Логотип Казан Утлары
Поэма

БАКЧАЧЫЛАР


Бу әсәремне Татарстанның атамы бакчачы-мичуринчылары Шаһиморат Әхметовка һәм Василий Михайлович Костинга багышлыйм.
1
Яна, ак фермалар тирәсеннән Китә җәелеп алма бакчасы, Хисләреңә синең киң ачылган Иштуганның басу капкасы. Бик тиз генә әйләнерсең микән, Кергән саен күңелең куаныр, һәр алмагач үзенә чакырыр, сине Ашкындырган жырлар уяныр, Күкрәгеңнән ташып, алар синең Омтылырлар таулар читенә, Хыялыңнан матур бу тормышың — йөрәгең дә шуңа җилкенә... Бакчачы соң үзе кайда йөри? Син эзләрсең аны тирәңнән, Табалмассың, елга буендагы Юкәгә ул барып сөялгән, Ак күлмәктән басып тора, соры Эшләпәсен салып башыннан. Онтылган бер җырны хәтерлиме Чылтырап аккан суның таушыннан. Әллә инде риза түгел микән Ул кичәге көннең эшеннән? Семьясында берәр хәлме булган, Кем борчуга аны төшергән? Як-ягында алмагачлар нинди, Гомре аның әрәм үтмәгән; Илле гектар бакча азмыни соң, Апа тагын нәрсә җитмәгән, Сәлим абзый нишләп уйга талган?
Тыныч чакта, сугыш алдыннан, Үсентеләр сорап, питомникка Төрле җирдән кеше агылган — Бәйрәм төсен алган көзге көннәр.
4
Соц кайтса да Сәлим йокларга. Телефоннар аша заказ яуган, Сорау яуган төрле сортларга. Машиналар тулы үсентеләр Иштуганнан читкә күчкәннәр; Яңа җирдә, яңа кешеләрнең Өметләре булып үскәннәр...
Шул көннәрне хәзер кичерә Сәлим, Бер шик борчый аның йөрәген: Озакламый җылы җәй авышыр. Сизмәссең, дә көзнең кергәнен. Көз алмагач төпләрендә йөрер, Яфракларны җилләр коярлар, Үсентеләр алу вакыты җитәр, Аларны соң кая куярлар?
Моннан ерак Дуга кырларында Төннәрен дә хәтта тынмаган — Азатлыгы өчен туган илнең Җирдә әле тиңе булмаган Сугыш бара, туплар төтененә Күмелә Төньяк Донец ярлары, Калтырана, тетри бертуктаусыз Белгородның ап-ак таулары. Тыныч тормыш өчен бара сугыш. Фронт әле алга күчмәгән. Бөтен көчен тыл җиңүгә туплый, Авырлыклар өстән төшмәгән. Бакча микән кешеләр йөрәгендә? Сәлим, Сәлим нигә көймәсен. Кузгалды да, иске питомникның Әйләнеп ул килде тирәсен. «Яшь агачлар диеп сөйләнәмен Тик юатыр өчен күңелне. Аларның бит кайбереңдә язын Чәчәкләр дә инде күренде. Питомникта килеш картаерлар. Күпме хезмәт салган Иштуган; Еллар буе баккан, тирә-юньне Яшәртерлек бетмәс көч туган, Күзгә күренеп әрәм булыр бар да, Кем байлыгы? Колхоз байлыгы!»
Зәй буенда үскән бакчага да Алып килде сугыш кайгыны.
Сәлим бүтән питомникка үтте, Күнле аның чиксез шатлана; Үсентеләр күтәрелеп килә, Ялгый башла шушы атнада. Киләчәккә хәзерләнгән буын Уза монда сынау мәктәбен. Укытучыдай, күздән кичерә Сәлим Үсмерләрнең тигез рәтләрен. Үсентеләр ныгыр, Сәлим шул чак Мәктәбенең ачар ишеген

һәм аларга хәерле юл теләр, Зурлыгын ул тояр эшенең...
Күрә Сәлим, таулар буендагы Җиләк түтәлләре яныннан Килә берәү салмак кына атлап. Бире чыккач, елга ярыннан Текәлеп ул озак карап торды Тулып, җәелеп яткан буага. «Кызыксына, ахры, китми һаман». Дип эченнән Сәлим куана.
Арык буйлап бара, нидер исенә Төшкән кебек, кала тукталып. Безнең туган җирне яшәртүче Агачларга шулай сокланып ’ Йөриме ул?
Әнис тә бар монда, Үсә аркад, үсә шафраны, Күләгәләп җирне, агачларның Шаулый җилдә куе яфрагы. Ишеткәнең бармы, салкыннарга Түзмәгәндә калын имәннәр, Алтын китайкалар, исән калып. Җәен тагын алма биргәннәр. Мәйдандагы батыр кебек тыныч. Давыллардан курку белмәгән Безнең мәшһүр антоновкаларның Токымнары үсә меңләгән. Озак еллар яшәр бу агачлар, Узсаң әгәр алар яныннан, Бер алмасын өз дә үлчәп кара. Артыр, шиксез, кадак ярымнан. Бүтән агачларга юнәлерсең, Беләсеңме алма төрләрен? Яннарында озак юансаң да, Алар ачмас сиңа серләрен.
— «Әле бу тик минем хыялымның Яртысы, — дип, — эшкә ашканы», Читтән килгән кешегә Сәлим үзе Күрсәтергә тели бакчаны.
Райком секретаре ике кулын Сузган килеш атлый сөйләнеп:
— Синең һаман картаймауның серен — Сәбәпләрен йөрдем өйрәнеп.
Атлавы да җиңел бу бакчаның Күптән таныш булган юлыннан... Аягында итек. Җәен, көзен Плащ төшми аның кулыннан. Күреште дә, райком секретаре Үсентене иелеп карады, Сөяр өчен, гүя, кулларына Күтәрмәкче була баланы.
— Кайчан гына утыралар иде Тик берничә яфрак чыгарып. Хәзер, күр сии, нинди, питомникны Әйбәт иттең, Сәлим, сугарып.

