Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯҢА ГОРИЗОНТ


Хаҗи вахтасының соңгы көннәрдәге эше Миргалине генә түгел, бригаданың башка членнарын да канәгатьләндерми иде. Чыннан да, ул соңгы вакытта бик нык үзгәрде. Бу үзгәреш, Зөләйха «302-А» номерлы буровойга килгәч, аеруча нык сизелә башлады. Аның хәзер үзен-үзе тотуы да, эшкә мөнәсәбәте дә, бөтенләй таный алмаслык булды. Кайчандыр, шаян сүзләр әйтеп, үзенең көчле тавышы белән буровойны яңгыратып көлгән Хаҗи хәзер рәтләп сөйләшми дә иде. Миргали белән Зөләйханы бергә күргән вакытларда, аның бите көзән җыерган кебек тартышып куя, кашлары җыерылалар. Җитмәсә тагы, эшнең дә рәте юк. Хаҗи, вахтага килү белән, үзләренә кадәр эшләүче вахта төшергән борау белән бераз эшләп карады да тормозны төшереп, тәмәке төрә башлады. с Минҗан да, шуны гына көтеп торган кебек: — Әйдә!.. Эшли-эшли ат та үлә. Бу буровойның эше бетмәс, берсен тишәсең, шунда ук икенчесен бирәләр, — дип, бияләен салып биленә кыстырды. — Бызылдап утырма әле, черки. Булмаса, мин тәмәке тарткан арада, эшкә өйрәнә тор. Марш! Минҗан штурвал артында озак тора алмады. Иптәшләре культбуд- кага кереп китү белән, ул бер урында тыпырдап бии дә башлады. Биш- алты минут та үтмәде, туңуыннан нишләргә белмәгән Минҗан, инструментын бераз күтәреп, тормозны беркетеп-нитеп тормыйча, культбудка- га таба йөгерде. Инструментны күтәрә башлаганнардыр инде дип өметләнеп килгән Миргали, бер генә шәм дә күрмәгәч, шактый гаҗәпләнеп куйды. Ул тиз генә чаңгыларын салып ташлап, буровойга керде... Инструмент, бөтен авырлыгы белән, забойда ята иде. «Бу ни бу?!» — дип гаҗәпләнде Миргали, һәм йөгереп килеп, инструментны күтәрергә теләп, тарттыра башлады. Тик соң иде инде. Инструмент селкенмәде дә. Башына «прихват»3 дигән уй килү белән, Миргалинең йөрәге кысылып, туктап калган кебек булды. «Шундый зур тирәнлектә прихват. Хәзер үк конторага шалтыратырга!.. Стеналары җебесен өчен, скважинага нефть тутырырга. Ләкин нефть кенә инструментны ычкындырырмы соң? Бик каты токымнар үтелде бит инде...» Миргали культбудкага ташланды.  
                     2 Ахыры. Башы 5 сайда. 3 «Прихват» — инструментның забойда яисә скважинада эләгеп калуы. 
25 
 
Минҗан аны тәрәзә аша, күреп: — Мастер килә...—дип көлеп куйды. Миргали, ишектән керү белән, стена буендагы озын скамьяга суз ы* лып яткан Хажи янына килде: — Нәрсә эшлисез сез монда? — дип кычкырды. — Кәеф юк. Миргали сүгенеп алды. Прихват сүзен ишеткәч, Хаҗи, яшен суккан- дай авып төште: — Бездә прихватмы, бездәме? Хаҗи, культбудкадан атылып чыгып, чатанлый-чатанлый, абына- сөртенә буровойга таба йөгерде. Штурвал артына басып, инструментны тарттырып карады. Инструмент селкенмәгәч: — Ротор чылбырын куй! — дип кычкырды. Минҗан, йөгереп килеп, ротор чылбырын лебедка белән тоташтырды. Хаҗи саклык белән генә роторны әйләндерә башлады. Ротор бер әйләнеш тә ясый алмый... шунда ук зырылдап кире борыла иде. «Ничек булды соң бу?.. — дип уйлады аптырашта калган Хаҗи.— Димәк, Минҗан инструментны күтәрмәгән!.. Ах, хәчтерүш!» Ул Мин- җанга сукмакчы булып селтәнде, ләкин елгыр черки вакытында иелеп өлгерде. — Бетерәм! — дип үкерде ул. «Инде нишләргә?.. Әллә тарттырып карыйм микән? Кем белә, бәлки ычкыныр да, — дип уйлады Хаҗи. — Болай калдырырга ярамый. Бу эштә мин гаепле һәм мин коткарырга да тиеш... Моның өчен, билгеле, эләгер. Аның каравы бригада үзенең эшен дәвам итә алыр...» — Барыгыз, чыгыгыз!.. Буровойдагылар бернәрсә дә аңламыйча, бер-беренә карашып алдылар. — Барыгыз, буровойдан чыгыгыз дим, — дип кычкырды Хаҗи. — Нишләмәкче буласың?.. Кирәкми... Зинһар кирәкми!..—диде Минҗан, ниндидер ят тавыш белән. Хаҗи, штурвал янына килеп басты... Башкалар, бораулаучының нишләргә теләвен сизенеп, йөгерешә-йөге- решә буровойдан кача башладылар. — Ә син, — диде Хаҗи, буровойда калган Минҗанга. — «Әләкченең» 4 каләмен тотып тор. Вышка ава башласа, ротор чылбырының калканы астына качарсың... Хаҗи инструментны тарттыра башлау белән, дрелометрның капкачын ачып, диаграмма өстенә сызыклар сыза торган каләмне тотып тора башлады... Вакытывакыты белән Минҗан, тирләп-пешеп, бар көченә тешләрен кысып һәм кемгәдер ачуланган кебек кашларын җыерып, инструментны тарттыручы Хаҗига караштырып ала... Бораулаучының кан савылган һәм әсәрләнгән күзләре ялтырыйлар. Буровой авыр йөк салган чана кебек шытырдый. Дрелометрның стрелкасы сиксән тонна авырлык тарттыруны күрсәтә. ААенә туксан... туксан биш. Ниһаять, йөз. Ә Хаҗи тарттыра да тарттыра... Бораулы башы белән забойга эләккән инструмент, шартлап өзелергә теләгәндәй, метр, метр ярымга сузылса да, ычкынырга уйламый да иде. Кинәт вышка үзенең бөтен авырлыгы белән чайкалды. Лебедка валы сынып, чылбырлары өзелгәндәй, ниндидер ямьсез авазлар чыгарып шатырдап куйды... Коты алынган Минҗан, вышка ава дип уйлап, чылбыр калканы астына кереп посты.  
                     4 «Әләкче» дрелометрның диаграммасы. Кайсы сәгатьтә нинди эш эшләгәнне һәм нинди авырлык күтәрткәнне язып бара торган прибор. («Әләкче» бооаулаүчы- лар телендә.) r J J ’«Ванна» ясау — прихват вакытында скважина стеналарын су яисә нефть белән юу, җебетү. Икенче Баку шартларында ванна гадәттә нефть белән ясала. 
26 
 
Моңарчы Минҗан тотып торган приборның каләме, диаграммага кара сызыклар сыза да башлады... Миргалигә хәбәр итәргә өлгергәннәр иде, ахрысы. Ул буровойга атылып керү белән кычкырып җибәрде: — Инструментка кагылмагыз!.. Аның күзләре дрёлометрга төште. Моңарчы илле, илле биш тонна арасында йөргән каләм, йөз тоннаны уздырып, кара сызыклар сыза иде инде. Миргалинең гаҗәпләнүе шулкадәр көчле иде. ул үзенең ничек йөгереп килеп Хаҗины көч белән этеп җибәргәнен сизмичә дә калды. Минут эчендә барлык моторлар туктады, буровой эчендә тынлык урнашты. Миргали авыр сулый-сулый Хаҗига таба килә башлады. Аның кул- лары йомарланган иде: — Сез нәрсә, вышканы аудармакчы буласызмы? — Мастер ачуының чиге юк иде.—Хәзер үк күз алдымнан югалыгыз... Вон! Хаҗи берни әйтми чыгып китте. Миргали ашыгыч боерыклар бирә башлады: — Су краннарын ачыгыз! Үзе, беренче булып йөгереп барып, үзле балчык измәсе ясый торган балчыкболгаткычның кочегаркадан килә торган кайнар су кранын ачты. Буровойдагылар мастерның су «ваннасы» ясап 1 карарга теләвен сүзсез дә аңладылар. Минут эчендә тирә-яктан шаулап су ага башлады. Чандагы су күзгә күренеп артты. — Насосларны җибәрегез! Миргали, штурвал артына басып, бик зур саклык белән генә инструментны хәрәкәтләндерә башлады. Шулай ярты сәгать чамасы газаплана торгач, кинәт тирәякны шау-шу белән тутырып инструмент күтәрелә дә башлады. — Ура! Күтәрелә!.. — дигән шат тавышлар ишетелде. Миргали тирләгән битен, шламга каткан җиңе белән сөртеп алдыда буровой басмасыннан төште. Шул вакыт буровойга Булатов белән участок начальнигы килеп керделәр. — Нәрсә булды? — дип сорады Булатов. — Прихват була язган иде,—диде Миргали. 
VII 
Аркадий Модестович Галкин, гадәтенчә бер кулын чалбар кесәсенә тыгып, кызукызу атлап, кабинет буйлап йөри. Кайчакта ул кинәт кенә туктый, ишек төбендә башын бөгеп басып торган Хаҗига кулбашы аркылы усал гына карап ала, кайчакта йодрыгы белән өстәлгә суга. Андый вакытта зур чынаяк тәлинкәгә куелган стакан чыңлап китә. Хаҗи ишектән килеп кергәч, Аркадий Модестович аңа урындык тәкъдим итмәде, хәтта якынрак узыгыз дип тә әйтмәде. Яза торган кәгазьләрен читкә этте дә, өстәл яныннан торып, йөренә башлады. — Я, батыр егет Батыршин, сөйләгез, — диде ул. ирония белән,— нинди максат белән вышканы аударырга теләдегез? Я? Турысын әйтергә куркасызмы? — Мин гаепле, Аркадий Модестович, — диде Хаҗи, әкрен генә. — Сезнең гаепле икәнегезне болай да беләм. Сез менә әйтегез: нинди максат белән вышканы аударырга теләдегез? Юк, без моңа юл куймабыз.  
 
— Ни сөйлисез сез. Аркадий Модестович, — диде Хаҗи, бер адым алга атлап. — Мин, Хаҗи Батыршин, Совет хөкүмәтенә каршы димәкче буласызмы? Совет хөкүмәте өчен мин башымны да кызганмадым... — Аягыгызны, — диде Галкин, иреннәрен кыйшайтып. — Анысын да тикшерергә кирәк. Бәлки... Хаҗиның йөзенә кан йөгерде. Күзләре ялтырый башлады. Бер секунд эчендә аның күз алдына танк белән таранга барган минутлары килде. 1945 елның мартында безнең танклар Германиядә дошманның фронтын өзеп, немец гаскәрләренең тылына үтеп керделәр. Бер тәүлек эчендә алар сугыша-сугыша йөз километр үттеләр. Дошман снаряды Хаҗи йөртә торган танкның тубын, пулеметын ватты. Шул чакта немецларның фронтка бара торган эшелоны күренде. Хаҗи танкысына тулы газ бирде һәм бөтен көченә барган килеш дошман составына китереп бәрде... Аркадий Модестович, Хаҗиның бер потлы гер кебек зур йодрыкларының йомарлануын күреп, өстәл артына кереп басты һәм кискен тавыш белән кычкырып җибәрде: — Барыгыз, мин сезне судка бирәм. Хаҗи аңа омтылды, ләкин ярты юлда туктап калды, йомарланган йодрыгына карады. Аннары, бер сүз әйтмичә, борылып чыгып китте. Галкин, графина янына килеп, су эчте, яулык белән тирләгән маңгаен сөртте. Бераздан телефон шалтырады. — Аркадий Модестович, сез минем янга кереп чыксагыз иде, — диде Булатов. — Әйе... Хәзер үк. Галкин трубканы куйды да тагын графина янына килде. Су эчкәч, соры каракүл бүреген һәм шундый ук якалы пальтосын киеп парторг янына китте. Бу киемендә Аркадий Модестович ала карганы хәтерләтә иде. — Хәерле кич, Юнус Котдусович!.. Ай-яй салкын... Түзәр хәл юк!.. Галкин, култык астындагы калын папкасын өстәл өстенә куеп, өргә- ләп кулларын җылытырга кереште. Бераз җылынгач, пальтосы белән бүрегендәге кар бөртекләрен кагыштырып, янмый торган шкаф янындагы вешалкага элеп куйды. — Түзәр хәл юк!.. — дип кабатлады да йомшак креслога чумды. Булатов участок начальнигының бик каты дулкынланганлыгын һәм шуны сиздермәс өчен салкыннан зарланганлыгын бик тиз аңлады. Ләкин бу минутта ул аның турында түгел, ә шушы буранда буровойда эшләүче бораулаучылар турында уйлап алды. — «302-А»да хәзер кемнең вахтасы? — дип сорады Булатов. Галкин туры гына җавап бирә алмады. — Хәзер сорыйм, — диде ул, телефонга сузылып. Ләкин Булатов трубкага кулын алданрак куйды. — Телефоннан мин үзем дә сорый алам. Мин участок начальнигының әйтүен теләгән идем. Сез әле генә салкыннан зарландыгыз. Ләкин сез урамда биш-ун минут булдыгыз, ә анда сигез сәгать буена эшлиләр, җитмәсә — вышка башында. — Юнус Котдусович, минем карамагымда бер генә вышка түгел. Уннарча. Кайсы вахтада кемнең эшләвен хәтердә тоту мөмкин булмаган эш. — Кешеләрне яратырга кирәк, Аркадий Модестович. Ул вакытта барысы да мөмкин булачак. Парторг, телефон трубкасын алып, «302-А» номерлы буровойда хәзер кем вахтасы эшләве турында сорады. «Сабирова...»— дип җавап бирде диспетчер. Булатов җил-бүранда эшләүче Галияне тагы бер тапкыр күз алдына китерде. Галкин парторгтан күзен алмыйча утырды. Ни өчен чакырды икән? 
28 
 
