Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ОСТАЛЫК ТУРЫНДА


I
«Ниһаять, китәр көй һәм китәр сәгать тә килеп житте. 1^1әңгелек мосафир шикелле, Габдулла үз гомерендә ничәнче тапкыр менә шулай юлга хәзерләнде, ничәмә тапкыр менә шулай арбагамы, чанагамы чыгып утырды, һәрвакыттагыча бу юлы да олылар аны бөтен булган киеменә киендерделәр, һәм өсте биек артлы чыпталы чанага... чыгарып утырттылар.
Казаннан чыгып киткәндә Габдул-ланың исенә ни өчендер әлеге жыр килеп төште:
Кайда гына барсаң да бер кояш, Күбәләктәй газиз җанга көч...»
«Тукай» романының беренче китабы әнә шулай тәмамлана.
Әйе, кая гына барма, кемдә генә торма, һәркайда «күбәләктәй газиз жанга көч», аяусыз тормышның үги баласына, кагыл ып-сугылып кеше өстендә үскән әлеге шул ятим балага көч...
Ниләр генә күрми бу нарасый, ниләр генә башыннан кичерми!
«...Ул биргәндә ашады, бирмәгәндә үзе үрелеп алды. «Пырдымсыз» дип кашык белән аның кулына суктылар, өстәл яныннан кудылар. Ул, аралыкка кереп... мәче балалары белән бер савыттан ашады... Кышның суыгында да. буранында да өйдән чыгарга туры килгәндә... шакырдап туңган ишекне ача алмыйча, ыштансыз һәм яланаяк көе калтыранып:
— Әби-и-и, аа-ч!—дип әрнеп кычкыруын ишеткәндә дә Шәрифә карчык:
— Ярар, дөмекмәссең әле, килме-шәк!— дип аңар ишек ачарга ашыкмады».
Үги атасы булган туң жанлы, кансыз бер мулланың кыены астында Габдулланың дөньяда иң соңгы таянычы, иң ышанычлы сыеныр кешесе — әнисе дә үлә. Бераздан шушы коточкыч авыр тормышны күтәрә алмыйча, үзе дә аяктан егылгач, үги әбисе:
— «Әйдә, үлсә, өйдә бер кашык кимер!» — ди.
Мәһдия карчык иртәле-кичле кереп:
— Үлмәдеме әле? — дип аның үл-гәнен көтеп йөри.
Ниһаять, «дүрт яшьлек дисән, олыларча моңсу күзле, алты дисән, бик кечкенә һәм арык гәүдәле» бу малайны кабык арбага утыртып, Печән базарына алып чыгалар...
Әмма бу ятим нинди генә кыенлыкка төшмәсен, аның нәни башына нинди генә фажнгалар ябырылмасын, халык аңа һәрвакыт ярдәмгә килә. «Инде бетте, инде изелде...» дигәндә, бөек жанлы, киң һәм изге күңелле хезмәт иясе халык ятим баланы һәркайчан коткарып кала, үзенең Нәфисә һәм Газизәләре. Сәгъди һәм Мөхәммәтвәлиләренен кулы белән, туган әтисе, үз әнисе булып,, аның башын сыйпый, тамагын туйдыра, көр күңелле җырлары, уеннары, акыллы һәм ягымлы киңәшләре белән яраланган күңелен дәваларга тырыша.
Габдулланы асрамага бирергә дип шәһәргә алып килгән олаучы агай, як-ягыннан өреп торган Печән
89
базары этләренә җавабында, бөтен фаҗиганы берьюлы төшендереп би-рергә теләгәндәй, ачынып:
— «...Эт баласы түгел бит, ачтан үтерәсе килми», — ди. Ачу белән тупас итеп әйтелгән бу сүзләр хезмәт иясе халыкның, хәтта кара язмышка баш ияргә мәҗбүр булып, ахыр чигенә кадәр җитеп бөлгән һәм ачыккан вакытында да күңеле гуманистик тойгылар белән балкып торуын күрсәтә түгелме?
Кечкенә Габдулла моны аңламый әле. Әммә күңеле белән ул аны сизә башлады кебек инде. Фазылны озатканда, Гөләнвәргә хат язганда һәм тагын шундый берничә урында тойгыларының ничектер үзеннән-үзе ташып китүе, бала акылы белән ачылар тормышындагын аңларга тырышкандай, өзлексез нидер күзәтүе, нидер эзләнүе әнә шул сизенүнең бер чаткысы булмадымы икән?
Нәни Апуш тора-бара бөек Тукай булып үсеп китә икән, монда Тукайның табигый талантыннан тыш халыктан килеп кушылган өлеш тә бик зур. Россиянең уртасында, бөек рус халкының прогрессив идеяләре чәчәк аткан җирдә, тарихи урыннарда яшәүче, үзе дә ирек сөюче һәм эшчән бер халыкның ул вакытта ничек яшәве, үзенең алдынгы вәкилләре аркылы шагыйрь улына ничек көч һәм дәрт биреп, торуы, аңа нинди илһам чишмәсе булуы турында без инде «Тукай»ның киләчәк китапларында укырбыз. Хәзергә исә романның «Совет әдәбияты»нда басылып чыккан беренче китабы һәм аны укуда и тугай кайбер фикерләр турында сүз бара.
Тукай романының бу беренче ки-табын укучы җылы каршы алды. Бу роман бик хаклы рәвештә 1951 елда тәмам булган яңа әсәрләр арасында күренекле бер урында тора. Әмма укучының бу әсәргә һәм аның авторына иң зур таләпләр куюы бик табигый. Чөнки бу романда халыкның иң бөек, иң сөекле улларының берсе гәүдәләнергә тиеш, чөнки Тукай иҗаты, Тукайның поэзиясе — татар халкының билгеле бер чордагы бөтен бер иҗтимагый тормышын, патша Россиясе шартларында да өзлексез иреккә, яктылыкка, халыклар д у сл ы гы и а о м тыл у ы и ч а гы л д ы р уч ы ачык бер көзгесе.
Шулай булганлыктан, без, укучылар, сөекле шагыйребезнең ничек яшәвеннән, ничек көн күрүеннән тыш, аның соклангыч иҗатында иске тормышка көчле ялкын булып бәреп чыккан көйдергеч нәфрәтнең ничек кабынуын, халкына шундый көчле мәхәббәтенең нинди шартларда һәм ничек туып үсә килүен, кыскасы, аның иҗатын рухландырып һәм сугарып торган төп көчләрне күрергә теләр идек. Тукайның иҗаты турында сүз барганда, нигезгә әнә шул көч салынсын, әсәр аның поэзиясенә аңлатма биреп бару юлыннан китеп, кискен каршылыклар бәрелеше белән тулган бу бай һәм катлаулы иҗади тормышны ярлыландырмасын иде.
Бу әсәр Тукайның шигъри дәрт белән рухланып, ялкынланып узган үз гомере кебек үк, авыр фаҗига - ларны җиңеп, яктылыкка омтыла, киләчәккә өнди торган дәртле һәм ашкынулы итеп поэтик тел белән язылган көчле эпопея булырга тиеш. Романның шулай булачагына безнең ышанычыбыз бик зур.
1951 елда безнең әдәбият тагын бер зур әсәргә баеды. Габдрахмаи Әпсәләмов Советлар Союзы Герое Гафиятуллин тормышыннан алып язылган «Газинур» романын тәмам итте («Совет әдәбияты» журналының 9—12 саннарында басылды).
Бу әсәрне сюжетын — сюжетка, телен—телгә дигәндәй алып, җен-текләп өйрәнүгә керешмәстән (бу мәкаләнең бурычы да ул түгел), бер кат укып чыгудан туган иң беренче фикерне әйткәндә — бу роман Г. Әпсәләмов өчен бер адым алга атлау дигән сүз, ул әдәби эшләнеше ягыннан, аның моннан элек язылган әсәрләреннән һичшиксез өстен тора.
