Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМНЫҢ ТӨП БИЛГЕЛӘРЕ ТУРЫНДА

А. мясников
к

Ленин — Сталин партиясе совет сәнгатенә зур игътибар бирә. В. И. Ленинның һәм И. В. Сталинның гениаль хезмәтләре, ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарлары сәнгать үсешенең тарихи тәҗрибәсенә йомгак ясыйлар һәм аның тагы да үсүенә һәм чәчәк атуына ачык перспектива бирәләр.
Совет эстетикасының иң әһәмиятле проблемалары — совет сәнгатенең төп методы булган социалистик реализм методының үзенчәлекләре һәм характерлы билгеләре, кеше рухы инженеры булган язучыларның хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү эшендәге роле, художество әсәрләренең большевистик идеяле- леге һәм югары осталыгы, сәнгатьтә тәнкыйтьнең һәм үзара тәнкыйтьнең әһәмияте турындагы проблемалар— совет сәнгате теориясе һәм практикасының барлык шушы һәм бүтән катлаулы проблемалары марксизм- ленинизм классиклары хезмәтләре һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарлары нигезендә хәл ителәләр.
Совет сәнгать тикшерүчеләре алдында җаваплы бурычлар тора: алар, марксизм-ленинизм идеяләренең барлык байлыгына таянып, совет эстетикасының төп проблемаларына иҗади анализ ясарга тиешләр.
Иптәш Сталин социалистик реализм методының билгеләмәсен бирде. Совет язучылары союзы уставында китерелгән бик төгәл формула социалистик реализм методының теоретик нигезләрен һәм практик әһәмиятен ачып бирә. Бу формула болай ди: «Совет художество әдә-биятының һәм әдәби тәнкыйтенең төп методы булган социалистик реализм художниктан чынбарлыкны аның революцион үсешендә дөрес итеп, тарихи конкрет рәвештә сурәтләүне таләп итә. Шул ук вакытта чынбарлыкны художестволы сурәтләүнең дөреслеге һәм тарихи конкретлыгы хезмәт ияләрен идея ягыннан социализм рухында үзгәртү һәм тәрбияләү бурычы белән ярашлы булырга тиеш».
Бу формулада социалистик реали-змның өч төп ягына басым ясала: беренчедән, чынбарлык дөрес һәм тарихи конкрет сурәтләндерелергә тиеш; икенчедән, чынбарлык революцион үсешендә сурәтләндерелергә тиеш; өченчедән, художестволы сурәтләүнең дөреслеге һәм тарихи конкретлыгы хезмәт ияләрен социализм рухында идея ягыннан үзгәртү һәм тәрбияләү бурычы белән ярашлы булырга тиеш. Билгеле, бу өч бурыч органик бер бөтенне тәшкил итәләр, һәм бары тик бер бөтен хәлдә генә социалистик реализм методын характерлыйлар. Барлык бу билгеләр социалистик реализмның үткән заманның классик әдәбияты мирасы белән органик багланышта булуын һәм шул ук вакытта совет сәнгатенең новаторлык характерын ачалар.
Рус классик әдәбиятының тормышны дөрес чагылдырырга омтылуы аның иң нык һәм иң бөек традицияләреннән берсе. Л. Ы. Толстой бу турыда горурланып сөйли, ул үзе-

8G
нен әсәрләренең үзе бөтен күңеле белән бирелеп ярата торган һәм бөтен матурлыгында гәүдәләндерергә омтыла торган сөекле герое—дөреслек икәнен әйтә. Бер үк вакытта рус язучыларына натуралистик, җансыз фотографияләр ят булды. «Шәхеснең җимерелүе» дигән мәкаләсендә, рус классик әдәбиятының үзенчәлекләрен тикшергәндә, А. М. Горький, бик хаклы рәвештә, Россиядә һәрбер язучы тирәннән оригиналь иде, ләкин шул ук вакытта илнең, халыкның киләчәк язмышын төшенүгә. аны сиземләүгә, аларны алдан күрә белүгә бик нык омтылу барлык классикларны да берләштерә иде, ди.
Социалистик реализм үткән заман классик сәнгатенең иң яхшы тради-цияләренең законлы варисы. Үткән заман сәнгатенә нигилистик караш урнаштырырга тырышуның һәркай- сына да — ул кем тарафыннан гына эшләнмәсен — декадентларданмы, футуристларданмы, пролеткультчы- ларданмы, раппчыларданмы, космо- полит-антипатриотл арданмы — барыбер — большевистик партия һәрвакытта да кискен отпор биреп килде.
Иптәш Сталин «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» дигән хезмәтендә, тел турындагы «яңа ейрәтмә»нең ялгышлыгын һәм фәнни яктан нәтиҗәсезлеген ачып, Н. А. Маррның үзенә кадәр эшләнгән барлык нәрсәне җиңел акыллылык белән инкарь итүен, фәнгә марксизм өчен ят булган тыйнаксыз, шау-шулы, масаючан тон кертүен күрсәтеп үтте. Иптәш Сталин гыйльми социализмга нигез салган бөек Маркс һәм Энгельсның диалектик материализмны барлык фәннәрнең, шул исәптән үткән чор эчендәге философиянең дә, үсеше нәтиҗәсе санаганнарын искә төшерде.
1930 елның декабренда Демьян Бедныйга язган хатында да И. В. Сталин мираска нинди карашта булырга тиешлек турында бик гүзәл сабак биреп үтте.
Билгеле ки, революциянең җиңүләренә дан җырлаган һәм халык дошманнарын фаш итеп килгән Демьян Бедный иҗатына Ленин һәм Сталин югары бәя бирделәр. Ләкин Ленин, Горький белән булган бер беседасында ук инде, Демьян Бедный үзенең кайбер әсәрләрендә тормыштан артка кала, халыкның алга баруына ярдәм итми, диде. Бу артка калып бару язучыны җитди ялгышка китерде. И. В. Сталин үзе-нең хатында басым ясап әйтеп үткәнчә, Демьян Бсдныйда совет тормышының җитешсезлекләрен тәнкыйтьләү туган илнең үткәненә һәм бүгенге көненә яла ягуга әверелеп китте. Демьян Бедный Россиянен, бөтен дөнья азатлык хәрәкәте үзәгенә әйләнүен, реакцион Россиядән тыш революцион Россия, Радищевлар һәм Чериышевскийлар, Желя- бовлар һәм Ульяновлар, Халтуриннар һәм Алексеевлар Россиясе дә яшәвен онытты. Иптәш Сталин шуның белән бергә иң бөек патриот һәм интернационалист Ленинның «Великороссларның милли горурлыгы турында» дигән гүзәл мәкаләсен— үз Ватанына һәм үз теленә мәхәббәт турында, изүчеләргә каршы армый-талмый көрәшеп килгән куәтле рус халкы турында сөйләгән мәкаләсен искә төшерде. Иптәш Сталин үзенең хатында, халыктан аерылган һәм рус милли культурасына бәя бирә алмаган троцкийчы Лелевич кебек гарипләр генә бо- ларның һәммәсен оныта алалар, дип язды.
Демьян Бедныйга язган хатында иптәш Сталин шул ук вакытта бик әһәмиятле мәсьәләне дә — алдынгы пролетариат шагыйренең бурычлары мәсьәләсен дә куйды. Үткән заманга кимсетеп карый торган, Россиянен данлыклы революцион традицияләренең мәгънәсен аңламый торган, Россияне бөтен дөнья азатлык хәрәкәте үзәгенә әйләндергән рус тарихи процессының үзенчәлегенә төшенмәгән, революцион милли горурлыкның нәрсә икәнен белмәгән язучы,— ул алдынгы пролетариат җырчысы була алмый.
Рус милли культурасының бөек әһәмияткә ия булуын таныган Ленин һәм Сталин культураның үсү процессын бервакытта да алга үсүнең бердәм агымы итеп карамадылар. Ленин һәм Сталин капитализм чо-

87
рында ике милли культура: демократик культура, халыкның күпчелеге культурасы, милләтнең уннан тугыз өлешенең культурасы һәм буржуаз культура, хаким сыйныфлар культурасы, милләтнең уннан бер өлешенең культурасы яшәвен күрсәтәләр. Чын демократик культурада социалистик культура элементлары бар. һәрбер милләтнең үзенең специфик үзенчәлекләре бар һәм ул дөнья культурасы хәзинәсенә үзеннән өлеш кертеп, аны баета.
Ленин һәм Сталин хезмәтләре ка-питализм чорындагы сәнгать тарихы—ул ике культураның көрәш тарихы икәнен аңларга ярдәм итәләр, безнең сәнгать тикшерүчеләребезне либераль-буржуаз бердәм агым теориясенә каршы көрәшкә коралландыралар. Шулай да традицияләр һәм новаторлык мәсьәләләренә анализ ясаучы кайбер совет сәнгать тикшерүчеләренең хезмәтләрендә кайвакытта җитди ялгышлар очрый. Тикшерүчеләрнең кайберләре социа-листик реализмны критик реализмда эретеп бетерергә тырышалар; икенчеләре — социалистик реализмны критик реализм эстетикасыннан аерырга азапланалар.
