Логотип Казан Утлары
Публицистика

СТАЛИНГРАД ТУРЫНДА ОЧЕРКЛАР


БӨЕК ШӘҺӘР
Эссе сентябрь ае.
«Октябрьның 25 еллыгы» исемен-дәге тизйөрешле теплоход Сталин-градка якынлашып килә.
Тынып калган Идел иртәнге кояш нурларында бронзадан коеп куйган кебек. Унда анда-санда үскән куаклар һәм пирамидаль топольләр белән чуарланган тау тезмәләре кала; сулда Идел аръягының тәбәнәк ярлары җәелеп ята. анда таллар, кыяк үләннәр үскән.
Елганың көзгедәй шома өстеннән атлыгып яр карлыгачлары һәм ак-чарлаклар оча, елга өстенә тиеп- тиеп китәләр, ә елга аларга. кояш нурларын чагылдырып, елмая. Иртәнге кояш нурларына чыккан эре балыклар су чәчрәтеп куялар һәм елга өстендә бронза түгәрәкләр тарала.
Тәбәнәк яр ягында, ком юшкын-нарына якынрак урында, озын-озын саллар тезелеп киткәннәр, Сталин-градка баралар, аларның очы-кырые күренми. Җил вакыт-вакыт алардан юеш агач исе һәм әчкелтем төтен исе китерә, уянып өлгергән сал агызучылар нәрсәдер кыздыралар.
Үтә тын. Мондый тынлык яна көн башланганны белдереп, тракторлар гүләргә тотынганчы, бал кортлары беренче табышларын эзләп, ояла-рыннан чыкканда, кырларда чикерт-кәләр сайрап торганда була.
Пароходта да барысы диярлек уяндылар, палубага чыга башладылар, кояш һәм иртә шатлыгына куанган пассажирлар тавыш-тынсыз гына зәңгәр томан белән өретелгән ераклыкка карыйлар, аннан менә- менә бөек шәһәрнең беренче сызыклары күренергә тиеш.
— Менә ул! — диде майор һәм кителенең якасын ычкындырды.
Күршесе ихтыярсыз сорап куйды.
— Кем?
— Латашинка. Латашин виноград бакчалары... Биредән немецлар Иделгә үттеләр. Арырак, әнә теге тугай артында, Рынок поселогы — Иделгә елышкан ярым түгәрәк. Аны Горохов бригадасы саклады. Барыбер ала алмадылар... Уч төбе кадәр генә... Рыноктан чокырга — Осад- ныйга, — ди майор, аннан кулын киң итеп җәеп, ике километр киңлегендәге Иделнең сульяк ярына таба дуга ясый, — менә монда Сталинград ГЭСының плотинасы булачак.
Офицер янына пассажирлар җыелган. Барысы да миллионлаган кешеләрнең уй-тойгыларын үзенә тарткан урынга — Иделнең шушы төшенә карыйлар, барысы да, һәр- кайсы үзенчә, шушы иртәнге зәңгәр томанда гигант корылышны күз алдына китерергә тырыша.
Бөек панорама! Аны художниклар, киләчәкнең истәлеге итеп, полотнога төшерәләр, аның турында инде язучылар язалар, язмый мөмкин түгел; коммунизмның бөек төзелешләре башлануын күрү бәхетенә ирешкән кешеләр аны гомер буена онытмас өчен күңелләренә сеңдерәләр.
я..с. ә.- № 1. 65
Теплоход унга борыла. Идел соң- ты тапкыр Каспийга үзенең борылышын ясый, һәм киңәеп киткәнсы- ман тоела: Актүбә сулда кала, уңнан, тугай артыннан, Сталинград килеп чыга. Аны шунда ук таныйлар, Тракторныйның таныш сызыкларына карап таныйлар. Рынок поселогыннан ул тирән чокыр, Мокрый Мечетка дип аталган данлыклы чокыр белән бүленгән. Шушында эшчеләр, үзләре ясаган танкларга утырып, 23 августта Дон аша үтеп ябырылган фашист танкларына каршы чыктылар. Шушында шәһәр өчен беренче бәрелештә беренче хатын-кыз — сталевар Ольга Ковалева һәлак булды.
Сталинград трактор заводы матур һәм гаҗәеп зур; гусеницалы баһадирлар белән заводтан чыккан тимер юл платформаларының түбәләре күренә.
Теплоход соңгы тизлек белән алга бара, карашлар ирексез алга төбәл-гәннәр. «Баррикада» һәм «Красный Октябрь» трубаларыннан төтен чыга, бу гигантларның куе кара төтене, ераклыкны каплап, елга өсте- нә җәелә. Безнең кулда бу җирнең өч йөз метрлы кисәге калган иде. Аны генерал Людников дивизиясе саклады.
Заводлар артыннан данлыклы Мамай курганы сорыланып күренә. Курган, Идел куәте өстеннән хакимлек итеп, югары күтәрелгән. Шуңа күрә дә аның өчен шулкадәр ныклык белән һәм кан коеп сугышыл- ды. Якты күк йөзе фонында ул аермачык булып гәүдәләнә, әлегә кадәр аның түбәсендә фашист танклары җиргә борыннарын төртеп яталар,.ә курган итәгендә сталпн- градлыларның яңа үз йортлары агарып күренә. Биредән, Идел өстеннән, җимерекләр бөтенләй диярлек күренми.
Теплоход элекке нефтебаза яныннан узганда, җимерекләр үзләрен сиздерә башлыйлар, монда капланып төшкән, яньчелгән һәм күгәреп беткән нефть баклары тырпаен торалар. Бу районда да «уч төбе» бар иде. Тау астына, ярга блиндажлар казылган иде; биредән көнбатышка табарак 800 метрлар чамасы җирдә узган «алгы» сызыкка, җимерекләр артына яшеренә-яшеренә, өстәмә көчләр килеп торды. 62 нче легендар армиянең командующие Василий Иванович Чуйковның штабы да шушында иде.
«Сталинец»лар, җирне 70 сантиметр тирәнлегендә актарып, гаҗәеп зур плантация сабаннарын әкрен генә сөйриләр. Кояшта ялтырап, тигез рәтләр кала. Башка машиналар җирне тырмалыйлар, таш һәм тимер кисәкләрен җыялар. Монда стадион һәм парк салына.
Артиллерия уты белән барлык агачлар туракланып беткән булсалар да, Сталинградта хәзер үк яшеллек күп: агачлар утыртканнар, әле дә утырталар, «кул тимәгән» урыннарда төпләрдән үзеннән-үзе куе булып үрентеләр чыккан. Элек яшь урман белән капланган Мамай курганы хәзер шәрә. Күгәргән металл кыйпылчыклары аны соры итеп күрсәтәләр. Немецлар Сталинградка бөтен сугыш дәвамында Көнбатыш Европага ташланган металлга караганда күбрәк металл ташладылар: бер миллион авиабомба, тугыз йөз мең снаряд һәм мина — бер квадрат километр фронтка 76 мең данә туры килә бу. Мамай курганы тоташ металл кабык белән капланган иде: һәр квадрат метрда 500 дән алып 1250 гә кадәр кыйпыл чык табылды.
Совет гаскәрләренең рухы корыч- 'тан ныграк булып чыкты. Сталинград ныклык символы булып әверелде: Польшада 160 урам, мәйдан һәм яр буе урамнары бу шәһәр исеме белән атала, Франциядә — 40, һәм һәркайда, һәр төштә.
Курган өстендә полковник Батюк җитәкчелегендәге Себер дивизиясе сугышты, сулда — генерал Родимцев, унда — генерал Гурьев дивизиясе.
Сталинград җиренең шушы кисә-гендә Павлов йорты тора. Иделдән үк карап киләсең: тигез генә өскә күтәрелгән соры йорт, гадәттә мондый йортларны беренче бишьеллыкта төзеделәр.
Белгечләр йортының гаять зур җимерекләре күренә. Бу йортта һәрбер этаж фронт сызыгы иде.
Җимерекләр әле күп, ләкин алар инде тормыш гөрләп торган якты

г
ГГ>
биналар арасында «югала» баралар, бу биналарның архитектурасы, эре фасадлары Идел өстеннән күргәндә үк күңелне куандыра.
Үзәккә якынлашкан саен бөек рус елгасына каратып салынган парадный фасадлар ешая бара.
