Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИБГАТЬ ХӘКИМ ЛИРИКАСЫ


Татар совет поэзиясендә Һади Такташтан соң бер буын яна шагыйрьләр җитеште. Шәйхи Маннур, Нур Баян, Фатих Кәрим һ. б. сталинчыл бишьеллыклар чорында иҗат эшчәнлекләрен җәелдереп җибәрделәр. Шулар арасында соң- га табарак күтәрелгән Сибгать Хәким үзенчәлекле лирик шигырьләре белән бик тиз арада танылып өлгерде.
Сибгать Хәким әдәбиятка утызынчы елларның ахырында килде һәм, илебездә барган зур үзгәрешләр белән бергә атлап, лирик шагыйрь буларак үсте һәм формалашты, унбиш еллар чамасы вакыт эчендә ул татар совет укучылары арасында популярлык казанды. Аның «Юксыну», «Таң атканда», «Фазыл чишмәсе» кебек гүзәл җырларын һәркем яратып җырлый. Быел Сибгать Хәкимнең шигырьләр җыентыгы рус телендә дә басылып чыкты. Димәк, рус укучысы һәм башка тугандаш халыкларыбыз укучылары да аның шигырьләре белән танышалар.
’ о
Сибгать Хәкимнең поэтик йөзен билгеләгән «Беренче җырлар» һәм «Пар ат» җыентыклары 1938—39 елларда басылып чыктылар. Бу чор безнең илебез тарихында зур җиңүләр белән характерлы.
Иптәш Сталин 1939 елда ВКП(б) ның XVIII съездында ясаган отчет докладында, безнең илебезнең эчке хәленә тукталып, болай диде:
«Эксплоататор сыйныфларның калдыкларын тәмам бетерүне, эш-челәрнең, крестьяннарның һәм ин-теллигенциянең бер гомуми хезмәт фронтына туплануын, совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлегенең ныгуын, илебездәге халыкларның дуслыгы ныгуны һәм, шу- шыларның барысының да нәтиҗәсе буларак, — илнең политик тормышын тулысынча демократияләште-рүне, яңа Конституция булдыруны отчет чоры эчендә илнең иҗтима- гый-политик үсеше өлкәсендәге иң әһәмиятле казаныш дип танырга кирәк» Ч
Табигый ки, безнең илебездә булган шундый гаять зур социаль үзгәрешләр әдәбиятта да чагылмый кала алмады.
Сибгать Хәким «Беренче җырлар» һәм «Пар ат» җыентыкларына кергән әсәрләрендә шул чор өчен характерлы күренешләрне шигырьләренең идея эчтәлеге итеп ала. Бу елларда аның иҗатында Ватан темасы, илне саклау, халыклар дуслыгы, патриотизм темалары зур урын алып тора. Шагыйрь азат илнең матурлыгын, тормышның һәр- кайда да ямьләнүен җырлый. Ләкин шагыйрь ничек җырлый, аның шушы елларда язган шигырьләре укучыда нинди хис уяталар? Шигырьләрне тикшергәндә мондый со-рауларның тууы бик табигый хәл. Чөнки шагыйрьнең нәрсә турында җырлавы белән бергә, аның ничек
• И. В. Стали и. Ленинизм мәсьәләләре. Татгосиздат, 1947 ел, 583 бит.
88
җырлавы да бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле.
Беренче җыентыкларда шагыйрьнең поэтик йөзен ачык сурәтли алмаган, башка бик күп шагыйрьләрнекенә охшаган юллар да бар. Мондый юллар, гадәттә, шагыйрь үзе язган материалны анык белмәгәндә, вакыйгаларга карата шагыйрьнең ачык мөнәсәбәте булмаганда туганнар. Алариың сурәтләү чаралары да ярлы, «мин» исеменнән сөйләнсә дә, аларда «мин»нең рухи байлыгын тоеп булмый. Ләкин шагыйрь, дулкынланып, үзе күргән, хис иткән, турыдан-туры үзе катнашкан вакыйгалар турында сүз башлыймы — шундук лирик герой җанлы кеше булып күз алдына баса, шундук яшь шагыйрьнең үзенчәлекле йөзе күренеп китә:
Йөрәгемә кереп урнаштың да һич чыкмыйсың минем исемнән, Җырларымны ташлый алмаган күк, Аерыла алмам, ахры, мин синнән. Мин бит сине өзелеп сагынам, Зарыгып көтәм, килә күрәсем. Барыр юлларыма иптәш булып, Уйларыма килеп керәсең.
Исеңдәме, синең белән икәү Каршылаган идек ал таңны, —
дип җырлый С. Хәким «Грузия кызы» исемле шигырьдә. Бу юлларның инде җанлы кеше хисләре булуына, хис итеп, дулкынланып язылуына һәм оригиналь юллар икәненә шик юк. Аннан килеп, бу юллар конкрет булулары, хисләрнең бизәкләнмичә, тормыштагыча гади һәм ихлас күңелдән бирелүләре, чын булулары белән укучы күңеленә урнашып калалар. Лирик герой шундый җылы хисләр белән кемне искә ала, кемне зарыгып көтә? Алга таба без Грузия кызының «таулар иленнән» съездга делегатка булып килүе турында беләбез. Шагыйрь аның якын иптәш һәм дус булуын, аңардан хат алып торуын әйтә һәм сүз уңаенда:
Кем сагынмас, гүзәл Грузиям, Көрәшче һәм эшче кызыңны, — дип, темасының әһәмиятлелегенә, хисләренең буш җирлектә тумавына киная ясый, бертугандай тату яшәүче совет халыкларының бүген зур шатлыгы булуны, дулкынланып яза:
Матур яз күк шаулап килде ул көн. Ул көн — декабрьның бишесе.
Алкышлады съезд Сталинны — Гасырларның бөек кешесен. Яна кабул иткән законың бар, Халкым, хәзер синең кулыңда, Ул кояштан якты булып янар Кешелекнең барыр юлында.
Азат илдә яшәүче барлык халыкларның бәхетен шушы бөек закон яктылыгында алып караганга күрә, бу шигырьдә совет халыкларының үзара дуслыгы аеруча рельефлы булып гәүдәләнә һәм лирик ге-ройның хисләре дә табигый булып яңгырый.
«Йөрәккә язылган исем», «Гомер яңа башлана», «Вәгъдә» шигырьләрендә дә совет кешеләренең дуслык, иптәшлек һәм мәхәббәт хисләре чын булулары, гади итеп, күпертүсез бирелүләре белән укучыны дулкынландыралар.
«Вәгъдә» шигырендә совет илендә яшәүче меңнәрдән берәүнең Кызыл Армия сафына алынуы күрсәтелә, яшь егет сөйгәне белән гомергә бергә булырга вәгъдә куеша. Шагыйрь моны, билгеле, коры сүзләр белән генә әйтми, матур итеп, образлы һәм ышандырырлык итеп, үзенчә сурәтләп бирә:
Июньнең чәчәк исенә Төренгән көннәре бу, Сугышчы — лачын егетнең Аерылу төннәре бу.
Озаттың колоннаны син, Кузләрең елмайдылар, Керфекләр, таңгы үләндәй, Чык белән чыландылар. Син дә бит миңа, акыллым: — Елларың тулсын, — дидең. Мин күнеп, елмайдым сиңа: — Вәгъдә нык булсын дидем.
һәм шигырьдәге бу лирик-иптнм хисләр иҗтимагый интереслар беләк бер бөтен булып үреләләр. Совет лирикасының үзенчәлеге дә шунда ки, ул совет кешеләренең шәхси бәхетен иҗтимагый тормыштагы урынында күрә.
Мин походларда — киң кырлар, Колхозлар аша үтәм;
Ялга туктаган чакларда, Сагынып, сине көтәм.
Көрәш син колхозларымда: Бассын туган илем.
Халкымның бәхетле илен Саклау бит бурчым минем.
Күрәбез, С. Хәким безнең тор-мышыбыздагы беренче карауга бик

S9
гади тоелган күренешләрнең поэзиясен таба, искиткеч сабыр һәм тыйнак рәвештә шуны укучыга күрсәтеп бирә.
Шушы беренче шигырьләрдә үк инде С. Хәкимнең художество чараларындагы гадилек, халыкчанлык күзгә ташлана. Чыннан да, «чәчәк исенә төренгән июнь көннәре», «керфекләрнең, таңгы үләндәй, чык белән чылануы», «хәзергә әле кайта алмыйм, постымда торам, иркәм»— болар барысы да халыкча әйтелгән һәм укучыга тиз барып җитә торган образлар.
Сибгать Хәкимнең 1938— 1939— 1940 елларда иҗат иткән әсәрләрендә бер моментка аеруча басым ясап әйтергә кирәк. Шагыйрь бу чорда Пушкин, Некрасов, Тукай кебек гигант фикер ияләренә, поэтик сүз мастерларына мөрәҗәгать итә. Бу очраклы бер нәрсә түгел. Шагыйрь, бер яктан, аларга мөрәҗә-гать итүе белән без яшәгән чорның тиңдәшсез матурлыгын калкурак итеп күрсәтсә, бу талантларны вакытсыз безнең арадан алып киткән газаплы тормыш урынына якты көннәр килүен җырласа, икенче яктан караганда, бу — С. Хәкимнең поэтик осталыкка өйрәнүе иде. Татар халкының сөекле шагыйре Г.. Тукайга С. Хәкимнең ике поэма — «Пар ат» һәм «Шагыйрьнең балачагы» поэмаларын багышлавы да моны раслап тора.
«Пар ат» — лирик поэма. Автор биредә Тукайның портретын сурәтләми, аның хәрәкәтләрен һәм сүзләрен дә бирми. Тукай образын лирик геройның уй-кичерешләре, хисләре аша гәүдәләндерә. Тукай, пар атка утырып, якты өметләр белән Казанга килгән кебек, бу поэманың лирик герое да пар атта Кырлайга, Тукайның туган-үскән җиренә кайта. Поэманың сюжет җебенә пар атны алу, ягъни Тукай кулланган образны алу үзе үк безне Тукай белән якынайта.
Поэма ике бүлектән тора: беренче бүлектә лирик геройның юлдагы хисләре бирелә, алар Тукай яшәгән, үзенең «зинданында бик күп гүзәл гомерләрне һәлак иткән» моң-зарлы, кайгы-сагышлы көннәргә барып тоташалар һәм шуларга контраст рәвешендә бүгенге Кырлай, бүгенге яңа авыллар тасвирлана:
һәркайда да безне мул игенле, Бай авыллар каршы алалар. Мәктәпләре, яңа клублары Күз алдына тезелә баралар. Пар атларга утырып кайтам менә Шатлык хисләренең эчендә.
