Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ЯЗУЧЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ КИТАБЫ


 Фазыл Басыйров 1950 елда «Ике очрашу»VIII исемле хикәяләр һәм очерклар җыентыгын чыгарды. Яшь язучы производство темасына яза. Ф. Басыйровның әле аз яктыртылган теманы алуы — үзе үк уңай күренеш, һәм киләчәктә дә аның шушы өлкәдә үсүен теләргә кирәк. Җыентыкка өч хикәя һәм дүрт очерк урнаштырылган. Күләме һәм әдәби эшләнеше белән, геройларның характер төрлелеге ягыннан «Балыкчылар» хикәясе башкаларыннан аерылып тора. Хикәянең беренче битләрен уку белән үк' Көнчыгыш диңгезенең дымлы һавасы бөркелгәндәй була. Билгеле, балыкчылар диңгез романтикасына бирелмиләр, аларда хезмәт дәрте ташып тора, алар илгә күбрәк балык бирү, сугыштан соңгы бишьеллык планны арттырып үтәү теләге белән яналар. Тик, яз җитеп, сезон башлануга да карамастан, балыкның килмәве генә аларны бик нык борчый. Комбинатны мондый уңайсыз хәлдән чыгару өчен Зариф Гатин җитәкчелегендәге разведка командасы балыкларның күпләп килә торган яңа юлларын эзләп табу эшенә керешә. Гатнн образы башлыча шуларны эзләү процессында ачыла. Ул, разведка ясар өчен билгеләнгән элекке участокларда гына калмый, иске кысаларны җимереп киң диңгезгә чыга, «кара дулкыннарны айкый», моңарчы практикада күрелмәгән Изге рифләргә таба йөзә. Капитан Гатин- ның, башка җиргә бармыйча, нәкъ Изге рифләр ягына китүе, коры ашкыну гына да түгел,                      VIII Фазыл Басыйров. «Икс очрашу*. 198 б., бәясе 2 с. 40 т.. Татгосиздат. 1950 сл. «бушка вакыт үткәреп, ягулык әрәм итеп йөрү» дә түгел. Гатинның эзләнүе тулысы белән фәнгә нигезләнгән. Шуның нәтиҗәсендә ул балык көтүләре агымының элекке юнәлешен үзгәрткәнлеген, Изге рифләр буйлап хәрәкәт итәчәген ачыклый. Язучы Гатинның кыю һәм чыныккан диңгезче, батыр йөрәкле кеше булуын күрсәтә. Ул, диңгезнең кәефе бозылу ихтималына да карамыйча, икенче мәртәбә Изге рифләргә юнәлә. Шул чак дәһшәтле җил чыга, куәтле шторм башлана, «судно бөтен тәне белән калтыранырга» тотына. Ләкин табигатьнең аяусыз шашынуы кешеләрнең корыч ихтыярын сындыра алмый. «Штурвалны кысып тоткан Гатин» төгәл расчетлар белән, тау-тау дулкыннарны кистереп, алга баруын дәвам итә. Шушы фонда Гатинның ныклы ихтыяр көче чагыла, табигать стихиясен җиңүе, табигать байлыгын тартып алуы күренә. Көчле ихтыярлы Гатин (судно капитаны) образы— һичшиксез, Ф. Басыйровның уңышы. 
