Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТКА РУХЛАНДЫРУЧЫ ТАРИХИ КАРАРЛАР


 Бөек Ватан сугышы барышында совет халкы, гаҗәеп зур батырлыклар күрсәтеп, кешелек дөньясын фашизм чирүеннән коткарып калды, Көнбатыш Европа халыкларың Гитлер коллыгыннан азат итте. Совет халкы үзенең бу тарихи миссиясен бөек большевиклар партиясе, даһи полководец, совет халкының һәм бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы иптәш Сталин җитәкчелегендә башкарды. Үзенең шушы тиңдәшсез батырлыгы аркасында совет, халкы бөтен дөнья хезмәт ияләре каршында зур хөрмәт һәм мәхәббәт казанды. Җир шарының барлык почмакларында яшәүче хезмәт ияләре совет халкына бөтен кешелекнең матур киләчәге өчен, тынычлык өчен көрәшче итеп, азатлыкны, чын демократияне, алдынгы культураны батырларча яклаучы итеп карыйлар. Безнең илебез — җиңеп чыккан социализм иле, ул коммунизмга та-> ба зур күтәренкелек белән баручы ил. Сталинчыл төзелешләр совет иленең экономикасын, совет кешеләренең тормышын, көнкүрешен һәм культурасын тамырыннан үзгәртте. Совет халкы, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелеге астында, социализмнан эзлекле рәвештә коммунизмга күчүне тормышка ашыра, иптәш Сталин тарафыннан ВКП(б) ның XVIII съездында ясаган докладта һәм 1946 елның 9 февралендә сайлаучылар алдында сөйләнгән речьтә билгеләнгән бөек программаны уңышлы үти. Большевиклар партиясе совет дәүләтен өзлексез ныгыта бара, совет халкының көчен социалистик базисны һәм социалистик өскорманы тагын да үстерүгә юнәлтә. Табигатьне үзгәртү планының үтәлеше, Иделдә, Днепрда, Аму-Дарьяда гигант электростанцияләрнең, Төркмән, Көньяк Украина һәм Төньяк Кырым каналларының төзелүләре һәм башка шуның кебек коммунизм төзелешләре илебезнең йөзен бик нык үзгәртәләр, коммунизмның материаль базисын киңәйтәләр. Шуның белән . бергә совет халкының рухи байлыгы да артканнанарта бара. Безнең социалистик җәмгыятьтә рухи байлыкның әһәмияте никадәр зур икәнлеге һәркемгә дә билгеле. «Безнең кешеләребезнең рухи байлыклары, материаль байлыклар шикелле үк, әһәмиятле» (А. Жданов). Коммунизм төзелешенең экономик, политик, культура-тәрбия бурычлары — үзара аерылгысыз тыгыз бәйләнгән бурычлар. Илебезнең экономик һәм политик яктан үсеше һәм ныгуы культурабызның үсүенә дә нигез булып тора, кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларын тизрәк бетерүгә ярдәм итә. Безнең көн- нән-көн алга баруыбыз, хуҗалык планнарыбызның уңышлы үтәлүе хезмәт ияләре аңының туктаусыз үсүе белән коммунистик тәрбия уңышлары аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Социализмнан коммунизмга күчү чорында коммунистик тәрбия бурычлары аеруча зур роль уйный. Бу 
67 
 
 
 
• бурычларны үтәүдә социалистик сәнгать һәм әдәбият иң алдынгы сафларда тора. Нәкъ менә шуңа күрә дә большевиклар партиясе социалистик сәнгать, әдәбият үсеше мәсьәләләренә зур игътибар биреп килә, совет халкының рухи байлыгы^! арттыру турында һәрвакыт кайгыртып тора. Партия сәнгать һәм әдәбият работникларына ачык идея юнәлеше бирә, аларны тирән эчтәлекле һәм форма ягыннан да оста эшләнгән әсәрләр тудыруга рухландыра. Иптәш Сталинның инициативасы буенча кабул ителгән ВКП(б) Үзәк Комитетының сәнгать һәм әдәбият турындагы тарихи карарларында социалистик сәнгатьнең конкрет программасы билгеләнгән. Бу карарлар социалистик җәмгыятьнең идеологии өскормасын ныгытуга һәм үстерүгә