Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ӘХӘТ ЧАРЛАН
СИН ҮЛМӘДЕҢ, ЛЕНИН!
Ил өстенә ирек язы алып Килдең, бөркет, кундың кыяга. Кояш кебек сүнмәс нурлар чәчтең, Юл яктыртып бөтен дөньяга.
Үлмәдең Сип, бөек даһи Ленин, Син яшисең безнең күңелдә.
Якты байрак булып җилфердисең Илебезнең аяз күгендә.
Синең эшең булып чәчәк ата Илнең һәрбер бөек төзелеше. Яши даһи Сталин йөрәгендә Ильич йөрәгенең тибеше.
Коммунизм төзү утлары
Шундый якты, көчле яналар. Елгаларның тирән сулары Без теләгән якка агалар.
Ленинизм — яшәү кояшы, Батырларны туплый сафына; Көч бирә ул герой Кореяга, Дәрт бирә ул Вьетнам халкына.
Бөтен җирдә Син яшисең, Ленин! Синең исемең мәңге нур чәчәр; Тынычлык һәм ирек көрәшендә, Безнең җиңүләрдә ул яшәр.
Син үлмәдең, Ленин!
Даһи Сталин
Туры саклый синең юлыңны.
Куанам мин аның күзләрендә Күреп синең акыл нурыңны.
ГАЛЫЙМҖАН ЛАТЫЙП
ИЛЬИЧ БЕЛӘН
Иртән торгач,
Күршем сорый миннән, һәркөн балкый төнге утын, — ди, Җемелдәтеп якты тасма суза Тәрәзәдән синец йортын,— ди.
Гаҗәпләнмә, дустым, һич кенә дә
Сүнмәвенә минем утымның.
Владимир Ильич Ленин белән Мин сөйләшеп шулай утырдым.
Башкалар күк мин дә аерыл алмыйм Ленин, Сталин язган томнардан; Рухым өчен кирәк азыкларның Энҗеләрен табам алардан.
Таңга кадәр тәрзәм каршысында Җем-җем итеп йолдыз балкыды, Ул йолдыз да Ильич сүзләреннән Алган кебек иде яктыны.

6