Г. Әпсәләмовның элекке әсәрләре-нең байтагысында, бигрәк тә «Алтын йолдыз» ның журналда басылган беренче редакциясендә, әсәрнең оригинальлек кыйммәтен түбәнәйтүче һәртөрле таушалган алымнар йогынтысы сизелә, шушы басым ас-тында чынбарлыкның бай эчтәлекле һәм бик үзенчәлекле реаль вакый
90
галары да пичектер «китапча» су-рәтләнеп, төссезләнеп чыга иде. Шул ук нәрсә аның теленә дә йогынты ясап килде. «Газинур»да Г. Әпсәләмов бу йогынтыга бирешмәскә тырышкан. Монда ул гади генә бер хәлнең дә, иң гади көндәлек тормышның да үз матурлыгын, үз ямен эзләгән, күп урында аны тапкан, шуны чынбарлыкның үзенә хас реаль бизәкләре белән, күз алдына китерердәй итеп, сурәтләп тә биргән. Менә без тарантас түренә арка терәп утырган колхоз егете Газинур белән җәйге матур төннәрнең, бе- р ен дә җы р л ы й - җы р л ы й Б ө гел м ә дә 11 кайтып киләбез, менә карт большевик Гали абзый белән танышабыз, менә еракларда, Кама буендагы ки-сентеләрдә Газинурның агачларга тамга салып йөрүен күрәбез, күзе бәйләнгән яралы шофёр — Николай белән дошман бомбалары астында яралыларга дару алып кайтуына сокланабыз һәм, ниһаять, ут ыргып торган дошман амбразурасына таш-лануын күрәбез. Газинур һәр эшкә ялкынланып тотынучы кайнар канлы егет. Була икән, аңа һәммә нәрсә дә — эш тә, бәхет тә, мәхәббәт тә — тулы булсын, мул булсын. Ярты- йорты гына аны канәгатьләндерә алмый. Язучы — геройның әнә шул үзенчәлеген һәр вакыйгада диярлек күрсәтә барган. Характерның үз үсешеннән табигый рәвештә килеп чыгып, образны оныттырмаслык итеп яктыртып җибәрә торган мондый урыннар бу әсәрдә күп очрый.
Газинур әдәби образ гына түгел, ул халыкның герой улы, халыкның туган илгә кайнар мәхәббәтен, киң сулышлы, батыр йөрәкле булуын Бөек Ватан сугышында телдән-телгә сөйләнерлек сокландыргыч батырлыклары белән раслаган йөзләрчә халык улларының берсе. Безнең халык сөекле илебезнең иркен, саф һавасын сулап, Ленин — Сталин партиясенең гуманистик идеяләре белән рухланып үскән бу улларының шушы югарылыкка күтәрелүләре белән чын күңелдән горурлана һәм мактана. Сөекле юлбашчыбыз бөек Сталин белән бергә, без:
— «Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда һәлак булган геройларга мәңгелек дан!>— дибез һәм аларның якты истәлеген үзебез белән бергә киләчәккә алып барабыз.
Г. Әпсәләмов шушы батыр халык улларыннан берсенең — башта юн», ләп укый-яза белмәгән бер көтүче ма-лайның— партияле һәм партиясез совет кешеләренең нык оешкан коллективы эчендә, туган иле өчен, сөекле халкының матур киләчәге өчен дошман пулеметын үз күкрәге белән каплау дәрәҗәсенә күтәрелүен реаль образларда, яратып укырлык итеп тирән мәхәббәт белән язган.
Шулай да бу әсәрнең җыйнаклан-дырасы, гомумән яхшыртасы урын-нары бар әле. Романның сугыш Bait ы й га л арына багышланган соңгы өлешендә каләмнең үткенлеге җитеп бетми, беренче яртысындагы лирик җылылыкның соңга таба суына төшүе сизелә. Кайбер вакыйгалар сюжетның барышына бик нык үрелеп үс.мәгәнлектәи (Володя белән: Катяның урманда очрашулары һ. б.), әсәргә теләр-теләмәс, мәҗбүри рәвештә генә кертелгән бер кисәк кебек аерылып торалар. Образлар аша гәүдәләндереп бирәсе урында, озакка сузып сөйләнүләр, озак уйланулар да очраштыргалый. Китап итеп чыгарганда Г. Әпсәләмов әсәрне һәр яктан яхшыртыр дип ышанабыз.
1951 елда язылган бу ике роман турындагы фикерләр, җыйнак кына итеп әйткәндә, менә шулар. Алар икесе дә моңарчы язучы каләмен көтеп торган бик әһәмиятле һәм бик җитди темага язылган әсәрләр. Ләкин укучының башка темаларга да күп кенә зур әсәрләр, яхшы әсәрләр көтүен истән чыгарырга ярамый. 1950 елның июнендә Татарстан Совет Язучыларының икенче съезды. ВКП(б) Үзәк Комитеты күрсәтмәләреннән һәм ВКП(б) ның Өлкә Комитеты карарларыннан чыгып, язучылар каршына нефть промышленносте, һәм гомумән эшчеләр, стахановчылар тормышыннан, республиканың алдынгы укымышлылары. галимнәре, яшьләре тормышыннан, шулай ук — халыклар дуслыгы турында югары художестволы яңа зур әсәрләр язуны бурыч итеп куйган
91
иде. Бу бурыч һаман да безнең өстә әле, чөнки аның үтәлгәне юк, әдә-биятыбызның мондый китаплар те-зеләчәк шүрлекләре һаман да буш тора әле.
II
Инде хикәягә килсәк, матур әдә-биятта һәрвакыт күренекле һәм мактаулы урын тотын килүче бу жанр, кызганычка каршы, 1951 елда үз югарылыгына менә алмады. Әгәр i945 елда 33 хикәя, 1946 елда 26 хикәя язылып та, 1951 елда «Совет әдәбияты» журналында нибары ике генә хикәя һәм бер генә повесть (М. Әмирнең «Казан урамнарында», Әмирхан Еникинең «Кышкы юл» хикәяләре һәхм Фатих Хөснинең <:Җәй башы» повесте) басылып чыгуын искә төшерсәк, мәсьәләнең бик җитди торуы тагын да ачыграк аңлашылыр. Кечкенә хикәянең яратып укыла торган бик кирәкле һәм кадерле жанрларның берсе булуы һәркемгә билгеле. Хикәя жанрының әдәбиятта нинди урын тотуы, пар-тиянең һәм хөкүмәтнең бу жанрны үстерүгә никадәр игътибар итүләре рус совет язучысы С. Антоновка һәм украин язучысы Ю. Яновскийга хи-кәяләр китабы өчен Сталин премиясе бирүдә дә бик ачык күренде. Бездә исә хикәянең игътибар үзәгендә тормавы, күп кенә язучыларның — өлкәннәрнең булсын, яшь- рәкләреиең булсын — узган елда бер генә хикәя яисә бер генә очерк та язмаулары бик гаҗәпләндерә торган хәл. Нигә болан? Хәлбуки язучыны иҗат дәрте белән рухлан-дырырлык зур яңалыклар, яхшы хикәя, ялкынлы очерк яисә поэма булып үзеннән-үзе әдәбиятка керүне сорый торган вакыйгалар безнең үз тирәбездә генә дә көн саен булып тора. Без яши торган Идел буенда ничәме-ничә өлкәнең бөтен табигатен үзгәртәчәк коммунизм төзелешләре, киләчәктә Татарстанның бөтен хуҗалыгының, культурасының үсешенә зур үзгәреш кертәчәк нефть промышленностеның барлыкка килүе, завод-фабрикал ардагы һәм колхозлардагы зур үзгәрешләр, бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәш мәсьәләләре — болар һәрбер каләм остасын, һәр иҗат кешесен ялкынландырырлык темалар түгелмени?
Проза әсәрләренең, бигрәк тә хи-кәяләрнең узган елда аз язылуының төп сәбәбе, безнеңчә, язучыларның иҗат активлыгы җитмәүдә һәм халкыбызның коммунизм төзү юлындагы әнә шушы бөек эшен һәм кешеләрнең аңында шушы төзелеш китереп тудырган яңалыкларны, иҗат кешесе буларак, коммунизм җәмгыятенең актив төзүчесе буларак тирәнтен өйрәнмәүдә.
Кайберәүләр тормышны өйрәнүне тар мәгънәсендә, ягъни халыкның эшен, тормышын үз күзең белән күреп йөрү, көнкүрешкә бәйле булган «тере» фактларны җыю мәгънәсендә генә аңлыйлар. Дөрес, ул да кирәк, тормышның үзен күрмичә торып, чынбарлыкны реаль картиналарда һәм дөрес чагылдыру мөмкин түгел. Әмма сүз монда тормышның өске ягын, аның фактларын өйрәнү турында гына бармый. Сүз монда тормышны художник булып өйрәнү турында гына да түгел, бәлки, марксизм-ленинизм тәгълиматы белән бик нык коралланган хәлдә, чынбарлыкны философларча да өйрәнү, политик эшлекле булып, актив төзүче булып та өйрәнү турында бара. Без халык аңында хосусый милекчелек калдыгының җиңелә һәм бетә барып, социалистик милекне үзеңнеке итү тойгысының ныгып килгән чорында яшибез. Безнең күз алдыбызда кул көче белән акыл хезмәтенең, авыл белән шәһәрнең аермасы бетеп килә. Без яңа мораль, яңа әдәп, дөньяга коммунизм җәмгыятенең тулы хокуклы члены булып карау кебек яңа сыйфатларның 'чәчәк ата башлаган чорында яшибез. Ул сыйфатлар ничек үсәләр? Коммунизмга күчү чорында тормышның үсеш законнары, аның этәреш көчләре ниндиләр, бу үсешкә нинди каршылыклар уңайсызлый, нәрсәләр киртә була?
