Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШНЫ ТИРӘННӘН ҺӘМ ДӨРЕС ЧАГЫЛДЫРУ ӨЧЕН


Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең тарихи XIX съезды дөнья-күләм бөек вакыйга булды.
Бөек юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталин җитәкчелегендә һәм аның «СССРда социализмның экономик проблемалары» исемле яңа әсәре өйрәтүләре яктылыгында барган бу съезд коммунистлар партиясенең һәм совет халыкларының какшамас бердәмлеген бөтен куәте белән тагын бер тапкыр күрсәтте.
Съездда даһи юлбашчы И. В. Сталин речь белән чыкты. Коммунизмның тантанасы өчен көрәш һәм җиңү перспективаларын шундый гади тел белән ачык итеп күрсәткән бу тарихи речь совет халыкларын, чит илләрдәге тугандаш партияләрне һәм группаларны яңа көрәшләргә илһамландыра.
Совет халыклары, партиянең юлында, иптәш Сталинның өйрәтүләрендә, съездның тарихи карарларында үз интересларының тулы чагылышын күреп, шатланалар һәм горурланалар. Шуңа күрә дә XIX съездның тарихи карарларын тор-мышка ашыруны һәркем үзенең изге бурычы дип саный.
Чиксез киң Ватаныбызның һәрбер почмагында политик күтәренкелек һәм хезмәт дәрте яңа көч белән җәелеп китте. Миллионнарның аңлы рәвештә хезмәт итүләре — ул уңышның нигезе. Шуңа күрә дә партия хезмәт ияләре массасының аңын күтәрү буенча бик күп чаралар күрә, идеология эшен бөтен яктан җәелдерүгә зур әһәмият бирә.
Иптәш Г. М. Маленков, партия Үзәк Комитетының эше турында ясаган отчёт докладында идеология эшенә бәя биреп җиткермәүне тәнкыйть итеп, болай диде: «Идеология эше партиянең иң әһәмиятле бурычы һәм бу эшкә бәя биреп җиткермәүнең партия һәм дәүләт интересларына төзәлмәслек зыян китерүе мөмкин. Без һәрвакыт истә тотарга тиешбез: социалистик идеологиянең йогынтысын һәртөрле йомшарту — буржуаз идеологиянең йогынтысын көчәйтү була».
Партиянең идеологии эше кешенең аңыннан капитализм калдыкларын куып чыгаруга, буржуаз идеология калдыкларын җимерүгә юнәлгән. Партиябезнең идеологии эше хосусый милекчелек психологиясе һәм морале калдыкларына каршы көрәшне эченә ала, төрле рвачлык, ялкаулык, дисциплинасызлык, обывательлек күренешләренә каршы, совет кешеләренә чит булган карашлар һәм традицияләргә каршы көрәшне күздә тота.
Партиянең идеологии эше комму-низмга баруыбызның максатын ачык күрергә ярдәм итә, шул юлда җиңү яуларга өйрәтә һәм җиңү өчен хезмәт итә. Маркс — Энгельс — Ленин — Сталинның бөек өйрәтүләренә нигезләнгән идеология — партиянең җиңелмәс коралы.
Марксизм-ленинизм идеологиясе совет социалистик культурасының үсеш юлын билгели. ‘ Социалистик җәмгыять тормышында фән, культура, әдәбият һәм сәнгатьнең тоткан
yf ljf
93
урыны үскәннән-үсә бара. Тормыш злга киткән саен, совет халыкларының материаль хәле, культура дәрәҗәсе үскән саен әдәбият, сәнгать алдында торган бурычлар да күтәрелә баралар. Әдәбият һәм сәнгатьнең үсеше — ул совет халыкларының рухи байлыгы үсеше һәм шуңа күрә дә партия совет әдәбияты һәм сәнгатенең яңа күтәрелешенә гаять зур әһәмият биреп карый.
Иптәш А. Жданов «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында ясаган докладында:
«Большевиклар әдәбиятка югары бәя бирәләр, аның бөек тарихи бурычын, халыкның мораль һәм политик бердәмлеген ныгытудагы, халыкны туплаудагы һәм тәрбияләүдәге ролен ачык күрәләр. Партия Үзәк Комитеты бездә рухи культура муллыгы булуны тели, чөнки ул шушы культура байлыгында социализмның төп бурычларыннан берсен күрә», — дигән иде.
Унтугызынчы съезд әдәбият мәсь-әләләренә зур игътибар бирде. Партиянең бер съездында да әле әдәбият проблемалары турында бу кадәр күп сөйләнгәне юк нде. Партия Үзәк Комитетының эше турында отчёт доклады белән чыккан Г. М’ Маленков совет әдәбиятының уңышларын һәм кимчелекләрен күрсәтү белән бергә, аның үсеш юлларын да билгеләде, типиклык проблемасы кебек, әдәбиятның мөһим ‘проблемасын марксистик яктылыкта аңлатып бирде, типиклыкның социалистик сәнгатьтә партиялелек чагылуның төп сферасы булуын күрсәтте. Шуның белән иптәш Маленков социалистик эстетиканы алга җибәрде.
Иптәш Г. М. Маленков докладында куелган проблемалар әдәбият һәм сәнгать работникларына яңа иҗат укышлары казанырга ярдәм итә, 1өрле вульгар карашларга каршы көрәштә ныклы таяныч булып тора.
. * :;t S.
Ленин һәм Сталинның өйрәтүләре яктылыгында, партиянең юнәлеш бирүче тарихи карарлары нигезендә үсеп барган совет әдәбиятының, совет сәнгатенең уңышлары бик зур. Иптәш Маленков үзенең докладында әдәбият, сәнгать работникларыннан 2339 кеше Сталин премиясе лауреаты дигән югары исем алуга лаек булулары турында сөйләде. Бу сан эчендә татар совет язучылары, композиторлары һәм художниклары да булу факты безне горурландыра.
Соңгы елларда татар совет әдәбияты күренекле әсәрләр белән баеды. Илебезнең тормышындагы үзгәрешләр, коммунизм җәмгыяте төзү өчен барган җанлы көрәш әдәбиятыбызның темасын да, геройларын да киңәйтте һәм ишәйтте. Промышленность эшчеләре, аларның тынычлык өчен көрәшүләре, бөек Сталин тарафыннан сызылган программаны үтәү өчен иҗади хезмәт итүләре тулырак чагыла башлады. Юлбашчыбыз И. В. Сталин инициативасы белән чәчәк аткан Татарстан нефть промышленносте эшчеләре тормышы да барлык жанрларда үзенә киң урын алып бара.
Ләкин үсеш тематика киңәюендә һәм геройлар галлереясе күбәюдә генә түгел, билгеле. Бу үсешнең иң нык күзгә ташланганы—аның сыйфаты күтәрелүдә; татар совет әдәбиятының гомуми ‘ Союз күләмендә танылуында.
«Большевик» журналы 1951 елда татар әдәбиятының уңышлары турында: «Автономияле республикалар әдәбияты арасында татар әдәбияты аеруча уңышка иреште. Ул совет әдәбиятының алтын фондына ике күренекле әсәр — Г. Бәшировның «Намус» һәм К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романнарын бирде» («Большевик» №7, 1951), — дип язды. Мондый югары бәя алу — татар совет язучыларының иҗат мөмкинлекләре турында сөйлиләр.
Әдәби әсәрләрнең сәнгатьчә көчен һәм художество кыйммәтен рус теленә тәрҗемә ителү факты белән үлчәү көндәлек гадәткә кереп бара. Бу — бик табигый. Рус укучысы — иң культуралы, югары таләпле, нәфис вкуслы укучы. Рус телендәге әсәр башка телләргә дә тәрҗемә ителә. Шуңа күрә рус телендә басылып чыгарлык әсәр тудырырга омтылу татар совет язучысы өчен законлы күренеш.
94
Рус теленә тәрҗемә ителеп, Москвада басылып чыккан әсәрләрнең саны хәзер елдан-елга арта бара. Бу хәл татар совет язучыларының кайнап торган җанлы тормышка, социалистик чынбарлыкка үтеп керә алулары турында сөйли.
Тагын бер әһәмиятле моментны әйтеп китәргә кирәк: татар язучылары рус әдәбиятын торган саен ти- рәннәнрәк өйрәнәләр. Моның уңай йогынтысы бәхәссез нәрсә.
Дөньяда иң алдынгы булган бөек рус әдәбиятының, А. ЛА. Горький, В. Маяковский, А. Толстой. Дм. Фурманов, А. Серафимович, М. Шолохов, А. Фадеев, Н. Островский, К. Федин, М. Исаковский, А. Твардовский. К. Симонов һ. б. күренекле рус совет язучыларының иҗат тәҗрибәләре үрнәгендә татар совет язу-чылары зур иҗат мәктәбе узалар. Тормышны тирәннән алып, аны революцион үсештә, типик күренешләре белән яктыртуда, типик образлар, типик характерлар күрсәтүдә, мәсьәләне үткенләндереп, вакыйгаларны аңлы рәвештә куертып бирүдә татар совет язучылары соңгы елларда гына да шактый бай тәҗрибә тупладылар. Бу тәҗрибә рус язучыларының казанышларын иҗади өй-рәнү нәтиҗәсе.
Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романында, Гомәр Бәшировның «Намус» романында укучылар тор-мышның тирән ярлардан агып баруын күрделәр.
Бу әсәрләр турында үзәк матбугатта да, җирле матбугатта да бик күп мәкаләләр чыкты; романнарның үткен социаль конфликтка корылган әсәр булулары да, типик образлар һәм типик характерлар сурәтләүләре дә аерым-аерым тикшерелеп күрсәтелде. Тормыш чынлыгын җанландырган, халыкларның сталиичыл дуслыгын гәүдәләндергән мондый әсәрләрнең «барлык тугандаш әдәбиятларның үсеше өчен тирән прин-ципиаль әһәмияте бар»лыгы («Правда» №89, 30. III. 1951) турында да язылды.
Шунысы күңелле, татар совет язучылары уңыш казанган әсәрләр санын күбәйтә торалар. Укучылар да, әдәби тәнкыйть тә И. Газиның «Онытылмас еллар», «Алмагачлар чәчәк ата» исемле повестьларын, Г. Әпсәләмовның «Алтын Йолдыз», «Газинур» исемле романнарын яратып каршы алды. Хәзер Ә. Фәйзинең «Тукай» исемле романы чыкты. Бу — халык шагыйренең биографиясен, үзе яшәгән тормыштан аерып, коры гына сөйләп чыгу түгел. Ә. Фәйзи, соңыннан халык шагыйре булып үскән нәни Габдулланың гаять җылы, лирик образын сурәтләгәндә, ул яшәгән тормышны да бөтен яктан күз алдына бастыра. Шул чактагы авыр, газаплы тормыш, *шул кыенлыкларны үз җилкәсендә күтәреп баручы крестьяннар, кустарьлар, мастеровойлар, кечкенә Апушның үз йөрәгеннән кичерелгән вакыйгалар — Габдулланың киләчәген билгелиләр, аның шигырьләренең тарихи җирлеген күрсәтәләр, бөек иҗат эшчәнлегендәге халыкчан чыганакларны сурәтлиләр. Тукай иҗатын җентекләп өйрәнү өстенә, Ә. Фәйзи шагыйрь яшәгән чорны да ныклап тикшергән һәм тормыш чынлыгы белән сугарылган реалистик әсәр тудырган.
Бүгенге колхозның аерым тармагын һәм анда эшләүче кешеләрне өйрәнеп, Ф. Хөсни «Җәй башы» исемле повесть, Ә. Еники «Рәхмәт, иптәшләр!» исемле повесть яздылар. Бу әсәрләрдә сугыштан соңгы колхоз кешеләре һәм аларның эчке каршылыкларны җиңеп, алга барулары чагыла.
Билгеле, тормышны яхшылап өйрәнү прозаиклар өчен генә хас нәрсә түгел. Безнең шагыйрьләребез һәм драматургларыбыз, үзләре күтәргән тема өстендә яхшылап эшләп, күренекле әсәрләр бирделәр.
С. Хәкимнең «Бакчачылар», Ә. Да-выдовның «Алгы сафтагылар», Ш. Мөдәрриснең «Яшел тасма», С. Батталның «Олы юл буйлап» исемле поэмалары, Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» исемле драмасы һ- б. ларда тормышның характерлы күренешләре һәм анда булган социаль конфликтлар һәм характерлар көрәше бирелә.
Социалистик тормышны тирәннән өйрәнү юлы белән генә югары ху-дожестволы әсәр тудырырга мөмкин.
95
Социалистик җәмгыятьнең җанлы й>Кади чынлыгына никадәр тирәнрәк үтеп керә алса, язучы шулкадәр Шпик күренешләрне, типик образларны җанландырырга мөмкинлек таба. Тормышны тирәннән һәм бәген чынлыгы белән чагылдырган здәби әсәрдә конфликтсызлыкка да Урын калмый. Тормышка үтеп керә алганда гына зур проблемалар, әһәмиятле вакыйгалар күтәрергә, халык интересларын, дәүләт интересларын ачык яктыртырга мөмкин.
