Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ӘДӘБИ ТАТАРСТАН»

113

Татарстанда рус телендә чыгып кнлә торган «Әдәби Татарстан» исемле альманахның бишенче китабы* Тамара Янның «Портрет в Жигулях» исемле шигыре белән башланып китә. Сүз иптәш Сталинның кыяга чукып ясалган портреты турында бара. Шигырьдә җанлы гына интонацияләр бар, ләкин шигырь автор тарафыннан тәмам җиренә җиткереп эшләнмәгән, шунлыктан менә мондый юллар да очрый:
Крановщица — руки золотые
С назначением на гидрострой, я булмаса:
Только в наших так поют краях — Отдавая всех себя...
Тамара Ян билгеләмәләрен оригиналь һәм сәнгатьчә итү өчен бик артык көч куймый, күрәсең. Аның шигырендә «ясное утро», «чистая гладь вод», «широкий величавый путь», «молодая краса», «полная сила» һ. б. шундый күп кабатланган сүзләрне укыйбыз.
Альманахның проза өлеше И. За- ботинның «Сталинград очерклары» белән башлана. Казаннан берничә язучы, шулар арасында И. Забо- тин да, Сталинградта булып кайтты. Монысы бик әйбәт. И. Заботин очерклары шактый әһәмиятле темага багышланганлыктан, аларга альма-нахның беренче битләрендә урын бирелгән. Бу — дөрес принцип.
Автор үзенең Сталинград белән якыннан танышканнан соң туган тәэсирләрен язып барган һәм шул сызмаларыннан очерк эшләгән, очеркның планын бик дөрес һәм кызыклы итеп төзелгән: Сталинградның героик үткәидәгеләренә, әүвәлгесенә (гражданнар сугышы чоры) һәм кичәгесенә (бөек Ватан сугышы чоры) чигенешләр ясый-ясый, яңа Сталинградны күрсәтүне максат итеп куйган. Очеркның әйбәт чыгачагына бөтен мөмкинлекләр булган. Ләкин шулай булуга да карамастан,
* Төзүчеләре һәм редакцияләүчеләре Г. Бәширов, И. Заботин, К. Лебедев, редакторы Г. Паушкнн, Татгосиздат, 1952 ел.
8. .С. ә.- № л. очерк ашык-пошык кына язылган һәм бик начар чыккан. Биредә әдәби штамплар куп, сурәтләүләрдә аныклык — төгәллек юк; мисал итеп шәһәрнең архитектура планнарын сурәтләгән урынны күрсәтергә була,— заманнар буталган (үткәндәге бүгенге белән), ялган патетика сизелә. Менә мондый фразалар шактый күп:
«Монументның егерме катлы йорт биеклегендә булуы күздә тотыла...» (19 бит).
«Сталинградның силуэтын биек һәм башнялы төзелешләр хасыйл итә» (12 бит).
«Без — искиткеч бай»
«Кояш күзне авырттырмаслык тоныклана» (15 бит).
«Килгән кешене беренче' чиратта таң калдырган нәрсә — масштаблар» (19 бит) һ. б.
Тик шунысы кызганыч, альманахның дүртенче китабында яхшы язу үрнәген күрсәткән И. Заботцн бишенче китапта үзенең шул хәтле зәгыйфь, чи һәм, дөресрәге, бөтенләй эшләнмәгән әсәрен бастырган. Әгәр автор чынлап та очеркка, проза әсәренә караганда, зур таләпләр куймаска да була, дип уйлый икән, моннан да хәтәррәк нәрсә юк. Мондый ялгышның никадәр зур һәм зарарлы икәнен әйтеп торасы да юк. Язучы хәтта матбугатка үзенең кесә дәфтәрендә язылган юлларны чыгарырга ниятләнгән тәкъдирдә дә һәр сүзен эшкәртергә тиеш.
