Логотип Казан Утлары
Хикәя

X И К Ә Я Л Ә Р

С. АНТОНОВ
*
1. ЮЛЛАРДА МАШИНАЛАР БАРА*
Сез зинһар беркемгә дә әйтә күрмәгез: әле күптән түгел генә безнеи Лёшкабыз район үзәге — Остров шәһәренә качып китәргә җыена башлады. Бу турыда берәү дә белми. Бер мин генә беләм. Мин аның мич башында, әнидән яшереп, икмәк сыныклары киптерүен, кипкән сохариларны юл капчыгына тутыруын үзенә сиздерми генә күзәтеп килдем. Бүген Лёшка сандыктан әтинең исән чакта киеп йөри торган сай ботинкаларын алды. Менә шул ботинкаларны капчыгына тыгып торганда мин аны «эләктердем».
— Ә-ә-ә! — дидем мин.
Лёшка, бүтәнчә берничек тә аклана алмагач, качып китәргә хәзерләнгәнлеген әйтергә мәҗбүр булды. Ул район үзәге — Остров шәһәренә, докторлыкка укырга бармакчы икән. Баштарак кулда бераз акча да булсын өчен, ботинкаларны Остров базарында сатарга уйлаган.
— Сиңа унөч кенә яшь бит әле! — дидем мин.
— Унөч булса соң?
— Докторлыкка укырга алмаслар. Яшең кечкенә диярләр.
— Алырлар. Минем буем зур, — диде Лёшка.—Докторлыкка алма- салар, фельдшерлыкка алырлар.
Мин аны фельдшерлыкка да алмаслар дип уйладым, тик үзенә әйтмәдем, сугып җибәрүе бар.
— Ни өчен докторлыкка укырга телисең? — дип сорадым мин. — Син докторларның эшен яратмыйсың ич. Син докторлардай көләсең генә. Харитон Иванычны мыскыл иткән буласың...
х— Итсәм соң? Доктор эшенә генә түзәрмен әле. Аның каравы, доктор булгач, рәхәт. Менә Харитон Ивановичны гына ал: Бабинода кино булса, ана һәрвакыт йомшак урындык китереп куялар.
Чыннан да: Бабинога кино килсә, Харитон Ивановичны һәрвакыт йомшак урындыкка гына утырталар.
Кино безнең авылда булмый, ул нигәдер һәрвакыт Бабинога килә. Без анда җиде километр юл барырга тиешбез. Баргач та аппарат янында гына басып торырга туры килә. Лентаны кабаттан ураган чагында да безгә чират тими. Бабино клубына халык шул хәтле күп җыела, кесәдән кулны да чыгарып булмый. Ә иң әйбәт урында Харитон Ивановичка дип хәзерләнгән йомшак урындык тора. Ул урындыкка һичкем утырмый, чөнки Харитон Иванович берәүне дә, хәтта минем кебек малайларны да, утырган җирдән кумый, ишек төбендә басып тора бирә,— күпме үтенсәләр дә тынламый. Ә ана аяк өсте басып тору кыен, ул карт инде, башы, арбада баргандагы шикелле, һәрвакыт селкенеп тора.
* С. Антоновның шушы исемдәге хикәяләр җыентыгына 1951 елда Сталин премиясе бирелде. Ред.
31
Бабино больницасында ул авыруларны көн аралаш, атнасына өч тапкыр кабул итә, бүтән көннәрдә икенче врач — хатын-кыз доктор карый. Хатын-кыз доктор булганда, Харитон Иванович ял итәргә тиеш, ләкин ул ял итми. Лндый көннәрдә ул Алмачуар атын җигә дә авылларга чыгып китә. Һәр авылда аның танышлары бар, һәр кешенең исемен һәм әтисенең исемен белә, хәтта мине «Чикерткә» дип үчекләүләрен дә белә икән. Авылларда йөргәндә ул кешеләрне дәвалый, бәрәңгедән кабартма ясарга, тишек галошларны ямарга өйрәтә, радио тапшырган яна хәбәрләр турында, һаваларның торышы турында сөйли.
Бер тапкыр, Лёшканың табаны шешкән чакта, Харитон Иванович безгә дә килде. Лёшканың аягы бер кытыкланып, бер сызлап тора, шуңа күрә ул әле үкереп елый, әле көлә.
Әле дә хәтеремдә, Харитон Иванович безгә кыш көне килде. Кечкенә генә, тере генә бу карт башына, күзләренә үк төшереп, шәл бөркәнгән иде. Кечкенә сакалы шәленә ябышып каткан. Ул ябышкан сакалын бик озак, ачулана-ачулана, бөртекләп-бөртекләп аралады.
Аннары спиртовкасын яндырып җибәрде, ниндидер бәләкәй пычаклар чыгарды һәм Лёшканың шешен ярырга кереште. Лёшка кычкырып җибәрде. аягын тартып алмакчы булды.
— Эх, батыр, батыр! — диде Харитон Иванович. — Приказны ишеттеңме әле? Безнекеләр Будапешт каласын алганнар бит! Беләсеңме, Будапешт нәрсә ул?
— Беләм-м-м, — диде Лёшка, елый-елый.
— Белгәч, нигә елыйсың? Менә Будапешт янында бер пулемётчының кулын яралаганнар, ә ул һаман атудан туктамаган. Аягы яралангач та туктамаган, һаман ата биргән! Ә син шундый кечкенә шештән үкерәсең. Сугышка барасың киләме?
— Килә...
— Алайса, шыңшыма. Менә—син солдат, ди, мин синең яраңнан пуля чыгарам, ди... Син герой! Синең фашистларны кыйныйсың бар!.. Менә...
Лёшка кинәт көлеп җибәрде, аннары үкерә башлады.
— Менә бетте... Хәзер теләсәң күпме үкер... — диде Харитон Иванович һәм бер үк вакытта пальтосын да, галошын да кия-кия идән буйлап таптана башлады.
Әни мине почмакка чакырып алды да почта маркасы хәтле генә итеп бөкләнгән утыз сумлыкны кулыма тоттырды.
— Докторга бир, — диде ул. — Урамга чыккач та бирерсең... 1Миннән алмый ул... Син бир дә тиз генә өйгә йөгер...
Харитон Иванович болдырга чыкты һәм читәнгә бәйләп куйган дилбегәсен кулына алды. Караңгы иде. Мин аңа акчаны төрттем, тик учын туры китерә алмадым.
— Нәрсә ул? — диде доктор, утыз сумлыкны алып. — Акчамы? Кирәкми. Әниеңә әйт, мин — карт кеше, диген! Хәтеремне калдырмасын!
Ул чанасына утырды да Алмачуарның дилбегәсен какты. Дугадагы кыңгырау чыңларга кереште.
Кинәт доктор атын туктатты һәм артына борылып кычкырды:
— Шулай дип әйт, яме. Рәнҗетмәсен мине. Мин карт кеше!
Бармак та янап куйды.
Мин аның Любим бабайларга барып керүен, анда бераз торгач, бертуган Ивиннарга таба китеп барганын күреп тордым...
Ә төнлә мин аның Бабинога кайтып барганын ишеттем. Тәрәзәбез төбеннән аның кыңгыравы чыңлап үтеп китте. Кыңгырау тавышы әкре- нәигәннән-әкренәя барды һәм миңа шушы моңлы тавыш астында йокыга китүе рәхәт иде, гүя яхшы күңелле Харитон Иванович, барлык хәвеф- хәтәрләрне, авыруларны куып, йортыбыз тирәсендә төн буенча йөреп
32
Бер тапкыр Харитон Иванович безгә кичкырын, әтинең үлгән хәбәрен алган көнне килде. Әни икона алдындагы лампаданы кабызды һәм ярым караңгылык эчендә, өстәл янында агач кебек катып, хәрәкәтсез утырды, ә без, Лёшка белән икәү, мич башыннан карап яттык. Әнинең еламыйча, бүкән кебек хәрәкәтсез утыруы безгә, Лёшка белән икебезгә дә, әйтеп бетергесез рәвештә авыр иде.
Менә шул чакта инде Харитон Иванович килеп керде. Әни беренче тапкыр аны каршы алыр өчен урыныннан тормады, хәтта аңа таба борылып та карамады. Харитон Иванович барысын да шунда ук төшенеп алды булса кирәк, берни әйтмичә, әни янына килеп утырды. Аннары, үзенең күз алдында улын фашистларның ничек итеп үтергәнлекләре турында сөйләп китте.
Без тыңлап яттык һәм доктор безгә кызганыч булып тоелды, һәм ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, Харитон Иванович түгел, әни Харитон Ивановичны юата башлады. Карт доктор, бөкрәйгән, кечерәйгән килеш өйдән чыгып киткәндә, үз кайгысы белән бергә, безнең кайгыбызның да яртысын алып киткән кебек булды...
Харитон Ивановичка җитмеш биш яшь тулуны билгеләгән көнне клубта танца оештырдылар. Башта билгеле инде, танца булмады, җыелыш булды, докторга бик күп әйбер бүләк иттеләр: ременьлы портфель, графин, шәмдәл, чаңгылар. Бу бүләкләрне алганда Харитон Ивановичның башы тагын да катырак селкенә башлады, күзлеге борыныннан шуып торды, күз кабаклары кызардылар...
/Менә шул бүләкләрдән соң, безнең Лёшка сохари киптерә башлады.
Бер көнне бөтенләй хәзерләнеп бетте.
Кичен икәүләп мич башында ятабыз. Лёшка әнинең йокыга китүен көтә.
Миңа ямансу. Лёшка төнлә качып китәргә җыена дип, әнигә әйтәсе калган, ләкин хәзер сон инде, Лёшка әтинең сай ботинкаларын капчыгына яшерде, капчыгының бавын да бәйләп куйды. Ярар инде! Кача бирсен, югыйсә һәр көн сугыша.
— Лёшка. — дидем мин, әкрен генә, — бүген бик салкын ич!
— Берни түгел!
— Әни борчылыр бит...
— Борчылмас, күнегер... Син, кара, утынны үзең ташы. Әгәр утынны әни ташыганлыгын белсәм, кара аннары...
Без мич башында тын гына ятабыз, ә урамда машиналар гүли.
Хәзер безнең урам аркылы машиналар көн-төн йөреп тора, алар электростанция төзелешенә таш ташыйлар, урамда, нәкъ Москвада Кызыл мәйдандагы шикелле, шау-шу. Машина үтеп киткәндә бөтен йорт селкенә, һәм скамьядагы чиләкнең тоткасы зырылдап тора.
— Федя абыйны кызганам, — дип көрсенде Лёшка. — Мин аңардан токарный станокта эшләргә өйрәндем. Корычны кырганда нинди тизлек белән эшләргә кирәклеген дә, чуенны кырганда нинди тизлектә эшләргә кирәк икәнен дә беләм... Стружканың алкаланып-алкалапып бөтерелүен күргәнең бармы?
Мин аңа җавап биреп тормадым. Әйдә, кача бирсен. Исем китми! Мина күңелсез була башласа, сельпода эшләүче Герасим янына барырмын. Ми.ч Герасим янына болай да еш барам. Без аның белән тәрәзә төбенә утырабыз да, узып баручы машиналарга карап торабыз. Ул миңа аларның кайсы газик, кайсы — биш тонналы, кайсы — йөкне үзе аудара торган икәнен күрсәтә.
Герасим матур чырайлы, килбәтле егет, тик сугышта аның бер аягы имгәнгән, шуңа күрә ул култык таяклары белән йөри. Берлинның үзенә барып кердем дигәндә генә аның грузовигына снаряд төшкән һәм ул г -.ын югалткан.
33
Хәер, бу төнне Лёшка качып китә алмады. Кич белән безгә Федя абый килде һәм әнигә әйтте, сезнең белән, колхоз председателе буларак, диде, рәсми рәвештә бер мөһим эш турында сер итеп сөйләшәсем бар. Әни Лёшкага өйдән чыгып торырга кушты. Лёшка моңа каршы килде, чөнки урамда бик каты салкын, шундый салкын, хәтта без, балалар, мәктәпкә дә йөрмибез, чыпчыклар катып үлә иде. Шуннан соң, Федя абый Лёшкага иртәгә бораулау станогында эшләргә өйрәтәм дип вәгъдә итте. Лёшка Любим бабайларга китте. Лёшка киткәч, әни мине дә өйдән куа башлаган иде дә, тик мин хырылдый һәм төш күргәндәге Квебек мыгырдана башладым. Шуннан соң миңа тимәделәр.
Әни* лампа кабызды һәм алар Федя абый белән икесе өстәл янына утырдылар. Федя абый тәмәке яндырды һәм МТС базасына кемнеңдер ияләшүе турында сөйләп китте. Икенче тапкыр инде, диде ул, MTG ишек алдында чит кеше эзләре күрәм. МТСка ияләшкән бу карак бик кызык та икән. Федя абый аңа хәтта нәрсә кирәген дә төшенә алмый: чөнки ул карак бернәрсәгә дә тими, хәтта иң кыйммәтле әйберләрне дә алмый. Трактор өстендә ниндидер магнето калган булган, аңа да ка-гылмаган.
Әни көрсенеп куйды. Мин, хырылдарга кирәклеген онытып, тыңлап ята башладым.
Әни әйтә, МТСка ирләрдән берәрсе кереп йөри торгандыр, чөнки хатын-кызга тимер-томыр кирәкми, ә керосинны Федя абый үзе дә җигәрлек бирә.
Шуннан ирләрне берәм-берәм тикшерә башладылар.
Авылда Федя абыйны да кертеп исәпләгәндә, без унбер ир кеше.
Федя абый базага, билгеле, кереп йөрмәячәк, чөнки ул үзе МТС директоры. Слесарь белән механик та анда йөрмәсләр. Ике бертуган Ивиннар турында күп сөйләп тормадылар. Ул ике туган — изгеләр кебек: үзләренең өйләрендә берни юк, уку йортын җиһазлый башлагач, алар бер өстәл һәм тәрәзә пәрдәләре илтеп бирделәр. Гуторов бабайның базага керүе мөмкин, ләкин моннан ике көн элек япон фронтыннан аның улы кайтты, хәзер аларда аның кайгысымыни? Любим бабай шундый куркак кеше, базага түгел, төнлә өйалдына чыгарга да курка. Ул өйалдына чыкканда, карчыгы ут яндырып тора, — бу турыда бөтен авыл белә.
Инде өчәү калдык: Лёшка, мин һәм Герасим. Герасимнан шулай ук шикләнеп тормадылар, чөнки аның аягы сыңар, үзе орденлы, үзе сельпода эшли, ә минем турыда Федя абый: әгәр әии күтәреп мендермәсә, мин үзем генә койма башына да үрмәли алмыйм, диде.
Билгеле, Федя абый яхшы кеше, ләкин кайчагында ул бик үк гадел дә түгел. Мин аңа кирәк булсам, ул миңа тегеләй дә, болай да салам кыстыра, Василий Иваныч дип тә эндәшә, тәмәке дә суырта, күрмәгәндә — миннән көлә. Мин, кирәк була калса, койма аркылы ничек тә чыгармын әле, ә менә ул үзе, шундый юан корсагы белән, койма башына ничек менәр икән...
Шулай, Лёшкадан кала, һәммәсен тикшереп чыктылар.
Әни, Лёшканың әйбергә тимәвенә мин ышана алам, диде, ә Федя абый былтыр Лёшка солдатларның противогазын чәлдергән ’ иде бит диде. Моңа каршы әни: юк, Лёшка алмадан башка берни дә алмый ул, дип җавап бирде һәм бик еш борынын сөртә башлады. Шуннан соң Федя абый көлеп җибәрде һәм, безнең авылда кем карак икәнен белер өчен, базага капкын куячагын әйтте.
Алар Лёшканы ничек итеп төзәтү турында әле бик озак сөйләштеләр, аннары әии лампаның фитилен кысты, ә мин, үзем дә сизмәстән, йоклап киткәнмен. Төшемдә Лёшканы күрдем, имеш, ул капкынга эләгеп утыра, үзе көлә, үзе алма ашый.
Икенче көнне мин Лёшканы МТСка каравылчы итеп билгеләгәнлек- ләрен белдем, һәр төн өчен аңа җитмеш биш сотый язачаклар икән.
.С. Ә.“ № 2.
34
Шулап итеп ул беркая да качып китмәде...
Кичен мин аның янына бардым. Кар ява иде. Лёшка, зур толыбының якасын күтәреп, койма буеннан йөреп тора һәм арттан караганда, Төньяк боз океанында яшәүче пингвин кошына охшый.
Култык астына Лёшка кечкенә генә мылтык кыстырган. ААылтыгы- ның тимерләре салкыннан шундый йөнтәс булып киткән, аларга бармак белән сызып язарга да мөмкин. Лёшка эче тутыкмасын өчен мылтыгының көпшәсенә кәгазь тыгып куйган.
Мин аның янына килгәч, Лёшка мылтыгы белән мактанырга тотынды. Ул бу мылтыкны Федя абый тулысынча аның карамагына бирүе турында сөйләде. Аннары кулын кесәсенә тыгып, чүпрәккә төргән пулька чыгарды. Әгәр төнлә карак килмәсә, иртән бу пульканы ул теләсә нишләтә ала, козгынга да ата ала, ә киләсе төнгә Федя абый яңасын бирәчәк.