Уңышларыбыз өчен без иң элек партиягә, аның зирәк политикасына, Ленин һәм Сталинның өйрәтүләренә бурычлы. Моннан башка әдәбиятның казанышларын күз алдына китереп булмый.
Язучы марксизм-ленинизм тәгълиматы белән никадәр нык коралланган булса, аның дөньяга карашы никадәр киң булса, ул шулкадәр күбрәк күрә һәм ераграк карый ала; шулкадәр кыюрак эшли һәм тормышның социалистик асылын яктырак һәм җанлырак күрсәтә ала.
Партия, язучыларның бурычын билгеләп, аларның дәүләт интерес-ларыннан башка, халык интересларыннан башка бүтән һичбер интереслары юк икәнне күрсәтте. Бу — әдәбият һәм сәнгатьнең нинди югарылыкта торырга тиешлеген билгеләгән гаять мөһим бурыч иде. Шушы бурычны тирәннән аңлаган язучылар иҗтимагый әһәмияте зур, художество кыйммәте югары булган әсәрләр тудыралар.
Югарыда күрсәтелгән әсәрләр, билгеле, барысы да бер дәрәҗәдә түгел, чөнки язучыларның тормышны белү дәрәҗәләре үк төрлечә. Ә ул иҗат кыюлыгына тәэсир итә, күтәрелгән проблемаларның зурлы-гын, художество көчен билгели. Ләкин бер нәрсә бәхәссез: алар чын күңелдән язылган әсәрләр, халык интересларын күздә тотып иҗат ителгән җимешләр.
Татар совет язучыларының Ленин, •Сталин өйрәтүләре яктылыгында тормышка якын килүләре, зур темаларга һәм проблемаларга, бөек илебезнең йөрәк сулышын тоярга омтылулары бик куанычлы факт. Бу — !3 чиратында, милли чикләнү кебек, бик әшәке һәм зарарлы күренешләрдән чистарына баруга бик нык ярдәм итә. Елдан-елга язучылар әдәбиятның үсешенә зарар итә торган милли чикләнүнең төрле чагы- лышларыннан арына баралар. Ләкин бу өлкәдә тынычланырга һич тә урын юк әле. Нәкъ шушы мәсьәләдә соңгы вакытка кадәр хаталар җибәрелә. Халыклар дуслыгы темасы да татар совет әдәбиятында җитәрлек яктыртылмый, ул үзәк тема булу, әйдәүче тема булу дә-рәҗәсенә күтәрелмәгән. Милли чикләнү чагылышлары — совет яшьләренә коммунистик, интернационалистик тәрбия бирүгә аяк чала.
Социалистик тормышта иң бөек, иң мөһим, иң кирәкле моментларны гәүдәләндерү эше үзе үк язучы каршына зур таләпләр куя, примитивлыктан, артта калган вкуслардан, беркатлылык күренешләренә сокланып караудан арынуны сорый- Милли чикләнүгә каршы кискен көрәшергә чакыра.
Матур әдәбиятның уңышлары зур, тик алар тынычланырга хокук бирмиләр. Киресенчә, язучыларның барлык әсәрләрен дәүләт интереслары югарылыгына күтәрү өчен бик кискен көрәш җәелдерәсе бар.
Ленин — Сталин партиясе безне ирешелгән уңышлар белән тынычланып калмаска өйрәтә; булган кимчелекләрне ачарга һәм аларны бетерә барырга куша. Иптәш Маленков, үзенең докладында бу кимчелекләргә тукталып, болай диде:
«Эш шунда ки, әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсешендә зур уңышлар булуга карамастан, күп кенә әсәрләрнең идея-художество дәрәҗәсе һаман да әле тиешле югарылыкта түгел. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә әле күп кенә уртача, тонык, ә кайва- кытларда совет чынбарлыгын бозып күрсәтә торган халтура әсәрләр дә чыга. Совет җәмгыятенең күпъяклы һәм кайнап торган тормышы кайбер язу ч ы л а р н ы ң һәм худо ж н i1 к л арның иҗатында сүлпән һәм күңелсез су-рәтләнә».
Иптәш Маленков күрсәткән бу кимчелекләр татар язучылары иҗаты өчен дә хас нәрсә. Бездә идея- художество дәрәҗәсе түбән булган

әсәрләр шактый еш күренәләр һәм алар «Совет әдәбияты» журналында да басылып килделәр (алда китереләчәк мисалларда моны күрербез). Эшләнеп бетмәгән, чиле-пешле әсәрләр, поэмалар, драмалар, шигырь һәм очерклар, кайвакытларда хата фикерле мәкаләләр басылып чыга һәм алар каты тәнкыйтькә очрыйлар.
Безнең байтак язучыларның төп кимчелекләре социалистик чынбар-лыкның асылына төшенеп җитмәүдә, аның үсеш законнарын аңлап бетермәүдә. вакыйгаларны дәүләт интереслары югарылыгыннан торып яктырта белмәүдә күренә. Шуңа күрә дә совет кешесенең рухи байлыклары, аның характерындагы гүзәл сыйфатлар, коммунизм 'төзү идеалына комачаулый торган барлык тискәре күренешләргә каршы көрәше тонык һәм җансыз яктыртыла.
Совет кешесенең рухи бөеклеге, башкаларга үрнәк булырлык күркәм сыйфатлары оранжереядә үсми, ул көрәштә чагыла, көрәштә чыныга. Совет идеологиясенә чит булган барлык төр карашларга, кыланышларга каршы көрәштә, артта калган, туңган, үлемгә хөкем ителгән карашларны рәхимсез җимерү һәм җиңү көрәшендә генә совет кешесенең иң матур сыйфатлары ачыла. Социалистик реализм методы совет язучысыннан шушы көрәшне тулы яктыртуны сорый.
Иптәш Сталин: «Бездә һәрвакыт тормышта нәрсә дә булса үлә’ бара. Ләкин үлә бара торган нәрсә болай гына үләргә теләми, бәлки ул үзенең яшәве өчен көрәшә, үзенең го.мере беткән эшен яклый.
Бездә һәрвакыт тормышта яңа бер нәрсә туа. Ләкин бу туа торган нәрсә болай гына тумый, бәлки үзенең яшәүгә хокукын яклап чиный, кычкыра.
Иске белән яңа арасындагы, үлен бара торган белән туып килә торган арасындагы көрәш, — безнең үсе-шебезнең нигезе менә шул», — дип өйрәтә.
Язучылардан да нәкъ әнә шул көрәш процессын чагылдыру, үсешебезнең нигезен тәшкил итүче көрәшне гәүдәләндерү таләп ителә. Социализмнан коммунизмга күчү чорында бу көрәш сүнми, киресенчә, кискен төстә бара. Шуңа күрә конфликтларның сүнүе турында фикер күтәрү зур хата. Иптәш Сталин «СССРда социализмның экономик проблемалары» исемле хезмәтендә коммунистик төзелеш барышында килеп чыга торган кар-шылыкларны инкарь итми. Киресенчә, социализм вакытында җәмгыятьнең җитештерү мөнәсәбәтләре белән җитештерү көчләре арасында бернинди каршылык юк, дигән карашларның тирән ялгыш булуын күрсәтә.
Нәкъ менә шушы моментларны дөрес аңлап җиткермәү нәтиҗәсендә, язучылар еш кына каршылыкларны һәм тормыш конфликтларын күрсәтә белмәделәр, типик характерларны ача алмадылар. Язучыларның кайберләре конфликтлар сүнә бара дигән вульгар «теорня»- нең сукыр колы булдылар.
«Конфликтсызлык» теориясенең әдәбият үсешенә, идеологии эшкә зарар итүе турында иптәш М. Суслов XIX съездда сөйләгән речендә болай диде: «Бездә коммунизм төзелеше шома гына «конфликтсыз», авырлыксыз һәм көрәшсез генә алга бармый. Әдәбият һәм сәнгать эш- леклеләре арасында урын тапкан «конфликтсыз» дип йөртелгән тео-рия — тирәннән ялгыш • һәм марксизм-ленинизм га чит теория. Ул безнең әдәбиятыбызга һәм сәнгатебезгә зыян китерде, аларны буржуаз идеология калдыкларына һәм тәэсиренә каршы, совет кешеләренә алга, коммунизмга барырга комачаулый торган барлык искелеккә, үлек нәрсәләргә каршы актив көрәштән читләштерде» («Правда» 13. X. 52).
Конфликтсызлык теориясе йогын-тысында язылган әсәрләрдә тормыш бозып күрсәтелде, укучыларның игъ-тибары актив - көрәштән читләштерелде; андый әсәрләр тормыштагы каршылыкларны җиңеп чыгарга өй-рәтмәделәр; алар тынычлануга, үз- үзеңнән канәгатьләнүгә өндиләр иде. Менә ни өчен партия һәм иптәш Сталин бу ялган теориягә каршы кискен көрәш ачарга чакырды.
Иптәш Сталин язучыларның ха-таларын күрсәтеп, түземлелек белән ул хаталарны бетерү юлларын өйрәтә, совет әдәбиятының үсешен аталарча кайгыртып тора. XIX съезд трибунасыннан сөйләгән речендә язучы А. Фадеев конфликтсызлык теориясен фаш итүче кеше — иптәш Сталин булганын әйтте. Шул рәвешчә, иптәш Сталин совет әдәбиятының яңа югарылыкка күтәрелүе өчен киң юл ачты.
Съезд алдыннан гына булып үткән республика, край, өлкә партия конференцияләрендә, әдәбият-сән- гать өлкәсендәге җитешсезлекләрне иптәш Сталин күрсәтүләре яктылыгында бетерү чаралары турында сөйләделәр. Татарстан партия оешмасының край конференциясендә дә татар совет әдәбиятының уңышлары белән бергә, Татарстан Совет язучылары' Союзының эшендәге житешсезлекләр, аерым язучыларның иҗатындагы хаталар күрсәтелде. Татарстан Совет язучылары Союзы эшендә политик үткенлек булмавы, язучыларның иҗатларындагы политик җитешсезлекләргә Союзның түзеп торуы, аерым язучыларның әсәрләрендә милли чикләнүчәнлек фактлары турында сөйләнде. Конференция драматургиянең артта калу сәбәпләрен, «конфликтсызлык» теориясенең зарарлы йогынтысын күрсәтеп, татар совет драматургиясен югары баскычка күтәрү өчен җитди иҗат эшенә чакырды.
Язучылар алдында торган сугышчан бурыч — партиянең XIX съезды күрсәтүләрен тормышка ашыру өчен, чынбарлыкны тирәннән, реалистик чагылдыру өчен барлык иҗат көчен туплаудан гыйбарәт.
Совет әдәбияты дөньяда иң алдынгы, иң идеяле әдәбият; аның халык массаларын тәрбия итү роле зур. Совет әдәбияты тудырган уңай художество образларында совет кешеләре үзләренең тормыш һәм эшләрендә кулланырлык гүзәл сыйфатлар табалар. Шуңа күрә дә тормышны аның революцион үсешендә туды чагылдыра торган әсәрләр, Сталин чоры кешеләренең кешелек сыйфатлары бөтен гүзәллегендә гәүдәләнгән әсәрләр, яна типтагы кешеләрнең матур характерлары сурәтләнгән әсәрләр совет укучылары тарафыннан яратып каршы алыналар.
Иптәш Маленков үзенең докладында әдәбияттагы җитешсезлекләрне тирәннән ачып күрсәтү белән бергә язучыларның иҗатына ачык юнәлеш тә бирде:
«Безнең совет әдәбияты һәм сәнгате тормыш каршылыкларын һәм конфликтларын кыю рәвештә күрсәтергә, куәтле тәрбия чараларыннан берсе булган тәнкыйть коралыннан файдалана белергә тиеш. Реалистик сәнгатьнең көче һәм әһәмияте шунда ки, ул гади кешенең югары рухи сыйфатларын, аның характерының типик уңай билгеләрен таба һәм ачып бирә ала һәм бирергә тиеш, гади кешенең матур художество образын, кешеләргә үрнәк булырга лаеклы образын тудырырга тиеш».
Иптәш Г. М. Маленков тарафыннан куелган шушы изге бурычны үтәү юлында әле бик нык эшлисе бар, билгеле. Кешеләргә үрнәк булырга лаеклы образлар тудыруда безнең күп кенә язучыларыбыз мактана алмый. Бигрәк тә драма әсәрләрендә уңай образлар көчсез, схематик биреләләр. Бу хәл тормышны белмәүдән, аның каршылыкларын һәм конфликтларын күрә алмаудан килеп чыга.
Шуңа күрә уңай образлар каршы-лыкларны җиңү процессында, үткен конфликтлар ситуациясендә бирелмиләр.
