Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯКТЫ ЮЛ


I
Салмак кына яуган мамыктан карны кем генә яратмый, аяк аслары шыгырдап торган салкын кичләрне кем генә сөйми! һавасы нинди бит анын, сулап туя алмассың! Бөек рус шагыйре Пушкин да, Некрасов та, татарның сөекле шагыйре Габдулла Тукай да кыш көннәрен өзелеп яратканнар, күп кенә шигырьләрен нәкъ менә кышка багышлаганнар.
Кыш. Салкын, һава тын. Авыл җирләрендә кышкы көннең җилсез- леген морҗадан чыккай төтеннәргә карап чамалыйлар. Ә бу поселокларда, эшчеләр яши торган киң, иркен урамнарда, морҗа төтеннәре күренми.
Шурочка ашыгып атлый. Бәләкәй киез итекләр шыгырдык кар өстеннән җиңел генә хәрәкәт итәләр. Кыз, шәл чукларына кунган бәсләрнең якты энҗеләрен кояш нурларына чагылдырып, Свердлов исе-мендәге поселокның аргы башыннан кайтып килә. Аның җыйнак гәүдәсе дә, аксылрак гүзәл йөзе дә ниндидер эчке шатлыклы кичереш турында сөйләп тора. Ашкыну, ләззәтле хисләнү күренә аның чем-кара күзләрендә.
Безнең Шурабызның бөтен фикере, бөтен хыялы менә шушы поселокка, бер-бер артлы үсеп чыккан матур йортларга юнәлгән. Нинди гүзәл йортлар, урамнар! Менә монда — Челюскин урамының аргы ягыннан тезелеп киткәннәре урынында — әле моннан берничә еллар гына элек ачык ялан иде. Хәзер инде гәрәбәдәй нарат бүрәнәләрдән бизәп ясаган зур, иркен йортлар тезелеп торалар. һәрберсендә — биек, ак капкалар. Аннан узуга яшьләр яши торган күп квартиралы зур йортлар, кечерәк коттеджлар башланып китә. Аннары таш йортлар, тагын коттеджлар калкып чыга. Менә ике катлы зур мунча. Аны үтеп, унга борылуга — эшчеләр клубы. Нинди генә клуб әле! Бөтен тирә-якны бизәп тора ул. Тышы матур, тышын-нан да эче матур. Аның залларына, бүлмәләренә, эстрадасына барып керүгә үк, күзнең явын алырлык зиннәтләргә таңга каласын. Ленин районы хезмәт ияләре күңелле ял итәләр бу клубта.
Шуннан соң инде икешәр катлы мәктәпләр, тагын клуб... Зур-зур ма-газиннар дисеңме, аптекалар, боль-ницалар, ап-ак карга күмелгән бакчалар дисеңме — барысы да Шураның күз алдында.
Менә, ниһаять, почта. Ул Социалистик шәһәрчекнең урта бер җирендә — һөнәр училищесы, магазин һәм икешәр-өчәр катлы йортлар арасына урнашкан. 36 номерлы почта бүлеге бу.
Шура кайтып җитте. Ишек төбенә килеп туктауга, аякларын кагыштырды, кара чәчләрен, шәл чукларын, керфекләрен бизәгән сыкы бөртекләрен сыпыргалады да, ишекне ачты.
— һо, Шурочкабыз кайтты!
— Иптәш Смольянинова!
— Александра Егоровна!—дип, хат ташучы кызлар аны сырып алдылар.

79
Ул аларның һәрберсенә җавап бирергә дә, кочаклап ук алып, шук сүзләр әйтергә дә өлгерде. Менә Екатерина Благодатских. Таза, юан бу кызда тынгысызлык һәм ару бел- мәүчәнлек күренеп тора. Аның тулы түгәрәк йөзендә шатлык очкыннары уйный.
— Минем адресатлар нишләп яталар соң? — дип сорый ул контролер Александра Смольянииовадан. — Жалоба-мазар юктыр бит?
Шура ана шаян караш ташлый һәм сумкасына тыгыла.
— Юк, Катя, тик яхшы фикерләр генә. Менә, берничәсе синең турыда үзләренең фикерләрен кәгазьгә үк яздылар.
Благодатских җылы хисләр, рәхмәтләр белән тулган кәгазьләргә күз төшереп ала һәм тагын да шатлыклырак елмая.
