Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧ ХЕЗМӘТ ЖЫРЛАРЫ


 Журналда, яшьләр матбугатында үзенең кыска-кыска парчалары белән сирәк-сирәк кенә күренгәләп килгән Самат Шакир, ниһаять, менә беренче китабын — шигырьләр җыентыгын1 бастырып чыгарды. Жыентыкка кергән шигырьләр бар ,да бердәй тигез түгел. Арада игътибарны үзенә бик нык җәлеп итә торганнары булганы кебек, әле тиешен- ■ «Очрашу». Шигырьләр җыентыгы. Тат- госиздатның матур әдәбият секторы. 1951 ел. чә уйланып, чын әдәби формасын табып җиткермәгәннәре дә бар. Шигырьләр белән якыинаирак танышканнан соң, мондыйрак тәэсир кала: гүяки яшь кенә Саматны гаҗәеп матур язгы иртәдә мең төрле төсләр, бизәкләр, кояш нурлары һәм кошлар җыры белән тулган бакчага кертеп җибәргәннәр дә, ул анда ничектер бераз каушабрак калган. Чәчәкләргә орынып карый, кошлар җырына ошатырга тырышып сызгыргалап куя, бакчачы карт белән сөйләшә,уйнап йөрүче балаларга соклана. Әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә кагылып, шулай йөри торгач, ниһаять, ул башына акылын җыя, зирәкләнә төшә, үзенең телен һәм тавышын таба һәм кинәт, авыл егетләренә хас гадилек белән, бөтен күкрәктән Җырлап җибәрә... Төрле темаларны алып, аларнын кайберсен яртылаш кына хәл иткән килеш ярты юлда калдырып, кайбер- ләрендә башка шагыйрьләрнең интонациясен кабатлап килгән бу яшь шагыйрь соңга таба үзенең авазын, ритмикасыз, эчке мәгънә алып килүче кыска һәм ачык сүзләрен ишеттерә башлый. Безнең социалистик чынбарлыгыбызда булган иҗтимагый күренешләрне, эшләрне, яңалыкларны, яшьлек чаткысы бәрелеп торган лирик хәлләрне алып, аларны эчке мәгънәсе белән җыйнак кына итеп әйтергә тырышу — бу иптәшнең үз авазы, үз стихиясе менә шунда. Бу сүзләрне дәлилләп тору кирәк түгел, шагыйрь аларны шигырьләре белән дәлилли. Менә табигатьне үзгәртеп кору темасы. Чорыбызның зур эшләреннән берсе булган бу темага бездә — яхшылары да, сүлпәнрәкләре дә — байтак кына шигырьләр язылды. Самат Шакир аны «Җилләргә киртә корам» дигән шигырендә кыска һәм матур итеп бер куплетта әйтеп бирә: 
— Бу кечкенә наратларны Ник тездең урам-урам? — Көйдергеч эссе җилләргә Мин, улым, киртә корам. Яки менә үзенең юлын дан белән бизәп, авыр сугыш походы узган һәм фашизм тырнагы астында интеккән көнчыгыш Европа илләренә азатлык байрагы алып барган совет солдаты темасы. Эшләнгән эш өчен никадәр зур горурлык хисе ята бу темада! Безнең әдәбиятта бу темага да әсәрләр булмады түгел. Берәүләр аның эчке пафосын тотып, чын поэзия теленә салып җырладылар, икенче берәүләр, темасы үзе изге — ничек язсаң да күтәрәчәк, дигән төслерәк карап, җәенке һәм салынкы итеп, рифма киртәләренә элеп кую белән чикләнеп калдылар. Самат Шакир бу теманы үзенә хас җыйнаклык һәм эчке төгәллек белән түбәндәгечә җырлый: Алты яра билгесе бар күкрәгендә, Кем булуын «Дан» ордены әйтеп тора. Ул уртада тапкыр, шаян сүзләр сөйли, Дары исе сеңгән мыегын иора-бора: — «Алып батыр, — дигән борынгы бабайлар, — Бер атлауда алтмыш чакырым ара 
