Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОМЕДИЯЛӘР ҖЫЕНТЫГЫ

VII
 Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турындагы ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 нчы ел 26 август карарыннан соң совет әдәбияты күп кенә драма әсәрләре белән баеды. Шул җөмләдән, комедия жанрын үстерү буенча да кайбер җанлану сизелә. 1 Г. Насрый иптәшнең «Идел буенда», «Директор Тарханов» исемле комедияләр язуы мактаулы һәм шатлыклы күренеш. «Идел буенда» исемле музыкаль комедиясендә Г. Насрый бүгенге электрлашкан социалистик авылны һәм аның кешеләренә булган мөнәсәбәтне күрсәтә. Бүгенге колхоз авылы һәм экономик, һәм культура ягыннан борынгы яки кичәге авыл түгел. Мичурин фәне һәм шәһәрнең ярдәме белән бүгенге авыл басуында күкрәп иген үсә, өйләрендә радио яңгырап тора, клубында рояль, оркестр... кыскасы, хәзерге «...авыл гөлләр бакчасы, ...Ьалкып яна Ильич утлары; Тәрәзәдән нурлар сибелә, Әйтерсең лә, шәһәр йортлары... Бүгенге социалистик авылның кешеләре шулай ук элекке, яки кичәге кешеләр түгел, культуралы, аңлы кешеләр. Алар хәзер газета-журнал- дан, театр-муэыкадан, әдәбияттан башка тора алмыйлар. Алар арасында яңа техника яки рационализаторлык методларын уйлап табучылар да, геройлар да, ордеимедальләр белән бүләкләнүчеләр дә, шигырь яки музыка иҗат итүчеләр дә, нота буенча катлаулы музыка коралыи- да оста уйнаучылар да,- классик опералардан арияләрне мастерларча башкаручылар да бар. Ләкин шәһәрдә үскән кайберәүләр менә шушындый авылга һәм аның шундый кешеләренә кичәге, үткәндәге күзлектән карыйлар. Закир менә шундый                      VII Гамир Насрый. «Комедияләр», Татгос- издат. 1950. кеше. Ул культураны берьяклы аңлый. Аның культура турындагы философиясе «әдәпле, итагатьле, тыйнак хәрәкәтле, нәзакәтле булу», «соңгы мода белән киенү, күбрәк музыка тыңлау, матур әдәбият уку, театрга йөрү» белән чикләнә; болар янәсе, һәммәсе дә шәһәрдә була. Шуңа күрә, культураны аңлау өчен, аныңча, шәһәрдә яшәргә кирәк. Авыл халкы, аныңча, культураны аңламый. Ул селекция станциясендә гыйльми сотрудник булып эшләүче Рәмзия сеңелесен сабан сөрүче авыл егетенә бирергә бөтен көче белән каршы. Колхозчы Мортаза карт исә культураны тирәнрәк аңларга тели. Социалистик хезмәт дисциплинасына, социалистик тормыш кагыйдәләренә буйсыну, намус белән хезмәт итү — менә культураның төп мәгънәсе. Социалистик хезмәттән башка социалистик культура юк. Автор боларны ачык итеп әйтми, бары тик Закирның Мортазалар авылына килеп, андагы-кешеләр белән танышканнан соң, «илебезгә күп ризык үстерүчеләр — менә кемнәр икән зур тәҗрибәле һәм культуралы кешеләр», дип әйтүе белән чикләнә. Гомумән бу образларга бәйләп Г. Насрый, А. Жданов әйткәнчә: «һәрбер көн безнең халкыбызны югарыдан-югарыга күтәрә бара», бүгенге авыл кичәге түгел һәм иртәгә—бүгенге булмас,—дигән идеяне үткәрә. Медальле Мортаза кебек картлар, Социалистик Хезмәт Герое Гариф, җырчы-колхозчы Фәйрүзә кебек яшьләр әиә шулай, Жданов әйткәнчә, көниән-көн үзгәреп үсеп баручылар һәм бүгенге социалистик авылны