Бездә сәнгатьне өйрәнү өлкәсендәге моннан берничә ел элек барган бәхәсләрнең мәгънәсезлеге иптәш Сталин биргән социалистик реализм формуласы яктысында аеруча ачык күренә. Кайбер тәнкыйтьчеләр социалистик реализм методын ике кисәккә—реализмга һәм романтизмга—аерырга, һәм (реализмның да, шулай ук романтизмның да асылын бөтенләй ялгыш аңлатып) социалистик реализм менә шушы механик рәвештә бергә кушылган кисәкләрдән тора дип расларга азапландылар. Ул тәнкыйтьчеләр реализмны чынбарлыкны гади бер кү-череп алу итеп, нинди дә булса бөек идеаллардан мәхрүм булган, канатсыз натурализм итеп карыйлар иде. Романтизмны исә алар, язучының чынбарлык белән бернинди уртаклыгы булмаган, субъектив омтылышларының чагылышы, дип карыйлар иде. Бу мәгънәсез «теориях» буенча реализм — ул идеаллардан мәхрүм булган тормыш чагылышы, ә романтизм — тормышта булмаган идеаллар чагылышы булып чыга иде. Мондый «теория» һәм реализмны, һәм романтизмны, һәм социалистик реализмны аңлауны бозып кына калмый, бәлки ул безнең социалистик чынбарлыгыбызга ышанмау белән дә сугарылган.
Башка тәнкыйтьчеләр, бу «теориянең» ялгышлыгын һәм зарарлыгын бик дөрес күрсәткәннәре хәлдә, революцион романтизм социалистик реализмның органик состав өлеше дигән бәхәссез хакыйкатьне билгеләү белән чикләнделәр. Хакыйкать билгеләнде, ләкин социалистик реализм проблемаларын тагы да эшләү ул тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләрендә алга китмәде.
Социалистик реализм проблемаларын тикшергәндә тикшерүчеләрнең күбесе А. М. Горький фикерләренә таяналар. А. М. Горький хезмәтләрендә социалистик реализмның аерым билгеләрен ачып салган байтак кына һәм бик дөрес караш-лар бар.
Ленин һәм Сталинның сәнгать ту-рындагы фикерләренә таянган Горький бик дөрес фикерләр әйтә: совет кешеләрен безнең социалистик чынбарлыгыбыз тәрбияли, социалистик реализм яшәешне ни дә булса эшләү дип, ә тормышны өз-лексез үсеш дип раслый, совет художнигы чынбарлыкка без бара торган гүзәл максатлар югарылыгыннан торып карарга, дөньяда бул- . ган нәрсәне генә түгел, бәлки булуын тели торган нәрсәне дә чагылдырырга, булганны күреп кенә калмаска, бәлки үсешнең җитәкче тенденциясен тота белеп, булачакны алдан күрергә кирәклекне әйтә. Горькийның төрле хезмәтләрендә си-белгән бу бик кыйммәтле фикерләр, шулай да, социалистик реализмның бөтен һәм бердәм формуласы төсендә бирелмиләр.
Традицияләр һәм новаторлык проблемасын Горький һәркайчан да дөрес чишеп бетермәде. Рус классик әдәбиятына Горький кебек сокланып гимн җырлаган бүтән язучыны без таба алмабыз. Ул рус классик әдәбиятының бөтен дөнья әһәмияте турында, рус классикларының изү
88
челәргә каршы данлыклы көрәше турында, талантларның күп төрлелеге һәм үзенчәлекләре турында, шул талантлар иҗат иткән художество образларының тирәнлеге һәм тәэсирле булулары турында, алар- ның телендәге тиңсез мастерлык һ. б. турында сөйли. Ләкин совет әдәбиятының классик әдәбияттан кай ягы белән аерылып торуы мәсьәләсенә килгәндә, Горький күп кенә очракларда классик әдәбият бөтенләе белән тормышка пессимистик мөнәсәбәт караңгылыгы белән капланган, классиклар көчле ихтыярлы герой иҗат итмәделәр, классикларга мөнәсәбәт мәсьәләсе бары тик осталыкны үзләштерүгә генә кайтып кала һ. б. дип раслый иде. Горький әсәрләренең гомуми контекстыннан өзеп алынган шундый ялгыш раслаулар аның төп эстетик позицияләрен ялгыш аңлату өчен файдаланылулары мөмкин.
Бары тик марксизм-ленинизм классикларының хезмәтләренә таян-ганда һәм, совет сәнгатенең үсеше тәҗрибәсен гомумиләштереп, А. М. Горькийның һәм башка совет язучыларының социалистик реализм турындагы фикерләрен шушы хезмәтләр яктысында тикшергәндә генә, безнең тнкшерүчеләребез совет эстетикасы проблемаларын нәтиҗәле итеп эшли алачаклар.
Тормышны дөрес һәм тарихи кон-крет чагылдыру социалистик реали-змның төп таләпләреннән берсе. Социалистик реализмның дөреслек проблемасын Ленин — Сталинның чагылыш теориясенә таянып эш иткәндә генә тиешенчә эшләргә мөмкин.
Иптәш Сталин, үзенең «Диалектик һәм тарихи материализм турында» дигән хезмәтендә, безнең аңыбыздан тыш та материаль дөнья, табигать, яшәеш бар, дип күрсәтеп үтә. Материя беренчел, һәм ул безнең сиземләвебезнең, күзаллавыбызның, аңыбызның чыганагы. Дөньяны тулысымча танып-белеп оула. Тәҗрибә белән сыналган безнең белемнәребез алар — ышанычлы ое- лемнәр. Танып-белү мөмкин булма-ган «үз эчендәге әйберләр» яшәмиләр, бары тик әле танып-беленмәгән әйберләр генә бар. Дөньяны өйрәнү процессында без аны һаман тирәнрәк таиып-бслә барабыз.
Дөньяны гыйльми танып-белү белән дөньяны художестволы танып- белү, асылда, бер-берсеннән аерылмыйлар, алар бары тик формалары ягыннан гына аерылалар. Фән дөньяны гыйльми төшенчәләр формасында, сәнгать исә — художестволы образлар формасында чагылдыра.
Горький үзенең «Мин ничек язарга өйрәндем» дигән брошюрасында бик уңышлы итеп әйткәнчә, әдәби типлар абстракция һәм конкретизация законнары буенча иҗат ителәләр: бик күп кешеләрнең сыйфатлары абстрактлаштырыла, аерып алына һәм аерым образда конкретлаштырыла. Төзүчеләр кирпечләрдән башнялар яки колокольнялар салган кебек, художниклар аерым характерлардан эре образлар — типлар иҗат итәләр.
Гегель, философия белән чагыш-тырганда, сәнгатьне кешенең фикер-ләвенең түбән стадиясе, дип саный иде. Марксистик-ленинчыл эстетика сәнгатьне Гегельчә түбәнсетүне дә, һәм сәнгатьне декадентларның кешелек аңының тирәнлегенә үтеп керүнең бердәнбер чарасы дип игълан итәргә маташуларын да кире кага.
Марксизм-ленинизм эшчеләр сый-ныфының — хәзерге җәмгыятьнең иң алдынгы сыйныфының идеологиясе ул. Бу сыйныфка үз интересларыннан килеп, барлык алдынгы кешелек интересларыннан килеп, дөньяны үзгәртеп кору өчен аны иң дөрес чагылдыру кирәкле эш. Совет кешеләре җәмгыять үсешенең закончалыгына ярашлы рәвештә коммунизм төзиләр. Совет кешеләренең теләкләре һәм аларның дөньяны һәм реаль тарихи процессны күз алларына китерүләре арасында бертөрле дә каршылык юк. Шуңар күрә без һәрвакытта да хакыйкатьне яклыйбыз.
