КЫРЫМ ХИКӘЯЛӘРЕ
ДАНЛЫ СУКМАКЛАР БУЙЛАП
Сугыштан соңгы Кырым белән беркадәр якыннанрак танышу өчен, барыннан да элек, яңалыкларны күрә белә торган күз кирәк. Ә яңалыкларны биредә эзләп йөрисе түгел, алар һәркайда: табигатьне үзгәртүче кешеләрдә, күчеп килгән халыкның тормыш-көнкүреш бизәкләрендә, бөтен җирдән һәм бөтен почмаклардан үзенә бертөрле күңелле гөрелте салып ишетелеп торган төзелеш симфониясендә, иптәш Сталин инициативасы белән китерелгән цитрус үсентеләрендә, яңа салынган курорт биналарының яңача архитектурасында, әкияттәге кебек, ел үсәсен көн үсә торган эвкалипт агачының талгын күләгәсендә...
Ә менә сугыш чорында немец-фашист оккупантларына һәм аларгг ярдәм иткән һәртөрле мөртәтләргә каршы көрәштә фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән совет партизаннарын «күрү өчен» маңгай күзе генә жит- ми. Аларның батырлыклары, инде легендага әйләнеп, кыя ташлар белән үрелгән. Шунлыктан совет партизаннарының фидакарьлеге белән бәйләнешле кечкенә генә истәлек бар икән, ул биредә изге санала. Мәсәлән, көннәрнең берендә безнең «Марат» санаториена Кырымда партизаннар хәрәкәтен оештыручыларның берсе һәм «В Крымском подполье» әсәренең авторы Иван Андреевич Козлов килү гаҗәп бер вакыйгага әйләнде.
«Марат»ның үз кешеләре өчен генә түгел, шул тирәдәге башка кешеләр өчен дә бер бәйрәм булды ул көн. Кешеләр кадерле кунакны каршыларга әзерләнгән кебек, көндездән үк җыенып тордылар. Гардероблардан яңа костюмнар чыкты. Кухня һәм ашханә тирәсендә эшләүче хатын-кызлар, кичке ашны вакытыннан элегрәк өлгертергә тырышып, повар тирәсендә чабып йөрделәр. Безнең санаторийның культурнигы Иван Касьянич янына башка санаторийларның культурниклары йөгереп килде: янәсе, Иван Касьянич аларның кешеләрен дә кертмәсме?
Чәченә ал тасма кушып үргән унике-унөч яшьлек бер кыз шушы гомуми тантана фонында аеруча күзгә чагылып калды. Менә ул, яшь виноград куагы кебек, белдерү тактасы алдына үрелеп тора, көйләп- көйләп белдерүне укый, аннары кинәт юк була, озак та үтми тагын әйләнеп килә, бу юлы инде үзе генә түгел, иптәш кызын да ияртеп килгән, икәүләшеп укыйлар, икесе дә кычкырып укыйлар.
Кичен «Марат»ның ачык һавадагы зур җәйге клубы кеше белән шыгрым тулып калды. Кемнәр генә булмады монда. Ял итүчеләр, медицина персоналы, шундый-шундый кеше буласын ишетеп, якындагы төзелеш участокларыннан килгән ташчы кызлар, күрше санаторийныкылар... Культурникның һәм ишек янында басып торучыларның ныклыгына бәрелеп, клубка керә алмыйча калган малай-салай, пичек эләксә шулай, койма өстенә тезелгән, хәтта берничәсе шундагы можжевельник агачы
и
ның ботакларына менеп кунаклаган иде. Башкасын ни әйтәсең, хәтта процедура кабинетының нянясы, алтмыш биш яшьлек тётя Паша да, килгән, алгы рәтләрнең берендә кымшанмый гына утыра һәм, андый-мондый була калса, әзер торсын дигәндәй, учында кулъяулыгын әвәли иде.
Менә сәхнәгә ут алынды. Өстенә кызыл комач бөркәлгән тумбочка, аның өстендә графин белән су, стакан, ә барыбызның да өстендә, бөтен Кырым өстендә җете-җете йолдызлар яналар, шуның янына тагын кыя ярлар арасында диңгезнең җай гына сулап ятканы ишетелә иде.