— Шулай булыр дип уйлаган идем уйлавын. Алай да һаман яхшы эшләргә теләү дәрте үз эшеңнән канәгать булмаска, тынычланмаска куша, — дип әйтеп куя ул.
Менә Клавдия Усова бригадасы. Хат ташучы кызлар аерым бер өстәл тирәсенә елышканнар да нәрсә турындадыр кызып-кызып сөйләшәләр. Нәзек кенә, тәбәнәк гәүдәле, кара тут йөзле, карлыгандай кара күзле Мария Дмитриева, кан уйнаган ап-ак йөзле, таза гәүдәле Татьяна Гуськова, озын буйлы Евдокия Петишина, шундый ук көләч, дәртле кызлардан Анна Бар- скова, Зина Протасова. Бу бригада алты кешедән тора. Алтысы да булган, уңган кызлар.
— Иң алдынгы бригада бу безнең,—ди Шура, алар турында сүз кузгалган чакларда. Әйе, контролер хаклы. Бригаданың бер генә чакта да финанс планын үтәми калганы, я булмаса хатлар, переводлар тапшырганда, андый-мондый уңайсызлыклар алдында аптырап калганы, адресларны бутаганы, адресатларның кәефен җибәргәне юк. Менә, мисал өчен Мария Дмитриеваны алып карыйк. Аның авылдан килеп почтада хат ташучы булып эшли башлаганына күптәнме әле. Финанс планын үтәвен, хат һәм газета-жур- налларны үз вакытында тапшыруын карагыз сез аның. Шул ук вакытта ул почта маркалары ҺӘХМ конвертлар сатарга да онытмый. Аннары шунысы да бар, марка, конверт сату белән бик мавыгып китеп, ашыгыч хатларны тоткарларга ярамый. Мария исә финплан үтәлешенә дә. хатлар тапшыруга да кимчелек китерми. Бригада кызларының бүтәннәре дә шундый ук эш . үрнәкләре күрсәтәләр.
Бригада кызлары Шура янына киләләр, һәрберсе сорау бирә, үзенең таләбен, я булмаса шатлыгын белдерә. Менә Александра Шабалина белән Анастасия Харитонова килеп җиттеләр. Контролер кызның колагына керә язып, нәрсәдер сөйли башладылар. Ләкин нәкъ шул вакыт почта килде. Хат ташучы кызлар урыннарыннан дәррәү кузгалдылар. Кызу эш башланып китте. Шура Смольянинова, әле генә үзенә ниндидер сер әйтергә җыенган кызларга:
— Петр Сергеевичтан башка мөмкин түгел, иптәшләр, аның белән сөйләшермен инде, — диде һәм почта кабул итә башлады.
Бу — көндезге ике сәгать тирәсе иде.”
Хатлар һәм корреспонденцияләр бүлеге начальнигы Алексей Иванович Нестеровның өстәле дә, бүлек өстәле дә хатлар, газеталар белән тулды. Бүгенге почта китергән әйберләргә күз төшереп карыйк. «Советская Татария» газетасы 989 данә, «Совет Татарстаны» — берничә йөз данә, башка күп төрле газе- та-журналлар да бик күп санда алынды. Икенче участокта гына да беркөн эчендә «Правда»— 132 данә, «Пионерская Правда»—140, «Радиопрограммы»— И, «За прочный мир, за народную демократию» газетасы 8 данә таратыла. Моның өстенә, никадәр журнал, хатлар, акча переводлары, телеграммалар, по-сылкалар...
А4енә, ниһаять, хатларга сортировка башланды. Почта бүлегендә эшнең бу чоры аерым тасвирлауга лаеклы. Сезнең ритмлы гына эшләп торган станок яки язу машинасы тавышын ишеткәнегез бардыр. Монда да нәкъ шулай. Почта печате

шундый тигез тавыш белән тыкылдый, әйтерсең ул кеше кулында түгел, ә бәлки махсус автоматка көйләнгән. «Тек-тек-тек», «тек-тек-тек»... Монда ике кеше — бригадирлардан Усова белән Китаева печать суга. Алардан соң хатлар участоклар буенча аерылалар, аерылганнары хат ташучыларга күчә. Анда тагын үз тәртибе күрелә: якынрак урамнар, якынрак йортлар, ерактагы урамнар... Ох, шундый ерак урамнар бар... Ләкин хат ташучыларга моның әһәмияте юк. Юлның ераклыгы куркытмый ал арны. Элемтәчеләр ара белән дә, вакыт белән дә исәпләшмиләр.
