Логотип Казан Утлары
Роман

АК КАЕН


VII
Әле җәен, сугыш башлану белән үк, гитлерчыларның басып алган совет җирләрендә халыкны талаулары билгеле булган иде. Шуңа күрә немец-фашист гаскәрләре басып кергән районнардагы колхозчылар, икмәкләрен генә түгел, үзләренең иң яхшы’зат әйберләрен дә яшереп, сәләмә иске киемнәрдән йөриләр иде. Бигрәк тә җиткән кызлар юри иләмсез булып күренер өчен йолкыш кыяфәттә, юынмыйча, битләренә корым сөртеп йөриләр, ә кайчак әче үләннәр ышкып, хәтта тәннәрен дә боза торганнар иде.
Авылга килеп кергән гитлерчылар халыкның сәләмә, шакшы йөрүен күреп:
— Рус нинди ярлы! Бр-р! — дйп җирәнгән булалар иде.
Гитлерчылар килүгә иске-москыга киенеп куйган колхоз кешеләрен өлгер немец операторларының төрле яктан кинога төшереп алган чаклары да булды. Соңыннан алар бу картиналарын барлык кинотеатрларда, советлар илендә колхозчы крестьяннарның «бөлгенлеккә* төшүе», дип күрсәттеләр.
Ләкин шулай да колхозчыларны һичнәрсә таланудан коткарып кала алмады. Гитлерчылар яхшы киемнәр тапмагач, начарларын да тартып ала башладылар. Талау кыш кергәч аеруча көчәйде, чөнки немец армиясенең өстендә җылы кием юк иде. Дөрес, рус крестьяннарының төрле җылы киемнәре (бигрәк тә тузганнары), сугышчан даны белән масайган немец солдатларына бер дә килешми иде килешүен, ләкин, нишләмәк кирәк, барыбер аларны хатыннарның иске туны, төпләгән киез итекләр, бәрәннән яки эт тиресеннән тегелгән бүрекләр белән киендерергә туры килде.
...Квейсның комендатурасы җылы киемнәрне Ольховка тирәсендәге берничә авылда бер үк вакытта җыярга тотынды. Ольховканың үзендә Лозневойга ярдәм итешергә өч солдат калдырдылар — икесе җыя, берсе ат тотып, чыгарып салган киемнәрне чанада саклап йөртә иде.
Бу көнне Фаддеевна карчыкның юравы чынга килде: гадәтгә кыш башында була торган җылыту башланды. Күк салынкы болытлар белән капланган, кояш күренми, һава дымлы иде. Кар күз явын алып торган аклыгын югалтты, соры төскә керде, җепшекләнде. Вакыт-вакыт көнбатыштан исеп куйган җил җир өстенә вак кына яңгыр тузаны сипкәли иде. Кичә генә әле кардан җемелдәп торган бөтен нәрсә — йортлар, каралтылар, капка-коймалар, кое сиртмәләре — бар да сорыланып, каралып, юешләнеп калдылар.
1 Дәвамы. Башы 11 санда.
11
Дымлы һава Лозневойны һәрвакытта бизгәк тоткандай калтырата, рухын төшерә, ачуын китерә торган иде. Шуның өстенә ул халыктан кием җыюның бик авыр буласын да белеп тора иде. һәм шуңа күрә дә Лозневой, эченнән бөтен дөньясын каргый-каргый, Квейсның приказын үтәргә кереште.
Кием җыю, һич Лозневой көтмәгәнчә, бик гаҗәеп башланып китте. Алар комендатурадан кузгалып китәргә өлгермәделәр, каршыларына тыкрыктан өстенә кара тун кигән, башына мамык шәл ябынган яшь, таза, киң битле бер хатын килеп чыкты. Гитлерчылар шунда ук ике яктан хатынга ташланып, аның кулыннан тотып алмакчы булдылар.
Хатын, артка чигенә биреп, кычкырып җибәрде:
— Якын килмәгез, эт талаган нәрсәләр! Кара син шакшыларны, сырып та алдылар! Менә танавыгызга кундырырмын! Китегез, кит, югыйсә!..
Ләкин гитлерчылар яңадан аңа ташландылар.
— Zieh den Pelz aus, russisches Schweiii!1
— Schneller! Schneller!2 3
Хатын немец солдатларының кулыннан ычкынып, читтәрәк басып торган Лозневойга карап кычкырды.
— Нәрсә алар миңа бәйләнәләр? Мин кем аларга?
— Алар туныңны сорыйлар, — диде Лозневой.
— Тунымны? Китегез әле, югыйсә!.. Ни өчен тунны?
— Сорыйлар, менә шул! Армия өчен кирәк.
Хатын Лозневой белән сөйләшеп торган арада гитлерчылар кинәт кенә аның кулын артка каерып алдылар: хатын кычкырып җибәрде, урталайга бөгелде, аннан карга тезләнде. Гитлерчылар шунда ук анын тунын салдырып алдылар да кәефле хахылдашып чанага илтеп салдылар.
Хатын аягына басты, сүзсез генә немец солдатлары белән Лозневойга карап торды, аннан, тузган чәчләрен дә рәтләп тормыйча, ашыга- ашыга авыл буйлап китеп тә барды. «Хәзер бөтен кешегә сөйләп чыгар инде», — дип уйлап калды Лозневой.
һәм шулай булып та чыкты. Гитлерчылар беренче йортны актарып чыкканчы, хатын бөтен очраган кешеләргә комендатура янында үзе белән нәрсә булганын сөйләп, авылның икенче очына да барып җигге. Ярты сәгать эчендә бөтен авыл фашистларның яңа талаулары турында белеп өлгергән иде инде.
Кичә кич белән һәм бүген иртән колхозчыларның күпчелеге Сталинның бәйрәм парадында сөйләгән речен укып чыктылар. Авыл юлбашчының акыллы, өметләндерүчән рече йогынтысында яши иде. Бу речь могҗиза ясады. Ул безнең тиздән җиңәчәгебезгә тирән ышаныч тудырды. Ул барлык кешене Кызыл Армиягә, дошманны тар-мар итәр өчен, нинди ярдәм күрсәтү турында уйланырга мәҗбүр итте.
Гитлерчыларның халыктан җылы киемнәрне талап ала башлауларын ишеткәч, Ольховка кешеләре аларга бөтен көчләре белән каршылык күрсәтергә булдылар. Гитлерчыларга җылы кием бирмәүнең туган армиягә ярдәм булып төшәсен ольховчылар аңлыйлар иде. Бер-берсе белән очрашканда алар болай сөйләшәләр иде:
—- Тунымны бирмим, фронтта берәр бандит дөмегер, ичмасам. Ә безнекеләргә җиңелрәк булыр!
— Хатыннар, бер генә кием дә бирәсе булмыйк, бер генә кием дә!
— Яшерергә кирәк! Яшерергә яки бозарга!
Фашистлар авылның бер очын талаган чакта, икенче очында ольховчылар ашыга-ашыга җылы киемнәрен яшерергә тотындылар:
2 Сал туныңны, рус дуңгызы!
3 Тизрәк бул! Тизрәк бул!
12
идән һәм сәке асларына, сарайга, печәнлеккә, бакчадагы көрткә һәм салам өеменә, — кая гына яшереп бетермәделәр алар... Кайберәүләр, яшерер урын тапмагач, киемнәрен армиягә ярамаслык (ә үзләре өчен файдаланырга ярарлык) итеп боза башладылар: киез итекләрнең, кунычларын кисеп алдылар яки буйдан-буйга ярып төшерделәр, бияләйләрнең очларын сүттеләр, туннарны жөе буйлап сүтеп ташладылар...
Башлап кергән өйләрдә Лозневой белән гитлерчылар кайбер нәрсә тапкаладылар, ләкин озак та үтмичә, аларның эзләнүләре нәтиҗә бирми башлады. Халыкның киемнәрен яшереп өлгерүен белеп алгач алар, өй эчен генә түгел, бөтен ишек алларын җентекләп тентергә тотындылар. Ләкин бу эш күп вакыт һәм көч ала иде. һәрбер өйдә хуҗалардан сүгеш һәм кычкырыш ишетә торгач, Лозневой бер сәгать эчендә тәмам әлсерәп төште. «Менә сволочьлар!—дип ул эченнән гитлерчыларны сүгә башлады. — Ни пычагыма аларга бу хатын-кызлар туны да, киез итекләре кирәк булды соң? Адәм көлкесенә калыргамы? Хатын-кызлар туны кигән армия — нинди армия инде ул? Тфү, чәнчелеп кенә китсеннәр! Уйлап чыгардылар бит!»
Логовойлар өенә якынлашкач, Лозневой аеруча нык борчыла башлады. Марийка Лопуховлардан кинәт кенә китеп барган әлеге төннән соң ул, бик күрәсе килсә дә, анын белән очрашудан кача иде. Бу — авыр да түгел иде, чөнки кирәк чакта ул Макариха өенә гел Ефим Чернявкинны җибәрә, ә үзе алар тирәсенә бер дә барып йөрми иде. Марийка исә өйдән бөтенләй чыкмый диярлек. Инде хәзер, Чернявкин булмагач, теләсә-теләмәсә дә аның үзенә Макариха өенә керергә туры киләчәк. Марийка белән очрашу хәзер котылгысыз иде.
Ләкин нинди очрашу?
Мондый очрашу турында хыялланган идемени ул? Күңеле төбеннән ул, Марийка мине бер кичерер, дип өметләнеп йөри иде. Дөрес, Марийка аның ялганын сизә булырга тиеш, ләкин хатын-кыз йөрәге бик тиз эрүчән бит ул. Шуңа күрә Лозневой. әгәр аулакта, күзгә күз очрашып кына сөйләшсәм, Марийка белән ничек тә татулашып булыр, дип уйлый иде. Ләкин менә хәзер ул аларның өенә оккупантларны ияртеп барып, җылы киемнәрен тартып алгач, татулашу турында ничек уйларга мөмкин, ди?
Эченнән гитлерчыларны юк эш уйлап чыгарулары өчен нәләтли- нәләтли, Лозневой Макариха өенә ничек тә керми калуның юлын эзли башлады. «Авыру булган булып күренергә кирәк, — дип уйлады Лозневой. — Хәер, күренеп маташу да артык, болай да баш бүген тубал булды!..» Ләкин немец солдатлары аерым сүзләрне генә беләләр иде, шуңа күрә бик сак төшендереп бирергә кирәк иде: югыйсә аларның, комендант приказын үтәргә теләми, дип аңлаулары бар, ә бу зур күңелсезлек белән бәйләнгән. *
Лозневой чыраен сытып, учы белән маңгаен ышкып торды, аннан башын селкеп:
— Авырта! Эх, авырта! — диде һәм ачыграк аңласыннар дип бармагы белән чикәсен борып күрсәткән булды.
Ләкин немецлар шаркылдап көлделәр, бугазларына чиртеп, гаңгылдаштылар:
— Рус күп эчкән!
— Шерняфк үлде! Син дә үләсең!
Лозневой читкә борылып, кычкырып сүгенде:
— Тфү, сволочьлар!
Макариха йортына якынлашкач, Лозневой чана янында туктап, кайбер киемнәрне селкеп караган булды.
Җитәр! — диде ул һәм бармагы белән күккә, кояш турысына төртеп күрсәтте. — Аш вакыты, ашарга кирәк!
13
Ләкин гитлерчылар, коменданттан каты приказ алганнар булса кирәк, катгый рәвештә каршы төштеләр-
— НайнГНайн!
Инде Логовойлар йортына кермичә калу һич мөмкин түгел иде.
Капка төбенә килеп җиткәч кенә Лозневой тагын бер хәйлә уйлап тапты: аныңча, бу хәйлә аның авыр хәлен азмы-күпме җиңеләйтергә тиеш иде. Ул солдатларга, эшне кызу тотар өчен, алар ишек алдын карый торырга, ә үзе шул арада өйгә кереп чыгарга тиешлеген ничек җитте алай аңлатып бирде. Солдатлар бик теләп риза булдылар, чөнки алар киемнәрнең күбрәк ишек алдыннан табылуын беләләр иде инде. Үзара кызып сөйләшә-сөйләшә алар Логовойларның ишек алды түренә, сарайга таба киттеләр.
Лозневой өйгә керде.
Логовойлар өендә аның киләсен көтеп торалар иде инде. Мондый чакта үзләренең дулкынлануларын басар өчен, алар гадәттәгечә, җыен вак, кирәкмәс эшләр белән шөгыльләнәләр иде: Анфиса А1арковна шалтыр-шолтыр табак-савыт юа, Марийка әле күптән түгел генә себерелгән идәнне яңадан себергән була, ә Фая ниндидер җепләр сүтеп утыра...
Лозневойның гитлерчылар белән бергә җылы киемнәр талап йөрүен һәм үзләренә кермичә калмаячагын белеп алгач, Марийка әнисе белән сенелесенә әйтеп куйды:
— Сез миңа комачауламагыз, мин үзем ул елан белән сөйләшәм!
— Кызып китәрсең, бары шул булыр,—диде ана.
— Юк, мин кызып китмәм!
Марийка Лозиевойны тирән дулкынлану белән көтә иде. Йөзе аның кып-кызыл булып яна, кара күзләренең төбендә кабынган тынгысыз бер чаткы, төнге буа суында чагылган йолдыз шәүләседәй, торган саен көчлерәк калтырана иде. Бу аның соң дәрәҗәдә ярсуын күрсәткән һәм туганнарына бик билгеле булган галәмәрәр иде.
...Бусагадан атлап керү белән Лозневой барысыннан элек Марийканы күрде, һәм — гаҗәп хәл — ул бу кызны беренче тапкыр күрүдән калган тәэсирнең үзендә һаман бик нык саклануын аңлап алды. Аның исәбен- чә ул аны, Ольховкага килгәнче үк инде, кайдадыр һәм кайчандыр күргән кебек иде. Әмма кайда? Кайчан? Менә хәзер күз ташлау белән Марийка аңа нәкъ Лопухов йортында беренче тапкыр очраткан чагындагы шикелле булып күренде, — ихтимал шунлыктан аның күңеленә әлеге сораулар килгәндер. Ләкин, секунд та үтмәгәндер, Лозневой Марийка- ның искиткеч матур кара күзләре, теге вакыттагыга караганда, бөтенләй башкача януын күреп алды... Марийка, кулындагы себеркесен түбән салындырып тоткан килеш, үзенең өстенлеген тоеп һәм йөзенең һәрбер сызыгында чагылган чиксез нәфрәтенең рәхәтен татыгандай Лозневойга карап тора. Берничә тапкыр аның уттай янган иреннәре, җирәнгәндәй, тартышып куйды. Аннан ул сорады:
— Я, таларга килдеңме?
Лозневой татулашуның хәзер генә түгел, беркайчан да булмаячагын шунда ук аңлап алды. Ул күрә — Марийкаңың бөтен торышыннан тирән нәфрәт аңкый.
—- Нигә сез... алай дисез? — диде Лозневой.
— Болай дию ошамыймыни! Талаучылар үзләренең кәсепләрен ничек тә башкачарак итеп атаганны яраталармыни? Ни өчен килдең алайса? Әллә, җылы киемнәрне немец армиясенә үзебез теләп бирербез дип килдеңме?
— Нигә ул хәтле арттырып сөйлисез? — диде Лозневой, чыраен сытып. — Мин сезгә исән калуым өчен бурычлы, мин моны онытканым юк... Сездән бернәрсә дә алмаячакбыз. Мин сөйләшеп чыгар өчен генә кердем.
Анфиса Марковна сабырлыгын җуеп, кычкырып әйтә куйды:
14
— Сөйләшер өчен генәме? Нигә сез менә хәзер дә алдашасыз?
Лозневой Макарихага таба борылды:
— Сез юкка гына мине хурлыйсыз!
— Юкка гынамы? Ә нигә алайса немецлар ишек алдында тентенеп йөриләр?
Марийка тәрәзәдән тышка карады һәм немецларның абзарга кереп баруларын күреп, тагы да ныграк кабынып китте, Лозневойга якын килеп, ярсуын тыя алмыйча кычкырып җибәрде:
— Тентиләр? Ни өчен тентиләр? Безнең бер әйберне дә яшергәнебез
юк! А\енә алар барысы да биредә! '
Ул элгечкә ташланып, ике тунны күтәреп алды да Лозневойның аяк астына ташлады.
— Мә, ал! Азмы?
Аннан мич башыннан иске киез итекләрне, мич куышыннан бияләйләрне, кадактан — шәлне тартып алды да, туларның барысын да бәдбәхет сатлык җанның алдына ыргытты.
— Мә, кабахәт, буыл!
Лозневой, аптырап, сүзсез генә ишеккә таба чигенә башлады.
— Әле азмы? — диде Марийка һәм тиз генә скамьяга утырып аягыннан киез итекләрен тартып алды да, сикереп торып, җан көченә Лозне- вой өстенә ыргытты: киез итекләрнең берсе тимичә үтеп китте, икенчесе Лозневойның иңбашына килеп бәрелде.
— Мә, кабахәт, мә!
Лозневой өйдән атылып чыгып китте.
Немец солдатлары ишек алдында тентүләрен бетергәннәр иде инде. Алар бернәрсә дә тапмадылар. Лозневойның да әйберсез чыгуын күреп, бер авыздан сорадылар:
— Найн?
— Найн! — диде Лозневой, машиналь рәвештә.
— О, Рус ярлы!
Тешләрен кысып Лозневой ишек алдыннан чыкты.
VIII
Бу көнне Лозневой ольховчыларның аны никадәр күрә алмауларын аеруча тирән тойды. Ольховчылар гитлерчыларны күрә алмауга караганда аны ныграк күрә алмыйлар икән, — менә нәрсәне белде ул. һәрбер өйдә аны ачу һәм нәфрәт белән каршы алдылар, һәрбер өйдә!
Бөтен авылдан җылы киемнәрне җыеп бетергәннән соң комендатурадан кайтышлый Лозневой Ерофей Кузьмичны исенә төшерде. Староста аның авылда, оккупантларга хезмәт итү буенча, бердәнбер якын кешесе булып калды. Ләкин Ерофей Кузьмич белән булган соңгы сөйләшү аны уйга төшерде. Ул үзенең бу бердәнбер якын кешесен дә югалтмыймы инде? Кешеләрнең, бигрәк тә крестьяннарның, катлаулы характерларын аңлый белмәгән Лозневой соңгы сөйләшүгә кадәр Ерофей Кузьмичны яшерен, хәйләкәр, әмма совет властеның һич килешмәс дошманы дип чын-чыннаи ышанып йөри иде. Хәзер исә ул Ерофей Кузьмичның күңелендә ниндидер бер ачылып бетмәгән тап барлыгын сизә башлады. «Бөтен нәрсәсен тартып алганга хәтере калган, ахрысы, — дип уйланды ул. — Я, ни өчен картны рәнҗетергә кирәк булды инде? Менә туң башлар!» Ләкин ничек кенә уйланма, Ерофей Кузьмичның немецлар һәм сугыш турында әйткән шундый сәер сүзләрен ишеткәч, сак булырга кирәк иде. Дөрес, соңгы сөйләшүгә карап кына, Ерофей Кузьмич хәтере калудан немецлар белән бәйләнешен өзәчәк, дигән нәтиҗә ясарга иртәрәк әле, әмма шулай да картның ачуы бик нык кабарган булырга тиеш иде... «Ә кинәт ул теге якка авышып куйса?—дип уйлады Лозневой.—
15
Җитмәсә, тотар да мине агулар...» һәм Лозневой ихтыярсыздан юл уртасында тукталып калды.
Каршы ишек алдыннан кемдер аңа кычкырды:
— Владимир Михайлович, хәзер керерсез бит инде?
Өй болдырында чуар ситсы күлмәктән генә, яланбаш Анна Черняв- кина басып тора; жил аның чикәсендәге жирән бөдрәләрен акрын гына селкетә иде.
— Керергәме сон? — дип үз алдына сорап куйды Лозневой.
Анна үзе, Лозневой теләмәсә дә, аның муеныннан шарфын алды, тунын салырга булышты, аларны мичкә якынрак чөйгә элде, бияләйләрен мич башына жәеп куйды. Кайгыртучан чырай белән Лозневойның өстенә карап:
— Бүген көн нинди җепшек! — диде. — Киез итекләрегез юешләнгәндер инде?
Лозневой Аннаның бу кадәр игътибарлы булуыннан уңайсызланып китте.
— Юк, зарарсыз, — диде ул. — Корылар.
Ләкин Анна иелеп, киез итекләрен тотып карады.
— Ни сөйлисең? Әнә ничек су эчкәннәр! Сал!
Ул мич башыннан жылы, коры киез итекләр алып бирде һәм Лозне- войны алыштырып кияргә мәҗбүр итте. Лозневой алыштырып кигәч кенә, киез итекләрнең Ефим Чернявкинныкы булуын исенә төшерде. Әле кичәгенәк кенә ул бу үкчәләре кыек басылган киез итекләрне тере Ефимның аякларында күргән иде. Беренче теләге аның шунда ук аларны кире салу булды, ләкин Анна аны кулыннан тотып өстәл янына алып китте. Лозневой күзләрен түбән төшереп кенә өстәл артына кереп утырды.
— Ардыгызмы? — диде Анна, аш урыны хәзерләп.
— Бераз гына булды.
— Әйе, ялгызыңа читен... — диде Анна, авыр сулап.—һай, ялгыз кешегә читен, нишләмәк кирәк! Менә минем хәлемне генә алып карагыз. Сез укыган кеше, ләкин ялгызлыкта яшәүнең миңа никадәр авыр булуын аңламассыз! Биредә бит, авылда, миңа, бер үзем кырда яки караңгы урманда торуга караганда да, куркынычрак. Теләсәң кайда тор! Бөтен тирә-юньдә халык бит! Никадәр куркыныч бу, сез шуны аңлыйсызмы?
— Мин үзем дә керергә теләгән идем, — диде Лозневой, —шуңа күрә сезнең капка төбендә тукталдым да, тик керүе уңай булыр микән, комачауламаммы икән дип уйладым.
Анна тагын сулап куйды:
— Их, син! Эшкә бирелеп, тормыш турында уйламыйсың да, күрәсең, ә уйласаң—исең китәр... Менә мин үзем болай уйлыйм... — Анна ишеккә карап алды һәм битен Лозневойга якын ук китереп, пышылдап кына әйтте. — Беләсеңме, мин нәрсә уйладым? Яшәве куркыныч, менә мин нәрсә уйладым!
Бары хәзер генә Лозневой үзе өчен Аннаның авылда бердәнбер ышанычлы кеше булуын аңлады. Бер Анна, башка беркем дә юк! һәм Лозневойның авыр күз кабаклары тагы да салына төште.
— Аргансың син, аргансың!—диде Анна, Лозневой алдына эмальле миски белән буы күтәрелеп торган щи куеп. — Ни» пычагыма аларга бу туннар да киез итекләр кирәк булды икән? Чыннан да армия өчен микәнни? Уйлап чыгарган бит кемдер! Ә халык, беләсең, нинди? Ул бу туннарны мәңге онытачак түгел, менә бит эш нәрсәдә! Юкка алар!
— Әйе, юкка,—диде Лозневой, Аннаның әйткәне белән килешеп.
Анна өстәлгә бер шешә самогон китереп куйды.
— Эх, ничек аргансың син?—диде ул тагын. — Әйдә, берәрне эчик! Ефимны искә алыйк!
Сүзсез генә, чәкешмичә генә эчтеләр. Аннан Лозневой:
16
— Бер үземә мөмкин түгел, — диде. — Авыл шактый зур. Ерофей Кузьмич бернәрсә дә эшләми. Икенче кеше табарга кирәк. Ә кайдан табасың аны?
— Табып буламы соң!
Анна бер чәшке самогон эчкәч, алсуланып, яшәреп китте: аның йөзе нәфис кенә иде, югары караган борыны тирәсендә сипкел эзләре күренә, ә күзләре, кояшта чагылган яшел шешә ватыгыдай, елтырыйлар иде.
Бу минутта Анна Лозневойга аеруча ошамый иде: бүген ул Марий- каны күрде, ә аны күргәннән соң икенче бер хатынның матурлыгын тиз генә күреп буламыни? «Марийканың олтырагына да ярамый бит бу,— дип уйлады Лозневой, иренеп кенә кәбестә шулпасын эчә-эчә, Аннага караштыргалап. — Бөтен кыяфәте аның оятсыз-дорфа. Күзләре дә, чикә- сендәге бөдрәләре дә... йөреше дә ничектер ясалма. Я, нигә инде яланбашларын шул хәтле уйната! Самогонны да ничек эчә бит... Фу!» Ул ихтыярсыздан, үз-үзенә исәп бирмәстән, Аннаның бөтен төшен Марийканың матурлыгы белән чагыштырып карый, һәм шунлыктан Анна аңа тагы да иләмсезрәк булып күренә иде.
Бераздан Лозневой өстәл артыннан торды.
— Китәргә кирәк. Караңгы төшә.
— Ә кая барасың?
— Өйгә кайтам.
— Өйгә? Ә кайда соң синең өең?
Лозневой уйланды: «Чыннан да кайда аның өе?» Ул, билгеле, өенә түгел, ә Ерофей Кузьмичка, күңелендә шикле табы булган кешегә кайтасын исенә төшерде. Җитмәсә, авыл читенә кадәр барырга кирәк. Ә Лозневой тирә-якта бик күп урыннарда партизаннар хәрәкәт итүен белә иде.
Анна, Лозневойның нәрсә уйлавын сизгәндәй, кинәт кенә бик җитди итеп:
— Миңа гына килер идең син, Михайл ич, — диде. — Минем үземә генә куркыныч, сиңа да бик үк күңелледән түгелдер, дип уйлыйм, ә бергә-бергә җиңелрәк булыр иде. Комендатура да безгә якынрак, сак та бар, ә анда бит син авылның иң читендә үк буласың. Килерләр дә чокырга сөйрәп алып төшәрләр, эзең дә суыныр!
Лозневой, түбән карап, саңгырау тавыш белән сорап куйды:
— Ә гөнаһ эшләүдән курыкмыйсыңмы?
— Нинди гөнаһ, ди, ул, исең киткән икән! Куркып тораммы соң мин!—диде Анна, һич оялмыйча, һәм Лозневойга якыная төшеп, кычкыра биреп әйтеп куйды: — Халыктан куркам мин, менә нәрсә!
Ул үзе Лозневойга киемнәрен алып бирде.
— Квартирант булып килерсең, менә шул! Минем өем лә, кеше кертергә минем хакым юкмыни? Кайчан килерсең?
— Уйларга кирәк булыр.
— Бер дә уйлап торасы юк! Күпме генә уйлама, барыбер безгә икәү бергә торырга туры киләчәк.