122 
 
 
Гатинның яңалыкка омтылуы комбинат директоры Петропавлов- скийның катып калган консервативлыгына контраст куеп тасвирлана, Гатинның уңышка ирешүе директорның иске фикерләрен җиңү дип аңлатыла. Ләкин менә' монда язучы чынбырлыкка, тормыш логикасына туры килми торган ясалма конфликтлар кертә. Директор Петропавловский! үз сүзләренә үзе каршы килә: үзе балык көтүләрен табуны таләп итә. ә үзе. моңарчы практикада булмауны сәбәп итеп алып, Изге рифләргә барудан катгый рәвештә тыя, ягъни бөтен эшкә каршы төшә. Бер караганда директор: «хәзер безгә һәр сәгать уяу булырга, һәр постта сизгер торырга кирәк»,— ди, ә үзе балыкларның яңа юлларын табу турында хәбәр итәргә килгән Гатинның сөйләвен дә тыңламый. Директорга индивидуаль тел бирү максаты белән язучы аның телен бик нык ярлыландырган. Чөнки ул бөтен хикәя буена «һм», «тарих», «практика» сүзләрен кабатлаудан артык уза алмый. Җитмәсә, Гатин да начальнигын — «практикада», «тарихта»,— дип үчекләп сөйли. Эре комбинат җитәкчесе коммунист Петропавловскийның шушылай бер яклы итеп сурәтләнүе укучыда ризасызлык тудыра. Тормышта сирәк очрый торган кешеләрне типик итеп күрсәтү кирәк түгел иде. «Балыкчылар» хикәясенең әһәмияте, язучы нәтиҗә чыгарганча, директорны «эшкәртүдә» түгел, ә бәлки «үзе теләгәнен җир астына, диңгез төбенә төшеп таба торган егетләр» образын бирүдә. Җыентыкта «Корыч чыныга» исемле хикәя бар. Язучының теләге һәм хикәядә үткәрергә уйлаган фикере яхшы — ул биредә яшь совет эшчесенең кирәк чагында кыюлыклар, хезмәт батырлыклары күрсәтергә сәләтле булуы, хәтта үз заводының уңышы хакына сәламәтлеге өчен куркынычлы булган тәвәккәллекләргә кадәр барып җитүе хакында сөй- чи. Ләкин хикәянең икенче бер отышсыз ягы бар. Автор биредә «Г>алыкчылар»дагы бер күренешне генә кабатлый. «Балыкчылар» хикәясендә моторист Кротов суга төшеп, винтка уралган җылымны әрчи һәм йөзүдән туктаган судноны җил ирке белән таш кыяга бәрелеп чәлпәрәмә килүдән, команданы үлемнән коткарып кала. «Корыч чыныга» хикәясендә Тәлгать 70 градус кызулыгындагы электр миченә кереп, аның спиральләрен ялгый, сафтан 
чыккан мичне үз вакытында юзәтеп, цехның һәм бөтен заводның ритмлы эшләвен тәэмин итә. Күрәсез, асылда бер үк вакыйга бирелә. Бу хәл «Балыкчылар» хикәясе өчен реаль һәм шуның белән бергә типик булса, «Корыч чыныга» хикәясендә ул вакыйга типик түгел. Тәлгатьнең фидакарьлеге бары тик мичнең авариягә юлыгуына гына бәйләнгән, бөтен сюжет шуңа корылган. Мич бозылмаса, Тәлгатьнең темпераментын үлчәп тә булмас иде. Кыскасы, бер үк теманы кабатлауга караганда, яңаны язу хәерлерәк. Җыентыктагы өченче хикәя «Ике очрашу» дип исемләнгән. Язучы сюжет сызыгын очрашуларга нигезләп төзегән, автор үзе бу хикәягә очрашуларны тоташтыручы булып кергән. Автор башта Харисны — комсомоллар бригадасы бригадирын— бик куанган хәлдә очрата. Харис үзенең бригадасында эшләүче Лидия Конскаяны ярата һәм тиздән туй ясарга җыена. «Производство безнең хисләребезне дә, йөрәкләребезне дә бәйләде»,— ди ул. Ләкин соңыннан Харис, мәхәббәт хакына дип, сөйгән кызында булган ялгышларны күрми, ул чыгарган бракларны кызның үзеннән дә, башкалардан да яшереп килә. Бу эш беленгәч, Лидиянең мәхәббәте кинәт сүрелә, егетнең мондый түбәнлеккә баруына, аңсыз рәвештә булса да мәхәббәтне дәүләт интересыннан югары куюына кыз нәфрәтләнә, йөрәге белән әрни, элекке мәхәббәт җепләрен берьюлы өзеп ташлый. Сугыш вакытында әти-әнисен югалткан, немецлар тырнагы астында җәбер-золымны үз башыннан кичергән бу белорус кызы образында без аның тыныч хезмәт дәртен, саф иамусыи һәм пакь вөҗданын күрәбез. 