Бу онытылмаслык картина, теплоход шәһәрнең төньяк өлешен йөзеп үткәнгә кадәр, бер сәгать тә егерме минут буе күренеп торды. Ә Сталинградның көньяк өлеше әле һаман да зәңгәр күк белән тоташтан күгелҗем ераклыкта югала, һәм шәһәрнең очы-кырые юк кебек тоела.
БАШ АРХИТЕКТОР ЯНЫНДА
Сталинград җиренә беренче мәртәбә аяк басу шулкадәр дулкынландыра, бу кичереш гомер буе истән чыкмый, йөрәктә сакланып калыр. Биредә барысы да: узган каты сугышларның романтик бөеклеге дә, төзү пафосы һәм романтика белән тулы әкияттәй матур бүгенге көн дә, ниһаять, шәһәрнең реаль һәм шул ук вакытта легендар исеме дә — барысы-барысы күңелне биләп ала, үзенә тарта. Сталинның гигант монументы әле куелмаган, ул тиздән күтәрелер, шәһәрнең үзәк өлеше турысында, Волганың урта бер җиренә куелыр. 20 этажлы йорт биеклегендә монумент Сталинград ГЭСына карап торачак. Монда бөтен нәрсә мәһабәт булган кебек, мөгаен, улда гади һәм мәһабәт булыр. Кешенең рухи халәте дә, шәһәрнең безнең тарихта тоткан урыны һәм киләчәктәге роле дә — барысы да архитекторлар һәм яңа Сталинградны салучылар тарафыннан исәпкә алына. Килүчеләрне шәһәрнең әле төзелгән, куе булып агачлар үскән Җиңү паркы каршы ала: асфальт түшәлгән киң сөзәк пандуслар; бетон һәм граниттан койган стеналар; аларга беркетелгән бронза такталар фашизмга каршы бөек көрәштә һәлак булган каһарманнар турында сөйлиләр.
Кызгылт гранит баскычлар парктан яр буена һәм Геройлар аллеясына алып чыгалар; бронза статуялар һәм бюстлар, геройларның данын тарихка язып, киләчәк буыннарга алып барырлар. Биредә бөтен нәрсәне орудие уты кырган иде. Барь' тик төпләр һәм фундаментлар гына утырып калды.
Куе яшеллек арасында иң элек юлбашчы монументы игътибарны үзенә тарта. Лл тсррозит сибел эшләнгән бу монументта юлбашчының профиль барельефы һәм алтыи белән язылган сүзләр:
«Биредә, элекке Хезмәт дворецын- да, 1918 елда И. В. Сталин җитәкчелек иткән Хәрби Совет һәм унынчы армиянең штабы урнашты».
Геройлар аллеясы белән янәшә Горисполкомның яңа бинасы. Шу-шында без Сталинградның баш архи-текторы, Сталин премиясе лауреаты Василий Николаевич Симбирцев белән очраштык. Казанлыларга ул коттедж поселогы һәм Ленин районындагы Орджоникидзе поселогының проекты буенча таныш.
Шәһәрдә пневматик отбой чүкеч-ләренең дөпелдәве, төзелеш өчен кварталлар тигезләүче бульдозер-ларның, металл кузовларга кирпеч вагы төяүче экскаваторларның гөрелтесе ишетелә, түбә ябучыларның чүкеч тавышлары күккә менә.
Архитектор Симбирцев, 162 көн тоташ булып торган сугыш гөрелте-сеннән соң Сталинградта кыска гына вакытка гадәттәй тыш тынлык, урнашты, ди.
Коточкыч иде. Шәһәр металл һәм җимерекләр өеменә әверелде. Алар арасында, куркыныч булып, хәрабәләр утырып калды.
Шушы рәвешендә Сталинградны күргән америкалылар аны кабат торгызмаска, икенче урында шәһәр салырга киңәш бирделәр. Безнең өчен бу шәһәрнең никадәр кыйммәт икәнен алар аңламыйлар иде. Менә алар тагын биредә. Вакытлы гостиница «Интурист»тан чыктылар да. көл өеменнән күтәрелгән шәһәрне күзәтеп, асфальт буйлап әкрен генә атлыйлар. Кемнәр алар, тынычлыкны яклаучы безнең дуслармы, әллә дошманнармы?
Геройлар аллеясы һәлак булган геройлар мәйданына тоташа. Туры-почмаклы киң мәйданның уртасында бакча. Туганнар кабере арасында, халыклар дуслыгы һәйкәле

67
булып, чәчәкләр белән капланган бер кабер тора:
«Биредә Сталинград өчен сугыш-ларда һәлак булган испан халкының данлыклы улы, пулемёт ротасы командиры лейтенант Рубен Ибаррури, Советлар Союзы Герое Каменщиков, Ленин ордены белән бүләкләнгән артиллерия капитаны Фәттахетдинов күмелгәннәр».
Рубен сеңелесенең, Герой шәһәргә килеп, туганының каберенә чәчәкләр салганын күрдек без.
Арырак, дөньяда тиңе булмаган зур сугыш сынавына түзүнең символы булып, Кызыл Царицынны саклаучы 54 батыр күмелгән кабернең ташы тора. Төзәткән чакта бу ташның бер ягында гына 250 пуля һәм кыйпылчык эзе санадылар, ләкин моның хисабына чыгарлык түгел иде.
Каршыда — саргылт төскә буялган дүрт катлы бина — Үзәк универмаг. Киң баскычлар буйлап кешеләр ыгы-зыгы йөреп торалар. Универмагка керә торган ишек янында, почмакта, зур бронза такта:
«31 январь, 1943 ел. Полковник Бурмаковның 38 нче мотоукчы бригадасы бу йортның подвалында бнчы армия һәм 4нче танковой ар-миядән торган Сталинград астында сугышучы немец гаскәрләре груп- пировкасы командующие генерал- фельдмаршал Паулюсны һәм аның штабын пленга алды. Бу группировка бөек Сталинград бәрелешендә данлыклы Кызыл Армия тарафыннан камап алынган һәм аның яртысы тар-мар ителгән иде».
Биредә, йортның сул канатындагы бүлмәләрнең берсендә, куәтле тимер-бетон ныгытмалар астында Паулюс һәм аның генераллары, пистолетларын чыгарып, Совет сугышчылары алдына өстәлгә салдылар.
Хәзер подвалда чиста һәм якты, шулай да әле «Сталинград сугышы» исемле фильм буенча күбебезгә таныш пандуслар буенча өскә күтәрелгәндә, кояш нурларына күз чагыла. Универмаг каршында якты сары төскә буялган биш катлы йорт— Партия мәгарифе йорты күккә күтәрелә. Шушы йорт өчен архитектор В. Н. Симбирцев һәм Е. О. Левитанга Сталин премиясе бирелде. Анын янында «Интурист» гостиницасы.
Үзәк универмаг белән янәшә са-лыначак Сталинград тимер юл уп-равлениесенең монументаль бинасы мәйданның икенче ягыннан калкып чыга, мәйданга Тынычлык урамы тоташкан урында Советлар дворецы булачак. Тынычлык урамы хәзер үк инде иң төзек урамнарның берсе. Сталинградлылар аңа бу исемне урам җимерек хәлендә ятканда ук бирделәр. Демонстрацияләрдә хәзер бу урамнан, Сталин скульптурасын күтәреп, колонналар трибунага узалар. Советлар дворецы белән янәшә, Сталинградның тарихи бинасы — театр торгызылган. Анда эшче, крестьян һәм солдат депутатларының беренче Советы урнашкан булган. Аның җимерек баскычларына басып, Василий Иванович Чуйков бөек бәрелештән соң хәрабәләр арасында узган беренче митингны ачты һәм Хәрби Совет члены Никита Сергеевич Хрущевка сүз бирде Сталинградлыларның әле дә хәтерендә, бөек Сталинның көрәштәше чатлама суыкта баш киемен салды һәм батырларга карап сөйләде: анын сүзләреннән иң каты күңелле кеше ләрнең дә күзләре яшьләнде.
Театр белән янәшә Комсомол бакчасы — беренче революцион ми-тинглар урыны, халык ополчениеләре оешкан һәм фашистлар белән рәхимсез каты сугыш барган урын. Царицынны һәм Сталинградны саклаучыларның каберләре өстендә чәчәкләр. Сталинның иң якыны — Николай Руднев һәм Царицын Советының беренче председателе Яков Ерман кабере дә алар арасында.
Сталинград боларны тап төшерми саклый.