Ян Винецкий бишенче китапта «Человек идет в гору» исемле ро-маныннан бүлекләр бастырган. Шактый зур күләмле бу өземтә композицион яктан төзек булып җитмәгән. Баштагы дүрт бүлек авыл темасына багышланган, ләкин авыл үзе һәм аның геройлары өземтәдә шуннан ары күренмиләр. Автор романда колхоз турында сөйли икән дип торганда, вакыйга кинәт кенә шәһәргә, заводка күчә, һәм роман, карасаң, гомумән эшчеләр темасына багышланган булып чыга. Болар барысы да сәер бер тәэсир калдыра.
114
Романның, дөресрәге, өземтәнең сюжетындагы берничә төп вакыйга да шик тудыра.
Әсәрнең төп герое — авыр яралану сәбәпле сугыштан кайткан офицер Чардынңев. Ул туган колхозына үзенең таза-сау кеше түгеллеген уйлый-уйлый, авыр хисләргә бирелеп кайта. Чардынңев чыннан да авыру кеше: аның үпкәсенә пуля кереп калган. Аңа дәваланырга кушалар. Ләкин ул, санаторийга китәсе урында, заводка барып, партия эшенә керешә. Чардынңев иң артта калган цехка килеп эләгә. Ул коммунистлар белән киңәшләшә башлагач ук, цехның эше тиз арада тамырыннан үзгәрә.
Ирексездән шундый бер сорау туа: әгәр цехка очраклы рәвештә Чардынңев килмәсә, ни булыр иде икән? Цех гел артта сөйрәлүендә дәвам итәр идемени? Ә бит тормышта, цехның эшен аякка бастыру өчен чын-чынлап көрәшә башлау эшчеләрнең үз коллективларында, иң элек коммунистлар арасында туа түгелме соң?
Чардынңев үзе — автор тарафыннан бирелүенчә — бераз кире хис тудыра. Аның, чыннан да авыру кеше була торып, актык көчен жигеп эшкә тотынуыннан үз-үзеңне кирәкмәгәнгә, интеллигентларча корбан итү килеп чыга. Әгәр Чардын- цев, көчен бирергә ашыкмастан, бераз дәваланып алса, — шуннан соң, аңардан файда да күбрәк булыр иде. Аннары, Чардынцевның, әлеге дә баягы өзлексез басым ясалып торган, әйткән бер сүзенең дөрескә килүе, шәхси тормыштан ваз кичкәнлеге ачуны китерә. Чар- дынцев һәр нәрсәгә бик t вакытлы килеп житә, һәр жирдә көтелмәгән хәлдән коткара, гел начар пьесадагы резонер шикелле.
Бу изге бәндә шәхси тормышны, күрәсең, «кечкенә участок»ка саный, ә производствоны, жәмәгать тормышын, «төп участок» дип исәпли. Шәхси тормышында ул зур бәхет- сезлсккә туры килгән, уңышсыз мәхәббәткә тап булган, бугай. «Үзенең дә сагыш бизгәгеннән тетрәнгән» (!) көннәрен исенә төшереп, Чардынңев: «Ләкин мин фронтның төп участогын ташлап китмәдем» (100 бит),— дип тәкәбберләрчә юану уйларына бирелә.
Уңышсыз мәхәббәткә тап булуы аркасында тәртипсезләнә башлаган Добрывечер дигән сәер бер фамилияле бер инженер адресына үгетләү рече тотып, Чардынңев болан ди:
«Что самое главное в нашей жизни? Труд, коллектив, стройка коммунизма... А ты ушел в свою каморку, заперся в ней...
...И вот из-за временных неудач на личном участке ты бросаешь главный участок фронта» (98 битләр).
Шулай итеп, шәхси тормыш: ком-мунист кешенең һәм һәрбер совет кешесенең семьясы, мәхәббәте, балалар тәрбияләве — болар барысы да «төп участок түгел», «каморка» булып чыга...
Беркемгә кирәге булмаган, яман аты чыккан бу аскетизмны автор кайдан алды икән? Моның белән ул, белә торып, геройларының рухи йөзен төссезләндерә һәм тарайта гына.
Инженер Добрывечер белән булган хәл дә шик тудыра. Ул үзенең цехын таркалу хәленә китергән. План үтәлми. Цех эчендә эчпошыр- гыч тәртипсезлек хөкем сөрә, эшчеләр арасында оешканлык юк.
