МАТУР ТУГАНДА
Атаклы татар совет язучысы Ш. Камал әсәрләренең III. томы басылып чыкты Ч Китапның эчтәлеген язучының соңгы зур әсәре булган «Матур туганда» романы тәшкил итә.
Әсәр Кигәвенле авылында коммуна оештыру эшен башлап йөрүче Каюм һәм Мостафаның шәһәргә килүләрен сурәтләү белән башланып китә. Алар коммунаның йомышларын үтәгәч, профсоюз работнигы Әхмәтне дә коммунага тарталар.
Әхмәт элекке миллионер Садыйкның водокачкасын коммунага юллап ала. Водокачка астына сиксән мең сумлык алтын күмелгән. Бу алтыннарны саклап кала алса, дача каравылчысы Г алләметдингә Садыйк бай холмогор сыеры алып бирергә ышандыра.
Коммунарлар водокачканы сүтәргә килгәч, Галләметдиннең күзе ачыла: ул үз ихтыяры белән алтыннарның урынын күрсәтә. Хәзинә Чекага тапшырыла.
Бер тиен өчен калтырап торган Садыйк байның кичереше үткен сатира аша бирелә. Галләметдиннең комсыз байга карата яңа мөнәсәбәте зур художникка гына хас көч белән күрсәтелә.
Тирән мәгънәгә ия булган эпизодлар, летальләр романда бик күп. Бу урында Белинскийның «Үле җаннар»га карата әйтелгән бер фикере искә төшә: «Үле җаннар», һәрбер тирән әсәр кебек үк, беренче укуда гына хәтта фикерләүче кешеләр өчен дә ачылып бетми: аны икенче кат укыганда да, бер дә күрелмәгән яңа әсәр кебек укый-
1 Ш. Камал. Әсәрләр. III том. Татгос- яздат. Редакторы Б. Аитов. 1951. сың. «Үле җаннар» өйрәнүне таләп итә» Г
«Матур туганда» романын «Үле җаннар» белән бер тактага куймас- тан, шуны гына әйтәсе килә: кабат укыганда, бу әсәрнең дә элек күзгә чалынмаган яңа моментлары, яңа матурлыклары, сүз асты байлыгы ачыла бара.
Язучы романда социалистик ре-волюция шартларында яна кешеләр һәм алар арасындагы яңа мөнәсәбәтләрнең тууын күрсәтүне максат итеп алган. Бу проблема Совет власте өчен актив көрәш алып барган, Кызыл Армия тәрбиясе күргән алдынгы карашлы крестьяннарның 20 нче ел ахырында коммунага берләшеп эшли башлауларын сурәтләү аша хәл ителә.
Яиа кешеләрнең йөзен иң элек хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт билгели.
Менә коммуна җыелышында эш бүлешү мәсьәләсе карала, һәр коммунар сәләтенә, осталыгына карап, билгеле бер участокка беркетелә.
« — Озаккамы инде ул? — диде Халик.
— Эш беткәнчегә хәтле.
— Алай булгач, алар эшне юри сузмаслармы сон?»
Коммуна председателе һиднят бу сорауга җавап бирүне кирәк тапмый, ләкин коммунарларны хезмәттә күрсәткән бик күп эпизодлар бу сорауга җавап булып торалар. Яшелчә бакчасы өчен җир әрчү, во- докачканың чанын күтәрү, яшелчә үстерү һәм башка күп кенә эшләр-дә чын-чыннан хезмәт поэзиясе бөркелеп тора.
1 Б е л п н с ки й. Сайланма әсәрләр. Татгосиздат. 1948. 116 бит.
Романның ахырындагы бор эпизод аеруча характерлы.
Коммунарлар уракка чыгалар. Отпускка кайткан Фәтхи Мостафа урынына урак машинасына утыра. Мостафа үз чиратында, Халыкны алыштырып, кибән куя башлый.
«Халик, солы чүмәләсе күләгәсенә утырып, махорка төрде. Мостафа йөгерүгә якын кызулык белән чүмәләгә солы өемнәре ташый иде. Халик тәмәкесен тартып бетергәч гә, Мостафа янына бармыйча, өем асларын тырмалап йөрүче Фәриха янына барды.
