, анда минем эшем юк. Революцион закон исеменнән биш сум штраф салам, илтеп түләрсең. (Квитанция биреп китә.) Зәмзәмбану. Алай, ничек коры тота бу? Гайнавал. Әйдә, кылансыннар инде, муеннарын сындырырлар әле. Мироныч әйтә: зур шәһәрләрдә тагын буталышлар бара, ди. Зәмзәмбану. Мин бу кисмәккә су ташыйм әле, я тагын штраф диер. Китә. Тагын җыр тавышы ишетелә. К а с ы и м х а н керә. Касыймхан. Әйттерәләрме, Гайнавал җиңги, ә? Гайнавал. Әйе, әйттерәләр, тик аракысын каян алалар? Ка сый м х а н. Каян дип, хәзер бит һәрбер авыл үзе кайната. Гайнавал. Шулай микән? Мин икенче төрлерәк ишеткән идем... (Китә башлый.) Касыймхан. Тукта әле, минем сиңа йомышым бар. Гайнавал. Без дә кирәк булдыкмыни? К а с ы й м х а н. Кем сезне кирәкми дигәне бар? Г а й н а в а л. Ә, соң теге вакытны, судка тарттырып йөрүең? К а с ы й м х а н. Ярый инде, узган эшкә салават, диләр түгелме? Мин ишеттем, син быел да уракка читкә китәсең икән. Гайнавал. Әйе, исәбем шулай. 
5. .с. Ә." № 7.
66 
 
Касы й м х а н. Әйдә үземә кил. Тарантаста гына йөрерсең. Г а й н а в а л. Ничә пот бирәсең? Касы й м хан. Ничек, ничә пот? Гайнавал. Урган өчен десятина башына ничә пот иген бирәсең, дим. К а с ы й м х а н. Нигә иген? Акчалата алырсың. Г айнавал. Юк, мин синең ул керенкаңа эшләмим. Биктимерләр ишек алдына кереп китә. Ашыгып Мирзахан керә. Мирзахан. Абый, син нишләп биредә? К а с ы й м х а н. Күрәсең, иген өлгерә. Урырга кеше юк. Бөтен авылны йөреп чыктым, сүз куешкандай., барысы да иген белән түләүне сорыйлар. Менә, революциягез кая китереп җиткерде! М и рз а ха н. Ул кечкенә мәсьәлә, кеше юк икән, өмә җыеп та урдырырсың. 2Монда икенче бер мәсьәлә килеп туды әле. К а с ы й м х а н. Нинди мәсьәлә? М и р з а х а н. Безгә комиссия килә. К а с ы й м х а н. Нинди комиссия? Мирзахан. Аракы заводындагы чатакларны тикшерергә Губерна эшче-крестьян депутатлары советы кеше җибәрә. Касыймхан. Каян ишеттең? М и р з а х а н. Өяздән Ишниязов шалтыратты. Итәк-җиңнәрегезне тизрәк җыегыз, ди. К а с ы й м х а н. Алай... Каян сизделәр икән? Мирзахан. Авылда торып белмим диң, ә? Биктимер кайда? К а с ы й м х а н. Шәһәргә, кызының туена киткән, диләр. М и р з а х а н. Әйе, киткән кызының туена... Муенчак әзерләргә, синең белән минем муеныма... Мирвәли безнең өстән анда язып биргән, ди. Касыймхан. Әйттем мин сиңа, пычранмыйм, дидем. Ә син мичкэ- мичкә төяп, өяз комитетчыларына җибәрдең. Мирзахан. Мин җибәрсәм, гомуми интересыбыз өчен җибәрдем. Ә менә син... Управляющий белән бергәләп бөтен миргә сатып ятасың. Әнә, бүген дә ярты волость исергән. Я. нишлибез? К а с ы й м х а н. Нишлисең? Кайчан анда егерме мичкәләп спирт җитешми. Мирзахан. Егерме мичкәләп? Нишләп алай күп ул? Касыймхан. Шулай, ашаган белми, тураган белә. Миндә бар да язылган. М ир за хан. Ул чагында погром ясатудан башка чара юк. Касыймхан. Ләкин кемнән? Мирзахан (кулы белән исерекләр тавышы килгән якка күрсәтеп). Әнә,, шул наборга китүчеләрдән. Без хәзер генә Басарый белән аракы заводыннан килдек. Эшнең ничек булуын управляющийга да сөйләдек. Ул каршы түгел. Син хәзер Әхтәри абзый малайларын күр. «Күрше авыллар аракы заводын таларга баралар икән» дип, исерекләрнең колакларына салсыннар. Талау башлануга без моннан барырбыз да халыкны тынычландырырга тырышкан булырбыз. Алар, әлбәттә, безне тыңламаслар. Шуннан инде, краннарны ачып агызырга., яки ут төртеп яндырырга мөмкинлек туачак. Бар, син шуны оештыр. Мин монда юк мәсьәләне бар итеп каравыл өендә җыелыш уздырган булам. К а с ы й м х а н китә. Икенче яктан Ясәви керә. Ясәви. Мирзахан, мине нигә сорадың? Мирзахан. Синең эшләр шәптән түгел, Ясәви. Ясәви. Наборга чакыруны әйтәсеңме? М и р з а х а и. Юк. Кригер тегермәнен талавыгызны ачалар. 
5» 67 
 
Ясәви. Кемнәр? Мирзахан. Артамонов белән Биктимерләр Мирвәлигә җиткергәннәр. Ул губерна шәһәрендә Эшче-крестьян депутатлары советында күтәргән. Хәзер безгә комиссия килү куркынычы бар. Шуның өчен сиңа ул талауны Биктимернең үзенә аударырлык бер күчтәнәч әзерләргә кирәк. Ясәви. Нинди күчтәнәч, аңламыйм. Мирзахан. Әйдә, сөйләрмен. (Китәләр.) Көянтә-чиләк күтәреп Зәмзәмбану суга китә. Биктимерләр өеннән Гайнавал чыга. Котомка асып Артамонов керә. Артамонов. Исәнме, Гайнавал түтәй? Гайнавал. Бик әйбәт, Мироныч. Кая болай? Артамонов. Өязгә, каралырга барышым. Гайнавал. Каралырга? Урындагы кешеләрне алмыйлар иде түгелме? ' Артамонов. Шулай иде дә, менә мине җибәрәләр. Гайнавал. Шәүлихан малайларының эшедер инде. Артамонов. Башка кемнеке булсын? Билгеле, шуларныкы. Үзләренчә, миңа яманлык теләүләредер инде, ләкин алар ялгышалар. Мин фронтта, солдат арасында күбрәк файда китерермен, дип уйлыйм. Тик менә волостьтагы организация генә зәгыйфьләнә. Җиде кеше китәбез. Нишлисең, чакыргач бармыйча булмый. Биктимер Шәмкиевичлар юкмы әле? Гайнавал. Юк шул, Мироныч, үзем дә шуңа кайгырам. Мин аларның өйләрендә калган идем, иртәгә уракка төшәләр. Ташлап китсәм, уты, күзе бар дигәндәй. Артамонов. Миңа да ул бик кирәк иде. Менә нәрсә, Гайнавал түтәй, минем урынга волостьта карт учитель Степан Фадеич кала, йомышыгыз төшсә, аңа барыгыз. Аннан, Биктимер Шәмкиевичка әйтерсең, кайту белән Степан Фаденчка барып,, губернада ни булганын сөйләсен. Гайнавал. Ярый, ярый, Мироныч, әйтермен. Тик нигә соң әле ашыгасыз, безнең авыллар иртәгә генә юлга чыгалар. Артамонов. Минем Укомда эшләрем бар. Шуның өчен бер көн ялдан барырга булдым. Китәләр. Зәмзәмбану судан кайтып килә. Ясәви керә. Ясәви. Зәмзәмбану җиңги, сиңа бер-ике пот арыш оны кирәкмиме? 3 ә м з ә м б а и у. Артык оның бармыни? Ясәви. Артык түгел дә. иртәгә калага, наборга кнтәм, расходка бер тиен акчам юк. Зәмзәмбану. Кит аннан, нишләп синдә акча булмасын? Көне- төне искепулян булып йөрисең. Ясәви. Товарга бәйләп куйган идем шул. Зәмзәмбану. Күпмедән? Ясәви. Үз кеше белән килешербез. Сөйләшә-сөйләшә Биктимерләр ишек алдына кереп китәләр. Ястү намазыннан кайтышлый, Ә х т ә р и белән Г ы й л ь м а н мулла үтеп бара. Әхтәр и. Шулай, хәзрәт, хәер-догагыздан ташламагыз, иртәнге намаздай без калага чыгабыз. Г ы й л ь м а н. Хәерле булсын, мулла Әхтәретдин. Синең улларың дөнья күрмәгән егетләр түгел, иншалла җаен табарлар әле. Әхтәр и. Белмим шул, хәзрәт, заманалар үзгәреп китте бит. Фронттагы солдатларның соравы буенча чакыралар.
68 
 
I ыйльман. Кайгырмагыз, мулла Әхтәретдин, тәкъдирдә язылмаган булса, берни дә этли алмаслар. Сугыш инде ул пәйгамбәрләр заманыннан бирле изге эш. Һәр ирнең башыннан уза торган дәүләт йоласы. Әхтәр и. Син кызык кына, хәзрәт, мин сиңа зарымны сөйлим, ә син мине үгетнәсихәт белән сыйлыйсың. Ярый ла синең үз улың шәһәрдә дин бозып ята. минекеләр дөрләп янган ут эченә баралар. Г ы й л ь м а н. Тукта әле, мулла Әхтәретдин. нишләп минем улым дин бозсын? Әхтәр и. Намаз, догаларын кара халык телендә укырга кирәк дип, гәҗиткә язган. Г ы й л ь м а н. Аңламагансыз, минем углым Ходаяр дингә ислам кертеп, исламиятне җиребездә ныгытырга тырыша. Әхтәр и. Белмим тагы, шимбә базарында миңа Гатаулла мулла сөйләгән иде. Гыйльман. Алар кадимчелек колы, наданнар. Күрәсең, илебездә инкыйлап булды, бөтен тәдбирләр халыкка якынлаштырылырга тиеш. Ярый, улларыңның котылып кайтуларын теләп, нстихара намазыннан соң дога кылырмын. Китәләр. Биктимерләр ишек алдыннан капчык тотып Зәмзәмбану белән Ясәви чыга. Ясәви. Тик син моны, җиңги, минем хатынга сиздерә күрмә инде. Беләсең, ул минем чәбәйкә эт кебек. Сөйләшә-сөйләшә китәләр. Икенче яктан Шәүлихан белән Самсонов керә. Шәүлихан. Патша бер кеше иде, шулай да ул Россия белән идарә итәргә өлгерде. Ә хәзер нәрсә? Һәр җирдә собрание дә, митинг... Күркәләрне җил белән симерткәндәй, халыкны речь белән туйдыралар. Самсонов. Алар менә миңа сөйләргә ирек бирсеннәр иде, сөйләр идем мин аларга речьне!.. Шәүлихан. Ул хатын әнә шул эчтәге өйдә тора. Бар, син кер. Самсонов. Миңа сатар микән соң? Шәүлихан. Сатар. Мин һәрвакытта аңардан алам. Самсонов. Бәлки хәзер дә сезнең үзегезгә керергә кирәктер? Шәүлихан. Миңа ярамый, бирәчәгем бар. Кара аны, тәмен татып ал. Бер көнне миңа бер каторжаны су сатып җибәрде. С а .м с о н о в Биктимерләр ишек алдына кереп китә дә кире әйләнеп чыга. Самсонов. Ул өйдә юк, ишегендә зур йозак. Шәүлихан. Күршеләргә кергәндер, бераз көтик. Капка төбендәге скамьяга утыралар. Шәүлихан. Россия менә нинди хәлгә калды бит, Савелий Наза- рич, самогончы хатыннарга ялынып йөр, имеш. Самсонов. Безгә. Шәүлихан Алимханович, немецлар белән сугышырга булмаган. Ул чагында илдә мондый кытлык та, революция дэ булмый иде. Синең эшләр әле ничего, бер улың волость комитеты председателе, икенчесе — өяз продком вәкиле. Менә минем хәлем хәл. Әүвәлге урядник дип, беркая да алмыйлар. Читкә китәр идем, документ бирмиләр. Ярты капчык он күтәреп, Зәмзәмбану кайтып керә. Шәүлихан. Киленчәк, без сине көтә идек. Зәмзәмбану. Тагын агач акчагамы? Шәүлихан. Юк, менә, акчабыз учыбызда. Зәмзәмбану (акчаларын алып). Әйдәгез. Шәүлихан.. Бар, Савелий Назарич.  
69 
 