Менә, ул безнең каршыбызга — эстрадага чыгып басты. Урта буйлы гына кеше, чәче нык кына агарган, күз төпләрендә җыерчыклар күренә, өстендә гади генә костюм, ник кенә бер җире «Мин шундый кеше!» дип кычкырып торсынчы. Сүзен дә бик гади генә итеп башлады — үзе турында түгел, күбрәк иптәшләре турында, партия турында. Ничек аны ВКШб) ның Кырым өлкә комитетына чакырып алганнар, нинди задание бирелгән, кешеләрне ничек туплаганнар, беренче сынаулар ничек үткән, конспирация, беренче чыныгулар...
Барысын да үз башыннан кичергән булгангамы, ул үзен бик иркен тотып сөйли, кәгазьгә-фәләигә карамый, кешеләрне фамилияләре белән кирәкле урыннарда гына әйтеп бирә, кыскасы, моннан җиде-сигез ел элек булып узган зур вакыйгаларның Кырым эпизодларын безнең күз алдыбызга бер-бер артлы җанлы картина итеп бастыра, алай гына да түгел, безне партизаннар йөргән данлы сукмаклар буйлап алып бара кебек иде. Менә без Ай-петри тавына килеп җиттек, Иван Андреевичның тавышы кинәт калтыранып куйды, ул партизан Колесников исемен телгә алды. Партизан Колесниковны фашист ерткычлары Ай-петри тавының иң текә кыясыннан түбәнгә атып бәргәннәр, моны ишетеп без барыбыз да башларыбызны идек... Ләкин Иван Андреевич безне шул минутта ук тагын кузгатып алып китте, Ай-петри мәгарәләренә урнашып алып, соңыннан партизаннар немец килмешәкләрен үзләрен дә утлы ян- гырдан байтак коендырганнар.
Совет партизаннарының легендар батырлыклары турында шул вакыйгаларны оештыручыларның берсе булган кеше авызыннан ишетү бик тә күңелле иде. Тыңлаучыларның йөзе нурланганнан нурлана барды, кыскасы, бик әйбәт иде, ләкин кинәт шунда клуб ишеген тышкы яктан кемдер шакып куйды. Тыңлаучыларның игътибары бүленде, арткы рәт- тәгеләр ишек ягына карангалап алдылар. Бераз тынып торганнан соң, ишекнең теге ягында калган әлеге кеше бераз катырак итеп тагын шакыды, юк, ишекне ачмыйча мөмкин булмады.
Ишектән, соңга калып йөрүе өчен уңайсызланган кебек, бераз бөкрәя төшеп, озын гәүдәле, олы яшьләрдәге берәү килеп керде. Берәү генә дисәк ялгыш булыр, бу берәүнең янында икенчесе дә бар, ул биш-алты яшьлек малай да ияртеп килгән, ә малайның кулында зур гына чәчәк букеты бар иде.
— Публиканы тынычсызлап йөрисез, киләсе булгач, вакытындарак атлыйлар аны, — дип шелтәләп куйды ишек ачучы.
— Гафу итегез, мин бу эш булачагын соң ишеттем, ә Иван Андреевичны тыңларга килмичә калу мөмкин түгел, — диде карт һәм, тыңлаучыларның игътибарын бүлдермәскә тырышып, шунда бер кырыйга чүгәләде дә малаен тезләренә алды. Шуның белән барысы да тынычланды, без, Иван Андреевич артыннан ияреп, тагын тарлавыклар, тау култыкларындагы сукмаклардан алга киткән кебек булдык...
Ниһаять, менә без тауның башына менеп җиткән кебек булдык, Иван Андреевич безгә тау башындагы партизаннар каберлеге турында сөйли башлады, Совет иленең азатлыгы өчен һәлак булган ул герой ирләрнең истәлеген мәңгеләштерү өчен Ай-петри тавының хәзер «Партизаннар кыясы» дип аталганлыгын һәм ул бөек фидакарьлекнең халык күңелендә, шул кыя кебек, мәңге утырып калачагын әйтеп, сүзен бетерде.