«Әдәбият халык таләпләре юга-рылыгында булырга гына түгел, бәлки халыкның зәвыкларын тагын да үстерергә, аның таләпләрен югары күтәрергә, аларны яңа идеяләр белән баетырга (курсив безнеке — Г. Б.), халыкны алга алып барырга тиеш». (Жданов.)
92
Безгә, язучыларга, нәкъ әнә шул жнтмн: марксизм-ленинизм классик-ларының хезмәтләре ярдәмендә, хә-зерге тормышны теоретик яктай тирән итеп өйрәнү, шул турыда иҗат кешесе буларак, дулкынланып, яңалыкны тагын да ныгыту, тагын да үстерү юлында фикер йөртү, яңа вдеяне гәүдәләндерерлек яңа образ, яңа форма өчен, үткен сүз өчен көрәш җитми.
Байтак кына әсәрләребезнең әле хәзер дә схемадан котыла алмавы, күбесенең нигезендә шактый кабат-ланган стандарт конфликтлар ятуы да әнә шуның — яңаны эзләмәүнең нәтиҗәсе булса кирәк.
Мәсәлән, Ибраһим Газиның «Ал-магачлар чәчәк ата» дигән повестенда элек чибәр генә эшләп килгән колхоз председателе Гыймади сугыштан соң яңалыкны сизми башлый да, аны урыныннан төшерәләр. Ф. Хөснинең аннан соң язылган повестенда («Җәй башы») Фазыл- җан да шул ук язмышка дучар була. Пьеса язучыларда да «пред-седатель төшерү» фактлары очрый.
Моңа каршы чыгу — бу әле мон-дый конфликтның тормышта бар-лыгын инкарь итү түгел. Гыймади- лар, кызганычка каршы, һаман да очраштыргалый әле. Сүз монда тик ал арны тормыштагы пропорциядә алу кирәклеге турында бара. Чөнки әсәр язарга конфликт кирәк булганда һаман да шундыйларны гына сөйрәп чыгару чынбарлыктан читкә алып китәчәк. Шуның өстенә, әсәрнең оригинальлеге геройның исеме яна булуда түгел, бәлки образларының яңалыгында.
Тискәрегә уңайны каршы ку1о — ул антагонистик сыйныфлар яшәгән вакыттан ук калган иске бер калып. Коммунизм төзү чоры кешеләренең үзара мөнәсәбәтен, җәмгыятьнең һәм экономиканың, үсеш законнарын иҗат кешесе буларак өйрәнгәндә, әдәби әсәрне, уңай белән тискәрене каршы кую белән бергә, бүтән төрле каршылыкларны җиңүгә нигезләргә дә мөмкин булыр иде.
Мәсәлән, нигә әсәрнең сюжетына кеше белән табигать арасындагы каршылыкны нигез итмәскә икән? Мондый каршылыкның коммунизм чорында төп каршылык булачагын Алексей Максимович Горький күп-тән үк әйткән иде. Чыннан да, та-бигатьнең кирелегенә каршы көрәш, аның йөгәнсез кыргый көчен кеше-нең даһи акылына буйсындыру эш-ләре бездә хәзер әнә нинди колач алып бара! Суның кирегә таба агуы хәтта халык иҗатында да эшкә ашырып булмастай бер хыял үрнәге итеп алына иде («Сүзләремнән кайтасым юк, сулар кирегә акса да...»). Большевиклар суны гына түгел, хәтта миллион еллар буенча бер юнәлештә искән һәлакәтле чүл җилләрен авызлыкларга да әмәл тап-тылар! Яисә җилләрдән җитезрәк, тавыштан тизрәк очарга омтылу табигатьнең кирелеген җиңү түгел-мени? Гади җимеш агачын, иң гади үсемлекне күз күрмәгән, колак ишет-мәгән яңа җимеш, яңа орлык бирергә мәҗбүр итү совет кешесенең якты акылын, иҗади хезмәтен, туган иленә мәхәббәтен бөтен гүзәллеге, соклангыч бизәкләре белән гәүдәләндереп бирергә уңайлы җир-лек түгелмени?
Безнең бүгенге тормышта, бигрәк тә социалистик хуҗалыкның төп тар-макларында, үзара ярышып эшләү шундый формаларга керде, шулкадәр киң колач алды, хәзер инде ярыштан читтә калган бер генә эшче юк дисәк тә ялгыш булмас. Безнең заман героеның эчке дөньясын ачып бирү өчен моннан да уңайрак бүтән берәр мөмкинлекне уйлап табу да кыен. Чөнки кешенең ха-рактеры, аның күңел байлыгы, аның иң якты омтылышлары, барыннан да бигрәк, хезмәттә, иҗат коллективы эчендә ачыла, аның таланты, бөтен табигый сәләте хезмәт процессында, бигрәк тә ярыш дәрте белән рухланып, гади хезмәт иҗаг эшенә әверелгәндә үзен күрсәтә.
Иптәш И. В. Сталин 1929 елла болай дип язган иде:
«Соңгы вакытта безнең матбугатта ярыш турында мәкаләләр һәм за- меткалар бик сш басыла. Ярышның философиясе турында, ярышның та-мырлары турында, ярышның мөмкин булган нәтиҗәләре һәм башкалар турында язалар. Ләкин ярышның массалар тарафыннан ничек
93
үткәрелүен күрсәткән картинаны, эшчеләрнең миллионнарча массалары ярышны тормышка ашырганда һәм договорларга кул куйганда нәрсә кичерүләрен күрсәткән картинаны, эшчеләр массасының ярыш эшен үз эшләре, туган эш итеп мсәпләвси күрсәткән картинаны азмы-күпме төгәл сурәтләүче заметка- ларны сирәк очратырга мөмкин. Хәлбуки, безнең өчен эшнең бу ягы — ярышның гаять әһәмиятле ягы.» (Әсәрләр, татарча тәрҗемәсенең 12 томы, 123 бит.)
Нәкъ менә шул турыда: ярышып эшләгәндә «эшчеләрнең нәрсә киче-рүләре» һәм ярышны «үз эшләре итеп» аңлаулары турында бездә оста каләм белән, дулкынланып укырлык итеп язылган әсәрләр бик аз әле. Кайбер иптәшләр исә бу темага язылган әсәрләрен әһәмияте һәм кирәге булмаган тормыш вак-төяге белән тутырып, ярышның үзен, аның да, иптәш Сталин мәкаләсендә әйтелгән, иң әһәмиятле һәм иҗади моментын читләтеп кенә үтәләр. Ф. Басыировның «Алтынчы пункт» дигән хикәясе әнә шундыйлардан. Шунысы бик сәер, бу әсәр социалистик ярыш һәм производствога яңалык кертүчеләр турында язылган булуга карамастан, анда ярыш үзе дә, укучыга алдынгы эшче дип тәкъдим ителгән Гаделшин да, аның төсе-кыяфәте дә — берсе дә күренми. Гаделшин электродка яңа материал таба. Шул уңай белән автор электрод турында кирәк урында да, кирәкмәгән урында да бик күп нәрсәләр яза. Электрод турында сүз •барган белән дә, вакыйганың уртасында ул түгел, бәлки алдынгы эшче үзе басып торырга тиеш бит. Ничек эшли ул, ниләр уйлый, калдык-постык тимер чыбык кисәкләреннән электрод ясау уе анда пичек туа? Аны нәрсә рухландыра? Хикәя боларга җавап бирми. Шулар- ның барысы өстенә, автор монда йорәк җылысын кушмаган, хикәясен дулкынланмыйча, салкын кан белән язган. Иптәш Басыйровка апы әдәби әсәр итеп өлгертмичә торып мат-бугатка чыгармаска кирәк иде.
Инде яңадан төп мәсьәләгә кайныйк. Иптәш Сталин шул ук мәкаләсендә болай дигән иде:
«Социалистик ярыш әйтә: берәүләр начар эшлиләр, икенчеләр яхшы, өченчеләр тагын да яхшырак эшлиләр, — иң яхшы эшләүчеләрне куып җит һәм гомуми күтәрелешкә иреш, ди».
Бөек юлбашчыбызның социалистик ярышның төп эчтәлеген һәрва- кыттагыча ачык итеп һәм халыкка аңлаешлы итеп билгеләп биргән бу сүзләре тирән фикерләр уята. Безнең әдәбиятта нормасын тутырмаучы кеше яңалык кертүчегә, яки стахановчыга һәрвакыт диярлек кискен һәм контраст рәвешендә капма-каршы куела да, әлеге шул бер уңайга бер тискәрене каршы кую принцибыннан чыгып булса кирәк, аны (стахановчы булмаган кешене) иске калыпка сыйдыру өчен, һәртөрле кара буяулар белән буярга тотыналар: ул иске фикерле дә, кире дә, надан да, шыксыз да...