Зәмзәмбану белән Самсонов кереп китә. Урам яктан Мирзахан килеп чыга. Мирзахан. Әти, сип монда нишләп утырасың? Шәүлихан. Кичке һавада йөрергә чыктым да ял итәргә утырдым. Мирзахан. Әни сине анда борчылып көтә. Бар, өйгә кайт. Шәүлихан. Кайтмыйм мин ул өегезгә. М и р з а х а н. Ни өчен? Шәүлихан. Абыең мине бүген паразит дип хурлады. Мирзахан. Болай ярамый, әткәй, син безнең белән уртак тел табарга тиеш. Самсонов әйләнеп чыга. Самсонов (Мирзаханны күрмичә). Шәүлихан Алимханович, ул синең бирәчәгеңне алып калды, яртыны гына бирде. Мирзахан. Нәрсә ул яртыны гына? Самсонов. Исәнмесез, Мирзахан Шәүлиханович. М и р з а х а н. Кулыңда нәрсә ул? Самсонов. Юк, Мирзахан Шәүлиханович, берни дә түгел... Мирзахан. Кая, шешәңне бир әле. Самсонов. Ул минеке түгел, менә, Шәүлихан Алимханович... Мирзахан. Бир диләр сиңа!.. (Кулыннан тартып шешәсен ала да иснәп карый.) Самогон? Бөкесен алып җиргә агыза да шешәсен читкә ыргыта. Шәүлихан. Сынок, син нишләдең? Мирзахан (Самсоновка). Моннан соң әти белән йөргәнеңне күрәсе булмыйм. Вон моннан!.. (Самсонов китә.) Аның кебек кешеләр белән дус булырга сиңа, әти, ярамый. Бер улың волость комитетының председателе. Икенчесе — өяз продком вәкиле. Ә син, самодержавие палачы, урядник белән эчеп йөрисең. Шәүлихан. Башка кем белән йөрергә соң? Сасы мужикларың беләнме? һичбер вакытта! Хәлемнән килсә, мин аларның берсен дә калдырмыйча... Мирзахан. Ул чагында безгә кем хезмәт итәр, дип уйлыйсын? Алай ярамый ул, әти. Әйдә, өйгә илтеп яткырыйм. Китәләр. Аргы урамнарда шау-шу күтәрелә. Сәхнә аша чиләк тоткан кешеләр йөгереп узалар. Зәмзәмбану чыгып, карап тора. Узып баручы бер кешене туктатып, сорый. Зәмзәмбану. Хәмидулла, кая болай йөгерәсез? Хәмидулла. Күрше авыллар аракы заводын талыйлар! (Китә.) Зәмзәмбану тиз генә ишек алдына кереп югала. Көянтә-чиләк күтәреп чыга, барып Гайнавал тәрәзәсен кага. Зәмзәмбану. Тор, күрше, тор, мәхрүм каласың! Гайнавал (тәрәзәдән башын сузып). Нәрсә бар, әллә пожармы? 3 ә м з ә м б а н у. Әйдә, киттек! Га й н а в а л. Кая? Зәмзәмбану. Спирт алырга. Гайнавал. Нинди спирт? Зә м зә м б а н у. Аракы заводын талыйлар. Бөтен авыл шунда йөгерә. Әйдә киттек! Гайнавал. Шуның белән генә пычранып йөрисем калган. Зәмзәмбану. Син теләсәң нишлә, мин киттем! Көянтә-чиләкләрне кулына тотып, итәкләрен кыстырып китә. Мирзахан, Ка сы й м- хан, Б а с а р ы й лар йөгереп керәләр. Мирзахан. Туктагыз, ашыкмагыз, талый төшсеннәр... Пәрдә  
70 
 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Биктимер картның ишек алды. Лп-аяз җәйге көн. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә беркем дә юк. Бераздан көянтә-чиләк күтәрен бакча ягыннан Г а й навал кайтып керә. Гайнавал. Ай алла, Биктимер абзыйлар кайта түгелме? Әйе, алар шул. Көянтә-чиләкләрен өйгә кертеп куя да ишек алдына чыга. Аркаларына төеннәр асып, Б и кт н м е р белән Г ө л н и с а кайтып керә. Гайнавал. Әйдәгез, кунаклар, әйдәгез, бик озакладыгыз. Гөлниса. Озакладык шул, Гайниҗамал. Г а й н а в а л. Исән генә йөреп кайттыгызмы? Биктим ер. Аллага шөкер, Гайнавал.--Үзегез нихәл соң, имин генә тордыгызмы? Гайнавал. Бер көе генә. Мал-туарларыгыз, кош-кортларыгыз да исәннәр. Мирвәлиләр, Гөлчирәләр таза гына калдылармы? Гөлниса. Әлхамдлелиллаһи шөкер, сораганнарга сәлам диделәр. Биктимер. Уракка да төшкәнсез икән. Гайнавал. Әйе, өч көннән бирле урабыз. Бүген күлем алдыннан, ямщик атында, Хөрмәтулла кияүләрегез үтеп киттеләр. Бер пароходта кайттык, озакламый авылда булырлар, дигәч, төштән соң уракка бармадым. өегезне җыештырып чыгардым. Гөлниса. Бик рәхмәт инде, Гайниҗамал, сиңа мәшәкать ясадык. Биктимер. Авылда ниләр бар? Г ай навал. Ак билет белән калучылар наборга киткәннәр иде, әле кайтканнары юк. Г ө л н и с а. Кемнәрне чакырдылар? Гайнавал. Шәүлихан малайларыннан башкалары, берсе дә калмады. Аксактуксагын да, сукыр-чулагын да төяп озаттылар. Артта әтәч булып тавык кычкыра. Г өлниса. Нинди ямьсез тавыш ул? Гайнавал. Сөйләмә инде, Гөлнисаттәй, Зәмзәмбану киленегезнең чуар тавыгы әтәч булып кычкыра. Көш, каһәр суккан, көш!.. (Җирдән әйбер алып ыргыта.) Гөлниса. Нинди бәхетсезлек теләп кычкыра икән, тамагына таш кергере. Биктимер. Әй, куйсана, күңеле көр аның, шуңа кычкыра ул. Гөлниса. Бер дә алай түгел, мин яшь чакта, җизниләрнең шулай бер тавыгы азган иде, яхшылыкка булмады, төнлә белән янгын чыгып, каккан казыклары да калмады. Зәмзәмбану киленгә әйтеп, бүген үк суйдырырга кирәк. Г айнавал. Бик шулай иде дә, үзе өйдә юк шул. Г өлниса. Кайда, урактамыни? Г айнавал. Моннан өч көн элек милицияләр алып киткәннәр иде. Биктимер. Ни өчен? Гайнавал. Наборга китүчеләр аракы заводын таладылар, шунда Зәмзәмбану киленегез дә катнашты. Биктимер. Алай... Эшләр булган икән алайса? Гайнавал. Нинди генә әле... Бер-берсен таптау, авыл белән авыл сугышу дисеңме, берсе дә калмады. Өч кеше аракы чанына төшеп үлде. Гөлниса. Әнкәем лә... Биктимер. Шуннан, Гайнавал, шуннан? Гайнавал. Шуннан, милицияләр ияртеп Мирзаханнар барганнар. Талаучыларны үгетләп, туктатырга теләгәннәр, кая ул, колакларына да
71 
 
алмаганнар. Шуннан инде Мирзахан тоткан да, үз кулы белән аракы чанына ут төрткән. Икенче көнне төшкә кадәр үкереп янды. Гөлниса. Менә анысы бик әйбәт булган. Кайчан карама, шунда барып эчәләр иде. Ярый, сез сөйләшә торыгыз, мин самовар куеп җибәрим. Гайниҗамалны кала күчтәнәче белән сыйларбыз. (Өйгә кереп китә.) Биктимер. Кара әле, Гайнавал, син минем башка күсәк белән суккандай иттең бит. Шул заводны талап ятучы Шәүлихан малайларын тоттырырга дип мин калага бардым, Мирвәли белән, кияүнең вакытын әрәм итеп, учреждениедән учреждениегә йөрдек. Анда комиссия җибәрергә булып калдылар. Ә син шул заводны хәзер юк дисең. Гайнавал. Заводы бар аның, исән. Тик чаны гына юк. Биктимер. Барыбер, чаны булмагач, аларның урлау-урламаула- рын каян белерләр? Оста эшләгәннәр, оста... Хәзер инде ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, башкаларга сылтый торганнардыр. Гайнавал. Билгеле, безнең авылдан гына утызлап кешене алып киттеләр. Б и к т и м е р. Мироныч ничек ирек бирде соң? Гайнавал. Ул өйдә юк иде шул. Талау буласы көнне генә аны наборга озатканнар иде. Биктимер. Наборга? Соң бит ул пуштада эшли, андый кешеләрне солдатка алмыйлар. Гайнавал. Бик шулай да, аны менә җибәрделәр. Ә үзләре берсе дә бармады. Биктимер. Димәк, алар моны алдан уйлап, план белән эшләгәннәр. Тагын нинди яңалыклар бар? Гайнавал. Яңалыклар күп, тик безнең файдага булганнары гына юк. Кригерның кысыр басуын чәчәргә сорап биргән приговорыбыз буенча авылга бер көнне Мирзахан килгән иде. Вакытлы хөкүмәтнең указыннан башка бер карыш җирне дә бирә алмыйбыз, дип кырт кисте. Биктимер. Соң бит ул аны чәчми, ничә елдан бирле кысыр яткыра. Гайнавал. Бик шулай да бит, «җиргә ул хуҗа, аның ихтыярыннан тыш берни дә эшли алмыйбыз», ди. Аннан тагын бер яңалык бар. Авыл комитеты председателе Хәйдәр печәтен югалтты. Биктимер. Нишләп? Гайнавал. Минзәлә базарында жуликлар кесәмнән акчам белән бергә алдылар дип әйтә, ди. Дөресе — тәтәйләрдә калдырган, диләр. Биктимер. Печать кадәр печатьне дә саклый алмагач, ул кешедән күпме өмет итәсең инде. Га й на г ал. Аңардан өмет юк инде ул, Биктимер абзый, атнасына бер көн авылда булмый, Ясәвиләр белән итәк асты сәүдәсендә йөри. Без монда сине сайлыйбыз, дип торабыз әле. Биктимер. Мине, рәис итепме? Гайнавал. Әйе. Беркөнне җыенда Мирзахан алдында күтәргән идек. Сайлатасы килми. Биктимер абзый бик әйбәт кеше, тик аның укымышы юк, дигән була. X ә и б у л керә. Хәй бул. Исән кайттыңмы, Биктимер абзый? Биктимер. Шөкер, энем Хәйбулла. Үзең нихәл соң? Г а й н а в а л. Кемнәрне алдылар? Хәй бул. Кемнәрне калдырдылар диң, Гайнавал җиңги. Хәтта, мескен, Җәләйие дә алдылар. Г а й н а в а л. Сыңар күзе беләнме? Хәй бул. Әйе, бер күзе белән. Сукса тимер өзәрлек Әхтәри малайларын, Ясәви кебекләрне тагын да кайтарып җибәрделәр.  
72 
 
Гайнавал. Нинди генә авырулары бар икән шулариың? Барган саен тишекле бер тиен кебек әйләнәләр дә кайталар. Хәй бул. Шайтаннары да юк. Көне-төне докторлар, комиссия членнары артыннан йөрделәр. Биктимер. Алай булгач, Миронычны да алганнардыр инде. Хәй бул. Аны өяз большевиклар комитеты бирмәде. Губерна аша эш йөртеп калдырды. Биктимер. Анысы әйбәт булган. Ул да китсә, муенга менеп атланырлар иде. Хәй бул. Әле дә кимен куймыйлар. Ишеткәнсеңдер, аракы заводын нишләттеләр. Биктимер. Әйе, Гайнавал сөйләде. Г а й н а в а л. Әнә, Мироныч та кайтып өлгерде. Артамонов керә. Артамонов. Исәнмесез, иптәшләр? Б и к т и м е pl Әйдә, Мироныч, түрдән уз. Гайнавал. Котылдыңмы, Мироныч? Артамонов. Алты айга калдырдылар. Я, Шәмкиевич, Мирвәли, Айсылулар нишләп яталар? Биктимер. Болай исән-саулар. Тик бик борчулы чакка очрадык. Петроградта барган хәлләр уңае белән Мирвәли юньләп өйгә кайтып кермәде. Көне-төне заводта Красный гвардии отрядлары оештырып йөрде. Туйганчы сөйләшә дә алмадык. Озатырга да пристаньга гына төште. Шунда сиңа менә бу хатны язып бирде. (Хат бирә.) Гайнавал. Биктимер абзый, Гөлчирәнең ире нинди кеше инде? Биктимер. Укыган, булдыклы егет. Газет чыгару эшендә баш булып тора. Хәй бул. Анысы да монысы, Биктимер абзый, бу бурсык балалары белән нишлибез инде? Биктимер. Хәзер аларның койрыкларына басарлар. Озакламый комиссия килергә тиеш. Хәйбул. Нинди комиссия? Биктимер. Мирвәли белән кияү Эшче солдат депутатлары советына барып комиссия җибәрүне куйдылар. Хәйбул (хат укып торган Артамонов янына килеп). Алай булса,- әйләндереп салабыз икән үзләрен, Мироныч, ә? Артамонов. Белмим шул, Хәйбул. Хәйбул. Мирвәли абый комиссия билгеләткән, ди. Артамонов. Әйе, билгеләткән. Ләкин бөтен эшебезне шул комиссия эшләп бирер әле дип көтәргә ярамый. Бу турыда өяз большевиклары комитетында минем докладымны тыңлаганнан соң, безнең волость «крестьяннары арасында тиешле дәрәҗәдә оешканлык булмау аркасында, буржуаз вәкилләренең башбаштаклык итүләрен китереп чыгарган» дип таптылар. Бу турыда безгә Мирвәли дә шулай дип яза. Чыннан да, безнең хезмәт иясе крестьяннарыбыз революциянең үсеп барышына бик сүлпән катнашалар. Дәүләт аппаратларын үз кулларына алырга тырышмыйлар. Гөлниса (башын тәрәзәдән сузып). Карт, самоварым өстәлдә. Кунакларны чәйгә алып кер. Биктимер. Әйдәгез, кунаклар, кала күчтәнәчләре белән чәй эчик. Кереп китәләр. Урам яктан Зәмзәмбану кайтып керә. Өйгә кереп китә. Бераздан Г ө л н и с а белән әйләнеп чыгалар. Гөлниса. Ай алла, килен, нигә өйгә кермисең, чит кешеләр түгел ич. Зәмзәмбану. Вакытым юк, әнкәй, мин хәзер китәм.  
73 
 