66
Көчле кул чабулар астында Иван Андреевичны сәхнәдән озатканда һәм арттагы рәтләр шау-гөр килеп чыгарга кузгала башлагач, әлеге карт белән аның малае утырган урыннарыннан дәррәү калкып чыктылар һәм, үзенә бер тантаналы өлкәнлек саклап, әтисе малаен, малае букетны күтәргән килеш, II. Л. Козловның каршына киттеләр.
— Син тик кенә тор, Володя, сии әле кечкенә. Башлап мин үзем сүз кушармын, — дип пышылдады әтисе, малаен кисәтеп. Ләкин бик нык җанланып һәм чәчәк букетын үзеннән бер чирек югары тотып баруына караганда, малайның тик кенә торып калу ихтималы күренми иде*
Ул да булмады, Иван Андреевич, сәхнә артыннан әйләнеп, бөтенләй көтелмәгән яктан аларның каршына үзе килеп чыкты.
Бу шундый кинәт, бу шундый тантаналы, шуның белән бергә, бу шундый тәкәллефсез очрашу булды ки, элек кайсысы сүз кушты, малай әтисенең кисәтүенә игътибар иттеме? — Моны без абайлап өлгермәдек. Берничә секундка алар — Иван Андреевич Козлов, озын гәүдәле чандыр карт, аның кечкенә улы Володя һәм чәчәк букеты — бергә укмашып калдылар.
— Менә сиңа штука! һич уйламаган бер вакытта, көтелмәгән урында,— дип^сөйләнеп алды Иван Андреевич һәм, гаҗәпләнү катыш кызыксыну белән алар тирәсенә укмашып калган кешеләргә карап, өстәп куйды:
— Тау-ташлар, немец патрульләренең штыклары, Керчь проливы аркылы үтеп, элемтәгә йөрүче һәм подпольеда эшләүче Кырым оешмасын безнең «Зур җир»ебез, зур армиябез белән тоташтырып торучы «карт диңгез бүреләре»нең берсе менә шушы була инде. Без сөйләгәннәрнең җанлы примеры.
— Нигә алай... Нигә ул кадәр зурайтырга, Иван Андреевич? Нигә узган эшкә бармак белән төртеп күрсәтергә? — дип авыз эченнән мыгырданып куйды карт. Аннары чәчәк букетын кочаклаган килеш ни эшләргә белмичә бер читтә аптырап калган улына борылды:
— Бир букетыңны, Володька. Мин сиңа нәрсә әйттем.
— Син миңа әйттең, син әле кечкенә, син тик кенә тор, дидең.
Шулай да малай югалып калмады, үзен кыю гына тотып, чәчәк букетын шунда ук Козловка сузды.
...Әле йокларга иртә һәм, дөресен әйткәндә, йокы килми дә иде. Без. бүлмәдәш өч иптәш, совет партизаннарының искиткеч батырлыклары турындагы истәлекләрдән рухланып калган хәлдә, сүзсез-нисез генә аллеяларда йөрдек. Тын ай яктысында Ай-петри мәһабәт сынын күккә сузып басып тера, безнең өчен ул хәзер таш тау гына түгел, безнең өчен ул .хәзер совет партизаннарының якты даны турында сөйләүче мәгърур һәйкәл иде.
— Иртәгә завтрактан соң ук китәбез, Кырымда булып та, алар янына менеп башны имичә китү ярамый, — диде Романюк, Партизаннар кыясының түбәсенә ишарәләп. Аның бу тәкъдименә кушылмый калу мөмкин түгел иде, без бер сүзсез риза булдык. 2. ХУҖА БЕЛӘН ОЧРАШУ
Партизаннар кыясының башына без Романюк белән икебез генә киттек бер иптәшебезне, главврач кабул итәргә тиеш, дип алып калдылар.
Без* болан бик җиңелдән кузгалган идек тә, күтәрелә башлагач, тау үзенекен итте меиәбез-мепәбез, ә ул һаман иске урынында. Әкияттәге төслерәк килеп чыкты. Ай киттек, ел киттек, артка әйләнеп карасак, саплам буе жир киттек.
