Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯҢА ГОРИЗОНТ


Кабинетка, ишекне киң ачып, калку буйлы, таза гәүдәле бер егет килеп керде. Бер кулы белән кепкасын сыпырып алды, икенче кулы белән коңгырт-кара чәчләрен артка ташлады, аннары, кызу-кызу атлап, өстәл янына килде. Егетнең җил кискән, кояшта янып каралган йөзе, куе кашлары астыннан ялтырап торган кара күзләре, хәтта уңып беткән буй-буй костюмы ярым караңгы бүлмәгә әрсез җәй кояшын алып кергәндәй булды.
Өстәл артында йомшак креслода утыручы бораулау конторасы директоры Селов һәм аның белән нәрсә турындадыр сөйләшеп торган озын муенлы, сөяк күзлекле кеше дә, егетне күргәч, аягүрә бастылар.
— О-о, иптәш Галиев, рәхим итегез!—Селов янындагы кешегә борылды.— Менә, иптәш Галкин, безнең яңа мастерыбыз — Миргали Галиев. Баку егете! Сезнең участокка билгеләдек.
Галкин, озын муенын боргалый-боргалый, бер кулын чалбар кесәсенә тыккан хәлдә Галиев каршына килде һәм егеткә баш иеп:
— Бик шатмын...— диде. — Гафу итегез, кулымны бирмим, грипп. Беренче участок начальнигы Галкин булам.
— Көз көне генә түгел, җәй уртасында да грипп белән авырый безнең Галкин,—дип көлемсерәп куйды Селов.
Миргали, аның коңгырт күзләрендә шаян чаткылар уйнавын сизеп, үзе дә елмайды. Ләкин директорның йомшак креслога яңадан җайлап кына утыруын күргәч, түземсезлек белән:
— Иптәш директор, сез мине чакыргансыз икән? — дип сорады.
— Менә ул яшьлек, Галкин, күрәсеңме; күзгә чәчрәп керә, — диде Селов, участок начальнигына күз кысып. — Ләкин, сабыр, иптәш Галиев. Хәзер сөйләшербез. Киләсе иптәшләр бар иде. — Директор, пиджак кесәсеннән шәмәхә читле кулъяулык чыгарып, тирләгән пеләшен сөртеп алды. — Ничек урнаштыгыз, иптәш Галиев, квартира ошыймы? Ошый дисез алайса, бик шәп! Утырыгыз.
Миргали әле яңа гына директорның күкрәк кесәсе өстендәге Сталин премиясе лауреаты медаленә игътибар итте һәм бу олы кеше алдында үзенең малайларча түземсезлегеннән уңайсызланып китте.
Ул арада директор кабинетына җыйнак һәм төз гәүдәле бер кеше килеп керде. Аның йөзе Миргалигә бик җитди кебек тоелды. -Куе зәңгәр төстәге гимнастеркасы киң каеш белән тыгыз итеп буылган, хром итеге шактый тузанланган. Ул ишектән кергәч тә, кулына тотка!! плащын урындык аркасына элеп, туп-туры Миргалигә таба атлады:
6
— Иптәш Галиевмы? Исәнмесез! Бакуда хәлләр ничек? Шәпме? Ай Баку, җан Баку, гүзәл Баку дип җырлап йөриләрме? Таныш булыйк, Булатов, Үзәк Комитет парторгы.
Ул Миргалинең кулын каты итеп кысты һәм туры итеп аның күзләренә карады.
— Галиев бәхетле ул, беренче Бакудан китте, икенчесенә килеп төште. Петр Игнатьевич, сезнең белән күрештек инде. Ә Аркадий Модес тович, гадәтенчә, грипп белән авырый торгандыр. — Парторг, кепкасын күтәреп, Галкинга баш иде һәм яңадан Миргалигә борылды:
— Баку үзенең яшь көндәшеннән бик көнләшмиме?
— Хәзергә бирешергә исәбе юк, — диде Миргали.
Шулай микән, карап карарбыз әле дигәнсымак, Булатов башын чайкап куйды. Чем-кара чәчләрендә көмеш бөртекләр күренә башлаган бу кешенең уенда чыннан да ниндидер яшерен ният бар кебек иде.
— Я, утырышыгыз, иптәшләр, — диде директор. — Аркадий Модестович, якынрак килегез. Сезнең грипп куркыныч түгел. Юныс Котдусо- вич. башласак та ярар... Геологларның хәзергә кирәге юк.
Петр Игнатьевич Селов әкрен генә, сүзләрен сайлап-сайлап кына сөйли торган бер кеше икән. Ул өлкән мастер Галиевның СССР Нефть промышленносте министрлыгы тарафыннан «Таулынефть» трестына тирән бораулау буенча разведка эшләрен алып бару максаты белән җибәрелгәнлеген әйтте дә, тирләгән башын яулык белән сөртә- сөртә, сүзен дәвам итте:
— Без иптәш Галиевка, нормаль рәвештә'эшләү өчен, бөтен шартларны тудырырга тиешбез... Кемнең нинди тәкъдимнәре һәм сораулары бар?
Галкин, күзлеген ике кулы белән төзәтә-төзәтә:
— Иптәш Галиев Бакуда разведка эшләре белән шөгыльләнгәнме? — дип сорады. Миргали җавап бирергә өлгергәнче, директор көлеп куйды:
— Аркадий Модестович, сез нәкъ имтихандагы шикелле. Разведка эше белән таныш булмаган кешене разведчик итеп җибәрәләрмени.
— Юк, нигә? Галиевның Бакудагы хезмәте безне бик кызыксындыра,— диде Булатов. — Сөйләгез, иптәш Галиев.
Миргали урыныннан торды да үз эшен яхшы белгән кешеләргә генә хас бер ышаныч белән сөйли башлады. Аны бүлдермичә тыңладылар. Ул Бакуда бораулау эшләренең куелышы, колачы, яна техника» яна методлар һәм яңа алымнар турында озак кына тукталды. Ул сөйләп беткәч, Галкин, беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә:
— Бездә Галиев иптәш сөйләгәннәрнең берсе дә юк. Без барысын да яңабаштан башлыйбыз, — диде һәм үзенең урынсыз әйтелгән сүз- юре өчен гафу үтенгәндәй өстәде: — Бәлки, вакытны уздырмас өчен Петр Игнатьевич безне хәзер үк Москвадан — проект бюросыннан җибәрелгән геолого-техник наряд белән дә таныштырыр.
— Кызганычка каршы, Аркадий Модестович, бездә андый геолого- техник наряд булмаячак, — диде Булатов. — Аны без үзебез төзергә һәм Москвага җибәрергә тиешбез! Иптәш Галиевның бирегә килүе лә шул эшне башкару өчен.
— Гаҗәп. Беренче тапкыр мондый хәлне күрәм.— Галкин, иңбашларын күтәреп куйды һәм тәрәзәдән карап тора башлады. Каршы якта соры таулар күренә- Тау битләрен яңгыр сулары һәм язгы гөрләвекләр буразналап бетергән. Кайбер тауларның итәген карасу-яшел куаклар каплаган. Уң яктарак, таулар тезмәсен дәвам иттереп, куе урман башлана- Сизелер-сизелмәс кенә булып күтәрелгән сыек томан арасыннан калкып чыккан бу урман иксез-чиксез диңгезгә охшый. Хәтта мүк белән капланган кыялары да бар кебек.
7
Булатов сүнгән папиросын кабызды.
— Әйе, — диде ул, — тәрәзәдән карап кына күп нәрсәне күреп булмый. Тик хикмәт анда түгел. Москва безгә зур бурыч йөкли. Яна горизонт ачу — ул трест өчен генә әһәмиятле нәрсә түгел. Ул безнең киләчәгебез, иртәгәге көнебез. Нәрсәдән башларга? Төп игътибарны буровойны җиһазлау мәсьәләсенә юнәлтергә кирәк. Буровой теләсә нинди тирәнлектәге скважиналарда чыдарлык һәм техник комиссия аркылы үткәрелгән җиһазлар белән тәэмин ителергә тиеш.
— Бик дөрес, — диде Петр Игнатьевич. — Москва тиздән эшнең нәтиҗәсе белән үк булмаса да, эшкә тотынуыбыз һәм аның барышы белән кызыксына башлаячак. Москва озак кыймылдаганны яратмый-
Миргали әле яхшылап таныш та булмаган бу кешеләрнең сүзләрен сәер бер тойгы белән тыңлады. Бу кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтләрендә әйтелеп бетмәгән ниндидер «сер» бар иде кебек. Хәер, алар бер-берсен бик яхшы төшенәләр, бугай. Ә менә читтән килгән кешегә кыенрак. Булатов ашыгып кына блок-нотына нәрсәдер язып куйды да башын күтәрде. Акыллы, якты күзләре белән берьюлы барысына карап .алды-
— Нигездә бу эш иптәш Галкин өстенә төшәчәк, — диде парторг.— Чөнки ул, участок начальнигы буларак, вышкаларның һәм җиһазларның паспортлары белән яхшы таныш...
— Әлбәттә!—диде Галкин. — Ул эшне мин үз өстемә алачакмын...
— Бәлки, Аркадий Модестович безгә хәзер үк бу турыда кайбер фикерләрен дә әйтә алыр, — дип эләктереп алды Селов- — Рәхшм итегез, Аркадий Модестович. 301 нче номерлы «нулевкагыз»ның1 җиһазлары ни хәлдә? - I ’
Галкин бу сорауны бөтенләй көтмәгән иде, ахрысы. Ул бераз вакыт, нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, уйланып торды.
— Бик шәптән түгел, — диде ул, җитди кыяфәт белән.—Монысы, беренчедән. Икенчедән, аны бүген-иртәгә Сафин кабул итәргә тиеш- Аның скважинасы шушы көннәрдә эксплуатациягә бирелде...
— Тәкъдимегез?—диде директор.
— Минемчә, яңа точканы җиһазландырудан да яхшысы булмас-
— Ә сезнең, иптәш Галиев, фикерегез ничек?
Миргали Галкинның нәрсәдер хәйләләвен сизенә башлаган иде. Үзенә төбәп бирелгән сораудан соң ул аптырап калмады.
— Минемчә, скважинаның гадәттәгедән тирәнрәк булачагын алдан ук күздә тотып, хәзерләнгән буровойны алу яхшырак булыр.
Участок начальнигы иңбашларын сикертеп куйды.
— Әлбәттә, әзергә хәзер булуның кайчан начар булганы бар. Ләкин минем буровойларым бер генә түгел- Мин, башкалары турында онытып, берсе турында гына уйлый алмыйм. Гафу итегез.
Миргалинең фикеренчә, бу җыелышта иң тыныч һәм иң гамьсез утырган кеше директор иде. «Ни өчен аңа лауреат биргәннәр?» дип уйлап алды ул.
— Якын тирәдә билгеләнгән точка бармы?—дип сорады Петр Игнатьевич.
— Әлбәттә, бар. Елга аръягында... күп булса, өч километрлар тирәседер...
— Зәйнең аръягында?
— Әйе. Ләкин ул, үзегезгә билгеле булганча, Петр Игнатьевич, иң якын точкалариың берсе. Ә инде буровойның аргы якта булуы, минемчә, бернинди дә уңайсызлык тудырмый. Чөнки ул якта бушаган оборудо- ваииеләр җитәрлек. Мисал өчен 179 нчы номерлы буровойның вышкасын алыйк. Ул бөтен вышкаларга караганда да яңарак... Ныграк...
хәзерләнеп куелса да, эксплуатациягә бирелмәгән буровой.
8
— Юныс Котдусович, сез ничек уйлыйсыз? — дип сорады директор;
— Минемчә, Аркадий Модестовичи ы и. тәкъдименә кушылырга мөмкин. Шулай да иң элек 179 нчы буровойда эшләгән мастер белән бу турыда киңәшеп карарга кирәк булыр...
— Ул эшне мин үзем карармын,—диде директор. — Нәтиҗәсен белгәч, бүген, я иртәгә таң белән оборудованиеләрне күчерү өчен,, тракторлар җибәрермен.
I алкинның йөзе яктырганнан яктырды. «Участогымда тагы бер «нулевка» арта... Шәп бит шайтан алгыры!» — дип кулларын уды Аркадий Модестович. «Инде моннан соң безнең урамда да бәйрәм булыр. Пөз утыздан да кимгә эшләмәбез... Әлбәттә, шулай».
Кояш баерга якынлашып килә иде.
Миргали, кичке чык төшүдән дымланып карачкыл төскә кергән сукмак буйлап, клубка таба китте.
Сукмакның як-ягына тезелешеп утырган агачларның кызгылт-сары яфраклары кояшның соңгы нурларында утлы күмер кебек янып торалар. Алар инде әкренләп коела да башлаганнар. Аяк астында коры яфраклар кыштырдап кала.
Миргалине барыннан да бигрәк тау башларына, иген кырлары өсте- нә һәм үзәнлекләргә чәчелгән буровойларның сирәклеге гаҗәпләндерде- Аның Бакудагы «Вышкалар урманына» ияләшкән күзләре өчен бу хәл. ничектер сәер булып тоелды.
Тау итәгендә, үзәнлекләрне, иген кырларын икегә ярып, елга ага. Миргали, бик ашыкса да туктамый үтә алмады. Елга ярына басын, көмеш кебек саф суга сокланып берничә минут карап торды. Су тирән һәм үтә күренмәле. Тәбәнәк ярларда камышлар, кыяк үләннәр. Су өстенә үк ятып үскән таллар, елганың агуын тыңлап, аның белән серләшәләр кебек.
— Шушы елга буйларын сагына торган иде әнкәй, — диде ЛАиргали үз-үзенә һәм көйләп җибәрде:
Текә суның ярлары,
Текә суның ярлары, шул, Шаулап үсә бөдрә таллары...
Елга аръягыннан салкынча дымлы җил исеп китте. Җил үзе белән нефть исе алып килде. Бу ис Миргалигә бик якын иде.
— Биредә дә вышка урманнары шаулар әле, — дип уйлады Миргали һәм гүзәл елгага тагын бер карап алды да, гадәтенчә, кызу-кызу атлап, клубка юнәлде. Клубка якынлашкан саен музыка тавышы ачыграк ишетелде. Тынлы оркестрда вальс уйныйлар. Ул да булмады, вальс көчле бию көе белән алмашынды. Бу көй Миргалинең дә күңелен дәртләндерде. Якты, ак колонналар тезелгән зур зал бәйрәмчә киенгән яшьләр белән шыгрым тулы иде.
— Әйдә инде, тизрәк... — диде бер егет, иптәшенең җиңеннән тартып. — Черки Минҗан бии...
«Тапканнар кушамат» — дип көлеп куйды Миргали, һәм күзләре белән участок начальнигын эзләде- Галкин, Миргали үтенә торгач, бүген ук аңа участокны күрсәтергә булды. «Сез мине клуб янында көтегез. Мин өйгә кереп тамакны туйдырып чыгам», — диде ул.
«Килмәгән әле», — дип уйлап алды Миргали һәм, бүтән эше булма- гаилыктан, биючене карарга китте.
Миргали, залның урындыклары җыелып алынган өлешендә гөрләшеп торган яшьләр түгәрәге янына килгәндә, чандыр гына гәүдәле бер егет, кулларын җәеп, җилкәләрен уйнатып, бии башлаган иде инде. Яшьләр, «я әле, Минҗан!..» дип кычкыра-кычкыра кул чабалар...