Азат хезмәт белән тормыш кайный, Туган илем, һәрбер төшеңдә.
Бу якты көннәрне күрү бәхетенә ирешә алмыйча, «янып торган якты йолдыз сүнде унөченче елның язында». Ләкин ул халык йөрәгендә яши. Поэманың икенче бүлеге шул хисләргә багышлана. Шагыйрь уку-чыны үзенең туган өенә алып керә. Авыл өенә марксизм классикларының әсәрләре килеп кергән, партия тарихын укыйлар, Тукай җырлары s яши. С. Хәким, бер урында лирик чигенеш ясап, анага карата кайнар мәхәббәт хисләрен сөйли, бу хисләр үзләренең чынлыгы белән поэмага матур бизәк өстиләр:
Әй табигать, күгең аяз була, Йолдызларың дөрләп кабынса; Бала күңлеи ана нурга төрә, Авыр минутларда сагынса.
Шагыйрьнең анага карата хисләрен, ана образына поэмада урын бирүен лирик чигенеш дип кенә карау да дөрес булмас иде. Ана поэманың композициясенә эш белән бәйләнгән. Ана — узган кыргый за-маннарның җанлы шаһиты. Ул лирик геройны Тукай белән бәйли. Шуңа күрә дә шагыйрь анага: «сөйлә миңа берәр хатирәне»,—дип мөрәҗәгать итә.
Поэмада Некрасовка багышланган лирик чигенеш тә бик урынлы. Некрасов—Тукай образын тулырак ачу өчен китерелгән параллель. Азатлык идеяләре безнең әдәбиятыбызга олы туганыбыз рус әдәбияты аша керде. Сибгать Хәким моны яхшы төшенгән.
Поэма укучыны дулкынландыра, чын күңелдән язылган булуы белән күңелне тарта, аны рәхәтләнеп укыйсың. Ләкин бер нәрсәне әйтеп китми булмый, поэмада артык детальләр бар, шагыйрьнең үз биографиясенә караган артык субъектив интим хисләр урыны-урыны белән әсәрдә

90
күтәрелгән идеяне күмә башлыйлар, табигать күренешләренә дә артыграк урын бирелә. Менә болар әсәрнең композициясенә беркадәр таркаулык кертәләр. 1950 елда чыккан «Дала җыры» җыентыгында С. Хәким «Пар ат» поэмасын яңадан карап чыккан. Шулай да поэмадагы таркаулык әле бетеп җитмәгән.
Сибгать Хәкимнең беренче ике җыентыгында, моңсу уйларга бирелеп. сагышлану мотивлары шактый характерлы. Дөрес, сөйгәнеңне, дустыңны сагыну хисләре безнең кешеләребез өчен чит бернәрсә түгел. Совет кешесе чын күңелдән ярата белгән кебек, өзелеп сагына да белә. Сибгать Хәкимне бу хисләрне җырлауда гаепләп булмый, тик бу хисләрнең җирлеге булырга, ул ша-гыйрьнең тар интим хисләренә әйләнмәскә тиеш. «Юксыну» шигырендә С. Хәким безнең кешеләре- безнец сагыну хисләрен лирик җылылык белән чын поэзия югарылыгына күтәрде. Бу шигырьдә ша-гыйрь лирик геройның сагыну хисләрен ихлас күңелдән язып килә дә:
Бу вакытлы гына юксынуым, Дусларымның исе китмәсен, Тик ярата белгән кеше генә — Сагына шулай үзенең иркәсен, —
дип бик дөрес нәтиҗә ясый. «Юксыну» җырының халык тарафыннан яратып җырлануы шигырьдәге хисләрнең сафлыгы һәм ихлас күңелдән булуы белән аңлатыла.
«Пар ат» һәм «Шагыйрьнең балачагы» поэмаларында да лирик геройның Тукайны сагыну хисләре бик җылы, ышандыргыч бирелгәннәр. Ә менә «Кышкы әкият» поэмасындагы сагыну мотивлары белән эш башкачарак тора. Бу хисләр, безнеңчә, күбрәк шагыйрьнең үз интим хисләрен җырлауга тартым булып калалар.
Карлы юлдай атлар юырталар, Үрелеп кеиә басу түреннән Юлга чыккан таныш кешесенә Кулын болгый иде тегермән,—
дип башлана поэма. Тегермәннең <кул болгавыннан» лирик геройга никтер ямансу булып китә һәм аның уйлары үзе белән бергә тормыш кичерәчәк кешегә барып тоташалар: «яз көненең гаҗәп сокландыргыч серле һәм тын булган кичендә> «мин» белән Зәйнәп бергә утырганнар, килер көннәр бәхете турында уйлаганнар, аннары тормышта дус- иптәш булырга сүз куешканнар. Алар, кыз су сибеп үстергән гөлгә карап торганда, гөлнең чәчәге өзелеп төшә, кыз моңа бик пошына.
Мин кулларың кыстым күкрәгемә, Тойдым аның рәхәт җылысын. Офтанма син юкка, син чәчәкне Коймый торган гөлем булырсың.
Шагыйрьнең, әлбәттә, нияте яхшы: ул халык иҗатында моңарчы килгән «чәчәк кою»ны яңача аңлата. Революциягә кадәрге чорда хатын-кызның язмышы мич белән чаршау арасында билгеләнгән булса, иргә чыгу белән хатын-кыз үзенең чәчәген койса, шәригать законнары хатын-кызны иң рәхимсез рәвештә басып торсалар, безнең чорда ул ирләр белән тигез хокуклы, анын. тормыш гөле чәчәк коймый. Ләкин Сибгать Хәким Зәйнәпнең нинди кеше икәнен ачмавы һәм вакыйга-ның чишелешен натуралистик планда хәл итүе аркасында (ямщикның сөйләвеннән билгеле булганча, Зәйнәп авырып үлә) үзе теләсә-теләмә- сә дә Зәйнәптән «чәчәк койдырткан». Шуңа күрә шагыйрьнең Зәйнәпне сагыну хисләре дә үзенең тар ин-тим хисләрен җырлауга тартым булып кала. Сибгать Хәким соңга таба моны үзе дә аңлаган һәм ул аны русча шигырьләр җыентыгына кертмәгән.
1938—1940 еллар — Сибгать Хәкимнең үз тавышын, поэзиядә үз урынын табу өчен өзлексез эзләнү, талпыну чоры. Шуңа күрә аның бу еллардагы иҗатында җитешсезлек- ләре шактый әле. Ул әле күп кенә шигырьләрендә кирәкле форманың нәкъ үзен табып бетерә алмын, үзе белгән бик күп нәрсәләрне берьюлы әйтеп бирергә тырыша, шуның аркасында композицион таркаулык килеп чыга, шигырьнең бөтенлегенә зыян китерә, чын лирика юллары арасына:
Халкым, синең батырлыгың уйлап, Куанам мин, таңга калам мин. Көрәш белән тулы тарихыңнан Чикләнмәгән хисләр алам мин, —
91
кебек декларатив юллар, поэзия булып өлгереп җитмәгән коры, ялангач фикерләр дә килеп кергәли. Гадилек белән беррәттән, горур, мәгърур, ялкын һ. б. ш. кебек купшы сүзләрнең тышкы яңгыравы белән мавыгу моментлары да очрый.
Тәҗрибәсенең әле азлыгын, йөрә-гендә булган хисләрне тулы тавыш белән җырлый алмавын С. Хәким үзе дә яшермәде:
Яшь музамның әле көче җитми, Днепрдан тулып агарга.
Рафаэльнең нечкә буяуларын Шагыйрьгә дә кирәк табарга.
Шунысы ачык, шагыйрьнең 1938 — 39 елларда чыккан ике җыентыгы һәм 1940 елда газета-журналларда басылган шигырьләре, барлык кимчелекләреңә дә карамастан, С. Хәкимнең социалистик лирика алдына куелган бурычларны дөрес аңлавын, көн тәртибенә куелган җитди мәсьәләләргә кыю рәвештә тотынуын күрсәтәләр.
1939—40 елларда, С. Хәким лири-касында ике тенденция бик ачык сизелә: беренчедән, шагыйрь безнең катлаулы чынбарлыгыбыздан үзенә бик таныш бер өлкәне сайлап ала, үзенең төп темасын таба, икенчедән, аның лирикасына юмор элементлары килеп керә. Безнең карашка, боларның һәр икесе — С. Хәкимнең шагыйрь булып формалашуының i билгеләре.
М. Исаковский Семен Кирсанов
■ шигырьләре уңае белән язган «Заметки о поэзии» исемле мәкаләсен-
* дә шагыйрьнең поэзиясен гуенды-
• рып торучы үзәк бер теманың бу- f лырга тиешлеге турында әйтте.
М. Исаковский әйткәнчә, тема ‘ төшенчәсен сүзнең киң мәгънәсендә алсак, Сибгать Хәкимнең төп тсма- Е сы (яки моны безнең чыпбарлыгы-
■ быздан шагыйрьнең сайлап алган
* өлкәсе дип атау дөресрәктер) —
• авыл, яңа социалистик авыл, аның кешеләре, данлыклы эшләре, авылның гүзәл табигате, колхоз кырла-
? рында каерылып үскән иген.
Сибгать Хәким үзенең бу төп темасын 1939 елда язган «Шагыйрь һәм яңгыр тамчысы» исемле шигырендә инде икеләнүсез билгеләде:
Язар өчен илһам эзлә, диләр, Урын эзлә, диләр, ямьлерәк. Никтер минем шигъри хисләремә Арышларның исе тәмлерәк.
һәм соңыннан Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләрендә булсын, сугыштан соңгы тыныч төзелешкә багышланган шигырьләрендә булсын, ул аларда патриотизм турында, халыклар дуслыгы турында җырлыймы, бөек юлбашчыларыбызга һәм туган илгә дан җырлыймы, — аның поэзиясен туендыручы төп җирлек булып колхоз авылы кала.

Ч
Бөек Ватан сугышы татар совет поэзиясенең күтәрелеш еллары булды. Бу беренче чиратта Ф. Кәрим, Н. Баян, Ә. Ерикәй, Г. Хуҗи, С. Хәким һәм сугыш елларында күтәрелгән яшьләр Ш. Мөдәррис, Н. Арсланов иҗатлары белән бәйле. Болар янына тагын К. Нәҗми, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, Ә. Исхак һ. б. шагыйрьләрнең шигырь-поэмалары өстәлә.