үстерүчеләр. Шундыйлар инде зур тизлек белән үсүче бүгенге социалистик авылның типик кешеләре. Аларның чын колхозчы булулары — колхозны үзләренеке итеп, үз семьялары кебек итеп карый белүләрендә һәм аны үстерү өчен тырышуларында, намус белән хезмәт итүләрендә. Шулай итеп аларда бик яхшы уңай сыйфатлар һәм тормышка дөрес караш тәрбияләнгән. Автор бу процессның, колхоз — коллектив йогынтысы аркасында булуын күздә тота. Бу яктан, Мортаза карт—ис- тәкалырлык образ. Аңарда коллектив тормышның уңай йогынтысы, колхоз һәм үз тормышыннан канәгатьләнү тойгысы, яшәү өчен һәм, гомумән, файдалы эш эшләп калу өчен омтылыш сизелеп тора. Шуның белән бергә анда юмор да, җылы лирика да, картлык шуклыгы да бар. Әсәрдә шәһәр белән авыл арасындагы иҗади булышлык, Мичурин фәне нигезендә колхозчыларның югары уңыш алу өчен көрәшү мотивлары да чагыла. Бу яктан Рәмзия һәм Гариф образлары аеруча әһәмиятле. Алар икесе бергә Мичурин фәненең көчен-куәтен, практик нәтиҗәләрен күрсәтүчеләрнең алдынгылары. Рәмзия Мичурин өйрәтүләре яктылыгында яңа сорт ашлыклар, башлыча, бодайлар иҗат итә, аны чәчү һәм үстерү өчен практик күрсәтмәләр бирә. Ә Гариф исә үз бригадасы белән аларның үсүләре өчен кирәкле булган чараларны куллана. «Директор Тарханов» исемле комедиясендә Г. Насрый гармонь фабрикасы тормышыннан бер күренешне—яңа сорт һәм яңа сыйфатлы баяннар эшләп чыгару өчен булган көрәш фонын чагылдыра. Цех начальнигы Габделхак, эксперименталь мастер Иван Кузьмич, партбюро секретаре Захарова һәм фабриканың бик күп яшьләре Габделхак уйлап тапкан станокта Иван Кузьмич иҗат иткән яңа тип баянны массовый күләмдә эшләп чыгарырга телиләр. Ләкин фабрика директоры Локман аларга ризалыгын бирми. Ул артык расход ясаудан курка, цехны үзгәртеп кору өчен акча табу юлын белми. Ул җиңел юл белән, мастер Шала- каев тәкъдим иткән чертежлар буенча, 
сыбызгы тибындагы гармоньнар чыгарып, мая тупларга уйлый. Локман һәм Габделхак бу көрәшнең рухын билгеләүчеләр, башында торучылар итеп гәүдәләнәләр. Локманның колачы, яхшылыгы тар, бүгенге тормыш үсешенең тизлеге белән чагыштырганда бик кечкенә. Аның үткәндәге уңыш белән башы әйләнгән. Ул артта баручыларга карап тынычлык таба. Аның девизы: олы юлдан түгел, тар сукмактан да бик әйбәт алга барырга мөмкин; аякка карап түшәкне зурайтырга яки озынайтырга түгел, ә түшәккә карап аякны сузарга кирәк. Кыскасы, анда новаторлык, инициатива, оператив эшләү сыйфатлары юк. Габделхак —яңа буын, яңа тип кеше. Ул совет кешесенә хас сыйфатларга ия. Аның колачы киң, ул бүгенге тормышының үзе кебек кызурак барырга, халыкның зур һәм күпкырлы ихтыяҗына, вкусына җавап бирерлек продукция эшләү, яңадан-яңа уңышларга ирешү дәрте белән ашкынып яши. Бо- лардан тыш, яшьләрнең мая туплау өчен көрәшергә дип бригада оештырулары Г. Насрый тарафыннан шактый матур һәм мавыктыргыч итеп гәүдәләндерелә. Кыскасы, Г. Нас- рыйның комедияләре совет комедияләренә хас бер моментны — социалистик тормышның яшәүчәнлеген, матурлыгын, күтәренке шатлыклы рухта булуын сызып, раслап күрсәтәләр. Ләкин комедияләрнең күп кенә җитди кимчелекләре дә бар. Бу, беренчедән, Г. Насрыйның конфликтларны дөрес кора һәм эзлекле рәвештә эшли белмәвендә, уңышсыз алымнарны файдаланырга тырышуында бик нык күренә. «Идел буенда» комедиясенең конфликты итеп, ул бик күп кабатланган очраклыклар, аңлашылмаучылыклар тезмәсен ала: шәһәргә рояль алырга дип килгән Мортаза, очраклы рәвештә, Сөемби
