Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ

5 Бикташ ба'бай янгынны бөтенләй икенче төрле сәбәпләр белән аңлатты: — Беренче тапкырмыни? Ел саен ни булса да янмый калмый. Болай урам белән яну минем гомеремдә өченче тапкыр инде. Әти мәрхүм бу янгыннар гөнаһларыбыз шомлыгы булып, алла тарафыннан җибәрелгән афәт, ди торган иде. Карт хәзрәтебез мәрхүм әйтә торган иде: Кырлай җиде тәмуг өстенә утырган, янгыннарның хикмәте шунда, гыйбадәтебезне күбрәк кылып, бирәсе сәдакаларны ешрак бирергә кирәк, ди торган иде... Хәзрәт җомгада сөйләде: — Җәмәгать! Гөнаһларыбыз һичшиксез күп. Шайтан сөендереп, мөселман белән мөселман ызгышуның юлын гына эзләп йөри. Дөнья кууыбыз хәттан ашты. Китап әйтә: «Дөнья ул бер үләксәдер, аны эстәүче эттер», — ди, менәтерә сезгә! Аллаһе тәгалә без бәндәләренә тәкъдиргә һәм дөньяның тигезсезлекләренә буйсыну белән боера. Шөкер итә белгән кешегә шатланырлык хәлләребез дә күп. Өлкән кешеләребез һәм түрәләребез фәкыйрьләргә шәфкать һәм мәрхәмәт йөзеннән безгә «Тал-на- мазны» кайтардылар, ата-бабаларыбыздан кала килгән йолаларыбызны яңартырга мөмкинлек бирделәр. Без авылның картлары һәм мәчет әһелләре белән киңәшеп, иртәгә «Тал-намаз»га чыгарга, шунда нәфел намазы укып гөнаһларыбызның кичерелүен сорарга мәслихәт кылыштык... ❖ ❖
 Ашлыклар сугылып, ындырга кертелгән иде инде. Сәгъди абзый бөтен өй эче белән җыйналып, кешеләр белән бергә «Тал-намаз»га китте. «Тал-намаз» дип аталган җиргә, Александровканың түбән ягындагы •су буена, тирә-яктан биш авыл җыйналды. Ирләр намаз укыдылар. Байлар «нәфел корбаны» дип бер сарык чалдылар. Кырлай мулласы ил өстендәге «гөнаһларның» юылуын сорап, бик озын итеп дога кылды. Хатын-кыз үзенә башка бер читтә басып торды, карчыклар елаштылар. Олыларның эшләреннән һәм ниятләреннән хәбәрсез балалар бер читтә, нәкъ сабан туендагы кебек, йөгерештеләр, көрмәкләштеләр, кычкырыштылар, хәтта бер-икесе тукмаклашып та алдылар. Габдулланың күңелендә бу никтер җыелышып намаз уку түгел, бәлки Тиле Ваһап белән очрашу истәлеге булып калды.  
                     I Ахыры. Башы «С. Ә.» журналының 1950 ел 7—12 һәм 1951 ел 7 саннарында. 
14 
 
Тиле Ваһап Кырлайның Әүхәди исемле кешесенә бертуган абый тиешле була. Ашарга таза булып та, эшләргә сәләте булмаган дивананы асрап яткырырга теләмичә, энесе аны өеннән куып чыгара. Шуннан соң ул. энесенә түгел, нп өчендер бөтен Кырлайга ачуланып, ©чилегә күчеп китә һәм шунда үзенең ярлы гына кыз кардәше йортында урнашып кала. Аның бөтен эше авылдан-авылга йөреп, сәдака җыю була. Дөресрәге, ул җыймый, сорамый, кешеләр аңа дивана итеп, аны аллага якын кеше санап һәм кызганып, үзләре ’бирәләр. Аның Кырлайдан китүенә инде биш ел. Шулай да ул анда бары бер генә тапкыр кайта. Анда да ул энесе Әүхәди янына бармый, Кырлайларның берсенә дә сәдака сорап керми, бары ни өчендер авылның Минкамал дигән тол хатын янына кереп: «Минкамал, сиңа кунак килде, һа-һа! ©чиле әле һаман урынында басып тора, һа-һа!» — дип, бер-ике сүз генә әйтә дә, — куркынган Мпн- камалны тәмам аптырауда калдырып, чыгып йөгерә. Кырлайлар аның яшь чагында Минкамалны өметсез рәвештә яратып йөргәнен сөйлиләр... Менә бүген ул халык белән цергә ©чиледән «Тал-намаз»га килгән. Ул кырык биш яшьләр чамасындагы таза гына, кара сакаллы кеше. Өстендә тезенә кадәр төшеп тора торган киндер күлмәк, яланаяк, башында берсе иске, берсе яңа аслыөсле ике түбәтәй. (Кемдер аның тузган түбәтәен күреп, үзенең әз генә киелгән яңа түбәтәен сәдака игеп биргән икән. Әмма бу, аңа карап, искесен ташларга теләмәгән.) Аның янында аңардан бервакытта да аерылмый торган бердәнбер дусты — зур гына, сары йонлы маэмай. Ваһап аңа ни өчендер «минем Ситдый- гым» дип дәшә. Хәзрәтнең озын догасыннан соң, күңелләр нечкәреп, бөтен кеше тантаналы рәвештә кулларын күтәрүе булды, теге Ваһаби тезеп алып китте бит: — Аллаһеммә атина, мулла кызы Фатыйма, илаһи бир, бир, дәүләт- легә дәүләт бир, дәүләтсезгә күлмәк бир, Әүхәдинең кызыл бозавы мөгрәмәсен төн буе, ашлыкны боз сукмасын, авылда ут чыкмасын, авызымда утыз теш, исән булсын, төшмәсен, кырылмасын, пешмәсен, эш, пеш! Чыш, чыш! Малайлар, сез карагыз, ут белән уйнамагыз! Ыж-жжж! Мулла абзый, сәдака, мулла абзый, сәдака! Мине Кырлайдан куганнар игелек күрмәсеннәр, чыш! Пеш! Чыш! Чыш! Кемдер, пыскылдап, көлеп җибәрде, кемдер кычкырды: — Алып китегез үзен! Кем алып килде? Нәрсә сөйләндереп тотасыз? Берәү аны яклап төште: — Дивана бит ул, нигә тиясез? Тавыш кушты: — Өчилеләр, нәрсә карап торасыз? — Ваһаби Өчиленеке түгел, Кырлайныкы! — Тел тидермәгез изге диванага! Ваһабины малайлар сырып алды. — Ваһаби, этеңне бүре ашаган, — дип кычкырды аларның берсе. Ваһаби, каударланып, әйләнеп куйды һәм этне күреп алып: — Ашамаган бит, ник рәнҗетәсез, ә? — диде һәм «маһ! маһ!» дип этне чакырып алды. Аның күзләрендә чын яшь елтырады. Эте аның янына килеп сыенды һәм аның аякларын, кулларын яларга тотынды. — Ваһаби, Ваһаби, борыныңны сөрт! — дип кычкырды берсе. Ваһаби шундук тезенә кадәр төшкән итәген күтәреп борынын сөртте. Күлмәк астында аның башка киеме юк икән, бу, малайлар һәм яшь җилкенчәк арасында шатлыклы шау-шу һәм көлеш тудырды. Иябашиың бер карчыгы килеп Ваһабига юача тоттырды һәм малайларны куып: — Китегез, китегез! Алла диванасын рәнҗетмәгез, гөнаһ булыр үзегезгә! — диде. Ваһаби юачаны алып, аиы икегә бүлде һәм бер ярты
15 
 
сын үзе кабып, икенчесен этенә ташлады. Аннан сон. карчыкка карап„ чын күңеленнән: — Рәхмәт, абыстай, алла рази булсын! Ходай тәгалә үзеңә яшь кенә, матур гына, тәүфыйкълы гына кияү насыйп итсен, һа, һа! — диде. Тнрә-яктагылар тагын кычкырып көлделәр... Ваһаби, шулай итеп, «Тал-намаз»га килгән халыкның игътибарын үзенә биләп алды. «Тал-намаз» аның аркасында уен-көлкегә әйләнде. Әмма моның өчен Ваһабига берәү дә ачуланмады. 
6 Башка малайлар белән Габдулла да авыл кичергәнне кичерде. Әмма көзге наборлар башланып, җырчы Фазылның солдатка каралу хәбәрен Габдулла бөтенесеннән ныграк, әрнүлерәк тойгы белән каршы алды. Менә инде Фазыл китәр. Җәйге кичләрне яшьләр уенга җыела торган Какылы алан буеннан аның скрипкага кушылып җырлаган көчле моңы инде яңгырамас. Урамнарда очраганда сиңа карап елмаеп үтүче, олыга-кечегә һаман бертөрле кече күңелле, җор сүзле Фазыл булмас... Ә алдагы язның сабан туе Фазылсыз бик-бик күңелсез булыр. Алтмышар чакырымнаи аның көрәшен карарга килүчеләр инде быел булмаслар. Кемнәрдер аны сагыйып, көрсенеп куярлар... Аның исемен үзенең тын гына моңлы җырларына кушып җырлый торган Гөләнвәр нишләр инде, нишләр?.. Габдулла күңелендәге ямансулыкка өстәлеп, тагын ярсу килеп кушыла. Беләсезме, каралып кайткан никрутлар ни сөйлиләр? Юк, моны Фазыл сөйләми, һәрвакыттагыча кызлар кебек тыйнак ул үзе, сыңар кулы белән сугып таза атны аягыннан егарлык егет! Фазыл өчен әрнүчеләр сөйли моны: — Гаделсезлек белән кырдылар Фазылны. Әсәт малае Галимҗаннар китәргә тиеш иде, юк, алар волость писаре белән чыш-пыш килеп, әллә кемнәргә акча төртеп, әллә кемнәрне эчереп, беләсеңме, нишләгәннәр? Алдан ук җиңнәренә әзер жирәбә яшереп кергәннәр. Менә бит явызлар! Менә бит акча нишләтә, ә? Көчле— көчле түгел, акчалы — көчле! Димәк, сабан туенда аяк чалуы бер хәл, монда да Фазылга аяк чалган Әсәт бай малае! Габдулланың кечкенә йөрәгендә зуп-зур Галимҗанга каршы ачу кабына. Әнә, Галимҗан солдаттан калган башка егетләр белән Кырлай урамыннан гармонь тартып узып бара. Уйнау һәм җырлауның рәвеше үк әйтеп тора: егетнең кәеф шәп, күңел күтәренке, ә тәкәббер тавышында ниндидер мактану, ягъни: «Күрдегезме, кемнәрнеңдер борынына чиерттекме?» Нигә үз авылында йөрми, нигә Кырлайга килеп урамга сыймый йөри ул? Билгеле, нигә: Гөләнвәр Кырлай кызы бит! Менә алар зират урамыннан борылып, тыкрык белән уңга төшеп киттеләр. Анда Гөләнвәр тора. Галимҗанга, әлбәттә, аны күрү насыйп булмас (кыз аңа күренәме соң!), әмма ул барыбер үзенең тавышын ишетгереп, кызның тәрәзәсе алдыннан гармонь тартып узар!.. Гармонь тавышы тынды. Ачуыннан тыны кысылып, аларның тизрәк узып китүен көтеп утырган Габдулла иркенләп сулыш алды. Гаҗәп, узган елны ул Галимҗанның гармонь уйнаганын шундый ләззәт белән тыңлаганы бар! Шәп гармончы бит ул үзе Галимҗан! Әмма менә быел, менә хәзер аның гармонь тавышын ишетмәс өчен Габдулла колакларын томаларга әзер! Шулкадәр ят, чит һәм, хәтта, чирканыч хәзер ул тавышлар! Ниһаять Фазылның авылдагы санаулы көннәре дә узып китте һәм китәр көннәр килеп җитте. Иртәгә китәбез, дигән көнне ул иптәшләре белән авылны бер итеп гармонь һәм скрипка белән җырлап әйләнде. Бер
16 
 
берсенең җилкәләренә тотынышып ясалган ике тыгыз саф бер-берсенә каршы баскан хәлдә инешнең теге һәм буяк урамнарыннан җырлап үттеләр. Егетләрнең Гөләнвәр торган урам күпереннән узмый, югары күпердән узулары Рәҗәп абзыйларның күршеләрен бераз гаҗәпләндерде: — Әллә үпкәләштеләр микән? — Булса да булыр, Галимҗан дошманлыктан берәр сүз чыгаргандыр. — Аларның аралары Галимҗан бозарлык кына түгел шул... — Ата-анасы алдында кызның йөз суын түкмим дигәндер... Әмма Фазылның югары урамнан узганда авыл өстендә яңгыран үткән һәм бик күп йөрәкләрне иңрәтеп алган җыры күп нәрсәне әйтен бирде. Болан дип җырлады ул: Күгәвәи дә күлмәк, бурлат кештәк, Ак укадан үргән бәйләвеч, Урамнардан килсәм, кеше күрә, Яр астыннан килсәм, әйләнеч. Олы юлкайларның ай 'такыры, Үзәнгекәйләрнең бакыры, Аерылмабыз диеп йөргән идек. Аерылабыз инде, ахыры... — Егете лә егете! — дип әрнеп куйдылар аның җырын ишеткән кешеләр. Хатын-кыз, ир-аттан яшереп кенә, балавыз сыгып алды. Икенче көнне Фазыл Сәгъди абзыйларга керде. Зөһрә апа мич ягында камыр баса, Бибисаҗидә каба алдында, орчыгын шыңгыратып, җеп эрли, Габдулла бишек янында Садрины тирбәтеп, әкрен генә эчке тавыш белән «Әлли-бәлли»не көйләп утыра иде. Капка келәсе шалтырады. Р1ортта арба тәгәрмәчләрен майлап йөргән җиреннән Сәгъди абзый: «Әйдүк, Фазыл туган, төкле аягың белән!»—дип Фазылны каршы алды һәм аны өйгә алып керде. — Бүгенме сәфәр?—дип .сорады ул, алъяпкычы белән кулларын сөртә-сөртә. — Бүген, Сәгъди абзый! Менә күрешеп чыгыйм, дип кердем. Әйтеп калдырасы сүзләр дә бар иде... — Рәхмәт инде, әйдә, чишен, түрдән уз! Зөһрә апа да ягымлы гына итеп өстәп куйды: — Утыр, Фазыл, әзер камырым бар, кабартма ясап бирим, абзыегыз белән чәй эчәрсез.. Бибисаҗидә кабаларын бер почмакка этәреп, орчыктагы җебен йомгакка чорнарга тотынды. Әмма, Габдулланың үкенеченә каршы, Фазыл чишенмәде һәм иркенләп утырырга җыенмады: — Рәхмәт, кодача апа! (Ул хатын-кызның һәммәсенә дә яшенә карап, я кодача, я кодача апа дип дәшә иде) —диде ул, Зөһрәгә төбәп, — озак утырып тора алмам, олау хәзерли калдылар, әле тагын олы апайлар белән Рәҗәп абзыйларга кереп, күрешеп чыгасым бар... — Алай килешми инде ул,—дип аңа каршы төште Зөһрә апа.— Күрше була торып болай да кайтканнан бирле бер кереп чыктың. Иркенләп, теш елтыратып, сөйләшеп тә булмады. Рәҗәп кодалар да, без дә очрашкан саен сине иң якын туганыбыз кебек күреп сөйлибез. Әле менә бөтенләй кардәш булыр дип тора идек... — Анысы насыйп булмады, күрәсең, кодача апа! — Ник алай дисен, Фазыл, олагырга китмисең бит. Ризыгың шунда булса, кайтмый кая барырсың? — Кайтуын да кайтырсың, туфрагың тартып, әмма соң булыр... — Бервакытта да соң булмас, юкны сөйләмә! Үзең генә анда, туган җирне, үз кешеләреңне онытып, читкә китеп барма. Рәҗәп кода да, ко- .дагый да, Гөләнвәр үзе дә син дип үлеп торалар, юкны сөйләмә!
2. ,с Ә. • № 8. 17 
 
— Агайне, дус-иш бар, кодача апа, әлхәмделилла, әмма, дус игез, дошман сигез дигәндәй, Әсәт байныкылар әнә чебеш сагалаган тилгән кебек әйләнәләр бит!.. — Кайгырма, Гөләнвәр чебеш түгел, Рәҗәп абзый ачык авыз түгел, әле аныц тирә-ягындагы кешеләр, менә без нихәтле!.. — Анысы дөрес,- дип сүзгә катышты Сәгъди абзый,—дошманнар да күп, әмма авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә, дигән сүз дә бар бит, Фазыл туган! Син борчылма, менә, алла боерса, кайтып килерсең, дөбердәтеп туй ясап җибәрербез, менә булыр безнең урамда да бәйрәм! Ул үз сүзенә ышанган хәлдә, бик күңелле генә көлеп куйды. Аның өметле сүзләре Фазылга да йогынты ясады бугай, ул да. шатлыгын яшерә алмый, ихтыярсыз елмайды. — Авызыңа бал да май, Сәгъди абзый! — диде ул. — Сөенчесе туйда булыр! Кодача апа, шулай, күз-колак булып торсагыз'ла! Ул кузгалып, өй эчендәге һәр кеше белән күрешеп чыкты. Габдуллага килеп җиткәч, ул аңа аеруча елмаеп дәште: — Я, хуш, Габдулла дус! Без синең белән кемнәр әле? Кирәкле кишер яфраклары бит, шулаймы? Онытма, хат яз!.. һәм ул китте. Олауны озатырга бөтен урам чыктьц Малайлар арбалар тирәсендә чәүкәләр күк кайнаштылар. Габдулланың кәефе иптәш малайларыны- 'кыннан бөтенләй башка булганга күрә ул, йөрәгенә якын кешене бимазаламыйм, дипме, оялыпмы, тыйнак кына бер читтә басып торды. — Я, егетләр, кузгалдык, аллага тапшырып, алайса, — диде юлаучыларча алъяпкыч бәйләп алган, чыбыркы тоткан Рәҗәп абзый. Атлар кузгалды. Алгы арбада Фазыл белән янәшә утырган иптәше Сәет гармонь тартып җибәрде. Егетләр аны җыр белән күтәреп алдылар. Малайлар олау артыннан авылны чыгып, тегермәнгә хәтле бардылар. Габдулла бармады. Олау кузгалу белән ул, ни өчендер, капка артына яшеренде һәм китүчеләрне койма ярыгыннан күзләре белән озатты. Ул тамагына утырган таш кебек төерне йота алмый, яшьсез генә иңрәп куйды. Олау күздән югалгач, дөнья аңа ничектер буш һәм төссез булып калды. Аның инеш буена төшеп, кеше күрмәс урынга басып, яшьләренә тулы ирек бирәсе һәм рәхәт, тәмле елау белән туйганчы елыйсы килде. Әмма ул инеш буена төшә алмады. Аны өйгә чакырдылар. • 
У н ө ч е н,ч е б у л е к 

Озак та үтми, мәктәп тормышы Габдулланы үз эченә бөтереп алып кереп китә. Быел аны абыстайга түгел, мәдрәсәгә бирәләр. «Мәдрәсә» дигәне шул ук мулла йортының ишеге алдында инеш өстенәрәк нәзек кенә бүрәнәдәй салган бер катлы иске өй. Монда һәфтияк иҗеге белән сурәсен, «Бәдәвам» һәм «Кисекбаш» китапларын Хәбри хәлфә укыта, һәфтияк- тән узып, корьәигә күчкән шәкертләргә дәресне мулла абзый үзе бирә. Габдулла Хәбри хәлфәгә утыра. һәфтиякнең иҗеген һәм сурәсен тизрәк үтеп, Габдулланың олырак шәкертләр, Сафушлар һәм Әхтәрпләр янына утырасы* һәм «Бәдәвам» белән «Кнсекбаш»ка тизрәк күчәсе килә. Ул китапларда аңлаешлы, кызыклы сүзләр бар, иҗек белән сурә шикелле ялыктыргыч та түгел. Ай ярым эчендә ул, сабакташларын әллә канда артта калдырып, һәфтияк- не иҗекләрс-ниләре белән укып бетерә. Хәлфә аның зирәклегенә бәя
18 
 
бирә һәм сабакташлары белән тигезләнгәнче тик утырмасын дип, мәдрәсәгә яңа кергән берничә малайның сабакларын өйрәтүне аңа тапшыра. ә кайвакыт хәтта аны мәктәптә үз урынына калдырып чыккалый. Менә шунда Габдулла һәм, бигрәк тә, аның «шәкертләре» өчен кызык минутлар туа. Ярым чынлап, ярым шаярып «шәкертләр» «хәлфә»ләренә төрле сораулар бирәләр. Мәсәлән, нәрсә ул «әбҗәт, һәүвәз, хотти, кәлә- мән, сәгъфәс, карашат...» Бу нинди коточкыч сүзләр? Каф тавы артындагы дүрт күзле, сигез мөгезле җанварлармы болар, кеше ашаучы кошлармы, әллә бакалар, еланнар шикелле хәшәрәтләрме? Габдулланың да «хәлфәлеген» балалыгы җиңә, ул да ярым чын, ярым шаярып бу сүзләрне аңлатырга алына. — Әбҗәтме? «Үҗәт» дигән сүзгә туры килә бу, ягъни мәсәлән,— ди ул, «ягъни мәсәлән» сүзен хәлфәсенә ошатып, борынга җибәребрәк... — Ә нигә соң ул «әбҗәт»? — Алай бик тиз генә белә торган булгач, ул сабак та булмый. Бераз укыгыз әле! — ди Габдулла һәм Хәбри хәлфә кебек эре генә тамак кырып куя. Малайлар егылып көләләр. Габдулла малайларның сабан туенда күкәй сугыштырып йөргән үз ишләренә, Сәгъди малае Апушка әйләнә. — Алайса тыңлагыз, — ди ул, сер тавышы белән, — бу сүзләрнең серен белер өчен тагын егерме ел мәдрәсәдә ятып укырга кирәк... Мин аны сезнең үзегезгә генә әйтәм, кешегә сөйләүдән булмасын!.. Малайларның кызыксынуын тәмам чигенә җиткергәннән соң, Габ-’ дулла әлеге «кәлимәләр»нең мәгънәсен берәм-берәм «аңлата» башлый: — «Әбҗәт» — «әби үҗәт» дигән сүз ул, белдеңме? һәүвәз? Нигә, сезнең ишеткәнегез юкмыни, «ул шундый-шундый эшкә бик һәвәс» дип сөйлиләр бит?.. «Хотти» ул Хөбби дигән кебегрәк бер исем инде... Кәләмән... Бу урында Апуш бераз туктап кала. Яңа бистәдә торып кайткан Габдуллага бу ни өчендер Кәлимулла пешергән кәләвә дигән сүзгә бик туры килә, һәм Габдулла, бер дә тукталып тормастан, сөйләп алып китә: — И, исегез киткән икән, баштанаяк сөйләп бирим инде, алайса. Әбҗәт — ягъни, әби бик үҗәт карчык, исеме Хөбби, үзе бик һәвәс? Нәрсәгә һәвәс? Кәләвә ашарга, ә Кәлимулланың кәләвә пешерергә вакыты юк, ул Сәгъфәс белән, ягъни Габбәс белән атка печән салырга киткән, ә печән юк, кыш көне була бу. Габбәс әйтә: — «Син аңа кар ашат!» — ди... Менә сиңа килеп чыкты: «карашат!» Малайлар көлешә-көлешә сабакны «хәлфә» артыннан кабатлап чыгалар. Алар бу «аңлату»дан бик канәгать һәм шундый аңлатудан башка аларга берни кирәк түгел!.. ...Кар төшеп ятып кала. Габдулла Сафушлар янына күчеп «Бәдә- вам» белән «Кисекбаш» укырга тотына. Болар инде иҗеге белән сурәсе эт эчәгесе шикелле «әфтияк» түгел. Бу инде Үҗәт әбинең кәләвә ашавы белән, Габбасның атка кар ашатуыннан күп тапкыр кызыграк. Монда сүзләрне баш ватып, тырышып уйлап табасы юк, сүзләр китаптан үзләре кычкырып, «менә мин» дип торалар: Туфраклары зәгфоран, Ташлары энҗү мәрҗән, Нигъмәтләре әлвәнәлвән, Яки менә: Алла ди гел бәдәвам! Җылы туннар киярләр, Иракларга менәрләр, Хур кызлары кочарлар... Дөрес, монда «прак». «бәдәвам» кебек әбҗәгтәгечә ацлаешсызрак сүзләр дә бар, әмма алар аңлаешлы сүзләр арасында сизелми үтә бирәләр... «әлвән нигъмәт»не «әлвән кагы» дип аңларга була, ә «хур кызларын кочу» ул сакаллы кешеләр ярата торган бернәрсә инде шунда!  
2- 19 
 