Арырак Царицын — Сталинград оборонасы музее. Зур булмаган ялгыз йорт, бай орнаментлы кызыл кирпеч стеналар сугышка кадәр булган төсләрен саклап торгызыл- ганнар. Биредә иптәш Сталин җитәкчелек иткән Хәрби Совет иде. Аның залларында үлемсез эшләр һәм дөньяның төрле почмакларыннан сталинградлыларга килгән бү
68
ләкләр саклана. Почмакта, күптән түгел узганның хатирәләрен саклап, бронебойка пулялар белән тишелеп беткән металл багана басып тора.
— Бу Сталинградның үзәге, — ди архитектор Симбирцев. — Ә менә тегендә, — ул йөзе белән Иделгә таба борыла,—һәлак булган батырлар мәйданы белән Геройлар аллеясы кушылган урында унөчәр катлы ике бина салабыз. Биредә мәйданны илле километр озынлыгындагы проспект — иптәш Сталин проспекты — Сталинградның үзәк магистрале кисеп үтәчәк. Без аны Сталин шәһәрендә Сталин урамы ничек төзелергә тиеш булса, шундый итеп төзибез. Әнә алар, яңа биналар! Күрәсезме? Бу проспектта яшәүче сталинград- лылар шаяртып болай диләр:
— Нишләп кич белән кереп утыр-мыйсыз? Керегез.
— Бигрәк ерак бит.
— Әйттегез сүз! Бер проспектта яшибез ич!
Шәһәр белән беренче танышу ва-кытында билгеле булмаган күп нәр-сәләр Симбирцев мастерскоенда бик тиз күз алдына басалар. Ул мастерской, Үзәк универмаг белән янәшә, «Архитекторлар йорты»на урнашкан, бу йортның сул ягы әле җимерек хәлдә.
Симбирцев шәһәрнең макеты өстенә ябылган япманы әкрен генә шудырып төшерә. Күрү белән тынып каласың. Шәһәрнең үзәк өлеше — иң элек хисләр шуңа туктала — аермачык булып күз алдына килә, ул су юлы һәм тимер юл вокзалы белән тоташа. Сталинградның силуэтын биек һәм манаралы корылмалар хасыйл итәләр.
Үзәктән кала, яхшы архитектура ансамбле белән озынча магистральләр хәтердә калалар: яр буе һәм көнбатыш магистрале, Сталин исемендәге үзәк магистраль. Аларны аркылы кисеп, урамнар үтә. Промышленность яр буенда булмасын! Яр буйлары яшел булсын!
Ип. каты сугышлар урыны, элек эреле-ваклы заводлар белән чуарланган Царицын үзәнлеге, искә төшә. Биредә җимерелгән күперләрнең иң нечкә рәшәткәләре дә пулялар белән тишкәләнеп беткәй иде. Бу үзәнлек хәзер үзенең тимер юллары, тон нольләре, мәгарәләре, фонтаннары һәм күптән инде үлеп беткән брон тазаврлардан алып хайваннарнын бүгенге төрләренә кадәр чагылдыр ган скульптуралары булган парк ка — балаларның культура һәм ял паркына әйләндерелә. Үсемлекләр дөньясын ботаника һәм Мичурин бакчалары җыелмасы тәшкил итәчәк. Барысы да баланың танып-бе- лүен дөрес үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш.
Дошманга каршы чекистлар су гышкан урында (бу сугышның билгесе итеп, биек колоннага үч кылы чын күккә сузган шинельле чеки стның бронза фигурасы куелган) - беренче һәм икенче Сталинграда тоташтырган күпер булачак, калкулыклар тигезләнәчәк, моннан Сталин проспекты Царпцаиы кисеп үтәчәк.
Барлык шәһәр яшел тасмалар бе ләп чолганып алыначак. Аларны та-бигатьне һәм климатны үзгәртүнен сталинчыл планы буенча утырталар. Шәһәрнең ак макетында бу яшел тасмалар бигрәк тә ачык күренә. Агачларны бөтен шәһәр, бөтен халык утырта. Бер заводның эшчеләре үзләренең поселоклары белән шәһәр арасында Җиңү паркы ясаганнар. Бу паркның озынлыгы ике километр, иңе 100 метр. Эшчеләр бакчаны үзләре ясаган тимер рәшәткә белән әйләндереп алганнар.
Агачлар шаулап үсә. Пирамидаль топольләр бигрәк тә ашкынып өскә күтәреләләр. Өч ел да үтми, үсенте инде салкынча күләгә төшерүче агач булган. Төркстан карамасы һәм каен, юкә һәм корычагач утырталар, купшы булып, тармакланып тут агачы һәм ак-ал чәчәк ата торган чибәр агач — катальпа үсә. Түбән ярустагы үсентеләр бөл рәләнеп утыра, акация бик сәер бер-ике метрга күтәрелү белән анын тармаклары түбән таба җиргә елы шып үсә башлыйлар.
Эссе шәһәрдә су, беркайда да бул маган кебек, кирәк. Сталинградта водопровод һаваны һәм барлык те-реклек иясен су белән туендырырлык итеп эшләнә. Яңгыр яудыру һәм фонтаннар Сталинградтагы коры лыкны кимегәләр. Шәһәргә пар,
69
жылылык- 1юм газ китерүче, сугару кырларына су илтүче йөзләрчә ки-лометрларга сузылган жир асты артерияләре — барысы да Сталин шәһәрендә яшәүчеләргә хезмәт итә. Табигый газ шәһәргә 120 километр ераклыктан китерелә, берничә мең квартирага газ килә башлаган инде. Сталинградта яшәүчеләр саны сугышка чаклы күпме булса, шул ка- дәрегә җиткән, шәһәр әле һаман үсә.
ОБКОМ СЕКРЕТАРЕ КАБИНЕТЫНДА
Партия Өлкә Комитеты вестибю-лендә белдерү эленеп тора:
«Бүген 6 сентябрьдә черкасова- чылар эшкә чыга. Сәгать алтыга Обком бинасы янына җыелырга. Местком».
Кемнәр бу чсркасовачылар? Сталинградта бер хатын бар, элек батрак булган, сонгы вакытта ире офицер, ике баласы белән камалган Сталинградта иң каты сугышлар барган урында — Мамай курганының итәгенә землянка казып яшәгән. Ул солдатларның яраларын бәйләгән, ашарга пешергән. 1943 елның 13 июнендә ул, Александра Максимовна Черкасова, үзе хезмәт иткән балалар бакчасы работникларыннан бригада төзеп, шул ук землянкада яшәгән хәлдә, данлыклы Павлов йортын торгызырга чыккан. Гади бер якшәмбе бик зур иҗтимагый хәрәкәтнең туу көне булыр дип уйламаган ул. Аның патриотик чыгышы чсркасовачылар хәрәкәтенең башлангычы була. һәрвакыттагы кебек бу хәрәкәтнең дә башында коммунистлар баралар.
Партиянең Сталинград Өлкә Ко-митеты секретаре Иван Тимофеевич Гришин язучыларны квадрат итеп эшләнгән, утырышлар өчен ике рәт итеп урындыклар тезелгән, иркен бүлмәдә каршы алды һәм һаман киңәеп барган шушы хәрәкәт турында сөйләде. Шул ук вакытта язучыларга киңәш итеп ул болай диде:
— Гражданнар сугышындагы Ца-рицын художество әдәбиятында аз чагыла. Бөек Ватан сугышы, герой шәһәрне торгызу, Донда һәм Иделдә бара торган бөек корылмалар, табигатьне үзгәртүнең сталпнчыл планы — менә болар тагын да азрак чагылдырылалар. Бер ел эчендә без Сталинградта 70 мәктәп салдык, язучылар Сталинград.!ыларның эше турында аның хәтле китап язмадылар. Сталинград бит корылыкка каршы көрәшнең, коммунизм муллыгы өчен көрәшнең тагын алгы сызыгында бара.
Гришинның сүзе тигез һәм тыныч яңгырый. Аның нык һәм мәһабәт фигурасы да үз-үзенә ышану һәм сабырлык турында сөйли.
Сталинградлыларның эшләгән һәм эшләячәк эшләре турында ул гадк һәм ышандырырлык итеп сөйли. /Менә ул картага таба борыла, колачын жәеп, Идел аръягы бушлыкларын һәм Идел — Доп киңлекләрен күрсәтә.
Иң элек киң яшел тасмалар күзг чалына.
— ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм Министрлар Советы карарында күр-сәтелгән сигез полосаның, — ди Иван Тимофеевич, — алтысын без утырта-быз. Аннан тыш, Сталинградның көньяк-көнчыгышында, менә бпредс. без имән утыртабыз. Бар нәрсә д инде әзер, һәрбер агач утырту станциясендә радио, бишәр җиңел автомобиль, унберәр мотоцикл, уннарча тракторлар һәм башка махсус машиналар бар. Бакчалар үстерәбез, иңкүлекләргә буалар төзибез. Далада көймәләр барлыкка килде, бик чибәр түгел алар, шулай да яхшы, элек бит аларны бер дә ясамыйлар иде. Каз, үрдәк үстерә башладылар. Байлык күп бездә. Безнең өлкәдә өч миллион гектар ашлык чәчелә, шуның күбесе бодай. Ләкин... бервакыт... коточкыч көннәр башлана. Бу күбесенчә, 25 июнь белән 5 июль арасында була. Көньяк-көнчыгыштан кайнар җил исә, температура 40 — 42°, кырлар өстендә каракучкыл-со- ры рәшә «кара буран» эленеп тора, кояш төссезләнә, карасаң, күзне камаштырмый, ул бик зурая, батканчы ук аның яктылыгы бетә, һава кичкә таба кызгылт төскә керә. Кояш кызуында ялкын хәлендә килгән рәшә дулкыннары тшо белән үсемлекләр шиңә, ашлык, колхозчыларча әйтсәк, «яна».

7U
Тарихка күз төшерик. XVIII йөздә Түбән Идел буенда 34 мәр- юбә иген уңмый, XIX йөздә — кы- /ык, безнең гасырның 21 елы эчендә корылык 7 мәртәбә хуҗалыкка җимергеч удар ясый.
Кешеләр кабык һәм алабута ашыйлар. Өч ел саен — ләгънәт төшкән ачлык. Каспий белән Урал арасындагы бик зур капка—бушлык аша үтүче җилләр игенне һәм’ үләннәрне көйдереп бетерәләр. Җилләрне тотып калырлык таулар да, урманнар да юк.
Еракларга җәелгән сусыз далаларда дөя үләне белән кара әрем генә үсә. йомарланып бүре уты тәгәри. Мал-туар эчертергә су юк. Тозлы су да бик сирәк коеда гына очрый. Без мәктәптә китаптан укып белгән тозлы күлләр — мәшһүр Баскунчак һәм Эльтон кибәләр, экскаваторлар турыдан-туры кипкән күл төбенә җәелгән тимер юлларда торучы вагоннарга тоз төйиләр.
Безне икмәк белән тәэмин итүче көньякка, шул исәптән Идел аръя-гындагы 6 миллион гектар җиргә, су һәм урман полосалары кирәк.
Табигатьне үзгәртеп коруның гаҗәеп зур сталинчыл планы — кеше турында кайгыртуның, якты мисалы ул.
һәм киләчәк көн күз алдына баса.
Бездә кара туфракны сугарганда 300 пот уңыш бирә торган бодай бар. Тары үстерүче Чаганак Бер- сиев һәр гектардан 200 центнер тары җыеп ала, гектардан 1200 пот! Көньяк кукурузын Москва өлкәсенә кадәр китергән Марк Озерный һәр гектар җирдә 1400 пот кукуруза үстерә.
Терлек үстерүнең дә перспективасы бик мавыктыргыч. Бездә нәзек йонлы Асканий нәселле сарыклар бар. Уртача исәп белән аларның те- әеләтә авырлыгы 100 килограмм, 3—10 килограмм йон бирәләр, бу, гади сарыкка караганда, 4—5 мәртәбә күбрәк. Рекордсмен «Красавчик» исә 1950 елда 22 килограмм йон бирде, димәк, ул бер үзе 4 кешегә бастон костюм кидерде дигән сүз.
Бездә гади сыерларга караганда 5 мәртәбә артык сөт бирүче сыерлар бар. Ә Караваево совхозының «Пос-лушница» исемле рекордсменкасн бер елга 16 272 килограмм сөт бирә, көн саен 60 килограмм!
Ел саен 25 миллион пот ит, яртн миллион каракүл тире, 200 мен ат — Идел аръягы һәм Каспий алды далаларында су булу менә нәрсә ул.
Сталинград өлкәсе картасындагы плотиналарны, каналларны, урман полосаларын күрдек. Партия өлкә комитеты секретаре, Сталинградгид- ростой һәм Волгодонстройга, сугару, агач утырту, шәһәр һәм поселокларны торгызу өчен елга 4 — 5 миллиард сумга кадәр акча тотылганны сөйләде.
Сталинград өлкәсе — хәзер үк инде эре, механикалашкан авыл хуҗалыгы өлкәсе. Аида һәр колхозга берничә трактор туры килә. Күптәнмени әле Сталинград өлкәсенең 17 районы фашист илбасарлар тарафыннан көлгә әйләндерелгән иде.
Сталинград өлкәсе — виноград, кавын, карбыз өлкәсе, беренче сортлы кара груша, алма, айва, абрикос, гектарыннан 40 ар центнер уңыш бирә торган, дөньяда иң яхшы томат өлкәсе, иң кыйммәтле техник культуралар: аражис, кунжут, җитен, мамык, күксагыз өлкәсе.
Су кирәк! Өлкә суга мохтаж. Иван Тимофеевич Гришин Сталин- градгидрострой һәм Волгодонстрон турында сөйли:
— Без коммунизмга барабыз. Иделдә һәм Донда без төзи торган бөек корылмалар — коммунизм җәм-гыятенең материаль-техннк базасы ул. Муллык ул. Шуңа күрә дә халык аларны коммунизмның бөек тө-зелешләре, сталинчыл төзелешләр дип атады.
ИДЕЛ — ДОН
Эссе сентябрь көне. Күләгәдә 30°. Машина Сталин проспектының уттай кызган асфальты буйлап шәһәр үзәгеннән көньякка — Сарептага чаба. Сул якта Идел ялтырап ята. Сарепта зур Сталинградның ип көньяк районы һәм ул Кызылармеец районы дип йөртелә. Ул элек горчица белән мәшһүр иде.

71
Сталинградның. исән калган көньяк өлешендә иске белән яңа бик нык буталган: элеваторларның, за-водларның һәм торак йортларның зур-зур корпуслары тезелеп киткән, алсу, саргылт төсләргә буялган квартал-квартал ике катлы нәфис яңа йортлар күңелне куандыралар һәм өяз Россиясенең мирасы — өч тәрәзәле биек соры йортлар моңаеп утыра.
Безне бик нык дулкынландырган, алда күрәсе нәрсәләр турында сөй-ләшеп барабыз. Мин Царицын— Сталинград оборонасы музеен искә алам. Аның бер витринасында иптәш Сталинның Царицында булуы турында бер документ бар. Царицын оборонасына мобил иза цияләнгән тикшеренү экспедициясе началь-нигының гаризасына карандаш белән резолюция салынган: «Волгада һәм Донда каналны кадетларны батыргач казырбыз. Хәрби Совет членнары Сталин, Ворошилов 22/Х — 918 ел».
Идел — Дон каналының тарихын искә төшерәбез. Моннан 400 еллар чамасы элек төрек солтаны Сәлим Кырымга 300 мең янычар төшерә һәм үзенең вассалы Дәүләт Гәрәй гаскәре белән бергә Идел белән Дон арасына канал казырга килә. Ул үзенең флотын Казан белән Нижнийга кадәр алып килергә уйлый.
Әремле Идел—Дон далаларында бер ел эшләү дәверендә ул каналга караганда күбрәк кабер казып, армиясенең уннан тугыз өлешен шул каберләрдә калдыра. Иван IV нең гаскәрләре якынлаша башлагач, ул, сугышып та тормыйча, калган 35 мең янычары белән Азовка кереп кача.
Бу вакыйгадан соң 130 ел үтә. Петр I Азовны яулап алгач, Европа белән сәүдә итү өчен диңгезгә чыгу юлын эзләп, төрек чокырыннан бер чакрым читтәрәк канал казырга 35 мең солдат җибәрә. «Иловлпнода су күтәрелгән вакытта Доннан Иловлнно һәм Камышенка елгалары аркылы бөек Идел елгасына корабльләр һәм бүтән төрле су суднолары йөртү» күз алдында тотыла.
Шул ук җәйне дала буйлап корылык үтә, елгалар кибә, җир ката, эпидемия башлана, кешеләр кача башлыйлар. Петр, качкыннарны тотарга, борын яфракларын ертып, яңадан төзелешкә кайтарырга, приказ бирә. Беренче су күтәрелеше үк шлюзны алып китә, ә төзелеш белән җитәкчелек иткән Голландия кешесе, Петр I нең ярсуыннан куркып, Россиядән кача.