Үткән заманның барлык револю-цияләре, асылда, кешене кеше экс-плуатацияләүнең бер формасының эксплуатациянең икенче формасы
89
белән алмашынуы булып килде. Шуңар күрә булган үзгәрешләр һәм килеп чыккай мөнәсәбәтләрнең, асылын дөрес итеп, гыйльми яктан тирән һәм төгәл итеп ачып күрсәтү хаким сыйныфлар интересына туры килми иде. Карл Маркс үзенең «Луи Бонапартның 18 нче брюмеры» дигән хезмәтендә әйтеп үткәнчә, буржуаз җәмгыять өчен көрәшүчеләр революцион кризислар эпохаларында борынгылык белән изгеләштерелгән киемнәрдә бөтен дөнья тарихының яңа күренешен уйнау өчен үткән заман рухларын үзләренә ярдәмгә чакыралар, аларның исемнәреннән, костюмнарыннан, сугышчан лозунгларыннан файдаланалар иде. Шулай, мәсәлән, буржуаз революция ясау өчен Кромвель Борынгы Васыятьтән (Ветхий Завет) алынган телдән, дәртләрдән һәм иллюзияләрдән файдаланды. Лютер апостол Павел костюмын киде. Франциянең буржуаз революциясе әле Рим республикасы костюмына, әле Рим империясе костюмына төренде. Маркс басым ясап әйтә, буржуазия идеологлары үзләренең көрәшләренең буржуаз чикләнгән эчтәлеген үзләреннән дә яшерү өчен, үзләренең рухлануларын бөек тарихи трагедия югарылыгында тоту өчен үткән заман әкиятләреннән идеаллар, худо-жество формалары, иллюзияләр таптылар, буржуазия үзенең интересларын бөтен халык интереслары итеп танытырга тырыша иде, ди.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясе һәртөрле эксплуатациягә каршы юнәлгәнлеге һәм күп миллионлы халык массалары интересларын чагылдыруы белән үзенә кадәр булган барлык революцияләрдән принципиаль аерылып тора. Бөек Октябрь социалистик революциясенә борынгылык белән изгеләштерелгән киемнәрнең мишурасы кирәк булмады. Халык тойгыларын гәүдәләндерә торган революцион лозунгларның большевистик хакыйкате халыкның иң киң катлауларын чын-чыинан тарихи иҗатка уятты. Шуңар күрә дә безнең партиябез нигезсез фантазияләрдән сакланырга чакырды, буш риторик фразаларга, политик шалтыраучылыкка каршы көрәшеп килде. В. И. Ленин фабрика, авыл, армия тормышы эчендәге кешеләр арасында чын- чыниан яңа мөнәсәбәтләр туа торган көндәлек — гади якка аеруча игътибар итәргә чакырды. Револки циянең беренче елларында Ленин Серафимовичиың чынлыкны яктырткан очеркларына, Демьян Бедный- ның киң массаларга аңлаешлы булган һәм дошманга җимергеч удар ясый торган шигырьләренә югары бәя бирде һәм яшь провинциаль- әдип А. Тодорскийның «Мылтык һәм сабан белән бер ел» дигән китапчыгын җылы каршылады. Ленин А. М. Горькийны һәм башка совет язучыларын эксплуататорлар изүен алып ташлаган һәм социалистик җәмгыять төзергә керешкән халыкның көндәлек тормышын өйрәнергә чакырды. Ленин барлык совет кеше-ләренең игътибарын коммунизмның көндәлек һәм тыйнак үсентеләренә юнәлтә, һәм ул чакта беренче үсентеләр калкып килгән җирдә нинди гүзәл бакча үсәсен алдан күреп, шуларны саклык белән тәрбияләүне таләп итә иде.
Хезмәт ияләре массаларының бөек юлбашчылары Ленин һәм Сталин, чын поэзия яңгыравыклы сүзләрдән,- бөек тарихи образлардан, эффектлы күренешләрдән тормый, бәлки чын тормышта, дип күрсәтеп килделәр. Алар совет язучыларын шул тормышның хакыйкатен чагылдырырга чакырдылар.
Иптәш Сталинның 1924 елның 15 июлендә Демьян Бедныйга язган хаты әдәбиятка большевистик җитәкчелек итү стилен сурәтли торган гүзәл документларның берсе. Куйган проблемаларының күпкырлылыгы, байлыгы белән таңга калдыра торган бу хатында иптәш Сталин тирән гомумиләштерү ясады: бөтен дөнья өчен кайгыру философиясе — ул бетеп һәм үлеп бара торганнар философиясе. Совет кешеләренең философиясе яңа дөнья төзүчеләрнең тирән социаль оптимизмы белән тулган. Үзенең көчләренә нык ышанган һәм киләчәгенә кыю карый торган халыкның дөньяга карашындагы бу оптимистик нигезне соңыннан кино эшлеклеләре белән ясаган
90
беседасында да иптәш Сталин тагын басым ясап сөйләде. Халык күтәренке рухлы, күңелле сәнгатьне сея. Шуны аңламый торган сәнгать работниклары турында ппгәш Сталин ирония белән әйтте.
Тормышның төрле өлкәләрендәге күренешләрнең мәгънәсен дөрес ачу мисалларын китергәндә. иптәш Сталин партия тормышында, Советлар иленең эчке тормышында, халыкара тормышта булган яңалыкка игътибар итә.
Иптәш Сталинның Демьян Бед- ныйга язган бу хатында биргән турыдан-туры иҗади киңәшләре алга куелган мәсьәләләр яктылыгында аеруча әһәмиятле. Иптәш Сталин шагыйрьгә Бакуга барып килергә киңәш бирә. Иптәш Сталин, Тифлис тышкы ягыннан үзенә ныграк тарта, ләкин Бакуның нефть вышкалары урманнары, ягъни яңа индустриаль төзелеш шагыйрьнең иҗаты өчен бик бай материал бирә ала, ди. Индустриаль Баку белән якыннан танышу шагыйрьгә эшчеләр сыйныфының тормышы һәм производстводагы җиңүләре турында дөрес сөйли торган художество әсәрләре иҗат итәргә ярдәм итәр иде, ди ул.
Үзенең барлык хезмәтләрендә һәм чыгышларында иптәш Сталин язу-чыларның тормышны өйрәнүләре тулы бәяле художество әсәрләрен иҗат итүдә беренче зарури шарт икәнен әйтә. Сәнгатьнең теге яки бу әсәре белән танышканда И. В. Сталин иң элек язучы тор- иышны никадәр дөрес чагылдыра дигән сорауны куя. Шуңар күрә, Е. Вахтангов исемендәге театрда почетлы кунаклар кенәгәсендә Сей- фуллинаның «Вирннея» дигән пьесасы турында язган отзывында, иптәш Сталин, пьесаның—җанлы тормыштан алынган тормыш кисәге икәнен язучының уңышы, дип билгеләп үтә.
Безнең партиябез совет сәнгать эшлеклеләрен хакыйкатьтән курыкмаска, тормышны аның бөтен катлаулы күп төрлелегендә, хәрәкәтендә, көрәштә чагылдырырга өйрәтә. Совет киносының 15 еллыгы көнендә иптәш Сталин, совет художниклары хезмәт ияләрен социалистик төзелешнең иң әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итүгә мобилизацияли торган һәм социалистик төзелешнен казанышлары һәм шулай ук кыеклыклары турында да аларныц исләренә төшерә торган әсәрләр ижат итәргә тиешләр, дип язды.
1932 елда совет язучылары белая беседа ясаганда, социалистик реализмның төп принципларын аңлаткан чагында, иптәш Сталин, әгәр язучы тормыш хакыйкатен намуслы рәвештә чагылдырса, ул котылгысыз рәвештә марксизмга килер, диде. Үз кабинетыңда утырып образлар һәм вакыйгалар уйлап чыгарырга ярамый, дип басым ясап әйтте ул. Аларны тормыштан алырга кирәк— тормышны өйрәнегез. Тормыштан өйрәнегез.
Кызганычка каршы, безнең кайбер язучыларыбыз иптәш Сталинның зирәк күрсәтүләрен әле һаман үтәмиләр, тормышны начар өйрәнәләр, халыкның таләпләреннән артка калып баралар.
Безнең заманның геройлары — совет кешеләре — коммунизм төзүчеләр, иң элек аларның алдынгы отряды — эшчеләр сыйныфы. Безнең алдынгы эшчебез — ул совет строе тәрбияләп үстергән яңа кеше, производство новаторы, ул өйрәнмичә, алга бармыйча яши алмый. Ул зур җәмәгать эше алып бара, кызыклы һәм күпкырлы тормыш белән яши. Аның культура таләпләре тиңсез үскән. Шулай да кайбер язучылар, мәсәлән, «Бронза эрләгеч» романында Е. Катерли яки «Биеклекләргә» романында А. Рычагов алдынгы совет эшчесен бер яклы гына сурәтләделәр, аның тормышының бары тик бер производство ягына гына басым ясап, аның рухи йөзен, аның эчке дөньясын, аның илнең җәмәгать-политик тормышында көндәлек катнашуын күрсәтмәделәр.
Тормышны бозып күрсәтүне боль-шевистик партия һәм иптәш Сталин һәрвакытта да кискен рәвештә гаепләп киләләр. Безнең совет тормышын яла ягып сурәтли торган, безнең халкыбыз тарихы турында ялган уйдырмалар белән тулган, совет художнигы исемен хурлый торгаа
91
әсәрләргә иптәш Сталинның боль-шевистик килешмәүчәнлек белән каравын күз алдына китерү өчен И. В. Сталин Әсәрләренең 13 иче томында Демьян Бедныйга язган хаттан игълан ителгән өзекне искә төшерү дә җитә.
Безнең партиябез Үзәк Комитетының барлык карарлары һәм партия матбугатының мәкаләләре андый әсәрләрне тирәннән гаеплиләр. Ахматова һәм Зощенко совет тормышы турында ялган яздылар; «Зур торм ы ш » к и но ф иль м ы н ку гач ы л а р безнең чынбарлыкны бозып күрсәттеләр; ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарган атаклы карарларында гаепләнгән драматурглар һәм композиторлар совет кешеләрен бозып сурәтләделәр.