— Оятсыз син, — диде Лозневой, өстеиә кия-кия.
— Хатын-кызлар бар да шундый, — диде Анна, үзенең хаклы булуына нык ышангандай итеп.—Тик кайберәүләр аны яшереп маташалар, ә миңа яшереп торуның кирәге юк. Ни өчен мин үземне синең алда яшереп маташыйм, ди? Нинди генә булмыйм, барыбер син миннән артыкны тапмаячаксың.
Икәү бергә болдырга чыктылар.
Кич булу белән һава суыта төшкән иде. Күк йөзе ачылган, йолдызлар калыкканнар. Инде төнлә белән кыш ныклап урнашыр, матурлыгын ачар дип көтәргә була.
Лозневой хуҗа хатын белән күрешергә җыенган чакта гына, нидер исенә төшкәндәй, әйтеп куйды:
- Әйе, бөтенләй онытканмын! Киез итекләрне салмадым бит мин...

1 /
— Кирәкми, — диде Анна.
Лозневой башын түбән иде.
— Я, ярый алайса! Мин барысын да уйлармын...
...Кичен соц гына Лозневой Анна Чернявкина янына күчеп килде. Ерофей Кузьмич белән ул корырак, әмма тату гына саубуллашты. Кем белә, мондый авыр һәм куркыныч бер заманда андый кешенең дә кирәк булуы бик мөмкин бит. Лозневой үзенең ни өчен китүен аңлатып, хуҗасына болай диде:
— Аида комендатурага якынрак ич, ә миңа, үзең беләсең, еш кына шунда барырга туры килә. Уңаерак булыр дим, әйе, аннан сезгә дә монда, хуҗалык эшендә, .минем булышлыгым кирәкми шикелле...
- Әйе, хәзер кирәкми инде, — диде Ерофей Кузьмич, көрсенеп кенә, һәм Лозневойга артыгын әйтеп ташлавы өчен үкенеп куйды. — Я, яхшылыкны онытма, кара аны, — диде хуҗа, сүз ахырында. — Башкалар төсле булма...
Шул чакта гына ул Лознсвойның аякларында кичә үлгән Чернявкин- ныц киез итекләрен күреп алды, кулы белән авызын каплап ике тапкыр жицелчә генә йөткереп куйды һәм ни дә булса әйтергә теләп кенә:
— Кара ан'ы, киленне кыерсытма! — диде.
IX
Анфиса Марковна Марийканың үз-үзен тотуыннан бик ризасыз булып калды. Марийка Лозневойны куып чыгаргач та ул аңа:
— Син болай кызып китүеңне ташла!—диде, хәтта кызына бармак янап алды. — Кызсаң да кайчан яраганыи-ярамаганын белеп кызарга кирәк... — Шулай диюгә ул үзенең дә кызып китеп полицайны хурлавын исенә төшерде. — Мин дә юләр, тыела белмәдем!
— Ул талап йөрсен, ә без дәшми утырыйкмыни?
— Ә безнең кычкырудан ни файда?
— Ул чакта дядя Степанга барырга кирәк,—диде Марийка, катгый рәвештә. — Бу пи эш инде бу? Гитлерчылар безне шыр-ялангач калдырсыннар. ә алар урманда тавыш-тыннарын чыгармыйча утырсыннар, имеш. Ни өчен алар тик утыралар? Әнә Матвеевкада староста белән полицайны теге дөньяга озатканнар, Черноярскийда берничә немецны дөмектергәннәр... Ә безнекеләр тик утыралар!
Чыннан да бөтен якын-тирәдә, әле анда, әле монда партизаннар хәрәкәт итә: аларның сугышчан эшләре турында озын колактан хәбәрләр ишетелеп тора. Ә Ольховкада, якындагы гына урманда Степан Бояркин- ныц отряды булуга карамастан, гитлерчылар тыныч кына яши бирәләр. Бу бик сәер иде.
Октябрь бәйрәменнән берничә көн элек кенә, кар төшмәс борын отрядтан Серьга Хахай килгән иде. Ул яңа гына басылган листовкалар китерде. Фая, Ксюта Волкова һәм аларның иптәш кызлары ул листовкаларны бер төн эчендә бөтен авыл буйлап ябыштырып чыктылар. Шуннан соң отрядтан бер генә хәбәр дә килгәне йулмады.
Марийка тагып кыза башлады.
— Кар таптап килергә куркалармы соң алар?
— Аида синнән ахмаграк кешеләрдер шул, — диде ана.
— Ахмаграк булмасалар, тавыш-тынсыз тормасыннар! Менә мин тотам да иртәгә таң белән алар янына китәм. Барысын да белеп кайтам!
— Урманда соң сип аларны кайдан табасың?
Мин аларның торган җирен белом бит!
— Соң ничек итеп сип алар янына барып җитә аласың?
— Чаңгы белән, менә шул.
— Бер үзеңме? Урмангамы?
2. А Ә. №12.

18
— Үз урманымда мин кемнән куркып торыйм, ди?
— Ә монда—киткәненме белсәләр?
— Хмелевкага, түтиләргә китте, дип әйтерсез...
Ананың ни рәвешчә сораулар бирүеннән Марийка үзенең китәргә теләвенә аның асылда каршы булмавын сизеп алды һәм катгый рәвештә китәргә жыена башлады.
Кичкә таба авылда гитлерчыларның ике хатымны — Варвара Мельникова белән Софья Полякованы — тотып кыйнаулары турында хәбәр таралды. Алар гитлерчыларга, жылы киемнәрен тартып алган чакта, каршылык күрсәткәннәр булса кирәк.
Бу хәбәрне ишеткәч, Марийка тагы да ныграк кабынып китте.
— Мин барам, менә шул! — диде ул анасына һәм йөрәге ярсудан хәтта аңа шәле белән кизәнеп тә куйды. — Юкка мине кире дүидерел маташма! Барам дигәч, барам!
Кызының Бояркин отрядына китәргә чынлап уйлавын белгәч һәм хәзер баруның һичшиксез кирәк булуын аңлагач, ана риза булды.
— Ни хәл итәсең, барырга кирәк, син хаклы!
Марийка иркәләнеп әнисенә ташланды.
— Әни, син курыкма!
— Мин курыкмыйм, әйдә бара бир, тик таң белән китүең яхшы булыр. Яктырганчы урманга барып житәрсең, ә анда инде көн яктысында барырсың. Хәер, бездән урманга барып житәргә ерак та түгел.
Ләкин шул чакта Фая да отрядка барырга теләвем белдерде.
Ана хәйран калды.
— Син акылыңнан язгансың!
— Ул язмаган, мин язганмын, имеш? .
Фая апасына карап башын чайкап куйды, гүя ул үз исеменнән генә түгел, ә аның исеменнән дә әйтә иде:
— Аның бер үзенә генә күңелсез булыр!
— Мин бер үзем дә барып’житәрмен,—диде Марийка.
— Бара бир, алайса! Ә мин сиңа чаңгыларымны бирмим! — диде Фая, кинәт балаларча хәтере калып, һәм елтырап торган зур кара күзләре белән апасына төбәлде. — Ә синең үзеңнекеләр юк! Әһә! Бергә барсак, мин үземнекеләрне сиңа бирәм, ә үзем Ксютаныкын алып торам.
— Ә нәрсәң синең яна башлады соң әле? — диде ана.
— Яна башлады, менә шул!
— Нинди сез икегез дә тискәреләр, ә?
Аналары өйдән чыккан арада Фая, сакланып, кырын-кырыи гына апасына якын килде һәм акрын гына, әмма бик катгый итеп әйтә куйды:
— Ә мин барыбер синең арттан барам!
— Я, ни өчен, ни өчен соң?
— Шулай кирәк, — Фая аркасы белән борылды. — Үз эшем белән барам.
Марийка хәтта чигенеп китте:
— Үз эшең белән?
— Нигә, әллә синеңчә, минем үз эшем булмаска тиешме? — диде Фая, кайнарланып.— Сез барыгыз да мине кечкенә кыз дип саныйсыз, ә миңа унжиде яшь тулды инде, унсигезенче белән киттем, оныттыгызмыни моны?
— Фая, нәрсә сөйлисең син?
— Ә син тыңлап тор, нәрсә сөйләгәнемне ишетерсең!
Марийка, озак аерылышып торудан сон. беренче тапкыр күргәндәй, Фаяга текәлеп карады. Алар борайдан бирле инде бергә торалар, ләкин шушы вакыт эчендә Марийка Фаяга элек, бигрәк тә иргә чыккач, пичек караган булса, һаман шулай кечкенә сеңелем дип карап йөри иде.* Әмма
2*
19
.хәзер ул кинәт чын гаҗәпләнү белән күрә: әйе, Фая сеңелкәш кенә түгел, ә җиткән сеңел булган инде... Шушы бер җәй эчендә ул күпме тазарган һәм чибәрләнгән! Моңарчы әле ул бер дә крестьян баласына охшамаган ябык сынлы, нәзек куллы, ипсез генә хәрәкәт итүчән бер кызчык иде. Ә хәзер әйтерсең пешкән җиләк: беләкләре һәм күкрәкләре тулып киткән, сыны зифа булып турайган. Ә йөзе белән күзләре аның ничек үзгәргән? Кая югалган аның гамьсез, балаларча ачык карашы? Аның бик тиз кызыллык белән каплана торган карасу йөзендә, зур кара күзләрендә хәзер шулкадәр күп йөрәк кичереше, шулкадәр күп төрле хисләр чагыла иде ки, инде аңа тыныч кына карап та булмый иде... Аның бөтен барлыгыннан бер үк вакытта тәвәккәллек тә, тирән ышаныч га, бәхет тә һәм сагыш та сизелеп тора иде... Марийка моңарчы игътибар итмәгән күп кенә нәрсәләрне — аның матур киенергә тырышуын да, бер вакытны төнлә белән һич сәбәпсезгә елавын да, еш кына анын ялгыз булырга тырышуын һәм кемнедер сагынгандай, нәрсәдәндер оялгандай булып йөрүен дә — кинәт исенә төшерде. Әйе, хәзер ул җиткән кыз булган! Әйе, аның өчен дә (шушындый бер авыр заманда) беренче сихри мәхәббәтне тату вакыты җиткән!
Марийка сеңелесенең иңбашларыннан назлы гына кочаклап алды.
— Костя, әйеме?
— Сиңа барысын да белергә кирәк, — диде Фая, уңайсызланып кына һәм апасының кочагыннан ычкынырга теләде. — Күпне белсәң, тиз картаерсың!
Марийка уйланып кына:
— Әйе, ул яхшы егет! Бик яхшы егет! — диде ихлас күңелдән.
Фая үз алдына гына елмайды һәм кинәт апасына тирән ышаныч тойды. Оялуыннан кызарып янган битләрен балаларча ике кулы белән каплап, кычкырып әйтә куйды:
— һай. ни өчен мин сиңа әйттем әле!
— Барыбер мии белгән булыр идем...
— Һай, ни.булыр хәзер минем белән?—диде Фая, инде битен ачарга кыеп. — Мии гүя утта янамын. Мин бит аны бары төнлә белән генә, теге вакытта Лопуховлардаи килеп, бездә Серьго белән бергә кунып киткән чагында гына күрдем. Бәлкем, бу яхшы да түгелдер, ә?
Марийка кинәт нәрсәдәндер хәлсезләнеп скамьяга утырды.
— Юк, бу яхшы, Фая, яхшы... — диде ул сеңелесенә, аеруча бер уйчанлык белән.
— Син тагын әнкәйгә әйтә күрмә! Сүз бирәсеңме? Кара аны! Ул белә калса, мин акылымнан язармын!
Марийка кинәт өстәл кырыена йөзе белән капланып елый башлады. Фая апасына ташланды, аны кочаклап сүзсез генә үбәргә тотынды. Күз яшьләрен тыя алмыйча акрын гына пышылдап әйтте:
— Елама, ул кайтыр...
Марийка яшь тулы күзләре белән сеңелесенә күтәрелеп карады:
— Мии аны күрер өчен дөньяның читенә китәр идем!—диде ул,7 илһамланып.
Әниләре кайтып керде.
Марийка аңа:
— Булмаса, Фая да барсын, — диде.
— Күндереп өлгердемени?
Марийка яшьләре кибеп бетмәгән күзләрен әнисеннән яшерергә тырышып, аңлаткан булды:
— Чыннан да, минем өчен дә күңеллерәк булыр. Аннан ияртмәсәң әнә ул, чаңгыларымны бирмим, ди...
? ...Таң беленгәч тә Марийка белән Фая чаңгыларын бәйләп, яшелчә бакчасы артындагы чокыр буйлап, авыл тавының көньяк итәгенә төш
20
теләр. Кырлар аша зур гына урау ясап, Болотпыйга бара торган юлны кисеп чыктылар һәм туп-туры төньякка карап, туңган күлләр, сазлыклар аша Поши урманына таба юл тоттылар. Кояш чыгуын инде алар урман эчендә каршы алдылар.
Кичә кичтән нык кына суыткан иде, аннан вак кына кар һаман акрын гына явып торды; кояш чыккан чагында инде урман үзенең барлык кышкы зиннәтләре белән балкып тора иде. Марийка белән Фая аллы- артлы кышкы юл буйлап баралар, ләкин бу юлда, менә ничә еллардан соң бары быел гына чана эзе күренми иде. Вакыт-вакыт я уң яклап, я сул яклап кнң сазлыклы алан ачыла. Биредә аеруча матур иде: кечкенә тәбәнәк чыршылар, зирекләр, каенчыклар һәм корган биек үләннәр вак кына кар бөртекләренә күмелгәннәр, һәм бу бөтен төштәге алсу кар шундый җиңел булып күренә, әгәр таза гына итеп бер өрсәң, хәзер урман өстендә буран уйный башлар кебек... Сугыштан бер ел элек бу урманнарда чыршы күркәсе бик уңган иде, шуңа күрә биредә һаман да әле бик күп тиеннәр яшиләр. Салкын артык көчле түгел, шунлыктан тиеннәр җылы ояларыннан чыгып, тәмләп кенә чыршы күркәсен ваклый-лар; урман тынлыгында аларның күркә чикләвеген ватулары һәм бушаган күркәне төшереп җибәрүләре ишетелеп тора; алар утырган чыршылардан чикләвек кабыклары тыныч-салмак кына тибрәнеп түбән коела иде.
Кызларның кәефләре бик шәп һәм күңелләре бик шат иде. Марнйка, үзе дә нидән икәнен аңламастан, бу сәгатьтә гадәттән тыш бер шатлык һәм тормышында ниндидер бик әһәмиятле, куанычлы бер үзгәреш буласын тоя иде. Отрядка күңелсез хәбәрләр илтә баруын ул онытмый иде, юк, һич оныта алмый иде. Әмма шулай да, ничек кенә сәер, ничек кенә гөнаһ шикёлле булып тоелмасын, хәзерге хисләренә тулысынча бирелү аның өчен рәхәт иде. Ничек итеп ул бу хисләреннән баш тарта алсын, ди? Авыр газап һәм уйлар белән үткәргән атналардай соц ул бүген тормышында ниндидер бер яңалык башлануына ышана иде.
Марийка, туктап, таягын карга кадады, кызарып янган битен каплап торган мамык шәлен рәтләп алды һәм куып җиткән сеңелесенә кычкырды:
— Яхшы бит, ә?
Фая исә, апасына караганда да, шатлыклырак һәм күтәренкерәк бер хәлдә иде. Ул да шулай ук үз язмышында ниндидер бик әһәмиятле, зур үзгәрешнең буласын тоя иде. Ул һаман Костя белән очрашуы турында уйлана һәм шунлыктан үзенең хисләрен яшерә алмый иде.
— Искиткеч! — диде ул апасына, узып барышлый.
Марийка белән Фая отрядка авылның тагын талануы турында кайгылы хәбәр илтәләр, ләкин үзләренең бәхетләренә куанмыйча булдыра алмыйлар: алар яшь иделәр, алар тормышта зур үзгәрешләр көтәләр, ә тирә-юньдә туган җирнең кышкы урманы, баш өсләрендә, әкияттәге шикелле, нәкъ кырлыган чәчәгедәй нәфис алсу иртә балкый иде...
X
Степан Бояркиниын үз отрядын Поши урманына җыя башлавына ай ярым чамасы вакыт үтеп китте инде. Отрядны оештыру һәм зур партизан сугышына хәзерләнү күп вакыт һәм көч таләп- итә иде.
Октябрь аенда немец-фашист армиясенең тыл частьлары, басып алган жирләрно, үзләштерү максаты белән, Ржев җирләренең эчкәре урыннарына бик акрын үтеп керделәр: юл өзеклеге аларга комачаулый иде. Немец оккупация властр Ржев җирләренә үзенең агулы кара тамырларын җибәрә генә башлады әле.
21
Кайбер авылларда тормыш, ничек кенә сәер булып тоелмасын, шактый тыныч ага иде. Биредә әле авыл советы һәм колхоз председательләренең, коммунист, комсомолец һәм активистларның яшеренмичә йөрүләрен дә күрергә була иде. Шулай ук «чолгануда булучылар да», ягъни үзләренең, частьларыннан теге яки бу сәбәп белән торып калган солдат һәм офицерлар да ачык яшиләр иде. Бу кешеләрнең күбесе әле киләчәктә үзләрен нәрсә көткәнен һәм дошман белән ничек итеп көрәшә башларга кирәклеген (бигрәк тә дошман үз авылларында күренмәгәч) белмиләр иде. Ләкин хәзер бер генә минут та кул кушырып утырырга ярамаганлыгыи тормыш үзе аларга көн саен ачыграк итеп сиздерә башлады. Оккупантлар әле аяк басып өлгермәгән авыллардан да инде совет кешеләре акрынлап урманнарга китә башладылар.
Октябрь ахырларында Ольховка тирәсендәге урманнарга мондый кешеләр шактый күп җыелдылар. Әиә шулардап инде Степан Бояркип- ныц партизан отряды төзелде дә.
Урман авызындагы сакта отряд озак тормады. Отрядка төп тору урыны итеп Бояркин сазлыклы Поши урманының түрендә бер калку коры урын табып алды. Урман авызында бары алгы пост кына торып калды.
Дошман белән көрәшнең зур, авыр буласын, бигрәк тә аның күп вакыт аласын Степан Бояркин отрядтагы башка кешеләрдән яхшырак аңлый иде. Кайчандыр ул үзе дә армиядә хезмәт иткән иде, шуңа күрә ул сугыш эшенең нигезләрен, җиңүче булып чыгар өчен сугышчының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белә иде. Беренче көннәрдән үк инде Бояркин сугышка авыр, куркыныч, әмма һичшиксез кирәкле бер хезмәт итеп карый башлады. Ә Бояркин эшләргә гадәтләнгән кеше иде! Хезмәткә бөтен белемен, көчен, осталыгын биреп, советча, колхозча намус белән эшли торган кеше иде ул! •
Кызыл тауда үзенең лагерен төзү өчен отряд бик күп энергия түкте. Лагерьдан башка Поши урманының төрле җирләрендә берничә х азык базасы да оештырдылар. Базалар тирәсенә партизаннар, алай- болай кирәк булыр дип, землянкалар да казыдылар һәм аларны бик ныклап маскировать итеп куйдылар.
Бер группа партизаннар махсус корал җыю белән шөгыльләнделәр. Берничә олау белән алар Вазузе елгасы буена барып (анда сугышлар бара иде), шуннан бик күп мылтык, берничә станковый һәм кул пулеметы, ящик-ящик граната, тол, патроннар һәм башка сугыш кирәк- яраклары җыеп алып кайттылар. Шуннан ук 45 миллиметрлы туп та тагып китерделәр. Белгечләрнең әйтүләренә караганда, бу тупны җиңел генә төзәтеп эшкә кушарга мөмкин иде.
Октябрь аенда Бояркин отряды плансыз-нисез, ашыгыч, очраклы рәвештә һәм тар күләмдә генә сугыш эшләре алып барды. Бары разведка эше генә бик өлгер, уңышлы бара иде: партизаннар бөтен тирә- якны айкап йөреп, дошман турында төрле-төрле мәгълүматлар китерәләр иде.
Бояркшшың разведчиклары һәр көнне Болотный авылыннан көнбатышта рак, төрле урыннарда ниндидер партизаннарның хәрәкәт итүләрен хәбәр итеп тордылар. Озак fa үтмичә алар халыкны оккупантларга каршы көрәшкә өнләп язган листовка да табып китерделәр. Листовканың астына: «ВКП(б)ның Болотный райкомы» дип язылган иде. Моны күргәч, Бояркин шатлыгыннан кычкырып җибәрде:
— Бу—Воронин эше, чынлап әйтәм, аның эше!
Партизаннар юрарга тотындылар:
— Кайда булыр икән ул?
— Черек урманга барырга кирәк!
22
XI
Иртә белән разведчиклар Черек урманга барырга җыенган чакта гына кинәт лагерь каршына бер төркем атлылар килеп чыктылар. Алар- •ы алгы постның партизаннары озата киләләр иде.
Бояркин бу вакытта яңа запас землянка өчен бүрәнә юнып тора 1де. Сукмак буйлап килгән атлылариы күреп алгач, ул, балтасын бүрәнәгә чабып кунды да, аларга төбәлеп карап тора башлады. Алдан нечкә аяклы туры айгырга атланып соры хәрби плащтан, болан бүректән мәһабәт мыеклы таза бер кеше килә иде. Бояркин кисәк кенә бүрәнә аша атлады:
— Иптәш Воронин!
Воронин беренче булып атыннан төште.
— Таныдыңмы?
— Көчкә таныдым, ихлас! Күз карашыгыздан да менә бүркегездән таныдым. Ә мыекларыгыз... һич танырлык түгел!
— Хуш, күрүемә бик шатмын!
— Мин дә шулай ук... Менә һич көтмәгән дә, уйламаган да идем.
Воронин, артына борылып, өстенә гади крестьян кожаны кигән, мөлаем — ваемсыз, киң битле, йомшак карый торган коңгыр күзле урта яшьләрдәге берәүне төртеп күрсәтте.
— Ә бу кешене таныйсыңмы?
— Ничек танымыйм ди! Иптәш Корнилов! Ул нәкъ элеккечә!
Бу — райком инструкторы иде.
— Әйе, ул һаман элеккечә үз сүзле, — диде Воронин, тезгенен аркасына автомат аскан яшь егеткә биреп. — Аңа да, кешеләр танымасын өчен, мыек үстерергә киңәш биргән идем, тыңламады. Кешедән күчерергә яратмыйм, ди. Начальстводан күчерергә дә ярыйдыр-яравын... ха-ха!
— Сездән болай да күчереп маташучылар күп, — диде Корнилов, бетен йөзе һәм күзләре белән елмаеп.
Воронин да елмайды.
— Бу дөрес, күпләр күчереп маташалар. Кайберәүләр ни өчендер, партизан булгач инде сакал-мыекны үстереп җибәрергә кирәк, дип уйлыйлар. Үстерәләр шул, монахлар төсле йөриләр! Мин ихтыярсыздан кырынмыйча йөрим: күрәсеңме, бөтен иреннәрем чабырып чыкты!
Яннарына партизаннар җыелдылар.
Воронин Бояркинга карап, зарланырга тотынды:
— Көч-хәл белән сиңа килеп җиттем, туган! һай, бу ияр өстендә ватылмаган сөягем калмады! Ахмак бер гадәткә — гел машинада гына йөрергә өйрәнгәнмен, ә менә хәзер... Хәер, зарарсыз, озакламый эшне көйлибез... Машина минем отрядта, тик ватылды гына. Тиздән ремонтлап бетерәләр.
— Машинанымы? — диде, партизаннардан кемдер. — Ә нигә ул?
— Ничек нигә?! Районда йөрергә.
— Машинадамы?
— Әгәр мин ат өстендә йөри алмасам, ул чакта нишләргә?
Степан Бояркин, элек колхоз председателе булып торган чагындагы гадәте буенча, Воронинны озак юлдан соң капкалап алырга чакырды. Ә Воронин моңа каршы, нәкъ сугышка чаклы райком секретаре булып кына торган вакытындагы төсле итеп, җавап бирде.
— Юк инде, Степан Егорыч, иң элек син безгә ничек яшәвеңне күрсәт...
Бояркин кунакларны лагерь буйлап ияртеп алып китте, ә партизаннар шунда торып калдылар. Бераз сүзсез торганнан соң, берсе «һем!» дип, уйчан гына әйтеп куйды:
— Менә сина кирәк булса! Машина төзәтәләр!
23
Аннан ул Воронинның ат караучысына дәште:
— Алдаша бит, ә?
— Ихластыр менә, төзәтәләр!—диде ат караучы. — Машинаны ничек тә тизрәк ходка җибәрергә дип задание бирде, ә төзәтүче казына да казына, карап торсаң, косасың килер!
Кунаклар землянкаларны карап чыктылар. Землянкалар бик таза итеп эшләнгән иде, түбәләренә кәз түшәлгән, һәркайсында кирпечтән мич салынган... Мич башлары иркен, аяк киемнәрен тезеп киптерергә уңай. Сәкеләреннән сумала исе аңкып тора, алар өстендә изелмәгән яңа салам, кайбер кием-салым, юл капчыклары ята. Стеналарның күренеп торган җирләренә Ленин һәм Сталин портретлары эленгән. Землянкаларның икесе буш, ә өченчесендә партизаннар йоклап яталар.
— Төнлә эшләгәннәр иде, — диде Бояркин, ни өчен йоклауларын аңлатып.
Воронин тиз үк аның сүзен бүлде:
— Акрын, уята күрмә, — диде ул һәм аяк очына гына басып кире тышка чыкты.
Янәшә куе чыршылар арасында берничә, кеше дүртенче землянка өчен чокыр казыйлар.
— Өчәү җитмимени? — диде Воронин.
— Юк, хәзергә җитә, — диде Бояркин. — Ә шулай да, кирәк булып китәр дип, тагын берне эшләтергә уйладым. Халык бәлкем артыр, җитмәсә менә кыш та керде.
Чокыр казучы партизаннардан кайберәүләр Воронинны танып алдылар. Моны күреп, Воронин сорап куйды:
— Таныйсызмы әллә?
— Сезне ничек танымыйк ди, иптәш Воронин, — диде бик ихлас кына олы яшьләрдәге җирән сакаллы берәүсе. — .Мыекны үстереп җибәргәнсез — җибәрүен, ә кыяфәтегез һаман искечә.
— Мин дә сине, Зеленңов, бер күрү белән таныдым. Тихон Мироныч, шулаймы әле? Ялгышмадыммы? Ә молотилкаңны нишләттең?
— Молотилканы харап иттем,—диде Зеленцов, караңгыланып.