үтте». Минем адым биек Альп тауларыннан Бер атлауда Хинган тауларына җитте! Үзенең тарихи походлары өчен горурлык хисләре кичерүче, чак кына хәйләкәр, чак кына мактанырга яратучы һәм бабаларының әкиятләрен искә төшерүче батыр җанлы, шук телле ул солдат — берничә юлда безнең каршыбызга килеп баса һәм, мыегын бөтерә-бөтерә, - безгә үзенең башыннан үткәннәрен сөйли... Әйткәнебезчә, Самат Шакирның бигрәк тә соңгы вакытта язган шигырьләре — Оер генә куплеттан торамы алар, озынракмы — эчке бөтенлекләре, мәгънә төгәллегенә ия булулары белән характерлылар. Бу яктан аларны сюжетлы шигырьләр дип әйтергә мөмкин. Абстракт форма, абстракт фикерләр, мәгънәсен тотып булмый торган чагыштырулар белән тулган, чукып- чукып та, укучының борынына йокмый торган озын-озын буталчык шигырьләр дә юк түгел безнең әдәбиятта. Моны без әле яңа яза башлаган яшь шагыйрьләрдә, инде егерме- егерме биш ел язып килә торган өлкән иптәшләрдә дә күрәбез. Соңгы вакытта хәтта сюжетсыз гына поэма язарга омтылучылар да күренгәли башлады. Менә шул фонда С. Шакирның кыска-кыска, ләкин эчке бөтенлеккә ия булган сюжетлы шигырьләре аеруча күзгә ташланалар. Менә шушы үзенчәлекле тавышы белән яшь шагыйрь безнең күп кырлы һәм вакыйгаларга бай булган тормышыбызга теге яктан да, бу яктан да кушылып китә, һәр теманы үзенчә аңлап, үз зиһенләве белән зиһенләп, үз сүзләре һәм үз көе белән җырлап калырга тырыша. «Төзүче», «Сушилкада», «Лимон чәчәге», «Камыт тегүче», «Колхоз радиоузелы», «Кирпеч яндыручы карт», «Җилләргә киртә корам», «Тукай авылда», «Әби белән монтер» — менә бу шигырьләрнең исемнәре генә дә алар- 
120 
 
 
ның төрлелеге, конкретлыгы турында әйтеп тора. Яшь шагыйрьмен, диапозоны шактый киң, материалы күп кырлы. Киләчәктә иптәш С. Шакир үзенең бу сыйфатларын тагын да көчәйтергә, чарларга, чыныктырырга тиеш. Шуның белән берлектә, киләчәктә бетерергә тиешле яклары да бар. Моның берсе, әгәр шулай әйтергә яраса, рифмалардан туп чөеп уйнау. Иҗтимагый әһәмияте бер дә булмаган, үзенә бер минутлык рәхәтлек биргән кечкенә генә бернәрсә белән мавыгып китеп, шагыйрь кайчагында бер катлы малай хәлендә кала. У кучысына нәрсә әйтергә теләве турында әллә ни уйлап тормастан, рифмалар чөя башлый. Менә шундый идеясез, бары тик рифма ч,өеп уйнау булып кына калган шигырьләрдән бу җыентыкта «Кайту», «Әбинең соравы», «Капка төбендә» шигырьләрен күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, «Кайту» шигырендә шагыйрь Сафин дигән бер солдатның элек «геройларча үлде» дигән хәбәре килеп тә, соңыннан исән-сау өйгә кайтып керүен һәм өйдәгеләрнең шуңа шаккатып калуын тасвирлый. Дөрес. Ватан сугышы елларында андый очраклар да булмады түгел. Аны язарга керешкән шагыйрь — бу теманың иҗтимагый әһәмиятен ачарга тиеш, шулай булмаганда ул әһәмиятен югалта. Икенчедән, С. Шакирның кайбер шигырьләрендә философик гомумиләштерү, публицистик нәтиҗә чыгару җитми. Дөрес,. сюжетлы шигырь — шагыйрьдән сүз белән аеруча сак эш итүне, җәелмәүне, төгәллек үлчәвен тирәнтен сизүне сорый. Ләкин бу әле автор шулар белән генә котыла ала дигән сүз түгел. Авторның үзе «хикәя итә» торган тормыш фактларына дәртле мөнәсәбәте, объектив фактларны үзенең лирик* кичерешләре һәм публицистик пафосы аркылы үткәреп, үзенә хас йөрәк нуры белән коендыруы һәм, бигрәк тә, сюжетлы шигырьдә хикәя кылынган хәлгә, дөрес идея-филосо- фик бәя бирүе, әлбәттә, шарт. Ә менә С. Шакир үзенең кайбер шигырьләрендә тормышның кечкенә генә бер фактын ала да, шуны җыйнак һәм түгәрәк кенә итеп тасвирлап биргәннән соң (бу кадәресе, әлбәпә, яхшы), үз бурычын тәмамланганга саный. Үзе «хикәя кылган» фактларга лирик һәм идея-фәлсәфи рух бирү турында тиешенчә кайгыртмый. 