Мин Лёшадан мылтыгын тотып карарга бирүен үтендем. Лёшка, әгәр син учак ягып җибәрсәң, бирәм дип вәгъдә итте. Мин чыршы ботаклары ташыдым, — аларны без канау буена, юлны кар басмасын өчен утыртып куябыз. Аннары чыра телдем. Чыршы ботаклары бик кызык яна. Аны утка ташлагач, ул берьюлы янып китми. Башта аңардан куе, мамык кебек ап-ак төтен чыга. Аннары ул кинәт, керосин сибелгәндәй, берьюлы дөрләп кабынып китә, һәм барлык ылыслары, берсе дә кал-мыйча, кып-кызыл булып кызалар. Ботак үзе бөгелә, тере нәрсә кебек, ут эчендә икенче ягына әйләнә башлый, ахырда кисәкләргә тарала. Учак тирәсендәге кар чыжылдый-чыжылдый эреп тора.
Мин бик зур учак ягып җибәрдем, кар көртләрен ера-ера запаска да чыбык ташыдым. Киез итек эченә тулган карны селкеп ташлаганда Лёшка часовойларның коралны икенче кешегә бирергә хаклары юк икәнен исенә төшерде. Минем учакны актарып ташлыйсым килде, Лёшка пулька алырга дип кулын кесәсенә тыга башлагач, аның белән бәйләнешмәскә булдым. Исем киткән, мылтык, имеш! Әгәр чын мылтык булса бер хәл иде, ә бу — вак калибрлыгына. Аңардан аткан чагында тавышы да рәтләп ишетелми, шырпы шартлагандай гына була. Менә былтыр бер партизан миңа чын мылтыкны тотып карарга биргән иде. Менә ул мылтык дисәң дә мылтык, түтәсендә унтугыз тамга бар иде!
Лёшканың беренче төне тыныч үтте. МТС ка карак кермәде.
Мин мәктәпкә барганда, ул Федя абый белән бергә утыра, Федя абый аны мактый иде. Лёшка мине күргәч, көлеп җибәрде, учактан калган чокырга аягы белән төртеп күрсәтте. Ул, бәлки, ачуланырмын дип уйлагандыр, мин аңа борылып та карамадым. Ләкин өйдә Лёшка миңа бәйләнә башлагач, мин аны әзрәк куркытырга булдым, масаймасын әле.
Бабино малайлары, кемне булса куркытырга теләсәләр, Гитлер ясап куялар: алар кабак табып алып, аның эчен чистарталар, пәке очы белән уеп, күз, борын, авыз, тешләр ясыйлар, аннары кабак эченә утлы күмер тутыралар. Шуннан әлеге кабакны аркылы колгага киертеп куялар. Ионы белән өскә әйләндерелгән тунны да шул ук аркылы колгага киертәләр һәм куркыныч Гитлерны төнлә тәрәзә төбенә илтеп бастыралар. Әгәр дә йокыдан уянып карасаң, котны ала.
Мин, әнигә сиздерми генә, әлеге Гитлерны ясадым да чыгып та киттем. Төне унай туры килмәде, якты иде. Гитлерның кар көртләре өстенә сузылган күләгәсе шундый кара, шундый йөнтәс күренә, үзем дә шүрли яздым.
МТС коймасы янына барып җиттем, аннары, поса-поса, почмакка кадәр килеп җиттем, колганы әкрен генә алга суза башладым. Ләкин эш мин уйлаганча шома гына барып чыкмады. Төн якты булгангадыр, ахрысы, Лёшка һич тә курыкмады. Кабакны күрүе булды, мине танып алуы булды.
— Васька, — диде ул,— монда кил әле, тиз генә. Кыйнамыйм.

Л1ин аныц янына килдем.
— Ишетәсеңме? — дип шыпырт кына сорады ул. Мин тыңлый башладым. Койма ярыклар калдырмыйча эшләнгән, без ишек алдында нәрсә барын күрә алмадык, ләкин базада кемдер йөри иде. Коры карның шыгырдавы ишетелә, ләкин сәеррәк шыгырдау. Карак дигәнебез ничек* тер кешечә үк йөрми иде.
Без Лёшка белән бик озак посып тыңлап тордык. Ишек алдындагы карак мастерскойның ишеген шакылдатып ачып япты, лапас астына керде, тимер-томырларны шалтыратты һәм яңадан ишек алды буйлап китте.
— Атып җибәр, — дидем мин Лёшкага. — һавага булса да атып жибәр.
Лёшка, уңайсызланып, патронны кичтән үк атканлыгы турында әйтте, ә хәзер моның өчен Федя абыйдан эләгер дип курка иде.
— Алай булгач, каракны Гитлер белән куркытыйк, — дидем мин.
Лёшка моңа риза булды. Мин аның аркасына менеп бастым да, <Гитлер»ны югары күтәрдем. Аяк тавышлары тынды.
— Хәзер ул койма аркылы сикереп чыгачак,—диде Лёшка ашыга- ашыга. — Төш тизрәк! Болай итәбез: мин әнә бу почмакка йөгерәм, син — тегесенә. Берьюлы эләктерәбез үзен.
Мин, үземнең колгамны күтәреп, теге почмакка барырга теләмәдем. Лёшка бәхәсләшә, оршыша, кизәнә башлады. Ул арада базада йөрүче юкка чыкты.
Иртән Лёшка минем янда төлке кебек бөтерелә башлады, Федя абыйга берни дә әйтмәскә кушты, хәтта мылтыгын тотып карарга да бирде. Ләкин Федя абый барыбер белгән һәм Лёшканы мунча керткәндәй кыздырды. Федя абый үзенең тракторларын үзе каравыллаячагын әйтте, ә Лёшка кебек сакчының кирәге юк, диде. Шулай да соңыннан Лёшка аны ничектер ризалаткан һәм алар төнлә каравылга икәү бергә чыгарга сүз куешканнар. Мин дә алар белән бергә чыгарга булган идем дә, йоклап калганмын: кичке аштан соң җылынырга дип кенә яткан идем, изрәп киткәнмен.
Төнлә уянып киттем, ләкин ни вакыт — белмим. Әни йоклый.
Тынлап торам — машиналар гөрелтесе ишетелә, өй әкрен генә селкенә, чиләк тоткасы зырылдый, ә тәрәзәнең якты шәүләсе стена буйлап, түшәм буйлап йөреп тора.
Мин аякларымны киендем дә өйдән чыктым.
Үткән төндәге кебек ай балкый, тирә-якта бөтен нәрсә яктырып һәм ялтырап тора, тик күк йөзе генә, корымлы пыяла кебек, кап-кара. Кичтән салкынайткан иде, аяк астындагы, чокырлардагы сулар күзәнәкле карасу боз белән капланган. Әгәр андый бозга бассаң, ул ватылмый, сохари кебек шатырдый гына, ә эчендә ап-ак ярык эзләре кала.
Мин базага килеп җиткәндә, Федя абый әкрен генә йозакны ача, ә Лёшка мылтык көпшәсенә тыккан кәгазьне суыра иде. Күрәсең, карак яңадан базага кергән.
Федя абый капканы ача төште һәм без ишек алдына карап тора башладык.
Базаның ишек алды зур — сугыш вакытында анда «огородник» дип атала торган кечкенә самолётлар да килеп төшә торган иде. Уң кулда, койма янында ук, лапас эшләнгән, анда төрле машиналар Һәм мичкәләр тора. Лапас белән янәшә — мастерской, тимерчелек Һәм Федя абыйның конторкасы. Койманың арткы стенасы буенда, бәскә төренгән өянкеләр агарып күренә. Сул кулда, бүкәннәр өстенә куелган тәгәрмәчсез машина тора. Аның әрҗәсенә кар тулган.
Шул тәгәрмәчсез машинага таба караган гына идем, каракны күреп тә алдым һәм, көлеп җибәрмәс өчен, авызымны кулым белән капладым.
Карак кабинкада утыра, кулларын руль тәгәрмәченә куйган, үзе алга карый. Рычагларны я алга этә, я артка тарта, руль тәгәрмәчен борга-

36
лып, кыскасы, нәкъ чын машинаны йөрткәндәге кебек итә. Ә машина днгәне бүкәннәр өстендә, карга чумып утыра.
— Кем булыр икән? — дип сорады Федя абый, күзлекләрен кия-кия.
Мин каракны шунда ук таныдым. Бу безнең сельпода эшләүче* Герасим нде. Аңа карап торуы да көлке. Мыеклары бар, ордены бар, ә үзе, бәләкәй малай кебек, олылардан яшеренеп, җимерек машина белән уйный.
— Мылтык атыйк, — дидем мин Федя абыйга.
— Аттырырмын мин сиңа,—дип ачуланды ул. — Марш өегезгә. Икегез дә!
Ул күзлекләрен салды һәм капканы әкрен генә япты.
Аннары без өйгә кайтып киттек: иң алдан Федя абый, аннан мин, минем арттан, атылмаган пулькасы салынган мылтыгын күтәреп, Лёшка атлый.
Без өйгә кайтабыз, безнең яннан, фаралары белән такыр юлны, кар көртләрен, тәрәзәләрне, бакча рәшәткәләрен яктыртып, җилдән выжылдап, машиналар үтәләр.
Мин Герасимның сугышка кадәр шофер булганлыгын, менә шундый ук машинада Бабинога, район үзәге — Остров шәһәренә йөргәнлеген исемә төшердем.
Аннары тагын шунысы исемә төште: бер тапкыр аңа доктор Харитон Иванович килде һәм бик каты орышты.
Доктор Герасимны аягы авыру булып та газикка утыруы, МТС базасы ишек алдында машина йөртүе өчен ачуланды.
— Рөхсәт итмим! — дип кычкырды доктор. — Бөтенләй аяксыз калуыгыз мөмкин! Рөхсәт итмим! Утырып эшли торган урын табыгыз.
— Мин машина йөртүче булгач, утырып эшли торган эшнең мина ни кирәге бар, — диде Герасим, еларга җитешә язып.
— Ә сез аңа күз-колак булыгыз! — диде доктор Федя абыйга,— машина янына якын җибәрмәгез! Кешеләрне сакларга кирәк.
Ул Алмачуарының дилбегәсен какты, ләкин капка янына җиткәч, артына борылды һәм тагын бер тапкыр кисәтте:
— Карагыз! Якын җибәрмәгез! — диде һәм Федя абыйга бармак янады.
Ә икенче бер көнне мин Федя абый белән Герасимның борыннары чәкәшердәй кара каршы басып торганнарын күрдем. Әйтерсең, араларында йөз метр киңлектәге елга,— алар бер-берсенә шундый каты кычкыралар иде.
Ничек кенә булмасын, Герасим бер аягы белән дә машина йөртергә өйрәнер әле дип уйлыйм мин. Әгәр өйрәнә алмаса, мин Федя абыйдан кабинада аяк белән эшләргә бөтенләй кирәкми торган нинди дә булса хикмәтле ручка куюын үтенермен.
Без Федя абыйның йорты турысына килеп җиттек, саубуллаштык һәм үз өебезгә юл алдык.
Әни йоклый иде инде. Без Лёшка белән мич башына менеп яттык һәм мин хәзер Лёшка район үзәге — Остров шәһәренә качып китсә дә ярар дип уйлап алдым. Хәзер берәү дә аңа ул МТС базасына кереп йөргән дип әйтмәячәк.
Бер сәгатьтән мин Лёшканың мич башыннан әкрен генә төшкәнен ишеттем. Ул мич башыннан төште дә сандык янына килде һәм нидрр актарына башлады. Аннары өйалдына чыкты һәм анда нидер эшләде
«Менә хәзер качып китә инде», — дип уйладым мин.
Ләкин Лёшка яңадан өйгә керде һәм мич башына менде.
— Нигә шыңшыйсың?—дип сорады ул, әкрен генә.
— Иик шыңшыйм. Кирәге бар. Телисең икән, кача бир.
— Мин качмыйм. Курыкма.
37
— Син шулай дисең генә. Үзең, мин йокыга киткәч, качарсың. Беләм.
— Чынлап әйтәм, качмыйм.
— Алдашасың. Мин сандыкка кергәнеңне ишетеп тордым бит.
— Мин әтинең ботинкаларын кире урынына куйдым. Миңа качарга кирәкми дип уйлыйм. Доктор эше миңа кулай түгел. Эшмени ул?
Мин үзем дә сизмәстән:
— Докторга йомшак урындык куялар!—дидем.
— Куйсалар соң. Менә Герасимның күңелен биләгән эш шикелле бер эш табасы иде миңа... Ул чагында менә булыр иде! Ул чагында мин Островка гына түгел, Москвага да барып җитәр идем. Әйеме?
Мин аңа берничек тә җавап бирмәдем. Аңа нинди эш кирәген мин каян белим.
Ә түшәм буйлап яңадан тәрәзәнең ак шәүләсе йөгереп үтә, чиләк тоткасы әкрен генә зырылдый, ә юл буйлап машиналар узалар да узалар... 2. ЯЗ
Әле бала чагымда ук мин ачык тәрәзә янында утырырга һәм урамның йокыга талуын тыңларга ярата торган идем.
Өйдә ут яндырылган була, әни, чиләкләрен шалтыратып, өй эчендә йөри, ә урамда кичке тынлык.
Менә хәзер дә мин ачык тәрәзә янында утырып торам. Тәрәзә төбендә яфраклары тишкәләнеп беткән яран гөле; тәрәзә пәрдәсе иңбашларыма килеп сарыла, ә каршы якта, үзенең рәшәткәле бакчасында, кулындагы таягы белән тәрәзә капкачларын яба-яба, минем дәү әнием йөри.
Юл аркылы, безгә кыеграк, правлениенең якты тәрәзәләре күренә. Җыелыш беткән: правление ишегенең шапылдап ачылып-ябылулары, җыелыштан чыккан кешеләрнең болдырда кычкырып көлгән һәм сөйләшкән тавышлары ишетелә.
Мин утырып торам һәм тыңлыйм. Ара-тирә ак өйгә әчкелтем җил килеп кергәли, яран гөленең яфраклары җилгә кырын борылалар.
Менә әти баскычтан күтәрелә һәм итегенә ябышкан балчыкларны кагып, аякларын дөбердәтә. Аякларын ничек дөбердәтүеннән үк мин әтинең ачулы икәнен аңлыйм. Әти ак өйгә керде, берни әйтмичә урындыкка килеп утырды һәм кесәсеннән ярты литр аракы чыгарды. Әни тирән генә көрсенде һәм идән астына, кыяр алырга төште.
Башына шакмаклы яулык бөркәнгән Лёлька-ветеринарша, пычракка мәче кебек сакланып баса-баса, өенә кайтып бара. Элек ул үзенең шакмаклы яулыгын бәйрәмнәрдә һәм кичәгә барганда гына бөркәнә торган иде, ә соңгы атнада, нигәдер, һәр көн бөркәнеп йөри. Лёлька, кызлар белән сөйләшә-сөйләшә, безнең турыдан үтеп китте һәм мин бүген әтине председательлектән төшергәнлекләрен ишетеп калдым.
Мин әтинең үзенә сиздерми генә аңа карап алдым.
Ул кырлы стаканга аракы салды, аннары эчте, икмәк алып иснәде, тагын эчте.
Әни, кулларын алъяпкычы астына яшереп, өстәл янында басып тора һәм кайгылы күзләре белән әтигә карый.
— Газета бирегез! — диде әти. — Барыгыз да тыңлагыз!
Аның күптәнге гадәте бар: эчсә, кычкырып газета укый. Нинди газета — искеме, яңамы — барыбер. Ә без әни белән тыңлап торырга һәм бүлдермәскә тиешбез. г
Менә хәзер дә ул түгәрәк өстәлдән газета алды, күзлеген киде һәм лампага якынрак утырып, укый башлады: «Беренчесе күп еллар буен
38
ча.... буенча... «минсейто» дигән... реакцион партиянең... партиянең лидеры булган»...
Әти чал кергән башын сөзәргә теләгәндәй бөгеп һәм күзлеге өстеннән карап:
— Төшендегезме? — дип сорый.
Әни, бутылкада күпме аракы калганлыгына күз төшерә-төшерә:
— Төшендек, атакаем, төшендек, — дип җавап бирә.
— Син дә... төшендеңме?
— Төшендем, әти, — дим, үзем урамнан үтеп барган яшьләрнең төрле якка яңгыраган тавышларына колак салам. Яшьләр сөйләшәләр, кинәт, команда булган кебек, урамны яңгыратып барысы берьюлы көлеп җибәрәләр. Менә алар таралыштылар, тавышлары тынды, һәм мин аларның сөйләтүләреннән колхозның яңа председателе итеп Карп Саве- льичның улы Васьканы куйганлыкларын аңладым.
— Төшендегезме? — дигән тавыш колагыма ишетелә һәм мин:
— Төшендек, әти, — дип җавап бирәм, ә үзем әле генә урамнан көлеп үткән Васьканың председатель булуы турында уйлыйм. Моннан бер атна элек ул армиядән кайтты, ә Савельич ул көнне ишек алдында кичкә кадәр тавык куып йөрде.