6
Түбәндәрәк Зәй елгасы ага, Читләрендә куе таллыклар. Кура җиләкләре, карлыганнар Арасына үтә арыклар. '•
Җиләклектә эшләп йөри кызлар Бер күренеп, тагын күмелеп. Җырлары да бер көнлерәк яңрый, Бер тынгандай була, бүленеп. Алар туктый, ялгыз җыр иштелә: «Реве та стогне Дншр широкий, Сердитий В1тер завнва...» Днепрның шаулы дулкыннарын Хәтерләтеп, бу җыр агыла һәм җырлаучы аны җиткерергә Тели гүя туган ягына.
Кайсы җырлый болай? Маринамы?
— Ул — Марина. Бөтен туганын Югалткан бит сугыш башында ук. Җырын, хәлен аңлыйм мин аның.
— Әйе, дошман кайгы алып килде. Үз кызыңның бармы хатлары?
— Яза: «Монда, Курск дугасында, Сугышның иң кызган чаклары, Белгород һәм Орёл тирәсендә Алмагачлар инде калмаган...»
— Син җавап бир аңа: «Бер урнына Ун төп үсәр диген яңадан».
Сәлим йөзенә җыерчыклар чыкты, Сөйләде ул шунда үз хәлен:
— Син киңәш ит миңа, агачларның Нишләтербез икән үскәнен?
Узган көздә яшь алмагачларны Төпләделәр, җиргә күмделәр, Көз булмаса, язын алырлар дип, Бакчачылар көтеп йөрделәр. Бураннары белән кыш та узды, Зәйдә күптән бозлар актылар. Өстен ачып куйган алмагачлар Яткан килеш чәчәк аттылар...
Секретарьның уе еракларда, Күзәтә ул колхоз йортларын. Тынып калган җил двигателе, Көтә, ахры, җилнең чыкканын.
Шулай...—ди секретарь, якын дустай, Кулын салып Сәлим иңенә.— Үсентеңне алучылар табылыр, Ышанычың җуйма син менә. Авылларга барсам, бакча үсәр Җирләрне мин карап үтәмен.
Күпме кашлак урын, ә тауларның Кем исәпкә алган итәген? Алмагачның ин. яраткан төше — Буш, тын ята таулар тирәсе. Шул җирләрнең ак чәчәккә күмелеп Утырганын килә күрәсе.

Үсентеңә синең урыннар бар, Көтеп ятма килеп алганын. Әйләнеп кайт, бел син кешеләрнең Нинди теләк белән янганын.
. Киләчәк ул, Сәлим, матуррак, Якты, аяз аның иртәсе.
Кыен хәзер, ләкин йөкне бергә Күтәрә зур илнең җилкәсе.
Бата кояш, нурын коя-коя Зәй буенда үскән талларга. РайкохМ секретаре үзәнлектән Бара кайтып, карап тауларга.
Бакча тынган, агачлардан инде Күләгәләр җиргә сузылган, Сәлимне көн буе өе көтә, Хат килгәндер, бәлки, кызыннан. Кайчагында шулай кайта Сәлим, Янда гына алма коела, Агач арасыннан кызы чыгар, Кызы дәшәр кебек тоела.
Ул үстергән алмагачны Сәлим Имгәтмичә, казып төбеннән, Байрак кебек, кулларына тотып, Саклый-саклый аны үлемнән Илтер иде янган кырлар аша Алгы сызык—давыл эченә, һәм шунда ул үзенең кызы белән Окопларның басып берсенә, Әйтер иде: — Үсә алмагачлар, Кайгыртабыз бакча хакында. Белсен дошман: безнең өметләрне Көйдерә алмас ут та, ялкын да!
2
Бөтен сукмакларны таптап Бакчада җәй аенда Йөр дә менә, булма, имеш. Син җиләк сараенда. Күп монда кура җиләге. Күп викторий сортлары. Көн буе шушы сарайдан Китмиләр бал кортлары. Керсәләр ни. чыксалар ни. Тулы ирек бирелгән.
Каян киләләр диген син — Карабодай җиреннән!
— Балны эзләп торасы юк. — Сәлим читтән күзәтә, Кулына балтасын алып, Аннан нидер төзәтә.
Нигә үзе генә эшли Ул җиләк сараенда, Бригадиры ник күренми? Бригадиры — районда.

8
Биләгән җире — киң, иркен, Кешесе аз бакчаның. Сәлим көтсенме кешенең Кыр эшеннән артканын.
Иштуганның яше-карты — Барсы, барсы да кырда. Сугу машиналарының Тавышы тынмый ындырда. Шәһәрдән кешеләр килгән Колхозга булышырга; Бөртеген дә әрәм итми Игенен урышырга. Киңәеп киткәндәй булды Тын авыл урамнары, Икмәк төяп, Иштуганның Беренче олаулары Элеваторга кузгалды...
Эш күп, вакыт кадерле.
— Кеше булмавы, — ди Сәлим,— Өзә дә соң бәгырьне.
Соңгы көннәрдә шулай да Кызып китте өмәләр. Саран эченә шаулашып Кызлар кайтып керәләр. Ә кызларның ниндиләре? Ун-унбер яшьлекләре. Җиләк салырга Сәлимнең Җитәрме ящиклары.
— Калмагандыр ич берәү дә Җиләклектә адашып?
Кызлар кинәт көлешәләр, Бер-берсенә карашып. Җиләклектә йөрсәләр дә. Буялмаган җиңнәре. Үлчәгәнне көтә кызлар, Иңдә ак кәрзиннәре. Бакчачы рәхмәт белдерә:
— Тагын бер төшәрсез, — ди,— Башка сый юк, менә җиләк, Кайткач чәй эчәрсез, — ди. — Янасы өлгергән булыр
Сез икенче килгәндә...
Эшеннән бушап, сарайны Инде биклим дигәндә, Тукталды сарай янында Бригадир Гали аты. Әйтми әле, арбасында Бар микән химикаты. Үзенең юкка йөрмәвен Тышыннан ул сиздерә, Әйтеп ташларга яратмый Башкалар күк тиз генә.

