Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕНГР ДУСЛАРЫБЫЗ ЯНЫНДА



 БЕЗ ХАЛЫК ВЕНГРИЯСЕНӘ БАРАБЫЗ Көмеш тесле ялтырап торган мәһабәт зур самолетыбыз җиңел генә җирдән аерыла. Тиешле югарылык алгач, ул Москва аэродромы өстендә саубуллашу түгәрәге ясап бер әйләнә дә көньяккөнбатышка очып китә. Ватаныбызның язгы кояш нурларына күмелгән аяз нртәсеннән дә матуррак нәрсә дөньяда юктыр, һава океанының күз күреме җитмәс киңлегеннән караганда Советлар җире, — безнең тыныч шәһәрләребез һәм авылларыбыз — тагын да мәһабәтрәк, тагын да гүзәлрәк булып күренәләр. Илебезнең тиңсез матур, йөрәккә гаҗәеп якын табигать күренешләреннән күзеңне ала алмыйсың. Самолетта совет профсоюзларының делегациясе: Москва «Урак һәм чүкеч» заводының корыч коючысы, Сталин премиясе лауреаты Ы. В. Чесноков, Профсоюзларның Украина Советы секретаре П. Е. Жданов, электростанция эшчеләре профсоюзы Үзәк Комитетының председателе А. С. Подушкин һәм мин — Казан Җитен комбинатының тукучысы. Боз Венгрия Профсоюзлары советы чакыруы буенча Венгриягә барабыз. Күңелләребез күтәренке. Мин барыннан да ныграк дулкынланам, ахры. Бу бер дә гаҗәп түгел. Мин эле туган илемнән беренче мәртәбә читкә чыгам. Исең китәр бит, миңа, гади бер эшче хатынга, Венгрия Халык Республикасына барырга, Советлар Союзының эчкерсез ярдәмендә социалистик җәмгыятьнең нигезләрен төзүче азат халыкның тормышы белән танышырга мөмкинлек бирелгән. Аннары самолетта да бер дә очканым юк иде әле минем. Очып барганыңны тою хисенә мин әкренләп кенә күие- гәм. Делегациянең башка членнары бу яктан тәҗрибәле кешеләр. Миңа карата алар еш кына дусларча шаяру сүзләре ташлыйлар. Киевта һәм Львовта бик азга гына туктап торабыз. Бу ике шәһәрнең аэродромында кемнәрнеңдер хәстәрле куллары безгә «юл бүләкләре» — апельсин, лимон, бутербродлар тутырылган пакетлар — әзерләп куйган. Бу безнең өчен бик яхшы булды. Ниһаять, безнең самолетыбыз Венгриянең башкаласы Будапешт өстендә. Берничә минуттан соң, машинаның тәгәрмәчләре йомшак кына итеп Венгрия җиренә кагылалар. Безне шатлыклы очрашу көтә иде. Аэродромга күп кенә профсоюз эшлеклеләре килгәннәр. Венгрия профсоюзлары советы председателе Хорущак совет делегатларын чын күңелдән котлый. Венгрия башкаласының урамнарыннан барганда, без Дунай буендагы бу бер ярым миллион халыклы, зур, матур шәһәрнең кайнап
140 
 
торган тормышын кызыксынып күзәтәбез. Безне бик яхшы гостиницага урнаштыралар. Монда совет делегациясе членнары Кытай Халык Республикасы, Чехословакия, Румыния, Болгария, Польша, Германия Демократик республикасы делегацияләре белән, Франциядән. Италиядән һәм Австриядән килгән делегатлар белән очрашалар. Танышу мәҗлесе үткәрелә. Чит ил делегацияләре белән очрашу мәҗлесенә Венгрия Профсоюзлары советының секретарьлары киләләр. Алар арасында Советның генеральный секретаре Криштоф. Бик җылы һәм күңелле барган мәҗлестә иптәшләрчә җиңел әңгәмә башлана. Делегатлар үзләренең илләре турында сөйлиләр. Будапештка килгәч туган хисләрен уртаклашалар. Шул көнне кич безнең делегациябез Венгриядәге совет илчелегенә барды. Без СССР илчесе иптәш Киселев белән очраштык. Ул Венгрия хезмәт ияләренең тормышы, аларның яңа Венгрияне төзү өчен көрәштә булган уңышлары турында сөйләде. Безгә Будапешттагы һәм аның тирәсендәге мөһим промышленность һәм культура объектларында булырга, шәһәрнең тарихи урыннары белән танышырга киңәш бирде. 
РАКОШИ БЕЛӘН ОЧРАШУ Будапештның геройлар мәйданы бүген, бәйрәм көнне, аеруча матур һәм тантаналы. Беренче Май иртә- сенең сафлыгы үзе яшь Венгрия Халык республикасының шатлыгын һәм чын язын гәүдәләндерә төсле. Трибуналарда хөкүмәт җитәкчеләре һәм Венгрия хезмәтчәннәре партиясе юлбашчылары, бик күп кунаклар, Кошут исемендәге премия лауреатлары, яңа Венгрияне төзүче атаклы кешеләр — промышленность ударниклары һәм авыл хуҗалыгының алдынгы кешеләре, фән һәм техника, культура һәм сәнгать эшлеклеләре. Үзәк трибунада Венгрия халкының юлбашчысы Матиас Ракоши. Шунда ук Советлар Союзы илчесе Киселев һәм безнең делегациянең башлыгы Полушкин басып торалар. Будапешт хезмәт ияләренең көчле ташкын кебек мәһабәт һәм дулкынландыргыч демонстрацияләре башлана. Демонстрантлар Геройлар мәйданына берничә район бергә керәләр. Алар иптәш Сталинның һәм Матиас 
Ракошиның сөеп бизәлгән портретларын югары күтәреп горур атлыйлар. Колонналар өстендә Совет хөкүмәте җитәкчеләренең портретлары, Советлар Союзына карата мәхәббәт һәм дуслыкны күрсәткән лозунглар. Бөтен дөнья хезмәт ияләренең, юлбашчысы иптәш Сталин хөрмәтенә дан сүзләре яңгыратып баручы демонстрантларга карап шатланмый мөмкин түгел. Алар үзләренең Советлар Союзына, иптәш Сталинга булган мәхәббәтләрен, рәхмәт тойгыларын белдерәләр. Фашизм коллыгыннан һәм чит ил капиталистлары изүеннән мәңгегә котылган Венгрия хезмәт ияләренең бетмәс шатлык һәм рәхмәт тойгылары бу. Без, шушы патриотик күренешнең, көчлелеге һәм матурлыгына сокланып, Венгрия хезмәтчәннәр партиясенең генеральный секретаре Матиас Ракоши иптәшнең килүен дә сизми калганбыз. Ул безнең һәрберебез белән, әллә кайчангы танышлар кебек, чын күңелдән кул биреп исәнләште. Миңа чират җиткәч. Матиас Ракоши күңелле генә итеп: — Казанның алдынгы тукучысы бит сез! Сезнең килүегез бик яхшы. Безгә сезнең ярдәмегез бик кирәк, — диде. Корыч коючы Чесноков белән исәнләшкәндә Ракоши аңа болан диде: — Сез дә безгә бик кирәк! Безнең ничек урнашуыбыз турында белешкәч, ул, озакка килдегезме безгә, дип сорады. Без ун көн чамасы вакытыбыз барлыгын әйттек. — Шулкадәр азгамы? — диде Ракоши, гаҗәпләнеп, һәм шаян елмаеп өстәде: — Юк, без сезне Венгриядән алан бик тиз генә җибәрмәбез әле! Матиас Ракоши иптәш безгә предприятиеләргә барырга, производстве белән танышырга, үзебезнең тәжрн