Г ө л н и с а. Кая тагын? Зәмзәмбану. Кригер утарына. Гөлниса. Анда инде нәрсәгә? Зәмзәмбану. Эшләргә җибәрәләр. Гөлниса. Тукта әле, килен, безгә сине милицияләр алып китте дип сөйләгәннәр иде. Зәмзәмбану. Әйе, әнкәй, аракы заводын талауда гаепләп мине алып киткәннәр иде. Волостьта өч тәүлек буена ач тотып, бүген суд ясадылар, бер ел алпавыт утарында эшләргә хөкем иттеләр. Башкаларга берни дә булмады, бер мине генә җәзаладылар, имансызлар... (Елый.) Гөлниса. Нишләп алай? Зәмзәмбану. Ничә әйтсәң дә шул Шәүлихан малайлары, самогончы, бозык хатын ул дип, өстемнән тордылар. Гөлниса. Катнашмаган булсаң, ак сакаллы карт булыр идең дә, килен, күрәсең, язмышың шулай булгандыр инде. Ярый, килен, бер караганда, китүеңә кайгырма, эшләсәң, тамагың тук, өстең бөтен булыр дигәндәй, анда торучылар да күп бугай, бәлкем, шунда берәр ир дә табып куярсың. Зәмзәмбану. Ярый, әнкәй, мин китим инде, урамда илтә баручы милициям көтеп тора. Сезгә әйтеп чыгарга диеп кенә җибәргән иде. Әйберләремне келәткә кертеп куярсыз да ишек-тәрәзәләремне кадакларсыз. Вакыт табалсам, бер араны кайтып алырмын. Тавык-чебешлә- ремне үзең карарсың. Гөлниса. Тавык-чебешләре дигәннән, теге чуар тавыгың әтәч булып кычкыра икән. Ул ләгыйнь белән нишләргә инде? Зәмзәмбану. Бер атнадан бирле кычкырып, шул башыма җитте, ристан! Күкәй салмый ул, әткәй тотсын да суйсын. Ярый, әнкәй, хушыгыз, төрле чагым булгандыр, гаеп итмәгез. Бигрәк тә әткәй миңа рәнҗемәсен. Бичараны бик күп рәнҗеттем. Зинһар бәхилләсен. Гөлниса. Бәхилләр, килен, бәхилләр, үзем җайлап әйтермен. Зәмзәмбану китә. Өйдән Артамонов, X ә й б у л, Г а й н а в а л, Биктимер чыгалар. Артамонов. Шулай, Шәмкиевич, әзерләнеп торыгыз. Берничә көннән синең кандидатураңны авыл комитетына куябыз. Ә сез, иптәшләр, хәзердән сайлау әзерлеген алып барыгыз. Тиешле кешеләр белән сөйләшә торыгыз. Хәй бул. Безнең кешеләр әзер. Җыен булганны гына көтәләр. Артамонов. Ярый, Гөлниса түтәй, сау булыгыз. Сый-хөрмәтегез өчен рәхмәт. Гөлниса. Нигә соң әле бик тиз китәсез? Артамонов. Мин бит өяздән кайтышлый гына, өидәгеләр көтә торгандыр. Хәй бул. Рәхмәт, Гөлнисаттәй. Гайнавал. Хәзергә хуш, Гөлнисаттәй. (Китәләр.) Гөлниса. Гриша сиңа нәрсә турында әзерләнергә кушты? Биктимер. Чәй янында утырмадың ич, ишетер идең. Гөлниса. Зәмзәмбану килеп чакырып чыгарды. Биктимер. Ул кайттымыни? Гөлниса. Кайтты да, китте дә. Биктимер. Кая? Гөлниса. Аракы заводын талауда катнашуы өчен, бер елга алпавыт эшенә хөкем иткәннәр. Биктимер. Ак эт бәласе кара эткә — менә шул инде ул. Гөлниса. Нәрсәгә әзерләнеп торырга диләр? Биктимер. Алар мине, карчык, авыл комитетына рәис итеп сайларга уйлыйлар. 
74 
 
Гөлниса. Рәис итеп? Кит-кпт, риза була күрмә, кеше белән яман атлы булып бетәрсең. Биктимер. Бетсәм бетәрмен, әмма Шәүлихан малайларының башына житәрмен! Г ө л н и с а. Белмим шул. Үзеңнекенә житеп куйсалар, нишләрсең? Б и к т и м е р. Юк, хәзер ирек бирмибез. Шәһәрдә күрдең бит, Мирвәлиләр ничек яшиләр! Гөлниса. Алар эшчеләр, укыган кешеләр. Аида сайланып, син ни генә кырырсың икән. Биктимер. Бик күп нәрсә эшләргә була. Беренчедән, бернигә карамыйча алпавыт Кригерның кысыр басуын өләшеп чәчтерер идем. Аннан. Шәүлихан малайларының бөтен начарлыкларын ачар идем. Мәчет каршына ике катлы мәфтек салдырып, өске катында кызлар, аскы катында ир балаларны укытыр идем. Аннан, Акташ чишмәсен җир астыннан, улак белән китертеп; нәкъ авылның уртасына, каладагыча, фантан куйдырыр идем. Понятойлар ияртеп, Басарый керә. Басарый. Нихәл, Биктимер абзый, исәнме? Биктимер. Бик әйбәт, энем Басарый. Б а с а р ы й. Сез әле шәһәрдә идегез бугай? Биктимер. Әйе, кунакта булып кайттык. Б а с а р ы й. Мирвәли абыйлар нишләп яталар? Биктимер. Бер көе генә. Сораганга сәлам, диделәр. Басарый. Вәгаләйкүмсәлам. Кичә газетада Губерна Эшче-крестьян депутатлары советында сайланган ниндидер бер комиссия членнары арасында аның да исеме бар. Безнең авылдан да губерна шәһәрендә эшләрлек кеше чыкты бит, дип шатландык. Менә нәрсә, Биктимер абзый. Теге, каһәр суккан алпавыт Кригер таланган тегермәне турында жалоба биргән икән. Шул уңай белән миңа бүген өяздән приказ килде. Авылдагы бөтен өйләрдә тентү үткәрергә кушалар. Гаеп итмәссез инде, сезнең келәтегезгә дә кереп чыгарга туры килер. Биктимер. Керегез, энем, керегез. Безнең анда тычкан ашарлык та азык юк. Карчык, келәт ачкычы кайда икән?^ Г ө л н и с а. Шкафта иде. Өйгә кереп китә дә ачкыч тотып чыга. Б и к т и м е р. Мә, Басарый, үзең ачып карарсың. Басарый ачкычны алып понятойлар белән келәткә кереп китә. Гөлниса. Әллә бездән шикләнәме икән? Б и кт и м е р. Шикләнмәсә дә, начальство бөтен авылны тентергә кушкач, нишләсен, тенти инде. Капчык тотып келәттән Басарый һәм понятойлар чыгалар. Басарый. Биктимер абзый, нәрсә бу? Биктимер. Нәрсә булсын, капчык. Басарый. Капчыгын капчык, каян килгән сезгә ул капчык? Биктимер. Каян дип, кем инде аларны хәтерли. Алар минем күптәнге капчыклар. Басарый. Юк, бу өр-яңа капчык. Кригер кләймәсе дә басылган. Биктимер. Кригер кләймәсе дә басылган?.. Бездә андый капчык булырга тиеш түгел. Басарый. Түгелдер дә бит, менә бар. Понятойлар алдында келәт идәнегездән алдым. Биктимер. Карчык, син белмисеңме, каян килгән безгә ул капчык? 
75 
 
Гэлниса. Белмим, агасы. Бездә мондый шикәр капчыгы булганы юк. Басарый. Я, Биктимер абзый, нишлибез? Биктимер. Мин ни дней әйтергә дә белмим. Б а с а р ы й. Өстеннән протокол язарга туры килә. Биктимер. Димәк, мин кеше үтерүче, тегермән талаучы булып чыгам? Үз гомеремдә кешенең инәсенә дә тигәнем юк. Аны син дә, авыл халкы да белә. Б а с а р ы й. Анысы шулай, ләкин менә бу капчык каян килгән соң?.. Биктимер белән Гөлниса бер-берсенә карашып җавапсыз катып торалар. Пәрдә 
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ 
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Алгы планда ишеге белән тамашачыларга карап торган иске каравыл өе. Аның белән янәшә янгын сүндерү машиналарының лапасы. Лапас эчендә арбалы мичкә һәм бер машина. Өй әйләнәсенә чиләк, пумала, балта, көрәк, багор кебек кораллар эленеп куелган. Артта төрле буяулар белән бизәкләп салынган Шәүлиханнар капкасы. Аның белән янәшә ике катлы өйнең парадный ишеге күренә. Бер читтә күпернең башлангыч өлеше тора. Пәрдә ачылганда, Артамонов каравыл өе алдындагы халыкка сөйли. Артамонов. Англия, Франция империалистларының дипломатлары Вакытлы хөкүмәтнең бусагасын таптап, һөҗүмгә күчүне таләп иттеләр. Америка финанс магнатлары, һөҗүмгә күчүне шарт итеп, Вакытлы хөкүмәткә зур сумада заемнар бирделәр. Менә шулай итеп, йөз меңләгән эшчеләр Петроград урамнарында сугышка каршы демонстрацияләр ясап йөргәндә, безнең гаскәрләр 19 нчы июньдә һөҗүмгә күчтеләр. Миллионлаган солдатлар, бу җинаятьчел сугышны туктатуны сорап, окопларда, казармаларда митинглар ясап торганда. Вакытлы хөкүмәтнең сатлык генераллары солдатларны һөҗүмгә алып киттеләр. Иөз меңләгән крестьян вәкилләре, волостной комитетларга җыйналып, һич кичекмәстән солых ясауны таләп иткәндә, күпчелеге шул ук крестьян балаларыннан торган солдатларны күрәләтә үлемгә алып киттеләр. Шулай итеп, Америка, Франция империалистларының интереслары өчен .алтмыш меңнән артык рус солдатлары башларын салдылар... Биктимер керә. Б и к т и м е р. Киңәшләр берексен. Хәй бул. Уртасында бул, Биктимер абзый. Артамонов. Әйдә, Шәмкиевич. Б и кт и м е р. Мироныч, нигә безгә төшмәдең? А р т а м о н о в. Менә, сугыш турында сөйләшеп киттек тә. Биктимер. Сугыш дигәннән, яңа гына Миргарифҗан малаеннан хат килгән... Хәйбул. Нәрсә яза икән? Б и кт и м е р. Ике аягымны да кистеләр, дигән... Артамонов. Димәк, «революцион» Вакытлы хөкүмәтнең соңгы сугышларында. Биктимер. Күрәсең, шулай... хәлләрен белергә кергән идем, бөтен өй эчләре белән елыйлар... Карап тора алмадым, чыгып киттем. Хәйбул. Еламый ни?.. Бусы өченче малайлары бит... Өй тулы балалар... Җитмәсә тагын Миргарифҗан абзый үзе дә саулыксыз.’. Артамонов. Менә, шул инде, агайлар, безнең социалист министрларның халыкка биргән ирегенең җимеше!  
76 
 
Биктимер (ерактан кемнәрнедер күреп). Болар кемнәр, аргы урамнан чаптырып киләләр? Хәй бул. Алдагысы Мирзахан, арттагысы Ходаяр, бугай. Димәк, Мироныч, халыкны җыенга кусак та ярын, Мирзахан авылга килде. Халык та кырдан кайтып бетте диярлек. А р т а м о н о в. Әйе, бик вакыт. X ә й б у л кулына таяк алып кычкырып китә. Артамонов белән Биктимердән’ башкалар таралалар. Биктимер. Аннан, ишеттеңме әле, Мироныч, боларда бүген зур мәҗлес була икән. Арта м о н о в. Шундый кызу эш өстендәме? Биктимер. Үзем дә шуны әйтәм, тикмәгә түгелдер. Янәшә-тирәдәге сәүдәгәрләр, ишан-муллалар, шәкерт-хәлфәләр чакырылган. Артамонов. Кайгырма, Биктимер Шамкиевич, синең губерна шәһәренә кадәр барып йөрүең нәтиҗәсез калмады. Безнең волостьтагы җинаятьләрне тикшерергә Губерна Эшче-крестьян һәм солдат депутатлары советыннан аерым вәкаләтле бер кеше килә. Биктимер. Кем икән? А р т а м о н о в. Фамилиясен язмаганнар. Записканы миңа Уком секретаре иптәш Вавилов җибәргән. Биктимер. Анысы бик әйбәт булган. Аннан, Мироныч, авылга- безнең Нургали кайтып төште бит әле. Артамонов. Нәрсә, кунаккамы? Б и к т и м е р. Күрше волостька икмәк җыярга барам дип әйтә, ди. Ар т а м о н о в. Ничек инде ул «әйтә», ди. Биктимер. Шулай, безгә кермәде. Бабасы Әхтәригә туктаган. Менә, Мироныч, үз балам үземә дошманлык итә... Шуннан инде башкаларга ни кала?.. Артамонов. Мин аңламыйм, ничек соң ул алай? Биктимер. Калага баргач, абыйсы Мирвәли белән сүз көрәштергәне өчен яңагына суккан идем, шуның ачуын тота, күрәсең. Парадный ишегендә Касыймхан күренә. Артамонов белән Биктимер китә. Касыймхан (артларыннан карап калып). Бу ходатай нишләп йөри икән безнең авылда? Ә х т ә р и керә. Бик озакладың, Әхтәри абзый. Әхтәр и. Кияү кисәгем кайтып төште, аның белән юандым. Тиздән учредительное собраниегә сайлаулар була, ди. Дөрес сөйли микән? Касыймхан. Әйе, дөрес. Сине чакыртуым да шул турыда иде. Ястү намазыннан соң безгә килеп чык әле. Әхтәри. Берәр сүзең бармыни? К а с ы й м х а н. Мин әтигә бүген җиде азан кычкыртам. Шул уңай белән янәшәтирәдәге муллаларны, хәлфә, шәкертләрне хәтемгә чакырдым. Әхтәри. Ай-Һай, Касыймхан, Шәүлихан абзыйга аның гына файдасы тияр микән? К а с ы й м х а н. Синнән ярешен-батырыны юк, ул мәҗлес — сылтау гына. Без анда учредительное собраниегә депутатлыкка кандидатлар куюны карарга тиешбез. Шунда син беренче булып минем кандидатурамны күтәреп чыгарсың. Әхтәри. Губерна мөселман крестьяннары исеменнән Мирзаханны куйганнар түгелме соң? Касыймхан. Аны эсерләр партиясе күрсәткән. Ә без, партиясезләр, үз кешебезне куярга тиеш. Киявең килә, әйдә әле, өйгә керик.  
77 
 
