Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Татарстан Совет язучылары Союзы кар-шындагы иҗат секцияләренең эше октябрь-ноябрь айларында сизелерлек рәвештә җанланды. Язучыларның яңа әсәрләрен укып, фикер алышулар үткәрелде.
Прозаиклар секциясе 14 октябрьдә үткәрелгән бюро утырышында Сафа Сабиров һәм Мәхмүт Хәсәнов иптәшләрнең иҗат отчетларын тыңлады. М. Хәсәнов урман промышленносте кешеләре турында, С. Са- бнров елгачылар турында яңа повесть язу өстендә эшләүләрен белдерделәр һәм бюро членнарын үз әсәрләренең кыскача эчтәлеге белән таныштырдылар. Г. Бәширов, А. Шамов, Ә. Еники, Ф. Хөсни, Г. Әпсәлә- мов иптәшләр С. Сабиров һәм М. Хәсәнов- ның моңарчы газета-журнал битләрендә басылып килгән һәм аерым китап булып чыккан әсәрләрендәге уңай һәм җитешсез якларга тукталдылар. Әдәби осталык мәсьәләләре кузгатылды.
21 октябрьда үткәрелгән утырышта Ф. Хөснинең «Авыл өстендәге йолдызлар» исемле повестен укып-тикшерү булды. Чыгыш ясаучылар, повестьның уңышлы булуын билгеләү белән бергә, төзәтеләсе урыннарын да күрсәттеләр. Фикер алышуда Г. Бәширов, Г. Гобәй, Г. Иделле, А. Шамов, Ә. Еники, И. Гази, X. Садри һ. б. иптәшләр катнашты.
Тәрҗемәчеләр секциясе октябрь аенда ике утырыш үткәрде. 1 октябрьда үткәрелгән утырышта «Дети горчичного рая» исемле романның (Н. Кальма әсәре, Ф. Ба- сынров тәрҗемәсе, Татгосиздат, 1952 ел) тәрҗемәсенең сыйфатын тикшерде.
29 октябрьда «Жатва» романының татарчага тәрҗемәсен (Г. Николаева әсәре, С. Гарипов тәрҗемәсе) кульязмасын укып- тикшерү булды. Ә. Давыдов иптәш доклад белән чыкты. Тәрҗемә сыйфатын күтәрү буенча фикер алышуларда тәрҗемәчегә файдалы киңәшләр әйтелде.
Фикер алышуларда егермедән артык кеше катнашты.
Тәнкыйтьчеләр комиссиясе октябрь аенда шулай ук ике утырыш үткәрде. Бу утырышларда К. Нәҗминең «Язгы җилләр» һәм Г. Бәшировның «Намус» романнарында сюжет-композиция һәм тел-стиль мәсьәләләренә кагылышлы докладлар тыңланды.
Драматурглар секциясенең 25 ноябрьда үткәрелгән утырышында Г Зәйнәшева иптәшнең яшь белгечләр тормышына багышланып язылган «Тирән елга» исемле драма әсәре укып тикшерелде. Фикер алышуда драматурглар, Татар Дәүләт академиясе театры работниклары һәм артистлар катнашты.
ЯШЬЛӘР КИЧӘСЕ
17 октябрьда Г. Тукай исемендәге клубта яшьләр кичәсе үткәрелде Яшь язучылардан Ә. Давыдов, 3: Нури, М. Хөсәен, 3. Мансур, М. Хәсәнов һ. б. иптәшләр үзләренең шигырь-хикәяләрен укыдылар. Кичәнең икенче бүлегендә Татар Дәүләт филармония артисткалары Динә Сираҗетди- нова һәм Ләйлә Латыйпова иптәшләр чыгыш ясады.
Кичәдә студент яшьләр, укытучылар, язучылар, Татгосиздат һәм Татполиграфия работниклары катнашты.
«АЛТЫН ЙОЛДЫЗ» РОМАНЫ ТУРЫНДА ДИСПУТ
3 ноябрьда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университетында Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» («Орлята» исемендә Москвада 1952 елда чыккан русча басмасы) романы турында диспут үткәрелде.
Диспутта Казан Дәүләт Университетының тарнх-фнлология факультеты студентлары, Казан Дәүләт Педагогия институты студентлары, укытучылар, журналистлар — барлыгы 300 дән артык кеше катнашты.
Чыгыш ясаучылар барысы да романга уңай бәя бирделәр, татар совет әдәбиятының күренекле әсәре дип бәяләделәр, романдагы кайбер образлар турында кайнар бәхәсләр булды. Соңыннан романның авторы иптәш Г. Әпсәләмов диспутта катнашучыларның күп кенә сорауларына җавап бирде һәм романның язылу тарихын сөйләде.