Чапкан печәненә кушты Башта атын тугарып. Тәмәке төрде, кесәдән Сатин янчык чыгарып. Тәбәнәк буйлы кеше ул, Барса әгәр фронтка, Бер дә икеләнми аны Куярлар пулемётка.
«Бер булган бит, — дип әйтерләр,— Тәнендә калган яра».
Гали үзе ул турыда Сөйләргә дә ояла. Барып житмәгән фронтка, Шул якка таба узган.
Янган сугыш кырын Гали Күргән бары поезддан.
Күргән, сугыша алмаган, Яраланган вагонда...
Кабат алынмаган, яши Шуннан бирле авылда. Гали — бакча бригадиры. Хезмәт итә шушында.
Хәзер районнан кайткан ул, Арыш аның учында.
Ул арба тирәсендәге Куе, яшел чирәмгә Учындагы бөртекләрне Әзерләнгәч сибәргә, Кесәсенә кире салды.
— Я, ни хәлләр районда, Янал ыкл ар к үбәйгәидер ?
— Бара эш үз җаенда.— Химикат булды, тик менә Өмет аз ашламага.
Шул, анда эшне бетереп. Кердем райбашкармага, Йомыш-фәлән белән түгел. Бары хәл белергә дип...
— Кем дә булса җыенмыймы Бакчага килергә дип?
— Бүлмәсендә председатель Бер үзе торып калган, Бүтәннәре кайда булсын — Колхозларга таралган.
— Председатель нәрсә сөйли?
— Игеннәрнең уңышын. Урып-җыю ничек бара, Колхозда эш торышын Шактый җентекләп сорашты.
— Шулай диген, аннары?
— Аннарымы? Сушилкалар. Колхозның һәр амбары.
Барысы да телгә алынды. Читләтеп ул үтмәде.
Ферма белән кызыксынды. Көткән идем — сүкмәде.
Башка сорау бирмәдеме? Нәрсә сорасын тагы? Күрәсең, бакча — колхозның Кирәксез бер тармагы? Читләтеп узмады дисең, Вакча телгә кермәгән, Синең анда эшләвеңне Белә, кая белмәгән! Күзгә чалына ферманың Абзары салынса да, Шатлык ич колхозга яңа Машина алынса да. Вакча соң нигә онтыла? Сизә идем электән: Бәя биреп җиткермиләр, 11әрсә өчен, нилектән?
— Үсентеләр, Сәлим абзый, Файда бирми башлады. Саклый алсак та бик ярый Үсә торган бакчаны. 11әрсә дә булса эзләмә Ачык әйткән сүземнән, Колхозлар белән күптән үк Договорлар төзелгән, Алмыйлар үсентеләрне, Көч әрәмгә түгелде. Питомниклардан, дөресе. Күңел минем сүрелде. Ничаклы зарар алардан, Без гаепле барсына.
Ул, аягын салындырып, Утырган арбасына, Сәлим — чирәмдә. — Сүзеңне Сөйләп бетер, калмасын. Уртаклаш уең, карыйбыз Бергә колхоз алмасын. Сөйли Гали: — Бетәр сугыш, Җитәрбез ул көннәргә, Шул чакта җәй колачыңны, Ход бир үсентеләргә... Булганы җитәр, зурайту Тормый эш планында. Питомникларны быел көз Мин бетерү ягында, Урны ял итәр язгача...
К а р ш ы J г да гы та ул а р ны, Язгы сулар белән ел да Тирәнәйгән ярларны Күзәтә Сәлим: тауларда Үлән көя рәшәдән: Пошына: бакча тирәсе Ачык килен] яшәгән. _ Агач утыртасы иде, Бакчаны әйләндереп
П
Торсын иде яшел койма, Булмый һаман өлгереп... Я, син нишләргә телисең?
— Ничек карар бүтәннәр, Киләсе язга шул җирдә Әзерләргә түтәлләр, Бүген менә сиңа файда Бирә торган нәрсәдән; Ягъни, эшне башлар идем Кы я рд а н, кәбестәдә и. Суы бар, башка уңайлы Шартлары куп җиренең. Яшелчә син хәзер түккән Көчнең сорый чиреген. Икенче ягын истә тот: Помидор, кәбестәнең Зарыгып, еллар буена Көтәсе юк үскәнен...
Булдыра алмады Сәлим Тырышса да чыдарга, Арбага төртеп күрсәтте:
Ерак юлга чыгарга Күчәре түзәр микән дим, Син утырган арбаның? Үзең беләсең, юлның бит Үрләре дә бар аның. Мондый план корып, Гали, Бер үзең йөрисеңме? Правлениенең члены Буларак сөйлисеңме?
— Яшелчәнең, — ди бригадир. — Эше тик җәй аенда. — Рәхмәттән башка нәрсәне Әйтмәс моңа район да.
Ансат кына, җиңел генә Куясың хәл кылып та, Тукта, районга сикермә, Колхоз барын онытма. Мин дә мин дисең, телеңдә Шул гына бар белгәнең, Чыгарма истән бакчаны Иштуган үстергәнен. Аерым хуҗалыкта чакта Ул төшкә дә кермәде, Халык менә нәрсә әйтер. Аннан сора элгәре.
Сәлим аңа якын килде, Әйтер сүзе бетмәгән: Бригадирлык итүеңә Елдан артык үтмәгән, 11әрсә үстердең әле син. Кулың эшкә тимәгән. Бакча өчен синең йөрәк Янмаган да көймәгән.
Колхоз төзен йөргән еллар К ү 11л е 11 д ә тер ел дел әр,
Гүя Сәлимнең эзләре Ерактан күренделәр. Камыш кына үскән элек Монда, бакча урнында, Лт керсә, ат батып калган Иштуган сазлыгында. Камышлыгында тик кошлар Төп уздырганнар кунып, Яткан ул Зәй тирәсендә Ташландык урын булып. Каргалып искә алынган Юлчыларның телендә. Кайгы да хәсрәт җыелган • Түмгәкләрнең төбендә.
— Үткәнен дә, — диде Сәлим, — Белергә кирәк аның.
