Логотип Казан Утлары
Публицистика

Киодо агентлыгының баш редакторы Кинси Ивамото әфәндегә


Хөрмәтле К. Ивамото әфәнде! 1Мин Сезнең япон халкына яңа ел хаты җибәрүне үтенеп язган мөрәҗәгатегезне алдым.
Совет эшлеклеләрендә чит дәүләт премьерының башка дәүләт халкына үзенең теләкләре белән мөрәҗәгать итү традициясе юк. Ләкин чит ил оккупациясе уңае белән бәлагә эләккән япон халкына Советлар Союзы халыкларының тирән теләктәшлеге мине бу кагыйдәдән читкә чыгарга һәм Сезнең үтенечегезне канәгатьләндерергә мәҗбүр итә.
Япон халкына минем аңа азатлык һәм бәхет теләвемне, аңа үз ватанының бәйсезлеге өчен батыр көрәшендә тулы уңыш теләвемне тапшыруыгызны үтенәм.
Советлар Союзы халыклары моннан элек чит илләр оккупациясе фаҗигаләрен үзләре дә татыдылар. Бу оккупациядә япон империалистлары да катнашты. Шунлыктан Советлар Союзы халыклары япон халкының газаплануын тулысыича аңлыйлар, аңа тирән теләктәшлек белдерәләр һәм аның, заманында Советлар Союзы халыклары ирешкән кебек үк, үз ватанын тергезүгә һәм аның бәйсезлегенә ирешәчәгенә ышаналар.
Япон эшчеләренә эшсезлектән һәм түбән эш хакыннан котылуны, күн кулланыла торган товарларга югары бәяләрнең бетерелүен һәм тынычлыкны саклау өчен көрәштә уңыш телим.
Япон крестьяннарына җирсезлектән һәм аз җирлелектән котылуны, зур налогларның бетерелүен һәм тынычлыкны саклау өчен көрәштә уңыш телим.
Бөтен япон халкына һәм аның интеллигенциясенә Япониядә демократик көчләрнең тулы җиңүен, илнең экономик тормышының җанлануын һәм күтәрелүен, милли культураның, фәннең һәм сәнгатьнең чәчәк атуын һәм тынычлыкны саклау өчен көрәштә уңыш телим.
Ихтирам белән
И. СТАЛИН.