141 
 
бәбезно Венгрия эшчеләренә һәм эшче хатын-кызларына сөйләргә тәкъдим ясады. Венгрия хезмәт ияләре юлбашчысының бу тәкъдимен без чын күңелдән кабул иттек. Безнең белән сөйләшкәннән соң Матиас Ракоши яңадан үзәк трибунага, үз урынына басты. Демонстрантларның котлауларына җавап итеп, ул аларга дусларча кул болгый һәм үзенең гади, сөйкемле елмаюы белән сәламли. Колонналар һаман узып торалар. Аларның очы-кырые юк төсле. Азат илдә иҗади хезмәт итү тәмен татыган венгрлар, азатлык сөюче башка бик күп халыклар кебек үк, тынычлык өчен көрәшүчеләрнең беренче сафларында баралар. Бәйрәм колонналарында Будапештның производство коллективларының хезмәт рапортлары белән беррәттән, Венгрия хезмәт ияләренең, сугыш уты кабызучыларга каршы, тынычлык өчен, бөтен дөнья халыклары арасында дуслык өчен көрәшен чагылдырган йөзләрчә, меңнәрчә лозунглар, плакатлар, транспорантлар, матур итеп эшләнгән паннолар күренә. Күп кенә транспорантларда һәм карикатураларда демонстрантлар Кореяда һәм Кытайда бактерия коралы куллану юлына баскан намуссыз һәм вөҗдансыз Америка илбасарларының йөзләрен ачалар. Трибуналар янында вакыт-вакыт ак күгәрченнәр — тынычлык һәм азатлык хәбәрчеләре — күккә күтәреләләр. Бүген, хезмәт ияләренең халыкара көчләренә сугышчан смотр көнендә, Будапештның геройлар мәйданы аша алты, йөз меңнән артык кеше үтте. Бу азат кешеләрнең, халык Венгриясендә социализм төзү эшендә үзләренең бурычларын ахы- рынача үтәргә карар биргән кешеләрнең, дулкынландыргыч демонстрациясе иде. 
ВЕНГРИЯНЕҢ ПРОМЫШЛЕННОСТЬ ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕНДӘ Халык Венгриясе, 1947—49 елгы ^ьеллык планны срогыннан алда ™гәлләү нәтиҗәсендә, сугыш тарафыннан җимерелгән предприятие' ләрне тулысынча аякка бастырып кына калмады, бик күп яңаларны да төзүгә иреште. Мәсәлән, фабрика-завод һәм тауруда промышленносте предприятиеләрендә продукция чыгару 1950 елда ук инде сугышка кадәрге 
дәрәҗәдән икеләтә артып киткән иде. Хәзер, халык хуҗалыгын үстерү буенча 1950—54 елгы бишьеллык планның арттырылган вариантын тормышка ашыру юлында, Венгрия хезмәт ияләре гаять зур күтәренкелек белән эшләп, яңадан-яңа уңышлар яулап алалар. Бу бишьеллык Венгриянең промышленностенда да һәм авыл хуҗалыгында да социализмның фундаментын салу бишьеллыгы булачак. Халык хуҗалыгының бөтен тармаклары социалистик индустрияләштерү нигезендә яңа баштан үзгәртелеп корылачак. Илдә авыр промышленность, металл кою һәм машина төзелеше гаять кызу темплар белән үскәннән-үсә барачак. Бишьеллык план үтәлгәннең соңында Венгрия аграр-индустриаль илдән индустриаль-аграр илгә әвереләчәк. Биш ел эчендә илдә 340 яңа, беренче класслы хәзерге заман предприятиеләре төзеләчәк. Алар арасында иптәш Сталин исемендәге иң куәтле Дунай металлургия комбинаты, электр станцияләре, машина төзү заводлары һ. б. бар. Шулай ук эрләү-туку, азык- төлек һәм күн аяк киемнәре промышленностьларының да тагып да үсеше күздә тотыла. Сегеда шәһәрендә Советлар иленнән килгән иң яхшы станоклар белән җиһазлан- дырылган куәтле җеп-мамык комбинаты төзелде инде. Авыл хуҗалыгын алга үстерү өчен бик күп средстволар тотыла. Венгриядә тракторлар, үзйөрешле комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары эшләп чыгару оештырылды һәм елдан-сл арта бара. Венгр крестьяннары арасында бергәләп җир эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кооперативлары бик зур уңыш казандылар. Аларга дәүләт аеруча булышлык һәм ярдәм күрсәтә. Авыл хуҗалыгы кооперативларына оешкан крестьяннарның чә
142 
 
чүлек мәйданнарын эшкәртү өчен, илдә 400 гә якын МТС төзелгән, аларның саны һәм техника белән ■коралланышы елданел арта бара. Хәзер машина-трактор станцияләрендә уннарча мең тракторлар, комбайннар һәм кирәк булган барлык башка төр машиналар бар. Венгриянең дәүләт хуҗалыклары да (алар безнең совхозларны хәтерләтәләр) гөрләп чәчәк ата. 1954 елда, яңа бишьеллыкның соңгы елында, илдәге барлык чәчү мәйданының 61% ы машиналар белән эшкәртеләчәк. Без Венгриянең куәтле яңа предприятиеләрен карап йөрдек. Совет делегациясе членнары Кытай, Болгария, Румыния, Чехословакия, Демократик Германия, Италия һәм Франция делегацияләре белән берлектә, Ракоши исемендәге Чепель машина төзү заводында, Дьёндьёш рельслар заводында, иптәш Сталин .исемендәге Дунай металлургия комбинатында һәм аның каршындагы социалистик шәһәрчек төзелешендә -булдылар. Аннан башка без, Совет делегациясе членнары, аерым үзебез генә Дьёндьёш металлургия комбинатында һәм Будаколас җитен комбинатында булдык. Ракоши исемендәге заводның мәһабәт биналары, якты цехлары кунакларда бигрәк тә яхшы тәэсир калдырды. Будапештның бер бистәсе, кечкенә Чепель шәһәрчегендә урнашкан бу завод Венгрия халкының милли горурлыгы булып тора. Венгрлар андагы камилләштерелгән куәтле машиналар, җиһазлардан да бигрәк, заводның күп меңле һәм гаять тату эшчеләр коллективы белән горурланалар. Социализм нигезен салырга керешкән Ватаннары өчен чепельлеләр эшләп чыгара торган машина һәм станок төрләренең исәбенә чыгарлык түгел. Менә кунаклар алдында Сталин исемендәге металлургия комбинатының төзелеш мәйданы. Мәһабәт һәм дулкынландыргыч картина. Ул — Венгриянең бөтен халык корылышы. Биредә кокс, чуен, корыч эшләнәчәк. Комбинатны проектла штыру һәм төзүдә совет белгечләре дә зур, кыйммәтле ярдәм күрсәтәләр. Җиһазларның да шактый өлеше совет заводларында төзеләчәк. Комбинат корылып беткәннән соң, ул элекке Венгриянең бөтен металлургиясе чыгарганнан да артыграк металл бирәчәк. Металлургия комбинатының заводлар әйләнәсеннән билгеле бер ераклыкта, 