— Аркадий Модестович, «302-А»да кайчан тәртип урнаштырырга уйлыйсыз? — дип сорады Булатов. Участок начальнигы, Галиев бригадасы турында җыйган материалларны папкасыннан алып, парторгка сузды. — Менә,—диде ул. — Безобразие... — Нәрсә безобразие? Шулкадәр кәгазь җыюмы? Аркадий Модестович уңайсызланып калды. — Сөйләгез, тыңлыйм, — диде Булатов. — Галиевкә, дисциплинаны йомшартуга юл куйган өчен, выговор бирергә уйлыйм, Батыршинны — судка. Булатов, алдында яткан папканы читкәрәк этеп куйды да, ашыкмый гына сөйли башлады. — Кәгазь волокитасы... выговор... суд... Шулмы большевик җитәкченең эш стиле? Шуңа өйрәтәме иптәш Сталин безне? Иптәш Сталинның җитәкчеләрнең эш стиле турындагы күрсәтмәләрен тагын бер тапкыр яхшылап укырга киңәш итәм. Аннары киләсе бюрода отчетыгызны куячакбыз. Хәзерләнегез. Аңарчы «302-А»да һәм башка буровойларда тәртип урнаштырыгыз. Сезнең участокта хезмәт дисциплинасын бозулар барлык участокларга караганда да күбрәк. Моңарчы да мин сезне берничә тапкыр кисәткән идем. Монысы соңгысы булсын. Булатов, урамда ишетелгән тракторлар гөрелдәвенә колак салып, тынып калды. Тракторлар тавышыннан бозланып каткан тәрәзә пыялалары зырылдый иде... Тракторлар үтеп киткәч, аермачык булып җил сызгыруы ишетелә башлады. — Безнең буровойларыбыз, — диде Булатов бераздан, — дистәләрчә километрларга чәчелгәннәр. Бүгенге кебек бураннарда бораулаучылар атналар буе кайта алмыйлар... Машиналар үтә алмый... Ә без бу турыда онытабыз. Галкин урыныннан торды: — Мина китәргә рөхсәт итегез, Юнус Котдусович. — Барыгыз... Ләкин мин әйткәннәрне онытмагыз. Аркадий Модестович чыгып киткәч, Булатов бик озак уйланып торды. Нинди кеше бу Галкин? Петр Игнатьевич аның турында югары фикердә. Баш инженер аны алмаштыру турында сүз кузгаткач, директор кулын гына селекте. Булатовның кискен сүзе мәсьәләне теге яки бу якка чишү өчен бик кирәк иде. Ләкин ул үз сүзен өздереп әйтми иде әле. Ул һаман да Галкинны күзәтә һәм ничектер бер фикергә килә алмый йөри иде. Бүгенге сөйләшү дә әллә ни ачмады кебек. «Буровойларга барырга кирәк, — дип уйлады Булатов. — Батыршинны да күреп сөйләшергә кирәк». «Бригадаларда хезмәт дисциплинасының начар булуының төп сәбәпләреннән берсе— коммунистларның үз урыннарына куелмавында, —дип уйлады парторг. — Коммунистларның ролен күтәрергә кирәк, бригадаларда партгруппалар оештырырга кирәк». Ул партгруппорг булырлык кешеләрне күз алдына китерергә тырышты. «302А» номерлы буровойда Галия Сабирова кандидатурасына тукталды. Акыллы, уңган, нык коммунистка. Ишек ачылды һәм бөтен өс-башы карга буялган Галия килеп керде: — Мөмкинме? — О-о, Галия, рәхим итегез, — дип, Булатов аңа каршы атлады.— Чишенегез, тәмам туңгансыз. — Юк,- алай туңарлык салкын түгел. Галия шәлен салып, коридорга чыгып селкеп керде. — Кар ява башлады, — диде Галия. Булатов аны диванга утыртты, үзе аңа каршы икенче урындыкка утырды. Галия буровой хәлләре турында сөйләшергә килгәнлеген әйтте.  
29 
 
— Сөйләгез, сөйләгез, — диде парторг. — Буровойда хезмәт дисциплинасы начар. Хаҗи вышканы чак кына аудармаган. Тәҗрибәле карт бораулаучы Шәйхи абзый, дрелометрга карап эшлисе урында, искечә, кул сиземенә таянып эшләве аркасында, шарошкаларны калдырган. Галиев тәҗрибәле, белемле, кыю мастер, ләкин кешеләргә карата йомшаклык күрсәткәли. Кирәк вакытта таләп- чәнлеге җитеп бетми. Буровойдагы коммунистлар исә бу эшләрне күрәләр, ләкин аларны булдырмау өчен бернәрсә дә диярлек эшләмиләр... Кинәт Галия әкрен генә елмаеп куйды һәм аның җилдән киселгән йөзе берьюлы яктырып китте: — Бу кадәр кара буяуларны кайдан җыйдыгыз дип уйлый торгансыздыр, бәлки, иптәш парторг. — Юк, юк, сөйләгез, Галия. — Минем әйтәсе килгән сүзем шул иде. — Бу хәлләрне булдырмау өчен нәрсә эшләргә кирәк? — Менә шул турыда киңәшергә килдем дә. Булатов бераз уйланып торды. • — Минем бер уем бар иде, — диде ул, — сез ничек карый торгансыздыр. Әгәр дә буровойларда партгруппалар оештырсак ничек булыр? — Бик яхшы булыр иде. Югыйсә скважиналар бер-берсеннән ерак, бораулаучылар үзләрен атаудагы кебек хис итәләр. — Партгруппорг итеп кемне билгеләргә мөмкин булыр иде? Галия, гаҗәпләнеп, парторгка карады. «302-А»да ике генә партия члены бар. Ал арның берсе Галия, икенчесе мастер. — Белмим шул. Ул ягын бөтенләй уйламаганмын. Булатов бюроның партгруппорг итеп Галияне билгеләргә дигән фикере барлыгын әйтте. Галия уйга калды. — Минем бу эштә тәҗрибәм бөтенләй юк бит, иптәш Булатов, — диде ул. — Мин партгруппоргларның эшләрен, бурычларын бөтенләй диярлек белмим. Нәрсәдән башларга кирәк соң? Парторг көлемсерәп куйды. — Ярар, — диде ул, — бу турыда без сезнең белән иркенләп сөйләшербез әле. Бүген кич бюро була. Иртәгә мин сезне барыгызны да җыярмын. Ә хәзергә шуны әйтәм: бүгенге миңа сөйләгән сүзләрегез, сезнең киләчәк эшегезнең нигезе булып торалар. Эшне хезмәт дисциплинасын күтәрүдән, коммунистларның производстводагы ролен күтәрүдән башларга кирәк. 4 Булатовны әледән-әле телефонга чакырып тордылар. Өзек-өзек сүзләрдән Галия аның әллә ничә буровой белән сөйләшүен аңлады. Аннары аңа Бөгелмәдән, райкомнан, Казаннан, хәтта өлкә газетасы редакциясеннән дә шалтыраттылар. — «Безнең ике кулыбызга бер буровой, ә аның кулында әнә ни хәтле эш», дип уйлап алды Галия һәм чәченә чал керә башлаган парторгка сөйкемле күзләре белән карады. Булатов Хаҗи турында Галиянең фикерен сорады. Галия аның турында тулы итеп сөйләгәннән соң, аны судка биреп тору кирәкмәс дип әйтте: — Ул кире беткән кеше түгел. Армиядән кайткач, җиңел эш тәкъдим итәләр. Ләкин ул, бер аягы протез булса да, буровойда эшләргә килә. Ул бораулау эшен ярата. Аның түбәнгә төшүендә ул үзе генә түгел, без дә гаепле. Аннары Булатов Гал’кин турында сорады. — Аны без сирәк күрәбез. Ул бит җирдән йөрми, һавадан оча. — һәм җитди итеп өстәде: — Минемчә, ул, Галиевне разведка скважинасыннан алып, эксплуатация өчен бораулана торган буровойга күчерергә тели. Чөнки Миргалинең рекорд куюы аның әйбәт мастер икәнен күрсәтә. Ә Галкин участогында яхшы мастерлар аз. Монысы бер. Икенче- 
30 
 
дон, Аркадий Модестович разведка эшен кирәксез дип саный, аца барыннан да бигрәк метраж кирәк. Шуңа күрә ул бер яклы гына эш итә. Галия чыгып киткәч, Булатов блокнотын алды да ашыкмый гына яза башлады. 
VIII 
Миргалинең керннар чыгара торган дүрт шарошкалы борау сорап язган яңа докладное Галкинны каты борчуга төшерде. Булатов белән сөйләшкәннән соң, ул бу эшкә элеккечә бармак аша карый алмый иде инде. Ләкин разведка скважинасы өчен кирәк булган дүрт шарошкалы бораулар, бораулау конторасының складында гына түгел, хәтта бөтен трестта да Юк иде. Аптырап калган Аркадий Модестович директорга шалтыратты. Селов шунда ук Бөгелмә белән сөйләште. Аннан алган җавап та канәгатьләнерлек түгел иде. Берләшмәдә дүрт шарошкалы борауларның актык комплектын разведчикларга җибәргән булганнар. Яңалары ике көннән соң гына кайтачак. Әле генә инструментны алыштырган скважинага хәзер бер генә көнгә дә туктарга ярамаганлыкны бөтен бригада белә иде. Ничек кенә булса да эшне дәвам итәргә кирәк. «Шул гына җитмәгән иде...»—дип уйлады Миргали һәм, бер-ике генә борау булса да табарга өметләнеп, складка йөгерде. Тик бернәрсә дә таба алмады. Шуннан туп-туры директор янына керде. Галкин да анда иде. — Сез, иптәш Галкин, бу турыда алдан ук кайгыртырга тиеш идегез, — диде Селов. — Гафу итегез, Петр Игнатьевич, складта запас җиһазлар булу турында кайгырту минем эшем түгел бит... Иптәш Галиевның доклад- нойларын кирәк җиргә вакытында бирә бардым. Бу эштә минем гаебем, әлбәттә, юк. — Гаепле кешене эзлоп торырга хәзер соң инде,—диде Миргали.— Хәзер ничек кенә булса да буровойны эштән туктатмау турында уйларга кирәк. Петр Игнатьевич Волгинга шалтыратты. Ул нигәдер җавап бирмәде. — Безнең хәзер бердәнбер юл бар, — диде Петр Игнатьевич, трубканы куеп.— Ул да булса, өч шарошкалы борау белән бораулый башлау. — Ничек?.. Ул вакыгта бит без керн чыгара алмаячакбыз. Геолого- техник нарядыбызда буш урын, ак урын булачак... — Башка чара юк. Миргали, скважинаны авариядән коткару күзлегеннән чыгып, теләр- теләмәс кенә риза булды. Ул шунда ук буровойга шалтыратты һәм Галиягә хәзер үк өч шарошкалы борау белән инструментны төшерә башларга кушты. — Әйе, әйе... өч шарошкалы борау белән, — диде ул. Директор яныннан чыккач, Миргали тагы бер тапкыр складны айкап чыкты. Тик бер генә борау да тапмады. Буровойга менәргә генә торганда, Галкин очрады һәм аның белән янәшә атлый башлады. — Беләсезме, — диде ул, елмаерга тырышып. — Өч шарошкалы борау, дүртлегә караганда тизрәк тә, тигезрәк тә үтә бит... Шәрә агачлар арасыннан калкып чыгып торган вышка күренде. Буровойда тынлык иде. Инструментны төшермәүләрен күргән Миргали аптырап калды: — Нәрсә булды? — Ул коры чүпрәк белән кулларын сөртеп торган Галия янына килде. — Ник төшермисез? — Зөләйха рөхсәт итмәде... — Ничек?..  
31 
 
Миргали Зөләйха будкасына таба йөгерде. Участок начальнигы да аннан калмады. — Зөләйха, — диде Миргали. — Нишлисең син? — Ә син нишлисең? — Буровой тора бит... — Тормасын. — Зөләйха... — Галия апа, мастер кушты дигәч, ышанмыйча тордым, — диде лаборантка, ярсып Миргалинең сүзен бүлде. — Ничек син шундый эшкә алай җиңел генә карый аласың?.. Кем белә, бәлки бу геолого-техник наряд буенча йөзләрчә, меңнәрчә скважиналар борауланыр. Без шундый документта ак урын, буш урын калдырырга тиешмени? Юк. Мин өч шарошкалы борау белән борауларга рөхсәт итә алмыйм. Мин үз эшем өчен үзем җавап бирәм. Гаепле икәнмен,—җәзасын үзем алырмын. Галкин да сүзгә кушылды: — Әлбәттә, сез хаклы. Тик бит сез болай итеп иптәш Галиевнең эшенә аяк чаласыз. Аннары директорның приказы бар. — Күрсәтегез. — Ул аны телдән генә әйтте. — Юк, мондый очракларда телдән әйтелгән приказ ярамый. Әйе... Зөләйха дулкынлануыннан хәтта бераз сүзен дә әйтә алмыйча торды. Аның иреннәре калтырап куйдылар. Миргали еаны мондый кыяфәтчә беренче тапкыр күрә иде. һәм ул, тизрәк, ярсыган Зөләйханы тынычландырырга ашыкты. — Зөләйха, — диде ул. — Болай кычкырынып эш барыбер җиңеләйми бит. Шулай ук сиңа кирәк керннар да забойдан үзләре сикереп чыкмаячаклар... Зөләйханың ярсуы тиз генә басылмады. — Ничек инде, «сиңа кирәк керннар»?..—диде ул. — Сиңа алар кирәк түгелмени?.. Сиңа бары тик метрлар гына кирәкмени?.. Миргали, яшен суккандай, катып калды. Галкин хихылдап көлеп җибәрде: — Менә, сөйләш син хатын-кыз белән... Миргали башка бер сүз дә әйтмичә чыгып китте. Ул үзен ничектер актык, бердәнбер шатлыгыннан да мәхрүм калган кеше кебек итеп хис итте. Аның буровойга керергә батырчылыгы җитмәде: — Нишләргә? Нишләргә?.. Кем белән киңәшеп карарга?.. Ул шундый уйлар белән культбудкага керде. Бераз идән буенча йөренгәннән соң, телефон трубкасын алып, конторага шалтыратты. — Директорны бирегез!.. Петр Игнатьевич, тагы «302-А» борчый. Без әле һаман да эшкә тотына алмыйбыз. Коллектор Камалетдинова инструментны төшерергә рөхсәт бирми, һәм ул хаклы. Без сезнең белән күбрәк геолого-техник наряд турында кайгыртырга тиешбез. Ярдәм итегез... Трубкадан директорның түгел, Булатовның тавышы ишетелде. Миргали аптырап калды. — Иптәш Галиев,—диде Булатов. — Хәзер үк өч шарошкалы борау куеп, инструментны төшерә башлагыз... —■ Ә керннар?..—дип бүлдерде Миргали. — Иңсәлек тыңлап бетерегез. Без дүрт шарошкалы бораулар көтеп ята алмыйбыз. Аларны кимендә өч тәүлек көтәргә кирәк. Шунлыктан үзегездә булган бораулар белән бораулый башлагыз. Керн урынына без шлам җыярбыз. Забойдан чыккан балчык сыекчасын сөзәр өчен махсус иләкләр ясатырга кирәк. Сез инструментны төшереп бетергәләгәнче, иләкләрне китереп җиткерерләр... «Рәхмәт! Бик зур рәхмәт сезгә!» — дип, Миргали телефон трубкасын тоткан килеш балалар кебек сикергәләп алды.  
32 
 