Сүтеп ташларга җыена Кешенең бураганын.
— Болай каты бәрелерсең дип, Сәлим, синнән көтмәдем. Халык белән бергә сазда
Мин дә түмгәк төпләдем. Канаулар ердым, шатландым Күреп сазның кипкәнен. Ятмадым, Сәлим, колхозның Бушка ашап икмәген.
Эшләдем, бар да билгеле Иштуганның үзенә...
— Хәзер кул сузасыңмы шул Бакчаның нигезенә?
Ачуы ташый Сәлимнең, Йөрәге әрни иде, Китмәкче булды, тик аны Нидер җибәрми иде.
— Бүген файда кирәк сиңа,. Беләм кая тартканың, Алтынның алыр идең син Өстә күренеп ятканын. Әгәр ул тирән күмелсә? Теләмисең казырга, Синеңчә, аны кузгатып Нигә азапланырга!
Кырык беренче елларның Ачы салкыннарында Кайтмадык шушы бакчадан, Агачларның барып да Кар белән күмдек, без туйдык Алар туңмасын өчен; Алар менә боекмасын, Иртә сулмасын өчен.
Саклап калдык, хәзер бетер... Тыңладым сине түзеп.
Җиңел юл тапкансың, Гали! Булмас!—ди Сәлим өзеп.

13
Сәлим абзый юлга чыкты Җигеп атның җирәнен, Белеп кайтырга булды ул Хәлен күрше-тирәнең. Беренче авылга җитте. Мәктәп яннарын карап, Үстерсәң, күпме алмагач Кирәк икәнен санап, Исәпләп йөрде күңленнән, Директорның катына Кергәч әйтте: — Бакча ясыйк Сезнең мәктәп артына, һәр балага — бер алмагач, Үстерсеннәр кадерләп. Урны кояшка караган — Бакчагыз торыр гөрләп. Директор йөренә: — Әйе, Җир, — ди, — әрәм ятмасын. Үткәрергә уйлыйм, Сәлим, Көзен «Бакча атнасы». «Без барып сөйләшер чакта, Үзе килгән бирегә. Каян күзе төшкән аның Безнең мәктәп җиренә...»
Чәй дә эчеп тормый Сәлим, Ул атын бора юлга, Тизрәк китәргә ашыга Инде бүтән авылга. Арбадан бара күзәтеп Ул колхоз арышларын, Кыр станнары янында Очратып танышларын, Сөйләшә, өнди, чакыра Үсентеләр алырга:
— Минем питомникка башлап Сез тиеш юл салырга. Игеннәрегезгә карап Күңелле үтүләре, Сезнең фермаларның Зәйгә Сибелгән көтүләре, Бай сез, әмма бакчасы да Булса иде «Алга»ның. Агачлары миндә үсә Сезгә дигән алманың.
Вәгъдә булсын, көтәрмен, — ди.
Ул, авыл саен йөреп, Бакчачыларны эзләде, Тапты, аларны күреп, Шатланды.
Сөйләде һәркем Йөрәгенең янганын; Кайчандыр алмагачларны Каты салкын алганын...
14
’Гәпләренә кар өймәдек, Алмагачлар түзмәгән... Тагын үстерергә исәп, Булыш, күңел бизмәгән.
Атын җай гына атлатып. Сәлим кичке салкында Кайта, алма бакчалары Шаулый кебек артында. Алда — үз бакчасы көтә, Сәлим хыялга чумган: «Питомникны юкка гына Үстер м ә гә н Иштуган».
4
Иштуган авылы өстендә Таң йолдызлары янды. Соң гына ятса да Сәлим, Эшен сагынып уянды. Кичен борчылып һәм арып Кайткан иде бакчадан, Ашкына, әйтерсең, аңа Бер ел аяк басмаган. Хезмәте көтә, ул сөенеп Төшә Зәй үзәненә, Бакчасы үзгәргән кебек Күренә күзләренә.
Ялгау көне бүген, Сәлим Атлый питомнигына.
Офыктан якты бөркелә Аның килгән юлына. Кызлар питомник янында Бергә җыелып торалар, Бакча эчен яңгыратып Нигә көлешә алар..
— Сәлим абзый, килерсезме Маринаның туена?
— Вакытым юк бүген, туйга бит /Үлдан әйтеп куела.
Көзгә калдырасы иде, Эш күп хәзер бакчада.
— Бүген түгел...
— Ә кайчан соң?
— Сугыш беткән атнада...
Марина уртага баскан,— Барыннан ул яшь әле, Чуар косынка бәйләгән, Күзләр — җитен чәчәге. Чәче дә аксыл җитмәсә, Ник тотарга биредә? Килешә ана: йөрсен иде Эшләп җитен җирендә. Анда югалмас микән ул? Карарсың юл читеннән;
15
Күренмәс, көт кичкә кадәр, Үзе чыгар җитеннән... Иптәшләре сөйли: — Ахры, Ул авылын сагына.
«Сугыш беткәнен дә көтми Китәм, — ди, — үз ягыма'?. Без а да: Зәй, Днепр да Барыбер туган ил дибез. Иштуган авылында калып, Төпләнергә димлибез.
Иштуганда яучылар күп Маринага — Мәрьямгә.
Безнең дуслыкка ни җитәр, Туй әйләнер бәйрәмгә.
Украина якларыннан Килеп төшәр кодалар, Юк, яшәми хәзер безне . Аера торган йолалар...
Ирек бирсәң, туй турында Әңгәмә гел кызасы.
— Марина минем кызым ул. Мин бакчаның хуҗасы, Кияүгә чыкканда, кызлар, Миннән рөхсәт алырга. Шаярдыгыз, хәзер инде Бик вакыт таралырга. Билләрегез сызлар бүген, Вакыт тимәс көләргә...
Сәлимнең сүзен куәтләп, Кала безгә теләргә: Кызлар, армыйча ялгагыз; Эшләгәндә дәртегез Язгы Зәй кебек ташысын, Арта барсын бәхтегез. Салган көч алмагачларның Югалмас сафларында, Сезнең авазлар тирбәлсен Аларның яфрагында.