Л1оны бигрәк тә җитәкче коммунист образларын бирүдә күрергә мөмкин. Җитәкче коммунист образы бик күп очракта әсәргә әзер килеш килеп кергәнгә, аның характеры үстерелми, ул көрәштә, авырлыкларны җиңеп, алга баруында, читен мәсьәләләр өстендә эшләгәндә сурәтләнми. Уңай образларның эшен раслау яки тискэ'ре образның кирелеген сындыручы авторитет рәвешендә очраклы төстә бирелә торган җитәкче коммунист образлары безнең әдәбиятыбызга яңалык өсти алмыйлар, аның галлереясен бает-мыйлар.
C. Ә.“ -V Г2.
97
Бу уңайдан, югарыда искә алынган Ә. Еники иптәшнең «Рәхмәт, иптәшләр!» повестена тукталырга кирәк. Анда җитәкче коммунист образлары шактый күп алынган. Парторг Дускаев, авыл советы председателе Сөләйманов, колхоз пред-седателе Шәйхи абзый шундыйлардан. Сөләймановның характерын автор Нургали белән конфликтка кертеп ача, Сөләймановның үзен күрсәтүдән дә бигрәк, язучы аны Нургали кичерешләре аша сурәтли. Шәйхи абзый образы да шул ук кешенең кичерешләре аша беркадәр төсмерләнә. Язучының иҗат алымында мондый формалар була, билгеле. Ләкин бер кешегә булган мөнәсәбәттә генә җанлы образ бирү читен. Образны тулыландыра торган эш җитми. Сөләйманов һәм Шәйхи образларын тагын да җанландыру өчен художник төрле буяулар табарга тиеш иде. Дускаев образына килгәндә, шуны әйтергә кирәк. Язучы аның мөлаем бер кеше булуын, гаделлеген күрсәтергә тырышып, семья тормышына күз сала, лирик чигенешләр ясый. Әсәрнең соңында ул үзенең логик яктан көчле, чынлыкка туры карап сөйләгән рече белән күңелле тәэсир калдыра. Шулай булса да аны да тулы образ дип булмый, ул авырлыкларны җиңүче, каршылыкларга кискен рәвештә ташланучы булып күз алдына басмый. Язучы барлык игътибарын тәнкыйтьне аңламый торган тискәре образның эчке дөньясын күрсәтүгә юнәлтә. Аның психологиясенә тирән чумып, автор вакыйгаларның темпында шактый тоткарлый, тормышның җанлылыгын сүрелдерә.
Ләкин шуның белән бергә, Ә. Еники повестенда драмаларда күренми башлаган кискен конфликтлар барлыгын әйтергә кирәк. Язучы тормыш конфликтын бирүдә шактый кыюлык күрсәтә һәм вакыйганы үткен- ләндереп алуы, аны айлы рәвештә кабартып сурәтләве белән тәнкыйтьне яратмый торган кешенең типик җы й н а л м а образы н җа 11 л а и д ы р а.
Төбендә үз эшен канәгатьләнеп эшли торган ферма мөдире Нургали — гомуми уңышлыклар белән тынычланучы кеше — кимчелскләр-
98 не күрсәтә башлагач һәм алдагы перспективалар турында кайгырту кирәклеген исенә төшергәч, үзенең нормаль хәленнән чыга һәм тәнкыйтьне кыерсыту дип, эштән алу дип карый. Шул карашлар җирлегендә Ь1ургали авыл советы председателе Сөләйманов белән кискен конфликтка керә. Бу — тормышта бар конфликт һәм характерлы күренеш. Нургали, тәнкыйтьне күтәрмичә, тәнкыйть итүчеләргә начар караш белән давыллап йөргәндә, үзе дә теләмәстән, тәнкыйть күрсәткән кимчелекләрне бетерү юлына баса. Ул әле һаман сукрана, тузынып йөри, үзе инде башкачарак эшли башлый. Моның белән язучы тәнкыйтьнең уңай йогынтысын күрсәтә. Нургали, билгеле, җиңел генә төзәлми, аңа бу хәлне бик тирәннән кичерергә һәм иптәшләренең тагы да катырак тәнкыйть итүләрен ишетергә туры килә. Шунда гына ул үзенең тәнкыйтьне хата аңлавына төшенә.
Әсәр Нургалинең төзәлү юлына аяк басуы белән тәмамлана. Тәнкыйтьне кабул итүе һәм чыннан да төзәлүе алдагы эшеннән күренергә тиеш.
Иптәш Сталин язучыларны тор- I мыш чынлыгын чагылдырырга кирәк дип өйрәтә. Бу һәрбер язучы, һәр- I бер жанр өчен мәҗбүри.
Безнең драма әсәрләрендә тормыш чынлыгы бик зәгыйфь чагылып килде. Шуңа күрә сыек, тонык әсәрләр, дулкынландырмый торган, тормыш конфликтларын сәхнә тышында калдырган пьесалар күбәйде. Сәхнә гомере озын булган үткен конфликтлы драмалар соңгы елларда бөтенләй диярлек күренми баш-лады. Сәхнәгә менгән әсәрләр — озын гомерле була алмадылар. Пьеса никадәр җиңел һәм тормышны өй- рәңмичә язылса, сәхнәдән шулкадәр тиз төште.
Сәхнәдә кыска гомерле әсәрләрнең берсе — Р. Ишморатның «Якын дус» драмасы булды. Тамашачыңны салкын кабул итте. Чөнки автор үзенең идеяләрен алдап уйланган әзер формаларга салып бирде, тормышның динамикасын, яның үз эчендәге көрәшен күрсәтмәде. Дөрес,

99
драманың төп идеясе бик мөһим, бик кирәкле идея иде: ул совет кешеләренең дуслыгы турында, иптәшлек бурычы, коммунистлык намусы турында сөйләүне максат итеп куйды. Ләкин ул идея, тормыш фактлары белән тиешенчә сугарылмаган булганга, җитлекми кала; эчтәлек белән форма берлеге югала.
Р. Ишморатның «Якын дус» исемле драмасында идея тормыштагыча көрәш аша, конфликтлар аша күрсәтелми, декларатив төстә бирелә. Иптәшлек, дуслык, намус турында лозунг теле белән бик күп сүзләр әйтелә. Болар сәнгать калыбына салып күрсәтелмиләр.
Рәхим Дәүләтбаев гамьсезлеккә бирелгән, ул масайган, Мортазаны, кем булуына игътибар итмәстән, үзенә якынайткан. Мортаза исә бер аферист һәм карак кеше. Рәхимнең гамьсезлеге аркасында заводта авария була. Авария нәкъ Мансур Рә- фиков Рәхимгә кунакка килгән көнгә туры килә. Рәхим белән Мансур инде сигез ел күрешмәгән якын дуслар. Рәхим белән Мансурның дуслыгы заводтагы авария вакыйгасында сынала. Мансур шул вакыйгадан соң Рәхимнең ваемсызлыгын һ. б. кимчелекләрен күрә башлый, һәм ул үзенең иптәшенә ярдәмгә килә.
Дуслыкның тирәнлеген һәм комму-нистик ныклыгын сынау өчен заводтагы авария вакыйгасы уңышлы конфликт булмаган кебек, Мансурның парткомга барып киңәшләр биреп йөрүе дә реаль түгел, типик түгел.
Узып барышлый туктаган Мансур партком секретаре Мироновка килгәч, алар арасында түбәндәгечә сүз бара:
«ЛА и р о н о в. Ә син кичәге авариядә төп гаеп Дәүләтбаевка кайтып калганны беләсеңме?
М а н с у р. Беләм. Шуның өчен Дә ул минем ярдәмгә, шулай ук сп- нец дә ярдәмгә мохтаҗ дип уйлыйм.
Мироно в. Менә ничек! (Гаҗәпләнгән кыяфәт белән Мансурга карын, мыегын сыпыра.) Ә соңгы вакытта аның мещанланып баруын, эшенә җавапсыз карый башлавын беләсеңме?
Мансур. Беләм.
Миронов. Масайды ул.
ЛА а н с у р. Барын да беләм. (һәрбер сүзенә басым ясап.) һәм шуңа күрә безнең ярдәмебезгә мохтаҗ да ул. Бигрәк тә синең ярдәмгә.
Миронов. Алай... Синеңчә, безнең ярдәм нәрсәдән гыйбарәт булырга тнеш?
Мансур. Әйтә алмыйм. Анысын инде син яхшырак беләсең. Мин, мәсәлән, аның масаюын һәм аңарда башланган гамьсезлек авыруын нинди дә булса зур бер җыелышта фаш итәр идем... һәм, әгәр җәмәгатьчелек тә ярдәмгә килсә, ул, мөгаен, үзенең гаебен аңлар иде. Аны бик каты кыздырырга кирәк... Әйе, әйе... кыздырырга!., дус-ишләрчә башын- , нан сыйпап кына сөйләүләр аңа' ярдәм итмәячәк.
Миронов. Менә син нинди ярдәм турында сөйлисең икән. Бу миңа аңлашыла! (Пауза.) Димәк, безне кыздырырга кирәк дисең?
Мансур. Мин Рәхимне дидем.
Миронов. Рәхимне!.. Ха-ха! Ә аның гаебе өчен мин — партком секретаре җаваплы түгелмени?..
Мансур. Әгәр шулай аңлыйсың икән, бигрәк тә яхшы.
Миронов. Башкача аңлау мөмкин дә түгел. Заводта авария булган икән, партия бит аның өчен иң башлап миннән сорый.
ЛА а н с у р. Билгеле.
М и р о и о в. Нишлисең бит... Ха-кыйкатькә ачык күз белән туры карарга кирәк. Димәк, эшне яхшы итеп куя алмаганмын әле мин. Дәү- ләтбаевта гына түгел, димәк, безнең күбебездә әле гамьсезлек һәм аның белән килешү чире бар. Бүген мин моны бөтен йөрәгем белән тойдым. Ләкин ышан, дускай, аны бетерү өчен көрәшүдә мин хәзер аяусыз булачакмын!»
(Р. Ишморат. «Пьесалар», 64—65 битләр.)
Иң күңелсез як шунда, автор үз геройларының характерыннан чыгып аларны сөйләтми, бәлки үзе сызган план буенча сөйләтә. Әсәрнең башында ук Рәхимнең масаюы турында сүз кузгала, авторның күңеленә кереп утырган бу сүз төрле персона ж л а рда 11 к а ба гл ат ы л а. Автор, к ү
100
рәсең, бер сүзне кабатлатып образ көчәя дип уйлый. Башта ул сүз Хәйдәр авызыннан әйттерелә (10 бит), Рәхим аны үзе кабатлый (15 бит), аннан соң ул сүз Мансурга күчә (49 бит), ниһаять, партком секретаре да шул сүз белән фикерен раслый (64 бит). Эш монда авторга ошаган бер сүзнең еш кабатлануы турында түгел, бәлки бер персонажга тагылган характерны билгеләүче төшенчә турында бара. Нәтиҗәдә, болар кешенең катлаулы характерын бик яссы, туры сызыклы бер схемага кайтарып калдыралар.
Ярый, югарыда китерелгән өзекне карыйк.
Автор дуслыкның иң матур чагылышы шушы күренештә дип уйлый. Күрәсез, партком секретаре Миронов та Мансурның «акыллы» сүзләреннән хәйран кала. Янәсе ул «хакыйкатькә ачык күз белән» карый алмаган, «димәк, эшне яхшы итеп куя алмаганмын әле мин!»
Бер сорау туа. Әгәр Мансур Рәхимгә кунак булып килмәгән булса, яки ул Миронов белән электән таныш булмаган булса, ул чакта Рәхимне нишләтерләр иде? Партком дөрес чара күрә алыр идеме, юкмы? Бәлки, бу мәсьәләдә завод җитәк-челәре ялгыш адым ясарлар иде?
Мансурның дуслыгы нәрсәгә кайтып кала: Рәхимне бик үк кыйнап ташламагайлары дип борчылумы, әллә элеккечә эшлекле кеше итү өчен көрәшме? Авария турында Мансурның «бигрәк тә аның Рәхим белән бәйләнгән булуы күңелсез» — дигән сүзләреннән соң бу дус-лыкның тар, шәхси яклары гына алга чыкмыймы соң?
Мондый сораулар үзеннән-үзе килеп чыгалар. Чөнки читтән килгән, узып баручы кешенең, партия оешмасына килеп, аларның эшләренә тыгылып йөрүе ышандырмый.
Иптәш Маленков әйткәнчә, типиклык проблемасы — һәрвакыт политик проблема, мондагы «типиклык»- ны да шул политик яктан алып карарга кирәк. Мондагы хәлне «билгеле бер социаль тарихи күренешнең асылына туры килә торган нәрсә», — дип булмый.
Безнең совет чынбарлыгында дус-лыкның дулкынландыра торган, һәркемне сокландыра торган, кешенең рухын үстерә торган чагылышлары хисапсыз күп. Дуслыкның иң югары чагылышы — халыклар дуслыгының дулкынландыргыч үрнәкләре безнең тормышта тулып ята. Ватан сугышы елларында мондый дус-лыкның таң калырлык үрнәкләре адым саен булып торды. Совет' кешеләренең дуслыгы, коммунистик дуслык—ул үлемне җиңә торган, көрәшне җиңеләйтә торган җепләрдән үрелә. Аңа мещан төчелеге дә, әшнәлек һәм дусның йомшаклыгын йомып калдыру кебек адымнар да чит нәрсә.