— Я, әгәр тиз генә төзәтергә кирәк булса?
— Кирәк кенә була күрсен иде!
• Драп пальто кигән яшь егет сорап куйды:
— Ә мине таныйсызмы, иптәш Воронин?
— Сине дә таныйм. Укытучы Кружилнн? Заозерныйданмы әле?
— Бик дөрес.
—- Мәктәп белән эш ничек тора соң? Балалар белән?..
— Кыш әрәм булды!
— Бәлкем бөтенләй үк түгелдер?
— Бик әйбәт булыр иде!
Горак землянкалардан ерак түгел генә азык склады; склад янында янтыклары яньчелгән кыр кухнясы төтенләп тора. Землянкадан йөз метр читтә, кызгылт урман чишмәсе чылтырап агып яткан чокырда лагерьның хуҗалык часте урнашкан: биредә атлар өчен кечкенә сарай салганнар, печәнне кибән итеп өеп куйганнар, арбалар тора, агач ботакларына сбруйларны элгәннәр...
— Иу, туган, син төзелешне җәеп җибәргәнсең! — диде Воронин.
—• Бар да кирәк бит!
Райком инструкторы Корнилов та гаҗәпләнде.
— Бездәгедән бер дә яман түгел!
— Яман булмас,—дип килеште Воронин һәм салынып төшкән мыегын кыймылдатып куйды. Аның болан итүе кинәт Бояркинга ниндидер бер эчке канәгатьсезләнүдән булган шикелле булып тоелды.
— Әйе, яман түгел, яман түгел!—диде Воронин, кабатлап һәм мыегын тагын кыймылдатып алды. — Ләкин бит без үзебезнең лагере-
24
сызны Кызыл Армия чигенүдән бик күп элек төзи башладык, ә ул армия киткәч кенә эшкә тотынган... һәм барысын да ныклап, таза итеп эшләгән!
— Начар эшли белмибез, — диде Бояркин.
— Әйе, бу сезнең гадәт! — һәм Воронин сүзен очлап куйды:
— Ә хәзер, Степан Егорыч, юлдан соң капкалап та алырга була. Я, нәрсә белән сыйлыйсын? Колхоздагы төсле итепме?
Ашап-эчеп утырганда, Воронин үзе берни дә сөйләмәде, бары тик ьояркш-шан сорашып кыиа утырды. Ә Бояркин райком секретарена лагерьның ошавын сизеп, өч атна эчендә эшләгән эшләрен бик җентекләп, җанланып сөйләп бирде.
Бояркинны тыцлап бетергәч, Воронин үзе сүз башлады:
— Инде, туган, мин сиңа кайбер нәрсәләр әйтим, — диде ул, кечкенә агач өстәл артында турая төшеп. — Син, әлбәттә, бу хәлләрне белмәгән- сеңдер... Син китәргә тиеш идең, шуңа күрә без сиңа бернәрсә дә әйтмәдек. Инде син биредә калгансың икән һәм чынлап партизанлык итәргә уйлагансың икән, мин сиңа бөтен карталарны ачып бирим...
һәм Воронин райкомның, әле безнең армия чигенүдән бик күп элек, көтелмәгән хәлләрне истә тотып, озак дәвамлы партизан сугышына әзерләнеп торырга дигән күрсәтмә алуын сөйләп бирде. Болотныйда партизан отряды оештырыла; Кызыл Армия чигенер алдыннан берничә көн элек кенә отряд урманга — алдан әзерләп куйган лагерьга яшерен рәвештә күчеп китә. Отрядның азык базалары, бик күп коралы, радиотапшыргычы, типографиясе, кечкенә двигателе һәм, хәтта, киносы да бар. Безнең гаскәрләр көнчыгышка чигенеп, немецлар килеп күренү белән, район отряды, вакытны һич әрәм итмәстән, бик кызу хәрәкәт итә башлый. Болотныйдан көибатыштарак, Вязьма — Ржев юлында һәм Москвага бара торган олы юл өстендә булган һөҗүм һәм диверсияләр — аның эше.
Бояркин боларның барысын да гаҗәпләнү тулы күзләрен Ворониннан алмыйча тыңлап утырды. Партия оешмасының райоЛ күләмендә партизан сугышын ничек киң итеп җәелдереп җибәрүен ул беренче тапкыр ишетә иде.
— Инде синең турыда, — диде Воронин, район отрядының хәле белән таныштырып бетергәч. — Хәзер, туган, синең белән сүз җитди була- чак! — Воронин тамак кырып куйды һәм вак җыерчыклар баскан талчу йөзенең бөтен сызыкчалары белән елмайды; бу — сүзнең чыннан да җитди булачагын күрсәтә иде. — Синең немец-фашистны бертуктаусыз кыйнарга дигән ныклы теләк белән калуыңа мин һичшиксез ышанам. Ләкин хәзер үк мин сине борчуга да салырга тиешмен. Армиядә озак булдыңмы син?
— Ике ел,—диде Бояркин.
— Ә сугышта?
— Сугыштамы? Бер дә булмадым!
— Ә колхоз председателе булып?
— Бу кадәрссс инде, иптәш Воронин, сезнең үзегезгә дә билгеле! Өзлексез бер ун сл чамасы.
— Менә шулай, — диде Воронин, сүзен дәвам иттереп, — синең сугышырга теләвең, ләкин хәзергә сугыша белмәвең бик аңлаешлы һәм аны гаеп итеп тә булмый; тыныч хезмәт, төрле хуҗалык эшләре белән син яхшы, хәтта бик шәп шөгыльләнә беләсең!
Бояркин, ачынып, кычкырып куйды:
— Соң бит бу эшләнгән эшләр—барысы да кирәк!
Сабыр ит, туган, сөйләп бетергәнне көт!
Воронин иелеп, Бояркиииың өстәлдә яткан кулына йомшак кыиа тиеп алды.
25
— Мин сине гаепләргә җыенмыйм, син шикләнмә. Синең беркайчан да сугышканың юк, һәм сип, билгеле, башка совет кешеләре кебек үк, сугышырга җыенып та тормагансың. Барлык кешеләр төсле син дә тынычлык теләгәнсең, тыныч хезмәт белән яшәргә өйрәнгәнсең. Тукта, тукта! Бу озак еллар буенча килгән тыныч, иҗади хезмәт белән яшәү гадәте, минем сизүемчә, менә хәзер дә, синең ихтыярыңнан тыш, бөтен теләкләреңнән өстенлек алган. Менә син отряд оештыргансың. Бик яхшы, моның өчен сиңа партия исеменнән бик зур рәхмәт. Әмма ни өчен син аны оештырдың? Сугышыр өченме? Әлбәттә, шулай.
— Без кайбер нәрсәләр эшләп өлгердек, — дигән булды Бояркин.
— Беләм, егетләр сез!—диде Воронин. — Ләкин шулай да, Степан Егорыч, күпме генә хәтерең калмасын, хуҗалык белән мавыгуың синең сугыш белән кызыксынудан көчлерәк булып чыккан. Хуҗалык эше белән артык мавыгып китүеңне син үзең дә сизми калгансыңдыр дип уйлыйм. Мин сиңа туп-туры әйтим: кыска гына вакыт, бары өч атна эчендә син бик күп, бик күп эшләгәнсең! Безнең отрядтагыдап бер дә ким түгел, ә бит анда бөтенесе алдан эшләнде. Син лагерь төзегәнсең, азык һәм корал хәзерләгәнсең. Өч атна эчендә боларның барысын да синең кебек зур хуҗалык тәҗрибәсенә ия булган кеше генә эшли ала. Син колхозда унъеллык мәктәп үттең, — һәм менә шуның нәтиҗәсе синең оештыру, хуҗалык эшләрендә күренеп тә тора.
Гадәттә тәнкыйтьне һәрвакыт тыштан тыныч кабул итә торган Бояркин түзмәде, урыныннан торып, ялвару тавышы белән кычкырын җибәрде:
— Соң бит бар да кирәк, кирәк! Шунсыз мөмкин түгел, иптәш Воронин, һич мөмкин түгел! Әгәр без боларның барысын да эшләмәсәк, кышын харап булыр идек!
— Бик дөрес!—диде Воронин, тиз генә килешеп һәм шуның белән Бояркинны берьюлы тынычланырга, кире урынына утырырга мәҗбүр итте. — һичшиксез дөрес! Ләкин!.. Тукта инде, әйтеп бетерергә ирек бир, нигә син болай булып киттең әле, ә? Син бит хәтерлисең: кайчандыр без, төрле авыл хуҗалыгы эшләрен, бигрәк тә кызу урып-җыю өсләрендә, бергә көйләп алып барырга өйрәнгән идек. Шуның белән бергә без, көйләвен көйләргә кирәк, әмма көйләгән чакта иң төп эшне дә онытмаска кирәк, дип әйтә.торган идек. Һәм хәзер дә ул шулай! Хәзер дә барлык эшне килештереп алып барырга, ләкин шул ук чакта иң төп эшне онытмаска кирәк... Ә төп эш — фашистларны кыйнау!
Бер генә минут тынып тордылар.
Тыштан партизаннарның кызып сөйләшкән тавышлары землянка эченә килеп ишетелде.
Степан Бояркин, хәленә керүне өмет иткәндәй, Корниловка карап алды да яңадан сүз башлады:
— Соң бит сез үзегез, лагеребызны алдан, немецлар килгәнче үк эшләп куйдык, дип әйттегез... Алдан төзегәнсез, ә хәзер бары сугышасыз. Ә миңа нишләргә кирәк иде?
— Бик дөрес, шартлар төрлечә, — диде Воронин, тагын тиз генә килешеп; аның бу бәхәсләшергә кирәк булып тоелган моментта, кинәт кенә килешеп кую гадәте Бояркинны тагын аптырашта калдырды. — Без лагерьны һәм базаларны сентябрьдә хәзерләдек. Ләкин ул вакыт га без фашистларны кыйный ала идекмени? Безнең җирләрдә алар юк иде бит әле! Ул вакытларда... аңлыйсыңмы, ул вакытларда лагерь һәм базалар төзү безнең өчен төп эш иде. Ә оккупантлар килгәч — без аларны кыйнарга тотындык, бу безнең өчен төп эш булып китте. Үзең күрәсең, безнең эшләр җанлы булган, ә синдә шактый катлаулы ул. Син немецлар килгәч кенә эшкә керешкәнсең, шуңа күрә, син иң элек фашистларны кыйнарга һәм бер үк вакытта лагерь, базалар да төзергә тиеш идең. Барын да, барып да эшләргә кирәк, һичшиксез кирәк, әмма ләкин иң
26
элек дошманны кыйнарга кирәк! Сезнең дошманны ара-тирә борчып куюыгызны мин бик яхшы беләм. Ләкин синец отряд борчып кына куярга тиешмени? Мин шикләнмим, зур эшләр башкара ала торган отряд ул!
Бояркин бик озак үз алдына уйланып утырды.
Землянкага өстәлне җыештырып алыр өчен, җиңел куртка киеп, алъяпкыч бәйләгән аксыл чәчле бер кыз килеп керде. Ачык калган ишектән тагын партизаннарның шаулап сөйләшүләре ишетелде.
— Нәрсә алар анда шаулыйлар? — диде Бояркин.
Кыз ачулы җавап бирде:
— Шайтан белсенме аларны! Ниндидер машина турында бәхәс куптардылар... Каядыр ремонтта, имеш... Шуннан башланып китте, китте. инде машина турында онытып, сугыш турында бәхәсләшә башладылар... Билгеле инде, бугаз ертучылар!
Кыз савыт-сабаны җыештырып алды да чыгып китте.
Воронин Бояркинга карады.
— Хәтерең калдымы?
— Хак сүзгә ничек хәтер калсын, — диде Бояркин. — Әйе, мин биредә кайбер нәрсәне уйлап җиткермәгәнмен. Хәер, якын-тирә авылларда немец та юк әле. Ләкин безнең эш аларның килгәнен көтеп утыру түгел, әлбәттә. Аларны эзләп табып кыйнарга кирәк, мин моны аңлыйм.
— Ә нигә аларны эзләп табарга! Әнә якында гына, синең Ольхов- каңда алар!
— Менә бик якын булуларында шул бөтен хикмәт, — диде Бояркин. — Бары шуның өчен генә мин аларга тими тордым. Урнашып, ныгып алганчы Ольховкада үзләренә тими торырга кирәк дидем, — урыныбызны ачып куймагае идек дип курыктык. Ә хәзер вакыт җиткәндер инде. Хәзер бөтенесен һәрьяклап уйлап, ул операциягә әзерләнә башларбыз. Үзегез дә беләсез, ашык-пошык эш итәргә ярамый бит.
...Бер сәгатьтән соң лагерьда булган барлык партизаннарны төп землянка алдындагы аланлыкка җыеп тезделәр. Степан Бояркин үз отрядының шушы көннән башлап район партизаннары отрядының бер өлеше булуы турында приказ укыды. Аннан соң Воронин үзенең приказын укыды: Бояркин отряды үз урынында кала һәм район отряды командованиесенең күрсәтмәләре буенча, аерым сугышчан бер часть буларак, хәрәкәт итә. Шул ук приказ белән партия райкомының бюро члены Корнилов отрядның комиссары итеп билгеләнде.
XII
Землянкаларның берсенә коммунист-партизаннар җыелдылар. Землянканың түрендә, өстәл артында Болотный партия райкомының секретаре Воронин утыра иде. Аның алдында, керосин лампасы белән яктыртылган өстәл өстендә отрядтагы коммунистларның исемлеге ята. Землянкада бөркү иде. Воронин сәкеләрдә тыгызланып утырган коммунистлар өстеннән акрын гына күз йөртеп чыкты. Ярым караңгыда алар- яыц йөзләрен күрү читен иде, ләкин аларның беседа башлануын ничек көтеп утыруларына — җиңелчә дулкынланып йөткереп куюларына, ашыгып кына үзара пышылдашып алуларына карап, Воронин коммунистларның бүген нинди рух күтәренкелеге, нинди дулкынлану белән бу партизаннар землянкасына җыелуларын чын канәгатьләнү белән сизеп алды. Районны оккупантлар басып алганнан һәм отряд туа башлаганнан соң аларның менә болан җыелулары беренче тапкыр иде. һәм бары алар гына моңарчы үзләренә партияле булып аралашу, партияле бердәмлек, партияле дуслыкның җитмәгәнлеге!? әйтеп бирә алалар иде.
Воронин үзе дә, дулкынланып, урыныннан торды.
27 *
— Иптәшләр! — диде ул. — Якын көннәрдә отрядның комиссары иптәш Корнилов партия җыелышын үткәрер, шунда сез партия тормышыгызның мөһим мәсьәләләрен тикшерерсез. Мондый җыелыш үткәрүне мин гаять кирәкле, кичектермәс бер эш итеп саныйм. Бүген исә без, андый җыелышка әзерләнеп өлгермәгәнгә күрә, немец оккупантларына каршы көрәштә алдыбызда торган бурычлар турында кечкенә бер беседа үткәрергә булдык.
Воронин һәрвакыттагы гадәте буенча тыңлаучыларга әле генә ишеткәннәрен аңларга һәм шул турыда уйланырга вакыт бирү өчен аз гына тукталып торды; ул һәрбер чыгышын җиңел аңлашыла торган кисәкләргә бүлгәләргә ярата иде.
— Ләкин беседами башлаудан элек,—диде Воронин, сүзен дәвам иттереп, — мин партия райкомының бер мөһим карары турында сезгә әйтергә тиешмен. Бу карарны кабул итәргә безне партизан сугышының шартлары мәҗбүр итте. Партизан булган һәм подпольеда эшләргә калган барлык иптәшләр үзләренең партбилетларын саклау өчен райкомга тапшырырга тиешләр, — менә Райкомның карары шул. Мондый карар-ның ни өчен кабул ителүен сез яхшы аңлыйсыздыр дип уйлыйм.
Землянканың төрле почмагыннан тыелып кына тамак кырулар, сулап куюлар, пышылдашып алулар ишетелде... Воронин алдында яткан исемлеккә карады, — анда беренче булып Степан Бояркин язылган иде. Әстәл каршындагы сәкедә, үзенең авыруыннан битәр дулкынлануыннан агарып, отряд командиры утыра иде. Воронин аңа карамыйча, ә партизаннарның баш өстеннән каядыр, землянка ишегенә таба карап, эчке дулкынлану белән акрын гына дәште:
— Иптәш Бояркин!
Агарынган һәм тирләгән Бояркин сәкедән торды.
— Мин биредә, иптәш Воронин!
— Партбилетыгызны, саклау өчен, партия райкомына тапшырыгыз!
Бояркин пиджагын, аннан кара фланель күлмәгенең изүен чиште.
Артына борылып сорады:
— Кемдә пычак бар?
Билеты аның күлмәгенең эчке ягында, махсус теккән кесәдә нәкъ йөрәге турысында саклана иде. Билетын ул, тирдән һичбер хәрефе дә бозылмасын өчен, пергамент кәгазьгә, аның өстеннән юка резинага яхшылап төреп салган иде.
Калтыранган кулы белән Бояркин партбилетын райком секретарена бирде. Хәтта арттан аның бөгелгән аркасына һәм селкенеп-селкенеп куйган башына карап та партизаннар үз командирларының нинди авыр .минут кичерүен сизделәр. Якында утыручыларның әледән-эле сикереп торып, аны сәкегә утыртасылары килде. Бөтен авырлыкларны һәрвакытта нык күтәрүче командирларының бу кадәр йомшарып китүен партизаннарның күргәннәре юк иде әле.
— Бар да тәртиптә, — диде Воронин, партбилетны карап, һәм исемлегенә ниндидер билге ясап куйды.
— Ничек була инде бу, иптәш Воронин, хәзер... ансыз?—диде Бояркин, тирән тынлык эчендә чак ишетелерлек итеп. — Унбиш ел мин аны үзем белән йөрттем... Шулай ук тапшырырга кирәкмени?
Воронинның кинәт кашы һәм керфекләре калтыранып куйды. Ул урыныннан торып, Бояркинны кочаклады һәм каты итеп ирененнән үпте.
— Кирәк, Степан Егорыч! Кирәк!
— Сулышым ул минем!.. Үзләштем мин аңа...
— Аңлыйм, — диде Воронин, кулын йомшак кына Бояркинның күкрәгенә куеп. — Син моңарчы аны нәкъ йөрәгең янында йөрттең, ә хәзер, кадерлем, йөрәгеңдә йөрт...
Бер-бер артлы коммунистлар өстәл янына килделәр. Аларның барысының да партбилетлары бик нык яшерелгән һәм барысының да бер
28
урында — йөрәкләре турында саклана иде. Бу — партиягә чын йөрәктән булган мәхәббәтнең, аңа кан җепләре белән бәйләнгәнлекнең, аның олы көченә ышануның бөек билгесе иде.
Тик берәү генә партбилеты өчен икенче урын тапкан. Бу элек Хме- левкада участок агрономы булып эшләгән Шальнов иде. Воронин аңардан партбилетын таләп иткәч, ул ясалма бер тынычлык белән:
— Ә мин аны, иптәш Воронин, күптән инде йөрәгемдә йөртәм, — дигән булды.
Воронин кашларын җыерды, мыегын селкетеп куйды.
— Рентгеннан башка күрмим!
— Сез бит мине беләсез, иптәш Воронин!
— Әйе. беләм!
— Сез бит үзегез бирдегез...
— Бирдем! Менә шул. үткәй елны июльнең нкейче яртысында мин биргән партбилетыңны күрсәтегез.
Партизаннар сәкеләре өстендә кузгалышып куйдылар.
Шальнов ал арның карашын үзенең аркасында тойды.
— Мин аны җиргә күмеп калдырдым, — диде ул, күзләрен түбән төшереп.
— Кайда?
— Өйдә, идән астында.
— Ни өчен күмдегез?
— Мине тотып алырлар, дип курыктым.
— Яхшы, ышанам, — диде Воронин һәм Бояркинга таба борылды.— Иптәш* Бояркин, минемчә, Шальновка отпуск бирергә кирәк: Хмелевкага кайтып, үзенең партбилетын китерсен. Шуннан соң без аны партия учетына алырбыз.
— Иртәгә үк китәр. — диде Бояркин.
Шальнов чакырып алганчыга кадәр өстәлдән ерак түгел, сәкедә утырган иде. Ләкин хәзер исә ул, ни өчендер үз урыны яныннан (буш торса да) үтеп китеп, землянканың яртылаш ачык ишеге төбенә барып, ярым карангы бусага янына утырды.
Иң ахырдан өстәл янына элекке кызылармеец — тупчы, күптән түгел генә партизаннарның бердәибер тупларына расчет командиры итеп билгеләнгән Яковлев чыгып басты. Бу аксыл чәчле, тыгыз таза бәдәнле, аз сүзле тарсынучаи бер егет иде: ул әле партизаннар отрядына ияләшеп тә өлгермәгән иде. Партиягә ул сугыш .алдыннан бер ай чамасы элек кенә кергән булган. Тикшереп карагач, аның сентябрь өчен членлык взносы түләмәгәнлеге билгеле булды.
— Ни өчен түләмәдегез?—дип сорады Воронин.
Яковлев эчке дулкынлану белән аңлатып бирде: сентябрь аенда ул хезмәт иткән хәрби часть тар-мар ителгән, расчеттан калган ике иптәше белән ул фронт сызыгыпа җитәргә тырышкан, ләкин җитә алмыйча партизаннар отрядына эләккән... Взносны кемгә түләргә белмәгән...
— Членлык взносы мәсьәләсе якын көннәрдә райком тарафыннан ::әл ителәчәк, — диде Воронин. — Иптәшләрнең берсе дә әле октябрь өчен членлык взносын түләмәгән, һәм бу җиңел аңлашыла да... Әмма сентябрь өчен... Сез, иптәш Яковлев, хәзер түли аласызмы? Акчагыз бармы?
— Акчам бар. -
Яковлев гимнастеркасының түш кесәсеннән кечкенә язу кенәгәсе чыгарды; кенәгә эченә икегә бөкләп төрле төстәге кәгазь акчалар куелган иде. Шулар арасыннан ул бер сумлыкны тартып чыгарды да, сак кына сыпыргалап өстәлгә куйды.
— Сездән кырык тиен кирәк, — диде Воронин.
— Так точно!
29
Воронин нортмонетын ачты, бер сумлыкны шуның, эченә тыкты, ә аннан вак акча чыгарды да, ашыкмыйча гына алты унар тиенлекне санап, Яковлевның, учына салды. Яковлев та ашыкмыйча гына унар тиенлекләрне әйбәтләп кәгазьгә төрде (янәсе, чәчелә-иитә күрмәсен) һәм түш кесәсенең бер почмагына тыгып куйды.
Барлык коммунистлар аягүрә басып, бу күренешне карап тордылар...
Беседага барлык партизаннарны чакырдылар.
Төн уртасына кадәр тартылды бу беседа.
Партия райком секретаре Воронин партизаннарның бетмәс-төкәнмәс сорауларына җавап биреп, ул көннәрдә һәркемне дулкынландырган бик күп, бик күп нәрсәләр турында сөйләде. Район отрядының Москва белән даими бәйләнеш тотуын әйтте. Кызыл Армиянең барлык фронтларда, шулай ук башкалага җитәрәк немец оккупантларына каршы ничек сугышуын сөйләде. Оккупантлар басып алган районнарда партизаннар хәрәкәтенең ничек җәелә баруы турында да әйтте.
Совинформбюроның Смоленский өлкәсе партизаннарының хәрәкәте турында язган 2 нче ноябрь сводкасы һәркемдә искиткеч зур тәэсир калдырды. «Тулы булмаган мәгълүматлар буенча,—диелгән* иде бу сводкада, — сентябрь һәм октябрь айларында партизаннар фашистларга каршы алып барган сугышларда 287 немец солдатын һәм офицерын үтерделәр, дошманның 8 танкысын, 10 самолетын, 6 орудиесеи, 7 мино-метын, ягулык белән 18 цистернасын, боеприпаслар төягән 40 автомашинасын юк иттеләр. Шул вакыт эчендә партизаннар 3 җиңел машина, 22 мотоцикл, 46 велосипед кулга төшерделәр, 7 ягулык һәм боеприпаслар складын, 17 күперне, 4 кышкы баракны, 2 немец штабын, 2 радиотелефон станциясен шартлаттылар һәм яндырдылар, 26 участокта элемтә чыбыкларын өзделәр». Воронин басым ясап әйтте: бу—тулы булмаган мәгълүматлар буенча! Хәер, Калинин өлкәсе партизаннары да оккупантлар белән Смоленский партизаннарыннан бер дә ким сугышмадылар, дип өстәп куйды ул һәм район отрядының, шулай ук якын- тирәдәге элемтә урнаштырылган кайбер отрядларның хәрәкәте турында сөйләп бирде. •
һәм тыңлаучыларның күз алдына халыкның чит ил илбасарларына каршы алып барган гадел сугыш картинасы килеп басты. Әйе, бөтен җирдә йөзләгән, меңләгән совет кешеләре, Сталинның дошманга чыдамаслык шартлар тудырырга дигән күрсәтмәсен үтәр өчен, изге сугышка күтәреләләр.
Бу беседа озак вакытлар партизаннарның күңелендә сакланды.
XIII
Бер көн үткәч, Кызыл таудагы партизаннар лагерена бер төркем безнең солдатлар килеп чыктылар, — ул вакытларда Ржев урманнарында йөрүче мондый төркемнәр аз түгел иде. Солдатларның өсләрендә таушалып, көен беткән шинельләр, үзләрен алар бик сак тоталар, бер дә сөйләшмиләр, инде берәрсе алар белән сүз башласа, кыска гына итеп җавап бирәләр:
— Әнә командир! Аңардан сорагыз.
Алар үз частьларыннан күптән аерылган булсалар да хәрби дисциплинаны бик нык саклыйлар иде; ә бәлкем, үзләренең командирларыннан курка да торганнардыр...
Группаның командиры лейтенант Илья Крылатов иде. Бу, озын буйлы, кара кашлы, кара күзле,t карасу яңакларын һәм ияген кара төк баскан, кыскасы, яшь таза каргага охшаган бер егет иде. Аның пичек
30
итеп йөрүенә, сөйләшүенә, солдатларына кычкыргалап куюына карап, Степан Бояркин бик тиз лейтенантның власть яратучан үз сүзле кеше булуын сизеп алды.