Кереп китәләр. X ө р .м этул л а белән Н у р га л и керә. Хөрмәтулла. Юк, каениш, бу турыда син хаклы түгел» мин сиңа шуны әйтим... Нургали. Юк, җизни, ничек итеп инде, старшина малаен учредительный собраниегә депутат итеп сайларга кирәк. Хөрмәтулла. Нишлисен, безнең өяздә Мирзаханнан да кулай кеше юк. Нургали. Син шуны аңлыйсыңмы, ул бит буржуй малае. Хөрмәтулла. Андый җиргә чабаталы мужикны да җибәреп булмый. Петербур кадәр Петербурга барып» крестьян зарын сөйләрлек кеше булырга тиеш. Нургали. Шәүлихан старшина малае беркайчан да крестьян файдасына сөйләмәс. Буржуй, буржуй инде ул. Хөрмәтулла. Сынап-сынап торам да, каениш, сиңа әллә ни булган. Торасың да байлар, буржуйлар, дисең. Әллә син дә большевик булдыңмы? Элек бер дә болай түгел идең, сиңа ни булды? Нургали. Авылларда йөрү мине күп нәрсәгә өйрәтте... Чыннан да, без шәһәрдә революция булды дип шатланабыз, собраниеләрдә матур- матур сүзләр сөйлибез. Уйлап карасаң, ул революция крестьянга ни бирде? Берни дә. һаман да авылда фәкыйрьлек, бөлгенлек, хәерчелек, һаман да байлар крестьянны талыйлар. Хөрмәтулла. Дөнья шулай инде, бөтен кеше дә бай булмаган кебек, барысы да бертигез дә була алмый. Куллардагы бармаклар да бертигез түгел бит. Әйдә киттек. Апаң анда көтә торгандыр. (Китәләр.) Бер якткан Зәмзәмбану, икенче яктан Гайнавал кереп очраша. Гайнавал. Ана үрдәк шикелле бу кем юргалап килә икән дисәм, үзебезнең күрше, имеш. Зәмзәмбану. Саумы, күрше? Гайнавал. Шөкер әле, үзең нишләп йөрисең? 3 ә м з ә м б а н у. Менә, әйберләремне алып китәргә кайттым. Гайнавал. Син инде бөтенләй шунда калырсың микәнни? Зәмзәмбану. Шулай инде, урыным бик әйбәт, сыерлар савып торам. Гайнавал. Авылны сагынмыйсыңмы? Зәмзәмбану. Исемә дә кергәне юк. Анда пленга төшкән Астри солдатлары бар. Шулар белән әш-меш килеп ятабыз, һәркөнне эштән кайткач, үзләре ясаган музыкан коралларын алып чыгалар да казармалары янында уен корып җибәрәләр. Шунда бииләр, җырлыйлар... Әй, күңелле була инде. Кайвакытта таң атканны да сизми калабыз. Анда җибәрүләренә куанам гына. Әтиләр нишләп яталар? Г а й н а в а л. Әйбәт кенә торалар. Биктимер абзыйны бүген авыл комитетына рәис итеп сайлыйбыз. Кил, беренче тапкыр сайлауга хатын- кызлар да катнаша. Зәмзәмбану. Кызык икән. Чыннан да, килим әле. Г а й и а в а л. Ярый, мин әле хатын-кызларны өндәргә югары очка бара идем. Икесе ике якка китәләр. Шәүлиханнар өеннән Әхтәр и чыга. Мирзахан керә. М и р з а х а п. Сәлам Әхтәри абзыйга. Ә х т ә р и. Мәҗлескә килдеңме? М и р з а х а н. Нинди мәҗлескә? Әхтәри. Сезнекеләр Шәүлихан абзыйга җиде азан кычкырталар Мирзахан. Шулаймыни? Мин халыкка, хөкүмәтебезнең учредительное собраниегә депутатлар сайлау көнен билгеләп чыгарган кара
78 
 
рын аңлатырга һәм синең олы улыңны авыл комитетына рәис итеп куярга килдем. Әхтәр и. Минем улымны?.. Соң бит монда Биктимер коданы сай' ларга дип йөриләр. Мирзахан. Алар йөрерләр... Ләкин бит әле биредә революцион Вакытлы хөкүмәтнең органнары бар. Биктимер карт тиздән тимер ЧИР лек эченә утырыр. Ә х т ә р и. Гаебе бармыни? М и р з а х а н. Җыенда ишетерсең. Хәзергә үзең генә бел... Ә х т ә р н. Кабер инде, кабер. Ул карт шайтанга күптәй шул кирәк иде. Мирзахан. Бар, малаеңа әйт, әзерләнеп торсын. Ә х т ә р и. Рәхмәт инде. Мирзахан, патша старостасы дип күзебезне ачырмыйлар иде, бәлкем, инде хәзер тынарлар? Мирзахан. Тынарлар, Әхтәри абзый, тынмасалар, авызларын томаларбыз. Әхтәр и. Бәйрәм ашы кара-каршы, дигәндәй, мин сиңа шуны әйтим әле алайса, син, энем, абыеңнан бик саклан. Мирзах а и. Нәрсә, минем турыда начар уйдамы? Әхтәри. Бүген янәшә-тирәдәге мулла, ишан, хәлфә, шәкертләрне жыеп, атаңа жиде азан кычкыртуы тегермән генә. Мирзахан. Ничек, тегермән генә? Әхтәри. Учредительное собраниегә депутат итеп, сине түгел, үзен сайлатырга хәйлә корып маташа. Артамонов, Хәйбул, Биктимер. X о д а я р, Ясәви һәм б а ш к алар керәләр. М и р з а х а н. Я. Хәйбул абый, җыелыш кайчан була инде? Хәй бул. Хәзер, Мирзахан, башлыйбыз. Әнә халык та килә башлады. Төркем-төркем булып сәхнәгә халык кереп тула. Г а и навал, Зәмзәмбану һәм башка хатыннар кереп бер читкә генә басалар. Әхтәри. Сезгә монда ни калган, оятсызлар, барыгыз, балаларыгызны карагыз!.. (Таяк тотып бара башлый.) Мирзахан. Кума, Әхтәри абзый! Яна закон буенча, сайларга һәм сайланырга хатын-кызларның да хәзер хакы бар. Авылдашлар! Җыеныбызны башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Безнең көн тәртибендә бүген ике мәсьәлә: беренче — авыл комитетына рәис сайлау. Икенчесе — учредительное собраниегә депутатлар сайлау турында Вакытлы хөкүмәтнең чыгарган карарлары белән өяз Милли шурасыннан килгән Хода- яр әфәнде таныштырып китәчәк. Башта без, әлбәттә, рәис сайлауны үткәрербез. Без инде иске председатель турында бүген сөйләп тормабыз, чөнки ул безнең ышанычыбызны аклый алмады,. Вакытлы хөкүмәтебезнең мөһерен югалтуга кадәр барып җитте. Шуның өчен без аны судка бирдек. Сүзне озайтып тормыйча, мин волость комитеты тарафыннан һәм үз исемемнән авыл комитеты рәислегенә Биктимер абзый Шәм- киевне тәкъдим итәм. Шул турыда нинди фикерләр булыр? Хәйбул. Мина сүз бирегез әле. М и р з а х а н. Рәхим итегез, Хәйбул абый. Хәйбул. Биктимер абзыйны без авыл белән беләбез. Безгә ул һәрвакытта акыллы киңәшләр бирә. Очраганда һәркем белән исәнләшә, кайгыбыз булса, уртаклаша. Шуңа күрә дә боз аны, авыл җыеннарының берсендә, рәислеккә күрсәтеп, волость комитетына биргән идек. ШулаГг булгач, бүген инде без аны шатлана-шатлана сайлыйбыз. Мирзахан. Тагын кем сөйли? А р т а м о и о в. Мина да рөхсәт итегез?  
79 
 
Мирзахан. Пожалуйста, Григорий Мироныч. Артамонов. Биктимер Шәмкиевич безгә — большевиклар партиясенә—шул ягы белән билгеле: ул да булса — үз кул көче белән көн күрүче ярлы крестьян. Бигрәк тә, Ватаныбыз өчен яхшы уллар тәрбияләп үстергән кеше. Үзегезгә мәгълүм, бер улы Ватаныбызны немецлардан саклау сугышында батырларча һәлак булды. Икенче улы, зур сугышларны кичеп, Георгий кавалеры булу дәрәҗәсенә иреште. Хәзерге көнне дә ул атлы взвод командиры булып хезмәт итә. Барысыннан да бигрәк, аның олы улы Мирвәли Биктимеров самодержавиегә каршы көрәшеп, берничә мәртәбәләр патша төрмәсендә утырды. Хәзерге көндә губерна шәһәрендә Эшче-крестьян һәм солдат депутатлары советында җаваплы постта эшли. Менә шундый кеше хезмәт иясе крестьяннарының интересларын яклар. Аларның ышанычларын гадел хезмәте белән дә аклар, дип ышанам. Мирзахан. Тагын да нинди фикерләр булыр? Гайнавал. Сүз озайтып торуның кирәге юк. тавышка куй инде. Берничә милиционер ияртеп Басарый керә. Мирзахан. Ул чагында тавышка куям. Кем дә кем. Биктимер абзыйны Таштугай авыл комитетына рәис итеп сайларга, ди, шул кешеләр... Басарый. Миңа да сүз бирегез әле. Мирзахан. Биктимер абзыйның кандидатурасы турындамы? Басарый. Юк, аның үзе турында. Кызганычка каршы, без аны сайлый алмыйбыз. Артамонов. Ни өчен? Басарый. Яңа гына өяздән алынган приказ буенча, ул җавапка тартыла. Биктимер. Нинди җавапка? Мирзахан. Бәлки сез аны халыкка аңлатып бирерсез. Басарый. Исегездәдер, моннан бер ай элек, алпавыт Кригерның паровой тегермәнендә, сакчысын үтереп, илле капчык онын урлаганнар иде. Шул уңай белән авылларда үткәрелгән тентүләр вакытында, Биктимер абзыйның келәтеннән Кригер кләймәсе сугылган капчык табылып, өязгә җибәрелгән иде. Менә шул эш буенча миңа бүген өяз прокурорыннан приказ килде. Ягъни ул, Биктимер абзыйны кулга алып өязгә озатырга куша. Хәй бул. Ничек инде ул алай? Артамонов. Сез шуңа ышанасызмы? Басарый. Ышанмасак, нишли алабыз? Югары революцион оешмаларның приказын мин үтәргә тиеш. Чөнки капчык мәсьәләсе... Зәмзәмбану. Капчык, капчык, дисезме? (Атылып алга чыга.) Басарый. Әйе, аңардан табылган капчык... Зәмзәмбану. Ул яла! Мирзахан. Ничек яла? Зәмзәмбану. Ул капчык аларныкы түгел, минеке! Б а с а р ы й. Синеке? Каян алдың? 3 ә м з ә м б а н у. Энең Ясәвидән! М и р з а х а н. Ничек Ясәвидән? Зәмзәмбану. Ул менә болай: иртәгә наборга китәсе дигән көннәрендә кич белән «расходка акчам юк, он сатамп алмыйсыңмы» дип, миңа килде. Бәясен арзан сорагач, мин алырга булдым. Шунда ук капчыгымны култык астына кыстырып, моның белән аларга киттем. Капка төпләренә җиткәч, «җиңги, син ишек алдына кереп йөрмә инде, мин ул онны хатыннан яшереп сатам, син шунда көтеп тор, мии хәзер үлчәп чыгарырмын», дип, капчыгымны алып кереп китте. Чыннан ул да бераздан миңа ои чыгарды. Өйгә кайткач, онны бушатырга керешсәм., минем
80 
 
капчыгым түгел. Илтеп бирим әле дип ишектән дә чыккан идем. Ләкин «синең иске ямаулы капчыгың урынына, өр-яңа шикәр капчыгы биргән икән, әйдә, эчеңнән тын инде» дигән бер уй кылт итеп башыма килде бит. Шайтан вәсвәсәсе булгандыр инде, шулай итеп, мин аны Ясәвигә илтеп бирмәдем. Әткәйләр келәтенең песи йөри торган тишегеннән эчкә ыргыттым. Хәй бул. Әһә!.. Менә ул нишләгән. Г айнавал. Менә алар ничек хәйлә корганнар? Ясәви. Ялганлый ул, җәмәгать, валлаһи, ялганлый, барганым да, күргәнем дә юк. Зәмзәмбану. Имансыз икән... Күзгә карап та алдый бит. Ә х т ә р и. Шаһитләрең бармы, шаһитләрең? Ясәви. Әйе, шаһитләрең кая, бармы соң? Җыен халкы, икегә бүленеп, талаша башлый, һәрбер кеше, нинди дә булса бер сүз әйтеп, икенче берәүгә кычкыра. Артамонов. Иптәшләр! Тавышланмагыз... (Халык тына.) Мирзахан Шәүлиханович, җыелышны бака туена әйләндерүегез өчен мин сезгә волость большевиклары исеменнән протест белдерәм! Басарый. Сез теләсәгез ни әйтегез, мин аны, кулга алып, хәзер үк .өязгә озатам. Хәйбул. Без аны сиңа бирмибез! Г а й навал. Бөтен авыл белән шаһит булып барабыз. Халык яңадан күтәрелеп китә. Артамонов. Иптәшләр! Мин сезне тәртипкә чакырам. Кригер тегермәне вакыйгасын, гомумән безнең волостьтагы эшләрне тикшерү өчен безгә бүгенмеиртәгәме Губерна Эшче-крестьян һәм солдат депутатлары советыннан җибәрелгән аерым вәкаләтле кеше килеп җитәчәк. Шуңа хәтле мин бу җыелышны икенче бер вакытка кичектереп торуны тәкъдим итәм. Мирзахан. Григорий Миронычның тәкъдиме белән мин берничек тә килешә алмыйм. Чөнки бүгенге җыелышны икенче бер вакытка кичектерү ул учредительное собраниегә сайлау көннәрендә авылны тагы да рәиссез калдыру булыр иде. Без бүген, вакытлы гына булса да, бер кешене сайлап куярга тиешбез. Ә инде Биктимер абзыйны кулга алуны калдырып торырга да мөмкин. Басарый. Ә прокурор приказын кая куясыз? Мирзахан. Эше тикшерелеп-ачыкланганчьң без аны Григорий Мироныч белән порукага алып торырбыз. Шулай бит, Мироныч? Артамонов. Порукага алырлык Биктимер Шәмкиевичның бернинди гаебе юк. Биктимер. Авылдашлар! Мин дә бер-ике сүз әйтим әле. Г айнавал. Бер-икене генә түгел, Биктимер абзый, күп итеп сөйлә. Басарый. Юк, сөйләмәс! Мин аны хәзер кулга алам. Хәйбул. Кулың кыскарак түгелме? Сөйлә, Биктимер абзый. Халык. Сөйлә, сөйлә, Биктимер абзый. Биктимер. Басарый туидәкиең әтәчләнүе турында мин хәзер берни дә әйтмим. «Эт этлеген итмәсә, эче күгәрә» дигән бабайлар. Шуның шикелле., әйдә, айга карап өргән маэмай төсле өрә бирсен. «Оясында ни булса — очканында шул булыр» дигәндәй, алар өйрәнгән инде. Аталары мәрхүм судтан судка ялган шаһитлеккә йөреп гомерен уздырган булса, болары да шул, табак ялап көн итәргә тырышалар. Минем гаепсез икәнемне барыгыз да беләсез. Шулай булгач, нигә миңа алар алдында акланып торырга? Тик мин сезгә шуны гына әйтәсем килә: мондый хәлләр, җәмәгать, безнең арабызда берлек җитмәүдән килеп чыгалар.
Пәрдә 
81 
 