Әсәрдә күрсәтелгән дуслык кешеләргә үрнәк булырлык формада бирелмәгән, шуңа күрә тамашачы аңа салкын кан белән карый.
Шул рәвешчә, зур идея, зур булып җитлекмәгәнлектән, кечкенә, формаль моментларга кайтып кала. Шул идеяне < үстерергә, көчәйтергә тырышып, теге я бу образга тагылган сүзләр — ялангач лозунглар булып яңгырыйлар. Ә сәнгать ялангачлыкны сөйми, сәнгать образлар аша хис итүне, образлар ярдәмендә фикерләүне сорый.
М. Әмир тормышны тирәннән өйрәнеп, үткен конфликтлы «Миңлекамал» драмасын язды. Ул әсәрнең уңышы да очраклы түгел иде. Миңлекамал образында тамашачылар совет кешесенең формалашкан гүзәл сыйфатларын күрделәр; социалистик строй чыныктырган эшчәнлек характерын, җитешсезлеккә тү-зеп тора алмаулыкны, кыенлыкларга каршы кыю рәвештә көрәшкә ташлану һәм аны җиңеп чыгуны, ихтыяри көчкә ия булуны шул образның эш һәм көрәше аша күреп тордылар. Бу драма М. Әмирнең дра-матургии көче турында, аның иҗат мөмкинлеге турында сөйли иде. һәм ул «Тормыш җыры» кебек поэтик драма язуы белән үзенең драматурглык осталыгын беркетте. Тик драматург тормышны өйрәнүен элеккечә дәвам иттермәде.
101
Уңыш казанган «Миңлекамал», «Тормыш җыры» кебек яхшы дра-маларыннан соң, М. Әмир «Профессор Саматов» пьесасын язды. Ләкин әсәр, яхшы теләк белән язылган булуына карамастан, сәхнәгә күтәрелә алмады. Мондый уңышсызлык кайдан килеп чыкты соң, ни өчен ул сәхнә эшчеләрен кызыксындыра алмады? Моның сере тормышны җитәрлек өйрәнмәүгә һәм андагы конфликтларны таба белмәүгә кайтып кала. Без бу драманың кон-фликтлары юклыгын, драматургии яктан эшләнмәгәнлеген күрсәтеп чыккан идек инде ДАатбугатта тәнкыйть ителгәннән соң, М. Әмир бу әсәрне үзенең җыентыгында бастырып чыгарды. Ләкин автор аны төзәтмичә, яңа материалларны өйрәнмичә, бары аерым картиналарын төшереп калдыру белән генә чикләнеп, кыскартып бастырды. Механик рәвештә кыскарту, билгеле, әсәрне көчәйтми дә, төзәтми дә.
Ләкин, безнең карашыбызча, әсәрне бик нык төзәтергә, драматик ситуацияләрен яңабаштан эшләргә кирәк иде. Бу килеш калганда, алынган идея, кирәкле һәм зур идея җитлекми бирелә.
Без галимнәрнең бик «важный нәрсә» табуларына ышанабыз; безнең галимнәр андый «важный нәрсә»ләрие табып торалар, — бу типик хәл. Ләкин шуны табу өчен барган көрәш бик кызык һәм катлаулы булырга тиеш бит. Галимнәр нинди каршылыклар алдында калырлар иде икән: техник авырлыклар гынамы? Профессор ясаган аппарат кыенлыклар тудыруы мөм-кин, ләкин барлык конфликт шул аппараттамы? Юк, билгеле. Җитмәсә тагын ул аппарат сәхнәгә чыгарылмый да. Пьесада күрсәтелгән көрәш, каршылыкларны җиңеп чыгу көрәше үзенең табигый хәлендә, реаль чагылышында дип әйтерлек түгел. Автор пьесада зур көрәш бара дип уйлавы белән хаталана. Әйе, галимнәр граммлап кына табыла торган «бик важный нәрсә»- не тонналап табу өчен көрәшәләр. Чынлабрак карасаң, алар каршын-
1 «Совет әдәбияты» №6. 1951 ел. да һичбер авырлык юк, һичбер каршылык юк икән. «Важный нәрсә» инде табылган булган, техник фәннәр докторы Зайцев аппаратны ясаган. Шуның өстенә аппаратның конструкциясендә дә, эшләү мөмкинлегендә дә тел тидерерлек нәрсә табылмый. Аны сынаган Сәгыйдә аппаратка «бик аз гына төзәтү кертәсе» барлыгы турында сөйли. Автор исә эшне авырайтып күрсәтү өчен һәм тамашачының хисен кытыклау өчен сәхнә артында Зайцев аппаратын шартлата һәм Сәгыйдәнең кулын яралата.
«Важный нәрсә» никадәр генә «важный» булмасын һәм аны табу өчен барган «көрәштә» кемнең генә кулы сынмасын, тамашачы салкын канлылыгын югалтмый, чөнки тормышта көрәш андый булмый. Шуның өстенә бу көрәшнең сәхнә артында баруын әйтергә кирәк. Сәхнәдә исә Зайцевны үгетлиләр, янәсе ул аппарат ясый ала, тегесе шулай ук карышкан була, янәсе яшьлек дәрте җитми, булдыра алуына ышанмый. Ниһаять, ул аппаратны ясаган, димәк, иҗат итү авырлыгы булмаган, каршы-лыкка очрамаган, ул бары эш барып чыкмас дип кенә шикләнгән. Тамашачы «важный нәрсә»нең нәрсә икәнен белмәгән кебек, аппаратны да күрми, шулай булгач, аны нәрсә белән кызыксындырып тотарга соң?
Язучы галимнәрнең иҗат дөньяларына үтеп керә алмаган, әгәр ул тормыш үзенең барлык характерлы яклары белән сурәтләнсә, без ясалма каршылыкларны түгел, чын каршылыкларны, тормыш конфликтларын җиңеп баручы галимнәрне күрер идек. Шулкадәр «важный нәрсә» тирәсендә көрәш бу чаклы тын, каршылыксыз баруы үзе табигый түгел. «Важный нәрсә» тирәсендә йөрүче төрле халтурщик- лар, консерватив карашлы галимнәр, җиңел юл белән генә гыйльми дәрәҗәгә ирешергә теләүчеләр, «важный нәрсә»нең дәүләт күләмендәге әһәмияте яктылыгында карьера ясарга тырышучылар, ниһаять, «важный нәрсә»нең серен
102
урларга тырышучы диверсантлар, шпионнар, «дус союзниклар» бул-маганмыни? -Көрәшнең шул тирәдә әйләнүе типик булмасмы һәм бу типиклык — политик проблемага үсмиме соң?
Безнеңчә, көрәш нәкъ әнә шундый политик җирлектә барырга тиеш иде. Шул җирлектә генә аның идея ягыннан җитлегүе һәм художество кыйммәте күтәрелергә мөмкин.
Әдәби әсәр тарихи дөреслекне аның революцион үсешендә чагылдыру белән бергә тәрбия итү коралы да: ул хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирергә тиеш. Ә бу максатка үткен социаль конфликтлар көрәшен сурәтләү белән ире-шергә мөмкин.
Н. Исәнбәт, «Драма әсәрләрендәге конфликт, уңай һәм тискәре образ мәсьәләләре» исемле мәкаләсендә бик хаклы рәвештә, Т. Гыйззәтнең яңа конфликтлар эзләвен әйтеп китә. Т. Гыйззәт «Алсу таң» исемле драмасында, элекке әсәрләрендә бирелгәнчә, сыйнфый антагонистик конфликтлар алмый, бәлки үз тормышыбыз эчендә яшәгән каршылыкларны күрсәтә. Колхоз председателе Мортаза белән аның хатыны парторг Халидә арасындагы конфликт — яңа конфликтларның берсе. Ир белән хатын арасындагы дау, бер-береннән көнләшү, берберенә ышанмау кебек, семья ' мөнәсәбәтләрендәге ызгышларга кайтып калмый. Язучы, киресенчә, бу семья эчендә андый карашлар беткән итеп күрсәтә. Аларның килешмәүчәнлеге һәм хәтта семья җепләре өзелүе — икенче нәрсәгә, иҗтимагый мәсьәләләргә карый. Мортаза белән Халидә колхозның • киләчәк үсешенә икесе ике төрле карый башлыйлар.
Моның булуы мөмкинме? Мондый карашларның кискен конфликтларга алып керүе мөмкинме? Бик мөмкин һәм ул тормышта шулай була да. Ләкин иҗтимагый мәсьәләләрдә башланган конфликт шул ук югарылыкта чишелергә дә тиеш. Т. Гыйззәт пьесасында исә харак-терлар бәрелеше белән башланган конфликт үсми, сүрелә һәм мәсьәләнең үткенлеге югала. Мортазаның туңып калганлыгын һәм колхоз үсешенә киртә булып торуын тирәниәнрәк, үткен рәвештә тәнкыйть итәсе урында, язучы алдагы күренештән үк инде Мортазаны зур төзелеш башына китереп куя һәм сәхнәдәге ниндидер бер киеренкелекне саклап тору өчен генә Мортаза белән Халидә арасында мәхәббәт уены яңадан башлана.
Югарыдагы мисаллар, безнең драматургларның күп кенә очракта тормыш чынлыгына үтеп керә алмаулары, шуңа күрә каршылыкларны һәм тормыш конфликтларын күрсәтүдә к ы юл ык л а р ы җитмәү турында сөйли.
Иптәш Маленков үзенең докладында болай диде:
«Совет кешесенең идея һәм культура дәрәҗәсе чагыштыргысыз үскәнлеген исәпкә алырга кирәк, аның вкуслары партия тарафыннан әдәбиятның һәм сәнгатьнең иң яхшы әсәрләре ярдәмендә тәрбияләнәләр. Тонык, идеясез, фальшь нәрсәләргә совет кешеләре түзеп тора алмыйлар һәм безнең язучы- ларыбызның һәм художниклары- бызиың иҗатына югары таләпләр куялар. Безнең язучылары- быз һәм художникларыбыз үзләренең әсәрләрендә җәмгыятьтә булган начарлыкларны, кимчелекләрне, авыру күренешләрне камчыларга, уңай художество образларында яңа типтагы кешеләрне кешелек дәрәҗәсенең бөтен гүзәллегендә күрсәтергә һәм шуның белән безнең җәмгыять кешеләрендә капитализм тарафыннан тудырылган яман шешләрдән һәм начарлыклардан азат булган харак-терлар, күнегүләр, гадәтләр тәрбияләүдә ярдәм итәргә тиешләр. Хәлбуки безнең совет беллетристикасында, драматургиясендә, шулай ук кинематографиядә художестволы әсәрләрнең сатира шикелле төрләре хәзергә кадәр юк. Безнең совет чынбарлыгы сатира өчен материал бирми дип уйлау
103
ялгыш булыр иде. Безгә барлык тискәре, черек, үлек нәрсәләрне, безнең алга баруыбызга тоткарлык ясый торган нәрсәләрне үзләренең сатира уты белән көйдерерлек совет Гогольләре һәм Щедриннары кирәк».
Съезд трибунасыннан язучылар алдына куелган бу бурычлар совет әдәбиятының яңа үсеш баскычын билгелиләр.
Соңгы елларда совет әдәбиятында сатира күренми башлаган иде. « Кон ф л и ктс ы з л ы к» теориясе аны безнең матбугаттан кысрыклап чыгарды. Бу да — социализм вакытында каршылыклар сүнәләр дигән фальшь караштан килеп чыккан иде. Җәмгыятьтә булган начарлык-ларны, кимчелекләрне, авыру кү-ренешләрне камчыларга тиеш булган, шуның .өчен чыгарыла торган «Чаян» журналында да үткен сатира җиңелчә елмаю белән алышынды. Сатирик әсәрләр язылмадылар. Алай гына да түгел, сатира язарга кыюлыгы җиткән язучының әсәре язучылар тарафыннан, редакцияләр тарафыннан яратып каршы алыныр идеме икән әле? Язучылар һәм редакция работниклары ул әсәрнең яшәү хокукы турында уйланырлар иде. Шуңа ? күрә Нәкый Исәнбәт, мәсәлән, комик образларны борынгы тормыштан эзләп йөрде. Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Гамир Насрый, Әнәс Камал әсәрләрендәге юмор-сатира элементлары, һәркай- сының үзенчәлекле моментлары булуга карамастан, төбендә беркатлы, пешеп җитмәгән олы Кешеләрнең балалык кыланышларын күрсәтү белән чикләнде. Гогольләр, Щедриннар традициясе җирлегендә, Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал-ларның традицияләрен үстереп, совет кешеләре тормышыннан комедияләр, сатирик әсәрләр бирәсе урында, татар язучылары бу өлкәгә игътибар итмәделәр.