завод төтеннәреннән яшел койма белән ышыкланган урында, металлургларның яңа социалистик шәһәрчеген төзү көннәнкөн киңрәк һәм кызурак темплар белән җәелә бара. Инде биредә күп этажлы, киң, якты бүлмәле уннарча торак йортлар күккә күтәрелгән. Квартираларда — ванна һәм душ бүлмәләре, үзәктән ягып җылыт\’, радио, телефон. Торак биналардан тыш, магазиннар, балалар бакчалары һәм яслеләр, мәктәпләр, больница һәм амбулаторияләр, спорт мәйданнары һәм культура сарае төзелә. Яңа шәһәр инде яши һәм кызу темп белән үсүендә дәвам итә. Социалистик шәһәрчектә яшәүчеләр һәрбер яңа төзелешне, һәр яңа бинаны сөеп, ' дулкынланып каршы алалар. Алар үзләренең сөекле һәм тугандай якын шәһәрләрен төзү һәм төзекләндерүдә актив катнашалар. Дьёндьёш металлургия комбинатында безнең делегация гадәттәге экскурсиягә караганда озаграк тукталды. Атаклы корыч коючы москва- лы Н. В. Чесноков биредә үзенә хас дәрт һәм кызыксыну белән производство барышының барлык нечкәлекләрен җентекләп карап күзәтеп барды. Предприятие белән танышу уңаенда атаклы корыч ос- тасы-новатор үзенең кәсептәшләренә кыйммәтле киңәшләр бирә, тизләтелгән юл белән корыч коюда үзе туплаган бай тәҗрибә белән уртаклаша. Производство белән танышып чыкканнан соң, биредә төп профессия стахановчылары, инженер- техник хезмәткәрләр һәм профсоюз эшлеклеләре катнашында киңәшме уздырылды. Н. В. Чесноков бу киңәшмәдә үзенең тәҗрибәсе беләк уртаклашты һәм венгр металлурглары тарафыннан аңа бирелгән бик күп сорауларга җавап бирде.
143 
 
Дусларча әңгәмә рәвешендә бар- тан бу киңәшмәдә безнең делегация членнары социалистик ярыш оештыру, хезмәтне саклау, механизацияне һәм производство культурасын күтәрү кебек мәсьәләләр белән кызыксындылар. Эшчеләр, хуҗалык һәм профсоюз эшлеклеләре безнең соравыбыз буенча предприятиеләрдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын яхшырту өчен, металлургларга культура-көнкүреш хезмәте күрсәтүне яхшырту өчен нәрсәләр эшләнгәнлеге турында сөйләделәр. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, шулай ук без дә совет профсоюзларының бу юнәлештәге уңай зшчәнлегс тәҗрибәсе белән бүлештек. Комбинатның җитәкчеләреннән •берсе, минем СССР Верховный Советы депутаты булуымны һәм шулай ук партия, профсоюз буенча ла җәмәгать йөкләмәләре үтәвемне белеп, боларның бөтенесен дә ничек башкарып чыга алуым турында сөйләвемне үтенде: — Беләсезме, минем дә хатын -шәһәр советы депутаты, — диде .ул. — Эштән бер дә бушамый. Билгеле, мин моның белән бик шат •һәм горурланам. Әмма, әйтергә кирәк, мин инде өйдә пешкән ашның тәмен онытып киләм. Менә минем ■шуны беләсем килә, сез семья тубында кайгыртырга вакыт табасызмы? Мин, шактый гына җәмәгать эшләре алып баруыма карамастан, галарның артык күп вакыт алмауларын, гаиләмне кайгырту өчен дә җитәрлек вакытым калуы турында сөйләдем. Мәсәлән, депутат буларак, мин сайлаучыларны атнага бер тапкыр, махсус билгеләнгән вакытта кабул итәм. Моның өчен 2 сәгатьтән артыграк вакыт китә. Әгәр нинди дә булса иҗтимагый чаралар үткәрү сәбәпле, миңа предприятиедә озаграк калырга туры килсә, мин бу турыда тиз үк иремә шалтыратам һәм бүгенге өйдәге хуҗалык кайгыртуларын үз өстенә алып торуын сорыйм. Ул беркайчан да миңа каршы килми. Әлбәттә, миндә дә шундый хәлләр була, кайчакта иҗтимагый эшләр теге яки бу кү- • ләмдә өй-гаилә интересларын вакытлыча бер читкә куеп торырга куша. Ләкин мондый очракларны мин булуы мөмкин хәл һәм тулысымча законлы күренеш дип саныйм. 
БУДАКОЛАСТАГЫ ЭРЛӘҮ-ТУКУ КОМБИНАТЫНДА 
Венгриянең промышленность предприятиеләрен карап йөргәндә, мин венгр тукучылары янында булуны зур кызыксыну һәм түземсезлек белән көттем. Ниһаять, без табигатьнең гаҗәп матур почмагына урнашкан Будаколас 1 шәһәрчегенә килеп керәбез. Биредә халык Венгриясенең иң эре туку предприятиеләреннән берсе урнашкан. Безгә венгр тукучылары һәм эрләүчеләре- нең ничек эшләүләре һәм яшәүләре белән, ничек укулары һәм ял итүләре белән танышырга кирәк иде. Будаколаста безне көтеп торганнар икән. Комбинат капкасы янында, Советлар Союзыннан килгән дусларны җылы һәм тантаналы котлап, эшчеләр, эшче хатын-кызлар һәм комбинат дирекциясе каршы алды. Кара-каршы тәбрикләшү һәм котлау сүзләре бераз басылгач, без директорның кабинетына кердек. Биредә безгә туку комбинаты җитештерә торган күп төрле әйберләрне. күрсәттеләр. Эшләп чыгарыла торган әйбер үрнәкләре арасында без җитен тукымалардан эшләнгән бик шәп эскәтерләр, җәймәләр, сөлгеләр һәм брезент тукымалар күрдек. Безнең Казан җитен комбинатында эшләп чыгарыла торган әйберләр булганлыктан, мине биредә бигрәк тә брезент туку производствосы кызыксындырды. Без комбинатның барлык цехларында йөрдек. Предприятие җитәкчеләре, делегация членнарын гаять кунакчыл рәвештә һәр төр продукциянең эшләнеше белән таныштырып, күрсәтеп йөрделәр. Брезент эшләнә торган цехта мин шактый озак тукталдым. Биредә мине, әйтергә кирәк, барысы да кызыксын- 
1 Будапештның бистәсе.