Хисләрегез алмагачта Менсен өскә үрелеп, Торсын хезмәт җимешләре Ераклардан күренеп!
Питомник буена кызлар Пар-пар булып тезелгән, Син үзең дә яшәрерсен йөрсәң алар эзеннән.
Берсе ялгый, берсе бәйли, Мондый нечкә эшләргә
16
(Өйрәнделәр бакчачылар Кышкы озын кичләрдә. Ул кышны ут янды озак Иштуган клубында. Бураннар күмә алмады ('алынган юлны монда, ('.алкын җилләр туйдырса да Тәрәзә пыяласын, Белә идс кызлар тиздән Бөреләр уянасын...
Җипс Сәлимнең шатланып, Дәртләнеп йөрер чагы: Ул үстергән кешеләр бүген Ү з гә р тәл ә р бакча н ы.
Яннарында туктал да син — Кызлар сорау бирмәсен! Тыңлый Сәлим, кызыксына, Бүлешә тәҗрибәсен.
— Көлә күрмәгез, — ди Зөһрә,— Минем сәер сораудан: Ничек итеп котылырга Безгә язгы кыраудан?
Нәкъ чәчәк вакытында төшә, Җилгә оча уңышың, Уңыш — җиңү өчен кирәк, Шатлыгың ул, тормышың. Алдан сизенгәч, беләм мин Тирес-фәлән ягасын, Сәлим абзый, тапмадыңмы Башка берәр чарасын?
Кайчандыр үзенең шулай Кызыксынып йөргәнен; Бакча эшенең белергә Теләп бөтен серләрен, Мичуринга хат язуын, Аннан җавап алуын, Ул язган хатларның әле һаман да саклануын Сәлим күңленнән кичерде. Мичуринның һәр сүзен йөрәгендә йөртә, әмма Күрә алмады үзен...
— Соравың урынлы, Зөһрә, Уйладым мин төрлесен. Үсентеләргә син күбрәк Ялга шафран бөресен.
Славянка да бик әйбәт, Бер сүзем юк әнискә. Шафран хәйләгә остарак, Яз дип, бирелми хискә. Бүтәннәр чәчәккә чума, Шафран нигә кичеккән? Язгы салкыннар буласын, )йтсрссн, ул ишеткән.

Чәчәге шиңгәннәрнең ул Уртаклаша кайгысын, Сабыр итә, белә үзенә Минди вакыт сайлыйсын, Иң соңыннан чәчәк ата, Алмасы соң өлгерә;
Саргая яфрак, бакчада Ноябрь жиле өрә, Аның бер дә исе китми, Шафран ул — якын дустың, Ник яратмаска—ел саен Мулрак бирә уңышын. Җәелсен бөтен тирәгә, Ялгагыз шушы төрне. Алмасын ашаган кеше Булсын озын гомерле. Бакчаның яме һәм күрке Сездә инде, дусларым...
Марина да эшли монда Онтып бар сагышларын. Белә ул яңа хисләрнең Хезмәттә уянасын, Алмагачның түгел, гүя Бәйли үзенең ярасын.
Маринаның туган йорты Днепр даласында.
Тирән моң саклана кебек Аның күз карашында.
Сугыш башланган елның ул Килде җәй азагында, Килде үзе белән алып Аерылу газабын да.
Ул, югалды дип уйлаган Бәхетен тапты биредә; Эшлим дисә — бакчасы бар, Торыйм дисә — өе дә...
Күршесен әйди /Марина:
— Зөһрә, артка каласың, Бетерми кайтмыйбыз, пртә .Авылга каранасың.
— Узсалар, куып җитәрмен, Сынатмамын эшемдә.
Дәртле, шаян яшьлек тавышы Йөзә бакча эчендә.
Үсенте артлы үсенте Оста итеп ялгана, Эшләделәр бакчачылар Туктамыйча ялга да. Питомникның уртасына Җиттеләр, көн сүрелде. Эш бүленмәсме? Офыктан Болытлар күтәрелде.
Тамырлар җәеп, болытлар Иштуганга борыла.
— Урасы күп,—ди текәлеп, Сәлим иген кырына. — Якында сөрә трактор Алмагач араларын. Тракторның тирән итеп Ерган буразналарын Сәлим җир башына кадәр Үзе тикшереп йөрде.
Еракта, юллар өстендә Җилләр тузан өерде. Куе зәңгәр болытларда Яшеннәр уйнадылар, Алмагачлар, сискәнешеп, Тын гына уйландылар.
Бераздан бакчада ярсып Давыл котыра иде, Сәлим нишләргә дә белми Аптырап тора иде. Нәп-нәзек үсентеләрне Җил җиргә салды егып. Койды яңгыр, акты сулар Арык өстенә чыгып. Чытырдап сынды алмагач, Сәлимне курку басты. Ыңгырашты бөтен бакча, Сәлим дә ыңгырашты. Питомнигы иңри кебек, Булса әгәр телләре: «Торгыз безне», — дияр иде Ауган үсентеләре. Сәлим гаепле санады . Үзен алар каршында,
Сызланды күңеле, үкенде Ул давыл уртасында: — Туктат хәзер табигатьнең Дулаган усал җилен! Бакча үстердең — сакларга Полосаң кайда синең? Кызы күз алдына килде, Ут эчендә бит ул да.
Юк, аның кызы моннан зур7 Дәһшәтлерәк давылда. Үпкәләгән күк тоелды Кызы шунда Сәлимгә: «Аны буйсындырыр чакта, Син иеләсең җилгә».
Бер уй Сәлимне тетрәтте: Таудан төшкән ташкында Барысы агар, җиләклеге Калыр комнар астында.

19
Кемнәрне ияртеп барсын, Җил дә, ул гына монда. Көн яңгырлы, бакчачылар Ял итәдер авылда.
Хезмәт җыры чыңлый иде Бакчада бая гына.
Тездән сулар ерып Сәлим, Ашыга таулар ягына.