9
Музыка кызган саен, егетнең хәрәкәтләре дә җитезләнә бара. Менә ул, күз иярмәслек тизлек белән аякларын тыпырдатып, түгәрәк буйлап йөгереп үтте... Кунычы җыерылып куелган хром итеге чагылып-чагылып кына китә. Чандыр гәүдәсе әле йомарлана, әле туп кебек очып китә.
Буең зифа, кашың кара, Күзең дә кара синең;
Кара күзеңә карасам, йөрәгем яна минем. Эх-ма-а!..
Дөбер-дөбер, дөбер-дөбер Идәннәре дөберди;
Идәннәре, һай, дөберди, Җыр бар җирдә эш гөрли...
Миргали сәгатенә карап алды. Озаклады бит бу Галкин- Ул баскыч төбенә чыкты. Папирос кабызды, ләкин тартып бетермичә, ачу белән җиргә ташлады һәм олтаны белән туфракка ышкыды. Аннары тагын клубка керде, тагын баскыч төбенә чыкты. Ярты сәгать, бер сәгать вакыт үтте. Галкин һаман юк иде. Миргалинең чырае караңгыланганнан- караңгылана барды. «Нәрсә бу?—дип уйлап алды ул. — Беренче көннән үк...»
Өстенә җиңел плащ кигән бер кыз, баскычтан йөгерә-йөгерә менеп, Миргали янына туктады.
— Исәнмесез, иптәш Галиев, — диде ул, мөлаем гына елмаеп.
— Ялгышмыйсызмы икән?—диде Миргали аңа каршы. Чөнки ул биредә әле беркем белән дә танышып өлгермәгән иде-
— Баку егете икәнлегегез йөзегезгә чыккан. Көньякның эссе кояшын ияртеп алып килгәнсез... Иптәш Галкин сездән гафу үтенергә кушты. Аларны директор белән икесен ашыгыч рәвештә трестка чакырдылар. — һәм Миргалинең кашлары җыерылуын күреп, күңелле генә өстәде:
— Бүген таң белән шалтыратып борчуым өчен сездән гафу үтенергә тиешмен, иптәш Галиев. Ялгышлык белән булды.
Чыннан да бүген иртә белән Зөләйха исемле бер кыз Миргали туктаган квартирага шалтыраткан иде шул. Ниндидер инженер-геологны сорады...
— Баш инженер биредәме, белмисезме? — дип сорады Миргали.
— Ул алардан да элегрәк китте.
— Ә иптәш Булатов?
— Москва белән телефонда сөйләшә. Аннары аны агитаторлар көтеп тора.
Миргали, аска карап, бераз эндәшми торды да, караңгы тавыш белән:
— Күрәм, сездә начальство күбрәк йөрергә һәм утырышлар үткәрергә ярата, ахрысы, — диде. Кыз, аның чәнчеп әйтүен сизмәмешкә салынып:
— Соңгы вакытта бездә зур бәйрәхм бит, — диде. — Өченче кварталда да Нефть промышленносте министрлыгының күчмә Кызыл Байрагы безнең трест кулында калдырылды.
— Ишеттем... Ләкин...
Кинәт /Миргали көлеп җибәрде һәм кулын селекте.
— Ашыккан ашка батар дигәннәрме әле?
— Әйе, — диде Зөләйха тиз генә. — Әйдәгез, клубка керик. Югыйсә болай баскычта тору бер дә килешми.
Алар залга килеп керүгә, кыз каршына бая биегән егет — Минҗан очып килеп җитте-
— Зөләйха... Вальс!..
Зөләйха үзенең биергә теләмәвен белдергәч, Минҗан «ничек инде?» дигән кебек, гаҗәпләнеп карап алды-
10
— Бер-ике генә па...
— Юк, биемим.
Зөләйханың ниндидер таныш булмаган егет белән торуы Минҗанга ошамады булса кирәк. Ул кызга чебен кебек каныкты:
— Зөләйха, Хаҗи кайда?-.
Миргали кызның кашлары җыерылуын күрде.
— Каян белим... мин диспетчер түгел бит.
— Мерси, — диде Минҗан һәм, янындагы бер кызны рөхсәтсез- нисез биленнән алып, биеп китте-
— Яхшы биючегез икән... — диде /Миргали.
— Башы да аягы кебек эшләсә, яхшырак булыр иде...
Алар, пәрдәләре җилфердәп торган ачык тәрәзә янына килделәр. Таулар өстендә тулган ай йөзә иде.
— Бакуда күңеллерәктер, — диде кыз.
— Әйе, Бакуда күңелле... — диде Миргали. — Менә шулай тәрәзәдән карыйсың: шәһәр, әйтерсең, ут диңгезе. Урамнар халык белән тулган. ^Машиналарның исәбе-хисабы юк. Диңгездә Бакуга килә яки Бакудан китеп бара торган пароходларның якты утлары күренә. Мин төнге пароходларга карап торырга ярата идем- Көндез алар ул хәтле матур булмый... *
Миргалинең уйлары туган якларына, Каспий диңгезе буйларына очты. Туып-үскән җирләр! Аерылып китү белән туган җирләр тагын да якынрак булып, сагыш катыш күңелләрне тагын да көчлерәк дулкынландырып искә төшәләр. /Миргали, шулай булачагын алдан ук сизенгән кебек, китәр алдыннан гына дпңгез ярына төшеп, аның өзлексез чайкалып торган дулкыннарына карап, акчарлакларның «Хәерле юл!» дигән кебек .моңсу гына кычкыруларын тыңлап йөргән иде... Техникумда бергә укы-ган, бергә эшләгән дуслары, өлкәнрәк иптәшләре озаткан чагында аңа: «Авырлыклар очрар — курыкма! Нык бул. Баку егете дигән исемне акла!»—диделәр. А1еиә ул яңа урында. Нәрсә көтә аны?
Шул вакыт Миргали, биюче парлар арасыннан үзләренә таба килүче таза гына гәүдәле егетне күреп алды. Ул сизелер-сизелмәс кенә чатанлый. Аңар ияргән Минҗан, егетнең әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, кулларын болгап нидер сөйли иде-
Егет килеп җитү белән исәнләшеп-нитеп тормыйча, «таныш булыйк» дип, тамырлары беленеп торган, көрәк кебек зур кулын сузды.
— Хаҗи... — диде ул. — Сез Бакудан килгән иптәш бугай?
— Әйе. Миргали.
Хаҗиның майка өстенә генә кигән пиджагының түшендә Дан ордены ялтырый иде. Янагында тирән яра эзе күренә.
— Прошу,—диде ул Зөләйхага. Зөләйха, Миргалидән гафу үтенеп, Хаҗи белән бергә бии башлады.
Минҗан, алар биеп киткән якка башы белән изәп, беркадәр мыскыллау тоны белән:
— Егетне тәмам саргайтып бетерде, — диде.
Миргали берни әйтмәде. Тәрәзәдән кергән җил, җиңел пәрдәләрне җилфердәтеп, аның иңбашларына китереп сала иде.
Икенче көнне участок начальнигы белән Миргали «302-А» номерлы буровой корылачак урынга барырга чыктылар. Алар, Зәй елгасына тө~ шеп, моторкага утыру белән, вак кына яңгыр сибәли башлады. Су өсте күперенеп, кайнап торган зур казан кебек күренә иде.
Галкин, күзлек пыялаларын бармагы белән генә сөртештереп, елгң^ ның аръягына .карады:
— Күрәсезме? Сезнең вышка шуыша да башлаган, — диде. — Кичо безне нәкъ шул мәсьәлә буенча чакырганнар иде. Ярты төн узгач кыца кайттык.
11
Миргали коеп яуган вак яңгыр томаны арасыннан сизелер-сизелмәс беленеп торган вышканың үзен күрде, әмма шуышуын күрә алмады.
Моторка суны ярып, артта күбекләр калдырып, агым буенча төшә башлады. Елганың ике як яры да, сирәгәйгән яфраклы агачлар, куаклар белән капланган. Миргалигә бу урыннар ошады. «Яз, җәй көннәрендә биредә аеруча матур була торгандыр», — дип уйлап алды ул. Шул вакыт Миргали, елганың иң киң булып күренгән урыныннан, бер тракторның танк кебек, тирә-якка су чәчрәтеп, Зәйне кичеп чыгуын күрде.
— Күпер юкмыни?—дип сорады Миргали.
— Нәрсәгә ул? Биредә су сай. Трактор үткәй тирәләр тагы да сай- , рак. Ә кыш көне Кыш бабай күпере өстеннән йөрибез...
Аркадий Модестович, озын муенына ураган җылы шарфын рәтләп, пальто якасын күтәрде.
— Ә яз, көз айларында нишлисез?..
— Андый вакытлар елына ике генә тапкыр була бит, — дип җавап кайтарды Галкин күңелсез генә һәм бераз эндәшми торгач, хакыйкать өчен дигәндәй өстәде: — Киләсе елга күпер салыначак. Кичә шул турыда да сүз булды. Күпер салуны «Таң» колхозы белән безнең трестка йөкләделәр.
... Моторка, агым буенча километр ярым чамасы төшкәннән соң, кинәт кенә уңга борылып, куе куаклыклар белән капланган яр буена килеп туктады.
— Бер ярты сәгатьтән килерсең, — диде Галкин, моторка белән идарә итүче малайга.
Моторка, борынын югары чөеп, тирә-якны төтен катыш бензин исе белән тутырып, агымга каршы йөзеп китте.
Галкин белән Миргали, яңгыр туктаса да, җил искәндә эре-эре тамчылары шыбырдап коелып торган яшь каеннар арасыннан, тайгак сукмак буйлап, югарыга таба күтәрелә башладылар. Ерактан буровой булачак мәйданчыкта башланган эшнең көчле шау-шуы ишетелә иде.
Участок начальнигы, эш барышын карап йөргән арада, Миргалине кайбер кешеләр белән дә таныштырып өлгерде.
/Монтажниклар, төркем-төркем булып, төрлесе-төрле җиргә таралып эшлиләр- Кайберләре вышканың аяклары булачак урыннарны казый, кайберсе шул урынга таш тутыра. Шунда ук ташларны цемент белән дә ныгыта баралар. Кайберләре балчык измәсе өчен чан казыйлар...
Күп кенә җиһазлар китерелгән дә иде инде- Миргали зәңгәрсу төскә буялган зур насослар янына килде. Алариың клапаннарын капшап карады. «Яңалар икән...» дип уйлады ул- Шунда ук трансформатор белән электромоторлар тора иде. Миргали аларны да җентекләп карап чыкты.
— Техника, техника килә, — диде участок начальнигы, моторларга ымлап. — Бу техника белән дә начар эшләсәк, безнең бәһабез базар көндә сукыр бер тиен булачак.
— Әйе, туган ил техниканың әйбәтен бирә, — диде Миргали һәм бүген үк үзен бригада членнары белән таныштыруын үтенде.
— Борчылмагыз, кулымнан килгәнне барысын да эшләрмен, — диде участок начальнигы һәм, бүтән эшләрем бар, дип китеп барды.
... Миргали, башка буровойларны карап килергә уйлап, тракторлар салган эз буенча ачыклыкка чыкты, һәм шунда ул гаҗәп бер күренеш .алдында туктап калды: җиде-сигез тракторның, җир селкетеп, яман үкереп, кырык бер метр биеклектәге тимер вышканы тартып китерүләрен күрде. Берничә минуттан алар, тирә-якны төтен һәм шау-шу белән тутырып, Миргали турысына җиттеләр. Вышканың алгы I аяклары астына куелган киң табанлы махсус чаналар, җирне ерып,
сабан кебек актарып баралар- Вышка артыннан ук, тимер чанага биш тонна ярым авырлыктагы ротор салган һәм культбудка таккан тагын бер трактор күренде.
12
Миргали эшнең шундый темп белой башлануына чын күңеленнән куанды. Үзенең кичә клуб баскычында борчылуларын искә төшереп, әкрен генә елмайды һәм тирә-якта җәелеп яткан колхоз кырларына карап тора башлады. Еракта, тау битендә, авыл күренә. «Галкин әйткән «Таң» колхозымы әллә» дип уйлады Миргали.
Ярты юлдан Миргали кире борылды. Ниндидер көч аны үз буровоена тарта иде.
Миргали, тирә-якны күздән үткәреп, мәйданчыкка кире кайтканда, монтажниклар гигант башняга охшаган гаҗәеп зур вышканы фундамент өстенә күтәрә башлаганнар иде. Моторлар тавышыннан колаклар чыңлый. Электросварка, күзне камаштырып, очкыннар чәчрәтә.
Миргали культбудкага юнәлде. Анда эшчеләр шыгрым тулган. Балта осталары, монтерлар, слесарь һәм монтажиикларның бригадирлары, шаулаша-шаулаша, оператив план төзиләр...
— Исәнмесез, иптәшләр! — диде Миргали.
Күбесе аның сүзен ишетмәде.
Кемдер иптәшенә:
— Яңа мастер... — дип куйды.
Шау-шу бераз тынган кебек булды. Киң җилкәле бер егет, тирләгән маңгаен җиңе белән сөртеп, Миргалигә кулын сузды.
— Иртәгә төш вакытларына «заводыгызны» салып бетерергә уйлыйбыз,— диде ул, елмаеп, — корырак тотарга дигән приказ алдык...
Миргалине чолгап алдылар һәм сораулар яудыра башладылар.
— Бу гади генә скважина булмаячак диләр. Дөресме?
— Ничә метр? О-о! Бакуда андый тирән скважиналар бармы?
— Яиа горизонт турында сөйлиләр. Булырлыкмы?
— Галимнәр булырга тиеш дип уйлыйлар,—дип җавап бирде Миргали. — Ә инде аны исбат итү — безнең эш.
Ачык тәрәзәдән кемнеңдер тавышы ишетелде:
— Бетончылар!.. Слесарьлар!.. Чыгыгыз!
Бераздан соң будкада, ялтырап торган майлы комбинезоннар кигән, берничә тракторчы гына калды.
Миргали җиһазлар белән тулган мәйданчыкны тагы бер тапкыр әйләнде дә кайтырга чыкты.
Аны хәзер бары бер генә уй борчый иде. «Бригада, бригада!.»
Картрак мастерлар яңа бригада белән эшли башлауны иң кыен эшкә саныйлар. Алар аны, бер тапкыр да сынау очышлары үтмәгән самолетның күккә күтәрелүе белән чагыштыралар...
Миргали бу турыда юл буенча уйлап кайтты. Ул үзенең булачак бораулаучыларын төрлечә итеп күз алдына китереп карады... Ләкин бернинди нәтиҗәгә дә килә алмады.
Моторка икенче ярга чыкты. Аны көтеп торган бер төркем кеше,, шаулаша-шаулаша, көймә эченә сикерде.
— «302-А»га!—диделәр алар.
Бораулау конторасының планы буенча җиһазландырыла торган бу буровой 302 нче номерлы булырга тиеш иде. Тик башка төрле максат-’ лар куелып борауланырга тиеш булганга күрә, аны башкалар белән бутамас өчен «302-А» номерлы буровой дип атадылар.
Моторка кузгалып китү белән, яшьләр җыр башладылар... «Бу геройлар да минем буровойга икән», — дип уйлады Миргали һәм анын күңеле тагын да көчлерәк җилкенеп китте. Кинәт ул контора директоры Петр Игнатьевич Селовны, Баку кадәр Баку белән сынашырга уе булган Үзәк Комитет парторгы Булатовны искә төшерде һәм бу кешеләр нең бер дә кабаланмыйча, ыгы-зыгы килмичә нинди зур оештыру эшләре- алып баруларына сокланды.