Сүз социалистик җәмгыятьтә тәр-бияләнгән үзебезнең совет кешесе турында бара икән, без аны бүген стахановчы булмаган өчен кимсетә алмыйбыз. Бүген алдынгылар рәтенә менеп җитмәгән икән, иртәгә менәр. «Уртача» кешенең аңа алга барырга ярдәм итүче сыйфатларын табып, аның үсешен күрсәтә белү ул — язучының бурычы. Дөрес, совет кешеләре семьясына дошман агентлары да килеп кысылуы мөмкин. Капиталистик чолганышта яшибез икән, сыйнфый дошманның һәртөрле мәкеренә каршы без һәрвакыт сизгер булырга тиешбез. Әдәби образ итеп алганда да аларның урыны бөтенләй башка. Без аларга карата әдәбиятта үтергеч сатирадан һәм көйдергеч нәфрәттән бүтән корал кул-ланмыйбыз.
Гомере буена кешенең бөеклегенә сокланып яшәгән, барыннан да элек хезмәт иясенең яхшы сыйфатларын күрергә, ул сыйфатларны тагып да үстерергә омтылып яшәгән бөек гу-манист — М. Горький «тормыштагыча итеп» язу сылтавы белән кешенең кимчелекләрен күпертеп күрсәтергә омтылучыларга:
«Ни гә ш ул кадәр к өч ә п ә-көч ә н ә артка борылып карарга? Кешенең кимчелекләрен, аның тискәре сый-фатларын күрсәтү шулкадәр үк
94
мәҗбүримени?.. — дигән ачулы сорау куйган иде. — ...Мин кешене селкеткәләп алуга һич каршы тормыйм. Ләкин эш анда түгел, бәлки яшәүгә омтылуны, җиңүгә, соклангыч төзелешкә, галәмне үзләштерүгә, бөтен галәмне үзләштерүгә омтылышны көчле картиналарда тормыштан йолкып алып бирүдә».
Чыннан да, уңай белән тискәренең көрәше генә түгел, бәлки икс «уңай»ның узышуы да, ягыш кешенең уңай якларын язу да «җиңүгә омтыл ышн ы тор м ы шта н йол кып алып көчле картиналарда» күрсәтергә мөмкинлек бирә бит! Бер үк максатка омтылучы, ләкин аңа төрле юллар белән, төрле тизлектә баручы ике совет кешесенең ярышы да коммунизм төзүченең катлаулы эчке дөньясын, аның алга омтылышын һәм, димәк, характеры чыныгуын күрсәтергә бик яхшы җирлек булып хезмәт итә ала. Бөек рус әдәбияты һәм безнең әдәбияттагы кайбер яхшы әсәрләр әнә шуны күрсәтә. Яшь шагыйрь Әнзәр Давыдов комбайнчыларның әнә шундый ярышын ъАлгы сафтагылар» исемле поэмасында дулкынланып укырлык яхшы шигъри көч белән бирә алган иде. Ләкин бу, кайбер хикәяләрдәге кебек тар мәгънәсендәге осталык яисә җитезлек ярышы гына түгел, бәлки, тормышның теләсә нинди тармагында, көн саен булып тора торган көчле характерлар ярышы, ихтыяр көче, дәрт һәм омтылышлар ярышы булсын.
Әмирхан Еникинең «Кышкы юл»ы әнә шундый «тискәре» геройсыз язылган хикәя. Язучы ансат укыла торган, нечкәләп эшләнгән җиңел тел белән безнең заманның укымышлы яшьләре тормышыннан матур күренешләрне тасвирлый алган.
Тик бу хикәяне укып чыкканнан соң, нидер канәгатьләндереп җиткер-мәвен сизәсең. Бәлки монда герой-ларны көрәштерүче җитди конфликт җитми торгандыр? Юк. Бу хикәядә андый конфликтның юклыгы сизелергә тиеш түгел иде. Чөнки автор бер үк юнәлештә, бер үк идея белән рухланып эшләүче (икесе дә агроном, икесе дә тармаклы бодай үстерергә омтылалар) икс яшь кешедә бер-берссниән бик нык аерылып тора торган ике төрле характер тапкан. Хикәяне сөйләп баручы аша (автор аны мәгариф министрлыгының инспекторы дип таныштыра) ул аларны табуына үзенең дә бик канәгать булуын әйтеп куя.
«Наилә үзенең акыллы, тыйнак, ачык, туры итеп әйткән һәр сүзе белән, тышкы сабырлыгы аша сизелеп торган эчке ихтыяр көче белән, ниһаять, үз-үзенә ышанудан туган горурлыгы белән мине бөтенләйәсир итте. Шул ук вакытта агроном егетнең үз дигәнен булдыруда һичнәрсә белән хисаплашмас чаялыгын, бөтен нәрсәне үз теләгенә буйсындырып аңларга омтылуын һәм тынгысыз бер дәрт белән туктаусыз януын күреп, мин чын-чынлап аңа сокланмыйча булдыра алмадым. Әйтерсеи, ике асылташ бер-бсрсеиә сугылып, күз камаштырырлык мең төрле чаткылар чәчрәтәләр иде».
Сүз дә юк, чая егет, акыллы кыз. Икесенең дә үз характерлары булырга охшый. Тик аларны вакыйга эченә кертеп җибәрергә дә үзләрен «ачарга» гына мәҗбүр итәргә кирәк.
Дөресен әйткәндә, болар арасында чаткылар чәчрәтер өчен иң уңайлы урын, һичшиксез, эш өсте булыр иде. Инде автор аларны сүз көрәштерү аша ачарга теләгән икән, бик хуп. Шундый кызык һәм әһәмиятле мәсьәлә турында бәхәсләшү алар- ның эчке дөньяларын, ни белән рухлануларын күрсәтү өчен бик зур мөмкинлек бирәчәк.
Ләкин укучы никадәр генә көтеп караса да чын бәхәс һаман ачылмый да ачылмый, автор шундый пафос белән әйткән әлеге чаткыларда чәчрәми, ул арада хикәя дә бетеп китә.
Бу чая егет белән чибәр кыз укучыда яхшы фикер уяталар. Гүя алар кайчандыр күргән танышлар кебек тә тоела башлый. Аларны тагын да якыннанрак беләсе, үз итәсе килә. Ләкин кем алар, нинди кешеләр, аларда нинди эчке байлык яшеренеп ята? Менә бу сорауларга хикәядә җавап юк. Шунлыктан, егет белән кыз, кайчандыр якын кешеләр булып та, тора-бара кем икәнлекләре
95
онытыла язгаи, хәзер инде исемнәре дә искә төшмичә борчып торучы элекке танышлар кебек, күңелне кытыклап кына узалар.
Бәлки Ә. Еникигә агроном егет белән бу кыз да, тармаклы бодай да хикәяне сөйләүче инспекторның мәхәббәт тойгыларын тирәнрәк итеп, үзенчәрәк итеп ачар өчен кирәк булгандыр? Бу мәңгелек темага мең дә беренче мәртәбә язганда да яңа берәр сүз әйтергә мөмкин бит. Әмма хикәянең бу нечкә тойгыга багышланган өлеше дә егет файда-сына сөйләми. Чөнки монда да эш инспекторның әлеге агроном белән нәүбәтләшеп кызарышуларыннан, «мәхәббәт өчпочмагы» эчендә бик читләтеп, ераклардан әйләндереп кенә кайбер нәрсәләрне сиздереп- сиздереп куюдан әллә ни ары китми. Монда да көрәш юк, фикерләр, карашлар бәрелеше дә, димәк, чын бәхәс тә юк. Әмма бу хикәянең төп темасы исә фикерләр ярышын, шу-ның аша яшьләрнең карашлары киңлеген, белемнәре тирәнлеген күр-сәтү өчен бик уңайлы иде.
Яисә, шул ук Басыйров хикәясен алыйк. Нигәдер киреләнеп йөрүче Сафинның үзен-үзе төзәтергә, про-изводствога яңалык кертүче иптә-шенә ярдәм итәргә омтылуын тирән итеп, аның рухи байлыгын, чын ке-шелек сыйфатларын күрсәтерлек итеп бирергә мөмкин түгел идемени? Үз-үзеңнс җиңү — ихтыяр көче со-рый торган иң авыр көрәшләрнең бер формасы диләр бит. Кешенең үзендәге начар якларын, тискәре сыйфатларын җиңеп чыгуы шул ук искелек калдыкларын җиңү дигән сүз бит ул.