Бу группаның язмышы Бояркин белән Корниловны бик кызыксындырды. Алар яңарак кына Ворониннан берничә сугышчан задание алганнар иде, төрле якка разведчиклар җибәреп сугышчан операциягә әзерләнә башлаганнар иде. Алда торган операцияләр бик җитди иде, шул исәптән алар Ольховкадагы комендатураны тар-мар итәргә тиешләр иде, шуңа күрә отрядка яңа кешеләрнең өстәлүе бик ярап куячак иде. Менә шуның өчен дә Бояркин белән Корниловта, төркемне күрү белән, аларны отрядта калдырырга кирәк дигән уй туды. Алар хуҗалык часте начальнигы Беляковка һәм аш пешерүче хатыннарга бу җәяүлеләрне алларыннан калганчы ашатырга һәм землянкада үзләрен җылытырга куштылар.
Землянканың «командирлар» почмагында икәүдән икәү генә калгач. Бояркин комиссар белән шул турыда сүз башлады:
— Әйбәт егетләр! Бар да яшьләр, бар да кадровиклар! Ә үзләрен ничек шау-шусыз тыныч кына тоталар! Ләкин бик яман ачыкканнар булса кирәк. Күрдеңме, ашка ничек ташландылар? Үзебездә калдырырга кирәк аларны. һичшиксез калдырырга кирәк!
— Ә кая барсыннар алар? — диде Корнилов. — Авылга керергә курка торганнардыр, ә урманда суык та, ашарга да табып булмый. Минемчә, аларга бер генә юл бар.
— Калырлар дип уйлыйсыңмы?
— Нишләп калмасыннар?
— Яхшы булыр иде, — диде Бояркин, ни өчендер авыр сулап.— Беләсеңме, без сугыш эшенә тотындык, ә чын хәрби кешеләребез безнен бик аз. Ьик күпләрне мылтык тотарга өйрәтәсе бар. Ә болар еллар буенча армиядә булганнар, эшне беләләр, авырлыкларга бирешмәскә, нык торырга өйрәнгәннәр, ихтимал күп булмаса да сугышып та алганнардыр. Менә шундыйлар безгә кирәк тә инде!
— Әллә командирларын чакырабызмы? — диде Корнилов.
— Ял итсеннәр әле.
Землянкага Костя килеп керде.
Моннан бер атна элек Степан Бояркин Костяны үзенә вестовой итеп билгеләгән иде. Костя отрядка бик тиз ияләште һәм, нәкъ армиядәге шикелле, якадан шат, дәртле, уңган, җыйнак, кайгыртучан булып китте, кыскасы, аңарда вестовой өчен кирәк булган барлык сыйфатлар да бар иде, ә вестовойдан башка һәрбер командирга үз Вазыйфасын үтәү бик авыр ул. Костя партизан отрядында хезмәт итүен армиядә хезмәт итү белән бер күрә иде, менә шуның өчен дә Бояркин аны ярата иде. Югыйсә ул җирле егетләрдән кемне дә булса үзенә вестовой итеп билгели алган булыр иде, ләкин алар армиядә хезмәт итмәгәнгә күрә хәрби дисциплинаны белмиләр иде, хәтта аны партизан отрядында кирәк түгел дип тә уйлыйлар иде.
Костяга вестовой булып билгеләнүе бик ошады, һәм ул бик бирелеп эшкә тотынды. Шуның өстснә ул үз инициативасы белән комсомолец- ларны җыеп алды һәм комсомол оешмасы оештырып җибәрде. Шулай итеп отрядта ко'мсомолецлар җитәкчесе булып китте.
Бу өч атна эчендә Костя бик нык үзгәрде. Табигате белән ул бик тынгысыз кеше иде: туктаусыз хәрәкәттә, эштә, отряд ыгы-зыгысында ул үз-үзен һәм үзенең урынын тапкандай булды. Гимнастерка өстеннән кигән саргылт кыска тунының төймәләрен ычкындырып, башына соры бәрән бүркеи киеп, ул иртәдән кичкә кадәр ару-талусыз бөтен лагерь буйлап чабып йөри: я командирның приказларын тапшыра, я аның янына кирәк кешеләрне чакырып китерә, я үзенең комсомол-пптәшләре янына эш турында сөйләшер һәм тәмәке табар өчен кереп чыга, я кух-
31
няга яки кер юу урынына кызлар белән әңгәмә сатар өчен барып килә иде... Көннең күп өлешен саф һавада үткәргәнгә күрә ул яшәреп, алсуланып китте; үзен газаплаган һәм ачуын китергән тотлыгудан да ул, ниһаять, арынды. Бу егерме яшьлек аксыл чәчле, соры күзле, кабарыбрак торган алсу иренле, чак киерелә төшкән кызык кына борынлы, бөтен йөз сызыкларыннан өлгерлек һәм малайларга хас дәртле чаялык күренеп торган егет—отрядта иң күзгә бәрелгән егетләрнең берсе иде.
— Я, алар анда нишлиләр? — диде Бояркин.
— Бар да үлектәй йоклыйлар, иптәш командир,—диде Костя.— Ятулары да булды, бөтен землянканы хырылдап дер селкетә дә башладылар. Нәкъ солдатларча хырылдыйлар, чын, чын!
— Нәрсә сөйлиләр соң алар?
— Алар берни дә сөйләмиләр Алар урынына корсаклары, дөресрәге, ашказаннары сөйли...
— Ташла әле син, юньләп кенә сөйлә!
— Егетләр бик ачыкканнар, иптәш командир!—диде Костя, бик житди, хәтта күңелсезләнеп. — Ә ач кешенең ничек теле ачылсын? Ач кеше дәшми ул. Ач кешенең бары күзләре генә сөйли... Туйганчы бер ашауларына һәм җылыга эләгүләренә бик куаналар. Хәер, алар мине бер күрү белән үз кешеләре итеп таныдылар, каян килеп бирегә эләк- ~тең, дип сорадылар.
— Бусы ярый! — дип куйды Бояркин. — Димәк, дәшмәсәләр дә отряд белән кызыксыналар. Син алар белән әйбәтләбрәк сөйләш, ә командирлары уянгач — безнең янга чакырырсың.
— Командирлары аларның тешле егет...
— Тешле дисеңме?
— Тешле дә, бик укымышлы да булса кирәк,'— диде Костя. — Ул күптән түгел генә училище бетереп чыккан. Ул әле, иптәш командир,, бик шәп немецча да сукалый белә.
— Чынлап әйтәсеңме?
— Чынлап әйтәм!
— Әйе-е, шундый егетнең булуы безнең өчен начар булмас иде, — диде Бояркин, бер бармагы белән сул яңагын кашып; бу аның нык уйланган чакта эшли торган гадәте иде. — Ничек уйлыйсың син, бездә калырлармы — юкмы?
— Ә кая барсыннар алар?
Озак та үтмичә, Костя лейтенант Крылатовны ияртеп китерде, — күрәсең, уянганын көтеп тормаган. Илья Крылатовның йокыдан күзләре шешенгән, йөзе чытык иде.
— Ни белән сезгә файдалы була алам? — диде ул.
Бояркин ана урын күрсәтте.
— Утырыгыз!
Крылатов утырды, землянка эченнән күз йөртеп чыкты.
— Яхшы урнашкансыз сез биредә!
— Сугышчыларыгызның кәефе ничек? Ял итәләрме?
— Ипи-тоз өчен рәхмәт!
Тартып жибәрделәр. Бер минут чамасы тынып торганнан соң Бояр- кии янә сүз башлады:
Без сезне якыннанрак танышыр өчен чакырдык.
— Бик яхшы.
— Кайдан киләсез сез?
Крылатов көтмәгәндә сулап куйды.
— Литвадан. Анда бик каты сугышлар булды.
— Өч ай киләсезме?
— Әйе, өч аи, диде Крылатов һәм барысына да, кош шикелле күзләрен йома төшеп каран алды. — Ә сез ничек теләр идегез? Маши-
32
палар белән түгел бит. Шуның өстенә гол урман эченнән дә сазлыклар аша килергә туры килде.
— Сезнең алдагы планыгыз ничек?
— Нәрсә — сорау алумы бу?
Моңарчы дәшми утырган Корнилов елмаеп кына әйтте:
— Минемчә, сезгә карата начар мөнәсәбәт күрсәтүдә бездән шикләнергә урныгыз юк шикелле?
— Анысы шулай... — Крылатов уйланып торды һәм күңелендәге ниндидер уйларга елмаеп, ирен читләрен чак сизелерлек кыймылдатып куйды. — Хәер, миңа мондый сорауларга җавап бирергә туры килгәләде инде, һәм кунак игүгә каршы, билгеле, үзебез турында сөйләү белән гүләргә туры килде. — Ул соңгы сүзләремә каршы төшәрләр, хәтта 'әтерләре калыр дип, бераз тукталып торды, ләкин берәү дә бер сүз дә дәшмәде.—Менә шулай, сез безнең өч ай буена, бернинди авырлыкларга карамыйча, һаман көнчыгышка таба баруыбыздан ук инде төп максатыбызны аңларга тиешсез. Без ничек кенә булса да немецлар басып алган территориядән чыгарга һәм Кызыл Армия белән кушылырга телибез.
— Сез шактый акрынлык белән үз максатыгызга ирешергә тырышасыз.— диде Корнилов, хәйләле генә итеп, ләкин киң бите белән, бигрәк тә. сай җирдәге су шикелле, якты шат күзләре белән елмаеп.
Комиссарның бу сүзләре Крылатовны чәнчеп куйды.
— Анысы шулай, ләкин сез безнең сугышчыларны күрдегезме?
— Мин үзем менә болай аңлыйм,—диде Бояркин, сүзгә катнашып;— әгәр инде сез ничек тә фронт аша узарга, Кызыл Армия белән кушылырга тырышасыз икән, димәк сугышырга, фашистларны кыйнарга телисез, шулаймы?
— Бу нинди сорау тагын?
— Ә сез беләсезме, алар биредә, менә безнең җирләрдә дә шактый күпләр. — Бояркин агарган ябык битен Крылатовның битенә якын ук китерде. — Ни өчен сезгә менә биредәге немец фашистларын кыйнамаска? Биредәгеләр Москвага һөҗүм итеп маташкан немецлардан нәрсәләре белән аерылалар? Шуны да әйтергә кирәк, безнең армиягә каршы сугышырга тиешле булган немецлар ААосквага таба шушы жирләрдән үтәләр.
— Сез миңа һәм минем сугышчыларыма сездә калырга тәкъдим итәсез, — мин шулай а.члыйм, дөресме?
— Бик дөрес.
— Барып чыкмаячак!
— Ни өчен?
— Гаҗәп сорау!—Крылатов дулкынлануыннан хәтта урыныннан да тормакчы булды. — Сон бит без армиядә хезмәт итәбез, ә армиянең, үзегез беләсез ич, үз тәртипләре бар. Без армиягә алынган кешеләр — һәм без армия сафында сугышырга тиешбез. Солдатларның менә безнеке шикелле, вак группаларга бүленеп, армиядән төрле якка таралып бетүләренә ке.м юл куячак? Мин берсүзсез хәрби дисциплинага буйсынам. /Мин тылда калырга һәм партизанлык итәргә дигән приказ алмадым. Киресенчә, полк командиры миңа, ничек кенә булса да полк белән кушылырга, дип приказ бирде. Мин бу приказны үтәмичә булдыра алмыйм.
— Анысы шулай, ләкин армия әнә кайда бит! Инде сезгә аңардан аерылып калырга туры килгән икән...
*— ...без аның белой кире кушылырга тиешбез.—дип эләктереп алды Крылатов. Гаҗәп хәтта, сезгә шушы нәрсәне аңлатып торырга туры килә!
Аз гына тынын торганнан соң Корнилов яңадан сүз башлады:
33
— Шулай да сезнең болан сөйләвегез, минемчә, җитди түгел, — диде ул. тагы да юмартрак елмаеп. — Сезнең сүзләрегездә чеп-чи формализм бик күп. Хәзер бит төп бурыч — дошманны кыйнау. Совет кешесе, бигрәк тә сугышчы, кайда гына булмасын, ул дошманны кыйнарга һәм кыйнарга, ә эшсез буталып йөрмәскә тиеш... Менә безнең командир иптәш Бояркин... Партия оешмасының боерыгы буенча, ул үзенең колхоз-чылары белән бергә көнчыгышка эвакуироваться итәргә һәм шунда тырыш хезмәт белән дошманны кыйнарга тиеш иде. Ә ул китә алмыйча калды. Нишләде соң ул? Ул хәзер партизан булып, кулына корал алып, дошманны кыйнарга тотынды. Минемчә, ул бик дөрес эшләде, ә менә сез дөрес эшләмисез.
Илья Крылатов сәкесеннән торды.
— Беләсезме нәрсә, — диде ул, — миңа үземнең уйларымны сездән яшереп торуның кирәге юк. Әлбәттә, мин партизан сугышының әһәмиятен бераз беләм. Денис Давыдовның ничек сугышуын, гражданнар сугышы елларында партизаннарның ничек хәрәкәт итүләрен дә беләм. Ләкин ул заманнарда шартлар бөтенләй башка иде бит! Наполеонның гаскәре бер юл буйлап кына килде. Юлдан ике яклап партизаннар өчен тулы иркенлек иде. һәрбер куак артында ат та утыр! Гражданнар сугышы вакытында ныклы фронт сызыгы юк иде, шуңа күрә. ул чакта хәрәкәт итүе ансат иде. Ә хәзер ничек? Илгә гаять зур гаскәр массасы бәреп керде, әллә ничаклы тоташ җирне басып алды. Ничек монда партизаннар хәрәкәт итә алсыннар? Бары урманнарда качып утырыргамы? Юк, мин армия сафында булырга телим!
— Сезнең сугышчылар бар да шулай уйлыйлармы?—диде Бояркин.
— Бар да!
— Сез ышанасыз?
—- Мин үземнең сугышчыларымны беләм.
— Ә ни өчен иптәш Сталин совет партизаннарының көченә ышана? — диде Корнилов.
—- Мин аның бу турыда нәрсә әйткәнен ишеткәнем юк.
— Мин сезгә күрсәтә алам...
— Күрсәтегез.
— Без сезгә дә һәм сезнең сугышчыларыгызга да күрсәтербез.
— Хәер, барыбер мин полк командирының миңа биргән приказын боза алмыйм, — диде Крылатов, китәргә җыенып. — Әгәр рөхсәт итсәгез, без бүген сездә ял итәбез, ә иртәгә инде ары китәбез. Рөхсәт итәсезме?
Ләкин икенче көнне иртәнчәк Крылатов группасында өч сугышчының каты авырып китүләре билгеле булды. Крылатов тагын беразга калып торырга рөхсәт сорады. Ә төнлә белән кар төште һәм буран купты. Көтмәгәндә генә иртә кыш урнашты. Хәзер инде Крылатов группасы жылы кием, киез итекләр тапмыйча һәм азык әзерләмичә торып юлга чыга алмый иде.
Бу көннәрдә, ягъни Крылатов группасы ял итеп походка әзерләнгән чакта, аның кешеләре янына еш кына Костя кереп йөрде. Ул Бояркин белән Корниловның кушуы буенча йөри иде. Бояркин белән Корнилов Костя аша хәрәкәт итүне артыграк күрделәр, чөнки Костяны группада үз кешеләре — хәрби кеше и геп кабул итәләр иде. Махсус Крылатов группасы өчен бирелгән яңа землянкада Костя озак-озак кына утырып чыга иде. Ул солдатлар белән дуслашты, алар арасында дүрт комсомолец та тапты һәм акрынлап аларны отряд тормышы белән кызыксындыра башлады. Бераздан соң ул үзенең башында туган кайбер фикерләрен Бояркинга әйтте:
— Аңлашылмый торган хәл!
— һаман китәргә җыеналармы?
34
— Юк, — диде Костя, — кайберәүләре миңа, биредә калыр идек, диделәр. Фронт сызыгы аша чыгу турында бертуктаусыз Крылатов үзе дә, аның бер-ике-өч якын дусы гына сөйләнәләр. Ләкин мин шиклә- нәм...
— Нидән?
— Крылатовның, дуслары белән, фронт сызыгы аша чынлап та үтәргә теләүләреннән шикләнәм.
— Алайса, ни өчен алар китәләр?
— Нишләп китсеннәр! Китмиләр, сөйләнеп вакыт кына үткәрәләр.
Шуннан соң Бояркин белән Корнилов үзләре Крылатов группасы торган землянкага бардылар. Алар яңарак кына Воронин штабыннан алынган һәм иптәш Сталинның Москвада 7 поябрьда Кызыл Армия парадында сөйләгән рече басылган листовканы сугышчыларга укып бирделәр. Алар партизан хәрәкәтенең ничек итеп җәелүе һәм ныгуы турында сөйләделәр. Ахырда Корнилов белән Бояркин бөтен группага отрядта калырга тәкъдим иттеләр: «Әгәр бөтен группа калырга риза түгел икән, — диделәр алар, — теләгән иптәшләр калсыннар, ә калырга теләмәүчеләр иртәгә отряд лагереннан китәргә тиешләр».
Крылатов группасы торган землянкада төн буе тавышлар тынмады: отряд командованиесенең тәкъдиме турында бәхәс алып бардылар. Ярты төн узганда инде, группа кискен рәвештә икегә бүленде: сугышчыларның күпчелеге отрядта калырга булдылар, ә Крылатов үзенең дүрт иптәше белән иртәнчәк көнчыгышка таба китәргә булды.
XIV
Лейтенант Илья Крылатов икенче көнне соң гына уянды. Күзен дә ачарга өлгермәс борын ул итле шулпа исен тойды һәм бөтен землянкада солдатларның сүзсез генә, кашыкларын котелок эчендә шалтырата- шалтырата ашап утыруларын ишетте. «Партизан шулпасы... — дип уйлап алды Крылатов, йокылы-уяулы. — Партизан шулпасы? Эх, әйе!—диде ул, нидер исенә төшереп. — Бүген китәргә кирәк ләбаса!»
Ул торып, беркемгә сүз дәшмичә, землянкадан чыгып китте.
Кичәгенәк һава бик җылытып җибәргән иде, ләкин төнлә белән яңадан суыткан, ә хәзер вак кына кар сибәли иде. Урманда кышкы иртәнең алсу шәүләсе тын гына сүнеп бетеп килә. Урман, әйтерсең, тәмам оеган, бер генә, хәтта бер генә ботагын саксыз селкетеп, үзенең атластай җем-җем итеп торган кышкы зиннәтен бозудан курыккан төсле иде ул... Лагерь өстеннән, кар баскан кечкенә авыл өстеннән күтәрелгәндәй, тын һәм тыныч кына иртәнге төтен көйри иде. Бөтен лагерь аша куян эзләре сузылып киткән.
«Юк, барыбер китәргә кирәк,—диде Крылатов үз алдына гына, гүя кемгәдер каршы төшкәндәй. — Китәргә булгач, китәргә!»
Каяндыр, көнчыгыш яктан урман тынлыгы аша бер шыгырдау ишетелеп куйды. Берәр агач шулай шыгырдады булса кирәк. Менә тагын, тагын, тагын... Әйе, бу картайган яки бураннан сынган агач, әлбәттә: бер-ике тапкыр шыгырдый да үзенең хәлсезлегенә бирешмәс өчен тагын тынып тора, — аннан янә тып-тыи урман эченнән хәлсез, кызганыч шыгырдау ишетелеп куя, әйтерсең, кемдер ялгыз кабер өстендә ыңгырашып утыра.
Үтеп баручы карт партизан Крылатовның көнчыгыш яктан килгән сәер тавышка колак салып торуын күреп тукталды.
— Карга кычкыра, — диде ул, тавышның нидән булуын аңлатып.
Крылатов гаҗәпләнеп сорады:
— Карга?
35
— Әйе, ялгыз ул бичара!
«Юк, юк, — диде яиә үз алдына гына Крылатов. — Китәргә булгач инде— китәргә! Уйлап торасы да юк!»
Крылатов ашарга утыргач, аның вестовое Степанюк сорап куйды:
— Җыенабызмы, иптәш лейтенант?
— Әйе, әйе, китәргә кирәк!
Крылатов, отрядта калырга теләгән солдатлардан кем дә булса бу минутта сүз кузгатыр, дип көткән иде: бик озак вакытлар бергә азап чигеп йөргәннән соң аерылышалар бит алар! Ләкин солдатлар барысы да дәшмичә утыралар иде. Бу — Крылатовның хәтерен калдырды, хәтта аны хурландырды. Ул кисәк кенә котелогын этәреп җибәрде һәм кашыгын котелок эченә ташлады.
— Димәк, чынлап калырга булдыгыз? — диде ул, сәкедә утыручыларга карап. — Бу бар да... кем үзе?.. Костя кабахәтнең эше, шул сезне юлдан яздырды! Бертуктаусыз бирегә килеп йөрде, эттән туган нәрсә, корт шикелле кимерде дә кимерде үзегезне! Хәзер инде мин аның ни өчен бирегә килеп йөрүен аңлыйм! Нишләмәк кирәк, калыгыз, өреле партизан шулпасын эчегез, ә без армиягә китәбез, без сугышачакбыз! Ләкин соңыннан карагыз аны: приказны бозган өчен сезне кичермәсләр!
Крылатов тиз генә әйберләрен җыеп алды, ниндидер кәгазьләрен бер кесәсеннән икенче кесәсенә күчерде, аннан иптәшләренә карап:
— Мин Бояркин янына барып киләм, — диде. — Рәхмәт әйтеп, саубуллашып чыгарга кирәк бит инде.
— Иптәш лейтенант,—диде Степанюк, аны туктатып, — бераз сабыр итегез, аларның командирлары хәзергә буш түгел...
— Ә нәрсә бар анда?
— Күрше авылдан ике кыз килгән шунда. Хәзер алар нидер сөйләшеп утыралар.
— Я, мин аның вакытын бик аз алырмын, — диде Крылатов. — Үземнең карарымны белдерермен, рәхмәт әйтермен, кемнәрнең каласын әйтеп бирермен,—менә шул! Ә сез биредә бөтен нәрсәләрегезне җыегыз, коралларыгызны карап куегыз, кыскасы, әзер булып торыгыз...
Командир белән комиссар торган землянканың ишеген ачуга Крылатов анда туп-тулы партизаннар күрде һәм шунда ук бик ягымлы нечкә хатын-кыз тавышын ишетеп алды (аның лагерьда мондый тавыш ишеткәне юк иде әле). Шул минутта ук тавыш тынды һәм партизаннар барысы берьюлы бер-берсен бүлеп сөйләргә тотындылар. Шуның аркасында булса кирәк, Крылатовның землянкага килеп керүен берәү дә сизмәде. Крылатов акрын гына партизаннар янына килеп, түгәрәк уртасына карады.
Төрле савыт-сабалар белән тулы командир өстәле янында ике кыз утыра иде. Өстәл каршындагы бердәнбер тәрәзәдән мул булып төшкән иртәнге кояш яктысы белән аларның йөзләре бик ачык яктыртылган иде. Алар бер-берсенә бик охшаганнар, — шик юк, болар бертуган кызлар иде. Кечесе кызарып һәм тирэ-ягына уңайсызланып карана-карана суынган шулпа ашап утыра, ә өлкәне нидер сөйли иде.
Аның матурлыгы Илья Крылатовпы таңга калдырды. Әмма бер күрүдән аны шулкадәр таңга калдырган бу матурлыкның нидән гыйбарәт булуын ул тиз генә әйтеп бирә алмас иде. Партизаннарның әледән- әле ярсып кычкырып куюларына карап, Крылатов кызның ниндидер күңелсез нәрсәләр турында сөйләвен аңлап алды. Ләкин, гаҗәп хәл. кызның йөзенә карап, ул отрядка күңелсез хәбәрләр белән килгән дип уйлавы читен иде. һичшиксез ул ярсулы хәлдә иде, ләкин Крылатовка аның бу ярсуы, үз сүзләреннән генә булмыйча, тагын ниндидер башка бер сәбәптән дә шикелле булып тоелды, һәм ярсуының менә шушы билгесез икенче сәбәбе аны искиткеч матур итеп күрсәтә дә кебек иде. Нинди яшьлек нуры белән балкып тора аның нәфис сызыклы. Һәр сы- 3’
36
зыкчасыннан гаҗәеп бер сөйкемлелек бөркегән йөзе! Ничек елтырыйлар аның якты кара күзләре!
— Бер дә көтеп торасы юк! — диде ул кискен генә, нидер таләп итеп булса кирәк, ә үзе әлеге билгесез ярсудан тоташ балкый иде.— Алар халыкны мыскыл итсеннәр, ә сез биредә тик утырырсызмы? Гаҗәп бит бу! Якында гына партизаннар торалар, ә безгә немецлардан көн юк! Я. нигә ярый бу? Бөтен тирә-якта алариы, корчаңгы этне кыйнаган шикелле, дөмбәслиләр, ә бездә алар тып-тыныч яши бирәләр һәм халыкның канын эчәләр. Юк, Степан Егорыч, теләсәгез ни әйтегез, ләкин бу ярый торган эш түгел!
Бу сүзләрне әйткәндә ул, бер Бояркинга гына карамыйча, өстәл тирәсенә тупланган партизаннарга да карап ала иде. Бер тапкыр Кры- латовка да карап куйды; Крылатов нәрсәсе беләндер аны кызыксындырды шикелле, берничә сүз әйткәч, ул янә аңа карады... Бояркин кызның күз карашын тотып, артына борылды һәм Крылатовны күрде.
— Карале, иптәш лейтенант, сиңа соңрак керергә туры килер. Мин чакыртырмын. Ә хәзер, күрәсең, мин буш түгел.
Крылатов үзенең отрядтан кичәргә карар бирүе Бояркинга билгеле булуын, шуңа күрә ул аны хәзер чит кеше итеп санавын аңлап алды. Аның моңа гаять хәтере калды. Марийка Крылатовны чыгарып җибәрүгә гаҗәпләнде һәм ул чыгып киткән чагында гына аңа тагын бер карап куйды.
Крылатов, билгесез чибәр кыздан уңайсызланып һәм бу кыз карашында үзенең хәзер башкалардан аерым, отряд өчен ят кеше булуын тоеп, землянкадан чыкты. Ул үзен китәргә дип көтеп торган иптәшләре янына бармыйча, кинәт кенә лагерьдан бер як читкә таба китеп барды. Ни өчендер ул таныш булмаган кызның аңа ничек итеп каравы турында гына уйлый иде... Беренче тапкыр ул аңа һәммә кешегә караган төсле генә итеп карады, икенче тапкыр — берникадәр кызыксынып, ә өченче тапкыр — гаҗәпләнеп карады. Берничә генә секунд эчендә шулкадәр бер-берсеннән аерылып торган өч төрле карау!