Мироныч һәрвакытта, революциянең үсеп барышына без крестьяннарның сүлпәнлек белән катнашуыбызны, большевиклар партиясенә, шәһәр эшчеләре тирәсенә җитәрлек тупланмавыбызны, дәүләт аппаратларын үз кулыбызга алырга омтылмавызны әйтә иде. Артамонов. Бу сүзләр, Биктимер Шамкиевич, безнең Иосиф Виссарионович Сталинның сүзләре. Биктимер. Шулаймы? Алтын белән язып куярлык сүзләр икәнен мин хәзер аңладым. Әгәр дә без бу тирән мәгънәле сүзләрне тыңлап эш иткән булсак, күптән инде җирле дә, мирле дә булыр идек. Мин дә нахакка бәла ягуларны күрмәгән булыр идем. Басарый. Кыланма, кыланма, ул яхшы атлануларың барыбер сине коткарып кала алмас. Милиционерлар, алыгыз! Мирзахан. Гражданин Мәрдәнев, мин сиңа арестовать итмәскә боерам. Басарый. Гафу итегез, гражданин председатель, бу мәсьәләдә мин сезгә буйсынмыйм. Хәзергесе минутта минем өчен прокурор приказы гына приказ. Каравыл өенә кертеп ябыгыз! (Ике милиционер Биктимерне җитәкләп, каравыл өенә таба алып китә башлый. Халык алар- га каршы төшә.) Хәй бул. Туктагыз әле, почта атында кемдер килеп безгә туктады. Барые ы д а тынып калалар. Юл киеменнән Мирвал и килеп керә Мирвәли. Сездә нәрсә, иптәшләр, җыелыш барамы, дим? Биктимер. Юк, улым, атаңны хөкем итәләр! М и р в ә л и. Ничек, әти, хөкем итәләр? Басарый (ялагайланып). Юк, Мирвәли абзый, хөкем итмибез, өяз прокурорының приказы буенча, кулга гына алабыз. Мирвәли. Ни өчен? Басарый. Сезнең келәтегездән Кригер кләймәсе сугылган капчык табылган иде. Зәмзәмбану. Ялганлыйлар, дәү абый, ул капчык минеке! Гайнавал. Юри тегермән коралар, Мирвәли. Хәйбул. Нахакка бәла ягалар. Мирвәли. Сабыр., иптәшләр! Эш нәрсәдә соң? Мирзахан. Эш менә болай, Мирвәли абый: моннан бер ай элек, алпавыт Кригер тегермәнендә сакчысын үтереп, оннарын урладылар. Шул уңай белән авылларда үткәрелгән тентүләр вакытында, Биктимер абзыйларның келәтеннән Кригер кләймәсе басылган капчык табылып» өязгә җибәрелгән иде... Басарый (бүлдереп). Шул турыда бүген миңа өяз прокурорыннан приказ килде. Үзегез беләсез, мин революцион законнарны үтәүче генә, алар миңа юкка ачуланалар. Менә, укып карагыз, ничек анда каты язылган. Артамонов. Монда, Мирвәли, ачыктан-ачык итеп оештырылган политик шантаж бара. Мирзахан. Без хәзер, Мирвәли абзый, бу приказны кире алуларын сорап, өяз прокурорына телеграмма бирәбез. Мирвәли. Мәшәкатьләнмәгез. Мин аны бөгенләйгә аннулировать итәм! Ертып ташлый. Дошман лагере аптырап кала. Халык шатлана. Мирзахан. Гафу итегез, Мирвәли абый, сезне кем дип таныйк? Мирвәли. Губерна Эшче-крестьян һәм солдат депутатлары советының сезнең волостька аерым вәкаләт белән җибәргән вәкиле! 
Ь. X. Ә.- № 7.  
82 
 
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ 
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ 
Бакыйга шул ук пожар сарае алдында бара. Вакыт кич инде. Каравыл өс эчендә тонык кына ут яна. Пәрдә ачылганда, ястү намазыннан кайтучы муллалар, хәлфәләр, шәкертләр Шәүлиханнар өенә кереп китәләр. Каравыл өеннән Мирвәли белән Артамонов чыга. Мирвәли. Безиен, партия Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә эшчеләр сыйныфын социалистик революциягә хәзерли. Бу эш — крестьяннар катнашыннан башка мөмкин түгел. Менә шуның өчен дә безнен партия, минем кебек крестьян арасыннан чыккан членнарга мобилизация үткәреп, авылларга чыгарды, һәм шулай ук учредительное собранного сайлау кампаниясен дә уңышлы үткәрүне безгә йөкләде. Артамонов. Бик яхшы булган, Мирвәли. Биредә эшләү миңа гадәттән тыш авыр иде. Безнең бу тирәдә милләтчеләр, эсерлар шул кадәр күп һәм көчлеләр, атлаган саен «изелгән милләт» маскасы астында революциянең үсешенә аяк чалалар. Мирвәли. Әйе, Гриша, татар буржуазиясе бөтен җирдә хәзер ка- ' натын җәя башлады. Шул «изелгән милләт» маскасы астында контрреволюцион панисламизм, пантюркизм хәрәкәтен бөтенләе белән үз кулына алырга җыена. Артамонов. Ничего, Мирвәли, безнең рус халкы әйтмешли, пере- мелится — мука будет. Туып килә торган социалистик революция ул чүп-чарларны тиздән себереп түгәчәк. Ярый, миңа китәргә вакыт. Син волостьта кайчан булырсың икән? М и р в ә л и. Бүген мондагы кешеләр белән сөйләшәм, иртәгә таланган аракы заводы буенча Твардовский имениесендә булам. А р т а м о н о в. Ул чагында мин волость большевикларының җыелышын берсекөнгә үткәрәм, син шунда июль вакыйгалары, шәһәр хәлләре турында сөйләсәң, яхшы булыр иде. Мирвәли. Ярый, әзерләнермен. Син дә аңарчы, тиешле кешеләрне I күреп, кирәкле материалларны әзерли тор. Учредительное собраннее депутатлыкка кандидат итеп куелырга уйланган Аюхаиов кандидатурасын без егарга тиеш. Артамонов. Әлбәттә, без аиы егарбыз. Ярый, хәзергә хуш. Мирвәли. Хуш, Гриша. Ольга Дмитриевнага сәлам әйт. Артамонов китә. Каравыл өеннән X ә й бул чыга. X ә й б у л. Менә бит ул, Мирвәли абый, безнең монда ниләр эшләнә? ! Мирвәли. Монда гына түгел, Хәйбулла. Безнең Россия хәзер шундый кискен сыйнфый көрәш чорын кичерә. Хәй бул. Менә шул турыда ярлыларның сүзе бар, вакытың булса, без сиңа сөйләр идек. Мирвәли. Вакытны табарбыз, Хәйбулла. Нинди сүзләр ул? Хәй бул. Кригерның паровой тегермәнен, Твардовскийның аракы заводын үзләре талап та башкаларга ягуларын белүче кешеләр бар. Мирвәли. Син аларны хәзер минем янга чакыра алмыйсыңмы? Хәй бул. Монда килмәсләр шул, безнең крестьянны беләсең* куркырлар. Аулак җирдә булса, сөйләрләр иде. Мирвәли. Алай да була. Мин аларны кайда күрә алам? X ә й б у л. /Минем өйгә чакырыйк. Мирвәли. Бик әйбәт. Бар, алайса, син аларны чакыр. Барысы да җыелып бетү белән миңа килеп әйтерсең. Мин өйдә булырмын. Хәй бул. Ярый, алайса, мин киттем. Китә. Мирзахан керә. М и р в ә л и чыгып китә башлый.
83 
 
Мирзахан. Мирвәли абый, минем сиңа сүзем бар иде. Мирвәли. Мин сезнең белән волость комитетында сөйләшермен. Мирзахан. Минем хәзер сөйләшәсем килә. Сезне эзләп әле өегезгә дә барган идем. Мирвәли. Ул кадәре ашыгыч нигә кирәк булдым? М и р з а х а н. Биктимер абзый белән булган бүгенге күңелсез вакыйга турында безгә аңлашмыйча ярамый. Мирвәли. Ул турыда хәзер сөйләүдә мәгънә булыр микән соң? Мирзахан. Булыр, Мирвәли абый! Дөрес, мондый үкенечле вакыйганы мин булдырмаска тиеш идем. Бу, әлбәттә, минем зур гаеп. Ләкин кайвакытларда синең ихтыярыңнан тыш эшләнгән фактлар да бул- галый икән. Менә миңа бүген шундый бер хәлнең шаһ ите булырга туры килде. Басарый, сволочь! Өяздән килгән акылсыз приказны алу белән, миңа әйтмичә, минем белән киңәшмичә, үзлегеннән эшләгән. Бу адым өчен мин аны җавапсыз калдырмам, әлбәттә. Мирвәли. Белмим шул, хәлеңнән килер микән? М и р з а х а н. Ни өчен алай дип уйлыйсыз? М и р в ә л и. Чөнки ул өяз прокурорының приказын үтәргә тырышкан. Ә прокурор инде нинди дә булса бер авторитет биргән материалга таянып эш иткән. Шулай булгач, сез аның белән берни дә эшли алмыйсыз. Халык әйткәнчә, «эт эткә, эт койрыкка» килеп чыга. Мирзахан. Шулай инде ул, мин сезгә нинди генә дәлилләр китерсәм дә, ышанмассыз, чөнки сез миңа Гөлчирә мәсьәләсе белән дошманлык саклыйсыз. Мирвәли. Дөрес, мин сиңа дошманлык саклыйм. Ләкин минем ул дошманлыгым сеңелемне мәсхәрә итү, аның намусыннан көлү өчен генә түгел, бәлки безне изеп килгән бер сыйныфның вәкиле һәм хәзер дә шул сыйныфның интересларын яклауны дәвам иттерүче кеше булуын өчен. Мирзахан. Дөрес түгел! Ул сыйныф белән минем бернинди дә алыш-бирешем юк хәзер. Халыкка, революциягә ни дәрәҗәдә бирелгән кеше булуымны эшем белән исбат итә алам. Мирвәли. Белмим шул, син аны нинди генә эшең белән исбат итә алырсың икән? М и р з а х а н. Менә бу йортта мине тудырган ата-аналарым, туганнарым торалар. Кеше өчен болардан да якын, болардан да газиз беркем юк. Ләкин мин аларга карата бернинди дә кардәшлек хисләре саклый алмыйм. Чөнки алар анда бөтен янәшәтирәдәге соры кортларны җыеп, учредительное собранного үз вәкилләрен уздырырга заговор корып яталар. Әгәр дә сез хәзер яныгызга понятойлар алып керсәгез, минем сүзләремнең дөреслеген күрерсез, һәм аларны кулга алырга мәҗбүр булырсыз дип ышанам. Мирвәли. Аларны нигә миңа кулга алырга? Сез шушы волостьның сайланып куелган кешесе. Кулыгызда чикләнмәгән власть бар. Керегез дә үзегез кулга алыгыз, революцион закон исеменнән хөкем итегез. Мирзахан. Сезнең властегыз зуррак. Сез Губерна Эшче-крестьян һәм солдат депутатлары советыннан җибәрелгән кеше. Мирвәли. Юк, Мирзахан, минем кулларым белән утлы күмер көри алмассың. X ә й б у л керә. Хәй бул. Мирвәли абый, мин сине алырга килдем. Мирвәли. Әйдә, Хәйбул, киттек. Мирзахан. Мирвәли абый, иртәгә мин Биктимер абзыйны авылга рәис итеп сайлатуны үткәрергә уйлыйм. Мирвәли. Әгәр дә аны халык тели икән, синең белән минем тыкшынудан башка да үткәрерләр.  
84 
 
М и р з а х а н. Анысы шулай, әлбәттә... Без сезнең белән кайчан очрашырбыз икән сон? М и р в ә л и. Берсекөнгә, волостьта. X ә и б у л белән М и р в ә л н китә. Мирзахан (артларыннан карап калып, үз-үзенә). Юк! Без синең белән бүген дә очрашырбыз әле... Ясәви керә. Я, күрдекме? Ясәви. Күрдем. Басу капкасы төбенә кадәр тарантасыма утыртып та алып килдем. Озакламый ул монда булыр. Аннан, мин яңа гына Әхтәр и абзый малаен күрдем, бөтен ярлы-ябагай Хәйбул чулак өенә җыела, ди. М и р з а х а н. Әһә... Димәк, Мирвәли хәзер шунда китте... Ясәви. Нәрсәгә икән? Мирзахан, һәрхәлдә синең белән минем файдага түгелдер... Ясәви. Әнә, Самсонов килә. Мирзахан. Бар, син үз юлыңда бул. Ясәви китә. С а м с о и о в керә. Самсонов. Исәнмесез, Мирзахан Шәүлиханович. М н р з а х а н. Саумы сез, Савелий Назарич. Самсонов. Мине нигә чакырттыгыз? Мирзахан. Бүген безгә әти белән сине һәм охранка агенты Ша- һимурат мулла Гаделовны кулга алырга Губерна Эшче-крестьян һәм солдат депутатлары советыннан аерым вәкаләтле бер кеше килде. Самсонов. Нинди кеше?.. Мирзахан. Мирвәли Биктимиров. Самсонов. Биктимиров?.. Мирзахан. Сез аны беләсез, бугай... Самсонов. Бик яхшы беләм. Моннан ике ел элек, мин аны кулга алып, унике елга хөкем иттергән идем. Мирзахан. /Менә шул кеше иртәгә сезнең өчегезне дә, Николай патшаның явыз палачлары итеп, губерна шәһәренә алып китәчәк. Самсонов. Димәк, безгә крышка? Мирзахан. Кара язмышыгызга риза булып калсагыз, билгеле, шулай. Самсонов. Риза булмый, мин ни эшли алам? Тик миңа Шәүлихан Алимханович кына кызганыч, карт кеше, неужели инде аны коткарырга бертөрле дә .әмәл юк? Мирзахан. Аны гына түгел, сезне дә коткарырга әмәл бар. Тик аңа зур тәвәккәллек кирәк. Самсонов. Например? Мирзахан. Тормышыгызга кул сузучы кешене юк итегез. Самсонов. Биктимировны? Мирзахан. Әйе, Биктимировны... Менә шул чагында син дә, әткәй дә иртәгә булачак аресттан котылырсыз. Шул ук минутта миннән сорап йөргән документыгызны да алырсыз. Ул документ белән теләгән җирегезгә барып, хезмәт иясе крестьян булып, күкрәк киереп йөрерсез. Ризамы? Самсонов. Миңа хәзер барыбер, тик кайда һәм ничек? Мирзахан. Ул хәзер югары очта, Хәйбул чулакта. Озакламый биредән үтеп китәргә тиеш. Бәхетеңә каршы бүген төн дә караңгы. Самсонов. Ләкин бит хәзер минем бирегә килүемне күрделәр. Мирзахан. Андый шиккә урын калдырмас өчен, син хәзер авыл башындагы Хафиз карттан сорап су эчәрсең дә, Никольский юлы белән
85 
 