Күптән түгел генә совет матбугаты бик хаклы рәвештә шагыйрьләрдән Сосюра һәм Прокофьевның идея ягыннан зарарлы шигырьләрен, •хЧын күңелдән», «Богдан Хмельницкий» операларының либретто-ларын гаепләде. Бу әсәрләрнең авторлары тормыш хакыйкатеннән чигенделәр.
Чынбарлыкны дөрес, тарихи конкрет чагылдыру — социалистик реализмның беренче таләбе. Владимир Сосюра исә заманнан һәм эпохадан тыш яши торган, ниндидер мәңгелек Украинаны сурәтләгән. Шагыйрь бөдрә талларны, кошчыкларны, Днепр дулкыннарын күргән, ләкин болар барысы да хәзерге, совет Украинасының, чын индустриаль Украинаның, колхоз Украинасының, Союзный Совет Республикасы булган Украинаның чын йөзен күрсәтә алмыйлар. Шагыйрь Сосюра ялган сөйләгән, ул милләтчелек белән сугарылган шигырь язган.
Александр Прокофьев үзенең күп кенә шигырьләрендә тын гына ага торган инешләр белән ак каеннарны, кулына урак белән чалгы тоткан авыл хезмәтчәнен сурәтләп килгән. Ул безнең илебездә булган бөек социаль үзгәрешләрне күрми калган. Ул бүгенге колхоз авылын белми. Шуңа күрә аның шигырьләре тормышны бозып сурәтлиләр, борынгылыкны идеаллаштыралар, һәм үзләренең идея эчтәлекләре белән Сосюраның милләтче шигырьләре белән аваздаш булып яңгырыйлар.
Композитор К. Данысевич «Богдан Хмельницкий» операсын В. Василевская белән А. Корнейчук либреттосы буенча язган. Либреттоның авторлары украин халкының поляк шляхтасына каршы көрәшен, халыкның азаплануын күрсәтмичә, тарихи хакыйкатьтән бик җитди рәвештә чигенгәннәр. Богдан Хмельницкий образы либреттода схематик күрсәтелгән, ә аның көрәштәшләремнән берсе булган Богун вак хисләр белән мавыгучы кавалерга әверелгән. Либретто авторлары ялган әсәр язганнар. Аны совет җәмәгатьчелеге хаклы рәвештә нык гаепләде.
Художество дөреслеген бозу ко-тылгысыз рәвештә художество формасы җимерелүгә илтә. Жуковский тарафыннан язылып СССРның Зур театрында куелган һәм совет тамашачылары бертавыштан гаепләгән «Чын күңелдән» исемле уңышсыз опера шушы хәлнең никадәрле дәрес булуын бик ачык раслап тора.
Тормышны чыннан да тирәннән дөрес чагылдыра торган художество әсәре генә совет кешесенең мәхәббәтен казана ала. Совет кешесе хакыйкатьне ярата һәм ялганны дошман күрә.
Тормышны аның революцион үсе-шендә чагылдыру — социалистик реализмның аерылгысыз билгесе ул.
Иптәш Сталин, совет халкы үз хә-рәкәтенең максатын белмәсә, алга бара алмас иде, ди. Димәк, тормышны дөрес чагылдыра торган совет язучысы да үзенең геройларын статик хәлдә, катып калган итеп сурәтли алмый, ул аларның үсеш юлларын күрсәтергә тиеш. Иптәш Сталин, совет художникларын тормыштан өйрәнергә чакыруы белән бергә, шул ук вакытта художникларның үзләре күргәннәрне яхшы аңлый да белергә тиешлеген басым ясап әйтте. Күргәннәрецне аңлый алу өчен, марксизмны яхшы белергә кирәк.
Совет художнигының дөньяга алдынгы карашы мәсьәләсе безнең тәнкыйтебездә еш кына читләтеп үтелә. Тикшеренүчеләрнең күбесе социали-
92
стик реализмның бер ягына гына — тормышны дөрес сурәтләүнең зарур-лыгына гына басьш ясыйлар, ләкин тормышны революцион үсешендә күрсәтмәгәндә, ягъни тормыш үсешенең марксизм классиклары ачкан законнарына төшенмәгәндә, безнең көннәрдә чынбарлыкны дөрес сурәтләү мөмкин түгел икәнен оныталар.
Марксизмга караганда да иҗадирак фән булмады һәм булганы да юк. Иптәш Сталин «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» дигән хезмәтендә, фикерләр көрәшеннән башка, тәнкыйть ирегеннән башка бертөрле фән дә үсә һәм уңыш казана алмый, ди. Бары тик хәреф ятлаучылар һәм талмудчылар гына тормышны өйрәнүне ятланган фор-мулалар һәм цитаталар белән ал-маштыралар, тормышның конкрет шартларын өйрәнү урынына, алар шул формула һәм цитаталарны төрлечә сузгалап аңлатып йөриләр. Чын марксист һәрвакыт иҗат белән яна, ул һәрвакыт эзләнә, ирешелгән уңышлар белән генә бервакытта да канәгатьләнеп калмый.
Иҗади марксизм художник алдында чикләнмәгән мөмкинлекләр ача. Чынбарлык ул бик күп төрле. Художник менә шул күп төрле чынбарлыктан типик хәлләрдәге типик характерларны иҗат итү өчен материал таба белергә, үсешнең типик тенденциясен ача белергә тиеш — һәрбер совет художнигы алдында менә шундый авыр һәм мактаулы бурыч тора.
Иптәш Сталин, тормыш бервакытта да хәрәкәтсез тормый, дип өйрәтә. Тормышта һәрвакытта да көрәш бара, иске белән яңа, үлеп бара торган белән үсә торган нәрсә үзара көрәшәләр. Ләкин үлеп бара торган нәрсә яшәү өчен көрәшә, үзенең искергән эшен яклый. Җәмгыятьнең үлеп бара торган көчләренә хезмәт итүче идеяләр — иске идеяләр — тормышның алга баруына тоткарлык ясыйлар. Туып килә торган яңа көчләр үзләренең яшәү хокукларын яулап көрәшәләр. Җәмгыятьнең алдынгы катлаулары интересларына хезмәт итә торган яңа идеяләр һәм теорияләр җәмгыятьнең үсешен, аның алга барышын җиңеләйтәләр. Реаль үсешнең үзенчә-лекләрен төгәлрәк чагылдырган саен, аларның әһәмияте үсә барз. Иптәш Сталин, яңалык җиңелм аның алга барышын тоткарлау мөмкин түгел, искелек, хәтта әле бүген баһадирларча көч булып торса да» котылгысыз рәвештә һәлак була, дип өйрәтә.
Иптәш Сталин совет кешеләрен алга таба еракка карарга, яңалыкның көченә ышанырга, шул яңалык өчен көрәшергә өйрәтә. Иптәш Сталин, партия «искене җимерә белгәне кебек үк, яңаны да шулай ук яхшы төзи белә», ди. Советлар Сою-зында социализм төзү, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы тормыш вакыйгалары иптәш Сталинның алдан билгеләп әйткәннәренең тирәннән дөрес икәнен раслап торалар.
Иптәш Сталин тормышның яңа күренешләрен ничек күрә белү һәм аларның үсүенә ничек ярдәм итәргә кирәклек турында безнең тәнкыйть- челәребезгә күп тапкырлар сабак биреп үтте.
Гражданнар сугышы чорына Ленин әдипләргә көндәлек тормыш тәҗрибәсен өйрәнергә, шул көндәлек тормышта коммунизмның тыйнак шытымнары барлыгын күрә белергә, аларны тәрбияләп үстерергә, аларга үсәргә ярдәм итәргә киңәш итә иде. 20 нче еллар азагына таба безнең илебез Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә беренче бишьеллыкны — социализмның экономп?; фундаментын салу планын үтәргә кереште. Коммунизмның шытымнары яшь үсентеләргә әвереләләр иде инде. Социалистик ярыш җәелде.
Шул чакта иптәш Сталин Е. Ми- кулинаның «Массаларның ярышы* дигән брошюрасына сүз башы язды. Массаларның башланып киткән про-изводство күтәрелешен, иптәш Сталин, миллионнарча хезмәт ияләренең максималь активлыгы нигезендә социализм төзүнең коммунистик методы, эксплуататорлар изүеннән азат ителгән кешенең барлык сәләтләре һәм талантларының чәчәк атуы, дип характерлады. Иптәш Сталин ярышның конкуренция белән һичбер уртаклыгы булмавын аңлатты: конкуренция берәүләрмен
93
хакимлеге һәм икенче берәүләрнең үлүе, ә ярыш уртак күтәрелешкә ирешү өчен алдынгыларның артта баручыларга иптәшләрчә ярдәмләшүе икәнен әйтте.