Әмма Чардынңев килү белән, барысы да, әфсүн өргән кебек, үзгәреп китә. Добрывечер, Чардынцевның сүзләрен ишетү белән үк, кызның үзенә кире кайтачагына һәм мәхәббәтенең яңадан башланасына... ышанып куя. Алай булгач, Добры- вечерның «төшенкелеккә батуы» шулкадәр тирән булдымы икән соң? Ышанасы килми. Барыннан ла бигрәк, биредә автор тапталган эздән киткән: конфликтны, тиешле югарылыкка үсеп житмәс борын ук, алып ташлаган, «тугры» Чардыпцев фигурасы бу эштә кулай булып чыккан.
Производствоның үзенә кагылган конфликт та һич яңалардан түгел. Индивидуализм, мин-минлек белән агуланган, Глеб исемле бер яшүсмер Добрывечер пехында иң яхшы, «атаклы» стахановчы булып санала. Коллективта аны яратмыйлар. Ул беркем белән дә тәжрибәсен уртак-
115
пашмый, үзенең иң яхшы токарь ди- ән данына бер ялгызы гына һушы ситеп йөри бирә. Хәер, автор Глебның ничек эшләгәнен күрсәтергә уйла- иый да; ул, автор, бары Глебның ^виртуоз осталыгына» карата коры мактау сүзләре яудыру белән генә чикләнеп кала.
Романның телендә кысыр ләр күп, Ян Винецкий артык тәү белән мавыга:
«...купшы каен... яшь жил ягымлы гына итеп (84 бит).
«Шул чакны ул үз алдында эсселектән күңелне эретерлек ике зәп-зәң- гәр ялкынны гына күрде» (111 бит).
Автор хәтта шул хәтле гади һәм гадилеге белән гүзәл булган туган җир агачы каен турында да, чуклы- чуклы тел белән яза: «Каен үзенең естенә... чегән яулыгын бөркәнде» (көзге каенның күренеше).
Альманахның редакциясе Ян Винецкий әсәрен җентекләп эшкәртмәгән; эшкәртергә кирәк иде: романда, күп кенә житешсезлекләр булуга да карамастан, шактый күзәтеп җыелган, чын, җанлы материал бар.
Т. Журавлев «Великий рядовой» исемле хикәясендә А. М. Горький- ның авырып китү һәм үлү хәбәре солдатларга ничек тәэсир итүе турындагы үзенең истәлекләрен формалаштырырга теләгән. Авторның өзек-өзек эпизодлардан торган бу хикәясе барып чыкмаган. Хикәядәге төп фикерләрнең берсе — үлем адресына һавага буш снаряд жибәреп, Горький өчен «үч алу» — ышандырып бетерми.
Горький турындагы истәлекләргә кагылышлы икенче бер өземтә — Б. Малевинскийның «Волжанин» дигән хикәясе — бөтенләй уңышсыз һәм ул бик күп аңлашылмаучанлык тудыра, чөнки бу хикәядәге вакыйга әллә ничек кенә үткәндәгедән бүгенгегә кайта һәм тагын үткәндәгегә күчә. Бу хикәяне урнаштырмаска кирәк иде.
Проза бүлеге Ю. Каревның, колхоз умарталыгы, андагы энтузиастлар һәм новаторлар турында бик уңышлы язылган «Два деда» исемле кечкенә генә хикәясе белән тәмамлана.
Г. Галеевның «Бер-бер артлы» исемле инсценировкасында алдынгы МТСларның берсендә ашлыкны урып-җыю вакытындагы «диспетчер сәгате» сурәтләнгән. Трактор бригадалары һәм комбайнчылар үзләренең эшләгән эшләре турында бербер артлы цифрлар җиткереп торалар. Бу цифрлар берсеннән-берсе зуррак икән. Бәла-казасыз рәхәт яшәү шаукымы бу сызманың буеннан буена сузыла.