Хат ташучы! Бик гади, искитмәслек профессия. Сумка асып, хат һәм газета-журкаллар өләшеп йөргән кыз беркемне дә гаҗәпләндерми дә, сокландырмый да шикелле. Ләкин юк, һич алай түгел. Без һәм- мәбез шушы җитез кызның сумка-сында иң-иң кадерле нәрсәләр ятканын бөтен йөрәгебез белән тоябыз, аңа зур өмет белән карыйбыз. Анда никадәр эш кәгазе, дәүләт кешеләренең иң әһәмиятле мәсьәләләр буенча язышулары, планнар, тәкъдимнәр...
Ул кызның күрше йорт янына гына килеп туктавы да безгә ниндидер бер яшерен рәхәтлек бирә, күңелне ниндидер ләззәтле тойгы кытыклый башлый. «Миңа хат юк микән?» дигән сорау һәркемне дәртләндереп җибәрә, һәркемнең күзләре очкынланып, күңеле канатланып китә.
Каян гына хатлар, телеграммалар көтмибез без! Хат ташучы кыз сумкасында Москвадан килгән хатлар да бар, Ленин шәһәреннән дә, бөек төзелешләрдән, Ерак Көнчыгыштан, Урал тау итәкләреннән, кояшлы Үзбәкстаннан һәм башка күп җирләрдән килгәннәре дә бар.
Хат ташучының теге яки бу йортка кереп, сумкасыннан хат чыгаруы семьяда нинди зур шатлык тудыра! Үзәк һәм өлкә газеталары, гаҗәп матур тышлыклардагы журналлар, тәбрикләү телеграммалары... Нинди зур сөенеч була андый вакытларда!
Элемтәче кызлар адресатларның як\:н лугаипапьп'иан, сөекле кеше-ләреннән иң күңелле хәбәрләр алу-ларына, шуңа тагын да ныграк шат-лануларына куапмыйлармыни, го- р у р л а и м ы й лармыни? Алар үзләре дә шундый кайнар хисле хатларны алгач, шул дәрәҗәдә үк шатлык ки-чермиләрмени, үзләренең якын ке-шеләреннән мәхәббәт яки сагыну хатлары көтмиләрмени...
Әйе, бүлекнең элемтәче кызлары адресатлар белән бергә сулыйлар, бергә яшиләр, бергә хыялланалар. Чөнки аларның бөтенесенең теләкләре бер — Тугай илебезнең данлы, куәтле булуы өчен, тагын да ныграк чәчәк атуы өчен, дөньяда тынычлык өчен көрәшәләр, эшлиләр һәм ижат итәләр.
Александра Смольянинова да, аның җитәкчелегендәге кызлар һәммәсе дә элемтәнең тәнебездәге нерв дәрәҗәсендә үк кирәкле, әһәмиятле икәнен аңлыйлар. Элемтә эше сүлпәнлекне, тоткарлыкны, ялкаулыкны яратмый. Башкача мөмкинме сон’ Бүлеккә алынган һәм почта яшик- ларына төшерелгән хатларны хезмәт халкы көтә бит, аларны бер генә минутка тоткарлауда җинаять. Менә шушы хакыйкатьне аңламаган кеше элемтәче, хат ташучы дигән исемне йөртә алмый!
36 номерлы почта бүлегенең хат ташучы кызлары үз хезмәтләрен намус белән, яратып башкаралар. Ватан алдындагы, халкыбыз каршындагы изге бурычларын яхшы аңлыйлар, элемтәче дигән исемгә тап төшермиләр. Почта бүлеге белән участок арасының ераклыгы да, ару-талу да аларның күңелләрен төшерә алмый. Екатерина Благо- датских, мәсәлән, көн саен Социалистик шәһәрчектән Свердлов исемендәге поселокның иң аргы башына — яңа поселокка икешәр-өчәр тапкыр бара. Бертуган өч кызның берсе — Евдокия Петишина (алар турында аерым тукталырбыз) ТЭЦ- ка, трамвай-троллейбус паркына, кирпеч заводына, Леваневский исемендәге поселокка йөри. Нинди генә буран көннәр дә, коеп яуган ян- гыр да, чатлама суык та аның эшенә тоткарлык ясый алмый.