144 
 
дыра: станоклар, суса һәм нигезләр, җепләр һәм йомшарткычлар, станокларга хезмәт күрсәтү маршрутлары һәм җилләтү системалары... Мин тукучыларның эшен, алар- ның төп производство алымнарын игътибар белән күзәттем. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, биредә тукучылар булып күбрәк ирләр эшли. Алар моны гадәттрадиция дип, аннан соң брезент эшләнә торган туку станокларының конструкциясе дә хатын-кызлар өчен авыррак дип аңлаттылар. Бу да дөрес, үзенә күрә. Ләкин шулай да бу — мәсьәләнең бер ягы гына. Икенче сәбәп, комбинат җитәкчеләре һәм профсоюз работниклары әйтүенә караганда, венгр хатын-кызларының текстиль промышленностена актив рәвештә тартылмавында икән. Әмма венгр хатынкызлары елдан-ел күбрәк «ирләр профессиясен» уңышлы үзләштерә баралар. Туку станокларының эшен күзәтә торгач, мин тукучыларның, кагыйдә буларак, тиешле киңлектән артыграк буйлык белән эшләүләрен күрдем. Шунлыктан, тукыма хәзерләнеп беткәч, аларга буйлыкның читләрен кисәргә һәм артык җепләрне үтүкләргә туры килә. Болар — урын- сызга югалтулар бит. Алардан бик җиңел котылырга мөмкин. Моның өчен хәзерләү бүлегендә эшләүчеләрнең буйлык хәзерләгәндә нәкъ тиешле санда гына җеп алулары кирәк. Комбинат тукучыларының хезмәтенә совет стахановчысы күзлегеннән караганда, мин шуны төшендем, аларның әле күп кенә профессиональ алымнарны камилләштерәсе һәм шомартасылары бар. Бигрәк тә миңа суса алмаштыру процессы акрын бара кебек тоелды. Брезент цехы тукучыларына суса алмаштыру һәм башка операцияләрне башкару буенча үземнең тизләтелгән метод белән эшләү алымнарымны күрсәтә алмавыма бик нык көендем, чөнки аларның станоклары мина таныш булмаган конструкциядә иде. Цехларны карап чыкканнан соң, комбинатның алдынгы эшчеләре, инженер-техник белгечләре һәм җитәкчеләренең безнең килү уңае белән махсус производство киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә чыгыш ясаганда мин В. И. Ленин исемендәге Казан җитен комбинаты коллективыннан һәм Советлар Татарстанының барлык хезмәт 
ияләреннән туганнарча кайнар сәлам тапшырдым. Минем кот- лау-тәбрик сүзләремне киңәшмәдә җыелганнар гаять зур шатлык һәм рухлану белән каршы алдылар. Шуннан соң мин цехлардан алган тәэсирләрем белән уртаклаштым һәм үземнең беркадәр искәрмәләремне әйттем, алар моны рәхмәт белдереп кабул иттеләр. Будаколас тукучылары миңа сорау артыннан сорау биреп кенә торалар: — Сез тукучылык эшенә ничек, өйрәндегез? — Ни өчен сезгә Сталин премиясе бирелде? Бу сораулар асылда минем бөтен аңлы тормышымны эченә алалар иде. Миңа үземнең хикәямне моннан 20 ел элек, гади авыл кызы буларак, Казан җитен комбинатының туку фабрикасына килүемнән, анда мине тәҗрибәле тукучыларның ничек итеп искиткеч кайгырту- чанлык белән туку станогында эшләргә өйрәтүләре турында сөйләүдән башларга туры килде. Мин венгр иптәшләргә үземнең ничек зур тырышлык һәм көч куеп осталык һәм белемгә ирешү юлым турында сөйләп бирдем. Алар фабрикага килүемнән соң 2 ел үтүгә үк инде кадровый эшчеләр белән ярышып эшли башлавымны, күп тә үтмәстән, ике станок белән эшләү урынына 4 станок белән эшләүгә күчүемне белгәч, ярыйсы ук гаҗәпләнделәр. Мин венгр дусларыбызга, безнең— Казандагы тукучы хатын-кызларның— барлык совет халкы белән берлектә, нинди зур дәрт һәм энергия белән сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллык планны срогыннан элек үтәп чыгу өчен социалистик ярышка кушылуыбыз турында сөйләдем. Бөек остазыбыз И. В. Сталинның 1946 ел февралендә Москваның Сталин округЫ
145 
 
сайлаучылары алдында сөйләгән реченең безне моңарчы күрелмәгән зур дәрт һәм рухлану белән канатландыруы турында сөйләдем. Нәкъ менә шул чакта мин үземнең бишьеллык планымны 4 елда үтәргә сүз бирдем. Бу йөкләмә срогыннан алда, 3 ел да 4 айда үтәлде. Шактый хәзерлегем һәм тәҗрибәм булуга да карамастан, мин, вакытны узып китү өчен, үземнең •осталыгымны күтәрү өстендә туктаусыз эшләүдә дәвам итәм. 'Аерым эш алымнарын шомарта һәм камилләштерә барам, кирәкмәс хәрәкәтләрне бетерәм, үземнең эш урынымда стахановчыларның иҗади фикере һәр көн күпләп тудырып тора торган һәр яңаны кулланам. Мин үзем уйлап чыгарган һәм эшкә керткән яңалыклар турында, станокларга хезмәт күрсәтү өчен иң экономияле маршрутлар турында, производство операцияләрен башкарудагы «сукыр» метод турында сөйләдем. Бу методны үзләштерү миңа сусаны тутыру һәм алмаштыру, өзелгән җепне ялгау һәм буйлыкны төзәтү эшләрен кулларга карамыйча гына алып барырга һәм шул ук вакытта калган өч станокның эшен дә күзәтеп барырга мөмкинлек бирә. Минем өзелгән җепләрне ялгауны уртача 35 секунд урынына 17 секундта, ә суса алмаштыруны 8 секунд урынына 3 секундта башкаруымны белгәч, Буда- коластагы дуслар бигрәк тә гаҗәпләнделәр. Яшь тукучылар һәм нормаларын үти алмаучылар белән эшләү тәҗрибәмне сөйләү шулай ук зур кызыксыну тудырды. Инде 14 ел мин үз тәҗрибәмне башка тукучыларга күчерүне алып барам. Шушы дәвер эчендә мин берничә йөз тукучы хатын-кызларга югары җитештерүчән- лекле эшләү методларын өйрәттем. 1949 елның азагында мин безнең предприятиенең алдынгы тукучыларына мөрәҗәгать итеп, алариы артта баручы тукучыларга массовый рәвештә стахаиовча эшләү методларын өйрәтергә чакырдым. Минем бу тәкъдимемне барлык стахановчы- лаР» дирекция һәм җәмәгать оешмалары хуплап каршы алдылар. 10- .с. ә.- № ю. Бу яңа патриотик хәрәкәт шулай башланып китте һәм ул йөзләрчә тукучыларга, эрләүчеләргә һәм башка ’ профессия эшчеләренә хезмәт җитештерүчәнлеген кискен рәвештә күтәрергә һәм чыгарыла торган продукциянең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итте. Бу башлангыч со- цынтын 