Бу брошюра дөньяга чыкканнан соң, аның эчендә аерым төгәлсезлекләр һәм ялгышлар барлыгы беленде. Кызу куллы тәнкыйтьчеләр бу брошюраны җыеп алырга булдылар. 1929 елның 9 июлендә Феликс Конга язган хатында иптәш Сталин андый аракчеевчылык методына каршы кискен протест белдерде һәм иц элек брошюрадагы ялгышлар нинди характерда дигән мәсьәләне куйды. Беленде ки, автор бары тик хосусый хәлләрдә генә төгәлсезлекләр җибәргән, ә брошюраның гомуми юнәлеше дөрес, аңарда партиягә һәм советка каршы бернәрсә дә юк. Брошюра ярыш идеяләрен популярлаштыра һәм укучыны ярыш рухы белән дәртләндерә иде. Иптәш Сталин чагыштыру өчен художество әдәбиятыннан мисал китерде. Иптәш Сталин үзенең хатында безнең заманның атаклы язучысы Шолоховның «Тын Дон» романының басылып чыккан беренче ике томында шулай ук тупас ялгышлар җибә-рүен әйтте, ләкин шуның өчен бу романны сатудан җыеп алырга' кирәкме? — диде. Иптәш Сталинның Феликс Конга язган хатының тәнкыйтьтә аракчеевчылык р е ж и м ы н урнаштырырга тырышучыларга каршы, аерым алганда, әдәбиятта рапп- чыларча күсәк күтәрү алымнарына каршы көрәштә әһәмияте гаять зур булды.
Партия тәнкыйтьчеләрне үзләре тикшерә торган китапларда әйдәүче, төп, үзәк якларны икенче дәрәҗәдәге, очраклы яклардан аера белергә, язучыларның ялгышларының характерына дөрес бәя бирергә өйрәтә. Иптәш Сталинның 1930 елның 19 мартында язучы Безыменскийга аның «Ату» һәм «Безнең тормыш көне» дигән пьесалары уңае белән язган хаты бу яктан шулай ук бик әһәмиятле. Тәнкыйтьчеләр ул чакта бу пьесаларны, вак буржуаз, хәтта партиягә каршы әсәрләр дпп, бөтен көчләре белән юкка чыгарырга тырыштылар. Безыменский, иптәш Сталинга мөрәҗәгать итеп, бу әсәр-ләр турында фикерен язып бирүен үтенде.
Иптәш Сталин иң элек бу пьесаларның төп билгесен, төп пафосын— безнең аппаратларыбыздагы җитеш- сезлекләргә игътибарны туплый торган пафосын күрсәтеп, шул ук вакытта язучының ул җитешсезлек- ләрне бетерү мөмкин икәненә тирәннән ышанганын әйтә. Шуннан инде бик әһәмиятле теоретик нәтиҗә чыга: әгәр язучы үзенең художество әсәрендә җанлы тормыштан безнен эшебездәге җитди җитешсезлекне күрсәтә торган кисәкләрне җәмәгатьчелек хөкеменә күтәреп чыга икән, һәм әгәр ул язучы яңаның, прогрессив булган нәрсәнең искергән, бетәргә тиешле булган нәрсәне тоткарсыз җиңүенә нык ышана икән, андый әсәрне совет укучылары шатлык белән каршы алачаклар.
Әгәр инде язучы, киресенчә, совет кешеләренең аңында һәм көнкүрешендә капиталистик калдыклар тудырган тормыш кисәген дөньяга тартып чыгарса һәм шуны: ул безнең халкыбызның чын тормышы дип, Зощенко үзенең яла яга торган хикәяләрендә раслаган кебек расларга маташса, моның ялган икәнен белгән, коммунизмның тантанасы өчен көрәш процессында монын үлеп бара торган искелек кый- пылчыгы икәнен белгән совет укучысы андый әсәрләрне кире кагачак. «Мич башыннан төш», «Аяусыз», «Перерва» кебек яла ягучы фельетоннар бастырган Демьян Бедныйны иптәш Сталин шуңар күрә дә шундый кискен һәм шундый большевистик турылык белән тәртипкә чакырды.
Язучыларның иҗатының төп пафосын билгеләү белән бергә, иптәш Сталин бервакытта да аларның аерым ялгышларын сылап калдырырга чакырмый. Мәсәлән, ул брошюрасында күп кенә тупас төгәлсезлекләр җибәргән Е. Микулина- ның матбугатта «колагын борырга» киңәш итте. Безыменскийның «Ату» һәм «Безнең тормыш көне» дигән пьесаларында иптәш Сталин комсомол авангардизмының кайбер калдыклары барлыгын күрсәтеп үтте. Ләкин, ялгышларны күрсәтү белән
94
бергә, иптәш Сталин пьесаларның тен эчтәлеген бетеп бара торган ул кечкенә жптсшсезлекләр билгеләмәвен дә әйтте.
Яна белән искенең көрәше безнең тормышыбызның барлык сфераларына үтеп керә, ул сәнгатьнең төрле агымнарының көрәшендә дә чагыла.
1929 елда Билль-Белоцерковский- га язган җавабында иптәш Сталин партия эчендәге «уң» яки «сул» тайпылыш дигән төшенчәләрне сәнгатькә күчерергә киңәш итми, чөнки сәнгать партияле булмаган һәм чагыштыргысыз киң булган өлкә, ди. Шулай да ул чакта әдәбиятта һәртөрле, хәтта советка каршы агымнар да бар иде. Әдәбиятта аракчеевчылык режимын урнаштыру яклы булган раппчылар пролетар түгел әдәбиятны административ юл белән бетерүне таләп итәләр иде. Иптәш Сталин сәнгатькә андый карашны ялгыш дип тапты. Эш агымнарны тыюда түгел, бәлки пролетар булмаган макулатураны ярышу тәртибендә кысрыклап чыгаруда. Бары тик ярышу шартында гына безнең совет художество әдәбиятының формалашуына һәм кристаллашуына ирешергә мөмкин, диде ул. Художество әдәбиятының аннан соңгы барлык үсеше иптәш Сталин күрсәткән юлның никадәрле дөрес икәнен раслады.
'Каршылыклар көрәше, яңа белән искенең көрәше законы антагонистик сыйныфлар белән аерылган җәмгыятьтә булганга караганда социалистик җәмгыятьтә бөтенләй башкача гәүдәләнә. Социалистик җәмгыятьтә каршылыклар большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть аркы- • лы ачылалар һәм бетереләләр. Шуңар күрә безнең партиябез иҗади тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне һәрвакытта да яклап килә һәм безнең җәмгыятебездә тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең әһәмиятенә төшенмәгән кешеләрне кискен гаепли.
20 нче еллар азагында А. М. Горький бу мәсьәләне хәл иткәндә ялгышты. Совет халкының яңа, социалистик җәмгыять төзелешендә ирешкән гаять зур казанышлары белән чагыштырганда, Горький, безнең эшебездәге аерым җитешсезлекләрне бөтенләй әһәмиятсез, дип санын иде. Шуңар күрә ул җитешсезлек ләрне ача торган иптәшләр дошманнар кулына материал бирәләр, дип уйлый, һәм матбугат работникларына җитешсезлекләрне тәнкыйтьләүдән бигрәк казанышларны күрсәтергә киңәш итә иде. 1930 елның 17 январенда Горькийга язган хатында иптәш Сталин бөек язучының үзара тәнкыйтьне аңлаудагы ялгышын ачты.
Горький, ул дошманнарга материал бирә дип, үзара тәнкыйтьнең бары тик бер ягын — тискәре ягын гына күрә иде. Иптәш Сталин, андый тискәре якның булуын тану белән бергә, шулай да аның төп нәрсә түгел икәнен әйтте. Горький үзара тәнкыйтьнең иң элек хезмәт ияләрендә төзү энергиясен чишел җибәргәнен, иҗади башлангычны- уятуын, һәм моның үзара тәнкыйтьтә төп нәрсә икәнен күрми үтте. Шуңар күрә, дип күрсәтте иптәш Сталин, үзара тәнкыйтьнең тискәре ягын аның уңай ягы артыгы белән каплый.
Горькийның үзара тәнкыйтьтән ваз кичәргә кирәк дигән тәкъдимен кире кагу белән бергә, иптәш Сталин аның фикерләрендә рациональ орлык булганын да әйтте. Әгәр матбугат безнең җитешсезлекләрне артык күпертеп күрсәтсә, кайчакта хәтта аларны афишага әйләндерсә, җитешсезлекләрне күрсәтүне тигезли төшәргә, хәтта уңышларны күр-сәтү белән каплый төшәргә кирәк, ләкин үзара тәнкыйтьтән баш тартырга ярамый. Иптәш Сталинның барлык бу күрсәтмәләре әдәбиятка турыдан-туры кагылалар. Үзара тәнкыйть безнең тормышыбыздагы иске белән яңаның көрәшен тирәнрәк ачарга, ягъни тормышны аның революцион үсешендә дөрес күрсәтергә ярдәм итә.