Петр яңа төзелеш башлый. 1707 елда ул Донга барып чыга, бу юлы ул Ока елгасы һәм Иваново күлләре аркылы килә. 20 шлюзлы канал буйлап суднолар китә, ләкин төрекләр Азовны яңадан үз кулларына алалар. Диңгезгә чыгу юлы тагын ябыла.
Канал ташландык хәлгә килә, һәм ул, Петербург салынгач, Россия Балтик диңгезенә чыкканнан соң, бөтенләй онытыла.
Соңыннан да тикшеренү эшләре алып барыла, проектлар төзелә, ләкин патша хөкүмәте шуннан ары китә алмый.
Советлар власте урнашу белән Идел—Дон каналын төзү эше көн тәртибенә куелды. Беренче бишьел-лыкта аның проекты төзелгән иде.
Канал төзү Бөек Ватан сугышы алдыннан башланды, ул төзелеп тә беткән булыр иде инде, ләкин булачак каналның трассасы яшәү хокукы өчен һәм җирне пычрактан тазарту өчен көрәш аренасына әверелде. Канал Дон белән кушылган урында — Калач янында безнең гаскәрләребез фельдмаршал Паулюс армиясенең муенына үлем элмәге кидерделәр. Каналның көньягындагы далалар камалган дивизияләргә ярдәмгә ашыгучы Манштейн гаскәрләре белән танк сугышы кырына әйләнделәр. Биредә урман полосалары гына түгел, хәтта әрем белән алабута да көеп беткән иде.
Ләкин безнең дан һәм батырлы- гыбызның шушы иң кыен көннәрендә дә иптәш Сталин күрсәтмәләре буенча Идел—Дон төзелешенең техник проблемалары эшләнде һәм 1948 елда канал төзү эше башланды. Төзелеш биш ел эчендә тәмамланырга тиеш иде. Илебез һәм аның промышленносте төзелешкә биргән нәрсәләр бу срокны 2 елга кыскартты.
72
Тапкыр Сталинграда ы л ар шаяртып болан диләр:
— Волго — Дон — «долго — вон».
Канал һич көтмәгәндә ачыла.
Машина коттеджлар поселогында туктый. Туры шома юлның һәр ике ягында таш баганалы коймалар; юл буйларына да, коттеджлар алдына да әле бакчалар һәм агачлар утыртырга өлгермәгәннәр. Койма эчендә ярым түгәрәк тәрәзәле, террасалы ак-ал төсләргә буялган яңа коттеджлар. Түбәләре чүлмәк плнт- калар белән ябылган. Барысы да бер-ике квартиралы итеп эшләнгәннәр, гаражлары һәм башка төр каралтылары бар. Бу коттеджларда төзүчеләр торалар. Ә соңыннан, төзүчеләр киткәч, елгачылар торачак.
Канал поселок яныннан башлана. Килүчеләрне төзелешнең зурлыгы, геометрик сызыкларның гадилеге һәм төгәллеге таң калдыра. Затон янында Идел каналга керә. Биредә жирсуыргыч тора, аны земснаряд дип тә атыйлар. Ул Иделдәге тумпак борынлы жирчүмергечне хәтерләтә. Аны сыеклатылган грунтны суыру һәм икенче урынга күчерү өчен совет инженерлары һәм эшчеләр ясаганнар. Җир суыргыч хәзер төпне тирәнәйтә һәм сыекчаны Иделгә ташлый. Идел аны агызып алып китәр дә меандр законы буенча ярларына түшәр.
Биредә алты катлы йорт биекле-гендәге монумент—Сталин монументы яныннан ике яклап агачлар утыр-тылган, ишелмәслек итеп ныгытылган һәм бизәлгән Идел — Дон ярларына гигант Идел теплоходлары керәчәк.
Теплоход килү белән беренче шлюзның металл гигант капкалары ачылачак. Тирәннән су чыгара торган 120 насос бу шлюзны Идел суы басудан саклый. Бу капка аркылы теплоход гажәеп зур бетон камерага керә, аннары капка бик нык ябыла. Бу вакытта алдагы капканың аскы тәрәзәләрен ачалар, шлюзда су күтәрелә башлый, һәм теплоход, тирбәлә-тирбәлә, 9 ярым метрга күтәрелә. Шул вакыт өске капканы ачалар, кардай ак, матур теплоход Идел белән Дон арасындагы су баскычының беренче басмасына күтәрелә. Ике елга арасындагы субүләргә күтәрелеп җиткәнче һәм даны җырларда шаулаган иркен Дон далаларын кичкәнче, теплоход шундый 9 баскыч аша үтәргә тиеш.
Дала сусыз; гигант каналның, өске бъефын су белән тәэмин итү Донга йөкләтелә. Унөч километр озынлыгындагы Цимлянск плотина-сында җыелган унике миллиард ярым кубометр су электростанциянең турбиналарын һәм генераторларын әйләндерәчәк. Җәйге Казанка бу сулыкны 100 елда гына тутыра t алыр иде. Генератор һәм турбина- | лардан килгән ток еч насослы станциянең калакларын әйләндерер. Каналның югары субүләр бъефына һәм дала жирен сугаруга секунд саен җәйге Казанка кебек 35 елгада була торган су ургылып килер,
Дон Иделдән 42 метрга югары, ә дала аннан да югарырак. Шуңа күрә «Тын Дон»га кергәнче теплоход шлюзлар аша 4 баскыч үтеп төшәргә тиеш.
Без канал террасасыннан Донга таба барабыз. Асфальт шоссе ялты-равыклы тасма булып дала эченә ; кереп китә һәм ерактагы горизонт белән тоташа. Шоссе канал буйлап бара. Шоссе белән канал арасында электр чыбыклары да, борынгы кызгылт җирнең искиткеч зур ко-нуслары. Аруны белми торган буль-дозерлар, әкияттәге дала чикерткәләре кебек, шыштырдыйлар: ашыкмыйча гына трасса буендагы җирне тигезлиләр. Атлый торган экскава-торның челтәрле металл хоботлары шундый тиз борылалар, ал арның сыгылмалы троссларга эленгән бер-ничә тонналы чүкечләре эшче хо- ботлардан аерылып артка калалар. Гаҗәеп зур җирказыгычның ачык авызыннан шапылдап туфрак төшә. Бу җирказыгыч бер үзе атлары-ни- ләре белән 7 мең җир казучыны алмаштыра.
Биредә кешеләрнең азлыгына хәй- ран каласың. Безне төзелеш буенча алып йөрүче инженер-гидротехник бөтен эшнең 97 процентын машиналар башкаруы турында сөйли. Далада экскаваторлар, скреперлар, буль-дозерлар, күпчүмечле экскаватор- нлапировшиклар, тракторлар, үзбу
73
шаткычлар эшли. Ватаныбызның куәте зур!
Шосседан каналга таба борылганда машинаның тәрәзәләрен ябабыз. Машина соры томан эченә чума. Канал казыганда чыккан җирне скреперлар, бульдозерлар тигезлиләр, дала кояшы һәм җил киптергән бу туфрак, төтен кебек, бөтерелеп оча һәм шыштырдап машинаның тәрәзәләренә, стеналарына бәрелә.
Машинадан чыгабыз. Кофтасы ту-занга манчылган казачка, ягымлы елмаеп:
— Сөйләшергә килдегезме? — дип сорый. Биредә эшләүчеләр барысы да: инженерлар да, техниклар да, эшчеләр дә баһадирлар кебек тоела. Бит-кулларын дала кояшы каралткан, канал төбеннән алган балчык төсенә керткән.
Шушы вакытта атлый торган экс-каватор атларга «уйлады», кулын күтәрде, чүмечен үзенә таба алды һәм, тракторларның тавышын күмеп, гөрелди башлады. Эшчеләр, атлаганда экскаватор сытмасын дип, машинага тоташтырылган юан электр кабелен читкәрәк алып куйдылар. Идарә итү кузовының ике ягына беркетелгән корыч «чаңгылар» чыкырдап алга иелделәр дә җиргә бастылар, аннан, чаңгыларга таянып, коточкыч зур түгәрәк «табаны» һәм күккә сузылган эшче стрелкасы белән кузов үзе күтәрелде, экскаватор алгарак китте һәм кузов меңнәрчә тонна авырлыгы белән җирне сытып утырды. Экскаватор үзенең түгәрәк корыч табанына таянып торган урында җир шома булып, металл кебек ялтырап калды. Каналның икенче ягында тагын бер җирказыгыч эшли иде. Ул берничә этаж биеклегендәге түмгәкләрдән жир чүмереп алып далага чәчә, бульдозерлар аны тигезлиләр.