Казанның һәм илнең башка предприятиеләренә дә күчте. Инженер Ковалев методын киң файдаланып, безнең комбинатның алдынгы эшчеләре үзләре алдына тагын да зуррак бурычлар куйдылар: без үзебезнең алга куйган бурычны, предприятиедә һәрбер эшченең норманы яхшы сыйфат белән 110 проценттан да ким үтәмәвенә ирешүне, хәзер уңышлы рәвештә тормышка ашырабыз. Венгр иптәшләр бездә профсоюз һәм производство җыелышларының ничек үтүе, аларда нинди мәсьәләләр каралуы һәм ничек хәл ителүе һ. б. шуның кебек бик күп кызыклы мәсьәләләр турында сораштылар. безнең җитен комбинатында эшчеләрнең производство укулары ничек баруы, гомуми һәм политик укуларның ничек оештырылуы турында аерым тукталып сөйләвемне сорадылар. Мин аларның кызыксынуын канәгатьләндереп, комбинатта эшчеләр һәм эшче хатынкызлар, мастерлар һәм ярдәмче мастерлар өчен производство өйрәнүләре буенча киң курслар челтәре булуы турында, яшьләрнең производстводан аерылмыйча гомуми урта белем ала торган кичке мәктәпләре турында, политмәктәпләр һәм ВКП(б) тарихын өйрәнү курсларының эшләве турында сөйләдем. Будаколас тукучыларының сораулары бик күп булып чыкты. — Сез айга күпме акча эшлисез? — диделәр алар. Мин айга уртача 1700—1800 сум хезмәт хакы алуым турында әйттем. — Сез чынлап та депутатмы? — Әйе, мин Алабуга сайлау округыннан СССР Верховный Советы депутаты, дидем мин, депутатлык значогымны күрсәтеп. — Сез депутатлык эшләрен башкарганда үзегезнең акчаны тотасызмы? 
146 
 
Мин депутатлык чыгымнары өчен хөкүмәттән акча алуым турында әйттем. Санлаучыларның миңа нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре, минем күпме хат алуым, сайлаучыларны кайчан һәм кайда кабул итүем турында да венгр тукучылары бик нык кызыксындылар. — Сайлаучылар, — дидем мин, — миңа һәртөрле сораулар һәм мәсьәләләр белән киләләр: бер очракта, квартира алуда яки ремонтлауда ярдәм итүемне сорыйлар, икенче очракта, пенсия билгеләүдә, авыру туганнарын дәвалау яки курортка җибәрүдә булышлык күрсәтүемне үтенәләр. Колхозлардан һәм авыл советларыннан да бик күп үтенечләр килә. Алар күбесенчә йөк автомашиналары алуда яки башка дефицит машиналар һәм детальләр табуда ашыгыч ярдәм күрсәтүемне сорап язалар. Авыл советлары клублар, яңа мәктәпләр, көтепханә- ләр ачу турында сүз кузгаталар. Шактый санда (көненә 10 нан да ким түгел) хат алам. Әгәр шәһәрдән берәр сәбәп белән берничә көнгә генә китеп торырга туры килсә дә, кайтуыма инде мине зур почта көтеп тора, һәр хатка карата теге яки бу чара күрәм һәм, әлбәттә, һәрбер язучыга җавап язам. Сайлаучыларны кабул итү өчен мина җитен комбинатының клубында махсус бүлмә җиһазландырылды. Кабул итү өчен махсус көннәр һәм сәгатьләрем бар. һәр кабул итү көнендә миндә 20—30 сайлаучы була. — Сез үзегезнең кандидатурагыз өчен тавыш биргән сайлаучыларны гына кабул итәсездер бит, — дип кызыксыналар минем дусларым. — Юк, мин, сайлауларда кайсы округта катнашуына карамастан, миңа мөрәҗәгать иткән һәрбер гражданны кабул итә.м. Без, совет делегациясе членнары да, венгр дусларыбызның ярышларны ничек оештырулары, социаль страхование эшләренең куелышы, коллектив договорлар төзү һәм аларны үтәү, предприятиеләрдәге җәмәгать оешмаларының эше кебек мәсьәләләр белән кызыксындык. Туйганчы сөйләшкәч, комбинатның балалар бакчасын карарга чыктык. Ямьяшел һәм иркен ишек алдында, бөдрә алмагачлар астында» балалар уйный иде. Аларга кемдер безнең килү турында әйтеп куйган, күрәсең, чөнки нәниләр безнең кар- шыга йөгереп килгәндә, күбесенен. кулында чәчәк букетлары бар иде- Кояшта янган сөйкемле йөзле- 5 
яшьлек бер кыз бала, букеты белән йөгереп килеп, минем муеныма асылынды һәм бик озаклап кочаклап торды. Безнең башка делегатларыбызны да балалар шулай җылы каршы алдылар. Балалар үзләренең уеннарын күрсәттеләр, әйләнбәйлән уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Балалар бакчасының бинасында, чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, биредә балкалар өчен гаять уңайлы. Яслеләр һәм балалар бакчалары азат Венгриянең яшь гражданнары турында зур кайгыртучанлык беләи җиһазландырылганнар. Бу гаҗәп, матур, таза һәм бәхетле балалардан аерыласы килми. Будапешт тукучылары белән без иң якын, иң зур дуслар булып аерылыштык. Профессиядәш венгр иптәшләргә истәлек булсын өчен, мин үземнең стахановча эшләү тәж- рибәм турында һәм эшләп чыгарышның югары методларын эшчеләргә массовый рәвештә өйрәтү турында язылган, Казанда басылган китабымны калдырдым. 