Бер уйлаганда, Крылатовның землянкадан чыгып китүен сораганнары өчен (асылда бит ул отрядта чыннан да ят кеше), һәм, бигрәк тә, таныш булмаган бер яшь хатынның аңа гаҗәпләнеп каравы өчен бер дә кәефе бозылырга тиеш түгел иде. Ләкин ни өчендер аның кәефе кинәт бозылды. Үзен ничек тә тынычландырырга теләп һәм Бояркин белән сөйләшкәнчегә кадәр калган вакытны ничек булса да үткәрергә тыры-шып, ул лагерь әйләнәсендә йөри башлады. ,
Отряд үзенең гадәттәге тормышы белән яши иде. Бер төркем партизаннар чаңгыларда бер-бер артлы тезелешеп каядыр китеп баралар. Азык склады алдында чаналардан йөк бушаталар Хуҗалык базасында пычкылар чынлый һәм кызлар җырлашалар. Болар бар да гадәтн күренеш иде. Боларның барысына да Крылатов, отрядта бер атна торып, күнегеп беткән иде инде. Әмма бу күренешнең хәзер никадәр сокландыргыч, күрер күзгә дә, ишетер колакка да никадәр күңелле булуын ул коты очып, ихтыярыннан тыш диярлек сизеп алды. Ул бөтен барлыгын шулкадәр нык биләп алган үзендәге бу гадәттән тыш тойгыга бик озак каршы торып карады, ләкин лагерьның хәзер аңа бөтенләй башка төстә күренүенең сәбәбе — әлеге таныш булмаган хатынның лагерь үзәгендә торуы һәм үзенең матурлыгы белән аны, лагерьны, яктыртуы икәнлеген ахыр чиктә икърар итәргә мәҗбүр булды.
Ул таныш булмаган хатынның нәрсәсе белән аңа шул хәтле кинәт һәм тирәнтен ошавын уйлап белергә тырышып карады. Ләкин монын кирәксез бер эш икәнен шунда ук ан.лап алды, һәм үз-үзепә «Бетте!» диде. Кара күзле хатыннар азмыни? Бик күп алар. Әмма моның кебек кара да, моның кебек елтырап торган тере күзләр бик сирәк. Матур йөзләр азмыни алар? Әмма моның кебек, бу хатындагы шикелле, яшь-
37
лек нуры белән балкыган илһамлы, моның кебек көлен торган кайнар иренле йөзләр аз йлар... Бик күп хатыннар якыннан яхшылап белгәч, үзләренә ияләшкәч, кешелек сыйфатларын белеп алгач кына ошый башлыйлар. Ләкин нинди матурлык инде ул, әгәр аны озаклап караганнан соц гына белеп булса? Юк, матурлык ул беренче караудан ук күзгә бәрелергә тиеш... Лагерь тирәсендәге сукмаклардан йөри-йөри шулай уйлады Крылатов... Бу чибәр хатын белән көтмәгәндә очрашу аркасында үзенең көнчыгышка таба китү турындагы гадәттәге уйларының чыгырыннан чыгуын тирән ачыну белән сизеп алды ул.
Аның аяклары туңа башлады. «Әй, шайтан алсын үзен! — диде кинәт Крылатов, үз-үзеиә ачуы килеп. — Нигә кирәк ул миңа? Миңа китәргә кирәк, менә шул!» Ул тәмәке төпчеген читкә ташлады (моның кебек тәмәке төпчекләрен ул бер сәгать эчендә сукмак буйларына бик күп ташлап өлгерде) һәм землянкасына таба китте.
Лагерьның зур мәйданында әлеге ике кыз белән Костя күренде. Крылатов тукталды да кар баскан яшь кенә чыршы артына яшеренде, һәм шуннан торып күзләре белән күргәне аны хәйран калдырды! Костя, аның группасын тараткан әлеге ак чәчле җен, апалы-сеңелле ике чибәрне берьюлы кочаклап алды да башта берсенең, аннан икенчесенең колагына нидер әйтте... Кызлар кинәт аңардан читкә тайпылдылар да бөтен урманны яңгыратып көлеп җибәрделәр, аннан Костяга ташланып, чыелдап аны йодрыклары белән дөмбәсләргә тотындылар. Костя алар- дан котылыр өчен туп-туры Крылатов яшеренеп торган чыршыга таба йөгереп китте.
Илья Крылатов аларның каршысына чыкты.
Костя төшеп барган бүреген эләктереп алды да тукталып калды, куркынып артына карады һәм авыр сулый-сулый әйтеп куйды:
— Ә-ә, иптәш лейтенант, менә снн кирәк тә идең! Чакырды! Хәзер керсен диде...
Кызлар тынып, бер читтәрәк туктадылар. Өлкәне Крылатовка карап куйды, һәм бу дүртенче караш тыныч, хәтта бераз гына усал да иде. «Барысын да белә» дип уйлады Крылатов һәм оятыннан ничек кызаруын тоеп, әйтте:
— Хәзер барам.
Костя кызларга борылды.
— Карагыз әле шушы юләргә!
— Ни булган? —диде Марийка.
— Китәргә җыена. Безгә килен сыенды, бер атна торды, инде кит- мәкче була.
—- Кая китә? Урман эченнән урман эзләргәме?—диде Марийка һәм җавап алганны көтеп тормыйча, гади генә өстәп куйды:
— Бу шинель һәм бу итекләр белән ерак китә алмас. Кыш әнә нинди!
Бу яшь хатын үзенең матурлыгы белән Крылатовны хәйран калдырган иде: инде менә аның белән танышырга җай чыгуына шатланып һәм шул ук вакытта китәр алдыннан гына бу танышуның берни дә бирмәсен яхшы белеп, ул ни өчен китүен аңлатырга ашыкты:
— Мин үзебезнең армия ягына чыкмакчы булам.
— Армия ягына? — диде Марийка, гаҗәпләнеп.—Сезнең бу хәлегездә кирәкме соң ул? Безнең армия озакламый үзе бирегә килер, дип уйлыйм мин.
Крылатов Марийканың бу кадәр гади һәм ышандырырлык итеп әйткән сүзләреннән аптырап, ни әйтергә белмпчәрәк калды.
— Ихтимал, ләкин... Әйе. бу бпк булырга мөмкин... Ә сез отрядка килдегезме?
— Күреп торасыз.
— Әйе, бу ачык. Ләкин бөтенләйгә килдегезме?
—- Бөтенләйгә шикелле.— Һәм Марийка ни өчендер елмаеп куйды.
38
— Әйдә киттек, киттек, — диде сеңелесе, аны ашыктырып.
Крылатов берникадәр вакыт чыршы янында ялгыз гына уйланып торды. «Чыннан да, ни өчен китәргә? Әйе, ул хаклы! Әйе, алар барысы да хаклы!» Аннан ул Бояркинга барып, үзенең һәм группасының отрядта калачагын әйтте. Шуның белән бергә ул группа командиры булудан үзен азат итүен дә белдерде.
— Димәк, барысын да уйладыгыз? — дип сорады Бояркин.
— Әйе, уйладым... Төнлә белән.
— Бик яхшы. — диде Бояркин, үзен җиңүче итеп тоеп. — Менә без дә комиссар белән үзебезнең карарны алдан уйлап куйдык. Синең егетләрең бар да хәрби кешеләр, һәрбер җирдә хәрби эшне белүчеләр булсын өчен аларны взводларга таратырга кирәк. Ә сине мин штаб начальнигы итеп билгелим. Яхшылап таныш та эшкә тотын! Бүген төнлә белән без Ольховкада бер операция үткәрәбез. Аңа инде без бер атнадан бирле хәзерләнәбез. Операция җитди, аны бик әйбәт итеп үткәрергә кирәк!
Марийка белән Фая партизаннар лагерен карап чыккач, төш урталарында кире өйләренә кайтып китәргә җыена башладылар. Моны ишеткәч, Крылатов Костяны эзләп тапты. Хәзер инде ул отрядта ип башлап шушы «ак чәчле җен» белән очрашуына бик шат иде: анын аша Марийка белрн якынрак танышырга мөмкин булачак.
— Китәләрмени?
— Хәзер китәләр. Ә нәрсә?
— Соң бит ул отрядта калам дип әйткән иде.
— Хәзергә ярамый. Командир үзе кушмый.
— Ә ничек алар китәләр.
— Сосновкага хәтле без аларны озата барабыз.
Крылатов үкчәләрен бер-берсенә сугып, бераз таптанып торды.
— Әйдә тартыйк әле!
Тартып җибәрделәр. «Нинди шәп егет», — дип уйлап куйды Костя. Крылатов папиросы беткәнче диярлек сүзсез тартты.
— Кара әле, Костя, — диде ул, ниһаять, артык дәшми торырга яра- маганлыгын анлап. — Мин дә аларны озата бармакчы булам. Миңа бераз йөреп, бу тирәләр белән танышырга кирәк. Югыйсә бүген төнлә операциягә чыгабыз, ә мин уңны да, сулны да белмим.
Костя, эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган төсле, елмая төшеп, Крылатоз- ка карады. Аягы белән папиросын изгәләп, ул сорап куйды:
— Кара әле, иптәш начштаб, сиңа әлеге, өлкәне дим, ошап китмәдеме?
— Ә нигә?
— Әгәр шулай булса, мин сиңа менә нәрсә әйтәм: чыннан да синен өчен биредән китү яхшырак булыр, — диде Костя, бик җитди итеп.— Минем сүземне исендә нык тот: башыңа бәла алачаксың син. Әгәр бу төшендә кузгалган булса, — яхшы чакта тизрәк кит. Ул кыздан һәлак булачаксың син, — комсомолларча чынлап әйтәм мин сиңа!
— Ни өчен соң?
— һәлак булачаксың! — Костя Крылатовка кызгану белән карап, хәтта башын чайкап куйды. — Ул, иптәш лейтенант, ир хатыны, мин аның ирен бик яхшы беләм. Андрей исемле, шәп егет. Бергә бер батальонда хезмәт иттек. Хәзер ул анда, ләкин озакламый бирегә килеп чыгуын көтәргә кирәк. Әле, брат, монда званиесе белән синнән югарырак берәү ана елышып караган иде дә, бусагадан ук борып җибәрде.
Крылатов кашларын җыерды.
— Ә шулай да озата барырга ярыймы?
— Үлемгә хөкем ителгән кеше син, иптәш лейтенант! — диде моңа каршы Костя. — Их, юкка гына калдың, юкка гына! Нишләмәк кирәк, киттек булмаса!
39
XV
11 ноябрьдан 12 ноябрьга каршы төнне Ерофей Кузьмич бик борчылып йокысыз үткәрде.
Бу борчылу Лозневой йорттан чыгып китү белән үк картны кимерә башлады. Ерофей Кузьмич немецлар һәм сугыш турында Лозневой белән булган соңгы сөйләшүен гел исенә төшерә торды. «Әй, карг тиле! — дип ул сүкте үзен. — Ни пычагыма мин аның белән шундый нәрсәләр турында сөйләшеп утырдым соң!» Карт, Лозневой мине беткәнче аңлап алгандыр, шуңар күрә кинәт кенә өемнән китеп баргандыр, дип уйлый иде. Аның кара йөрәгендә нәрсә булмас? Әле бит күптән түгел генә ул Лозневойны кыерсытты, өеннән куды, батрак булып эшләргә мәҗбүр итте... Ул шулариы онытырмыни? Хәзер власть башына менеп алгач, ул шуларның барысы өчен дә карт юләргә түли алмасмыни? Әнә ул, Чернявкина янында бер төн үткәргәч, бүген иртән көтмәгәндә генә Болотныйга китеп барды. Ә ни өчен? Шул турыда уйланып һәм тиздән берәр бәла буласын сизгәндәй, Ерофей» Кузьмич минут саен бер ягыннан икенче ягына әйләнеп ята торды.
Алевтина Васильевна, ниһаять, борчылып сорады:
— Кузьмич, нишләп син йокламыйсың?
— йоклап булмый шунда...
— Ә нидән соң ул? Әйтергә ярыйдыр бит!
— Тәмам теңкәмә тидең син, анасы,—диде Ерофей Кузьмич, кайгылы, сүлпән генә итеп. — Бөтен белгәнең синең, нигә йокламыйсың да, нигә көрсенәсең дә, нигә чирлисең дип, мине табалау. Соң шуларның барысына да мин синнән рөхсәт сорап торыйммыни инде? Я, йокламыйм, ди, я, көрсенәм, ди, я, чирлим, ди, — соң менә син минем урында булып кара әле, минем урында! Күзеңне ачыбрак карасаң, күрерсең, тормыш мине ничек боргычлый! Аю шикелле буып алды да, туный гына! Я, синеңчә, мин шундый хәлдә көләргә тиешмени? Менә син дә йокламыйсың бит, мин нигә дип сорамыйм лабаса!
— Ә син сорар идең...
— Я, нидән соң син йоклый алмыйсың?
Алевтина Васильевна кисәк кенә сулгып елый башлады:
— Марийканы бүген күрдем...
Ерофей Кузьмич озак кына дәшмичә ятты.
—Кайда күрдең?
— Фая белән безнең турыдан уздылар. Сосновкага, түтиләренә китеп барулары булгандыр... — Ул тагын сулгый башлады. — Шуңа күрә йоклый да алмыйм. Шушы вакыт эчендә бары бер генә тапкыр,’ анда да ерактан гына күреп калдым. Керми дә бит, менә син нинди хәлгә китереп җиткердең! Үзебезнең киленебез, ә күрәсеңме, ничек безгә хәтере калган? Мин үзем аларга барыр идем — бөтен авыл каршында оят.
Ерофей Кузьмич авыр сулады, ләкин хатынына каршы төшмәде. Бераз ятканнан соң урыныннан торды, лампа яндырып өстәл янына утырды; аның картайган йөзе авыр уйлардан никадәр кайгыга сарылганын лампа яктысында ачык күреп була иде.
— Дәшмисең? — диде хатыны.
— Тимә, — диде ул, ялварып.
— Оятмыни? ч
Ерофей Кузьмич кычкырып ук җибәрде:
— Гимә, дим мин сиңа!—Соңгы вакытта ул болай кычкырмый башлаган иде. — Нигә син мине сабырлыктан чыгарасың? Күрмисеңмени, мин нинди хәлдә? Ахыр чиккә китереп җиткермә мине! Пычкылама! Минем, бәлкем, дөньяда торасым да күп калмагандыр. Менә ул кичә бездән киткән иде, ә бүген Болотныйга сызган! Ачуыннан тотар да
40
I
теләсә нәрсә лыгырдар — һәм минем башым да бетәр... Аңлыйсыңмы син шуны, юкмы?
Тышкы ишекне кактылар. Ерофей Кузьмич катып калды, соры күзләре аның кояшта кипкән чуер ташлар төсле тоныкландылар... Ишекне янә кактылар, һәм ап-ачык булып аерым немец сүзләре ишетелде. Ерофей Кузьмичныц бөтен әгъзалары кинәт хәлсезләнде. Пышылдап кына әйтә алды ул:
— Килделәр, анасы...
Алевтина Васильевна юрган почмагы белән авызын каплап, үкереп елый башлады, куркуыннан стенага сыенды.
— Бар да бетте, — диде Ерофей Кузьмич чак ишетелерлек итеп, һәм ишек какканны тагын бераз тыңлап торды да, авыр гына урыныннан кузгалып, сукыр кеше шикелле ишеккә таба китте.
Ерофей Кузьмич караңгы өйалдымда стенага таяна-таяна ишекк? барып җиткәнче. тыштан тагын берничә тапкыр тупас немец тавышы ишетелде. Әйе, алар ашыктыралар иде. Ерофей Кузьмич кинәт уйлап алды: тиз генә чоланга шылып, аннан чардакка менеп, шуннан төнлек тәрәзәсеннән көрткә сикерергә булыр иде... Әгәр ихатаны уратып алмаган булсалар, ихтимал, котылып та булыр иде. Ләкин соң иде инде. Ишек артыннан кычкырган немецның тавышы комендант Квейс тавышына ошамый иде. «Болотныйдан ияртеп китергән», — дип уйлап алды Ерофей Кузьмич... Тәмам югалган көчен җыярга тырышып, ул сорады:
— Кем бар анда?
Немец тагын ачуланып кычкырды.
Ишекне ачуга, Ерофей Кузьмич кинәт артка тайпылды: күзләренә аның электр фонареның кискен яктысы бәрелде, һәм шунда ук ул таныш тавыш ишетте:
— йоклый идеңмени инде, Кузьмич?
Бу тыныч, йомшак, бик күп еллардан бирле таныш тавыш кадәр һичнәрсә Ерофей Кузьмичны менә хәзер шул хәтле таңга калдырмаган булыр иде! Юк, болар немецлар түгел иде. Бусагада кулына кесә фонаре тотып, — ышанырга мөмкинме соң? — Степан Бояркин үзе басып тора. Аның янәшәсендә шинельдән, бәрән бүректән, каргадай кап-кара бер яшь егет, ә ал арның артында Костя белән Серьга Хахай басып торалар. Ерофей Кузьмич чак егылып китмәде. Барлык көчен җыеп, ул аркасы белән стенага сөялде; бер кат эчке күлмәктән генә, озын буйлы, зур сакаллы карт иреннәрен көч-хәл белән генә тыя алды.
— Зинһар тизрәк, — диде ул, ни өчендер кулларын ике як стенагз ташлап. — Хыянәтче дип таныйсыз икән, үтерегез, тик азапламагыз гына!
— Син нәрсә, Кузьмич, йокыдан айнып җитмәдеңме? — диде Бояркин, өй алдына узып.— Полицай кайда? Менә безгә кем кирәк!
Ерофей Кузьмич стенадан аерылды.
— Ул монда юк. Ант итеп әйтэм, Степан, ул минем өемдә юк! Бар, үзең кара. Әле кичә кич белән ул Чернявкипа янына күчеп китте, ә бүген ни өчендер Болотныйга китеп барган...
Марийка белән Фая таңнан торып отрядка барырга чыккан чакта Лозневойныц кичтән Чернявкинага күчүен ишетеп өлгермәгәннәр иде, шуңа күрә алар Бояркинга да бу турыда хәбәр итә алмадылар. Эшнең ни өчен болай килеп чыгуын аңлагач, Бояркин, да ачуыннан «эх» дип куйды.
— Шайтан алгыры! Бәлкем Болотныйдан кайткандыр ипле ул?
— Юк, Степан, күренмәде.
— Менә сволочь!—диде Костя. — Үзенә җай чыгып кына тора! Югыйсә мин аның белән менә бу әйберне күрсәтеп, ихлас күңелдән сөйләшмәкче булган идем. — Һәм ул автоматының көпшәсен сыйпап куйды.
41
— Я, Кузьмич, өенә алып кер,—диде Бояркин. — Син әнә бер кат күлмәктән генә бит, салкын тидерерсең, житмәсә.
— Минем өчен барыбер!
— Нигә, дөньяда торасын, килмимени?
— Кая миңа хәзер тору!
Өйгә керделәр. Немецлар керә дип көтеп яткан Алевтина Васильевна үз кешеләрен күргәч бик куанды; ул аларның явызлык эшләмәячәкләрен белә иде, шулай да күкрәген юрган белән каплап еларга тотынды.
— Я, син нигә болай, Васильевна, бездән курыктыңмы әллә? — диде Бояркин, аның кровате янына туктап.—Әллә мине танымыйсыңмы?
— Юк, таныдым...
— Шулай булгач, нигә елыйсың?
— Мин үзем дә, Степа, нидән икәнен белмим...
Кровать янына Костя да килде:
— Мине дә таныдыңмы, Алевтина Васильевна?
— Танымыйча ни! һай, ничек үзгәргәнсең син, Костя!
— Ничек үзгәргәнмен, Алевтина Васильевна?
— Әйбәтләнгәнсең, — диде хуҗа хатын, тәмам тынычланып. — Тазарып, чибәрләнеп киткәнсең кебек... Партизаннар беләнме?
— Билгеле инде!
— Я, аллага шөкер!
Бояркин Костя белән Крылатовны ишек төбенә чакырып алды да, акрын гына нәрсәдер турында сөйләште, һәм тегеләр чыгып киттеләр! Шул арада Ерофей Кузьмич өстепә киенде, хәтта ни өчендер пиджагын да иңбашына салды.
— Түр якка узыйк, — диде Бояркин, хужа белән Сергей Хахайга борылып. — Сөйләшеп алырга кирәк.
Салкынча түр якта алар өстәл әйләнәсенә утырып, бераз тынып тордылар. Бояркин сәгатенә карап алды да беренче булып сүз башлады:
— Нишләп әле син, Ерофей Кузьмич, шул хәтле курыктың?
Ерофей Кузьмич авыр сулады, жавап бирер өчен ашыгып кирәк сүзен эзләде:
— Үзең беләсең, Степан Егорыч, заманасы хәзер нинди! Менә ул миннән китте, ә мин икенче төн инде йоклый алмыйм, һаман уйлыйм да уйлыйм... Әгәр шуннан барып әйтсә, әләкләсә? Күптән түгел безнең арада бер сөйләшү булган иде... Дөресен әйткәндә, ул миңа гомумән ачу саклап йөри. Ә житмәсә монда немец кычкыра.
Серго Хахай кычкырып көлеп җибәрде.
Бояркин да елмаеп куйды.
— Ә без болай уйладык: русча дәшсәк—ачмаячаксың, полицаең да куркып тәрәзәдән сикерер иде. Ә немецча дәшсәк—ачачаксың: күпме генә сөйләмә, ә син, Ерофей Кузьмич, аларның старостасы, ә ул полицай. Димәк, сез немецлар белән бергә...
Ерофей Кузьмичның жаны сыкрый, әрни иде. Сул тезе дерелди. Башында, каргалар көтүедәй, кара уйлар... Чыннан да, ничек инде ул партизаннардан курыкмасын! Аларга бит аның халыкка немецларның авылны таларга җыенуларын алдан әйтеп куюы, аның күңелендәге яшерен уйлары, — берсе дә билгеле түгел. Алар бернәрсәне беләләр: ул староста, ул немецларга хезмәт итә, ә үзебезнең кешеләрне, безнең армиянең сугышчыларын өеннән куып чыгара. Әлбәттә, партизаннарның аңа килеп керүләре тикмәгә генә түгел...
— Мин нинди староста!—диде Ерофей Кузьмич, сыкранып,— Ничек инде мин немецлар белән бергә ди? Ни сөйлисең сип, * Степан Егорыч! Тормыш башны әйләндерде, менә хикмәт нәрсәдә!
— Көнсез алайса син, тормышка бирешкәч?
— Картлык бит, үзең беләсең!
42
Горур һәм хакимлек сөюче Ерофей Кузьминның йөзенә чыккан кызганыч чыраен күреп, Бояркин гаҗәпләнә калды.
— Син булмаса халыктан сора: нинди мпп староста, ходаем!—диде Ерофей Кузьмич, сүзен дәвам иттереп. — Мин староста булып саналам гына, менә шул! Авылга минем бер зарарым да тигәне юк, — бөтен халык моны белә. Ә хәзер мин болай эшләмәкче булам: барам да туп туры әйтәм, староста булырга теләмим, дим. Чәнчелеп китсеннәр, бәдбәхетләр! Әйдә, теләсә ничек җәфаласыннар, ә халыкка каршы бармыйм, вәссәлам!
Бояркинның агарган ябык йөзе тагын, кояш нурыдай, йомшак җанлы елмаю белән яктырып китте.
— Без синең халыкка каршы булмавыңны беләбез. Икмәк турында да беләбез. Ә шулай да, Ерофей Кузьмич, сиңа староста булып калырга туры киләчәк!
Ерофей Кузьмич онытылып, электәге төсле тавышын кинәт күтәреп җибәрде:
— Ничек ул алай! Юк, мин моны теләмим! Алар мине берни дә эшләтә алмаячаклар! Мин карт кеше, еш кына авырып алам, ә ул эштә, эт шикелле, телеңне салындырып чабарга кирәк! Син, Степан Егорыч, һәрвакыт эш башында утырсаң да, бу эшнең никадәр авыр булуын хәтта күз алдыңа да китерә алмыйсың! һи-и, халык һәр яктан терәп торган чакта эш башында утырып була ул! Син менә, Степан Егорыч, күпме утырдың? Шул-шул! Ә менә син староста булып утырып кара! Юк, бу хезмәт түгел, ә бер газап кына! Булмыйм, бетте китте! Нәрсә эшләтә алалар мине? Мин карт, чирләш кеше. Инде минем белән берәр нәрсә эшлиләр икән, — миңа, карт юләргә, шул кирәк тә! Калма монда немецлар белән, ә халык киткән төсле син дә кит!
— Әлбәттә, синең хезмәтең авыр, Ерофей Кузьмич, бик авыр, — диде Бояркин, аның белән килешеп.—Ләкин шулай да сиңа ул эштә хәзергә калырга туры килер...
— Беркайчан да! — диде кисеп Ерофей Кузьмич.
— Юк, булырсың, — диде Бояркин. — Менә мин сине, Кузьмич, староста итеп билгелим? Биредә немецлар түгел, ә без, элекке шикелле үк, хуҗалар... Менә шул, мин сине староста итеп билгелим, һәм син, рәхим итеп, минем приказны үтә!
Бүлмәдә берничә секундка тынлык урнашты.
Кухнядан самовар шаулавы ишетелде.
Ерофей Кузьмич ачынып сорады:
— Ни өчен минем өстән көләсең, Степан Егорыч?
— Бернинди көлү юк, — диде Бояркин, тагы да житдирәк итеп. — Иртәгесе көннән мин сине староста итеп билгелим, аңлыйсыңмы? һәм сиңа, Кузьмич, шундый приказ: һәртөрле авыруларыңны бер читкә ташла! Үзеңне вазыйфаңны менә дигән итеп үтәргә тырыш! Син гаепле кеше, шуны беләсеңме? Халыктан читкә тайпылып куйдың, әшәке кортка эчендә кыймылдарга ирек бирдең... инде хәзер үз гаебеңне аңлагач, син аны, гаебеңне дим, халыкка намуслы хезмәт итеп юарга тиешсең. Ә ха-лыкка теләсә нинди эштә дә хезмәт итеп була, тик намус белән, ачык йөрәк белән генә хезмәт итәргә кирәк. Мин сиңа ышанам, һәм халыкка әнә шулай намус белән хезмәт итәрсең дип уйлыйм. Бөтен приказларны төгәл үтәп барырсың. Әлбәттә, комендантныкын түгел, ә минем приказларны... Кайгырма, теләсәң, син бу эшне булдыра алырсың!