Буровойда эш башланды. Миргали балчык сыекчасы шаулап аккан улаклар янына килде. Аның өч-дүрт җиренә забойдай чыккан шламны сөзеп калыр өчен иләкләр куелган. Иләкләрнең берсе буровойдан бераз читтәрәк чүгәләп утырган Зөләйха янында ята; коллектор борау ватып чыгарган порода кисәкләрен үзле балчыктан арындыра... Ул каз тәпие кебек булып кызарган кулларының туңуын да, чәч толымының пычрак суга төшүен дә сизми иде. Зөләйха, арындырып алган төрле төстәге таш кисәкләрен соңгы тапкыр чиста су белән чайкады да, аерым тартмага тутырды. — Зөләйха, — диде Миргали, аның янына чүгәләп. — Кулларыңны өшетерсең ич. — Җылыныр әле, — диде Зөләйха салкын гына. Иртән булып алган бәрелешүдән соң, ул Миргалигә ачулы иде. Менә Миргали кайтып бара. Кояш баеган. Караңгы төшә. Миргалинең күңеле дә ничектер караңгы. Зөләйханың сүзләре аның бөтен тынычлыгын җуйды: «Сиңа метрлар гына кирәкмени?» Бәлки Миргали, чыннан да үз эше белән артыграк мавыгып китеп, бригадасындагы кешеләр турында оныткандыр? Алар белән җитәрлек дәрәҗәдә кызыксынмый башлагандыр? Ул кинәт Южинның кайчандыр әйткән сүзләрен исенә төшерде. «Иң элек кешеләр турында кайгыртырга кирәк, — дигән иде ул. — һәрбер эштә эшнең нәтиҗәсен кешеләр бирәләр. Кешеләр! Кешеләр...» Миргали Хаҗины исенә төшерде. Хәзер ул беркем белән дә сөйләшми, йөзен сакалмыек баскан. Аның язмышы һаман да әле хәл ителмәгән. Нишләтерләр икән? Миргали аны Булатов чакыртканлыгы турында ишетте. Ләкин нәрсә турында сөйләткәннәрдер — белми иде. Теге вакытта Миргали аңа катырак бәрелде түгелме? Буровойдан куып чыгарып хата эшләмәдеме? Хаҗиның шундый хәлдә калуында Миргали үзе дә гаепле түгелме? Ни өчен Хаҗи андый хәлдә калды соң?.. Бөек Ватан сугышы инвалиды, әйбәт бораулаучы... Ул бит ихтирам итәргә лаеклы кеше иде. Миргалинең уе яңадан Зөләйхага күчте. Менә ул аңа нәфрәт белән карап тора. Ни өчен? А^иргали яңадан будкадагы бәхәсне исенә төшерергә тырышты. Ул Зөләйхага: «Сиңа керннар кирәк...» — диде. «Ничек инде сиңа кирәк?» Чыннан да ул керннар бары тик Зөләйхага гына кирәкмени?.. Үзенә кирәк булганга күрә, шушы салкында бөрешеп утырып, ул аларны бөртеген дә югалтмыйча җыямы? Конторада Миргалине шактый сәер күренеш каршылады. Касса каршында, аякларын киң җәеп, Минҗан басып тора. Ул: — Болай гына булмас, сез ялгышасыз, — дип тавыш куптара иде. Эшнең нәрсәдә икәнен белергә теләп, Миргали аның янына килде: — Иптәш мастер бу ниткән эш? Ай саен минем зарплатамны киме- тәләр. — Эшләмичә акча алырга телисеңме?—дип сорады Миргали. Ул арада, балчыкка катып беткәй бияләйләрен ирләр кебек биленә кыстырып, туңган кулларын угалап килгән Галия күренде, һәм касса янына килеп тавышсызтынсыз гына кул куйды. Миргали аның бу араларда аеруча ябыккан йөзенә карап торды. Галия алган акчасын йомарлап кесәсенә салды да Миргали янына килде. — Эшләр бераз рәтләнде кебек,—диде ул?, елмаерга тырышып. Алар урамга чыктылар. Көннәр һаман да җылынмый иде әле. — Мин сезгә, иптәш Сабирова, бер сүз әйтергә теләгән идем, — диде Миргали, бераз дәшмичә барганнан соң. — Бәлки сезгә башка бригадага күчертәдер?.. Башка вакытта гади генә итеп «Галия» дип тә, хәзер кинәт «Сабирова» дип сүз башлавы, мастерның үзенә дә ошамады.  
33 
 
Галия, гаҗәпләнеп, Миргалинең күзләренә карады. Аның матур кашлары кинәт җыерылды, мөлаем, җыйнак иреннәре тагы да нечкәрә төшкәндәй булды. — Әллә минем эшем сезне канәгатьләндерми башладымы? — диде ул. Бу сүзләрне әйткәндә аның йөзе кинәт агарып китте. Сүзнең мондый борылыш алуын көтмәгән Миргали вакытлы-вакыт- сыз бу турыда сүз башлавына үкенеп куйды. — Юк, сез мине дөрес аңламадыгыз,—диде ул.— Мин ул яктан әйтмим... Сезнең бит семьягыз, дөресрәге—балаларыгыз бар. Ә безнең эш, үзегез күрәсез... Мин бары, сезгә кыендыр дип кенә әйтмәкче идем... — Ярдәм сорап килгәнем юк бит әле,—диде бораулаучы. — Әгәр дә сез, бу эшнең нәтиҗә бирмәячәгенә ышансагыз, мине генә түгел, ә бөтен бригаданы азат итегез... Хөкүмәт акчасын һәм безнең кадерле вакытларыбызны юкка әрәм итмәгез... Галия үзенең, кызып китеп, бераз кискенрәк әйтеп ташлавын сизсә дә, соң иде инде. — Сез әллә безне бер дә авырлыклар күрмәгән дип уйлыйсызмы?—дип өстәп куйды. Кинәт аның күз алдына үткәннәре килде. Ире фронтка киткәндә, Галиянең олы улы тәпи йөри генә башлаган иде. Хафиз китеп, дүрт айдан соң аның икенче баласы дөньяга килде. Шул көннәрдә ул иренең үлгән хәбәрен алды. Кайчандыр укытучы булырга хыялланган һәм читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлап килүче Галия, ике баласын күрше карчыкка калдырып, ире урынына,— буровойга эшкә керде... — Минемчә сез безнең эш турында ялгыш фикер йөртәсез...—диде Миргали. — Без бит бу скважинадан нефть чыгаруны максат итеп куймадык. Үткән тирәнлектә нефть юклыгын белүебез — ул инде үзе без башкара торган эшнең нәтиҗәсе... Галия иске, кечкенә авыл өйләре тезелеп киткән тыкрыкка җитәрәк туктады. — Ярар, хушыгыз! Мин кайтып җиттем, — диде ул. Миргали, караңгы тыкрыкка күз төшереп алганнан соң: — Сезнең үз өегезмени?—дпп сорап куйды. — Юк. Без ике семья бергә торабыз. Галия, башка бер сүз дә әйтмичә, сукмак буенча китте. «Ә ник квартира сорамый соң ул?» — дип уйлады мастер, һәм шунда ук бораулаучысының «Минем бит әле сезгә ярдәм сорап килгәнем юк» дигән сүзләрен исенә төшерде. Миргали, башын түбән иеп, урам буенча китте. Өзек-өзек уйлар берсе артыннан икенчесе туып кына тордылар. Күктә беренче йолдызлар кабынды. Алар да, кышкы салкыннан туңган кебек, ничектер калтыранып җемелдиләр. Кайдадыр, үрмәкүч пәрәвезенә эләккән чебен кебек, кар эченә баткан машинаның гөжелдәве ишетелә. Миргали дә үзен, шул машинасыман, ниндидер ычкына алмаслык авырлыклар белән чорналып алынган кеше кебек хис итте. Аңар бервакытта да болай авыр булганы юк иде әлё. Бер бүлмәдә торган иптәшләре өйдә юк иде. «Клубка киткәннәрдер...»— дип уйлады Миргали, һәм чишенеп-нитеп тормыйча койкасына ауды... Тулай торакның швейцаре ике хат кертте. Хатларның икесе дә Ба- кудан — Миргалинең иптәшләреннән иде. Алар аның эше белән кызыксыналар, сорашалар, төрле яңалыклар турында язалар. «Нинди җавап языйм соң?..»—дип уйлады Миргали. Ул инде соңгы вакытларда әле дә иптәшләренең күп кенә хатларына җавап язмады. Тәрәзә артында җил сызгыра. Пыялаларга кар бөртекләре килеп бәреләләр. Миргали тирән уйга чумган. Менә ул вахта баркасына утырып Каспий диңгезе дулкыннары өстеннән бара, имеш. Алда, диңгез эчендә, гигант башняларга охшап, вышкалар тезелешеп утырган. Выш- 3. .С. ә.- № 6.
34 
 
каларның берсе бик еракта гаҗәеп нурлар белән балкый, имсиь Миргали шунда таба йөзә, ул анда барып җитәргә тиеш. Ә диңгез шом~ лы гына шаулый, биткә аның үткен, ачы җиле бәрә. Кинәт диңгезнен офык белән тоташкан иксез-чиксез киңлеге тынгысызлана башлый; күп тә үтми, диңгез дуларга һәм үкерергә тотына. Эре-эре дулкыннар бөтерелеп килеп ярга ташланалар. Диңгез котырынганнаи-котырына бара... Аның зур, көчле дулкыннары, кыяларны, яр буендагы ташларны ватарга, җимерергә теләгәндәй, бар куәтләре белән килеп бәреләләр дә шунда ук су тузанына әверелеп юк булалар... Ә акчарлаклар «Хәерле юл! Хәерле юл!» дигән кебек моңсу гына кычкыралар... Ишек шакыдылар. — Керегез!—диде Миргали, урыныннан тормыйча гына. Ишектә Зөләйха күренде. Миргали корт чаккандай сикереп торды. — Мөмкннме? — Зөләйха, «мөмкин» дигәнне дә көтмичә, түргә узды. Миргали кызның алсуланган йөзенә, бәс кунган чәчләренә карап алды, урындык тәкъдим итте. Зөләйханың шундый вакытта килүе аны бик нык гаҗәпләндерде. Бер минут чамасы сүз башлый алмыйча утырдылар. Аннары Зөләйха өстәл читендәге хатларны күреп: — Бу нинди хатлар? — дип сорады. — Бакудан, иптәшләрдән. — Нәрсә язалар? — Кызыксыналар... — Җавап яздыңмы әле? — Юк. — Ник язмыйсың? — Ә нәрсә дип языйм! Бирегә килгәч... Зөләйха көлемсерәп куйды. — Бер кыз хәтеремне калдырды дип яз! Миргали башын түбән иде. — Эх, син!—диде Зөләйха. — Ә мин синең турыда бөтенләй башка фикердә идем. Син авырлыкларны кичерә, каршылыкларны җиңә, ниһаять, аларны тиешенчә каршы ала беләсеңдер дип уйлаган идем. — Ялгыштыңмыни? — Ул турыда хәзергә өзеп әйтә алмыйм1 әле. Тик беләсеңме, вакыты- вакыты белән синдә, ничектер, ялкын сүнгән кебек була. Дөресрәге, янудан туктап, пыскый башлыйсың кебек... Башын иеп тыңлап утырган Миргали кызга каршы бер сүз дә әйтә алмады. — Зөләйха, — диде ул ахырда, — син миңа бик авыр сүзләр әйттең. Ләкин дөресен әйттең. Рәхмәт... 
IX 
Гармонь да бик тиз туйдырды. Хаҗи яңадан койкасына ауды. Түшәмдәге һәрбер нокта аңар күптән таныш иде инде. «Юк, юк, — дип уйлады ул. — Китәргә, китәргә кирәк. Бөтенләй китәргә кирәк...» Ул, йокыга киткән кеше кебек, байтак вакыт хәрәкәтсез ятты, аннан, нәрсәдер исенә төшкән кебек, кинәт сикереп торды. «Нишләргә?.. Врачлар бюллетень бирә дип, гомер буе шулай ятып булмый бит инде...» Хаҗины судка бирергә йөргән участок начальнигы ахырда аны эшеннән алу белән генә чикләнде. Ләкин партбюро Галкинның отчетын тыңлаганнан соң, ул бу приказын да үзгәртте. Хаҗига выговор биреп, буровойда калдырды. Ул арада Хаҗи авырып кипе. 
35 
 