МАТРА ТАУЛАРЫНДА Демократик ' Венгриядә хезмәт ияләренең һәм балаларның сәламәтлекләре һәм яллары турында гаять зур кайгыртучанлык күрсәтелә. Табигатьнең гүзәл урыннары — Балатон күлендә, Дунай яр буйларында. Матра һәм Бюкк тауларында урнашкан, элек буржуазия кулында булган йөзләрчә сарайлар, дачалар хәзер санаторийларга һәм ял йортларына әйләнгәннәр. 1952 елда дәүләт һәм профсоюзлар 250 меңнән артык эшче, хезмәткәр һәм укучыларның ялын оештырган. Венгриянең беренче бишьеллыгы соиына, ягъни 1954 елга.
з* 
147 
 
курортларда һәм санаторийларда ял итүчеләрнең саны 500 меңгә кадәр житәчәк. Без венгр стахановчыларының Будапешттан 120 километр ераклыкта Матра таулары арасында урнашкан ял йортында булдык. Биредә. табигатьнең искиткеч матур почмагында, Венгрия предприятиеләренең йөзләрчә эшчеләре һәм эшче хатын-кызлары ял итәләр, яңа хезмәткә яңа көч җыялар. Хезмәт ияләре үзләренең ял вакытларын акылга муафыйк һәм культуралы итеп, күңел ачып, спорт белән шөгыльләнеп үткәрсеннәр өчен, Венгриянең профсоюзлар советы биредә бөтен шартларны тудырган. һәртөрле спорт мәйданчыклары төзелгән. Көтепханәдә хәзерге заман әдәбиятының яңа әсәрләре күңелең теләгән кадәр. Культура һәм сәнгать хезмәте күрсәтү өчен бирегә әледән-әле күчмә театр һәм Дәүләт филармониясе группалары килеп торалар. Шулай ук ял итүчеләрнең үз катнашлыгы белән бик кызыклы үзешчән концертлар куела. Яхшы ашау, саф һава, һәртөрле күңел ачулар һәм спорт ял йортында үткәрелгән ике атна эчендә бик яхшы ял итәргә мөмкинлек бирәләр. Без ял йортында бер тәүлеккә якын булдык. Аның соклангыч матур бакчаларында йөргәндә күп кенә ял итүчеләр белән таныштык. Биредә Будаколас туку комбинатында 4 станок белән эшләүче стахановка ял итә иде. Без аның белән бик тиз танышып алдык. Ул үзенең эшендәге һәм шәхси тормышындагы уңышлары турында сөйләде. Шулай да ул күбрәк совет тукучылары, совет хатын-кызларының эше, ялы һәм укулары турында белергә тели иде. Мин аны ул кызыксынган мәсьәләләр белән үзем белгән кадәр таныштырдым. Совет халкы төзи торган бөек коммунизм кор ы л м ал ары туры и да сүз чыккач, тукучы-стахаиовка безгә болан диде: — Сездәге бөек корылмалар алар безнең дә корылмаларыбыз, без аларда үзебезнең бөек киләчәгебезне күрәбез! Кичкә таба ял йортына туку комбинатының директоры килеп чыкты. Ул тукучы-стахановкадан аның ялы ничек үтүе турында сорашты һәм аңа акчалата премия тапшырды. Бу премия аңа ял йортына киткәч билгеләнгән булган. Ял йортында шулай ук мин Будапешт 
телефон станциясенең стаха- новкасы Ласлоне Гашпар белән дә' бик якыннан таныштым. Ул башкала заводларының берсендә эшләүче ире белән бергә ял итә иде. Алар икесе дә матур һәм ягымлы йөзле өлкән яшьләрдәге кешеләр. Минем Казан кешесе булуым һәм анда эшләвемне белгәч, ирле-хатын- лы Гашпарларның шатлану һәм дулкынланудан хәтта йөзләре үзгәрде. — Сез Казаннанмыни? — дип кабатлап сорадылар, аларның йөзләрендә бетмәс шатлык балкый иде. Мин әле эшнең нәрсәдә икәнен белмичә, үземнең Советлар Татарстанының башкаласында яшәвемне тагын бер кат кабатларга мәҗбүр булдым. — Менә нинди шатлык!—дип кычкырды Ласлоне Гашпар, — Ленин укыган Казаннан бит сез! Алар Казан турында, Ленинныи яшьлек еллары белән бәйләнгән Казан университеты һәм башка югары уку' йортлары турында бик кызыксынып сораштылар. Без озак сөйләштек. Ирле-хатынлы Гашпарлар гаять зур горурлык һәм шатлык белән миңа үзләренең азат илләре турында, элекке буржуаз Венгриядәге тормыш белән хәзерге яңа, ирекле тормыш арасында җир белән күк аермасы булуы турында сөйләделәр. Бу әкият түгел. Совет Армиясе тарафыннан азат ителгән Венгрия, ниһаять, өстеннән капитализм богауларын мәңгегә салып ташлады. Башка халык демократиясе илләре белән берлектә, Советлар Союзының туганнарча ярдәме белән, тынычлык, демократия һәм социализмның бөек лагеренда яңа тормыш кора. Безнең илебез яңа Венгриягә аның промышленностен, авыл хуҗалыгын һәм культурасын үстерүдә эчкерсез ярдәм итә. 
148 
 
Безнең сүзебез бетәр төсле түгел иде. Моннан соң да дусларча хәбәрләшеп торырга булып, без атросларыбызны алыштык. ...Тиздән мин Венгриядән xai алдым. Ласлоне Гашпар болан дип язган: ♦ Кадерле иптәш! Мин сине курорттагы кечкенә генә әңгәмәбез ьакытында бик ошатып калдым, һәм шуңа күрә, иптәш, синең белән танышлыгымны һәм язышуны дәвам итәсем килә. Минем хатка җавап язуыңны үтенәм. Хәзер мин сиңа Венгрия хатын-кызлары Демократик союзының III конгрессыннан сугышчан сәлам җибәрәм! Будапештка җибәргән җавап хатымда мин Ласлоне Гашпарга аның миңа карата җылы һәм яхшы хисләре өчен кайнар рәхмәт белдердем һәм үземнең эшем турында, озакламый чираттагы отпускны алып, ирем белән бергә Кавказга курортка барачагым турында яздым. Аңа курорттан Кавказ күренешләре төшерелгән открыткалар җибәрергә вәгъдә иттем. Шулай итеп, минем Гашпарлар семьясы белән даими бәйләнешем урнашты. 