112 
 
 
кә белән таныша. Хат язып, Гарифка тапшыру өчен аны Сөембикәгә биреп калдыра. Гариф — мыеклы. Сөембикә мыек буенча Гарифны эзли (!). Ләкин Гариф мыегын алдырып кайтып төшә. Закир дигән музыкант исә мыеклы һәм Саттаров фамилияле булып чыга. Шулай итеп, очраклы рәвештә, записка аның кулына барып эләгә. Сөембикә Гариф дип кабул иткән мыеклы Закирның хатынлы булуын белә дә Рәмзияне туры китереп, аңа: «Син нишләп хатынлы кеше өчен борчылып йөрисең»,— дигән фикерне әйтә. Ә Рәмзия аның сүзен чынга алып, бик нык кайгыра. Рәмзиянең чемоданы, кеше чемоданы белән алмаштырыла, һәм шул чемодан белән ул «Якты яр» колхозына килеп төшә. «Рәмзия кайда?» дип торганда гына. Рәмзия килеп чыга да. абыйсы кулындагы чемоданның үзенеке булмавын әйтә. «Ә чемодан кайда икән?» дип әйтергә дә өлгермиләр, Сөембикә чемодан тотып килеп керә һәм бөтен аңлашылмаучылыкны хәл итә! Г. Нас- рыйның кайбер әсәрләрендә аңлашылмаучылыкны хәтта идеаллаштыруы, аны зарурилык, кирәклек яки этәргеч көч мәгънәсендә куллануы сизелә. Мәсәлән, аның «Күңел дәфтәре» исемле драмасында Гөлниса белән Закир арасында килеп чыккан аңлашылмаучылык шундый. Закир үзенең яңа төр сабан иҗат итеп йөрүе турында Гөлнисага әйтми. Гөлниса Закирны: «Бернәрсә дә эшләми йөрисең»,— дип бик каты тирги. Бу аңлашылмаучылык бишалты айга кадәр дәвам итә. Закир, Гөлнисаны бик яратса да, үзенең иҗаты турында аңа бер сүз дә әйтми, гарьләнеп, көнләшеп китеп, тракторист була да бер үзе колхозның ярты эшен әйләндерә дә сала! Я, шушындый күренеш безнең тормыш өчен характерлымы? Партия һәм җәмәгатьчелек иҗат эшендә үзара ярдәмләшергә, киңәшләшергә кирәк, дип өйрәтә, бу әсәрдә исә конфликт тудыру нияте белән мәсьәлә киресенчә күрсәтелә. Әгәр Закир «Карусель сабан» иҗат итүдә үзенең көче генә җитеп бетмәвен сизгән икән, шул турыда Гөлнисага әйтсә, яңа төр сабан тизрәк иҗат ителмәс идемени?! Зур проблемаларны комедия жанрында уңышлы һәм эзлекле рәвештә хәл итү өчен арзан алымнардан һәм, гомумән, шаблоннардан, арзан детальләрдән баш тартырга, яңа, новаторлык алымнары кулланырга кирәк. Ләкин әдәбиятта, котылгысыз рәвештә килеп туган, урынына, вакытына карап кулланылган 
яки үзләре белән яңа идея алып килгән очраклылык һәм аңлашылмаучылык булырга мөмкин. Мәсәлән, А. Кор- нейчукның «Балан әрәмәлеге» дигән комедиясендәге язучы Батуранын фронтовик дусты Ветровой белән очрашулары шундый. Ул әдәбиятка «чынбарлык—сәнгатьтән, романтикадан көчлерәк» дигән идеяне алып килә. Чынбарлык белән сәнгать арасында булган яңача мөнәсәбәтне күрсәтә. Батура фронтта үзен үлемнән коткаручы моряк Ветровой турында китап яза. Бу китапны укып, Надежда китапта сурәтләнгән морякка гашыйк була, ул