Менә, хат ташучылар сумкаларына хатлар, газета-журиаллар сал-

81
дылар һәм юлга чыгарга җыендылар.
Баягы ике кыз — контролер Смольянииованың колагына нидер пышылдаган Шабалина белән Харитонова — тагын аның янына килделәр.
— Шурочка! Петр Сергеевичка әйтергә онытма инде, яме,—диделәр алар. Шура аларга ияген кагып җавап бирде һәм хат ташучыларның барысын да юлга озатты. Икесе өстәл тирәсендә мыштырдый иде әле. Шура алар янына килде.
— Хәзер, хәзер, Шура, — диде бригадир Китаева һәм хат ташучы Фадееваны ашыктыра башлады. Фадеева әле күптән түгел генә эшкә керде. Тәҗрибәсе азрак әле аның. Китаева аңа ярдәм итешә, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, хәтта ял көннәрендә дә аның белән бергә була.
Менә, Фадеева да әзерлек эшен тәмамлады, пальто төймәләрен эләктерде, бияләйләрен киде һәм урамга чыгып китте.
II
Эш күп. Иртән адресатлар янында булырга, аларның хат ташучылар турындагы фикерләрен белергә кирәк, көндезен кассаларның эшләрен тикшерергә, заказлы хатларга контрольлек итәргә кирәк. Перевод- ларны, кыйммәтле хатларны карау да Шура җаваплылыгында бит. Ул гынамы. Бер-бер кассада яки посылкалар бүлегендә, я булмаса башка урында берәр эшче җитешмә- сә, Александра Смольянинова шунда эшләргә тиеш була. Хат ташучылардан 22 кешенең, 3 кассирның эшен көн саен тикшереп һәм аларның эшләренә тиешле бәя биреп бару җиңел эш түгел. Почта бүлеге начальнигы Петр Сергеевич Цыганов та, аның урынбасары Ирина Ефимовна Махнина да таләпчән кешеләр, Шураның алар каршында кызарасы килми.
ВЛКСМ члены Шура Смольянинова яшь әле. Аңа 22 яшь. Бу бүлектә эшләвенә дә күп түгел. Моннан өч ел элек ул хат ташучы булып эшли башлады. Беренче көннәрдән үк хезмәткә сәләтлелеген, аны сөюен күрсәтте, адресатларга газета-журналларны, хатларны үз вакытында илтеп җиткерү өчен көчен дә, вакытын да кызганмады. Петр Сергеевич бу кызның хезмәтен бик яратты һәм, үз янына чакырып, әйтеп куйды:
— Иптәш Смольянинова, без сезгә бик җаваплы эш тапшырабыз: бүгеннән алып бригадага җитәкчелек итә башларсыз.
һәм Шура хат ташучылар бригадасын кабул итеп алды. Бу бригада бүлек күләмендә иң алдынгы бригада булып әверелде. Аңа комсо- мол-яшьләр бригадасы дигән мактаулы исем бирделәр. Тырыш комсомолка үз җитәкчелегендәге бригададагы хат ташучы кызларда хез-мәткә комсомолларча караш, Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләде. Яшь кызның тырышлыгы бушка китмәде. Бераз вакыттан соң аны почта бүлегенең контролеры постына күтәрделәр. 4 класс белем белән контролер эшен башкару аның өчен авыр тоелды. Шура үзен бу постта тагын да җаваплырак сизде һәм укырга, белемне арттырырга кирәклеген чын күңелдән аңлады. Хезмәттән аерылмыйча укуын дәвам иттерде ул.
Хәзер хатлар бүлегендә эш яхшы оештырылган. Хатларның югалу яки адресатларга тапшырылмый калу фактлары булганы юк диярлек. Андый хәл сизелә калса, контролер бөтен коллективны җыеп ала һәм гаепле кешеләр коллектив каршында җавап бирәләр. Узган ел хат ташучыларның берсе бер хатны ялгыш онытып калдырган иде. Дөрес, ул аны яңадан кайтып алып, адресатына тапшырды. Ләкин алай да бу факт эзсез калдырылмады, коллективның гомуми җыелышында тикшерелде, моның өстенә, эшкә салкын караучы бу кеше турында стена газетасына да яздылар. «Элемтәче» исемендә чыга торган стена газетасын Смольянинова җитәкли. Посылкалар бүлегендә эшләүче Вера Рожнева аңа ярдәм күрсәтә. Хат ташучы кызларның бүтән-
c. .с. ә.’ № 2.