авылдан чыгып киткән булырсың. Бераз баргач, кире борылып, басу белән безнең ындыр артына килерсең. Аннан инде чокыр буйлатып төтәрсең дә менә шушы күпер астында яшеренеп торырсың. Эшеңне бетергәч тә, шул ук юл белән авылдан чыгып сызарсың. Самсонов. Кая, бир револьверыңны. Мирзахан. Тупас кеше син, Савелий Назарич. Мондый эшне тавышсыз-тынсыз гына башкарырга кирәк. Сиңа пычак, үземә кендек әзерләп куелган булыр. Самсонов. Ничек, сез дәме? Мирзахан. Әйе, икәүләп. Үз атамны үзем ничек тотып бирим?.. Син һөҗүм иткәндә, мин дә шушы тирәдә булырмын. Бар, эшеңдә бул. Самсонов китә. Шәүлиханнар өендә тавыш күтәрелә. Ап-ак күлмәк, штаннан Шәүлихан, аның, артыннан Әхтәр и белән берничә шәкерт йөгереп чыга. Мирзахан янгын сүндерү машиналары арасына яшеренә. Шәүлихан. К черту муллаларың, ишаннарың миңа! Әхтәр и. Чү, Шәүлихан абзый, дулама, хәзрәтләр ишетер. Шәүлихан. Ишетсеннәр, курыкмыйм мин ул живодерлардан, әрәм тамак, паразитлардан! Әхтәр и. Соң бит алар сезне терелтергә, сезне дәваларга килгәннәр. Шәүлихан. Кирәкми миңа аларның төкерек чәчеп лыгырдаулары. Әхтәр и. Әйдә, Шәүлихан абзый, керик. Шәүлихан. Кермим мин ул бәлеш козгыннары янына! Мирзахан (яшеренгән җиреннән чыгып). Туктагыз, нигә тавышланасыз? Әхтәр и. Менә, Шәүлихан абзыйны хәзрәтләр, түр идәненә салып, өшкерә генә башлаганнар иде, сикереп торды да төрлесен төрле якка бәргәләп чыгып йөгерде. Шәүлихан. Сынок, алар мине авыру дип төрле чепухалар белән дәвалыйлар. Мирзахан. Тавышланма, әти, кешедән яхшы түгел. Әйдә, мин сине мөэзин җизниләргә илтеп яткырыйм. Шәүлихан. Ә, соң рәтең булырмы? М и р з а х а н. Тавышланмасаң, табарбыз. Шәүлихан. Ул чагында эш башка. Мирзахан. Әхтәри абзый, барыгыз, керегез, мин әтине илтеп яткырам. 
Китәләр. Кызган хәлдә Н у р г а л и белән Хөрмәтулла керә. Хөрмәтулла. Юк, каениш, монда Мирзахан гаепле түгел, прокурор приказ биргәч, үтәмичә аның хәле юк. Үзеңнән мисал ал. Авылларга чыгып икмәк җыярга сиңа приказ биргәннәр икән, килгәнсең. Иртәгә сугышка китәсең дип кушалар икән, берни дә эшли алмыйсың, китәсең. Приказ — приказ инде ул, аны үтәмичә ярамый. Нургали. Приказ белән приказ арасында аерма бар. Хәзер иске режим түгел. Алар юри әтине халык алдында мәсхәрә итәргә булганнар. Бәхетләре, авылда булмадым. Мин аларны шунда ук чапкалап бетерер идем. Ничего, әле дә вакыт узмаган... Безнең семьяга күрсәткән явызлыкларның үчен мин бүген алардан кайтарам!.. Янгын сүндерү машиналары янына китә. Хөрмәтулла. Кирәкми, каениш, сугышып йөри күрмә. Түбәнлек бит ул. /Мирвәли каенагай аларның эшләрен тикшерергә килгән ди. Гаепләре бар икән, жавапка тартырлар. Ләкин тагын әйтәм: кул белән уйный күрмә. Тукта әле, нигә син ул гайкаларны борасың? Нургали. Тегермән артына җәен тотарга төшәм.
Пәрдә 
86 
 
X ө р м ә т у л л а. Төшсәң, андый гайкалар башка җирдә дә бетмәгән. Нигә янгын сүндерү машинасының ганкаларын борып аласың. Давай, давай, кун! Снн бала түгел лә. Җәй көне, алла сакласын. Ут-күз чыгып куюы бар. Әйдә, киттек. Н ургал и. Бар, снн кайта тор. X ө р м ә т у л л а. Ә снн? Нургали. Әйтәм бит, тегермән артына балык тотарга төшәм. Хөрмәтулла. Ә соң кармакларың кая? Нургали. Тегермәнче Федордан алып торырмын. Мә, минем кылычны да үзең белән ал. Хөрмәтулла. Тукта әле, каениш, снн нидер эшләргә уйлыйсың, ахры? Нургали. Юк, җизни, берни дә эшләмим. Хөрмәтулла. Ә нигә соң кылычыңны миңа бирәсең? Нургали. Балык тоткан җирдә нигә ул миңа? Ярый, мин киттем. (Китә.) Хөрмәтулла. Мөгаен, бу каһәр берәр кыз янына бара торгандыр. Ну усал да, хәйләкәр дә минем бу каениш. (Китә.) Бераздан Мирзахан керә. Күпер янына килә. М и р з а х а н (әкрен генә). Савелий Назарич, син андамы? Самсонов (күпер астыннан башын сузып). Биредә... Мирзахан. Мә, сиңа пычак. Әнә ул килә... Бар, урынында бул!.. Самсонов күпер астына төшеп китә. Мирзахан янгын сүндерү машиналары арасына яшеренә. Мирвәли кереп, сәхнә аша үтеп барганда, күпер астыннан Самсонов чыгып, һөҗүм итә. Мирвәли. Кем ул? Якын килмә! Ташла пычагыңны!.. Самсоновны сугып ега. М и р з а х а н. Әй, халык, ярдәмгә килегез!.. Самсонов яңадан һөҗүм итә башлый. Мирзахан килеп аның арт ягыннан ата. М и р в ә л и. Мирзахан, син нишләдең? М и р з а х а н. Беләсеңме, Мирвәли абый, ул кем? Элекке урядник Самсонов. Самсонов (нидер әйтергә теләп). Биктимеров, ул мине... Мирзахан. Әле син тончыкмадыңмыни, сволочь! Менә сиңа, мә!.. Тагын ата. Төрле яктан кешеләр кереп тула. Хәйбул. Нәрсә бар, бу нинди мылтык тавышы? Мирзахан. Менә Самсонов пычак белән Мирвәли абыйга һөҗүм иткән иде, мин ул этне атып үтердем. Хәйбул. Туктагыз әле, һавада бу нинди яктылык?.. Мирвәли. Кайдадыр пожар. М и р з а х а и. Безнең каралтылар яна!.. Хәйбул. Ут бар, ут бар!! Йөгереп китә. Калган кешеләр кычкырышып таралалар. Шашкан кыяфәттә күпер астыннан Нургали чыга. Өс-башларын каккалый, маңгай тирләрен сөртә. Хөрмәтулла килеп чыга. Нургалига карап тора. Нургали. Барысы өчен, барысы өчен дә, бу минем мөкатдәс үчем!.. Хөрмәтулла. Их, каениш, шушымыни синең балык тотуың? Нургали. Май кап, җизни... Әйдә, машинаңны чыгарыйк, башкаларга капмасын. Янгын сүндерү машинасын чыгара башлыйлар. Янгын көчәйгәпнән-көчәя бара. Төрле яклап сәхнәгә халык кереп тула. Парадный ишегеннән йөгереп муллалар, хәл ф элә р, ш ә к е р т л ә р чыгалар.  
87 
 
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ 
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ 
Икенче сериядә күренгән волость правлениесенең эче. Тышта таң атып килә. Авыл вәкилләре белән үткәрелә торган волость крестьян җир комитетының утырышы бара. Президиумда Артамонов, Мирвәли, Мирзахан, Соколов. Трибунада X о д а я р нотык сөйли. Артамонов председательлек итә. Ход аяр. Җир турында башлап без, социалист-революционерлар, сезгә программа төзедек. Без үк башлап 1905 нче елны алпавыт җирләрен крестьяннарга алып бирергә дип кычкырдык. * Хәй бул. Әйе, кычкырдыгыз, нигә соң аны хәзер бирмисез? Хода яр. һәрнәрсәнең җае, чираты бар, көтегез, сабыр итегез! Гражданнар! Безгә мөстәбит патша заманында бүгенге шатлыклы көнне, ирекле тормышны, бер тәүлеккә сузылган менә шундый җыелышлар ясауны күрергә мөмкин идеме? Юк! Мең мәртәбә, миллион мәртәбә, юк! Карасагызчы, бу саф һавага, карасагызчы, мәңге яшел булып торган нарат, чыршы урманнарына... Артамонов. Иптәш оратор! Куелган регламент өстенә ике тапкыр яртышар сәгать вакыт сорап алдыгыз, ә шулай да, сүзегезнең очы- кырые күренми. Шуның өчен мин сезне туктатам. Гайнавал. Дөрес, Мироныч! Без монда аның төче сүзләрен тыңларга килмәдек. Ул безгә җир бирү-бирмәү турында сөйләсен. Сөйләми икән, юкка төкерек чәчмәсен! Ход а яр. Азат ителгән илдә, шәхес иреклеген, демократия хокукларын чикләвегезгә каршы мин өяз социалист-революционерлар комитеты һәм өяз Милли шура исеменнән протест белдерәм! Г а й и а в а л. Белдер, белдер әйдә, тик, зинһар, сөйләмә генә. Артамонов. Сүз Таштугай авыл комитеты председателе Биктимер Шәмкиевичкә бирелә. Биктимер. Җәмәгать! Мин бүген тыңлап утырдым, утырдым да шундый бер уйга килдем; ялгышсам, төзәтерсез. Вакытлы хөкүмәт алдар таздан да болайрак булып чыкты түгелме? Учредительное собраниене 17 нче сентябрьдә була дип бер алдады. Октябрьда була дип, икенче алдады. Инде хәзер билгеле булмаган вакытка кичектереп, тагын безне алдарга тели. Минем сезгә бер соравым бар: кайчан инде бу алдау- алдануларның бер чиге була? Алар безгә бүген дә түзәргә, булмаган учредительное собраниене көтәргә кушалар. Сигез айдан бирле көтә- көтә өтеккә калып беттек инде, җәмәгать! Өскә кияргә кием калмады, иске капчыкларны сүтеп күлмәк-штан тегәбез. Шул да булдымы хөкүмәт? А р т а м о н о в. Шуның белән сөйләүләрне бетерәбез. Тәкъдим өчен сүз Губерна Эшче-крестьян һәм солдат депутатлары советы һәм волость большевиклары исеменнән Мирвәли Биктимировка бирелә. М и р з а х а н. Ни өчен аңа? Башта безнең тәкъдим — социалист- революционерлар тәкъдиме булырга тиеш. Хөрмәтулла. Шулай шул. Нигә чират бозасыз, нигә безнеке түгел? Соколов. Вакытны бушка уздырмагыз, Биктимировка бирегез. Мирвәли. Иптәшләр! Бөтеи шәһәрләрдә, барлык завод-фабрика- ларда большевиклар партиясенең җитәкчелеге астында «Долой сатлык социалист министрлар, бетсен сугыш, бөтен власть Советларга» дигән лозунглар белән эшчесолдат массалары урамнарга чыктылар. Без крестьяннар да, эшче, солдат иптәшләрнең ташкынына кушылып, «долой волость аппаратларына кереп урнашкан буржуа балалары!» дибез. Мирзахан. Долой немец шпионнары! Мирвәли. Долой контрреволюционерлар!  
88 
 
Мирзахан. Долой ватан хыянәтчеләре! Мирвәли. Долой империализм ялчылары!.. Артамонов. Гражданнар, тәртипкә чакырам! Иптәш Биктимиров, дәвам итегез. Мирвәли. Вакытлы хөкүмәтнең арендага җир сату, җир алу турында чыгарган закон проектына каршы протест белдереп, волостьтагы алпавыт, чиркәү, монастырь җирләрен бүгеннән бөтен халыкныкы итеп игълан итәбез. Икенче: махсус куллардан алынган җирләр белән идарә итүне халыкның үзе сайлап куйган демократик оешмаларына тапшырабыз. Өченче: илдә, икмәккә шундый кытлык чакта, алпавыт Кригер урган ашлыкларын җыйдырмыйча, басуында черетә. Тизлек белән туларны җыеп алырга авыл комитетларына кушабыз. Соколов. Дөрес, Биктимиров. Хәй бул. Күптән шулай кирәк иде. Артамонов. Икенче тәкъдим өчен сүз волость крестьян комитетының председателе Аюхановка бирелә. Мирзахан. Мин тәкъдим ясаудан баш тартам. Артамонов. Ул чагында, димәк, беренче тәкъдимгә кушылып, тормышка ашыруны өстегезгә аласыз? Мирзахан. Без үз фикеребезне төштән соң ачылачак волость крестьян съездында әйтербез. Хәзергә минем андый вәкаләтем юк. Л а ш м а н о в керә. Л а ш м а н о в. Мирзахан Шәүлиханович, сезне телеграфка чакыралар. Л а ш м а н о в белән Мирзахан китә. Артамонов. Тавышка куям, кем дә кем Мирвәли Биктимиров керткән тәкъдимнәргә риза, шул кешеләр кулларын күтәрсеннәр. (Күпчелек кул күтәреп тавыш бирә.) Төшерегез. Кемнәр каршы? Дүрт кеше. Ә сез, Ходаяр әфәнде? X о д а я р. Мин воздержаться итәм. Артамонов. Шуның белән волость җир комитетының авыл вәкилләре белән үткәрелгән җыелышын ябык дип белдерәм. Мирвәли. Иптәшләр! Авылларга кайту белән җыен җыеп,волость җир комитетының карарларын халыкка аңлатыгыз һәм шуны тормышка ашыру өчен тиешле чараларны күрегез. Гайнавал җиңги, әти, тышта мине көтегез, бер-ике сүзем бар. Халык тарала. Артамоновка телеграмма кертеп бирәләр. Артамонов. Мирвәли, иптәш Вавиловтан телеграмма. М и р в ә л и. Нәрсә яза? Артамонов. Тыңла, укыйм. «Петроградта урам сугышлары бара, матрослар «Аврора» дан кышкы сарайга аталар дип, губерна шәһәреннән хәбәр итәләр. Безнең өяздә Кызыл Гвардия отряды төзелде. Шәһәрне саклау эше аларга тапшырылды. Кыю хәрәкәт итегез». Мирвәли. Димәк, Гриша, без бүгенге көн тәртибен дөрес һән вакытлы куйганбыз? Артамонов. Әйе, Мирвәли, тик аны безгә тормышка ашырасы бар. Мин хәзер мондагы хәлләр турында иптәш Вавиловка телеграф белән белдерәм дә Петроградта барган вакыйгалар турында аракы заводы эшчеләренә хәбәр итәргә барам. Мирвәли. Яхшы, Гриша, мин лесопильный завод эшчеләрен күтәрергә китәм! 
Чыгып китәләр. Пәрдә 
89 
 