— Төптән каералар икән,—дип уйлап алды ул.
13
II
Участок начальнигы Аркадий Модестович Галкин бригада турында бик озак уйлап утырды. «Ниндирәк бригаданы бирергә соң бу Баку егетенә? Болан төпле генә күренә күренүен, ләкин кызу канлы. Мондый кешеләр ике яклы пычак кебек булалар: тегеләй дә кисәләр, болай да».
Галкин сак кеше иде. Ул алга да чыкмаска, артка да калмаска булды. Аннары әле скважина гомумән бер-бер нәтиҗә бирерме. Вакытны бушка әрәм итү булмасмы икән?
Галкин шундый уйлар белән бригадаларын тагы бер тапкыр күз алдыннан уздырды. Ахыр чиктә ул, моннан бер ай чамасы гына, хезмәт дисциплинасын бозган өчен мастерлыгыннан төшерелгән Гуляев бригадасына туктады...
Хәер, Селов һәм Булатов яңа мастерга иң яхшы бригаданы беркетергә куштылар..- Ләкин яхшы бригадалар үз урыннарында да бик кирәк. Бөтен трестның горурлыгы булып саналган, депутат Сафин яки Южии бригадасын биреп булмый бит инде. Аларны бирсәң, планны кем белән үтисең? Галиев бригадасы махсус задание буенча, гомуми планнан тыш эшләячәк. Аның өчен Галкиннан мөмкин кадәр аз сораячаклар, ә планны тутырмаса, Аркадий Модестовичны бер генә минутка да тыныч калдырмаячаклар- Монысы факт. Гуляев бригадасы хуҗасыз. Хуҗасы булмагач, Галкин аның кешеләрен төрлесен-төрле җиргә чәчкән иде- Кирәк икән, аларны җыюы берни түгел...
«Әлбәттә, бу урта кул бригада... — дип уйлады ул, исемлекне күздән кичереп.—Аның каравы киләчәк айның отчеты уртача булмас- Директор ачуланса ачуланыр. Аның ачуланмаган чагы бармыни. Галкин моңа күнеккән инде».
Рөхсәт сорап, Миргали килеп керде. Аркадий Модестович, исемлекне бер читкә куеп:
— Я ничек? Эш барышы ошыймы?—дип сорады.
— Әйе, ошый... — диде Миргали, диванга утырып. — Колачны киң җәйгәнсез- Темп та әйбәт.
Галкин көлемсерәп куйды.
— Баку кешесе алай ук әйтмәс дип көткән идек. Әгәр чын күңелдән әйтәсез икән, без бик шатбыз... Менә хәзер бригадагызның исемлеген карап утыра идем- Минемчә, бригадагыз да ошарга тиеш... Аннары бит бригаданың нинди булуы, сезгә билгеле инде, мастерның үзеннән дә килә.
— Мөмкинме?
Кабинетка «Таулынефть» трестының гына түгел, бөтен «Татнефть» трестларының иң күренекле мастеры булып саналган Южин килеп керде. Миргали аның берничә айлар буе «Иң яхшы буровой» исеме алган бригадага бирелә торган күчмә Кызыл Байракны кулыннан ычкындырмавы турында ишеткән иде инде. Хәзер ул аңа үтә кызыксынып карады.
— Исәнмесез!.. Без бит әле сезнең белән таныш түгел, — диде Южин, күрешеп. — Баку, Баку ни хәлдә?
Петр Ильич Южин бик җитез, хәтта бераз кискенрәк хәрәкәтләр ясап, көлемсерәп, кычкырып сөйләшә иде. Аның үсмер балаларныкы кебек якты, саф күзләре, Миргалине үз ихтыярына буйсындырырга теләгәндәй, төбәп карыйлар.
Галкин, ниндидер папкаларын култык астына кыстырып:
— Сез сөйләшә торыгыз, иптәшләр. Минем бер-ике минутлык кына эшем бар иде, — дип чыгып китте.
— Без, сезнең белән бер үк көнне эшкә керешәбез икән...
Миргали Южинның нәрсәдер әйтергә теләп тә, әйтеп бетермәвен төшенде. Южин, башын бер яккарак салып, хәйләкәр генә елмая иде.
14
— Әйе. Берьюлы берничә «нулевканы» эксплуатациягә бирүләре турында мин дә ишеттем. Ләкин сез тагын нидер әйтмәкче идегез, бугай. Әйтәсе сүзегезне әйтеп бетерегез инде.
Южин башын чайкап көлә башлады.
— Сез кешенең телдән әйтелмәгән фикерләрен дә күрә беләсезмени?— диде ул. — Тик мин аларны җыелышта әйтергә уйлаган идем. Алайса биредә генә әйтим: мин сезне социалистик ярышка чакырмакчы булам...
— Сез минем яңа горизонт ачу өстендә эшләргә җыенуым турында беләсездер бит?..
— Беләм,— диде Южин.—Тик ул безнең ярышка бернинди дә комачаулык итмәячәк. Мин сезнең белән бары геолого-техник наряд буенча бирелгән араны үткәнче генә ярышачакмын...
Миргали, бераз уйланып торганнан соң:
— Бу ярыш бөтен яклардан да диярлек сезнең өчен уңай шартларда булачак, — диде.
— Пичек? — дип куйды Южин, — бернәрсә дә аңламыйм...
— Беренчедән, сез биредәге геологик шартларны тирәнтен өйрәнгән хәлдә эш итәчәксез...
— Алар сезнең өчен дә сер булмаячак, — диде Южин, Миргалинең сүзен бүлеп. — Чөнки без ярышасы араның геолого-техник наряды сезнең кулыгызга да керәчәк...
— Икенчедән, — дип сүзен дәвам итте Миргали, — мин, скважинаның тирән булачагын алдан ук күздә тотып, аның диаметрын сезнең скважинага караганда, кимендә бер ярым, ике тапкырга артыграк итеп бораулый башларга тиеш булачакмын. Өченчедән...
— Димәк, сез минем тәкъдимемне кире кагасыз?
— Мин бит әле сезгә ул турыда бер сүз дә әйтмәдем.
Южин, иренен тешләп, бераз дәшми торды. Ул үзенең уйларына бирелгән иде. «Техник яктан, дускаем, тирән йөзгәнлегең күренеп тора. Ә менә иң төп, иң җитди нәрсәне — кешеләреңне оныткансың, һәрбер эштә нәтиҗәгә ирешергә, чын уңыш яулап алырга теләсәң, иң элек кешеләрдән башларга кирәк. Кешеләрдән!..»
— Өченчедән... Петр Ильич, сез үз бригадагыз белән күпме вакыт бергә эшлисез инде?..
— Минме?.. Байтак инде...
— Шул-шул. Мин әле бригадамны күргәнем дә юк.
Аларны участок начальнигы кабинетына чакырдылар.
Кабинет якты һәм иркен иде. Майлы буяу белән буялган стеналар күзне чагылдырырлык булып ялтырый. Стена буена ике рәт булып тезелгән халыкның үзара сөйләшүләре бүлмәне тонык бер гөрелте белән тутырган иде.
Галкин, яна буровойга билгеләнгән бригада членнарының озын исемлеген күтәреп, Миргали янына килде:
— Менә сезгә бригада, — диде ул елмаеп.
Миргали беркадәр гаҗәпләнде:
— Бу бригада түгел, бу — кәгазь. Мин кешеләр белән танышырга теләр идем, иптәш начальник.
Галкин сөяк күзлеген бер кулына тоткан килеш:
— Кешеләр менә монда. Җыелып беттеләр диярлек, — диде.
Исемлектә барлыгы унсигез фамилия иде. Беренче рәттә бораулаучыларның исем-фамилияләре: Шәйхи Камалетдинов, Галия Сабирова, Хаҗи Батыршин...
«Әллә теге Хаҗи микән?» — дип уйлады Миргали. Ул, тиз геиә исемлеккә күз йөртеп чыкканнан соң, урындыкларда утыручылар арасыннан, үзенең бораулаучыларын эзли башлады. Иң кырый урындыкта, кулын тәрәзә төбенә ирләр кебек салып, килешле генә утырган хатынны
15
күргәч, «Галия Сабирова шушысыдыр»—дип уйлады. Әлеге хатын буй- сынга җыйнаграк кына булса да, аныц зур ихтыярга һәм бораулау эше таләп итә торган физик көчкә ия булганлыгы, беренче карауда ук күренеп тора иде. Җилкәсенә салган шәле өстенә чәчелеп, дулкынланып торган коңгырт чәче кояш ашаганлыктан, бераз җирән төскә кергән. Тәрәзәдән төшкән кичке кояш нурларында аныц колакларындагы кечкенә алкалары ялтырый иде.
«Шәйхи Камалетдинов кайсысы икән?»
Кабинетка парторг Булатов, директор Селов һәм Хаҗи белән /Снижав керде.
«Әллә монысы да бу бригадага микән?» — дип уйлады Миргали Миижап турында. Ул шунда ук исемлеккә күз төшереп алды һәм Миижап дигән исемне бораулаучы ярдәмчеләре рәтеннән тапты.
Булатов, барысы белән дә исәнләшеп, өстәл янына килеп утырды һәм исемлекне кулына алды. Исемлекне укыган саен аныц чырае караңгылана барды. Ниһаять, ул укып бетерде һәм директорга карап:
— Сез исемлек белән таныштыгызмы?—дип сорады-
— Әйе, — диде Петр Игнатьевич салкын гына һәм юан бармаклары белән өстәлне әкрен генә дөбердәтә башлады- Бүлмәдәгеләр барысы да сагайдылар. Галкин да сагайды, ләкин ул тыштан бернәрсә дә сиздермәскә тырыша иде.
— Иптәш Галкин, нигә сез минем күрсәтмәне турыдан-туры' үтәмәдегез?
. — Петр Игнатьевич, — диде Галкин, урыныннан торып. — Үзегез уйлап карагыз, хәзер бөтен бригадалар да комплектланганнар... Алариы җимереп булмый бит... — Аркадий Модестович тирән генә көрсенеп куйды. — Әлбәттә, Сафии бригадасын биргәндә яхшы булыр иде дә...
Булатов каршы төште.
— Сезнең участок иң зур һәм иң көчле участокларның берсе. Анда бер Сафин бригадасы гына түгел...
— Әгәр дә кирәк булса,—диде Аркадий Модестович, парторгка карап алып, — без әлбәттә... бригаданы эш барышында да көчәйтә алабыз. Үз кулыбызда. Булышырбыз.
Селов исемлектә ясаган билгеләрен Булатовка күрсәтте дә, урыныннан торды. Бригаданы мастер белән таныштырды һәм яңа горизонт турында сөйләп китте. Моның кыен эш икәнен, бригададан күп көч соравын әйтте. Аннары исемлекне укып чыкты. Ләкин анда унсигез кеше урынына унике генә калган иде.
— Бүтәннәре турында уйлыйсым бар әле, — диде.
Южин сүз бирүләрен сорады. Ул иң элек, бригаданы мактаулы эш алуы белән тәбрикләде, һәм сүзне артык озынга сузмыйча, бригаданы социалистик ярышка чакырды.
Аның тәкъдиме көтелмәгәнрәк булганлыктан, барысы да тынып калды.
— Я, иптәшләр! — диде Булатов, елмаеп. — Сездән җавап көтәләр...
Миргали урыныннан торгач, барысы да аңа таба борылдылар. Егетнең кыю, кискен күз карашы һәм үз-үзен тотышы күпләргә ошады булса кирәк, ләкин шул вакытта Миргали аларда кызыксыну катыш сагаю сизде. Гүя алар: «Бу егет тамырдан чапмасмы икән?» диләр иде.
— Южин иптәшкә безне социалистик ярышка чакырып, хөрмәт күрсәтүе өчен рәхмәт, — диде Миргали. — Без ярышырга каршы түгел. Ләкин социалистик ярыш зур нәрсә ул. Без моны бригадада уйлашырбыз һәм Южин иптәшкә җавап бирербез.
— Дөрес, — диде Галия Сабирова.
— Киңәшле эш таркалмас, — дип өстәде Шәйхи абзый.
16
Җыелыштан соц ярты сәгатьләр чамасы вакыт үткәч, Миргали бораулау конторасының геология бүлегенә керде. Аның геологик наряд белән тизрәк танышасы килә иде.
Алгы бүлмәдә беркем дә юк иде.- .Эчке бүлмәдәй, Миргалинең гаҗәпләнүенә каршы, Минҗанның тавышы ишетелде.
— ...Безгә сайрак скважиналарда да эш бетмәгән... Шулай бит, Хаҗи!..
«О, бу черкинең күзгә керә торган гадәте бар икән», дип уйлап алды Миргали.
— Әйе, Минҗан, сиңа үзең кебек сай скважинада эшләү әйбәтрәк булыр иде, — диде хатын-кыз тавышы.
Миргали кичә клубта күргән кызны исенә төшерде- Әллә улмы? Тавышы охшаган шикелле.
— Зөләйха, — диде икенче калынрак тавыш, — кайчан кайтасың? Мин сине озатмакчы идем...
/Минҗан кычкырып көлә башлады-
— Тю-тю, Хаҗи әфәнде! Синең эшләр хәзер нефть атмый торган скважина кебек.
— Ләчтит сатып утырма әле, хәчтерүш! — дип ачуланды кыз.
Миргали, үзенең шулай кеше сүзен тыңлап торуына уңайсызланып» кире чыгып китмәкче иде. Тик шул вакыт, авыр-авыр атлап, Хаҗи килеп чыкты.
Алар бераз вакыт, бер сүз дә дәшмичә, бер-берсенә карашып тордылар. Хаҗиның яңагы буенча сузылган ярасы шул берничә секунд эчендә зәңгәрсу-кызыл төскә кереп өлгерде.
— Геологлар кайда утыра? — дип сорады Миргали.
— Әнә теге бүлмәдә,—диде Хаҗи коры гына һәм чыгып китте.
Миргали Зөләйха бүлмәсенә керде.
— Ишек ачык булгач, рәхсәт сорамыйлар бугай,.—диде ул елмаеп. — Шулай да рөхсәт итегез әле.
— Рәхим итегез, — диде Зөләйха, күрешеп.
Миргали геолого-техник нарядны сорады. Зөләйха, шкафларның берсеннән алып, аңа зәңгәр папка бирде. Миргали буш өстәл артына утырды һәм кәгазьләрне жентекләп укый башлады. Минҗан Зөләйхага мәгънәле генә итеп күз кысты да бии-бии чыгып китте.
Зөләйха кызарды һәм бу кызаруын Миргали күрмәсен дип, өстәлгә юри ныграк иелде. Ләкин Миргали гүя аның барлыгын бөтенләй оныткан. Ул бармаклары белән кара чәчләрен аралаштырып, кәгазьләргә текәлгән. Вакыт-вакыт ниләрдер язып та ала.
Ниһаять, ул башын күтәрде, папканы япты һәм уйларын туплагандай тәрәзәдән карап торды. Аның кара тут йөзе уйчан да, ашкынулы да иде.
— Зөләйха, — диде ул, кызның өстәле янына килеп, — мин сездән бераз консультация алырга теләр идем. Биредә геологик шартлар Бакуныкына караганда башкарак икән.
— Рәхим итегез, кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә хәзермен.
Миргалине бик күп нәрсә кызыксындыра иде.
— Әйтегез әле, 247 номерлы буровойның бер атна буенча сафтан чыгуының сәбәбе нәрсәдә?