82
_нәре дә газетага хәбәрләр язып торалар, кимчелекләрне нык тәнкыйть итәләр.
Контролер Шура Смольянинова, бүтәннәрдән соңгарак калган хат ташучы Фадеева чыгып киткәннән соң, ящикларны һәм өстәл тартмаларын тикшерде, бер генә хатның яки газетаның да калмавына ныклап ышанганнан соң сәгатенә карап алып, урыныннан кузгалды. «Петр Сергеевич янына керергә кирәк, Шабалина белән Харитонованың үтенечен аңа белдерергә кирәк» дип уйлады ул. Эш менә нәрсәдә. Яшьләр шәһәрчегенә хат ташучы бу ике кыз участогына тагын берничә йорт өстәлде. Бу йортлар яңа елга эксплуатациягә тапшырылып, аларда эшче яшьләр тора башладылар. Александра Шабалина белән Анастасия Харитонова нәкъ менә шул турыда Шура Смольянинованың ко-лагына пышылдаганнар иде.
Эшчеләр поселокларында төзелеш темпын күргән һәркем бер төн эчендә таш пулатлар төзеп өлгерткән батыр турындагы әкияткә һичшиксез ышаныр иде. Узган елның көзендә генә дә бу поселокларда йөзләрчә квартиралы берничә йорт файдалануга бирелде, эшчеләр клубына зур реконструкция ясалды, яшьләр шәһәрчеге үсеп чыкты һәм башка күп биналар төзелде. Шуңа күрә хат ташучыларга да участок күләмнәре көн саен арта тора, яңа- дан-яңа адресатлар өстәлә тора. Шураның колагына пышылдаган әлеге кызлар да нәкъ менә шул турыда сүз кузгаттылар. Алар әле генә яшь эшчеләр тора башлаган ике йортның үз участокларына беркетелүен сораганнар икән. Контролер кыз начальник кабинетына керүгә сүзне нәкъ менә шул турыда кузгатты.
— Петр Сергеевич, алар инде бу участокка өйрәнгәннәр, күнеккәннәр, минемчә бу йортларны да алар- га күчерергә кирәк, — диде Шура.
Почта бүлеге начальнигы Цыганов күзлеген күтәрә төште, өстәл өстендә яткан кәгазьләрне төзәтебрәк куйгандай итте, кулларын кушырды һәм кызның күзләренә карады.
— Авырга туры килмәсме соң? —- диде ул, бераз шикләнгән кыяфәт белән. Шура бу сүздән көлеп җибәрде.
— Петр Сергеевич, ничек авыр булсын, ди. Әнә, Благодатских Свердлов исемендәге поселокның ин. аргы башына йөри бит әле, анда да яңадан-яңа йортларны үзенә алып тора. Евдокия Петишина да, башкалар да...
— Ярый, ләкин эшкә комачау итәрлек булмасын, — диде начальник һәм, шуның белән мәсьәләнең хәл кылынганын аңлатып, башын селкеп куйды.
III
Хәзерге яшьләрне күр дә, элекке патша Россиясендә малай булып йөргән яшьләрнең тормышына әйләнеп кара. Нинди зур үзгәреш! Менә хәзер, салмак кына кар явып торган кышкы кичтә, Цыганов почта бүлегендә, үзенең жылы һәм якты кабинетында утыра. Аның уйлары узган заманга — Лаеш өязе почта агентлыгында элемтәче малай булып йөргән көннәренә китә...
14 яшьлек Петька малайлыкта йөри башлый. Дүрт ел буена ана бер тиен хезмәт хакы түләмиләр. Ул тамак ялына көне-төне чабып йөрергә мәҗбүр була. Халыкның канын эчүче, аның соңгы җирен дә тартып алучы хуҗаларга нәрсә: малай йөгереп йөриме—йөри. Аның ата-анасы ни хәлдә, тормышлары җиңелме, авырмы, — монда алар- ның кайгылары юк. Ә Петька һаман малайлыкта йөри. Тик дүрт елдан соң гына аңа юк дәрәҗәсендә аз хезмәт хакы түли башлыйлар. Ләкин ул шул хат ташып йөрүче малайдан артыгына ирешә алмый. Тик Октябрь революциясеннән соң гына аңа үзенең белемен арттыру, элемтә эшендә үсү мөмкин була. Совет властеның беренче елларыннан башлап, Петр Сергеевич Лаешта почта бүлеге начальнигы булып эшли. Аның хезмәтенә яхшы бәя бирәләр. 1931 елда ул Казанга килә. Шул елдан алып Казан шәһәрендәге почта бүлекләрендә эшли. 36 номерлы почта бүлеген оештыруда зур
83
инициатива күрсәтә. Аны шушы бүлекнең начальнигы итеп билгелиләр.