Татарстан совет язучылары бу чорда, барлык совет язучылары кебек үк, иптәш Сталинның ныгышларыннан, рухландыргыч докладларыннан юнәлеш алып иҗат иттеләр. Сугыш елларында безнең шагыйрьләребез халыктагы патриотизм хисләренең, революция җиңгәннән бирле хәзерләнгән батырлыкның һич- кайчан булмаганча кабынуын, халык йөрәгенең кайнар тибешен, аның үлемсезлегеи җырладылар.
Бөек Ватан сугышында Фатих Кәрим, Ватанга булган сөю хисләрен, халкыбызның җиңүгә булган зур ышанычын ашкынып, ярсып, кайнарланып җырлады. Н. Баянның, Г. Хуҗиның, Ш. Мөдәрриснең һ. б. ларның иң яхшы шигырь- поэмалары Бөек Ватан сугышында алгы сызыктан торып язылдылар.
Сибгать Хәким Бөек Ватан сугышы чоры татар совет поэзиясенә үзенең лирик шигырьләре белән килеп кушылды. 1941 елда язылган «Сафка чакыр мине» шигыре С. Хәкимнең туган илне саклау өчен барырга биргән гаризасы иде:
Мин запаста торган яшь командир Үтәү өчен изге бурычым, Әзерләнеп һәр көн әмер көтәм, —
92
дип язды ул һәм үзенең «җиңәргә, яшәргә» барачагын әйтте. С. Хәким-нең бу шигырендә безнең эшебезнең хак эш булуына, җиңүнең, һичшиксез, безнең якта булачагына бөтен йөрәктән ышанган совет кешесенең сабырлыгы, баһадир көче чагылды.
«Сафка чакыр мине» шигыреннән соң инде шагыйрьнең лирик җыры Фронтка килде. Сибгать Хәким Бөек Ватан сугышында, туган илнең азатлыгын яклаучы сугышчы-комаи- дир булып, «санаусыз чакрымнарны» үтте, тыныч хезмәтләреннән аерыдган бик күп совет кешеләре белән бергә, кан һәм төтен эчендә, ил азатлыгын кайгыртып, сугышып йөрде. Фронтта Сибгать Хәким ком- мунистлар партиясе сафына керде.
Дошманга каршы совет кешеләренең күңелендә никадәр ачу, нәфрәт булса, алар йөрәгендә туган илгә мәхәббәт һәм патриотлык тойгыларының, азатлыкка омтылуның шулкадәр көчле икәнен күрсәтә торган вакыйгалар шагыйрьнең күз алдында булып үттеләр. Шуңа күрә Сибгать Хәким Ватан сугышы чоры лирикасында сугышның дәһшәтле, картиналарын, фашистларның вәхшилеген сурәтләүгә караганда, совет кешесенең эчке кичерешләрен, аның бай рухын, нечкә хисле, тирән тойгылы кеше икәнлеген күрсәтеп бирә торган тирән эчтәлекле, кыска- кыска лирик шигырьләр тудырды. Бу — аның сугыш чоры шигырьләренең төп үзенчәлеге.
Менә «Иртән» шигыре. Җир селкеткән «сугыш алласы» тынып калган. Сокланырлык матур таң. Үләннәргә чык төшкәй. Болыннан ак томан күтәрелә.
Иркәләргә вакыт тими диеп, Чәчәкләргә карыйм кызганып, Ялгыш басып китсәм, һич алдамыйм, Көне буе йөрим сызланып.
Әгәр мөмкин булса, аларны миц Күчерер идем сугыш кырыннан.
Совет сугышчысы ут һәм дәһшәт эчендә нигә шундый нечкә хисле, бай рухлы булып кала алды? Моңа без шигырьдә ачык җавап табабыз:
Күзләремә минем йокы керми, Кузгалдык без моннан сәфәргә; Шушы танга карап, солдатларым Горур атлап бара яшәргә.
Инде шул ук шигырьдә тасвирланган алдагы хисләргә капма-каршы икенче картинаны карыйк:
...Башын җиргә иеп сак астында Немец уза минем турымнан.
Погоннарым күргәч, турайды ул, — Ашыкмагыз сәлам бирергә, Сезгә, димен, устав тиеш таба Кулны артка куеп йөрергә.
Бу картинада җиргә үлем чәчеп йөрүчеләрнең ачы язмышы, алар- ның бөтен фаҗигасы ачык гәүдәләнә. Биредә без совет офицерының дошманга карата булган ярсулы нәфрәтен ишетәбез.
Туган илгә мәхәббәт һәм дошманга карата нәфрәт хисләре совет кешесенең йөрәгендә аерым-аерым яшәмиләр, туган плен чын сөю белән сөйгәнгә күрә дә совет кешесенең дошманга нәфрәте үлчәүсез, чөнки фашизм социализм иленең азатлыгын буарга котырынды. Күрен үттек, С. Хәким совет кешесенең бөек патриотлык хисләре һәм дошманга нәфрәте бер бөтен хис икәнен «Иртән» шигырендә художестволы формада ачып бирә.
Кичә эшче, игенче, укытучы яки врач булгап, бүген кулына корал тотып, газиз илен сакларга баскан совет кешесе — безнең сугышчы — өчен туган илгә мәхәббәт тойгысы ул шулай ук абстракт бер нәрсә түгел. Бу тойгының иң бөек чагылышы— Ватан азатлыгы һәм халык-лар дуслыгы идеясе өчен көрәшү һәм хәтта корбан булуда гәүдәләнсә, икенчедән, ул үзең туып-үскән җиргә, йортыңа, туганнарыңа, дусларга, семьяга һәм туган җир табигатенә якынлык тойгыларында чагыла.
Нечкәреп җиткән күңелне Моңлы көй телеп уза, Бу туган илем көе бит, Кем болай җырда суза?
«Ржев читендә.» Шигыремә безнең «Шүрәлемнең җиле китсә тиеп, Бел: туган илне, Тукайны Бу малай сагына диеп.
« Чит әмирләрдә.»
Биредә шагыйрьнең сагыну хисләре үз халкының культурасы белән бәйле.
Ватанга мәхәббәт һәм халыклар дуслыгы җирлегендә татар халкында да чәчәк аткан милли горурлык

%
3)
һәм патриотлык хисләрен С. Хәким, партияле художник булып, дөрес һәм идея-художество югарылыгында хәл итте.
Рус халкыннан безне кем аерыр, Ирек алдык аның кулыннан; Без барабыз бергә Көнбатышка Невскийның данлы юлыннан.
Кәпрәйгән «Бөек Германиямне, «Үлек башмны, җанлы-тересен, Исемле һәм исем кушылмаган Дошманнарның бик күп төрлесен — Москва астындагы сугышларда, Белгород һәм Харьков янында,— Дала фронтында, туган илнең Елгаларын кичкән чагында — Онытмаслык итеп кыйнадык без — Егетләре Казан артының, Кер төшмәсен барыр юлларына, Намусына татар халкының.
Бу шигырь С. Хәкимнең Г. Тукай традицияләрен дәвам иттерүен, ул традицияләрне үзләштереп, яңа шартларда яңача җырлаучы шагыйрь икәнлеген тагын бер кабат раслады:
Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без; Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез, — дип горурланган иде бөек шагыйрь Габдулла Тукай.
«Казан арты» егетләре — җыелма образ. Рус халкы җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча көрәшкән, кирәк чакта ил азатлыгы өчен тормышын да кызганмаган меңнәрчә татар егетләре белән горурлана шагыйрь, рес-публикабызның авыр сынауны намуслы үтеп чыгачагына ышана, укучыда җиңүгә ышаныч тудыра.
Ватан сугышы чорында бик күп шигырьләр, әсәрләр батырлык темасына багышландылар. Үзенең Ватанын сөю, тормышының мәгънәсен халык бәхете өчен көрәшү дип аңлау кешегә бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга, тапкыр һәм батыр булырга ярдәм итә. 1944 елда Прут елгасы буенда язган «Гарәфи дус» шигырендә Сибгать Хәким озак яшәүнең, батырлыкның серен ачып сала. Шигырьнең башында ул бар күңелләрне дә бертигез дулкынландырган бер сорау куя:
Гарәфи дус, үлем арасыннан Алып чыккан нинди юл икән? Беркайда да аны онытып булмый, Туган илем әллә шул микән?
Аннары үзе үк шул сорауга бик сабыр рәвештә җавап бирә:.
Сугышып үлү үзе батырлык ул, Куркам да соң менә пленнан, Тере килеш егет башың белән Аерыл, имеш, туган илеңнән.
Әйе, «тере килеш туган илеңнән аерылу» — совет солдаты өчен күз алдына китереп булмаслык җинаять. Я җиңү, я үлем — уртасы юк.
Шагыйрь Фатих Кәрим шул ук фикерне ашкынулы-җилкенүле сүзләр белән түбәндәгечә белдергән иде:
Озын сүзнең кыскасы шул, Күп яшәргә теләсәң: Үлем турында уйлама, Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.
Бер үк хиснең, бер үк фикернең бирелү формалары ике шагыйрьнең иҗатында ике төрле. Ләкин һәр икесе язган әсәрләренең кирәклегенә ышанып, дулкынланып, йөрәкләреннән алып язалар, шигырьләрендә һәр икесенең индивидуаль поэтик йөзе аермачык гәүдәләнә.
Бөек Ватан сугышы чорында Сибгать Хәкимнең поэтик осталыгы артты, ул шигырьдәге фикернең һәм хиснең үсешенә комачаулый торган артык детальләрдән котыла барды. Берничә куплеттай гына торган «һава сугышы» исемле шигырьдә (1942) шагыйрь совет очучысының, батырлыгын һәм аның тирән кичерешен гаҗәеп оста ачып бирә: һава сугышында безнең самолетка ут каба. Очучы язмышы өчен окопларда яткан совет солдатлары борчылалар, чөнки самолет дошман билә-гән җиргә төшәргә тиеш. Ләкин очучы ялкынга уралган самолетны үзебезнекеләр турысына китереп җиткерә. Ул үлем яки яшәү, ирек яки богау арасындагы куркыныч минутларны кичерә һәм, самолет таралып киткәч, парашют киеп түбән ташлана:
Төшә ул. Җиргә бәрелгәч, Шикләнеп читкә карар. Дусларын күреп янында, Елмаеп өстен кагар.
Очучының бөтен кичереше, иптәшләрен күрү һәм тормышка кайту шатлыгы шигырьнең бетемендә.