Зөләйха мастерның үтә сендерүчән катлауларны балчык сыекчасын куертмыйча һәм торф белән җиңеләйтмичә бораулавын әйтте. Шуның нәтиҗәсендә буровой берничә атнага сафтан чыккан булган. Икенче бер скважинада борауларны дөрес кулланмаганнар.
— Бу хәл нинди тирәнлектә, һәм нинди катлауларны бораулаганда булган? —дип сорады Миргали һәм Зөләйханың җавапларын блокнотына язып куйды.
2. .с. Ә.“ № 6. 17
Икенче Бакунин, нефть районнарында, — диде Зөләйха, — бораулау эшендә үзле балчык измәсенең яхшы сыйфатлы булуы аеруча әһәмиятле. Без «Балчык измәсе—скважинаның каны» дип йөртәбез. Бакуда ул башкачарак бит.
— Әйе, Бакуда башкачарак.
Миргали үзенең бригада членнары турында сораштыра башлады. Хаҗи кем? Мннҗан нинди кеше? Шәйхи абзый, Галия Сабирова...
Мннҗан турында «хөрмәт» белән сөйләгән Зөләйха Хаҗи турында •берничә генә сүз әйтте, анда да ничектер тартынып кына әйтте. Ә Шәйхи абзый турында: «Ул минем әтием», диюдән узмады. Миргали, аның уңайсызлануын сизеп алып, сүзне тагын Минжанга борды. Мин- җан аркылы ул бүтәннәр турында да күбрәк белергә мөмкин икәнлеген төшенеп алды, һәм ул шулай булды да.
— Мннҗан, — диде Зөләйха, — үзенең бораулаучы ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрелүе белән Хаҗига бурычлы... Мннҗан берничә ай эчендә бөтен буровойларны диярлек әйләнеп чыкты. Тик берсендә генә дә ике-өч вахтадан артык эшли алмады. «Юк, син бораулаучы түгел...» дип, бөтен мастерлар аннан кул селтиләр. Хәтта минем әти дә: «Бар, бер дә булмаса шушы тәгәрмәчне юл буенча тәгәрәтеп йөрт...» дип, Минҗанга тәгәрмәч тоттырган дип сөйлиләр...
Актык чиктә бораулау эшеннән Минҗанны бөтенләй азат итәргә булалар. Ләкин Хаҗи аны үз вахтасына гади эшче итеп ала. Аның Минҗанны ничек итеп эшләргә өйрәтүе турында төрле хәбәрләр йөрде...
Зөләйха сәгатенә күз төшерде.
— Мин сезнең вакытыгызны күп алдым, ахрысы. Гафу итегез,— диде Миргали.
— Зарар юк. Әгәр юлыгыз мин бара торган якка булса, калганын юлда сөйләр идем.
Ачар урамга чыктылар. Ике ягына да агачлар утыртылган киң урамның аргы башында подъем краннары шыгырдый. Прожекторлар белән яктыртылган мәйданда, төн булуга карамастан, төзүчеләр, җыр- лый-җырлый* яңа йортлар салалар.
— Гаҗәп кеше ул, Хаҗи, — диде Зөләйха, бик ягымлы итеп.— Аны барысы да яраталар. Фронтта аягын өздереп кайтуга карамастан, җиңел эшкә күчәргә теләми. Күпме тәкъдим итеп карадылар — якын да килми.
Алар чатка килеп җиттеләр.
— Менә безнең өебез, — диде Зөләйха һәм, башка корпусларныкы кебек үк итеп, каршысына рәшәткәләп бакча ясап куйган зур гына ак йортка күрсәтче. — Болары — безнең тәрәзәләр.
Шул вакыт баскычта кыйгач якалы күлмәгенең изүләрен чишеп җибәргән Шәйхи абзый күренде. Яшьләрне күргәч, әле генә кабызган тәмәкесен ташлап, җитез генә баскычтан төште.
— Зөләйха, ник кунакны өйгә алып кермисең? — диде ул. — Әйдәгез, әйдәгез! Хәзер үк өйгә керегез...
Шәйхи абзый Миргалигә авыз ачарга да ирек бирмәде. Икесен дә җилтерәтеп, култыклап алып, югары этажга алып менеп тә китте.
— Кара син! Шушы кадәр җиргә килеп, керми китәр идегез бугай...— диде Шәйхи абзый. — Бүлмәгә рәхим итегез.
Аларны, шаулап радио уйнап торган якты бүлмәдә, ак алъяпкыч белән билен буып, җиңнәрен сызганып, кичке аш хәзерләп йөруче Мәхүбә түти каршы алды. Ул, кунак килүен күрү белән, тиз генә радионы туктатты.
— Карчык! — диде Шәйхи абзый, — кунак алып киләбез, каршы ал...
— Минем әнием, — диде Зөләйха.
Миргали тартына торган кешеләрдән түгел иде. Ләкин хәлнең болай көтелмәгәнрәк юнәлеш алуын күргәч, шактый уңайсызланды. «Ма
18
лай кебек...» дпп уйлап алды ул. Ләкин чигенер урын калмаган иде. Миргали, исемен әйтеп, Мәхүбә түтигә кулын сузды.
— Әйдәгез, әйдәгез! Түргә узыгыз, — диде Мәхүбә түти, ишекләрнең берсен ачып. — Әйдәгез. Үзегез тагы, мактап йөрисез икән... Ашым да өлгерде.
Тәрәзәләренә челтәр пәрдәләр эленгән зур бүлмәгә үттеләр. Түрдә, өч аяклы биек урындыклар өстендә, бер үк төстәге чүлмәкләрдә гөлләр үсеп утыра. Диван белән урындыкларга ак җәймәләр ябылган. Түгәрәк зур өстәл өстендә озын чуклы саргылт төстәге абажур асылынып тора. Шәйхи абзый, мастерның стенадагы рамалап куелган карточкаларга карап алуын күргәч:
— Минем улларым. Алар да бораулаучылар иде... — диде;
Миргали, аның тавышыннан ук, улларының хәзер инде исән түгеллеген аңлады. Зөләйха, өске киемнәрен салып, әнисенә булышу өчен» кухня ягына чыгып китте. Берничә минуттан, алар әниле-кызлы табын да җәя башладылар. Әнисе кебек алъяпкыч белән билен буып алган Зөләйха, хәзер аеруча матур булып күренә иде.
Өстәл артына утырышкач, Шәйхи абзый, елмаеп, карчыгына күз кысып алды-
— Карчык, рюмкаларны да алып киләсе иде,—диде ул. һәм утырган җиреннән тормыйча гына, каядыр сузылып, яртыны чыгарды.
— Синең шул булыр инде,—диде Мәхүбә түти, — ул «нәмәстәц* синең өчен сый булгач та бит...
— Карчык! Шаулама... Зөләйха да каршы килмәс. Шулай бит. кызым? — Шәйхи абзый хәйләкәр генә елмаеп куйды. — Аппетит өчен бик килешә.
Шәйхи абзый белән Миргали беренче рюмкаларны шушы көннәрдә башланырга тиеш булган зур эш өчен күтәрделәр. Аннары карт бораулаучы, кунагын сыйлый-сыйлый, сүзгә кереште:
— Я, — диде ул. — «Кара шәһәр» ничек яши соң? Минем дә бит яшьрәк чагымда Ьакуда булганым бар...
— Сез белгән «Кара шәһәр»нең хәзер эзе дә калмады, Шәйхи аб- j зый. Анда хәзер бөтенләй яңа шәһәр. Бакчалар шаулый.
— Кара шәһәрдә?.. — дип куйды Шәйхи абзый, — күрәсе иде.
Баку хәлләреннән башланган сүз бик тиз арада барысын да кызыксындырган бригада мәсьәләсенә күчте. Күбрәк Шәйхи абзый сөйләде.
— Яхшы бригада, Миргали туган, уңыш дигән сүз. Ләкин безнең бригада... оешмаган әле. Иван Андреевич исемлектән күпләрнең фамилияләрен тикмәгә генә сызмады. Гуляев калдыклары. Минем Гуляевка үпкәм зур. Бригаданы харап итә язды... Ләкин безнең егетләр барысы да начар түгел. Алдан мактамыйм, эшкә тотынгач, үзең күрерсең.
Миргали:
— Южинның тәкъдиме турында ни уйлыйсыз, Шәйхи абзый? — дип сорады.
Карт бораулаучы туры җавап бирмәде.
Ир мактаныр, корал эшләр дигәндәй, безнең эштә дә бит оборудование зур урын тота...
— Юк, сез менә үзегез ничек уйлыйсыз, Шәйхи абзый? Әллә Южиң бригадасына безнең җегәрлек җитми, уртачарак бригада белән ярышыйк дисенме?
— Юк, энем, Шәйхи абзаң андыйлардан түгел. Егылсаң, яхшы аттан егылырга кирәк.
Миргали, Шәйхи абзый белән мавыгып китеп, Мәхүбә түти беләң Зөләйхага бер генә сүз дә дәшмәвенә уңайсызланып куйды. Шәйхи ' " и да, яшь мастерның уен аңлаган кебек, карчыгына таба борьь лып:
2* 19
— Безнең биредә производство киңәшмәсе төслерәк килеп чыкты шул, — диде.
Миргали, хуҗалар белән саубуллаша башлаганда, стенадагы сәгать төнге унберне сукты. Бары тик хәзер генә Миргали кечкенә өстәл янында төрле төстәге ташлар һәм керннар тутырылган тартмаларны һәм берничә төрле нефть салынган озын пыяла савытларны күрде.
— Биредә лаборатория дә бар икән, — диде ул һәм нефть тутырылган пыяла савытлар янына килде. Савытларның бер төркеменә «угленосные», икенчеләренә «девон» дип язылган иде.
Ш
Миргали урамга чыкканда, таң атмаган иде әле. Ул бүген, буровойны җибәрәсе көнне, бөтенләй диярлек йоклый алмады. Шунлыктан, буровойга беренче булып барырга уйлап, иртәрәк чыкты. Көзге төн һавасы, рәтләп йокламаганга күрә, бераз калтыратып алды.
Ул ашыкмыйча гына елгага таба китте. Урамнар тып-тын. Тик Зөләйхалар торган «Нефтьчеләр» урамына житәрәк кенә, аяк тавышлары ишетелде. Урам уртасыннан кемдер килә иде. Миргали якынлашып килгән кешенең бораулаучы икәнлеген шламга каткан брезент киеменең әллә кая ишетелерлек булып кыштырдавыннан ук белде. Миргали аны көтеп алды...
— Хәерле иртә, Шәйхи абзый!
— Шулай булсын.
— Карга җимгә төшмәс борын, кая болай кузгалдың, Шәйхи абый?
— Кая дип... Билгеле инде.
— Син бүген икенче вахтага чыгарга тиеш бит.
— Шулай да... йөрәк түзми бит.
Алар, сөйләшә-сөйләшә, бергәләшеп киттеләр. Яр буенда үскән таллык арасыннан ачыклыкка чыгу белән, икесе дә берьюлы, буровой ягына карап алдылар. Югарыга таба сузылган, озын күләгә кебек кенә булып күренгән вышканың ике-өч җирендә электр лампалары жемелди иде.
— Әнә ул!.. — дип куйды Шәйхи абзый.
Алар, берсен-берсе узарга теләгән кебек, тиз-тиз атлап, тар сукмактан төшә башладылар. Аяк астыннан ычкынган чуерташлар, күңелле генә шаулашып, түбән таба тәгәриләр. Сызылып кына беленеп килә торган таңның кызгылт шәүләсе куе зәңгәр төскә кергән елга өстендә тирбәлеп ята...
Киң басма янында торган моторка, кинәт кенә яр буйларын шау- шу белән тутырып, тигез генә агып яткан суны ярып түбән таба йөзеп китте.
Бригаданың башка членнары да озак көттермәделәр. Миргали белән Шәйхи абзый буровойга күтәрелү белән, Зәй ягыннан яңадан моторканың тыкылдавы ишетелде.
Куаклыклар арасыннан Галия һәм аның вахтасында эшләүчеләр күренде. Аларга Хаҗи да ияргән иде.
— Мәли,— диде Галия верховой булып эшләүче азербайҗан егетенә, — насосларны караштыра тор...
Мәли, балчыкболгаткыч янына килеп, аның моторын эшләтә башлады. Аннан, кичә үк хәзерләнеп куелган балчык сыекчасын чанга агызганнан соң, насослар бүлегенә кереп китте.
Бораулаучыларның йөзләре, кузгалып китәргә хәзерләнгән паровоз кебек пошкырып торган буровойга караган саен, җитдиләнгәннән- җитдиләнә барды.
20
I алия буровой журналына көндәлек эш планын язып утырган Миргали янына берничә тапкыр керде. Ул яхшы ук дулкынланган, ләкин тыштан сиздерергә теләми.
Бәлки башларбыз, иптәш Галиев?
— Башлыйбыз!—диде мастер, урыныннан торып.
Галия культбудкадан йөгерен чыгып китте һәм буровойда аның күтәренке тавышы яңгырады: «Башлыйбыз!» Үзе йөгереп барып штурвал артына басты.
Башка бораулаучылар да буровойга керделәр.
— Хәзерләнергә!—диде Миргали.
Шәйхи абзый авыз эченнән генә «хәерле сәгатьтә» днп, иреннәрен кыймылдатты.
Йомшак катлаулар өчен кулланыла торган зур диаметрлы, эре тешле борау, ыржайган тешләрен күрсәтеп, ротор эченә төшеп күздән югалды. Квадратны беркетә торган чөйләр үз урыннарына төшеп утырдылар...
— Насослар әзер!
— Роторның чылбырын тоташтыр, — диде Галия, үзенең ярдәмчесенә.
Бер читтә басып торган Миргали, батареяга ут ачарга команда биргән кебек:
— Башла! — дип кулын күтәрде.
Кинәт зур заводның бөтен цехлары берьюлы эшли башлагандай булды: сирена авазына охшап, насос моторлары гүләде, һәм моңарчы тып-тын булып торган буровой эче, ротор әйләнүдән, колак тондыргыч шау-шу белән тулды.
Галия, янында басып торган мастерга тагы бер тапкыр күз төшереп алгач, тормозның рычагын күтәрде... Лебедка барабанына чорналган калын канат әкрен генә сүтелде. Аның саен зырылдап әйләнгән квадрат җиргә керә башлады.
Ротор белән бораулаганда басым 40—50 атмосферадан артмаганга күрә, хәзергә бары тик бер генә насос эшли иде. Циркуляция I дә тигез генә ага...
Миргали ротор астыннан чыккан балчык сыекчасының улак буенча ургылып акканын карап торучы бораулаучылар янына килде- Үзле балчык сыекчасы бераз карачкыл төстә иде. Димәк, борау кара җир катлавын бораулый.
— Менә кызыл балчыкка күчте... — диде кемдер. Улак буенча кызгылт төстәге куе су ага башлады.
Эш башлау минутын түземсезлек һәм эчке киеренкелек белән көткән бораулаучылар иркен сулыш алдылар. Минҗан аякларын тыпырдатып биергә үк тотынды...
Бригаданың башка вахтадагы членнары бераздан тарала башладылар. Бу вакытта ундүрт метрлы квадратның яртыдан артыгы җиргә кергән иде инде.
Миргали штурвал янында баскан Галиягә дүрт бармагын күрсәтте. Галия мастерның дүртенче тизлеккә күчәргә кушуын шунда ук аңлады- Тик ул дүртенче тизлектән курыкты. Өченче тизлеккә дә теләр-теләмәс кенә күчте...