5*
67
Менә инде без, чокыр-чакырлар, ташландык грек зираты аркылы үтеп, Ай-петриның итәгенә үк килеп җиттек. Артта, парклар арасында калган Мисхор, әле генә диңгездән коенып чыгып кояшта җылынып утырган кебек, ялтырап күренә, кулына китмән тотып виноград бакчасына баручы кешеләр үтеп киткәли, ташлар арасыннан зур-зур кошлар күтәрелеп китә. Ай-петри, таракланып торган ялангач кыялары белән иртәнге кояшта балкып, «менә генә ич мин! Сузыласы да, тотып аласы» дигәнсыман, һаман шулап безнең алдыбызда басып тора иде.
Партизаннар мәгарәсе алдына килеп җиткәч, без тукталып калдык. Биредә инде булып узган вакыйгаларның кайбер эзләрен күрергә мөмкин иде. Мәгарә буендагы кыяда снаряд уйган чокырлар күренә, кыя яраланган, ләкин егылмаган, бары тик аның тирәсендәге агачлар гына авып-авып калганнар, хәер, хәзер инде алары да терелеп, яңа ботаклар чыгара, яшәрә башлаганнар иде.
Менә без ике тау култыгындагы куе урманга килеп кердек. Кинәт баш әйләндергеч бөркү һәм тын булып китте. Юллар, сукмаклар саташтылар, бер карыйсың, бөтен урман эче юллар, сукмаклар белән тулы, икенче карыйсың, бу урыннарга гомердә кеше аягы тимәгән кебек күренә. Гүя без дуамал гына килеп кергәнбез дә мондагы бөтен яшерен серләрне үзебезнең шомарып беткән чүәкләребез белән таптап йөри башлаганбыз, бу нәрсә урманның ачуын китергән, шуңа күрә ул авыр тынлыгы белән безне тончыктырмакчы була кебек иде.
Менә без, урманны чыгып, ачык тау башында калдык. Түбәнгә карыйбыз, диңгез безнең артыбыздан ияреп килә кебек, алдыбызга карыйбыз, Ай-петри һаман элеккечә, маңгаенда кыя-таракларын уйнатып, каршыбызда басып тора. Ә безнең сәгать ярым буена үткән юлыбыз кайда соң? Ничек булып чыкты соң әле бу?
Ул да түгел, кинәт салкынаеп китте, тирдән манма су булган күлмәкләребез аркылы салкын тау һавасы үтә, тәнне чирата башлады.
—- Романюк нишли? — дидем мин, сүзсез бара торган иптәшемне сүзгә катнаштырырга теләп.
—Бераз өшетә башлады, шулай да сер бирергә уйламый, — диде ул, борылып карамыйча гына. Ул кайдандыр зәңгәр каурый табып алып, аны колагына кыстырган, бер кулына таш кисәге тоткан, икенче кулында таяк, ләкин таянмаган, менә хәзер очып китәргә хәзерләнгән кебек, таягын җиңел генә болгап бара иде.
— /Минем чүәкләр шуа башлады, атлап булмый.
— Ә син атлама, менә минем кебек, очып кына мен. Бу каурый ярады әле миңа, үзе очыра.
Ул, колак өстендәге әлеге теге зәңгәр каурыйны алып, шуның белән линем битемнән кытыклап куйды да, аны тагын колак өстенә кыстырып, таштан ташка сикерә-сикерә тагын алга китте.
Күзне кисә торган иртәнге нурлар арасында, баш әйләндергеч биеклектә, җилләрне һәм кинәт килеп безнең аяк араларыбыздан аунап уза торган дымлы томаннарны үтәли кисеп, таштан ташка сикергәләп һаман югарыга үрмәләүче бу сәер кеше, бер караганда, әлеге шул зәңгәр каурый тылсымында чынлап та очып барадыр кебек күренә иде. һәрвакыт шат күңелле һәм үз-үзенә нык ышанган бу кеше белән бергә баруыбызны тоюдан минем үземә дә рәхәт, ару-талуны сизмим, ничек кенә булмасын, без әлбәттә анда булырга, Совет иленең азатлыгы өчен башларын салган ул легендар геройларга үзебезнең сәламнәребезне җиткерергә тиеш.