М. Әмирнең бер яхшы ягы бар: ул барлык жанрларда эшли, әдәбиятның барлык төрләрен диярлек биреп бара. Нинди генә нәрсә сине кызыксындырмасын, М. Әмирдән аның үрнәген табып була. Күп төрле иҗат эше алып барган бу язучыдан без комедияләр дә, водевиль дә, сатира, юмор хикәяләре дә табабыз. Мисалны аның әсәрләреннән алу шуңа күрә очраклы түгел.
М. Әмир төрле күңелле, мәзәк хикәяләр язуда күп күнегү ясады. Аның «Тун ачуы», «Биш пот Гали» кебек уңышсыз мәзәкләре булган кебек, күңелле генә язылган һәм үз рамкасында яхшы эшләнгән «Мөстәкыйм карт йокысы» кебек юморы да бар. Соңгы елларда ул «Казан урамнарында», «Кысыр хәсрәт» кебек юмористик парчалар бирде. Моның беренчесе, «Казан урамнарында» хикәясе, М. Әмирнең үз традициясе җирлегендә (артистларга карата мондый хәлдә, үз репертуарында, диләр) язылган. Анда без уртакул бер кешенең, моңа кадәр үз эчендә бикләнгән берәүнең, кинәт якты дөньяга чыгып китүен һәм, тормышның үзгәрүен сизеп, хәйран калуын күрәбез. Тормыштагы үзгәрешләргә карап уйлана торгач, безнең героебыз трамвайны саташтыра һәм тагын да зуррак үзгәрешләр төбәгенә барып чыга. Мондый кешенең булуы мөмкин, әлбәттә. Язучы биредә артта калганлыкны тәнкыйть итүдән, уртакул тын тормышта үз-үзеннән бпк канәгать яшәүче кешенең обывательлеккә тәгәрәү мөмкинлегеннән ачы көлүдән бигрәк, Казан шәһәренең бик нык үзгәрүен, яңаруын әйтергә тели.
«Вак» кеше проблемасы безнең әдәбиятта Октябрь революциясенә кадәр күтәрелде. Ш. Камал новеллаларында капиталистик тормыш тарафыннан изелгән, эксплуатация дөньясында югалып калган кешенең яки трагикомик хәле күрсәтелде, яки аның яшәргә хаклы булуы әйтелде, яки бәхетсезлеге сурәтләнде.
«Вак» кешеләрне Ш. Камал бәхет проблемасы белән бәйләп сурәтләде. Шуның белән ул «вак» кешеләр проблемасының социаль әһәмиятенә басым ясады; капиталистик стройның ул кешеләрне «ваклануга» мәҗбүр итүен күрсәт-
104
те. Чынлыкта исә, аларның «вак» булмавын, кешелекле матур сыйфатларга ия булуларын, хезмәт итәргә, кешечә яшәргә, сөяргә һәм сөелергә, бәхетле яшәргә хаклы булуларын әйтте. Бәхетле тормышка чыгу юлын белмәсәләр дә, ул «вак» кешеләр һаман якты өмет белән яшәделәр, үз тормышларыннан ризасызлык белдерделәр.
Язучыларның гуманистик карашлары белән укучылар күңелендә жылы тойгылар уяткан бу «вак» кешеләр капиталистик тормышны гаепләтәләр иде.
Социалистик тормыш шартларында «вак» кешеләр бармы соң? Бар, әлбәттә. Ләкин бу «вак» кешеләрне капиталистик строй вакытындагы кешеләр белән тиңләп булмый. Элек аларны социаль строй вакландыра, үсәргә ирек бирми, талантларын буып килә. Хәзерге көндә «вак» кеше — ул үз аңындагы капитализм калдыкларын бетерә алмаган, иске гадәтләр, искергән карашлар колы булып яшәүче кеше. Шул карашлары белән алар безнең үсешебезгә комачаулык итәләр. Аларның «ваклык»лары тормыш изүе нәтижәсендә, тормышның авырлыгы нәтижәсендә түгел, бәлки каршылыкларны җиңә барып, туктаусыз алга үсә торган социалистик чынлык белән бер адымга атлап барырга өлгерә алмауларын- да чагыла. Болардан тыш үзенең практик яшәешендә билгеле бер дәрәжәгә ирешкән кешеләр дә очрый, артыгын сорамый да, теләми дә торган, жанын мамыкка урап тынычланган кешеләр була. Мондый кешеләр безнең алга баруыбызга аяк чалалар. Шуңа күрә әдәбият аларны камчыларга тиеш. Тик безнең язучыларда тәнкыйть житми, камчылау юк. Артталыкны сатира уты астына тотасы урында, безнең әдәбият бары артта калган кешенең яңалык каршында аптырап калуын, артталыгы белән көлке уятуын сурәтләде. Мирсәй Әмир һ. б. язучыларның комизм элементы эзләүләре күбесенчә шул тирәдә әйләнә.
Менә, мәсәлән, М. Әмирнең соңгы вакытта гына басылып чыккан «Кысыр хәсрәт» хикәясе. Хикәя артта калган, тормыш белән бер адымга атлап бара алмаган кешедән көлә. Мин-минлек ка-рашларыннан, вак милекчелек пси-хологиясеннән аерыла алмаган, аңында капитализм калдыгы яшәгән хатын гомере буе «кара көн» килү мөмкинлегеннән калтырап тора. Ул балаларын «бәхетле» итәргә теләп, йорт сатып алырга йөри. Ләкин кайдан гына йорт сатмасыннар, ул урында яңа йортлар төзелеше билгеләнгән була.
Ниһаять, ул бер йорт хуҗасы белән килешә, ләкин җанлы тормыш белән һичбер алыш-биреше булмаганга күрә, ул йортның да коммунизм төзелешләре өчен урын бушатасын белми, йорт Куйбышев гидрострое салыну, Казанда Идел киңәю уңае белән сүтелергә тиеш икән. Беркем белән сөйләшмичә, киңәшмичә иза чигеп йөргән чакта, хатынның киявенә яңа салынган йорттан яхшы квартира бирәләр. Шул рәвешчә, «кара көн» турында кайгыртучы хатын көлкегә кала, һәм бу табигый дә — иске карашларыннан аерыла алмаган кеше безнең шартларда мәсхәрә булырга тиеш. Ләкин язучының кыюлыгы житеп бетми. Ул артталыкны, үләргә тиеш булганны сатира уты астына тоту турында уйламый. Ул, коммунизм корылмаларына, социалистик шәһәр төзелешенә комачау-лый торган кешене күрсәтми, бәлки һичкемгә кагылмаган, үз эченә бикләнгән беркатлы кешенең зур тормыш каршында уңайсыз хәлдә калуын гына әйтә.
Безнең тормышта мондый «вак» кешеләр бар һәм алар иҗтимагый мәсьәләләргә пассив мөнәсәбәттә тору белән генә чикләнмиләр. Алар үзләренең артталыкларына, катып калган карашларына чат ябышып яталар, яңалыкның үсүенә каршы чыгалар, тормышның алга хәрәкәт итүенә комачаулыйлар.
«Драматургиянең артта калуын бетерергә» исемле редакцион мәкаләсендә «Правда» газетасы болай дип язган иде: «Бездә бөтенесе дә идеаль түгел, бездә тискәре типлар бар, безнең тормышыбызда
105
начар яклар аз түгел һәм бозык кешеләр дә аз түгел. Безгә кимчелекләрне һәм кыенлыкларны күрсәтүдән курыкмаска кирәк. Кимчелекләрне дәваларга кирәк. Безгә Гогольләр һәм Щедриннар кирәк. Хәрәкәт булмаган, үсеш булмаган жирдә генә кимчелекләр булмый. Ә без үсәбез һәм алга таба хәрәкәт итәбез, — димәк, бездә кыенлыклар да, кимчелекләр дә бар» («Правда», 7. IV. 1952 ел.)
Менә шуның, өчен дә юмористик ’ әсәрләрнең, геройларын беркатлы I пассив кешеләр белән генә чикләү жнтми. Соңгы чиктә, шул пассивлык, ваемсызлык үзе бик каты i тәнкыйть ителергә, иҗтимагый зарары күрсәтелергә тиеш бит! Мәсьәләнең бу ягына да игътибар итү кирәклеге безнең язучыларда житмәде. Шуңа күрә бездәге комедияләр дә җитди була алмадылар, мәсьәләне үткен куймадылар, ким-челекләрне дәваларга ярдәм итмәделәр диярлек.
М. Әмирнең «Җыр дәвам итә» исемле драмасында бер комик урын бар. Зәгыйфә карчык, тракторист- ларның дуңгыз ите ашауларын күреп, елап утыра. Аның дөньяга карашы шулкадәр тар, шулкадәр дини йолалар белән томаланган, * ул дуңгыз ите ашаучыларның тә- ' мугта яну мөмкинлекләрен уйлап кызганудан яшь коя. Бу да шул ук «кысыр хәсрәт» инде! Зәгыйфә карчыкның юк нәрсәгә елап уты-руы, әлбәттә, көлке! Ләкин бу көлү дини йолаларга каршы да, артта калганлыкка каршы да юнәлдерелмәгән. Шуңа күрә «кысыр хәсрәт» — «кысыр тәнкыйть» булып калган.
Иптәш Г. Маленков үзенең док-ладында социалистик эстетиканы югары күтәрә торган принципиаль мәсьәләгә тукталды. Моңа кадәр язучылар да, тәнкыйтьчеләр дә буталып беткән типиклык проблемасына ачыклык кертеп, ул болан диде:
«Безнең художникларыбыз, әдә-биятчыларыбыз, сәнгать работник-ларыбыз художество образлары тудыру буенча иҗади эшләрендә шуны һәрвакыт исләрендә тотарга тиешләр ки, иң күп очрый торган нәрсә генә түгел, бәлки билгеле бер социаль көчнең асылын иң тулы һәм үткен итеп гәүдәләндерә торган нәрсә типик була. Марксист- лар-ленинчылар аңлавынча, типик нәрсә ниндидер статистик урталык дигән сүз түгел. Типиклык иң күп таралган, еш кабатлана торган көндәлек нәрсә генә түгел, бәлки ул билгеле бер социаль тарихи күренешнең асылына туры килә торган нәрсә. Образны аңлы рәвештә тулыландырып күрсәтү, үт- кенләндерү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки аны тулырак ачып бирә һәм күрсәтә. Типик нәрсә — реалистик сәнгатьтә партиялелек чагылуның төп сферасы ул. Типиклык проблемасы — һәрвакыт политик проблема».
Типиклык проблемасын дөрес аңлау бик мөһим нәрсә. Аны тәнкыйтьче дә, әдәбиятчы да дөрес аңларга тиеш. Уңай образларны бирүдә генә типиклык соралмый, тискәре образларны бирүдә дә шул ук типиклык сорала, ул образ да билгеле бер социаль тарихи күренешнең асылына туры килерлек итеп эшләнергә тиеш. Шулай булмаганда, аның сугышчанлык көче калмый, партиялелеге чагылмый.
Иптәш Маленков язучылар өчен бик мөһим бернәрсәне басым ясап әйтә: тормышта булган вакыйгаларны кабартып, үткенләндереп күрсәтү типиклык проблемасына каршы килми, типик образны юкка чыгармый. Бу проблема социалистик реализм методы принципла-рына бик нык ятышып тора: тормыштагы вакыйгаларны гомумиләштереп, тулыландырылган җыйналма образлар бирүне алга сөрә, социаль вакыйгаларны үткенләндереп бирүне яклый. Аңлы рәвештә арттырып, үткенләндереп күрсәтү уңай образларга карата никадәр кирәк булса, сатирик образларны бирүдә дә шул дәрәҗәдә кирәк.
Соңгы елларда язылган комедия әсәрләрен күздән кичергәч, партия әйткән, иптәш Сталин әйткән сүзләрнең — безгә «совет Гогольләре һәм Щедриннары кирәк» дигән
106
сүзләрнең— никадәр актуаль, никадәр мөһим икәнлеген тагын бер кат күңелгә беркетәсең.
М. Әмирнең «Наилә» пьесасын, Г. Насрыйның «Директор Тарханов» комедиясен һәм Ә. Камал комедияләрен шул яктылыкта карап чыккач, әле безгә бу өлкәдә бик нык эшләргә кирәк дигән нә-тиҗәгә киләсең.