— Бары да аңлашылды, Степан Егорыч, — диде Ерофей Кузьмич акрын гына, дулкынланып. — Бар да бик әйбәт аңлашылды. Нәрсә дим, мондый хөрмәт өчен рәхмәт... Миңа, карт юләргә, синең ышанычыңны казану күңелле түгелмени? Дөрес, минем гаебем бар, бер алла каршында әйткәндәй әйтәм... Ахмак башым томаланды! Үкенәм, кичерүеңне сорыйм, кем белән ни булмый, шулай түгелме? Хәзер мии туп-туры
43
әйтәм: синең бөтен приказларыңны төгәл итеп үтәргә тырышачакмын! Көчем, аллага шөкер, бар әле. Бик карт та түгел әле мин, алай еш авырып та тормыйм. Менә хәзер дә, кышкы салкында мин утыз чакрымны җәяү сыптыра алам, — пычак та булмаячак!
Серго Хахай тагын кычкырып көлеп җибәрде:
— Менә бу шәп, берьюлы яшәреп китте!
— Ә син нигә көләсең? Мәсьәлә шулай тора икән инде, бу эш минем өчен хәзер иң кулай эш булачак. Мин ул комендантны бармагым тирәсендә менә болай әйләндерәчәкмен. Күземне дә йоммыйча мин ана теләсә ни сөйли алам!
Бояркин тагын бер тапкыр сәгатенә карады.
— Ә Чернявкин урынында кем хәзер?
— Берәү дә юк әле. Кем ул эшкә барсын соң?
— Лозневойның бер үзенә авырмы?
— Ни сөйлисең, Степан, монда ике кешегә дә җиңел түгел!
— Әйе, менә тагын бер кайгы... — диде Бояркин, ул моны шундый бер тон белән әйтте ки, болай итеп, ихтимал, Ольховкадагы эшләр белән кайгыга төшкән волость бургомистры гына әйтә алган булыр иде; аннан ул Серго Хахайга борылып, авыр сулап куйды. — Сергей, биредә сиңа полицай булып калырга туры килер.
Хахай хәтта утырган җиреннән сикереп торды:
— Степан Егорыч!
— Мин нишләп сиңа Степан Егорыч булыйм? Оныттыңмыни?
— Иптәш командир!
— Утыр һәм тыңла: мин сине Ольховкага полицай итеп билгелим.
Серго Хахай аягүрә калды: соры бәрән бүреге астыннан чыгып, борыны буйлап сузылган аксыл чәче кечкенә ак төшкән уң күзен каплап тора иде; ә сул күзе, ук төсле, командирдан читкә төбәлгән иде.
— Чәчеңне җый, — диде Бояркин. — Нигә аны салындырып төшердең? Менә армиядәге шикелле барыгызның да чәчләрен машинка белән алдырырмын!
Хахай чәчен җыйды.
— Иптәш командир,—диде ул, кара янып, — мине дә бит...
— Сүз бирәм, агуламаслар... Курыктыңмыни?
—- Ксютка бит мине...
— Кара аны, бер сүз әйтәсе булма аңа! Кызларның теле озын.
Степан Бояркин тагын бер кат Серго Хахайга утырырга кушты. Хахай ыңгырашып бер сулады да кире урынына утырды:
— Син безнең тылга китмәкче булгансың, — диде Бояркин, өйрәтеп, ләкин юлда авырып, ерак түгел бер авылда торып калгансың да, яшеренеп кенә кире өеңә кайткансың. Монда бер атнадан бирле инде торасың, янәсе.
— Иптәш командир!—диде Ссрьго, өзгәләнеп. — Мин комсомолец бит! Бар да моны беләләр ич!
— Тәүбә иткәнсең, — диде Бояркин, гүя Серго Хахайның чыннан да шулай итүенә ышанган төсле, кашларын җыерып. — Комсомолга яшьлегең аркасында, ахмак булганга күрә, ә бигрәк тә, сиңа кибеттә яхшы эш вәгъдә иткәнгә күрә геиә кергәнсең.
— Бу дөрес түгел!
— Бу дөрес. Менә староста раслар.
— Әһә, менә син нинди икәнсең! — диде Ерофей Кузьмич, сүзгә кушылып. — Әле тешләреңне ыржайтып утыра идең, инде эш үзеңә килеп терәлгәч, чигенә башладыңмы?
•— Бәйләнмә!
— Димәк, Кузьмич, раслыйсың?
— һичшиксез, — диде Ерофей Кузьмич, хәгта пиджагын да ни өчен- ДеР иңбашыннан салып ташлады. — Мин барысын да үзем эшлим.
44
Степан Егорыч, ике дә шикләнмә! Сиңа да, Серго, комсомол булуын өчен бер дә куркып торырга кирәкми! Бүген генә менә бөтен авылга игълан ябыштырып чыктылар: барлык коммунистларны һәм комсомолларны урманнардан, төрле яшеренгән урыннарыннан чыгып, регистрациягә килергә чакыралар. Шушы ике атна эчендә килгән кешенең бөтен «гөнаһсын» кичерәчәкләр. Менә син беренче булып килерсең дә... Беренче булып килгән кешегә алар, билгеле, агитация өчен тимәячәк-ләр. Шул чакта мин дә колакларына шыпырт кына әйтеп куярмын: шәп егет, ахмаклыгы аркасында гына коммунистлар белән буталып йөрде, менә кемне полицай итәргә иде, диярмен. Ул үзе дә эшләргә, гаебен юарга тели, янәсе... Мин барын да эшләрмен.
Серьго Хахай чыннан да болариыц барысын да эшләп булачагын аңлады һәм сыкранып башын түбән иде...
— Кайгырма, Сергей, — диде Бояркин, аныц иелгән аркасына кулын салып. — Зарар юк, зарар юк! Бу эшкә мин сине халык өчен, партия исеменнән җибәрәм... Халык каршында хыянәтче ролендә күренүнең синең өчен никадәр авыр булуын яхшы аңлыйм, ләкин белеп тор: бу озакка түгел! Аннан безнең халык ахмак түгел, Сергей! Ул үзе үк барын да аңлаячак! Я. бетте! Уңыш телим! Сиңа да, Кузьмич, сиңа да, Сергей!
Бояркин урыныннан торды һәм тагын бер кат сәгатенә карап алды.
— Самовар өлгергәндер инде, — диде хуҗа.
— Юк. вакыты түгел, Кузьмич!
Тик менә хәзер генә Ерофей Кузьмич уйлап алды: нинди гаҗәеп эшләр! Авыл уртасында — немецлар, ә авыл читендә, аның өендә, партизаннар. һәм Бояркин да, нәкъ элекке вакытта колхоз эшләре турын та сөйләшергә килгән төсле, бернинди борчылу күрсәтмичә, аның өендә шулкадәр озак сөйләшеп утырды. Килде, сөйләште, электәге шикелле эшен кушты, инде менә үзенең югары җәмәгать хезмәте кушкан тагы да мөһимрәк эшләр буенча каядыр китеп тә бара. «Менә көч! — дип уйлады Ерофей Кузьмич. — Менә кайда ул власть, менә кайда! Элек ничек булган булса, хәзер дә ул шулай яши бирә!»
— Ярый, мин киттем, — диде Бояркин.—Миңа вакыт. Син, Сергей, хәзергә монда калып тор, аннан өеңә кайтып китәрсең. Ләкин берәү дә күрмәсен. Ә мин, Кузьмич, сиңа тагы ’бер керермен әле, тагын бер сөйләшербез...
Авыл өстендә атыш тавышлары яңгырады.
Бояркин сәгатен күзләренә китерде.
— Бу ни эш бу! Минем сәгать шулай артта калды микәнни?—һәм ул ашыга-ашыга өйдән чыгып китте.
XVI
Комендатура янында бәрелеш озакка бармады.
Бояркин, ә аның артыннан Лопухов ихатасын саклап торган партизаннар белән Костя, тыннары бетеп, үргә каршы чабып барган чакта, комендатура тирәсендә сугыш кайный иде инде. Корнилов командова- ниесендә бер төркем партизаннар комендатура урнашкан ике йортны уратып алдылар һәм барлык коралларын ходка җибәрделәр. Соңыннан инде партизаннар йокылы-уяулы шашынган гитлерчыларга шулкадәр патрон һәм гранаталар әрәм итүләре өчен үкенеп тә куйдылар.
Үргә каршы йөгерүе авыр иде. Бояркиииың тыны кысыла, чабып барышлый ул тун изүен ычкындырып җибәрде, караңгыда әледәи-әлс тар сукмактан тайпылып, тирән көрткә бата, аннан сукмакны кире табып, җан-фәрмаи йөгерергә тотына иде... Юк, ул, үземнән башка партизаннар эшне бозарлар, дип курыкмый иде. Аны якында гына барган сугышның шау-шуы шулай кинәт кайнарлапдырып җибәрде: барлык
45
нервлары җигелде, йөрәге дөп-дөп тибә, колакларында пидер зыңлый иде... Әгәр менә хәзер бу беренче партизан сугышының эчендә булсам, үземне, ихтимал, бөтенләй башкача тояр идем дип уйлап алды ул. Ләкин шуңа карамастан, бу сугыш аркасында туган хәзерге рухи хәленнән Бояркин бик канәгать иде, чөнки сугыш аның кечкенә йөрәген зур йөрәк белән алыштыргандай итте...
Караңгыда карт каеннары гына күзгә чагылган мәйданга килеп җитү белән, Бояркин партизаннарның комендатура өенә инде кереп өлгергән булуларын белеп алды. Өйнең ватылган тәрәзәләренә корылган маскировочный халатлар ертыгыннан эчтә ары-бире йөргән фонарь утлары күренеп кала. Немец солдатлары торган күрше өйдән һаман әле кычкырулар һәм кыска-кыска гына автомат тавышлары ишетелә, йортлар тирәсендә кара шәүләләр кычкырышып, ары-бире йөгерешеп йөриләр. Күрше ихаталарда һәм бакчаларда сирәк кенә атышу бара. Ату тавышлары һәм кеше кычкырулары Ольховка калкулыгыннан бөтен тирә-якка яңгырый иде.
— Их, соңга калдык, — диде Бояркин, тукталып.
— Туйдан соң дөмбергә!—диде Костя да.
Алар атлап кына комендатурага таба киттеләр.
Партизаннар Бояркинны комендатура ишеге төбендә каршы алып, берсен-берсе бүлә-бүлә шаулап, бик кәефләнеп сөйләнергә тотындылар: алар гүя шатлыктан исергәннәр иде. Лагерьда чакта дәшми күңелсезләнеп йөргәи партизаннарның да хәзер дулкынланып һәм куанып кычкыруларын Бояркин чын канәгатьләнү белән күреп алды. «Бар да җанланганнар! Бар да бөтенләй башка кеше булып киткәннәр! — дип уйлады ул. — Инде хәзер эш барачак! Беренче сугышның уңышлы бетүе мөһим иде».
Партизаннарны ияртеп, Бояркин комендатура өенә — үзенә бик яхшы таныш булган колхоз идарәсенә керде. Биредә дә дәртле тавышлар яңгырап тора иде. Берничә тәлинкәдә янган майлы филтәләрнең зәгыйфь яктылыгында партизаннар өйнең бөтен почмакларын актарып йөриләр. Өйнең тәмам астын өскә китергәннәр. Кайрысы юнмаган каеп киртәләрдән җыештырылган сәке һәм койкаларны җимереп, тузгытып ыргытканнар. Идәндә салам, одеал, шинель, ертык мендәрләр арасында, тузгыган мамык һәм чүпрәк-чапрак эчендә үтерелгән гитлерчылар аунап яталар. Көек һәм кан исе аңкып тора.
— Комиссар кайда? — дип кычкырды Бояркин партизаннарга.
— Ул икенче өйдә, иптәш командир!
Бояркин, үзеннән бер адым да калмый йөргән өлгер Костяны ияртеп, күрше өйгә китте. Атыш тавышлары, ниһаять, бөтен җирдә тынды. Ләкин якын-тирәдәге йорт алларында һәм бакчаларда партизаннар һаман әле бер-берсенә кычкыралар иде. Якында гына агач шартлап сынды — кемдер, шаярып булса кирәк, читән казыгын сындырып маташа иде. «Мин менә сындыртырмын сезгә, подлецлар!» — диде Бояркин эченнән генә һәм Костяга таба борылды:
— Бар, бел, кем анда сындыра! Нык кына куркыт үзен! Сугыш булгач, барысын да — кирәген дә, кирәкмәгәнен дә — ватарга ярый дип уйлыйлар, күрәсең! Моның өчен мин тиреләрен тунармын!
Күрше йортның ишек алдында Бояркин Крылатовны очратты. Ул фонарь яктылары чагылып-чагылып куйган амбардан өйгә таба килә иде.
— Нәрсә бар анда?—дип сорады Бояркйн.
— Анда бер бөтен склад таптылар!—диде Крылатов. — Колхозчылардан талап алган җылы киемнәр. Алып кичәргә өлгермәгәннәр икән.
— Часовойлар куйдыңмы? Куй! — диде Бояркин, боерык биреп.— Кара аны, бер генә тун да югалмасын! Бөтенесен кире хуҗаларына өләшербез.

— Есть!
Костя Бояркинны өй болдырында куып җитте дә, бер тый алып әйтеп бирде:
— Куркыттым, иптәш командир!
— Кем ул анда?
— Бер ахмак шунда...
— Ни өчен ул читән казыгын сындыра?
— Мин, ди. көчемне кая куйыйм сон, ди? Бәйдәге эт шикелле гел урманда утырдым, ди. 1Монда, имеш, сөякләремне бер язармын дип уйлаган идем, ди, — сугышмыни бу, ди. Бары берәүне генә дөмектерергә туры килде, ди. Без, ди. үзебезнең колхоз сәхнәсендә моңардан шәбрәк сугышлар ясап күрсәтә идек, ди. Аякларын аерып баскан да читән казыкларын сындыра бирә, ахмак!
Бояркин өйгә керде.
Ул килеп керер алдыннан гына партизаннар мич артыннан ни үлек, ни терек бер немецны сөйрәп чыгарганнар иде. Немец бары бер кат керле, эчке күлмәк-штаннан гына, башыннан аягына хәтле балчыкка һәм көлгә буялып беткән иде. Партизаннардан берәү, бу нәмәрсәкәй мондый кыяфәте белән теге дөньяда бөтенесенең котын алыр, дип көлеп, автоматын туп-туры аңа төзәгән чакта гына Корнилов килеп җитеште һәм бөтен өйне яңгыратып кычкырып җибәрде:
— Туктагыз!
Партизан автоматын төшерде һәм артына борылып, гаҗәпләнү катыш зәһәр елмаеп әйтте:
— Ә нишләтергә аны? Тозларгамы әллә?
— Сөйләшүләрне бетерергә!
Корнилов немецны башыннан-аяк карап чыкты да боерык бирде:
— Киендерегез үзен!
Немецка курткасы белән чалбарын бирделәр. Ләкин ул һич киенә алмый иде: бөтен гәүдәсе белән калтыранып, коты алынып, шашып, киемнәрен кулында әвәли-әвәли аркасы белән мичкә сөялде... һәм бер үк сүзне кабатлый да кабатлый иде:
— Партизан! Партизан!
Гүя ул бу сүзне бертуктаусыз кабатлап, партизаннарның күңелен йомшартырга тели, үзен кызгануны сорый иде. Ә ихтимал аның Россиядә өйрәнеп өлгергән сүзе дә бары шул гына булгандыр, — ул вакытларда бу сүзне немецларның бөтен оккупация армиясе бик яхшы белә иде. Партизаннар да аны нәкъ шулай аңладылар, ә Корнилов әйтеп куйды:
— Яхшы сүздән син рус телен өйрәнә башлагансың! Болай булгач эш барыр!
Партизаннар өй эчен яңгыратып көлеп җибәрделәр.
Нәкъ шул минутта Бояркин да килеп керде.
— Нәрсә бар монда? Ни булды?
Степан Бояркинның үз отрядының бүген беренче сугышчан сынау үтүеннән бик дулкынланган һәм шул ук вакытта беренче сугышның үз катнашыннан башка бетүенә кәефе бик кырылган чагы иде. Бары тик шушы дулкынлану һәм шушы кәефе кырылу аңа кызып китәр өчен җитә калды. Җитмәсә, биредә төрле тәртипсезлекләр — берсе склад янына часовойлар куярга оныткан, икенчесе—читән казыкларын сындыра башлаган... Партизаннарның немецны мич артыннан сөйрәп чыгаруларын һәм аны киендерергә маташуларын белеп алгач та ул, ни өчендер, моны да акылга сыймый торган бер тәртипсезлек дип тапты. Немец оккупантларын рәхимсез рәвештә юк итәргә кирәк, дигән хәзерге вакытның каты законына Бояркин күнегеп өлгергән иде инде. Ә биредә бу немец белән чуалалар... Мондый күз күрмәгән, колак ишетмәгән тәртипсезлекнен гаепчесе кем булуын белмәстән ул, әле берәүгә,

47
әле икенчегә, әле өченчесенә карап алды да, яман кычкырып җибәрде:
— Нишлисез монда, ә? Спектакль карап маташасызмы? Өйдән алып чыгыгыз да эшен бетерегез!
— Иптәш командир, — диде Корнилов, аңа мөрәҗәгать итеп, — минем кайбер исәбем бар!
— Нинди исәбең?
— Менә бирегә узыйк...
— Хәзергә калдырырга, — диде Бояркин, уңайсызланып.
Түр якның ватык тәрәзәсеннән салкын һава өреп торганга күрә өстәлдәге ут бик нык чайкала иде. Стена буенда кровать тора, аның өстендә һәм идәндә юрган-мендәрләр аунап ята; бөтен төштә сандыклар, чемоданнар, корзиналар өелеп тора, әйтерсең бу йокы бүлмәсе түгел, ә кладовой иде. Идән уртасында, келәм өстендә бер кат эчке күлмәк-штаннан гына таза-юан кеше бөгәрләнеп ята.
— Комендант үземе? — диде Бояркин.
— Ул.
Тәлинкәдәге пилтәне төзәткәннән соң, Бояркин Корниловка берьюлы унлап сорау бирде. Күпме үтерелгән? Комендатурадан кем дә булса качып котылмадымы? Безнекеләр арасыннан югалту бармы? Юлларга саклар куелганмы? Сугыш вакытында кемнәр батырлык күрсәтте?
Бөтен сорауларга җавап алгач, Бояркин сәгатен күрсәтте:
— Кемнеке алдаша: синекеме, минекеме?
— Белербез...
— Әгәр синеке алга китә торган булса, кара аны, комиссар, — диде Бояркин, янап. — Ә хәзер сөйлә: нинди исәпләрең бар?
Корнилов гадәтенчә елмайды.
— Ул пленга төште.
— Я, шуннан соң?
— Ул әсир, ә әсирләрне... — Корнилов тагын елмайды, гүя бу темага сөйләшү аның өчен гаять күңелле иде. — Ә әсирләрне, кадерле Степан Егорыч, атмыйлар. Элек тә, егылганны кыйнамыйлар, дип әйтә торганнар иде. Әгәр белмәсәң, мин сиңа әйтим: әсирләрне үтерүне тыя торган халыкара конвенция бар. Без үзебезнең законнарны гына түгел, халыкара законнарны да ихтирам итәргә тиешбез!
Бояркин ни генә көтмәсен, әмма мондый сүз ишетермен дип һич уйламаган иде.
— Тыңла әле, комиссар, — диде ул, бер өч тапкыр тирән сулап һәм күзләрен елтыратып, — син миңа тузга язмаганны сөйләмә, ишетәсен- ме? Нинди әсир ди ул? Нинди әсир? Бу кабахәт битсез фашист монда халык талаган, ә син аны якламакчы буласыңмы? Я, без аның белән кәнфитләнеп торыйкмыни?
— Кызма әле син, Егорыч, — диде Корнилов, һаман шулай елмаеп.— Әйдә без болай эшлик: колхозчылардан сорап белик — талау белән шөгыльләнгәнме ул, юкмы? Алар бит барысын да таныйлар... Әгәр ул чыннан да талау белән шөгыльләнгән һәм тыныч авыл кешеләрен үтергән булса, без аны атарбыз. Моны эшләргә безнең хакыбыз бар. Кирәк булса, асып та куярбыз. Әгәр инде шөгыльләнмәгән булса... Менә битсез дигәннән... син беләсеңме, мин аның кыяфәтенә каоагач, аларпың поварлары түгелме икән, дип уйлап куйдым. Чынлап әгәр, поварга охшаган! Җитмәсә үзен мич артыннан табып чыгардылар...
— Я, повар булса, аның белән кочаклашып үбешергәмени инде?
— Алла сакласын! Ләкин атарга ярамый.
Корнилов кинәт елмаюыннан туктады.
— Иптәш Бояркин, аңла, сугыш вакытында без бу немецны, комендантмы ул яки аның лакиемы, — тикшереп тормастан, саф вөҗдан
48
белән үтергән булыр идек. Сугыш законнары моны бездән таләп итә. Индә ул кулын күтәргәч, башка законнар — шәфкать һәм кешелек законнары үз көченә керәләр... Кешелекнең бернинди законнары белән хисаплашмый торган немец фашистларыннан безнең үрнәк аласыбыз юк! Тыныч тормышта гына түгел, менә сугышта да, никадәр генә безгә хәзер авыр булмасын, дошманыбыз булудан туктаган кешене хөрмәт итә алуыбызны без бөтен дөньяга күрсәтергә тиешбез!
— Ләкин, иптәш Корнилов, син дә аңла: биредә фронт түгел! — диде Бояркин, кайнарланып. — Фронтта башка эш: пленга алдыңмы — тылга куа бир, конвенцияләрне бозма! Ә монда мин аны кая куйыйм? Кашык шикелле, итек кунычыма тыгып йөртиммени мин аны? Аиы бит ашатырга да кирәк! Тагын, конвенция бар диярсеңме? Аны бит әле, сакларга да кирәк! Бу турыда уйладыңмы? Ә лагерьдан качып китсә — безнең урынны ачачак бит! Бу турыда да уйламагансыңдыр әле? Менә сиңа конвенция!
Ишек ачылды. Бусагада Крылатов күренде.
— Ярыймы, иптәш командир?
Крылатовның таланган әйберләр склады янына сак кую турындагы докладын тыңлаганнан соң, Бояркин аңа көтмәгәндә боерык бирде:
— Пленныйны монда алып кер!
Әсир өстенә курткасын, аягына киез итекләрен киеп алган иде. Ул партизаннарның (алар турында бик күп коточкыч нәрсәләр ишетеп өлгергән иде инде ул) менә хәзер аны нишләтергә җыенуларын һич аңламый иде шикелле... Аның йөзенә һәм бөтен кыяфәтенә шундый бер гаҗизлек чыккан иде ки, аңа күтәрелеп каравы да уңайсыз иде.
Бояркин штаб начальнигына дәште:
— Сора үзеннән, кем булып монда хезмәт иткән?
Крылатов әсир белән сөйләшә башлады. Бу немецны шаккатырды. Туган телен ишеткәч, ул бөтенләй үзгәреп, яктырып китте; русның бары бер генә сүзен белүе хәзер ачык иде инде. Крылатовның кыска гына соравына ул шулкадәр озаклап, шулкадәр куанып һәм түбәнчелек күрсәтеп җавап бирергә кереште, әйтерсең, комендатурада кем булып хезмәт итүен сөйләү аның өчен шактый четерекле эш иде.
Бояркин, ниһаять, түзмәде:
— Ни сөйли ул?
— Ул әйтә, повар идем, ди.
— Ялганлый! Тагын сора!
Ләкин Крылатов бер минуттан шуны ук кабатлады:
— Юк, ул повар булуын катгый рәвештә раслый.
Бояркин урыныннан торды.
— Алып чыгыгыз! Әйтегез үзенә, ул хәзер партизан отрядында пленда... Чыгарыгыз!
XVII
Ольховчылар комендатурага килә башлаган чакта Крылатов белән Костя, Бояркин приказы буенча бер төркем партизаннарны ияртеп, Анна Чернявкина өенә ташландылар. Аның өе буш булып чыкты. Хо- зяйканың урыны изгәләнгән, мендәрләре як-якка ташланган, кухня уртасында лакан белән чиләк аунап яталар. Партизаннар фонарьлар белән өйнең идән астыннан алып, очырмасыиа кадәр бик җентекләп карап чыктылар, ишек алдының бөтен почмакларын калдырмыйча тен-теделәр. Анна Чернявкина беркаян да табылмады. Сарайдан бакчага таба киткән эзне күреп алгач, партизаннар шул якка ташландылар. Ләкин Аннаның эзе күптән суынган иде инде; эз бакча аша үтеп, арткы читәннәр буйлап барып, Болотиыйга илтә торган юлга чыккан иде.
49
Партизаннар, сүгенеп, юл буенда тукталдылар, айның зәгыйфь яктысында тонык кына елтырап яткан чиксез ак далага бераз карап тордылар.
— Киткән, кабахәт!
— Әйе, шәп сыздырган!
Кире борылып кайтышлый Костя (монысы үз инициативасы белән инде) Чернявкина өенә йөгереп керде дә, Лозневойга кечкенә запаска язып, аны өстәл өстендә агач тоз савыты белән бастырып калдырды. Бу запискада ул Лозневойга иң якын көннәрдә аны, иске таныш буларак, теге дөньяга һич тоткарлап тормыйча озатачагын вәгъдә итте. Иптәшләренә ул моны:
— Әйдә, алдан әзерләнеп торсын, сволочь!—дип аңлатты.
Комендатурадан шаулап халык чыга. Хатын-кызлар киез итекләр һәм туннар күтәргәннәр. Яшүсмерләр әледән-әле хатыннарның алларыннан чабып узалар һәм бер-берсенә тире бияләйләр белән шапылдатып сугалар. Хәтта анда-монда кызларның гамьсез көлүләре дә ишетелеп куя.'Немецлар басып алганнан соң бу беренче шау-шулы һәм күңелле төн иде; элек нәкъ менә шулай ярты төн уртасында халык колхоз клубыннан тарала торган иде.
Бер төркем хатын-кыз Крылатов белән Костяны туктаттылар. Алар партизаннарның Аннаны эзләп китүләрен белгәннәр булса кирәк, һәм бу икәүне нәкъ эзләп йөрүчеләр дип таныдылар.
Алдан килүче юан гына олы яшьтәге хатын суык тиюдән карлыккан тавыш белән сорады:
— Аннаны тапмадыгызмы?
—- Качкан, кәнтәй!—диде Костя.
— Ә-ә, алайса ул Болотныйга чапкан инде! Жәл, егетләр, жәл! Без, менә хатыннар, үзебез ул кабахәт кәнтәйнең толымнарын кисеп, үзәгенә үткәнче оялткан булыр идек. Барыбызны да хур итте ул!
— Артыннан куып житәргә кирәк иде, — диде икенче бер хатын.— Монда бер генә юл. Чанага утырып, артыннан төшсәң, беркая да китә алмый ул!'
Халык шаулаша башлады:
— Инде аларны хәзер Болотныйдан көтегез!