«Кисекбаш!» Менә бусы һәммәсеннән дә шәп! Габдулла бу кызык хикәяне мәдрәсәгә хәтле үк өлкән малайлардан ишеткәне бар. Гали батыр мең диюне кырып сала да җир асты төрмәсендә утырган ничәмә йөз мөселманны, Кисекбашның сөйгән хатыны белән баласын коткарып ала. Искиткеч! Әмма тагын да искиткечрәк: баш дию белән көрәшергә баргач, Гали аны йоклап яткан килеш үтерүдән баш тарта, «йоклаган диюне үтереп, минем адәм көлкесе буласым килми», — ди Гали батыр һәм уяу дию белән генә көрәшәсе килеп, аны уята. Гали көч белән генә түгел, намус белән дә дошманнан өстен, сиздеңме? Менә бу, ичмасам, батыр! 
2 Ул арада Габдулла мәдрәсәгә ятып укучы булып килде. «Ятып» яки «кунып» уку бу — мәдрәсәдәге «гыйлемнең» югарырак баскычына аяк басу дигән сүз иде. Ятып уку шартларына Габдулла берьюлы гына өйрәнеп китә алмады. Берсенпәиберсс тозсыз, мәгънәсез маҗаралар беренче көннән үк башланды. Хәлфәсе Габдуллага, таныш мулласының улы итеп, җәмәгать сәкесендә түр урынны күрсәтеп киткән иде. Габдуллага анда ятыр- га туры килмәде, бөтенесе, җәмәгать сәкесенә йокларга ятып, утлар сүнү белән кемдер «әлеф сузылып» яткан шәкертләр өстеннән диярлек атлап килде дә, кинәт Габдулланың баш астыннан аның мендәрен тартып алды. Габдулланың башы шак’итеп как сәкегә бәрелде. Бу күпләр өчен көтелмәгән хәл түгел, шуңа күрә моңа берәү дә гаҗәпләнмәде, тик юрган астында «псык-псык!» көлү тавышлары гына ишетелде. Кемдер тавышын үзгәртеп, дәште: — Яңа шәкерт, мендәрең комганнар янында тәһарәт ала. Син аның өстенә барып ятмасаң, ул синең астыңа килеп ятмас! Габдуллага идәнгә төшеп, анда яткан шәкертләрнең дә бер читенә комганнар янына, әчелектәге агач башмакларның бозлары эреп, сулары агып торган җиргә барып ятырга туры килде. Ул түр сәкедә кемнәрнеңдер ярым кычкырып, ярым шыпырт сөйләнә торган әдәпсез сүзләрен ишетмәс өчен юрган эчендә томаланып, ишектән бәреп торган суыкка туңып һәм калтыранып ятты-ятты да, соң гына йоклап китте. Шуңа күрә, иртәнге караңгыда ут алынып, бөтен мәдрәсә аякка басканда, ул әле, бөтен дөньясын онытып, йоклап яга иде. Хәлфә юкта мәдрәсәне үз кулына алып, ни теләсә шуны эшләп йөрүче тупас, олы гәүдәле Вазих (Габдулла сабан туенда ук аның десятник малае икәнен белеп алган иде) янәшә* генә торган сулы комганнарның берсен алды да, юрганны күтәреп, Габдулланың астына су җибәрде. Габдулла уянып китте һәм үзенең чиркәнчек салкын һәм лычма су эчендә ятуын күреп, аптыраган хәлдә сикереп торды. Ул арада малайлар* аны түгәрәкләп алганнар һәм эчләре катып көлешеп торалар иде. БарьГ теге Вазих дигән малай гына көлми, Габдулланы ашардай булып, ажгырып торлы-торды да: — Әһә, синең шулай астыңа җибәрә торган гадәтең бармыни әле? Хәзрәткә әйтеп «галава куярга» җибәрергә кирәк үзен! — дип кычкырды. «Бәдрәф тазартырга» дигән сүз балалар арасында ни өчендер шулай дип йөртелә иде. Эшне аңлап җитмәгән Габдулла оятыннан кызарып, нишләргә белми аптырап калды. Сафуш аңа эшне төшендереп бирде һәм шундый нәтиҗә ясады: — Без дә мәдрәсәгә шулай кердек, ансыз ярамый. Кыен ашамасаң, гыйлем булып булмый... Аннан соң Габдулла ялан аягына агач башмак эләктереп, комганны тотты да, тышка юынырга чыгып китте. Ишектән чыгып, мәдрәсә почмагына борылыйм дигәндә генә, ул аяк астында шәкертләрнең теләсә кая
20 
 
тәртипсез утыруыннан һәм шунда ук юынуыннан килеп туган сап-сары бозга аягы таеп китте һәм чалт итеп боз өстенә әйләнеп барып төште. Ул көч-хәл белән аягына торып, бәрелгән сөякләренең авыртуына әрни- әрни, салкын кар өстендә салкын су белән юынырга тотынды. Ул арада югары очның таныш түгел зур гына бер малай мәдрәсәдән яланаяк килеш йөгереп чыкты да: «Снн пигә кеше катасын киясең?» дип Габдулланы төртеп екты һәм аның аягыннан ычкынган каталарны үз аягына эләктереп, мәдрәсә артына йөгерде... Мәдрәсә тормышына күнегеп җиткәнче, Габдуллага әле шактый гына маҗаралар күрергә һәм аларның кайберсен үз җилкәсендә татырга туры килде. Иске шәкертләрнең һәм көчлерәкләрнең, яңаларны һәм кечерәкләрне теләгәнчә кимсетү һәм рәнҗетүләре монда бик табигый хәлгә. хәтта үзенә күрә егетлеккә әйләнгән иде. Бер көнне әлеге Вазих түбән очның яңа килгән бер малайны тотып: — Бәхәсме? Син күзләреңне йомасың, мин шуны өреп ачам...— диде. — Булмый, — диде тегесе. — Ачалмыйммы? — Мә, ачып кара, — диде яңа малай үчегеп һәм чытырдатып күзләрен йомды. Помуы булды, Вазихның әйләндереп тегенең яңагына чабып җибәрүе булды. Теге, әлбәттә, сискәнеп, шунда ук күзләрен ачты һәм елап җибәрде. Икенче көнне йокыдан уянганда Габдулланың һәм аның янында яткан берничә малайның эчкырлары кем тарафыннандыр бер-берсенә бик нык бәйләнгән булып чыкты. Алар аны чишеп өлгергәнче, хәзрәт килеп керде. Дәрескә өлгермәгән өчен аларның кайберсен яткырып суктырдылар. Бәйләүченең Вазихтан башка берәү дә түгеллеге аермачык билгеле булса да, шул ук тупас малай хәзрәт кушуы буенча шәкертләрне үзе суктырып йөрде һәм бу хыянәтчел эштә аңа булышучы Әхтәри булды. «Җиң аша йолдыз күрсәтәм» дип, беркатлы малайларның башына су коюлар, «пычак көлдерәм» дип, корымланган бияләй ярдәме белән бит буяулар инде монда бик гөнаһсыз күңел ачуга әйләнгән, мәдрәсәнең көндәлек табигый тормышына кереп киткән хәлләр иде. Габдулла мәдрәсәдә олылар тормышындагы кәчлеләр һәм көчсезләр бүленешенең кечкенә булса да чагылышын күрде. 
3 Җомга көнгә каршы кич белән Габдулла кунарга өенә кайтты. Беренче тапкыр аңа мәдрәсәдә яшәүнең михнәтләре белән чагыштырганда, өйдәге тормыш ал да гөл кебек тоелды. — Я. мәдрәсәдә ниләр белеп кайттың, улам? — дип Сәгъди абзый бик канәгать кенә елмайган хәлдә Габдулладан сорады. Габдулла шунда ук үзенең белгәннәрен ярып салды. «Кисекбаш»ны ул баштанаяк көйләп укып бирде. Сәгъди абзый сакалын күтәрә төшеп, Зөһрә апа яулык почмагын авызына капкан хәлдә, башын бер якка иңкәйтеп, Бибисажидә күзләрен Габдуллага моңсу гыпа текәп, бик канәгатьләнеп тыңладылар. Илә орды дию ул дәм гөрзине, Кем Гали батты җиргә тезе тиңе, дигән жирдә, Гали батырны кызганыпмы, ни өчендер, Зөһрә апа, хәтта, яулык читен кайтарып, күзләрен сөртеп куйды. Тыңлаучыларда мондый тирән тәэсир тудыра алуы белән Габдулланы шатлык һәм горурлык хисе чолгап алды. Ул үсеп китеп: Әти, син бүген иртә намазыңны укыдыңмы? — дип сорады.
21 
 
Сәгъди абзый, мыекларын тарткалап алды һәм авыр гына сулап: — Иртә намазы дисең, улым! Әле өйләсе белән икендесе дә казага калды. Көннәр кыскарды бит, торып арлы-бирле әйләнгәнче кара тана үкчәгә баса. Урманга бүген чыбык-чабыкка дип ике тапкыр мендем, салам ягып, икмәк пешереп булмый, ди әнә әниең әйтә... — Алайса, менә тыңлале син, — диде Габдулла һәм әтисенә бәдәвам- нан укып бирде: Кемдер намазын куйган, Адәм дәгсл, ул шайтан, Эт, дуңгыздан ул яман, Алла дигел бәдәвам... — Алла, ходаем!—дип куркып куйды Зөһрә апа һәм авыз эченнән нидер укынырга тотынды. Сәгъди абзый, бөтенләй аптырап, күзләрен мөлдерәткән хәлдә, әрле-бирле йөртте. Ул үзен хәзер гөнаһның зур диңгезендә йөзеп йөргән кебек тойды, һәм бөтен дөнья аның өстенә: «Шайтан, эт, дуңгыз»,—дип кычкыргансыман тоелды. Ниһаять, ни әйтергә белми, сәкегә хтырды да, сакалын учлап, уйга калды. Бераздан ул тирән көрсенеп куйды һәм алдында утырган кешегә дәшкәнсыман: — Ярабби! Теләсәң нишләт инде. Нишләтсәң дә без синең кулда инде, раббем! Без һәммәсенә риза булып, башларыбызны идек инде синең алда... —диде. Зөһрә апа тагын балавыз сыгып алды. Өй авыр, ямьсез тынлыкка чумды. Аннан соң Сәгъди абзый кинәт урыныннан кузгалды да, җиңнәрен сызгана башлады. Син, кая, җылы су сал әле, булмаса, комганга! Ястигымны булса да укып алыйм, - диде ул һәм үз алдына көрсенеп куйды: — И ал- ла-а-а! Китаптагы сүгенүгә ошаган, «шайтан, эт, дунгыз» кебек аның кеше лек дәрәҗәсен төшерә торган сүзләрне өстенә аласы килмәде, күрәсең, ул намаз укып алырга карар итте. Зөһрә апа аңа су әзерләгәнче, ул сәкегә утырып, үз-үзенә уйланды: — Менә бит, Габдулла кайтып бу сүзләрне укып күрсәткәнгә чаклы аның җаны тыныч иде... Гыйлем ул шундый җан борчый торган әйбер микәнни? Әллә без, кара халык, аны аңлап җиткермибезме? Нәрсәдә соң хикмәт? Буталчык уйлар томаны эченнән кинәт бер якты күренеп китте. Сәгъди абзыйның күзләре кинәт хәйләкәр генә очкынланып куйды: — Улым! —диде ул шунда ук Габдуллага, — син укыган Кисекбашта хәзрәте Гали дөнья хәтле эшләр эшләп ташлый, ипчәмә мең чакрым җир барып, нпчәмә мең диюне үтереп, ничәмә мең мөселманны котка ра... Кай арада гына ул анда намазын укЬш өлгерә соң? Габдулла шунда аның өстеннән авыр бер йөкне алып ташлаган җавапны кайтара: — Әти, китапта аның намаз укуы язылмаган... — Язылмас шул, — дип җиңеләеп үк китә Сәгъди абзый, — шулкадәр эшләр эшләү өстенә ул нинди намаз укып өлгерсен, ди... Кеше ышанмас сүзне! Тагын кеше ышанмас сүз!.. Ләкин эш хәзер анда түгел, эш хәзер гөнаһ диңгезендә бөтен көче белән батмаска тырышып, йөзеп йөри торган әтисен коткарып алуда: — Әти, шулап шул, алла да аңа намаз укымаган өчен берни дә әйтми. Гали арсланым,— дип мактый әле!.. Зөһрә апа да ирен коткарыша: Бик! Әгәр дә мәгәр ул биш вакыт намазын калдырмый укып барса, җеннәрне үтереп, мөселманнарны коткару түгел, тышка чыгарга да вакыт тапмас иде!.. 
22 
 
Сәгьди абзый гөнаһ диңгезеннән, аның ярына ябышып, менеп килә: — Бибизөһрә, ишеттеңме? Арсланым, дигән бит? Әнә! Намазын калдырган дип, бер дә «шайтаным, этем, дуңгызым» дип сүкмәгән, ә? Ул гөнаһ диңгезеннән чыгып, тәмам ярга менеп утыра: — Шулай инде: рабби тәгаләнең бөтен гөнаһларыбызны кичерим дисә, полный рәхмәте киң! Бик әйбәт, рәхмәт, улым! Юкка йөрмисен икән мәдрәсәгә: саоагыңны тырышып укыйсың икән... Я, ярар, май бетереп утырмыйк, анасы! Иртә торасы. Арча базарына солы илтәсе бар. Намаз тагын казага калдырылды. Утны сүндереп, йокларга яттылар... Сәгъди абзый бераз уйланып ятты да, үз-үзенә сөйләнгән шикелле, әйтеп куйды: *£пкт0Рмас I арәфинең атасы, мәрхүм, Шәяхмәт картны әйтәм, шул сөйли торган иде: иртә намаз, кич тә намаз, абзарыңда терлек калмас, —ди торган иде, әстәгъфирулла тәүбә... Сәгъди абзый мәкальне күңеле белән ’бик дөрес тапса да, теле белән аны үз сүзе итеп әйтергә кыймады, хәтта шуның өчен әле Шәяхмәт картны битәрләп, өстәп куйды: — Наданлык шул!.. Шуның артыннан ук ул хырылдап йоклап китте һәм, бастырылып, сөйләнергә тотынды: — Акчага күпме?.. Көнлекләпме, бетерепме?.. Юк, юк, тыгыз төягәннеке ул... На, малкай! Шуннан өй тынлыкка чумды. 

«Әлпи», «әбҗәт», «иман кәлимәләре», «әфтияк сурәләре» кебек җанга ятышсыз, аңлаешсыз сабаклардан соң, «Кисекбаш» кебек ярым-ярты- таш кына булса да, халыкның «үзенчә», өстәвенә кызыктыргыч хикәя төсендә язылган сигез-ун битле кечкенә китап Габдуллага, әлбәттә, җитми калды. Әйтерсең, аңа үзе теләмәгән тозлы ашны бик күп итеп ашат- тылар-ашаттылар да, сусынны басар өчен бер генә йотым су бирделәр. Ул сусынны басмады, котыртты гына. Хәтта, әгәр аны бирмәгән булсалар, бәлкем, җиңелрәк булган булыр иде. Габдулланың китап укуын «үз колагы белән ишеткән» апалар һәм жингиләр, сокланып һәм гаҗәпләнеп: — Китапны су кебек эчә инде менә! — диләр. Су кебек үк эчмәсә дә, Габдулла тоткан бер китапны шактый иркен укый белә башлады. Гүя аның күз алдында моңарчы яшеренеп торган зур, яңа һәм кызыктыргыч дөнья өстендәге пәрдәнең бер чите күтәрелде. Ә ул дөньяны фәкать китап аша гына күреп була. Ә китап юк... — Әти, нигә шундый китапларны күбрәк язып чыгармыйлар? — дип сорый Габдулла Сәгъди абзыйдан. — Китап күп ул, улым, — ди Сәгъди абзый, — «Ахыр заман», «Бакырган», «Йосыф, Зөләйха» бар әле тагын... Габдулланың күзләре елтырап китә: — Әти, алып кайт! — ди ул, бөтенләй түземсезләнеп. Авырып, урын өстенә егылган Бнбисаҗидә дә сүзгә катнаша: — Юләр! Әле «Таһир, Зөһрә», «Буз егет» китаплары бар. Терелсәм. Яңа Кишеттән, ахирәт кызымнан сорап, үзем алып кайтам әле. Сәгъди абзыйның, әлбәттә, китап эзләп йөрергә вакыты юк. Казанга барып чыкмасаң, аны каян эзләп табасың? Хәзрәт белән хәлфәдә ул бар инде барлыкка, әмма алардан ничек кыеп сорап аласың? Габдулла, зарыгып, Бибисаҗидәнең терелүен көтә башлый. Аныңча ул «Кисекбаш»ны тагын һәм тагын, бер хәрефен, хәтта тышлыкка язылган сүзләрнең бер ноктасын калдырмый, укып чыга. Тышлыкта болан язылган: 
23 
 
«Ошбу китаб Казанда Кукубин табгы-ханәсендә басма улынмыштыр» 1875 елда, Спас өязе Түбән Салман авылының Хәйретдин Мулла Хәлит •углының хәрәжате иләп». «Бәдәвам шәриф» китабының тышлыгына язылганы тагы да кызыграк: «Басма улынды Казан университетының табгы-ханәсендә Казан мещаны Фәтхулла җәмәгате Хөсниҗамал Бикбау кызының хәрәҗате илән, 1884 елда басмасына рөхсәт бирелде Петербурхта 1883 елда...» Боларны нигә язалар икән? Моның: «Өч йөз дию үтерде ул көн Гали»,— дигән сүзләр белән нинди бәйләнеше бар? Шулай да кызык кына. Ниндидер Фәтхулла абзыйның җәмәгате Хөсниҗамал абыстай бу китапны ничек итеп һәм кай арада язып яки басып өлгергән диген?! Габдулланың әнисе сыер саву белән мичнең күмере’н тарту арасында арыш кабартмасы өчен төче камыр басып ала. Ул да, аның җитез әнисе дә моңа чак өлгерә әле. Ә менә Хөсниҗамал абыстай мичен дә яккан, сыерын да сауган, камырын да изгән, шуның өстенә шул арада нинди кызык китапны языпмы, басыпмы өлгергән, ә?! Юк, ул алай булгач, Габдулланың әнисе кебек ир хатыны түгел, юан Сәхип кебек кибет тотучы апа? 
5 Ул арада Габдулла сабакка хәзрәткә утырды һәм корьәнгә төште. Ул тагын йөрәккә ятышсыз, аңлаешсыз сүзләр караңгылыгына кереп батты. Вакыт-вакыт хәзрәт «Собателгажизин» дигән калын бер китапны алып кереп, аңардан ярым гарәп, ярым фарсы тёлендә язылган мөнәҗәтләр һәм кыска-кыска «риваятьләр» укыды. Бу дәресләрне бераз җанландырып җибәргәли, әмма ни генә әйтсәң дә, Кисекбаш кебек кызыклы түгел. Ниһаять, дәресләрнең зарыктыргыч бертөрлелеге шәкертләрне тәмам туйдырган кебек, Габдулланы да ялыктырды. Малайлар иртә дә, кич тә мулла һәм хәлфә күзеннән бераз ычкынып торган арада, нинди генә юл белән булса да, берәр кызык уйлап табу һәм күңел ачу юлын карадылар. Менә, алар, беразга гына булса да, үзләре генә калалар... — Малайлар! «Очты-очты!»—дип кычкыра берсе. Башлана «очты- очты!» уены. Бөтенесе имән бармакларын уртага куйганнан соң, арадан берсе: — Очты, очты, каз очты!—дип үз бармагын югары күтәрә. Аның артыннан һәммәсе күтәрәләр. Аннан теге: — Очты, очты, сыер очты! — дип бармагын күтәрә. Малайлар бармакларын күтәрми калалар, әмма бер малай ялгыш күтәреп өлгерә. Аңа ябырылалар: — Сыер очамыни? Әһә! Ят әле, без синең аркага бер кайнар пәрәмәчне салып алыйк! — Мин бит сыерчык дип әйтәсең дип торам! — дип карулаша теге. Торам! Д4енә элек ят син, аннан торырсың! Ай-ваена карамастан, малайның башын идереп, аркасына ишкән сөлге белән сугалар. Уен дәвам итә. — Очты, очты сыерчы... Түземсезләрдән бер-икесе бармакларын күтәреп өлгерәләр. Башлап күтәрүче: — ...Сыер чыгып очты!—дип бетерә һәм тагы әлеге түземсезләр алданалар... Бу уен тора-бара мендәр сугышына әйләнеп китә. Бүлмәдә мамык, йон бураны уйный. Бу күп вакыт мулла, я хәлфә килеп керү белән һәм шәкертләрне суктыру белән бегә. Вазих белән Әхтәри тагын берәо хәйлә табып, я башкаларны әләкләп суктырудан котылып калалар. Әлбәттә
24 
 
монда күбрәк рәнҗетелүче гагып шул ук ярлыраклар һәм кечерәкләр була. Габдулла гына соңгы вакыт бу мәсьәләдә олы шәкертләр рәтенә кертелә/Хәзер инде Вазих та, Әхтәри дә аңа турыдан-туры сүз әйтергә куркалар. Алар Габдулланың ачык дошманыннан астыртын дошманына әйләнәләр. Хәлфә белем һәм акыл ягыннан өстенлекне Габдуллага бирә төшә һәм бу Габдулланың дошманнарын көнләштерү белән бергә, дусларының да күңелен бераз кытыклый: — Ай-һай, бу кадәр сабакны бер кыш эчендә зирәклек белән генә үтеп була микән? Хәзрәтнең үзеннән укый ул, менә ни өчен бездән узып китә... Бер көнне Әхтәри тәкъдиме буенча, бөтен мәдрәсә Габдулланы сынап карарга булалар. Шуның өчен хәлфәнең кайчандыр зирәклек турында сөйләгән бер хикәясе малайларның исенә төшә. Имеш, бер бик галим һәм зирәк Остазны сынар өчен, шәкертләре аның дәрес биргән чакта килеп утыра торган киезе астына кәгазь кыстыралар. Теге кереп киезгә утырганнан соң, бер түшәмгә, бер идәнгә карап гаҗәпләнә: «Бу нәрсә булган? Идән бераз күтәрелгәнме, әллә түшәм бераз төшкәнме?»— ди. Шәкертләре остазларының зирәклегенә шаккаталар... Малайлар Габдулла килгәнче, ул утыра торган киез астына яулык җәяләр. Габдулла кереп нәкъ шул урынга килеп утыра, ләкин «идән күтәрелгәнме, түбә төшкәнме?» мәсьәләсе, . әлбәттә, аның башына да килми. — Әһә, күрдегезме? — ди, бу сынаудан бик канәгатьләнеп, Әхтәри, — сизмәде бит, кая калды зирәклек?! Ләкин Вазих белән Әхтәрине шатландырган бу вакыйга Габдулланың мәдрәсә каршындагы дәрәҗәсен төшерә алмый, киресенчә, ул көн- нән-көн үсә һәм ныгый бара. 
6 Уеннар да уйналып бетә, сөйләнәсе әкиятләр дә сөйләнеп тәмам була, әйтелмәгән такмак, табылмаган табышмак калмый. Балаларның кыз&кка сусаган шук йөрәкләре яңа азык сорый. Менә шундый кичләрнең берсендә Габдулла иптәшләренә карап: — Малайлар, әйдәгез, Фәскыйнеке төсле скрипка ясыйбыз,— ди. Малайлар гөр килеп, моны эләктереп алалар: «ясыйбыз!» да «ясыйбыз!». г — Әмма ничек? Скрипканың төзелеше, аңа ниләр кирәклеге уртак киңәш белән хәл ителә. Берәү’ такта алып килә, икенче берәү үткер пәке таба, өченчесе ат кылы китерә, ә ясау эшен Габдулла белән Сафуш үз өсләренә алалар. Ул көнне кич ишеккә каравыл куела һәм ике «оста» утны тәрәзә турыннан җәмәгать сәкесе өстендәге почмакка күчереп, эшкә тотыналар. Тирәләй тезелеп утырган утыз-кырык күз эшне күзәтеп утыралар, киңәшләр бирәләр, вакыт-вакыт мәдрәсә тып-тыи була, тик күзәтү белән артык мавыгу аркасында борыны йомшап киткән шәкерт, эшне вакытында сизеп алып, борынын черелдәтеп тартып куя. Скрипка ясый башлаган кичне, мендәр өстендә Габдулланың күзләренә йокы керми. Скрипканың булачак формасы, аның нәзегәеп килгән билләре, каз муенысыман озын муеннары, тырпаеп торган колаклары аның күз алдына килеп басалар. Аиыц күңелендә булачак скрипканың моңнары, әле уйналмаган көйләре сызылалар... Тышкы кыяфәте белән Фәскый скрипкасына җитеп бетмәсә дә, эчке моңы белән аныкын- нан шәбрәк янгырар шикелле тоела ул. 
25 
 