Гаҗәпләнә: сукмак, юллар Кешеләр белән тулган, Үз бакчасын коткарырга йөгерә бөтен Иштуган, Марина, Зөһрә иң алда, ш Көрәк тотып кулларга, ’Башлап алар барып керә Су баскан урыннарга. Иске канауларга бүген Сыймый яңгыр сулары, Җәелә һаман, җиләклекне Баса бара комнары.
Трактористлар җитте килеп, Ташкынга юл салдылар, Колхозчылар арттан юлны Тирәнәйтә бардылар.
Күрде Сәлим бригадирның Монда эшләп йөргәнен. «Ялгышканмын икән, Гали, Таш дип синең йөрәгең». Сәлим куана: бригадир Үтеп халык эченә, Каян казырга урыннар Күрсәтә һәр кешегә.
Ко?л ташыган сулар инде Кими таулар ярында. Яңгыр Сәлим шатлыгының Юа алмас барын да. Бакчачылар, колхозчылар Бергәләп эшләделәр, Яңгыр беткәнче куллардан Көрәкләр төшмәделәр.
Бакча тирәсендә яңа Канаулар казылдылар, Күңелләргә ул минутлар Җыр булып язылдылар.
Узды давыл, колхозчылар Гөр килеп кайта өйгә. Шактый бергә барганнан соң, Дәште Сәлим Галигә: — Сөйләшеп алырга иде Иртәге эш хакында, Каян башлыйбыз? — Тукталды Алар урам чатында.
20
Гали елмайды: — Тырышып Үсентеләр ялгыйбыз, Башлыйбыз, ләкин ахрына Чыгып җитә алмыйбыз. Каян тотынырга белмим: Чуалды эшнең очы. Әйткән идем... питомникның Булмады куанычы...
— Давыл шулай өметләрне Үттемени сүндереп?
Әйдә, Гали, сөйлик барып ■ Правлениегә кереп.
Правлениедә Сәлимнең Сыйпамаслар башыннан. Кемнәр, ничек каршы алыр Ишек бусагасыннан? Килде бар кимчелекләрне Төбеннән кузгатасы. Полоса булмау, әйтерсең, Аның гына хатасы.
Бакча тирәсендә бәхәс Кызар дип ул уйлады. Керде, бүлмә эче тып-тын, Сүз, никтер, куермады. Күргән зарарны да артык Җентекләп тормадылар, Сәлимнең эш өчен көеп Сөйләвен тыңладылар. Юаттылар: — дөрес, Сәлим, Килде быел авырга. Кайгың зур, — диделәр, — синең, Кайгы бөтен авылга, Үтәр ул, күңелең төшермә, Гел болай тормас әле.
Биредәге кешеләрнең Бик кыен иде хәле. Сәлимнең яңа кайгысын Әйтергә шикләнделәр,
— Давылның җиле һәркемгә Тиде, —дип чикләнделәр.
Күңеле бер дә риза түгел, Уйлана Сәлим юлда: Ял ит син, тынычлан, имеш, Сүз диген инде шул да. Бер генә алмагач та юк * Бу давыл кагылмаган. Борчылма, имеш, күрәсең, Башка сүз табылмаган. Иик тартынып сөйләделәр?
йортына килеп җитте, Кызының үлү хәбәрен Бары шунда ишетте.
21
Дуслары белеп юаткан, Сәлим төшенә алмаган. «Тынычлан» сүзе өендә Кабатланды яңадан.
Почмакта тора кызының Әүвәл кигән киеме. Өстәлдә әнә фронттан Язган хатлар өеме.
Хатыны үкси Сәлимнең Иелгән дә хатларга. Онытмас өчен һәр юлны Тели гүя ятларга.
Китерде монда зур кайгы Кечесен һәм олысын, һәркем тырышты әйтергә Сүзләрнең иң җылысын.
Сәлим ул шомлы кәгазьне Кулында бөтәрләде, Кызын көн саен юксыныр, Бик озак көтәр әле.
Кызы хәзер кайтыр төсле, Онтылыр күк һәммәсе. Кич инде. Түр тәрәзәнең Төшерелгән пәрдәсе.
Марина керде тын гына (Кеше өзелеп тормады):
— Мамо... не плач... — ишетелде Үзенең сулкылдавы...
Ишеккә борылды Сәлим, Юаныр җир эзләде, Бакчага илтте Сәлимне Иске, таныш эзләре. Башы ялангач, бара ул Агачлар арасыннан, Моң гына шаулап, яфраклар Аны юатасыман.
Монда җиңелрәк аңа, Сәлимнең онтыласы, Бу төнне тизрәк уздырып, Килде эшкә чумасы.
Йолдызлар да аяз күктә Күбәя, арта барды. Ауган алмагач янында Сәлим нигә юанды?
Туктатты барыр җиреннән Йөрәгенең ярасы. Әйтерсең, сарылды аның Кочагына баласы. Кайгысы сарылды аңа, Ләкин ул сыгылмады.
— Кызыма бакчаны кабат Күрү насыйп булмады.
22
Шушы алмагач шикелле Ауды меңнәрнең бере, Ауды, һәлак булды кызым, Миллионнар ләкин тере, Илем — бакчам яшәр минем Бирешмичә давылга... Карады Сәлим кыр аша Узган тын, кичке юлга.
Ай яктысында яфраклар Ята җирдә сибелеп, Алмалар коелган, Сәлим Алды берсен иелеп. Сәлим көзен госпитальгә Йөкләп алма озатыр. Яраланган сугышчылар Яңадан сафка кайтыр.
Бакчадай тәмле ис аңкый, Тузанны яңгыр юган.
Йоклый давылдан соң кырлар, Йоклый инде Иштуган. Ай нуры төшкән сукмакка, Түбә кыекларына.
Арганын сизсә дә Сәлим, Ышанмый йокларына. Бәрелде ике давылның Җиле аңа берьюлы.
Бөтен җир ял итә, гүя Тик ул гына борчулы. Өе дә Сәлимгә читтән Боек булып күренә. Кем ул ат белән туктаган Аның капка төбенә?
Өйдә — райком секретаре. «Килгән ул — төн димәгән. Бәлки, үтеп баруыдыр Аның безнең тирәдән?» Сәлим шулай уйлый, бераз Яктыртып куйды утны.
