Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. В. СТАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ


13 нче томы татар телендә
Татгосиздат И. В. Сталин Әсәрләренең унөченче томын татар телендә басып
чыгарды.
Бу том И. В. Сталинның 1930 елның июленнән 1934 елның январена кадәр язылган
әсәрләрен эченә ала.
Бу чорда партиянең бөтен фронт буйлап җәелдерелгән һөҗүм политикасын
тормышка ашыру нәтиҗәсендә Советлар Союзы куәтле индустриаль державага,
механикалаштырылган эре коллектив авыл хуҗалыгы иленә әверелде. «ВКП(б) ның XVI
съездында ҮК ның политик отчеты буенча йомгаклау сүзе»ндә И. В. Сталин уң
оппортунистларның лидерларын фаш итә. СССРның социализм чорына кергәнлеген
әйтә.
Хуҗалык өлкәсендәге яңа бурычларга карата язылган мәкаләләрендә И. В. Сталин
илне социалистик индустрияләштерүдә кызу темпларның тарихи зарурлыгын нигезли.
Реконструкцияләү чорында техниканың хәлиткеч әһәмиятен күрсәтә һәм: «Больше-
виклар техниканы үзләштерергә тиешләр» дигән лозунгны куя.
Беренче бишьеллыкның йомгаклары уңае белән И. В. Сталин бишьеллык планны
дүрт елда үтәүнең тарихи әһәмиятен, социалистик системаның капиталистик
системадан өстенлеген күрсәтә. Совет халкының бөек энтузиазмы нәтиҗәсендә
тудырылган җәмәгать социалистик милкен рвачлардан һәм караклардан саклауның
әһәмиятен, пролетариат диктатурасын һәрьяклап ныгыту кирәклеген билгели.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бурычларга багышланган речьләрендә И. В. Сталин,
сыйнфый дошманнарның яңа тактикасын ачып бирә, партия оешмаларын уяулыкны
көчәйтергә чакыра. Колхоз төзелешендә: колхозларны большевистик, ә колхозчыларны
таза тормышлы итү лозунгысын төп бурыч итеп куя.
«Большевизм тарихының кайбер мәсьәләләре турында» дигән һәм башка
хезмәтләрендә И. В. Сталин большевизм тарихының иң әһәмиятле проблемаларын хәл
итә. Большевизм тарихын бозып урсәтүче троцкийчы һәм башка һәртөрле
фальсификаторларны чи итеп, троцкизмны контрреволюцион буржуазиянең алдынгы
ряды дип характерлый.
«ВКП(б) ҮК ның эше турында партиянең XVII съездына отчет >клады»нда И. В.
Сталин, СССР да социализмның бөек җиңүләренә йомгак ясый. Промышленность,
игенчелек өлкәсендә, культура һәм фән өлкәсендә партиянең эш программасын билгели.
Унөченче томга И. В. Сталинның Демьян Бедныйга, иптәш Этчинга, иптәш
Бажановка хатлары, Ральф В. Барнес сорауларына һәм Барнес әфәнденең хатына
җавабы, чит ил эшчеләре белән һәм немец язучысы Эмиль Людвиг белән беседалары
урнашты- ръйлган.