Шлюзларда кешеләр күбрәк. Ләкин биредә чокырлар шундый зур, кешеләр анда ничектер югалып калалар. Биредә дә йөзләрчә кешеләрне порталь краннар алыштыра. Алар, жиравныкы кебек озын металл муеннарын боргалап, шлюзлар белән янәшә салынган рельслар буйлап йөриләр, йөк ташыйлар.
Бу краннарны порталь кран дип атыйлар, ләкин дөресрәге бу ком-бинация— портальгә куелган кра ’ белән башнялы кранның комбинациясе.
Шлюзның тимер-бетон нигезе ма- риуполь балчыгы дип аталган борынгы үзле балчыкны кыскан, тыгызлаган. Шлюз бик зур һәм андагы тимер-бетонның массасы кояшта «шаярачак»: кыздырганда киңәя, суыкта тарая. Бу вакытта ярылудан саклау өчен төзүчеләр үзләре үк бетон массасын аерым блокларга кискәлиләр һәм температура җөйләре салалар: җөйләргә күгәрми торган корычтан, гармонь кулёгы кебек итеп тоташ калай табаклар кыстырыла һәм битут салына.
Температура үзгәргәндә корыч, гармонь мехы кебек, «сулыш ала», ә битут бетон арасында барлыкка килгән ярыкны тутыра, суны шлюзның стеналары артына да, нигезе астына да җибәрми, димәк, грунт ашалмый.
Шлюзның берничә катлы йорт биеклегендәге ян як стеналары өзлексез күтәреләләр. «Иске», каткан бетон белән яңа салына торган бетон яхшы ябышсын һәм нык булсын өчен бетонлауны өзәргә ярамый. Стеналарның калын металл арматурасы челтәрендә электросварщиклар югарыга таба корыч чыбыклар сузалар, күзнең явын алып, алтын йолдызчыклары коела.
Нәрсә соң ул Идел — Дон?
Бу — суднолар йөрешле, 101 кило-метр озынлыгындагы канал, аннан комфортабельле ике теплоход, кара- каршы килгәндә, бик ансат кына узып китә ала. Аны данлыклы, ләкин примитив Суэц каналы белән чагыштырып булмый. Суэц каналы тигез җирдә һәм шлюзсыз эшләнүенә карамастан 11 ел буе төзелә.
Идел — Дон каналы тукталып- тукталып 34 ел буе казылган 81 ки-лометрлы Панама каналы белән дә чагыштыргысыз.
Идел — Донны 4 ел да 8 айда төзелеп беткән 128 километрлы Москва каналы белән генә чагыштырып була.
Идел — Дон каналында башка-рылган җир эшләренең күләме 100
74
миллион кубометрларга жито. Шуңа тагын 100 меңнәрчә гектар дала жирен сугаручы 25 миллион кубометр ком кертелгән Цимлянск плотинасын кушсак, актарылган, кулдан үткән балчык 1G5 миллион кубометр күләмле тау хасыйл итәр иде. Идел — Донга 3 миллион кубометр бетон салына. Бу Москва — Волга каналына тотылган бетон белән бер тигез, Днепр плотинасыны- кыннан 3 мәртәбә, Сталин исемендәге Ак диңгез — Балтик каналы- лыкыннан 8 мәртәбә артык. Әгәр дә казылган җирнең һәм төзү материалларының барысын бер өзлексез вагоннарга төяп торсаң, бу вагоннарны таккан поездның озынлыгы жир шарын биш мәртәбә урап чыгар иде.
Дөньядагы иң зур каналларның берсе Идел — Дон менә шундый. Ул хәтта безне, зур масштабларга күнеккән кешеләрне дә, таң калдыра.
Идел белән Донны кушу пробле-масы бергәләп хәл ителә. Күптән түгел генә радиодан Донның буй-сындырылганлыгын, Дон суының яңа үзән буйлап, Цимлянск плотинасы аша акканын хәбәр иттеләр.
Цимлянск буасындагы су дала каналын туендыру белән генә чик-ләнмәс, ә тагын 2 миллион 750 мең гектар мәйдандагы коры җирләрне — Сталинград һәм Ростовның коры далаларың сугарыр. Бу мәйдан Әрмәнстан ССРның күләменә тигез, Чувашстан республикасыннан бер ярым мәртәбә зуррак.
Бары тик бер сугару каналы — 190 километр озынлыгындагы Дон магистрале генә дә Цимлянск сулы-гыннан секунд саен 250 кубометр су алачак.
Бу кадәр суны бирү өчен җәйге Казанка кебек 60 елга кирәк. Бу Оканың яртысыннан күбрәк.
Менә ул Архангельскидән Севас-топольгә кадәр сузылган бөек су юлы: Архангельск — Сорока — Ак диңгез каналы — Оиега күле — Марина системасы — Щербаков диңгезе — Углич сулыгы — Москва — Волга каналы — Москва — Рязань — Горький — Казан — Куйбышев — Сталинград — Идел — Дон каналы — Ростов — Азов диңгезе һәм Кара диңгез—Севастополь.
Җиде ел вакыт үтәр, Сталинградтан чыккан теплоход Каспий диңгезе, Төркмәнстан каналы һәм 'Аму- Дарья буйлап Урта Азиягә мамык һәм җимеш төяргә барыр.
Бөек Сталин эпохасының бөек тө- зелешләреннән берсе менә шундый.
СТАЛИНГРАД ПЛОТИНАСЫ СЫЗЫГЫНДА
Идел аръягыннан йомшак җил нсә. Көн чалт аяз, күңелгә рәхәт.
Машина, асфальт түшәлгән төп магистраль буйлап, Сталинградның үзәгеннән төньякка — булачак Сталин проспектына таба чаба.
Уңда — Идел. Аның аръягы оч- сыз-кырыйсыз булып күздән югала. Сулда — шәһәр өстеннән күтәрелеп Мамай курганы тора. Магистраль фронт сызыгын берничә җирдән кисеп үтә. Ул сызык көрән штукату- ралы һәм бронза такталы авыр кубик постаментлары белән тарихка мәңгегә беркетелгән. Боларга дәһшәтле сугышларда Сталинград өчен тормышларын биргән частьлар языл-ган. Постаментлар өстенә, туп көпшәләрен фронт ягына каратып, танк башнялары куелган. Орудие көпшәләренең һәм башняларның беришесе бропсбойкалар белән тиш-кәләнеп беткән.
Хәрабәләр яңа төзелешләр белән аралаша. Чокыр аша салынган яңа күпер белән янәшә иске күпернең җимерекләре ята. Снарядлар кадалып та аумый калган биек-биек завод трубалары очрый. Снаряд яраларын ямаганнар, кызыл кирпеч каралырга да өлгермәгән әле. Башларын снаряд ишеп төшергән трубалар да бар. Бер бинага төшеп шартлаган снаряд тимер-бетон түбә япмасын һавага чөеп аткан һәм исән калган стенага чүпрәк кебек элеп куйган.
Каршы якта алтынсу кояш нурлары йөгертелгәи, лоджийлары һәм фасадлары нәфис колонкалар беләк уралган биек биналар агарып тора.
Павлов йорты турысында туктый-быз. Бу атаклы соры йортның төз корпусы, пулялар һәм снаряд кый- пылчыклары тиеп, тимгел-тимгел булып калган. Тик бомба ишеп тө-шергән көнбатыш канатында гына
75
каралып өлгермәгән селикат кир-печләре агарып күренә. Тәрәзәсез торцовой стена уртасына бронза такта кагылган: «Павлов йорты. Оборонаның алгы бастионы. Бу йортны 1942 елның сентябрь — октябрь айларында 13 нче гвардия дивизиясенең сержант Павлов командалыгындагы бер группа су-гышчылар геройларча саклап кал-дылар».
Бу йорт икенче бер ягы белән дә •атаклы: Александра Черкасова бригадасы тарафыннан торгызылган беренче йорт ул. Черкасовачылар йортның ишелгән урыннарын җы-ештырганда корым белән ысланып беткән стенага чокып язылган сүзләрне күрәләр: «Ватан — ана! Биредә Родимцев гвардеецлары тормышларын кызганмыйча сугышып үлделәр. Бу йортны гвардия сержанты Яков Федорович Павлов саклап калды». Советлар Союзы Герое, Новгород өлкәсендәге бер колхозның председателе Яков Федорович Павлов, Сталинградка килгәч, шушы йортта торучылар, шулар арасында Черкасова да, геройны уратып алалар. Оборона бастионын төзүдә булышкан берничә хатын-кызны күргәч, Павловның күзләренә яшь тула.