91
очучының менә шушы хәрәкәтләрендә беленә.
Сибгать Хәким поэзиясенә 1940 елларда юмор элементы килеп керә. «Костер», «Мине сөйсәң» һәм «Колхозчы Абдул абый сүзләре» шигырьләрендә С. Хәкимгә хас булган «мыек астыннан елмаю» сизелә. Сугыш елларындагы лирикасында бу алым тагын да көчәя («Гарәфи дус», «һөҗүм алдыннан», «Фронтовик», «Хат» һ. б. шигырьләр). Сибгать Хәкимнең юморы бик үзенчәлекле, ул сүз уйнатуга кайтып калмый, Сибгать Хәким юморны шигырьнең бөтен мәгънәсе белән тутыра. Мондый юмор совет кешесенең образын оптимистик итеп, көр күңелле итеп күрсәтергә ярдәм итә, тормышны раслаучы колорит бирә, герой образын кечерәйтми, түбәнәйтми, киресенчә аны тормыштагыча җанлы һәм ышандыргыч итә, укучыга якынрак, кешелеклерәк итә Мәсәлән, сугыш елларында язылган «һөҗүм алдыннан», «Хат» шундый шигырьләрдән санала. «Хат» шигырендә шагыйрь ягымлы юмор белән геройның хәрәкәтләрен күрсәтеп, аның образын бирә:
Вакыт — җәй ахры диимме, Яңгырлы көзме иде, Мин күргән абый шинельдән һәм сабыр йөзле иде. Кечкенә хатын тотып ул Әле бер чатка бара, Яшикка төшерер иде бик — Сыймый бит, кире ала. Читкәрәк китеп баса да Тәмәке төреп карый.
Тартмый ул, ташлый бөтәрләп, Борчыла минем абый.
Эшелон юлга кузгала:
— Яшәп тә моңа кадәр Белмичә йөргән икәнмен Кадреңне, Маһибәдәр.
Бу өзектә сүз уйнату, мәзәк әйләнмәләр бөтенләй юк. Шагыйрь геройның хәрәкәтләрен генә күрсәтеп бирә. Герой бераз аптыраган, килеп чыккан бәладән ничек котылырга белмәгән бер якын кешебез кебек тоела. Бу хәлдә ул үзенә карап җылы, якын итеп елмаерга да мәҗ-бүр итә.
Герой турында автор:
Мин күргән абый шинельдән һәм сабыр йөзле иде, —
дигән билгеләреннән башка бер билгесен дә әйтми, шулай да, образ күзгә күренеп тулылана бара, һәм шигырьне укып бетергәндә инде без үзебезне бик якын танышыбыздан аерылган кебек хис итәбез. Үзенең Маһибәдәрен сагынганда «югалып» калучы абзыйның хәрәкәтләрен юмор белән бирү — безне «абзыйга» шул якынайта. «Абзый»ның иң нечкә хисләре безнең хисләребез белән тоташа.
Шагыйрьнең Ватан сугышы чоры лирикасы кимчелекләрдән дә азат түгел. Аның сугыш тынган арада, Ф. Кәрим сүзләре белән әйтсәк, прикладына салып язган шигырьләре арасында, художество эшләнеше тәмамланмаган, идеясе тулаем ачылып җитмәгән шигырьләре дә бар. Мәсәлән: «Урман», «Дуслар», «йолдыз» шигырьләре шундыйлардан.
«Дуслар» шигырендә шагыйрь этләрнең сугышта бик якын дус — ярдәмче булулары турында сөйли. Аларның сукмактан чабулары, чанага дүртәү яки алтау җигелгән булулары, ялга туктаган чагында аларның буранга арт белән утыру-лары һәм тагын шундый әллә никадәр детальләр китерә. Тик фикер һәм хис үсми. Шигырьнең бетеме дә юк. Этләрнең юлдагы хәрәкәтләрен тагын әллә никадәр сузарга булыр иде.
«йолдыз» шигырендә сугышчы кабере янында уйланулар тасвирлана. Беренче ике куплет әйбәт бирелгән.
Үзәнлектә җилләр уйнап йөри. Яфракларны куып түбәнгә. Маңгаенда кызыл йолдыз яна, Кем ул күмелеп йоклый үләнгә? Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?
Кай өлкәдән? Кайсы авылдан? Кем булып ул илгә хезмәт иткән? Сугышка ул кайчан алынган?
Шагыйрьнең шундый йомшак тон белән сөйләве укучыда тирән бер хис һәм «үләнгә күмелеп йоклаучы» сугышчыга карата ихтирам уята. Укучының шул ук вакытта аның кем икәнен дә беләсе килә. Ләкин шигырь моңа җавап бирми. Алай гына да түгел, безнең алдагы ике куплетны укудан туган нәфис тойгыларыбыз бозыла:

95
...Башына ул җылы бүрек кигән, Ә гәүдәсе кая күмелгән? (!?) Гәүдәсе юк аның, зәңгәр каска Саклый аны көзге салкыннан...
Күз алдыбыздан элекке образ югалды, натуралистик сурәтләү аркасында бары салкын тимер каска гына утырып калды.
Ләкин шунысы яхшы, мондый эшләнеп җитмәгән шигырьләр сугыштан сон. чыккан җыентыкларда бик аз.
Гомумән совет әдәбиятына, шул ясәптән татар совет әдәбиятына да, хас булганча, Бөек Ватан сугышын бөтен тирәнлеге белән яктырткан зур монументаль әсәрләр, сугыш узгач, тыныч төзелеш елларында тудылар. С. Хәким дә сугыш чорындагы совет кешеләренең образын мөмкин кадәр тулы чагылдырган <Дала җыры» һәм «Бакчачылар» поэмаларын сугыштан соң, тыныч төзелеш елларында, иҗат итте.
Сугыштан соң Сибгать Хәкимнең лирикасы ике сызык буенча барды.
Беренче сызык — шагыйрь үз алдына Бөек Ватан сугышында совет кешесе күрсәткән батырлыкны, сугышчы халык образын мөмкин кадәр тулы итеп һәм психологик тирәнлек белән ачу бурычын куйды. Моңа ул «Дала җыры» һәм «Бак-чачылар» поэмаларын багышлады.
Икенче сызык — шагыйрьнең җыры, ут эчендә чыныгып, тыныч төзелешкә, башаклар үскән җиргә кайтты. Моңа ул «Кадерле ирек», «Таң атканда», «Фазыл чишмәсе», «Уңыш», «Башак үскән җирдә», «Агитатор кыз», «Туган җир», «Ку-рантлар», «Чернышевский урамы» һ. б. ш. кебек югары художестволы лирик шигырьләрен һәм «Курск дугасы» поэмасын багышлады, һәм бу ике сызык тынычлык өчен көрәш темасына килеп тоташтылар.
Кадерле ирек саклап калынды. Ил өстендә туплар тавышы тыну белән халкыбыз сугыш яраларын төзәтү эшенә, халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү эшенә кереште. Эшчеләр, колхозчы крестьяннар безнең җиңүләребезне рухландыручы даһига производствода яңадан- яна җиңүләргә ирешергә, колхоз кырларында мул иген үстерергә вәгъдә бирделәр. Менә болар С. Хәким лирикасында поэтик чагылыш таптылар.
«Курск дугасы» исемле лирик поэмада (1948) шагыйрь үзе сугышып йөргән урыннан узышлый үзендә туган хисләрне тасвирлау юлы белән бүгенге тыныч төзелеш картинасын сурәтли:
Кочаклашып үскән башакларның Сөйләү тавышы килде якыннан: «Кал иртәнгә тикле, һич курыкма Тунармын дип төнге салкыннан. Колхозчылар каршы чыгып алыр Рәхим ит, дип, әйдә, йокларга. Беләсеңме, алар землянкадан Күченделәр яңа йортларга».
Поэманың шушы кечкенә генә бер өзегендә дә Сибгать Хәким лирикасына хас булган ягымлылык, укучыга тирән ихтирам, аны иң якын дус итеп сер бүлешү күренә. Шагыйрь «кочаклашып үскән башакларның» кичке шавында тыныч тө-зелеш эшенә, сугыш яраларын төзәтү эшенә керешкән кешеләребезнең бәхете өчен әйтеп бетергесез куаныч, матур җыр ишетә. Гомумән, табигатьне сынландыру — Сибгать Хәким лирикасына бик хас алым. Ләкин шагыйрь табигатьнең кыргый пейзажына сокланмый, бәлки кеше үстергән яңа пейзажга — кочаклашып үскән башакларның кыштырдавына соклана, башаклар турында аның җыры.
Совет сугышчысы — поэманың лирик герое — Курск дугасының юнәлеше булган Прохоровка авылы яныннан — «үзебез азат иткән җир дән» уза, барысын үз итеп, йөрәгенә якын итеп, карап уза.
Прохоровка туган авылым түгел, Калган нигез дә юк бабамнан, Гомернең бар төшен актарсам да. Аннан якын җирне табалмам.
Әйе, лирик геройга Прохоровка- ның никадәр якын икәненә без ышанабыз, чөнки ул:
— Кырый йортның яңгыр башланганчы Ябарлармы икән түбәсен,—
дип борчыла. Менә шундый конкрет, турыдан-туры тормыштан алынган хисләр поэмага аеруча җылылык өстиләр. Лирик герой —
96
совет сугышчысы үзенең фронтовик дусларын искә төшерә, взводында булган солдатларны исемлексез, «яттан» санап чыга. «Стенасын туплар чуарлаган» зур таш кибет янында, туганнарча кулын кысып, сугышчыга партбилет тапшыралар, сугышчы бу партбилетка тап төшерми, уттан, судан исән алып чыга. һәм, ниһаять, шундый конкрет күренешләрне тасвирлаганнан соң, зур гомумиләштерү бирелә:
Сталинград калка, батырлыгын Гасырларның килмәс җуясы. Әйе, анда дошман гаскәренең Чыкмаска дип батты кояшы. Чакрымнарны кем исәпкә алган, Кирәк булган кадәр узылды; Берлингача Дуга кырларыннан Җиңүнең зур юлы сузылды.
Күрәбез, лирик геройның кичереше бөтен бер халыкның хисләре, эчке тормышы итеп бирелә. Совет патриоты үзе эшләгән эш белән масаймый, үз эше турында һәрвакыт тыйнак итеп, горурлану хисе белән сөйли. Ул социалистик Ватаны өчен «кирәк булган кадәр» үтәргә, «җи-ңүнең киң юлын» ахырына кадәр сузарга һәрвакыт әзер тора. «Курск дугасы» поэмасында менә шушы тирән идея лирик геройның кичерешләре рәвешендә халыкчан гүзәл формада матур чагылыш таба.