Г. Насрыйның «Кушнарат» комедиясе игътибарга лаеклы әсәр. Г. Насрый, мәсәлән, яңалыкны сизми башлаган һәм үсүгә аяк чалырга керешкән колхоз председателеннән көлгәндә, бик уңышлы буяулар тапкан. Госман картның без ори-гиналь характерын күз алдына китерәбез. Ул эш тә сөя, колхозын да ярата, билгеле бер масштабта эшли дә ала, практикасы да бар, үзен дә онытмый. Аның берничә колхозны берләштерүгә каршы чыгуы үзен председатель итеп сайламаслар дип куркудан икән. Бу турыда ул партоешма секретаре Сания белән сөйләшкәндә бик ачык белдерә:
«Г оема н. Теш кайрап йөрүчеләр бар. Син шуны аңла: яратам мин үземнең колхозымны! Үзебез оештырган колхоз бит. «Маяк» колхозы! (Пауза.) Сугыш елларын хәтерлисеңме, ә?.. Яныма үзең килдең бит, Сания, үзең! Госман абзый, дидең, председатель булырга ризалык бир, дидең, бөтен ышанычыбыз синдә, дидең. Әйттең бит? Я? Әллә оныттыңмы?
Сания. Бик исемдә».
Госманның эшләргә теләп тә, хәзерге колхозны җитәкли алмавын, үзенең катып калган дәрәҗәсенә чат ябышып көлкегә калуын эзлекле төстә ачасы урында, шул нигездә конфликтларны үткенлисе һәм куертасы урында, автор кискенлекне йомшарту юлына баса.
Түбәндәге өзек, мәсәлән, гаҗәп матур табыш:
«И а з л ы б и к ә. «Консерватор» ни дигән сүз ул?
Г ос м а н. Консерватормы? (Уйлап тора.) Консерватор... тукта әле... Юк, хәтердән чыккан. Пигә кирәк ул сиңа?..
Назлыбикә. Болай гына...
Клубта кемдер сине «консерватор» диде».
Госман, сүзнең үзенә кагылганын ишеткәч, корт чаккан кебек сикереп тора һәм сүзлек китабын да бик тиз таба.
«Г о с м а и. Минеме?! Хәзер эзләп табабыз! (Шкафтан калын китап алып актара. Таба. Кинәт төсе бозыла.) Кем әйтте? Харисмы? Ә?!
Н а з л ы б и к ә. Түгел, түгел.
Г ос м а н. Кем соң? Я?!»
Язучы «консерватор» сүзенең мәгънәсен әйттереп тормый, ул максат түгел, ләкин шул сүз яктылыгында Госманның характерын оста ача.
Кирәкле урында нокта куя белү яхшы ул, ләкин Госман картның Сания белән сөйләшкәндә, авторның ашыгып нокта куюын мактап булмый. Безнеңчә, нәкъ әнә шунда, Сания белән сөйләшкәндә, Госман картның барлык характеры ачылырга тиеш иде. Шул ук вакытта безгә партоешма секретаре да, образ буларак, тулыланып күренер иде. Комедия шул юлдан китми, һәм ул үзенең уңышлы башланган комедиялеген югалтып, икенче юнәлештәге әсәргә әйләнә.
Сания белән Госман арасында сөйләшү булганнан соң комедиянең төп конфликты көрәшсез генә хәл ителә. Алдагы картинада инде Госман кирпеч заводы директоры. Госман колхоз председателе вакытында ук, кирпеч заводы салып, колхозны баетырга һәм шул акчага электростанция салырга хыяллана. Комедия Госманның бу хыялын көлке астына алмый, бәлки аны яхшы табып, әсәрнең икенче өлешендә кирпеч заводы эшенә күп кенә игътибар итә.
«Күп кенә колхозларда һәм совхозларда кирпеч, черепица һәм башка промышленность әйберләре җитештерү буенча ярдәмче предприятиеләр төзү практикасы кип таралды, — диде иптәш Г. Маленков. — Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу тө-зү материалларының һәм промышленность әйберләренең бәясен кыйммәтләпдерә һәм — башлыча- сы — колхозларны һәм совхозларны
107
авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү бурычларын хәл итүдән читкә этәрә һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә тоткарлык булып тора».
Урып-җыю вакытында да, чәчү вакытында да кирпеч заводы белән шөгыльләнүне автор Госманнан Ехөлү өчен дә, Харисны тәнкыйтьләү әчеп дә алмый, киресенчә, яна председатель Харисның, эш колачын күрсәтү өчен китерә. Ышандырмый торган бу күренешләр әсәрне бик нык бозалар. Шуны әйтергә кирәк, Госман председательлектән төшкәч, Харис белән ике арадагы конфликт та төссезләнә башлый. Ләкин шул ук вакытта Госманның, кызы Йолдыз белән Харис арасында конфликт башлана. Моңа кадәр бер- юерсен сөеп йөргән ике яшь — гомуми тел таба алмый башлыйлар. Чөнки Госман Харисның тәнкыйть итүен үзе председатель булыр өчен дип уйлый һәм бу турыда йолдызга әйтә. Шәйхетдин дә, Харисны мактап, болай ди: «Молодец, энем Сабиров! Бөтен халыкны Бикбаевка каршы күтәрдең. Үзеңне председатель итеп сайладык. Менә бит ул самокритика!».
Госман Харис турында бер уйлый да бетә, ә менә йолдыз, инде Шәйхетдин сүзен дә ишеткәч, чыннан да шиккә төшә. Аның шикләнүенә гаҗәпләнеп булмый, чөнки Харисның эчке матурлыклары җитәрлек ачылмый, аңардан нәрсә дә көтәргә мөмкин. Комедияне логик рәвештә эзлекле дәвам итсәң, шул урыннан ул берничә вариантта үсеп китә алыр иде. Бердән, йолдыз балалык хисенә бирелеп, әтисенең кимчелеген бөтенләй күрмичә, Госман белән бергә көлке объекты булып кала һәм мәхәббәте «.имерелә яки, икенчедән, Йолдыз, алдынгы комбайнчы буларак, әтисе фикеренә каршы килеп булса да, Хариска булган хисләрен үзгәртми, яки, өченчедән, Харис тәнкыйтьне начар ният белән файдаланучы булып фаш ителә!
Безнеңчә, комедияне уңышлы дә- ьам иттерү өчен автор каршында шундый күп мөмкинлекләр булган. Ләкин ул аларның берсен дә файдаланмый. Ни өчен? Чөнки авыру якларны күрсәтергә, кимчелекләрне әйтергә кыюлык җитми. Шуңа күрә автор Госман картны да тизрәк төзәтергә ашыга.
Дөрес, Госман әле каршылык күрсәткән була, ул, мәсәлән, 150 пот уңыш алуга ышанмый. «Инде үзегезгә генә әйтим: безнең якларда булмаган хәл бит бу», — ди ул Харис белән Саниягә. Ләкин бу сүзләр аның күңел ышанычыннан чыгып әйтелгән сүзләр түгел, автор ябыштырган сүзләр. Чөнки ул аннан элек Йолдызга «Сортлы бодай. Дугалы ат кереп күмелер-лек бодай үстерәчәкбез!» — дип сөйли иде. Монысы аның характерына ятыша да.
Күп вакыт узмый, язучы Госманны бөтенләй яңа кеше итеп үзгәртә: «Ярты ел эчендә бик зур сабак алдым мин. Кичәге Бикбаев белән бүгенге Бикбаев — алар хәзер икесе ике кеше. Минем өчен шунысы кыйммәт, шунысы! Кичәге Бикбаев юк! Үлгән»,—дип сөйли Госман үзе турында.
Шул рәвешчә, бик матур башланган комик образ, ачылып бетмәстән, гади бер штамп схема эченә кертелә дә, ышандырмый торган бер резонерга әйләнеп кала.
Госман белән Харис арасында аңлашылмаулык күптән бетә. Ә менә Йолдыз белән Харис арасы һаман салкын килеш кала! Аларның «конфликты» дәвам итә, чөнки әсәрне сузарга кирәк. Бу да комедияне үзенең логик агышында алмау бәласе.
Әсәрдә тагын күңелле генә тәэсир калдыра торган Гөлбәдәр белән Хөсәен образлары бар. Алар икесе ике колхозда, бик сөешәләр, ләкин Гөлбәдәр сортлы орлыклардан аерылмаганга, Хөсәен «Маяк» колхозыңда яшәгәнгә—бәхетле тормыш корып җибәрә алмый торалар. Комизмга бирелеп китеп, автор, үзе дә сизмәстән, бу образларына карикатура ясый башлый. 'Аларның мәхәббОте түбәндәгечә күрсәтелә:
«Г әлбәдә р. Лаборатория кайда — мин шунда. Кушнарат кырларына салкынга бирешми торган «Казанская» арышын чәчәрбез.
108
Хөсәен (шатланып). Алайса, син каршы түгел?
Г ө л б ә дәр. Менә тагын... Нишләп каршы булыйм?
Хөсәен. Гөлбәдәр! Җаным! (Тышта машина гудогы. Хөсәен тәрәзә янына барып кычкыра.) Була, Госман абзый, эш пешә!
Гөлбәдәр. «Люстесценс» бодайлары, «Капитал» борчаклары үстерербез.
Хөсәен. Бу синең ризалык бирүеңме соң?
Гөлбәдәр. Нинди ризалык?
.Хөсәен. Миңа кияүгә чыгарга.
Г өлбәдәр (көлеп). Бигрәк кызык кеше син, Хөсәен!.. Хөсәен, мин бит берләшкән колхозның лабораториясе турында сөйлим».
Дөрес, ике гашыйк арасында мондый гына аңлашылмаулык яки берсенең шаяртып сөйләве мөмкин, ләкин әсәрдәге сүзләр шаярудан бигрәк. Гөлбәдәрнең лаборатория эшенә бирелүен күрсәтү өчен алынганнар, шуңа күрә ул уңышсыз да. Гөлбәдәрнең мәхәббәтенә поэтик җылылык бирә торган сүзләр кирәк иде!
Менә безнең арсеналдагы юмор- сатира, комедия әсәрләре шундый характерда эшләнеп килделәр. Билгеле, бу — җитми һәм XIX съезд күрсәтүләре нигезендә, бу өлкәдә 'җиң сызганып эшләргә кала. Халык бездән күңелле комедияләр, үткен сатиралар көтә; бу өлкәдәге классик традицияләрнең үстерелүен сорый.
Татар совет әдәбиятының поэзия тармагы бик киң һәм ул коммунизм жәмгыятен илһамланып төзүче совет кешесенең интересларын җырлавы белән әһәмиятле. Сугыш- * тан соңгы, бигрәк тә соңгы еллардагы поэзия — ул тормышыбызның характерлы күренешен — социалистик ярышны гәүдәләндерүе белән аерылып тора. Анда тын, идиллик күренешләр, айдай урагын тотып уйга калган сылулар югалып бара, алар урынына югары техника белән коралланган совет кешеләре, алариың тынгысыз эзләнү, көрәшү, ярышулары һәм шул көрәштә формалашкан характерлары бирелә. Безнең поэтик әдәбиятта таби-гатьне үзгәртүчеләр дә, урман кисүчеләр, комбайнчылар да, югары уңыш алу өчен көрәшүче бригадирлар да, мичуринчылар, партия работниклары, механизаторлар да бик сөелеп биреләләр. Югарыда саналган поэмалар шул турыда сөйлиләр.
Соңгы вакытта нефтьчеләр турында шигырь цикллары күренә башлады.
Кайнап торган җанлы тормышыбызның билгеле бер төбәген алып, аны җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә поэма яки шигырьләр циклы языла икән — бу инде шагыйрь-ләрнең иҗат эзләнүләре турында сөйли.
С. Хәким, Ә. Исхак, Н. Арсланов иптәшләр, материалны ныклап өйрәнеп, билгеле бер тема буенча цикллар эшләделәр. Тынычлыкка багышланган, коммунизм төзелешләрен җырлаган, партия һәм юлбашчыларыбызга мәхәббәт хисләре белән сугарылган дистәләрчә ши-гырьләрне күрсәтергә мөмкин. Болар — бар. Болар — безнең уңышлар.
Сан ягыннан күп, күләм ягыннан шактый калын булып үсеп бара торган поэзиядә, тематикасының төрлелеге һәм актуальлегенә карамастан, укучыларны канәгатьләндерми торган нәрсәләр дә бар. Бу кимчелекләр төбендә, җыйнап әйтсәң, — шул ук тормышны тиешенчә өйрәнмәү бәласенә кайтып кала. Поэзиянең сыйфаты өчен, классика тудыру өчен көрәш җитми. Бөек идеяләрне бөек хисләр белән җырлау өчен осталык та, тормышны белү дә кирәк.
Поэзия афоризм белән сөйләшүне ярата. Артык сүзне, мәгънәне көчәйтми торган буш сүзләрне сөйми. Ул чарланган, үткенләнгән, җыйнак төзелгән җөмләләрдән торырга тиеш. Бу — аксиома. Безнең шагыйрьләр исә бу кагыйдәне еш кына бозалар. Нәтиҗәдә матур гына фикер сүз күлендә югалып кала. 8—12 юлда әйтелергә тиешле лирик шигырь ике-өч тап
109
кыр арта башласа, 200—300 юлда бәген фикере, образы бирелеп бетәсе урында — ике мең, өч мең юлга сузылган поэмалар күренсә,— аның нинди кыйммәте кала?!