Павлов йортының тнрә-ягы иркен. Барлык хәрабәләрне, шулар белән бергә күршедәге йортны да, урыныннан алганнар. Бу йорт ул вакытта фашистлар кулында булган.
— Әй, гутен морген! I —дип кыч-кырганнар павловчылар аларга, иртәнге гранаталарны җибәрә-җибәрә.
Биредә оборона мәйданы ясала, аның уртасына Совет Армиясенең җиңүләренә багышланган триумфаль колонналар һәм Сталинград граж-даннары исеменнән бронзадан ясалган солдат монументы куелачак. Павлов йорты белән янәшә йортлар салына, ә каршыда педагогия институты булачак. Шушыннан иптәш Сталин проспекты үтә. Моннан якын гына җиргә бөек Сталинга 70 яшь тулу көненә Германия демократик республикасының бүләге — планетарий салына.
Бүгенге Сталинградның төньяк почмагын Тракторный алып тора. Аерым очракларны алмаганда, биредә барысы да торгызылган: заводлар да,
I Хәерле иртә!
торак йортлар да. Бар җирдә дә чәчәкләр һәм яшеллек. Завод идарәсе каршындагы киң мәйданда бетон фундамент өстендә «Т-34» маркалы яшел танк тора. Паулюс 31 нче январьда бирелде. Фашистлар биредә февральнең икесенә хәтле карышып маташтылар. Тракторный мәйданына беренче булып шушы танк бәреп керде һәм, Сталинградның хәрби эпопеясын тәмамлап, соңгы мәртәбә атты. Хәзер ул биредә изге әйбер булып саклана. Барлык илләрнең хезмәт ияләре капитализмның үз башына үзе җит-кәнлеген аңлагач, бу тарихи һәйкәл кешелекнең нәрсәдән котылганлыгын һәм шуңа үзенең хезмәт энергиясен әрәм итәргә кирәкмәячәген искә төшерер.
Машина балчыклы текә ярдан Мокрая Мечеткага төшә һәм, күперне үткәч, каты гөрелдәп, тауга менеп китә. Бирегә, гусеницалары белән, яшел «боҗра»ның яшь агачларын таптап-сытып, бакчаларында кавын-карбыз җыйган хатын-кызлар һәм бала-чагаларга ата-ата, 23 нче августта Дои ягыннан фашист танклары үттеләр. Шушы җир туган шәһәрне сакларга чыккан Сталинград эшчеләре каны белән алланды.
Куе урман боҗрасы биредә яңадан яшелләнә, Латашпнка виноград-ларының куе-шәмәхә һәм яшькелт тәлгәшләре кояшта кабат ялтырыйлар, ә юлның як-ягыидагы җирләр әле хәзер дә күгәргән пулемет ленталары, гильзалар һәм алты көпшәле дошман минометының стаканнары белән тулып ята. Стаканнарның кырыйлары чәрдәкләнеп беткән һәм роза чәчәгенең таҗлары кебек кайтарылып тора. Аларны әле җыярга өлгермәгәннәр.
Сталпнградгидрострой башлана. Уңъяк яр участогы. Кырда — өч-почмаклы буровой вышкалар. Тимер юл тармагы үтә. Ул, Идел янында сулга борыла һәм яр буйлап тау астыннан бара.
Плотина янына чыкканчы, гндро- проектның Рынок авылы белән янәшә урнашкан геологик экспедиция шәһәрчеге аша үтәбез. Бер этажлы җыелма йортлар ике рәткә
76
тезелгәннәр. Биредә геологлар, гид-рогеологлар торалар һәм шунда эшлиләр. Сталннградгидростройныц идарәсе •— шәһәрдә.
Биек тау башыннан Идел аръягының ерак кырлары һәм төньяк Сталинград күренә. Аның үзәге һәм көньяк өлеше томан эченә керен югала. Бөек шәһәр Идел буйлап җитмеш километргача сузылган.
Безне баш геолог урынбасары Николай Петрович Синяков каршы-лады. Урта буйлы, киң җилкәле; кояшта янган йөзе гади һәм кырыс, җилкә өсләре уңа башлаган буй-буй костюмнан, сөйләгәндә ашыкмый, хәрәкәте салмак аның.
Гидротехнпклар әчеп куркыныч һәм көтелмәгән хәлләр җир астында яшеренеп ята, чыннан да 25 метр биеклеккә күтәрелгән Идел плотинаны читләтеп һәм астыннан уеп китәргә мөмкин бит! Өч метрлы дулкыннар шаулаячак һәм мәйданы 7000 квадрат километрларга җитәчәк Сталинград диңгезе тарихка чаклы булган диңгез биредән чигенгәннән бирле бәлки бер дә су тимәгән токымнарны мул су белән коендырачак.
Үз иркенә акканда да биредәге үзәнен 3 километр ераклыкка күчергән Идел хәзер нишләр икән? Яр токымнары шуыша башламасмы? Барысын да алдан күрергә, күп нәрсәне алдан өйрәнергә кирәк. Иделнең төбенә күз салырга кирәк, һәм геологлар, әледән-әле, төнге әче суыкта да, көндезге яман эсседә дә, җирне казып керәләр.
Безгә бу турыда Николай Петрович сөйли.
Барлык почмаклардан һәм төрле тирәнлекләрдән геология штабына нерпалар килеп тора, бу — грунт баганачыклары, аларны дымы һәм табигый үзлекләре бозылмасын өчен, парафин белән сылаганнар. Җыелма өйләрнең берсендә, дөньядагы иң яхшы геотехника лабораториясендә шуларны тикшерәләр һәм сынап карыйлар. Лабораториядә, бигрәк тә компрессион сынаулар группасында, йөрергә тар. Биредә парафин исе аңкый.
Геологларның бар нәрсәләре дә үзләренеке: самолёт та, автомапш- налар да, тракторлар да, бораула; хуҗалыгы да, поход кирәк-яраклары да үзләренеке.
Плотина сызыгына килен чыгабыз. Плотина өчен Иделдәй сулга Актүбә дип аталган җиңсә кереп киткән урынны сайлап алганнар. Тау эшләреннән соң ярлардагы кат-лауларның егәрлеге, сөзәклеге In- ничек аралашулары ачылып калган. Геологлар шушы катлаулардан ия-ребезнең борынгы елъязмасын укы лар.
Идел кояш нурларына чумган. Тынгысыз сукбайларның җырларында, яки шаян һәм нәфис лирик җырларда, яки авыр кайгы моңында халыкның мәхәббәтен үзенә тарткан елга мәһабәт һәм тыныч ага.
Иделнең яшереп яткан бер миллион җиде йөз мең киловатт электр энергиясе секунд саен ундүрт мил-лионга якын кешенең тырыш хезмәтен алмаштырачак. Сталинград гидростанциясенең егәре Куйбышев- иыкыинан азрак. Сталинград плоти-насыннан йөз егерме километргз өстәрәк Оканы Иделдән аерачаклар. Ул, алты йөз километр озынлыгындагы каналдан, әкияттәге исемне хәтерләткән Еруслан инеше үзәне буйлап, Урал елгасына китәчәк. Ул суга сусаган Идел аръягына, кара туфраклы җирләргә һәм Сар- пина түбәнлегенә секунд саен 400 кубометр су илткән ике йөз метэ киңлегендәге канал булачак.
Сталинградгидростройның төп эш-ләре— сулъяк ярдагы участокта. Биредә эшнең иң кызган вакытында йөз меңгә якын ирләр һәм хатын- кызлар эшләячәк. Семьялары белән тагын да ишәячәкләр. Аларга стс- ловойлар, квартиралар, магазиннар һәм клублар кирәк, коммунизм төзүчеләргә лаеклы шартлар кирәк. Биредә эреле-ваклы ун меңләгән машина эшләячәк, аларны ремонтларга да, монтировать итәргә дә кирәк булачак. Бирегә 1!овороссийскидан» Вольскидан, Амвросиевкадап — миллионлаган тонна цемент, Украинадан, Кузнецкидаи, Магниткадан — металл, Кубаньнан һәм Саратов өлкәсеннән — таш, Камадан, югары Иделдән һәм Ерак Себердән — миллионлаган кубометр агач, Уралдан
77
hdM Украинадан, Ленинградтан, Горькийдан һәм Москвадан—маши-налар һәм тагын кабель, кон- серва, одеколон һ. б. килеп торачак. Боларның барысын көн саен 35 тимер юл составы китерәчәк.