ВКП(б) Үзәк Комитеты сугыштан соң, идеология өлкәсенә караган тарихи карарларында совет поэзиясенең бурычларын кабаттан безнең шагыйрьләребезнең исенә төшерде. Менә шушы тарихи карарлардан соң совет әдәбиятында, шул җөмләдән поэзиясендә, безнең чынбарлыгыбызны тулы чагылдырган зур полотно әсәрләр бер-бер артлы мәйданга килде. С. Хәким партиябезнең бу күрсәтмәләренә язучылар өчен иҗади программа итеп карады һәм җавап урынына «Дала җыры» (1948) һәм «Бакчачылар» (1952) поэмаларын язды. Без бу ике поэманың бөтен нечкәлекләренә төшеп тикшерергә уйламыйбыз. Алар эпик пландарак язылган әсәрләр. Шулай да бер нәрсәгә басым ясап әйтәсе килә. Лирик шагыйрь Сибгать Хәким соңгы ике поэмада типик характерлар тудыруга нык игътибар итте һәм, зур осталык күрсәтеп, эпик моментларны йөрәктән чыккан чын лиризм белән сугарды. Моны С. Хакимнең поэзиядәге зур үсеше дип карарга кирәк.
«Дала җыры» поэмасында шагыйрь совет пограничникларының фашистларга каршы данлыклы көрәшен лирик геройның кичерешләре аркылы гына тасвирламый, бәлки (типик обстановкада хәрәкәт итүче типик характерларда сурәтли. Әсәрдә күңелгә сеңеп кала торган өч якты образ бар: Аркадий Плотников, Госман Бикбулатов һәм молдаван Кожухарь карт. Шушы образларда төрле миллӘТ халыкларының дуслыгы, Ватан азатлыгын саклап калу өчен көрәштә чыныккан туганлык хисләре матур !әүдә- ләнә.
Поэманың беренче бүлегендә азатлык килүдән туган көчле тантана картинасы бирелә. Совет Армиясе, изге рус җирен фашизм богавыннан коткарып, Молдавиягә килеп керә.
Молдаваннар иртүк уянганнар, Эчемлекләр ташый савытта, Азатлыкның тәмен татучылар Эчә бүген безнең саулыкка. Бәйрәм итә туган Молдавия, Агыла бар да урам чатына. Рәхмәт сүзе яңгырый бөтен җирдә Сталинга һәм рус халкына.
Бу җиңү миллионлаган совет ке-шеләренең батырлыгы аркасында килде. Шагыйрь поэманың бэтен эчтәлегендә Плотников, Бикбулатов һәм Кожухарьларның зур җиңү хакына, илнең азатлыгы һәм бәйсез- леге хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшүләрен тасвирлый, ягъни бу җиңүне яулаучыларны конкрет обстановкада, конкрет образларда күрсәтә, илдә иң авыр сынау көннәре барганда, совет кешесенең уй- кичерешләре, хисләре үткенләнүен, өмет һәм омтылышларын индивидуаль характерларда гәүдәләндерә. Әлеге геройларның көрәш * юлын тасвирлап бетергәч, зур йомгак ясала.
Гаскәр уза, шәфәкъ алсулаткан Кичке Прут, Дунай өсләрен, һәм күрдем мин ирек нуры белән Виноградның тулып пешкәнен*.
...Плотников саф алдында капта, Дала һаман яшел ябынган.
I
7. ,С. № 11. 97
һәм уналты республика гүя Лтлыи Ватан чиге яныннан.
«Дала җыры» поэмасында совет сугышчысының партиягә, комсомолга мөнәсәбәтен, иң авыр көннәрдә «кайнар яшьлекнең партия сафларына күченүен», «күп төрле милләтләрнең олы туган итеп рус халкына таянуын», туган иле турындагы иң мөкатдәс хисләрен Сибгать Хәким һичбер көчәнүсез, ихлас күңелдән, д ул к ы н л а н ы п сөйли. Кож ух а р ь картның, Аркадий Плотниковның, Госман Бикбул атовиың үзара дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре бик чын, бик һәйбәт, ихлас күңелдән булуы белән укучыны дулкынландыра, батырлыкка өнди, авырлыклар очраганда куркып калмаска өйрәтә. Менә шушыннан поэманың тәрбияви әһәмияте никадәр зур булуы ачык аңлашыла. Менә шушында инде без эпосның лирика белән кушылуы турында сүз алып барабыз. Плотников, Госман һәм Кожу- харьл арның мөстәкыйль яшәүләренә укучы ышана, аларны ярата һәм аларның мөстәкыйль яшәүләренә ышанган хәлдә, геройны шагыйрь образы белән бәйли.
— Комсомол бит мине кеше итте, — Дип сөйләнә иде күңелдән, — Минем өчен Совет дәүләтенең Я, ничаклы көче түгелгән;
Кече яшьтән укытты ул, ничек Тыныч каран ятыйм мин моннан. Йөрәгемдә кайнар ялкын минем, Туңмыйм, туңмыйм, җирем, дымыңнан...
Сугыш кырыйда, дәһшәтле минут- : ларны көтеп ятканда, Бикбулатов күңеленнән шулай сөйләнә. Ша- * гыйрьне таныйбызмы без монда? : Таныйбыз, шагыйрь биредә чын патриот булып басып тора һәм бер минутка да укучының күз алдыннан > китми.
Безнең хикәяләү поэзиясендә,
* эпик поэзиядә урын алган икенче
* лирик интонация — турыдан-туры Ц шагыйрьнең үз авазы, политик интонация. «Дала җыры» поэмасында
1 моның матур үрнәге белән очрашабыз:
Плотников авыр сынауларның Утын кичә, эше мактаулы. Туган илнең азатлыгын яклап Көрәш бара, авыр, катлаулы һәм язмышың синең хәл ителә. Ул салынган инде бизмәнгә — Яшәү яки үлем. Куркынычны Бар йөрәгең белән сизгәндә, Уең синең заставалар аша Москвага килеп туктала.
Чик улларьг бөек юлбашчының Тирәсенә ныграк туплана;
Тупланалар һәр көн саен меңнәр, Өмет балкый—томан арчыла; Кабындырып ул маяклар тезә Халыклар һәм илләр каршына.
Менә бу юлларның мәгънәсе турында тирәннән уйлап карасаң, авторның объектив хикәяләү кысасында кала алмавын аңлау кыен түгел. Шагыйрь вакыйгаларга битараф кала алмый, ул аларга партияле художник булып бәя бирә, үзенең ачык мөнәсәбәтен белдерә, совет кешеләренең язмышы өчен тирәннән борчылып яза. Эпик поэмадагы менә мондый лирик интонацияләр («Дала җыры»нда алар байтак һәм урынлы) әсәрнең композицион бөтенлегенә һичбер зыян китермиләр, китермиләр генә түгел, аны тагын да көчлерәк ясыйлар.
Лиризм С. Хәкимнең соңгы поэмасы «Бакчачылар»да да бик көчле. Укучы бакчачы Сәлимнәрне, Мариналарны ярата, үз итә, аларны шагыйрь образы белән бәйли.
«Бакчачылар» поэмасында С. Хәким сугыш заманында безнең кол- хозчыл арыбызның фидакарь хезмәтләрен, совет халкының азатлыкка булган ихтыярын бернинди вәхшилекләр дә җиңә алмавын ышандырырлык итеп сурәтли:
Моннан ерак Дуга кырларында Төннәрен дә хәтта тынмаган — Азатлыгы өчен туган илнең Җирдә әле тиңе булмаган Сугыш бара, туплар төтененә Күмелә төньяк Донец ярлары, Калтырый, тетри бертуктаусыз Белгородның ап-ак таулары.
Ләкин шушы дәһшәтләр эчендә тормыш яши, даһиның үз кушуы буенча совет кешесе бакча үстерә. Поэмада совет кешесе — бөек бакчачы ул дигән югары идея үткәрелә.
Яшь кенә бер алмагачны Чыпта белән төрделәр, Китерделәр Маринага:
98
— Безнең дуслыкның төсе Днепр ярына барсын Иштуган үсентесе.
Машина кереп күмелде Басу тузаннарына.
Капта Марина авылына, Днепр ярларына.
Анда янган авылларның Сүрелмәгән көлләре. Тылда юллар буйлап күченә Бакча үсентеләре.
Алмагачларның бәхетле, Якты гомерләрендә, Аларның тулып ачылган Яшел бөреләрендә Бер җыр шаулап барыр һаман Киләчәк буыннарга, Сөйләр: тынычлык байрагын Менә сезнең кулларга Илтер өчен тапшырабыз;
Жпр канга буялмасын, Алмагачлар һәр таң саен Куркынып уянмасын!
Сугыш турында гына сөйлиме бу поэма? Юк, ул сугыш турында гына сөйләми, ул турыдан-туры сугыштан соңгы чорга, бүгенге көнгә мө- раҗәгать итә, ул, янкилар бактерия бомбалары белән Кореяның, Кытайның тыныч тормышын агулаган бер чорда, көрәшкә әйди, ул сугыш ярасын онытмаска чакыра, ул тө-зергә, илнең куәтен ныгытырга чакыра. Менә шунда аның лиризмы. Димәк, эш темада гына түгел, теманың куелышында һәм чишелешендә.
«Бакчачылар» поэмасының нигезенә салынган конфликт — тормыш конфликты: сугыш чоры авырлыклары белән көрәш. Сугыш Зәй буенда үскән бакчага кайгы алып килә. Үсентеләрне тәрбияләргә эшче куллар җитешми. Ачы суыклар вакытында аларны өшүдән саклап калырга, көз көне районнарга, кол-хозларга озатырга кирәк. Бригадир Гали кебек җилгә аркан барырга яратучы кайбер кешеләр, бакчаны бетереп, кәбестә утырту турында сүз кузгаталар, янәсе быел ук доход алып була. Бакчаны саклап калыр өчен бакчачы Сәлим абзыйга (поэманың баш герое) чиксез күп көч салырга туры килә. Шулар янына тагын аның шәхси кайгысы өстәлә, бакчачының бердәнбер кызы сугышта һәлак була.
Бакчачы Сәлим абзыйны шагыйрь сугыш заманы авырлыклары белән көрәштә тулы канлы образ итеп эшли, характер итеп үстерә. Без аның уй-кичерешләрен йөрәк белән тоябыз, аның кайгысын үз кайгыбыз кебек кабул итәбез.
