Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР



КЫШКЫ АЛТЫН
Өсләренә колхоз кырларының Килеп чыкты сөттәй ак болыт, Купты буран. Океан суларының Күбекләре оча кар булып.
Күбек түгел, бодайга сөт килә, Шатлык алып килә бураннар, Хәзер безгә кар да шатлык бирә, Кышкы алтын ява, туганнар!
Уйный-уйный ява кышкы алтын, Кирәк аны тотып калырга, һәм ул алтын чакыра колхоз халкын Тизрәк кырга, кырга барырга!
1951.
ЯШЬ ШАХТЕРЛАР ТУРЫНДА ҖЫР
Сау бул!—дип туган авылга, Өч егет бергә-бергә Чыктылар да олы юлга, Киттеләр төрле җиргә.
Батыржан ерак-еракка, Кузбасска таба китте, Ә Илдар икенче якка, Мосбасска барып җитте.
Тимербай Донбасс жиренә, Көнбатышка ашкынды, Стахановның үзенә Поезд аны тапшырды.

4*
Таңнар артыннан таң атты, Еракта калды Зөя, Егетләрнең күңелен тартты Яңа профессия.
Алар башта сораштылар Тормышын шахтёрларның, Тыңлый-тыңлый урнаштылар Аларның шат җырларын.
Күрәләр, шахтёрлар килә, «Победа»га утырып, Алар илгә күмер бирә Унар норма тутырып.
Кызыксынып, шахтада да Булды алар көн саен, Күрделәр җир астында да Эшләгәнен комбайн.
Бабаларыннан ишеткән Алар кәйлә турында, Кәйлә инде күптән беткән, Белмәгәннәр шуны да.
Шахтёр булырга тырышты Яшь егетләр аннары, Үзләренә нык булышты Шахта ветераннары.
Яшьләр белде: һәр заводта Шахтёрның да эше бар, Рудалар эреткән утта Ялкынлы зур көче бар.
Алар әйтте: күп табылсын Илгә күмер, рудалар, Көннән-көн күбрәк кабынсын Яңа мартен, домналар.
Ашкынып алга барабыз, Үсә безнең туган нл, Руда, күмер — ул паровоз, Турбина, автомобиль,
Куәтле экскаватор, ГЭСларның каркаслары, һәм йөз меңләгән трактор, Коммунизм утлары.
Шахтёр, димәк, көче белән Илнең көчен кабатлый, Үзенең зур эше белән Тынычлык эшен яклый.
Калын яңа шахталарда Эшләр өчен гомергә, һәм керештеләр алар да Баетырга тугай илне Руда белән күмергә.
Көннәр тиз үтте, аннары Берничә ел да үтте, Яшь егетләрнең даннары Бөтен ил буйлап китте.
Шахтер көне булган чакта, Өч егет изге җирдә Булдылар бергә кунакта Сталинда, Кремльдә.
Юлбашчы кыска сөйләде: Мактады яшь улларын, Яңа уңышлар теләде;
Карт шахтерлар белән бергә Зурлап кысты кулларын.
1951.