Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ШӘРИФ КАМАЛНЫ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ
13 нче декабрьда В. И. Ленин исемендәге Татарстан республика үзәк көтеп- ханәсе татар классик язучысы Ш. Камалның үлүенә 10 ел тулу уңае белән әдәби кичә оештырды.
Кичәдә урта мәктәп укытучылары, кө- тепханә хезмәткәрләре, Казан ВУЗларын- да укучы студентлар, эшче яшьләр һәм укучылар катнашты.
Шәриф Камал әсәрләрендә уңай герой проблемасы турында Г. Кашшаф доклады тыңланды.
Докладтан соң Татар Дәүләт Академия театры һәм филармония артистлары көче белән зур концерт булды.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Проза секциясе.
28 ноябрьда «Чаян» журналы редколлегиясе членнары катнашында үткәрелгән чираттагы утырышта Ф. Хөсни иптәшнең сатирик һәм юмористик хикәяләрнең идея-художество эшләнешенә карата доклады тыңланды.
Докладчы бу өлкә буенча теоретик мәсьәләләргә кагылу белән бергә, моңа хәтле басылып чыккан сатирик һәм юмористик хикәяләрдәге уңай һәм җитешсез якларга тукталды.
Фикер алышуда катнашкан А. Шамов, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, Г. Хәбиб, Ш. Мөдәррис һ. б. иптәшләр язучыларның сатирик һәм юмористик хикәяләр язуга җитәрлек дәрәҗәдә әһәмият бирмәүләрен, «Чаян» журналына пассив катнашуларын әйтеп уздылар.
Тәрҗемәчеләр секциясе.
27 ноябрьда үткәрелгән утырышта Мәхмүт Максуд иптәш әдәби тәрҗемә турында беседа ясады.
А. Шамов, М. Әмир, И. Гази, Г. Төхфәт һ. б. иптәшләр үзләренең чыгышларында М. Максудның тәрҗемә теориясе буенча әйткән фикерләренең файдалы булуын әйтеп уздылар, кайбер мәсьәләләрдә бәхәскә керделәр, әдәби тәрҗемә, тәрҗемә өстендә эшләү турындагы мәсьә-ләләргә тукталдылар.
Секциянең 8 декабрьдагы утырышында В. Бианки хикәяләренең һәм әкиятләренең татар теленә тәрҗемәсе турында И. Надиров иптәш доклады ткңданды.
Фикер алышуларда 3. Нуретдинов. . М. Әмир, Г. Төхфәт, Ш. Шнриазданов Ә. Давыдов һ. б. иптәшләр катнаштылар.
Драматурглар секциясе.
Секциянең чираттагы утырышы 3 декабрьда булды.
Утырышта А. Әхмәтнең «Күбәләгем, түгәрәгем» исемле бер пәрдәлек пьесасы һәм Ә. Камалның «Зураю» исемле яшүсмерләр өчен бер пәрдәлек комедиясе укып тикшерелде.
Чыгыш ясаучы Р. Ишморатов, С. Го- бәйдуллипа, Б. Камалов, Г. Насыйров һәм башка иптәшләр һәр ике авторның да әсәрләре нигездә уңышлы булуы.ч, ләкин әле эшләнеп бетмәгәнлекләрен күрсәттеләр. Авторларга эшләрен дәвам иттерү өчен файдалы фикерләр әйтелде.