юнәлтелгәннәр. Иптәш Сталин социализмнан коммунизмга эзлекле рәвештә күчү, коммунизмның җиңүе өчен көрәш чорында Совет дәүләтенең хуҗа- лыкоештыру һәм культура-тәрбия эшләренең бөек әһәмияте турында бик ачык әйтте. Партиянең XVIII съездында ясаган докладында иптәш Сталин болай дип әйткән иде: «Хәзер безнең дәүләтнең ил эчендә төп бурычы—хуҗалык-оештыру һәм культура-тәрбия буенча тыныч эштән гыйбарәт» (Сталин, «Ленинизм мәсьәләләре», 11 нче басма, 601 бит, Татгосиздат). Иптәш Сталин һәм иптәш Моло- товның XVIII съездда ясаган докладларында һәм съезд карарларында хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләү, кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларын бетерү өчен көрәш бурычлары бөтен ачыклыгы белән билгеләнгән. Социализмнан коммунизмга күчү бурычлары искелек калдыкларына каршы туктаусыз көрәш алып баруны таләп итә. Совет кешеләре тормышны үзгәртеп кору белән бергә үзләре дә үзгәрәләр, үсәләр. Ләкин бу үзеинәи-үзе, көрәшсез генә хәл ителми. Ленин һәм Сталин кеше аңындагы капитализм калдыкларының ни өчен җиңел һәм тиз генә бетмәвен үзләренең әсәрләрендә бик яхшы аңлатып бирделәр. Бу калдыкларның сәбәбе кешеләр аңының экономик хәлдән артта калуы һәм безгә дошман булган капиталистик чолганыш яшәве белән аңлатыла. 
Социалистик милеккә, хезхмәткә карата социалистик тормыш өчен ят формада мөнәсәбәт күрсәтү, дини юкбарларга ышану, милли чикләнгәнлек, шовинизм күренешләре, тәртипсезлек, вак буржуаз таркалулык, бюрократизм, чит ил культурасына баш ию һәм башка шуның шикелле иске калдыклар безнең эшкә, алга баруыбызга комачаулыйлар, социалистик төзелешләрнең темпына аяк чалалар, коммунизм дошманнарына азык бирәләр. «Иске җәмгыятьтән калган иске күнегүләр һәм гадәтләр, традицияләр һәм юк-барга ышанулар социализмның иң куркынычлы дошманы булып торалар. Алар, бу традицияләр һәм күнегүләр, хезмәт ияләренең миллионнарча массаларын кулда тоталар, кайбер вакытта алар пролетариатның бөтен бер катлавын каплап алалар, кайчагында алар пролетариат диктатурасының яшәве өчен бик зур куркыныч тудыралар. Шуңа күрә бу традицияләргә һәм күнегүләргә каршы көрәш, аларны безнең эшебезнең бөтен сфераларында әлбәттә җиңү, ниһаять, яңа буыннарны пролетар социализм рухында тәрбияләү— партиябезнең шундый чираттагы бурычлары ки, аларны үткәрмичә торып социализмның җиңүе мөмкин түгел» (Сталин, Әсәрләр, 6 том, 278—279 битләр). Бу иске калдыкларны бетерү өчен без кешеләрнең аңлылыгын күтәрү, коммунистик тәрбия буенча системалы эш алып барырга, буржуаз идеология йогынтысына каршы рәхимсез рәвештә көрәшергә тиешбез. Бары тик яңа өчен, социализм һәм коммунизм өчен практик көрәштә, бары тик хезмәт ияләре массасының искегә каршы актив көрәшендә яңа кешеләр, яңа, коммунистик культура, яңа сәнгать һәм әдәбият туа. Коммунистик аңлылыкның, культу- ра-техник дәрәҗәнең үсү факторларыннан һәм массаны тәрбияләүдәге нәтиҗәле чараларыннан берсе — социалистик ярыш һәм стахановчылар хәрәкәте. Коммунизм төзелеше интересларына хезмәт итүче комму

68 
 
 