Әнә шундый тантаналы пафоска бирелеп, үзебез дә рәтләп сизмәгән канатлар ярдәмендә менгән кебек мендек без. Ләкин менеп җитеп партизаннар каберлеге янына килеп туктагач, кинәт икебез дә телсез кал- дык. Монда сүзләргә урын юк, монда — мәңгелек тынлыкта — гранит
68
ларга төренеп алар яталар. Күз алдыбызда ташларга уелып язылган исемнәр:
Майор — В. Н. Егоров.
Колхозник-виноградарь — М. Ф. Лукач.
Өлкән сержант — X. Балгабаев.
Бакчачы — 3. М. Кудильников.
Рядовой— ГЕ А. Фрумкин.
Аннары шул ук ташка уелып язылган өч сүз: «Мәңгелек дан алар- га!». Аннары чәчәкләр, юллар, сукмаклар. Теге яктан да килгәннәр, бу яктан да. Совет халкы үзенең герой улларын тынлык кочагына бөтенләйгә бирмәгән, килгән, хәлләрен белгән, һаман да килә, киләчәктә дә килер.
Миллионнар килгән эзләрдән килеп, менә без дә аларның каберләре алдында башыбызны иеп калдык. Тукта, бүтән яктанрак ис, тау җиле, биредә аларның изге каберләре саклана.
Менә шушы инде ул Партизаннар кыясының башы. Горурлык белән әйтә алабыз, без анда булдык, аларга үзебезнең сәламебезне китердек.
Ә төшкәндә без күрергә уйламаганнарны да күрдек. Без Партизаннар кыясының башына менгәнче һәм анда булган арада, күрәсең, байтак вакыт узган, көн кичкә авышып, кояш бөтенләй икенче яктан карый башлаган иде. Бары тик шунда гына сәгать дигән нәрсә исебезгә төште, карасак, сәгать инде дүртенче китеп бара иде. Димәк, көндезге ашка өлгермәдек дигән сүз.
Аның каравы без таулар арасындагы кичне, гаҗәп матур төсләр, челтерәп аккан чишмә тавышлары белән тулган кичне һәм, иң әһәмият- лесе, бу җирләрнең яңа хуҗасын күрдек.
Нык кына ачыккан булуыбызга карамастан, бер дә сер сынатмыйча, кәефле генә сөйләнгәләп төшеп килә идек, кинәт икебез дә берьюлы телсез калдык, чөнки шунсыз мөмкин түгел, чөнки безнең каршыбызда ике тау арасындагы үзәнлектә, йомшак ак болыт булып, роза кыры чәчәк атып утыра иде. Менә бит нинди мәкерле яклары бар аның — Кырымның. Әле генә без ялангач кыялар, дымлы томаннар арасында идек, менә инде роза кыры буенда калдык.
Ул да түгел, безнең каршыбызга башына киң кырыйлы эшләпә, иңенә искерәк кенә зипун салган, кырык биш — илле яшьләр чамасындагы бер кеше килеп чыкты. Ул, кулына китмән тоткан хәлдә, роза плантациясе тирәли әйләнеп килә иде. Без аның кем булуы һәм нишләп йөрүе белән кызыксынып өлгергәнче, ул үзе бездән сораштыра башлады һәм безнең Партизаннар кыясыннан төшеп килүебез турында ишеткәч, «алайса, үз кешеләр икәнсез» дигән кебек, кинәт ачылып, сүзчәнләнеп китте.
Сөйләшә торгач, ул безне, без аны белеп алдык. Бу роза плантациясе «Кызыл партизан» колхозыныкы булып, аңа әле узган ел гына нигез салынган. «Кызыл партизан» кешеләре бу яклар өчен үзләре дә яңалар икән — сугыштан соң Төньяк Кавказдан күчеп килгән булганнар. Әлеге агай бу турыда безгә кыска, ләкин истә калырлык итеп сөйләп бирде.