Васька буйга зур түгел, минем хәтле генә, кызыгырлык бернәрсәсе дә юк, йөзе гади, сөяге киң. Борыны югарыга чөелеп тора, ияге дә югары карый, әйтерсең, кемдер аның йөзен учы белән астан өскә таба сыпырып алган һәм шуннан соң аның борыны белән ияге шулай югары күтәрелеп калганнар. Аны төпле егет дип булмый. Бервакытны ул, әле сугышка кадәр, дәү әниләрнең өй түбәсенә менгән дә морҗаларыннан, йорт анасы булып, куркыныч сүзләр кычкыра башлаган. Дәү әнием ул вакытта мич янында басып тора торган булган, куркуыннан чак кына акылдан язмаган. Андый кешедән нинди председатель чыксын?..
Әти тагын бераз укыды да йоклап китте, без дә йокларга яттык. Мин яткан урынымда бик озак як-ягыма әйләнгәләдем. Башым авыртты, шуңа күрә җыелышка да бара алмаган идем. Ахыр килеп, башымны җылыттым да төн урталарында йокыга киттем. Күземне йомарга гына өлгергән идем бугай, тәрәзә капкачын шакыдылар.
— Ни кирәк тагы җиде төн уртасында? — дип сукрана-сукрана әни ишек ачарга чыкты.
Мине правлениегә чакырырга килгәннәр икән. Мин тиз генә киендем дә правлениегә йөгердем.
Правлениенең кечкенә бүлмәсе халык белән тулган иде. Әти урынында Василий Карпович утыра, — хәзер бар да аңа олылап шулай дәшәләр. Мин килеп кергәч, кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр, күрәсең, минем йокым ачылып бетмәгән булгандыр. Күрше бригаданың прицепщигы Иван бабай килеп керде. * Аягына галош кигән, шинель итәге астыннан алсу сызыклы астары күренә.
— Исәнмесез, — диде Василий Карпович Иван бабайга. — Чишенегез.
Кызлар тагын чыркылдашып алдылар.
— Нигә син йокларга ирек бирмисең? — диде Иван бабай, ишек кырыена сөялеп. — Кешеләрне төн уртасында җыярга дигән яңа мода чыкканмы әллә.
Аннары МТС трактористкасы Паша килде, йөзе шундый көләч, әйтерсең, йокларга да ятмаган булган.
— Барыгыз дамы? — дип сорады Василий Карпович.
Минем бригадамда эшләүче озын буйлы, киң җилкәле Лёша, ишектән иелә-кысыла кереп:
— Барыбыз да,—диде. — Тик озынга сузма. Кыскарак тот.
— Ярар, кыскарак тотарбыз, — диде Василий Карпович.— Чәчү эшләре ни өчен начар бара, иптәшләр? Ии сәбәптән көнгә яртышар
39
норма бирәсез? Нәрсә эшләргә уйлыйсыз? Чәчүне июльгә кадәр сузаргамы? Уракка январьда төшәрбез. Шулаймы? Я, әйтегез? Тамарканы төртегез, уянсын!
Башта барысы да тын тордылар, аннары берьюлы сөйләргә тотындылар. Бер сәгатьтән артык сөйләделәр, башта төпле-төпле генә фикерләр әйтелде, ахырга таба кычкырыш башланды, миңа да эләкте. Барысыннан да бигрәк мине Василий Карловичның әтисе, минем үз бригадамда эшләүче — Савельич орышты.
Аца алтмыштан артык инде, ул комсомолецлар белән эшләргә үзе ризалык бирде, ә хәзер орышкан була. Лёша мине яклап берничә сүз әйтте. Шуннан барысы да буталды, эш турында сөйләү бетте, гайбәт тикшерә башладылар.
Мин үземнең бригадамның кимчелеге дисциплина йомшак булуда дип әйтергә теләгән идем. Көн саен кимендә ике-өч кеше эшкә чыкмый кала, ә безнең эштә кешеләрнең тулы комплект булуы бик кирәк* Мин шуларны һәммәсен дә әйтергә теләгән идем, ләкин мине бүлдерә башладылар, мин фикеремне чуалтып, кире урыныма утырдым.
— Җитәр, — диде Василий Карпович. — Бер сүзегезне дә аңлар хәл юк. Булмаса, Иван бабай, сез сөйләгез.
Иван бабай, шинеленә ныграк төренеп, уйга калды. .
Күптән түгел генә аның турында район газетасында язганнар иде. Шуннан бирле ул үз-үзенә гаҗәпләнеп йөри башлады.
— Менә, балалар, эш ничегрәк, — диде ул, бераз уйлагач, — Нюшка, үзенең комсомолецлары белән, билгеле, начар эшли. Аның әтисе председатель булып торганда, турысын әйтүе уңайсызрак иде, ә хәзер әйтергә кирәк. Әкрен кыймылдыйлар алар, әкрен әйләнәләр... Аннары бу норма дигәннең дә рәте җитеп бетми, бугай. Менә, пример, безнең бригада Косой кыегында чәчә, безгә гектарына кырык ике минут норма куелган, ике гектарга сәгать тә егерме дүрт минут була... Ә Нюшкаларның бригадасы сырт урында эшли, сөрә торган җирләре анда бер кисәк, монда бер кисәк. Трактор, кәҗә бәтие биегән шикелле, минут саен боргаланып бара, — ә нормалары нинди? Норма шул ук — гектарына кырык ике минут, ике гектарга сәгать тә егерме дүрт минут...
Ерактан паровозның озын итеп кычкырткан куш гудогы ишетелде. Ишек алдында әтәч кычкырды. Халык көлеп җибәрде, чөнки әтәчнең гудокны йокы аралаш кикерикүк белән буташтыруы һәркемгә ачык иде.
— «Ярар, авызыгызны ермагыз,—диде Иван бабай. — Менә, димәк, гектарына кырык ике минут... Мин үзем болан уйлыйм, Нюшка үзенең кызларын ныграк кулга алсын, ә нормаларын бераз киметергә кирәк.
—- Кәкре якка бөгәсең, Иван бабай, — диде Василий Карпович. — Нормаларның бертөрле булуы, анысы, билгеле, начар. Тамарканы уятыгыз әле. Без Косой кыегындагы норманы арттырачакбыз...
Тавыш купты. Ләкин Василий Карпович урыныннан торып аякка басты, сөйли башлады һәм шау-шу тынды. Ул озак сөйләмәде, ләкин төпле сөйләде, әйтерсең, безнең колхозның бөтен эше аңа таныш иде. Сүзен болай очлады: «Биш сәгатьтә барыгызга да кырда булырга, туптан аткан кебек килеп җитәргә. Тәүлек буенча эшләсәгез эшләгез, ләкин көнлек норманы тутырыгыз. Нюша дөрес фикер әйтергә теләгән иде, тик бүленеп калды. Аның өчен мин үзем әйтәм: биш сәгатьтә бөтен бригада кырда булырга тиеш. Менә шулай. Ә комсомолецлар янына мин үзем иртән үк барачакмын, булышырмын. Эшнең нәрсәдә икәнен карармын.
— Кирәгең бар иде, — диде Паша. Урамга чыккач, мин дә Василийга безгә ярдәм кирәкми дип әйттем, Иван бабайның бригадасы тигез басуда эшли, ләкин бездән әллә ни алга киткәне юк.
— Безне моңарчы берәүнең дә буксирга алганы булмады, моннан соц да алдырмабыз, — дип өстәде Паша.

49
— Алайса, ярар, —диде Василий Карпович, — сез шундый эреләрдән булгач, Иван бабай янына барырмын. Шулай да, Нюша, ике көннән графикны куып җитәргә тиешсез. Туптан аткан кебек.
Ул икенче якка борылып китте, ә мин үземнең кызларымны һәм Савельичны яныма чакырып алдым, һәм без шунда, юл өстендә үк, сүз куештык: өйгә кайткач ятып тормаска, тамакны туйдырырга да кырга .чыгарга.
Ач иткән кебек, баштан ук эшебезнең рәте булмады. Нати нигәдер чыгымлады, Паша гарьлегеннән хәтта елап та алды. Аннары бер участокта сөрелеп оетмәгән җир калганлыгы беленде. Кыскасы, көн урталары җиткәндә генә эш бераз киртәгә керде.
Якшәмбе көн без, беренче тапкыр, Иван бабайлардан күбрәк чәчтек. Чама белән сәгать алтыларга кадәр эшләдек, аннары кызлар үзара сөйләшергә тотындылар. Кичен барысы да өйләренә таралыштылар, тик Паша гына, тынып калган кырда үзенең ачкычлары белән шалтыр-шолтыр килеп, тракторы янында чуалды. Аның янында тугыз яшьлек энесе Гераська бөтерелде. Сөрелгән җирләрне үлчәп чыккач, мин дә алар янына_килдем.
— Панька, әйдә, кайсыбыз шәмне алдан үз урынына борып куя,— диде Гераська.
— Нюша, зинһар алып кит шул тыйгысызны, — дип үтенде Паша- миннән. — Көне буенча, чебен кебек, теңкәгә тиеп интектерә.
Мин Гераськага патефон уйнатырга вәгъдә иттем һәм шуннан сон без икәүләп авылга кайтып киттек.
Әллә инде быелгы язда беренче тапкыр аяз һәм күңелле көн булганга, әллә Иван бабайдан уздырганга үргә менүе, су кереп чыккандай, җиңел иде. Без Гераська белән үр башына күтәрелдек. Моннан, еракка- еракка китеп, җәелеп яткан киң кырлар, олы юл, авыл күренә. Урман артында, җиргә тиеп үк дигәндәй, куе болытлар йөзә, ә баш өстендә күк йөзе шундый чиста, ник бер генә болыт кисәге булсын, һәм шундый көчле зәңгәрлек белән балкый, карасаң күзләр авырта, ә кара каргалар шушы нурлы күктә күмер төсле чем-кара булып күренәләр.
— Әйдә, кайсыбыз бер аяк белән сикерә-сикерә шоссегә алдай барып җитә, — диде Гераська.
Мин риза булдым, ләкин шунда Василий Карловичны күреп алдым һәм узышмадым.
Василий Карпович, шинелен җилбәгәй ачып, олы юл буйлап атлый, башында кепка, кулларында тузып беткән бияләйләр. Ул да безне күрде һәм юл чатында туктады. Мин безнең күпме җир сөрүебез аңа билгеледер, хәзер ул минем кызларымны мактар дип уйлап алдым.
Гераська алга омтылды һәм тау астына шундый кызу чаба башлады, әйтерсең, аны рогаткадан атып җибәрделәр. Мин дә түзмәдем, бар көчемә йөгерергә керештем.
/Дин көч-хәл белән тын алып, килеп туктауга, Василий Карпович миңа:
— Сезнең белән сөйләшәсем бар иде, — диде. Сез дип дәшүеннән үк мин аның миңа ни өчендер ачуланачагын аңлап алдым, һәм үзем аңа каршы бала кебек йөгерүем өчен, үкенеп куйдым.
— Сезнең участокта, — диде Василий Карпович, — алты гектар сөрелгән җир брак дип табылган. Бу сезгә билгелеме?
Мин билгеле дидем.
_ Өч бармакка сай сөргәнсез. Нәрсә карыйсыз икән? Сез комсомолка ич. Алты гектар җирне яңадан сөрү нәрсә икәнен аңлыйсызмы?
Мин аңлыйм дидем. Ләкин Василий Карпович барысын бутап бетергән. Өлкән агроном Тамарка тикшерергә тиеш булган участокны бракка чыгарган, минем мона һичбер катнашым юк. Василии Карповичныц сүз

41
ләре шул хәтле хәтеремне калдырды, иренемне тешләп, берни әйтмәдем, чөнки аклана башласам, һичшиксез, үкереп елап җибәргән булыр идем. Шулай ул мине юл буенча тиргәп килде: янәсе без үзебез телән комсомол контроль посты оештырырга булганбыз да берни эшләмибез, эшкә күңел бирмибез. Мин аның белән янәшә барам һәм аның бу тиргәүләреннән, миңа «сез» дип эндәшүләреннән үләргә җитешеп җәберсе- нәм. Җитмәсә, Гераська, берни аңламый торган малай актыгы, мине кызгана, миңа авыру кешегә караган кебек карап-карап ала. Боларны күргәч, бөтенләй түзәрлегем калмады.
— Подшефникларыгыздан уздыруыбыз йөрәгегезне тырный, ахрысы, — дидем мин. — Шуңа күрә мине әрлисез.
— Акыллы сүз сөйләмисез, Нюша,— диде ул.
— Ничек булдыра алсам, шулай сөйлим. Председатель булганыгызга, Василий Карпович, атнага ел тулмый дигәндәй әле. Бияләй киеп йөргәнче, башта эшнең нәрсәдә икәнен яхшылап белергә кирәк иде.
Ул миңа җавап бирде. Ләкин ни дип җавап бирүен сөйләп торасым да килми.
— Сез кешеләрне өркетмәгез, — дидем мин. — Бу, морҗага кычкырып, әбине куркыту түгел.
Ул арада без правление турысына килеп җиттек. Василий Карпбвич мине правлениегә чакырды. Миңа ни, кердем! Гераська да керде.
Василий Карпович бияләйләрен салды да аларны өстәлгә атты. «Карасана, ачуы ничек кабара», дип уйлап алдым мин.
— Менә шул, мин сезгә актыккы мәргәбә... — дип башлады Василий Карпович, ләкин шул чакта телефон шалтырарга тотынды.
— Әйе, әйе... — дип кычкыра башлады Василий Карпович Һәм трубкага өрде. — Райкомнан? Әйе Беләм. Уналты түгел, алты. Әйе. Алты гектар. Булса соң? Төзәтербез. Нәрсә? Кычкырыбрак сөйләгез, берни ишетелми!
Василий Карпович, суытырга теләгәндәй, яңадан трубкага өрергә кереште.
— Кем? Мин? Мин гаепле. Хуҗа булсам, аннан ни! Хуҗаларның да гаепле булган чаклары була. Нәрсә? Менә эш бераз җиңеләйгәч, барырмын... Берни ишетелми. Ишекне яп әле...—диде ул Гераськага, һәм буш кулын селкә-селкә. тагын бик озак сөйләште.
Аннары трубканы урынына куйды, ләкин кулын телефоннан алырга онытты. Ул шулай утырган килеш уйга чумды, ә бияләе өстәл кырыеннан асылынып тора. Мин нигәдер, Василий Карловичның әтисе белән икәү генә торганлыгын, өйләре һәрвакыт җыештырылмаган булуын, идәннәре, рождестводан бирле диярлек, юылмаганын исемә төшердем. Аннары тагын, Василий армиядән кайткач, аның әтисе Савель- ичның ишек алдында тавык куып йөргәнлеген исемә төшердем.
«Шулай да юләр икәнмен мин, — дип уйлап алдым, — эндәшмәскә кирәк иде».
— Ярар, кайтыгыз, — диде Василий Карпович, әле һаман да уйларыннан аерыла алмыйча.
Кайтырга кирәк иде, ләкин мин һаман кайтмыйм.
— Син ачуланма, — диде Василий Карпович, бераз уйлагач. — Син комсомолка булгач, бөтен почмакларга күз салырга тиешсең. Моннан сон да бүгенге кебек яхшы эшләргә тиешсең.
— Василий Карпович, сезнең бияләйләрегез тузган, — дидем мин һәм моны ни өчен әйткәнлегемә үзем дә гаҗәпләндем.
— Кайда? — Василий Карпович бияләенә күз төшерде һәм көлемсерәп куйды. — Нишлисең. Бакчада йөргәндә кия торган түгел.
— Бирегез, мин ямап бирим.
— Кирәкми. Мина аның хаҗәте юк. Син эштәге ертыкларны яма_
42
Бөтенләй оятлы булдым, шунда ук кайтып китәргә кирәк иде, ә мин яңадан: «бирегез» дидем, әйтерсең, шул бияләйләрдән башка миңа якты дөнья юк.
— Бик телисең икән, ал!
Мин бияләйләрне алдым һәм без, Гераська белән, өйгә кайтып киттек.
Бер сәгатьтән минем яныма кызлар килде һәм Иван бабайларга кич утырырга барыйк дип үтенә башладылар. Мин ямап бетергән бияләйләрне алдым да, арганлыктан билем авыртуга карамастан, кызлар белән киттем. Иван бабайның өе авылда иң зур өйләрнең берсе. Кичәләрне без күбрәк аның шул ак өендә үткәрәбез. Иван бабайның хатыны, минем дәү әнием, Лукерья Ильинична, безне ачык йөз белән каршы алды, ләкин кич утыру турында ишеткәч, чырае берьюлы караңгыланды.
— Җибәрмим, — диде ул, — бомба үтерсен үземне, җибәрмим. Картым ничек риза булгандыр моңа?
Мин Лукерья Ильиничиадан үтенеп сорый башладым, ә кызлар, вакытны әрәм итмичә, өстәлне, кроватьны, комодны икенче якка чыгарырга тотындылар.
— Анда куймагыз, атлар! — дип сукранды карчык. — Хәзер шүрлектән табакны ничек алам инде мин? Ярар, үзе кайтсын әле, шулай итә икон, үзе аш хәзерләсен. Шулай итә икән, мин хәзер күршеләргә чыгып китәм. Өстәлне яны белән борыгыз, болай ишеккә сыймый ул...
Без бөтен әйберне чыгардык, өй эче буп-буш булып калды, тик комод турысында стенага эленгән көзге генә, бераз кәкрәя төшеп, урынында калды һәм коты чыккан таракан көзге астында, кая керергә белмичә, аптырап йөрде. Без идәнне юдык, тәрәзә яңакларына, утыручылар терәлеп пыялаларны ватмасыннар өчен, эчке яктан аркылы такталар кадакладык. Эчәсе килгән кешегә ярты кисмәк су кертеп куйдык, өйалдына салам җәйдек.