нистик моральне тудыру коммунистик тәрбия эшләренең төп бурычларыннан санала. Бу зур җаваплы бурычны үтәү юлында безнең сәнгатебез һәм әдәбиятыбыз күренекле һәм мактаулы эш эшли. Совет халкы үзенең сәнгатенә һәм әдәбиятына хөрмәт һәм мәхәббәт белән карый. Безнең илебездә социалистик сәнгатькә тарихта моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә зур игътибар бирелә. Социалистик сәнгать һәм әдәбият — чын мәгънәсе белән халык сәнгате һәм халык әдәбияты ул. Пролетариат сәнгате һәм әдәбияты иске строй шартларында ук реакцион буржуаз идеологиягә каршы көрәштә туды. Моңа мисал итеп пролетариат әдәбиятының нигез салучысы М. Горький иҗатын, А. Серафимович, Д. Бедный һ. б. пролетар язучыларның иҗатларын күрсәтергә мөмкин. Ләкин пролетариат әдәбиятының чәчәк атуы, бөтен киңлеге белән үсүе бары тик пролетариат диктатурасы, социализм чоры шартларында гына мөмкин булды. Бөек Октябрь социалистик революциясе халык массасы өчен киң юллар ачты, бөек культура хезмәтләреннән файдалану мөмкинлекләрен тудырды. Капитализм шартларында, патша Россиясендә классик сәнгать һәм әдәбият мирасыннан файдалану юллары миллионлаган хезмәт ияләре өчен ябык иде. В. И. Ленин «Л. Н. Толстой» исемле мәкаләсендә: «Аның бөек әсәрләрен чыннан да барлык кешеләр милке итәр өчен көрәш кирәк, миллионнарны, уннарча миллионнарны караңгылыкка, кыерсытылуга, каторга хезмәтенә һәм хәерчелеккә хөкем иткән иҗтимагый стройга каршы көрәш кирәк, социалистик переворот кирәк», — дип язды. Совет строе шартларында сәнгать һәм әдәбият чагыштырмаслык дәрәҗәдә югары күтәрелде, совет строе кешелек дөньясының художество, рухи байлыгы үсешендә яңа адым булды. Хәзерге буржуаз илләрдә буржуаз сәнгать һәм әдәбият череп таралган, түбәнгә тәгәрәгән бер вакытта, безнең сәнгать һәм әдәбиятта югары сыйфатлы, үрнәк булырлык яңа әсәрләр саны артканнан- арта бара. Бөтен прогрессив кешелек дөньясы совет сәнгатенең дөньяда иң алдынгы, иң югары сәнгать икәнлеген бик яхшы белә. Социалистик сәнгать һәм әдәбият бездә рухи прогрессның көчле факторы, дәүләт эше, халыкның сөекле үз эше булып хисаплана. Аның әһәмияте 
барыннан элек совет җәмгыятенең идея үсешендә, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә тоткан роле белән билгеләнә. Совет кешеләре һәрбер яңа яхшы әсәрне шатлык белән каршы алалар, алар бу әсәрләрдәге художестволы образларда үзләренең иң якын, кыйммәтле хисләренең һәм теләкләренең чагылышын күрәләр. Совет сәнгате һәм әдәбияты, социалистик тормышны дөрес чагылдырып, хезмәт ияләрендә югары әхлак идеалларын, күтәренке рух, оптимизм, үз көчеңә ышану сыйфатларын, тирән патриотик хис тәрбиялиләр. Эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли совет әдәбиятының характерын һәм көчен аның партияле, идеяле, халыкчан булуы һәм совет патриотизмы белән сугарылган булуы билгели. Совет язучылары үзләренең әсәрләрен бөек социализм, коммунизм идеяләре, халык интересларын чагылдырган идеяләр белән рухланып иҗат итәләр. Социалистик реализм методы нигезендә үсүче совет әдәбияты тормышны, чынбарлыкны революцион үсешендә гәүдәләндерә. Совет әдәбиятының көче һәм яшәүчәнлеге Ленин — Сталинның бөек идеяләре белән рухлануында, халык белән аерылгысыз бәйләнгән булуында; ул совет халкының героик хезмәтен җанлы образлар аркылы дөрес күрсәтүе белән коммунистик җәмгыятьне төзүгә ярдәм итә. Большевиклар партиясе сәнгатьнең иҗтимагый-тәрбияви әһәмиятен һәрвакыт күрсәтеп килде. ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча карарларында бу турыда бик ачык әйтелгән. Совет сәнгате һәм әдәбияты совет строеның яшәү нигезе булган совет дәүләте политикасын актив рәвештә пропагандалаганда гына хезмәт ияләрен тәрбияләү эшендәге мөһим бурычын үти алачак.  