Совет делегациясе членнары кайда гына туктамасыннар, аларны шунда ук ял итүчеләр төркеме сырып ала. Алар Советлар Союзы шәһәрләре турында, бөек корылышлар турында безнең сөйләвебезне туймастай булып йотлыгып тыңлыйлар. Алар Москвада төзелә торган биек биналар турында, Иделдә, Донда, Днепр һәм Аму-Дарьяда коммунизмның бөек корылмалары турында җентекләбрәк сөйләвебезне үтенәләр. Бигрәк тә венгрларны бөек корылмаларның беренче карлыгачы — Волга — Дои каналы кызыксындыра. Ял итүчеләр безне, берсен-бсрсс бүләбүлә, үзләре белән прогулкага чыгарга, уеннар уйнарга, бик шәп эшләнгән ябык су бассейнында су керергә, йөзәргә чакыралар... Без ял йортыннан табигатьнең бу гаҗәп матур урыннары турында, Венгриянең биредә хаклы рәвеши ял итү хокукы алган гүзәл кешеле ре турында үзебез белән бик яхшы тәэсирләр алып киттек... 
БУДАПЕШТНЫҢ ИСТӘЛЕКЛЕ УРЫННАРЫНДА 
Зәңгәр Дунайның ике як яры буена җәелеп утырган Будапешт искиткеч матур. Шәһәрдә яшеллек күп. Дунай аша салынган күперләр шәһәргә мәһабәт бер төс бирәләр. Чылбырлы Ланихид һәм ААаргит 1 күперләре бигрәк матур. Маргиг күпере Будапештны рәсемдәге төсле i матур Маргит утравы белән тоташтыра. Күперләрнең күбесе сугыш вакытында җимерелгән булган. Бу дапештның хезмәт сөюче халкы аларны төзү һәм яңадан торгызу өчен бик күп көч куйган, акча h?v. башка средстволарын кызганмыйча эшләгән. Венгриянең халык хөкүмәте башкаланы төзекләндерү эшләренә бик зур игътибар бирә. Сугыш елларында бик нык зарарланган шәһәр, будапештлыларның үзләренең актнз катнашлыгы белән гаять кыска срокта тулысынча торгызылган. Совет Армиясе азат иткән вакытта Будапешт биналарының өчтән ике өлеше җимерек иде. Венгрия ко.ч партиясенең чакыруы буенча Будапештны торгызу һәм төзекләндерү эше бөтен халык эше булып әверелде. Венгриянең башкаласын торгызуда Советлар Союзы гаять зур булышлык күрсәтте. һәм менә нәтиҗә. Инде 1949 ел- | ның башына шәһәрдә 300 мең квартира исәпләнә иде. Бу 1941 елдагы- га караганда 6500 гә артыграк дигән сүз. Хәзер дә әле, шәһәр буйлап йөргәндә, без һәр җирдә төзелеп ята торган зур-зур яңа биналар күрәбез. Будапешт төзелә, киңәя, көн- нән-көн матурлана бара. Без каран- гы, тар иске метроны күрдек. Уг. бары бер урам астыннан гына үт? Озак та үтмәс —• яңа социалистик метроның, җир асты станцияләренең, сарайларының ишекләре ачылыр. Аны төзүчеләр ЛАосква метро
149 
 
политенын төзүчеләр туплаган бай тәҗрибәне файдаланып эшлиләр. Шәһәрнең төрле-төрле машиналары арасында, күңелне җилкетеп, таныш совет троллейбуслары узып китә. Совет делегациясе членнары гаять зур дулкынлану белән Геллерт тавындагы Азатлык һәйкәлен карадылар. Ул венгр халкы тарафыннан Венгрияне һәм аныц башкаласын фашист илбасарларыннан азат иткән совет сугышчыларының истәлеген ихтирам итеп корылган. Совет сугышчысы һәйкәле янында әле яңа гына өзелгән тере чәчәкләр һәм яшел ботаклардан үрелгән таҗлар, чәчәк бәйләмнәре, букетлар тау-тау булып өелгән. Без дә үзләренең бөек азатлыкка чыгару миссияләрен ахырынача үтәп геройларча һәлак булган совет халкының батыр уллары истәлегенә тере чәчәкләрдән веноклар куябыз. Будапешт белән танышып йөргәндә без яңа стадион төзелешендә дә булдык. Венгрлар спортны бик яраталар. Футбол биредә бездәге кебек үк иң массовый һәм халыкчан спорт төрләреннән берсе. Биредә шулай ук гимнастика һәм җиңел атлетика да мактаулы урын тота. Будапештның инде төзелеп бетеп, төгәлләнеп килә торган бу яңа стадионы Европада иң зур стадионнарның берсе булачак. Стадионның гаять зур мәйданы 100 меңгә якын кеше урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Биредә йөзләрчә эреле-ваклы машиналар эшли. Стадионны төзү индустриаль методлар белән алып барыла. Без зур кызыксыну белән венгр халкының юлбашчысы иптәш Матиас Ракошиның тууына 60 ел тулу уңае белән җибәрелгән бүләкләр күргәзмәсен карадык. Промышленность предприятиеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм дәүләт хуҗалыклары, фән, техника һәм җәмәгать оешмалары коллективларының һәм Венгриянең күп меңнәрчә хезмәт ияләренең һәртөрле бүләкләре 25 залга урнаштырылган иде. Зур дикъкать, тырышлык, осталык һәм мәхәббәт белән эшләнгән бу бүләкләрдә венгр халкының күпкырлы хезмәт эшчәнлеге чагылган. Үзенең күп санлы бүләкләре белән Венгриянең хезмәтчел халкы Ленин — Сталинның турылыклы шәкерте Матиас Ракошига үзенең бөек мәхәббәтен һәм рәхмәтен белдергән. Бу бүләкләрдә Советлар Союзы халыкларына изге мәхәббәт һәм дуслык тойгылары 
чагылган, Венгрия халкының бөек дусты иптәш И. В. Сталинга, венгр халкын фашистлар һәм капиталистлар коллыгыннан азат иткән өчен, Венгриядә социализм төзү мөмкинлеген биргән өчен рәхмәт сүзләре язылган. Без авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә дә булырга өлгердек. Аның ачык һәм ябык павильоннарында Венгрия авыл хуҗалыгы кооперативларының һәм дәүләт хуҗалыкларының иген- челеккырчылык, терлекчелек һәм механизация өлкәсендәге уңышлары күрсәтелгән. Күргәзмәдә шулай ук Советлар Союзы авыл хуҗалыгының — дөньяда иң эре һәм мехаиикалаштырыл- ган социалистик авыл хуҗалыгының — уңышлары киң яктыртыла. Безнең МТСларда, урман саклау станцияләрендә хәзер күпләп кулланыла торган куәтле, җитештерү- чәнлеге гаять зур булган тракторлар, комбайннар һәм авыл хуҗалыгының башка төр машиналары паркы күргәзмәдә аеруча мәһабәт булып күренә. Без үзенә генә хас архитектура стиле белән салынган бинада — Венгр парламентында булдык, балалар тимер юлын, ипподромны һ. б. бик күп урыннарны карап йөрдек. Советлар Союзының эре шәһәрләре үрнәгендә, Будапешт предприятиеләренең эшчеләре башкаланың матур бистәләренең берсендә пионерлар өчен бик яхшы балалар тимер юлы төзеп биргәннәр. Будапештның яшь пионерлары һәм пйо- неркалары зур җитдилек һәм эшчәнлек белән үз юлларында хуҗалык эшенә өйрәнәләр. 10 километрга сузылган юл белән, кечкенә генә паровоз һәм 3 пассажир вагоныннан торган хәрәкәт составы белән Будапешт мәктәпләренең отличнога укучы пионерлары идарә итәләр. 