Шулай итеп, Ә. Еники иптәш без-нең яшьләрнең үзенчәлекле сөйкемле образларын бирергә хәзерләнеп, үрнәкләрен тапканнан соң да алар- ның эскизын сызу белән генә канә-гатьләнеп калган. Әгәр шушы ха-рактерларны үстереп биргән булса, Наилә белән Латыйпов образлары әдәбиятта күренекле урын алган булырлар иде.
III
Яиа әдәби әсәрләр, бигрәк тә җитди темаларга язылган зур әсәрләр, әдәби телнең сүз составын арттыру төсендәме, аның сурәтләү көчен яңа формалар белән баету төсендәме, яисә башкачамы, ничек тә булса, телнең үсешенә дә яңалык өстәргә, аның тагын да камилләшүенә ярдәм итәргә тиешләр. Иптәш Сталинның тел белеме турындагы мәшһүр хезмәте тел мәсьәләсен шундый тирәнлек белән ачыкланды - рып, аның үсәр юлын шундый зирәклек белән яктыртып биргәннән соң, әдәби әсәрләрнең телен эшләү язучылардан аеруча зур осталык һәм сәләтлелек сорый башлады.
Узган елда язылган проза әсәрлә-ренең телендә нинди үсеш бар, алар укучыны нинди күркәм яңалыклар белән, нинди поэтик матурлыклар белән куандыра алдылар?
Монда килеп җиткәч, сүзне Фатих Хөснинең «Җәй башы» повестеннан башлыйсы килә. Өстәрәк әйткәне-безчә, бу повестьның нигезенә са-лынган конфликты бик үк яңалардан булмаса да, ул колхозларның бүгенге тормышын, бүгенге кешеләрен гәүдәләндерүче сөйкемле образлары һәм җиңел, бай теле белән истә кала торган бер әсәр булып чыккан. Фатих Хөсни колхозның ярдәмче тармагында эшләүче яшьләр арасыннан Мөнирәне күзгә күренеп үсә баручы, үз характерлы, укучыда җылы караш тудыручы сөйкемле образ итеп бирә алган. Бу әсәрдәге башка геройлар да язучы тарафын-нан үзләренә йөкләнгән идея йөклә-мәсен, сәләтләре мөмкинлек биргән кадәр, тырышлык белән башкарып чыгалар.
Фатих Хөсни электән үк тапкыр телле, сүзгә бай язучылардан саналса да, аның барлык әсәрләрендә дә дип әйтерлек бер кимчелек бар иде. Ул да булса, күп сүзлелек, теленең йөгереклеге, «чичәнлеге» белән мавыгып китеп, шуңа соклану нәтиҗәсендә, ноктаны үз урынында, нәкъ кирәк урынында куеп өлгермәү, шуның өстенә, геройларның телендәге үзенчәлекне бирмәү, әсәрнең башыннан ахырына кадәр авторның үз теле белән сөйләп чыгу.
Телне стильләштермәү, образны ачуда тел байлыгыннан файдалан-
96
мау, ул проза жанрының үсешендә беренче чорга хас бер әдәби көчсезлек, осталык җитмәү нәтиҗәсе булса кирәк (революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы беренче чор әсәрләренең телен искә төшерегез). Әгәр без татар совет прозасы, бөек рус әдәбиятының көчле йогынтысы һәм турыдап-туры ярдәме белән, соңгы елларда билгеле дәрәҗәдә алга китте дибез икән, шул ук вакытта прозаның роман, повесть, хикәя жанрлары һәркайсы тагын да камилләшергә, чорыбызның соравына лаек булырлык рәвештә тагын да үсәргә тиеш дибез икән, ул вакыгта телдәге бу примитивлыктан арынырга тиешбез. Хәлбуки телдә талымсызлык, игътибарсызлык, әдәби телне чуп-чар белән тутыру күп әсәрләрдә очрый әле.
Бу әсәрендә Фатих Хөснинең теле сизелерлек дәрәҗәдә чарланган, ул яңа бизәкләр һәм яңа формалар белән баеган. Бу повестьта без инде телне стильләштерүнең дә матур үрнәкләрен күрәбез. 1Монда инде Бәд- ретдинов сүзен Фазылҗанов сөйләме белән бутый алмыйсың, чөнки аларның үз характерлары булган кебек, үзләренә хас телләре дә бар. Моның шулай булуы бик табигый һәм әдәбиятның үсеше өчен дә бик кирәк.
Менә стильләштерүнең уңышлы бер мисалы:
— «Киңәш юк, табыш юк, нигә сез минем колхозымны чит-читеннән киткәли башладыгыз? Шуның өчен берләштекмени без?»
Әллә каян күренеп тора: болай җикеренеп һәм түземсезләнеп үзен түрә итеп тотарга гадәтләнгән элекке председатель Фазылҗанов кына кычкыра алыр иде.
Тапкыр сүзләр, бик отышлы ча-гыштырулар, халыкның матур итеп, түгәрәкләп әйткән бай эчтәлекле әйтемнәре бу әсәрдә күп очрый. Каләмнең көче матурны матур итеп яза белүдә генә түгел, бәлки иң гали тормыш вакыйгасының да үз буявын, үз матурлыгын табуда, аны тормыштагыча реаль бизәкләрдә җанлы итеп сурәтли белүдә ачыла. Мәсәлән, тавыкларны арбага төяп, икенче авылга күчерү — беркемнең дә күзенә чалынмаслык бик артых гади бер хәл. Бу әсәрдә исә ул рә-хәтләнеп укылырлык җанлы бер кү-ренеш булып гәүдәләнә.
«Инде бүген яңа йортка тавыклар күчеп китә. Гаҗәп, зур ыгы-зыгылы эш икән бу. Менә җигүле атлар тезелгән. Бер ат, ике ат, өч ат, дүрт ат, биш ат. Арбаларда тимер чыбыктан үреп ясалган зур-зур читлекләр. Читлекләрдә нәрсә кайнап тора? Тере тавык кайнап тора. Ул да түгел, әтәчләре кычкырып җибәрә. Ул да түгел, карарга җыелган малайлар чырылдый башлый. Барысы да хәрәкәттә, барысы да тавышлы. Әнә бер әтәч, иске йорт белән саубуллашырга әзерләнеп, читлек арасыннан башын чыгарган, тамак астындагы алкасын чайкап тора. Әнә икенчесе, «кузгалыйк ! кузгалыйк!» дигән кебек, канатларын җилпи».
Бу коры күренеш кенә түгел, ша-яртып һәм яратып чигелгән шушы сүз нәкыше аша без үз эшенә җа- ны-тәне белән бирелеп эшләүче колхоз кызы Мөнирәнең дәртле хезмәтен күрәбез.
Шулай да Ф. Хөсни, сүзгә мавыгып, озынрак язып ташлаудан бу әсәрендә дә бөтенләй үк котылып җитмәгән әле. Мәсәлән, карт һәм карчык кызлары Мөнирәгә килгән хат белән бик озак баш әйләндерәләр (өстәвенә, бу үзе безнең әдәбият өчен яңалык та түгел инде). Фазылҗановның хатынына зарлануын да, «эленке-салынкы» йөрүен дә җыйнаграк итеп бирергә мөмкин булыр иде. Күп булмаса да, начар тәрҗемәдәге кебек, шыксыз яңгырый торган ясалма урыннар да оч- раштыргалый. «Ул арада Бадретдинов Мөнирәгә таба берничә адым ясап өлгергән, ике арада кыска-кыс- ка гына сүз алышу булып өлгергән». «Аңлыйсыңмы син, хатын, Фа- зылҗанов белән нәрсә булганын?»
Әдәби телнең сафлыгы, нәфислеге һәм музыкаль яңгырашы өчен көрәш менә шундый тупаслыкларга каршы да көрәшү дигән сүз бит ул
Г. Әпсәләмов әсәрләрендә, гадәттә, көнбатыш диалектының йогын тысы бик көчле була. Шуның өстене аның әдәбиятлата әзер тел хәзинә
т. .С. № ). 97
ееннән файдаШану белән канәгатьлә-нүе сизелә, әсәрләрен халык теленнән алган яңа байлык, яңа бизәкләр исәбенә баетуга омтылуы моңа кадәр язган әсәрләрендә ул кадәр үк көчле түгел иде.
<Газинур»да бу яктан да үзгәрешләр күренә. Ул геройларының ха-рактерындагы үзенчәлекләрен дөрес төсмерләгән, шул үзенчәлекне көчле итеп әйтеп бирерлек телен дә тапкан.
«...Миңнурый, тузан кунган кызыл яулыгын күзләренә кадәр төшереп, ажгырып торган барабанга көлтә биреп тора иде... Җилкенеп, уйнап, сөеп эшли Миңнурый. Газинур аның эшен күргән саен куанып бетә алмый иде.