Райком секретаре һәм украин кызы Маринага поэмада артык зур урын бирелмәгән, ләкин алар хәтердә яхшы калалар. Чөнки шагыйрь аларның образларына үзенчәлекле буяулар салган.
Поэмадагы бригадир Гали образын, характер буларак, үстерәсе бар әле. Автор аны ахырынача уйлап җиткермәгән, ул беркадәр яссырак килеп чыккан. Башта бакчаны бетерү ягында аяк терәп тартка-лашкан кешенең бик тиз уңай якка төзәлүе ничектер ышандырып җиткерми. Автор яңа басмасында бу образ турында уйлар дип ышанырга кирәк.
«Бакчачылар» поэмасы — Сибгать Хәкимнең яңа уңышы. Поэмадан тормыш сулышы ишетелә. Ул — югары идеяле, халыкчан гүзәл формада язылган әсәр. Биредә шагыйрьнең лирик чигенешләре дә, башлангыч иҗат чоры поэмаларындагы кебек, бүселеп тормыйлар. Пейзаж характерларны ачу чарасы итеп кулланыла. Поэма җыйнак, төзек эшләнгән. Күләме ягыннан шактый зур булуга карамастан, ул укучыны ялыктырмый.
Сугыштан соңгы чорда Сибгать Хәкимнең поэтик осталыгы тагын да үсте. Бу—шагыйрь күтәргән проблеманың киң колачлы булуында, тормышка тирән үтеп керүдә күренә. «Курск дугасы», «Дала җыры» һәм «Бакчачылар» поэмасы, зур политик мәсьәләләрне хәл итүгә багышланган «Курантлар», «Сталин безне үстерде» шигырьләре моның шулай икәнен раслыйлар.
һәм, ниһаять, шагыйрьнең лирика белән эпосны куша белүендә шулай ук поэтик осталык күренә. Шагыйрьнең алга таба менә шул юлда тагын да кыюрак эшләвен теләргә кирәк.
Без әлегә кадәр Сибгать Хәким лирикасының идея үсешен карадык Бер уңайдан шагыйрь күтәргәг проблеманың художестволы гәүдә- ләнешеиә дә кагылып үткәләдек Ләкин С. Хәкимнең поэтик алымна
99
рын тулырак күз алдына китерү, алардагы уцышлы-уңышсыз якларны тулырак ачу өчен бу мәсьәләгә аерым тукталырга кирәк.
II
Советлар Союзында яшәүче барлык халыкларны патриотик рухта тәрбияләү һәм алар арасындагы социалистик бердәмлекнең көчен реаль образлар аша гәүдәләндерү бурычы йөкләнгән югары идеяле әдәбиятның эчтәлеге үзенә лаеклы гүзәл формада бирелергә тиеш.
Матур әдәбият — сүз сәнгате, аның төзү материалын гомумхалык теле тәшкил итә. «Әдәбиятның төп материалы булып безнең хисләребезне, фикерләребезне һәм тойгыларыбызны формалаштыра торган суз тора» — ди М. Горький !.
Социалистик идеяле эчтәлекне бирүче, халыкның бай рухын чагылдыручы форма табу өчен иң элек үз халкыңның тел байлыгын бөтен нечкәлекләрендә белү, аның рухыиа төшенү кирәк. Моның өсте- нә тагын халык иҗатын белү, аны иҗади өйрәнү кирәк.
Сибгать Хәким лирикасының теле— халык әйләнмәләре һәм халык иҗатында очрый торган образлар I белән бик нык сугарылган, гади, киң массага тиз барып җитә торган, аңлаешлы тел.
Халык иҗатыннан шагыйрь үзенә кирәкне сайлап ала, мәкаль һәм әйтемнәрдәге, җыр һәм әкиятләрдәге үткен образларны үз эстетик максатына файдалана, аларны үстерә, яңа мәгънәләр белән баета. Җырлар адашырлык дала, башак ‘ үскән o/fup, өздереп карау, күзгә тутырып карау, шатлык баса йөрә-гемне кебек образлы тезмәләр ха- , лыкныкы булып яңгырыйлар. Ләкин болар халык иҗатыннан күчерелеп куелмаганнар. Аларны автор иҗат иткән. Мәсьәлә ачык булсын өчен, шушы тәгъбирләрнең берсенә анализ ясыйк: мәсәлән, өздереп карау. ; Татар халык җырларында: «инде кемнәргә карармын өзелеп сагын-
1 М. Горьки й. Литсратурно-крити ческие статьи. 1937, 516 бит. ганда; өзелеп-өзелеп әйткән сүзе исләремә төшәдер; үзәкләремне өзәсең, исемә төшәсең дә; яна йөрәк, өзелә бәгырь җаныем искә төшкәндә» һәм башка формада әлеге тәгъбир бик еш очрый. Сибгать Хәким шушы «өзелүне» «Фазыл чишмәсе» шигырендә:
Өздереп нигә карадың, Ник тоттың чиләгемнән?
формасында куллана: «өзелеп» түгел, «өздереп». Халык җырларында кулланылган «өзелүдә» сагыш отте- ногы бар. «Өздереп карау»да инде активлык, тормыш шатлыгы ишетелә. Димәк, С. Хәким халык иҗатындагы образларны үстерә, безнең чор кешесенең рухына лаеклы мәгънәгә баета. Бу, — һичшиксез, шагыйрьнең әдәби телне баетуга керткән өлеше.
Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән, —
дигән юллардагы «ялкын түгелү» төшенчәсе — шулай ук, шагыйрь иҗат иткән поэтик образ һәм ул халык рухына бик ятышып тора.
«Фазыл чишмәсе» җыры үзенең рухы, образлары һәм эчтәлеге белән халык иҗатына бик якын: егет белән кыз су буенда очрашалар, мәхәббәттә аңлашалар, лирик геройның тыйнаклыгы, хисләренең чишмә суыдай чисталыгы халык иҗатына бик күп якынайтып җибәрә.
Г. Тукай да, һ. Такташ та һ. б. алдынгы шагыйрьләребез халык иҗатына бик зур бәя бирделәр, аны шагыйрьнең илһамын туендырып тора торган иҗат чишмәсе итеп бәяләделәр. Г. Тукай бигрәк тә җырлар турында иң кыйммәтле фикерләр әйтеп калдырды. Халык җырларын татар халкының буыннан буынга күчеп килә торган, тулылана барган тарихи культура мирасы итеп күрсәтте. Халык җырларының халкыбызның рухын, күңелен чагылдыру сәләтен билгеләде. Ул бигрәк тә җырлардагы матур художество чараларына, аларның сафлыгына сок-ланды һәм аның иҗаты татар халык җырларыннан, халык авыз иҗатын
100
нан осталыкка баеды, һ. Такташ үзенең шигырьләрен җырлардагы матурлык белән сугарды.
Классик язучыл арыбызның тра-дициясенә турылыклы буларак, Сибгать Хәким халык авыз иҗатыннан өстән генә файдаланмый, ул халык иҗатының рухын үзләштергән шагыйрьләрдән саналырга бик хаклы. Халык иҗаты аның өчен художество чарасы гына түгел, поэтик аңның элементы. Шуңа күрә дә ул фольклор чараларын бик оста файдалана, шуңа күрә халык күңеленә хуш килә торган яңа образлар, чагыштырулар иҗат итә. Менә болар барысы халыкчан идеянең шундый ук халыкчан гүзәл формада чагылуын тудыралар. Шагыйрь ли-рикасының укучыга барып җитүен көчәйтәләр. Чөнки рухы белән халыкча булган, формасы белән гади, күз алдына китерердәй образларны һәм тәгъбирләрне генә халык кабул итә.
Сибгать Хәким әдәби осталыкка ике чыганактан өйрәнә. Беренчесе аның, күреп үткәнебезчә, мәңге шиңмәс халык иҗаты булса, икенче чыганак — классиклар һәм күренекле совет шагыйрьләре. Моның дө-рестән дә шулай икәнен аның бик күп шигырьләре раслыйлар.
«Грузия кызы», «Вәгъдә», «Чүәкче кызлар җыры», «Агитатор кыз», «Ржев чигендә» һ. б. шигырьләрдә Г. Тукай, һ. Такташ поэзиясенең уңай йогынтысы сизелә. Бу йогынтыны шигырьләрнең тышкы охшашлыгыннан эзләү хата булыр. Ул шигырьләрнең рухында, идея юнәлешендә, сурәтләү чараларының системасында чагыла.
«Ржев чигендә» исемле кыска лирик шигырь (1943) Тукай шигырьләрендәге интонация белән сугарылган:
Тор, иптәш, тор, дим, йокыңнан, Хәзергә онытып барын, Күз салыйк туган шәһәргә: Анда бит сөйгән ярын.
Ишет, дим, аның җыры бу, Ул безне зарыгып көтә. Шәһәрдә дошман бүген Бәйрәм итә дә туй итә.
Иң авыр минутларда сугышчыда туган эчке кичерешләрне психологик тирәнлек белән ачып бирү өчен С. Хәким Тукай алымнарын, Тукай шигырьләренең интонациясен куллана. Шигырьнең интонациясе авыр, моңсу бер моментны күз алдына китерә. Ләкин Совет кешесе төшенкелеккә бирелә торган кеше түгел, ул киләчәккә карап, азатлык турында уйлап яши, азатлык өчен көрәшә. Мәсьәләнең бу ягын тасвирлаганда, инде шигырьгә икенче бер дәртле, йөгерек интонация килеп керә, һәм бу рух күтәренкелеген, җиңүгә ышанычны С. Хәким җыр образында сынландыра:
Тыңлыйлар кырда үләннәр, Башларын җиргә иеп, Окоплар буйлап йөри көй, Саумы сез, дуслар, диеп.
Әдәби традицияләр — аерым өйрәнүне сорый торган зур һәм катлаулы мәсьәлә. Шуңа күрә без биредә күрсәтеп китү һәм кайбер мисаллар китерү белән чикләнәбез.
Сибгать Хәким нинди поэтик алымнар куллана?
Беренчедән, аның лирикасына сюжетлылык хас. Аның кыска-кыска лирик шигырьләре дә берәр фактка, вакыйгага таянып язылган була.