Немец язучысы Эмиль Людвиг белән беседасында иптәш Сталин, тарихны кешеләр ясый, диде. Ләкин кешеләр үзләре яшәгән шартларны дөрес аңлаган күләмдә генә, ул шартларны ничек үзгәртергә кирәклекне дөрес аңлаган күләмдә генә тарихны ясыйлар,- ди ул. Бары тик марксизмны вульгарлаштыручылар
95
гына тарихта шәхесләрнең ролен инкарь итәләр.
Ләкин кешеләр төрлечә булалар. Берәүләр алдынгы идеяләрне яклыйлар, икенче берәүләр реакцион идеяләрнең тантанасы өчен көрәшәләр. Пролетариат җитәкчелегендә барган азатлык көрәше һәм Бөек Октябрь социалистик революциясе халыкның иксез-чиксез көчләрен тормышка алып килделәр. Ленин һәм Сталин хезмәт ияләренең киң массаларында фән һәм культураның төрле өлкәләрендә үзләрен күрсәтергә сәләтле булган чын талантларны табарга өйрәтәләр.
Бу әдәбиятка да карый. Иптәш Сталин яшьләргә юл бирми торган әдәбият «вельможаларына» каршы көрәшергә кирәклекне әйтә. Болай да күтәрелгән андый әдәби «корифейларны» бариннарча тагын да күтәрү гадәтенә каршы иптәш Сталин сәләтле яшь кешеләрне — безнең төзелешебез хәзинәсенә үзләреннән өлеш кертергә тырыша торган гади һәм билгесез авторларны кыю рәвештә күтәрү омтылышын куйды. Иптәш Сталинның зирәк күрсәтмәләре нәтиҗәсендә безнең совет әдәбияты яшь көчләр белән һаман байый тора, безнең партиябез бик саклык һәм таләпчәнлек белән алар арасыннан талантлы художниклар тәрбияләп үстерә. Карт буын вәкилләре һәм талантлы яшь-ләр уртак көч белән безнең сәнгатебезне үстерәләр.
Совет язучыларын тәрбияләү эшендә большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть бик зур роль уйный. Принципиаль һәм шул ук вакытта саклык белән, яхшы теләк белән ясалган тәнкыйть совет язу- чыларының үсүенә һәрвакытта да ярдәм итеп килде һәм килә. А. Фа-деевның «Яшь гвардия» романының күптән түгел генә басылып чыккан һәм тулыландырылган басмасы моның иң ачык мисалы. Бөек Ватан сугышы көннәрендә безнең яшьләребезнең батырлыгын чагылдырган бу әсәрне совет укучылары үз вакытында җылы каршы алдылар. А. Фадеевның романына югары бәя биргән партияле тәнкыйть, шул ук вакытта бу гүзәл әсәрнең күп кенә һәм зур җитсшсезлекләрен күрсәтте. Иптәш Фадеев партияле тәнкыйтьне большевикларча кабул итте. Ул яңадан конкрет фактларны алып, тормышны тирәннән өйрәнде һәм романның яңа вариантын язды. Язучы совет патриотларының героик көрәшендә большевистик партиянең юнәлтүче көчен, большевистик подполье геройларының эшчәнлегеиең бөтен халык көрәше белән органик багланышын күрсәтә алды, яшь гвардиячеләргә җитәкчелек иткән коммунистларның соклангыч образларын сурәтли, комсомолецл арның образларын тирәннәнрәк ача, алар- дагы яшьлек самимилыгының бөек патриотизм белән бергә берләшүен басым ясап күрсәтә алды.
Тормышны аның революцион үсе-шендә дөрес чагылдыру проблемасы котылгысыз рәвештә совет кешесенең эстетик идеалы мәсьәләсен куя. Художникның игътибары үзәгендә һәрвакытта да кеше тора. Горький, сәнгатьне, кешене өйрәнү, дип бик тапкыр әйтә.
Кешенең эстетик карашлары нигезен Маркс ачкан иде инде. Хайван үз төренең тормышын дәвам иттерү өчен зарур булган нәрсәне генә тудыра, ди Маркс. Хайван, асылда, иҗатка сәләтсез, ул бары тик ихтыяҗын гына үти белә. Чын иҗат эшенә бары тик кеше генә сәләтле. Ул һәрбер төрнең ихтыяҗы күләменә кулай рәвештә җитештерә белә һәм предметка һәрвакытта да тиешле үлчәү белән килә белә, ягъни табигатьнең, әйберләрнең, кеше сәләтенең барлык потенциаль мөмкинлекләрен җәелдерә. Шуңар күрә ул матурлык законнары буенча да иҗат итә.
Ләкин капиталистик җәмгыять шартларындагы эксплуататорлык мөнәсәбәтләре чынлап иҗат итү мөмкинлеген тормышның барлык өлкәләрендә дә богаулап тора. Капи-талистик фабрикадагы эшче үзе һәм үзенең хезмәте үзенеке түгел икәнен сизә. Эштә ул ирекле физик һәх\1 рухи энергиясен үстерми генә түгел, бәлки, киресенчә, үзенең тәнен йончыта һәм үзенең рухын җимерә. Бары тик эксплуататорга эшләмәгән вакытта гына эшче үзен-үзе
96
хуҗа итеп сизә. Эксплуатацияләнә торган эшченең чын кешелек сыйфатлары капиталистик дөньяга каршы көрәш процессында ачылалар. Шуңар күрә, Энгельс басым белән әйтеп үткәнчә, мондый шартларда алдынгы әдәбиятның бурычы — капиталистик җәмгыятьтәге реаль социаль мөнәсәбәтләрне дөрес сурәтләүдән, буржуаз дөньяның оптимиз-мын какшатудан, тормышны үзгәртеп коруның мөмкин икәнлегенә ышаныч урнаштырудан торырга тиеш.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясе җиңгәннән соң кеше беренче тапкыр үзенең акылын, тойгыларын, ихтыярын һәрьяклап үстерергә мөмкинлек алды. Бу бөтен дөнья күләмендәге тарихи җиңү халык массаларының хезмәт энтузиазмы кешелек тарихында күрелмәгән рәвештә күтәрелүгә китерде. Ләкин совет власте яши башлаган беренче елларда, иптәш Сталин Горькийга язган хатында әйткәнчә, искене җимерүнең һәм яңаны төзүнең грандиоз картинасын шулай булырга тиешле ул дип һәм, димәк, аны халык теләге белән эшләнә дип кабул итү өчен һәркемнең дә нервысы, көче,.характеры, төшенә белүе җитмәде. Шулай да ул вакытта ук инде андый кешеләр күпчелек түгел иде. Иптәш Сталин басым ясап, безнең көчебез шунда ки, социализм төзүчеләр, үзләренең җиңүләренә ышанган большевиклар тормышка тон бирәләр, диде.
Ул хатның язылуына инде егерме елдан артык. Безнең илебездә социализм төзелде, совет халкының моңарчы күрелмәгән мораль- политик бердәмлегенә ирешелде. Халык белән коммунизм бер-берсен- нән аерылмас төшенчәгә әйләнде. Безнең илебез, чиксез күп корбаннар биреп, кешелек дөньясын фашистик варварлыктан коткарды һәм тынычлык, демократия, социализм өчен көрәшнең авангардында бара.
Бу шартларда Совет иле кешесе, Маркс сүзләре белән әйткәндә, матурлык законнары белән иҗат итүнең аңарчы күрелмәгән мөмкинлекләрен алды. Барлык совет художниклары алдында гаять мактаулы һәм авыр бурыч—тормышны анык революцион үсешендә күрсәтү, яңаның искене җиңеп чыгуы матурлыгын, коммунистик мөнәсәбәтләрнең үсүе матурлыгын, барлык совет җәмгыятенең алга гигант рәвештә хәрәкәт итүе матурлыгын күрсәтү' бурычы килеп баса^
Совет дәүләтен төзеп, безнең илебездә культура революциясенә җитәкчелек итеп, В. И. Ленин һәм И. В. Сталин хезмәт ияләре арасында тәрбия эше алып баруның әһәмиятен күп тапкырлар басым ясап әйтә килделәр. Иптәш Сталин пар-тиянең XVIII съездында совет строеның бетмәс-төкәнмәс көч чыганагы— совет халкының мораль-политик бердәмлеге, СССР халыкларының дуслыгы, совет патриотизмы кебек хәрәкәтләндерүче көчләрдән торганын- күрсәтеп үтте.
Дөрес һәм югары идеяле художество әсәрләре иҗат итеп, чынбарлыкны аның революцион үсешендә күрсәтеп, совет художниклары совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлеген тагын да ныгытуга һәм эшчеләрнең, крестьяннарның һәм интеллигенциянең дусларча хезмәттәшлегенә, Ватаныбызның халыклары арасындагы дуслыкның ныгуына, совет патриотизмының үсүенә җитди ярдәм итә алалар. Хезмәт ияләрен идея ягыннан социализм рухында үзгәртеп кору һәм тәрбияләү — һәрбер совет художнигының мактаулы бурычы. Социализмнан коммунизмга күчә барган чорда, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү, кешеләр аңындагы капитализм калдыкларын бетерү өчен көрәш хәлиткеч әһәмият казанган чакта сәнгатьнең роле чагыштырмаслык дәрәҗәдә үсә.