— Әйе, хәзер килеп басарлар!
Крылатов әдәп белән генә сорады:
— Сез комендатурадан киләсезме?
—- Әйе, әйе, без шуннан!—диде карлыккан тавышлы өлкән хатын.— Анда безнең җыелыш булды. Менә күрәсезме: кичә немецлар талап алганнар иде, ә бүген партизаннар барын да кире кайтарып бирделәр! Менә бит ул ничек килеп чыкты! Я, ходаем, күпме элек бездә төрле җыелышлар була иде! Берсе артыннан берсе, берсе артыннан берсе! Ораторлар башны катырып бетерәләр иде. Җыелышка килеп чакырсалар да барасы килми иде. Ә бүген үзем, ак-караны күрмичә, чабыл килдем! Төн уртасында бит! Ә Степан Егорыч ничек сөйләде! Менә сөйләде! Менә сөйләде, ичмасам! Беркайчан да болан шәп сөйләгәне юк иде!
Тар-мар ителгән комендатура буш иде. Каравылдан азат барлык партизаннар күршедәге зур, җылы өйгә тулганнар. Өйнең тышкы ишеге яртылаш ачык. Ишек төбендә үк тәмәке төтенен тышка өреп, җирән сакаллы карт партизан Зеленцов басып тора.
Крылатовны күргәч тә ул акрын гына аңа дәште:
— Юкйа маташмагыз да, барыбер үтә алмассыз!
— Ә нәрсә бар монда?
— Җыелыш...
— Тагын нинди җыелыш ул?
4. .с. Ә.- К. I?.
50
— Барлык партизаннарны җыйдылар, — диде Зеленцов, шыпырт кына. — Комиссар Корнилов үзе үткәрә. Ну, пешерә, ну, пешерә? Әнә ул түр яктан торып сөйли...
— Нәрсә өчен пешерә соң?
— Начар сугышабыз, ди. — Зеленцов һаман шулай шыпырт кына сөйли. — 1Моннан торып, бөтен сүзен дә ишетеп булмый, бар да, үгезләр кебек, мышнап утыралар... Яман пешерә! һаман бер сүзне кабатлый: «Сез, — ди, — монда партизанчылык таратмагыз!» — ди. Ничектер аңлашылмый!.. Әнә тагын... Ишетәсеңме? Минемчә, барын да кырып бетергәч, тагын ни кирәк инде?
— Ә командир мондамы?
— Ул юк, өенә китте, диләр. Күптән булганы юк бит, ә бер сәгатьтән кире урманга китәргә кирәк.
Крылатов Костяга таба борылды.
— Кая торганын беләсеңме?
— Табарбыз!
Степан Бояркин өйчә генә саргылт сатин күлмәктән, билен бумыйча. түр якта, өстәл артында утыра. Тезенә ике яшьлек ак чырайлы кечкенә улын утыртып, кашык белән аңа сөтле тары боткасы ашата. Бала кайчан атасының кулыннан кашыгын алып тәлинкәгә суга яки ботка белән авызын, борынын, битен буйый. Бөтерелеп торган каты ак чәчле биш яшьлек икенче улы, шатлыктан күзләрен елтыратып, әтисе янында утыра. Ул да ботка ашый һәм куанычыннан нишләргә белмичә, әледән-әле назланып, әтисенең янтыгына сыена. Лукерья ачык сандык янына тезләнеп, иренә күлмәк-штан карый; ара-тирә ул өстәлгә таба борылып елмая, Степанны кечкенә улын карый белмәгән өчен назлы итеп кенә орышкан була, ә аннан кире актарына башлагач, сандык эченә куанычлы да, сагышлы да яшьләрен тамыза, куанычлысын да, сагышлысын да бертигез тамыза.
Бояркин алдында, каешланып беткән кыска тунының төймәләрен ычкындырган, гаять йонлач, караңгы чырайлы олы яшьләрдәге бер кеше басып тора; аның артында, солдатка каралыр вакытлары җитеп килгән ике яшь егет басып торалар. Бояркин белән барң, өлкән яшьтәгесе сөйләшә; Крылатов белән Костя нәрсә турында сүз барганын шунда ук аңлап алдылар: өчесе дә отрядка сораналар икән.
Партизаннар кухняда көтеп торырга булдылар.
— Үзебез белән нәрсә алыйк соң?—дип сорады йонлач мужик.— Бер генә көнгә бармыйбыз бит, Степан Егорыч!
— Күбрәк ачу алыгыз, — диде Бояркин.
— Анысы җитәрлек, Степан Егорыч!
— Ә куркуны өйдә, идән астында яшереп калдырыгыз.
— Анысын да эшләрбез, — диде йонлач, бик риза булып. — Ә шулай да, Степан Егорыч, хуҗаларча әйткәндә ни кирәк булыр, ә?
— Тәмәке күбрәк алыгыз.
— Үзең беләсең, мин тартмыйм бит.
— Башкалар тартыр. Бездә тәмәке белән кысан.
— Анысын мин табармын. — йонлач артына борылды. — Егетләр, сездә табылыр бит?
Егетләр икесе ике яктан, бертавыштан:
— Бар, табарбыз!—диделәр.
— Ярый алайса. Я, Степан Егорыч, юлга чыгарга фатихаңны бирәсеңме?
— Җыеныгыз, таң белән кузгалабыз.
Өчесе дә түр яктан чыгып киттеләр.
йонлач бүреген кигән чакта куе каш астындагы кара күзен кәефле генә итеп партизаннарга кысып куйды.
— Алды!
4*
51
Крылатовиың рапортын тыңлаганнан соң, Бояркин һич исе китмичә генә:
— Я, шайтан алсын үзен! — диде.—Мин бит аны бары оялтырга гына теләгән дә идем. Шуңа кулымны пычратып тормам бит инде?! Әйдә тик себерелсен, эше шуңа калгач...
Аның үз семьясы белән ялгыз гына буласы килә иде.
— Хәзергә барыгыз, — диде ул. — Ял итегез.
Ләкин шунда ук партизаннарны кире туктатты.
— Күрәсезме, минем нинди улларым бар? Бусы инде әлифба укый, профессор булыр, ә бусы... күрәсезме, кашыгын ничек оста йөртә? А-а, бу тагы да ераграк китәр!
Степан Бояркипның ябык ак йөзе кинәт алсуланып, яктырып китте, әйтерсең, аңа җылы жәңге таңның беренче нурлары төште.
— Менә ул, безнең киләчәгебез!—диде Бояркин, тавышын күтәреп һәм улларын ике яклап үзенә кысты. — Алар инде коммунизмның нәкъ үзендә торачаклар! Күпме буын коммунизм турында хыялланды! Ничек кенә әле хыялланды! Ә хәзер... Исән булсак, без дә әле коммунизмны күрербез, ә боларның бөтен тормышлары шунда булачак. Менә моның борынын сөрткән чакта, бу коммунизм кешесе бит, дип уйлап куясың! Я, без үзебезнең ата-бабалардан ким кешеләрмени? Алар коммунизм турында хыялландылар, аларга аны күрергә туры килмәде, ләкин коммунизм өчен алар ничек көрәштеләр, ничек үлемгә бардылар! Ә без аны күрәбез, — менә ул кул сузымында гына! Соң, шулай булгач, без тормышның кире артка китүенә юл куячакбызмыни? Менә бу фашистлар... ни өчен алар, безгә каршы сугыш башлаган чакта, гади күз белән дә күреп булган якын киләчәгебезнең безгә никадәрле кыйммәт булуын уйламадылар икән?
Янтыгында утырган кечкенәсе борынын тартып куйды.
— Әй, син, коммунизм кешесе! — диде Бояркин. — Нигә борыныңны тартасың? Кая, китер, сөртим әле! Тукта, тукта, йолкып алмам ла!
Аннан бүленгән сүзен дәвам иттерде.
— Кызганыч, менә мондый фикерләр һәм сүзләр нәкъ кирәк чакта гына башка килмиләр. Яңарак кына колхозчылар белән жыелыш үткәрдем, ә бер юньле сүз әйтә алмадым! Тыгызланып тора менә*шунда, бөтен эчне болгата, авыр... Ә менә хәзер улларым белән утырам... һәм шундый итеп сөйләп җибәрер идем!
Кухняда торган хатынының күз карашын тотып алгач, әйтә куйды:
— Я, барыгыз, барыгыз үзегезгә!
Крылатов белән Костя Бояркин өеннән семья тормышының гадәттән тыш бер җылылыгын, гүзәллеген һәм изгелеген тоеп чыктылар. Алар семья һәм балаларның Степан Бояркинны нихәтле күтәреп, яхшыртып җибәрүен күреп гаҗәпләнделәр...
Корнилов жыелыш үткәргән йорт янына килеп җиттеләр. Партизаннар күрше өйләргә ялга таралалар иде инде; ольховчылар аларны. ай- вайларына куймыйча, үзләренә кунак итәргә алып китәләр.
— Ерак торалармы алар? — дип сорады Крылатов.
— Кемнәр?
— Ташла әле, кем Дурында әйткәнемне беләсең ич!
— Юк, ерак түгел. Ә нигә ул?
— Әйдә барып, бераз утырыйк...
— Кешеләрне чакыралар, ә без чакырусыз гына барыйкмыни?
— Алар бит безне чакырдылар! Оныттыңмыни?
— Әдәп өчен генә чакырдылар ич!
— Ташла әле шаяртуларыңны! — Крылатовиың ачуы килә башлады.—Барасым килми, дип әйтер идеңме әллә? Нәрсә* миннән яшереп торасың! Барыйк, бераз кызларга карап, сөйләшеп утырырбыз... Нәрсә, үгез шикелле, терәлдең?
52
— Куркам... — диде Костя, уйчан һәм җитди итеп.
— Аңардан куркасыңмы?
Шул чакта алар янына Фая йөгереп килде.
— .һай, Костя, синме бу? һай, кайда югалдың син? Әнкәй дә, Марийка да... — Ул тын алды. — Бар да сине чакыралар. Чәй эчәргә киттек. — Ул Илья Крылатовка якынайды: — Бу сезме? Әйдәгез сездә, әйдәгез! Я, тагын сөйләшеп торыр идегезме әллә!
Фая кыю гына Костя белән Крылатовны култыкларыннан алды: — Киттек!
XVIII
Көн урталарында Ольховкага немец-фашистларының каратель отряды килде. Гитлерчылар белән бергә Лозневой да килгән иде. Ләкин партизаннар Ольховкадан таң белән үк киткәннәр иде инде. Карательләр Сохнино авылына чаптылар; ольховчыларның әйтүенә караганда, партизаннар, имештер, шунда киткән булырга тиеш. Ольхов- када, булып үткән вакыйганы җентекләп тикшерер өчен, волость коменданты Гобельман кечкенә төркем солдатлар белән калды. Биредә шулай ук Лозневой да калды.
...Тар-мар ителгән комендатурада кул-аягы бәйләнеп ташланган староста Ерофей Кузьминны таптылар. Картны, үзенең кушуы буенча, гитлерчылар килгәч бернинди шик төшмәсен дип, партизаннар китәр алдыннан шулай бәйләп калдырганнар иде. Ләкин картка, бәйләнгән килеш, сасы салам өстендә гитлерчылар килгәнне көтеп, берничә сәгать уңайсыз хәлдә интегеп ятарга туры килде. Ватык тәрәзәләрдән салкын жил өрә, кар керә, һәм комендатурада тыштагыдан да суыграк иде. Партизаннар бик нык бәйләп киткәннәр, Ерофей Кузьмич аягын да, кулын да кыймылдата алмый иде. Ярый әле бик җылы итеп киенергә онытмаган, әмма шулай да таза тун, җылы киез итекләр белән дә бөтен тәне катып өлгерде. Гитлерчылар белән очрашудан Ерофей Кузьмич күпме генә курыкмасын, ләкин салам өстендә бөгәрләнеп яткан килеш эченнән генә сүгенмичә булдыра алмады: «Ни пычагыма шулкадәр соңладылар? Килсеннәр иде тизрәк, ичмасам!.. Бу салкында шундый озак ятарга ярыймы соң?» Шуның өстенә комендатурада ятуы да бик куркыныч иде. Бөтен әйләнәдә салам, тавык йоны һәм немец мәетләре... Күңеленә әллә ниләр килә, күзенә әллә ниләр күренә: бер тапкыр — юан комендант Квейс селкенеп куйган кебек булды, икенче тапкыр — бусага төбендә яткан солдат ыңгырашкан кебек ишетелде. Тагын шунысы начар — бу газаплы һәм борчылулы бер чакта Ерофей Кузьмич, ичмасам, тарта да алмый, ә ул, алдан барын да исәпли торган кеше буларак, янчык тутырып үзе тураган тәмәке алып килгән иде.
Берничә сәгать эчендә Ерофей Кузьмич шулкадәр интекте ки, комендатурага гитлерчылар килеп кергәч, аңа бәхетсез кеше булган булып кыланырга да туры килмәде: ул чын-чыннан азапланып беткән, бәхетсез кешегә охшый иде. Лозневойның килеп өстенә иелүен күргәч, Ерофей Кузьмич җыерчыклы күгәргән йөзен, гүя үксеп җибәрмәс өчен, тирән бер сыкрану белән сытты һәм авыр ыңгырашып әйткән булды:
— Асарга теләделәр!
Комендатурада гитлерчылар каткан мәетләрне карап шаулашырга тотындылар; тирә-юньдә дә — якындагы йорт алларыннан һәм бакчалардан да шаулашкан немец тавышлары ишетелде. Ләкин берничә гитлерчылар (шуларның берсе — Гобельман) Ерофей Кузьмич тирәсенә ✓кыелдылар.
— Кемнәр булды соң? Кемнәр?—дип сорады Лозневой.
— Кемнәр икәнен аларның кем белсен, — диде Ерофей Кузьмич, елак тавыш белән. — Билгеле инде, бандитлар, югыйсә, мине, карт кешене,
53
кем соң элмәккә тартып китерер иде. Я ходаем, аяк-кулларым тәмам катты! Я чиш инде, нәрсә торасың? Күрмисеңмени минем хәлемне?
Картны бик таза бәйләгәннәр иде. Лозневой аның өстендәге чияләп бәйләнгән төеннәрне көчкә чишеп чыгарды. Ерофей Кузьмич урындыкка утырып, бик озак ухылдый-ухылдый аяк-кулларын ышкып торды; тагын бер кат ул үксеп елап җибәрүдән чак тыелган шикелле булды. Ниһаять, бераз тынычланып, тәмәке кабызгач, Лозневой аңардан сорашырга тотынды:
— Шушы тирәнең кешеләре идеме?
— Бу тирәнеңме? Безнекеләрме? Юк, безнекеләрдән берәүне дә күрмәдем. Күбесенең өстендә шинель иде.
— Ә Костя бар идеме?
Ерофей "Кузьмич бу урында ялганларга ярамаганлыгын сизеп алды һәм бик җитди итеп җавап бирде:
— Костя бар иде, әйе! Шул кабахәт эт мине тапты да инде! — Ерофей Кузьмич бу әйткәннәренең уңай тәэсир калдыруын сизде һәм тагы да кыюлана төшеп, җанланып сөйләргә кереште: — Авылда атыш тавышлары күтәрелү белән, әйтерсең, кемдер минем баш түбәмә китереп сукты: бандитлар! Башка кемнәр булсын соң? Аларның авыл саен разбой салып йөрүләрен ишетә идек бит. Ну, мин әйтәм, бу — шулар, урманнан килгәннәр... мип шул минутта ук кар базына ташландым! Ә безнең кар базы, үзең беләсең, ябык урында, ят кеше тиз генә таба алырлык та түгел! Менә алар, бандитлар, ике тапкыр килделәр, бөтен өй эчен һәм йорт алдын тентеделәр, этләр шикелле бөтен җирне иснәп чыктылар... Әгәр шул чакта тапкан булсалар, минем баш беткән иде! Ә алар мине иртәнчәк кенә таптылар. Костя кабахәт кар базын исенә төшергән булса кирәк. Менә бер вакытны ишетәм, тагын киләләр, туп- туры кар базына, Костяның тавышы да ишетелә... һай, исемә төшерә дә алмыйм, аркам буйлап салкын йөгерә! Сөйрәп монда китерделәр, кул-аягымны бәйләп әнә шул почмакка ташладылар... һай, сөйли дә алмыйм! Менә ничек булды ул! Ә барысының да йөзләре коточкыч кап-кара, төк басып беткән, — кыскасы, ерткычлар инде! «Юк, бездән качып котыла алмассың! — ди Костя. — Л4енә таң аткач, халыкны җыябыз да суд ясап, син хыянәтчене асып куябыз», — ди. Шуннан бервакытны ишетәм, бөтен авылга шауларга, акырырга тотындылар. Немецларның килгәнен күргәннәр булса кирәк, әйдә, тизрәк сызмасыннармы! Шул чакта бер табак битлесе ишекне кисәк кенә тартып ачты да, өй алдыннан гына ике тапкыр пистолеттан атып җибәрде. Уты туп-туры күземә чәчрәде! Хәтта менә тунымны да ертты, сволочь! Күрәсеңме! Ходаем, исән калуыма үзем дә ышанмый торам! Алла саклады! Фу! Күз алларым караңгылана!
— Күп идеме үзләре?
— Юк-ла! Бер өч дистә кеше, артык булмас!
Лозневой Гобельманга карады.
— һаман шулар ук...
— Әйе, бер банда.
Ерофей Кузьмичны өенә кайтарып җибәрделәр.
Лозневой Анна Чернявкина өенә кайтып китте.
Бүген таң алдыннан, күрше авылның полицаен ияртеп, Анна Чернявкина ни терек, ни үлек хәлдә Болотныйга килде. Ул Ольховкада нәрсә булганын һич адәм рәтле итеп сөйләп бирә алмады; ул бары партизаннарның комендатурага һөҗүм итүләрен генә әйтә алды. Анна катгый рәвештә Ольховкага кире кайтмаячагын әйтте һәм Лозневойны да авылны ташлап, Болотныйга эшкә күчәргә бик озак үгетләде. Лозне- войга инде немецлар волость полициясенең коменданты булып эшләргә тәкъдим иткәннәр иде, һәм бу тәкъдимне кабул итү бары аның үзеннән генә тора иде. Шуны әйткәч, Анна тагы да ныграк аңардан бу тәкъ
54
димне һич кичекмәстән кабул итүен һәм җанына тигән Ольховканы бөтенләйгә ташлавын сорый башлады. Ләкин Лозневой бу мәсьәләне хәл итәргә өлгермичә Болотныйдан китеп барды: югары эшкә күтәрелү аны кызыксындыра да һәм куркыта да иде.
Лозневой ’Аннаның әйберләрен Болотныйга озатыр өчен җыеп, әзерләп куярга булды. Кухня өстәлендә ул, тоз савыты астыннан, Костяның хатын табып алды. Берничә секунд Лозневой бу кечкенә блокнот битен калтыранган кулында тотып торды, аниан өстәл янына утырып. тар ияген учлады да, идән уртасында җәелеп яткан пычрак суга бик озак текәлеп торды.
Ул ЛОПУХОВ келәтендә Костя белән сугышкан көнне хәтерләде. Шул чакта Костя, партизаннар янына китәр алдыннан аны үтерергә сүз биргән иде. Элек Лозневой, үзе әйтмешли, Костяның бу малайларча янавына артык әһәмият бирмәгән иде. Бер ара, Костя турында бер хәбәр дә ишетелмәгәч, ул аны бу тирәләрдән кая да булса читкә китеп баргандыр дип тә уйлаган иде. Ләкин хәзер Лозневой үзенә зур бәла булырга торганлыгын аңлап алды. Костя үзенең янавын теләгән вакытта үти алачак, бу хәзер көн кебек ачык иде.
Инде качып котылырга кирәк иде.
һәм биредә. Чернявкинаның өендә, идән уртасындагы пычрак суга карап, уйланып утырган чакта, Лозневой Гобельманның тәкъдимен һичшиксез кабул итәргә һәм Болотныйга китәргә дигән катгый карарга килде. «Хезмәт итәргә булгач, хезмәт итәргә!—дип уйлады ул.— йомыш-юлга чабып йөрер өчен миннән ахмаграклар да табылыр әле!» Ләкин ул гына аз иде. Дөрес, Болотныйда зур немец гарнизоны тора, анда яшәве куркынычсызрак булачак, ләкин бары шул гына. Бөтенләй тыныч яшәр өчен партизаннарны бетерергә кирәк, һәм, ул, Лозневой, үзенен башын саклар өчен, гитлерчыларга партизаннарны бетерүдә булышырга тиеш. Ул партизаннарның урмандагы ояларын табарга тиеш. Бу эш белән бер генә көнгә дә, бер генә сәгатькә дә соңга калырга ярамый. Акрын кыймылдау һәм кыюсызлык күрсәтү аркасында башың-ны харап итәргә мөмкин.
Лозневой Марийканың аны һәм Костяиы партизаннар янына, урманга китәргә димләвен исенә төшерде, «аларның кайда икәнлекләрен мин белмим, ләкин мин сезне бер кешегә илтәм, ә ул сезне алар янына озатыр.... ул үзе аннан» дигән сүзләрен хәтерләде. Марийканың партизаннар белән, вакытлы рәвештә булса да, элемтә тотуы ачык иде. Лозневой моны һәрвакыт исендә тота иде, ләкин Марийканы немецлар кулына бирергә теләми иде. Ә хәзер исә аның өчен башка чара калмады: яшәргә кирәк иде, ә тормыш ул ансат кына бирелми...
Ярты сәгатьтән соң ДАарийканы кулга алдылар һәм комендатура ишек алдындагы җәйге алачыкка ябып, сак астына куйдылар.
XIX
Кич белән комендатурага Ерофей Кузьмич килде. Марийканың кулга алынуын ишеткәч тә карт «бу — Лозневой эше», дип уйлады һәм киленен харап булганга санады. Картның беренче теләге — ничек кенә булса да аны коткару иде. Ләкин ничек итеп коткарырга? Күпме генә ул баш ватмасын, һич кенә бер чара уйлап таба алмады. Хатыны белән Васятка икесе бертавыштан үкереп, аңардан нинди дә булса чара күрүен таләп итәргә тотындылар, ә ул, моңарчы тормышның пц авыр хәлләреннән чыгу юлын таба ала торган кеше, хәзер барлык сәләтен югалтты. Килененең бәхетссзлеккә төшүе турындагы кара хәбәр картны шулкадәр тетрәтте, бала шикелле, ул бөтенләй югалып калды һәм ихтыярын никадәр генә җиксә дә элекке тынычлыгын кайтара алмады: бары тик хәзер генә ул киленен нинди тирән аталык мәхәббәте белән
55
яратуын аңлады. Караңгы төшкәч кенә Ерофей Кузьмич, үзен, ниһаять, берникадәр кулга алып, Марийканың язмышын белү һәм, мөмкин булса, хәлен бераз җиңеләйтү теләге белән комендатурага китте.
Лозневой һәм берничә немец солдаты туздырылган комендатурада утыралар иде. Тәрәзәләргә, ватык өлгеләрен мендәрләр белән томалап, одеяллар корганнар, сәкеләрне рәтләп, яңа салам түшәгәннәр. Кечкенә өстәл тирәсенә тыгызланып утырып, алар кичке аш ашыйлар, — пешкән тавыкны кабалана-кабалана өзгәләп, сөякләрен шытыр-шытыр чәйниләр иде. Немецлар Ерофей Кузьмичиы өстәл янына чакырдылар, ләкин ул әдәп белән генә баш тартты һәм бүрегенең карын селкеп, ишек төбенә генә чүгәләп утырды. Кайчандыр ул кичләрен колхоз идарәсендә шулай утырырга ярата торган иде.
Аның янына Лозневой килде/ Ул Ерофей Кузьмичның ни өчен бу вакытта комендатурага килүен сизеп алды һәм дәшми генә сәкегә утырды. Тәмәке төтене аның битен, күзен басты, ләкин ул аны өреп читкә кумады.
Ерафей Кузьмич ютәлен чак тыеп сорады:
— Я, аның хәле ничек соң?
— Берни дә әйтми, — диде Лозневой, коры гына.
— Бәлкем ул бернәрсә дә белми торгандыр?
— Белә ул! Хәтерлисеңме, Костяны озаткан иде!
Ерофей Кузьмичның немецларның Марийканы нишләтүләрен беләсе килә иде, шуңа күрә юри киңәш биргәндәй булып әйтә куйды:
— Куркытырга иде үзен, менә әйткән дә булыр иде!
— Куркытырсың аны! — Лозневой алдыннан тәмәке төтене читкә таралды, һәм Ерофей Кузьмич тетрәнү белән полицайның салкын тимердәй елтыраган күзләрен күрде. — Аны куркытып кына калмадылар! Ник бер сүз әйтсен! Аны, хәтта, стенага терәп, буш патроннардан аттылар. Җиргә ауды, ә шулай да дәшми! Ни өчен аңа шул бандитлар белән бәйләнү кирәк булгандыр? Ни өчен?
Ерофей Кузьмичның күзләренә яшь килде.
— Ни генә сөйләмә, килен кеше бит, кызганыч,—диде ул, үзенең йомшаклыгын акларга тырышып.
— Нинди кызгану булырга мөмкин, — диде Лозневой, зәһәрләнеп.— Хәзер бар да бугазга-бугаз килгән чак! Сезне партизаннар асарга җыенган чакта, ул кызганып тормагандыр?
— Ә шулай да килен бит... — Ерофей Кузьмич битенә төшкән яшен селтәп ташлады. — Мин менә нәрсә турында синең белән киңәшмәкче булган идем: бәлкем, миңа аның белән сөйләшеп карарга кирәктер, ә?
— Ничек итеп?
— Ә менә янына керәм дә үзе белән сөйләшәм. Яхшылап кына аңлатып бирәм! — Ерофей Кузьмичның берьюлы күз яшьләре кипте, очкынланып киткән күзләре тирәсендәге җыерчыклары кинәт кимегәндәй булды. — Әйе, әйе, әйткәнемчә, аңлатып бирәм үзенә! Ул бит минем ана бары яхшылык кына теләвемне белә. Туп-туры үзенә әйтермен: «Ташла син, Манька, диярмен, тоттыр шул этләрне, күрсәт яшеренгән урыннарын, — шуның белән эше дә бетәр, үзең дә азаптан котылыр-сың!»— диярмен. Валлаһи менә, мин аны аталарча үгетләрмен!
Лозневойга картның фикере ошады булса кирәк; ул сәкедән торып, әлеге немец солдатлары тавыш-тынсыз гына ашап утырган өстәл яныннан бер-ике тапкыр узды. Ерофей Кузьмич та урыныннан торды.