Ниһаять, юнылган, пыяла ватыгы белән шомартылган, чит-читләрс кыйгачлап киселгән скрипканың башына тишек тишеп, өч колак тыгыла, буйдан-буйга еч саплам ат кылы тартыла, кыллар «алаша» дигән агач киерге белән киертелә, нәзек таяк итеп юнылган икенче агачка шундый ук ат кылы тартылып «сызгыч» ясала. Һәм... скрипканы тотып уйныйсы гына кала. Сызгычны тотып, беренче тапкыр сызу Габдуллага тапшырыла. Габдулла скрипканы нәкъ Фәскый кебек итеп күкрәгенә тери дә, сызгычны кыллар өстенә салып, сызып җибәрә һәм... уен коралы бернинди тавыш чыгармый... Габдулла тагын һәм тагын сыза. Тавыш юк. Балалар аптырауга калалар. Вазих белән Әхтәри усал шатлык белән кычкырып көләләр: — Менә, әйттек бит без, берни дә чыкмас, дип. Менә чыкмады, һи! Габдулла чынлап уйга кала. Дөрес, скрипка тышкы кыяфәте белән Фәскыйнекенә җитәргә ерак. Аның аслы-өсле ике такта, эче куыш... Бу — бер генә такта, аннан сод буялмаган да... әмма хикмәт андамыни? Хикмәт кылларда бит?! — Ә!—ди кинәт нидер исенә төшеп Сафуш, — белдем, белдем! Ул скрипкачы Фәскый тирәсендә күбрәк әйләнүче бит. Хәтта аның чын скрипканы бер-ике тапкыр тотып караганы да бар. — Белдем! — ди Сафуш, — сагызы юк бит шайтанның’ Сагыз эзләү башлана. Табылмый. Кемдер иртәгә сагыз алып килергә вәгъдә итә һәм малайлар бүген Сафушның Фәскыйдән ишеткән хикәясен тыңлау белән канәгатьләнәләр. — Булган, ,ди бер оста, — дип башлый хикәясен Сафуш, — җитмеш төрле һөнәр белгән, ди, бу... җитмеш беренче һөнәрем булсын, дип сызгыч белән сызып тавыш чыгара торган уен коралы ясаган, ди, бу. Скрипка дигән нәрсә дөньяда ук булмаган, ди, әле ул заманны. Шуннан, ярар. Ясаган да, ди. бу, шундый коралны, сызып җибәргән икән, менә нәкъ безнең скрипканыкы шикелле, тавышы чыкмаган моның. Нишләргә? Уйлап-уйлап торган да, уйлап таба алмагач, тоткан да шайтанны эзләп киткән, ди бу. Нигә дисәң, шайтанның белмәгән нәрсәсе юк, ал- дап-юлдап тегеңәрдән сызгычның серен белеп булмасмы? Ярар. Бүрегенең тискәре ягын әйләндереп киеп барып кергән, ди, бу шайтанга. Ш\- лай итмәсәң, шайтан үзеңне алдый икән! — Нигә килдең син миңа, и адәми улы!—дип сораган ди, моңар- дан шайтан мәлгунь! — Сиңа сөенеч бар, иблис әлгыязе билла!—дип әйткән, ди, бу.— Ягъни, мин сызгыч белән сызып уйный торган искиткеч бер уен коралы ясадым! — Я, я, шуннан?—дип әйткән, ди, иблис таләйһи,— шәп сызамы сон? — Илла да шәп сыза соң, исләрең-акылың китәр, — дип алдаган, ди. оста. — Ах, син хәйләкәр адәми баласы! — дип кычкырып җибәргән, ди, шайтан, — сызгычны сызгырта белә торган хәйләне мин генә беләм, дип йөри идем, аиы син дә белеп алгансың икән! Син аны сагызлагансыңдыр, явыз! Остага шул гына кирәк! Тоткан да чыгып йөгергән, кайткан да сагызлап җибәргән, ди, бу сызгычны! Шуннан соң бервакыт скрипкасын алып сызып җибәргән икән, тавышына'бөтен дөнья хәйран калган? 
7 Икенче көнне балалар кичен тәрәзәләрне томалап, ишеккә каравыл куеп, скрипка тыңларга җыелдылар. Скрипканың да, сызгычның да кыллары бик нык сагызланды. Габдулла скрипканы алып күкрәгенә куйды, сызгычны кыллар өстенә салды. Балалар бу гаҗәп музыканы ишетми
26 
 
калудан курыккансыман тын да алмый, кайберәүләре ачылган авызларын ябарга онытып, тыңларга хәзерләнделәр. Шул вакыт кинәт ишек ачылып китте. Мәдрәсәгә калын таягын тоткан каот хәзрәт, авың артыннан Вазих белән Әхтәри килеп керделәр. — Кайсыгыз уйлап тапты бу иблис коралын? Кем бу вәсвәсәле әйберне догалы мәдрәсәгә алып керде, фәрештәләрне качырып, шайтан сөендереп?—дип кычкырды карт хәзрәт һәм ул скрипканы малайлар кулыннан тартып алып, идәнгә күтәреп бәрде. Калын тактадан корыштырган скрипка моңа гына бирешмәде. Тик аның бер колагы һәм алашасы чәчрәп читкә очып китте, өзелгән кыл зәгыйфь кенә тавыш белән кызганыч кына иңрәп куйды. Хәзрәт Вазихка һәм Әхтәригә балта алып скрипканы туракларга һәм мичкә ыргытырга кушты. Вазих һәм Әхтәри бу боерыкны хәзрәтнең күз алдында җиренә җиткерделәр. Габдуллада һәм аның иптәшләрендә бу вакыйга нинди авыр кичереш тудырганны сөйләп тә торасы юк инде. Әхтәри алдан ук эшнең ничек буласын сизенеп, хәзрәт белән чыгып китте. Малайлар Вазихка ташландылар: — Әләкче! — Шымчы! — Астан чагучы! — Юха! Вазих, малайлардан селтәнеп, җәмәгать сәкесенә менде һәм акланырга тырышты. — Китегез әле, валлаһи мин әйтмәдем, Әхтәри әйтте. — Дөрнә сугабыз! — дип кычкырдылар малайлар. Бу — мәдрәсә гадәтенчә Вазихны, аяк-кулларыннан тотып, арты белән стенага бәрү дигән сүз иде. Вазих чынлап куркуга төште: — Китегез әле! Мин әтигә әйтсәм, ул үрәтникне чакырып, беләсезме сезне нишләтер? Үзе алай да саклык өчен өстенә калын сырмасын киеп алды һәм юрган эченә кереп йомылды. — Беләсезме, егетләр нәрсә? — диде Сафуш, — чынлап та кагылмыйк. сасысы чыгар. Бар да көлештеләр. — Юк, — диде скрипка өчен бөтенесеннән ныграк әрнүче Габдулла,— бу эшне болай калдырырга ярамый. Ул юрган астында хәзер без- дән көлеп ята, беләсезме шуны? Малайлар тагын ярсып киттеләр. Ләкин Габдулла аларның алдына басып: — Туктагыз! Күп кешенең берәүгә ябырылуы бу егетлек түгел. Кисекбашта әнә Гали батыр бер түгел, мең диюгә каршы бер үзе бара. Бу бәләкәй диюгә каршы мин үзем дә җитәм, кая минем гөрзи? — диде ул һәм нәзек кенә беләкләрен чыгарып, җиңнәрен сызгана башлады. Малайларның ярсуы шунда ук шатлыклы шау-шуга һәм көлешкә күчте. — Менә синең гөрзи! — дип Габдуллага күмер соскысы китереп тоттырдылар. Вазих юрган астында җыерыла төште. — Нигә сез миңа бары биш батманлык гөрзине китерәсез? Китерегез мина уи батманлысын! — дип гайрәтләнде Апуш. — Менә сиңа ун батмаилысы!—дип аңа бер малай кисәү агачы китереп бирде. Вазих юрган астында һаман тынгысызланды һәм куырылды. Ул үз өстенә ниндидер авыр бер нәрсәнең килеп төшүеннән курка иде, ахры! Габдулла Кисекбаштагыча: - Я мин үләм, я дию башын кисәм, Хак гыйнаять кылыр иреэ, мин басам,  
27 
 
— дии укыды да, диюне уятырга боерык бирде: — Йоклаган дию белән көрәшеп, кеше көлдерер хәлем юк, уятыгыз үзен! Малайлар шунда ук Вазихка ябырылып аның өстеннән юрганын алып ыргыттылар һәм төрле яктан тотып, сырмасын салдырып ташладылар. Габдулла да, малайлар да шуннан соң Вазихны ни эшләтергә икәнен уйлап җиткермәгәннәр, алар булган хәтлесе белән дә бик канәгатьләр иде инде. Ләкин качып киткән Әхтәригә ачу итепме, күпчелек ягына авышырга теләпме, әллә турыдан-туры кыйналудан куркыпмы, Вазих кычкырып җибәрде: — Малайлар, тимәгез, валлаһи башка эшләмәм бу эшне, Әхтәри котыртты мине, явыз! — Әтиеңә дә әйтмәссеңме?—дип сорады аңардан Сафуш. — Валлаһи әйтмәм!—дип ялынды Вазих, еларга җитешеп. Балалар шунда ук Вазихның хыянәтен кичерделәр. Ләкин «бәләкәй диюләр» дигән кушамат Вазих белән Әхтәри' өстендә калды. Балалар арасында таралган «бәләкәй дию», «өлкән дию» кушаматлары, хәтта, сизелмәстән генә олылар арасына күчте һәм Хафизлар, Әсәтләр, староста белән урядниклар дәрәҗәләренә карап «олы дию» һәм «печтек дию»гә әверелделәр. 
Ундүртенче бүлек 
1 Бибисаҗидә Яңа Кишеткә бара алмады. Аның авыруы көчәйгәннән- көчәйде. — Апа ни белән авырый?—дип соравына каршы Габдуллага: — Үпкә авыруы белән. Синең әтиеңне дөньядан алып киткән авыру, — дип җавап бирделәр. Аннан соң Бибисаҗидә бөтенләй аягына баса алмас булды. Мунчага да аны әтисе күтәреп алып барды, күтәреп алып кайтты. Ниһаять, ул язгы кар сулары белән бергә дигәндәй, дөньядан ук китеп барды. Кызының авыруы һәм үлеме белән артык дәрәҗәдә борчылуы да булгандыр инде, катлаулана барган тормыш мәшәкатьләре дә карт сөяккә җитә калгандыр, бу язны Сәгъди абзый үзе дә түшәккә егылды. Дөньясына җиткерим дип, Ишморатовка аның болыныннан заводына печән ташырга аты белән ялланган иде. Бер көн эштән кайтып лапаста ат туарып торганда, аягына әллә нәрсә булды. Көч-хәл белән кереп сәкегә егылды. «Ат җене кагылган» да диделәр, «йолдыз суккан» диючеләр дә булды. Әмма сөяк утыртучы Нәгыймнең дә, им-томчыларның да файдасы булмады. Өйдә тупылдап йөрүче Зөһрә апа бер үзе калды. Ул, «Шабраны чакырып, сөлек салдырып карыйкмы әллә?» дигәч, Сәгъди абзый каршы төште: — Ат тезеннән пычрак, батарсың, йөрмә, инешнең дә котырган чагы,—диде ул. Аннан ул үзе дә әкрен генә хәл ала башлады. Габдулла мәдрәсәдә быелгы укуын төгәлләп, баштанаяк өй эшләренә чумды: караңгыдан торып морҗа ачты, мич сүрелгәч, аны менеп япты, мичкә ягар өчен кечкенә салам көлтәләр бәйләде, туры алашаны инешкә сугарырга алып төште, сыерны көтүгә чыгарды, каршы алды... Болариың бөтенесен ул, авырсынмыйча, хәтта үзенең зурлар эшен үти башлавы белән бераз горурланып, ялгыз калган әнисенә йомыш күрсәтә алуына кинәнеп эшләде. Аннан соң бу аңа үзен өйдә һәр бә- хетсезлекнең сәбәпчесе итеп каралудан, битәрләнүдән саклау өчен кирәк иде. Сабира апасы үлгәч ишеткән әр һәм шелтә Саҗидә үлгәч тә һичшиксез кабатланачагын ул ятим йөрәге белән алдан сизеп торды.  
28 
 
Урын өстеннән горып аксый-аксый йөри һәм эшләштергәли башлаган Сәгъди абзый Габдулланың йорт эшләрендәге сәләтен һәм шактый уйганлыгын күреп бик кинәнде. Бер көн ул Сабирҗан малае Сафушны Габдулла аркылы чакыртып алды да, аңардан Габдулланы үзе белән кырга алып чыгуын һәм тырмага өйрәтүен сорады. Сафуш үзенең дусты белән бергә кырга чыгарга бик канәгатьләнеп риза булды. Габдулла да шатланды, һәм аның «эшкә ярау» горурлыгы, тагы да үсә төште. Ул Сафуш белән тырмага чыкты. Йртә салкынча һәм томанлы иде. Ак мамык шикелле бу, җирю сылашып, ятып торганга Иябаш белән Кырлай жирен аерган межаны эзләп таб\ берьюлы гына мөмкин булмады. Сафушларның җире, шул межадаи кереп, урман култыгында иде. Ул арада Сафушлар күршесе Заһидулла аты белән боларпы куып җитте һәм Габдулланы күреп: — Ә, Габдулла энем, нихәл? Тырмаларга чыктыңмы? . Булмады инде болай булгач, алайса без синең белән бүген кырны айкап, актарын ташлыйбыз икән!—дип көлдерде. Аннан соң Сафушка эндәшеп: — Җиреңне югалттыңмы? Әйдә, күрсәтәм, — диде һәм малайларны үзе артыннан ияртеп ызанга кереп китте. Сафуш үз җирләрен эзләп тапты. Ул арада томан күтәрелә төшп һәм тирә-як ачылганнан ачыла барды. Малайлар, тырмалап, җир башына барып чыкканчы, томан аша гаять зур кызыл шар булып, кояш күтәрелде һәм ул, әйтерсең, дөньяны каплаган нечкә генә томан пәрдәсен җиңел генә элеп алып ташлады! Малайлар алдында иксез-чиксез кыр җәелеп китте. Сөрелгән жир шакмаклары һәм яшел уҗым дүрткелләре корамаларга ошап, еракта зәңгәрәеп торган урма<и сызыклары һәм чокырга кереп югала торган уйсулыклар шул юрганның җөйләре һәм җыерчыклары булып күренеп ята; тегендә яки монда ялтырап күренгән чык бөртекләре шул юрган өстенә ялгыш чәчелгән көмеш җилбәзәкләр кебек җемелдиләр. Кышның тыгыз кочагыннан, мәдрәсәнең тар һәм сасы почмагыннан котылган малайларны кырның бу иркенлеге һәм матурлыгы, һаваның кул тимәгән сафлыгы һәм көрсезлеге исертә куйды. Алар сихерләнгән г.үк бераз телсез һәм хәрәкәтсез тордылар. Кинәт межадаи пырхылдап күтәрелгән һәм боларның баш очыннан гына зур канатлары белән җилпенеп узган ниндидер ят кош, малайларны сискәнергә һәм урманга таба очып баручы кошка күзләре белән текәлергә мәҗбүр итте. — Көртлек бу, валлаһи-и-и!—дип сузып куйды, кош тәмам күздән югалганнан сон, Сафуш, — әх, мылтык булган булса! Сафуш, әлбәттә, моны чынлап та көртлек атасы килүдән түгел, шундый вакытны: «Әх, шулап итәсе калган, болай итәсе калган»,—дип. крестьянча файдасыз үкенү гадәте буенча гына әйтте. Югыйсә аныч мылтыкны кулына тоту гына түгел, якыннан күргәне дә юк, ник дисән, авыл тирәсендә бердәнбер мылтык йөртүче урман каравылчысын күрү белән үк, авыл малае шүрәледән качкан кебек кача торган иде. Шулап да Габдулла аның бу үкенечле эндәшен аның өлкәнлегенә һәм үзенә караганда тәҗрибәлерәк булуына сылтады. 
2 Сафушлар җирен тырмалан бетерү өчен ике көн җитте генә түгел, артып1 та калды. Бераз сөргәч, Габдулла Сафуштан дилбегәне сорап алып, атны бер үзе йөртте. Туры җирән башта Габдулланы сансынмый, ялкау гына китте һәм йөртүчесеннән көлгәнсыман күзләрен Габдулла ягына әйләндергәләи һәм колакларын алмаш-тилмәш яткызгалап барды. Габдулла тавышын калынайтып атка олыларча каты гына бер сүз әйтте һәм дилбегәне селтәп, атның сыртына суктырып КУЙДЫ. Ат җитезли төште. Сөрелгән һәм өсте кайракланып ката төшкән
29 
 
туфрак тырма астында таркала һәм җәелеп төшә барды. Кара каргалар көтү-көтү булып бер алга, бер артка чыктылар, тырмаланган туфрак өстенә ябырылдылар. Баш очында гына бер күтәрелеп, бер төшеп тур- raff сайрап узды. Габдулла үзен чын мужик итеп, җирнең хуҗасы итеп тойды. Аның кинәт, балалыктан чыгып, хуҗаларча сөйләшәсе килеп китте. Җир башына җиткәч, ул атны туктатты да, кулына бер уч туфрак алып аны уалый-уалый әтисеннән ишеткәнен әйтеп куйды: — Тирес аз булган, ахры, көлләнеп тора... Туфрак чынлап та борчак оны катыштырып пешергән карабодай күмәче төсле сорылы-аклы булып катлауланып тора һәм уалаган чакта бармаклар арасыннан комланып коела иде. — Начар безнең җирләр.—диде Сафуш, ул да олылардан ишеткән сүзен әйтте, — ә менә тау ягында Идел буйлап, беләсеңме, май кебек изелеп торган кара туфрак, ди. Шул хәтле уңышлы, имеш, тот та тәртә утырт, ботак җибәреп яфрак яра, ди, билләһи! Габдулла да җир белемендә аңардан калышасы килмәде: — Минем әтинең бер туганы Сәйфетдин абзый әйтә: башкорт якларында менә шундый син әйткән уңышлы җир, беләсеңме, йөзәр дисәтинәләп бөтенләй игелми әрәм булып ята, ди. Җир бар, игүче юк, менә! Исең китәр. — Күрдеңме? Ә безнең монда таяклап бүләләр җирне, ул да җитми... Кишетләр әнә арканлап бүләләр, ди! Шуңа күрә алар бай... — Имеш, анда җирнең дисәтинәсен бер такта чәйгә сатып алып була... — Кишеттәме? — Нишләп Кишеттә булсын, башкортта... Сафуш көрсенеп куйды: — Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер, барып карасаң, берни дә юк, ди, беләсеңме? Малайлар атны кире бордылар. Габдулла үзенең бай җир турындагы хыялыннан айнып. Сафуш фикеренә кушылды. — Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә, иеме? На, аткай! ...Икенче көнне «тырмачылар» Сәгъди абзый җиренә күчтеләр. Җир өстенә ябырылган күгәрчен көтүе малайларның игътибарын үзенә тартмаган булса, тырмалау бәлки көн ярымда беткән булыр иде. Сәгъди абзый чәчүен туктатып, болар янына килде. — Төшкә хәтле бетерерсез инша алла!—диде ул малайларга,— мин кайтып атиы арбага үзем җигәрмен. Тубал белән капчыкны алып китмәсеннәр, арба өстендә калдырам, карый торыгыз! Үзе йомыш белән Иябашка китеп барды. Тырмалавы да күп калмаган иде калуын, Сафушның башына бер фикер төште: — Әйдә, күгәрчен тотып алып кайтабыз. — Ничек тотабыз соң? — Тубал белән. Ул бик җиңел. һәм Сафуш үзенең былтыр ничек күгәрчен тотуларын сөйләп бирде. Габдулла шунда ук кабынып китте: — Әйдә! Алар атны җир башында калдырып, арба янына килделәр һәм аннан тубалны алып арбадан бер читкәрәк җпргә капладылар. Аннан соң арбадагы иске чыптадан берничә мунчала суырып, аларны бер- берсенә бәйләделәр дә, аның бер очып сөям ярым озынлыгындагы таякка бәйләп, тубалның бер читен шул таяк белән терәтеп куйдылар. Аннан таякка оәйләнгән мунчала бауның икенче очыннан тотып, аны арба астына сузып китерделәр. Хәзер эш күгәрченнәрне тубал астына алдап китерүдә генә калды. /Моның өчен алар капчыктан бер уч орлык
30 
 
алып, тубал астына сиптеләр, ә кошларны анда китерер өчен тубалдан алып, кошлар төркеменә хәтле булган арага орлыкны берәмтекләп сибеп чыктылар. Аннан соң үзләре тиз генә арба астына барып яшерен деләр дә әлеге мунчала бауның очыннан тотып, тубал эченә күгәрчен кергәнне көтеп калдылар. Кошларның берничәсе чынлап та, муен һәм канатларындагы аллы-гөлле, төсләр белән елкылдап, тубал янына якынлаштылар, аннан чүпләнеп тагып бер читкә киттеләр, тагын якынайдылар, әмма тубал астына кермәделәр. Малайлар, өметләрен өзми, «Менә керә! Менә керә!» дип, тыннары кысылган хәлдә, көтеп ята-ята төш җиткәнен дә сизми калдылар! Сәгъди абзый кайтып дәшкәч кенә, малайлар ниндидер көтелмәгән хәл алдында калгаисыман гаҗәпсенеп, арба астыннан чыктылар, һәм җир башында калдырып киткән атлары аларның исенә килеп төште. — Мин тагын эшләрен бетергәннәрдер болар, дип бүләккә маэмай малайлары алып кайтып киләм, — диде Сәгъди абзый һәм кулындагы бүрекне күрсәтте. Анда икесе дә көрән, әмма түбәләренә сөт түгелгән шикелле берсе ак маңгайлы, икенчесе ак колаклы, яңа гына күзләре ачылган ике көчек, борыннарын көнгә күтәреп, әкрен генә чыйныйлар иде. — Кире илтеп куярга туры килә инде болай булгач, — диде Сәгъди абзый, елмаюын мыек эченә яшерергә тырышып. — Әти, без хәзер тырмалап бетерәбез, кире илтеп куйма берүк! — дип Габдулла ат янына йөгерсде. Әмма Сәгъди абзый аиы туктатып, кире кайтарды һәм бүрекне балаларга тоттырып, үзе тырма янына китте. Эш озакка бармады. Сәгъди абзый эшен бетереп арба янына килгәндә, малайлар күгәрченнәрне онытып, әлеге көчекләр янында уйнап утыралар иде. Кояш кинәт сүрәнләнгән кебек булып китте. Бар да күккә карадылар. Ашытбаш ягыннан күгәреп болыт күтәрелеп килә иде. — Янгыр килә, җыеныгыз тизрәк, балалар! Тубалны китереп салыгыз! — диде Сәгъди абзый, атны тәртә арасына кертеп. Ул арада әлеге болыт ягыннан җиңел генә дөбердәп, күк күкрәп куйды. — Ишеттегезме, балалар, күк күкрәде бит? — диде Сәгъди абзый. — Беренче күкрәү! Беренче күкрәү! — диделәр, куанышып, балалар һәм йола буенча җиргә егылып, аунарга тотындылар. Сәгъди абзый балаларга көлеп карап торды-торды да түзмәде, ахры, кинәт үзе дә җиргә ятты һәм рәхәтләнеп аунарга кереште. Анңан соң: — Бәрәкәте белән килсен бу җәй! Бәрәкәте белән генә килә күрсен берүк! — дип аягына басты... 
3 Ләкин җәй барыбер бәрәкәте белән килмәде. Уҗымнар тигезсез чыкты. Шуның өстенә орлык юклык аркасында чәчми калучылар саны быел тагы да артты. Кырлайга өяздән комиссия килеп төште: ягъни нигә чәчмиләр, авылның недоимкасы болай да коточкыч булып үсеп бара бит? Иң әүвәле, кешеләрне үз йортларында, үз хуҗалыкларында күрер өчен комиссия йорттан йортка йөреп китте. Исемлек буенча беренче йортта алар хуҗаларны өйдә очрата алмадылар. Икенче йорт Гарәфи- неке иде. Ул янган булып чыкты. Аннан соң комиссия Җаббар йортына килеп керде. Ике тәрәзәсеннән берсе, кыш өчен булса кирәк, такта белән кадакланганга күрә Җаббарның өе сыңар күзле сукыр кебек булып калган, бер якка кыйшайган, түбәсендәге саламы җил һәм яңгыр белән тузгыган кечкенә алачык булып, ишек алдында такталары суырылып, сирәк тарак шикелле үтәдән-үтә күренеп торган лапассыман әйбере дэ бар иде. 
31 
 