Миңнурый да Газинурны күрде һәм елмаеп:
— Шадрам кайткан икән! — диде һәм көлеп җибәрде. — Нигә бик тиз кайттың, юлга түгеп калдырмадың-мы?»
Миннурыйның әле кыз вакыты, шулай да ул, Газинурны үчекләп, пиадрам» дип әйтүдән һич тартынмый. Әмма шушы чеметеп әйтелгән сүзләрдә Газинурны шулкадәр якын :лү, шундый сөйкемле бер эндәш сизелә ки, болай чәнечкеле дә, ягымлы да итеп бары ул гына — Газинурны чын күңелдән сөюче, ачы телле, туры һәм үз сүзле Миңнурый гына әйтүе мөмкин.
Инде менә мондый бер өзек:
— «Миңнурыйны (яңа туган беренче баласы белән больницадан. Г. Б.) алты көннән соң... алып кайттылар. Чәчүләр бетеп җитмәгәнлек- тән, Газинур үзе бара алмады. Ул өенә бапы караңгы төшкәч кенә -айтты, һәм ишектән атылып керүгә шатлыктан ярсыган тавыш белән:
— Кая минем кызым!—дип кыч-кырды һәм... бишеккә таба юнәлде».
Менә монысы койган да куйган Газинур! Атылып керүе, «кая минем кызым!» дип кычкыруы — һәммәсе дә аныкы.
Романда моннан башка да пейзажны, кешеләрнең эчке дөньяларын, тышкы кыяфәтләрен образлы тел белән матур итеп сурәтләгән Урыннар байтак очрый. Ләкин әсәр башыннан ахырына кадәр бертөрле яхшы тел белән язылган дип әйтеп булмый. Көнбатыш диалектының басымы һаман да сизелә әле. Мәсәлән:" «Күптән инде аның Казанда булганы юк», «бер сәгать булыр инде газапланалар», «яле, карыйм әле үзеңне, ничек килешкән сиңа шәһәр икмәге», «нинди егетләр аңа йөри?», «туема килеп җиттең» («туыма кайтып җиттең» дигән сүзе).
Язучыдан аеруча зур осталык со-рый торган иң җитди урыннарда телнең җитәрлек эшләнмәве бигрәк тә ачык сизелә. Бу романның куль-минация пункты — Газинурның дош-ман пулеметын үз күкрәге белән каплау вакыты. Чөнки ул секундлар—Газинур гомеренең иң югары һәм иң бөек ноктасы, йомшак күңелле бу шаян егетне шушындый батырлыкка ниләр канатландыра, аны нинди уй һәм тойгылар рухландыра? Үзен корбан итү кирәклегеме? Юк. Ничек кенә булганда да барыбер үләргә тиешлек, ул шартларда үлемнең котылгысыз бу-луын аңлавымы? һич юк. Әгәр дә Газинурның бу батырлыкны эшләвенә үз вөҗданы кушудан бүтән берәр нәрсә сәбәп булган булса, ул вакытта бу үлемне геройлык дип атарга нигез дә булмас иде. Бу са- наулы секундлар эчендә яшь совет сугышчысының бөек Ватанына, үзен тәрбияләп үстергән сөекле халкына, газиз балаларына һәм туганнарына булган мәхәббәте иң югары ноктасына җитеп кабынып китә һәм аның бөтен тормышын яктыртып уза. Бу сулышта ул тормышның бөтен вак- төягеннән, хәтта үлемнән курку кебек тойгылардан да югары күтәрелә. Әгәр дә берәр художник совет ке-шесенең хөр һәм бөек җанлылыгын, дошманга нәфрәтен, туган иленә мәхәббәтен шушы кульминация нок-тасына туплап, герой чыраенда бирә алса, ул тетрәткеч бер рәсем булыр иде. Бу секундларны шундый ук көчле итеп гәүдәләндерү өчен язучы каләмнең үз мөмкинлекләре, үз чаралары бар. Менә шул мөм-кинлекләрдән Г. Әпсәләмов кирәгенчә файдаланганмы?
Гранаталарын ыргытып бетергәннән соң, дошман дзотын башкача то н ч ы кты р ы р г а м ө м ки н бу л м а в ы н күреп:
98
«Газинур урыныннан сикереп тор-ды. Моңарчы аның гәүдәсе кара кургашын шикелле авыр иде. Кинәт ул җиңеләеп киткәндәй булды, әйтерсең, аңа канатлар чыкты, күз аллары да яктырды. Ләкин бу секундта Газинур үкереп торган пулемет авызын түгел, ә ямьле язның күгәрчен түшедәй аяз күк йөзен, ялтырап торган кояшны күрде. Әле ачылып та өлгермәгән агач бөреләренең тәмле хуш исләре аңкыган дымлы яз һавасын күкрәген тутырып сулады.
Ун-унбиш адымда, ярсуының соң-гы чигенә җитеп, фашист пулемёты котырына иде. Газинур дзотка таба йөгерә башлады...»
Ләкин шушылай йөгерә башла-ганнан соң да автор бу хәлне бөтен батальонның карап торуын, моның зур батырлык булуын шактый ук иркенләп язып бара.
«Хәнҗәр кебек үткен һәм рәхимсез ялкынын сузып, ыжгырып торган амбразурага берничә адым калганда, Газинур бик кыска гына вакытка туктады. Язгы аяз күктә, еракта-еракта, бөдрә ак болытлар йөзә иде. Кояш нурлары аларны үтәдән-үтә яктырткан, алар шундый җиңелсыман, өрсәң, тузганак башы кебек очып китәр төсле. Үзләре шундый ак, беренче яуган кар да андый ак булмый бугай...
Кайда, кайчан күргән иде соң Газинур шундый ак һәм җиңел бо-лытларны?..»
Бу вакыйга, ихтимал, шулайрак булгандыр да. Газинур күк йөзен дә күргәндер, бәлки ак болытларга да күзе төшкәндер. Андый вакытта кешенең уе шулкадәр йөгерек була, сиземләү көче шундый кискенләнә, без хәтта Газинур күңелендә шул күргәннәренең ниндидер бер тойгы тудырып өлгерүенә дә ышана алабыз. Ләкин берничә сулыш эчендә булып узган шушы тетрәткеч вакыйганы бик күп артык сүзләр кушып, авырайтып, шушындый гайрәтсез һәм сузынкы җөмләләр белән язып бару табигыймы? Безнеңчә, һич табигый түгел. Бу хәлне тасвирлау өчен һәр җөмләнең генә түгел, һәр сүзнең барлык сурәтләү сәләтен, бөтен куәтен иң югары ноктасына җиткерергә кирәк. Мондагы һәр сүз Газинур йөрәге кебек, ярсып, ял-кынланып, ашкынып торсын!
Инде шушы ук хәлнең эчтәлеген- тукталыйк. Менә Газинур башгг «Ямьле язның күгәрчен түшедәй ая күк йөзен, ялтырап торган кояшны күрде...», яз һавасын сулады. А’ ■ нары, «бөдрә ак болытларга» күзл төште, аларны тузганак башларына карның аклыгына охшатты, шундый ак һәм җиңел болытларны эле-, кайда күрүен исенә төшерергә тырышты... Авторның нияте бик яхшы. Ул моның белән Газинурның йомшак күңелле, нечкә хисле яхшы кеше булуын тагын бер мәртәбә укучының исенә төшерергә тели. Әмма табигать күренешләренең Газинурга шундый көчле тәэсир итүен, анык күңелен нечкәртеп җибәрүләрен шушындый лирик җылылык, .шундый теләктәшлек белән сурәтләп бирү укучыда, табигый рәвештә, авыр һәм моңсу тойгы уята, алай гына да түгел, Газинурны кызгандыра башлый.
Газинурны кызгандыру кирәкме? Бу — вакыйганың һәм образның үзенең үсешеннән килеп туган табигый бер тойгымы? Безнеңчә, ала: түгел. Кызгану Газинурның дәрәжә- сен генә төшерер иде. Чөнки үзек- не-үзең кызгану ул бит үзеңнең әрәм булуың өчен кайгыру дигән сүз. Газинур исә ул вакытта үзен кызгану, нигә дә булса үкенү, яисә гомумән үзе турында уйлау кебек эгоистик тойгылардан өстен торучы. дош?*анны җиңеп чыгу бурычын KC*'MVHHCT буларак, үзе теләп үз өстенә алган чын мәгънәсендә бөек җачлы кеше! Аның геройлыгы кызгандырырга тиеш түгел, бәлки үзе- нен ^«екпеге, яплы көтүче малаенын niv*7 дарылыкка күтәрелә алуы белән сокландырырга тиеш!
Кайбео урыннарда әсәрнең теле тст яки 6v хәлнен (геройларның ки- чо^шләпен, вакыйганың һ. б.) сүз- белән язылганын гына түгел.