69 
 
 
Совет язучылары алдына мактаулы һәм җаваплы бурычлар куелган. Совет патриотизмы хисләрен үстерү, совет строеның, бөеклеген аңлату, хезмәт ияләрендә Ватаныбызның, казанышлары һәм революцион традицияләре белән горурлану хисләрен тәрбияләү кебек мактаулы бурычлар тора. Советлар Союзының бөтен дөньяда коммунизм байрагын югары тотучы, кешелек дөньясы прогрессы, азатлыгы өчен көрәшүче ил буларак алып барган бөек эшләрен, тарихи ролен чагылдырып, шулар белән горурландыру —1 идеология фронты работниклары алдына партия тарафыннан куелган иң әһәмиятле бурычлардан исәпләнә. Безнен әсәрләребезнең һәркайсы әнә шул төп бурычларга тулы җавап бирергә тиеш. Коммунистик җәмгыятьне төзү эшләрен уңышлы үтәү өчен совет кешеләре безнең җәмгыятьнең идеологии нигезе булган марксизм-ленинизм теориясе белән коралланалар. Партия безнең кадрларны марксизм- ленинизм теориясе белән коралланырга һәм шул нигездә совет сәнгатен, әдәбиятын үстерергә өндәп килде һәм өнди. Совет интеллигенциясенең теоретик хәзерлеген күтәрү турында ВКП(б) ның 1938 елгы ««ВКП(б) тарихының кыскача курсы» чыгарылу уңае белән партия пропагандасының куелышы турында» исемле карарында һәм башка карарларында бик ачык әйтелгән иде. Бу карарның уңышлы үтәлүен хәзер һәркем яхшы күрә. «ВКП(б) тарихы» китабы, В. И. Ленин Әсәрләренең. 4 нче басмасы, И. В. Сталин Әсәрләренең 13 томы басылып чыгуы һәм аларның СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителүләре, совет халкының революцион теория белән коралланулары өчен аеруча әһәмиятле фактлар булып тора. В1\П(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча карарлары, иптәш Сталинның тел гыйлеме буенча хезмәтләре, философия, биология, физиология һәм тел гыйлеме буенча соңгы елларда булып үткән дискуссияләр дә коммунизм төзү юлында идеологии, тәрбия эшләренең ролен күтәрүгә юнәлдерелделәр һәм идеология өлкәсендәге эшләрне тагын да җанландырып җибәрделәр, яңа баскычка күтәрделәр. Иптәш Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» исемле классик хезмәте халыкны яңа теоретик нигезләр белән коралландырды. ВКП(б) Үзәк Комитетының сәнгать 
һәм әдәбият буенча карарларында Ленин — Сталин эстетикасының төп принциплары чагылган һәм партиянең төп күрсәтмәләре бирелгән. Ул тарихи карарлар совет сәнгатенең һәм әдәбиятының чиксез киң мөмкинлекләрен ачты. Партиянең сәнгать һәм әдәбият буенча чыгарган һәрбер карары социалистик сәнгатьнең һәм әдәбиятның яңа адымын, яңа баскычын билгели. Большевиклар партиясе совет җәмгыяте үсешенең хәлиткеч һәм һәрбер яңа чорында үткән юлга йомгак ясаучы һәм алдагы үсешне билгеләүче программалы документлар биреп килә. Бу совет әдәбиятына карата да шулай. Партия Октябрь революциясенең беренче елларында ук пролетариат культурасының үсү перспективасын, характерын конкрет төстә күрсәтте, пролеткультчылар турында махсус карар чыгарды, аларның халык өчен зарарлы карашларына каты отпор бирде. Пролеткультчылар, Богдановның махистчыл философиясенә таянып, халык интересларына чит булган, ябык «бүлмә» шартларында, тар «яңа» культура төзергә маташтылар, культура мирасын