Урядник кылычы белән баскычка сукты. Ишектән чәчрәп Җаббар килеп чыкты. Урядник аңа нәрсәдер әйтте, Җаббар ашыгып, чәчәп: — Маяныкы урычча низнайт, Чулак Гайнулла знайт!—диде. Комиссия артык сөйләшеп тормады. Икенче йортка китте, йортларны карап бетереп, старостага кайткач, хуҗаларын берәм-берәм чакырып сорадылар, тылмачлыкка старостаның русчасы артык чамалы булганга, Чулак Гайнулланы чакырырга туры килде. Җаббар аңа үзенең чәчә алмавын болай аңлатып бирде: — Гайнулла абзый, карале, мин нием белән чәчим? Күз алдыңда бит, Хафиз байга мин ат урынына җигелдем, кыш буе екъ чигеп чыктым. Күпме олау йөрттем, солысын, печәнен, утынын күпме ташыдым^ һәммәсен язын аякка басмаммы, бай ярдәм итмәсме, дип эшләдем бит? Шуңа ышанып, кышын чәчүгә дигән орлыкны ашап бетердек. Хәзер инде «минем сиңа бирәсем юк!» — дип кырт кисә. —• Ничек инде ул күренеп торгаң хезмәт өчен бирәсе юк? — Теге көзне китереп аударткан чи утыны белән иске җиләнен исәпкә тыга. Син әле аларның хакын кайтарып бетергәнең юк, ди. Менә нәрсә, ди бит! Аптырагач, әйтәм, анысы өчен алла разый булсын, /Мөхәммәт Хафиз агай, бер дә булмаса үтечкә биреп тор бер подаука гына орлык. «Артык орлыгым юк, әнә мөгәҗи келәтеннән ал»,—ди бу миңа Мөгәҗиенә дә сугылдым, ике ел түләмәгән алты сумың бар, мөгәҗи сиңа берни эшли алмый, дип кенә җибәрәләр. Инде миңа нишләргә кала шуннан соң? Тагын барып баш иям: ичмасам, бер киңәш бир, мин әйтәм, Хафиз абзый! Җиреңнең дисәтинәсен 80 тиеннән әриндегә алам, үзең минем мунчала сала торган күлдә эшләрсең быел, сиңа хезмәт булгач, барыбер бит, — ди, менә! Күнсәң күн, күнмәсәң чәнчелеп кит! Комиссиянең бик күп аркылы сызыкларга бүленгән сораулар дәфтәрендә «чәчми калуның сәбәбе» дигән сорау үзе өчкә бүленгән иде: орлык юклыктанмы, туфрак (грунт) начарлыктанмы, хуҗаның гамьсез- легеннәнме? Баштагы ике сорауның җаваплары үз-үзләреннән кычкырып торалар иде: әйе, орлык юк! Әйе, җир начар! Ләкин комиссия күп баш ватып торырга теләмәде, чәчми калуның сәбәбе Кырлай кешеләренең, шул җөмләдән Җаббарның, гамьсезлегеннән дигән нәтиҗә ясады һәм шуның белән үз бурычын төгәлләнгән санап, кайтып та китте. Җаббар һәм аның кебек кимсетелгән берничә крестьян «шәригать» сорап хәзрәткә бардылар. Иң элек, түбән очның бер кешесе зарланды: — Хәзрәт, менә Хафиз бай үтечкә бер пот итеп биргән солысын ике пот итеп, ягъни 80 тиеннән исәпләп биргән солысын, 40 тиен исәбеннән кайтарып ала. Шәригатьтә бу ничек? — Шәригатьтә моның фәтвасы бар,—диде хәзрәт, — ул бер потка ике пот алмый, 80 тиеннән сатып бирә, фаразан, кырык тиеннән сатып ала, сәүдәдә файда ясауны, фаразан, китап дөрес таба... Җаббарны тыңлаганнан соң ул хәтта көйсезләнеп үк куйды: —• Чүлмәкче колакны каян теләсә, шуннан чыгарыр, үзегезнеке булмаган дәүләткә кызыгып, дөнья артыннан куып йөрмәгез. Дөнья куу, тәкъдирдән зарлану — гөнаһ эш ул! «Бәрәкәтсезлек» ярлылар белән беррәттән урта хәллеләрнең дә кайберең эләктереп алды. Сәгъди абзый дөньясына җиткерим, дип әнә Габдерахман байга йөк ташыганда аягына көч китерде һәм гомер буена аксап калды. Аннан соң Рәҗәп абзыйны Әсәт бай җир белән китереп кысты. Сәгъди абзый, эче пошып, бер көн кодасы Рәҗәпкә керде һәм аннан кәефе тагын да ныграк бозылып кайтты. Моны сизеп, Зөһрә апа, шикләнебрәк сорады: ’ г — Сии, кодалар нишләп ята?  
32 
 
— Зар елап, зар елап, диде Сәгъди абзый, кодагый сиңа бөтен- 1әй үпкәләгән, шундый вакытны кереп хәл белүче дә юк, ди. — Ни бар, берәр хәл булганмы әллә, ходаем! — диде, кинәт шомланып, Зөһрә апа. — Булган шул, булмаса... Теге Әсәт Галимҗаны тилгәндәй юкка сагалап йөрмәгән икән Гөләнвәрне! Яучы килгән. Рәжәп кода «Фазылны көтәбез» дип, аны кире җибәргән. Әсәт моны җир белән китереп* кыскан, Рәҗәп коданың җирен, Убрук II өстендәге ике десятинаны «мин б\ җирне урман белән бергә сатып алдым» дип зимнәмирдән кәгазь ясат- тырып ала да, менә сиңа аллаһе әкбәр! II рабби, ярты җире, ярты гомере дигәндәй, шул иде бит инде коданың, инде нишләр? — Әсәт белән кода булыр. Җирдәшлек — кардәшлек. — Әллә син үзең шул киңәшне биреп кайттыңмы? Киңәшне без бирмибез, дөнья бирә. Бар, син аңа каршы килеп кара. Фазыл әллә кайта, әллә юк, дигәндәй, крестьянга дөнья көтәргә ирәк. һавадагы торнаны көтеп, кулындагы чыпчыкны ычкындырсынмыни? Җиләк кебек кызның гомерен эткә ташлау—шулмы дөнья көтү. Әитерием кодага да. Фазыл кебек акылы-сыны беләи килгән сөлектәй егетне КУЙ да акчалы дигән булып, Әсәтнең ни җитте малаена менә тигән кызны әрәм ит! Юк, иртәгә үк кодагыйларга кереп әйтим әле. берүк кызны харап итеп ташламасыннар. Аннан соң Фазыл киткән чакта^ үзенә кереп үтенеп сорады: күз-колак булсагызчы, Зөһрә апа, Сәгъди абзый, дип өзелеп сорады лабаса! Син дә сөйләп утырасың... Сәгъди абзый моңа каршы ни әйтергә дә белмәде, ул сакалын савып уйланып утырды-утырды да, нидер исенә төшкәй кебек тирән генә сулап: — Әлеге бер шаукым лабаса! — дип куйды. Гүшәккә башын салгач та ул бераз уйлап ятты. Аның исенә былтыргы болын мәсьәләләре, янгын, «Тал-намаз» вакыйгалары, тиле Ваһаби- ның елавы һәм Кырлайны каргавы килеп төште. — Хәзрәт белми әйтмәс, әллә чыннан да Вахабиның каргышы төштеме ил өстенә? — дип уйлап алды ул. Шуннан артыгына аның зиһене житмәде. 
4 Быел сабан туеның да рәте булмады. Ат чабыштырырга да, көрәш карарга да читтән килмәделәр. Хәтта Әсәт малае Галимҗан да сабан туена гармоньсыз гына килде һәм былтыргы шикелле урам буйлап иптәшләре белән җырлап йөрмәде. «Бәрәкәт күтәрелде», «бәрәкәт очты» дигән сүзләрне һәркем әйтмәсә дә, кешеләрнең йөзләрендәге борчылу, ярлылык һәм нужа эзе моны әйтеп торды. Сабан туеннан соң кичкә таба Мәннәпләр тыкрыгындагы бүрәнә өстендә Сәгъди абзый, Рәҗәп абзый, икс Гайнулла, Заһит һәм берничә кеше тезләрен кочаклаган, кайберсе аларга каршы чүгәләгән хәлдә сөйләшеп утырдылар. Бу — елга бер килә торган «җибәрелеп утыру» табигатьнең яшәреп, яңарып килгән чагына туры килә; крестьян, әйтерсең, бүген авыр хезмәт белән нужа кабыгын өстеннән салып, кыр киек- ләресыман төсен алыштыра, алда күренеп торган авырлыкларны күрмәмешкә салыша. Дөресрәге: крестьянның авыр хезмәте бу тынгысыз эшчеләргә бер көнгә генә билләрен язарга, табигать белән файдалана алганчы файдаланырга мөмкинлек биргән дә, болар шуның белән "ләззәтләнеп» утыралар. Мондый вакытта, гадәттә, алар зарланмыйлар, 
                     II У б р у к Кырлай янындагы кечкенә бер елга исеме. Хәзер кипкән. Оброк дигән сүздән алынган. Ул елга өстендәге җирләрне үз заманында крестьяннар бояры оброк хисабына эшлән бирә торган булганнар. 


 
катлаулы мәсьәләләр чишмиләр, һәрбер очраклы һәм кечкенә нәрсә аларның әңгәмәсенә азык бирә, һәрнәрсә яхшыга юрала, авыр фикерләрне җор сүзләре алыштыра. — Көннәр аяз булыр, ахры! —ди берсе, кояш баеп бара торган якка карап, — болытлар, мин әйтәм, сырланып тора... — Җәй ничек булыр инде, — ди икенчесе, — быел кар әйбәт өйде өюен... — Кар өюнең дә рәте бар, кордаш, — ди кулсыз Гайнулла, кар читәнгә терәп өйсә, игенгә начар, диләр картлар. — Урамның уртасына өйде быел... Аннан соң былтыргы көзне каен яфрагын койганда тәнкәнең өсте белән ятты. Игеннәр уңуга бу. — Шулаен шулай, — диде Заһидулла, — әмма менә сукага чыкканда ай йөзтүбән туды... Моны мактап бетермиләр... — Анысы дөньялар үзгәрүгә, — диде кулсыз Гайнулла. — Койрыклы йолдыз күренгән елны без төрек белән сугышырга киттек... Кышның ачы буранында җиде көн ярты кадак кипкән икмәк белән Балкан таулары арасында поход бардык... Шипка дигән җиддә каты сугышлар булды... И-и-и рабби! — Анысы шулай, Гайнулла абзый, әмма менә ай тотылса, дөньялар иминләнүгә сәбәп, ди бит. — Анысы да гаҗәп түгел... Яшь патша тәхеткә утырды бит... Мна- фис чыкты... — Иө ләбаса... Казанда җиде көн чаң сукканнар, ди. Бөтен манаралардан иртәдән алып кичкә кадәр азан әйтеп торганнар... — Дөньялар иминләнүгә булсын инде. — Бирсен ходай... — Югыйсә патша хәзрәтләренә дә кыен инде, — дип куйды Заһит. Заһит сөйләгәннең һәрвакыт киресен аңларга өйрәнгән кешеләр аңа карап елмаеп куйдылар, ягъни: «Беләбез без аңа ничек кыен икәнен?» Турыдан-туры сөйләргә яраткан беркатлырак Гайнулла һаман кирегә сөрде: — Нәрсәсе кыен? — Менә бит, күз алдыбызда, — диде Заһидулла, — көн-төн закон чыгарып, халыкны кайгыртып кына тора. — Ээе! — диде чүгәләп утырганнарның берсе, сүзгә кушылып, — менә алпавытны бетерде. Аның җирен сатып алырга безнең кебек крестьянга юл ачты. Кемдә акча, шул алпавыт хәзер... — Ә акчасы кайда аның?—дип, йөрәгеннән чыгарып, әрнүле сорау бирде Гайнулла. Заһит кеткелдәп көлеп куйды. — Акча—дип сорады ул, гаҗәпләнгәнсыман, — һи җүләр! һәр кешедә дә акча була китсә, падиша хәзрәтләренә көн-төн акча сугып кына утырырга туры килер иде. Аңа бит ашап, эчеп, йоклап алырга да, менә безнең кебек бүрәнә өстенә чыгып, кәефләнеп утырырга да кирәк... Тыңлаучылар белән бергә көлешеп алганнан соң Заһит сорау бирде: — Аннан соң кара әле, Гайнулла абзый, сиңа Хафизныкы хәтле акча китереп бирсәләр, нишли белер идең син? — Алмас идем, шул гына. Башыма бәла ясап! Кит, юкны юрап утырма! Гайнулла абзый гомуми көлеш астында бөтенләй кулларын селтәп куйды. — Мин сине гыйбрәт итеп әйтмим, Гайнулла абзый, ачуланма,— диде Заһит, — бер бик юкка чыккан сәләмәдән сорадылар, ди. Ягъни йөз мең сум акча тапсаң, нишләриең? — «Бик күп ямаулык сатып алыр идем», — днбәйтеп әйтте, ди теге. — Әнә бит! — дип көлештеләр тыңлаучылар. — Ямаулык җиткерәлми интеккән икән, мескен! 
3. .с. Ә.“ № 8.  33 
31 
 
— Бөтен җәфаланган нәрсәсе шул булган икән. Бу сүзләрдән соң чүгәләп утыручылардан берсенең исенә Җаббар килеп төште: — Пөз мең дигәннән безнең Җаббар кая булды, күренми? Җирен Хафизга сатканмы, биргәнме дип сөйләделәр... — диде ул. — Бетеренде Җаббар, бик бетеренде, — диде Сәгъди абзый, башын чайкап. — быел бөтенләй чәчмәде. Хәзер Хафизның Әтнә янындагы күлендә мунчала салучы булып эшли икән. — 11-и-и, мин ул мунчала салучыларны күрде-е-ем!—дип башын селкеп торды Рәҗәп абзый. — Иң бәхетсез кеше аларны күреп «миннән бәхетле юк икән!» дип сөенеп кайтыр... , — Башыңа төшсә!.. — Алай димәгез, хуҗасы юньле булганның хезмәтендә дә бер юнь була... — Хафизны сөйләмә инде. Заһит монда да үзенең мәзәген сөйләп алды: — Хафизны әйтәсезме? Аның андагы хезмәтчеләре сукыраеп бара, ди, түгелме? — Ничек, ничек, ди? — Хафизны әйтәм, хезмәтчеләренә майны икмәк өстенә юка гына итеп үзе ягып бирә, имеш. Майны күп ашасаң, күзне сукырайта, дип әйтә, ди... Шулай бер көнне бу майны боларга икмәк өстенә күренер-күренмәс кенә ягып биргән, имеш тә, бер хезмәтчесе кычкырып елый башлаган, имеш.— Нигә елыйсың — дип сорый теге. — Сукырайдым, — ди бусы. — Ничек сукырайдың? — Менә икмәк өстенә ягылган майны күрмим. Бу мәзәк бүрәнә өстендәгеләрнең аеруча һушына китте, ахры, алар аның һәр сүзен яңадан кабатлый-кабатлый көлештеләр, кайберләре күзләреннән яшьләрен сөртеп куйды. — Я, бик күп көлдек, хәерлегә булсын, — диде Сәгъди абзый һәм урыныннан кузгалды. — Көлке килә җитә, артыңнан сөрә җитә, — диде Рәҗәп абзый, кодасы артыннан кузгалып. Кинәт кешеләрне бик таныш борчылу буып алды. Әйтерсең, билгесез бер яшерен тавыш боларны кисәтеп куйды: — Иртә көләсез! — Кодасы белән кайтканда, Сәгъди абзый үзенең «тиле Ваһаби» турындагы фикерен әйтеп куйды: — Белмим инде, мин әйтәм, әллә чынлап та хәзрәт әйтмешли, моның һәммәсе әлеге теге кем... дивана шомлыгымы? — Белмәссең... — Ничек тә ризалатырга иде үзен... 
5 Әтнә базарына барып кайтырга Сәгъди абзый, җир кибеп, арба юлы төшкәннән бирле җыена иде инде. Әле теге эш, әле бу эш чыгың торды, бушап булмады. Инде хатыны аның колак итен ашый башлады: — Садретдинебез кабыгыннан чыгып килә, менә тәпи йөри башлар, ялан өс йөртерсеңмени? йолкынып беттек, үземә бер алъяпкыч кебек әйбер кирәк иде, Заһидулла теге кырык ямаулыны безгә төртеп сөйләмиме? Җыйнап куйган күкәйләрем тора, кузгалып бер барып кайтсаң, ни була? Печәнгә төшү алдыннан, Габдулланы янына утыртып, Сәгъди абзый Әтнә базарына китте. I Әтнәнең такта, урыны белән калай түбәле ике катлы йортларын, аларның күк, кызыл, яшел буяуларга буялган капка, ишек, тәрәзә капкачларын, шундый ук буяулар белән буяп челтәрләп төшерелгән түбә 

з» 35 
 
кыекларын, тәрәзә башларын Габдулла арбада утырган килеш, каеры- ла-каерыла карый барды. Кырлайда ике катлы йортлар бөтенләй юк, хәтта авылда иң бай Хафизның һәм шулай ук старостаның йортлары да бер генә катлы һәм такта түбәле булып, аларның түбәләре буяу белән түгел, ямь-яшел мүк белән яшәреп утыралар иде. Димәк, Әтнә байлары Хафиздан? да баерак, һәм алар Кырлайдагы кебек берәүикәү генә дә түгел. Менә нинди бай авыл икән Әтнә! Аның турында: Барган идем Әтнәгә, Ян тәрәзә какмага, Кактым-суктым эчелде, Тәңкәләре чәчелде, Эте чыкты өрмәгә, Кызы чыкты күрмәгә, Этен алдым пычакка, Кызын алдым кочакка, — дип юкка гына җырламыйлар икән! Бу йортларга чынлап та гади крестьян йортларындагы кебек сүрәнлек һәм кайгылы тынлык килешми, киресенчә, такмактагы кебек «тәңкәләре чәчелеп», «этләре ыргылып», «кызлары атылып» тору гына килешә. Капкалар, тәрәзәләрне генә күр син, алар үзләре үк аллы-гөлле төсләре һәм буяулы челтәрләре белән сиңа карап көлеп, елмаеп торалар. Бай булсаң икән дә, менә шундый йортларда торсаң икән! * Ниһаять, базар.., , Борынга саф дегет исе белән катнаш печән исе килеп бәрелде. Җил, базарның аргы очыннан булса кирәк, кырык тартмачыларның исле сабын һәм канәфер исләрен сирпеп китте. Кемнәр генә, нәрсәләр генә юк монда?! Дөрес, биредә кибетләр Казанның Ташаягындагы кебек зур һәм биек түгел, маллар андагы кебек өелеп, актарылып ятмый. Әмма кечкенә кибетләр, аиЪтлып куйган йөкләр, җиргә җәелгән чыпталар сатыла торган әйбер белән тулы. Ә ыгы- зыгы, шау-шу, сатулашу, кыркылышу дигәндә, Ташаяктан кай җире белән ким?! Сәгъди абзый аты белән базарның читенә, мал базары белән янәшә генә тукталды, ул, атның алдына печән салып, Габдулланы арбада калдырды да, үзе базар эченә кереп китте. Монда базар шау-шуы, кешеләр гөрләшүе, атларның ярсып кешнәшүләре, сыерларның сукранган кебек ялкау гына мөгрәүләре, сарыклар кычкыруы — һәммәсе бергә аралашты. Габдулла янында гына сыер сатулашу башланды. — Җиленен кара син аның, җиленен! Начар сыерның койрыгы менә мондый буламы? Ә бәкәлләре... ‘Икенчесе, чүгәләп, сыерның сөтен учына савып, тәмләп карады, сатучы тагын мактап алып китте: — Ышанмасаң, Шәйхезаман абзыйга кереп сора, үткән базарны гына шушы сыерымның сөтеннән унбиш гөрәңкә йомарлаган май китереп саттым үзенә, менә дигән сап-сары, тыгыз май. Болын әйбәт бит безнең, мал азыгы шәп бездә, сыртларын кара син аның... Сатулашучы сыерның тоякларын күтәреп, бәкәлләрен үлчәп, койрыкларын учында сыпырып, тагын бер карап чыкты. — Менә шулай, — диде ул, ниһаять, каядыр читкә, еракка карап,— тиярен бирдем, артыгы юк... һәм ул китеп .үк барды. — Туктале, тукта, — дип кычкырды аның артыннан сыер хуҗасы. Теге тагын килде һәм сатулашу дәвам итте. Эшнең ни белән беткәнен Габдулла сизми калды. — Нихәл, авылдаш? Әтиең белән килдеңме? — дигән тавыш аны икенче якка борылып карарга мәҗбүр итте. Арба янында саргаеп ябыккан, кечкенә гәүдәле сәләмә генә бер кеше басып тора иде.  
36 
 
— Танымыйсынмы әллә, бу — мин, Җаббар абзыен бит, — дип дәште ул, ниһаять. Аның битләре бик нык җыерылып китте, күзләрен каплап торган озын ак керфекләре тетрәнеп, кыймылдап куйдылар. Бу аның елмаюы икән, Габдулла чак төшенде. — Тимеринең атасы инде мин. Сез иптәшләр бит... Ул Габдуллага якыная төште. Аңардан аракы исе аңкып тора иде. Тимери, аның былтыргы сабантуенда Әхтәрпне җиңеп, бүләксез калуы, мәдрәсәдә кагылуы, атасының крестьянчылыкны ташлап, чит авылга ялчылыкка китүе, Тимеринең анасы белән ярым ач, ялангач хәлдә, тегендә-монда ялланып, туры килгәндә соранып гомер кичерүләре Габдулланың күз алдыннан бер-бер артлы тезелеп үттеләр. Менә хәзер Тимеринең атасы аның алдында басып тора, танымаслык булып үзгәргән, өстенә кигән әйбере өзгәләнеп, каешланып беткән, тәнендә чыкмаган җаны бар, үзе — исерек... Бу Габдуллага бик көчле тәэсир итте булса кирәк, ул аңа юньләп җавап та кайтара алмады, сорау да бирмәде. Хәер, аңа сүз эзләп азапланырга да туры килмәде, Җаббар керделе- чыктылы тезеп алып китте: — Тимери шәп малай бит ул минем. Тәүфыйкъ зур нәрсә ул. Кешегә нәрсә кирәк? Хафиз бай ул әйтер малшту синең байлыгың бар да минеке юк. Ул гына җитми. Синдәге гайрәт миндә дә бар. Ә юкмы? Алайса, май кап! Син мине белмә, мин сине белмим. Түлә минекен! Түләмисең икән, исән бул! Курыкмыйм мин. Хафиздан да, старостадан да. Нигә? Хафиз кем ул? Китер син аны минем алдыма, мин анын битенә төкерәм, валлаһи! Ни булды? Җаббарның сары йөзе кинәт агарынып китте. Ул халык арасында кемнедер күреп, бер адым артка чигенеп куйды. Аннан кинәт ат янына елышып, күзен әлеге күренгән кешедән алмый, ышыклана төште. Габдулла ул караган якка карады. Ат базарында белмим Хафнз белән бер сары сакаллы таза озын кеше йөриләр иде. Алар бер-ике атның авызларын ачып, тешләрен карадылар, атларның ал аякларын тотып, сыртларын сыйпап киттеләр. Ат хуҗалары алар артыннан, атларын мактап кычкырып калдылар, әмма тегеләр берни дәшмәделәр. Алар узып китү белән Җаббар Габдуллага карап күз кысты һәм тагы аның янына килеп, сүзендә дәвам итте: — Күрдеңме? Хафиз байга мин сәлам дә бирмәдем. Мин бай түгел, атым да, җирем дә юк минем, ә иртәгә бай, каян беләсең. Дөнья бит ул. ‘ һәркем үз дәрәҗәсен белергә тиеш. Я, хуш әле! Ул кинәт килеп сөйләшә башлаган кебек, кинәт китеп тә барды. Габдулла аның артыннан бик кызыксынып карап калды. Җаббар әлеге ат сатучылар янына барып, бераз читтәнрәк бер атларга, бер ат хуҗаларына карап торды-торды да, бөтен кыюлыгын җыеп булса кирәк, аларга якынлашты. Ул нәкъ Хафизлар караган кебек, бер атның авызын ачып, тешләрен карады. Аякларын тотты, сыртларын сыйпады. Ул икенче атны да шулай карамакчы булган иде, ат ияләре аны куа башладылар. Теге, эш зурга әйләнгәнче, болар яныннан эре генә китеп барды һәм өченче бер ат хуҗасына күптәнге дуслар шикелле, елмаеп, баш кагып китте. Ул арада Сәгъди абзый килеп чыкты. Ул бер кулындагы саплы калачны, «базар күчтәнәче» дип, Габдуллага тоттырды, икенче кулындагы төргәкне арбага печән астына тыгып куйды да, үзе Габдулла янына менеп утырды. Әкрен генә кузгалып, алар Әтнәдән чыгып киттеләр. Җаббарның кыяфәте, сөйләшүе, ат сатулашулары юл буена Габдулланың күз алдыннан китмәде. Кайчандыр беренче сабантуеннан соң Каф тавы артыннан көтүе белән ат куып алып кайту хыялы һәм ул атларны Җаббарга китереп тапшыру теләге аның исенә төште. Шул эшнең бүгенгә кадәр эшләнми онытылып торуы аның кечкенә йөрәген борчыды, ул үзен кем алдындадыр бик, бик гаепле итеп тойды. 
37 
 