«Зөләйха кайда икән?» — дип уйлады ул. Аның кызга нәрсәдер әйтәсе бар кебек иде. Тик нәрсә икәнлеген ул үзе дә белми иде. «Вакыт күпме икән инде?..» һәм ул гармоней койка астына ташлап, йодрыгы белән бер-ике тапкыр стенага сугып алды. Бүлмәгә унбер яшьләр тирәсендәге кыз бала йөгереп керде. — Нәрсә, Хаҗи абый? — Вакытны әйт. — Эшкә барасыңмы әллә?.. Кызый, җавап көтеп тормыйча, «хәзер!» дип, йөгереп чыгып китте. Әле иртә белән генә бу кечкенә кызның әтисе кереп, күршесенең хәлен белеште. Күршеләре аның эшкә йөрмәвен беләләр иде инде. Кызый тиз генә әйләнеп керде дә вакытны әйтте. — Беренче вахта бетеп бара икән. — Хаҗи койкасына утырып, протезын кия башлады. — Хаҗи абый, — диде кызый ишек катыннан, — әни, берәр чынаяк чәй эчеп чыксын, ди. — Рәхмәт. Кызый бер ишеккә, бер Хаҗига күз ташлап алды да чыгып китте һәм Хаҗиның эш киемнәрен күтәреп әйләнеп керде. — Бик тә җиңеләйгәннәр!.. — диде ул, — кипкәннәр... Әтинекеләр бервакытта да кибеп өлгермиләр. — Киемнәрне чыгарып куй. — Нишләп?.. — Беркая да бармыйм. Хаҗи, күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп торган кызыйга карап алды һәм баланың хәтерен калдырмас өчен: — Мин төнге вахтага барам, — дип өстәп куйды. Кызый чыгып китте. Хаҗи, култык астына гармоней кыстырып, ишеккә таба берике адым атлады да туктады. «Иптәшләр арып вахтадан кайтырлар, ә мин гармонь кычкыртып утырырмынмы?» — дип уйлады ул. һәм гармонен яңадан койкасы өстенә ыргытты. Урамга чыккач, Хаҗи үзендә яңадан көч артуын сизде, йомшак кына искән җил, аның ачык изүенә кереп, муенын һәм тәнен кытыклый. Ул ашыкмыйча гына зур урамга таба китте. Бераз баргач, вахтадан кайтып килүче иптәшләре күренде. Бораулаучылар «югалган» егетне күрү белән Хаҗига таба: борылдылар. — Исәнме, Хаҗи! . — Сагындырдың, сагындырдың. — Сине каядыр киткән дип сөйләгәннәр иде. — Кайчан эшкә чыгасың? Хаҗи бу сорауларга рәтләп җавап бирә алмады. Балчыкка буялып, арып эштән кайтып килүче иптәшләре арасында ул, ничектер, үзен җинаятьче кебек хис итте. «Юк, болай ярамый... Нәрсә булса да эшләргә кирәк,—дип уйлады Хаҗи. — Җитте инде!..» һәм ул, зур-зур атлап, конторага таба китте. Аның авыру вакытта тугай яшерен уйларын иптәшләре каян белгәннәр соң?.. Ул, нәрсәнедер исенә төшергән кебек, кесәләрен капшарга кереште. «Биредә... Хәзер үк ертып ташларга кирәк. Я тагы төшеп калыр да берәрсе табар». Хажи, кесәсеннән гаризаны ертып ташларга дип чыгарган гына иде, кешеләр килүен күреп, яңадан яшерде. Хаҗи, конторага килеп җиткәч, «керергәме, кермәскәме?» — дип, бик озак икеләнеп торды. «Әйдә!.. Ни булса да булыр... Тик Булатов кына очрамасын», — дип, контораның ишеген ачты, туп-туры диспетчер янына узды. Терелдем... эшкә чыгам,—диде ул, берни булмагандай. 
36 
 
Диспетчер аны директор рөхсәтеннән башка вахтага җибәрә алмавы турында әйтте. — Директорның приказы шундый, — дип өстәп куйды ул. — Шулашмыни?.. Ярар... Хаҗи, башка бер сүз дә әйтмичә, палас җәелгән озын коридор буенча китте. — Мөмкинме?..— диде ул, директор кабинетының ишеген ача-ача. Кайчандыр «О-о, Батыршин!.. Әйдә, әйдә!» — дип, күтәреп каршы ала торган Петр Игнатьевич хәзер коры гына: — Керегез!.. — диде. Хаҗи директорның кабинетта үзе генә утыруына бераз шатланып куйды. Ул, ничек итеп сүз башлап җибәрергә белмичә, кепкасын әвәләп, бер урында таптанып торды. — Миңа сезнең янга керергә куштылар, — диде ул. Шул вакыт кабинетка парторг белән Галкин керделәр. «Сез генә кирәк идегез!..» дип уйлап алды Хаҗи. — Нихәл, авырып туйдыңмы? — диде участок начальнигы. Хаҗи өстенә салкын су сипкәндәй булды. Директор, аларны гына көткән кебек, күтәрелеп урыныннан торды. — Терелдеңме? — дип сорап куйды Булатов. Батыршин аңа күз сирпеп карады. Аның янында булганны хәтерләде һәм комачтай кызарып: — Терелдем... — диде. Петр Игнатьевич мәсьәләгә җитди килде: — Эшкә чыга аласыңмы? — Алам. — Иртәгә беренче вахтага чыгарсың. Шәйхи Камалетдинов вахтасына. — Шәйхи абзый булгач, мин нәрсәгә инде? — Сиңа да эш табылыр. Верховой булып чыгарсың. Хаҗи сискәнеп китте. — Нәрсә?! Гади рабочий итеп түгелме тагы?.. — Кирәк икән рабочий итеп тә куярбыз, — диде директор һәм өстәп куйды: — үзегез гаепле. Үзегезгә үпкәләгез. «Юк инде... Рәхмәт!» дип уйлады Хаҗи, һәм кесәсеннән гаризасын чыгарып, сүзсез генә директос өстәленә ташлады да чыгып китте. «Китәм!.. Башка җирләргә лггәм... Нефть биредә генә чыкмый бит...» Урамга чыгып, тирә-якка күз салу белән, Хаҗи үзенең төзәтә алмаслык хата эшләгәнлегенә төшенде. Ул тезелеп киткән вышкаларга, балкып торган факелларга тагы бер карап алды. Алар барысы да аңа ятсынып карыйлар күк тоелды. ...Хаҗиның икенче тапкыр бораулаучылыктан алынуы ңг.- бу. Беренчесе моннан ике ел элек булды. Ул вакытта Хаҗи эшләгән бригада яңа скважинаны бораулый башлаган гына иде әле. Егерме метр да үтәргә өлгермәделәр — циркуляция туктады, борау бернинди каршылыксыз җиргә керә башлады... Көтелмәгән хәлдән бар да аптырап калдылар. Тизрәк мастерны чакырдылар. Мастер килеп, инструментны төшереп карагач ук: «Җир асты куышлыгы туры килгән...» диде. Бу бәладән котылу өчен төрле чаралар кулланып карадылар. Скважинага берничә йөк агач, балчык һәм кирпеч тутырдылар. Шулай бер атна чамасы азапланганнан соң, Хаҗиның түземлеге бетте. Ул вахтага килү белән, озын кабельле лампочка алып, кармакка утырды да, үзен скважинага төшерергә кушты. Иптәшләре аптырап калдылар... «Кабельне бер тапкыр тарткач, лебедканы туктатырсыз, ике тапкыр тарткач, күтәрерсез»,—диде дә скважинага төшеп тә китте... Өскә чыгу белән, берни аңлатмыйча, иптәшләренә кайтып китәргә кушты. Үзе конторага барып, баш инженер янына керде һәм буровойны башка җиргә күчерүләрен сорады. Инженер каршы килгәч, Хаҗи җир  
37 
 
астындагы куышлыкның бик зур икәнлеген һәм никадәр генә тырышсаң да барыбер нәтиҗә бирмәячәген әйтте. ' — Каян беләсез? — дип сорады баш инженер. — Төшеп карадым... — Ничек?! Скважинагамы?.. Аны шунда ук директор янына алып керделәр. — Безгә шахтерлар түгел, бораулаучылар кирәк!..—диде директор, һәм шунда ук Хаҗины эшеннән алу турында приказ чыгарды. Ул вакытта Хаҗи хезмәт дисциплинасын бозса да, буровойны бушка вакыт һәм көч түгүдән коткарган иде. Хәзер эш башкачарак тора бит... Хаҗи, абына-сөртенә, тыкрык буйлап китте. Клубка җиткәндә, аның каршына вахтадан соң өс-башларын алыштырып өлгергән иптәшләре килеп чыкты. Ул аларга күренергә тел'эмэде, чәйханә ишегенә барып керде. Чәйханә тулы кеше иде. Шау-гөр киләләр. Беренче булып, Хаҗиның күзенә Минҗан чалынды. — Исәнме, Хаҗи, — диде ул нәрсәдәндер бик шатланган кыяфәт белән. — Ә, черки!.. Алар кул кысышып исәнләштеләр дә якындагы өстәл артына утырдылар. — Я, эшләр ничек бара?—дип сорады Хаҗи, игътибарсыз гына. — Черки хәзер кырмыска кебек яши, — диде, Хаҗи белән исәнләшер өчен өстәл янына килгән бер яшь бораулаучы. Минҗан берничә кружка сыра алып килде. Хаҗиның башка иптәшләре дә «черки»гә иярделәр. Хаҗи иптәшләренең «сый-хөрмәтләрен» кире какмады. Хәзер Хаҗи, үзенең әрнегән йөрәген басар өчен, әллә нишләргә дә риза иде... Алар урамга чыкканда, клуб яны тагы да җанлана төшкән иде. Баганага беркетеп куелган радио шау-шуы аша кемнеңдер гармоньда уйнаганы ишетелә. Баеп килгән кояшның клуб тәрәзәләренә төшкән кызыл нурлары күзләрне чагылдыра. Хаҗи, аягында көч-хәл белән торган Минҗанны урам уртасында туктатты да, Зөләйха турында сорашты. — Зөләйхамы?—диде Минҗан. — Алар һаман бергә... Анализ ясыйлар... Хаҗи ярдәмчесенең якасыннан эләктереп алды. Нәкъ шул вакытта ул кызу-кызу атлап килүче Зөләйханы күрде. Менә инде Зөләйха килеп тә житте. — Кая барасың... Зөләйха?—дип сорады Хаҗи. Ул хәтта исәнләшеп тә тормады. — Алга таба. Хаҗи башка берни дә әйтә алмады. Зөләйха үтеп тә китте. Хаҗи аның артыннан бик озак карап торды. — Я, нәрсә әйтте?—диде килеп җиткән Минҗан. — Кунакка чакырмадымы? — Ахмак! — дип үкерде Хаҗи. — Кит аннан... Туп-туры шулай дип әйттеме үзеңә, күңелеңне эреткән икән! Минҗан чәрелдәп көләргә тотынды. Хаҗи кулларын йомарлап аңа таба атлый башлагач, йөгереп китеп барды. Хаҗи бераз уйланып торды да «Нефтьчеләр» урамына борылды. оөләнханың тәрәзәсендә ут бар иде. Хаҗи шул якты тәрәзә турысында ярты сәгатьләр чамасы басып торгач, кыяр-кыймас кына баскычка күтәрелде. Хаҗи ишеккә бер-ике тапкыр чиертеп алды. Ишек тавыш-тынсыз гына ачылып китте. Хаҗи якты коридорга узды. Бөтен нәрсә искечә — үз урынында
38 
 
иде. Аның бик күптәй инде бу квартирада булганы юк. Кайчандыр ул биредә кадерле кунак иде бит... Бөтенләй көтмәгәндә каршысында яланаягына йомшак киез башмак кигән Шәйхи абзыйны күргәч, Хаҗи каушап калды. Карт бораулаучы әле генә йокысыннан торган, ахры. — Зөләйха янына... килгән идем, — диде Хаҗи. —Исәнме, Шәйхи абзый!.. Шәйхи абзый Хаҗиның ябыккан һәм сакал-мыегы кырылмаган йөзенә кызганып карап алды. — Әйдүк, әйдүк, Хаҗи. Терелдеңме инде? Кайчан эшкә чыгасың? Хаҗи башын тагы да аскарак иде. — Китәргә йөрисең дип сөйләгәннәр иде? Дөресме әллә?.. Дөрес икән. Их, син, Хаҗи, Хаҗи... Мин бит сине ярата идем... Улыма караган кебек карый идем. Эх, Хаҗи!.. — Аның тавышы калтырап куйды. — Ялгышканмын икән... Хаҗиның күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Ул урындыкка утырды. — Ә Зөләйха нәрсәгә кирәк булды тагы? — дип сорады Шәйхи абзый. — Болай гына... Хаҗиның колаклары чыңлый башлады. Тизрәк һавага чыгасы килде. — Мин китим...—диде ул, урыныннан торып. — Ашыкма... Хәзер чәй эчәрбез. Зөләйха да чыгар. Ул әле янарак кына эштән кайтты. Утыр, утыр... — Башка вакытта, Шәйхи абзый. — Башка вакытта тагын килерсең... Син менә әйт: китеп кая бармакчы буласың? — Нефтьне Таулыда гына чыгармыйлар, Шәйхи абзый. — Бик дөрес, ләкин кая барсаң да совет җире. Совет җиренең законнары бөтен җирдә дә бер: яхшы эшләүчеләргә — хөрмәт, дан, ялкауларга... — Шәйхи абзый кулларын җәеп җибәрде: — Юк, Хаҗи, китеп начар эшлисең. Хата ясагансың икән — аны төзәтә дә бел. Менә егет булырсың. Хаҗи, урамга чыккач, изүләрен чишеп җибәрде дә өенә таба китте. Шәйхи абзыйның сүзләре, әле генә әйткән кебек, Хаҗиның колак төбендә чыңлап торалар... «Сиңа әле соң түгел, Хаҗи. Акылыңны җый. Бораулаучы исемен пычратма...» Ул өстерәлеп өенә кайтты. Кинәт аңар түзә алмаслык эссе булып китте. Бөтен тәне утта янган кебек кызыша башлады. Торып, форточка- ны ачып килде дә өске киемнәрен салып ташлады, койкасына сузылып яткан килеш, күңелсез уйларга чумды. Зөләйха аның янына чыкмады. Димәк, Хаҗи аңа беркем дә түгел. Димәк... ике арада булган... Тукта, алар арасында нәрсә булды соң? Мәхәббәт? Нәрсә соң ул мәхәббәт? Нинди була ул? Юк, алар арасында бернәрсә дә булмаган, Хаҗи алданып һәм үз-үзен алдап кына йөргән... Ишек шакып, Галия керде. Хаҗи белән исәнләшкәннән соң, кровать янындагы урындыкка утырды. Моңарчы Галиянең бервакытта да Хаҗиларда булганы юк иде. Хәзер Хаҗи аңа үтә сәерсенеп карады. Ник килгән бу хатын? Ни кирәк аңа? Шул ук вакытта ул бөтен кеше тарафыннан хөрмәт ителә торган бу хатын турында начар уйлардан ерак тора иде. «Иптәшләр җибәргәннәрдер»,— дип уйлап алды ул. — Гафу ит, Галия апа. Мин хәзер торып киенәм. — Юк, юк, борчылма, Хаҗи. Мин бер генә минутка, боек йөрисеңдип ишеттем... Галия акыллы күзләре белән аңа кызганып та, шелтәләп тә карый иде кебек. Хаҗи көрсенеп куйды.  
39 
 