— Яле, Фәриха килен, тырмаңны карап карыйм, — диде ул.
Фәриха эшне аңлап җитмәде. Эшләгән җиреннән тырмасын әй- ләндерә-тулгандыра караган килеш:
— Үземнең көн саен эшли торган тырма ич! — диде.
— Бир әле, карыйм...
Фәриха карышмады, бирде.
— Син әнә чирәмгә утырып ял ит, — диде Халик, — мин үзем бераз тырмалап карыйм...
— Мин арымадым, Халик абзый. Сез үзегез өлкән кеше, ял итәргә кирәк.
— Ярар, күп сөйләмә, өлкән кеше әйткәнне тыңларга кирәк, — диде Халик һәм зур сәләт белән тырмаларга кереште».
Шушы мисаллардан күренгәнчә, коммунарларның гомуми эшкә кертергә* тиешле хезмәт күләме алар- ның үз вөҗданнарына тапшырыла, һәм алар барлык көчләрен биреп эшлиләр. Чөнки бәхетле тормыш алып киләчәк күмәк хезмәт рухландыра аларны. Бу хезмәт коммунарларда туганлык, дуслык мөнәсә-бәтләре тәрбияли.
Күмәк көч белән яңа тормыш төзү максаты аларның мәхәббәткә һәм семьяга булган яна карашларының тууына да сәбәп булып тора.
Бу яктан Мәдинә образы характерлы. Элек изелеп яшәгән Мәдинә, революциядән сон, курсларда укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша башлый, партиягә керә.
Мәхәббәт һәм семья, аныңча, яңа гор мыш тэзү эше белән тыгыз бәйләнгән. Хатын-кызга уенчык итеп караучы кешеләрне ул күрәлмый.
Фәтхигә булган яшьлек мәхәббәте, ун ел үткәч, тагын үзен сиздерә башлый. Ләкин Фәтхидән бүләк килгәч, Мәдинәнең йөрәгендә ачу хисе туа: Фәтхи конфет-фәлән җибәргәндер дип уйлый ул. Төенчектән конфет түгел, бәлки ефәк яулык һәм хат килеп чыга. «Хатта мәхәббәт турында бер сүз дә булмау, ни өчендер, Мәдинәгә бик ошады», дн автор. Фәтхидән килгән нкенче хатта исә мәхәббәт сүзләре булуы, киресенчә, Мәдинәне шатландыра. Биредә каршылык юк. Бу урын Ш. Камалның кеше йөрәгенә, ачың сизелер-сизелмәс тибрәнеп торган нечкә тойгыларына да үтеп керә алуын күрсәтә: Мәдинә Фәтхинең мәхәббәткә җитди карый торган саф күңелле кеше булуына ышангач кына, үзе Фәтхине сөйгән кебек, Фәтхинең дә аны сөюен тели башлый.
Яңа кешеләрнең семьяга карашлары Каюм һәм Мостафаның шәхси тормышларында да бик ачык чагыла. Алар өчен хатыннары— ик элек иптәш, дус.
Көнләшү тойгысына бирелгән иптәше Фәрхиҗамалга Мостафа бер урында болай ди: «Бөтен кешеләрне бәхетле итәргә омтылган коммунистлар партиясенә мин чын ихлас белән кердем, һәм аның намуслы членнарыннан берсе булып, чын ихлас белән эшлим. Шулай булгач, үзем белән бергә берничә еллар орышыш- мый-талашмыйча яшәгән иптәшемне дә бәхетле итәргә тырышу мина кирәк буламы, юкмы? Әлбәттә, кирәк була».
Дин сөременнән арына бару — туып килә торган яңа кешеләрнең шулай ук аерылмас бер сыйфаты. Фәтхи, Мәдинә, Каюм, Мостафа, һидият кебек коммунистлар, әлбәттә, күптән инде дин белән араны өзгәпнәр. Шулай ук Халик, Ишмай кебек картрак коммунарлар да дингә битараф карый башлаганнар. Хәтта иске гадәт, иске йолаларны үзендә нык саклаган Нәсимә (Ха- ликның тормыш иптәше) дә баштарак дин һәм муллалар ягыннан торып тарткалашырга хәзер торса да,
113
соңрак дин сөременнән арынуга таба алга адым ясый. Менә Нәсимә «аллаһе тагәлә» сүзләрен бик еш кыстырып, отпускка кайткан Фәтхигә коммунаның уңышлары турында сөйләргә керешә. Фәтхи, китәргә ашыгып, нәкъ «аллаһе тагәлә» сүзендә аны бүлдерә. Нәсимә моны искәреп ала.