Унбишенче бүлек, 

Бер көнне Габдулла өенә кайтып кергәч, аптырап китте. Гомеренә бу йортка аяк басмаган Хафиз түрдә, алдына тастымал салып, чәй эчеп утыра. Сәгъди абзый аны, өтәләнә-өтәләнә, кыстый. Мич ягында Зөһрә апа чыш-пыш ниндидер таба ашы пешерә... — Әнә, шәкерт тә кайтты! — дип сөенгәнсыман кычкырып алды Хафиз һәм кулына тоткан чынаяк астын өстәлгә куйды. Сәгъди абзый бик коры тотарга тырышып: — Сәлам биреп кер! Шәкерт кеше бит син! Күрмисеңмени, кунак бар. Бик кадерле, бик хөрмәтле кунак, ие... Хафиз абзыең,—диде. Габдулла сәлам бирде һәм ни өчендер бу якта каласы килмәде, әнисе ягына кереп китте. Әнисе аңа пышылдап: «морҗа тазарттыңмы әллә? Кайдан болай каралып кайттың, кунак алдында оят» дип, чылатылган чүпрәк белән аның битен, муенын, колакларын авырттырганчы ышкып алды. Монда да ягымсыз каршы алынуын күргәч, Габдулланың бөтенләй чыгып китәсе килде һәм ул яһәт кенә ишеккә юнәлде. Әтисе аны туктатты: — Кил әле, улым, сиңа сүзем бар. Габдулла гаҗәпсенебрәк, бер әтисенә, бер Хафизга карап алды һәм теләртеләмәс кенә әтисе янына килде. — Менә сиңа күчтәнәч!—диде Хафиз, Габдуллага өстәлдән өсте кып-кызыл итеп буяган пряннек алып биреп. Үзе бер дә сәбәпсезгә кеткелдәп көлеп куйды. — Әнә Хафиз абзыең сине ничек үз итә, — диде Сәгъди абзый,—ә син, юньсез малай, әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйләп йөрисең икән. — Әти, мин берни сөйләмәдем ич? — Тик тор, олылар сөйләгәндә... Син мин сораганга гына җавап бир. Ерак болынга ат белән кунарга барганда ниләр сөйләдегез? — Төрлесе төрлене. Әүхәди Әптерие бик кызык сөйләде. — Нәрсә? — Борын, борын заманда бар иде, ди, юк иде, ди, ач та түгел, тук та түгел бер кеше, аның карчыгы таштан тары, боздан бодай чәчкәндә үк, алариы балталар белән урганда ук, орлыкны кашыклар белән җилгәргәндә үк үлгән иде, ди... — Миңа синең кашыклар белән җилгәрүең кирәк түгел... «Еланнар» дип кем сөйләде?.. — Нинди еланнар, әти? Ә, аны әйтәсең. Ул бит еланнар түгел... юхалар дипме? Елан мең ел яшәсә аждаһага әйләнеп кешеләр, терлекләрне йота, аждаһа меңгә җиттеме юхага әйләнә, юхага әйләндеме, ул теләсә нинди сурәткә кереп, адәмиләрнең канын эчә башлый... Әти, ул бит, безнең арада ук йөри, ди: ул мәче, сарык, ат, кеше, хатын, күрше, бай, хәерче төсенә кереп, әллә ниләр эшли, ди... Чын, чын, Әптери шулай сөйли... Хафиз кинәт сорап куйды: — Хафиз бай адәм сурәтенә кергән юха түгел микән? — дип кем әйтге. Я, я! Яшермә, яхшы түгел, әйтсәң, тагын бер прәннек сиңа! Сәгъди абзый да кыстады: — Нинди юньсез әйтте бу тузга язмаган сүзне, я! —- Әти, алай түгел шул. Берәү дә Хафиз бай адәми сурәтенә кергән юха дип әйтмәде. Аны мин сорадым... — Нәрсә дип сорадың? Я! — Мин әйттем елан мең ел яшәгәч, аждаһага, аждаһа мең ел яшәгәч, юхага әйләнә. Ә менә юха мең ел яшәгәч кемгә әйләнә? — дидем... 
38 
 
— Я, я! — Шуны берәү әйтте: Хафиз байга әйләнә, диде. — Кем әйтте шул акылсыз сүзне, я!—дип кычкырды Сәгъди абзый. — Әти, нигә ул акылсыз булсын: «Ай акыллы әйттең, Габдулла»,— дип бөтенесе кычкырып көлде әле. — Син әйттеңмени шул сүзне?—дип куркып сорады Сәгъди абзый. — Юк. — диде Габдулла,—әйттем ич, мин сорадым гына, дип... Берәү әле өстәп тә куйды: безнең Хафиз бай булдыра ул: Җаббарны йорты-җире белән кабып йотты бит, диде... Хафиз бик нык тамак кырып куйды һәм алдына салган сөлге белән маңгаендагы тирне сөртеп алды. Аннан соң: — Кем әйтте бу сүзне? Мә сиңа тагын бер прәннек!..—диде. Габдулла прәннекне алып кесәсенә салды да олылардан ишеткәнчә: — Сүз иясе белән йөрми, — дип кырт кисте һәм шуның белән үзенең эшен беттегә исәпләп:—әти, урамга чыгыйм әле, — дип сорады. Сәгъди абзый улының тапкыр җавабы белән сокланып өлгермәде, шунда ук исенә килеп, куркынган күзләрен Хафизга юнәлдерде. Ул арада Хафиз сөлгене бер якка ташлап, урыныннан торган, янындагы кама читле бүреген алып башына киеп тора, үзе сөйләнә иде: — Ярар, күрше, мин китим әле, намазга соңга калам. Тәүфыйксыз малай үстерәсең. Мәчеттә сирәк күренәсең шул. Ярамый болай, күрше! һәм ул авыз эченнән тагын нидер мыгырданып, җәһәт кенә чыгып китте. Сәгъди абзый Хафизның капкадан чыгып китүен тәрәзәдән карап торды һәм аның капкадан чыгып, өйдән шактый ераклашканлыгына тәмам ышангач кына, анда да шыпырт кына, шәпләнеп алды. — Алдыңнан артың хәерле! Бик узынып йөрмә әле монда, әллә кем булып... ие... Габдулланы да сүзсез калдыруны килештермәде, ахры: — Син дә, малай актыгы, кем белән сөйләшкәнеңне белеп, артыңны чамалап, сөйләшергә кирәк. Бай кешенең морҗасы кыек булса да, төтене туры йөри... Ә синең белән минем нәрсә... И, сиңа кая әле аны аңларга... башың яшь әле синең. Габдулланың яшьтәш малайлар белән капма-каршы җырлашуда өстен чыгуы, күп уйлап тормый, теге я бу хәлгә карата җырмы, такмакмы әйтеп алуы кешеләрне сокландырды да, сискәндерде дә... Хафизның Сәгъди абзыйга килеп чыгуы бу сөм тоймас кешенең дә үткен сүзгә каршы тора алмавын, туры гына әйткәндә, җиңелүен күрсәтте. Тора-бара авылда чыккан һәрбер тапкыр сүзне, җырны, такмакны Габдуллага сылтый башладылар. Шуның аркасында хаксызга бәйләнүләр дә булды. Бер егет бер кызны алам дип йөреп тә, алмыйча, аның сенелесенә күз төшерә башлагач, авылда бер бәет чыккан иде: Аклы ситса күлмәгеңне карайтканчы ник кидең, Алырдай булып йөрмәгәч, саргайтканчы иик сөйдең. Бер көнне шул кызларның атасы Сәгъди абзыйга килеп бәйләнде бит: — Синең малай гына чыгарган моны, башка берәү дә түгел. Бик тел бистәсе малай, бик күпне белә... Әмма бу бәеттә Габдулланың бер катнашы да юк иде. Ләкин Сәгъди абзыйга һәм Габдулланың үзенә бу нахак гаепне кире кагу һәм шикне юкка чыгару җиңел булмады...  
39 
 
Габдулла авылда иң оста хат язучылардан берсе булып китте. «Әссәламегаләйкем вәгадәмәнләдикем сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы...» дип башланган хатларында, кемнәрдән, кемнәрдән сәлам тезеп китүне Габдулла хат яздыручыдан сорап тормый, үзе язып чыга; әгәр дә бу «сәлам хаты» гына булса, хат шуның белән төгәлләнә; әгәр дә анда берәр хәбәр, я берәр сорау кыстырырга кирәк булса, Габдулла аны мөмкин кадәр «китап теленә» ошатып, җентекләп язып бирергә тырыша иде. Әүхәди аңа килеп хат яздырганда: «Шунда бер җиренә сыерыбыз бозаулаганны да кыстырып куй дигәч», — Габдулла аны: «Вә кәнә ул да мәгълүм булсын, изге гашурә бәйрәме көнне үзегезгә мәгълүм ала сыерымыз бер бик матур һәм сәламәт теши бозау дөньяга китерде. Без һәммәбез, бигрәк тә балалар Мәфтухә илә Вәлиәхмәт бик сөенделәр. Бәрәкәте белән туган мал булып, сөте мул булса иде, дәүләтебезнең артуына сәбәп булса иде, дию бик зур теләктә калабыз. Амин!» дип «китапча» матурлап, җентекләп язып бирде һәм Әүхәдинең исен китәрде. Тимер юл эшләренә китеп олаккан Хәйрулланың әлеге колакка каты анасы, улыннан бернинди җавап ала алмагач, инде өченче тапкыр хат яздырырга килде. Ул хатына үз иманаларын сатуны кыстырып язар- та кушкан иде, Габдулла аны: «...Соңгы елларыбызда җир ягыннан күп кысынкылыклар күрмәктә- без, чәчәргә орлыгыбыз юк вә һәм дә имана түләргә хәлебездән килми- енчә, Бүре чокыры янындагы җиребезне күршебез Хәбибуллага саттык, ахыры хәерле булсын», — дип язды һәм җир сатуының сәбәпләрен үзе дә әле төбеннән аңлап җиткермәгән карчык, язганны тыңлагач, аптырап калды. Хат язуның остасы булып китүе һәм олы кешеләрнең бу мәсьәләдә үзенә мохтаҗлыгы, әлбәттә, Габдулланың аз булса да горурлыгын китерми булмады. Шул ук вакыт бу аңа кайчандыр Фазылның Гөләнвәргә хат яздырмакчы булып мөрәҗәгать итүен, үзенең әле ул вакытта яза белмәвен исенә төшерде, һәм бу. аны үкендереп, ачындырып куйды. Ләкин тора-бара Габдулла моның да үкенечен калдырмады. Гөләнвәр аңардан Фазылга хат яздырып алды. Бу болан булды... Корбан таете көнне Гөләнвәр Сәгъди абзыйларга керде һәм мич ягында Зөһрә апа белән нидер чыш-пыш сөйләшкәннән соң, Габдулланы үзләренә алып чыгып китте. Рәҗәп абзый белән Хөбәйбә апа башка авылга кунакка киткәннәр икән, Гөләнвәр өйдә бер үзе генә калган. Ул килеп керү белән, Габдулланы олы кунакны утырткан кебек түргә үк менгезеп утыртты һәм аның алдына бәйрәм юачалары куйды. — Ашый утыр, Габдулла җаным, үз өеңдәге кебек утыр, тартынма, мин хәзер... — диде ул һәм тиз генә сандыкны ачып, аннан яңа күлмәкләр, яулыклар, эре гәрәбәдән тезгән муен төймәсе, яңа резина галош, бер кисәк исле сабын һәм бер-ике кечкенә тартма чыгарды. Сабынны алып ул комган янына килде һәм каядыр ашыккансыман тиз-тиз сабынлап юынырга кереште. Юынып сөртенгәннән соң, ул сандыктан чыгарылган киемнәренә барып тотынды һәм шулай ук ашыгып берсен сала, берсен кия башлады. Киенер өчен башка урынның юклыгы, һәм эшнең гаять ашыгычлыгы аркасында аңа шунда ук киенергә туры килде һәм ул Габдулланы бәләкәйсетеп, аңардан тартынуны кирәк тапмады. Тик өстендәге күлмәкне, яңасы белән алыштырган арада: — Габдулла җаным, миңа карамый тор,—дию белән чикләнде. Әгәр дә ул болай кисәтмәгән булса, Габдулла моңа бәлки әһәмият тә бирмәс, бәйрәм юачасы ашау белән мавыгып калыр иде. Әмма «ка
40 
 
рамын тор» дигәнне ишеткәч, ул үзе дә сизмәстән, ихтыярсыз мич ягына, Гөләнвәр киенә торган якка күз төшерде һәм... кинәт кызарынып, тиз генә икенче якка борылды. Ләкин бер секунд эчендә күреп алган ка- дәресе: үзенә аркасы белән торган ярым-ялангач Гөләнвәрнең шалкан кебек таза һәм ак тәне, кул асты уентысыннан күренеп торган түгәрәк чынаяк кебек йомры һәм тетрәп торган тере күкрәге Габдулланың күңелендә күз камаштыргыч якты рәсем булып кабынды һәм бик озак сүнми торды. Гөләнвәр киенеп, ясанып, җиңел генә кершән һәм иннек ягып, миң төртеп өстәл алдына килеп утыргач, Габдулла аның ягына карарга куркып, хәтта ашауларын онытып утырды. — Габдулла җаным, — диде аңа Гөләнвәр, — язып бирче миңа бик матур итеп, бик матур сүзләр табып, өзелеп сагындырырлык хат... Беләсеңме, ничек дип яз... Бер минутка ул иренен тешләп бер ноктага караган хәлдә әллә нинди көчле уйга талды. Габдулла шунда гына аңа керфекләрен күтәреп карарга кыйды. Аның күз алдында гадәттә чабата киеп уракка йөри торган, я көянтәсен асып суга бара торган Гөләнвәр түгел, җырларда: Кашларың нечкә әйләнгән Казаннарда бөккән дугадай, йөзең күркәм, буең зифа, Банкаларда үскән кынадай, — дип җырлана торган матур һәм ят бер кыз утыра... Юк, ят түгел, үзе..; Гөләнвәр үзе утыра... Ләкин нигә Габдулла аны моңарчы менә шундый итеп күрмәгән!!. Күрә белмәгән?!. Габдулланың кинәт Фазыл өчен йөрәге чеметеп, күңеле әрнеп куйды: китте бит, кайтырмы, кайтып өлгерерме, әллә Әсәт тилгәне бу матур кызны тибеп алырмы. Шуннан соң... Хат язылып беткәч, аны укыган чагында һәм укып беткәннән соң Габдулла үзенә-үзе аптырап торды: кара әле, ничек язылган болар? Ничек яза алган ул болай? Каян мондый сүзләр аның каләм очыннан түгелгәннәр?.. Ул бит хатны кемгә язарга, ниләр язарга дип сорап та тормады. Тотты да баштанаяк үзе язып чыкты, ә язган чакта аның кечкенә йөрәге и типте, и типте!.. Аннан ул аны укып бирде. «Тирәбездә кара тилгәннәр оча, таң атканнарын көткән кебек исән-сау йөреп кайтуларыңны көтәбез», — дип бетерде ул хатын һәм соңыннан бер җыр язып куйды. Туп-туп итеп баскан туры атның Тубыклары яшел тут икән, Беребез генә анда, беребез монда, Сагыну түгел, сүнмәс ут икән. Гөләнвәр хат укылып чыгу белән, бераз исенә килә алмый, тып-тын- утырды. Аннан соң ул иреннәрен бик нык тешләгән хәлдә күкрәге буган яшьләрен тыярга тырышты, тавыш чыгармаска тырышып, тешләрен кысты, калын чәч толымы белән авызын каплады. Яшь һәм елау тавышын тыярга теләгән саен күкрәгенең эченнән нәрсәдер ныграк басты, тышка атылып чыгуны сорады... Аны чыгармый, күкрәктә тыеп калдыру авыр, бик авыр иде. Әмма Гөләнвәр аиы җиңде. Күзләрендәге яшьне ашыгып сөртте һәм Габдулланы кочагына кысып бик нык үбеп алды. — Рәхмәт, Габдулла җаным!—диде ул аңа. Рәхмәт түгел, аз гына җылы сүз ишетергә мохтаҗ Габдулла өчен бу рәхмәт бик, бик кыйммәт, бик, бик кадерле иде. Габдулланы озатканда ул болай диде: «Акыллым, мин хәзер киемнәремне салып куям, битемдәге кершәнне сөртеп ташлыйм, син минем киенгәнемне, исле сабын белән юынып кершән ягынганымны берәүгә дә- әйтмә, җаным, әтиләргә ишетелсә, яхшы түгел, яме?»  
41 
 
Кырлай кызларының сабантуеннан кайтканда инешкә төшеп кершәннәрен юып төшерүләре, калфакларын кесәләренә яшерүләре Габдулланың исенә килеп төште. Бу монда борынгыдан хатын-кызның кешеләр, бигрәк тә ирләр алдында матур күренергә хаклары юклыкны билгели торган табигый хәл иде. Әмма сабантуенда я утырмада кызлар бер-берсенә бизәнеп, ясанып күренүдән тартынмыйлар иде бит. Ә бу «берәү дә белмәсен, сизмәсен, имеш!» Алайса нигә киенергә дә, нигә бизәнергә? Рәҗәп абзыйлардан чыккач, Габдулла шулай дип уйлады. Бу уй соңыннан ничәмә тапкыр аның башына килде. Фазылга хат язып утыру Гөләнвәр өчен сөйгәне белән капма-каршы сөйләшеп утырудан булуын» Фазыл өчен генә, үзенең югары мәхәббәте өчен генә аның шушылай киенеп һәм бизәнеп утыруын Габдулла күп вакытлар узгач кына төшенде. 
3 Арышны җыеп кына өлгерделәр, яңгырлар башланды. Башта: «кирәк, кирәк, сабан ашлыкны күтәреп җибәрер бу» диештеләр кешеләр. Әмма яңгыр, бер көчәеп, бер сибәләп, туктаусыз диярлек яуды. Аз гына басылып, болыт астыннан кояш күренү белән кешеләр кырга ашыктылар, ул ара кояш тагы болыт астында калды, тагын чиләкләп яңгыр түкте. к Явым ике атнага сузылды. Коргаксып, кибеп барган инеш су белән тулып, ярлар ишелеп төште, буаларны ерып алып китте, күперне җимерде, кош-кортны агызды. Каравыл өенең салам түбәсе ишелеп төште. Юллар бөтенләй эштән чыктылар. Крестьян җыйган ашлыгын ындырга көч-хәл белән ташыды. Арбалар батты, тәгәрмәчләр ватылды, тәҗе баулары өзелә-өзелә кырык төенгә калды, тәртәләр, хәтта дугалар сынды. Ашлыкның бер өлеше кырда чүмәләләрдә калып, үрә башлады. Сабан ашлык тамырында егылды. Яңгырлар туктагач, крестьян аны җыйгандай итеп, тиз генә ындырга алып кайтып, киптерү хәстәрен күрсә дә, бу узган елгы кебек уңыш җыеп алып кайту шатлыгын бирмәде... «Бәрәкәт очты» дигән сүзнең мәгънәсе үзенең бөтен ачылыгы һәм күңелсез- леге белән алга килеп басты. Халык өстенә төшкән казаның бер чите, әлбәттә, Хафизга да барып тиде. Әмма ул узган еллар запасы белән генә4 түгел, быел амбарга кергән ашлыгы белән генә чагыштырганда да «Хафиз казалы булды» дип әйтерлек түгел иде. Шуның өстенә халыкның арышны ярым-йорты җыеп алуы, сабан ашлыкның бөтенләй булмавы бу бит үзе табыш. Югыйсә Хафиз амбарларындагы запас нәрсәне көтеп ята диеп беләсең? Ашлык бәяләренең менүе Хафизның төшләренә керә иде бит, югыйсә! һәм Хафиз бу хәлдән чынлап та, бик канәгать иде. Ләкин ул моны мөмкин кадәр сиздермәскә тырышты. Киресенчә, ул бөтенесеннән бигрәк кашларын җыерып йөрде. Әйтерсең бу афәтләрдән иң зур бәла күргән кеше ул! Мир җыенында җимерелгән күперне торгызырга, буаларны будырырга, каравыл өен һәм мөгәҗи келәтен төзәттерергә акча җыю мәсьәләсе купкач, ул башлап: — Юк, юк, бу елга шулай да ярар, крестьян болан да елларның бә- рәкәтсезлегеннән бөлде, кая ул!—дип, үз саранлыгын яшерер өчен, крестьянны яклаган булып чыкты. Крестьяннардан берәү Хафизны куәтләп, шулай ук бәрәкәт очудан зарланды: — Уйлап карагыз: ел саен башка бер афәт килеп тора. Янмый калган елыбыз юк, ел саен көтүдә мал югала. Бүреләр авылның урамында гына йөрмиләр. Югыйсә, улауларын әйтеп тә тормыйм, төннәрен ындыр артында тешләрен шыкылдатып торулары ишетелә... Гайнулла үзенчә сөрде:
42 
 
— Ут чыгу ул — ходайдан. Хәзрәт әйтә, Кырлай җиде тәмуг өстенә утырган, шуңа чыга ут, ди. Аның бүреләре дә ходайдан... Без моңа каршы ни эшли алабыз? Безнең үзебездән булган хәлләр бар. Менә бәрәкәт очуның төбе кайда. Алыйк Җаббар агайны. Бик диндар, бик тәү- фыйкълы, бик тырыш кеше иде югыйсә. Нишләде? — Туктале, — дип бүлде аны староста. — Элек Гарәфи шулай сүзне кирегә сөйрәп алып китә торган иде, хәзер — син. Бәрәкәт очулар, афәтләр кешедән дип әйтү сүзме ул? Үзең белмәсәң, әнә хәзрәттән сора: адәм баласы үз тәкъдиренә үзе каршы бара аламы? Син әле бара ала лиерсең. Болай булса, аллага, патшага каршы барырга да ерак калмый/ Ә менә дөнья күргән картлар, хәзрәт белән сөйләшеп, Ваһабины кайтарырга булдылар. Менә шуңа мир ни әйтер? Җыен тын калды. Староста «Я!» дип яңадан эндәшкәч кенә, бер-ике карт мыгырданып куйды: — Кирәк! — Ачуландырдык изге дивананы! — Ул гына алып китте бәрәкәтне! Гайнулла каршы төште: — Туктагыз әле, сез нәрсә? Чакырдылар бит инде. Шуннан ул нәрсә әйтте? Салдырып бирегез миңа алты почмаклы өй, алып бирегез тана сыер, диде түгелме? Менә сиңа алла диванасы! Җыенның бер өлеше җиңел генә көлешеп алды. Көлүчеләрдән берсе: — Шулай, шулай, йорт салып бирүен сорады, үзем шаһит, йортын да салып бирербез, сыерын да, аннан соң ул бездән унҗиде яшәр кыз таптыра башласа,, нишләрбез? Бу юлы көлеш көчлерәк яңгырады. Староста таягы белән бүрәнәгә сукты: — Җитте, уен-көлкегә борып җибәрә торган эш түгел бу. Законнан эш. /Мин моны станавай белән сөйләштем, беләсегез килсә!.. «Закуннай» һәм «станавай» дигән сүзләр үз эшләрен эшләделәр, көлеш берьюлы тынды. Әлеге картлар янә үз сүзләрен кабатладылар: — Кирәк, бик кирәк! — Әйдә кайтсын! — Бер дивана авылны ашамас! — Аның догасы һәммәсеннән кыйбат! Ләкин бу эш тагын җитди генә бер тоткарлыкка очрады. Ваһабиның Кырлайдагы энесе Әүхәди чытырдап каршы төште: — Кайтсын дисез икән, мир үз өстенә алсын! Минем болай да семьям зур, туйдырып торыр хәлем юк. һәм ул җыеннан китеп үк барды. Эш, салымнар буенча җиңеллекләр ясапмы, ничек тә Әүхәдине күндерүгә терәлеп калды. 
4 Бер көнне Гайнулланың хатыны Мәхфуза апа Габдулланы үзләренә чакырып алды. Гайнулла сәкедә авырып ятып тора иде. Ул Габдулладан Казандагы Гарәфигә бер-ике авыз сүз яздырып алды, ягъни: «Үзем авырып торам. Теге козгыннар синең җирне сагалыйлар. Барыбер үзең игелеген күрә алмассың, иң яхшысы кайт! та җиреңне сату чарасын күр»... Тышта бик матур, аяз көн. Август -кояшы киеклап Гайнулланың кечкенә тәрәзәсенә төшә һәм пыяла урынына куелган карындык сап- сары булып яктырып тора. — Көн бик матур, ахры, бүген, кояш, — ди Гайнулла яткан җиреннән. Берәү булса: «һай сәламәтлегем булса, кояшка чыгар идем»,— дип зарланыр иде. Гайнулла сер бирми, ул ярлы тәкәббер. Ул тик әкрен генә фикер йөртә: 
43 
 