— Булды инде, Галия апа... Хәтерем калды. — Юкка хәтерең калган, Хаҗи. Хезмәт дисциплинасын бозган өчен башыңнан сыйпарлар дип көттеңме? Син бит бала түгел. Аңларга тиешсең. Хаҗи бик озак эндәшмәде. Кулларын баш астына куеп, түшәмгә карап ятты. Гал'ия шәлен иңнәренә шудырып, бүлмә эчен күздән йөртеп чыкты. Тәрәзә төпләре китаплар белән тулган иде. Ләкин алар берсе дә тәртип белән өелмәгән. — Китапларыгыз күп икән,—диде ул. — Син дә аларны укый торгансыңдыр, Хаҗи. — Буш вакытта укыштыргалыйм. — Димәк., син, Хаҗи, чит ил империалистларының яңа сугыш уты кабызырга маташуларын бик яхшы беләсең. Аларның кулларыннан сугыш утын бәреп төшерү өчен һәр совет эшчесе нәрсә эшләргә тиеш икәнен дә беләсең. Шулаймы, беләсең бит? — Билгеле. — Беләсең, ә үзең әнә нәрсәләр уйнатасың. Юк, Хаҗи, болай ярамый. Иртәгә иртә үк эшкә чык. Галиянең болай кистереп әйтүе Хаҗины шатландырды да, куркытты да: — Мин бит... — диде. — Беләм... Китәм дип гариза язгансың... — Шул... шул. Верховой итәбез дигәч, үз-үземне онытып җибәргәнмен. Хәзер үкенәм дә терсәкне тешләп булмый. Галия уйчан гына көлемсерәде. — Мин Петр Игнатьевич белән сөйләшермен. Иртәгә эшкә чык. Ярыймы? Мин китим. Балаларым көтә торгандыр. Галия чыгып киткәч, Хаҗи бик озак уйланып ятты. «Шәйхи абзый да, Галия апа да минем өчен тырышып йөриләр. Ә мин юләр...» Урман артыннан, вышка турыннан, ут шары кебек булып кояш күтәрелеп килә. Офык кызгылт-сары нурлар белән коенган. Нәрсә бу? Таң атканмы инде? Хаҗи шулкадәр озак йоклаганмы? Тәрәзә яныннан гына җир тетрәтеп, махсус чаналар таккан ике трактор узып китте. Аның артыннан ук кешеләр төягән «вахта» машинасы үтте. «Вахтага барыр вакыт җиткән икән инде... — дип уйлады Хаҗи, һәм урыныннан торып, тиз генә брезент тужуркасын киде дә ашыга-ашыга чыгып китте... Кар бөртекләре, кояш нурында җемелдәшеп, аның күзләрен чагылдыралар, аны иркәлиләр иде. «Хәзер үк конторага барырга да, үземнең теләсә нинди эшкә дә чыгарга риза икәнлегемне әйтергә кирәк». Тик конторага җитәрәк, ул диспетчер янына керергә батырчылык итмәде, туп-туры буровойга китте. Елгага барып җитәрәк, аны яшь кенә бер егет куып җитте. — Кая ашыгасың?—дип сорады егет. — Вакыт бар әле... — Вахтага. — Мин дә сезнең вахтага бит... — Ничек?! — «302-А»да верховой юк диделәр. Хаҗи аптырап калды. «Димәк минем урынга...»—дип уйлап алды. — Бүген генә әйттеләр, — диде егет. Хаҗи кинәт егетнең җилкәсеннән эләктереп алды да, туп-туры күзләренә карап: — Бар, кайт! — диде. Егет,^Хаҗиның маңгай астыннан гына карап, сугышырга җыенган кеше кебек тешләрен кысып торуын күреп, аптырап калды. — Ничек инде?.. — диде ул.  
40 
 
— Бар, кайт та әйт: анда инде вахта комплектланган диген. — Верховой да бармы? — Бар. — Соң аны контора янындарак, очрашкач та, әйтергә кирәк иде,—' диде егет. — Хәзер инде соңга калуым бар... — Калмассың... йөгер! Хаҗи, елганың икенче ягына чыгып, бары тик песнәкләр генә шаярышкан шәрә куаклыклар арасыннан югарыга таба күтәрелә бапг лады. Менә буровой. Тирә-як тып-тын. Тик балчык сыекчасының улаклар буенча шаулап чанга агып төшкәне генә ишетелә. Хаҗи культбудкага китте. Ул кергәндә, төнге һәм беренче вахтаның кешеләре җыелып нәрсә турындадыр киңәшеп утыралар иде. Миргали өстәл өстендә яткан журналга көндәлек сводка яза. Шәйхи абзый тәмәке пыскыта. — Әвәле без тугыз идек, үлә-үлә унга калдык дигәндәй, үзебез тагы бер дә кимемибез. Килдеңме? — диде ул Хаҗига, берни булмагандай. — Бик яхшы. Мин шулай дип уйлаган да идем. — Исәнме, Хаҗи, — диде Миргали, аңа кул сузып. — Әйдәгез, эшкә. Бөтенесе дә, берьюлы күтәрелеп, будкадан чыга башладылар. Хаҗи» иптәшләренең уен-көлке белән, чын дусларча каршы алуларын бөтенләй көтмәгән иде. Ул бит аларга никадәр мәшәкать тудырды. Шул вакыт аның иптәшләре каршында барлык гаепләре өчен гафу үтенәсе килде. «Галия апаның эше бу...» дип уйлап алды Хаҗи. Буровойга якынлашканда ул Миргалине куып җитте. — Бик авыр булмадымы соң?.. — Хаҗи өелеп яткан трубаларга күрсәтте. — Бораулаучыларның эше кайчан җиңел булганы бар?—диде Миргали, — кыенлыклар, алар белән көрәшү һәм аларны җиңеп чыгу өчен яшиләр бит. Хаҗи тагын нәрсәдер сорамакчы иде дә, Шәйхи абзый килеп кысылды. — Хәзер инструментны күтәрә башлыйбыз, — диде ул. Хаҗи барысын да аңлады. Шәйхи абзыйның «насосларны туктатыгыз!» дип кычкыруын ишетү белән, вышка баскычыннан югарыга үрмәләде. Аның күптән инде вышкага менгәне юк иде. Ул тирә-якка карап алды, һәм үзенең моннан өч-дүрт ел гына элек верховой булып эшләгән чакларын исенә төшерде. Бораулаучылар, аны үз вахталарына верховой итеп алу өчен, тарткалашып кына калмыйча, чын-чыннав кычкырыша башлыйлар иде... Хаҗи, сәндерәгә менеп җиткәч, үзен-үзе бәйләде дә, кулына калын сүс аркан алып, шәмнәрнең күтәрелүен көтә башлады. Менә алар, тирә-якка пар чәчеп, күтәрелә дә башладылар. Хаҗи шәмнәрне, элеватордан ычкындырып, сәндерәнең як-ягына рәт-рәт итеп тезәргә кереште. Турбина чыгарылу белән Миргали, буровойга кереп, бүген инструментның башка көннәргә караганда утыз биш минутка тизрәк күтәрелүе турында әйтте. — Мондый верховой белән утыз биш минутка гына түгел, ике тапкыр утыз биш минутка да тизрәк күтәрергә мөмкин, — диде Шәйхи абзый. — Телисезме, мин сезгә бер сер әйтәм?.. Әгәр дә сез бораулаучы булырга теләгән кешенең нинди бораулаучы буласын беләсегез килсә, верховой булып эшләгән вакытта бүрегенә карагыз. Әгәр дә бүреге күзгә күренеп чери икән, аннан һичшиксез менә дигән бораулаучы чыгачак... Барысы да көлешеп алдылар. Хәтта сәндерәдәге Хаҗи да, анык бу сүзләрен ишетеп, елмаеп куйды. Инструментны төшерә башладылар...  
41 
 
Хаҗи, әле кибеп тә өлгермәгән шәмнәрнең берсен төшереп җибәрү белән, икенчесен «оясыннан» чыгарып, хәзерләп куя. һәм элеватор килеп җитү белән, ул аның туктавын да көтеп тормый, эләктереп ала да, чикылдатып, шәмне бикләп тә куя. Элеваторга бикләнгән шәм астагы шәм белән борып тоташтырганлыктан, биш-алты тапкыр зырылдап әйләнеп ала да, выжылдап аска таба төшеп тә китә. — Чикләвек ватамыни!—дип куйды Шәйхи абзый, иптәшләренә күз кысып. Верховойның шулай эшләве буровойдагыларны да бераз «кыздырды». Көн салкын булуга карамастан, бораулаучы ярдәмчесе тужуркасын салып ташлады. Хәтта Шәйхи абзый да изүләрен чишеп җибәрергә мәҗбүр булды. Хаҗи эш бетү белән конторага таба йөгерде. Аны хәзер бары тик бер уй борчый. Ничек кенә булса да, приказ чыгып бөтен контора, бөтен трест белгәнче, директор кулындагы гаризаны алырга кирәк иде. Ул, директор кабинетына кергәндә, Петр Игнатьевич, гадәтенчә, бөтен гәүдәсе белән иелеп язып утыра иде. Аның пеләш башы тәрәзәдән төшкән кояш яктысында майлап куйган кебек ялтырый. Селов яза торган кәгазенә шыштырдатып кул куйды да, стенадагы кнопкага басты. Шунда ук секретарь кыз йөгереп керде. Директор әле генә кул куйган кәгазен кызыл тышлы калын папкага тыкты да, «приказга...» дип, секретарьга сузды. Хаҗи аптырап калды. Бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. «Минем дә гаризам шундадыр...»—дип уйлады ул. Чыгып баручы кызны туктатасы, папкадагы гаризасын алып, ертып ташлыйсы килде аның... Директор Хаҗиның эшкә чыгуы турында иртә белән үк ишеткән иде инде. Бу турыда аңа Миргали шалтыраткан иде. — Я, — диде ул, елмаеп, — юлдан язган малай яңадан әтисе өенә кайтты? Петр Игнатьевич, өстәл тартмасыннан гаризаны алып, Хаҗи янына килде. — Мә ал, — диде ул, — ал, һәм хәзер үк ертып ташла!.. — Рәхмәт, — диде Хаҗи тиз генә. 

Миргали, әле генә явып үткән кар өстенә яңа эз салып, куаклыклар арасыннан шуып үтте, тауның иң текә җирендә кискен борылыш ясап туктады, кояш нурында җемелдәп яткан кар өстенә сокланып карап тора башлады. Яшь каенлыклар арасында сирәк-сирәк кенә күренгәләгән чыршылар яңа елга бизәп куйган елкалар кебек кукраеп утыралар. Ботакларына кунган кар мендәрләре кояш нурында мең төрле төсләргә кереп җемелдиләр. Миргали буровойдан килгән авазларга колак салды. Анда хәзер1 борау алмаштыралар. Менә туктадылар. Менә верховой элеваторга шәм бикләде... Зөләйха да анда. Ул хәзер чүгәләп утырган хәлдә керннарны юа торгандыр. Алар соңгы вакытларда сирәк очраштылар. Зөләйха үзенең бөтен вакытын геологик наряд төзүгә бирде. Скважина тирәнәйгән саен, аның эше катлаулана, авырая барды. Бөтенләй таныш булмаган токымнар очрады. Андый вакытларда Зөләйха керннарның бер өлешен Москвага — Бөтенсоюз Үзәк лабораториясенә җибәрә иде. Москвадан аңар кернның исемен, аның нинди токым икәнлеген һәм кернның кыскача гына тарихын язалар. Зөләйха геологик нарядында ак урын калдырмас өчен бөтен көчен бирде. 
42 
 
Миргали үзенең күбрәк вакытын, гадәттәгечә, буровойда үткәрде. Бераз бушау белән техминимум түгәрәкләрендә «Борауны рациональ файдалану» турында беседалар үткәрде. Шуның өстенә белемен арттыру өстендә дә эшләде. Ул хәзер дә киләчәк дәрес турында уйлый иде. Аның уйларын таудан шуып төшеп килүче Зөләйха бүлде. — Юл бир! Таптыйм... Салынган эз буенча шуып төшеп килгән Зөләйха, Миргалигә җитә- рәк, борылып, туктамакчы иде, тик бер чаңгысы куак төбенә эләгеп тигезлеген югалтты да, егыла язып, Миргалинең кочагына килеп керде. Миргали үзенең ияге янында ук Зөләйханың кайнар сулышын тойды, һәм йөрәгенең гадәттәгедән ешрак тибә башлавын сизде. Ә үзе кызны һаман да җибәрми, кочагына ныграк итеп кыса бара. Менә инде Зөләйханың шәле астыннан чуалып чыккан чәч бөртекләре аның яңакларын, иреннәрен дә кытыклыйлар. — Җибәр... 1\ыз, егетнең күкрәгенә капланган йөзен күтәреп, Миргалинең күзләренә карады. Зөләйханың туры карашын һәм гадәттән тыш җитди йөзен күргәч, Миргали хәтта бераз каушап калды. Шул ук вакытта кызның җылы сулышы Миргалинең ияген, муеннарын иркәли иде. — Я, кайчан китәсең инде? — дип сорады Зөләйха. Миргали аңламады. — Кая?.. — Кая булсын... Бакуга. — Син кит дигәч тә. — Ә кит димәсәм?.. — һичкайчан китмәячәкмен... Зөләйха, тиз генә егетнең кочагыннан ычкынып, ниндидер сәер, яңгыравыклы матур бер тавыш белән көлә-көлә, «хәзер инде мине тотып кара...» — дигәндәй, таудан түбән очып төшеп китте. Миргали дә тау түбән очты. Күз иярмәслек тизлек белән шуып төшеп килгән кыз бер уңга, бер сулга чабулый. һәм Зөләйха кагылып киткән агач ботакларыннан коелган кар дүрт-биш метр гына калып төшеп килгән Миргалинең битенә, яка эчләренә тула иде. Миргали, тизрәк икенче эз салып, Зөләйханың каршысына чыкмак- чы булды. Кыз моны сизеп, агач ботаклары астыннан иелеп-иелеп үтте дә, турыдан гына аска таба очты. 
Апрель! Апрель... Язның күңелле һәм матур ае. Кырларны, уйсу болыннарны каплап яткан кар катлаулары апрель аеның беренче көннәрендә чәрдәкләнә-чәр- дәкләнә, күзгә күренеп эри башлый. Тирә-як алыштырып куйган кебек булып үзгәрә. Елгаларда шаулашып, ишелә-ишелә бозлар ага. Болынлыкларны, үзәнрәк урыннарны болганчык су баса. Яшел хәтфә белән капланган кебек булып төсен үзгәрткән тау битләренә көтү чәчелә. Кардан арынган һәм пар бөркелеп торган иксез-чиксез колхоз кырларында көнен-төнен мотор тавышлары тынмый. Уҗымнар дулкынлана. Куе яшел төстәге дулкыннар ераклашкан саен кечерәяләр һәм үзгәрәләр. Баш очыннан гына каңгылдашып кыр казлары үтә. Аларның моңлы авазлары йөрәкләрне канатландыра, бик күп нәрсәләрне хәтерләтә. Урманнарда, бөреләре ачылып килә торган агачлар арасында, беренче мылтык авазлары яңгырый. Язгы ау. Шуннан куркып, көзге яфракларны кыштырдатып арык ала куян йөгереп үтә. һәм аның коелып бетмәгән кышкы ак мамыгы, тополь чәчәге кебек булып, чыбыкларга эләгеп кала. Каенның чук-чук булып асылынып торган сыек ботакларындагы яшь яфраклар кояш нурында әле генә буялып куелгандай ялтырыйлар. Ә инде апрель аеның соңгы көннәрендә йокыдан уянган беренче күбәләкләрне күрергә мөмкин...  
43 
 