танымадылар һәм кире кактылар, үзләренең «эшләрен», культураны Совет власте һәм партия интересларыннан аерым бернәрсә итеп күрсәтергә маташтылар. В. И. Ленин «Пролетариат культурасы турында» дигән резолюция проектында пролеткультның зарарлы, меньшевистик нигезен ачып салды. Пролетариат яңа культураны төзегәндә элекке буыннар тудырган прогрессив, уңай мирас байлыгыннан да файдалана, тәнкыйть күзлегеннән карап, кыйммәтле якларын үзләштерә, яңа нигездә үстерә. «Марксизм, — диде В. II. Ленин, — революцион пролетариатның идеологиясе булу ягыннан үзенең- бөтен дөнья күләмендәге тарихи әһәмиятен шуның белән казанды ки, ул. 
70 
 
 
марксизм, буржуаз эпоханың иң кыйммәтле казанышларын бер дә читкә алып ташламады, бәлки, киресенчә, кешелек фикеренең һәм культурасының ике мең елдан артык үсешендә булган барлык кыйммәтле нәрсәләрне үзләштерде һәм үзгәртеп эшләде. Шул нигездә һәм шул ук юнәлештә, пролетариатның һәртөрле эксплуатациягә каршы соңгы көрәше булган пролетариат диктатурасының (практик) тәҗрибәсе белән рухланып, бу эшне дәвам иттерү генә чын пролетар культураны үстерү дип таныла ала» («Ленин әдәбият турында», 1947 ел, 159 бит, Татгосиздат). Пролетариат культурасы башка сыйнфый культуралардан тамырын- ~ нан аерыла. Ул сыйнфый чикләнгән культура түгел. Пролетариат культурасы, шулай ук пролетариат әдәбияты да, башка сыйныфларның культурасыннан үзенең халыкчан- лыгы, массовый булуы белән, идея югарылыгы белән аерыла. Чөнки пролетариат, үзенең тарихи бурычын үтәп, барлык хезмәт ияләренең көчләрен үз тирәсенә туплый, аларның интересларын яклый, сыйнфый җәмгыять урынына сыйныфсыз җәмгыять төзи. Пролетариат культурасы— сыйныфсыз социалистик җәмгыятьнең бөтен кешелек культурасы. Ленин һәм Сталин җитәкчелеге астында һәм аларның туктаусыз кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә яңа, социалистик сәнгать һәм әдәбият туды. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Художестволы әдәбият өлкәсендә партиянең политикасы турында» (1925 ел) һәм «Әдәби-художество оешмаларын яңабаштан кору турында» (1932 ел) карарлары совет әдәбиятының үсешендә тарихи хәлиткеч роль уйнадылар. Совет әдәбияты — дөньяда иң алдынгы, иң идеяле әдәбият. Ул үзенең төрлелеге, байлыгы, тирәнлеге, тарихи роле белән бөтен дөньяда беренче урында тора; ул черек империализм идеологиясенә, реакциягә каршы, фашистик сугыш уты кабызучыларга каршы көрәш фронтының иң алдынгы сафында тора. Ләкин совет сәнгатенең һәм әдәбиятының нык рәвештә алга китүе безнең сәнгать һәм әдәбиятыбыз хезмәт ияләренең барлык таләпләрен һәм көннән көнгә күтәрелә барган теләкләрен, зәвыкларын тулысыңча канәгатьләндерә һәм бу өлкәдә бездә инде кимчелекләр юк 