Вертлюга роторга якынлашкач, Галия жиргә кереп беткән квадратны чыгарды. Тешләре арасына үзле балчык тулган борау күренде... Борауны, унике метр ярым озынлыктагы трубага борып, трубаны квадратка ялгап, яңадан скважинага төшерделәр дә бораулауны дәвам иттерделәр.
I Циркуляция — балчык сыекчасының әйләнеше.
21
Миргали, Галиянең өченче тизлек белән генә бораулавын күреп тагы дүрт бармагын күрсәтте.
Бораулаучы аның ишарәсен күрмәмешкә салынды. Миргали тиз генә аның янына килде һәм Галиянең колагыпа кычкырды:
— Мин боерыкларымның төгәл үтәлүен таләп итәм. Исегездә тотыгыз моны!
Галиянең канәгать түгеллеге йөзенә чыккан иде. Ләкин тавыш кубармады, дүртенче тизлеккә күчте.
Галия, күз иярмәслек тизлек белән әйләнгән квадратка һәм вышканың дерелдәп торган каркасларына карап алды да, Миргалинең колагына иелеп:
— Сез бик ашыгасыз...—диде.
— Роторны күзәтегез!
Квадрат бик тиз арада җиргә кереп бетте- Инструментны, унике метр ярымлы трубага ялгап, яңадан озынайттылар.
— Беренче шәм1 булды, — диде Галия. Бу юлы ул моторларны җибәрү белән, мастер кушканча, дүртенче тизлектә бораулый башлады
Ике айга якын буровойның шау-шуын юксынып, көтеп алган Миргали эчке куануыннан «исергән» иде. Ул, Б а кудагы, бораулаучыда}) хәзерли торган техникумны бетереп, беренче тапкыр буровойга килгән дә шушындый ук тойгылар кичереп, эшкә керешкән иде. Бүген дә, буровойга беренче тапкыр эләккән кеше кебек, әле насослар бүлегенә керә, әле шаулап агып үзе белән таш кисәкләре чыгара башлаган балчык измәсен карап уза.
— Верховой!—дип кычкырды Галия.
Верховой Мәли Алиев, йөгерә-йөгерә, вышканың сәндерәсенә менеп китте.
«302-А» номерлы буровойның шәмдәленәII беренче шәм утыртылды.
Үзен үтә киеренке хәлдә сизгән Галия иртәнге кояш нурында ялтырап торган шәмгә сокланып карады- һәм «Вахта беткәнче ике шәм җыя алсак, шәп булыр иде» дип уйлап алды.
— Бүген өч шәм җыярга кирәк, — диде Миргали, Галия янына килеп.
Галия «ай-һай, бик дуамал тотынды әле бу егет...» дип уйлап куйды, ләкин мастерга берни әйтмәде.
...Икенче вахтага килгән Шәйхи абзый, бөркелеп пар чыгып тор гаи өч шәмне күргәч, гаҗәпләнеп буровойга йөгерде-
— Галия!.. — диде ул, үз күзенә үзе ышанмаган кыяфәт белән. Бу ни бу?
Галия, елмаеп, маңгаендагы тирен сөртеп алды:
— Шәмнәр...
— Күпме?
— Сиксән җиде метр.
— Ә?.. Ничек?
— Ничек икәнен үзем дә сизмичә калдым, Шәйхи абзый,—диде Галия. Аның бераз озынчарак сөйкемле йөзеннән, зәңгәрсу күзләреннән ниндидер бер куаныч ташый иде. — Беләсеңме, Шәйхи абзый, мин бүген үз гомеремдә беренче тапкыр роторны дүртенче тизлеккә җибәрдем. Бераз шүрләдем дә...
— Ә синең кайчан да булса бер вахтага шулкадәр ара үткәнең бар идеме соң?
— Анысы да беренче тапкыр.
1 Шәм — икс яки өч трубаны ялгаганнан соң барлыкка килгән 25 метр озынлыктагы труба.
II Шәмдәл — 25 метр озынлыктагы трубаларны тезеп утыртып куя торган тәбәнәк өстәл.
22
Шуннан соң Шәйхи абзый, тавышын әкренәйтеп, бик зур сер турында сораган кебек:
Ә мастер ничегрәк, Галия килен? Махы бирерлек түгелме? — диде-
Галия көлеп җавап кайтарды:
— Бу мастер белән, Шәйхи абзый, я күккә күтәреләбез, я җиргә бәрелеп көл булабыз.
Шәйхи абзый да кеткелдәп көлә башлады.
— Алай икән... — ул мыегын бөтереп куйды.—Алай икән. Я күккә, я җиргә диген. Бер көл булмыйча, гөл була алмабыз. Я, ярый, Галия килен, — диде ул, эшчәнләнеп,— буровойны кабул итеп алыйм әле...
— Рәхим итегез, Шәйхи абзый] Бөтен җиһазлар төзек.
Миргали аларны будкага чакырды.
— Скважинада бик зур тизлек белән су арта, — диде мастер— Берничә су катлавы үтелде. Аларны каплау өчен, хәзер үк «юнәлдергеч» III төшерергә кирәк. Трубалар төшерелеп бетү белән конторага шалтыратырбыз. Цемент алып килергә агрегат җибәрерләр. Заявка бирелде- Икенче вахта өчен кыскача эш планы хәзергә шул. Сораулар бармы?
Шәйхи абзыйның берничә соравы бар иде. Миргали аларга ачык итеп, кыска-кыска җавап бирде.
— Бүтән сораулар юкмы? Алайса башлыйбыз.
Төн. Ябалак-ябалак булып кар ява. Югарыда, буровой эчен яктырткан электр лампалары янында көя күбәләкләренә охшаган кар бөртекләре очкалап үтәләр.
Төн урталарында өченче вахта килде. Минҗан килеп җитү белән, аякларын бер-берсенә суккалап алды да, бөрешеп, культбудкага йөгерде. Хаҗи буровойга керде- Аны Шәйхи абзый каршы алды:
— Ишеттенме, бүген безнең Галия рекорд куйды бит, — диде.
— Ишеттем.
Шәйхи абзый, «вахтаңны тапшырганда син дә буровойны җыештырырга онытма», дигән кебек итеп, кулына көрәк алып, идән һәм ротор өсләрен чистарта башлады.
Я, кабул ит. — диде ул, көрәген билгеләнгән урынга куеп.
— Мастер кайда? — дип сорап куйды Хаҗи.
— Конторада.
Шәйхи абзый, күптән түгел генә «юнәлдергечне» төшереп бетерүе һәм скважина белән труба арасына тутырылган цементның катуын көтеп торуы турында әйтте.
— Мастер рөхсәтеннән башка инструментны забойга төшермәскә... — дип өстәп куйды.
Хажи вахтасы өч-дүрт сәгать буе буровой басмасына «кармак» белән трубалар өстерәтте. Вахта бетәргә ике сәгать калды дигәндә генә, Миргали инструментны төшерә башларга кушты.
Миргали штурвал артындагы бораулаучыга байтак вакыт карап торды. Хаҗиның төз һәм нык басып торуы аңа ошады. Электр лампалары яктысында, аның кар төшеп эрегәнлектән юешләнгән киң күкрәге бакырдан коеп куйган кебек булып ялтырый.
Мастерны, барыннан да бигрәк, Хаҗиның дөрес эшләве, инструментны бик зур осталык белән тигез итеп забойга бирә белүе сокландырды. Бораулаучы аз гына вакыт эчендә 15 метр бораулап та өлгерде.
III Юнэлдергеч-су катлауларын каплар өчен төшерелә торган зур диаметрлы труба.
23
Төнге вахта бетәргә сәгать ярым гына калды дигәндә, Галия килеп җитте.
Битс-башы балчык сыекчасына буялган Минҗан, Галияне күрү белән көлеп:
— Новаторыбызга сәлам!.. — дип, кычкырып исәнләште.
• — Сез үзегез дә калышмыйсыз ахры...—диде Галия, дүртенче тиз
лек белән әйләнгән роторга күрсәтеп-
— Хәзергә зур үзгәреш юк. Әле башладык кына,—диде Миргали.
Бер төн эчендә Миргалинең йөзе шактый суырылган иде. Күрәсең, ул төн буенча күз дә йоммаган. Ләкин арыганлык сизелми. Җитез, кызу йөри. Бүген инде Галия аңа артык гаҗәпләнмәде. Бары тик:
— Иптәш Галиев, ял итәргә дә кирәк бит, — диде.
Миргали, аның сүзләрен ишетмәмешкә салынып:
— Вахта бетү белән турбина төшерәбез,—диде-
— Турбина?!
— Әйе.
Галия үзенең гаҗәпләнүен яшерергә тырышса да булдыра алмады:
— Иртәрәк түгелме соң?..
— Инструментны шушы көе төшерсәк, әлбәттә, иртә. Борауның күчәренә басым аз булачак. Шуңа күрә, турбинаны авырайтып төшерергә тиешбез.
— Бәлки, бераз сабыр итәрбез, — диде Галия.
Миргали роторның шау-шуы аркылы аның соңгы сүзләрен ишетмәде, ахрысы. Насосны туктатырга кушып кулын болгарга кереште. Хаҗи, насос тукта)'’ белән мастерның әйтүен көтеп тормыйча, инструментны күтәрә башлады. Верховой, тар баскыч буйлап, йөгерә-йөгерә вышкага менеп китте...
— Турбина төшерергә хәзерләнергә, — дип кычкырды Миргали.
Буровойдагылар, гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып алдылар- Минҗан, тиз генә йөгереп килеп Хаҗиның колагына нәрсәдер әйтте һәм кычкырып көлә башлады. Хаҗи да әкрен генә елмайды.
Вахта алышынды. Шулай да төнге вахта кешеләре, йөз метр тирәнлектәге скважинага турбина төшерергә теләгән мастерның ничек итеп бораулавын күрик әле дип, кайтырга ашыкмадылар-
Яңа борау куелган турбинаны авырайтып, зуррак диаметрлы трубалар ялгап, забойга төшерделәр. Миргали ике насосны да җибәрергә кушты. Ротор белән бораулаганда манометрның кырык өстендә уйнап торган стрелкасы, калтырана-калтырана, җитмешкә, сиксәнгә, туксанга күтәрелде... Балчык сыекчасы үтә торган шланг, тере организмның кан тамыры кебек, тибә башлады...
Эш белән мавыккан Миргали Шәйхи абзый белән Булатовның буровойга кайчан килеп чыгуларын күрми дә калды.
— Я, эшләр барамы, иптәш Галиев? — дип сорады Булатов. — Тоткарлыклар юкмы? Галкин булдымы биредә?
— Бер килеп китте. Тоткарлыклар хәзергә юк шикелле.
— Хәзер нишлисез?
— Турбина төшерергә хәзерләнәбез. — һәм артына борылып, бораулаучыга кычкырды: — Минутына күпме үткәнне билгеләп бар!
Миргали, роторга караганда өч тапкыр кызурак әйләнгән турбинаның, йөз метр тирәнлектән, сизелер-сизелмәс кенә ишетелгән гөрелдәвен бераз тыңлап торганнан соң, штурвал артына барып басты. Парторг та штурвал янына килде. Шәйхи абзый, квадратка метрлар билгеләп бару өчен, роторга менде. Хаҗи сәгатькә карап алды:
— Хәзерләнергә!
Мастер, тормоз рычагын әкрен генә күтәреп, турбинаны забойга төшерде. Шуннан соң Хаҗи, кулын селтәп:
24
— Башла! — дип кычкырды.
Миргали, тормозны бөтенләй бушатып, инструментны бөтен авырлыгы белән забойга бастырды һәм шунда ук дрелометрга карап алды. Борауның күчәренә ясала торган басым җитәрлек түгел иде.
«Эх. тагы җпде-сигез генә тонна булса!..»
Турбина белән бораулаганга күрә, буровой эче тып-тын. Инструментның. бораулавы квадратның күзгә күренеп җиргә керүеннән һәм югарыдагы шлангның калтырануыннан гына беленә. Менә инде, Шәйхи абзый билгеләгән метр сызыклары, квадрат кыстырылган чөйләр эченә кереп, юк булдылар. Шәйхи абзый, буе җиткән кадәре сузылып, яна сызыклар билгели башлады.
Ундүрт метрлы квадрат җиргә кереп бетү белән Миргали насосларны туктаттырды. Инструментны тагы бер авыр труба белән озынайткач, Миргали яңадан бораулый башлады. Өч-дүрт метр бораулап төшкәч, ул яңадан насосларны туктатырга кушты.
— Басым аз... — диде ул. аның эшен туктаусыз күзәтеп торган парторгка. Инструментны бераз күтәреп куйды һәм Хаҗига мөрәҗәгать итеп:—*Я, ничегрәк? — дип сорады.
Хаҗи, рапорт биргән кебек, җавап кайтарды:
— Беренче өч метр ун минутта үтелде, дүртенче метр биш минут ярымда, җиденчесе сигездә... Ә соңгы унбишенче метр, егерме өч минутта...
— Начар,—диде Миргали. — Бик начар. Йомшак катлауларда күбрәк тә мөмкин иде...
Сүзгә Шәйхи абзый кушылды:
— Болай булгач, начар түгел инде, иптәш мастер. Мин әле сезнең хәзер үк турбина төшерүегезне ишеткәч, монысын да өмет итмәгән идем.
— Инструментның авырлыгы арткан саен, үтеш тизлеге дә арта барачак, — диде кемдер.
Миргали, эш вакыты булуга карамастан, ике вахтаның да эшчеләре җыелганлыктан файдаланып, бораулау эшенең кайбер процесслары: турында фикер алышырга булды. Ул берничә минутка бөтенесенең дә буровойга җыелуын сорады.
— Без хәзер кечкенә генә тәҗрибә ясап карадык, — диде мастер.— Без беләбез, борауны яхшы һәм дөрес эшләтү өчен, барыннан да бигрәк ике төрле төп шарт кирәк. Беренчесе, борауның забойдагы әйләнеш тизлеге. Икенчесе, борауның күчәренә булган басым- Хәзер безнең турбина, 90—95 атмосфера басым астында минутына биш йөз илле әйләнеш бирә. Ә борауның күчәренә булган басым җитәрлек булмау сәбәпле, без кирәкле нәтиҗәне ала алмадык.
Миргали, кемнедер эзләгән кебек, як-ягына карап алды. — Кайсыгыздыр әле генә, инструментның авырлыгы арткан саен, үтеш тизлеге арта барачак, диде. Дөрес. Әгәр дә хәзер, безнең борау күчәренә, унбиш яисә егерме тонналы басым булса, без метрларны бу саннарга караганда кимендә, өч тапкыр булмаса да, ике, ике ярым тапкыр артыграк үтә алган булыр идек. Безнең эштә борауның, үтеләсе токымның катылыгына карап, дөрес сайлап алынуы һәм дөрес файдаланылуы иң төп рольне уйный. Борауның дөрес сайлануы һәм дөрес файдаланылуы — сыйфатлы скважина бирүнең нигезе. Борау забойда булырга тиеш вакытның беренче яртысында борауланасы араның сиксән проценттан сиксән биш процентка кадәрен үтә. Ә инде калган икенче яртысында 15—20 процентын гына бораулый. Шуңа күрә без аның икенче яртысын, 15—20 процентын гына үтә торган яртысын, мөмкин кадәр кыс-картырга, яисә бөтенләй үк алып ташларга тиешбез. Шулай иткәндә без, бирелгән араны үтү буенча, механик тизлектә отачакбыз...