Галиянең дә язлар җитү белән күңелләре дулкынлана башлый, карашы моңсулана. Әле үткән елларда гына эшкә килгәч, еракта зәңгәрләнеп торган урманнарга, җәелеп яткан кырларга карап алу белән, эчендәге моң-зарын түгәргә теләгәндәй, кычкырып җырлап җибәрә торган иде. Тезелешеп җылы яклардан кайткан казларны ул, күздән югалганчы карап, озатып кала, һәм аларның канат селкегән саен, каңгылдашып куюларында ниндидер яшерен бер сер, бары, тик аңар гына аңлаешлы сүзләр бар кебек итеп хис итә иде. Шундый вакытларда аның бөтенләй юк нәрсәдән дә күңеле тулып китә. Ә бу язны ул бөтенләй башкача каршы алды. Быелгы яз үзе белән бергә аңар чиксез дәрт һәм яңа көч алып килде. Булатов белән якын- нанрак танышканнан бирле, Галиянең дөньяга, тормышка карата булган мөнәсәбәтендә кискен үзгәреш туды. Ул үзен ничектер яңа тормыш шартларына күчкән кеше кебек хис итә башлады. Хәзер Галия вахтага бару сәгатьләрен түземсезлек белән көтеп ала. Эшкә һәрвакытта да диярлек алданрак бара, кешеләр белән сөйләшә, газета-журналлар укый, стена газетасы чыгара, хезмәт дисциплинасы турында, социалистик ярыш турында әңгәмәләр үткәрә һәм бу эшләрнең һәммәсеннән дә тирән ләззәт таба иде. Галия приборларга карап алды. Алар бар да тигез генә эшләп торалар. Бораулаучы, иптәшләр буровойдан чыгып киткән арада, тормоз рычагыннан кулын алмыйча гына, әкрен генә җырлап җибәрде: Кызарып кояш чыкмыйча, Уйсу җирдә су кипми... Аның саф, матур тавышы ничектер югарыдан, ак болытлар яныннан ишетелгән кебек булып яңгырый иде. Трубалар хәзерләп йөдәгән иптәшләре, Галиянең җырын ишетү белән, тынып калдылар. Хәтта өч километр тирәнлектә әйләнгән турбинаның гөрелдәве дә, аның җырын тыңлаган кебек, сизелер-сизелмәс кенә булып ишетелә иде... — Яз да җитте, — диде Шәйхи абзый, буровойга кереп. — Тургайлар да сайраша башладылар. — Исәнме, Шәйхи абзый,—диде Галия, оялып кына. — һәрвакыт пртә киләсең... — Синнән күреп... — дип җавап кайтарды Шәйхи абзый, ул һаман да әле хәйләкәр генә елмая иде. — Карап-карап торам да, Галия килен, яшәребрәк киттеңме дип әйтим? Күз генә тимәсен. Үзеңә карап сокланып туя алмыйм. Галия сүзне тизрәк икенчегә борып җибәрергә ашыкты. — Шәйхи абзый, синең белән бер эш турында сөйләшәсем бар әле,—диде улк — Сиңа хәзер ничә яшь? — Карт инде, карт, — дип җавап бирде Шәйхи абзый. — Аннары минем карчыгым да бар... Карт бораулаучы Галиянең һәрбер сүзен уен-көлке белән каршылады. Ләкин Галиянең партгруппорг булып сөйләшкәнен әйткәч, ул бик җитдиләнде. — Шәйхи абзый,—диде партгруппорг. — Сиңа хәзер, шундый зур тәҗрибәң белән, бораулаучы гына түгел, мастер булырга да күптән вакыт. — Бик беләм аны, Галия килен. Тик минем бит гыйлем ягы... т Мин менә нәкъ шул турыда сөйләшмәкче идем дә. — Укырга димәкче буласыңмы? — Ни булган?.. Хәзер безнең бригадада син генә укырга йөрмисең . — Кая инде ул безгә уку!.. Минем баш хәзер иләк кебек, бернәрсә тормый. Картаебрак киттем шул. Гыйлем ул, килен, бик кирәк нәрсә Ьигрәк тә хәзер. Техниканы гына күр син. Кайсы вахтаны алма көн саен яңа машина килә. 
44 
 
— Безгә белем менә шул яңалыклардан артка калмас өчен кирәК тә. Шулай, Шәйхи абзый. Иртәгедән үк укырга йөри башлыйсың. Хәзер безгә электробур турында лекцияләр укыйлар. Тиздән безнең конторага да электробурлар җибәреләчәк. — Электробур диген, ә!.. Соңгарак, атомбур дия башларлар... — Тиздән анысы да булыр. — Болай булгач, булыр, — дип куйды Шәйхи абзый. Галиянең вахтасы алмашыр вакыт җиткән иде. Буровойга яңа вахта бораулаучылары1 керә башлады. — Бер насосны туктатыгыз! — дип кычкырды Галия. Шәйхи абзый шәмдәл өстенә утырган килеш вахта кешеләрен елмаеп каршы алды: — Ишеттегезме? Тиздән электробур белән бораулый башлыйбыз, ди. Мин тагы турбина белән бораулауны иң югары нокта дип уйлаган идем. Менә бит ул ничек!.. Кайчандыр без роторны пар көче белән әйләндерә идек. Соңгарак дизельгә күчтек. Бер заман, мин сиңа әйтим, буровойга Америкадан кайтарылган дизель кертеп куйдылар. Әле дә хәтеремдә, «Чикаго» дип атала иде. Ярар, без моны куеп бораулый башладык... Шундый үкерә «Чикаго», буровойдан чыгып кача яздык. Тавышына түзәр хәл юк. Билләһи дип әйтәм, ялган түгел, ун чакрымга ишетелә иде, каһәр. Бораулый башларга куркып тора идек шул. «Чикаго»дан уңмадык. Тавышы зур, көче юк, — Шәйхи абзый кеткелдәп көлеп алды. — Бер заман роторны электр көче белән әйләндерә башладык. Такырга чыккач тәгәри дигәндәй, эшләр ходка китте. Кеше рәхәткә түзми дигәндәй, без әле һаман да риза түгел. Эх, без әйтәбез, инструмент әйләнмичә, забойдагы борау гына әйләнсен иде, дибез. Трубалар тузмаслар да, сынмаслар да иде, дибез. Күрәсез, безнең ул хыялларыбыз да тормышка ашты. Хәзер ротор да, инструмент та тик кенә тора. Бары тик аста турбина гына әйләнә. Элек без бер метр үтсәк, хәзер шул ук вакыт эчендә унбиш, егерме метр үтәбез. Шәйхи абзый торып штурвал янына килде. — Башлыйбыз, — диде ул. — Кара әле, Галия килен, алайса исемлеккә теркәп куй инде. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, сынашып карыйм әле.— Галиянең көлемсерәвен күргәч, өстәде, — елгада саграк булыгыз, Галия килен. Урыны-урыны белән боз өстенә су да чыга башлаган. 
Чәйханәдә, гадәттәгечә, җанлылык иде. Күңелле генә шаулашып, гәпләшеп утырган бораулаучы егетләр янына бала итәкле ак алъяпкыч япкан официантка Һаҗәр килде. — Сезгә нәрсә китерим? — Берәр кружка сыра китерче, Һаҗәр, — диде егетләрнең берсе. — Тагы?.. Бораулаучылар бер-берсенә карашып алдылар. — һай, Һаҗәр!..—дип куйды икенче егет. — Шушы өске иренең янындагы миңең генә булмаса да... — Я, я! Телеңә салынма. Егет, кызның бераз кискенрәк әйтелгән җавабын ишетмәгән кебекг дәвам итте. — ... Миңең генә булмаса да, мин болай бөлмәгән булыр идем. Шул миңеңне күрергә дип керәм дә... Бораулаучылар рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Алар белән бергә Һаҗәр дә көлде. Ишекне каерып ачып, Хаҗи керде. Ул, егетләр утырган өстәл янына җитәрәк, кулын күтәреп, исәнләшеп куйды, һәм юл өстендәге урындыкларны дөбердәтәдөбердәтә, иң кырыйда торган өстәл артына барып* утырды. 
45 
 
Һаҗәр йөгереп аның янына килде. — Исәнме, Хаҗи!.. — Ничего. Кая, сыйла әле... —- Нәрсә белән? Хаҗи, җайлабрак утырды да, менюны кулына алды: — Токмач китер, котлет китер. — Аннары, йөз граммы?.. — Юк. Сыра гына бир,—диде Хаҗи. — Бүген укырга барасы көн. Һаҗәр, тигез генә атлап, буфет янына китте. Хаҗи аның юан беләкләренә карап алды. Шул арада өс-башын алыштырырга өлгергән Минҗан да керде. Ул Хаҗины күрү белән, биергә җыенгандай аякларын тыпырдата-тыпырда- та, аның янына үтте. — Заказ бирдеңме?.. — Сине көтәдер идем. Һаҗәр өстәл өстенә бер кружка сыра, икмәк һәм кашык белән чәнечке китереп куйды. — Һаҗәр, җаным!.. Үтенәм, мине дә ач калдырма инде, — диде Минҗан, кызның кулына сузылды. — Кая сузыласың?.. — диде Һаҗәр, бар көченә Минҗанның кулына сукты. Минҗан, Хаҗиның каш астыннан гына карап утыруын күреп, шунда ук гафу үтенә башлады. — Бетте, бетте... — диде ул, кулын угалап. — Һаҗәр!—диде Хаҗи, — кил1 әле. Ташла син бу эшне. Сиңа чын эш кирәк. Синең бу кулларың поднос күтәреп йөрер өчен түгел. — Дөрес! — дип куйды Минҗан, һаман да әле сызлап торган бармакларын уып. — Бик дөрес... Бораулаучыларның нинди эш турында сүз алып баруларын Һаҗәр бик яхшы белә иде. — Нәрсә эшләрмен соң мин анда?.. — дип сорады ул һәм көлеп куйды. — Эш күп. Туп-туры безнең бригадага җибәрүләрен сора. Үзебез булышырбыз. Галия булышыр. Беләсеңдер, безнең партгруппорг. Искиткеч хатын. Чынлап әйтәм. Билгеле, иң элек гади рабочий булып керерсең. Аннан күтәрелерсең... — Вышка сәндерәсенә кадәр...—диде Минҗан. — Әйе. Верховой булып,—диде Хаҗи. — Аннан соң бораулаучы ярдәмчесе булырсың. Соңыннан инде, безнең Галия кебек, штурвал артына басарсың... Һаҗәр үзе дә буровойга күчү турында күптән уйлап йөри иде. — Булышырсыңмы? — дип сорады Хаҗидан. — Конечно. Үзең генә иренмә. — Тагы бер кружка сыра китеримме?.. — Анысын син беренче получкаңны алгач, — диде Хаҗи, елмаеп. 
XI 
Конторага таба нөгерә-йөгерә килгән Галкин елганың аръягындагы «Таң» колхозының парторгы Сәфәрне очратты. Бары тик аны күргәч кенә участок начальнигы бераз тынычланган кебек булды. «Димәк, елга аркылы йөрерлек икән әле...» — дип уйлады ул. Чөнки ул хәзер, беренче очраган трактор белән үк, елга аръягындагы буровойларга трубалар, бораулар һәм башка төрле оборудованиеләр чыгарырга тиеш иде. Бу аның моннан берничә көн элек үк башкарыласы эшләре иде. Тик ул өлгерә алмады.  
46 
 
Участок? начальнигы белән парторг кул биреп исәнләштеләр.. — Син нәрсә, Сәфәр, — диде Галкин. — Әллә безнең трестка күчмәм че буласыңмы? Әйдә, әйдә, рәхим ит! Теләсәң үземнең участокка ала?ь — Рәхмәт. Минем үз участогым да' бар... Галкин, каршында торган авыл егетенең таза гәүдәсенә, ачык йөзенә карап, бераз сокланып торды. — Алайса ник бу тирәдә чуаласың соң? Мин беләм бит, син, әлбәггәг бушка гына йөри торган кешеләрдән түгел. — Булатов янына килгән идем, — диде Сәфәр. Сәфәр үзенең чыннан да бушка гына түгел, колхозга газ кертү ту^ рында хыялланып йөрүен әйтмәкче иде дә, Галкиниың илтифатсыз гына елмаеп торуын күреп, әйтмәде. — Ярар, хуш, — диде ул. — Мин ашыгам. Әнә, боз кузгалырга тора- Кояш кыздыра башлаганчы чыгып калырга кирәк. Аның сүзләрен ишеткәч, Галкин, саубуллашырга да онытып, конторага Taoji йөгерде. Боз кузгалганчы, кояш кыздыра башлаганчы, аңар да бит оборудованиеләрне чыгартып өлгерергә кирәк. Конторага житәрәк Галкин директорны күрде һәм аның белән очраш^ мае өчен складларга таба борылды. 
Петр Игнатьевич иң элек диспетчер янына керде. — Я, ничек?—диде ул. Дежурный беренче вахтаның елга аша чыгып өлгерүе турында әйтте. — Боз ага башламадымы әле? — Тиздән. Көтәләр... — Елга өстенә транспортны гына түгел, җәяүле кешеләрне дә аяк. бастырмаска, — диде Петр Игнатьевич. — Хәзер үк Кузьмичка шалтыратыгыз. Селов үз кабинетына кергәндә, аны Булатов көтеп утыра иде. — Хәерле иртә!.. — Исәнме, Петр Игнатьевич! Күпер белән эшләр ничек тора? — Күпер, Юнус Кутдусович, иске проект буенча салыначак. Аерма тик шунда: елганың аръягында буровойларның күбәюен күздә тотып, бу күперне без теләсә нинди транспорт үтәрлек итеп эшләргә телибез. Моның өчен, элек билгеләнгән агач субайлар урынына таш субайлар утыртырга кирәк. — Ә кайчан эшкә тотынырга уйлыйсыз? Директор телефон трубкасын алды. — Ал-ло!.. «Таң» колхозын бирегез әле!.. Парторг аның ни өчен кинәт кенә колхозга шалтыратуын шунда ук төшенде. — «Таң» колхозымы? Колхоз председателе белән тоташтырыгыз! Синме бу, дускай! Сәлам, сәлам! Селов борчый. Әйе, бик зур йомышым бар. Яз иртә килү сәбәпле, «блокада» көткәннән элегрәк башланды. Минем бораулаучыларым синең якта калдылар. Зинһар, дускай, син ал-арны бөтенләй үк ташлап бетермә инде. Кинәт директор кычкырып көлә башлады. Ул диванда утырган Бу- латовка күз кысып: — Хәзер үк бораулаучыларың өчен атап сарык суйдырам днп әйтте,— диде.— Алло!.. Ишетәсеңме?.. Тик ул сарык безгә бик кыйммәткә төшмәсме икән соң?.. Петр Игнатьевич яңадан көлә башлады. — Нәрсә? Бәйрәм ашы — кара каршы дисеңме? Аңлыйм, аңлыйм... Син, шул, яңадан трактор диярсең инде. Ялгышмадың дисеңме?.. Ярар, ярар! Язгы чәчүдә үзеңне бөтен районда беренче урынга чыгаруны үз өстемә алам. Нәрсә? Чәчү бетәр алдыннан гына бирәсең дисеңме?.. Аны
47 
 