1939 елда Верховный Советка сайлаулар чорында элемтә эшен бик яхшы итеп оештырганы өчен аңа «Элемтә мастеры» дигән мактаулы исем бирелә. Совет илендә кешенең хезмәтенә шундый югары бәя бирелү аны тагын да зуррак иҗади хезмәткә канатландыра. Аның җитәкчелегендәге бүлек шәһәрдәге бүлек-ләр арасында алдынгы урыннарның берсен алып килә, финанс планын да уңышлы үти.
Моннан ике ел элек иптәш Цыганов белән шундый бер күңелле вакыйга булды. Үз дәрәҗәсе белән мактанырга яратмый торган бу кеше, эшчәнлегеиә 45 ел, тууына 60 ел тулу көнен тыйнак кына итеп уздырырга теләп, дусларының берсенә телефоннан шалтырата: янәсе, ку-накка кил, шундый-шундый хәл...
Ул үз өендә тыйнак кына бәйрәм итү турында уйлый, ә иптәшләре исә бу вакыйганы алдан ук белгән булганнар һәм Цыгановның тууына 60 ел, хезмәтенә 45 ел тулу көнен зурлап искә алып үтәләр. Аның тормышы һәм хезмәт юлы турында радиодан сөйлиләр, газеталарда язалар, үзенә котлау адреслары китерәләр, санаторийга путевка бирәләр һәм зур сума белән акчалата бүләклиләр. ЛАондый хөрмәт совет илендә генә булуы мөмкин, дип горурлана карт элемтәче. Ул тагын да яхшырак, тырышыбрак эшләргә үзендә яңа көч таба.
Петр Сергеевич үзе турында көндәлек кайгыртучанлыкны нык сизә. Коллектив яхшы, бердәм. Аның урынбасары Ирина Ефимовна эштә бигрәк тә нык ярдәм итә. Иптәш Махнина да, Цыганов кебек үк, «Элемтә мастеры» дигән мактаулы исем алган. Элемтә эшендә аның 22 еллык стажы бар. Аңа «Элемтә мастеры» дигән исем 1938 елда Верховный Советка сайлаулар вакытында сайлау кампаниясен элемтә белән бик яхшы тәэмин иткән өчен бирелгән иде. Мондый югары дәрә- жәле исемне алучылар күп түгел бит ул! Бу хәл ике тырыш коммунистның үз хезмәтләрен никадәр нык сөюләре, коллективны яңа җиңүләргә рухландырулары турында сөйли.
Иптәш Цыганов янына хат ташучылар да, телеграмма йөртүчеләр дә, кассирлар да, башка работниклар да теге яки бу йомыш белән кереп торалар. Сәламәтлегенең бик үк яхшыдан булмавына, эшенең күп булуына карамастан, ул һәркем белән ачык сөйләшә, үз кул астында эшләүчеләрне хезмәттә яңа уңышларга канатландырырлык матур киңәшләр, үгетләр, яхшы тәкъдимнәр бирә.
Менә тагын Александра Смольянинова килеп керде.
— Петр Сергеевич, — диде ул, документлар актарып утырган Цыганов янына килеп. — Бүгенге ашыгыч телеграммалар үз вакытында тапшырылды. Анна Петишинаны әй- тәм, шундый яхшы эшли, адресатлардан мактау язулары өзлексез килеп кенә тора. Рәхмәт өстенә рәхмәт.
Петр Сергеевич кызга күтәрелеп карады һәм ияген кагып куйды:
— Әйе, Петишиналар яхшы эшлиләр. Аларга һәр эштә ышанырга була, — диде ул.