дигән сүз түгел. Совет әдәбиятының тагын да югарырак күтәрелүенә киртә булган кимчелекләрне күрсәтеп, аларны бетерү юлларын партия әледән-әле күрсәтеп килә. Совет әдәбияты буржуаз идеологиягә, буржуаз әдәбият йогынтысына каршы көрәштә үсте һәм үсә. Партия Үзәк Комитетының ««Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында» (14 август, 1946 ел), «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырт}' чаралары турында» (26 август, 1946 ел), ««Зур тормыш» кинофильмы турында» (4 сентябрь, 1946 ел), ««Бөек дуслык» операсы турында» (10 февраль, 1948 ел) дигән карарларында һәм иптәш Ждановның докладларында идеологии эшкә игътибарны көчәйтү таләп ителде; большевистик тәнкыйтьнең тиешенчә җәелдерелмәве аркасында сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә булган җитди кимчелекләр һәм . хаталар бөтен кискенлеге белән ачып салынды һәм аларны бетерү юллары күрсәтелде. ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең карарларында сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә партиялелек принцибының бозылуын, безнең кайбер журналларда буржуаз либерализмга, идея- сезлеккә, политикадан читтә торуга, буржуаз карашлар, «сәнгать сәнгать өчен» дигән зарарлы карашларны таратуга юл кую фактларының совет дәүләте өчен, халык өчен түзеп тора алмаслык икәнлеге турында бөтен кискенлеге белән әйтелде. Партия Үзәк Комитеты идеясезлеккә каршы, Көнбатышның түбән сыйфатлы, черек буржуаз-мещан сәнгате каршында, чит илләр каршында' тез чүгүгә каршы аяусыз көрәш алып барырга чакырды. Безнең язучыларның һәм театрларның иң зур бер кимчелеге — совет тормышы тематикасына җитәрлек игътибар биреп бетермәү, тарихи темалар белән бер яклы гына мавыгуда булды. Илебезнең иң зур театрларының репертуарларыннан совет авторларының пьесалары
71 
 
 
төшеп калды, сәхнәгә художество ягыннан бик түбән, идеясез пьесалар куела башлады. ВКП(б) Үзәк Комитеты «Зур тормыш» кинофильмын идея һәм художество ягыннан яраксыз, совет тормышын бозып күрсәтүче картина дип тапты һәм аны экранда! күрсәтүдән тыйды. Шулай ук Мураделиның «Бөек дуслык» операсы да халык өчен ят, формалистик һәм сәхнәгә куярга яраксыз дип табылды. Бу фактлар сәнгать һәм әдәбият работниклары арасында идеологии эшнең нык аксавын, идея-иҗат эшләрен бик нык күтәрергә кирәклеген күрсәтте. В1<П(б) Үзәк Комитеты милли республикаларда идея-тәрбия эшләренең торышы турында да махсус карарлар кабул итте. Татарстанда идея-тәрбия, пропаганда эшләренең торышы турында Үзәк Комитетның 1944 ел 9 августта чыгарган карары— тарихи әһәмиятле карарларның берсе. Бу карарда большевиклар партиясенең Үзәк Комитеты татар халкының тарихын бозып күрсәтүче, халыклар дуслыгына каршы идея таратучы феодал-ханнар эпосы «Идегәй»не пропагандаларга тырышуны, милли 'чикләнүчәнлекне бик каты тәнкыйть итте, моның зур политик хата икәнлеген әйтте. Партия Татарстан тарихчыларын һәм язучыларын чит ил баскыннарына, царизмга каршы, капиталистлар һәм алпавытлар изүенә каршы рус, татар һәм СССРның башка халыкларының бердәм көрәш тарихын өйрәнү һәм яңа әсәрләрдә чагылдыру бурычын куйды, идея-иҗат эшләрен көчәйтергә, совет кешеләренең дуслыгына, батыр хезмәтенә багышланган югары сыйфатлы әсәрләр тудырырга өндәде. Партиянең бу тарихи карарларында совет халкының югары таләпләре, илебезнең яңа үсешләре һәм туктаусыз алга хәрәкәт итүе чагылган. Аларда бөтен совет интеллигенциясе өчен озак елларга сугышчан программа билгеләнгән. Алар идеологии эшнең бер минутка да йомшармаска тиешлеген сөйлиләр. «Идея эшен онытырга ярамый! — диде иптәш Жданов. — Безнең кешеләребезнең рухани байлыклары, материаль байлыклар шикелле үк, әһәмиятле. Материаль производство өлкәсендә генә түгел, бәлки идеология өлкәсендә дә, иртәгәге көн турында кайгыртмыйча, сукыр булып яшәү ярамый. Безнең совет кешеләре шулкадәр үстеләр ки, алар 