« — Уракчылар янына барып ниш-ләрсең икән? — диде, — алар хәзер бик кызу эшлиләр бит. Хәтта артларыннан төтен чыга. Ә шулай итмичә булмый. Бая әйтергә теләгән сүзем дә шул: үзең эшләмәсәң, аллаһе тәгалә дигәнең пычагымны да бирә алмый».
Биредә Нәсимә, Фәтхи каршында аллага ышана торган надан хатын булып күренүдән куркып, әнә шундый беркатлы хәйләкәрлеккә бара.
Коммунаның тууы, аякка басуы, әлбәттә, шома гына бармый. Бу процесс эре буржуа вәкиле Садыйк бай һәм аның улы тарафыннан җи- тәкләнүче кулакларның, бандитларның, авыл куштаннарының каты каршылыгына очрый.
Садыйк хаҗидан алып мөәзин улы Нәгыймгә кадәр, алар барысы да алтыннарны коммунарларда дип уйлыйлар. Чөнки тормышның бөтен мәгънәсен байлык җыюда күргән бу кешеләр коммунарларның хәзинәне Чекага тапшыруларын башларына сыйдыра алмыйлар. Бер урында Садыйк болай ди: «Дөньяда нинди юләр кеше булыр икән, кулына эләккән, күз явыңны алырлык ялтырап торган саф алтыннарны үз ихтыяры белән чека-микаларга тап-шырсын? Андый кеше дөньяда юк бит».
Фәтхи белән Садыйкның Кигәвен- лсгә килүеннән соң, ике лагерь арасындагы көрәш аеруча кызып китә.
Нәгыйм, коммунага һәм партиягә оялап, коммуна членнары арасында дошманлык тудырырга, сыйнфый көрәшнең сүнүгә бару «теория»се белән коммунарларны дөрес юлдан чыгарырга тырыша, губкомга буйсынмаска өнди, водокачканы вата, коммунистларга һөҗүм итү эшен оештыра. Садыйк хаҗи бандит отрядларын коралландыра. Шул отрядлардан берсенең башында торган Әмирҗан коммунарларга һөҗүм итә.
Ләкин кызык хәл: Ш. Камал бу вакыйгаларны комик планда сурәтли. Ә бит дошман үзенең үлеменә якынлашкан саен зәһәрләнә, бөтен ихтыярын, бөтен көчен эшкә куша. Романда да без шушы хәлне күрәбез. Ләкин Садыйк, Әмирҗан, Нәгыймнәрнең һәр адымы алар өчен хурлык белән бетә. Кораллы бандитның Мәдинә тарафыннан җиңелеп калуын, Нәгыймнең үлгән бандитны «үтереп» китүен, идән астыннан алтын эзләп йөрүен, Әмирҗан отрядының коммунарлар тарафыннан тар-мар ителүен генә искә төшерик.
Ш. Камалның шушы канлы көрәштә комик элементлар күрүен ничек аңларга соң?
Язучы Садыйклар кебек капитал калдыкларын яшәүнең соңгы фазасында итеп бирә. Бу сыйныфның соңгы калдык-постыклары яңадан властька кайту фикерен куймыйлар һәм яңадан көрәшкә ташланалар. Табигый, алар хыялда гына булса да үзләрен көчле итеп күрергә ты-рышалар. Әмирҗанның тарихка борылып каравы һәм үзен Чынгыз-хан һәм Аксак Тимер белән янәшә куюы шуны күрсәтә.
Шул ук вакытта Әмирҗаннарның программасында бандит отрядлары оештырып, террор ярдәмендә Совет властен аудару кебек мөмкин булмаган нәрсә күздә тотыла.