— "Килгәч тә аптырап калдык бер мәл. Таш та чокыр, кайда сок монда аяк басарга урын, дибез. Эшли белеп эшләгәндә, бөтенесенә урын табыла икән. Хәзер менә безнең «Кызыл партизан»ның гына да әллә никадәр виноградиигы бар. Узган елгы урожайдап дәүләткә күпме «Дю- бәк» тәмәкесе бирдек дип сорагыз. Мин канцелярия кешесе'түгел, цифрын цифрга туры китереп әйтеп бирә алмам, мәгәр шул чаклысын әйтә алам, җил кайсы яктан гына исмәсен, безнең «Дюбәк» тәмәкесенең исе аңкып килә. Шулай булгач нәрсә килеп чыга? Бөтен якта безнең тәмәкене тарталар дигән суз килеп чыга. Быел яздан цитрусовый дигәннәрен игә башладык/менә бу купшы башларга да нык кына исәп тотабыз. Пик дисәң, ил булгач, анысы да кирәк. Маен чыгарачаклар.
69
Ул шау чәчәктә утырган роза кырына бер карап алды да сүзен дәвам итте:
— Әле колхоз эшеннән кайтып килешли, әйләнечтән юл яхшы дигәндәй, яшь-җилкенчәктән аерылып, юри әйләнеп килдем. Шушы чәчәкләргә карасам, йөрәк рәхәтләнә: нәрсә генә эшләми дә, нинди генә үсемлек үстерми безнен. совет кешесе. Җыен таш арасында нинди гөлбакча үстерә бит. Кем үстерә диген? Колхозчы үстерә.
Ул безне кыскарак юлдан алып китте, ләкин аңа карап сүзе кыскармады;
— Баш белән уйласаң, ис тә китмәле эш: имеш, чәчәктән май чыгарачаклар. Кем ышанган моңа элек? Ә хәзер менә ышанасың. Син дә ышанасың, мин дә ышанам. И таки чыгарачаклар. Ник дисәң, дәүләткә шулай кирәк.
һәм ул шунда ук роза маеның хасиятләренә күчеп, үз сүзләреннән үзе хозур-ләззәт тапкандай, эчке көлемсерәү белән дәзам итте:
— Сезгә әйтеп тә торасы юк, парфюмер дигән нәрсәне сез беләсездер инде — исле сабын, одеколон, духи, безнеңчә әйтсәк. Тегенди-мондые гына түгел, иң шәп сортлары. Безнең роза маебыз әнә шуларга китәчәк инде. Эштән кайтып, киемен алыштырып, сөртеп җибәрсен әле колхозчы брат... әлеге шул роза маеннан ясаган духины. Кем ышанган моңа элек? Ә хәзер менә ышанасың. Син дә ышанасың, мин дә ышанам. И таки сөртәчәк. Аннары кичен, клубта ял иткәндә, буфетка керә дә буфетчы кызга әйтә: кая, салып җибәр әле миңа, әлеге теге роза мае кушып эшләгәнне...
Эчке ышаныч белән тулган бу сүзләрне ул — иңенә китмән күтәргән гади бер крестьян — безнең өчен генә түгел, ул аларны, барыннан да элек, үзе өчен үзе сөйли, куанычын үзендә генә саклап асрый алмаганга күрә сөйли һәм аның бу сүзләре, чәчәкләр, яңа төр үсемлекләр, чишмә тавышлары белән тулган бу тарлавыкта, кош җыры кебек, күңелле яңгырап бара иде.