агымы да килеп җитәрлек итеп бөтен тирәнлеге белән гәүдәләндерми икән, бу әле авторның андый сүзләрне таба алмавыннан гына булмый. Эчтәлекнең бөтен нечкәлек ләренә, сизелер-сизелмәс нгоансла
99
рына да үз сүзен, үз интонациясен табар өчен автор әсәрнең эчке агы-мын — пейзажыннан башлап кеше-ләрнең интим тойгыларына кадәр бөтенесен үзенә буйсындырып бару-чы төп идеянең барлык хәрәкәтен, бөтеи тармакларын иң нечкә боры-лышларына кадәр сизеп барырга, аны үзе идарә итәргә тиеш.
Әхмәт Фәйзи романында Габдул-ланың Кырлайда яшәгәндә беркөнне иртә белән йокысыннан уянуы менә нинди тел белән языла:
— «Габдулла, тор, улым, соңга калабыз, — ди Зөһрә апа тавышы. Габдулла уяна, аның башы авырт-мый. Ул исән-сау. Яшәү шатлыгы аның йокысын җиңә. Габдулла сике-реп тора...»
Әпсәләмов романында берничә се-кунд эчендә күкрәп узган җаннарны тетрәткеч бер вакыйга, кискен хәрә-кәтне тоткарлый торган сузынкы жөмләләр, «ялкау» сүзләр белән язылган булса, монда инде, нәкъ киресенчә, кичен үлүдән куркып елый-елый йокыга киткән нечкә кү- неллс моңсу баланың йокылы-уяулы вакыты әнә нинди вакка туралган өзек-төтек кыска җөмләләр белән тасвирлана.
Шагыйрь турында язылган роман-ның теле аеруча нәфис һәм образлы булырга тиеш. Юкса, романның поэтик эчтәлегенә тапкыр килмәстәй кытыршы яки урынсыз әйтелгән сүз-ләр, өстә китерелгән кебек тапкыр килми торган җөмләләр, чит нәрсә булып, бик нык сиздереп торачаклар. Андый урыннар романның басылган өлешендә, кызганычка каршы, сирәк булса да, очрый әле.
«Ниһаять, карчыкны күндерделәр. Әмма шуннан соң Габдулланың тор-мышы унике елга бер генә бүленә торган җирнеңҗирәбәсенә эләккәнче ничек тә тормышта эләгеп тору, ничек тә тәнендәге җанын чыгармый саклау белән билгеләнде.»
Күрәсез, бик авыр итеп, коры, шыксыз сүзләр белән әйтелгән. Өс-тәвенә мәгънәсе дә буталган.
Яисә, менә мондый җөмләләр дә бар: «Акча көче белән туган хәл, шулай итеп, үзсиә ничек кенә бул-масын мөнәсәбәтне билгеләргә куш-ты». «Ни генә булмасын, Гарәфи Мәзекәүдән кайтып үз өенең көлен генә тапты». «Аның үлүе авылда вакыйга ясамады».
Авторның мондыйларны матур һәм аңлаешлы тел белән әйтергә мөмкинлеге бар бит!
Әхмәт Фәйзи — телгә бай язучы. Әсәрнең бу өлешендә дә тапкыр һәм җиңел тел белән язылган сокланып укырлык урыннар күп очрый. Инде киләчәк китапларында эчтәлекнең үзенә хас көчле һәм нәфис тел белән язуга, шулай ук стиль берлегенә аеруча игътибар ителүне көтәбез.
Инде барысын бергә җыеп шуны әйтәсе килә: күпчелек әдәби әсәрлә- ребезнең теле татар совет матур әдәбиятының хәзерге идея һәм худо-жество үсеше югарылыгында тормый әле. Телдәге бу зәгыйфьлекне бетерүгә күп көч куярга кирәк бу-лачак. Үз ана телебез кебек үк якы-найган бөек рус халкының тиңсез бай телен, аның форма байлыкларын тирәнтен өйрәнү безгә бу ким-челекләрне бетерергә зур ярдәм итәр.
IV
Тәнкыйть мәкаләләрендә булсын, җыелышларда булсын, әдәби әсәр турында сүз барганда, аны чын мәгънәсендә әдәби әсәр иткән «неч-кәлекләргә» тукталмастан, гомуми төстә сүз йөртү гадәте бар. Хәлбуки, ел саен берничә роман, дистәгә якын поэма, хикәя һәм әдиби очерклар язылып торган, шуның өстенә бай гына әдәби мирасы һәм традицияләре булган бер әдәбиятта сюжет, композиция, тел, стиль һәм аларның һәркайсының үзенең нечкәлекләрен өйрәнүгә багышланган җитди фәнни хезмәтләр, тирән тикшеренүләр булмау ул тәнкыйть өлкәсенең артталыгын, аның әдәбиятка юнәлеш бирергә сәләте җитмәвен күрсәтә. Бу хәл язучыларның әдәби осталыгын үстерүгә дә зур тоткарлык ясый.
һәрвакыт диярлек күләгәдә калып килүче «нечкәлекләрнең» берсе — әдәби портретларның бездә ничек бирелүе мәсьәләсе.
Социалистик реализм методы әсәрдә языла торган хәл һәм вакый-галарның реаль урыннарда, типик

шартларда күрсәтелүен, анда чын-барлыкның үзендәге реаль кешеләр гәүдәләнергә тиешлекне күздә тота. Әмма безнең байтак кына әсәрләре-бездә пейзажга, геройларның нинди шартларда яшәү һәм эшләүләрен күрсәтүгә, күп вакытта хәтта әдәби портретларын бирүгә дә игътибар житмн.
Мисалга узган елда чыккан шул ук проза әсәрләрен алыйк.
Менә Ф. Хөсни повесте. Автор бу әсәрен «Кызыл Ышна» колхозының күле буенда турыдан-туры Мөнирәнең уйлары белән таныштырудан башлый... Сүз дә юк. болар һәйбәт уйлар. .Мөнирә үз колхозындагы сүлпәнлек өчен бик урынлы борчыла. Ләкин кем соң ул Мөнирә, кем шулай уйлана? Ярый, бераздан Мөдирәнең суга чумуыннан, күл янына килеп чыккан егет белән әңгәмәсеннән. бераз соңгарак калып булса да, без аның кыз бала икәнлеген абайладык. Әмма нигә аның төсен-битен күрсәтмәскә иде? Ул бит чырайсыз- гәүдәсез ниндидер абстракт бер кыз. билгесез бер кыз түгел, ул хәзерге колхоз яшьләренең алдынгы өлешен гәүдәләндерергә тиеш булган типик бер образ. Язучы үзенең идеясен героеның портреты, аның төс-битендә- ге үзенчәлеге аша тагын да ачык- ландырыбрак бирә алган булыр иде. Әмма Ф. Хөсни бу мөмкинлектән нигәдер файдаланмаган. Укучы бит • бразның төсе-бите, буе-сыны белән генә түгел, бәлки ничек киенүе, ипчек сөйләшүе, гомумән үзен тотуы белән дә бик кызыксына. Чөнки шунсыз ул бөтен бер образ булып күз алдына килеп баса алмый.
Тора-бара бу кыз тирәсенә Бад-ретдинов. Фазылжанов кебекләр жысла башлый, аннары Майсәрә белән Халисәнең һәм тагын унлап кешенең исеме телгә алына. Без аларның сүзләрен ишетәбез, кайбер- ләренең эшләрен дә күрәбез, әмма үзләрен күрә алмыйбыз. Чөнки автор аларның исемнәреннән башка ниндирәк кешеләр икәнлекләре, төс- битләре, килеш-килбәтләре турында (Бәдретдиновтан башкаларының) берни дә әйтергә кирәк тапмаган. Әгәр төп геройларның гына булса да әдәби портретлары бирелгән булса. әсәр һичшиксез көчлерәк тәэсир иткән булыр иде.
Әдәби портрет дигәннән, ул ге-ройның буен-сынын, кашын-күзен беренче булып искә килгән очраклы берәр сүз белән билгеләп узу гына түгел әле. Ф. Басыйров югарыда әйтелгән хикәясендә төп герое белән: «озын һәм таза гәүдәле сварщик Гаделшин...» дип таныштыра икән, бу әле укучыга берни дә күрсәтми торган коры сүз генә булып кала. Чөнки бу сыйфат Гаделшин- ның характерына бәйләнешле түгел, ул «болан гына», чамалап кына әйтелгән. Пигә, мәсәлән, аның турын- ча «тәбәнәк һәм юан гәүдәле...» дияргә мөмкин булмас иде икән?
Г. Әпсәләмов романында Минну- рый турында болай диелә:
«Миңнурый кечкенәдән үк ирек сөюче чая һәм .шаян кыз иде... Берәүгә дә баш бирми, әче, чәнечкеле телле һәм кыю иде... Ул кыскарак буйлы, түгәрәк алсу йөзле, кечкенә кара күзле...»