Сюжетлылыкка омтылу—совет поэ-зиясенең характерлы ягы. Яка, социалистик лирика, беренче чиратта В. Маяковский лирикасы, татар совет поэзиясендә Такташ лирикасы, һәрвакыт сюжетлы. Совет поэзиясенең лирик герое һәрвакыт актив, ул үзен эштә һәм хәрә-кәтендә күрсәтә. Социалистик реализм поэзиясе тормыштагы гади мөнәсәбәтләрне тасвирлау аша иске хисләрнең үзгәрүен, яңа, кешелекле тирән хисләр тууын раслый.
С. Хәким үзенең «мин»ен ачса да, объектив геройны күрсәтсә дә, ул характерны үсештә, хәрәкәттә бирә. «Вәгъдә» (1937), «Мавзолей янында» (1938), «Скульптор мастерскоенда» (1939), «Фронтовик* (1941), «Хат» (1942), «Колын* (1944), «Фазыл чишмәсе» (1947), «Карлыгач» (1948) һ. б., һ. б. — барысы да сюжетлы шигырьләр.
Зур булмаган лирик шигырьләрнең сюжетка корылуы нәтиҗәсендә шагыйрьнең әйтергә теләгән фикере,
101
алган идеясе һәм үзен дулкынландырган хисе укучыга уйланган матурлыгы белән барып җитә. Мәсәлән, «һөҗүм алдыннан» шигырендә С. /Хәким гади совет сугышчысының—колхозчы Гайфинең рухи байлыгын, аның үлемнән өстен икәнлеген, батырлыгын, матурлыкка ом-тылуын аның хәрәкәтендә, конкрет сюжетта, тормыш процессында ачып бирә:
Өр-яңа тышкы күлмәккә Ак яка куйды тегеп, Сакалын кырды, аякта • Итекләр тора көлеп.
«Үзгәрдең, Гайфи, авылда болай мут түгел идең, — диләр аңа иптәшләре,— ут егет түгел идең, болай ясанып сабан туен искә төшердең. Ни булды сиңа?» Гайфинең җавабы гади:
... Шаяртма,
Төрттереп әйтеп куеп, Үлсәм, әй, килми ятасым Тормышның ямен җуеп.
Автор үзенең әйтергә теләгән фикерен биредә конкрет вакыйга белән, хәрәкәт белән бәйләве аркасында укучыга тулы итеп китереп җиткерә, ышандыра. Алдарак күрсәткәнебезчә, биредә дә көр күңеллелек, юмор оттеногы Гайфи образын тагын да тулыландыра, җанландыра.
Лириканың сюжетлылыгын вакыйгалар хәрәкәте итеп кенә түгел, ә кичерешләрнең өзлексез үсүе, лирик хиснең, эмоциональ подтекстның көчәя, тулылана баруы итеп тә аңларга кирәк. Мәсәлән, С. Хәкимнең «Кадерле ирек» исемле шигырен алып карыйк. Өстән генә караганда, монда сюжет юк кебек. Азатлык килүдән, җиңү шатлыгыннан туган тантананы яза шагыйрь. Кешеләрнең хәрәкәтләрен бирми. Ләкин бирелә сюжет, һичшиксез, бар. Лирик хис, кичереш өзлексез үсә, көчәя бара.
Халыклар күңеле түрендә Гомергә калды ул ай, Шатлыктан текә ярларга Сыялмый акты Дунай, —
юллары белән шагыйрь укучыда билгеле бер хис уята, шуннан соң бу хис тагын да үстерелә: Дунайга җыр белән Прут кушыла, азатлык сүзе күктә янып тора, хәтта дала уяна, бишеген тирбәтеп торган ана яшьләрен сөртә, аннан соң: «шәһәрләр, ерак авыллар куанды байрак элеп», ниһаять, «якты бер исем өйләрдән өйләргә йөрде кереп». /Менә бусы инде — гомуми шигырьдәге сюжетлылык формасы, һәр куплетны укыган саен, укучының хисе үсә бара, тантанага әйләнә.
Безнең күп кенә шагыйрьләребездә менә шушы нәрсә — сюжетлылык җитешми. Шигырьдә хис үстерелмә- сә, фикер үстерелмәсә, бер төшенчәне ничә төрле сүз белән, нинди генә формада аллы-артлы кабатласаң да, ул бер төшенчә булып кала, шигырьдә бөтенлек булмый, чәчелеп яткан кисәкләр генә була. Бер бө-тен шигырь тудыру ягыннан С. Хәким безнең бик күп шагыйрьләребезгә үрнәк булып тора.
Сибгать Хәким үзенең темасын ачу өчен конкрет бер нәрсәне ала, тормышта өзлексез булып тора торган вакыйгалардан файдалана. «Нарат» шигырендә шагыйрь яшь урманнар үсүен укучы тоярлык, күз алдына китерерлек итеп бирә. Башта «басу үрендә» үскән озын, юан наратны күрсәтә. Бәлки бу урында кара урман булгандыр элек, тик нарат шагыйрь белгәннән бирле ялгыз. Күз күреме җиткәнче басуда ялгыз нарат күләгәсеннән башка ышыкланыр җир булмаган, басуда кайнар сулышлы җил хөкем сөргән:
Бер үземе нарат каршы торсын
Җил узганда кырдан.
Картайган ул, нәселем калырмы, дии Уйга батып торган.
Ләкин совет кешесе, кайнар җилләрнең юлын бүлеп, иксез-чиксез далалар буйлап, яшь урманнар утырта башлый.
Безнең басу бигрәк читтә инде Москва. Кремльдән.
Ялгыз нарат монда яшәгәнен Сталин барыбер белгән.
... Үсеп тора нарат тирәсендә Хәзер яңа буын.
һәм сөйли ул даһи юлбашчының Бөек кайгыртуын.
Шуннан соң шагыйрь шигырендәге
102
дүртенче строфаны үзгәртеп кабатлый. Беренче очракта:
Таң алдыннан әгәр шушы кырда Сузсаң гармонсңны.
Иң башта шул нарат тыңлап тора Синең бар моңыңны, —
булса, ягъни безнең күз алдыбызга, «җырлар адашырлык» киң кыр килеп басса, икенче урында шагыйрь шул ук күренешне үзгәртеп бирә:
Таң алдыннан әгәр үргә басып Сузсаң гармонеңны. Игеннәр һәм яфракларның шавы Тутыра киң кырымны.
Моның белән шагыйрь теманы үстерә, әсәрнең идеясен тулыландыра, төп фикеренә кат-кат басым ясап, гкучының игътибарын шуңа тарта. 1 өп теманы үстерә торган сюжетлы шигырьләр генә кабатлауга — рефренга яңа, тирән мәгънә бирә, аның әһәмиятен арттыра. Икенче яктан, кабатлаулар сюжетлы шигырьләрне бер бөтен итәләр.
Мондый алымны шагыйрь бик еш һәм төрләндереп куллана; бер очракта шигырьнең идея эчтәлеген калку итеп күрсәтү өчен строфалардагы аерым бер юл кабатлана. Мәсәлән: «Сталин исеменә» шигырендә һәр строфа саен «юлбашчыбыз синең исемеңә» юлы кабатланып килә дә, иң соңгы строфада:
Без җырлыйбыз җырлар җәүһәрен Иң кадерле бөек кешегә — Кешелекне якты дөньяга Җитәкләүче даһи исменә,—
дип үзгәртелеп бирелә. Соңгы юлның строфа саен кабатлануы, совет халкының бөек юлбашчыга булган тирән мәхәббәтен ачык бирергә ярдәм иткән.
«Югалган эзләр», «Гомер яңа башлана», «Мари кызы, чибәр Улина!», «Быргычы егет», «Якты еллар», «Чүвәкче кызлар», «Фронтовик» һ. б. шигырьләрендә дә мондый кабатлаулар кулланылган. Мондый алым Такташ поэзиясендә дә, Тукай иҗатында да һәм башка татар совет шагыйрьләренең иҗа-тында да очрый торган алым. Аның (кабатлауның) бик матур үрнәкләре Н. Тихонов, Луговской һәм Исаковский поэзиясендә бирелгән.
Татар совет язучылары, шул җөмләдән С. Хәким, — әдәбиятка совет мәктәбендә укып килгән кешеләр. Табигый, алар бөек рус әдәбияты белән якыннан таныш. Алай гына да түгел, алар рус әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләнгән язучылар.
Сибгать Хәкимнең поэтик алымнарын өйрәнү— аның иҗатына, классиклар белән беррәттән, бүгенге күренекле рус азучыларының да нәтиҗәле йогынты ясавын раслый. Без бигрәк тә М. Исаковский- ны үрнәк итеп күрсәтер идек. С. Хәкимнең язу стиле үзенең гадилеге һәм халыкчан образларга бай булуы белән М. Исаковский стиленә бик якын тора. Сибгать Хәким аңардан осталыкка өйрәнә. Тик бу өйрәнүне механик күчереп кую мәгънәсендә аңламаска кирәк. С. Хәким рус совет әдәбиятының күренекле вәкилләренең иҗаты белән көндәлек танышып баруы һәм алар- иы иҗади кабул итүе аркасында яңа, оригиналь үз образларын тудыра.
С. Хәким үз иҗатында табигать күренешләрен бик еш куллана. «Таң атканда», «Ютазы», «Нарат», «Чернышевский урамы», «Туган җир», «Башак үскән җирдә» һ. б. шигырьләре моның бик ачык мисалы булып торалар. Табигать күренешләрен язу, беренчедән, совет лирикасының сюжетлылыкка омты-луыннан килеп чыкса (чөнки лирик герой обстановкада бирелә, ул һавада асылынып кала алмый), икенчедән, бу алым һәм рус һәм татар классик әдәбиятына, рус совет язучылары традицияләренә дә каршы килми. Лермонтов лирикасында, Тукай һәм Такташ поэзиясендә һәм Исаковский поэзиясендә бу алым бик еш очрый.
Мәсәлән, Лермонтовның һәркемгә билгеле булган «Выхожу один я на дорогу» шигыре, Исаковскийнык рус халык җырына әйләнеп бара торган «Катюша»сы, «Ялгыз гармонь» һәм башка шигырьләре Дә табигать күренешләрен сурәтләүдән башлана.
Пейзаж Сибгать Хәкимнең беренче чор шигырьләрендә фон итен
103
алына, соңга табарак инде ул пейзажны вакыйгаларның барышына, кичерешләрнең үсүенә ярдәм итәрлек һәм кешеләрнең тойгыларына параллель килерлек, кичерешләрнең чагылышын яктыртырлык итеп куллана.