25
Хаҗи, мастерның сүзен бүлеп:
— Ә инструментны күтәрү белән төшерүдә?.. — дип сорады.
— Инструментны күтәрү белән төшерүдә, билгеле, оттырабыз. Хәзер без бу эш процессларын тирәнтеииәпрәк уйлап карыйк.
Миргали төрлесе-төрле җирдә утырган бораулаучыларына һәм алар арасына баскан парторгка күз төшереп алды. Тиздән бораулаучы булырга хыялланучы яшьләр аеруча бирелеп тыңлыйлар иде. Хәтта Черки Минҗан да ротор чылбыры калканына кунаклап, бөтен дөньясын оныткандай, авызын ачып, тыныч кына утыра-
— Без инструментны күтәрү белән төшерүдә оттырабыз дибез. —• I Миргали кулындагы блокнотына карап алды. — Дөресме бу? Нинди очракларда без борау үтмәсләнде дибез?..
— Борау шарошкалары ашалганда, — дип куйды Минҗан.
— Дөрес,—диде Миргали- — Тик шарошкалар ашалганда гына түгел. Борау диаметрын югалтканда да без шуны ук әйтәбез. Кечкенә генә мисал. Баку тәҗрибәсеннән, иптәшләр. Бораулаганда борау әкренләп үзенә төшкән басымны кабул итми башлый. Димәк, борау үтмәсләнде. Шулап да бораулаучы, «кая тагы бераз алдырыйм әле» дип, борау күчәренә булган басымны арттыра да бораулавын дәвам итә. Карасаң, ул борауламый, ә эшне генә боза. Чөнки аның боравы шарошкалары ашалу белән беррәттән диаметрын да югалткан... Бораулаучы актык чиктә инструментны күтәрергә мәҗбүр була. Бөтенләй эштән чыккан борауны чыгарып ташлап, скважинага яңа борау төшерә... Ә яңа борау забойга хәтле төшми. Чөнки диаметрын югалткан борау белән үткән араны, бораулаучы яңадан киңәйтергә тиеш. Шулай итеп, забой стеналарын киңәйткән арада, шарошкалар кырыйлары белән генә эшләгәнлектән, яңа борау да үзенең диаметрын бик тиз югалта. Шуңа күрә борауны алыштырыр өчен инструментын күтәреп төшерергә иренгән бораулаучы бер эшне ике тапкыр эшләргә мәҗбүр була...
— Шунлыктан, — дип, сүзен дәвам итте Миргали, — безгә борауны > алыштырырга иренмәскә, ә инструментны күтәрү белән төшерүгә киткән вакытны яңа борау белән үтелгән метрлар хисабына капларга кирәк...
Яшь мастерның һәрбер сүзен отып калырга теләгәндәй, онытылып тыңлап утырган Шәйхи абзый, үзенең егерме сигез ел буе бораулаучы булып эшләвенә карамастан, шушы яшь кенә егетнең бик күп тәҗрибәләрдән һәм бик күп еллардан соң гына сере ачыла торган нәрсәләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә алуына гаҗәпләнеп куйды.
Шәйхи абзыйның бөтен сокланганы, бөтен кызыкканы яшьлек иде. Ул һәрвакытта, яшьләр белән сөйләшкәндә, «эх, сезнең яшьлек миндә булса!»—дип әйтә иде. Карт бораулаучы, яшь мастерның сүзләренә колак салып тыңлап утыра торгач, үзенең яшь чакларын күз алдына китерде. Тынгысыз яшь Шәйхи, авылда түзәрлек хәл калмагач, Мәхүбәсен ияртеп, бөтен Россияне диярлек әйләнеп чыкты. Ул шахталарга да төште, заводта да булды. Бер генә эштән дә баш тартмады. Тик кая гына бармасын, нинди генә җиргә эшкә кермәсен, ул үзенең бөтен тырышлыгының бушка киткәнен күрде. Берәр һөнәр алырга теләсә, «эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнүең үзең өчен» дип, бушлай эшләтә торганнар иде. Хәзер инде башка заманалар. Тормышы яңа, кешеләре дәртле.
Ул арада Миргали кечкенә киңәшмәне ябык дип игълан итте һәм эшкә тотынырга кушты.
Миргалинең сүзләрен игътибар белән тыңлап утырган һәм блокнотына төрткәләп барган Булатов Миргали янына килде.
26
— Бүген сөйләгән сүзләрегезне, иптәш Галиев, башка буровой бораулаучыларына да сөйләргә кирәк булыр бит. Сезнең бай тәҗрибә- гез бар. Уйлагыз әле.
— Була ул, иптәш Булатов, — дип күңеллеләнеп җавап бирде Миргали.
IV
Мастер /Миргали Галиев җиде йөз илле метр тирәнлеккә кондукторIV төшерә дигән хәбәр таралганда, бригаданың эшли башлаганына ике атна гына вакыт үткән иде әле.
Ике бригаданың социалистик ярыш нәтиҗәләрен тикшереп караганнан соң, яшь мастерның данлыклы Южин бригадасына караганда алдарак баруы беленде.
/Миргали тынычланырга иртәрәк икәнлекне бик яхшы белә иде. Ул үзе ярыша торган Южии бригадасы белән бераз танышып өлгергән иде инде- Ул бригадада күптән инде бораулаучы булып эшләрлек кешеләрнең дә (бригаданы җимермәс өчен) верховой, яисә гади буровой эшчесе булып кына эшләүләре турында да белде.
Беркөн шулай, кояш баер алдыннан Шәйхи абзый вахтасына, «302-А» номерлы буровойга Южин килеп чыкты, Шәйхи абзый аны ерактан ук таныды:
— Әһә! Петр Ильичны да бераз кытыкладык ахры, — дип, кеткел- . дәп көлеп алды.
Южин буровойга кергәч, бераз гаҗәпләнгән кыяфәт белән:
— Кара, сез дә кондуктор төшерә башлаган икәнсез инде, — диде.
— Әйе, шулайрак иткән булабыз... — дип җавап кайтарды Шәйхи абзый. Ул иртә белән үк инде Южинның кондуктор төшерә башлавы турында ишеткән иде. Кондукторлар арасында зур гына аерма барлыгын күршесенең исенә төшерергә теләгәндәй:
— Петр Ильич, сез үзегезнең дүрт йөз илле метр озынлыктагы кондукторыгызны ничә сәгатьтә төшереп бетермәкче буласыз? — дип сорады.
Петр Ильич елмаймыйча булдыра алмады-
— Бүген бетерергә уйлыйбыз...
— Алайса, безгә дә сездән калышмаска кирәк.
— Калышмагыз, калышмагыз...
— Я әле, иптәшләр!.. — дип кычкырып җибәрде Шәйхи абзый. Ул, мөмкин булган кадәр төз торырга тырышып, штурвал артына барып басты.
— Мәли, өскә!..
Вахта членнары скважинага төшерелә торган калын трубаларны бер-берсенә ялгый башладылар...
Южин, Галиевнең нинди сәбәпләр аркасында, нинди алымнар белән эшләгәнлектән беренче урынга чыгуының серенә төшенергә теләп, вахтаның ничек эшләгәнен байтак вакыт карап торды. Бригада членнары ниндидер бер дәрт белән, кайнарланып эшлиләр иде. Кабалану юк, ыгы-зыгы юк, һәркем үз урынында. Южин, вахта членнарына сиздермичә генә, тезелешеп торган шәмнәргә күз төшерде, шунда ук скважинаның нинди тирәнлектә икәнен чамалап алды.
«Молодцы! Парторг мине юкка гына бирегә юлламаган икән», — дип уйлады Южин.
IV Кондуктор — ишелә торган токымнарны каплар өчен төшерелә торган 12 дюймлы труба.
27
Булатов, кабинетына кайтып керүгә, нефтькә һәм үзле балчыкка -буялган брезент кожанын салып чөйгә элде. Якасын чишеп җибәрде.
Ул бүген көн буе диярлек «302-А» номерлы буровойда булды. Соңгы көннәрдә бораулау эшендә Миргали кулланган яңа алымның ул бөтен нечкәлекләрен белергә тели иде. Бу методны бөтен производствога күчерү яхшы перспективалар ачачагына парторг бүген тагын бер тапкыр ышанды.
«Борауны рациональ файдалану» методын производствода киң куллану өчен конкрет чаралар күрергә»,—дип блокнотына язып куйды.
Шул вакыт ишектә, кояш кебек балкып, бораулау конторасының директоры Петр Игнатьевич Селов күренде.
— Укыдыгызмы?—диде директор, күтәренке тавыш белән. — Безнең Баку егетебез ничек шаулый. Менә карагыз... Әле генә китерделәр.
Ул парторг алдына газета җәеп салды.
— Менә... Беренче биттә. Аның мәкаләсе.
— Эшлекле егет, — диде парторг һәм газетада басылган мәкаләне җентекләп карап чыкты. — Эшлекле егет, үстерергә кирәк аны.
Директор, бу мәкаләнең редакциягә Булатов тарафыннан җибәрелгән икәнлеген белмәсә дә, аның бу эштә дә һичшиксез катнашы барлыгын аңлый иде.
Булатов кешеләрне үтәдән-үтә күрә, аларның эчке дөньяларына карый белә. Ул аларның производстводан тыш булган тормышлары белән дә кызыксына. Кешеләрнең инициативасын күтәрә, аның белән эштә аралашкан кешеләр үзләрен үсеп киткән кебек хис итә башлыйлар иде. Булатовның шул сыйфатларын яхшы белгән Селов аңа эндәшми генә карап торды. Ул Булатовны ярата иде. Селов, зур көч куеп, үзенең кискен, хәтта бераз тупасрак характеры белән каршылыкларны җимереп юл салса, Булатов бөтенләй икенче юл белән эш итә иде. Ул, нинди дә булса эшнең нәтиҗәсен күрү белән, шунда ук нәтиҗәнең кемнәр, нинди кешеләр тарафыннан һәм нинди алымнар, методлар белән тууын белергә тырыша, һәм шул методларны, алымнарны башка кирәкле урында кулланып, кирәкле нәтиҗәләрне ала белә.
Булатс-в һәрвакытта да диярлек тормышның иң кызу җирендә, эшнең иң җаваплы урынында булырга ярата. Ул трестның бөтенләй көтмәгән участокларына барып чыга... Бары тик шундый вакытларда гына ул үзен чын эшче, чын җитәкче итеп хис итә. Бары тик авырлык •белән бирелгән нәрсәне генә ул үзенең иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәсе итеп саный иде.
— Дөресен әйткәндә, — диде Селов, Булатов мәкаләне укып чыккач,— баштарак Галпевкә минем күңел бик үк ятмаган иде. Ялгышуым өчен шатмын.
— Ә мин моңа, Петр Игнатьевич, шатланмас идем. Әгәр без кешеләрнең кем икәнлекләрен вакыт үткәч кенә таный торган булсак, безнең бәя бик кечкенә булачак. Без, большевик җитәкчеләр, һәр җирдә сизгер булырга тиешбез. Ялгышырга безнең хакыбыз юк.
Селов тирләгән башын яулык белән сөртеп алды.
— Хак сүзгә җавап юк,—диде ул.
Телефон шалтырады. Булатов трубканы алды-
— Иптәш Южин... Сәлам, сәлам. Галневтә булдыгызмы?... Я... шулаймы?.. Миңа рәхмәт әйтмәгез, алдынгы методны үзләштерергә тырышыгыз, иптәш Южин. Галиевиең мәкаләсен укыдыгызмы? Юк? Менә укыгыз. Ярый. Бушагач минем янга керегез. Ярый-
— Южин шалтырата, — диде Булатов Селовка.
— Артта калуы өчен борчыламы әллә? — Селов көлеп җибәрде. — Үкчәңә баскач, борчылырсың да шул-
— Без Южпнга җитди рәвештә булышырга тиешбез, Петр Игнатьевич. Без бер алдынгы бригадир белән генә яши алмыйбыз. Аннары

26
I алиевкә дә булышырга кирәк. Ул, минемчә, Южиннан да бигрәк ярдәмгә мохтаҗ.
Селов берни аңламыйча парторгка карады.
Южин, ни әйтсәң дә, карт большевик. Ә Галиев яшь әле. Кыен моментта аның сөрлегүе мөмкин.
/Миргали белән Южин арасындагы социалистик ярыш скважина тирәнәйгән саен кискенләшә барды.
Бораулаучылар телендә Миргали белән Южин гына иде.
— Байрак кемдә булыр икән?..
— Баку егете алыр. Таш астыннан чыккан малай.
— Кем белә. Южин да калышмый бит...
Соңгы вакытта, Миргали методы белән бораулый башлаган Южин- ның метражлары чыннан да күзгә күренеп күтәрелә башлаган иде.
Тик Галиев бригадасы һаман да әле беренчелекне бирми. Ниндидер чиксез дәрт, күтәренкелек белән эшләгән бораулаучылар бер генә минут вакытны да әрәм итмәс өчен көрәшә башладылар: Хәзер вахталар да буровойны туктатмыйча гына алышыналар иде.
Соңгы өч көн байракның кемдә булачагын хәл итәргә тиеш. Хәзер инде бу ярышның нәтиҗәсе белән аерым кешеләр генә түгел, бөтен контора, бөтен трест, хәтта «Татнефть» трестларының берләшмәсе дә кызыксына башлады.
Контора, бу ике бригаданың көндәлек эш нәтиҗәләрен язып барыр өчен, күрсәткеч такта куйды. Аның янында һәрвакытта төрксм-төркеч булып бораулаучылар күренә. «Татарстан нефтьчесе» газетасы, үзенен. һәрбер номерында диярлек, бу ике бригаданың ярышы турында информация биреп бара-
Шушы иң киеренке көннәрдә Миргали бригадасында бөтенләй көтелмәгән вакыйга булды. Иртән /Миргали, буровойга кереп, инструментның эшләвен бераз карап торгач, борауны алыштырырга кушты. Хажи каршы килмәде.
Яна борау куйгач, инструментны забойга төшереп, насосларны җибәрделәр. Тик чандагы балчык сыекчасының яртысыннан күбрәге бетүгә карамастан, циркуляция күренмәде...
Бораулаучылар борчыла башлады.
— «Китү»ме V әллә?
Запас сыекча беткәнен күргәч, Миргали тиз генә яңасын хәзерләргә кушты. Балчыкболгаткыч шунда ук, тирә-якка пар бөркеп, шаулый- шаулый әйләнә дә башлады.-. Сыекчаны чанга агызгач, яңадан насосларны җибәрделәр, циркуляция һаман да күренмәде...
Икенче вахта килде-
Шәйхи абзый бушап калган чанга күз төшерү белән аптырап калды. Аның аптыравы шулкадәр көчле иде, ул хәтта берничә секунд сүзен дә әйтә алмады.
— Күптәнме?.. — дип сорап куйды ул ахырда-
— Әле генә...
Яиадан балчык сыекчасы ясый башладылар. «Димәк, «китү», — дип уйлады Миргали. — Әллә бик нык сеңдерүче катлау гына микән? Алан дисән, геолого-техник нарядта бу турыда бер сүз дә әйтелмәгән».
/Миргали балчык сыекчасына куерта торган кислота һәм торф ку шарга боерык бирде. Үзе, культбудкага кереп, геолого-техник нарядтан хәзер бораулама торган катлауларны карарга кереште. Анда «китү турында бер сүз дә әйтелмәгән иде.