Мәсәлән, «Туйда» шигьрен алып карыйк. Шагыйрь биредә сигез йөз хезмәт көне эшләгән, авторның үз геле белән әйткәндә, «берьюлы ике елны узып киткән» уңган кыз Бә- дәрнең туеи тасвирлый. Туй булгач туш, кунаклар барысы да кызмача- лар, әче бал пары үкчәгә җиткән, «табында сүз гел арта бара». Шәвәли сорый, Җамалый ’ җавап бирә, - уен-көлке сүзләр катыш, кызны мактау китә: 
...Айга гына риза түгел, Ул бит йолдызга менде, Урак-чүкечле йолдызы Мәскәүдән бүген килде. 
Бу кадәрлесендә автор шактый ук. тотнаклы. Ләкин менә шунда инде шагыйрь Шәвәлиләр, Җамалыйлар һәм аларның үзара шуклыклары белән генә чикләнеп калмаска, бер форсат табып, үзе «сүз алырга», бездә хезмәтнең дан эше, намус эше булуы турында шигырьнең үз стилеңдәге сүзләр һәм интонация белән философик йомгак ясарга тиеш иде. Хәлбуки ул андый күтәрелү ясамаган, хуҗа хатынның бик гади генә итеп «Я, җитеш!» дип кыстап ашатуын һәм егет белән кызның бергәләп биюен хикәяләү белән шигырьгә нокта куйган. Өченчедән, кайбер шигырьләрендә С. Шакирның теле, стиле аксап-ак- сап китә. Бу — сүзләрне урынсыз куллануда, кайбер урында эчке ритмиканың аксап китүендә күренә. Коры сүзле булмас өчен берничә мисал китерик. «Батыр» дигән шигырендә автор сугыштан күкрәген орденнар, медальләр белән бизәп кайткан -бер егетнең сабантуендагы көрәштә батыр калуын тасвирлап: 
Орден белән тулган аның. Күкрәк турысы, — дип куя. Бу урында «турысы» дигән сүзнең аннан элек килгән юлдагы «сугышчы» дигән сүзгә рифма ясау өчен генә китерелгәнлеге ачыктан- ачык күренеп тора. Югыйсә «күкрәк турысы орденнар белән тулган» дип сөйләнмә гәнлсГен автор белергә тиеш иде. Кирпечләрнең кызулыгы Артканнаиарта бара («Кирпеч яндыручы карт»). Бу урында да кирпечләрнең кызулыгы түгел, мичнең кызулыгы арт- каннан-арта барырга тиеш иде. Моннан нәтиҗә: Самат Шакир үз 
шигырьләрен, идея-эчтәлек ягыннан үстерү белән берлектә, форма ягыннан да чарларга, тел, стиль камиллегенә тагын да ныграк ирешү өстендә эшләргә тиеш. Яшь шагыйрьнең беренче китабы уңае белән туган беренче фикерләр әнә шундыйлар. Әдәбиятка үз тавышы, үз почеркы белән килә торган бу өметле иптәшнең киләчәктә мондый кимчелекләрдән котылуын, тагын да активлаша төшүен теләргә и<ала. X