сыинде минем гаеп түгел. Иртәрәк тә бирер идем дә, тик елга... елга дим. Ярар, хуш! Хуш, дим... —- Петр Игнатьевич, трубканы куймагыз әле,—диде парторг. — Минем дә аңар бер-ике сорау бирәсем бар... Ул тиз генә килеп трубканы алды. Булатов сөйли. Сәлам. Кирпеч заводыгыз кыш көне дә эшләдеме? Димәк, запас кирпечләрегез бар?.. Нәрсәгә икәнлеген сезгә Сәфәр әйтер. Без тракторларны елның теләсә нинди вакытында сезнең якка чыгару мөмкин булсын өчен кичекмәстән кирәкле чаралар күрергә булдык. Сәфәр әйтер дидем бит инде... Парторг телефон трубкасын куярга да өлгермәде, кабинетка бер тракторчы атылып керде. — Теләсәгез нишләтегез, — диде ул, өстендәге майланып беткән тужуркасын төймәли-төймәли. — Телисез икән эшемнән алыгыз! Әмма мин сезнең приказыгызны үти алмыйм... — Нинди приказны?—дип сорады Петр Игнатьевич. — Хәзер үк елганың аръягына чыгарга дигән приказыгызны! Менә шул... Күрә торып, тракторны суга батыра алмыйм. — Ул мине дөрес аңламады, — диде егет артыннан ук йөгереп кергән Галкин. — Мин алай дип әйтергә теләмәгән идем, әлбәттә... — Нәрсә булды соң?.. — Нәрсә булганын бик яхшы беләсез, — диде тракторчы, кулларын бутап тагын ярсып алды. — Боз кузгалырга тора, сез йөк алып чыгарга кушасыз. Менә шул. һаман да әле бернәрсә дә аңламаган директор: — Нинди йөк?..—дип сорап куйды. — Трубалар белән бораулар. — Ничек?! Нинди трубалар?..—диде Селов, кашларын җыерып. — Елга өстеиә транспорт кертмәскә дигән приказның барлыгын белмисезме әллә? — Бөтен нәрсә аңлашылды, — диде Булатов. — Аркадий Модесто- вичның ниндидер эше башкарылмыйча калган. — Дөресме, Аркадий Модестович? Сез бит миңа кичә үк, барлык буровойлар да кирәк-яраклар белән тәэмин ителде дигән идегез. — Мин өлгерермен дип уйлаган идем, Петр Игнатьевич. — Ңичек?! Кайчан өлгерермен дип уйлаган идегез?.. — һич тә көтелмәгән эшләр килеп чыкты, Петр Игнатьевич. Мин сезгә берничә тапкыр шалтыраттым, туры китерә алмадым. Менә бүген чак урынымнан тордым... грипп аяктан екты. Ярдәмчем вакытында кайгырта алмаган. — Мин әле һаман да шунысын аңламыйм, — диде директор. —Нинди трубалар һәм бораулар турында сүз бара соң? — «302-А»га, — диде тракторчы егет. — Ничек?!—дип куйды Петр Игнатьевич, Галкинга карап. — Сез бит «302-А»га трубалар чыгарылды дигән идегез?.. Директор, участок начальнигыннан җавап көтеп тормыйча, телефон трубкасын алды. — Алло! «302-А» белән тоташтырыгыз әле! Зинһар, тизрәк кыймылдагыз инде!.. Ишектә билдән балчыкка буялган Хаҗи күренде. — Ишетәсезме?! «302-А» белән тоташтырыгыз дим бит... — Иптәш директор, —диде Хаҗи. — «302-А» белән элемтә өзелде. Бозлар багананы аударганнар. Петр Игнатьевич, трубканы ташлап, Хаҗи янына килде. — Боз кузгалдымы? — Әйе.  
48 
 
— Ә син ничек чыктың? — Төнге вахтадан кайтып киләм. Мастер Галиев үтенече белән сезгә кердем, — диде Хаҗи, рапорт биргән кебек. — Тагы берничә сәгатьтән, трубалар бетү сәбәпле, буровой эштән туктый. Инструментка актык труба ялганды. — Ә вахтада кем калды? — Партгруппорг, Галия Сабирова... Хаҗи, штурвал артында хатын-кызны калдырганлыгы турында уйлагач, бераз уңайсызланып куйды. Булатов блокнотына нидер язып куйды. — Инде трубалар белән нишләргә? — диде Селов. — Буровойны биш-алты көнгә туктатыргамы? Хәзерге көндә скважинага ял бирү— консервага һава керү белән бер. Скважина харап булачак. Сезнең фикерегез, Аркадий /Модестович? — Безне күпер юклыгы харап итә. Әгәр күпер булса... — Күпер... күпер! Сез әллә күпернең юклыгын бүген генә белдегезме? Безобразие! Сез, Аркадий Модестович, инженер түгел, сез... — Петр Игънатьевич урыныннан торды, өстәл тартмасын ачу белән этте. — Мин сезгә ышана идем. Ә сез...— Селов, идән уртасында туктап, кискен тавыш белән кычкырды. — Барыгыз. Ярты сәгатьтән соң миңа үзегезнең фикерегезне әйтерсез.— һәм, Галкин чыгып киткәч, өстәп куйды. — Шляпа! — Кызмагыз, Петр Игнатьевич, — диде Булатов аның иңбашына кулын куеп. — Кызудан файда юк. Галкин сезгә ярты сәгатьтән соң да рәтле сүз әйтә алмаячак. Үзебез уйлашыйк. Селов тагын сүгенеп алды. — Төп мәсьәлә хәзер күпер, — диде Булатов, тыныч кына. — Әгәр дә теләсәк, күпер булачак... бу мөмкинлек хәзергә безнең кулда. Петр Игнатьевич озак итеп Булатовка карады һәм башын чайкады. — Юк, сез башыгызны чайкамагыз Петр Игнатьевич. Мин баш инженер белән дә сөйләштем. Ул да минем фикергә кушыла. Тик бу эшне бүген, иң соңында иртәгә таң белән башларга кирәк. Югыйсә су күтәрелә башлау белән бозлар арасыннан калкып чыгып торган фундаментларыбыз су астыгда калачаклар. Петр Игнатьев» ч бераз уйлап торды да пальтосына үрелде. Аның бер-бер карарга бик тиз килә торган гадәте бар иде. Моны яхшы белгән Булатов көлемсерәп куйды. — Кая, фундаментларны карап киләсеңме әллә? — Фундаментлар исән, — диде Хаҗи. — Мин алар янына килеп өелгән бозлар өстеннән чыктым... Петр Игнатьевич пальтосын кире чөйгә элде. — Димәк, өмә?.. — диде Булатов. — Өмә!—диде директор. Булатов «Таң» колхозына шалтыратып Сәфәрне сорады. — Сәфәр, синме?.. — диде парторг. — Кечкенә генә төзәтмә... Кабинеттагы кешеләр тынып калдылар. — Күперне, без сөйләшкәнчә өч-дүрт атнадан түгел, бүген үк сала башлыйбыз. Колхозчыларыңа хәзер үк хәбәр ит. Халкыңны җый да штурмга хәзерлән! — Ә безнекеләргә, — диде Селов, — телефон аша түгел, радио аша хәбәр итәргә кирәк. Хәзер үк... Ишектә Галкин күренде. Директор аның ничектер бөрешкән, кечерәйгән гәүдәсен карап: — Я, — диде. Галкин, аның үткен карашына түзә алмыйча, башын түбән иде. 
49 
 
Ярсып аккан ташуның шау-шуы яр буена җыелган халык тавышы астында югалып, күмел!еп калды. Елганың ике як ярында да эш башланды. Ары як ярда, «Таң» колхозы ягында, озын колгага эленгән флаг җилферди. Флаг тирәсендәге кирпеч өемнәре күзгә күренеп арткаинан-арта бара. Ә кирпеч, таш һәм агач төялгән олаулар бер-бер артлы килеп кенә торалар. Кемдер су буйларын яңгыратып гармонь тарта. Ә яшь кызлар гармоньга кушылып җырлыйлар: Иртә торып тышка чыксам, Кар яуган көрәгемә. Мәхәббәтең факел булып Кабынды йөрәгемә... Шаулашып агып торган бозлар арасында да эш башланды. Иң элек, калкып чыгып торган фундаментлар арасына бүрәнә һәм калын такталардан басмалар салдылар. Басмалар өстеннән носилкалар, тачкалар ярдәме белән фундаментлар өстенә җебетелгән цемент, таш һәм кирпечләр кертелә башлады. «Таулынефть» тресты ягында аеруча зур җанлылык иде. Кешеләр, төзү материаллары төялгән машиналар, тракторлар өзлексез килеп кенә торды. Үзләре белән носилкалар, көрәкләр, балталар алып килгән кешеләр машиналардан сикерешеп төшү белән шунда ук эшкә керешәләр нде. Килеп туктаган машиналарның берсеннән, башка кешеләр белән бергә, мастер Южин да төште. Ул, төзелеш мәйданына аяк басу белән, үткен күзле карчыга кебек, тирә-якны капшап алды. Аның күз карашы бозлар арасыннан калкып торган таш субайларга туктады. Южин озак уйлап тормастан, әле генә китерелгән тачкаларның берсен алып, цемент җебетеп торучы агрегат янына китте. Бераз баргач ул, бер-берсенә кара-каршы басып, әле генә киселгән калын нарат агачын юнучы Шәйхи абзый белән Хаҗины күрде. Хаҗи елга ягыннан салкынча язгы җил исеп торуына карамастан, брезент тужуркасын салып ташлап, аркасы карга чукыган кебек тишелеп беткән җиңсез майкадан гына калган иде. Аның балтасы астыннан чәчрәп чыккан эре-эре йомычкалар, әле генә яр өстенә чыгарып ташланган чабак кебек ялтырап, тирә-якка атылып китәләр. Южин түзмәде: — Мин сезне, күршеләр, яхшы бораулаучылар гына дип тора идем,— диде ул. — Сез әле менә дигән балта осталары да икән. Шәйхи абзый елмаеп башын калкытты. Тирләгән маңгаен җиңе белән генә сөртеп алгач, үз чиратында җавап кайтарырга ашыкты. — Ә-ә! Кордаш та килгән икән. Балта осталары дисеңме? Башыңа төшсә, башмакчы да булырсың, диләр. Өчесе дә шаулашып көлеп җибәрделәр. «Победа» туктап торган калкулыкта Булатов белән Селов басканнар. Бораулау конторасының баш инженеры да алар янында. Ул «Победа» кабинасы өстенә чертежын җәеп салып, янына җыелган кешеләргә нәрсәдер аңлата һәм минут саен башын калкытып, кулы белән күпер ягына күрсәтә иде. Елга буе гөрләп торды. Кичкә таба, подъемный кранлы машиналар тезелеп киткән субайлар өстенә бер-берсенә ялганган трубаларны сала башладылар. Шунда ук күпернең идәннәре дә җәелә барды. Күктә җемелдәп беренче йолдызлар кабындылар, электр утлары белән яктыртылган яңа күпер өстеннән беренче машиналар үтә башлады. Иң элек «302-А» номерлы буровой өчен трубалар төягән машина үтте. Аның артыннан ук «Таң» колхозына булышу өчен чыгучы «С-80» тракторлары керделәр... 
< .с. Ә." № 6  
50 
 