— Кая ул хәтле лампа алып килдегез, — дип сукрана бирде карчык. — Өемне яндырырга телисезме әллә?.. Кайда булган эш бу? Берьюлы биш лампа яндыралармыни? Менә барам да өстегездән зарланам, күрегез. Нигә бишесен дә бер почмакка тагасыз? Теге як караңгы булып ка-та ич.
Сәгать тугызларда безнең авыл кешеләре җыела башлады. Иң элек өйгә бала-чага тулды. Алар идәнгә, мич буена утырыштылар һәм шун-. да ук шаяра, этешә-төртешә башладылар. Аннары Иван бабай эштән кайтты, карчыгы аны бераз әрләп алды да икенче якта аңа аш хәзерләргә кереште. Шакмаклы яулыгын бөркәнеп, Лёлька-ветеринарша , килде, бил каешының тимерен алтындай ялтыратканчы чистарткан Лёша килде. Халык күп җыелды, тәмәке тарта, көнбагыш чиертә баш-ладылар. Тавыш көчәйде, бөркү булып китте. Лёлька баскыч төбенә чы?:ты, мин дә өйгә кайтырга булдым. Ләкин баянын күтәреп Гриша килде, «Огонёкны», «Миләшне» сыздырып җибәрде, кызлар җырлый башладылар. Мин кайтмаска булдым. Миңа ямансу иде. Тәрәзәне ачып җибәрделәр. Су кебек салкын һава, тәрәзә пәрдәсен күтәреп, бүлмәгә тула башлады. Мин баскыч төбендә ишетелгән тавышларга колак салдым. Кеше сүзен тыңлап тору минем уемда да юк иде. Тик минем урыным баскычка якын тәрәзә төбенә туры килгән иде.
Анда болай сөйләштеләр:
— Әгәр дә бүгенге темп белән барсак, чәчүне графиктан бер көн алда тәмамлыйбыз, туптан аткан кебек... Тезгенне генә ычкындырмаска кирәк... Иртәгә Нюшаның ничек эшләгәнен барып карыйм әле.
— Сез гел җир турында да ашламалар турында сөйлисез. Кайчак көндәлек эшләрне куеп торырга да ярый бит. Кереп бераз биисе иде.
— Мин бии белмим шул. Сугышка кадәр, малай чакта, өйрәнергә ..оят иде, сугышта вакыт булмады, ә хәзер соң инде.
43
— Ни сөйлисез, ник соц булсын! Сезгә утыздан да артык түгел бит эле.
— Егерме биш. Мин егерме икенче елгы.
— Менә, күрәсезме. Бөтенләй яшь, ә үзегез, ничек дип сезгә әйтергә, кешеләр белән аралашмыйсыз... Эреләнәсез. Кызлар белән сөйләшмисез...
— Әйе, үзем дә аптырыйм, кызлар белән рәтләп сөйләшә белмим шул. Эреләнү дисез. Каян килсен ул. Кайчак шулай була — үз-үземә ачуым килә. Бүтән егетләр шаяралар, көләләр, ә мин авызыма су кабып утырам. Бигрәк тә матур кыз булса, сүз таба алмыйм, телемне йоткандай булам.
— Сәер кеше сез. Минем белән сөйләшкәндә телегезне йотмыйсызмы?
— Юк, сезнең белән җиңел сөйләшә алам. Ә кызлар миннән куркалар, ахрысы. Л^енә күптән түгел, — зинһар берәүгә дә сөйли күрмәгез,— миңа җыр белән язылган хат килде. Килештереп язган, нәкъ китаптагы шикелле. Ә имзасы «күрше кызы». Безнең кызларның берәрсе язган инде. Ә кайсы — белмим. Матур язган, җырлары да матур.
—- Матур булмыйча тагы. Анда Блоктан алынган цитаталар бар иде шул...
— Аның Блоктан икәнен каян беләсең...
Шуннан соң мин берни дә ишетмәдем, чөнки балаларны өйдән куа башладылар. Балалар урындыклар астына, кешеләрнең аяклары арасына яшеренергә тотындылар. Тавыш купты. Малайларны көч-хәл белән кудылар, ишек төбенә, кулына чыбык тоттырып, Лёшаны сакка бастырдылар. Тавыш бераз тына төшкәч, мин яңадан баскычтагылар- яың сүзләрен ишеттем:
— Мин ничек сизеп алыйм ди?..
— Сизәргә кирәк иде...
— Ничек сизим...
Икесенең дә тавышы шундый иде, әйтерсең, алар бер-берсе каршында гаепле эш эшләгәннәр. Һәм миңа бәйрәм булмаган көннәрдә дә Лёль- ка-ветеринаршаның ни өчен шакмаклы яулыгын бөркәнеп йөргәнлеге аңлашылды.
Мин кайтырга вакыт дип уйладым, ә үзем, кеше бияләйләрен тотып, һаман утыра бирәм. Башкалар көлгәндә көләм.
Гриша цыганочканы сыздырып җибәрде. Лёша гимнастёркасын тарткалап куйды, чәчләрен төзәтте, гәүдәсен турайтты, нәкъ бер иллегә •үскәндәй булды, кулларын җәеп җибәрде, бармакларын шартлатып алды һәм, вак-вак атлап, түгәрәк буйлап, урындыклар кырыеннан биеп китте. Аның юлы өстендә торучылар стена буена сыендылар, утырганнары аякларын яшерделәр. Лёша, үкчәләрен идәндә дөбердәтә-дөбер- дәтә, түгәрәк буйлап бер әйләнде дә яңадан кулларын җәеп җибәрде, чүгәләп алды, сикереп куйды һәм идән буйлап шундый кызу биеп китте, барлык лампаларның телләре, команда булгандай, биешергә керештеләр.
— Әкренрәк, юләр, — дип тавышлана башлады карчык, — әкренрәк! Сикермә ул кадәр, каһәр суккыры, идәнне ватасың! Болай да бөтен такталары черек!
Ләкин Лёшаны туктатырга мөмкин түгел иде инде. Күкрәге белән баяны өстеиә яткан гармоньчы да тыела алмады, карчыкның сукрануларына берәү дә колак салмады. Иван бабай икенче яктан башын сузып карап торды.
— Күр, күр, ничек тилерә, — дип карчык кулларын селекте. — Җитәр инде сиңа!.. Болай булгач, барыгызны да куам...
Егетләр гармонь уңаена кул чаптылар, Гришаның ак бармаклары гармонь телләре өстеннән йөгерделәр, бары тик имчәк балаларын куеннарына тыгып, ишек төбендә өелешеп басып торган яшь киленнәр генә Лёшага җитди итеп карыйлар.
Лёша озак биеде. Минем эчем поша башлады.
44
Ниһаять, ул түгәрәк буйлап актыккы мәртәбә әйләнде дә, бер аягына чүгәләп, икенчесен алга ташлады һәм шул көенчә катып калды. Барысы да көлеп җибәрделәр һәм кул чаба башладылар. Карчык та, авызын яулык чите белән каплап, елмаеп куйды. Тик яшь киленнәр һәм нәниләр генә аңа, доклад тыңлагандагы кебек, һаман да җитди карыйлар иде.
Баскыч төбендә сөйләтүчеләрнең тавышлары яңадан колагыма ишетелде:
— Минем кайда торуымны беләсезме? Килерсезме?
— Сәгать сигездә, туптан аткан кебек.
Мин сәгать дүрттә кырда булыгыз дип, кызларымның исләренә төшердем дә, Тамаркадан Василий Карповичка бияләйләрен тапшыруны үтенеп, өйгә кайтып киттем.
Авыл өстенә бер генә йолдызы да булмаган караңгы төн сарылган. Бары тик безнең бакчадагы шәрә куакларның ботаклары арасында җилнең кызганыч сызгыруы һәм әнинең, караңгы өйалдында аякларын пышкылдатып, сукрана-сукрана ишек ачарга килүе һәм, дәү әниләр өендә Гришаның яңадан бию көен уйнап җибәрүе, егетләр белән кызларның чыр-чулары гына ишетелә, әйтерсең, аларның бүтән бер кайгылары да юк. $
Без эшкә чыкканда караңгы иде әле. Минем кулыма атның җылы сулышы орынды — орлык төяп, Лёша килде. Паша фарасын кабызып җибәрде. Ут яктысында алашаның калку күзе электрик фонарь кебек ялтырап китте. Фараның йомшак яктысына туры килгән Савельич, өстенә он сипкән кебек, ап-ак булып күренә, ә аның күләгәсе сыек томан эчендә һавада асылынып тора.
Яктыртканчы ук эшебез шома гына китте. Трактор тоткарлыксыз эшләде. Олаулар бер-бер артлы килеп торды. Кызлар орлыкны чәчкечкә илтеп салалар, ә тәмәке тартырга яраткан Савельич, бу юлы, Тамаркадан артка калмаска тырыша. Яктырып җиткәнче гектар ярым җир чәчелеп тә бетте.
Кулына чиләк тотып, арба белән чәчкеч арасында атлый-атлый йөреп торган Савельич, мактанып:
— Килсен, карасын, — диде. — Эшне ничек алып баруыбызны күреп, күңелләре сөенсен. Сез бары тик минем сүздән генә чыкмагыз, кызлар.
Председатель иртәнге алтыларда, күктә кояш та, ай да бар чагында килде.
— Кара, кара, — диде Савельич, күзен хәйләкәр генә кысып,— бәлки, нинди булса күрсәтмәләрегез булыр, иптәш председатель?
Василий Карпович эндәшмәде, трактор эзенә карап тора башлады. Чәчкеч соры туфрак кантарлары буенча тигез генә бара, ара-тирә зур тәгәрмәчнең кыршавы ялтырап китә. Чәчкеч артыннан очып йөри торган каргалар ничектер ян белән сикерәләр, әйтерсең, аларны җил этә. Без тагын Василий Карпович турысына килеп җиттек.
— Я, ничек? — дип мактанудан туктамады Савельич. — Нигә берни дә әйтмисез?
— Начар, — диде председатель.
Савельич аптырап калды:
— Ничек инде ул начар?
— Кешеләрне начар урнаштыргансыз. Фронтта Лёшка бер үзе- «максимкамны йөртә торган иде, ә биредә ул хатын-кыз эшен башкара. Арбага утырып йөри. Ә кызларның җан-тирләре ага. Орлык салган саен, чәчкеч ун минут тик тора.
Василий Карпович Тамарка белән Савельичны атта эшләргә, егет- ләрне капчык ташырга куярга кушты.
Савельичның моңа кәефе кырылды.
45
— Күчмим, — диде ул. — Әллә минем көчем юкмы...
— Күч, әти. Сиңа җиңелрәк ич.
— Күчмим дигәч, күчмим. Син, Васька, монда комачаулап йөргәнче, •правлениегә кайтып, кәгазьләреңне яза торыр идең.
— Бәхәсләшмә, әти. Председатель итеп сайлагансың икән, әйткәнне тыңла.
— Председатель! Мин сине сайладым, мин үк тыңларга да тиешмен! Күрсәтермен мин сиңа председатель! Син минем өчен — ул, председатель түгел.
— Улын ул да, әгәр күчмәсәң, эштән алам.
— Нәрсә?
— Эштән алам.
—- Син?.. Мине?.. — Савельич гарьлегеннән буыла башлады. — Эштән аласыңмы? Син соң моны кемгә сөйләгәнеңне беләсеңме?
— Кызлар, нәрсә туктадыгыз? — диде Василий Карпович. — Эшегездә булыгыз. Биредә семья эчендәге эш.
— Менә ничек икән син... Тукта... — Савельич, күркә кебек кабарынып, улы тирәсендә әйләнде, аннары кулын селтәп куйды. — Ярар, эшнең ямен җуясың килә икән, җуй!
Без яңадан чәчә башладык. Лёшка орлыкны чиләкләр белән түгел, капчык белән ташырга булды, аннары орлыкны чәчкечне туктатмыйча ук чәчкечкә салырга әмәл тапты. Лёшаның ярдәмчесе аның артыннан чак-чак өлгереп торды.
Эш җәһәтрәк китте, ләкин нәтиҗә яхшырмады. Чәчкечкә орлык салу эше шундый тизләнде, олаулар ташып өлгертә алмый башладылар. Тамарка, келәтләр янында орлык төяү эше авыр бара, кызлар зур капчыкларны күтәрә алмыйлар, дип зарлана башлады. Кыскасы, трактор, олаулар килгәнне көтеп, яңадан туктап торырга тиеш булды. Эш элеккедән дә начаррак төс алды.
Шулай бер сәгать чамасы үтте. Зәңгәр күктә анда-санда юка болытлар йөзә. Шул юка болытларның берсе астыннан кояш тонык кына ялтырый. Ерак үрләрнең берсендә колга кебек озын Иван бабай күренде.
— Безне күзәтә, — диде Паша сүрән генә, — үзеннән уздырмыйлармы дип карый.
Иван бабай бераз басып торды да, китеп барды, әйтерсең, җиргә сеңде. Ә безнең нәкъ шул чакта натиебез туктап тора иде. һәм минем атларга да, Пашага да, Василий Карловичка да ачуым килде. Җитмәсә, Савельич тимер мичкә өстенә утырган да үртәп көлеп тора.
— Бәлки, торфтан бер олауны алырга кирәктер, — диде Лёша.
— Ул атларны уеңнан чыгарып ташла, — диде Василий Карпович.— Торф планы болан да үтәлми. Семён кайда?
— Кайда булсын, газик астында йоклый торгандыр.
— Мин армиядән кайтканда да газик астында йоклыйдыр иде ул. Сөйрәп чыгарыйм әле.
— Чыгармый тор! Ул җилкуаргамы соң шундый шосседә машина йөртү! Моннан ике көн элек безнең шоссе тавыкны да күтәрә алмый иде.
— Ике көн элек күтәрә алмый иде, бүген күтәрә ала.
-— Белмим, дөрестерме, юкмы, безнең бу шоссене Потёмкин әби патша өчен салдырган булган диләр. Черек шоссе ул...
— йөрергә мөмкин. Өченче Украинскида ничек йөридер идек, оныттыңмы?
— Бәлки, күтәрә алыр,—диде Лёша, килешеп. — Барып кара Тик аның аккумуляторы юк.
Ләкин Василий Карпович, алга таба иелә төшеп, авылга таба атлый иде инде. Мин аның шинель чабуларының ике якка каерылуына карап
46
тордым һәм, үзем дә белмим ни өчендер, юл кибеп җитмәгән булса да,- машина аккумуляторсыз булса да, газик бирегә килә алыр дип уйлап алдым. һәм чыннан да, без икенче буйны чәчеп тә бетермәгән идек әле, үр башына әрҗәсенә капчыклар тутырылган полуторка күтәрелде һәм," пычракка батып беткән Василий Карпович кабинадан сикереп төште.
Вакыт төшкә якынлашып килә. Болытлар таралды. Кояш кыздыра башлады. Балчыклы туфракның чокырланып торган кантарларыннан, чишмә суы кебек үтә күренмәле, пар күтәрелә. Еракта, кыр түрендә, нәрсәдер ялтырап китте, әйтерсең, көзге китереп куйдылар.
Паша көлеп җибәрде:
— Карагыз, безнең председатель аллага баш орамыни.
Мин Пашаның үткен күзле булуына һәрвакыт гаҗәпләнә идем. Тракторын да җеп буенча йөрткәндәй туры алып бара, шул ук вакытта тирә- якта ниләр булганын да күреп тора. Мин артыма борылып карадым: Василий Карпович җиргә тезләнгән дә орлыкның никадәр тирән күмелгәнлеген тикшерә. Тикшергәч, бөртекне яңадан туфракка күмде, аннары киемен какты. Шул пычрак шинеле белән Лёлька янына күрешергә ничек барыр икән, — белмим.
Без председатель турысына килеп җиткәч, Лёша көлеп әйтә куйды:
— Бөртекне түгел, егетем, җаныңны җиргә күмәсең син.
һәм мин, ниһаять, ерактан көзге кебек ялтырап торган нәрсәне күрдем. Ул тырнак зурлыгындагы пыяла кисәге икән.
— Мәңгегә салмыйм, — дип җавап бирде Василий Карпович. — Менә җәй көне шушы кырда безнең җаннарыбызның ничек шаулавын үзен дә тыңларсың әле... Бу Семён ни эшли анда?
Машина кайтып китмәгән иде әле. Семён, җебегән тычкан кебек, полуторкасы янында басып тора һәм сүгенә иде.
— Әйттем бит аның аккумуляторы утырган, — диде Лёша. — Хәзер бетте!
— Нәрсә бетте. Әйдә әле, барып карыйк!
Василий Карпович, җилгә каршы баргандай, гәүдәсе белән алга таба иелеп, үргә менеп китте, ә мин яңа’дан, ни өчендер, аккумулятор утырса да газик кузгалыр дип уйладым.
— Тагын тикшерә, — диде Паша.
— Әйдә, тикшерә бирсен. Хәзер тикшерерлек нәрсә бар, — дип җавап бирдем мин һәм Пашаның аркасы белән торып Иван бабайны ничек итеп күрә алуына гаҗәпләндем.
Без сөйләшеп торган арада, Василий Карпович белән Лёша машинаны тау астына тәгәрәтеп җибәрделәр һәм мотор яңадан эшли башлады.