Бары тик Ленин — Сталинның ча-гылыш теориясенә таянганда гына, фәннең бөек корифейларының алдынгы һәм искергән идеяләр турындагы өйрәтүенә таянганда гына сәнгатьнең тәрбия ролен тулы аңларга мөмкин.
Мәгълүм ки, кешенең танып-белүе җанлы күзәтүдән абстракт фикер
7. .С. Ә*. № 2. 97
ләүгә һәм аңардан — практикага күчә. Дөньяны танып-белүнең дөреслеге практика белән сынала. Дөньяны художестволы төшенүнең үзенең специфик билгеләре бар, ләкин алар дөньяны гыйльми таиып- белүдән принципиаль аерылмыйлар. Дөньяга алдынгы караш позицияләреннән килеп дөньяны дөрес чагылдыра торган идеяләр тормышка кайтадан тәэсир итү ягыннан гаять зур көчкә ия булып торалар. Бу мәгънәдә алганда, аң дөньяны ча-гылдырып кына калмый, бәлки аны иҗат та итә. Алдынгы теория, практикага таянып, үсеш юлын күрсәтеп кенә калмый, бәлки шул юл белән барырга ярдәм дә итә, кешеләргә ышаныч бирә, булып үтә торган вакыйгаларның эчке багланышын анлата, ориентировка көче бирә.
Художник, үзенең әсәрен иҗат иткәннән соң, аның дөреслеген үзе генә тикшереп калмый, бәлки үзенең уйларын һәм тойгыларын, үз геройлары тормышының уртак катнашчыларына әйләнгән укучылары белән дә тикшерә. Әгәр художникның тәҗрибәсе укучының тәҗрибәсе белән ярашмаса, әгәр художник халык хис итә торган нәрсәләрне чагылдырмаса, әгәр художник чын-барлыкның халык әле белмәгән, ләкин белергә тели торган якларын ачмаса, әгәр әсәр, Л. Н. Толстой сүзләре белән әйткәндә, мавыктыргыч булмаса, ягъни халыкны дулкынландыра алмаса, ул әсәр художникның дөньяга тар субъектив карашын чагылдыра һәм андый әсәрнең халыкка кирәге юк. Китапларны халык бервакытта да укуга булган дәртен канәгатьләндерер өчен генә укымый, ул китапларны ни дә булса яңа нәрсәне белү өчен, нәрсәгә дә булса өйрәнү өчен, өстәмә тормыш тәҗрибәсе алу өчен укый.
Социалистик реализмга нигез салучы А. М. Горький, художество әдәбиятының тәэсире гаять көчле икәнен күрсәтеп, китап аның өчен — могҗиза, анда аны язган кешенең жаны тупланган, китап еш кына кеше алдында ул һнчкайчан күр-мәгән нәрсәне ачып сала, ди. Горький китаплар укуны кешеләрнең бөтендөнья күләмендәге беседасына тиңләштерә.
Сәнгатьнең зур күренешләренә бәя биргәндә, партия иң элек алар- ның тәрбияви әһәмиятен билгеләп үтә. Ленин Горькийның «Ана» рр- манына бик югары бәя бирде. Ленин, аны бик вакытлы язылган китап, күп кенә эшчеләр революцион хәрәкәттә аңсыз, стихияле рәвештә катнаштылар, шуңар күрә алар ул романны эшчеләр сыйныфының оешкан көрәше турында үзләре өчен күп файда казанып укырлар, диде. Маяковскийның «Утырыш җене кагылганнар» дигән шигырен укыганнан соң, Ленин үзенең политик һәм административ караш ноктасыннан күптән инде шундый рәхәтлек сизмәгәнен әйтте. Гражданнар сугышының авыр елларында Ленин Серафимовичка, аның фронт һәм тыл турындагы художестволы очеркларына тукталып, аның эше партиягә кирәк икәнен әйтеп язды.
Безнең партиябезнең бөек пролетар художник А. М. Горький эш- чәнлегенә бик югары бәя биргәне билгеле. Язучының әдәби һәм революцион эшчәнлегенә кырык ел тулган көнне, иптәш Сталин аңарга барлык хезмәт ияләрен шатландырып, эшчеләр сыйныфының дошманнарына курку салып, озак еллар яшәвен һәм иҗат итүен теләде. Маяковскийның әһәмиятен билгеләп, иптәш Сталин, ул безнең совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре иде һәм шулай булып кала, дип күрсәтеп үтте.
Иптәш Сталин сәнгатьнең тәрбия ролен һәрвакыт әйтә килә. Мәсәлән, аның 1930 елның 17 январенда Горькийга язган билгеле хатын алыйк. Гоәький иптәш Сталинга хат язып, ул чакларда безнең яшьләребез арасында Советлар Союзында бара торган грандиоз төзелешнең бөтен бөеклеген бөтен тирәнлегендә төшенеп бетмәгән аерым кешеләр булуын әйтә. Иптәш Сталин, Горькийга җавабында, аларга идея ягыннан тәэсир итүне оештырырга һәм шул эштә җитди нәтиҗәләргә ирешергә кирәклеге турында яза. Шуңар күрә иптәш Сталин Горькийның «За рубежом»
98
журналын оештыру һәм эшкә
Толстой һәм башка язучыларны тартып, «Гражданнар сугышы» турында күп кенә популяр җыентыклар чыгару турындагы тәкъдимен, ягъни капиталистик дөнья һәм Советлар иле тормышы турында художестволы дөрес итеп сөйләү аша шул идея тәэсирен оештыру турындагы тәкъдимен кабул итә.
1932 елда совет язучылары белән беседасында иптәш Сталин, безнең язучыларыбызны — кеше рухы ин-женерлары, дип атады. Бу фор^мула социалистик реализм формуласы белән аерылгысыз бәйләнгән. Совет язучылары өстендә гаять зур җаваплылык ята. Инженер гүзәл корылмалар иҗат итәргә тиеш булган шикелле, совет язучысы да яңа, коммунистик җәмгыять кешесенең рухын формалаштырырга тиеш. Безнең партиябез Үзәк Комитетының сугыштан соң әдәбият, театр, кино һәм музыка үсеше мәсьәләләре буенча чыгарган карарларында язучының актив һәм җаваплы роле аеруча әйтеп үтелә.
Халык үзенең язучыларыннан безнең социалистик дәүләтебез яшәп килә торган утыз биш ел эчендә совет кешеләре туплаган гаять зур тәжрибәне художестволы итеп гомумиләштерүне көтә. Бара торган вакыйгаларның мәгънәсенә халкыбыз тирәннәнрәк төшенергә тели.
Безнең көннәребездә илдә гигант күләмдә төзү эшләре бара. Волгада, Донда, Днепрда һәм Аму-Дарьяда моңарчы дөньяда күрелмәгән гидротехник корылмалар төзелә. Иптәш Сталин инициативасы белән башланган бу төзелешләрне — халык, коммунизм төзелешләре, дип атады. Ләкин совет язучылары бу үтә бөек процессны һәм бу төзелешнең геройларын, Сталин эпохасы кешеләрен художество әсәрләрендә чын-лап күрсәткәннәре юк әле.
Большевистик партиянең политикасы — ул совет строеның яшәве нигезе. ’ Безнең сәнгатебезнең көче шуннан тора ки, аның халык интересларыннан, дәүләт интересларыннан башка интереслары юк. Безнең сәнгатебез яшьләребезне коммунизм Рухында, батыр һәм таза итеп, үзенең эшенә ышана торган итен тәрбияләргә тиеш. Аның бурычы шул. Үзләренең әсәрләрендә COBCI строе политикасын актив пропагандалаганда гына сәнгать эш- леклеләре бу бурычны үти алырлар3
Сәнгать тормышны аның өзлексез алга барышында чагылдырырга. со,вет кешесе характерының иң яхшы якларын ачарга, аларны поэтик сурәтләргә, алариың үсүенә булышырга, ул сыйфатларның сай-ланган геройларга гына түгел, бәлки миллионнарча совет кешеләренә дә хас икәнен күрсәтергә тиеш. Шул ук вакытта художник совет кешеләренә аларның нинди булмаска тиешлеген дә күрсәтергә, аңдагы һәм көнкүрештәге капиталистик калдыкларны кыйнарга тиеш. Совет художнигы вакыйгаларның койрыгында сөйрәлеп бара алмый. Безнең халкыбызның таләпләре һәм вкуслары чагыштырмаслык дәрәҗәдә үсте, һәм художник шул таләпләр дәрәҗәсендә генә тормаска, ә алда барырга, халыкны яңа идеяләр белән баетырга, аның вкусла- рын тагын да югарырак күтәрергә, бөтен халыкны алга алып барырга тиеш. Бу бөек бурычны үтәү өчен совет сәнгате эшлеклеләре тормышка кыю үтеп керергә, аны тагын да тирәннәнрәк һәм яхшырак өйрәнергә, аңардагы өзлексез үсеш перспективасын күрә белергә' һәм бу үсешкә ярдәм итәргә тиешләр.