китапта сурәтләнгән морякны үзләренең авылындагы моряк Ветровойга караганда көчлерәк, җанлырак итеп күрә. Шундый егетләрне уйлап йөрү һәм сөю романтикасына бирелә. Батура көтмәгәндә, очраклы формада (ә ул очраклылык зарурилыктан туа, чөнки ул колхоз тормышы турында китап язарга килә) «Балан әрәмәлеге» авылына туктый һәм шунда «фронтта үлде» дип уйлаган Ветровойны очрата. Батура аркылы Надежда китапта сурәтләнгән геройның үзләренең авылындагы Ветровой икәнлеген белә. Шуннан соң аңа ныклап игътибар итә башлый һәм финалда Ветровойга: «Беләсезме, Карп Корнеевич, мин Сезнең турыда ялгышканмын!.. Сез китапта Батура сурәтләгән морякка караганда артыграк, көчлерәк», — дигән нәтиҗәгә килүен әйтә. «Директор Тарханов» комедиясендә Г. Насрый төп конфликтны искелек калдыгы белән яңалык көрәшенә корырга омтыла. Ләкин бу көрәш дөрес фактка нигезләнеп үс- терелмәгәнлектән, ясалма килеп чыга. Локманның яңа сортлы һәм яңа сыйфатлы баян эшләп чыгаруга каршы төшүе, нигездә, цехны үзгәртеп кору өчен 25 000 сум акча та бу юлын белмәве аркасында була. «Закировның проектын гамәлгә ашыру өчен, әлеге дә баягы 25 000 сум акча кирәк булачак, 25 мең сум!» ди ул (59 бит). Каршылык һәрбер урында әнә шул 25 мең сум акча аркасында туа. Халыкка, фабрикага зур файда китерә торган станокны урнаштыру, цехны үзгәртеп кору өчен акча турында шулкадәр күп сөйләнелә, хәтта ул үзенең кире ягына әйләнә башлый. Менә шушы акча мәсьәләсен хәл итү, цехны үзгәртеп коруны гамәлгә ашыру буенча партбюро секретаре Захарова образының да партбюро секретаре ролен үти алу югарылыгында торырлык булып, эшләнеп бетмәве сизелә. Ул йомшак характерлы, үз карашын тиз генә тормышка ашыра алмаучы, тормыш фактларын аз белүче, политик яктан сизгерлексез булып чыккан. Захарованың бу яклары тәнкыйть ителмәгәч, аның бу формада бирелүе белән, билгеле, килешеп булмый. Комик образлар тудыру буенча да Г. Насрыйның ялгыш карашта торуы бик нык сизелә. Комик образлар тудыра белү ул комедиянең характерлы ягы. Ул комедия ясаучы бер аттрибут. Ләкин теләсә нинди мәгънәсез кыланыш яки тормыш шартларына бәйләнмәгән, образның бөтенлегенә, үзенчәлегенә туры килмәгән яки аларны ачуга хезмәт итмәгән сүзләр комик характерлар да тудыра алмыйлар, әсәргә җитди комизм элементлары да бирерлек булмыйлар. Г. Насрый. «Директор Тарханов» исемле комедиясендә Шала- каев образы белән комик характер тудырырга тырышса да, максатына ирешә алмаган. Шалакаев үзе 10 ел буенча мастер-булып эшли, үзе күгәрчен тавышын күркә тавышыннан аера алмый; үзе Гөлнур очраган саен аңа: «Сөям сине»,— дип,, аның теңкәсенә тиеп бетә, үзе аңа хат бирергә .тартына һ. б. «Кошлар моңы» исемле сыбызгы иҗат итеп, Гөлнурны каратам, унбер мең премия алам, дип хыялланып йөрү 10 ел буена мастер булып эшләгән кешегә хас түгел. Мондый килделе-киттеле образ тормышта бармыни?! Хәер, Г. Насрый үзе дә аны: «Башсыз» һәм «утыз тугызлы» дип атый. Ләкин шунысы гаҗәп, нигә соң шундый башсыз-акылсыз кешеләр турында язарга? Шалакаевның акылсыз кыланышлары, ул акылсызлыкка акыллы дип караучы директор Тархановның да (димәк, идея чишелешенең дә) җитдилеген 