үзләренә бирелә торган һәрбер рухи азыкны «йотмаячаклар». Үзләренең эшләрен яңадан үзгәртеп кормаучы һәм халыкның үсеп киткән ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаучы культура ҺӘхМ сәнгать работниклары халык ышанычын бик тиз югалтулары мөмкин» (А.Ждано в. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында доклад). ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча карарларында сәнгать һәм әдәбият работниклары алдына: яшьләрне дөрес тәрбияләүдә ярдәм итү, яшьләрнең теләкләренә, сорауларына җавап бирү, совет кешеләрен рухи нык, авырлыклардан курыкмаучы, һәрбер авырлыкны җиңеп чыгарга сәләтле, үз көченә ышанып караучы итеп тәрбияләү шикелле мактаулы бурыч куелды. Партия язучыларны совет тормышын аның революцион үсешендә чагылдырган әсәрләр, совет кешеләренең яңа сыйфатларын, югары идеалларын гәүдәләндергән җанлы образлар иҗат итәргә өйрәгә. Совет язучылары, социалистик реализм методына таянып, тормыш эченә тирәнрәк керергә, яңаны, туып килгән коммунистик башлангычларны кыю рәвештә күрсәтергә һәм кешеләр аңындагы капитализм калдыкларын утлы каләм белән көйдереп торырга тиешләр. Иптәш И. В. Сталин кинорежиссер Г. Александровка болай диде: «Үзеңнең кабинетыңда утырып, образларны һәм вакыйгаларны уйлап чыгарырга ярамый. Аларны тормыштан алырга кирәк — тормышны өйрәнегез. Тормыштан өйрәнегез!» («Литературная газета», 21 декабрь, 1949 ел). Большевиклар партиясе язучылардан югары идеяле һәм художество ягыннан оста эшләнгән әсәрләр тудыруны таләп итә. Югары идеясе булмаган, тормыштан аерылган әсәр
72 
 
 
чын художество әсәре була алмын. Социалистик реализм әдәбиятының, совет художнигының иң кыйммәтле сыйфаты — идеялелек, партиялелек. Әдәбиятта партиялелек принцибы В. II. Ленин тарафыннан гыйльми нигездә эшләнде. Ленинның партиялелек принцибы — яңа фәнни ачыш иде, — ул — бөтен дөньяда эстетика карашларының үсеш тарихында яңа этап. В. II. Ленин 1905 елны «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсендә партиясез әдәбиятның булуы мөмкин түгеллеген, әдәбият пролетариат эшенең аерылгысыз бер өлеше булырга тиешлеген күрсәтте. Ленин бу мәкаләсендә: «Әдәбият партияле булырга тиеш. Буржуаз гадәтләрнең киресенчә, буржуаның предприниматель, сәүдәгәр матбугатының киресенчә, буржуаз әдәби карьеризмның һәм индивидуализмның «барин анархизмының» һәм табыш ~ кууның киресенчә, — социалистик пролетариат партияле әдәбият принцибын алга сөрергә, бу принципны үстерергә һәм аны мөмкин чаклы тулырак һәм бөтенлеклерәк формада тормышка ашырырга тиеш», — дип язды («Ленин әдәбият турында», 1947 ел, 6 бит, Татгосиздат). Иптәш Сталин үзенең бик күп хезмәтләрендә ленинчыл партиялелек принцибын нигезләп үстерде һәм аның теоретик, практик әһәмиятен аңлатып