Совет тормышын начар белгән кайбер совет язучылары үзләренең бурычларын гадиләштерәләр. Совет җәмгыятендәге яңа белән иске арасындагы көрәшнең катлаулы процессын күрсәтү урынына, алар, үзләре уйлап чыгарган ясалма конфликтларны, — мәсәлән, артта калган колхоз председателе белән алдынгы колхозчылар арасында, артта калган директор белән новатор эшчеләр арасында бара торган конфликтларны сурәтләү белән чикләнәләр. Безнең тормышыбыздагы каршылыкларны мондый примитив ачу совет әдәбиятының тәрбия ролен түбәнәйтә.
Безнең кешеләребезнең рухи бай- лыкл арының кыйммәте материаль байлыклар кыйммәтеннән ким түгел.
99
Кеше рухын тәрбияләүдәге брак — ул производство планын үтәмәүгә караганда да аянычрак бәла. Безнең сәнгатебез эшлеклеләренең һәрбер уңышын халык үзенең зур җиңүе итеп, һәрбер провалны үзе өчен җиңелү дип карый. Партия художниклардан рухи культураның мул булуын таләп итә. Художниклар утның алгы сызыгына куелганнар.
Көнбатышның һәм Американың буржуаз культурасының череткеч тәэсиренә каршы, шул төшенкелек культурасы алдында баш иючәнлек- кә каршы көрәш — совет сәнгате эшлеклеләренең иң җитди бурычы. Культураны төзүдә буржуазиянең роле бик артык күпертелгәнен Горький күптән күрсәтеп үткән иде инде. Буржуазия культураның үсешен һичкайчан да киң халык массалары культурасы үсеше итеп караганы юк.
Совет илендә дөньядагы иң алдынгы теория — Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин теориясе нигезендә үскән чыннан да гомумхалык культурасы төзелде. Көнбатышның һәм Американың теләсә кайсы буржуаз демократиясенә караганда да күп югары булган стройны чагылдыра торган безнең сәнгатебез цивилизацияле бөтендөньяны чын кешелеккә өйрәтергә хаклы. Маразм һәм таркалу хәлендә булган буржуаз культура алдында баш ию, кайбер аерым кешеләрнең капитализм калдыкларын терелтергә, совет куль-турасы хәзинәләрен зыяндаш авырулы джаз музыкасы, түбән сыйфатлы, шакшы көнбатыш драматургиясе, чикләнгән мещан беллетристикасы белән алмаштырырга азапланулар, алар совет кешеләренең аңын агуларга азаплану булып торалар. Сәнгать теориясе өлкәсендәге һәртөрле реакцион агымнарга каршы аяусыз көрәшергә кирәк. Дека-дентлар, натуралистлар, марксизмны вульгарлаштыручы — пролеткультчылар, раппчылар — аитипат- риот-космополитлар, формалистлар безнен язучыларыбызны коралсызландырырга, аларны кеше рухы инженерлары дигән мактаулы рольдән мәхрүм итәргә, аларны модалы фокусникларга, матур вак-төяк әйберләр ясаучы идеясез бәндәләргә әйләндерергә тырыштылар.
В. И. Ленин, әгәр тоташ килеш алсаң, фактлар — бик раслаучы нәрсәләр, ди. Факт кисәкләре исә, әгәр алар бәйләнешсез, өзек-өзек килеш һәм ничек туры килә, шулай алынсалар, бары тик уенчык кына булалар. Үзләренең тар эгоистик фикерләрен һәм кичерешләрен чын сәнгать дип танытырга азапланган декадентлар әнә шундый факт кисәкләре белән эш итәләр. Ләкин чын сәнгать^ типик гомумиләштерүләрне таләп итә. Натуралистлар реаль тормышның ярлы факт кисәкләренә таяналар, башлыча караңгы якларны фотография юлы белән төшереп азапланып, һәлак булып барган иске нәрсәне тотнаклы, типик итеп танытып, типик гомумиләштерүләрдән баш тарталар, һәртөрле пролеткультчылар һәм раппчылар халыктан аерып куелган оранжерея сәнгате тудырырга азапландылар. Антипатриот-космополитлар белән бергә, алар бөек классик мираска кимсетеп карадылар. Формалистлар сәнгатьтән идея эчтәлеген куып чыгарырга, художникларны җитез куллы фокусникларга әйләндерергә, сәнгать әсәрләренең әһәмиятен аңа кыйммәт бирүче сайланма тар группаның эстетик ләззәтләренә кайтарып калдырырга омтылдылар.
Мондый теорияләр совет сәнгатенә зарардан башка бернәрсә дә бирә алмый иде. Бу реакцион мәктәпчекләрнең ачык көрәштә тар- мар ителгән «теоретиклары» сәнгатьнең аз тотрыклы булган, теоретик яктан йомшак коралланган эшлеклеләренә әле һаман да тәэсир итәргә азапланалар. Социалистик реализмның сталинчыл теориясе бу реакцион мәктәпчекләрнең кызганыч корылмаларыннан таш өстендә таш калдырмый.
Партиябезнең зирәк политикасы нәтиҗәсендә, иптәш Сталинның җи-тәкләүче күрсәтмәләре нәтиҗәсендә совет әдәбияты сугыштан соңгы бишьеллыкта зур уңышларга иреште. Социализмнан коммунизмга күчү чорындагы тормышыбызны дөрес чагылдыра, совет кешеләрен коммунизм рухында тәрбияләргә ярдәм

итә торган әсәрләр иҗат ителде. Сугыштан сонгы әдәбиятта игътибар безнең тормышыбызның генераль темаларын чагылдыруга, коммунизм төзүче совет эшчеләр сыйныфын һәм совет крестьяннарының тормышын һәм көрәшен чагылдыруга тупланган. Сугыштан соң иҗат ителгән һәм тематикалары, һәм стильләре, һәм жанрлары буенча төрле-төрле булган күп сандагы әсәрләрдә совет власте һәм партия тәрбияләп үстергән яңа к-еше күр-сәтелә, Ленин—Сталин партиясенә чын күңелдән бирелгән, Совет дәүләтенең куәте һәм көче коммунизм идеяләре белән рухланган миллионнарның үз-үзләрен аямас хезмәтләрендә икәненә тирән ышанган кешеләрнең яңа рухи йөзе сурәтләнә.
Совет язучыларының казанышларына партия һәм хөкүмәт югары 'әя бирделәр: биш ел эчендә художество әдәбияты өлкәсендәге 150 дән артык әсәр Сталин премияләре белән бүләкләнде.
Художество осталыгын үзләштерү—безнең язучыларыбыз алдында тора торган иң җаваплы бурыч.
Әле күптән түгел генә кайбер совет язучылары һәм сәнгать тикшерүчеләре арасында совет әдәбияты өчен гүяки дөрес идел юнәлеше булу гына әһәмиятле, ә художество осталыгы мәсьәләләре — икенче дәрәҗәдәге эш, аның белән форма-листлар шөгыльләнсен, дигән вуль- гарлаштыручан теориячек йөри иде. Болай дип уйлау сәнгатьнең һәм идея, һәм художество дәрәҗәсен түбәнәйтүгә илтә, аның тәрбия әһәмиятен бетерә, рус классик эстетикасының иң яхшы традицияләрен? каршы килә. Әгәр художник тиешенчә тәэсир итми торган образлар тудыра икән, әгәр аның әсәренең композициясе сумбурдан тора икән, теле шапшак икән, авторның әйтергә теләгән фикере нинди генә яхшы идеяләр белән тутырылган булмасын, андый әсәр укучыга тәэсир итми, укучы алдында тормышның яңа якларын ача алмый, укучыга көрәштә ярдәм итми, андый әсәр бик хаклы рәвештә укучының ачуын гына кабарта. Партия, үзенең эшенә җавапсыз һәм җиңел карый торган совет язучылары алдынгы совет сәнгате сафыннан читтә булып калулары мөмкин, дип кисәтеп үтте.
Халкыбызның идея һәм эстетика сорауларын тулысынча канәгатьләндерә торган әсәрләр иҗат итү өчен безнең язучыларыбыз әле бик куп нәрсәгә өйрәнергә тиешләр. Совет тәнкыйтьчеләре һәм әдәбиятчылары, иптәш Сталинның гениаль хезмәтләренә һәм чыгышларына, большевистик партиябезнең зирәк күрсәтмәләренә таянып, совет сәнгатенең утыз биш ел эчендәге үсеш тәҗрибәсен гомумиләштерергә, совет эстетикасының төп проблемаларын эшләп чыгарга, Ленин — Сталинның бөек эпохасына лаеклы әсәрләр тудыру эшендә сәнгать эшлеклелә- ренә ярдәм итәргә тиешләр.
(«Большевик» журналы, №24, 1951)