Хат ташучылар бригадиры Клавдия Николаевна Усова (Петишина) хат ташучы Евдокия һәм телеграммалар йөртүче Анна Петишина берничә елдан бирле бер бригадада эшләделәр. Тора-бара Клава бригада белән җитәкчелек итә башлады, аны алдынгылар сафына бас-тырды. Аннага яхшы эшләве, хезмәтенә намус белән, сөеп каравы өчен тагын да җаваплырак бурыч — халыкка һәм учреждениеләргә телеграммалар тапшыру эшен йөкләделәр. Дуся хәзер дә хат ташучы булып эшли, иң ерак урнашкан поселокларда була, адресатларны күңелле хатлар, яңалыклар белән шатландыра. Бертуган бу өч кыз да бит Шура Смольянинованың күз алдында хезмәткә өйрәнделәр, зур тәҗрибә алдылар.
Менә хәзер дә начальник белән контролер шушы өч кызны искә алалар, аларның яхшы хезмәтләре, белән горурланалар.

IV
Чалт аяз көннәрнең берсендә, иртәнге почтаны көтеп торганда, Шураны бүлек начальнигының урынбасары Махнина чакырып алды. Сөйкемле, ак йөзле, таза бу хатынның чырае яктырган, күзләре мөлаем елтырыйлар иде.
— Бәхетле син, Шура, — диде ул шатлык белән. — Тәбрик итәргә рөхсәт ит үзеңне.
Смольянинова аңа гаҗәпләнеп карады. Аның күзләрендә сораулы караш. бөтен кыяфәтендә аз гына каушау, дулкынлану күренде.
— Нәрсә белән, Ирина Ефимовна?— дип, аптырап сорап куйды контролер кыз. — һич тә аңлый алмыйм...
— Укырга китүең белән, — дип басым ясап әйтте начальник урынбасары һәм кызга бу бәхетле хәбәрне аңлатып бирде.
— Уфага? .Бүлек начальниклары хәзерләү курсына? — дип, тагын да гаҗәпләнебрәк сорады Шура.
Иптәш /Махнина, җитди йөз белән башын селкеп куйды:
— Әйе, акыллым. Син моңа лаеклы. Борчылма, борчылма. Белемең дә, тәҗрибәң дә, көчең дә җитәрлек синең. Комсомол сафларында тәрбияләнгән шундый яхшы кызларыбыз белән горурланмау мөмкин дә түгел. Тик шуны кара, масая күрмә. Масаю — үсү юлында иң начар авыру, алга баруга киртә ул. Шуңа күрә тырышып укы, тагын да күб-рәк белергә, белемеңне нык баетырга тырыш.
Шура, үзе дә сизмәстән, начальник урынбасарының кулларына килеп тотынды. Аның күзләре яшь белән тулды.
— Рәхмәт, Ирина Ефимовна, сезнең ышанычыгызны аклармын,-ди- де ул дулкынлану белән.
Буранлы көннәрнең берсендә, почта бүлеге начальнигы Цыганов, аның урынбасары Махнина, хат ташучылар һәм башка работниклар Ш ура С м о л ь я н и но в а н ы Уфага укырга озаттылар. Яшьлеген авыр газаплы патша Россиясендә уздырган карт элемтәче Цыганов кызга аталарча кайгыртучанлык белән карады.
— Менә шулай, Шура, — диде ул, салмак тавыш белән, — сиңа ышанабыз инде, бүлектәге мактаулы хезмәтеңне онытмабыз. Сине якын вакытта бүлек начальнигы постында күрәсем килә, үзең җитәкчелек итә торган бүлекне иң алдынгылар сафына бастыруыңны күрәсем килә минем...
Петр Сергеевичның күңеле тулып китте. Нинди бәхетле заманнар! Яшьләргә, картларга да шундый хөрмәт, укырга теләсәң дә, ялга да, хезмәткә дә киң юл! Үз күзләре белән күрә ул шундый бәхетле тормышны, Ватаныбызның, бөек юлбашчының кайгыртуларын үз тор-мышында күрә!
Менә, ниһаять, поезд кузгалып китте. Әле моннан берничә ел гына элек хат ташып йөргән кечкенә Шура Смольянинова хәзер мактаулы элемтәче, контролер. Ул тиздән почта бүлеге начальнигы булыр! Ә хәзер Уфага, укырга бара!
Ераграк киткән саен поезд кечерәк булып күренә, ә станциядәгеләр әле дә булса кулларын болгыйлар, кулъяулыклар селкәләр.
Әйе, элемтәче кызның алдында киң, якты юл. Аның кебек меңнәрчә, миллионнарча совет яшьләрен — барысын да менә шундый якты, тигез, данлы юл каршылый.

85