— Менә бит кояш безнең кебек кешеләргә нинди зур нигъмәт, уйлап карасаң... Теләсәң күпме файдалан! Берәү дә моның өчен имана түләтми... Патшаның зиһененә килеп җитмәгәндер әле ул, мин әйтәм. Җитмәсен инде, берүк җитә күрмәсен... Кала җирендә әнә суны сатып ала башлаганнар, ди... Ул ябыккан, йөзләренә сары иңгән, күзләре түшәмгә текәлгән. Габдуллага ул мәрткә киткәнсыман, ә аның сүзләре төшендә бастырылып сөйләгән сүзләрсыман булып тоелалар. — Хафиз сезгә килгән икән? Прәннек алып килгәнме? Юха, дип кем әйтте, имеш, ә? Карале син төлкене! Маладис,, кем, Әптелкәрим! Бервакытта да сер бирмә. Минем кебек бул... Барыбер озак яшәмәсләр яшә- вён... Бер көн килер килүен... Төлке әнә бик хәйләкәр дә соң, тиресен барыбер базарга чыгаралар... шулай бит ул... 
• % я 
Гарәфи Казаннан кайтып төште. Гайнулла үлгән иде инде. Аның үлүе авылда вакыйга ясамады. Тыныч кына үлде, тыныч кына илтеп җирләделәр... Гарәфи генә Сәгъди абзыйларга кереп ачынды: — Яши белмибез без сала җирендә... Яшәү түгел бу... Кала җирендә яхшы кеше үлсә, ду кубалар... Анда кешенең кадере бар... Чулак Гайнулла да Заһит белән бергә Сәгъди абзыйларда утыра иде. Ул да сүзгә катнашып китте: — Начары үлсә дә барыбер... Без Балканда торганда бер рутный командирны күмделәр. Аннан әшәке кеше юк иде. И содлатның канын эчәр иде, явыз! Шуны күмгәндә көне буе җиз быргылар кычкыртып, безне накраул торырга приказ булды... Гроб артыннан бөтен пул к бардык... Шулкадәр олыладылар инде, әллә чынлап та ул яхшы кеше булып, без кадерен белмәгәнбез микән, дип аптырап тордык. — Аларның кадерләре һәрвакыт булды, Гайнулла абзый,—диде Гарәфи, — мин аны әйтмим әле, мин үзебезнең фабричный халыкны алам... Бездә Алафузов заводында шундый хәл булды..: Үлүче-мазар булмады булуын, әмма бер мастиравайның тәгәрмәч белән каеш арасына кулы кысылды. Ярый әле, машинаны туктатып өлгерделәр, югыйсә кулы гына түгел, үзе дә харап булган иде. Больницага алып киттеләр үзен. Шуннан соң бервакыт иптәшләре ду күчеп чыкмасыннармы! «Кем гаепле бу эштә? Безнең алга чыгып җавап бирсен!» Җавап бирүче юк. Тавыш зурга китте. Икенче курпста эшләүчеләр килеп кушылдылар, ягъни, «нигә дәшмисез, җавап бирегез!» Чыкты управляющий. «Шулай да шулай, хуҗаның бу эштә гаебе юк, монда теге кулын өздергән үзе гаепле?.. Мастиравайлар үзләренекен: юк, монда сез гаепле—закон буенча сез тәгәрмәчне каплатып, челтәр куйдырырга тиеш!» Ул арада булмады, кылычлылар килеп җитте: «Кем монда тавыш куптара?» Барсыннан болайрак кычкыручы ике кешене тотып алалар да «әйдә безнең белән». Шуннан соң нәрсә булды дисез? Әгәр дә мәгәр безнең крестьян булса, кинәт эченнән тынар иде. Әнә бит, былтыр Тыңламаска болын сорап бардык, күз алдыбызда... Ә монда юк: тимә безнекеләргә! Керпе кебек кабарды мастиравай халкы, янына китерми. Кылычлылар бервакыт син күр дә мин күр, әкрен генә сызмасыннармы? Эш моның белән генә бетмәде бит әле... Иртән эшкә киләбез... Теге башлап йөрүче ике кешебез юк. Тегеләрне төнлә белән фатирларыннан алып киткәннәр! Анасын гына корт чаккыры! Бервакыт бөтен завод, сүз берләштергән кебек, эшен ташлап, завод алдына җыелды. «Кайтарыгыз безнең иптәшләрне, югыйсә бастуфка ясыйбыз!» Әле ул гына да түгел, эш хакыбызны арттыры
44 
 
гыз, казармаларны адәм торырлык хәлгә китерегез, эшчеләр гарипләнмәсен, машиналарга челтәр куйдырыгыз, завод тәрәзәләренә теге гөлдер-гөлдер! Әйләнеп тора торган канатлар ясатыгыз, ягъни эшләүче төтенгә тончыкмасын, иркен сулыш алсын! — Әнә бит! — дип мәгънәле генә бер-берсенә караштылар тыңлап торучылар. — Шуннан, шуннан? — дип кызыксынды Сәгъди абзый. — Шуннан шул. Кайтардылар теге ябылган ике иптәшне. Сораганнарны бирергә вәгъдә бирделәр, — ярамый, фабричный эш ташласа, хуҗага зыян, түрәләргә дә эшне ул дәрәҗәгә җиткерү хәфевле — корал белән тыяр идең, бөтен завод ут кебек кабынып китәргә тора... Аннан бит Казанда завод бер ул гына түгел... Би-и-ик бердәм анда кешеләр! — Бездә дә схут булды бит, ишетмәдеңмени? — дип сорады бик җитди генә Заһидулла. — Ни сөйләдегез соң?—дип сорады Гарәфи һәм шунда ук үз соравына үзе җавап биреп, кулын селтәде, — и! Крестьянның ии сөйләве билгеле инде... Ата күркә кебек кабарыныр да шиңәр..; Берни дә сөйләмәгән Хафизлар мыштым гына үзләренекен итәр. — Юк, туктале син, тыңлап тор әле, — дип Заһит көлмәскә тырышып, аңа сходта сөйләнгән бөтен сүзләрне һәм сходный. Ваһабины Кырлайга кайтару турындагы карар белән очлануын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Гарәфи ачыну катыш көлү белән көлде һәм: — Ваһаби, диген, ә? Менә әйттем бит мин... Ваһаби, ә? — дип берничә тапкыр телен шартлатты һәм башын чайкап куйды. Аннаң соң ул шундый нәтиҗәгә килде: — Башлап җибәрүчесе юк шул. Әх, алып кайтыр идем мин аннан безнең Гергери Иванычны! Олыларның сөйләшкәнен тыңлап утырган Габдулла уйланып калды: — Гергери... Гергери... Таныш исем... Кем иде әле ул?.. 
5 Ваһаби Кырлайга кайттымы, юкмы, Рәҗәп абзый белән Әсәт бай арасында җир ызгыш ни белән очланды, Гөләнвәр белән нәрсә булды, Җаббар абзыйның язмышы ни белән бетте, боларның берсен дә Габдулла белә алмады. Аңарчы ул Кырлайдан китеп барды. Бу китү Өчиледән Кырлайга килү кебек үк ярты сәгать эчендә хәл кылынды. Көзнең коры, җылы, кояшлы көннәреннән берсе иде. Сәгъди абзый белән Зөһрә апа ындырда ашлык сугалар. Габдуллага Садри янында өйдә утырырга кушылган. Садри йоклый. Габдулла ян тәрәзә төбендә хәлфәдән алып кайткан «Рисаләи газизә» дигән китапны укып утыра. Китапта Аллаяр суфый мөнаҗәтләре, гарәп, фарсы сүзләре катнаштырып, бик авыр тел белән язылган. Габдулла аны төшенергә һәм ярым аңлаешлы сүзләр эченнән йөрәккә ятарлык берәр мәгънә табарга тырыша: ни дисәң дә бу аның кулына төшкән яңа китап бит! Шул вакыт Сәгъди абзыйлар капкасына читән арбалы ат килеп туктады. Арбадан ир урталарындагы берәү төште дә, атын капка алдында калдырып, өйгә керде. — Әти-әииең кайда? — дип сорады ул үзен гаҗәпләнебрәк каршы алган Габдулладан. — Ындырда, — диде Габдулла. — Бар, чакырып кайт әле үзләрен, — диде ят кеше. Габдулла әтисе белән әнисен, ындырдан дәшеп алып кайтты. Сәгъди абзый кунакның байларда гына була торган киеме, читән арбасы, тибенеп торган яхшы кук айгырын күреп, «бу ии җитте кеше түгел, безгә
45 
 
тикмәгә килмәс» дип уйлап алды һәм, хатынына тиз генә самовар куярга кушып, кунакның атларын йортка алып керде. Самовар килгәнче, хәл-әхвәл сорашылды. Кунакның Кушлавычтан килүе мәгълүм булды. — Мәрхүм Мөхәммәтгариф хәзрәт белән бик әшнәләр идек, бик тәкъва, бик галим кеше иде, мәрхүм! Аллаһе тәгалә ва тәбәрәкә урынын оҗмахта кылсын, — диде кунак һәм Габдуллага карап: — Аның улы шушымы инде? — дип сорады. — Габдуллабыз шушы үзе инде, — диде Сәгъди абзый, Габдулланы үзенең алдына тартып, — бик акыллы, бик тәүфыйклы булып үсә, аллага шөкер, уку ягыннан берәүдән дә калышмый, китаптан күзен алмый, хат яздырырга киләләр инде үзенә... Өстәлгә самовар килеп утырды. Гадәтчә булмаса да, кунак янына Габдулланы да утырттылар. Алдына гадәттә бик сирәк тия торган бер шакмак шикәр дә куйдылар. Габдулла бу эшне сәерсенеп, чәйгә, бигрәк тә шикәргә шактый озак кагылырга кыймый утырды. Ниһаять, Сәгъди абзый, сүз башлап, кунакның Кырлайга ни йомыш белән килеп чыгуын сорады. — Менә бу баланы алырга килдем!—диде Кушлавыч кунагы. Сәгъди абзый башта моңа каршы ни әйтергә дә белмәстән, тынып калды. Зөһрә апаның да мич алдында кыштырдавы кинәт тукталды. «Уйнап сөйләмиме?» дигәнсыманрак, Сәгъди абзый кунакның йөзенә карады. Мәсьәләнең җитди төс алуын күреп, ул да җитдиләнде, аның каш араларына калын гына ике җыерчык чыкты. Әмма кинәт таралып киткән фикерләрен ул берьюлы гына җыйнап өлгерә алмады, шуңа күрә аның беренче сүзләре әллә ничек «керделечыктылы» булды: — Ничек ул, ниме, нигә алай? Ни өчен син алырга килдең? Кунак мәсьәләне җентекләргә тотынды: — Без бу баланы ничәмә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлеген белми йөри идек. Эзләп килә торгач, таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Бик бай, бик дәүләтле кеше. Менә шул җизнәсе каенесенең кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз янына чакырмакчы һәм зур мәдрәсәгә биреп укытмакчы була. Быел мин ул якка сәүдә белән барып кайттым. Әшнәлегем булганга, Галиәсгар бай миңа ышанып, үзенең каенесен табуны һәм үзенә алып килүне тапшырды. Мин бабасы Зиннәтулла хәзрәттә булдым. Ул баланың сездә икәнен әйтте һәм җизнәсе- нә җибәрүне бик дөрес тапты. Сәгъди абзый фикерләрен җыеп өлгергән иде инде. Ул бәхәскә урын калдырмый торган итеп әйтеп, ташлады: — Ярар менә, без икмәк кыйбат елларны аны ашатып торыйк та, инде эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул аның җизнәсе икән, апасы да әле исән икән, нигә аны әүвәлрәк күрмәгәннәр? Бабасы да моны белергә тиеш иде ләбаса. Без аңардан баланы көчләп алмадык. Зөһрә апа да бу сөйләшүдән читтә торып каласы килмәде, иренең һәр сүзен «ие, ие, бик!» дип юпьләп торды-торды да: — Юк. Бездә кешегә бирә торган бала юк! — дип кырт кисте. Бәдретдин абзый (кунакның исеме шулай иде) кызып китте: — Юк, сез ни имеет право кеше баласын тотып торырга, — диде ул, үзе әйтмешли, кара мужикларны куркытыр өчен рәсми сүзләр кыстыргалап. — Мин хәзер үрәтникка барып әйтәм. Без аны таба алмый йөрсәк, ул сездә икән әле, шулай икән! Мин сезне моның өчен беләсезме, моның өчен потсут җибәртермен! Урядник һәм суд белән куркыту шактый көчле чыкты. Сәгъди абзый да, Зөһрә апа да кинәт йомшадылар.  
46 
 
— Алан, димәле син, кем, — диде йомшак кына итеп Сәгъди абзый, — закунга каршы баручы без түгел, закуи шулай куша икән, нишләмәк кирәк? Әмма безгә дә кыен, без иркен тормышлы кешеләр түгел, икмәгебезнең һәр* гөрәнкәсе исәпле, безнең өскә бик каты хөкем булып төшә бу, менә нәрсәне әйтәбез без. Бала, әлхәмделилла, бездә дә начар яшәми. Өсте бөтен, тамагы тук, укымышы белән йөзгә оят китерерлек түгел, аллага шөкер... Зөһрә апаның күңеле йомшап китте: — Я, атасы, шулай язгандыр инде, бирик булмаса, кеше баласы безгә буласы юк. Алла сакласын, әллә ниләр күрербез, — диде ул һәм үкереп елап та җибәрде. — Тукта әле, син тик тор әле, — диде аңа Сәгъди абзый, — минем дә «бөтенләй бирмик» дип кырт кискәнем юк лабаса. Әмма кинәт кенә көтмәгән җирдән баланы тот та биреп җибәр, — җиңел эшмени! Аннан соң мин аны бабасыннан алдым. Кайтарсам, иң элек аңа кайтарырга кирәк. — Ул яктан курыкмагыз,—диде Бәдри абзый, — мин әле барыбер Өчилегә керәм, бабалары белән күрештерми алып китәргә исәбем юк... Сәгъди абзыйның да бу йомшак кына тартышуы озакка бармады. Җил басылгач та, су өстенең бераз дулкынланып торуы шикелле, чәпчеп торды-торды да, ул да бирелде. Бәдринең баланы бабасы белән күрештерү вәгъдәсе аны тәмам җиңде. Ниһаять, иске-москы бишмәтләрен, тишек киез каталарын кидереп, Габдулланы арбага чыгарып утырттылар. Сәгъди абзый да, Зөһрә апа да, күзләренә тулган яшьне яшерә алмый, басу капкасына кадәр Габдулланы озата бардылар. Сәгъди абзый башына төшкән бу хәлгә каршы артык бер сүз дә әйтә алмады. Зөһрә апа түзмәде, ире өчен дә, үзе өчен дә йөрәгеннән чыгарып: — «Онытма безне, онытма,^ безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың?» — дип соңгы сүзен кычкырды. Кинәт булып алган бу хәл турында үз хөкемен чыгарырга, кардәшләре, күршеләре, дус малайлары белән саубуллашырга да өлгерә алмаган Габдулла ят арбада, ят кеше белән янәшә утырып, Кырлайдан чыгып китте. Аның йөрәген билгесез борчылу тойгысы китереп кысты. Әйтерсең, Кырлайда аның кемнәргәдер түләнмәгән бурычлары калды,— ләкин кемгә, күпме, ничек?.. 
У н а л тынчы бүлек 1 Өчилегә алар караңгы төшкәндә генә барып керделәр. Тау битенә утырган Өчиле өйләренең бер-икесендә генә тычкан күзе кебек ут елтырый, калганнары көзге кичнең күңелсез эңгере эчендә күмелеп, боек кына күләгәләр булып утыралар иде. Юл буе әлеге борчылу һәм Кырлай, һәм анда калган якын кешеләр һәм дуслар белән аерылу тәэсире астында моңсынып килгән Габдулланың йөрәген кинәт яңа тойгы сискәндереп җибәрде: аны бабасы семьясында ничек каршы алырлар? Дөрес, Саҗидә апасы аны элеккечә, сагынып, теләп каршы алыр; бабасы артык куан- маса да, һәрхәлдә аның кайтып килүенә борчылмас. Әмма әби аны һичшиксез үгәйсетеп, аның кире әйләнеп кайтуыннан куркып каршылар. Балалар да шулай ук... Былтыргы җыен вакытында Габдулла Нәфисә апа белән Өчилегә кунакка кайтканда нәкъ шулай булды. Саҗидә апасы гына аның сагынып кайтуына үзенең җылы тойгысы белән җавап бирде. Ул инде кияүгә чыккан, ире белән өйнең бер ягында тактадай корыштырган кечкенә бүлмәдә тора иде. Ул Габдулланы шунда алып кереп, чәй
47 
 
эчерде, ире өйдә юк иде. Алар шактый күп сөйләштеләр, хәтта елашып та алдылар. Әмма Габдулла моның белән генә канәгатьләнмәде, ул апасын бик-бик сагынган иде. Шулай булуга карамастан, аңа кырын карап торган әбисе өендә озак калырга туры килмәде. Нәфисә апа да кереп, кайтырга ашыктырды. Саҗидә апасы белән күрешкән кебек тә булмады... Аннан соң бервакыт Габдулла Нәфисә апа аркылы апасы Саҗидәдән күчтәнәч алды. «Апаң сине бик сагына, бик күрәсе килә, бәлкем әле ураза бәйрәменә үзе үк килеп чыгар»,—дип хәбәр итте Нәфисә апа. И көтте Габдулла шуннан соң апасын, көн-төн зарыгып көтте. Апасы ни өчендер килә алмый калды. Шуннан соң... Габдулланың уйлары шунда бүленеп калды. Ат таныш капка алдына килеп туктады. Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы әбисе аны баскычтан ут шатлан- гансыман «әйдүк!» дип каршы алды. Бабасы һәм балалар белән күрешү Габдулла өчен катлаулы мәсьәлә булмады. Ә Саҗидә апа кайда? Ә аның кияве? Бар да мәгълүм булды. Саҗидәне кияве үзенең торган һәм эшләгән җиренә, Казанга алып киткән булып чыкты. Ул анда завод мәктәбендә балалар укытып тора икән... Саҗидә апасын очратмау, Габдулланы нык кына боексындырды. Шулай да бабасының: — Менә Казанга барсагыз, очратырсыз әле,—дигән сүзе аны бераз юатты. Әбисенең: — Я, нихәл, Габдулла, нигә бер дә дәшми утырасың?—дип соравын Габдулла ни өчендер: «Я, китәсеңме, әллә торырга кайттыңмы?» — дигән сорау шикелле иттереп аңлады. Ул әбисенең кәефен җибәрмәс өчен дөрес хәлне тизрәк аңлатып бирергә ашыкты һәм Бәдри абзыйдан ишеткәнен ярып салды: — Мин Җаекка, апаны алган җизнигә торырга барам. Мин аның каенесе икән! Ул мине зур мәдрәсәгә биреп укытмакчы була. Без чәй эчкәч тә китәбез. Ул сүзен бетерү белән үк әбисенең йөзенә карады: «Чәй эчкәч тә китәбез»,— дигән сүз аңа яхшы тәэсир итәргә тиеш бит! Ләкин әбинең чырае үзгәрмәде. Бабасы көлеп җибәрде: — Бәрәкалла! Бик әйбәт икән, карале, безнең Габдулла бөтенләй олылар кебек фикер йөртә башлаган бит, бәрәкалла! Җаекның мәдрәсәсе зур инде аның. Ишетүебезгә күрә анда Мотыйгулла хәзрәт икән. Галим кеше инде югыйсә... Бөтен эш хәзер үзеңнең зирәклегеңә һәм тырышлыгыңа бәйләнгән инде, улым. Югыйсә, безнең һәркайсыбыздан сиңа изге фатиха. Атаң мәрхүм дә галим ке!ше иде синең... Менә, исемен екма инде атаңның. Атың барда ил таны, атаң барда ир таны, дигәннәр бит олылар. Ходай берүк тәүфыйгың белән бәхетеңне генә бирә күрсен!.. — Амин!—дип куйды Бәдри абзый. Чәйдән соң әби: — Төнгә каршы кая барасыз? Кунып китегез! — дип кыстый башлады. Бәдри абзыйга хәтле үк Габдулла нәкъ олыларча итеп әйтеп өлгерде: — Рәхмәт, без китик әле. Юл кешесенең юлда булуы яхшы. t — Бәрәкалла, — диде, тагын кинәнеп, бабасы, — бөтенләй зур’булган безнең Габдулла! һәм ул Габдуллага зур бакыр бер тиен тоттырды. Аннан соң түгәрәкләнешеп утырдылар. Габдулланың бабасы, иреннәрен тибрәтеп, озак кына эченнән ниләрдер укыды да һәммәсе кул күтәреп битләрен сыйпадылар. Аннан бар да кузгалышып, йортка чыктылар.  
48 
 
Тынлык. Ай калыкмаган әле. Көзнең ачык күгендә йолдызлар аеруча кыю җемелдиләр. Тирә-якта урылган кыр җәелеп ята, һәм аның чит- чите үзенең серле караңгылыгы белән күңелне шомландырып тора. Озак һәм зарыктыргыч юлда сүнеп, бөкшәеп утыра торган караңгы авыллар очрый. Бәдри абзый Габдуллага аларны әллә нинди эчпошыргыч бер төрле исемнәр белән атый бара: Югары Аты, Урта Аты, Түбән Аты... Хлдагы авыллар Габдуллага ни өчендер бетмәс-төкәнмәс «Аты» булыр төсле: Олы Аты, Кече Аты, аннан Яна Аты, Иске Аты, Аты, Аты, Аты... Арбада селкенә-селкенә бара торгач, Габдулла калыгып, оеп китә. — Тор, улым, килеп җиттек, — ди бер вакыт ниндидер таныш түгел тавыш. Ул күзләрен ача. Кайда ул? Кырлайдамы? Юк, ул Кырлайдан чыгып китте бит... Аннан Өчиле... Аннан Аты, Аты, Аты... Ә! Бу —Кушлавыч, ә тавыш — Бәдри абзыйныкы! Юл белән ватылган Габдулла, йокы белән миңгерәп, Бәдри абзый артыннан мич кашагасында сукыр лампа янып тора торган өйгә керде. Бәдри абзыйның: — Ачыккансыңдыр инде, бала?—диюенә, ул: — Юк!—дип кырт кисте. Аның тизрәк һәм кайда гына булса да башын төртәсе һәм, бөтен дөньясын онытып, йоклап китәсе килде. ...Иртә белән күзләрен ачканда ул үзен бер кара өй эчендә күрде. Монда табаксавыттан һәм камыт, шлея кебек нәрсәләрдән башка берни дә юк иде. Габдулла моны күреп: «ярлылар икән!» дигән нәтиҗә чыгарып куйды. Зур гына гәүдәле, күк күзле, ачык чырайлы бер хатын Габдулла янына килеп, аңа иелә төште дә: — Кунак егет, чәй эчәргә тор, әнә комганга җылы су салдым, битеңне юып ал!—дип дәште. Бу Бәдретдин абзыйның хатыны Гайшә апа иде. Габдулла битен-башын юып, өй кешеләре белән бергә чәй янына утырды. Табынга Габдулладан башка тагы ике бала килеп утырдылар. Аларның берсе ун яшьләр чамасындагы малай, икенчесе унике-унөч тирәсендәге кыз иде. Габдулла мөмкин кадәр балаларга карамаска, чәйне алдына гына карап эчәргә тырышты, әмма балалар аны йотылып күзәттеләр. Алар үз авылларында кайчандыр зур мулла булып торган кешенең улы киләчәген ишеткәннәр һәм аны кара мыек чыгарган олы шәкерт итеп күз алларына китергәннәр икән. Шуңа күрә яше һәм гәүдәсе белән үзләреннән дә кечкенә малайны күрү һәм аның өстендәге мужикча иске-москы киеме аларны бик гаҗәпләндергән күрәсең! Чәйдән соң Габдулланы бу өйдән икенче бер өйгә алып керделәр. Бусы теге өйгә караганда бөтенләй башка, бүрәнәләре сап-сары нараттан, җиһазлары төгәл, зур гына эш өстәленнән тыш өстенә китаплар тезеп өйгән матур гына өстәле бар. — Бу да сезнең өйме? — дип сорамый булдыра алмады Габдулла, гаҗәпләнебрәк. — Әллә ошадымы? — дип сорады мактангансыманрак елмаеп Бәдри абзый. — Ошаса, Казанга киткәнче менә шунда торырсың. Аннан соң Габдулла бу өйдә балалар белән генә калды. Ул зур малайның исеме Камалетдин, кызның — Кәшифә икәнлеген белеп алды һәм, яна танышкан чакта була торган үзара ятсыну һәм уңайсызлык үтү белән үк, сүзгә дә кереште. — Нинди китапларыгыз бар? — диде ул әлеге кечкенә өстәлгә таба ымлабрак. Бу, әлбәттә, аны иң башлап кызыксындырган мәсьәлә иде. Балалар аңа бик теләп өстәлдәге китапларны күрсәттеләр. Монда ул электән белгән «Рисаләи газизә», «Кисекбаш», «Ахыр заман» кебек ки