Безнең кайбер шагыйрьләр әсәрчең күләмен алдан билгеләп язарга керешәләр. Әсәрнең күләме — теманың зурлыгына, катлаулы булу- булмавына, образларның нагрузка- сына, идея эчтәлегенә карап билгеләнми. Шагыйрь өч мең юллык поэма язуны максат итеп куя икән, ул шул юл санын куа. Идеясе инде күптән ачылып бетсә дә, һаман яза бирә.
С. Хәким, мәсәлән, «Дала җыры» поэмасының кабаруын күреп, икенче басмалары өчен- үзе үк кыскартырга мәҗбүр булды.
Ш. Мөдәрриснең «Яшел тасма» поэмасын да, Ш. Маннурның «Тыныч көн» поэмасын да, 3. Нуриның «Урманда утлар» поэмасын да һ. б. бик нык кыскартып булыр иде. Ш. Мөдәррис, матурлыкны формаль аңлап, поэмасындагы глава- лар юлый бер үк санда эшләргә омтыла. Мондый күренешләр, билгеле, поэзиянең сыйфатын үстерүгә бары комачаулыйлар гына.
Күп сүзлелек, таркаулык матур фикерне укучыга сыекландырып китерсә, шул ук вакытта ул сюжет, композиция бөтенлегенә дә зыян итә. Шуңа күрә бездә «гомумән» язылган, сюжетсыз шигырьләр бик күп очрый.
Шушы арада «Литературная газета»да (№ 141, 22. XI. 52) басылган бер мәкаләдә В. Тушно- ваның поэмасы уңае белән бик күп кенә шагыйрьләрнең форма дисциплинасын югалтулары турында язылды. Матбугатта чыга торган шигырь, поэмаларның күпчелеге билгеләнгән тема, билгеләнгән сюжет рамкаларын җимереп чыгып, чиксез монологка әйләнәләр, ре-зинка кебек сузылалар. Газета классик шагыйрьләрнең аңлы рәвештә үзләрен сюжет, тема рамкаларында чикләүләре турында мисаллар да китерә. Бу фикерләргә кушылмый булмый.
Югарыда китерелгән мисаллар бу хәлнең татар совет поэзиясе өчен дә хас нәрсә икәнен күрсәтә ләр. Шигырь соңгы вакытта юллар санын арттыруга таба үсә башлады.
Чиксез монологлар белән язу поэмалар өчен генә характерлы түгел. Күп кенә шигырьләр тормышның гомуми матурлыгы, эшнең гомуми бөеклеге, зурлыгы турында сөйлиләр һәм әйтергә теләгән фикерне конкрет образ аша, конкрет вакыйга аша, җыйнак эшләнгән сюжетка салып чагылдырмыйлар; шигырьнең композициясен эшләмиләр. Моңа теләсә кайсы шагыйрьдән үрнәк алып күрсәтергә мөмкин.
Моның белән без һәрбер шигырь шулай дигән карашны якламыйбыз. Бик матур эшләнгән, җыйнак сюжет рамкасына сыйган шигырь үрнәкләрен, мәсәлән, Ә. Исхакның «Азиядә таң» шигырьләре циклыннан, Н. Арсланов һәм С. Хәкимнең нефтьчеләр турындагы циклларыннан китерергә мөмкин.
Менә, С. Хәкимнең «Вышкалар күченә» исемле шигыре. 36 юллык шигырьдә без нефтьченең шат настроение белән шаярып сөйләшүен күрәбез. Ул хатынына өйне җыештырырга куша, чөчки вышка күченә. Яшь баласының идәндә мүкәләп йөрүен күзәтеп, диванда утырган хатын шаяруны аңлап җитми, үпкәли башлый. Ул боегып уйлана, яшь бала белән күченеп йөрисе килми, шушында төпләнеп яшәү өчен агачлар утыртуын да уйлап ала. Бу күренеш укучыга яңа нефть районы кешеләрен күз алдына бастыра, әле тормыш яңа корылып килә; аларга күченеп йөрергә дә туры килгән икән. Нефтьнең күп чыккан җирен, күрәсең, озак эзләгәннәр.
Нефтьче хатыны күченеп Йөрүне сөйми иде. Ә кырда жиде трактор Вышканы сөйри иде.
Вышка яңа урынга күченә, аның башына кунган чәүкәне дә шагыйрь күрсәтергә онытмый. Шигырьнең ахыры сигез юллык монолог белән тәмамлана. Монда да монолог, ләкин кирәк монолог, ир белән хатын арасындагы конфликтны хәл итә торган, аларның
110
настроениеләрен үстерә торган монолог. Нефтьче бу җирләрнең нефтькә бай булуын, рәхәтләнеп эшләргә һәм төпләнеп яшәргә мөмкин булуын үз сүзләре белән аңлата: ул хатынын театрга чакыра, вышка, күп булса, йөз метрга күчүен әйтә, иң соңыннан:
Бервакыт үсеп тә җитәр. Зураер бу малаем. Карарбыз әле бу җирдә Аның да буровоен...—
дип сүзен бетерә. Мүкәләп йөргән малай семья тормышының бер детале булып кына алынмаган, ул шагыйрьнең зур идеясен ача.
Хатынның күченеп йөрисе килмәвенә сылтау итеп алынган бала образы шигырьнең азагында алар- ның шушы төбәктә төпләнеп калуларын күрсәтү өчен хезмәт итә. Мондагы нефть байлыгы безнең балаларга да җитә, ди ул образ.
Зәки Нуриның «Каршылау» исемле унике юллык кына шигырен китерми уза алмыйм:
Өй каршында туктады олау, Берәү менә биек баскычтан. Ана чыга, елап шатлыктан. — Нинди шатлык улны каршылау! Ул аяусыз, ярсып көрәшкән,
Күп җырланган поход, юл җыры.
Күкрәгендә ике ордены
Үсеп чыккан кебек йөрәктән, һич кирәкми сорап торырга, Кичергәне ачык һәммәсе, Чәчләренә кунган чал бәсе Үзе сөйли барысы турында.
Бу — сын шикелле пөхтә, җыйнак шигырь. Бик аз юлларда да шагыйрь тирән эчтәлек сөйли алган һәм* аны вакыйга аша күрсәткән. Ананың үлын каршылау вакыйгасы күпне күргән солдат образын һәм аның анасын күз алдына бастыра. Анда канатлы сүзләр дә, хискә бирелеп китү дә, төчеләнү дә, укучылар аңламас бит дип, яңа детальләр өстәү дә һәм бездәге күп кенә шигырьләрдә очраганча, геройга авторның бәя бирүе дә юк. йөрәгеннән үсеп чыккан ике орден, чал чәчләр — безгә автор рекомендациясеннән башка да куп нәрсә сөйлиләр, алар көчле һәм оригинал әйтелгәннәр. Шуның белән бергә автор гади генә рифмаларын да үзенчә системага салган. Анда беренче — дүртенче юл белән, икенче —өченче юл белән рифмалашып, күнегелгән рифмалашу системасыннан читкә кителгән. Бу — шагыйрьнең уңышы. Димәк, бездә макталырга хаклы шигырьләр дә бик күп.
Хәзер шул ук шагыйрьнең икенче шигырен алып карыйк. Зәки Нуриның «Туган елга» исемле шигыренең ахырындагы даталарына караганда, шагыйрьнең ашыгып эшләвенә шелтә ташлап булмый. Ул шигырь өч ел дәвамында язылган икән. Шуны да әйтергә кирәк, шигырь «гомумән» начар түгел. Ул Иделнең бөеклеген, тарихын, бүгенге көн өчен булган әһәмиятен. ГЭСларын яза.
72 юллык озын шигырьдә шагыйрь декларатив төстә бик күп нәрсәләрне санап чыга:
Һәм шаһит син тыныч көндә Безнең бөек эшебезгә.
Макталасың ямьле җырда, Буйсынасың көчебезгә.
Тутырып гүя киң ярны Безнең шатлык — ташкын ага. Синең көчле дулкыннарны Җиткердек без Москвага. Кушыласың дәрткә тулып, Безнең җырга, безнең эшкә, Мәңге сүнмәс утлар булып Кабынасың төзелештә...
... — Иделгә!—ди бүген ил, ашкынып,— Бердәм яңрый бөтен ил анты: Төзелешеңә керсен бер таш булып Минем көч тә, Идел гиганты. Миллионнарның теләге бер: Ватан, Шунда чакыр, шунда урын бир; Коммунизм үзәненә аккан Суларыңның салыйм юлын мин.
Менә шул рәвешчә бөтенесе турында да, гомуми төстә декларатив сүзләр белән шигырь бик озынга сузыла. Аның темасы да бик гомуми, сюжеты да, композицион бөтенлеге дә юк. Шуңа күрә аның теләсә кайсы строфасын алып ташларга яки теләгәнчә аңа шул ук рухта яңа строфалар өстәргә мөмкин. Шагыйрь шигырьнең җыйнак, пөхтә булырга тиешлеген оныткан. Ул шигыри форма дис-циплинасын бозган.
Ташкын агымы — киң ярны тутырып аккан шатлыкка охшатыла. Ләкин язучы киресенчә әйтергә телидер кебек, тик тел өстендә эшләү җитмәгәнлектән, башка мәгънә килеп чыга. «Төзелешеңә керсен бер
111
гащ булып минем көч тә» — ^бек пафослы эндәшүнең эчтәлеге бөтенләй ачылмый, шушы шигырьме «бер таш булып» керсен, әллә башкачамы? Лирик герой үзен конкрет хезмәттә итеп күрми.
Тагын бер шигырь алып карыйк:
Бу иртәдә яңа домнадан Гөрләп акты чуен ташкыны. Эшче шулай кайнар куллардан Туган илгә бүләк тапшырды.
Җиде катлы җирнең астыннан Күмер тавын шахтер күтәрде.
Ике норма аңа азсыман, Ул сигезне тутырып үтәде. Хәйран калам, әгәр уйласам, Кайдан ала илһам ул кеше. Нигә болай диеп сорасаң — Бу — Ватанны сөю билгесе. Ташчы бүген чыкты ярышка, Канатланган аның уйлары. Җитәр кебек тиздән болытка, Ә ул һаман менә югары. Йорт сала ул туган халкына. Матурлыкка бизи дөньяны, һәйкәл кебек заман каршында Җирдә яшәр аның зур даны.
Без Нәби Дәүлинең «Яңа хәбәр» исемле шигырен тулысынча күчердек. Бу шигырьдә дә канатланган сүзләр белән болытка күтәрелгән эшче образы һәм аның иҗади хезмәте шулкадәр гомуми, шулкадәр шалтыравыклы сүзләр белән бирелә—җанлы эшче, аның күркәм хисе, олы йөрәге бөтенләй сүзләр өермәсе эчендә эреп бетә. Ике норманы азсынган эшче образы сигез норма тутырды дию белән ни дәрәҗәдә үсә, ни дәрәҗәдә безне дул-кынландыра? һич юк. Мондый югары саннар ярдәмендә тормыш белән һич тә хәбәрләшмичә дә, эшченең үзен гомердә дә күрмичә, аның дөньясын өйрәнмичә, теләсә нинди профессия кешесе турында «гомуми» шигырь язып була. Сигез норманы тутыру турында хәбәр бирү белән образ җанланмый, әгәр ул конкрет эш процессында алынса, авырлыкларны җиңү процессында бирелсә—120 процент белән дә яки 100 проценты белән дә безне бик нык дулкынландырыр иле.
С. Хәкимнең югарыда китерелгән шигырендә нефтьченең процент күрсәткечләре бөтенләй әйтелмәгән, Шулай да аны бүгенге эшче, социалистик промышленность алдынгысы итеп күз алдына бастырасың.
Н. Дәүли исә образ тудырасы урында газета өчен хәбәр бирә, аны «Яңа хәбәр» дию белән генә репортаж эчтәлеге көчәйми.
Шушыңа охшашлы шигъри хәбәрләр бездә аз басылмыйлар. Эчтәлеге «гомумән» ярыйсы, эшләнеше «гомумән» ярыйсы язылган, «гомумән» сөйли торган шигырьләр күбәюе — таләпчәнлекнең түбәнәюе турында сөйлиләр. Моның өчен шагыйрьләр дә, редакция работниклары да гаепле. Алар аны матбугатка уздырмаска тиешләр иде. Язучылар союзының шагыйрьләр секциясе исә бу турыда күптән тревога бирергә, шагыйрьләрне үз иҗат-ларына таләпчәнлек рухында тәрбияләргә тиеш иде. Тәнкыйтьчеләр дә мондый күренешләр белән килешеп яшиләр; поэзия каршында торган проблемаларны күтәрмиләр, кимчелекләрне ачмыйлар.
Әдәбиятның башка жанрлары кебек үк, шигырь жанры өчен дә типик характерларны өйрәнү, тормышны җентекләп өйрәнү кирәкле нәрсә. Бездә кайвакыт тормышны өйрәнү «гомумирәк» төстә бара, узып барышлый гына күзәтү ясала. Шуның нәтиҗәсендә Ш. Маннурның «Тыныч көн» поэмасы кебек, тормышны өстән-өстән генә күзәтеп язылган әсәрләр килеп чыга. Ә андый әсәрләр катлаулы, бай тормышыбызның каршылыкларны җиңеп алга баруын күрсәтә алмыйлар, тормышның конфликтларын, көрәшен күрмиләр.