150 
 
Балалар тимер юлына килгәч, безне венгр тимер юлчылары формасына киенгән, сөйкемле һәм кыю йөзле, 14 яшьлек бер кызчык каршы алды, ул үзен станция начальнигы дип тәкъдим итте. Шунда ук безне башка малайлар һәм кызчыклар сырып алды. Болар арасында стрелочниклар һәм кондукторлар, станция һәм вокзал дежурныйлары, кассирлар һәм телеграфистлар бар. Инде вагоннарны эләктереп китәргә җыенган локомотив яны и да м а ш и н истл а р бригадасы кайнаша. Станцияне карап чыккач, без, станция начальнигының тәкъдиме буенча, кассага барып билетлар алдык та вагоннарга ашыктык. Яшь тимер юлчылар безне бик тиз соңгы остановкага — бик матур урман аланына китереп туктаттылар. Без пионерларга рәхмәт әйттек тә биредә безне көткән автомашиналарга кереп утырдык. Без Будапештның театрларын куанып карадык. «Ламермурннан килгән Лучно» дигән операны тыңлаганда, талантлы Венгр җырчысы Кошут исемендәге премия лауреаты Мария Дорковичның уйнавы һәм тавышы безгә аеруча ошады. Ниндидер сәбәп белән без театрга бераз соңгарак калганбыз. Безнең өчен билгеләнгән үзәк ложага кереп утыргач, операның әле башланмаган булуын күреп аптырабрак калдык. Тамашачыларның күз карашлары безнең якка төбәлде, буда- пештлыларның безне алкышлап, дәррәү кул чабулары яңгырады, безнең аркада үз вакытында башланасы спектакльнең башланмый торуын белү, безгә бик уңайсыз булды. Әмма, икенче яктан, Венгр башкаласы хезмәт ияләренең безне шулай үз итеп, яратып каршы алуларын күрү бик тә рәхәт иде. Икенче тапкыр без шәһәрнең балет театрына бардык. Совет балет- мейстры, Сталин премиясе лауреаты Захаров постановкасыпда «Бахча- сарай фонтаны» балеты бара иде. Балет гаять зур уңыш белән барды. Бер кичне совет делегациясе членнары Будапешттагы приборлар заводы эшчеләре һәм хезмәткәрдә- ренең клубында булдылар. Гаяп зур кызыксыну белән без үзешчәнлек коллективы концертын карадык Без венгр халкының искиткеч матур биюләрен һәм танецларын күрдек, бик күп борынгы һәм хәзерге халык җырларын тыңладык. Төрле поста- 
новкалардан кыска өзекләр тыңладык. Халык Венгриясенең сәнгате, аның эшчән, шат һәм киң күңелле халкы кебек үк, оригиналь һәм үзҗирлекле икәнлеген күрдек. 
Безнең туган илебезгә кайту көннәре дә җитеп килә. Без 10 көн эчендә бик күп җирләрдә булырга, бик күп нәрсә күрергә, Венгрия хезмәт ияләренең төрле катлаулары белән сөйләшергә өлгердек. Без Халык Венгриясен, аның хезмәтчән халкын, балаларын яратып өлгердек. Без ирекле хезмәт итү бәхетен татыган венгр халкының тынычлыкка, иҗади хезмәткә, прогресска омтылуы никадәр зур һәм бөек булуын күрдек. Без, Советлар Союзы халыклары кебек үк, Венгрия хезмәт ияләренең дә, сугыш уты кабызучы Англия — Америка империалистларын, алар- ның кешелекне дошман күрә торган канлы идеологиясен, бөтен дөньяны яулап алырга котырынуларын — барсын, барсын күрәлмауларына тәмам ышандык. Без, Венгрия хезмәт ияләренең Советлар Союзының җитәкчелеге астында, куәтле, дус һәм бердәм тынычлык лагере, демократия һәм социализм лагере составында, социализмның тулы җиңүенә ирешәчәкләренә тулы ышаныч белән кайтабыз. Дунайда, Маркит утравына урнашкан иң яхшы биналарның берсендә, Венгрия Профсоюзлары советы тарафыннан безнең делегациянең китүенә багышланган саубуллашу кичәсе булды. Кичәдә җитәкче профсоюз эшлеклеләреннән башка. Венгриядә кала торган башка чит ил делегацияләре членнары да катнашты. Бу кичә иптәшләрчә җылы шартларда үтте. Венгриядән чыгып китү алдын- иан, Профсоюз советының генераль


 
ный секретаре Криштоф белән Совет делега цнясе членн а р ы и ың әңгәмәсе булды. Безнең делегация членнары биредә күргәннәре турында үзләренең тәэсирләрен әйттеләр һәм иптәш Криштофның соравы буенча профсоюз эше мәсьәләләренә карата күп кенә кыйммәтле замечанис- ләр ясадылар. Совет делегациясе кайда гына булмасын, Венгрия хезмәт ияләре безне кайнар рәвештә чын күңелдән котлап каршы алдылар. Без һәрвакыт аларның мәхәббәтен һәм кай- гыртучанлыкларыи сизеп тордык. Рәсми һәм рәсми булмаган очрашуларда, әңгәмәләрдә алар Венгриядә социализм төзүдә чын күңелдән иткән туганлык ярдәме өчен совет халкына һәм иптәш Сталинга мә
хәббәт һәм рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Халык Венгриясеннән кузгалып киткәндә, без үзебез белән социализм юлыннан ышанычлы рәвештә баручы Венгрия хезмәт ияләренә карата тагын да ныгыган дуслык һәм тугайлык хисләрен алып киттек. 
...Аэродромга' безне озатырга Венгрия профсоюзлары советының генеральный секретаре Криштоф белән бергә җитәкче работниклары һәм безнең белән бик нык дуслашкан Кытай профсоюз делегациясе тулы составы белән килделәр. Соңгы сәламләү сүзләре... Безнең самолет җирдән аерыла. Аэродром өстендә традицион саубуллашу түгәрәге ясаганда, аста безгә кул болгаучы дусларыбызныц кечкенә фигуралары күренә. — Хуш, азат Венгрия!