 
таплардан тыш «Йосыф, Зөләйха», «Таһир, Зөһрә», «Буз егет» кебекләре дә бар иде. Аларны күрү белән үк Габдулланың күзләре янып китте. Ул бу китапларны күптән үк ишетеп белә һәм ничек кенә б|улса да кулга төшереп уку белән хыяллана иде бит! Китаплар арасыннан тагын исеме моңарчы ишетелмәгән калын бер китап килеп чыкты. Габдулла аның калын катыргылы тышын ачып, исемен укырга теләде, әмма читән үрелешесыман чуалтып, кыен итеп язылган исемне уку берьюлы гына мөмкин булмады. Балалар, үзләре дә белер-белмәс кенә булырга кирәк, китапның исемен әйттеләр. Габдуллага ул «Факиһә еласа» дигән кебек булып ишетелде. Шуңа күрә ул га- жәпсенгән күзләрен киерә төшеп, кайтарып сорады: — Кем, кем еласа? Факиһә? Камалетдин белән Кәшифәгә китапның Габдулла авызыннан ишетелгән исеме бик кызык тоелды — алар рәхәтләнеп көлештеләр һәм озак кына шуннан мәзәк табып, сүз уйнатыштылар: — Факиһә еласа?.. — Ә еламаса? — Ә Кәшифә еласа? — Юк, Кәшифә көлсә, Камалетдин еласа? Бу китап Каюм Насыйриның кыска хикәяләр, шигъри парчалар, җырлар, мәкальләр, тапкыр сүзләр, тарихи һәм фәнни белешмәләрдән’торган һәм үзе бастырып тараткан «Фәвакиһел җеләса» дигән җыентыгы иде. Исеменең һәм исем астындагы сүзләрнең аңлаешсызлыгы белән бу китап башта Габдулланың күңелен үзенә тарта алмады. Шулай да ул аның эчен ачып, күзе төшкән бер урынны укып карады. Ләкин бер-ике сүз генә укып карыйм, дип башлаган Габдулла, өченче сүзен дә укып карады, дүртенче сүзе аңа бишенче сүзне укырга кыстады, аннан ул башлаган хикәясен укып чыкмый торып, китаптан аерыла алмады... Балалар аны тышка уйнарга чакырдылар. Ул китапны соңыннан иркенләп укырга булып Камалетдин белән йортка чыкты. 

йортка чыгу белән Камалетдин кунак егетне каршыда гына ишекләре киң булып ачылып тора торган келәткә алып керде. Келәтнең бөтен почмаклары ондыр, ярмадыр, борчактыр тутырып куйган капчыклар белән тулган, стеналарга симезсимез сыер кабыргалары һәм ботлары эленгән, капчыклар белән рәттән май һәм бал тәпәннәре басып тора иде. Бу вакыт келәттә Бәдри абзый зур бизмәнгә салып он үлчи һәм үлчәгән берсен Гайшә апа тотып тора торган капчыкка салып тора иде. Балаларны күрү белән ул: — Камалетдин, йөрмәгез монда онга буялып. Бар. кунак егеткә бакчаны, умарталарны күрсәт!—диде. — Камалетдин, кунак егеткә, алып барып, үзенең өен дә күрсәт! — дип өстәде Гайшә апа. Камалетдин почмактагы капчыкка тыгылып ике уч борчак алды һәм, келәттән чыгып, борчакның яртысын Габдулланың түбәтәенә салды. Аннан алар бакчага чыктылар. Көзге бакчаның яме шактый киткән булса да, умарта ояларының күплеге, бер очтан бер очка казылып ташланган түтәлләр рәте бакчаның зурлыгы белән байлыгын күрсәтеп тора һәм җәй көне аның нинди булганлыгын күз алдына китерергә җитә иде. Габдулланың кичә кич кара өйдән алган тәэсире бөтенләй үзенең кире- 
4. ,С. ә.- № 8. 

50 
 
сенә әйләнде: ул Бәдрп абзыйның бу авылда иң хәлле кешеләрдән берсе икәнлеген белеп алды. Аннан соң алар бакчадан тыкрыкка чыгып, Габдулланың туган йортын карарга киттеләр. Ул башка өйләрдән артык берние белән дә аерылмый торган, гади генә иске бер өй булып чыкты һәм Габдуллада бернинди дә тәэсир калдырмады. Камалетдин белән урамда тагын бераз әйләнгәннән соң, Габдулланың тизрәк өйгә кайтасы килде. Өстәлдә калдырып чыгып киткән әлеге китаплар, бигрәк тә соңгы калын китап аны өйгә кире керергә кызыктырып. котыртып гора иде. ...Әлбәттә, бу китапның кызыгы бер көн һәм бер кич белән генә бетмәде. ул аңа Бәдри абзыйда торган бер айлык гомеренә җитте. Китапның соңгы битләрендәге шигырьләр һәм җырлар аны бөтенләй сихерләделәр. Ул аларны көйләп тә, көйсез генә дә кабат-кабат рәхәтләнеп укыды, укыган саен аларның мәгънәсе һәм матурлыгы аңа бөтен тулылыгы белән ачыла барды. Соклану белән бер үк дәрәҗәдә ул гаҗәпләнде дә. Моңарчы укыган китаплар кешеләр яши торган гадәтчә тормыштан каядыр еракка өстериләр, бу дөнья турында түгел, ниндидер икенче дөнья турында яки шушы дөньяның ахыры турында сөйлиләр. Алар арасында Габдулланы иң дулкынландырган «Кисекбаш» та бу калын китапны укыганнан соң, ничектер томсаланып, төссезләнеп калды. Монда аны бигрәк тә гаҗәпләндергән нәрсә теленең гади крестьян теленә якын, урыны белән нәкъ аныңча яңгыравы, хәтта китапка ят кайбер сүзләрне крестьянча тартынмый чатнатып әйтеп бирүе булды. Аннан соң Габдулла моңарчы нинди генә китапны укып та, анда язылган кызыклы сүзләр тәэсире белән кычкырып көлгәне юк иде. Әгәр дә аңардан: «Көлдерә торган сүзләр язылган китап буламы?» — дип сорасан, ул: «Каян булсын? Көлке сүз язылгач, китап буламыни ул?» — дип җавап бирер иде. Ә бу китаптагы «Уңмаган килен» бәете, бигрәк тә аның: Ятадыр мисле туар, Торса пешерә чумар, Бәрсә колагың товар, Каты була ти ди я, — дигән юлларын укып, көлми ничек чыдый аласың? Ә җыр? Габдулла аны моңарчы китапка языла торган сүзләргә капма-каршы бер әйбер итеп, ягъни кешеләр аны китап юк җирдә, мулла белән хәлфәдән һәм гомумән олылардан качып кына җырлый торган әйбер итеп анлый иде бит. Аяз булса да гынай айга көч, Болыт булса көнгә көч, Кайда барсаң да бер кояш. Күбәләктәй газиз җанга көч. Бу җырны, картлар йокыга талгач, авылның тышына, Какылы Алан буена чыгып Фазыл скрипкага я гармоньга кушылып җырлый торган иде. Аңардан отып алып, Габдулла аны ындыр артына чыгып, кеше ишетмәсен дип сак кына тавыш белән үзе өчен генә җырлаганы бар. Тормыш тарафыннан тегендә-монда кагылып, куылып дигәндәй йөртелгән Фазыл белән, кулдан кулга күчеп йөргән ятим Габдулла кебек байгышлар җырламый кем җырласын соң мондый җырны? Аның алардан башка кемгә кирәге бар? Шулай дип уйлый иде Габдулла. Бар икән шул. Кирәге булмаса, аны ак кәгазь өстенә кара белән, китап сүзләре белән беррәттәи ташка басып чыгарырлар идеме? Менә! Теләсәң, бөтен кеше алдында тартынмый кычкырып укы, теләсәң, кычкырып җырла! Питербур каласы таш кала, Барча калаларга башкала, Егет өчен егет кеше Баш китәрлек эшләр башкара.  
4* 51 
 
Юк, бу китап Габдулланың бөтен тойгыларын биләп алды, аны баштанаяк үзенә әсир итте. Әгәр дә Габдулла бу китапны чыгаручы кайчандыр бер алтын көзне Яңа бистәдә күргән, үзенә: «Каләм белгел, каләм изгегә тартыр», — дип аңа каләм төпчеге бүләк иткән, күңел күзен камчат бүреге астына яшереп йөри торган бер күзе йомыграк әлеге кеше икәнен белсә, болак гына гаҗәпләнер идеме?! 
4 Габдулла Җаекка берьюлы гына китә алмады. Бәдри абзыйның Казанга барып, үзенең алыш-бирешләреннән тыш Җаектан килгән кешеләрне сорашып табасы, таба алмаса, алырга кеше җибәрүен сорап Габдулланың җизнәсенә хат язасы бар иде. Кырлайдан кайткач, икс генә көн торды да Бәдри абзый Казанга китеп барды. Анда ул айга якын торды. Ул арада Габдулла яңа урынга тәмам ияләшеп китте. Гайшә апа белән балалар да аңа бик тиз ияләштеләр. Башта кечкенә гәүдәле күренгән, гади генә малай алар күзендә бик тиз үсеп китте. Бәдри абзыйның Казаннан озак кайтмый йөрүе белән борчылып,. Гайшә апа кайчагында сукрана башлый, ирләрне битәрләргә тотына иде. Менә шунда Габдулла нахак битәрләүгә каршы ирләрнең хезмәтләрен яклап чыга да, үзенең сүзләрен «Фәвакиһел җеласә»дәге тапкыр сүзләр белән беркетә һәм, Гайшә апаның каршы әйтер сүзе калмый, бәхәс ирләр файдасына хәл ителә иде. Дөрес, Гайшә апа башта үзенең җиңелүенә риза булмый, тыпырчынып карады. Ләкин тора-бара ул Габдуллага юл куймый булдыра алмады, хәтта аның акылы белән ул соклана да башлады. Шуңа күрә күп вакыт мондый бәхәсләр кышның озын кичләрендә җиделе лампа тирәсендә кич утыру һәм кычкырып «Таһир, Зөһрә» яки «Буз егет» уку белән тәмамлана торган булды. Шундый кичләр тыңлаучылар күңелендә ниндидер билгесез моң, нәрсәнедер сагыну булып сызылып кала торган иде. Ниндидер «Ямән» яки «Дәмәшкъ» илләрендә «Шаттелгарәп» дигән сулар буенда гизгән җан Таһир белән аның сөйгәне җан Зөһрәнең язмышы Гайшә апага ни өчендер узган яшьлеген, кыз чакларын исенә төшерә, Габдулланың күз алдына еракларда гизеп йөрүче Фазыл белән Кырлайда калган Гөләнвәрне китереп бастыра иде дә, йөрәкне чеметтереп ала, тамакны кытыклый, күзне яшь белән томалый иде. Китап көлдерә генә түгел, елата да икән әле! Аннан шундый кичләрдән соң озын кышкы төннәрнең тирән йокысына чумгач, Габдулла иксез-чиксез төшләр дөньясына кереп китә, я ул Шаттелгарәп суларында сандыкка утырып Фазыл белән йөзеп бара, я җан Зөһрә аны чакырып ала да, алдына бәйрәм юачасы куеп, «миңа карамый тор, җаным, мин хәзер киенеп алам», ди... Шул арада кулына гармонь тотып, кара кол килеп чыга да мактана башлый: «Әһә. җиң эченә жирәбә яшереп кердемме, кемнәрнеңдер борынына - дип кычкырып көлә... Ул ара булмый, Таһир сабан туенда көрәшә торган сөлгесен тотып килеп чыга да, кара колга: «Әһә, эләктеңме, кирәкле кишер яфрагы! Әйдә көрәшәбез!» — ди... .Алар көрәшәләр, тирә-яктагь: бөтен халык кара гарәпкә: «Аяк чала, хәрәмләшә!»—дип кычкыра. Менә бервакыт Таһир түгел, Фазыл әлеге кара колны биленнән күтәреп ала да җиргә күтәреп бәрим дигәндә генә, кара кол әллә каян кулына килеп эләккән хәнҗәрне Фазылның күкрәгенә кадый... һәм кара кол егыласы урынга, гөрс итеп, Фазыл егыла... Кешеләр «аһ!» дип кычкыралар. Габдулла елап уянып китә... — Чү, чү, балакай! — дип аның янына Гайшә апа килеп җитә, аны юата, уңайлап яткыра һәм Габдулла Гайшә апаның бәпләве астында тагын рәхәт кенә йоклап китә...

52 
 
 
Бер көнне: «Бәдри кайтмадымы әле?» — дип, шул ук вакыт үзе белән яхшы әшнәлектә булган мәрхүм Мөхәммәтгариф хәзрәтнең әйләнеп кайткан улын күрергә теләп, авылның бай һәм игътибарлы гына кешесе Ситдыйк агай боларга килеп керде һәм сәлам бирде. Аның кызарган күзләреннән һәм телләре шактый көрмәлүеннән Габдулла килүченең кызмача икәнен белеп алды һәм сәламне кайтармады. — Я, нихәл, мәхзүм! — дип ул Габдулланың янына ук килде һәм күрешергә дип ике кулын суздьк Габдулла кулын да бирмәде. — Карале, син нигә минем сәламемне алмыйсың? Күрешмисең дә, ә?---дип гаҗәпсенү катыш гарьләнеп сорады Ситдыйк бай. Аның йөзләренә тимгел-тимгел булып кызыл таплар чыкты. Ул авылда үзенә карата мондый сайсызлыкка өйрәнмәгән, күрәсең... Мич ягыннан Гайшә апа дәште: — Габдулла, күреш, улым, шәкерт кешегә , алай килешми, олы кешене сансызлау була бит ул. Китап нәрсә әйтә? Габдулла җавап белән көттермәде, ярды да салды: — Апа, китап менә нәрсә әйтә: Исереккә сәлам бирмә. Ул бирсә һәм син алма. Кулыңны аңа сузма, Алла дигел бәдәвам. Өйне кинәт сәер генә тынлык басты. Гайшә апа ни әйтергә белми, аптырап калды. Камалетдин белән Кәшифә һәрберсе үз эшләре белән мавыгып торган җирләреннән әйләнделәр дә бер Габдуллага, бер Сит- дыйкка карап, авызларын ачып калдылар. Ситдыйк үзе дә, аптырап, Габдуллага карап катты. Аның йөзендәге кызыл тимгелләр берәм-берәм югала башладылар. Ниһаять, ул түзмәде, авызы киң булып ерылып китте. — Маладис! Укымышлы малай икән син. Китап сүзен бик яхшы беләсең икән. Мә сиңа биш тиен, минем кибеткә кереп прәннек алырсың,— диде һәм, тимер бикле күн янчыгын актарып, Габдуллага зур гына бакыр тоттырды. Габдулланың бу тапкырлыгы, өстәвенә нинди генә китапны тотса да, аны су эчкән кебек, укып бирә белүе турындагы хәбәр авылга да җәелде. «Укымышлы малай»ны күреп кенә чыгар өчен күрше-күлән, кыз-кыркын Гайшә апага әллә нинди йомышлар таптылар, сылтаулар эзләделәр. Аның кадере берьюлы күтәрелеп китте. Габдулла моны аңлады һәм үзенең дәрәҗәсен үзе дә төшермәскә тырышты. Урамда «әште-пеште» уйнап йөрүләрне бетереп, ул Камалетдин белән мәдрәсәгә йөри башлады. Мәдрәсәдә олырак шәкертләрдән кунып уку таләп ителгәнгә, Габдуллага да бу шартны үтәргә туры килде. Әмма бу мәктәпнен МУЛЛ асы гыйлемне шәкертләргә фәкать чыбык белән генә сеңдереп була, чыбык ашамый алган гыйлем гыйлемгә саналмый, дип уйлый торган кеше булып чыкты. Габдуллага аның көн саен әллә ничә- шәр баланы эт урынына тотып кыйнавын күреп, «миңа кайчан килеп җитә инде бу чыбык?» — дин калтыранып торырга туры килде. Чыбыктан Габдулланы мәхзүмлеге һәм укымышлылыгы бераз сакладылар. Әмма чыбык җеназасыннан бер дә кайтып булмаган иртә намазыннан, тәмле йокыларны бүлеп, караңгы белән тору һәм мәчеткә куылудан Габдулла да котыла алмады. Бу хәл аның Кушлавычтан суынуына сәбәп булды. — Ай, Бәдри абзый кайтса, тизрәк Җаекка китәрием, — дип ул Бәдри абзыйның Казаннан кайтуын зарыгып көпе. Мәзин малае белән булган бер хәл Габдулланың Кушлавычтан мөмкин кадәр тизрәк ычкыну фикерен аеруча көчәйтте.  

53 
 
 
Малайлар мәдрәсәдә мулла юк арада капма-каршы җыр чыгарышу белән бик кызыксыналар, һәм бу эшнен башында һәрвакыт тәгәрәп торган тере һәм зур күзле мәзин малае була торган иде. Бу «җыр ярышы» гадәттә сабан чуендагы көрәш шикелле көчлегә каршы чыгу нигезендә бара, каршы җыр табарга өлгерә алмаганнар уеннан чыга баралар, бөтенесен чыгарып бер үзе калган — җиңүче исәпләнә иде. Габдулла бу ярышка бик зәвыкланып, дәртләнеп кушылды һәм бервакыт даими җиңүче исемен алган мәзин малаен җыры белән җиңеп, уеннан чыгарды. Мәзин малае башта үзеннән кечкенә Габдулланың җырдагы осталыгына гаҗәпләнеп куйды. Ләкин малайларның Габдуллага өстенлек биреп, аны мактауларын ишеткәч, көнчелеге килеп китте. Әкияттәгечә, «ә син оннан аркан ишә алмыйсың» дигән шикелле, ул Габдуллага: — Монда үзара кем дә җыр чыгара ала, менә син манарага менеп җыр чыгар, булдыра алмыйсың, әһә! — диде. Габдулла монда да бирешәсе килмәде: — Манарага менеп тә җыр чыгара алам,—диде ул. — Булмый! — дип аңа каршы төште мәзин малае. Шәкертләрдән дә күбесе: — Булмый, булмый! — диештеләр. Берничә малай Габдулла янына килеп: — Җырлап бир үзләренә, манарага менеп бер җырлап төшү нәрсә ул?—дип аны кыҗраттылар. Габдулла бу шактый авыр эшне үз өстенә алды. Эш иртә намазыннан соң, мулла өенә чәй эчәргә киткәч, сабакка утыру алдыннан була торган вакытка билгеләнде. Билгеләнгән көн һәм сәгать килеп җитте. Халык мәчеттән таралды, мулла чәй эчәргә кайтып китте. Малайлар, таралышмый, мәчетнең ишек алдында калдылар. Менә бервакыт манара тәрәзәсеннән Габдулланың башы күренде. Малайлар Габдулланы ашыктырдылар: — Я, я! — Шауламагыз! — Башла, Габдулла! Габдулла көттермәде, нәзек кенә тавыш белән: Мәчет манаралары, Манара аралары, Манарага менеп җыр чыгара Замана балалары,— дип җырлап та алды һәм шунда ук манара тәрәзәсеннән юк булды. Ул аска төшкәндә, малайлар, куркышып, качып беткәннәр иде. Сабакка кергәндә, хәзрәт әле дәрескә килмәгән, мәдрәсәдә бик зур шау-шу бара, мәзин малае бөтенесеннән ныграк кычкырып, нидер сөйли иде. Габдулла килеп керү белән бөтен мәдрәсә шым булды. Тирән тынлык астында мәзин малае сүз башлады: — Габдулла, ничек бу эшнең гөнаһыннан курыкмадың? Үзең шушы мәчет мулласының улы. — Бәхәс гөнаһтан түгел, җырлаудан иде бит, син хәрәмләшмә! — дип Габдулла аңа каршы төште, үзе малайларга әйләнеп карады, ягъни алар ничек? Малайлар дәшмәделәр. Тик бер малай гына: - Ярый хәзрәт сизмәсә, — дип куйды. Кемдер эләктереп алды: Әйтмибез, егетләр!
54 
 
 
Бик күп тавыш аны куәтләп куйды: — Әйтмибез, әйтмибез! — Без әйтмәбез әйтүен, ә менә олылардан берсе ишетеп . калган булса? — дип мәзин малае бөтенесенең күңеленә шик төшерде. Габдулла бәхәстә җиңеп чыгу белән эш бетәр, дип уйлаган иде. Мәсьәлә бөтенләй икенче төс алып китте. «Чынлап та, кирәкмәс иде»,— иш уйлый башлады Габдулла һәм иртәме. соңмы үзенең фаш ителәчәгендә шиге калмады. — Әллә мин динсез булдыммы? — дип уйлап алды ул һәм шүрли калды: аның «динсезләрне манарадан ыргыталар икән» дигән сүзне ишеткәне бар иде. — Качаргамы әллә? Аңа качарга туры килмәде. Бу эш шул көе тынып калды. Шул көнне кич Бәдри абзый кайтып керде. Ул Габдуллага, аның кизнәсе тапшыруы буенча булса кирәк, яңа бишмәт, яңа киоз итек, яңа бүрек алып кайткан икән. Габдуллага аның кайтуы бер сөенеч булса, та киемнәр сөенеч өстенә сөенеч булды. Ул яңа киемнәрне киеп алды, аннан соң сүсләре чыгып торган иске тәвәккәл бүрегенә карап торды- горды да «Фәвакиһел җеласә»дән отып алган җырын җырлады: 
Кара урман артында Карлыгач булыр кагынган. Очкылык тотса, тот исеңдә Мин булырмын сине сагынган. Өй эчендәгеләрнең кайсы көлешеп, кайсы елмаеп куйдылар. «Бүрек белән аерылышу» моның белән генә бетмәде. «Бер вакыт кайтып кабармын әле», — дип Габдулла бүрекне очырмага алып менде дә бер урынга яшереп куйды. Ничә әйтсәң дә бу бүрек аның ике ярым еллык Кырлай тормышының истәлеге иде бит. Икенче көнне чәй янында Бәдри абзыйның исенә төште: — Әй, онытканмын, — диде ул. — Кайтып килгәндә Әтнә юлында синең әтиеңне очраттым бит. Кырлайдагы. Бик сагынып сәлам әйгге үзеңә. Аннан ул Кырлай хәлләрен сөйләп алып китте. — Син беләсеңме, — диде ул хатынына карап, — Иябашның Әсәт байны әйтәм. Шуның улы Галимҗан Кырлайның бер кызына өйләнмәкче Зулган. Булган гына түгел, кызны килен итеп төшергән икән дә, шул, гөшкән көнне кич белән кияү керер алдыннан кыз сөлгегә сөлге ялгап, әрәзәдән төшеп качкан. Кая качкан, аны кем качырышкан, берәү дә белми... Габдулла дәрт итеп китте. — Гөләнвәр апамы?—дип сорамый булдыра алмады ул. — Исемен тәгаен белмим, — диде Бәдри абзый.—Ул кызның вәгъдәләшкән башка егете булган, диме? Бөтен авылның телендә шул икән. Бәетен дә чыгарып өлгергәннәр, ди. Кырлай кызы Гөләнвәрнең искиткеч кыюлыгын сөйли торган бу хәбәр үзенең яңалыгы һәм кызыклыгы белән Габдулланы шаккатырды. 
Чана юлы төшүгә ышаныч тәмам ныгыганнан соң, Бәдри абзый атны кунак чанасына җикте. Габдулланы баштанаяк киендереп, чыгардылар да, чанага берничә катлап җәелгән иске юрганнар өстенә утырттылар һәм башыннан ук олылар толыбы белән бөркәделәр. Аннан соң аның янына Бәдри абзый менеп утырды һәм табаннары әле шомарып җитмәгән чана кар өстеннән акрын гына шыгырдап кузгалып китте...