123 
 
 
Кызның мондый ихтыяр көче аңлаешлы һәм табигый. Ләкин Харисның бракны яшереп килүе, ана «кул гына селтәве», «чепуха» дип каравы хикәядә ышандырырлык итеп дә- лилләимәгән, аның социаль җирлеге ачылмаган. Автор аны ялгышу дип кенә ацлата. Хикәянең идеясе,— язучының үз алдына куйган тәрбияви максаты, ачык һәм ул бик матур: югары сыйфатлы продукция җитештерү өчен көрәш белән үрелеп үскән мәхәббәт кенә чын бәхет һәм' шатлык китерә ала, дигән нәтиҗәне ясый язучы. Шушы фикерне сәнгатьчә итеп укучыга җиткерә алу дәрәҗәсе югары түгел. Хикәянең композициясе әле төзек һәм бер бөтен булып оешмаган, андагы таркаулык үзен бик нык сиздерә. Төп сызыктан бүселеп чыккан артык урыннар бар. Авторның, мәсәлән, балык тоткан җирдән йоклап китүе, яки шунда «яртыны сындыру» кебек күренешләрнең бер дә хаҗәте юк, алар бары тик хикәяне генә сузалар, төп идеяне калку итеп бирүгә комачаулыйлар. Вакыйгаларның берберсенә бәйләнүләре сыек, тормыш агышын күз алдына китерүе кыен. Җыентыкка болардан башка дүрт очерк урнаштырылган. Яшь язучының очерк жанрына мөрәҗәгать итүе, тормышыбызның һәр өлкәсендә, һәр көн туып торган яңалыкларны әдәбиләштереп күрсәтергә омтылуы һәм шул җирлектә югары художестволы образлар тудыру өчен материал туплавы мактауга лаеклы хәл. Очеркларның һәммәсе дә производство тормышына багышланганнар. Хезмәт новаторларын бирү ягыннан темалары актуаль. Ләкин әйбәт тема әйбәт әсәр дигән сүз түгел әле. Кайбер матур гына урыннары булуга карамастан, бу очеркларның күбесе әле әдәби әсәр булудан бигрәк, технологик кулланмаларны хәтерләтәләр. Иптәш Басыйров һәр эш процессын бөртекләп тасвирлый, укучыны технология һәм күп төрле инструментлар белән бик тәфсилләп таныштырырга тырыша, кыска гына очеркларда чиксез күп кешеләрне бирә һәм, ниһаять, бик чуар телдә хикәяли. Болар барысы да очеркларның художестволылыгын киметәләр, аңлауны читенләштерәләр, нәтиҗәдә геройларның эчке рухы ачылып җитмичә, терминнар һәм күп төрле инструментлар арасында күмелеп кала, язучы гомумиләштерүгә ирешә алмый. 