V «Китү» — үзле балчык измәсенең үзенә аерым юл табып скважинадан чуы». Көчле «китү» житди аварияләрдән санала.

29
Миргали, балчыкболгаткычның шау-шуы тынгач, бораулаучылары янына чыкты. Бушап калган чан яңадан балчык сыекчасы белән тутырылды. Сирена авазы чыгарып насос моторлары да улый башладылар. Тик күпме генә азаплансалар да, циркуляция күренмәде...
Инструментны кире чыгарып, скважинага цемент һәм торф тутырып карадылар. Ул да ярдәм итмәде.
«302-А» номерлы буровойда эш туктады.
— Директорны бирегез... — диде Миргали, трубкапы алып, — Петр Игнатьевич, бу Галиев... Бездә «китү»... Эш тукталды...
V
«302-А» номерлы буровойда «китү» дигән хәбәр яшен тизлеге белән бөтен конторага таралып өлгерде. Эштән азат булган бригада членнары шунда ук буровойга йөгерделәр. Шундый очракларда кулланыла торган барлык ашыгыч чараларны кулландылар. Кешеләр буровойны коткарып калу өчен ару-талуны, ялны һәм ашау-эчүне онытып эшләделәр. Ләкин «китү»не каплар өчен күрелгән чараларның берсе дә нәтиҗә бирмәде.
Шәйхи абзый «китү»не туктата белүе белән бөтен конторада дан тоткан мастер Южин турында уйлап алды һәм бу турыда Миргалигә дә әйтте.
Миргалинең кара тут йөзенә кызыллык йөгерде, күзләре уйнаклап китте. Күрәсең, читтән ярдәм сорау аңа җиңел түгел иде. Чыннан да Миргали турында нихәтле шауладылар, газеталарга яздылар, ә беренче җитди сынау вакытында аның кулыннан эш килми. Шәйхи абзый, яшь мастерның чырае үзгәрә баруын күргәч, хәтта куркып китте. Яшьлеге белән бер-бер дуамаллык эшләп куймагае тагы. Ләкин Миргали бераз уйлап торды да:
— Әйе, Шәйхи абзый, вакытны уздырма; Южин янына үзең бар. Скважина безгә барыннан да кадерле, — диде.
Шәйхи абзый, тар сукмак буйлап, йөгерә-атлый Южин буровоена китте. «Горур егет, ләкин акылсыз түгел,'—дип уйлады ул Миргали турында. — Мин-минлеге юк икән. Монысы иң кирәклесе... Буровойдагы «китү» туктатылыр; менә кешеләрдә «китү» башланса... Бәлки Южин да минем үз буровоем буровой дип куяр әле- Миргали бригадасы «кич тү»не туктата алмаса, байрак Южинда булачак бит...»
Шәйхи абзый шундый уйлар белән Южин буровоена килеп керде- Тик мастерны ул анда таба алмады. «Бәлки конторададыр», дип ерактан ук күренеп торган ак корпусларга таба китте. Южин конторада да юк иде.
Шәйхи абзыйны Галкин каршы алды. Ул бу эштә Шәйхи абзыйны гына гаепләгән кебек:
— Менә сезгә байрак!.. — дип кычкырына да башлады.
Участок начальнигының бу сүзләреннән карт бораулаучының хәтере калды, ләкин сер бирергә теләмәде.
— Мин иптәш Южинны эзләп килгән идем, Аркадий Модестович.
— Буровоендадыр ул.
— Юк шул.
— Алайса өендәдер.
— Южинмы? — диде алар янына килеп туктаган директор, — ул сезнең буровойда инде.
Шәйхи абзый бая, тар сукмактан килгәндә, Южин турында шундый ялгыш фикердә булганы өчен үз вөҗданы каршында оялып куйды. «Ничек инде мин шундый тинтәк уйлар уйлый алдым?.. Эх, картлач, картлач!..»

i л тирләп-пешеп буровойга килгәндә, ике мастер бик житди генә киңәшәләр иде.
— «Китү» нинди шартларда башланды? — дип сорады Южин.
Борау алыштырган арада. Тиздән биш сәгать була инде.
— Сәгатенә күпме «киткәнне» белдегезме әле?
— Юк.
— Белергә кирәк иде. Җитмеш икенчедә мин шундый ук тирәнлектәге «китү» белән кырык алты көй газапландым...
^Мастерлар сөйләшә-сөйләшә буровой эченә керделәр. Южин инструмент күтәрелгән скважина эченә таш төшерде... Берничә секунд үткәч, тонык кына булып ташның суга бәрелгән тавышы ишетелде.
— Әйе. көчле «китү», тик бөтенләй үк өметсез дип әйтерлек түгел.
Аның киңәше белән иң элек скважинага толь һәм брезент кисәкләре тутырдылар. Яңадан цемент белән торф ташладылар. Шәйхи абзый, хәтта өстендәге брезент кожанын ерткалап, җиңнәренә торф тутырып, скважинага ташлады...
Миргали аның бу эшен күрде, ләкин берни әйтмәде. Шәйхи абзый баярак аның турында уйлаганда эченнән шатланган булса да, хәзер бик үк риза да түгел. Бер дә кабаланмый һәм борчылмый бу мастер. Әйтерсең, берни булмаган. Гадәттә кызу канлы, житез хәрәкәтле Миргалинең шулай гамьсез кебек булуы карт буровойчыга сәер тоела иде. «Аңламассың бу яшьләрне». Аның мондый куркыныч чакларда чәчләрен йолкыган мастерларны да, юкка-барга кычкырып, ачуны гаепсез эшчеләрдән алырга тырышучыларны да күргәне бар иде. Ә Миргали куркыныч арта барган саен, киресенчә, үзен тыныч тота кебек.
— Паникага бирелер урын юк, һәрвакыттагыча тыныч эшләгез, — дип кисәтте ул бораулаучыларны һәм арлы-бирле йөгереп йөри башлаган Минжанны шундый кыздырды, теге соңыннан мастерның күзенә күренергә дә курка башлады.
Миргалинең боерыгы буенча саклык белән генә инструментны төшерә башладылар. Бер вахта скважинага инструмент төшергән арада, икенчесе балчык сыекчасы хәзерли торды. Балчык сыекчасын Миргали Южин белән киңәшеп хәзерләтте. Ул, кислота урынына, сыекчаны оета торган паста салдырды һәм күп итеп торф тутыртты.
...Таң алдыннан, әчегән камыр кебек булып, улаклар буенча балчык сыекчасы ага башлады...
— Циркуляция! — дип кычкырды кемдер- Бу шат тавыш бөтен буровойга яңгырады.
Миргали, ярдәм итүе өчен рәхмәтләр әйтеп, өлкән иптәшенең кулын кысты.
— Минем ярдәм нәрсә... — диде Южин. — Хикмәт, иптәш Галиев; үзегездә, аптырап калмадыгыз.
— Юк, Петр Ильич, — диде Миргали чын күңелдән, — әгәр сез биредә булмасагыз, минем эшләр... Рәхмәт сезгә, Петр Ильич, рәхмәт.
— Шулай дисез икән, бик шатмын. Без кулдан килгән ярдәмне беркемнән дә кызганмыйбыз. Бигрәк тә үзебез белән ярышучы бригададан.
Ике көннән соң, Галиев, геолого-техиик наряд буенча бирелгән араны бораулап үтеп, үзенең төп эшенә — разведкага тотынырга хәзер икәнлеге турында директорга рапорт бирде-
Шул ук көнне жыелыш булды.
«302-А» номерлы буровойга, тантаналы рәвештә, күчмә Кызыл Байрак тапшырылды. Чиксез дулкынланган Миргали, байракны кулына тотып, сәхнә уртасында басып торды. Көчле алкышлар тынгач, ул бер адым алга атлады да:

31
— Иптәшләр, — диде. — Бу байракны без беренче, башлангыч җиңүебезнең. билгесе итеп алабыз. Алда тагын да зуррак, катлаулырак бурычлар тора... Без аларны үтәргә хәзерме? Хәзер! дип әйтәсем килә, иптәшләр!
Миргали берничә секунд тын торды да тагын сөйли башлады. Ул Южин турында, аның ярдәме турында сөйләде.
— Иң кыен минутта иптәш Южин безгә ярдәм кулын сузды- Мин аңа шушы тантаналы җыелышта бөтен бригада исеменнән рәхмәт әйтәм. Рәхмәт,' Петр Ильич!
Миргалинең сүзләреннән соң беркадәр уңайсызланган Южин трибу- ? нага күтәрелде. Ул, бүреген кулына алып, сөйли башлады.
— Иптәшләр!.. Мин моңарчы «җиңелмәс» булып саналып та, бүгенге көн «җиңелүем» өчен кайгырмыйм. Киресенчә, безнең эштә тагын да остарак мастерлар барлыгы мине шатландыра гына... Иптәш Галиев кебек кыю, яшь мастерлар армиясенең артуы, безнең гомуми җиңүебез ул...
Аркадий Модестович сөйләр дип берәү дә көтмәгән иде. Беренче көннән үк «302-А» буровойны үги баласы итеп саный башлаган һәм аның эше белән үтә аз кызыксынган Галкин бүген аеруча күтәренке күңелле иде. Ул трибунага йөгерә-йөгерә менде, озын муенын боргалап як-ягына каранды, күзлеген төзәтте.
— Күрдегезме, иптәшләр,—диде ул, елмаеп, — безнең бөтен бо- раулаучыларыбыз өчен үрнәк булып саналган мастер Южииның алымнары казанышның иң биек ноктасы түгел икән әле. Бу хәл безгә, теләгән вакытта^ тагы да зуррак уңышларга ирешү мөмкинлекләре барлыгын раслый...
Участок начальнигы кинәт кенә сүзеннән туктап, күзлек пыяласын сөртештереп киде дә, нәрсәдәндер оялган кебек елмаеп алды.
— Иптәшләр!.. Минем бер кечкенә генә тәкъдимем бар, — диде ул. — Әлбәттә, бу тәкъдимгә бөтен бораулаучылар да кушылырлар дип уйлыйм... Безнең бораулау конторасының күчмә Кызыл Байрагы ( бар. Без ул байракның кайсы буровойда икәнлеген бары тик җыелышларда гына беләбез. Ә байрак парткабинетта саклана. Минем тәкъдим шул... Җиңүчеләр әллә каян күренеп торсыннар өчен, җиңүчеләр буровоеның вышкасына кызыл флаг эләргә...
Ул сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, залдан: «Күптән шулай кирәк иде- Дөрес!» дигән тавышлар ишетелде. Мипжан бар көченә кычкыры- на-кычкырыиа кул чаба башлады. Аңа башкалар да кушылдылар...
Икенче көнне таң белән Галкин, култык астына кызыл флаг кыстырып, «302-А» номерлы буровойга таба китте.
Күп тә үтмәде, вышка өстендә флаг җилферди башлады. Участок начальнигы, кире кайтканда, берничә тапкыр борылып, җилфердәп торган флагка күз салды. «Контора яныннан күренә микән?.. Әлбәттә, күренә торгандыр...» дип уйлап алды ул.
Кайтып җиткәч, байраклы вышканың контора яныннан гына түгел, хәтта директор кабинеты тәрәзәсеннән дә күренеп торуын белгәч, ул үзендә ниндидер зур канәгатьлек тойгысы тууын сизде. Тик бернәрсә аның күңелендә яшерен шик тудырды. Галиев аның бу эшен яратып бетермәде шикелле...
VI
Миргали, чаңгыларын тагып, буровойга барырга чыкты.
Чатнап торган салкын иртә. Тирә-як тып-тын. Җир өстен каплаган куе томан эчендә, бөтен тереклек катып калган кебек булып күренә иде- «Җил чыгып, кар да яумый ичмаса...» дип уйлады Миргали. Ул
32
тар сукмак буйлап, зур-зур атларга тырышып, үзәнлеккә таба төшә башлады. Чаңгы таяклары, каты карга кадаганда әллә нинди нечкә авазлар чыгарып, шыгырдыйлар иде.
Миргалинең күңеле борчулы иде. Соңгы көннәрдә каты салкыннар эшкә бик нык комачаулыйлар- Пар, яисә су килә торган трубалар бербер артлы шартлый. Элеваторлар к!ата. Аларны ачсаң — бикләп, бикләсәң — ачып булмый.
Бераздан соң ул «302-А» буровоена пар һәм кайнар су биреп торучы кочегарка янына җитте- Кочегарка паровоз кебек пошкырып тора, аның озын трубаларыннан чыккан төтен, багана кебек булып, югарыга таба күтәрелә.
Миргали елан кебек булып сузылып яткан калын труба буенча китте. Трубаның бер җиреннән шаулап пар чыгып тора. Шул урында, үз табышына ташланырга хәзерләнгән ак аю кебек булып, боз утыра-.
Миргали текә ярдан елга өстенә шуып төште. Биредә җил юк, бераз җылырак кебек.
Томанлы рәшә эченнән буровойның вышкасы калкып чыкты. «Зөләйха анда микән?..» дип уйлады Миргали. Зөләйха бер ай чамасы инде «302-А» номерлы буровойда л'аборантка-коллектор булып эшли иде. Ул керннарның VI нинди тирәнлектән, нинди катлаудан һәм нинди токымнан икәнлеген язып, җыеп бара, һәрбер пробага аерым паспорт төзи. (Киләчәктә, шул язмаларга карап, геолого-техник наряд хәзерләргә тиешләр ) Бу авыр, катлаулы һәм бик җаваплы эшне Зөләйха үзе теләп алды. Бораулау конторасы тресттан лаборант сорау белән, Зөләйха бу эшкә җибәрүләрен үтенеп гариза язды.
Буровойда эшләү, бигрәк тә кыш көне, җиңел булмаячагын Зөләйха белә иде. Соңгы көннәрдә каты салкыннар башлану аркасында «302-А» номерлы буровойда эш тагын да авырайды...
Миргали буровойга якынлашканда, җитмешләп шәм чыгарылган иде инде. «Бик тиз күтәргәннәр...» — дип борчылып уйлады ул.
Буровойдагыларның бөтенесе дә балчыкка катып беткәннәр иде. Галиянең бөдрә чәчләренә кадәр пычранган. Хәтта күбрәк вакытын будкада үткәргән Зөләйханың да яңаклары, киемнәре балчыкка буялып беткән иде. Эшнең канәгатьләнерлек түгеллеген Миргали бораулаучыларның йөзләреннән үк күрде.
— Эшләр шәптән түгел, — диде Галия. — Яңа борау егерме сантиметр да үтә алмады. Менә, күтәрәбез.
Мондый җавап Миргали өчен яңалык түгел. Үткән атнада алар нибары ике метр борауладылар. Җир, гүя үзенең серләрен артык ачарга теләмәгәндәй, бораулаучыларга бөтен көче белән каршы тора иде. Корыч бораулар аның токымнарының катылыгына чыдый алмыйча, ашалып, ватылып бетәләр иде.
/Миргали Зөләйха янына керде. Ул беренче күргәннән соң ук ниндидер яшерен җепләр аның йөрәген Зөләйхага тартканлыгын сизә иде. Ләкин Хаҗины күргән саен, ул Зөләйха белән очрашмаска дип үз-үзеиә сүз бирә, ләкин аның бу вәгъдәсе тукран тәүбәсенә охшый иде. Ул Зөләйханы күрмичә түзә алмады.
— Зөләйха, эшләрең ничек? — диде Миргали.
Зөләйха өчен Галия җавап бирде.