— Төн хәзер, вакытсыз йөрим.
— Минемчә, бик вакытлы.
— Тик кичен генә ишеттем Кызың үлү хәбәрен,
Туры сиңа килдем, Сәлим, Белергә теләп хәлең.
Озак түзгән иде Сәлим Йөрсә дә күнеле тулып, Кузгалды бөтен хисләре, Хәзер ул калды тынып, Күзендә яшь мөлдерәде. Секретарь күрсә күрсен, Сәлим үзенең кайгысын Нишләп аннан яшерсен! Килгән райком секретаре. Ул — партия вәкиле.
23
Сәлимнең уй, тойгыларын Аңлый зур туган иле, Кайгысын да уртаклаша Белеп эче пошканын.
Сәлим өендә ут янды Көтеп төн авышканын.
— Гөрли иде үсентеләр Әгәр давыл булмаса.
— Үсәрләр, Сәлим, эшеңнән Күңелең су ы н м а с а...
6
Бакчасын күрсәтә Сәлим Райком секретарена, Сөйләшә-сөйләшә алар Җиттеләр Зәй ярына.
— Полоса кирәген беләм, Торгызыр идек барын... Кеше җитмәүгә кайтарып Бакчачы сөйли зарын. Игенен дә, җимешен дә Өлгертә җәй айлары. Алдагы җиңү көннәрен Көтә Зәй тугайлары,
Ил көтә.
— Давыл калдырган Эзләр, Сәлим, бетәрләр, Кайтыр кешеләр, алар синең Бакчаң аша үтәрләр.
Мин яңа хәбәр китердем.
Нинди хәбәр Сәлимгә?
— Иштуган да ишетер аны. Таралыр бөтен илгә...
Сәлим исәпли эченнән Гаскәрләр узган юлны! «Бәлки азат иткәннәрдер Белгород я Орёлны»...
— Иштуганның бакчасы бар, Үсә Зәйдә ялгызы,
Нигә үстермәскә тиеш, Әйтик, күрше колхозы.
Ярый, ул нигез салды, ди, Ә соң аның күршесе?..
Бакча турында кайгырта Җирнең пң зур кешесе. Дошманнар һәр алмагачның Тамырына чаптылар, Үсмәсен өчен аларны Әйе, мичтә яктылар, Исәпләсәң, күпме бакча Яндырылган, киселгән...

Сталин моның берсси до Чыгармаган исеннән, Кушкан яца бакчаларның Салырга нигезләрен...
Тыңлый бакча, тыңлый Сәлим Секретарьның сүзләрен. Сәлим кат-кат сорый аннан Гаҗәпләнеп һаман да:
— Бүгеннәнме?
— Бүгеннән үк,
Лвыр сугыш барганда...
Алмагачлар бер-берсснә Хәбәрне тараттылар. Арыктан сулар бакчага Гүя тизрәк актылар. Мондый чакта ашкынасың 5ер туктамый барырга, Йөзләгән бакчаларны син Телисең сугарырга. Кул тимәгән тау буйларын Вакыт дисең сөрергә. Ул үзе кушкан, кичекми Бакчалар үстерергә.
Күнел бөек теләкләргә Ирешер өчен омтыла. Дәртең ташый синең, хәтта Зур кайгылар онтыла.
Сәлимнән сорый секретарь: — Ничек синең уеңча, Тәҗрибәң, эшең турында Райкомда, дим, куелса, Начар булмас бит, шунда ук Кузгатылса полоса?
— Әйбәт ул, ярдәм итүне Райком кирәк санаса.
— Куярбыз, әзерлән.
Сәлим
Бара аны озатып.
— Егылган бер генә төп тә Калмас, — ди, — җирдә ятып.
Иртәдән бирле эш кайный П итомни гында аның; Үсентеләрнең давылда Имгәнгәнен, ауганын Торгызалар бакчачылар, Алмагач ком астыннан Күтәрелә, үлемгә мин Бирешмәм дигәнсыман. Бакчачылар йомшарталар .Агачларның төпләрен. Кыенлык куркытамыни, Матур булса көткәпең. Ышана Сәлим теләкнең Тормышка ашасына,

25
Ул караган алмагачлар Илнен. зур бакчасына Кушылырлар, ишәерләр, Куе яфрак ярырлар, Бакчачылар белән бергә Киләчәккә барырлар.
Сталин — безнең тормышны Нигездән үзгәртүче, Аныц сафына тупланган Җирнең какшамас көче. Сталин — бөек бакчачы, Дөньяның бар ягында Телләргә ул шулай кергән, Күрә алдан барын да. Сәлим тик ярдәмче генә, Менә аның хыялы:
Сталин, — ди, — бакча итәр, Без яшәгән дөньяны: Уйлыйдыр ул без белмәгән Үсемлекләр турында һәм үстерергә аларны Кавказда я Кырымда, Төньягында, җимешләре Булыр шәфәкъ төсендә, Кешеләр бәхете өчен алар Илнең төрле төшендә Үрчерләр, кыска арада Таралып өлгерерләр, Ышанам: минем Зәйдәге Бакчама да керерләр...
7
Көтми халык таңның беленгәнен, Базарына җыела Бөгелмәнең.
Күз төшерим дисәң син барсына — Уза бир киң мәйдан уртасына, Кайный анда җиләкчеләр рәте, Шул тирәдә булу — иң әйбәте. Кысып билгә ап-ак алъяпкычын, Бәйләп күлмәк җиңнәренең очын, Мактый-мактый Зөһрә җиләк сата, Күңел, никтер-, менә шунда тарта. — Әйдә, егет, карап торма аннан, Алып җибәр, безнең,, карлыганнан Яхшырагын эзләп табалмассың, Үкенерлек булма базардан соң, Әйләнерсең барыбер син бераздан, Иштуган ул сата бик күп арзан. Нинди тәмле, нинди эре, күрче, Үстергән бит аны мичуринчы. Төрле сорт бар колхоз бакчасыннан, Вакыт кыйммәт хәзер акчасыннан, Я, тизрәк, кемгә кирәк тагып, Карасынмы үлчик, әллә агын?