— Я, миңа өйгә кайтыргамы?—дип сорады Семён.
— Өйгә? Ә орлыкны кем ташый?
— Ни белән ташырга? Үзегез күрәсез, моторны борып җибәреп булмый.
— Ә син аны туктатма!
— Ягулыкны артык яндырган өчен кем җавап бирер?
— Мин җавап бирермен. Тиз бул!
Василий Карпович, чиләкне ике кулы белән тотып күтәрде дә, башын артка ташлап, чиләк кырыеннан су эчә башлады. Су тамчылары, эз калдырмыйча, шинеле өстеннән мәрҗәннәр шикелле тәгәрәп җиргә төштеләр, һәм мин интегеп беткән Василий Карловичны кызганып куйдым, үземнең дә шулай рәхәтләнеп интегәсем, маңгай тиремне сыпырып аласым һәм юеш тимер исе килеп торган чиләктән су эчәсем килде.
Савельич, ачуланып, Василий Карловичтан:
— Инде миңа нишләргә?—дип сорады.
ңи куштым, шуны эшлә, — диде Василий Карпович һәм терсәге белән иреннәрен сыпырып алды. — Артык чыгымлыйсы булма, шул.
— Ә син кәпрәймичә генә тор әле. Мин синең әтиеңме, түгелме?
47
Көн кичкә авыша. Василий Карловичка Лёлька янына барырга да вакыттыр инде, ләкин ул һаман да әле кыр буенча чаба, әле олауларны икенче, яхшырак юлга борып җибәрә, әле машинаның чылбырларын рәтләшергә булыша. Лёльканың хәзер шакмаклы шәлен бөркәнеп, кулын күтәреп, дүрт почмаклы сәгатенә карый-карый көтеп утырганын күз алдыма китергәч, нигәдер, көләсем килде. Эшкә мавыгып мин кич буе елмаеп йөрдем. Мин, бәлки, Паша миңа трактордан:
— Синең йөзең шундый, әйтерсең, табан астыңны кытыклап торалар,—дип әйткәнгә елмаеп йөргәнмендер.
Мин Пашаның артында булганнарны күрә алуына чын-чынлап гаҗәпләндем.
Өйгә без соң кайтып киттек. Ай калыккан иде. Василий Карпович безнең белән бергә кайтты, аның чабулары төрле якка очыналар, берсе минем кулыма әкрен генә бәрелеп килде.
Без авылга килеп кердек. Бөтен нәрсәгә: юлларга, бакчаларга, киртәләргә, өй түбәләренә ай нуры төшкән, әйтерсең, авылда зәңгәр кар яуган. Лёльканың тәрәзәсендә ут күренә. Василий Карпович Лёлька янына кермичә генә үтеп китте һәм мин, болдырга менгәч, аның үз өйләре ишеген аягы белән какканын ишеттем.
Мин баскыч төбендә басып тордым һәм бары тик Савельичның Василий Карловичка ишек ачуын һәм аларның келәләре чык итүен ишеткәч кенә өйалдына кердем.
Көннәр үткән саен без күбрәк чәчәбез. Эштән соң җыелабыз да эшнең барышын тикшерәбез. Комсомолецлар җыелышына Савельич та йөри һәм бар кешедән күбрәк тавышлана. Чәчүне без яхшы, районда бе- ренчеләрнең берсе булып диярлек, тәмамладык.
Василий Карпович һәр көн минем бригадама килеп торды, ләкин команда бирүләрен ташлады, аннары командалап торырга урын да калмаган иде: кешеләр ул куйган урында эшләделәр, атлар орлыкны ул кушканча ташыдылар, газик йөреп торды.
Миңа ул кабаттан ачуланмады. Бер тапкыр Тамарканы пичек өйрәтүемне тыңлап торгач, хәтта мактап куйды:
— Эшне дөрес алып барасың, кызыл бит. Сиңа...
Ул тагын нидер әйтергә теләгән иде, ләкин нигәдер сүзен бетермичә,- борылып китеп барды. Ул чакта, әле дә исемдә, мин бик озак аның артыннан карап тордым һәм, нәрсә генә әйтергә теләде икән дип, бик озак башымны ваттым, шулай да бернинди дә фикергә килә алмадым. Өйгә кайткач, көзгегә карадым. Чыннан да битләрем, нәкъ чөгендер төсле кызыл икән. Ничек мин моны элегрәк күрмәгәнмен.
Бер дә сизелмичә җәй килеп җитте.
Бер көнне әти янына Савельич килде. Ул бүреген кая куярга белмичә, тирә-ягына каранып:
— Менә бит хуҗасы бар оя нинди ямьле була ул, — диде. — Җан рәхәтләнеп китә. Ә минем өемдә ни бар? Өстәл тартмасын ачсаң, аннан чебеннәр очып чыга. Минем өй, дөресен генә әйткәндә, кеше тора торган урынга да охшамаган. Станция исләре килеп тора. Туйдырды андый тормыш...
Мин кроватьта ятам, әни сыер янына чыккан, әти белән Савельич ут яндырмыйча гына сөйләшеп утыралар. Мич артында чикерткә сайрый. Әти белән Савельич тәмәке кабыздылар.
— Килен кирәк сиңа, — диде әти.
— Мин дә шулай дим шул, — дип эләктереп алды Савельич. — Вась- кага әллә ипчә тапкыр шул турыда әйтеп карадым, ә ул тегеләй дә болай, норма да инвентарь дигән була, берни аңлап булмый.
— Вакыты кысынкыдыр, бәлкем?
48
— Нишләп вакыты кысынкы булсын. Кызлар янына йөри. Лёлька янына. Теге ветеринарша янына, белә торгансыңдыр. Өченче ай йөри, ә рәте юк.
— Бәлкем, яратмый торгандыр?
— Яратмаган кая! Яратмаса, аның янына барып йөрер идеме? Үзе китаплар укырга йөрим дигән була. Ха! — Савельич кулларын шапылдатып куйды һәм идәнгә тәмәке бөртекләре коелды. — Китап укырга! * теткә егерме биш яшь, кызы — чибәр, укымышлы, төпле, ә Васька ана китап укый. /Мин аннан сорыйм, ни кирәк тагы сиңа? Ә ул миңа җавап
ирә: кешенең төп матурлыгы анда түгел, ди. «Ә, — дим мин,— тирәннән каерасың икән».
— Яшьләрне хәзер аңлавы кыен, — диде әти.
— Мин дә шулай дим шул — аклап булмый хәзерге яшьләрне. Кешенең төп матурлыгы нәрсәдә соң? Менә мин үземнең мәрхүмәмне ничек димләвем турында әйтим әле. йөрдем мин моның белән, йөрдем, барлык шартын китереп йөрдем. Аннары эш шуңа килеп терәлде: я тегене бөтенләй ташларга кирәк, я хатынлыкка алырга. Әти ал, диде. Шул, киттем мин кызның өенә, барлык шартын китереп, әти-әнисе белән сөйләштем, ризалаштык, шуннан кызны минем янга чыгардылар. Картлар китеп барды. Ни күрәм, ни хикмәт? Ошамый бит кыз миңа. Күпме йөрдем — әйбәт иде, ә эш өйләнүгә килеп җиткәч — ошамый! Борыны кечкенә, иреннәре, билгеле инде, калыннар, нәкъ гарәпнеке шикелле. Ин мөһиме тагын шунда, көлә башласа, тегенең өске теш урты күренә, ә теш урты — күм-күк! Ул чакта минем исем-акылым китте, ничек мин юләр, әйтәм, шул хәтле йөреп-йөреп тә аның шундый зур кимчелеге барлыгын күрмәгәнмен. Тагын бер тапкыр карап алдым тегеңә, ә эчемнән уйлыйм, юк, риза түгел мин моңа! Өйгә кайттым да эндәшми торам. Әти-әнигә әйтергә батырчылыгым җитми. Ә икенче көнне, билгеле инде, кызның тегермәнче кардәше үлә, бөтен тегермән кызның әтисенә кала. Бер атна суздым да, тагын кыз янына киттем. Карыйм, борны да ул хәтле нәни түгел, иреннәре дә үтә калын түгел, ә көлгән чакта теш уртын күрсәтүгә килгәндә, — уйлыйм эчемнән, — әллә ни зур кимчелек түгел, минем белән тора башлагач, теш уртын алай еш күрсәтергә вакыты булмас әле. Менә эшләр кай якка таба китте бит. Шуннан мин аңладым: кешене байлык матурлый. Байлык кешенең иң зур матурлыгы. Ә хәзер кешенең иң зур матурлыгы нәрсәдә икән?
Алар байтак вакыт эндәшмичә утырдылар. Бары тик өстәл янында ике тәмәке уты гына бер сүнеп, бер кызарып торды.
— Ул үзе дә үзенә нәрсә кирәген белми, — дип Савельич яңадан сөйли башлады. — Менә хәзер өйгә кайтам да, — тәмәке уты һавада сигезле сан кебек бөтерелеп алды, — әйтәм үзенә: өйлән, дим. Ирләр бер үзләре генә хуҗалыкны алып бара алмыйлар.
— Әгәр теләмәсә?
— Әгәр теләмәсә, — дип эләктереп алды Савельич, — әгәр теләмәсә, үзем әйләнәм!
Әйтүен әйтте, ләкин үзе куркып та китте, бугай. Ләкин бераз уйлап торгач, яңадан кабатлады:
— Өйләнермен дә шул! Минем гомерем корымаган әле.
— Кемгә?—дип сорады әти.
— Кемгә булса да барыбер. Григорьевнаиы булса да алам. Аңа да бер үзенә миннән җиңелрәк түгел. Хәзер кайтам да, председателемә әйтәм әле.
Савельич, бүреген эзләп, урындыкны учы белән шапылдата башлады. Саубуллашкач, ишекне әйбәтләп, нык итеп ябып, чыгып китте, ә әти һаман да өстәл янында утыра бирде, тәмәке уты бер кызарды, бер сүнде; ак өйдә шундый тын, тик чикерткә генә, эчне пошырып, сайрый. Аны сугып үтерәсе килә.
49
Әни керде. Аш хәзерли башлады һәм серкәне кая олактырдыгыз, дип сорады. Без кичке ашны ашадык һәм йокларга яттык, ләкин чикерткә һаман сайрый. Мин төн уртасына кадәр йокыга китә алмыйча аптырадым, һәм Василий Карловичны патша заманындагыча, көчләп диярлек өйләндерергә теләве өчен Савельичка ачуым килде.
Бер көн үтте, ике көн үтте, ә мин Савельич улы белән нинди фикергә килүен белә алмадым. Өченче көнне, кичкырын, урамнан үтеп барган Лёльканы күргәч, түзмәдем, туктаттым.
— Исәнмесез, — диде Лёлька. Мин аңа каршы ни әйтергә дә белмичә торам, ә Лёлька, башын кыңгыр салып, минем сүземне көтеп тора.
—- Сезнең китапларыгыз күп диләр, — дидем мин, башка әйтер сүзем булмагач, — миңа укырга бирмәссезме икән.
— Әйдәгез, сайлап алырсыз.
Мин, Лёлькага сиздерми генә, аңа карап ала-ала, аның белән бергә киттем, һәм мин аның артистка кебек матур булуына кызыгып куйдым. Ярты юлны үткәч, Лёлька миннән:
— Китаплар турында сезгә Василий Карпович әйттеме?—дип сорады.
— Юк. Нишләп ул минем белән сөйләшсен.
— Шулаймыни? Ә мин сез аның белән якын дуслар дип уйлый идем.
— Нинди дуслар булсын! Мин аны кырда гына күрәм бит.
—- Аның белән дуслашырга киңәш итмим. Бер матур ягы юк. Мин аны яхшы белдем инде. Ул минем арттан ухаживать иткән иде. Син аның белән сөйләшә башлыйсың, ә ул ашъяулык почмагын бөтереп утыра, һәм бөтен сөйләгәне әлеге «туптан аткан кебек» мәкале.
Лёльканың бүлмәсе шулкадәр матур җыештырылган, шулкадәр чиста, әйберләргә кулың белән кагылырга куркырсың. Ул шүрлектән Лев Толстойның «Казаклар» дигән китабын алды да миңа бирде.
— Утырыгыз, Ыюша,—диде Лёлька. — Мин Василий Карпович бүлмәдә сөйләшергә тартына торгандыр дип уйладым да, бер көнне аны һавада йөрергә чакырдым. Ул миңа бик зур яхшылык күрсәткән кеше кебек, минем белән бергә китте. Хәтерлим, без әвеннәр янына барып чыктык, теге түмгәкле уйсулыкка төштек. Мин аңа үземнең тормышым турында сөйлим, ә ул эндәшми, куакларга, чокырларга карый, итек башы белән туфрак каера, бөтенләй тәрбиясезләрчә кылана. Ә кич шундый матур. Сандугачлар сайрый. Ниһаять, аның күңелендә дә ниләрдер кузгалды, җанланып китте, тупларын кыстырмыйча гына сөйли башла-ды. Мин хәтта гаҗәпләндем дә. Инде бер-беребезне аңлый башладык дип уйладым. Мин аңа Блок шигырьләрен укыдым, ә ул игътибар белән тыңлады. Кинәт, беләсезме, ниндидер баз янында катып калгандай туктамасынмы. Минем хәтта котым очты. Ул миңа юләр кеше төсле карап алды да, күз алдына гына китерегез, кычкыра башлады: «Тизрәк Иван бабайга йөгер, тимер көрәк алып кил! Тиз бул, туптан аткан шикелле!» Мине барыннан да бигрәк «тиз бул!» дигәне гарьләндерде, әйтерсең, мин солдат, ул лейтенант. Әлбәттә, мин борылдым да, өйгә кайтып киттем.
— Тимер көрәк нигә кирәк булды икән?—дип сорадым мин.
— Торф тапкан. Шатлыгыннан акылын югалта язды бит. Соңыннан, дөрес, килеп гафу үтенде, һәм юлдан ярты километрда ашлама тапканлыгы, моңарчы торфны унсигез километр җирдән ташыганлыклары турындагы сүзләр белән үземне бер сәгать буенча сыйлап утырды. /Минем башым тубал хәтле булды.
— Ник алай? Бу кызык бит!..
— Нәрсәсе кызык булсын!
— Ник. Күпме атны бүтән эшкә күчердек. Элек унсигез километрдан... Лёлька елмаеп куйды.
— Инде сез миңа шул турыда аңлата башлыйсызмы?
— Юк, мин сезгә аңлатып тормыйм. Ул яхшы эш эшләгән Үзе дә
яхшы ул. ’
< ,С. Ә.' № 2.
50
— Хәер, сезнең турыда аның фикере башкачарак.
— Нинди фикердә ул?
— Көлә ул сездән.
— Нишләп көлсен ди? — дидем мин һәм йөрәгемнең бер тамыры өзелгәндәй булды.
— Анысын әйтүе кыен. Менә сез хәтерлисездер, өченче көй райкомнан бер иптәш килгән иде бит. Менә шул иптәшне Василий Карпович кырга, бодай басуына алып барды. Бүтән эшем булмагач, мин дә алар- га ияреп киттем. Алар бик озак йөрделәр, мин арып беттем. Ниһаять, сезнең участокка килеп җиттеләр һәм Василий Карпович сезнең турыда комик тонда сөйли башлады.
— Нигә комик тонда? — дидем мин. — Җыелышларда ул минем турыда яхшы эшли дип сөйли торган иде...
Мин Лёльканың ни дип җавап биргәнен ишетмәдем, хәтта саубуллашмадым да шикелле. Бары тик өйгә кайтып җиткәндә генә китапны' Лёльканың өстәлендә онытып калдырганлыгымны хәтерләдем. Ләкин яңадан кайтып тормадым, өйгә кереп яттым да, әнидән яшерен, бик озак еладым.
Ә икенче көнне мине Вологдага, авыл хуҗалыгы стахановчыларының киңәшмәсенә җибәрделәр. Кич-кырын, станциягә барырга дип машинага утырганда, Василий Карпович килде. Ул туп-туры кабина ишеге янына килде, кемнәрдәндер шикләнгән шикелле, тирә-ягына каранып алды һәм ничектер бик моңсу елмаеп, миңа чәчәк сузды һәм әкрен генә:
— Кирәкме? — диде.
Мин Сёмка-шофёр да ишетсен дип, юри кычкырып:
— Юк, кирәкми, иптәш председатель, — дидем. — Сезнең чәчәгегезнең чәнечкеләре күп. Хуҗасына күрә чәчәге дә.
Без кузгалып киттек. Мин, борылып, арткы тәрәзәдән карадым, ләкин тузан болыты артында калган Василий Карпович күренмәде.
Вологдада без дүрт көн булдык. Кайтасы көнне мин үзебезнең эш тәҗрибәбез турында сөйләдем. Минем чыгышымнан соң, тәнәфес вакытында, минем яныма әлеге безнең колхозга килеп киткән райком кешесе килде. Ул Василий Карповичны армия буенча яхшы белә икән, бер елдан артык бер частьта булганнар. Бу кеше үзе шат күңелле икән, ул сугыш турында сөйләгәндә бөтенесе көлке һәм бер дә куркыныч түгел булып тоела иде. Аннары ул безнең колхозда бик аз булуыннан зар-ланып алды, Василий Карпович белән самовар аша (ул шулай диде) сөйләшергә дә өлгермәгән икән.