С. Хәкимнең аерым пейзаж лирикасы да бар днп әйтү хата булмастыр кебек. Ләкин аның пейзаж лирикасы да бер фикерсез, табигать күренешен тасвирлап, күрсәтеп бирүдән генә гыйбарәт түгел. Яңа чынбарлыкның пейзажына шагыйрь битараф кала алмый, билгеле. Мәсәлән, көйгә салынган «Таң атканда» шигырендә туган илебезнең таңы бөтен матурлыгы, сихрилеге белән күз алдына килеп баса:
Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре, Тибрәнеп яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре. Уяна кошлар тирәктә, Җәйге җил куя исеп. Кузгала җырлар йөрәктә, Шунда син искә төшеп.
Ни өчен бу картина безнең күңелгә урнаша, ни өчен без бу таңның нәкъ менә безнең илебезнең таңы икәненә ышанабыз? Шагыйрь моңа ничек ирешкән? Шагыйрьнең образлары һәркем аңларлык гади һәм төгәл, бик күп күренешләрнең иң характерлылары сайлап алынган, шигырьнең агышы халык җыр-ларындагы кебек, аһәңле, тантаналы, салмак.
Уяна кырлар, болыннар — әле беленер-беленмәс кенә кызарып килгән офык, вак-вак куаклар үсеп утырган болын күз алдына килә. Шуннан соң бирелгән «ачыла гөл керфекләре» һәм яфрак өстендә уйнаучы чык бөртекләре шушы картинага сулыш өргәндәй була: чәчәкләр төркеме әкрен генә тирбәлә, йомылган кыңгырау, ромашка чәчәкләренең ачылуы, чыклар белән ялтырап шатлык сөйләве күз алдына килә. Чыннан да, иң якын кешең искә төшеп, йөрәктә җырлар уятырдай, яшәү шатлыгын тоярдай картина бирде шагыйрь.
Безнең чорда гына табигать кү-ренешләре кешене якты хискә күмәләр, анда шатлык, дәрт уяталар. Таңның матурлыгына сокланып туя алмаган лирик герой, чорыбызның бөеклеген күңел күзе алдыннан кичерә һәм анда горурлану хисе уяна.
Уяна таңы илемнең, Кырларга сибелә нуры; Тиң булып безнең елларга Балкысын гомер юлы.
Соңгы ике юл, алдагы юлларның табигыйлыгы аркасында ясалма булып яңгырамый, ул юлларга алдан ук җирлек әзерләнгән. Лирик геройның иң матур хисләре уянганда, ул үзен иленнән аерым күз алдына китерми, анда бөек чорның тиң кешесе, үз кешесе булып яшәү теләге туа.
Сибгать Хәким шигырьләренең халык җырлары белән аваздаш булуы аның шигырьләренең төзелешен билгели. Кыска-кыска лирик шигырьләрнең зур күпчелеге эмоциональ яктан киеренке һәм бай фикерле дүрт юллы 10—9, 8—7 иҗекле, икенче һәм дүртенче юллары рифмалашкан строфа белән язылганнар. Сирәк кенә башка төр үлчәүләр дә очрый. Шигырьнең техникасына да шагыйрь формаль килми, бәлки аны мәгънә эчтәлегеннән чыгып сайлый. Мәсәлән, ул әкият сөйләүченең интонациясен һәм юмор оттеногын бирү өчен 7—7 иҗекле, беренче, икенче һәм өченче, дүртенче юллары рифмалашкан строфалар куллана:
Киң яфраклы төнбоек Утырган суда оеп. Менгән ди ярга Кысла, Аның аягы кыска. Ул көчкә үрмәләгән, Канчакта түнгәләгән. Тубыктан бата-бата Артыннан килгән Бака.
(«Кысла һәм Бака*)
«Бөек халык улы» шигыре 6 иҗекле юллардан тора. Биредә шагыйрь һич икеләнүсез раслау тоны, җитди тон белән сөйли:
Шагыйрьнең җырлары Буйсынмый кабергә. Ул җырлар баралар Дәвердән дәвергә.
Мондый раслау интонациясен бирү
104
дә шигырьнең үлчәве дә, рифмасы да ярдәмгә килә.
Бөтен иҗатында гадилек булган кебек, С. Хәкимнең рифмалары да гади. Ул «шаккатыргыч» рифмалар ясамый. Күбесенчә фигыль белән фигыль, фигыль — исем, фигыль — рәвеш, фигыль — сыйфат, исем — исем рифмалаша. Ләкин бу гади рифмалар, строфаның мәгънә нагруз- касы зур булу сәбәпле, ниндидер яңа бер көч белән яңгырыйлар. Мәсәлән, узылды — сузылды рифмасында үзләрен генә алганда, искитәрлек бернәрсә дә юк. Халык җырларында- гыча, авазлар яңгырашы төгәл туры килгән гади бер рифма. Ләкин шушы гади рифма:
Чакрымнарны кем исәпкә алган, Кирәк булган кадәр узылды; Берлингача Дуга кырларыннан Җиңүнең зур юлы сузылды, —
дигән юлларда яңа бер төс белән балкып китә, үзеннән алда килгән сүзләрнең мәгънәсен бер үзәккә туплый, үзе генә торгандагыга караганда көчлерәк яңгыраш ала. Димәк, С. Хәким шигырьләренең техникасын да төп максаттан — идея эчтәлегеннән чыгып эшли.
С. Хәким иҗатындагы шигъри инверсияләр аның шигырьләренең интонациясен билгели. В. Маяковский, һ. Такташ — трибун шагыйрьләр, алар, трибунадан торып, зур залга сөйлиләр, С. Хәким исә укучы белән якын сердәш итеп сөйләшә, кара-каршы утырып киңәшләшә.
Сибгать Хәкимнең, лирик шагыйрь буларак, бөтен иҗат юлы — совет кешеләренең бары совет шартларында гына туа алган һәм максималь тизлек белән үсеп киткән яңа сыйфатларын күрсәтү, Совет иленең халыкка чын ирек, чын бәхет бирүче ил икәнен раслау. Әдәбиятка беренче адымнарын ясаган елларында ук ул совет сәнгате алдына коммунистлар партиясе һәм аның даһилары Ленин, Сталин куйган зур һәм мактаулы бурычларны аңлап иҗат итә башлады.
Инде совет кешесе образының С. Хәким иҗатында художестволы гәүдәләнешенә килгәндә, бу — ша-гыйрьнең поэтик осталыгы үсә бару белән бәйләнгән. Шагыйрьнең үсүе бәхәссез: ул өзлексез эзләнә, әдәби мирасны, рус һәм татар әдәбияты классикларын өйрәнә, халык авыз иҗатыннан, алдынгы совет шагыйрьләреннән өйрәнә. Менә шушы чы-ганаклардан әдәби осталыкка өйрәнү һәм безнең кайнап торган тормышыбызның эченә үтеп керү, совет кешесенә тирән мәхәббәт баглау, читтән торып күзәтүче түгел, бәлки актив төзүче булып, дулкынланып иҗат итү аркасында С. Хәким сокланып укырлык оригиналь шигырьләр иҗат итте, татар совет поэзия-сендә күренекле урын яулап алды. •
Сибгать Хәкимнең иҗатына югары совет патриотизмы, халыклар дуслыгы һәм Ватаныбызга чиксез мәхәббәт тойгыларын җырлау хас. Аның лирикасы гади, самими һәм бик конкрет. Тирән мәгънәле, ха-лыкчан гүзәл формага салынган кыска-кыска лирик шигырьләр шигырьнең эчке тыйнаклыгы, сабырлыгы белән аерылып торалар. Сибгать Хәким, иң вак детальләрне күзәтеп, гомумиләштереп бирә белә, безнең тормышыбызда көн саен туып торган яңа җырны вакытында күреп ала һәм шуны, үзенең саф хисләре белән сугарып, укучыга җиткерә, шуның белән безнең социалистик чынбарлыгыбызны раслый.
Сибгать Хәким лирик шагыйрь булып популярлык казанды. Соңгы елларда ул берничә эпик әсәр дә бирде. Кайбер тәнкыйтьчеләребез С. Хәким үз сукмагыннан бармый, аның урыны лирикада дигән карашта торалар. Ләкин бу дөрес түгел. Эпос һәм лирика бер-берсенә һич тә зыян китермиләр, киресенчә, бер-берсең тутыралар. Безнең чорыбыз зур батырлыклар эшләнә торган чор, көрәш чоры. Димәк, эпосныи кирәклеге турында ике сүз булырга мөмкин түгел. Укучы күңеленә барып җитәрлек эпик геройны исә лиризмнан башка тудырып булмый. Моны «Намус» романы үрнәгендә дә ачык күреп була. «Намус» романын коммунистик матбугатта,

бик хаклы рәвештә, проза белән язылган поэма дип атадылар. Нәфисә һәм башка уңай геройлардан авторны аерып карап булмый.
«Дала җыры» һәм «Бакчачылар» поэмаларын тикшергәндә без Сибгать Хәкимнең лирика беләи эпосны бик оста куша белүен күреп үттек. Шагыйрьнең ике жанрда да үсүе безне шатландыра.
Коммунизм төзүче совет халкы бүген чиксез зур рух күтәренкелеге кичерә. Партиянең унтугызынчы съезды коммунистик төзелешнең гигант программасын билгеләде. Моның беләи ул язучылар алдына да гаять зур бурычлар куйды дигән сүз. Моңарчы әле кешелек дөньясы хыяллана да алмаган бу мәһабәт төзелешләр белән бергә төзүчеләр үзләре дә үзгәрәләр, аларның рухи дөньясы үсә, яңа хисләргә байый. Димәк, язучыларыбызга шушы яңа геройны иҗат итү бурычы йөкләнә.
Бишенче бишьеллыкта Татарстан куәтле промышленность өлкәсенә әйләнәчәк. Ленин — Сталин милли политикасының зур җиңеше булган бу өлкәгә караган монументаль әсәрләр бездә юк дип әйтерлек аз. Ул өлкә һаман да үзенең җырчысын көтеп кала. С. Хәким бу өлкәдә дә уңышлы эшли алыр иде. Быел ул нефтьчеләр турында матур гына шигырьләр циклы бирде.
Без Сибгать Хәкимнән күпне өмет итәбез, аның активрак эшләвем телибез. Коммунизм төзүче яңа геройның монументаль образын сынландыруны, бу геройның титан эшен күреп рухланган шагыйрьнең лирикада яңа образын тудыруны сорыйбыз без Сибгать Хәкимнән. Талант көче һәм иҗат мөмкинлекләре зур булган шагыйрьдән болармы таләп итәргә безнең тулы хакы-быз бар.