— Ул да юкк-а гына көтә. Кайтып кит дип әйтеп тә карадым, тыңламый. Проба бу юлы барыбер булмаячак. Чөнки керн алырлык ара үтә алмадык.
Иң элек турбина, аның артыннан тешләре ашалып беткән борау күренде...
— Менә... Тәмам харап булган, — диде Галия.
VI Керн — забойдан чыгарылган проба.
33
Зөләйха ротор янына йөгереп килде. Балчыкка буялган борауның ш'арошкалары арасына кулын тыкты. Керн булырга тиеш труба эче буш иде. Скважинадан чыккан шламны сөзәргә куйган иләк тә буш.
Миргали, кызның кәефсезләнгән йөзен күргәч, аны кызганып куйды.
Ул мөмкин кадәр йомшак тавыш белән:
— Зөләйха, Галия апа дөрес әйтә, син чыннан да әзрәк кайтып ял итәр идең, — диде.
Зөләйха берни әйтмичә башын гына чайкады.
Миргали, буровойга кереп, көндәлек рапорт яза башлады. Ул көнне өч вахта нибары утыз сантиметр ара үтте.
— Ягез, туганкайлар! Сүздән сүс талкып булмас, тотыныйк!.. Югыйсә безгә дә коры килеп, буш кайтырга туры килер.
Шәйхи абзый әле генә вахтаны кабул итеп алган иде. Аңа кадәр эшләгән Хаҗи, төшерә башлаган яңа боравы белән бераз бораулап калырга уйлап, инструментны тизрәк забойга төшереп бетерер өчен күпме генә тырышса да, булдыра алмады. Өч-дүрт кенә шәм калды дигәндә, аның эш вакыты бетте.
Шәйхи абзый, калган шәмнәрне төшереп, бораулый башлады. Каты токымнар булганлыктан, борауның түбән төшүе бөтенләй диярлек сизелми иде. Шәйхи абзый борауның күчәренә булган басымны арттыра төште. Аннары тормоз рычагын күтәреп куеп, роторның ничек әйләнүен күзәтә башлады.
Дрелометрга күз төшерү белән аның йөрәге жу итеп китте. Стрелка билгеләнгән сызыкны күптән узган, һәм ул, басымны киметү өчен тиз генә тормоз бирде. Тик соң иде инде. Инструмент скважинадан атылып чыгарга теләгәндәй сикереп куйды...
«Я инструмент сынды, я борау харап булды...» — дип уйлады Шәйхи абзый.
Ул, инструментны бер метр чамасы күтәрде дә, ротор янына йөгерде һәм, квадратка колагын куеп, тыңлап тора башлады. Кинәт аның йөзе ачылып киткәндәй булды. Чөнки ул ике километрдан да артыграк тирәнлектәге турбинаның гөрелдәп әйләнүен ишетте.
«Димәк, инструмент исән... Бәлкем, бернәрсә дә булмагандыр...» — дип уйлады ул. һәм штурвал янына килеп бик зур саклык белән генә инструментны яңадан забойга төшерә башлады. Тик инструмент, забойга җитәрәк, яңадан сикереп куйды.
Шатланырлык урын юк иде. Димәк, борау эштән чыккан.
— Верховой, өскә!—дип кычкырды Шәйхи абзый.
Мәли Алиев йөгерә-йөгерә вышка сәндерәсенә менеп китте. Инструментны күтәрә башладылар...
Хәзер шәмнәр йөздән арткан иде инде. Аларның һәрберсен чыгарып, борып алырга һәм шәмдәлгә тезеп куярга кирәк. Хәзер инструментны күтәрү-төшерүгә генә биш, биш ярым сәгать вакыт кирәк. Җитмәсә тагы, түзә алмаслык салкыннар. Сәгать ярым, ике сәгать үткән саен верховойны алыштырырга кирәк. Чөнки югарыда тагы да салкынрак.
Шәйхи абзый, мастер килеп җиткәнче, инструментны күтәреп бетерергә уйлый нде. «Кем белә, бәлкем бернәрсә дә булмагандыр әле...» — дип, ул әле һаман да үз-үзен тынычландыра иде.
Ниһаять, турбина күренде... Хәзер борау күренергә тиеш. Тик борау күренмәде. Аның урынына ниндидер тимер кисәге генә асылынып тора иде...
Борауның шарошкалары гына түгел, хәтта шарошкалар беркетелә торган аяклары да сынып калган.
3 .С. Ә." № 5.
34
Шәйхи абзыйның маңгае тирләп китте, тез буыннары калтырады. «Нишләдем мин...»
Хәзер, иң элек, забойда яткан шарошкалариы һәм борауның сынып калган аякларын чыгарырга кирәк иде. Чөнки забойда кечкенә генә металл кисәге булса да, скважинага инструмент төшерергә рөхсәт ителми. Ләкин ике мең метр тирәнлектә калган тимер кисәкләрен чыгару җиңел эш түгел.
Аптырап калган Шәйхи абзый мастерны чакырырга кушты.
— Нәрсә булды? — диде Миргали, культбудкадан чыгып.
— Шарошкалар калды...
— Шул гына җитмәгән иде!.. — диде Миргали ачу белән. — Нишләттегез соң? йоклап эшлисез.
— Бераз басымны арттырмакчы идем...
— Дрелометр канда иде соң? Дрелометрны ни өчен куйганнар?!
Миргали, борауга якыннанрак күз салу белән, гаҗәпләнүеннән сызгырып куйды.
— Җанын алгансың икән!.. Кимендә егерме сәгатьлек эш хәзерләп куйгансың, Шәйхи абзый. Көтмәгән идем синнән. — һәм бераз уйланып торгач, кискен генә өстәп куйды: — Магнит төшерегез!
Бораулаучылар турбинаны алып ташладылар да, шәмнәрне яңадан бер-берсенә ялгап, инструментны төшерә башладылар.
Хаҗи вахтага килгәндә, төшерелгән инструментны яңадан күтәргәннәр иде инде. Бөтенесе дә үзле балчык белән капланган магнит янына ташландылар. Кемдер шатлыклы тавыш белән:
— Бар, бар! — дип кычкырып җибәрде.
— Барын бар... — диде Шәйхи абзый, магнитта ике генә шарошканы капшап, — тик барысы да түгел.
Әле генә килгән Минҗан, буровойга керү белән, ротор өстендә балчыкка баткан магнитның асылынып торуын күргәч, эшнең нәрсәдә икәнлеген шунда ук сизде.
— Калдырдыгызмыни?.. — дип сорады ул һәм «Их сез, хәчтерүш бораулаучылар!» дигән кебек ике кулын чалбар кесәләренә тыгып, сызгырып җибәрде. Аннары игътибарсыз гына сорап куйды:
— Чыгардыгызмы?
— Чыгардык...
— Бөтенесен дәме?
— Юк, сезгә дә бер ботын калдырдык, — диде Шәйхи абзый, үчекләп.
— Ул яктан син юмарт... Беләбез аны...
— Яп авызыңны, черки. Саруны кайнатма әле.
Бу ызгышу Миргалигә ошамады. Ул, Шәйхи абзыйны да, Мииҗанны да тәртипкә чакырып, эшкә тотынырга кушты.
Шәйхи абзый үз вахтасы беткәч тә, Хаҗи вахтасына булышу өчен, буровойда калды. Ул үзенең гаебен сизә һәм хәзер ничек кенә булса да шуны эш белән акларга тырыша иде.
Ике вахта бергәләп эшләп, забойдагы шарошкалариы һәм борауның сынып калган аякларын күтәрделәр. Эшне кызу тотканлыктан, тирләп чыктылар. /Мастер эш бетү белән бораулаучыларны культбудкага ч<ъ кырды. Төнге вахтага килгән Галия, буровойда беркемне дә күрмәгәч будкага керде.
— Сез дә биреләмени?— диде ул, Шәйхи абзыйны күреп.
— Әйе. Буран чыкты бит... Кайтырга куркып тора идек...
35
Чыннан да, кичкә таба, күз ачкысыз буран чыкты. Ул көчәйгәннән- көчәя барды, такталардан гына эшләгән будканы таратып ташларга теләгәндәй, чайкалдырырга тотынды.
Галия, карт бораулаучының вакытлы-вакытсыз буровойда булуының сәбәбен мастердан наряд алганда гына белде.
— Өмет сездә, — диде Миргали. — Югыйсә бүген дә нарядка ноль куярга туры киләчәк.
— Булдыра алган кадәр тырышырбыз,—дип җавап бирде Галия. Бу сабыр холыклы, тыйнак, уңган хатынга Миргали һәрвакыт тирән хөрмәт белән карый иде. Галия инде беренче яшьлеген үткәргән, күз төпләрендә вак-вак җыерчыклар хасил булган хатын иде. Аның ире сугышта үлгән. Ул ике баласы белән тол калган. Миргали аны еш кына үз әнисенә охшата иде. Халык дошманнары Миргалинең буровой мастер булып эшләүче әтисен яңа горизонт ачкан чагында үтергәннән соң, Миргалинең әнисе дә Галия кебек тол калды. Ул Ык буенда үскән кыз иде. Беркөнне Миргали эштән кайткач, әнисенең күршедә торган татар карчыгы белән сөйләшеп утырганын ишетте: «Эх, кайтып шул Ык буйларын бер күрсәң иде!» Миргали, әнисен һәрвакыт ничектер шулай, бераз моңланып торган кыяфәттә күз алдына китерә.
Миргалинең әти-әнисел Ык буенда бәхет тапмагач, анда сугылып, монда сугылып, каңгырып йөргәннән соң, Бакуга — «Кара шәһәргә» күчеп киткәннәр. Алариы Баку да елмаеп кына каршы алмаган. Сөрем каплаган куышлыкларда торучы тартарчылар 1 төрле авырулардан чебен кебек кырылганнар. Мохтаҗлык ул тирәләрдә дә үзенең кара канатын җәйгән булган. Миргалигә ул тормышны күрергә туры килмәде. Ул башка дөньяда туган иде...
Иң актыктан, Галиягә уңыш теләп, мастер кайтып китте. Бүтәннәр алданрак кайтып киткәннәр иде.
— Карагыз, бик каты буран. Адаша күрмәгез, — диде Галия, аны озатып.
Будка бушап калгач, җилнең шашынуы тагы да ачыграк булып ишетелә башлады. Галия буровойга чыкты.
— Ай-яй, кыздыра да соң,—диде бораулаучыларның берсе.
— Ничек эшләрбез? — дип куйды икенчесе.
— Моңарчы ничек эшләгән булсак, бүген дә шулай эшләрбез. Урыннарыгызга.
Галия штурвал янына атлады. Җил улый, кар бөтерелә, биек вышка агачсыман чайкала иде. Галия сугыш елларын исенә төшерде. Ул чакта алар шушындый салкын, буранлы көннәрдә, буровойдан тәүлекләр буе чыкмыйча эшләделәр. Ире Хафиз соңгы хатында «... нефть дошманны изә торган танкларыбызның, самолетларыбызның җаны ул, каны ул...» дип язган иде. Хәзер безнең нефть Ватаныбызның тагы да ныгуы, чәчәк атуы өчен һәм коммунизмның бөек төзелешләре өчен, тынычлык өчен кирәк.
Буровой эчен яктырткан электр лампалары, очып китәргә теләгәндәй, өзгәләнеп чайкалып торалар.
— Акыллым, өскә!—диде Галия, верховойның аркасыннан кагып.— Тик зинһар, сак бул, яхшырак бәйлән...
Галия сакланып кына югарыга таба үрмәләгән верховойга карап алды. Җил җирдә дә кешеләрне аяктан еккан һәм үзәккә үткән чагында, анда, егерме ике метр биеклектәге сәндерәдә, эшләүнең никадәр кыен икәнен бик яхшы белә иде. Ул верховойны үз баласын кызганган кебек кызганды.
1 Тартарчылар— (искергән сүз) нефть чыгаручылар. Элегрәк нефтьне, коедан алган кебек, тартар ярдәме белән чыгарганнар.
з»
36
Яца борау куелган инструментны төшерә башладылар. Бөтен буровойны тутырып өзлексез рәвештә ыжгырган җил-буран тавышына хәрәкәткә килгән лебедка һәм бер-бсрсенә ялганган шәмнәрнең күз иярмәслек тизлек белән түбән таба очкан тавышлары да кушылды...
Аста эшләүчеләр, югарыга яңа шәмне эләктереп төшерер өчен күтәртә торган элеваторны, верховойга авырлык килмәсен өчен, кайнар су, яисә пар белән юып, бозланып каткан балчыктан арындырып менгезәләр. Шәмнәрне бер-берсенә ялгап, элеваторларны алыштырып торучыларның юеш бияләйләре, нәрсәгә генә тотынсалар да, куптарып ала алмаслык булып шатырдап катып кала иде...
Инструмент төшерелеп бетте. Бораулый башлар өчен насосларны ходка җибәрделәр. Тик басым һаман да күтәрелми иде.
— Әллә берәр насосның клапаны бушаганмы?—дип сорады Галия, һәм җавап көтеп тормыйча, насослар будкасына кереп китте.
Ике насосны да туктатып, клапаннарын карап чыктылар. Клапаннар төзек иде. Насосларны яңадан ходка җибәрделәр. Галия, врач авыруның йөрәген тыңлаган кебек итеп, насосларның корпусларына колагын куеп, дышлоларның эшләвен тыңлап карады.
Икенче насосның регуляторы бушаган иде. Шуның аркасында балчык сыекчасы тулысынча үтә алмый. Регуляторны шунда ук алыштырырга кирәк иде. Бу авыр, шул ук вакытта хәтәр эшне. Галия үзе башкарырга булды.
Насосларны туктаттылар. Галия, басма өстенә чыгып, регуляторны борып ала башлады. Ул һәрбер винтны сакланып кына бора. Балчык сыекчасының басымы аркасында атылып чыгарга торган регуляторны, ничек кенә булса да. чанга төшүдән сакларга кирәк иде. Кинәт пар катыш шаулап атылып чыккан балчык сыекчасы Галияне такта стенага китереп бәрде. Аннан ул чанга таба очып китте. Шунда аны ниндидер көчле куллар тотып калдылар.
Зур басым белән чыккан балчык сыекчасы, Галияне күз ачып йомганчы баштанаяк коендырып та өлгерде. Галия, кочагындагы регуляторны идәнгә ташлап, каты брезенттан тегелгән спецовкасының җиңе белән битен сөртә башлады. Кемдер, Галия күреп тә өлгермәде, аңа яулык тоттырды.
Галия, йөзен сөртеп, күзләрен ачкач, каршында парторг Булатовны күреп, гаҗәпләнеп калды. Хәтта рәхмәт әйтергә дә онытып:
— Сез нишләп биредә?—диде ул.
Булатов регуляторны карый иде.
— Алмаштырырга кирәк, — диде ул. — Янасы бармы?
— Бар, — диде Галия.
— Нигә бу эшне ирләр башкармый?—дип сорады аннары Булатов.
Галия битләренең эсселәнеп киткәнен сизде. '
— Бу минем эшем, — диде Галия. Булатов көлемсерәп куйды.
— Саграк булырга кирәк, Галия.
Бу сүзләрдән Галиянең күзләренә яшьләр килде һәм ул, үзенең ихты- ярсыздаи туган йомшаклыгын күрсәтмәс өчен, яңа регуляторны куя башлады. Аннары кискен тавыш белән:
— Насосларны җибәрергә!.. — дип кычкырды.
(Ахыры киләсе санда)