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ 
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ 
Вакыйга шунда ук волостной комитет бинасында бара. Пәрдә ачылуга ашыгып Кригер керә. Кулына кәгазьләр тотып, бүлмәдән Лашманов чыга. 
Кригер. Илья Петрович, мин сезгә килгән идем. Л а ш м а н ов. Сөйләгез, Василий Робертович. Кригер. Миңа киңәш бирегез, нишлим? Имениедәге эшчеләрем сигез сәгатьлек эш вакыты таләп итәләр. Хәтта пленный солдатларына кадәр, собрание ясап, үз араларыннан комитет сайлап куйдылар. Л а ш м а н о в. Ул хәл сездә генә түгел, Василий Робертович, бөтен илдә хәзер шундый анархия хөкем сөрә. Бүген бездә тәүлеккә якын тартылган собрание булды, шунда сезнең җирләрегезне алырга, җыелмый калган ашлыкларыгызны үзләренә ташырга карар чыгардылар. Кригер. Киңәш бирегез, миңа хәзер нишләргә соң? Лашманов. Берни дә әйтә алмыйм, чөнки хәзер илдә закон да, власть та юк. һәркем үз белгәненчә эш итә. Кригер. Председателегез кайда, үз бүлмәсендәме? Лашманов. Юк, ул телеграфта утыра. Минемчә, ул да хәзер сезгә төпле бер киңәш бирә алмас. Чөнки Петроградта кичәдән бирле урам сугышлары бара дип хәбәр итәләр. Гафу итегез, мине анда эшләрем көтә. Кригер. Бер генә минутка. Лашманов. Кичерегез, вакытым юк. Озакламый безнең съезд башлана. (Китә.) 
Кәгазьләр тотып Хөрмәтулла керә. Хөрмәтулла. Исәнме, барин? Кригер. Мин нинди «барин» булыйм? Кайчан минем белән сөйләшергә дә теләмиләр. Хөрмәтулла. Гаҗәп. Ничек эндәшергә соң? Кригер. Теләсәң ничек. Син миңа килеп чык әле. Миндә сиңа бик уңайлы коммерация бар. Хөрмәтулла. Бүген вакытым юк, иртәгә бәлки барырмын. Кригер. Иртәгә соң була. Мин бүген китәм. Хөрмәтулла. Кая? Кригер. Кая икәнен үзем дә белмим, ләкин бу хаостан башымны алып качмый чарам юк. Хөрмәтулла. Минем үземнең дә эшләр бик шәптән түгел шул, барин. Кригер. Нишләп алай? Хөрмәтулла. Губернадан комиссия килде, тикшерәләр... Кригер. Хәзергә председатель синдер бит? Хөрмәтулла. Мин дә. Өрерләр, ахры... Кригер. Шулай да килеп чык әле. Мин сиңа әйберләремне сатарга уйлыйм. Хөрмә тулла. Нинди әйберләреңне? Кригер. Баргач әйтермен. Килерсеңме? Хөрмәтулла. Ярый, ярый, барин, әбәзәтсльне барып чыгармын. Кригер эчкә кереп китә. Тышкы ишектән Зәмзәмбану керә. Зәмзәмбану. Нихәл, кияү, исәнме? Хөрмәтулла. Исән, исән, җиңгәчәй... үзең нихәл соң? Зәмзәмбану. Ал да гөл кебек. Хөрмәтулла. Нишләп монда йөрисең?  
90 
 
Зәмзәмбану. Мирвәли абын янына киңәшкә килгән идем. Такта яручылар янына киткән. Мироныч өйдә юк. Айсылу җиңги дә Твардовский утарыннан кайтмаган. X ө р м ә т у л ла. Нинди киңәш инде ул? 3 ә м з ә м б а н у. Бүген иртән утарда эшләүчеләр исеменнән сигез сәгатьлек эш вакыты, хезмәт хакыбызмы арттыруны сорап баринга кергән идек, куып чыгарды. X ө р м ә т у л ла. Тукта әле, син кем соң? Зәмзәмбану. Ишетмәдеңме? Мин бит хәзер зур иачаль. Хөрмәтулла. Нинди началь? 3 әмзәмб а н у. Кичә Айсылу җиңги безнең утарга килеп, конторщик Дарафийны председатель, ат караучы Аркашаны секлетарь, мине урынбасар итеп сайлатты. Менә шул җыен белән сайлап куйган комитетның законнарын танымаска маташа. Хөрмәтулла. Алай... Син дә комитет булдым диң, җиңгәчи, ә? Зәмзәмбану. Әйе, кияү, аллага шөкер, булдым. Мирвәли абый белән Айсылу җиңгигә рәхмәт инде, алар мине бу дәрәҗәгә күтәрде. Хөрмәтулла. Егылып төшмәсәң ярый инде. Зәмзәмбану. Юк, кияү, төшмәм, бай белән буржуйга чытырман кебек ябышам. Җитәр инде, бик күп каныбызны эчтеләр. 3 ә м з ә м б а н у китә. М и р з а х а н. X о д а я р һәм Басарый керә. Мирзахан. Дусларым! Безнең өчен зур шатлык. Хәзер генә өяз белән сөйләштем, икмәк әзерләү сылтавы астында безнең волостька бер взвод кавалерия җибәргәннәр. Басарый. Бер взвод кавалерия? Мирзахан. Озакламый алар монда килеп җитәчәк. Хода яр. Яхшы хәбәр, Илья Петрович, ә? Лашманов. Әйтәсе дә юк. Тик кая куярбыз икән? Мирзахан. Бүгенгә школ ага урнаштырырбыз. Иртәгедән Твардовский имениссенә күчерербез. Илья Петрович, ашау-эчү, урын-җир әзерләүне сиңа тапшырам. Ә сез, Ходаяр әфәнде, комиссар булып, алар арасында тәрбия эшләрен алып барырсыз. Аннан, мин сезгә шуны әйтергә тиеш, Мирвәли белән Артамоновны бүген үк кулга алып, өязгә җибәрергә кушалар. Лашманов (кулларын уып). Менә бу эш булыр, ичмасам... Мирзахан. Басарый, хәзер үк белеш, Мирвәли белән Артамонов кайда икән? Өйдә булсалар, минем янга килсеннәр. Аңарчы кешеләреңне, олауларыңны әзерләп куй. Кулга алабыз да өязгә озатабыз. Барыгыз, эшегездә булыгыз. Мирзахан белой Лашмановтан б а ш к а л а р китәләр. Илья Петрович, делегатлар, руханилар ничек, киләме? Лашманов. Әкренләп җыелалар. Тик шул кадәресе бар, собра- ниеләр ясап түгел, бер губернатор әйтмешли, «ут белән хәрәкәт итәргә» иде. Мирзахан. Ул бик искергән, тупас метод, Илья Петрович. Лашманов. Крестьян белән башкача мөмкин түгел. Хәзер генә Спассово авылының приговорын китерделәр. Бөтен авыллары белән Твардовский җирләрен бүлеп бирүне таләп итәләр. Минемчә, әнә шул өяздән килә торган кавалерия көче белән... Мирзахан. Без бит монархистлар түгел, коалицион социалистлар. Ул кара халык аңсызлык аркасында гына большевиклар артыннан бара. Без аларга аңлатырга тиешбез. Лашманов. Әгәр дә алар аңларга теләмәсәләр? Мирзахан. Ул чагында күз күрер. Шулай, иртәгедән мәчет, чиркәү мөпберләреи файдаланабыз.  
91 
 
Гөлчирә керә. 
Гөлчирә. Керергә мөмкинме? Мирзахан. Гөлчирә?.. Гөлчирә. Шулай да таныдың? Мирзахан. Сине танымаска мөмкинме соң, күз нурым... Рәхим зиегез, утырыгыз. Шулай диң, Гөлчирә. Кунакка кайттыңмы? Гөлчирә. Юк, Каргалы волостена барышым. Мирзахан. Анда ни эшкә? Гөлчирә. Балаларга чәчәк салырга җибәрделәр. Мирзахан. Син кем соң? Гөлчирә. Медицина сестрасы. Мирзахан. Син — сестра? Г өл ч и р ә. Әйе, Каргалы волостенда чәчәк эпидемиясе башланган, губерна Эшче-крестьян һәм солдат депутатларының карары буенча барам. Менә минем документларым, Каргалыга чаклы олау бирегез. Мирзах ан. Илья Петрович, хәзер үк минем пар атымны җиксеннәр. Менә бу иптәшне Каргалыга илтеп куярлар. Л а ш м а н о в. Яхшы, мин хәзер әйтәм. (Китә.) Гөлчирә. Бу патша этен нигә монда тотасыз? Мирзахан. Алыштырырга кеше таба алмыйбыз. Я, Гөлчирә, безнең балабыз ничек, үсәме? Гөлчирә. Сиңа нигә ул? Мирзахан. Пичек инде ул нигә? Мин бит аның атасы. Гөлчирә. Әйе, үкенечкә каршы, атасы... Ләкин бит аталар балаларының муеннарына муенчак салмыйлар. Мирзахан. Аның белән мине әрнетмә син, Гөлчирә. Искән җил белән аккан суны кире кайтарып булмаган кебек, үткән кара көннәр шәүләсен искә төшерүдән дә файда юк. Чөнки алар юләр яшьлек булып .күптән инде еракларга актылар. Гөлчирә. Әйе, актылар... Ләкин бит алар безнең йөрәкләргә мәңге сүнмәс нәфрәт утлары яктылар... М и р з а х а н. Анда минем гаебем юк. Мин ул чакларда иске тормыш корбаны, ата-аналарның кызганыч коллары идем. Гөлчирә. Мескен, бичара... Шулай да мин әйтәм, атаңның креслосында озак утырдың, варислыкны бик ныклап алгансың, ахры. Мирзахан. Гафу итегез, алмадым. Аны миңа революция, халык тапшырды. Гөлчирә. Ышанам, халык тапшыргандыр. Ләкин сигез айлык гомерендә шул халык өчен, революция өчен нәрсә эшләдең? М и р з а х а н. Кызык сорау. Шулай ук соң безнең эшебездә бер дә үзгәреш юкмыни? Гөлчирә. Юк димим, бар, әлбәттә. Революция бик күпләрнең күзен ачып, алдагы бөек көрәшкә халыкны туплады. Әмма сезнең эшегездә бернинди дә үзгәреш күренми. Атаң заманында менә монда Николай патша портреты торса, хәзер инде аның урынына Керенскийны асып куйгансыз. Ясаган үзгәрешегез бары шул гына. Л а ш м а н о в керә. Л аш м а н о в. Атлар жнгелде, чыгып утырыгыз. Гөлчирә. Мин хәзер. (Чыгарга җыена. Лашманов китә.) М и р з а х а н. Гөлчирә, без бүген тәмам аңлашырга тиешбез. Гөлчирә. Минем сүзләремдә аңлашылмаслык берни дә юк шикелле. Мирзахан. Мин ул турыда түгел. Шәхси тормышыбыз турында әйтәм. Чөнки мин үземне синең каршыңда алдакчы кеше итеп капды
92 
 
расым килми. Сина булган мәхәббәтемнең сафлыгын исбат итәргә телим. Аерыл син ул иреннән, бала ятим үсә бит. Гөлчирә. Синең кебек ата ярдәменә мохтаҗ түгел ул!.. Китә. Б а с а р ы й керә. Б а с а р ы й. Бу нишләп тагын синең яныңда йөри? Мирзахан. Шаярма, ул хәзер зур кеше. Медицина сестрасы бул* ган. Биктимер балалары менә кая үрмәли. Я ничек, белдеңме? Б а с а р ы й. Белдем. Икесе дә каядыр чыгып киткәннәр. Артта солдатлар җырлаганы ишетелә. Әнә. солдатлар килеп тә җиттеләр! М и р з а х а н. Бар, яхшылап каршы алыгыз. Ходаяр бик әйбәтләп нотык сөйләсен. Басарый китә. Солдатлар җыры якыная. Мирзахан тәрәзәгә бара. Шәһәрдән безгә кораллы көч килә, авылдагы большевизм чиренә каршы үч килә!.. Йөгереп Ходаяр керә. Ходаяр. Мирзахан, безгә ярдәмгә җибәрелгән атлы взводның командиры безнең авылның Нургали булып чыкты! М и р з а х а н. Биктимер Нургалиеме? Ходаяр. Шул үзе. Эшләр начар бит. М и р з а х а н. Кайгырма. Абыйсына каршы фикердәге кеше ул. Кавалеристларча матур итеп киенгән Нургали керә. М и р з а х а н. Чыннан да, үзебезнең Нургали абый икән... Нургали. Исәнме, Мирзахан? Мирзахан. Бик яхшы, Нургали абый, әйдә, рәхим ит, утырыгыз, Н у р г а л и. Рәхмәт. Безнең Мирвәли абый, Айсылу җиңгиләр әле һаман сездәме? М и р з а х а н. Әйе, биредә, бергә эшлибез. Мирвәли абый бездә Губерна Эшчекрестьян һәм солдат депутатлары советының вәкиле булып эшли. Айсылу апа авыл хуҗалыгы эшчеләренең союзын оештырып йөри. Әле сезнең Гөлчирә биредә иде. Яңа гына үзен Каргалыга озаттым. Нургали. Шулаймыни? Ул нигә килгән? Мирзахан. Балаларга чәчәк салырга җибәргәннәр. Я. Нургали абый, шәһәрдә ниләр бар? Н у р г а л и. Тулы итеп әйтә алмыйм, чөнки мин Суыксуда идем, бүген иртән аннан кайтып төшү белән, монда чыгарга приказ бирделәр. Шулай да кичәдән бирле шәһәр Советында бик җәнҗаллы собрание бара, дип сөйләделәр. Мирзахан. Сез инде, Нургали абый, үз бурычыгызны аңлый торгансыздыр, авылларда икмәк әзерләү белән бергә крестьян арасындагы тәртипсезлекләрне бетерү вазыйфасы да сезнең өскә йөкләнгән. 11 у р г а л и. Конечно. Ә х т э р и йөгереп керә. Әхтәр и. Мирзахан!.. (Нургалине күреп, сүзеннән туктап кала./ Кияү кайткан икән, исәнме, сау кайттыңмы, кияү балакай? Мирзахан. Әхтәри абзый, син нидер әйтергә теләгән идең? Ә х тә р и. Ә... Әйе, Кригерны талыйлар. Мирзахан. Кемнәр? Әхтәри. Башлап безнең авыллар чыктылар. Алардан күреп, Каенсар, Спассово авыллары килеп җиттеләр. Ахырзаман анда, кыямәтг үзара талаш, кычкырыш бара!.. 
93 
 
