Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ГАМИР НАСРЫЙ 
КОМБАЙНЧЫЛАР ЖЫРЫ 
Колхозның иркен кырларын Шаулатып тагын, Алып чыктык басуларга Кырлар корабын. 
Припев: Кырлар киң, тигез, Әйтерсең, диңгез! Кыр корабының Капитаны без. 
Байлык артсын илебездә — Теләк бер бездә; Көн-төн йөзә безнең кораб Алтын диңгездә. 
Припев. Белә эшнең бөтен җаен Безнең комбайн: Үзе ура, үзе суга һәр секунд саен. 
Припев. Дәртле, көчле безнең җырлар — Тыңлый киң кырлар; Гәрәбәдәй ашлык белән Тула бункерлар. 
Припев: Кырлар киң, тигез, Әйтерсең, диңгез! Кыр корабының Капитаны без.


 
 
МИНЕМ ХАРИС (Җыр) Хәтердә саклана бик нык, — Онытмас безнең буын: Яшәсен өчен тынычлык, Минем Харис — Гвардеец, Курку белмәс Кыю танкист Үтте зур җиңү юлын. Бәхетле хезмәткә дәшеп, Тынычлык таңы атты; Тынычлык өчен көрәшеп, Минем Харнс — Гвардеец, Курку белмәс Кыю танкист Җиңүче булып кайтты. Ямансу булды ул юкта,— Күңелемнең канаты ул; Бүген дә алгы сызыкта Минем Харис — Гвардеец, Курку белмәс Кыю танкист — Тынычлык солдаты ул.

63 
 
 
ЗЫЯ МАНСУР ★ ТЫНЫЧЛЫК 
А Бөеклеген аңлыйм, зурлыйм аны, Горурланып, белеп яклыймын, Чөнки анда күрәм кешелекнең Азатлыгын, бәхет, шатлыгын. ’Аның өчен барлык көчем белән Көрәшмәсәм бүген әгәр дә, Мин үземне әйтә алмас идем Хаклымын дип җирдә яшәргә... 
УРЫНЫ ШУЛ! Тын океан. Сан-Франциско порты... Танк ята океан төбендә; Кырып төшкән, яхшы! — Урыны щул. Шунда булуын аның телим дә! Кан агызу өчен эшләнгән ул, Изү өчен тыныч кырларны. Эшләнгән ул Хезмәт халкы җирдә Күрмәсен дип чЯкты нурларны. Мәңгелеккә тынычланган танк. Киселгәннәр барыр юллары, Төшергәннәр аны су төбенә Тынычлыкның батыр уллары!


 
 
ХУДОЖНИК 
Этюднигын ачты художник Курганда. I 1лһамланып эшкә тотынды Ул анда. Ак кәгазьгә төшә пейзажы Иделнең, Идел, Идел — данлы елгасы Илемнең! Куйбышевка карый художник Курганнан, Күрә бөек эшләр баруын Ул анда. Инженерлар анда, ташчылар Эшлиләр — Тынычлыкны ныгыта хезмәттә Кешеләр. Күзәтә һәм ясый художник Барын да, Куанычы сыймый эченә Аның да. Тантанасын тыныч хезмәтнең, Дусларын, Күңелендә булган иң нечкә Хисләрен Бергә туплап яза художник Иделне. Куандыра тыныч төзелеш Күңелне. Көннәр үтәр... Килер художник, Тагын да, Тәмамланган гигант ГЭС балкыр Алдында.

 
 
Ь. ,с. Ә.“№8. 65 
ӘНӘС КАРИ 
БАРЖА ЧЫКТЫ ЮЛГА... 
Юлга чыкты баржа, цемент төяп, Ярып бара ул киң Иделне; Әнә инде ерак-еракларда Ак томанга кереп күмелде. 
Төзер өчен коммунизм ГЭСын, Илтә баржа кыйммәт, зур йөген. Иделана! Синдә тирбәлүче Мондый йөкләр нинди күп бүген! 
САМАТ ШАКИР ★ КҮЛ ЯНЫНДА 
Быел килде аккошлар һәм Гаҗәпләнеп тордылар: «Ялгыш төштек, ахры, без» — дип, Серле карап куйдылар. 
«— Бу урында күл юк иде, Калсак... Суы кипмәсме? Болын белән тигез булып, Камыш каплап китмәсме?» 
Шулай дигән кебек алар Каңгылдашып алдылар. Суның тирәнлеген белгәч, Җәйгә бездә калдылар. 
Аккошларым, аккошларым, Курыкмыйча торыгыз, Ком сахрасында күл ясый Безнең эшчән кулыбыз!