26
1 һшәренә чәчен үреп салган, йөзе кояш нурларында янган, Әйтерсең лә, аңа кыр һәм болын Җыеп биргән бөтен матурлыгын.
Әгәр Зөһрә үзе өлгермәсә, Якын дусты Маринага дәшә:
— Кайткан егет дала фронтыннан, Карлыганның үлчә шәп сортыннан. Әйтә егет: — Әйбәт карлыганың.
— Кызлары да начар түгел аның. Сүз йөртәләр сугыш тирәсендә, Белә Зөһрә илнең җпңәсен дә, һич шикләнми, күңеле аның тыныч,
— Зарланырлык түгел быел уңыш, Омтылабыз ләкин без бүгеннән: Карлыганның,’ иптәш, һәр төбеннән (Өч-дүрт кадак белән чуалмаска) Ярты поттан, әйтик, ким алмаска.
— Исәп сезнең күпләп өләшергә?
— Азы өчен нигә көрәшергә! — Басу тутырып гөрләгәндә иген, Имеш, җиләк яхшы уңмас диген, Икмәгең мул — бик шәп, өстәвенә Җиләгең дә торсын өстәлеңдә.
— Бакчачыдан, ахры, бик уңгансыз?
— Эшләребез бармас иде ансыз, Сугышы бит нинди, кыен әле, Әмма Сәлим оста, тәҗрибәле, Бакчадан ул керми җәй буена, Исеме киткән бөтен Зәй буена, Хәер, сирәк Сәлим дип йөртүче,
«Ни хәл, саумы, — диләр, — мичуринчы!»
Янда һаман җәйге базар шаулый, Тора егет, ташлап китә алмый, Сүзләр табар иде ул сөйләргә, Әзерләнә Зөһрә ат җигәргә:
— Күктә йолдыз калкып, кич булганда Җитсәм ярар иде Иштуганга.
Кайта Зөһрә, Марина да бергә, Офык — язгы бакчасыман күренә. Сөйли кебек җилләр Бөгелмәнең Тау артында инде күмелгәнен.
8
һәр кеше мактый быелгы Игеннәрнең муллыгын...
Авышты җәй алмаларда Калдырып матурлыгын. Керерсең көзге бакчага Кызлар алма җыйганда, Күңелгә якын бер җырны Ишетерсең син анда:
27
«Үзем өзеп алма бирдем, Яраттым күз карашын, Белмәдем тик йөрәгемнең. - Болай каты янасын. Килә ул кояш батса да, Кызарып таң атса да, Бер агачтан бер агачка йөри егет бакчада. Безнең бакчада алланып, Алма пешә балланып, Ул үзе нигә үстерми Бездән алмагач алып? Янындагы алмагачка Башкаен игән була, Үстерер идем — кем карар, Мин ялгыз дигән була.
Кайчанга кадәр сер саклап, Безгә янып йөрергә? Мин дә, егет, каршы түгел Бергәләп үстерергә».
Сорты-сорты белән алма Өелә кәрзиннәргә, Көзге алма исе сеңгән Моннан искән җилләргә. Алмалар уңган, Сәлимнең Бүтән нәрсә уенда: «Бәлки үсенте сораучы Булгандыр мин югында?» Янында яфрак бөтерелә Кая гына барса да. Карый ул, бакча капкасы Ачылып ябылса да.
Кырыйдан, койма буеннан, Капчык тотып кулына, Тик җәяүле узып китте Аның питомнигына.
— Сәлим, бу алмагачларың Тәрәзәмнән күренә, Әзерләнә кебек алар Күчәргә өй түренә...
Миңа ун төп җитәр, шулай Өләш әле унарны, Биш елдан таный алмассын, Сәлим, безнең урамны. Азлап алучы кешенең Чыкмыйсың да каршына... Алмагачлар сайлый Сәлим Үзенең авылдашына.
Сайлый бирсеннәр. Бригадир Төбенә кадәр капканы Ачып куйды, сорый: — болар Кайсы колхоз атлары?
— Зәй колхозыннан.
— Күп икән!
— Әле килеп бетмәгән... Алмагачларың ишлеме?
28
Телләгәнме?
— Төпләгән.
Үтте Райком секретаре:
— Я, өлгереп буламы?
Анда кеше белән кайный Иштуганның урамы. Машиналар керер хәзер Үсентеләр төяргә.
Бригадир каушый төшкәнме. Белми нәрсә дияргә.
Көтә ул капкадан тезелеп Машиналар кергәнен.
— Сез кайдан?
— Күрше районнан. Үзеннән Бөгелмәнең.
— Үзеннән?
— Ерак юлмыни Алай бик искитәрлек. Алмагачларың әзерме? Җитәрлекме?
— Җитәрлек.
— Колхозның иртәгә тагын Җибәрергә исәбе...
Үтәләр һаман, бригадир Санагандыр ничәне.
— Сездән генә шул хәтлеме, Бары бер Бөгелмәдән?
Халыкның бакчадан, — ди ул.— Өмете өзелмәгән.
Сәлимнең тавышы яңгырый:
— Барсын, бүлмә юлыннан.
— Ник бүлим, бүлмим, көн буе Үтсеннәр, Сәлим, моннан.
— Киләләр бит!
— Күрәм, Сәлим, Агыла кеше капкадан.
Алар китәр, мин аерылмам Менә шушы бакчадан.
Бригадир уйлана: ул соң Ничек ышанмый йөргән?
Ашыкты юлчылар монда Баулыдай һәм Шөгердән. Бакча капкасы төбендә, Олы юл читләрендә, Койма буенда, чирәмдә, Алмагач төпләрендә Юлчылар жыелып сөйләшә, Бүлешәләр хисләрен:
— Үстерик... тыныч елларда Бирерләр жи.мешләреи.
— Нигез салдыңмы — китә ул,
— Җиңел дисең аннары?
— Сталин йөкләгән эшнең Бармыни тукталганы!
Ерак юл, үрләр, таулар да Берни з^гел аларга,