— Васяның сугыштан соң өй эшләре ничегрәк? — дип сорады ул.—- Интендантствосының рәте бармы? Кашыгы, табагы, кием-салымы дигәндәй?
Мин Василий Карпович начар тормый дидем, тик сугыш вакытында аның әнисе үлде, хәзер аларга, әтисе белән икесенә, хуҗалыкны алын баруы читенрәк.
— Бу кыенлык кына ул хәтле куркыныч түгел. Егетне тиздән өйләндерәчәкбез.
— Кемне аласыз?
— Монысын сез яхшырак белергә тиешсез. Сезнең кайсы комсомолкагыз көненә өч норма бирә? Без Василий Карпович белән кырларда йөргәндә ул игеннәре һәм кешеләре белән мактанды, мәсәлән...
— Ә комсомолка турында ул ни сөйләде?
Мактады. Гомумән ул күп кешене мактады, тик бүтәннәрне, әйтергә кирәк, проза белән мактады, ә монысы турында шигырь белән җиббәрә башлады, аяк очларына басып биегәндәй сөйләде.
Райком кешесе көлемсерәп куйды һәм, нидер исенә төшереп, күзен кысты.
4* 51
— Ә безнең белән бергә йөргән туташ көнләшүеннән үзенең шәһәр яулыгының читен чәйнәргә тотынды. Обстановка ачыкмы?
Моны ул әкрен генә әйтте һәм шундый итеп миңа карады, минем котым очты һәм мин аның белән артык сөйләшеп тормадым, югыйсә, аның белергә кирәкмәгәнне белеп куюы бар иде.
Киңәшмәнең ахырын көтәргә түземлегем җитте. Поездны тыныч кына көтәргә түземлегем җитте. Ләкин үз станциябезгә килеп төшкәч, юл уңаена баручы машинаны эзләп тора алмадым, җәяүләп чаптым.
Авылга төнлә килеп җиттем. Безнең өйдә ут бар иде. Мин ак өйгә кердем. Әти белән Савельич эчеп утыралар. Әни шкаф янында йөренә һәм кемнеңдер серкәне бетерүеннән зарлана. Серкәне бер ай буенча мин эчкән булсам да, — мин аны битләремнең кызыллыгын бетерү өчен эчтем, — әнигә аңлатып тормадым. Мин бернәрсә дә аңлатмадым, чөнки Василий Карловичны тизрәк күреп, чәчәген алмаган өчен ачуланмасын дип әйтергә сабырлыгым җитми иде.
Сәгать унберләр иде инде. Аның янына болай гына бару җайсыз булганлыктан, мин йомыш тапкан булдым.
— Син кая? — дип сорады әни.
—- Хәзер кайтам. Василий Карловичка хат илтеп бирәсем бар.
— Василий Карловичың өйдә юк, — диде Савельич, сагышлы гына ҺӘХМ эчеп җибәрде.
Минем йөрәгем сыкрап куйды.
— Кая китте?
— Китте инде. Югары урынга күчерделәр. Бүген районга чакырып алдылар үзен. Ә председатель начар түгел иде бит? — Мөгаен, бүген Савельич бу сорауны әтигә беренче тапкыр гына бирми, һәм әти дә: — Яхшы председатель иде шул, — дип беренче тапкыр гына аңа җавап кайтармый иде.
Мин яулыгымны ташладым да урамга йөгереп чыктым. Ай яктысы. Бөтен авыл башыннан башына күренә. Тирән тынлык. Этләр дә өрми, агачлар да шауламый. Урамда ник бер генә кеше булсын, әйтерсең, безнең барлык колхозчыларыбыз районга күчеп киткәннәр. Ә мин әле чабам, әле атлап барам, әле атлап барам, әле чабам. Ниһаять, Савельич өе турысына килеп җиттем. Тәрәзә капкачлары ачык. Мин тәрәзә янына ук килдем. Өй эченнән миңа тулып җитмәгән ай: «Сиңа монда ни кирәк?» дигәнсыман карады. Икенче, өченче тәрәзәләрдән дә, үчекләгәндәй, шул ук ай миңа карады. Мин бераз уйланып тордым да ишек алдына кердем. Баскычта бауга асылган озын борынлы комган әкрен генә чайкалып тора. Култыкса аркылы чүпрәк эленгән. Мин шыгырдап торган баскычтан өскә күтәрелдем һәм ишектә зур йозак күрдем.
Савельич дөресен әйткән икән.
Минем йөрәгем әрнеп китте. Капканы яптым да, төштәге кебек атлап, авыл кырыена чыктым. Шоссе буйлап бара-бара, теге вакытта алты гектар өчен Василий Карпович мине кыздырган юл чатына кадәр килеп җиттем, үргә күтәрелдем һәм Василий Карпович, алҗып, су эчкән таш янында туктадым.
Тирә-ягымда, урманга кадәр үк сузылып, тук башаклы бодайлар әкрен генә дулкынланып тора. Авыр башаклар әкрен җил уңаена салмак кына тирбәләләр, һәм биредәге барлык әкрен кыштырдаулар, нечкә чыңлар, йомшак сызгырулар менә шушы иксез-чиксез кырлар өстендә уйнап йөриләр кебек тоела. Айның көмешсыман тасмасы башаклар өстендә ялтырап ята. Кинәт минем күңелләрем тынычланып киткәндәй булды.
— Вася, чәчәгеңне алмаганга миңа ачуланма! Юләрлегемнән генә алмаганмын, — дидем мин һәм елап та җибәрдем, бугай.
Ә бодайлар өстеннән, йомшак кына сызгырып, кырые белән борыла төшеп һәм минем якка таба авышып, икенче дулкын килә, һәм башаклар, бер-берсеиә сыенышып, өелешеп, минем кулларыма сузылалар.
52
3. ЩЕГЛОВО СТАНЦИЯСЕ
Пассажирский поездның узып киткәнлеге турында разъезддан хәбәр алгач, Щеглово станциясенең начальнигы Василий Иванович урыныннан торды.
Егерме өч сәгать иде. Түгәрәк калай калканлы керосин лампасы дежурка эченә тонык кына яктылык сибә. Корымлы пыялага абажур уры* нына киертелгән газета кисәге калжаең беткәй һәм көйгән кәгазь исе бөтен бүлмәгә таралган. Түшәм астында зур коңгыз әкрен генә очып йөри, куба башлаган обойларга, үткән числолары сызыла барган табель- календарьга килеп бәрелә һәм шап итеп идәнгә егылып төшә.
Василий Иванович форменный фуражкасын югары чөеп җибәрде һәм, кабарынкы иреннәрен кысып, башын фуражкасына турылады. Фуражка начальникның башына кырые белән килеп төште һәм Василий Иванович аны куллары белән чак кына тотып калырга өлгерде. Ләкин моңа аның кәефе кырылмады, ул фуражкасын икенче тапкыр, бу юлы түбәнрәк, чөеп җибәрде. Фуражка, үзенең козырёгы белән аның үрдәк- некесыман киң борынына шапылдап килеп төште.
Берәрсенең читтән күзәтеп тору мөмкинлеген уйлап алгач, Василий Иванович үзенең малайларныкыдай түгәрәк йөзенә кырыслык төсе бирде һәм тәрәзәдән тышка карады, ләкин кара пыяла артында үзенең үтә күренмәле сурәтеннән башка берни дә күрмәде.
Шулай тәрәзәдән карап торган килеш ул фуражкасын башына киде, ике кулы белән тотып, бераз кыеклатып утыртты, фонарен кабызды һәм платформага чыкты.
Тимер юлның ике ягында да күзгә күренмәгән урман караңгыда күңелсез генә шаулап тора. Җил юеш гөмбә исләре алып килә. Ишек төбенә асылган кыңгырау, диңгез кабырчыгы кебек, гүләп тора.
Ун минутлар чамасы вакыт үткәч, еракта, шуып килгән якты йолдыз күренде, аннары ул якынайды, зурайды, кушайды, һәм ике йолдыз икесе дә тагын да зурая башладылар, аннары түбәндәге йолдыз үзе кушайды, гудок ишетелде һәм, жылы су тузаны бөркеп, төтенле зәңгәрсу һаваны яктыртып, паровоз үтеп китте, аның артыннан вагоннарның якты тәрәзәләре балкыдылар.
Поезд туктады һәм караңгы тынлыкта вагоннар астындагы тормозлар чыжылдап куйдылар.
Фонарен, яшь баланы кочаклап тотып торган кебек, кулы белән кочып алган проводница янына Василий Иванович килде.
— Исәнмесез, Надя, — диде ул.
— Исәнмесез, Василь Иваныч.
— Я, Москвада ни хәлләр бар?
— Яхшы, рәхмәт. «Яз» исемле яңа картина чыккан. Бик күңелле! Ике кеше бер-иерсенә гашыйк булалар да соңыннан буталышып бетәләр.
Карангыда кызның йөзе күренми, ләкин Василий Иванович фонарен күтәрә төшәргә батырчылык итми: чөнки Надя, әгәр күзләрен яктыртсалар, ачулана. Надя кабаланып сөйли, сүзләрне кыскарта, кайберләрен төшереп калдыра, һәм аның тавышыннан йөзе елмаеп торганлыгын сизеп алырга мөмкин.
— Әгәр алар бер-берсен чынлап сөйсәләр, буталышмаслар нде,— диде Василий Иванович. — Чын сөю бервакытта да алдамый.
— Кичегеп барабызмы? — дип сорады Надя.
— Әйе. Унике минутка.
— Ни сөйлисез! Воронеж кабул итми торды шул. Хәер, куркыныч түгел. Куып житәрбез әле. Поездны Гаврила Степанович алып бара бит Куарбыз әле. Сездә хәлләр ничек?
_ Ярыйсы. Әкрен генә. Менә алар бер-берсен чынлап сөешсәләр иде...
53
Колак тондыргыч каты гудок ишетелде. Надя баскычка сикерде. Гудок әле яңгырап тора, ә паровоз, бер урында тәгәрмәчләре белән бераз дөбердәгәч, кузгалып китте; аның артыннан, чиратлашып, вагоннар ашыкты. Дүрт почмаклы якты таплар платформаның көндез күзгә чалынмый торган чокыр-чакырларында биеп, такталар өстеннән шуып үттеләр, һәм берсе артыннан икенчесе юл буендагы чокырга сикерделәр.
Поездны озаткач, Василий Иванович станциягә юнәлде.
Ул иркен бүлмәгә килеп керде. Стенага иске плакат ябыштырылган, почмакта утыра торган урыны да, арка тери торган җире дә тишкәләнеп беткән зур имән диван тора. Диван кырыенда, үзенең һәрвакыттагы урынында, стрелочник Никифорның унбиш яшьлек малае Коська поезд калдырып киткән почтаны карап утыра.
— Нәрсәләр килде? — дип сорады Василий Иванович.
— Нәрсәләр булсын! Газеталар да хатлар.
— Ионовка хат бармы?
— Бар. Бүтән кемгә булсын.
Станция начальнигының ярдәмчесе Ионов көн саен диярлек бер үк төсле конвертта хат алып тора.
Василий Иванович көрсенеп куйды.
— Әгәр мине сорасалар, мин дежуркада булырмын, — диде ул.
— Кем сорасын?
Чыннан да аны сорап торырлык бер кеше дә юк бит. Авыл моннан уналты километрда, торак йорттагылар күптән инде йоклыйлар. Переезд янындагы будкада утыручы стрелочник Никифордан башка һичкем юк.
— Сөйләшеп тор тагы, башың яшь әле сөйләшергә, — диде Василий Иванович, Коськага ачуланып. — «Гудок» газетасын бир!
Коська пассажирский поезд үтеп киткән саен начальникның ни өчендер һәрвакыт кәефе кырылуын һич тә аңлый алмый иде. Станциядә булып торган барлык нәрсә аңа ачык. Ул стрелкаларны күчерә белә, семафор лампасын кабыза белә. Коськаның уенча станциядә тугыз кеше тотуның һичбер кирәге юк; телефонда сөйләшергә дә өйрәнсә, ул чагында Коська белән Никифор икәүләп бөтен эшне башкара алырлар иде...
Ләкин начальник хәйләкәр: Коська элемтә һәм сигнализация турында сораша башласа, эшне тагын да буташтырырга һәм үз һөнәренең серен ачмаска теләп, кеше аңламаслык итеп җавап кайтара.
Коська аягын аягына ышкып алды да плакатка күз төшерде. Тышта урманның күңелсез генә шаулап торуы ишетелә иде.
Ишек артыннан:’
— Мин — Щелково, — дигән сузынкы тавыш ишетелде. — Мин — Щелково. Станция начальнигы Ребров. Кырык дүртенче номер егерме өч сәгать ноль сигез минутта үтеп китте.
Коська бераз уйланып утырды да дежуркага юнәлде. Ишек төбендә бераз басып торгач, тоткага кыю гына тотынды һәм иңбашы белән ишекне төртте.
Василий Иванович хәрәкәт журналына ниндидер билгеләр ясап утыра иде.
— Ишектә ни язылган? — диде ул, башын күтәрмичә.
— Ярамаса, китәм, — диде Коська, хәтере калып, һәм ишеккә таба атлады.
— Кая китәсең? Биредә торырга да мөмкин. Тик сөйләшмә. Уйларны тупларга комачаулама.
— Мин болай да сөйләшмим.
— Дөрес итәсең... Бүген Ионов белән тагын гөмбә җыеп йөргәнсездер әле.
— Әйе, җыйдык.
— Күл артындагы калкулыкка бардыгызмы? Анда үткән атнада беп
нарат төбендә утыз алты гөмбә үсә иде. '
54
— Бармыйча. Бардык.
— Эшсез йөрергә яратасыз шул... Аклары күпме?
Коська, начальствоның сөйләшәсе килүенә куанып, авызын гына ачкан иде, звонок ишетелде һәм Василий Иванович, эндәшмәскә кушып, кулын селкеп алды.
— Отделение, — диде Василий Иванович наушникларны салгач,— барлык точкалар белән сөйләшә.
— Берьюлы барысы беләнме?
— Әйе, берьюлы.
— Ничек итеп?
— Бик гади итеп. Диспетчерның циркуляр чакыруы өчен ачкычы бар. Менә шул ачкычны борып ала, точкаларга чакыру тогы импульслары җибәрә һәм мәрмәр микрофонга приказ бирә. Аңлашылдымы?
— Белмим, — дип җавап бирде Коська.
— Шул, шул. Бу гөмбә җыю түгел бит.
Ә көндез Щеглово станциясе яныннан һәрберсе берәр километрдан да озынрак товарный поездлар узып тордылар, коперлар, ледннклар, гондоллалар, пульманнар, «ашлык төяргә ярый» дип язылган вагоннар, майлы цистерналар үттеләр. Поездлар кояшта юешсыман ялтырап торган күмер алып баралар, труба, такта, арматура илтәләр, ике пульманга өчәрләп куелган йөк машиналары илтәләр, боз булып каткан дулкыннарга охшаган ташлар илтәләр.
Машинистларның ярдәмчеләре жизльны барышлый гына эләктереп алалар. Станцияне дер селкетә торган авыр поездлар төп юлдан тизлекләрен киметмичә үтеп китәләр. Артларыннан бары тик тузан гына бөтерелеп кала.
Товар маршрутларын каршы алырга чыккайда да Василий Иванович мундирын бик җентекләп карый, ләкин фуражкасының башында ничек утыруына артык зур әһәмият бирми.
Ике тәүлектән соң, төнге ике сәгать тә ун минутта пассажирский кайтып килде.
Караңгыдан:
— Исәнмесез, Василь Иванович!—дигән тавыш ишетелде.
— Исәнмесез, Надя. Я, Ростовта хәлләр ничек?
— Яхшы, рәхмәт! Теге йортны, хәтерлисезме, мин сезгә сөйләгән идем, төзәтеп бетергәннәр инде. Безнең вагонда бер моряк бара. Әкәмәт — көлдереп эчне катыра. Фашистлар белән су эчендә ничек сугышканлыгы турында сөйли.
— Ерунда. Азган халык ул моряклар...
— Лихаяда безгә ике вагон тактылар...
— Диңгез уставлары сезгә билгеле булмаудан файдаланып, тузга язмаганны сөйли ул.
— Ул вагоннарда физкультурниклар Москвага бара.
— Букслар яна башласа, инструкция буенча нәрсә эшләргә кирәк дип сорасаң, ул аңа да берәр нәрсә уйлап чыгарачак. Уйлап чыгарырга оста алар!
— Василь Иванович, нигә сез аңа ачуланасыз? Үзен бер тапкыр да күргәнегез юк, шулай да ачуланасыз, — диде Иадя.
— Эш анда түгел, Иадя. Шулай килеп чыгуы өчен сез гафу итегез, — Василий Иванович кинәт кабалана башлады, — ләкин поезд бер генә минут туктап тора, Иадя... Миңа сезне алай берьюлы аптыратмаска кирәк иде дә, ләкин поезд бер генә минут туктап тора бит һәм...
Составның аргы башына ашыгып узып барган главный:
_ Кузгалырга вакыт, бугай, иптәш начальник!—диде.
— Вакыт. Кузгалыгыз, — дип җавап бирде Василий Иванович.
Вагон дөбердәп кузгалды, Иадя нидер әйтмәкче иде, ләкин гудок тавышыннан берни дә ишетелмәде.