Язучының теленә килик. Басый- ровның теле әле чыныгып бетмәгән. Язучы татар тел байлыгыннан тулысы белән файдалана алмый. Балык «ярлар буйлап китеп барса, коры кул сузып калуыбыз бар», — ди Гатин. оу очракта халык «балыктан колак кагып калуың бар» дип, яки, бераз юмор да катнаштырып «авыз ачып калуың бар» дип җибәрә. Татар теле фразеологик тәгъбирләргә гаять бай. Тик аларны туплыйсы һәм өйрәнәсе бар. Куллана белеп кулланганда, алар үзләренең үткенлекләре һәм көчле яңгырашлары белән язучыга шактый күп уңыш китерерләр иде. «Бераздан ул, җиңел, йомшак бармакларының битләренә тиюеннән рәхәтләнеп, сискәнеп китте». Бу урында да «җиңел» сүзе кирәксезгә алынган. Аннары шул ук мисалдагы «бит» сүзен күплек санда «битләр» дип әйтү дә урынлы түгел. Сүз бер генә кешенең бите хакында бара. Тел ярлылыгы сурәтләү чараларының ярлылыгына китергән. «Тиз эшләү методы белән эшләүгә күчерү» (59 бит). Биредә «тизләтелгән метод белән эшләүгә күчерү» дип бер үк сүзне кабатлаудан качып булыр иде. «Гатин палубага күз төшереп алды» (26 бит), «Гатин Сахалин ярларына таба да күз төшереп алды» (27 бит), «Сирәк-мирәк Алексейга күз төшереп алды ул» (23 бит). Ара ераклыгы һәм объектлар төрле булганлыктан, Гатинның «күз төшереп алуы» да төрлечәрәк булырга, язучы да аны башкачарак каратырга тиеш иде кебек. «Штурвалны кысып тоткан Алексей» (13 бит), «Штурвалны кысып тоткан Гатин» (26 бит); «наратларның төзлегенә, зифалыгына сокланып туярлык түгел» (83 бит), «йортның эчке күренеше сокланып туя алмаслык» (90 бит) һ. б.


 
 
Тагар телендә «сызым», «сыекча», «эретмә», «татым» сүзләре булуга карамастан, язучы «чертёж», «раствор», «вкус» кебек рус сүзләрен ал- ’ ган, яки, киресенчә, «наушник», «замоклы комбинезон» сүзләрен «колакча» (14 бит), «йозаклы комбинезон» (42 бит) дип, кирәкмәгәнгә тәрҗемә иткән. Алары инде шул көе халыкка кереп урнашканнар. Әйтергә теләгән фикерне бозым аңлата торган җөмләләр дә очрый Талиулла... үзенең терлек азыгын мул цтү өчен... яңа сорт үлән орлыклары чәчүе турында тукталды» (65 бит). Галиулла уз хайваннарын гына туйдыру хакында кайгырта икән, дип аңларга мөмкин. Очеркларда, өлешчә хикәяләрдә дә, киң массага аңлашылмый торган профессиональ сүзләр, терминнар бик күп; стеллажлар, шквал, верхогляд. касатка, верандалы коттеджлар, наждак, штрабалар, отвес, тер- митика, щиток, вальцовка, фибра, фальшброт, кнехта, трафарет һ. б., һ. б. Иптәш Сталинның тел гыйлеме турындагы гениаль хезмәтләреннән соң әдәби телнең халыкка аңлаешлы булырга тиешлеге бөтен кискенлеге белән килеп басты. Ә югарыдагы техник терминнар тар профессиональ җәмәгатьчелектә генә 
кулланылалар һәм шул профессия кешеләре арасында гына аңлашылалар. Хәзерге вакытта, техника гаять зур тизлек белән үскән чагында, киң массага андый терминнарны белеп бетерү мөмкин түгел, аларны аңлау өчен махсус аңлатмалы сүзлекләр кирәк. Шуңа күрә автор моның белән исәпләшергә, техник атамалар белән артык мавыкмаска, яисә аларны мөмкин кадәр үзебезнең тел материалы аша укучыга җиткерергә, һич тә булмаса, аңлатмаларын биреп барырга тиеш иде. «Ике очрашу» исемле җыентыкны тикшереп чыкканнан соң йомгак рәвешендә түбәндәгеләрне әйтергә була. Басыйров иптәш производство темасыннан илһам таба, аны яхшы белә, ләкин кешеләр рухын сурәтләү ул әле бик күп тырышлык сорый. Авторга үзен-үзе кабатлаудан котыласы, халык телен, әдәби телне ныклап өйрәнәсе бар. Без ышанабыз, художество осталыгын камилләштергән тәкъдирдә, Басыйров производство темасына багышланган югары художестволы әсәрләр бирер, җиңүче халыкны чагылдырган образлар тудырыр. Бу җыентык шул юлда беренче тәҗрибә.