Кыскасы — йөзәр мең киловатт егәрлекле ике электростанциясе, ки-нотеатрлары һәм мунчалары, завод-лары һәм парикмахерскилары булган өр-яңа шәһәр салырга кирәк.
Уңъяктагы калку ярдан онытыл-маслык күренеш ачыла.
Инженер Синяков, күрсәтә-күр- сәтә, кайсы җирдә нәрсә салыначагын, гидротөзүчеләрнең хәзер нинди эшкә ныклап хәзерләнүләрен сөйли. Утрау белән сулъяк яр арасына бер километрлы зур сужыйма бетон плотина ягачак. Бу плотинаның гидроэлектростанциясе, суднолар һәм саллар үткәрү өчен ике камералы шлюзы булачак. Гидротехник- лар, Иделне су үткәрмәслек нык буалар белән бүлеп алып, авыр ко-рылмаларның кыяташлы нигезе — комлы ташка төшәчәкләр. Унбер угажлы йорт биеклегендәге юылма плотина Иделнең төп үзәнен иңләячәк. Аны Идел — Дон төзелешендә эшли торган һәм Сталинград гид- ротөзелеше өчен Сталинград суднолар верфендә инде эшләнеп беткән куәтле земснарядлар юдыртачак. Идел бу вакытта Актүбә буйлап агачак. Ә анда, күренер-күренмәс булып торган Осадная иңкүлегендә, давыл вакытында суднолар туктап тору өчен гавань булачак.
Илле бишенче ел шлюзлар һәм гидроэлектростанция җиһазларын монтажлау елы булачак, ә илле ал-тынчы елда тапшыру линияләре буйлап зур егәрлекле ток йөгерәчәк, бу ток Днепрогэсныкыннан өч мәртәбә артык, Совет электрофика- ииясенең беренче ГЭСы — Социалистик революциянең бөек юлбашчылары Владимир Ильич һәм Иосиф Сталинның гениаль сызмаларын тормышка ашырып, зирәк һәм тырыш халкыбыз төзегән ГОЭЛРО- ныц беренче ГЭСы — Волхов гид- роэлектростанциясенекеннән 24 тап-кыр артык.
Сталинград гидроэлектростанциясе дә салыныр. Аны, сугышчылары- бызның каны сеңгән изге җирдә, бөек Сталин исеме белән канатланып, совет халкы төзи. Ашкынып коммунизмга бару юлында аны тоткарлый алырлык көчләр юк.
ТЫНЫЧЛЫК УЙЛАРЫ
Без, Сталинград җиренең леген- дар урыны — шунда совет сугышчылары күрсәткән батырлык көченә яңгырашы белән тиңләшерлек җырларда әле җырланмаган Мамай курганына күтәрелеп, бөек шәһәр белән саубуллаштык. Ул яшелләнеп килә инде. Яшеллекләр арасыннан, аллы-гөлле чәчәкләргә чумып, геройлар каберләре һәм алар өстендәге һәйкәлләр балкый.
Курганнан сугыш эзләре китмәгән әле. Биредә җир, бомба һәм снарядлар төшеп, актарылып беткән, снаряд кыйпылчыклары пулялар һәм патроннар белән куе булып аралашкан. Алар һәр җирдә: үтәли тишелгән металл каскалар арасында да, бөккәләнеп-сынып беткән кораллар арасында да, янтаеп калган немец танкеткалары һәм танклары арасында да бар.
Курганның төньяк яртысында — 18 нче номерлы «Т-34» маркалы танк. Аны, шәһәргә каратып, биек бетон фундаментка күтәргәннәр. Ул 1943 елның 26 нчы январенда Дон ягыннан беренче булып шәһәргә килеп кергән һәм шушы урында Сталинградны саклаучыларга килеп кушылган. Биредә Дон фронты Сталинград фронты белән кушылды. Танкның ян бронясына беркетелгән бронзада — полковник Нев- жинскнй командовать иткән 121 нче танк бригадасының геройлары: танк командиры Канунников, Холмого-ров һәм Семенов исемнәре.
Курган түбәсендә — чәлпәрәмә ки-леп ватылган тимер-бетон резер-вуарлар. Болар, сукугыч башнялар шикелле, шәһәрнең су йөрү челтәренә су җибәреп торганнар. Түбәнең биеклеге 102 метр. Бөек шәһәр, Идел һәм аның аръягы моннан караганда, уч төбендә генә кебек. Сталинград зур ул. Очы-кырые күренми аның. Эшләгән эше белән дә, анда барган төзелешләр белән дә

матур һәм куәтле ул. һәм биредән торып, үз күзен белән күреп, ты-нычлыкны яклаучы кешеләр үз эш-ләрен башкарып чыгарга сәләтле икәненә һәм анарга тынычлыкның ни өчен кирәк булуына ышанасың.
Ике юл бар: берсе — доллар һәм стерлинглар шыштырдавы, бомба һәм туплар гөрелтесе, кешеләрнең аһ-зары; икенчесе — гидростанцияләр салучы, җир сугаручы, тормышны урманнар һәм шәһәрләр белән бизәүче кешеләр юлы. Өченчесе — юк. Я жимерү юлы, я төзү юлы, я аһ-зар һәм үлем, я шатлык һәм яшәү.
Бигрәк тә моны биредә, Сталин-градта, нык сизәсең, тынычлык, со-циализм һәм демократия яклы дус- ларыбызнын күп булуын, төньяк Атлантика ярлыгын тагып, ирексезләп, Америка камыты киертелгән илләрдәге намуслы хезмәт кешеләренең сугыш теләмәвен биредә тоясын.
Царицын — Сталинград оборонасы музееның герой шәһәргә бүләкләр залында, чыгып килә торган кояш һәм шуның фонында каралып күренгән хәрабәләр чигелгән кызыл байрак бар. Кояш астына: «Сталинград җиңүе миллион йөрәкләрдә соклану һәм өмет уты кабызды»,— дип язылган. Бу байракны Норвегия хатын-кызлары, үзләренең илләрен гитлерчылар җәберләгән һәм квислинглар таптаган вакытта, подпольеда чиккәннәр. Норвегия халкы үзенә азатлык китергән сугышчыларның туфрагын мәсхәрә итми, юк, мәсхәрә итү ул — квислинглар эше.
Шушы ук залда Англиянең мең-ләгән эшче хатын-кызлары исеме чигелгән ашъяулык, Малайя яшьлэ ренең Сталин шәһәре комсомолец ларына бүләк иткән яшслле-сарыды байрагы, Индиянең Индор князьлеге халкыннан урак-чүкечле кызыл бай рак, Индиянең студентлар феде-рациясеннән милли хатын-кыз күлмәге, Чехословакия, Албани? Польша һәм башка ил халыкларыннан бронза статуялар, мәрмәр, фор- фор, хрусталь, картиналар, альбомнар һәм адреслар бар.
Биредә, Сталинградта, халыкла? дуслыгының аерылгысыз булуын сизәсең. Биредә бер кабердә ру: испанияле, татар, белорусе, украин ята. Биредә Амур тайгасынна® килгән, гомерендә бер тапкыр д? сугышмаган Нанай аучысы Максим Пассар 127 фашистны юк иткән, һәм чит илдәге дусларыбызның бүләкләреннән ерак түгел урында аның портреты эленеп тора.
Тагын бер бүләкне искә төшерел китәсе килә. Витрина пыяласы ас тында кызыл кынылы зур кылыч ялтырап ята. Моны Англия короле Георг IV җибәргән. Кылычнын өсте- нә «Сталинградның корыч кебез нык гражданнарына» дип язылган
Атом бомбасы белән селтәнүчеләр моны онытмасыннар. Без онытмыйбыз һәм оныта да алмыйбыз Әнә ул, бөек шәһәр, хәрабәләр арасыннан калкып чыккан батыр! Кы лычын ул кынысына салган, ЛӘКИР аңа күгәреп-ашалып бетәргә ирея бирмәс, чөнки белә ул: халыкара юлбасарлар кулында бомбалар һәм армияләр бар чагында Сталинградның үзендәге, аннан төньяктагы һәм көньяктагы төзелешләрне сакларга тиеш ул. j