55
Василий Иванович поезд белән бергә берничә адым атлады. Шул яакта аның артыннан:
— Гафу итегез, станция начальнигы сез буласызмы?—дигән тавыш ишетелде.
Василий Иванович, гаҗәпләнеп, артына борылды. Аның каршында башына кырыйлары салынып торган эшләпә кигән, кулына чемодан тоткан бәләкәй генә бер карт басып тора иде.
— Мин, — дип җавап бирде Василий Иванович. — Сез кайдан?
— Поезддан. Сезгә.
Карт чемоданын җиргә куйды да йөткергәләп алды.
— Сез берәр нәрсәне бутамадыгызмы? Бу Щеглово станциясе бит.
— Әйе. Щеглово станциясе, — һәм ул, бумажнигын актарып, конверт сузды.
Конвертта скрепка белән беркетелгән ике кәгазь иде: ялтыравыгында юл директорының печате тора, папиросныкы шикелле юка кәгазьгә кара белән язганнар. Ләкин фонарь яктысында «с подлинным верно» дигән сүзләрне генә укырга мөмкин иде.
Дежуркада ул кәгазьләрне яхшылап укып чыкты.
Анда станция начальнигы Ребровка эшләрен яңа билгеләнгән иптәшкә (карт, эшләпәсен күтәреп, башын иде) тапшырырга һәм ундүртенче июльдә Придонская-сортировочная станциясенә килергә һәм диспетчер вазифасын үтәргә керешергә дип язылган иде.
— Ундүртендә, — диде Василий Иванович, кәефе кырылып, — ә бүген унбише... Язалар шунда...
Иртән станциянең бөтен хезмәткәрләре үзләренең начальникларына юлга хәзерләнергә булыша башладылар, һәм Коська шунда беренче •тапкыр начальникның фотоаппараты, футбол тубы камералары, тузып беткән «Корыч ничек чыныкты» китабы, һәм, бигрәк гаҗәбе — үрдәк алдавычы барлыгын күрде. Василий Иванович олылардан башлап барысы белән саубуллашып чыкты да Придонскаяга китте.
Яңа урын аңа ошап бетмәде. Василий Ивановичның эше күмер шахталарын буш вагоннар белән тәэмин итеп тору һәм күмер маршрутларын төзүдән гыйбарәт иде.
Нервлы, ыгы-зыгы килүче кешеләр көннең көн буенча аның тәрәзәсен кагалар, кулларындагы кәгазьләрен селкәләр, ә ул, телефон трубкасын иңбашы белән колагына кыскан килеш, кәгазьләргә кул куя, тыңлый һәм сүгенә.
Телефоннар өзлексез шалтырап тора. Шахталарның берсе вагоннарны тутырдык дип хәбәр итә, икенчесе паровоз сорый; 21-бистан ниндидер бер кеше артистларча иттереп сөйли: «Күмерне чокырга аударалар. Күмер төяргә вагоннар юк. Мондый башкатыручыларны судка бирәләр. Фамилиягез ничек?» Бу кешегә каршы сүз әйтергә дә мөмкин түгел, чөнки аның кем икәне билгесез.
Дежурын тапшыргач, Василий Иванович үзенең бүлмәсенә кайтты, аяк очына «Гудок» газетасын җәеп, урынына ятты һәм ерак Щеглово станциясе турында хыяллана башлады.
Ул якты кичләрне исенә төшерде. Андый кичләрдә имән диванга Ионов, Коська һәм тагын ике-өч кеше утыралар да стрелочник Ники- форның немецлар заманында ничек партизанлык итеп йөрүе турындагы коточкыч пышылдау белән сөйләгән хикәясен тыңлыйлар. Ишектән килеп кергән начальникны күргәч, Никифор сүзеннән • туктап кала һәм, аптырап, сөйләргә рөхсәтме дигәндәй, начальникка карый.
— Дәвам иттерегез, — ди иде Василий Иванович һәм, Ники- форның хикәясен бик тыңлыйсы килсә дә, эре генә атлап, дежуркасына •үтә иде.
Ул платформа буйлап кар себерелеп торган кышкы караңгы төннәрне исенә төшерде. Мондый төннәрдә кар рельслар аркылы марля кебек
56
юка тасмалар булып йөгерә, урманда бүре күзләре ялтырый, ә Никифор, станция кыңгыравын кагып, аларны куа торган иде.
Ул даганлы бакчаны, обойлары куба башлаган дежурканы исенә төшерде, Надя белән икесе арасындагы очлана алмый калган сөйләшүләрне исенә төшерде.
Ике атнадан соң Василий Иванович, үзен элекке урынына кайтаруны сорап, рапорт язды. Управление аның соравын кире какты.
Тагын бер атнадан соң Коськадан хат килде. Коська аларда барысы да искечә булганлыгын, алмаларның өлгерүен һәм пешкән бәрәңге кебек ярмаланып торуын язган иде. Коськаның хатыннан да алма исе килә иде.
«Юлымны боздылар, — дип уйлады Василий Иванович электр лампочкаларын^ карый-карый, — яшисе иде хәзер тын Щегловода, тәрәзәләрне бакчага каратып, ботаклар пыялага тиярдәй үк иттереп ике бүлмәле йорт салдырасы иде һәм Надяга өйләнәсе иде. Ул каршы килмәс иде, ни дип каршы килсен!»
Василий Иванович яңадан рапорт язды һәм бу юлы бәхетле сәгатькә очрады: теге бәләкәй карт авырган, Щеглово станциясе начальнигының урыны буш икән.
Василий Иванович бик тиз җыенды. Аны берәү дә озатмады. Пои- донскаяда ул беркем белән дә дуслашып өлгермәгән иде әле.
Ул Щегловога Москва ягыннан Надя йөри торган кырык дүртенче номерлы поезд киләсе көнне кайтып җитте.
Станциядә чыннан да, Коська язганча, барысы да әүвәлгечә иде: Тузанга баткан акацияләр арасында сарыга буялган шул ук станция бинасы утыра, пассажирский килгәндә яндырыла торган фонарь да платформа янында элеккечә тырпаеп тора һәм залда да шул ук имән диван тора.
Беренче булып начальникны Никифор күрде һәм аның бик нык ябыгуына һәм йончылуына гаҗәпләнде. Станциядә хезмәт итүче элекке дуслары Василий Ивановичны платформада ук чолгап алдылар. Барысы да аны бер-ике көн ял итәргә, балыкка төшәргә яки авылга, Никифорның баҗасына барырга димли башладылар. Ләкин ул балыкка төшүдән дә, авылга барудан да баш тартты һәм бүген кичен кырык дүртенчене үзем каршы алам дип, Ионовка алдан әйтеп куйды.
Элекке бүлмәсендә урнашкач, Василий Иванович дежуркада беркадәр тәртип урнаштырды: өстәлгә япкан катыргыны чиста ягы беләь: әйләндереп куйды, һәм табель-календарьда һәр числоны аерым итеп, утыз ике санны сызып чыкты.
Кичен Коська начальникның бераз кәефе юклыгы турында, сер итеп, Никифорга сөйләде: начальник ни өчендер сәгать буенча бакчада йөргән, адымнары белән җирне үлчәгән, ә аннары катып калган кебек туктаган да кайнаган су сала торган бакка карап: «Поезд бер генә минут тора, һәм мин сезне сөям», — дигән.
Егерме өч сәгать унбиш минутта пассажирский килде.
Төн караңгы иде, гүя айсыз, йолдызсыз кара күк җиргә кадәр үк төшкән.
Василий Иванович, гадәтенә каршы, бераз ашыга төшеп, вагон янына килде.
— Я, /Москвада хәлләр ничек? — дип сорады ул, хәтта исәнләшергә дә онытып.
Москвада, билгеле инде, сөеклем, хәлләр яхшы. Урамнарга агачлар утырталар.
Василий Иванович фонарен күтәрде. Икенче вагонның ишеге төоендә беретын колакларына ук төшереп кигән олы яшьләрдәге проводница басып тора иде. ’ „ тт
— Надя кайда? — дип сорады Василии Иванович.
57
— Нинди Надя?
Василий Иванович көннәрне исәпләгәндә ялгыштым ахрысы дип уйлады. Надя иртәгә, икенче кырык дүртенче белән узарга тиеш.
— Ә-ә,— дип, ниһаять проводница төшенеп алды. — Элек минем урында эшләгән энә карагы кебек шук кызны әйтәсеңдер. Ул, сөеклем, курсларга китте.
— Нинди курсларга?
— Кем белә инде аны. Әллә главный кондукторлыкка, әллә аннан да зуррагына укырга. Ерак шул ул хәзер синнән.
— Кичегәсез, — диде Василий Иванович, коры гына.
Аңа бу юлы поезд гаҗәп озак тора шикелле тоелды.
Ниһаять, кабаланышып, бер-берсенә яраша-яраша һәм стрелкаларда яктан-якка чайкала-чайкала, вагоннар кузгалып киттеләр. Кызган күмергә охшаган кызыл фонарь әкрен генә ераклаша башлады.
Төнге кош кычкыруына охшап, Никифорның быргы тавышы ишетелде. Никифор поездның станциядән исән-сау чыгып китүе турында сигнал бирә иде.
Караңгыда паровоз сызгыртты һәм куе урман эченнән уннарча башка паровозлар бер-бер артлы аңа җавап бирергә тотындылар.
Кызыл ут әкрен генә ераклаша барды, аннары ул, гүя туктап калды һәм бер урында тора башлады.
— Күзнең алдануы, — диде Василий Иванович һәм көрсенеп куйды.
Салкынча һавада антрацитның җылымса исе йөзә. Ерактагы кызыл фонарь кинәт сүнде. Станцияне урман тынлыгы урап алды.
Василий Иванович шул тынлыкка колак салды һәм кинәт ул бернәрсәне төшенеп алды: аның яныннан кыен, бәхетле, зур тормыш бик тиз үтеп бара, ул тормыш үзе белән Василий Ивановичны да алып китәргә тырыша, ә ул, ни өчен икәнен үзе дә белмичә, аңа каршы тора.
Василий Иванович залга керде. Коська газеталарны актарып диванда утыра иде.
— Я, нәрсә бар? — дип сорады Василий Иванович. — Яшь гомерне менә шулай тик утырып үткәрергә дә мөмкин бит. Мин монда сезнең белән гомер буе маташачакмын дип уйлыйсыңмы? Менә Ионовны минем урынга куярлар, ә сиңа аның урынына өйрәнергә кирәк. Әйдә, хәрәкәт журналын ничек тутырырга кирәк икәнен күрсәтәм.
’ Коська гаҗәпләнмәде. Пассажирский үтеп киткән саен начальникның кәефе кырыла бит.
Г. Әпсәләмов тәрҗемәләре.
ИРТӘ БЕЛӘН
Без күпер янында утырабыз. Алексей — бүрәнәдә, мин — теодолит яшигым өстендә. /Миңа юлаучы машина кирәк: мин юлдан күзләремне алмыйм.
Сәгать иртәнге бишләр. Яктыра инде, каен куаклары өстендә күк алсуланды, кояш күренми әле.
Кошлар йоклый. Чокыр буйлап сузылган авылның аргы очында, бер йортта, мич ягып җибәрделәр, һәм сыек төтен, сүс бөртекләре кебек булып, салмак кына өскә сузыла.
Ара-тирә саңгырау гөрелте тарала: буа янында боз шартлаталар. Поезд тәгәрмәчләренең тыкылдавы аермачык ишетелә, әйтерсең, тимер юл бөтенләй янәшә, якындагы үр артында. Чынында иоә, поезд еракта- еракта, бөтенләй үр артында түгел, үргә каршы якта, челтәрле югары вольтлы тапшыру мачталары һәм кирпеч заводының трубалары күренгән куаклык ягында.
Поезд тыкылдый, тау итәгендә чишмәләр чылтырый, еракта шартлау тавышы ухылдап куя, шуңа да карамастан, әйләнә-тирә, җирдән алыг күккә кадәр, иртәнге тынлык белән тулып тора.
58
Тынлык елга, кырлар, өй түбәләре, куаклар һәм Алексей белән минем өстән хакимлек итә, бернинди тавыш та бу үзенә бертөрле хәрәкәтсез тынлыкны — кояш көтү тынлыгын — боза алмас кебек.
Соры күзле һәм аксыл чәчле, түгәрәкләнеп килгән киң җилкәле, әле генә бәкедән алган салкын су белән юынган төсле, ялтырап торган шома битле Алексей, егерме өч яшьләрдәге егет, ашыкмыйча гына бозваткыч ломга сап утырта һәм елгд өстендәге кара таплар белән чуарланган карны күзәтә. Аңа күперне сакларга кушылган. Төн чыкканчы ул, су алып китмәсен дип, күпернең рәшәткәләрен сүтеп, үргә, күпердән биш йөз метрлар ары, ташып куйган. Быел су күп булачак. Бозның күпер өстеннән агуы мөмкин.
Алексейның бүтән эше юк. Ул әкрен генә, мөмкин кадәр сузарга тырышып, балта белән сап юна, чалбарына йомычка боҗралары кунган. Кепкасын кырын салган, өстенә, җилбәгәй җибәреп, сырма фуфайка кигән.
Мин тынгысызланып елга өстенә каранам.
— Машина һаман юк...
Алексей минем белән килешә:
— Юк шул.
— Боз кузгалса, машина йөрмәс бит?
— йөрми, билгеле.
— Машина килгәнче, боз кузгалса. Ике тәүлек буе көтеп күзең, күгәрер.
— Ике тәүлек тә, өч тә.
— Менә мә...
— Син кайгырма. Ике машина киләчәк. «Первая пятилетка»дан Васька үзенең драндулетында суперфосфат алырга бара. Аларныңһәрвакыт иң соңгы көнне исләренә төшә. Эмтеэс директоры да салярка алып кайтырга машина җибәрә. Бик нык кеше ул директор — кирәк икән, боз-фәлән дип тормый. Алып кайтыгыз, дип приказ бирә дә — бетте.
Алексей, иренгәндәй әкрен генә сөйли, аның һәр сүзе арасында мин апрель иртәсенең шыпырт сулышын ишетәм. Дымсу һәм салкынча. Кояш һаман да чыгып җитмәгән әле. Соры күктә ай сүнә бара.
— Килә, — ди Алексей, көтмәгәндә генә һәм юнуыннан туктый.
— Кем?
— /Минеке. Кем соң шулай иртә торсын.
Мин тыңлыйм. Поезд күптән үтеп китте. Шартлау тавышлары тынды. Бары тау итәгендә чишмәләр генә, чылтырап, узыша-узыша, елгага таба агалар.
— Кара, ничек ашыга, — дип, Алексей мөлаем гына көлеп алды.
— Сиңа гына шулай тоела ул.
— Тукта, хәзер сиңа да шулай тоелыр. Шул, билгеле, Дуська килә.
Ул арада, чыннан да үр артыннан өстенә нечкә билле ак тун, аягына кызыл галош белән киез итек кигән хатын-кыз күренде. Кулында — төенчек. Күрәсең, аның иртә торуы һәм иртәнге ашны китерүе Алексейны куандыра, ләкин Алексей моны миннән яшерергә тырыша һәм чыраен сыта.
— Мин тагын яңасын алып килгәнсең дип торам, шул ук икән әле, — ди ул хатынына.
Дуся үпкәләргә уйламый да.
—- Салкын тидерерсең, якаңны төймәлә ичмасам.
— Тидермим. Язгы һава иң тыгыз һава. Көч җыям, шул гына,— дип җавап бирә Алексей, шулай да үзе якасын каптыра, — нәрсә алып килдең?
__ Нәрсә әйткән булсаң, шуны китердем. Тегендәрәк бар әле.
__ Яоый, аякларың яшь әле, басып та торырсың, — ди Алексей, үзе урын бирә.
59
Дуся аның янына утыра, төенчеген чишә һәм кесәсеннән аптекада порошок төргән кебек итеп кәгазьгә төргән тоз чыгара.
Дусяның йөзе шәл белән капланган, бары тик балаларча кызыксыну- •чан күзләре һәм югарыга таба чөелгән борыны гына күренә.
— Менә кара, — Дуся чүлмәк һәм төргәкләр ала, — бусы сөт, бусында ипи һәм йомырка. Кара аны йомырка кабыгын ташлама, өйгә .алып кайт.
— Әйттең сүз. Кабык җыям, ди.
— Үзең дә тизрәк кайт.
— Әһә, сагындыңмы?!
— Сагындым бик! Өйдә' тәмәке төтәтүче кимрәк.
— Ярый алайса, — ди Алексей, көч-хәл белән җитдилеген сакларга тырышып, — миңа биредә тагын ике тәүлек чамасы утырырга туры ки- .лер, ахры.
Дусяның коты алынды:
— Нигә шулай?
Аның куркуы шулкадәр чын һәм көтмәгәндә килеп чыкты, Алексей •көлмичә түзә алмады.
— Их, юньсез шайтан, — Дуся, аның шаяртуын аңлап, кулын селтәде,— кара син, ничек авызын ера. Курыкты бу дип уйлама, курыкмадым. Атна буе тор шунда, миңа дисә... Землемерны чакырыр идең, ул да ач утырадыр монда.
Дуся сүзен икенче нәрсәгә борырга тели, Алексей һаман көлә, микем дә көләсе килә башлый.
— Әй, сезнең белән...—ди Дуся, оялып. — Билгеле, төнлә өйдә бер үзем... куркыта... Ярар, мин киттем.