Димәк, үлем алдыннан тыпырчынучы буржуазиянең теләге һәм хыялы белән реаль чынбарлык арасында гаять зур аралык яши. Шушы аралык инде Садыйклар комедиясенең асылын тәшкил итә. Шуңа күрә Садыйклар вакыйгасы сатирик планда алынган, шул планда хәл ителгән.
Партиянең җитәкчелек ролен күрсәтү бурычын да Ш. Камал уңышлы башкарып чыккай. «Матур туганда» романы партия ролен дөрес һәм тирән чагылдыра.
Бандитларның һөҗүме ихтималы- на каршы губком авыл коммунистларына һәм активына винтовкалар өләшә. Бу чараның әһәмиятен аңлап җиткермәгән һидияткә Мостафа бо-
8. ,С. Ә.' № 2.
114
лай ди: «Синец белән без үз авылыбызны рәтләп күрә алмыйбыз. Губком аны ерактан, ә Цека тагын да ерактанрак күреп тора. Мондый эшләр Цеканың күрсәтүе буенча эшләнә». Менә шушы идея роман-ның бөтен дәвамында образларда гәүдәләндерелә. Губком члены Фәтхи Кигәвенледә ячейка оештыра һәм соңыннан да ячейка белән эзлекле элемтәдә тора, волком секретаре Жуков та еш кына Кигәвенлегә килеп чыга. Партиянең оештыру роле моннан кала ячейканың, авыл коммунистларының эшчәнлеге аша күрсәтелә. Коммунаның эчке эшләреме яки авыл күләмендәге эшләреме, — барысы да ячейканың катнашы белән һәм ячейканың җитәкчелегендә үткәреләләр.
Партия роле, ниһаять, хезмәт иясе крестьяннарының коммунистларга карата булган тирән ихтирамнарында да чагыла. Бу хисләрне Саркай коммунистларының үтерелү вакыйгасы уңае белән чакырылган гомуми җыелышта ярлы крестьян Гариф бик матур әйтеп бирә: «Шул ул ак разбойниклар шайкасы безнең Сак- мар буе әрәмәлекләренә дә килеп чыгарга бик мөмкин. Безнең коммунист иптәшләргә дә һөжүм ясаулары бик ихтимал. ... Инде хәзер килеп үзебезнең коммунистларны обижать итәргә бирәбезме? Минем уемча, ярамый ул, иптәшләр».
Кыскасы, партиянең бөек роле, партиянең ышанычлы кулы әсәрнең һәр битендә диярлек сизелеп тора.
Хәзер югарыда сөйләнгән пробле-маларны алып килүче образларга тукталып, Ш. Камалның бу образларны тудырудагы иҗат методы белән танышып китик.
Менә Мостафа, һидият, Шихрай, Халик, Ишмай. Алар барысы да ярлы крестьяннар. Эксплуатациянең авырлыгы аларның һәркайсын революция армиясе сафларына китерә. Яна тормыш төзү теләге аларны коммунага алып килә.
Фәтхи — шәһәрдә туып, шәһәрдә үскән, яшьтән үк верстак янына баскан кадровый эшче. Гражданнар сугышында ул актив катнашкан. Хәзер губком члены.
Каюм тегүче-кустарь семьясында туып, башта тегүчелек белән шөгыльләнә, аннары библиотека эшчесе булып китә.
Ш. Камал рус әдәбиятының образ- тудырудагы матур традицияләре эзеннән бара. Ул һәр персонажның үзенә генә хас индивидуаль сыйфатын таба белә. Мәсәлән, Мостафа тынгысыз һәм максатка омтылучан булса, һидият авыр кузгалучан, ваемсыз кеше. Нәтиҗәдә, Мостафа романда политик сизгер һәм принципиаль җитәкче булып гәүдәләнә, ә һидияткә исә политик сукырлыктан котылу өчен шактый вакыт кирәк була.
Халик — артык шаян табигатьле, уенчак крестьян. Шуңа күрә ул чынбарлыкның җитди якларына ка-раганда, ничектер, күбрәк кызыклы, комик якларына игътибар итә. Шулай булса да Халик, үзенең сыйнфый сизгерлеге ягыннан, беркадәр теоретик хәзерлеге булган Каюмнан шактый югары тора.