Автор Миңнурыйның үзенә генә хас сыйфатларын монда да күренерлек итеп сурәтли алган. Шулай да бу чая кызның портреты анын көлүе аша тагын да җанлырак һәм тулырак булып һәм эчке дөньясы белән бергә күз алдына килеп баса:
«Миңнурый әкрен генә көлә баш-лады. Аның көлүе сүзләре кебек чәнечкеле түгел, ул, челтерәп аккан чишмә шикелле, ягымлы көлә һәм аның шулай көлүе бу чәнечкеле кабык эчендә йомшак күңелле икенче бер Миңнурый барлыгын сиздерә иде».
Көлүне челтерәп аккан чишмәгә охшатуның уңышлы яисә уңышсыз булуы, яна яисә таушалган булуы турында бәхәскә керешмәстән, ав-торның «чәнечкеле кабык» эчендәге «йомшак күңелне» көлү аша. ягъни хәрәкәт аша, капма-каршы сыйфат-ларны чагыштыру юлы белән ачып бирүе уңышлы чыккан дип әйтәсе килә.
Мондый уңай үрнәкләрне Г. Әпсә-ләмов романыннан тагын да китерергә мөмкин булыр иде.
Ә. Еникинең «Кышкы юл» хикәя-сендә әдәби протрстларның бирелеше бик төрлечә.

101
Егет белән кыз колхозның кунак өендә сөйләшеп утырганда алар янына:
— «...башына кара бәрән колакчын бүрек, өстенә мех якалы, дүрт кесәле (икесе — буй, икесе — туры) тездән югары пальто, аякларына озын кунычлы кара киез итекләр кигән яшь бер кеше ишекне кинәт ачып килеп керде... Вез икебез дә тынып калдык. Ул таза адымнар белән туп-туры Наилә каршына барып:
— Саумысыз, иптәш Сәмитова! — диде һәм кызның кулын каты итеп кысты (Наилә, кулын ычкындыргач, хәтта, ана сиздермичә генә, бераз селкеп тә алды)... Урта буйлы, киң җилкәле таза гәүдәсенә, куе кара кашлы, кечкенә тере күзле, аз гына шадра төшкән карасу йөзенә бер карау белән аның гаять энергияле, кыю кеше булуын сизәргә (!?) мөмкин иде...
Ул башыннан бәрән бүреген сы-пырып алды, һәм бүрек астыннан көнҗәлә кадәр чәче килеп чыкты.
— Мин агроном Латыйпов! —диде ул, таракка буйсынмый торган каты чәчен кулы белән баскалап».
Автор нинди зур тырышлык белән, нинди җентекләп теркәп барса да, егетнең итеге ни төсле булуы, пальтасының якасы нинди икәнлеге барыбер истә тормый, чөнки алар геройның үзенә генә хас берәр ягын күрсәтмиләр. Әмма каты басып кинәт килеп керүе, башыннан бүреген сыпырып алуы, үзенчә исәнләшүе, бүреген салгач, каты чәченең күпереп калуы — болары аермачык булып күз алдына килеп баса.
Ә. Еники бу егетнең портретын әнә шулай хәрәкәте — йөреш-торы- шы, сөйләшүе һ. б. белән бәйләп биргән, шуның нәтиҗәсендә ул яхшы чыккан булса, Наиләне күрсәтүдә ул нигәдер уңышсыз алым сайлаган.
Язучы Наиләне аркасы белән мичкә терәлергә (авторның үз сүзләре» мәҗбүр итә дә, гүя картиналар галлерсясындагы тамашачыдай, кыз-ның «нечкә кара кашларына», «кечкенә авызына», «бераз калынрак алсу иреннәренә», «ак маңгайлы (?)
йөзенә» төрле яктан карап соклана башлый. By кызның «тырнаклары әйбәтләп киселгән (!) һәм буялмаган (?)» булуын, куллары исә «озынча, ап-ак, йомшак (?)...» икәнлеген без, авторның киңәше белән, вагонда вакытында ук күреп узган идек инде. Ә. Еники, кызның матурлык билгеләренең тагын берәрсен онытып калдырмагаем дигәндәй, аның чем-кара чәчләре, кызарып янган ике бит уртасы һ. б. турында тагын шулай бик төпченеп, ялыктыргыч дәрәҗәдә озын итеп язып китә. Аннан соң портретның кайбер реаль сызыкларын да («кара күзләренең нәкъ уртасында... ике энҗе бөртеге елтырый» кебек) бөтенләй сызып ташларга теләгәндәй, болан ди:
«Аның уртадан биегрәк төз, җый-нак тыгыз (?) гәүдәсе, художник дикъкатен үзенә тартырлык сылу иде; җитмәсә, билен кысып, йомры, матур күкрәкләренә сылашып торган свитры бу гәүдәне, скульптура сыныдай, тагы да ыспай—сылурак итеп күрсәтә...»
Сөйкемле генә бер туташ булып гәүдәләнә башлаган гади генә бер агроном кызны үзенә хас шартларда күрсәтмәстән, шул рәвешчә рәсем итеп, матур сын итеп карап, нигәдер искиткеч чибәр, гадәттән тыш гүзәл итеп күрсәтергә омтылу нәтиҗәсендә ул бер генә җанлылык билгесе дә калмаган гомумән бер «тәти» кызга, матур курчакка әверелеп китә.
Билгеле, моны агрономның шундый чибәр кыз булуына ышанмау дни карарга ярамый. Сүз монда язучының реаль бер кеше портретын рәсем кебек хәрәкәтсез хәлендә күрсәтүе, шуның өстенә аны идеаллаштыруы, абстракциягә әверелдерүе т\ рында бара. Әгәр дә әсәрнең эчтәлеге ул кызны чыннан да шундый чибәр итеп бирергә куша икән, автор аны әлеге егет белән бәхәс вакытында, ягъни реаль шартларда, реаль бизәкләр белән теге агроном шикелле үк җанлы итеп бирә алган булыр, иде.
Наилә портретының абстракт бер «тәти» кыз сурәтенә әверелүенең

тагын бер сәбәбе, безнеңчә, инспек-торның аңа матур кыз булганы өчен генә, ягъни тышкы матурлыгына, төс-бит, гәүдә чибәрлегенә соклануында. Ул аңа нинди генә исемнәр кушып бетерми! («Матур кыз», «чибәр кыз», «минем агроном кызым?...) Лңа ничек кенә сокланмый!..
Ә. Еники, безнеңчә, монда бер-нәрсәне истә тотмый. Авторның сок-лануы ул әле бу кызга укучы да соклана дигән сүз түгел. Чөнки укучы үз карашын авторның сүзләренә карап билгеләми, бәлки геройның әсәрдә үзен ничек күрсәтүенә, ничек тотуына карап билгели. Шунлыктан, әлеге инспекторның Наиләгә соклануы тора-бара аның үзенең шәхси эше. бүтәннәрне кызыксындырмаслык тар итеп бирелгән интим бер тойгысы булып әверелә башлаганнан соң, укучыда кешенең үзе өчен генә язылган яшерен көндәлеген укыгандагы кебек уңайсызландыра торган бер хис туа.
Наиләдә әнә .шундый карашта бу-луы аркасында, бу инспектор, хикәядә төп урынны алуына һәм автор аны акыллы, төпле, укымышлы кеше итеп бирергә тырышуына карамастан, күбесенчә бары үз тойгылары һәм чибәр кызлар белән генә кызыксынучы, әмма уңмаган бер кеше булып истә кала.
*
Шулай итеп узган елда басылып чыккан проза әсәрләре күләмнәре белән генә түгел, бәлки темаларының бик чикле булуы, ә кайберләре исә әдәби эшләнешләре ягыннан да совет укучысының хәзерге таләбен канәгатьләндерерлек түгелләр дигән нәтиҗә чыгарырга туры килә. Хәлбуки, совет халкының бүгенге тормышы героик вакыйгаларга, хезмәт батырлыгының соклангыч үрнәклә-ренә. коммунизм төзүченең рухи бөеклеген күрсәтүче тиңсез эшләргә шулкадәр бай, алар каләм осталарына бетмәс-төкәнмәс иҗат дәрте биреп рухландырып торалар. Эш безнең үзебездә. Әдәбият алдында торган бурычлар язучылардан тормышны тирәнтен өйрәнүне, иҗат эшендә кыю булуны, әдәби осталыкны тагын да үстерүне таләп итәләр.
1952 ел — бөтен совет әдәбияты-ның— күп милләтле совет халыкла-рының уртак социалистик әдәбияты-ның сталинчыл халыклар дуслыгы тудырган туганнарча тыгыз сафында баручы татар совет әдәбиятына тагын да алга китү, чәчәк ату елы булсын.