Ниһаять, Лозневой уйланып, сәке янында тукталгач, карт тагын сүз башлады:
— Консшно, нинди киңәш бирерсең тагын, сиңа эш ачыграк. Ләкин, валлаһи менә, кызганыч бит, кызганыч! Яшь хатын лабаса ул, көчләп сораудан үзе белән әллә ни булуы бар... Бик кире бит ул, токымнары аларныи шундый каты табигатьле. Бер терәлсә аны һичнәрсә белән
56
кузгата алмассың, ышан минем сүземә! Аны бары йомшаклык белән генә алырга була! Менә мин үзе белән сөйләшермен, барын да төшендереп бирермен... Җир йотсын менә, ул миңа һәммәсен сөйләр! Чыннан да нигә аңа шулар аркасында һәлак булырга? Туганнарымы соң алар аның?
— Карале, црофей Кузьмич, — диде Лозневой, — синең башыңа шәп уй килде бит! Чыннан да нигә сынап карамаска? Бәлкем, әйтер дә, ә?
— һичшиксез, әйтәчәк! Мин күндерермен!
Лозневой күрше йортка барып, волость коменданты Гобельманга старостаның тәкъдимен белдерде. Гобельманга да Ерофей Кузьминның тәкъдиме ошады. Картны шунда ук Марийка сак астында утырган кечкенә җәйге алачыкка илттеләр.
...Ерофей Кузьмич алачыктан бик тиз кире әйләнеп кайтты. Караңгыда ишек тоткасын көчкә табып, ул, авыр йөк күтәргәндәй, бөгелеп килеп керде. Аның күзләрендә яшьләре елтырый иде.
— Килен бит, — диде ул, үзенә текәлгән сораулы карашларга җавап биргәндәй, һәм авып китмәс өчен стенага аркасы белән сөялеп,- бүрке белән газаптан сытылган битен сөртергә тотынды.
Лозневой кычкырып ук җибәрде:
— Нәрсә бар? Ни булды?
— Акылына зыян килгән, менә шул!—диде Ерофей Кузьмич, пышылдап һәм авыр мышнап. — Яшь бит әле... Аңа күп кирәкмени? Шулай көчләп сорагач ни...
Лозневой белән Гобельман комендатурадан чыктылар. Артларыннан ияреп чыккан Ерофей Кузьмич аларның Марийка утырган алачык эченә ишек төбеннән курка-курка гына үрелеп карауларын күрде. Фонарь белән тонык кына яктыртылган алачык эченнән чинаган һәм көлгән тавыш ишетелде. Лозневой Марийкадан нидер сорады, ләкин шунда ук бусагадан артка тартылып, тиз генә ишекне шап иттереп япты. Тәбәнәк буйлы, таза Гобельман бөтен гәүдәсе белән кисәк кенә борылып китте.
— Алыгыз бу идиотны! Фу!
Ул тагын, бу хатын белән башка маташмыйм, кулымны аңа пычратып тормыйм, дип әйтмәкче булган иде дә, ләкин кирәкле сүзләрен таба алмады, шуңа күрә чирканып бармакларын гына селекте. Часовойга немецча нидер әйтеп, Гобельман ашыга-ашыга комендатурага таба китте.
Комендант артыннан Лозневой да кызу гына иярде; Ерофей Кузьмич яныннан үтешли ул кыска гына әйтеп ташлады:
— Алып китегез үзен!
Әгәр Марийка партизаннарның кайда яшеренеп торуларын белсә, аның әнисе моны тагы да яхшырак белергә тиеш, — бу Лозневой өчен бик ачык иде. Ләкин шулай да ул Марийканы кулга алдырды, чөнки аңардан кирәкле мәгълүматларны җиңелрәк алып булыр дип өмет иткән иде. Инде Марийканы кире җибәрергә туры килгәч, ул, Гобельман артыннан җитеп, аңа хәзер үк Анфиса Марковнаны кулга алырга тәкъдим итмәкче булды. Ләкин комендатура болдырына менгән арада, ул бу ниятеннән кире кайтты; Марийкадан берни дә алып булмаганны, анык әнисе Макарихадан күптән бернәрсә дә алып булмаячак. Лозневой аның каты характерлы булуын яхшы белә иде,«шуңа күрә ул дөрес уйлады: Макариханы хәзергә кузгатырга ярамый, кирәкле мәгълүматларны аңардан көч белән түгел, ә хәйлә белән алырга кирәк. Вакыты җиткәнчегә кадәр Лозневой үзенең бу исәпләрен Гобельманга әйтми торырга булды: аныңча, партизаннар белән көрәш бер көнлек кенә эш түгел ул, шуна күрә аны сак һәм оста алып барырга кирәк. Якын киләчәктә тормыш үзе Макариханы ничек итеп алдау юлын күрсәтер, Һәм шул чакта инде партизаннар белән эшне бер сугуда бетерергә мөмкин булыр, — ул моңа ышана иде.
57
Төн томанлы иде. Җиңелчә генә буран кузгалып тора. Соңгы вакытлардагы шикелле авыл бүген дә яман үләт үткәндәй буп-буш булып тоела иде. Бөтен жирдә саңгырау караңгылык хөкем сөрә. Бары тик җиңелчә буран өйләр һәм каралтылар тирәсендә капшана һәм урам буйлап көртләр өстен себерә иде.
...Туган йортының капкасы төбендә Марийка тукталды һәм калтыранган куллары белән Ерофей Кузьмичка сузылды. Өс-башына кар кунган Ерофей Кузьмич кызу килүдән авыр сулап, килене алдында басып тора.
— Рәхмәт, әткәй!—диде /Марийка, кызу гына пышылдап. — Онытмам!
— Ни сөйлисең син, якын туганыбыз бит син безнең!
— Сез безгә кереп тормагыз, кирәкми, — диде Марийка, сүзен дәвам итеп. — Шулай яхшырак булыр. Мин сездән менә нәрсә сорыйм: Ульяна Шутяевага кереп әйтегез, хәзер үк безгә килсен, хәзер үк! Сөйләшергә кирәк. Безгә бит хәзер биредә калырга ярамый. Менә-менә әнкәй артыннан килүләре бар. Без хәзер үк җыенабыз да китәбез.
— Тегеләр янынамы?
— Тегеләр янына.
— Буран көчәеп китәр төсле.
— Зарар юк! Болар берсе дә куркытмый.
-— Я, алла ярдәм итсен, хәерле юл сезгә!
Марийка кечкенә капка тоткасына кулын салган иде инде, ләкин шунда ук кире борылып һәм тавышын көчкә тыеп кайнатасына әйтте:
— Мин бөтенләй янам! Мин хәзер үз-үземә куркыныч булып күре- нәм! Юк, аларның бик азлары гына биредән үзләренең котырган башларын алып китә алырлар.
Марийка кайнатасы йортыннан киткәннән соң аларның бүген беренче тапкыр очрашып сөйләшүләре иде. Бер ай чамасы алар ят кешеләр төсле, бер-берсен исләренә дә төшерергә теләмичә яшәделәр, ләкин тормыш аларны яңадан очрашырга мәҗбүр итте һәм бу очрашу алар арасында яңа, тирән дуслыкның башлангычы иде.
— Әйе, сез бйт әле хәзергә кадәр Лозневойның ялганлавын белмичә йөрисез, — диде Марийка, кинәт исенә төшереп һәм кечкенә капкадан икенче тапкыр кулын алып. — Әйдәгез, мин өйдә барын да сөйләрмен...
XX
Лозневойның Андрей турында булмаганны ялганлап сөйләвен белгәч тә Ерофей Кузьмич ашыга-ашыга өенә кайтып китте. Тирән дулкынлану кичергән Лопухов семьясы таң атканчы күзен йоммады: төрлечә Лозневойны каргадылар, Андрейны исләренә төшерделәр, күз яшьләре белән аның армиядән исән-сау туган авылына кайтуын теләделәр.
Иртәнчәк Ерофей Кузьмич комендатурага килде. Анда гитлерчылар белән бергә Лозневой да кунган иде. Бер төн эчендә карт Лозневойны шулкадәр күрә алмас булды ки, менә хәзер очрашкач, үзенең бу нәфрәтен ачык күрсәтүдән тыелу аңа гаять авыр булды. Ләкин карт тыела белде: хәзер ул үзе һәм семьясы турында гына уйламыйча, партизаннар тапшырып калдырган зур эш турында да уйларга тиеш иде. Шулай да бу юлы аның йөзе гадәттәгедән дә караңгырак, кашлары җыерылып түбән салынган, ә яңак ите әледән-әле тартышып куя иде. Караган бер кеше картның кәефе бик әшәке булуын күрер иде.
— Нәрсә турында болай уйга калдың? — дип сорады аңардан Лозневой.
Ерофей Кузьмич тиз генә җавап бирмәде.
58
— /Минем өчен уйлар нәрсәләр күп, — диде ул ниһаять, гаять караңгы чырай белән, һәм Лозневой блокнотына нидер язып утырган өстәл янына урнашты. - Менә, әйтик, бүген немецлар китәләр, син дә, югары эшкә күчкәч, алар белән китәсең, ә мин нишлим? Комендатура булмый, инде миңа һәр төнне үлем көтеп торыргамы?
— Ул бандитлардан куркып торырга кирәкми, — диде Лозневой.— Бүтән алар монда килмәячәкләр!
— Ә шулай да әгәр тагын килсәләр?
— Килмәячәкләр, дип әйтәләр ич сиңа! • Юкка сыкранып утырма! Син менә нәрсә турында уйла: кемне минем урынга куярга? Бүген үк табарга кирәк!
— Кем генә синең урынга килер икән соң?.— диде Ерофей Кузьмич, авызының бер як кырые белән зәһәрле елмаеп. — Үзең беләсең ич, эт урынына чаба торган эш ул! Шуның әстенә куркыныч эш, нәрсә монда артыгын сөйләп торырга! Каен ботагына менүеңне абайламый да калырсың... һәркем менә шулай уйлый. Михайлыч, ышан сүземә! Юк, мондый эшкә килергә теләүче аз булыр! Аннан, кем генә бар соң безнең авылда? Үзең беләсең бит. бер картлар да яшүсмерләр генә торып калдылар.
— Кайдан табарга соң? Кеше кирәк ләбаса!
— Кирәген кирәк, ә кайдан аны табасың?
Ерофей Кузьмич уйга баткан Лозневойга күз кырые белән сынап карап, бер минут чамасы дәшмичә торды. Очып барган кошны атып төшергән чактагы шикелле, һәр секундны исәпләп, ул акрын тавыш белән кинәт кенә әйтеп куйды:
— Монда, дөрес, бер егет килеп уыкты. Өченче көн, син Бологнынга киткәч, анасын мина җибәргән: яна властьтан кичерү сорый, янәсе...
— Кем ул?
Ерофей Кузьмич ашыкмыйча гына Сергей Хахай турында Степан Бояркин өйрәтеп калдырган тарихны сөйләп бирде, ләкин тагы да җентекләбрәк, бизәп сөйләде.
— Нәрсәдән курка соң ул? — дип сорады Лозневой.
— Ә кем белә аны! — Ерофей Кузьмич Хахайиың язмышы белән һич кенә бер кызыксынмавын күрсәтер өчен хәтта кулын да селкеп куйды.— Мин дә анасына, юкка куркып тормасын, дип әйттем. Яшь булган, ахмак булган, бары шул гына... ул, имеш, комсомолда торган! Ә нинди комсомол соң ул? Әле авызында анасының сөте кибәргә өлгермәгән малайда нинди идея булсын ди? Үзен кибеткә алырга вәгъдә иткәннәр,— шуның өчен генә кергәндә. Ансат эштә буласы килгән, бары шул...
— Коммунистларны һәм комсомолецлариы регистрациягә алу турында беләме?
— Белә шул, шуңа күрә дә кайткан инде ул! Ә үзе, ышаныргамы, юкмы, дип куркып тора. — Ерофей Кузьмич алдындагы төтенне кулы белән селтәп куды. — Анасы артыннан, бөтенләй үзгәрдем, яңа кеше булдым, дип әйтеп җибәргән... Ә анасы ялварып сорый! Егет, дөрес, ахмагын — ахмак, ә шулай да кызганыч.
— Риза булырмы ул? — диде Лозневой, сак кына.
— Риза булмыйча нишләсен? Аны, минемчә, бераз гына куркытырга да ярый. Үзгәргәнсең икән, син аны эш белән күрсәт! Мин шулай аңлыйм.
Лозневой үз алдына уйланып, әйтә куйды:
— Аның комсомолда торуы чепуха! Үткән хаталары өчен ихлас күңелдән тәүбә иткән кешегә һәр җирдә юл ачык.
— Әлбәттә, син хәзер, мондый зур эштә булгач, ачыграк күрәсең...— диде Ерофей Кузьмич, юаш кына ялагайланган булып. — Әлбәггә, мин аңлыйм, бу эштә дә политика... Кара, кара, үзең чамала, бар да хәзер синең хөкемеңдә.
Әйе, хәзер бу эш аның хөкемендә. Күптән түгел генә әле аны полп-
59
цай итеп билгеләгәннәр иде, ә хәзер ул үз ихтыяры белән теләсә кемне полицай итеп куя яки полицайлыктан төшерә ала. Лозневой үз хәленең алмашынуын беренче тапкыр шулай ачык итеп сизде һәм тормышының болан тамырыннан үзгәрүе аңа бик ошый иде. Менә хәзер үк үзенең хакимлеген эштә сынап карый алуына күңеле төбеннән куанып, ул урыныннан торды һәм элек армиядә чакта боерык биреп өйрәнгән тавыш белән картка кушты:
— Алып кил үзен!
Серьго бер тәүлек эчендә азапланып бетте.
Партизаннар киткәч һбм ул өендә торып калгач, тутасы белән кыз туганнарының гаҗәпләнеп соратуларыннан егет тәмам йөдәде. Инде алар аңа, отрядтан качып калгандыр, дип шикләнеп карый башлагач, ул ачыктан-ачык әйтеп бирүдән котыла алмаслыгын сизде, туганнарын ант иттереп, нинди задания белән авылда калуын сөйләп бирде. Тутасы Серафима Петровна һәм солдатка — өлкән апасы Елена башта бик куркып, ах-вах итәргә тотындылар, ләкин ахырда болай кылануларыннан Сергейның күпме азаплануын күреп, булдыра алган кадәр, аны ты н ыч л a 11 д ы р а б а ш л а д ы л а р.
— Сезгә әйтүе ансат! Сезгә нәрсә!—диде мыгырданып Серьго һәм уц күзе белән генә аларга кырын карап, маңгаена төшкән ак чугын селкеп куйды.— Бар! дип әйтүе сезнең өчен ансат ул. Конешно, мин полицай булып алгач, аңа төкереп тә бирмәячәкмен. Мин аларга эшләп күрсәтермен әле! А1ин шундый итеп күрсәтермен, алар кан төкерерләр! Алар мине танырлар әле.
Тутасы белән апасы бер тавыштан кычкырып җибәрделәр.
— Алайса нигә куркып торасың?
— Минме? Куркаммы?.. Шул Лозневой дигән эттән куркып тораммы соң! Немецларның үзләреннән.дә курыкмыйм мин... Куркытырлык батырлык күрсәткәннәре юк әле!
— Алай курыкмагач, юкка башыңны хәсрәткә салып, сыкранып торма!— диде Серафима Петровна. — Кушканнар икән инде — бар! Приказ булгач, приказ: аларга барасыңмы, сугышка керәсеңме — барыбер...
— Аңлыйсызмыни сез!—Хахайның бөтенләй ачуы купты. — Соң мин бит теләсә нинди сугышка күземне дә йоммыйча керәм! Ә монда... Эх, сөйләп торасы да килми! Аңлыйсызмы сез, аның миннән нәрсә таләп итүе бар? Ул тотар да әйтер: «Партиядән, комсомолдан баш тарт!» дияр. Инде мин тәүбә иткән булып баргач, аның шулай диюе мөмкинме? Мөмкин! Шул чакта мин ни эшләргә тиеш? Мин моны күгәрә аламмыни? Әйтә алаламмыни мин андый сүзне? Юри ялганлап әйтергә дә минем телем әйләнмәячәк бит! Андый сүз әйткәнче, мин муеныма бау салам инде... — Серьго тукталды, нидер йоткан кебек булды һәм кинәт аның күзләренә яшь тулды. — Юк, мин әйтә алмыйм... Ә таләп итсә — бар да бетте: мин шул урында ук аның битен- күзен канга батырачакмын! Мин аңардан итле тәбә ясармын! Шул подлец, шул хыянәтче алдында мин, конспирация өчен генә булса да, партиядән, комсомолдан баш тартам дип әйтә аламмы соң? Беркайчан да!
Ләкин Хахайның бу шикләнүләре юкка гына булып чыкты. Ерофей Кузьмич килеп, аңа Лозневой белән булган сөйләшүен әйтеп бирде һәм хәзер үк бергәләп комендатурага барырга кушты. Инде Хахай үзенең, Лозневой партиядән һәм комсомолдан баш тартуны таләп итәр, дигән шиген әйткәч, Ерофей Кузьмич хәтга кычкырып көлеп җибәрде.
— Нинди баш тарту ул? һи! Кайчан таләп итеп торсын ул? Менә тузга язмаганны уйлап тапкансың! Тукта әле син, тукта, тыңла әле мине! — һәм Ерофей Кузьмич караңгы чырай белән кырын торган Сергей янына утырды. — Без бу ни белән, Лозневой белән инде, сөйләшкән чакта, әллә ничә олауга төялеп, немецлар кайтып төштеләр. Әлеге,
60
отряд артыннан куа киткән немецларны әйтәм инде. Буш кул белән, җен ачулары чыгып кайтканнар, билгеле... Хәзер чаналарына мондагы мәетләрен төйпләр, Болотныйга китәргә ашыгалар! Лозневой да алар белән китә. Кап арада ул синнән сорашып, баш тартуыңны таләп итеп тора алсын! Тизрәк үз башын алып китү ягын гыиа карый ул! Бер минут сөйләшү — һәм син эштә калачаксың. Тик үзеңне кыю тот — менә шул! Ул бит үзе. син баш тартмасаң ярар иде дип куркып тора. Авылда беркем дә юк ләбаса, ә кеше... ягъни дөресрәге, полицай кирәк, бик кирәк! Я карама әле син миңа шундый яман итеп, тизрәк җыен да киттек, югыйсә китеп барулары бар! Тотарлар да икенче бер ят кешене җибәрерләр. ә соңыннан үзеңә Степаннан эләгер. Нинди тискәре син, ә?
— Ярый алайса, киттек! — диде, ниһаять, Серьго.
Комендатурага Серьго Хахай агарып, кашларын җыерып килеп керде: ул әле һаман эченнән Лозневой мөмкин булмаганны таләп итәр дип көтә иде. Ләкин аның бу кыяфәте сүзеннән битәр аңа зур ярдәм итте: Лозневой, егет яшьлек гөнаһлары өчен чыннан да чын күңеленнән азаплана икән, дип уйлады. Өстәл артында утырган җиреннән ул, тимер кыйпылчыгы кебек үткен күзләре белән Хахайга чәнчелеп, сорады:
— Нигә бу хәтле сөремеңне койдың?
— Куанырга урын юк...—диде Серьго; караңгы чырай белән; Ерофей Кузьмичның кабыргасына төртүен сизеп, ул өстәлгә якынрак килде һәм бүреген салды. — Бик кызыктан түгел...
— Ерофей Кузьмич синең белән сөйләштеме?
— Сөйләште...
— Мин аңа барын да төшендереп бирдем, — диде Ерофей Кузьмич.
— Я, хезмәт итәргә телисеңме?
Серьго җавап бирергә ашыкмады, хәтта кирәгеннән артык көттереп торды, һәм Ерофей Кузьмич ачуыннан тамагын да кыргалый башлады. Шул көттереп торган арада Серьго гитлерчыларның нинди ашыгычлык белән китергә җыенуларын күреп өлгерде: берәүләре кабалана-кабалана авызларына тутырган икмәк һәм итләрен чәйниләр, икенчеләре комендатурадан кораллар һәм төрле капчыклар чыгаралар, өченчеләре ат җиккән чаналарын йорт алдыннан урамга тарттыралар... Серьго немец карательләренә бераз карап торды да, бер сулап, кинәт бәйсез генә әйтеп куйды:
— Што же, була ул...
Ерофей Кузьмич аның сүзен расларга ашыкты:
— Риза ул, риза.
— Гафу итегез, ә хезмәт хакы күпме булыр?
— Хезмәт хакына өйрәндеңмени? — диде Лозневой, үзенчә чәнеч- тереп.
— Минем запасым юк. Ни белән торыйм?
’— Бер сынык икмәксез утырмассың.
— Бу эштә, минемчә, бер сынык икмәк кенә аз, — диде Хахай, торган саен кыюлана һәм әрсезләнә төшеп. — Әнә алар ит тә ашыйлар...
— Сатулашма, бар да булыр.
— Сөйләшеп кую акчадан кыйбатрак.
— Элек тә менә шулай яллана идеңме?
— Ул чакта хезмәт хакы була иде. Исәбе төгәл.
— Американең кебек исәпле син!
— Ә исәпсез торып буламыни?
Ерофей Кузьмич аларның болай сөйләтүләреннән хәтта үрсәләнә башлады.
— Ташла әле син, Серьго, нигә бу хәтле сатулашып торасың.— Аннан бераз уйланып торып өстәде: — Большевикларга да бит син акча өчен бардың, монда да һаман шуны куасың. Кемгә генә охшап тугансың син! Менә комсыз, чын-чын!
61
— Кем ничек булдыра алса, шулай тора, — диде мода каршы Хахай.
— Большевиклар сине ничек торырга өйрәткәннәр, — диде Лозневой, аңа кырын күз белән усал карап. — Шәп сволочь ясаганнар алар синнән! Күрдеңме, Ерофей Кузьмич, ничек акыл сата? Ә бөтенләй яшь бит әле! Мондый гадәтләрең белән син, һичшиксез, бездән калып та бик озак яшәрсең әле!
— Миннән кала да кала! — диде Ерофей Кузьмич.
— Миннән дә калыр! — дип өстәде Лозневой.
— Булмас дип булмый, — диде Серьго һәм гамьсез генә сулап куйды:-—Тартырга ярыймы?
Комендатура бушап калды. Лозневой тәрәзәдән олаулар тезелешкән урамга карап алды да чыгарга ашыга башлады.
— Менә шулай, — диде ул, тун төймәләрен каптыра-каптыра, Серьгей Хахай белән Ерофей Кузьмичка. — Сезнең бурычыгыз... Хәер, ул билгеле инде: волость комендатурасының бөтен боерыкларын төгәл үтәгез. Яхшы хезмәт итегез, авылда тулы тәртип булсын!
— Анысы була, — диде Хахай. — Тәртипне урнаштырырбыз!
— Ничек кирәк шулай, — дип өстәде Ерофей Кузьмич.
Гитлерчылар отряды Болотныйга кузгалып китте. Каткан мәетләрне төяп, пичек җитте алай шинельләр белән капланган арткы чаналарның берсенә, үрәчәгә тезләнеп кенә волость полициясенең коменданты Лозневой да урнашты.
Ерофей Кузьмич белән Серьго Хахай отрядны, хезмәт дәрәҗәләре кушканча ригая күрсәтеп, озатып калдылар. Отряд авыл читенә җитеп күздән югалгач, алар көнбатышка артлары белән борылып, бер-берсенә елмаеп карадылар.
— Я, эшләр ничек, госпадин полицай?
— Ә синең эшләр, госпадин староста?
Шулай елмаешып алар юл уртасында басып тордылар, ә көртләр баскан авыл өстеннән һәр тыныч салкын иртәдәге шикелле, гүя искиткеч гүзәл бер сарай эчендәге төсле, төтен баганалары мәһабәт — тын гына һавага күтәреләләр...
Икенче көнне, 14 ноябрьда, берничә колхозчы тездән кар ерып, Болотный янындагы урманда төп-төз яшь каеннарны кисеп йөриләр иде. Алар бар да караңгы чырай белән сүзсез генә эшлиләр: бу якты, сөйкемле урманчык Болотный кешеләренең ял итә һәм күңел ача торган урыннары, алар аның һәр агачын үзләре өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә күз карасыдай саклыйлар иде.
Олыларга булышып йөргән бер җитез карашлы кара малай кисеп аударган каенның төп башына пычак белән чокып төшерелгән, каеры үссә дә әле ачык беленеп торган йөрәк рәсемен күреп алды. Ул гаҗәпләнеп олыларның берсеннән сорады:
— Дядя Семен, бу нәрсә?
Дядя Семен рәсемгә карады, балтасын җәһәт кенә бер яңа төпкә чабып куйды да ни өчендер күзләрен югары күтәрде. Рәсемне башка колхозчылар да килеп карадылар. Алар бар да кинәт үзләренең тын яктылык һәм язгы нурлы яшеллек белән тулы сөекле урманчыкларын күрделәр. Арадан берсе малайга иркә һәм сагышлы тавыш белән җавап бирде:
— Бу, акыллым, йөрәк...
Малай өлкән кешенең тавышында сагыш тойды, бу сагыш аның үз сагышы белән бер үк төсле иде, һәм ул дулкынлануын яшерергә тырышып сорады:
— Ни өчен ал арга бу каеннар кирәк булды соң?
— Кирәк, акыллым, кирәк!

— Ни өчен? — диде малай, һаман белергә теләп.
— Тәреләр өчен.
— Нинди тәреләр өчен?
— Немецларның баш очларына утыртыр өчен.
— Кичә алып кайткан, үтерелгән немецлар өченме?
— Шулар өчен.
— Ә алайса кирәк!—диде малай, кинәт акылланып һәм янындагы олыларга тиң кешедәй карап (хәер, аңа үзенең кечкенәлеге белән олылардай булып күренү ансат түгел иде).
Колхозчыларның берсе җиргә карап, сорап куйды:
— Семен, җитмәсме инде?
— Юк, аудар әле. — диде Семен, сагышлы тавышы белән.
— Кая ул хәтле? Кара, күпме аударганбыз!
— Кирәк әле, кирәк, — диде Семен, кабатлап. — Синеңчә, көн саен монда килеп йөрергәмени? Алдан әзерләп куярга кирәк.
Ә тагын бер көннән соң, Болотныйның элек бәйрәм митинглары үткәрелә торган мәйданында яңа немец каберлеге барлыкка килде, мондый каберлекләр безнең җирдә хәзер меңәрләп иде инде. Яшь кар каплап өлгергән яна каберләр өстендә тигез рәт булып каен тәреләр тезелешеп торалар...
Ә. Еники тәрҗемәсе.
(Дәвамы бар)