Шулай итеп, һәр персонажның индивидуаль үзәге аның социаль сыйфатына кушылып, образны әдәби тип дәрәҗәсенә күтәрә, аңа жан кертә, тормышчанлык бирә. Бу хәл исә, схематизмнан котылып, тормышны аның бөтен катлаулылыгы белән чагылдыру дигән сүз.
Шушы килеш персонажларны тормыштагыча җайлы итеп, уңай һәм тискәре сыйфатлары белән бирү Ш. Камалга характер үсешен күрсәтергә мөмкинлек тудыра. Характер үсеше, характер ачылышыннан аермалы буларак, персонажның кайбер иске сыйфатлардан арынып, яңа сыйфатлар хисабына баюына, аның үзгәрүенә кайтып кала. Шуңа күрә кимчелекле персонажның характер үсешен күрсәтү, әлбәттә, язучы өчен шактый җиңел. Ш. Камал исә иң уңай характерның үсешен дә уңышлы күрсәтә алган. Мәсәлән, Мостафа башта тулысыңча Каюм йогынтысында була. Әсәрнең соңгы яртысын укыганда инде, аны үзәк фигура итеп күрәсең. Мостафаның туктаусыз үсеп бару процессында бер борылыш моменты булган эпизодны гына искә төшерик.
8*
115
Я чей ка у ты р ыш ы н д а Н ә гы й мне коммунадан чыгару мәсьәләсе карала. Ләкин Каюмның йомшаклыгы аркасында, ул коммунада кала. Икенче көнне Мостафа төпле дәлилләр белән Каюмның ялгышын ачып күрсәтә. «Мостафаның Каюмга беренче нык бәрелеше иде бу. Моңа хәтле Каюмның авторитеты гел алда тора торган иде»,—ди автор бу урында.
«Матур туганда» романының ком-позициясендә ике момент аеруча ха-рактерлы. Беренчесе — каршы кую. Автор башта сыйнфый дошман вәкилләре катнашкан вакыйганы тасвир итә һәм аннары шул ук ситуациягә карагай, ләкин эчтәлеге белән капма-каршы булган икенче вакыйганы, коммунарларның эшчәнлеген күрсәткән вакыйганы китерә. Мәсәлән, Хөснулланың ифтар ашы һәм дингә каршы кичә; Әмирҗанның корал булдыру өчен атасы янына кайтуы һәм губкомның Мостафа белән һидиятне винтовкалар алырга чакыруы һ. б.
Икенчесе — портрет, пейзаж һәм чигенешләрнең кай урынга һәм ничек урнаштырылуы. Ш. Камал алармы романның бер урынына гына ту-тырмыйча, әсәрнең бөтен дәвамында биреп бара. Бу алым исә әсәрне ди-намикалы ясый. ААәсәлән, Ш. Камал теге яки бу персонажның романга керүе белән үк аның портретын бирергә ашыкмый. Ул җайлы момент «көтеп тора». ААенә Мостафа белән Әхмәт танышалар. Әхмәт, әлбәттә, иң элек А^остафаның йөзенә һәм кулына игътибар итә. Шушы моменттан файдаланып, автор Мостафаның йөз һәм кул белән чикләнгән сурәтен бирә.
«Матур туганда» романының теле гади. Аида артык бизәкләү һәм чуарлаулар юк. Ш. Камал эчтәлекне укучыга төгәл җиткерүгә хезмәт итә торган тел белән эш итә. Шул ук вакытта бу гади тел төссез һәм бертөрле түгел. Эчтәлек таләп иткәнчә, әсәр дәвамында ул үзгәреп тора. Романда образлы үткен тел белән беррәттәи, «Менә Фәтхи хәзер Тат- башбюро инструкторы сыйфаты белән ячейка оештырырга килгән иде» яки «Нәгыймнең соңгы сүзләре чеп- чи демагогия иде», кебек «протокол» теле дә очрый. Шулай ук без Ш. Камалда, урынына карап, халык теле әйләнмәләренә бай булган, юмор аңкып торган үрнәкләр дә, балалар теле элементларын да табабыз.