- Альманахның бишенче китабында
• зур гына тәнкыйть бүлеге бар. Бу бүлек Ив. Ионенконың К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы турындагы шактый гына күләмле мәкаләсе белән башланып китә. Ләкин мәкаләнең дүрттән өч өлеше романның эчтәлеген сөйләүгә киткән, ба-ры соңгы өч битендә аз гына комментарийлар һәм аңлатмалар бирелгән. Ив. Ионенко романның җитешсезлеге турында берничә фикер әйтмәкче булса да, моңа бик үк кыюлыгы җитеп бетмәгән, ахы- рынача әйтеп бетермәгән, бигрәк тә, роман текстыннан мисаллар китереп, үзенең фикерләрен беркетмәгән.
193 биттән без шундый юлларны укыйбыз: «Автор сыйнфый мөнәсә-бәтләрне, политик, культура һәм мораль факторларын һәрвакытта да тиешле пропорциядә ачып бирми». Шактый ук томанлы бу шелтәдән соң бернинди дә дәлил китерелмәгән һәм, шунлыктан, шелтә һавада эленеп калган.
Аннары: «Автор, бәлки, көнкүреш мәсьәләләренә, шуларны сурәтләүгә артык игътибар иткәндер... Аны көнкүрешне сурәтләү белән мавыгуы турында кисәтергә кирәк» (194 бит) диелә. Бусы бөтенләй аптырашта калдыра.
Ш. Шәмсетдинова альманахта «Г. Бәширов романында Горький традицияләре» дигән мәкалә бастырган. Социалистик реализмның атасы булган Горькийның татар прозасына, шул исәптән Г. Бәширов иҗатына, йогынтысы турында мәсьәлә кузгату, һичшиксез, бик кызыклы. Ләкин Ш. Шәмсетдинова бары тик М. Горький әсәрләрендәге
чәчәк- бизәк-
белән
пышылда ша»
116
хезмәт күренешләрен «Намус» ро-манындагы хезмәт күренешләре белән янәшә куеп, турыдан-туры параллель бирү белән генә чикләнгән. Планның болан тар алынуы сәбәпле мәкалә бик сай килеп чыккан. Шуңа күрә укучы өчен дә, автор өчен дә аның файдасы аз.
«Һади Такташ» исемле мәкалә X. Госманов тарафыннан язылган. Бу мәкалә һ. Такташ турында кыйммәтле генә мәгълүматлар бирә, бераз аның иҗатын сурәтли, шагыйрь һәм гражданин буларак, һ. Такташ үткән катлаулы иҗат юлын күз алдына бастыра. Минем уемча, киң катлау рус укучыларын күз алдында тотып, эмоциональ яктан көчле һәм матур тел белән язылган мәкаләләр—татар әдәбияты (һәм сәнгатенең) зур эшлекле- ләренең әдәби портретлары альманах битләрендә бирелсә, тагын да файдалырак эш булыр иде.
Л. Юдкевичның «Любовная лирика М. Исаковского» дигән мәкаләсе авторның зур шагыйребезнең ижаты өстендә тырышып эшләгәнлеген күрсәтә. ДАәкаләнең яшь шагыйрьләр өчен дә һәм әдәбият сөюче яшьләр өчен дә файдалы булу ягы бар.
Редакция, үзенең әйбәт бер тра-дициясен дәвам итеп, «Краебызның үткәндәгеләреннән» дигән исем астында зур булмаса да, бик файдалы өч мәкалә урнаштырган. Болар — М. Елизарованың «Горький Казанда», И. Крутиның «Казан рус театрының 150 еллыгына карата» һәм Е. Бушканецның «В. И. Качалов Казан сәхнәсендә» исемле мәкаләләре.
Шуны әйтергә кирәк, кайбер җитди кимчелекләргә, аерым алганда, альманах өчен проза сайлау һәм материалларны редакцияләүгә кагылган җитешсезлекләргә карамастан, бишенче китап һичшиксез, алга китеш булып тора. Бу — альманахның яңа редколлегия тарафыннан төзелгән беренче китабы. Яна редколлегиянең эше турында төплерәк нәтиҗә ясау өчен, альманахның яңа, алтынчы китабын уку бик кызыклы һәм файдалы булыр иде.
Н. ЧЕРТОВА.