XII 
Елга буена сузылган асфальт юлдан килгән вахта-машина кинәт кен? борылып яңа күпергә керде. Хәзер инде елганың аръягына да машиналар йөри башлады. Күперне үтеп урман эченә керү белән, кузовта баручы яшьләрнең җыры тагы да көчлерәк булып яңгырады. Бораулаган һәрбер җирдән Фонтан ургыла. Шул байлыкны күреп күңел Шатлыктан тула. Тирә-якны ямьләндереп Факеллар яна, Вәгъдәбез үтәлүе дип Карыйбыз аңа. — Иелегез! — дип кычкырды кемдер. Юл кырыенда, машинада килечеләрне кочагына алырга теләгәндәй, ботакларын җәеп карт имән тора. Кемдер үтеп барышлый аның берничә яфрагын өзеп алды, һәм имән, хәерле юл теләгән кебек, юлчылар күздәй югалганчы ботагын селкеп калды. Калкулыкка күтәрелү белән, чыгып килә торган кояшның беренч? нурлары машинада килүчеләрнең күзләрен чагылдырды. Югарыдан тирә- як тагын да ачыграк булып күренә иде. Кояшның барлык яктылыгын үзенә генә алырга теләгәндәй ялтырап елга ага. Бер ягы тау битендәге әрәмәлек, икенче ягы су буендагы вак таллыклар белән уратып алынган болынлыктан дулкынлана-дулкынлана ак пар күтәрелә. Бу өзлексез күтәрелеп торган аксыл томан төннәрен үткәрер өчен төшеп тә, тау белән сәяхәтләрен дәвахм иттерергә җыенучы ак болытлар кебек ашыкмыйча гына каядыр шуыша иде. Шул иртәнге томан аркылы гигант пирамидаларга охшап тезелешеп киткән буровойлар күренәләр... Машина үзәнлеккә төшәр алдыннан кинәт кенә йөреш тизлеген киметте, яшьләр, бер кеше кебек, алга таба чайкалып куйдылар. — Ай, рәхмәт төшкере!.. — дип кычкырды кемдер. — Атлаган саев шулай итсә соң... — Әллә бик ошап киттеме? — Әлбәттә. Югыйсә кайчан әле мин Асмагөлне шулай кочаклар идем... Көлешеп алдылар. ЛАашина һәрбер буровой янында биш-алты минутка туктап тора. Вахтага килгән бораулаучылар төшү белән, яңадан алга таба чаба. 
Миргали вахта-машинадан сикереп төште дә буровойга таба йөгерде. Куаныч белән борчылу бергә кушылып аның күңелендә көчле ашкыну барлыкка китергән иде. Кайчан гына әле ул шушы буровойга беренче тапкыр аяк баскан иде. Кайчан гына әле кышкы зәһәр салкыннар битләрне яндыра иде. Хәзер болар бар да үтелгән, артта, еракта калган. Алда сынау, иң зур Һәм соңгы сынау. Аннары... яңа скважина. Миргали вышкага карап ала һәм аның йөрәге дулкынланып тибә башлый. Теләгенә ирешү, куйган көчнең әрәмгә китмәвен күрү нинди рәхәт. Яна горизонт. Нефть. Ил байлыгы. Бүген моңарчы күрелмәгән тирәнлектән нефть бәрергә тиеш. Миргали эшнең уңышлы очлануына ышана иде. Ләкин... нефтьчеләр тәҗрибәсендә шундый хәлләр дә буда ничәмә-ничә ай тир түгәсең, тешеңне кысып каты токымнарны үтәсең, киләчәге матур булган өчен бөтен авырлыкларга түзәсең, боз-яңгырда эт чыкмаслык ачы буранда җир куенында борау әйләндерәсең. Әллә ни
4* 
51 
 
чә мең метр корыч трубаларны бер-берсенә ялгый-ялгый төшерәсең, күтәрәсең, тагын төшерәсең, ничә мең тонна балчык сыекчасы кулдан уза, һәм нибары берничә минут эчендә барысы да бушка булганын күрәсең: нефть урынына, өметләрне челпәрәмә китереп, тозлы су, диңгез суы бәрә башлый... Юк, бу юлы алай булмас! Зөләйха ялгышмаска тиеш. Аның аиализл-ары бик өметле. Иртәнге кояш нурлары вышка каркасларында уйный. Хәзер сәндерә буенда тезелеп утырган йөзләрчә шәмнәр — стандарт трубаларның берсе дә юк. Скважина борауланып бетте. Буровой авыр йөгеннән бушанып калган. Миргалинең һичкайчаи онытасы юк: моннан бер атна элек буровойга Зөләйха йөгереп килде.. Ул яланбаш, күзләре ялтырый, үзе гадәттән тыш дулкынланган иде: — Нефть катлавына җиттек!—дип кычкырды ул һәм Галияне килеп кочаклады.— Дусларым, карагыз. Галия апа, кара! Миргали, Хаҗи, карагыз. Менә, менә нефть! Бөтен билгеләре бар. — һәхм ул кулындагы пыяла савытын күтәреп, кояш яктысына каршы куйды. Аннары берничә мең метр тирәнлектән, нефть катлавы дип уйланган урыннан, алган керннарны, һәртөрле пробаларны Казанга, Москвага — Бөтенсоюз Үзәк лабораториясенә җибәрделәр. Нефть фонтанын каршылау өчен хәзерлек башланды. Скважинаның стенасы цемент белән ныгытылды. Соңгы вакытта бораулаучылар йокыны, ялны оныттылар. Уен-көлке, шат җыр буровойны күтәреп китәрлек булып яңгырый иде. Ниһаять, төнге вахта эксплуатация трубалары төшерде. Таң алдыннан Миргалине ашыгыч рәвештә конторага чакырып алдылар. Конторада Булатов белән Селов иде. Кыска гына җитди сөйләшү булды. Алар иң кыен һәм иң җаваплы моментта Миргалине сак эш ит дип кисәттеләр... — Сәлам, дусларга!—дип кычкырды Миргали, буровойга кергәч. Монда соңгы, хәлиткеч эшләр башкарыла иде. Скважинадан балчык измәсен бушатучы трактор тантаналы гөрелди. Буровойдагылар мастерны күреп алдылар. — Тизрәк, тизрәк! Миргали прибор-ослабивательне күтәрергә кушты. Шуның артыннан ук скважинадан су фонтаны ыргылып ата башлады. Ул башта вышканың сәндерәсенә кадәр сиптерде. Аннары, минут саен көчәя барып, 42 метр биеклектәге кранблокка кадәр үк күтәрелде. Трактор эштән туктады. Миргали улак янына ташланды. — Тозлы түгел, су тозлы түгел!—дип кычкырды ул, шатланып. Скважинада инде бик аз калган үзле балчык измәсе өскә чыга башлады. Буровойда бер генә минутка ниндидер тантаналы сәер тынлык урнашты. Кем белә, бәлки... Бу минутта бригада членнары гына түгел, скважинаны кабул итеп алырга килгән промысел эшчеләре дә, тау-тау булып өелгән трубаларны тарттыручы тракторчылар да, арматура янына мерник, траплар куючы слесарьлар да тынып калдылар. Балчык измәсе чыгып бетте. Кинәт, шаулап, йөрәкләрне тетрәтеп, куе нефть фонтаны бәрде. Ул шундый зур көч белән бәрде, буровой өстен кара болыт каплагандай булды. Моннан ярты гына минут элек күңелендә шик бөртеге кыймылдаган Миргалинең бөтен тамырлары ныгыгандай булды. Ул каты, нык һәм кискен тавыш белән кычкырды: — Хаҗи, арматураны яп! Шуны гына көтеп торган Хаҗи, өстенә бер толь кисәге каплап, нефть «душы» астына кереп тә китте һәм көчле куллары белән арматураны япты. Яна горизонт нефте, бераз үкереп торды да, бораулаучы ихтыярына буйсынып, резервуарга тула башлады... — Факел! — дип кычкырды Миргали.  
52 
 
Галия буровойдан сузылып киткән труба буенча калкулыкка, яшь таллыкларга таба йөгерде. Барып җиткәч, җиңел чә генә калтыраган куллары белән кәгазьгә ут кабызды. Кинәт ачы тавыш чыгарып, көчле җилдә җәеп җибәргән байрак кебек җилпенеп, уи-унбиш метр озынлыктагы ялкынын җилфердәтеп, факел кабынды. Галия чиксез дулкынланган иде. Ул үзен ничектер, матур төш күргәндәге кебек хис итте. Аның күңеле канатланган, шатлыгы тышка бәреп чыккан, бөтен барлыгын чолгап алган. — Менә ул безнең факел! — диде Галия әкрен генә һәм аның күзләрендә шатлык яшьләре ялтырады. Шул яшьле күзләре белән ул бөдрә талларның төрле төскә кергән һәм челтәрләнеп беткән яфраклары аркылы, мәһабәт басып торган данлы буровойга карады. Әле генә скважинадан «кара алтын» бәрә башлады. Галия өчен ул гади нефть фонтаны гына түгел. Аңар, бораулаучы булып эшли башлаганнан бирле, бик күп фонтаннар күрергә, бик күп факеллар кабызырга туры килде. Тик берсенең дә бу фонтан шикелле тирәннән бәргәне булмады. Галиягә каршы Зөләйха йөгерә иде. Аның косынкасы җилкәсенә шуып төшкән, йөзе кызарган. Менә ул килеп җитте, Галияне кочаклап алды, үбәргә тотынды. Зөләйха артыннан Миргали дә килеп җитте. Галиянең көләч йөзенә һәм шатлык бөркеп торган күзләренә карап: — Рәхмәт!—диде һәм аның кулын кысты. Галия иптәшләренең шулай зурлавына, аптырап калган кебек, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Ул арада бригада скважинаны тапшыру актына кул куя башлады. Иң олы кешебез дип, каләмне беренче булып Шәйхи абзыйга тоттырдылар. Аның җыерчыклы йөзеннән куанычлы күз яшьләре ага иде. Кәгазь өстенә Миргали иелде, Галия иелде. Бораулаучылар Галия имзасы янында: «Ватаныбызның, халкыбызның бәхете өчен, тынычлык өчен!» — дигән сүзләр укыдылар. Яр буеннан йөгереп Галкин менде. — Иптәшләр, тизрәк, сезне халык көтә... Миргали «302-А» номерлы буровой булган урын белән саубуллашкандай тагын бер тапкыр тирә-якка күз йөртеп чыкты да, иптәшләрен ияртеп, елга буена төшеп китте. Аларны катерлар көтеп тора иде. Бораулаучылар килеп утыруга, алар, суны ярып, кузгалып та киттеләр. Күп тә үтмәде, бөтен яр буйларын тетрәтеп, көчле марш яңгырады. Беренче катерда — кулына байрак тоткан Миргали килә, аның янында ук Зөләйха, сакалына кадәр нефтькә буялган Шәйхи абзый, Хаҗи... Икенче һәм өченче катерларда бригаданың башка членнары. Халык арасыннан кемдер: «Җиңүчеләргә ялкынлы сәлам!»—дип кычкырып җибәрде. Аңа озакка сузылган «Ура!» тавышлары кушылды. Бораулаучыларны беренче булып Булатов белән Петр Игнатьевич Селов, «Татнефть» трестлары берләшмәсе начальнигы Южин һәм башка бик күп кенә кешеләр каршы алды. Елга буенда әле генә эшләнеп беткән трибуна. Кызыл полотнога: «Иптәш Сталинга биргән вәгъдәне срогыннан элек үтик!» дигән лозунг язылган. Шунда ук «302-А» номерлы буровойда эшләүчедәриең рәсемнәре тезелеп киткән. «Ура!» тавышлары һәм көчле алкышлар бригада членнары трибунага менгәнче туктамадылар. — Иптәшләр!—диде Булатов, халыкка карап. — Сезне яңа җиңү белән тәбрикләргә рөхсәт итегез!.. Халык, яр буйларын яңгыратып, кул чаба башлады. Булатов үзе дэ Миргалигә, Зөләйхага, Галиягә, Хаҗига таба борылып кул чапты. — Безнең трест кырларында, — диде Булатов, сүзеи дәвам итеп,— моннан берничә минут кына элек, тагы бер, яңа факель кабынды. Моңарчы безнең республикабызның территориясендә күрелмәгән тирәнлек
53 
 
тән, яна горизонттан, «кара алтын» чишмәсе бәрә башлады. Бу зур җиңү, иптәшләр! Бу — даһи юлбашчыбызга биргән вәгъдәбезне срогыннан элек үтәү өчен тагы бер зур гына адым ясау... Бораулау конторасының директоры Селов, кепкасын йомарлап, кулын селкә-селкә сөйли башлады. Ахырда ул «302-А» номерлы буровойның бораулаучыларын— Галияне, Шәйхи абзыйны, Хаҗины мастер итеп күтәрү турында приказ барлыгы турында әйтте. — Безнең бу җиңүебез турындагы хәбәр, — диде Петр Игнатьевич тагын да күтәренкерәк тавыш белән, — бөтен Союзга таралып өлгерде, һәм ул кесәсеннән бер төргәк телеграммалар чыгарып, аларның берни- чәсен кычкырып укыды. Миргалине бигрәк тә Бакудан, кайчандыр бергә эшләгән иптәшләреннән килгән телеграмма куандырды. Селовтан соң аңар сүз бирделәр. Миргали кояшта төсе уңган соры кепкасын башыннан сыпырып алды, коңгырт-кара чәчләре киң маңгаена таралып төштеләр. Ул трибуна өс- тенә иелеп, каты токымнарны бораулаган кебек, салмак, авыр сүзләрен тезә башлады: — Безнең бригада скважинаны эксплуатациягә тапшыру актына кул куйган чагында өстәмә итеп: илебез өчен, халкыбызның бәхете өчен, тынычлык өчен, днп язды. Бүген без җиңүгә ирешкәнбез икән, безне шул бөек максат рухландырды. Киләчәктә тагын да тирәнрәк скважиналар бораулау өчен, яңадан-яңа горизонтлар ачу өчен көчебезне кызганмабыз. Миргали көчле алкыш астында иптәшләренең кулларын кысып чыкты. Шәйхи абзый, «Я, син дә үз сүзеңне әйт», дип Хаҗины алга этәрде. Халык кул чаба башлады. Сөйләргә хәзерләнмәгән Хаҗи аптырап калды. Аннары кепкасын салды һәм трибунага ике кулы белән ябышып, текәлеп халыкка карап торды: — Без, бораулаучылар...—диде ул, һәм шунда ук, әйтәсе сүзен оныткан кебек, тотлыгып калды. — Бораулаучылар алар... Шәп кешеләр!.. Халык гөр килеп кул чабарга тотынды. Ъәм төрле яктан шат тавышлар ишетелде: бораулаучылар шәп кешеләр! Халык арасында басып торган яшь кенә бер кыз алга омтылды һәм Хаҗига бер бәйләм сирень чәчәкләре сузды. Бу Һаҗәр иде. Чәчәкләрне биргән чагында ул бер Хаҗига гына ишетелерлек итеп: — Мине, синең бригадага билгеләгәннәр, — диде. — Прошу, — диде Хаҗи һәм чәчәкләре белән бергә кызның үзен дә трибунага күтәрде. Оркестр, яр буйларын көчле бер ярсу белән тутырып, марш уйнап җибәрде. Бораулаучылар, трибунадан төшеп, гөрләп торган халык агымы белән бергә шәһәргә таба киттеләр. Миргали белән Зөләйха юл чатында туктап, буровойга карадылар. Яр буеннан искән йомшак җил кызның косынкасын, Миргалинең чәч бөртекләрен тибрәтте. — Иртәгә инде без ул буровойга бармабыз,—диде Зөләйха уйчан гына. ААиргали аның күзләренә карады: — Иртәгә без яңа горизонт өчен яңа буровойда эшли башларбыз. 
1951—52 ел.