Посёлокка кайтып җиткәннән соң, ул безне үзенең өенә кунакка чакырып йөдәтте, вакыт соң булганлыктан, без аның бу чакыруын кабул итә алмадык. Шулай да бик күңелле сәяхәт булды бу һәм шул сәяхәттән соң миндә сәер бер нәтиҗә туды: юк, партизан Колесников һәм әнә анда — Партизаннар кыясының башында — ятучылар берсе дә үлмәгән. Алар исәннәр, алар гөрләп чәчәк атып утырган роза плантациясендә, цитрус үсемлекләрендә, менә бу үз куанычыннан үзе гөрләп яши торган колхозчы крестьянның тавышында яшиләр. 3. СИГНАЛЧЫ КЫЗ
Кырымга килеп берничә көн тору белән, безгә кызыклы бер фактны терки башларга туры килде. Көннең билгеле бер сәгатьләрендә — күбесенчә, сәгать иртәнге уннардан уникеләргә кадәр, аннары төштән соң, без көндезге ялдан торгач, — бөтен Мисхорны яңгыратып бер-бер артлы шартлаулар гөрселди башлый. Бу — безнең санаторийдан бик еракта булмаска тиеш, чөнки без урнашкан корпус, ул хәрәкәт алдында аеруча куштанланып, гөрселдәү саен җиңелчә генә бер сикереп куйгандай була иде. Якында гына зур бер төзелеш барганлыгы ачык билгеле булса да, аның кайда һәм нинди төзелеш икәнлеген анык кына әйтеп бирүче булмады.
Андый чакта кызыксынучаи буласың бит. Беркөнне без, Романюк беләы икәү, тауны ничек итеп шартлатуларын үз күзләребез белән күрү өчен, әлеге шул шартлаулар гөрселдәгән якка таба киттек.
70
Көньяк Кырымның үзенә хас тау-ташлары, алар арасыннан әле теге якка, әле бу якка сузылган юллары-сукмаклары аркылы үтен, озак та бармадык, такта бараклар, автомашиналар, подъемный краннар, бульдозерлар белән тулган төзелеш мәйданына килеп җиттек. Биредә майлы комбинезоннар кигән шоферлар күрепгәли, башына кыеклап яулык бәйләгән һәм Кырым кояшыннан бронзадай янган кызлар үткәләп тора иде.
Ул да түгел, безнең каршыбызга кулына кызыл флажок тоткан яшь кенә бер кыз килеп чыкты.
— Ярамый! — диде кыз, кискен хәрәкәт ясап һәм, кызыл флажогын селкеп, безгә артыбызда калган тактаны күрсәтте. Аида, ике яктан да күренә торган итеп ясалган тактага, кызылга буялган зур-зур хәрефләр белән: «Шартлау бара. Якын килү катгый рәвештә тыела!» — дигән кисәтү сүзләре язылган иде.
Хәзер генә төшенеп алдык, артыграк мавыгып киткән икәнбез. Ләкин инде соң, кызыл флажоклы, башына кызыл косынка бәйләгән, безгә ачуланудан бит алмалары да яхшы ук кызара башлаган кыз, ташка үскән Кырым мәген хәтерләтеп, безнең каршыбызда басып тора, ә минем иптәшем Романюк аңа ниндидер ягымлы сүз кушарга маташа иде. Ләкин Романюк өлгерә алмыйча калды, гаять зур көч белән дөнья тетрәп китте, кайдандыр астан, тузанлы балчык катыш, вак кына ташлардан күккә манара чөелде...
Без күзләребезне ачканда, дөнья инде тынган, тирә-юньдә җиңе* тузан катыш әчкелт көек исе аңкый иде.
— Бөтен кисәтү чаралары күрелгән, тагын иәрсә кирәк сез эшлексезләргә? — дип шелтәләп куйды кызыл флажоклы кыз. Романюк кызлар тирәсендә миңа караганда күп тапкыр кыюрак булып чыкты һәм, яшь кеше булганлыктан, бу кыюлык аңа килешеп тә тора иде.
— Безгә иң элек шуны белү кирәк, кешеләр ял итеп ятканда, сугыш чорын искә төшереп, сез монда нәрсә шартлатасыз, иптәш Кызылбаш?— дип, кызның үзеннән дә чаярак итеп сорау бирде ул.