55 
 
 
Ике урында ат ашатып, Чыпчыкта кунып, Бәдри абзый белән I абдулла төгәл бер тәүлек дигәндә Казанга килеп җиттеләр. Арча кырынып беренче йортлары, Балык бистәсе, ниһаять печән базары чаты беренче тапкыр Казанга килүнең инде онытылып бара торган истәлекләрен яңартып җибәрделәр. Шул ук юл, шул ук йортлар һәм кешеләр. Ләкин гаҗәп: юл бу юлы кыскарак, өйләр тәбәнәгрәк, кешеләр якынрак шикелле... Габдулла хәзер элекке килүендәгесыман кешеләргә исе китеп карамый, киресенчә, алар аның өчен гади, күптәнге танышлар, һи, теләсә ул менә хәзер, чанадан сикереп төшә дә, әнә ул кызыл төймәле гун, кама читле бүрек кигән бабайны итәгеннән барып тота, теге әйләнеп карый, бу аңа елмая, һәм алар бер-берсен сүзсез-нисез аңлашалар, ягъни: «Син дә исәи икән әле, менә мин дә Казанда...» Бәдри абзый «Җаектан килүчеләр юкмы?» дип карап чыгар өчен, атны Мохтар дворы янына туктатты, һәм үзе, чанадан төшеп, йортка кереп китте. Габдулла урамны һәм кешеләрне күзәтергә тотынды. Башына мамык шәл бәйләп, аның өстеннән камчат бүрек киеп алган бер кечкенә гәүдәле әби, ниндидер яшел сыекча салынган шешәне кулына тоткан хәлдә, «таеп егылмыйм» дип, бик нечкәләп кенә баса-баса үтеп бара. Ул каршысына килгән зур гәүдәле, озын алъяпкычлы ломовой кебек кешедән тайчанып, аның артыннан сукранып кала: — Кая шулкадәр олы гәүдәң белән кешенең өстенә менеп барасың, күзең чыкканмы әллә? Әмма узып баручы бер кечкенә малай аның игътибарын үзенә тарта һәм әби шунда ук бөтен ачуын онытып туктала. — Ә, нихәл, Мирвәли, әтиең белән әниең исәнме, зур үсәсеңме, Сәрвиҗамал нигә бер дә килеп чыкмый? — дип малай белән сөйләшергә тотына... Габдуллага бу карчык бик, бик таныш төсле, әмма тәгаен кем, исенә төшерә алмый... Бик күп әбиләрнең уртак сыйфатларын үзенә җыйган бу карчык Габдулланың күз алдына Казан һәм Яңа бистәнең үзгәрешләргә бирешми, әкрен генә үз юлы белән бара бирүче тормышның тере сурәте булып килеп басты. / Ләкин бу үзгәрешләр бер дә юк, дигән сүзме? һич. Габдулла үзе үк моннан биш ел әүвәлге Габдулла түгел, гәүдә ярыннан артык үзгәреше булмаса да, акыл һәм белем үсеше ягыннан ул бөтенләй башка Габдулла иде. Ул ике еллык мәктәп тормышын гына түгел, биш еллык тормыш мәктәбен узган малай иде инде хәзер. Иң элек калада авыл малае булып, аннан соң авылда кала малае булып... Ә Казан? Биш ел эчендә ул азмы үзгәрешләр кичергән дә, ул үзгәрешләр кешеләрнең язмышларына азмы йогынты ясаганнар! Биш ел моннан элек печән базары ияр вакыйгасы белән шау итте. Бүген иярне һәм аның язмышын телгә алучы да юк. Аның өстенә утырып йөргән сандык җилкәле, көрәк сакаллы патша инде күптән эчеп үлгән, аның урынына тәхеткә улы менеп утырган һәм Рәчәй күләмендә үзенең «таҗ кию» бәйрәмен уздыру хәзерлеге алып бара... Ә иярне эшләткән Сәгыйтьҗан Сәгыйтов? Ул бу биш ел эчендә баюның бөтен юлларын һәм сукмакларын йөреп чыккан, бәхетне төрле өлкәдә сынап караган, төлке дә булган, бүрегә дә әйләнгән, акча биргән, процент алган, кешеләрне бөлдергән, алдаган, талаган, әмма мантыма- ган. Вексельләре протестка эләгеп, үз компанионнары ук үзен төрмәгә утыртканнар. «Милли сәүдәне» үстерү өчен .янып йөрүче агай-эне бөтен көчен куеп, аны йолып алу чарасын күреп йөри. Ләкин күпме генә тырышмасыннар «милли сәүдә» үсүгә таба бармый. Хөсәеиов, Галиев, Утямишев кебек берничә эре байны, рус Һәм
56 
 
 
яһут сәүдәгәрләре белән кушылып эш итә торган берничә яшь байны исәпкә алмаганда, «милли сәүдә»нен эшләре кирегә тәгәри. Тимер юл белән бергә Мәскәүдәи һәм башка шәһәрләрдән татар капиталы өчен артык дәрәҗәдә хәвефле конкурентлар Казанга агылалар. Азиятларча кыргый сәүдә алдынгы Европа сәүдәсе белән ярыша алмый, татар байлары бер-бер артлы бөләләр, замана теле белән әйткәндә, «кыршау агалары. Мәскәү сәүдәгәрләре татар байлары кебек чималның авылдан килгәнен көтеп ятмыйлар, бәлки үзләре авылларга чыгалар. Сәүдә контораларының киң челтәре мәйданга килә. Тимер һәм су юлларында зур- зур лабазлар һәм складлар салына... Татар сәүдәгәре моңарчы эчке Россия белән Урта Азия арасында бердәнбер арадаш иде. Конкуренция аны моннан да бәреп чыгара. Шуның өстенә колонизатор хөкүмәт монда аларның сәүдә праваларына бик каты чик куя... Тимер юл Муромнан алып Зөягә кадәр салынып беткән. Казан белән Мәскәү арасы хәзер нибары алтмыш җиле сәгатьлек юл! Ләкин ул юлны салучыларның бик күбесе өйләренә кайтмаганнар. Тимер юл эшләрендә сазлыклар, ташлыклар, чатлама суыклар, көзге яңгырлар, шулар өстәвенә ачлык һәм ялангачлык белән, якага яка килеп, алышкан һәм ахырда җиңелгән кешеләрнең сөякләре тимер юл буйлап тезелгән кабер өемнәре астында яталар. Үлми калганнары җир турындагы авыр законнар һәм яңа салымнар астында сыгылган авылларына кайтасы килми, Уралга, Донбасска, Бакуга юнәлгәннәр, ерак китә- алмаганнарының бер өлеше Бондюгка, бер өлеше Идел пристаньнарына киткәннәр, шактый өлеше Казан заводларында һәм фабрикаларында калганнар... Казан урамнарында ачык һавада кунып йөри торгап бетәсе түгел суык аяклар, зимагурлар «армиясе» шулар хисабына көннән- көн үсә, үсә... Дөньяда, кара сөрем булып, нәләтле сораулар томаны әйләнә. Ул сорауларны кычкырып әйтергә ярамый, һәр чатта күсәген тотып будошник баскан, тирә-якта һәркемнең һәрбер хәрәкәтен һәм сүзен күзәтеп, тыңлап торучы шымчылар кайнашалар... Әмма тарих тарафыннан приговор чыгарылган. Реакция төненең сөремле караңгылыгында ал чаткы беленеп килә. Кешеләрнең йөрәгендә дөреслекнең оеткысы үзәкләнә.^ Ләкин бу нәләт сорауларның җавабын алып килүчеләр дәвер тарафыннан кире кагылган народниклар түгел, аларның иң акыллыларыннан Бакунин да, Лавров та, Михайловский да ул җавапны бирүдән гаҗизләр. Дөреслек авыр капитализм эскәнҗәләре белән бастырылган гади кешеләр—мастеровойлар, фабричныйлар чынбарлыгында үзәкләнә... Нәләт сорауларга булган җавапны сусап үләргә җитешкән кешеләр яшәү тамчыларын тотып алган кебек тотып алалар, кипкән йөрәкләрен сугаралар... — Берләшегез, бөтен дөньяның пролетарлары! Менә җавап! һәм бу хыял түгел! Бу мокатдәс азатлык сүзләре артында тере акыллы, тере кешеләр баскан. Аларның исемнәре бар: Плеханов, Ульянов. Федосеев, Стопани, Табейкин һ.. 
8 Габдулла печән базарын күзәтеп торган арада, бөкресе шактый чыккан, җирән сакал һәм мыегы агарып бетә язган бер карт аңа таба, кулларын җәеп, йөгереп дигәндәй килеп җитте һәм кычкырып җибәрде: — Габдулла, балакаем! Син түгелме сон бу? Әле сип дөньяда бармыни? 
1 Федосеев, Стопани. Табейкин — Казанда марксизм түгәрәкләренең беренче оештыручылары.  
57 
 
 
Ул кулларын сузып Габдулла белән күреште һәм шунда ук күзләренә яшь тулып, аны җиңе белән сөртеп алды. Габдулла көчкә таныды. Буаның Яңа бистәдәге әтисе Мөхәммәтвәли абзый бит! Ләкин ул шулкадәр бөкрәйгән, күз төпләре җыерылган, сакалын һәм мыегын, танымаслык рәвештә чал баскан! Бер үзгәрсә үзгәрә икән кеше! Үзе килеп дәшмәсә, Габдулла аны ничек таныр иде? — Анаң сине кичә геһә төшендә күргән иде әле, өнендә күрергә булган икән, кая, кем белән килдең син, әйдә, безгә кайтабыз,—диде Мөхәммәтвәли абзый. Габдулланың да бу очрашу белән күңеле шактый йомшады, әмма ул үзенең инде зур егет булуын истә тотып, сынатмас өчен, күз яше чыгармаска тырышты. Ул арада капкадан Бәдри абзый килеп чыкты. Танышу кыска булды. Бәдри абзый Габдулланың Казанда, Яңа бистәдә кемдәдер яшәвен ишетеп белә иде. Мөхәммәтвәли абзыйның Габдулланы үзенә чакыруын ишеткәч, аннан соң картның өе күз күреме җирдә күренеп торуын белгәч, ул: — Җаектан килеп җитүче юк әле, вакыт бар, Габдулланың теләге булса, барсын, мин каршы килмим, — диде. Вәли абзый Бәдринең үзен дә алып кайтасы килгән иде, ләкин Бәдри: «Бүген эшем бик күп, малайны кунак иткәч, үзегез килерсез, мин төшә торган номер әнә, шуннан табарсыз мине!» — дип якын гына ике катлы таш йортны күрсәтте һәм атын борып, шунда таба китеп барды. Мөхәммәтвәли абзый Габдулланы җитәкләп, Иске бистә ягына алып чыкты һәм «без менә шунда торабыз инде» дип агач капкалы бер йортка алып кереп китте. Габдулла өчен Мөхәммәтвәли абзыйны Яна бистә фатирында күрү табигый булганга, аны бу Иске бистә йортында торучы итеп күрү бик сәер иде. Алар йортның, түрендәге озын гына бер катлы иске өйнең бик күп ишекләреннән берсенә керделәр. — Бибизөһрә, карале мин кемне алып кайттым сиңа?—дип, керү белән үк мактанып алды Мөхәммәтвәли абзый. 
9 Газизә апа Габдулланы күргәннән һәм танып алганнан соң сүз әйтә алмый аптырап торды. Беренче эше аның аптыравыннан ботларына сугып кую булды һәм бераз башын селкеп: — И-и-и!—дип торды. Аннан исенә килеп Габдуллага ташланды һәм аны ашыгып-ашыгып чишендерергә тотынды. Ләкин чишендереп бетәр-бетмәс ул, урындыкка утырып, Габдулланы үзенә тартып китерде дә, аның туңган кулларын үзенең җылы куллары эченә алды, аның салкын яңакларына алмаш-тилмәш үзенең җылы яңаклары белән терәлде, аны тизрәк җылытырга тырышты. Шул ук вакыт яшь аркылы сынык тавышы белән иренә сораулар бирде: — Кайда очраштыгыз? Ничек кенә булды соң бу? Ничек аймылыш булмадыгыз? Ләкин ни өчендер аны иренең җаваплары кызыксындырмады, ул аны тыңлап бетерер-бетермәс Габдуллага дәште: — Зур үскәнсең, матурайгансың, ябыклыгың гына һаман шул. Авырмадыңмы? Какмадылармы, күзләрең яңадан авыртмадымы? Ул үзенең яшьләнгән зур соры күзләре белән I абдуллага карады. Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы әнисе энә очы хәтле генә дә картаймаган, киресенчә, әллә^ничек тазарып, яшәребрәкме, матурланыбракмы киткән. Я хатын, сөйләшеп өлгерербез, син самовар куя тор, мин хәрчәүниккә кереп, аш алып чыгыйм, — диде Вәли абзый.  
58 
 
 
— Мавыгып киттем ләбаса,— дип сикереп торды Газизә апа. — Тансык кунагыбыз юл килгән, ачыккандыр, алҗыгандыр... Ул ашны суытмый гына төреп алып чыгарга кушып иренә ашъяулык бирде, һәм аны ашыктырып чыгарып җибәрде. Үзе җәһәт кенә самовар куярга тотынды. Габдулла бүлмәгә күз төшереп алды. Зурлыгы белән бусы иске фатирдан әллә ни аерылмый, әмма тегесе озынчарак, бусы дүрткел иде. Теге өйдән күчеп килгән иске җиһаз, мендәрләрдәй алып верстакка кадәр, Габдулланың күңелендә әллә никадәр истәлекләр уятты. Самовар куйган арада Газизә апа Габдулладан бик күп нәрсәләр сорашты, һәм үзе Габдулланың сорауларына җавап бирде: — Бу өйгәме? Узган җәй генә күчтек. Күчмичә туры килмсде. Ник дисәң, өй белән базар арасы бик ерак иде бит. Әтиең картайды. Аяклары авырта. Кәсепләр начарайды. Сәхәбпме? Авылларына китте. Җәгъфар абзыен исән әле. Сәүдә итә. Өчтапан карт үлде, бичара, биг. әйбәт кеше иде бит югыйсә. Аннушкасы җиткән кыз булып килә инде. Бик чибәр, бик уңган. Фатиха да буйга бпк матур булып үсеп китте, күрсәң, исең китәр. Бик бетеренделәр, шунысы гына. Әтиләре бик озак төрмәдә утырып кайтты бит. Сәхип солдатны әйтәм. Теге Гергери белән сер булып, патша төшерергә йөргән, имеш. Гергерине яңадан тотып алып, әллә кая, бик ерак, Боз диңгезе ягына озатканнар, имеш, дип сөйләделәр. Ходай күрсәтмәсен берүк. Нигъмәтҗан абзыең кайтмады. Берәүләр үлгән икән, икенчеләре төрмәгә утыртканнар икән дип сөйлиләр, кем белә. Аның улы Әптелбәр Сәгыйтовларда ат караучы булып эшли, имеш. Урамда ат өстендә китеп барганын безнең кәләвәче Хәйрулла күргән, дәшәргә генә өлгермәгән. Сеңелесен күргән, ишеткән кеше юк, исәндерме, юкмы. Аннан тагын нәрсә. Садыйк бай янган йортларына зур страховой алып, завотын яңадан зурайтып эшләп җибәрде, күрсән. исең китәр. Шәрифә карчыкның малае өйләнеп башка чыкты. Әй, син аларны белмисең бит әле... Менә шул... Төрелгән табак күтәреп Мөхәммәтвәли абзый кайтып керде. Өстәлгә утырыштылар. Хәрчәүнәдән кергән пилмәнне Габдулла бик яратып ашады. Аннан өстәлгә шаулап торган самовар килеп утырды. Пыяла савыт эчендә бал белән катыштырылган май куелды. Чәй чын бәйрәм мәжлесе төсен алды. Якадан сорашулар китте. Габдулла үзенең Өчиледә, Кырлайда һәм Кушлавычта күргәннәрен, үзенә кызыграк тоелганнарын сайлап, өзек- өзек кенә сөйләп бирде. Таныш булмаган ниндидер Фазылның көрәштә Әсәт бай малаен егуы, яки ниндидер Җаббар белән Әтнә базарында очрашу, юханың мен ел яшәгәч, Хафизга әйләнүе тыңлаучыларга кызык ук булмаса да, алар: — Кара син, и-и-и, шуннан, шуннан? - дип вакыйганың кызыклыгыннан бигрәк, тере улларының тере тавышына куанып, сокланышып утырдылар. Бөтенесеннән бигрәк, аларны кызыксындырган мәсьәлә Габдулланың мәдрәсәдә укуы булды һәм бу турыда әти-әнисе аңардан күп нәрсә сораштылар. Ахырда аларның соравы буенча Габдулла укыган сабакларыннан күңелендә калганнарын укып бирде һәм әтисе белән әнисенеи исләрен китәрде. Әнисе Кисекбашны укыганда нәкъ Зөһрә апа кебек елап та алды. Аннан Габдулла әнгәмәне «Фәвакиһел җеләса»дәге күңеленә сеңеп калган ике җырдан берсен: Петербур каласы таш кала. Барча калаларга башкала, Егет өчен егет кеше Баш китәрлек эшләр башкара, тигән жыр белән төгәлләде. Җыр Мөхәммәтвәли абзыйның һушына книге һәм ул бераз башын селкеп утырды. Аннан соң йомгаклап куйды;  
59 
 
 
. — һай, дөрес әйткән. Егет егетнең көзгесе дип белми әйтмәгәннәр шул. Менә Гергериие генә алыйк инде. Баш китәрлек эш эшләмәдемени? Олактырдылар бит бичараны. Үзе өченмени? Юк, менә безнең кебек мисез тараканнар өчен. Бар чакта кадерен белмәдек шул, мат часна... Әх... ыммымл. ие... Аш ашап, чәй эчкәнче, кышның өтек кенә көне бетеп тә куйды. «Бәдри абзый көтә торгандыр», — дип, Габдулла кайтырга кузгалмакчы булган иде, Газизә апа: — Юк, юк! Беркая да китмисең! Бәдри абзыең әллә кая китмәс, шәкертемне кундырмый җибәрәмме соң, — дип каршы төште. — Әниең дөрес әйтә шул. Мин барып Бәдри абзыеңа әйтеп килим, куркып тормасын, — диде Мөхәммәтвәлн абзый һәм чыгып китте. 
10 Икенче көнне иртәнге чәйне эчкәннән соң, Газизә ана элекке гадәте буенча, үзенең тагарак хезмәтен үти торган зур ләгәненә җылы су салып, Габдуллага чишенергә кушты. Аерылып торган өч ел эчендә Габдулла әнисеннән шактый ераклашканга, чишенергә тартынып торды. Әнисе аны, ай-ваена куймый, кыстап чишендерде дә ләгәнгә утыртты. — Тартынып торган була тагы,—гднп көлде Газизә апа. — Элек юынган ләгәнеңә лып итеп кердең дә утырдың. Сыеша алмый, артып торган җирең юк әле... Юындырып беткәннән соң, Газизә апа аны сандыктан чыгарылган өр-яңа сөлге белән сөртеп, баштанаяк аны корытып чыкты. Габдулла киенеп беткәч, әнисе аның башына чиккән өр-яңа кәләпүш кидерде һәм: — Мин кидереп җибәргән теге кәләпүш белән исән-сау йөреп кайттың, бусы да сине дөньяның бөтен бәла-казаларыннан сакласын! Якадан Казанга исән-сау әйләнеп кайт! — дип теләк теләде. Аннан соң: «Бик ерак юлга чыгасың, ничек кенә суыкка чыдарсың икән?»—дип, Габдуллага кызганып карап торды. Аннан соң үзләренең иске киемнәре арасында актарынып, бер тире чалбар тартып чыгарды һәм аны Габдуллага кигезде: — Иске булса да, ботларыңа җылы булыр, — диде ул. — Иртүк китереп тапшырырга кушты кем, Габдулланың авылдашы. Борчылмасын, тизрәк бул, — диде Мөхәммәтвәлн абзый хатынына. Газизә апа, сагынмалык итеп, сөяк дисбе бирмәкче булган иде, Габдулла инде аны да күл сузып алырга яхшысынмады: — Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам, — диде ул һәм бүләкне алмады. Габдулланы капкага хәтле озатырга чыккан Газизә апа: — Габдулла, күз нурым, онытма, хатыңны көтәрбез моннан болай,— диде һәм аның артыннан маңгай аша моңсынып кына карап калды. Алар, чатка борылып, күздән югалгач кына ул өстенә бөркәнеп чыккан чапаны белән күзләрен сөртеп алды. Габдулланы яңадан күрү белән кабынып үсеп киткән аналык дәрте, өчен бу күрешү бик, бик аз булып калды. 
Габдулланы килеп алып китәргә тиеш «Алты-биш Сапый» дигән кеше әле һаман Җаектан килеп җитмәгәнгә күрә, Бәдри абзыйга Габдулла белән атиа-ун көн Казанда ятарга туры килде. Ниһаять, ул да килеп житте. Габдулла Бәдри абзый номерыннан шул ук йорттагы . Сапый абзый номерына күчте. Бәдри абзый Габдулла белән коры гына аерылышырга теләмәде. Ул бу малайны акылы һәм тапкырлыгы өчен яратып өлгергән иде. Янчыгын ачып, ул, кулына егерме тиенлек көмеш тәңкәне алды да, «Галиәсгар 


 
 бай каенесе бит, кайтыр, җизиәсенә сөйләр» дип егерме тиен янына тагын ун тиен өстәде. Утыз тиен көмешне Габдуллага сузыйм дигәндә генә ул тагын кире уйлады һәм көмешләрне янчыгының, икенче бүлегенә салып куйды да, икешәр тиенлек алты бакырны санап һәм шалтыратып Габдулланың учына салды... Сапый абзый үзенең юан гына, яшь хагыны белән килгән иде. Алар икәүләшеп Казан кибетләренә чыгып, берничә тапкыр төрле киемнәр, чәмчәле читекләр, мамык шәлләр алып кайттылар. Бер көнне Сапьш абзый номерга кайтып керде дә: — Галиәсгар бай сораган чананы алын, кибеттә калдырып кайттым. Китешли шунда кагылып, чананы тагын кына китәсе. Иртәгә иртүк, алла теләсә, юлга чыгарбыз инде,—диде. Габдулланың Казаннан китәсе килми иде әле. Ул һаман Саҗидә апасы белән очрашуны өмет итте. Бәдри абзый: «Менә иртәгә, менә берничә көннән», — дип, вәгъдә пткәләп килсә дә, вакыт җиткерә алмады, ахры, алар Саҗидәне эзләп бара алмадылар. Габдулланың Әптсл- бәрне дә күрү өмете бар иде, әмма ул иске дуслыкның эзе вакыт тарафыннан шактый югалганга күрәме, аның белән күрешә алмый калу Габдулла өчен артык зур үкенеч булмады. Ниһаять, китәр көн һәм китәр сәгать килеп җитте. Мәңгелек мосафир шикелле ул үз гомерендә ничәмә тапкыр менә шулай юлга хәзерләнде, менә шулай арбагамы, чанагамы чыгып утырды, һәрвакыттагыча бу юлы да олылар аны бөтен булган киеменә киендерделәр, һәм өсте каплаган биек артлы, чыпталы чанага Сафи абзый хатынының алдына чыгарып утырттылар. Казаннан чыгып киткәндә Габдулланың исенә ни өчендер әлеге җыр килеп төште: Кайда гына барсаң, ай бер кояш, Күбәләктәй газиз җанга көч... ...1896 нчы елның январь башлары иде бу. 
Беренче китап бетте. 
1947—51 Москва. Казан. Кырлай.