һәм чын комизм элементларының да кыйммәтен киметә яки югалта. Мәгънәсез һәм ахмак кыланышлар, яки акылсыз кешеләрнең мәгънәсез эшләре кызыклы, комедияле булмый. Чын һәм җитди комедияләр өчен Шалакаев шикелле «комиклар» түгел, ә комик характерлы, ләкин акыллы һәм тапкыр фикерле кешеләр образы кирәк. Корнейчукның «Балан әрәмәлеге»ндәге авыл советы председателе Ковшик образы әнә шундыйларның берсе. Уңай яки кире персонажлардан көлү яки гомумән аларны көлкеле итеп бирү мәсьәләсе комедия өлкәсендә шулай ук җитди мәсьәлә. Уңай яки хәтта кире персонажлардан гомумән, ягъни сәбәпсез, тик торганда көлеп булмый. Сәбәпсез көлү ул хакыйкатьне исбат итеп бирә алмый. Г. Насрый комедияләрендә хакыйкатьне ача торган көлү формалары очрый: Закир. ...Мин... беләсезме кем? Аның (Рәмзиянең) атасы урынына калган кеше! Мортаза. Булыр, булыр, ышанам. Кеше урынына гына калган кеше икәнсең, әйтмәсәң дә күренеп тора... Менә бу формада көлү «Балан әрәмәлеге», «Кем гаепле?» кебек комедияләрдә бик еш очрый һәм бу формада көлү үтемле. Ул комедия өчен бик кирәк. Ләкин Г. Насрый уңай образны (Гаделшаны) хәтерсез итеп, гомумән көлкеле ясарга тырышуы белән ялгыша. Локман үз исемен әйтеп тә өлгерми, Гаделша аны оныта, һәм әсәрнең ахырына кадәр шулай кабатланса да, Гаделша, Тарханов белән Шалакаев фамилияләрен исендә калдыра алмый. Элекке комедияләрдә байларга яки руханиларга карата кулланылган мондый сыйфат, өлкә газетасында макталып килгән, баянда оста уйный белгән, алдынгы, культуралы  колхозчыга — ферма мөдире булып эшләүче Гаделшага — һич тә характерлы түгел, ул «башсыз» Шалакаев сыйфаты! Г. Насрый комедияләренең теле, нигездә, матур, шома. Әйтергә кирәк, комедияләрнең күп кенә аерым урыннары телләре белән отышлы- лар. Идея эчтәлеген яки образ характерының үзенчәлеген ачуга ярдәм итә торган көлкеле, подтекстлы, үткен, тапкырлы сүзләр дә очрыйлар. Ләкин аларның урынлы кулланылган булуларын күбрәк күрәсе килә. Автор бер мәкальне дөрес кулланмый. «Директор Тарханов»та Алтынбикә «Турысын әйтсәң, туганыңа да ярап булмый шул», ди. Югары белемле, өлкә газетасының хәбәрчесе Айрат та абыйсына шулай, ди. Бу иске мәкаль һәм аны автор урынсыз куллана. Башка жанрлар кебек үк, комедия жанры да артык күпертүләрне, чамасызлыкны яратмый. Мондый 
кимчелекләр дә Г. Насрый комедияләрендә очрыйлар. Мәсәлән, «Идел буе» комедиясендә аның «Быел гектарына биш йөз пот бодай алдык» дип, укучыны ышандырырга тырышуы; «Күңел дәфтәре»ндәге Закирның көненә йөз җитмеш гектар жир сөрә һәм тырмалый торган «кару-, сель» сабан уйлап табуын раславы һ. б. әсәрдә гыйльми яктан да, әдәби яктан да акланмыйлар. Кыскасы, кызганычка каршы, совет чынбарлыгын чагылдыручы зур- күләмле беренче комедияләр җыентыгы зур кимчелекләр белән басылган. Бу комедияләрне яңадан карап чыгу, төзәтү, эшләү сорала әле. Чөнки Г. Насрыйның югары художестволы һәм тирән эчтәлекле комедияләр иҗат итәрлек мөмкинлекләре бар. Тик бу мактаулы эшкә җаваплырак, җитдирәк карарга гына кирәк.