Тормышны җитәрлек өйрәнмәү нәтиҗәсендә сюжетсыз шигырьләр генә түгел, сюжетсыз поэмалар да күренә башлады. Сюжетсызлыкның «конфликтсыз»лыкка алып килми хәле юк. Шул рәвешчә, «конфликтсызлык» теориясенең йогынтысы драматургиядә генә түгел, поэзиядә дә көчле булып килде.
Тынычлык, демократия һәм социализм өчен бөтен дөньяда җәелгән көрәшнең башында Советлар Союзы тора. Советлар Союзы халыкларының тыныч хезмәте
112
бөтен дөньяда прогрессив көчләрне көрәшкә рухландыра. Бу турыда совет шагыйрьләре бик матур шигырьләр иҗат иттеләр. Америка агрессорларына нәфрәт үстерә торган, героик Корея халкына мәхәббәт һәм теләктәшлек хисе белән тулы әсәрләр яздылар; яңа демократик илләрдәге тормышка карата лирик парчалар бирделәр. Әхмәт Исхак, Нури Арсланов кебек шагыйрьләр, Азия халыкларының тормышын өйрәнеп, әдәби кыйммәте булган цикллар эшләделәр. Моның өчен Кореяга яки Вьетнамга барып, сугыш күренешләрен күзәтү эшләнмәгә дә, материалны ныклап өйрәнү нәтиҗәсендә, «билгеле бер социаль тарихи күренешнең асылына туры килә торган» вакыйгаларны табып, истә кала торган шигырьләр бирделәр.
'Мисал өчен Н. Арслановның «Ай Хян белән Ли» исемле легендасын алып карарга мөмкин. Анда Корея халкының рухи көче, ныклыгы, куәте һәм канечкечләргә, ил талаучыларга каршы юнәлгән утлы нәф-рәте егет белән кыз арасындагы мәхәббәт аша бик оста күрсәтелгән. Шагыйрь афоризм булып кереп китәрлек, тирән эчтәлекле юллар биргән. Шәһәр башлыгы ерткыч белән кыз арасында сөйләшү диа-логлары, буш сүзләр түгел, алар үткен, алар характерны тирәннән ача торган диалоглар һәм без шул диалогларда көчле драматизм күрәбез. Чыннан да, драматургларга өйрәнерлек диалоглар бу:
« — Ярдан атсахМ әгәр сине тирән төпкә?
— Мәхәббәтем дулкын булып чыгар өскә.
— Әгәр җиргә күмсәм, тәнең ятыр череп.
— Мәхәббәтем күктә янар чулпан кебек.
— Мин боерсам, палач синең башың кисәр.
— Ул урында саф мәхәббәт гөле үсәр.
— Әгәр утта газапларга кушсам сине?
— Мәхәббәт ялкыны көйдерер бөтен җирне...»
Диалоглар шул рәвешчә дәвам итә. Автор геройларының жестын, хәрәкәтләрен тасвир итмәсә дә, без аларпың кичерешләрен күреп торабыз.
Мәхмүт Хөсәен дә Корея турында бик күп язды, ләкин без аның шигырьләрендә тормышны тирәннән өйрәнүне күрмибез. Ул, бик төчеләнеп, Корея халкына үзенең мәхәббәтен белдерергә ашыга һәм, Совет язучыларына хас тыйнаклыкларны онытып, болай яза:
«Прием булып, шомырт күзләреңнән Суырып үпсен тулган ай нуры.
Кулым булып, дымлы таң җилләре Маңгай чәчләреңне тарасын.
Көч һәм илһам булып, хатым барсын, Дәваласын йөрәк ярасын.
О фажнга...»
Чыннан да, фаҗига!.. Ләкин Корея халкының фаҗигасы түгел бу, ә М. Хөсәеннең шигъри көчсезлек фаҗигасы! Бер төрле үлчәүгә дә сыймый торган чамасыз һәм тыйнаксыз хисләр белән тулган бу «шигырьдә» тормыш күренми һәм ул илбасар янкиларга булган нәфрәтне дә тирәнәйтми.
«Ирием булып... ай нуры суырып үпсен», «кулым булып, таң җилләре маңгай чәчләреңне тарасын» һ. б. шундый күпертелгән юллар белән чын реалистик чынлыкны, олы хисләрне гәүдәләндерү мөмкин түгел. Тормышны тирәннән белмәүне канатлы сүзләр белән генә яше-реп булмый!
Соңгы елларда бездә поэзиянең күләме үсә, ә поэтик көче сыеклана башлады. Тукайлар заманында зур күләмле поэмалар язылмаган, язылса да басыла алмаган. Дәүләтебезнең экономик куәте бездә калын- калын әсәрләр бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә. Ләкин шул ук вакытта партия бездән художество югарылыгын да сорый, классик әсәрләр тудыруга омтылуны таләп итә. Шуңа күрә әсәр, күләме ягыннан гына түгел, беренче чиратта сыйфаты белән үсәргә тиеш.
Татар совет поэзиясенең ритм, рифма мәсьәләләренә, поэтик лексикасына игътибар ителми, алар бөтенләй өйрәнелмәгән. Шигырь тәрҗемәләре шулай ук тикшерелмәгән килеш яши. Бу өлкәдә әле

бик нык бәхәсләшәсе, гыйльми дис куссияләр уздырасы бар- Шагыйрьләр үзләре дә бу юлда аз эзләнәләр, шигырь формаларын, поэтик традицияләрне үстермиләр. Ни өчен бездә шигырьләрнең күпчелеге 10—9, 10—9 иҗеге белән языла? Бу монотонностьтан чыгу юлы юкмыни? Ни өчен бу өлкәдә кыюрак эзләнү алып бармаска? Ни өчен, мәсәлән, рифмалау системасы төбендә бер формада бара? Рус поэзиясендә арсеналның бөтен бай- лыкларыннан файдаланганда, татар шагыйрьләренә ул бай хәзинәдән үрнәк алырга кирәк түгелмени?
Татар шагыйрьләренең коллектив көче белән «Рус совет шагыйрьләре» исемле кыйммәтле әсәр тәрҗемә ителеп мәйданга чыкты. Кызганычка каршы, безнең тәнкыйть моңа үз вакытында тиешле бәя бирә алмады. Бу җыентык татар хезмәт ияләрен рус поэзиясенең иң яхшы үрнәкләре белән таныштыра, энҗе бөртекләрен күрсәтә. Рус халкының тирән поэтик көчен, аның милли характерын, философик куәтен чагылдырган бу әсәр коллектив тарафыннан сөеп эшләнгән, яратып, нҗади тәрҗемә ителгән. Аны укы-ганда, татар совет шагыйрьләренең дә иҗади мөмкинлекләре киң булуы турында уйлыйсың. Күп кенә шагыйрьләр рус поэзиясенең үзенчәлеген саклап, аның поэтик яңгырашын бирүдә нык эзләнәләр, ләкин кайбер очракта шул ук 10—9, 10—9 иҗеге белән яки 8—7, 8—7 ижеге белән тәрҗемә итеп, үзенчәлектән читләшәләр. Ритм һәм рифма куллану системасында да эзләнү кирәклеге сизелә.
Шул рәвешчә, татар совет әдәбиятының зур уңышлары артында Житди кимчелекләре дә яшәп килүе югарыдагы .мисаллардан бик ачык күренә. Бу кимчелекләргә каршы көрәшүдә безнең әдәби тәнкыйть бик зәгыйфь булды, ул җитешеез- лекләрпе вакытында күрми килде, язучыларга ярдәм итмәде.
Иптәш Маленков үзенең докладында:
•> .С.Ә.- № Г2.
«Әдәбият һәм сәнгать работниклары алдында тора1 торган югары һәм изге бурыч безнең художник- ларыбызның һәм әдәбиятчыл арыбызның эшендәге халтурага каршы кискен көрәш алып барганда гына, әдәбият һәм сәнгать әсәрләреннән ялган һәм черек нәрсәләр аяусыз алып ташланган чакта гына уңыш-лы хәл ителә ала», — диде.
Иптәш Сталин язучылар, сәнгать эшчеләре каршына совет классикасы тудыру бурычын куйды. Идея- художество эшләнешенә, образларның типиклыгына, тел чараларына таләпчәнлекне бик нык үстерү белән, әдәби тәнкыйтьне киң җәелдерү белән бу бурычны хәл итәргә мөмкин.
Әдәби тәнкыйтьнең артталыгы турында бездә күп сөйләнә. Бу өлкәдәге хаталар турында да язылмады түгел. Җәдитчелеккә, әдәби мираска хата бәя бирү, «конфликтсызлык» дурында гы саташулар турында матбугатта инде чыгышлар булды. Биредә аларны кабатлап тормастан, бер нәрсәне әйтеп китәсе килә: әдәби тәнкыйтьнең гыйльми дәрәҗәсен, политик үткенлеген, художество сиземләвем бик нык күтәрәсе бар. Безнең тәнкыйть мәкаләләребезнең әнә шул ягы сай була, ул язучыларны да, укучыларны да ышандырмый; профессиональ осталык җитми.
И. В. Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» исемле гениаль хезмәтләре әдәби тәнкыйтьне үстерүгә, әдәби әсәрнең үзенчәлекләре, язучының теле, стиле, эстетик принциплар һ. б. мәсьәләләрне тирәннән һәм җитди итеп тикшерүгә ачык юнәлеш бирә. Ләкин нәкъ менә шул даһи хезмәтләр яктылы-* гында тикшерә алу сәләтебез чикле булуы басылып чыккан мәкаләләрдән күренеп тора. Язучыларның теле турында тикшеренүне максат итеп алган Г. Гобәй иптәш мәкаләсе дә, диалектлар, гомумхалык теле һ. б. турында фикер әйтергә теләгән Л. Җәләй иптәш мәкаләсе дә үзләренең өсләренә алган бурычны үти алмадылар. Беренчесе, мәсьәләгә өстән-өстән генә кагылып, гыйльми анализ ясый һәм гомуми-
113
ләштерә алмаса, икенчесе, Татар-стандагы маррчыларны тәнкыйть итүдә тиешле принципиальлек күрсәтмәде һәм аерым очракта үзе дә Марр йогынтысыннан аерылып бетмәвен күрсәтте.
Иптәш Сталин үзенең хезмәтендә «җәмгыятьне үстерү коралы булган телнең ролен ачып бирде, милли культураларның һәм телләрнең киләчәктәге үсеш перспективаларын күрсәтте». Бу өлкәдә әдәби тәнкыйтькә һәм гыйльми-тикшеренү эшләренә киң җәелергә мөмкин.
Әдәби тәнкыйтьне көчәйтми торып идея-художество ягыннан югары торган әсәрләр өчен көрәшү мөмкин түгел.
Әдәбият һәм сәгнгатьнең үсешен партия көн саен, сәгать саен кайгыртып тора. Партиянең XIX съездында әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә махсус тукталып, аның проблемаларын тикшерү үзе үк партиянең аталарча кайгыртучанлыгы ҺӘхМ язучыларга, художникларга зур ярдәм итүе иде. Ленин—Сталин партиясе һәрбер милләтнең әдәбият-сәнгать үсешенә конкрет җитәкчелек итә, аның үзенчәлекләре, милли формалары үсүгә булыша. Эчтәлеге белән социалистик, фор-масы белән милли әдәбият һәм сәнгатьнең тагын да югарырак баскычка күтәрелүенә конкрет ярдәм итү өчен партия Край комитетында махсус әдәбият-сәнгать бүлеге оештырылды. Татарстан Край ко-митетында шундый бүлек оештырылу — ул татар совет әдәбияты һәм сәнгате үсешен тирәннән кайгыртуның бер билгесе.
Ком м у н ист л ар п а р ти ясенең XIX съезды куйган таләпләрне уңышлы үтәү өчен язучылар оешмасының барлык эшен югары дәрәҗәгә күтәрергә, иҗат секцияләренең эш- чәнлекләрен үстерергә, журналның эшен бик нык җанландырырга кирәк. Татар совет әдәбиятының югары үсешен тәэмин итү өчен барлык эштә тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерергә, кимчелекләрне рәхимсез рәвештә ачып, яңага киң юл бирергә кирәк.
XIX съезд карарлары, иптәш Маленков доклады, И. В. Сталинның тарихи рече һәм «СССРда социализмның экономик проблемалары» исемле хезмәте язучыларның яңа иҗат перспективаларын ачып күрсәтәләр, яңадан яңа әсәрләр тадыруга илһамландыралар.
Шик юк, язучылар коллективы, бөек халкыбызга, Сталин чорына лаеклы зур художество әсәрләре иҗат итүгә барлык көчен туплар, барлык чараларны кулланыр!