Ш. Камал — персонаж теленең остасы. Алдагыларга өстәп, тагын ике мисал китерик: яңа гына юл килгән Әхмәт семьясына юынырга су юк. «Кинәт, Каюм дөрләде:
— Ий! Ни дигән сүз инде! Кырык чакрым юл килгән кешене суга җи-бәрәләр! Кайда, Сакмарга киттеме? Рәтләп юлны да белми бит ул. Фу, әттәгенәсе! Моны белгән булсам, аксак башым белән дә үзем алып килгән булыр идем. Миңсылуга бер генә чиләк су китереп куярга ярамадымыни инде». Өзек-өзек әйтелгән бу җөмләләрдә кешегә хөрмәт күрсәтә алмый калуга үкенү, өзгәләнү, Нәгыймгә ачу, — барысы да бар.
Канлы вакыйганың сыйнфый җирлеген тикшергәндә, һ идият болай ди: «Вакыйга һичшиксез факт, һәм аның эчендә контрреволюция бар. Юк дип әйтеп булмый. Мәдинә иптәш белән Сәләхи иптәшкә һөҗүм булганмы? Булган. Анда кулакмы катнашкан, шайтанмы, без анысын тикшермибез...»
Шушы сүзләр үзләре генә дә һидиятне тар карашлы, ваемсыз һәм политик сукыр кеше итеп кар- шыга бастыралар.
«Матур туганда» романының бүгенге көн өчен булган әһәмиятен аңлау өчен, аның социалистик реализм методы таләпләренә тулысын- ча җавап биргәнлеген әйтү дә җитә.
Беренчедән, әсәрдә 20—21 еллардагы авыл тормышының үзенчәлекле яклары, шул чорның рухы ачык гәүдәләнә. Әсәрдә чынбарлык та- рихи-конкрет чагыла.
Икенчедән, автор шул тарихи чорда туып килә торган яңа, коммунистик яралгыларны тотып алган, аларны игътибар үзәгенә куеп, җанлы образларда сурәтләп биргән. Бу исә тормышны революцион үсештә чагылдыру дигән сүз.
11G
Ниһаять, өченчедән, әсәрдә күтәрелгән һәм хәл ителгән һәрбер проблема — хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт, мәхәббәт һәм семья, дингә каршы көрәш, партиянең җитәкчелек ролен раслау, — болар барысы да хәзер дә актуаль мәсьәләләр. Бу проблемалар тулы канлы образлар, типлар аркылы һәм мавыктыргыч вакыйгалар эчендә хәл ителгәннәр.
Шулай итеп, «Матур туганда» романы бүгенге көнгә дә аваздаш һәм бүген дә укучылар массасын коммунистик рухта тәрбияләү эшендә хезмәт итә.
Әсәрнең әүвәлге басмасы һәм стилистик, һәм пунктуацион яктан шапшак чыгарылган иде. Бәлки икенче басма элекке басмадагы кимчелекләрдән арынгандыр?
Кызганычка каршы, пунктуация мәсьәләсен искә алмаганда, бу сорауга унай җавап бирү кыен.
Томны карап чыгу белән, редактор Ш. Камалның тел үзенчәлеген аңламаган, дигән фикер туа. Мәсәлән, редактор, ни өчендер, контрреволюцион көчләрнең комедиясен күрсәтүдә зур гына роль уйнаган бер урынны — Әмирҗанның Аксак Тимер турында хыяллануын төше-реп калдырган. Шулай ук персонаж телендәге рус сүзләренең күпчелеген рус теле орфографиясенә китереп, «төзәтү»дә кайбер образларны сыекландыруга китергән. Садыйк хажи телен төзәтүнең кирәге юк иде, билгеле.
Ш. Камалның III томын редакцияләүдә кимчелекләр булуга карамастан, «Матур туганда» романының яңадан дөньяга чыгуын унай күренеш дип санарга кирәк. Ләкин эш моның белән генә чикләнмәскә тиеш. Ш. Камалның фәнни эшләнгән тулы академик басмасын хәзерләүгә кичекмәстән керешергә кирәк. Бу нәрсә классик язучының иҗатын җитди өйрәнүнең башы булырга тиеш.