Мирзахан. Нургали абый, Ходаяр! Хәзер үк атлы взводны алып анда китегез. Ай-вайларына карамыйча атыгыз, башлап йөрүчеләрен тотып монда китерегез!.. Нургали. Яхшы... Әмерегез җиренә җиткерелгән булыр... Нургали белән Ходаяр китә. Артта команда тавышы. Нургали. По коням... рысью, марш!.. Тояк тавышлары ишетелә. Әхтәр и. Әмма кызык булалар хәзер, аталы-уллы очрашалар. М и р з а х а и. Ничек аталы-уллы? Әхтәр и. Соң бит Кригер көлтәләрен Биктимер карт ташыта. Мирзахан. Биктимер? Әхтәр и. Әйе, Нургали кияү алдында әйтмәдем. Моннан кайту белән җыен җыйды да халыкны басуга алып чыгып китте. Мирвәли керә. М и р в ә л и. Бу нинди кабахәтлек? Мирзахан. Нәрсә булган? Мирвәли. Халыкка каршы нигә кавалерия җибәрдең? Мирзахан. Алар анда Кригерны талыйлар. Мирвәли. Халык белән хаиннәрчә эш итүең өчен революция алдында җавап бирерсең! Мирзахан. Син аларны котырттың, син аларга талау юлларын өйрәттең. Мирвәли. Ярый, ул турыда соңыннан сөйләшербез, ә хәзер солдатлар белән халык арасындагы бәрелешне булдырмаска кирәк. Әйдә, ямениегә киттек. Мирзахан. Мин үз тарафымнан тиешле булган чараны күрдем, калганы сезнең эшегез. Әхтәр и белән бүлмәгә кереп китәләр. Тышкы ишектән Артамонов керә. Артамонов. Мирвәли, өяздән гаскәр килгән диме? Мирвәли. Әйе, Гриша, килгән. Ләкин Мирзахан аларны Кригер ашлыкларын ташучы крестьяннарга каршы җибәргән. Артамонов. Ах, кара елан! М и р в ә л и. Ничек кенә булса да, безгә ул солдатларны үз ягыбызга аударырга кирәк. Каян гына булса да син атлар тап, икәү хәзер шунда китәбез. Артамонов. Почта атлары өйдә, мин хәзер килеп җитәрмен. Китә. Бүлмәдән, коралланып, Мирзахан, Л ашма нов. Б а с а р ы й һәм Ә х т ә р и чыгалар. Басарый. Урыныңнан кузгалма! М и р в ә л и. Ни өчен? Мирзахан. Революциягә хыянәт итүең өчен без сине кулга алабыз. Мирвәли. Ах, син кабахәт!.. Б а с а р ы й. Күп сөйләнмә!.. Әхтәр и Мирвәлине арттан килеп тотып ала. Мирзахан. Кул-аягын бәйләп подвалга ташлагыз!. ’ Мирвәлине алып китәләр. Л ашма нов. Менә бу эш, ичмасам, күптән шулай кирәк иде аларга. Менә шундый каты чаралар күрмәвебез аркасында алар муеныбызга менеп атландылар. Хәзер, минемчә, авыллардагы иярченнәрен дә утарга кирәк.  
94 
 
Ә х т ә р и керә. Әхтәр и. Мирзахан, юкка гына син Басарыйны уңмаган дисең, молодец икән. Тегенең касыгына берне генә бирде, кискән агач кебек» «дөп!» итеп егылды. Хи, хи, хи... Б а с а р ы ft керә. Б а с а р ы й. Артамонов килә, нишлибез? М и р з а х а н. Нәрсә сорап торасың? Аисын да бәйләп базга ташларга! А р т а м о н о в керә. Артамонов. Мирвәли, атлар булды, әйдә киттек!.. Л ашма нов. Кая шул кадәр акырасың, горлапан? Мирзахан. Мирвәлие янына монысын да төшереп ябыгыз!.. Артамонов. Якын килмәгез, еланнар!.. Төрлесен төрле якка сугып ега да тәрәзәдән сикерә. М и р з а х а н. Тотыгыз, тот, качырмагыз!!! Мирзаханнан башкалар Артамонов артыннан китәләр. Пәрдә 
БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ 
Вакыйга шул ук волость комитетында бара. Пәрдә ачылганда, Мирзахан, үзен как куярга белмичә, ишскле-түрле йөри. Бер туктамый папирос пыскыта. Л а ш м а н о в керә. Л а ш м а н о в. Мирзахан Шәүлихановпч, делегатлар залга кереп тулдылар, съездны башларга вакыт. Мирзахан. Хәзер башлыйбыз, Илья Петрович, хәзер. Белмәде* гезме, өяздән нинди хәбәрләр бар икән? Лашманов. Хәзергә бернинди дә хәбәр юк. Ләкин мнн шуңа аптырыйм. Иртәгә буласы базар өчен халык нигәдер бүгеннән үк җыела. Бөтен базар мәйданы тулган. Мирзахан. Халык шулай инде ул, кызык күрәсе килә. Басарый керә. Ми р з а ха н. Я, ничек, Артамоновны тоттыгызмы? Б а с а р ы й. Почта атларына утырып качты. Мирзахан. Нигә куа бармадың? Басарый. Револьверы бар. Якын да җибәрми, ата. Мирзахан. Милиция начальнигы түгел син, утын агачы!.. Яңагына суга. Басарый (елап). Тукта әле, нигә сип миңа сугасың, нигә сугасын- ә? Туры хезмәтемнең әҗере шушы булдымы, ә? Мирзаханга һөҗүм итә, ул чигенә. Лашманов (араларына кереп). Куегыз, кеше көлдермәгез. А й с ы л у керә. Айсылу. Мирзахан, Мирвәли кайда? М и р з а х а н. Белмим, Айсылу апа, өегездә юкмыни? Айсылу. Юк шул. Ул бүген бөтенләй өйгә кайтмаган. Мирзахан. Сез үзегез кайда идегез соң әле?  
95 
 
Айсылу. Твардовский имениесендә ялланып эшләүчеләрнең профсоюзын оештырырга барган идем. Егерме биш кеше язылды. Өч кешелек рабочком сайлатып кайттым. Мирзахан. Анысы бик әйбәт булган. Айсылу. Бу Мирвәли кайда икән соң? М и р з а х а н. Собраниедән соң ул лесопильный заводка китмәдеме икән? Айсылу. Ул аннан кайткан, күптән түгел монда кереп киткәнен күргәннәр. Мирзахан. Ул чагында ^бүлмәсендә утыра торгандыр. А й с ы л у. Карадым, анда' юк. Ә х т ә р и керә. Әхтәри кода, Мирвәлине күрмәдеңме? Әхтәр и. Юк, кодача, күрмәдем. Нигә ул кадәр кирәк иде соң? Айсылу. Твардовский имениесеннән кайттым, өйгә керә алмый йөрим, ачкыч аңарда. Әхтәри. И... Онытып торам икән... Бая гына потребитель кибетенә кереп бара иде, шунда утыра торгандыр. Айсылу. Шулаймыни? (Китә.) Л ашма нов. Мирзахан Шәүлиханович, безне делегатлар көтәләр. М и р з а х а н. Әйдә, Илья Петрович, башлыйбыз. Артта хатыннар тавышы. Ул нинди тавыш тагын? Әхтәри. Солдаткалар сугышны туктатуны сорап килгәннәр. Мирзахан. Демонстрация? Әхтәри. Ниндие генә әле, кулларында флаглары да бар. Хатыннар тавышы. Кая үзләре, нигә чыкмыйлар? Б а с а р ы й. Сезне сорыйлар. М и р з а х а н. Куып таратыгыз үзләрен. Б а с а р ы й. Алар бик күбәү, өч йөзләп бар. М и р з а х а и. Өч йөзләп? Әхтәри. Бөтен авыллардан җыйналып килгәннәр. Берничә хатын ияртеп Г а й навал белән Н а һ а р керә, т Гайнавал. Тәмам барин булдыгыз, чакырып та чыкмыйсыз. М и р з а х а н. Нәрсә бар? Гайнавал. Менә без бүгеннән сугышны туктатуны, ирләребезне кайтаруны сорап, волость крестьян съездына килдек. Мирзахан. Бик әйбәт иткәнсез. Ләкин бит ул, түтәйләр, алай гына эшләнә торган эш түгел. Н а һ а р. Нигә эшләнмәсен? Хәзер халык иреге дисез түгелме? Г а й н а в а л. Безнең волость солдаткалары ирләрен кайтаруны сорыйлар дип съезд исеменнән Петербургка телеграмма бирегез. Мирзахан. Без андый телеграмманы бирә алмыйбыз. Наһар. Нигә бирә алмыйсыз? М и р з а х а н. Чөнки ул кыргыйлык. Бернинди дә закон кагыйдәләренә сыймый торган башбаштаклык. Андый зур мәсьәләләрне собрание жыеп хәл итмиләр. Бу эштә мин сезне гаепләмим,, сезне алдаганнар, кемнәрдер өйрәтеп җибәргән. Гайнавал. Безне беркем дә өйрәткәне юк. Башта үзебезнең авыл солдаткалары җыйналып сөйләштек тә монда килергә чыктык. Юлда инде рус, чуваш авылларының да солдаткалары кушылдылар. Озын сүзнең кыскасы, без әйткән телеграмманы бирегез. Мирзахан. Тагын әйтәм, без андый телеграмманы бирә алмыйбыз.

9G 
 
Гайнавал. Ул чагында, көмәйләр, әйдәгез, съездларына керәбез. Мирзахан. Басарый, куып чыгар үзләрен. Басарый. Барыгыз, бар. өйләрегезгә таралыгыз,, юкса хәзер ябып куйдырам. Г а й навал. Урыныгыз җитәр микән? Көмәйләр, үрә! Хатыннар (кыска гына кырт кисеп кычкыралар). Үрә! М и р з а х а и. Бу ни бу? Хатыннар. Үрә, үрә!! Мирзахан. Бу нишләвегез, әллә котырдыгызмы? Хатыннар. Үрә. үрә, үрә!!! Басарыйны егып, суд залына кереп китәләр. Тыштан Айсылу керә. Айсылу. Әхтәри кода, нигә ялганлыйсың, потребитель кибете бүген бөтенләй ачылмаган. Әхтәри. Мин анысын белмим инде, синен, иреңә каравыл тормадым. .J А й с ы л у. Мирзахан, кайда Мирвәли?! Гаять дәрәжәдә борчылган хәлдә Биктимер керә. Биктимер. Кая Мирвәли?! А й с ы л у. Әткәй, мин дә аны эзләп йөрим, әйтмиләр. Б и к т и м е р. Сездән сорыйм, кайда Мирвәли?.. М и р з а х а н. Икесен дә тотып бәйләгез! Биктимер (револьвер чыгарып). Якын килмәгез! Җаныгызны җәһәннәмгә җибәрмәс борын әйтегез, Мирвәлине кая куйдыгыз?! Һавага ата. Әхтәридәи башкалар куркып бүлмәгә качалар. Ә син, кода, нишләп монда йөрисең. (Якасыннан тотып ала.) Әхтәри. Тәүбәәстәгыфирулла диген, кода, бу нишләвең бу? Биктимер. Мирвәли кайда? Әхтәри. Белмим, кода. А й сылу. Белә, әткәй, белә, юри әйтми ул. Биктимер. Яхшылыкта әйт, кайда Мирвәли? Әхтәри. Җибәр әле. кода, яканы ертасың. Биктимер. Әйт тизрәк, маңгаеңа менә шуның белән җибәрәм. Әхтәри. Бетте, бетте, кода, аны подвалга яптылар. Айсылу. Подвалга? Б и к т и м е р. Әйдә, килен!.. Китәләр. X о д а я р керә. X о д а я р. Мирзахан, Мирзахан! Мирзаханнар чыгалар. Мирзахан. Нәрсә бар тагын? X о д а я р. Хыянәт, хыянәт. Мирзахан. Нинди хыянәт? Хода яр. Нургали крестьяннар ягына авышты. Артамонов хәзер аларны монда алып килә. Мирзахан. Илья Петрович, акчаларны, кыйммәтле кәгазьләрне ал, хәзер качабыз. Сәхнә артында тавышлар ишетелә. Залдан съезд делегатлары бу якка йөгерешен чыгалар. Хода яр. Әнә, алар килеп тә җиттеләр! Мирзахан. Ишек,, тәрәзәләрне бикләгез! Коралларыгызны алыгыз, актык патроннарга кадәр сугышабыз.  

 
Ишел*, тәрәзәләрне биклиләр, сәхнә артында тавыш-кычкырыш көчәя. Ишекләрне дэбердәтәләр. Тәрәзә пыялалары чалтырап ватылалар. Ишекләр кубарылып эчкә аввлар. Язгы ташкыннардай булып, бердән халык төркеме һәм солдатлар кереп тулалар. Артамонов. Урыииарыгыздан кузгалмагыз!.. М и р в ә л и, Б и к т и м ер, А й с ы л у керә. Нургали (каршы барып). Дәү абый!.. Мирвәли. Рәхмәт сиңа, энекәш. (Кочакланалар.) Телеграфист керә. Телеграфист. Мироныч, Мироныч, Петроградтан телеграмма! Артамонов. Китер бире! Укы, Мирвәли. Мирвәли (укый). «Россия гражданнарына! Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелде. Дәүләт власте эшче һәм солдат депутатларының Петроград Советы органы — Петроград пролетариаты һәм гарнизонының башында торучы Хәрби-революцион Комитет кулына күчте. Халыкларның көрәшеп килгән эше: һич кичекмәстән демократик солых тәкъдим итү, җиргә алпавытчылык милкен бетерү, производствога эшчеләр контроле кую, советлар хөкүмәте төзү — бу эш тәэмин ителде. Яшәсен эшчеләр, солдатлар һәм крестьяннар революциясе! Ульянов — Ленин». Бөтен халык (шатлык белән). Ленин... Ура!!. 
Пәрдә