Ул арада кыз кисәтү сигналларын алып өлгергән, дөнья үзенең элекке җаена салынган, алдыбызда мәһабәт диңгез җәелеп ята, якындагы санаторийларның берсеннән йомшак кына булып радиола тавышы ишетелә, без басып торган тауның итәгендә, әлеге теге безгә күренми торган чокырда күңелле хезмәт гөре кабынган, андый чакта авызыңны турсайтып калу мөмкинме соң! Кырыслыгын әле һаман да сакларга тырышкан сигналчы кыз шулай да безгә җавап бирмичә булдыра алмады:
— Шартлау белән шартлау арасында аерма бар. Сугышта дошман җимерү өчен шартлаткан булса, биредә без яңаны төзү өчен шартлатабыз.
Ул, мәгънәле генә елмаеп куйды да, шунда ук яңадан элекке кырыслыгына кайтып, хәтта үзенә бик үк килешеп тә бетми торган катгыйлык белән өстәде:
— Шулай булгач, сезгә бераз читтәнрәк узып китәргә туры килер.
Ахырында ул әкренләп җайланып, бу урында СССР Урман промышленносте министрлыгы эшчеләре өчен санаторий-гигант салыначагын, һәр ике кешегә диңгезгә карый торган бер бүлмә, бер балкон, бер ванна исәбеннән 600 бүлмәле һәм кыш коену өчен җылытылган диңгез бассейны булган биш катлы санаторий-дворең корылачагын мавыгу белән сөйләп китте. Бади бер сигналчы гына оулуга карамастан, ул бөтенесе белән таныш’ төзелешнең кайчан бетәчәген, дәүләткә күпмегә төшәчәген барысын да белә һәм, бу турыда сөйләгәндә, безнең әнә шундый гигант төзелеш турында әлегә кадәр ишетмәгән булуыбыздай көлгән кебек, авыз чите белән генә елмая бара иде.
Юк моның белән генә калмады ул. Дөресрәге, без моның белән генә калырга теләмәдек. Үзебезнең кемнәр булуыбызны прорабка әйтеп, һәм
аннан рөхсәт алып, әлеге теге тау-ташлардан күккә манара чөя торган «ачулы урынга», анда эшләүче кешеләр янына төшеп карамакчы булдык.
Ләкин кыз безнең бу сүзләребезне ишетергә дә теләмәде.
— Сез нәрсә, әллә монда театр дип беләсезме? Театрга да теләсә нинди вакытта кертмиләр, — диде ул, кырыс кына һәм, тагын бер мәртәбә ап-ак тешләрен елтыратып көлде дә өстәде, — монда сездән башка да бик әйбәт эшлиләр. Ял итәргә килгән икәнсез, ял итегез, кайткач эшләрсез.
— Алай таш йөрәкле булмагыз, күрәсең, ташны да шартлаталар ич, — дигән булып теленә салынып карады Романюк. Кыз бу юлы җавап та биреп тормады, үз урынында нык басып калган килеш, нәзакәтле генә итеп, безнең кайтыр юлыбызның кай якта булганлыгын күрсәтте.
...Кичләрнең берендә, безнең санаторийның җәйге клубында «Донбасс шахтёрлары» дигән кинокартина күрсәтеләсе кичне, без ул кызны тагын очраттык. Чәчләрен әллә ни кыландырып дулкынландырган, аның өстеннән җиңел генә җәйге шарф элгән, тыгыз һәм килешле сынына юка гына күлмәк кигән ул чая кыз, зәңгәр диңгез һәм күгелҗем Ай- петри фонында, чынлап та мәңге шиңмәс мәк чәчәге булып күренә.
һәрвакыт алдан өлгерә торган Романюк аны барыбыздан да элегрәк күреп алып, каршына чыкты.
— Теге вакытта безне үткәрмәгән идегез, ә үзегез безгә килгәнсез, — дигән булды ул, кызны шаяртырга теләп.
Кыз бу юлы да югалып калмады, шулай да бу юлы инде ул алай кырыс күренми иде.
— Теге чак эш чагы иде, бу чак ял чагы, — диде ул һәм, йөзендә нурлы елмаю уйнатып, хәйләкәр генә өстәде, — аннары тагын минем кесәмдә билетым да бар.
Сентябрь 1951 ел.
72