Минем белән саубуллашып, ул кайтырга ашыга, һәм тиздән үр артында аның аяк тавышы тына.
— Менә бит, байтактан бирле бергә торабыз, тиздән ел тула, ул миннән аерылып бер сәгать тә тора алмый...
Күреп торам, Алексей тагын нәрсәдер әйтергә тели, уйлый, икеләнә һәм әйтергә кыюлыгы җитми. Мин кабартма кебек булып яньчелгән бутербродларымны чыгарам һәм без ашарга тотынабыз.
Куаклык артыннан зур кызыл кояш күтәрелә, завод трубалары да, югары вольтлы тапшыру мачтасы да күренми — барысы да кызыл шәфәкъ нурында югала.
— Герой ул минем, — дип кинәт әйтеп куйды Алексей.
Башта нәрсә икәнен аңлап бетермичә мин җавап кайтарам.
— Күрәм.
— Юк ла. Башкисәр яки кыю кыз түгел. Чын герой. Социалистик Хезмәт Герое. Менә аның йолдызы белән ордены.
Ул резинка белән буган бумажник чыгарды, аның эченнән Алтын йолдыз алды.
— Миндә ышанычлырак. Юкса Дуська көн саен әле бер төшкә, әле икенче төшкә яшерә дә, кирәк чакта табалмый аптырый. Бервакыт ул ■бу йолдызны конфет тартмасына салган, тартманы — ватык патефон эченә, патефонны — сандык төбенә. Аннан соң, киңәшмәгә барганда табалмый җаны чыкты. Өйнең астын өскә китерде. Хәзер сакларга мина кушты.
— Нәрсә өчен бүләкләделәр аны?
— Карабодай өчен. Карабодай боткасы ашаганың бармы? Менә ШУЛ карабодай инде. Ул безнең иң назлы культура. Суыкны да, эссене дә яратмый. Салкын җәйдә — туңа, эсседә — кояштан көя. Без аның белән иза чиктек, өч төрле вакытта чәчеп карадык, башта кар беткәч тә, бераз торгач тагын, аннары тәмам җәй җиткәч диярлек чәчтек. Көннәрнең торышына карап, я иртә чәчкәне, я соң чәчкәне үсә. Ә өченче ел кара- бодайга планны башка елларга караганда бнш мәртәбә артык кнтерде-
60
лор. Без — бөтен правление — уйга калдык. Дуська көлә. Ул чакта минем өчен Дуська кем ул, минем аңа игътибар иткәнем дә булмады. Шулай, күрәм, бәләкәй генә кызый, тегендә йөгерә, монда йөгерә, комсомол җыелышларында туктаусыз такылдый, искитәрлек түгел. Ә Дуська дигәнебез йөри торгач, шундый эшләде, кояштан курыкмый торган карабодай уйлап тапты, тармаклы карабодай... Ничегрәк аңлатырга сиңа... Тополь агачын беләсеңме? «Украина төне» дигән открыткада да бар ул тополь. Менә шул, гадәттәге карабодай тополь төсле, Дуськанын, карабодае тармаклы, имән кебек. Өске яфраклары зонтиксыман, орлыгы — күләгәдә.
— Ул нәрсә, башка.сортмыни?
— Юк, нишләп башка сорт булсын. Шул ук орлыктан. Кырда бе* аны, арыш я арпа чәчкән шикелле, куе итеп чәчә идек. Иркенлек булмаган аңа. Әгәр аны рәт-рәт чәчсәң, рәтләр арасы яртышар метр булса, ул чакта тармаклы була. Андый карабодайны өч тапкыр чәчү кирәкми, аны кояш көйдерә алмый. Шулай бервакыт без колхозчылар җыелышында чираттагы эшләрне хәл иткән чакта, Дуська урыныннан торды да әйтә: аңа карабодайны бер генә мәртәбә, соңгы срокта гына, чәчәргә рөхсәт итсеннәр, һәм ул гектарыннан унбиш центнер уңыш алырга вәгъдә итә.
— Син, билгеле, аны якладың?
— Беләсеңме, эш нәрсәдә... Мин ул чакта аның карабодай белән тәҗрибә ясавы турында берни дә белми идем. Коры сүзгә мин ышанмыйм. Ул сүзен әйтеп бетереп президиумда урынына гына утырды, мин тордым да аны кызарта башладым. Без халыкны, тизрәк чәчеп бетерергә дип. ориентировать итәбез, ә ул, кара син аны, соңрак чәчәргә сорый. Барыбызга да билгеле, ярты метр ара калдырып чәчтең ни, бер метр ни, карабодайны кояш барыбер көйдерә. Бүген Дуська ниндидер күрмәгән- белмәгән тармаклы карабодай уйлап чыгарды, иртәгә алты аяклы кәҗә уйлап табар — ә без аңа ләббәйкә дип торыргамы?..
Карыйм — халык көлә. Мин инде тагын да кызыбрак сөйлим... Мин һәрвакыт, кеше алдында сөйләгәндә, кулны куенга тыгам, гадәт шулай, һаваны кисмәсен, ә бүген кул турында да оныттым: уңга да селтим, сулга да, бетте-китте. Янәсе, бернинди тармаклы карабодайның булуы мөмкин түгел.
Күрәм — безнекеләр тагын да катырак көләләр. Мин инде аңлап алдым, нәрсәдер бар монда. Миннән көлмиләрме? Тикшереп карыйм, бар нәрсәм дә рәтле, һаман көләләр. Степан бабай бөтенләй шашты — буыла-буыла көлә.
Мин бөтенләй буталдым, басып торам, дәшмим, берни аңламыйм. Дуська, бактың исә, яртышар метр ара калдырып, тәҗрибә өчен үз бакчасында берничә төп карабодай утырткан икән һәм тармаклы карабодай үскән. Ул үзенең чүлмәккә күчереп утырткан шул карабодаен мин сөйләгән арада, минем артка, президиум өстәленә куйган. Мин тармаклы карабодайның булуы мөмкин түгел дип буталам, ә карабодай үсеп утыра, миннән башкалар барысы да аны күреп торалар икән. Нигә көлгәннәрен аңламый, тавыш-тынсыз басып торам. Ахырдан борылып карау уе башыма килде бит — телне тешләдем дә каттым.
Безнең колхоз председателе — Иван Никифорович шундый инде ул —бөтен бүлмәне яңгыратып көлә, карандашын шакылдата-шакылда- та сөйләнә: «Сөйләп бетер, Лёшка, сөйләп бетер. Игътибар итмә».
Билгеле, шулай мыскыл иткән өчен Дуськага ачу сакларга тиеш идем мин, үзем дә белмим, нигә шулайдыр, киресенчә килеп чыкты. Шул кичтән соң мин апа игътибар иттем. Сиңа тыңлавы да күңелсездер инде? Бу бит авыл хуҗалыгы техникасы...
Мин аның дәвам итүен сорадым.
61
— Ярый алайса. Элегрәк аны һәр көн күрә идем. Карыйм, семенов- наны таиңовать итә, бакчачы Павлуша аны велосипедта йөртә, шул, бетте-китте. Ә менә монда, теге кичәдән соң — чыгырдан чыктым. Билгеле, башта сер бирмәдем.
Ул күрсәткән юл белән чәчә башладылар. Көчемнән килгәнчә, мин дә булышам, я яхшырак атларны бирсеннәр дип әйтәм, я культивацияне беренче чиратта аларга үткәрсеннәр өчен эмтеэс белән сөйләшәм. Танцага өйрәндем. Кичен җыелабыз, уен уйныйбыз, мин аның белән азрак биим, бөтен кагыйдәләрен саклап, өенә кадәр озата барам, үзем сер бирмим. Шайтан белсен — каян сизгән диген, күрәм, эшне сизенгән бу. Икәү генә калабызмы — бик сак кылана, дәшми. Уңайсыз аңа минем белән. Ну, сизенгән икән, нишлисең инде. Мин аңа бөтен булганны дөресен әйттем — комсомолларча. «Лёшка, куркам мин синнән, ди. Ай- һай характерың зур синең. Мин тагын юл куючы түгел. Без синең белән .лар килмәгән», — дип китеп тә барды. Якшәмбе көнне Павлушка аны тагын велосипедта йөртте.
Мәсьәләне тиз хәл кылдым — бетте. Раз теләми — димәк, бетте. Танцага йөрүдән туктадым. Кичләрен өйдә китап укып үткәрәм, бертуктаусыз укыйм, Дуська һаман янәшә үзем белән утыра һәм шушы ук китапка карыйсыман тоела. Мин ул чакта әзрәк юләрләндем дә. Ышанасызмы: көзгегә карый торган булдым. Үз гомеремдә караганым юк иде, монда, күрсәңче бер, көзге каршына киләм дә, карыйм, борын ничегрәк, күзләр, ирен; уй төшә башка: «Соң, Лёшка, характер зур синең, тагын нәрсәң бар, шул, бетте-китте». Әни булып, әни сизде. «Син, Лексей, нәрсә көзге яныннан китмисең, ди. Әллә сыткы бастымы үзеңне?..» Сельподан галстук сатып алдым. Болай галстукны яратмыйм мин—муенны буа. Ә менә алдым. Аны тагын, шайтанны, ничек бәйләргә икәнен сорап, укытучыга консультациягә бардым. Бәйләдем — тагын көзгегә карыйм, һич белер хәл юк — яхшымы, начармы. Хәтердә әле, шәһәргә комсомол активы җыелышына киттем. Полуторкада барам—үзем юлга карыйм. Велосипедлы берәрсе очраса, тешләрем шыкыртый башлый. Күрә алмыйм да бетте-китте. Менә нинди хәлгә төшерде ул мине.
Җәй җитте. Көннәр эссе. Шундый чаклар була, тәрәзәне ачып җибәрәсең дә, кулны тышка сузасың, җылы суга чумган күк буласын. Дуська ныц карабодае сәгатьләп үсә. Бөтен кырга сөт түккән шикелле — карабодай ап-пак чәчәктә. Карасаң, күзләр камаша. Күбәләкләр оча. Кырга карап күңел куанып бетә алмый.
Бер чакны, Дуська үзенең кызлары белән утауда вакытта, шунда бардым.
— Нәрсә син көн саен безгә ияләндең? — ди Дуська.
Ул минем каршыда басып тора, җиңнәр сызганулы, кулында кантары белән чүп үләне, минем галстукка карый үзе, күзләре мыскыллап елмая. «Кара син аны кара-каршы торганда дәшмисең, дим эчтән генә, кеше янында көләсең. Ярый, менә мин сиңа нигә көн саен кырга килгәнне кеше барында күрсәтим әле. Кешедән куркыр дип белгәнсеңдер». Кыскасы мин аны кочакка суырып алдым да үптем. Ул тыпырчына, башын бора, минем кулга эләксә, мужигың да тиз генә ычкына алмый.
Кызлар чиный, шыркылдашалар гына, ә мин үбүне беләм дә бетте- китте. Күреп торам — хәзер үкереп елый — җибәрдем. Тузгыган, косынкасы җилкәсенә төшкән, кып-кызыл булып басып тора. «Менә кара, күпме карабодайны таптадың, күпме зыян китердең», — ди бу. «Ярый, ярый, файдам күбрәк тиде», — дим. Итүен дә ярдәм иттем бит.
«Иттең бик! Рекордный карабодай үскәнен күргәч, ярдәм турында шалтырата башладың. Исеңдәме, җыелышта нәрсә болгаттың». Җавап кайтармакчы булам, ул авыз ачарга да ирек бирми. «Кирәк инде синең ярдәмең, эткә печән кебек. Синең ярдәмнән башка да башкарып чыгарбыз. Юкса, карабодай күргән дә кеше эшенә ялагайлана».
62
Ул мине әллә кимсетергә уйлады, әллә кайнарланып шулай әйтте инде, анысын белмим, ләкин аның сүзләре йөземә орган кебек булды. «Кара аны, Дуська, арттырып җибәрмә, дидем. Күр дә тор якын да килмәм». — «Ә мин сине үзем дә участокка кертмим. Беләм мин —кеше кулы белән почет яуламакчы буласыңмы?» Бу сүзләр миңа тагы да ныграк бәрелде. Нәрсә дә булса юньсез сүз әйтеп ташламас өчен кан чыкканчы иренемне тешләдем, җиргә төшкән тарагын алып кулына төрттем дә кайтып киттем. «Бетте, дип уйлыйм, үзләре генә эшләп карасыннар хәзер».
Шул ук көнне, үч иткәндәй, карабодайны серкәләндерергә кортларның аз булуы кызларның исенә төшкән. «Победа» колхозына, әнә тегендә, елга аръягында, умартагызны безнең кырга куеп торыгыз, дип сорарга бардылар. «Победа» бирми! Председатель дә барып кайтты, велосипедына утырып Павлуша да, Дуська да барды — бирмиләр. Күреп торам — эшләре шәптән түгел. Председательнең ачуы чыкты. Дуська үкереп елый. Ә миңа барырга ярамый. Дуська, ялагайлана дип уйлар тагын. Шулай да икенче көнне барырга карар кылдым. Кичтән үзебезнең полуторканы алдым да «Победа»га киттем. Анда, минем әти белән бертуган абзый, Федор Никитич, тора, унике умартасы бар. Абзыйның үзенә файда булачагын аңлатып, сәгать унберләргә хәтле аларда утырдым. Карабодай балы соң—иң татлы бал. Абзый я килешә, я юк. Хатыны, Пелагея Степановна, якын да килми. Ахырдан, ул йокларга кереп китте. Аннары Федор Никитичны тиз күндердем. Шофер белән икәү төядек тә төнлә белән китереп тә җиткердек. Шул ук төнне умарталарны карабодай җиренә тезеп куйдык. Шоферга умарталарны мин китергәнне беркемгә дә, бигрәк тә Дуськага, әйтмәскә куштым. Шундый арыганмын, өйгә кайттым да чишенеп-нитеп тормый аудым. Аз гына йоклаган идем — уяталар. Күзләремне ачтым. Яктыр-ган. Әни өйдә юк. Урын-җир янында Дуська басып тора, миңа шундый итеп карый, әйтерсең, бер дә күрмәгән.
— Лёша, — ди ул, — умарталарны кем китерде?
Мин: «белмим» — дип җавап кайтарам һәм икенче ягыма әйләнеп ятам.
— Син үпкәләмә яме, Лёша, — ди ул. — Пелагея Степановна килде.
— Нигә?
— Умарталарны алып китәргә. Ачулана.
— Ә син бирмә! Федор Никитич хуҗа...
— Федор Никитич та килгән, кырда.
— Килсә, шуннан?..
— Килсә. Хатыны команда бирә, ире төйи.
— Умарталарны шофер Василий Иванович китерде, бугай. Аңа кер, хәл итсен.
— Василий Иванович та анда, берни эшли алмый.
Мин сикереп тормакчы булган идем, Дуська иелде һәм минем яңакка үзенең салкын яңагын куйды. Аннары колагыма пышылдады: «Әйбәт бит син, Лёша, матур сип, тик барысы алдында шулай эшләргә ярыймыни...» Шулай диде дә чыгып йөгерде, ишектән кереп килүче әнине әз генә бәреп екмады.
Кроватька килеп утырдым. «Ниһаять, минем физиономия аның кү- нелеп тартты», дип уйлыйм. Сөт чиләге тотып, әни керде һәм миңа карап ишек төбендә катып калды. «Нәрсә булды сиңа, Лексей?» —ди. «Нәрсә бар?» — «Көзгегә кара әле...» Карасам, котым чыкты. Бөтен йөз кыйшайган. Төнлә корт чаккан. Иреннәр күпергән, күз төбендә менә шундый шеш күтәреп тора, язу карасы сөрткәнмени...
* Дуська, билгеле, шундый кыяфәтне күргәч, умарталарны кем куйганны шунда ук төшенгән, ә сиздермәде бит. Хәйләкәр. Юындым да, кырга киттем. Федор Никитич, умарталарны төяп кайтып та киткән. Кыз

ларга нәрсә, кулларын җәеп торалар. Тиздән барыбер положениедән чыктык. ‘Ясалма серкәләндерү уйлап таптылар — бау белән. Бауга чүпрәк кисәкләре тагалар, бауның ике очыннан тоталар да чүпрәкләрне чәчәкләр өстеннән йөртәләр. Серкәләндерү бал кортларыныкыннан бер дә ким булмый. Сиңа тыңлавы кызык түгел инде, авыл хуҗалыгы техникасы турында...
Алексей тына, йомырка кабыгын әйбәтләп кәгазьгә сала башлый. Кояш инде югары күтәрелгән; юган кишер кебек кызыл булып, кирпеч заводының трубасы күренә, югары вольтлы тапшыру мачтасы күккә сызып ясаган кебек тоела. Елга күтәрелә...
— Әнә, машина да килә, «Первая пятилетка»дан Васька килә, — диде Алексей. Мин әле берни дә ишетмим, шулай да шатланып әзерләнергә тотынам. Ул арада дөрестән дә. машина якынлашып килә. Кызганычка каршы, кабинада ике кеше. Мин рейкаларны, теодолитымны һәм башка әйберләремне төйим дә, Алексей белән саубуллашып, кузовка менәм. Без язгы кырлар, куаклыклар буйлап барабыз, һәм мин, озак- озак, кешенең яңа матурлыгы турында уйлыйм...
Г. Ахунов тәрҗемәсе.

64