бирде. Ленин һәм Сталинның өйрәтүләре буенча, . партиясезлек — буржуаз идея ул, партиялелек — социалистик идея. Партиялелек принцибын әдәбиятның өскорма характерында булуыннан, сыйныфлылыгыннан, идеяле- лектән аерым карау һич дөрес булмас иде. Партиялелекне идеялелек мәсьәләсе белән алыштыру яки каршы кую зур ялгышлыкка алып барачак. Ә соңгы вакытларда кайбер әдәбиятчылар арасында шундый омтылыш булмады түгел. Партия матбугаты бу ялгышны үз вакытында каты тәнкыйть итте. Әдәбиятта партиялелек принцибың аңлауда вульгарлаштыру, бозучылар булмаска тиешлеген партия Үзәк Комитеты һәрвакыт искәртеп килә. Соңгы вакытларда партия матбугаты А. Беликның әнә шундый бозуын каты тәнкыйтьләде. А. Белик, Ленинның партиялелек принцибын бозып, коммунист язучыларны партиясез 
язучыларга каршы куярга, әдәби мирасны инкарь итәргә маташты. Ул, «яңа художестволы форма» дигән булып, совет әдәбиятының актив ролен киметергә теләде, социалистик реализм үзенә бертөрле аерым «художестволы иҗатның партияле методы» дип, сектантларча карашны алга сөрде. Бу — раппчыларның калдыгы, зарарлы бер чыгыш иде. Большевиклар үзләренең партия- лелекләре, карашлары турында ачык әйтәләр, беркемнән дә яшермиләр. Бары тик буржуазия идеологлары гына, объективлык битлеге астына яшеренеп, үзләрен сыйныфлардан өстен торучылар итеп.күрсәтергә маташып, чын сыйнфый йөзләрен яшерәләр, чөнки алар максатларын халыкка ачык әйтергә куркалар. Ленин — Сталин партиялелеге — тарихи чынлыкның, объективлыкның иң югары формасы; ул җәмгыять үсеше законнарын фәнни өйрәнүгә һәм таныпбелүгә нигезләнгән. Партиялелек принцибы художникларга тормышның, тарихның объектив законнарын тирән аңларга һәм яңаның искегә каршы көрәшен дөрес яктыртырга, коммунизм җиңүе өчен көрәшергә, туып килгән яңаны, революцион прогрессны якларга ярдәм итә. Сәнгать һәм әдәбият иҗат работникларының партиялелеге — ул аларның коммунизм төзү эшенә хезмәт итү, эшчеләр сыйныфының революцион эше белән, бөтен совет халкы эше белән тыгыз бәйләнгән булу дигән сүз. Язучылар большевиклар партиясенең һәм Совет дәүләтенең политикасына таянып эш иткәндә генә совет чынбарлыгын тирән аңлый һәм аны дөрес чагылдыра алалар. t Партия Үзәк Комитеты буржуаз эстетларны, декадентларны, идеализмны, «саф сәнгать» дип аталган буржуаз теорияне таратучыларны рәхимсез фаш итте һәм фаш итә. Әдәбияттагы декадентлар «сәнгать сәнгать өчен» теориясен алга сөреп
73 
 
 
килделәр, алар халык турында, иҗтимагый тормыш турында бернәрсә дә белергә теләмәделәр. Декадентлар сәнгате һәм әдәбияты Кантның идеалистик философиясенә таянып эш итте. Кант реаль тормышны, дөньяны танып-белеп булмый дип исәпләде. Кант эстетикасы сәнгатьне политикадан һәм моральдән аерып, кешене җәмгыятьтән аерып карады. Идеалист Кант, ә аның артыннан декадентлар сәнгать, имеш, интуиция юлы белән генә, художникның «эчке сихри көче» белән илһамлану минутларында гына туа дип, озак еллар буенча лыгырдап килделәр. Иптәш Жданов «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы докладында, әдәбияттагы реакцион агымның социаль тамырларын, символистларның, акмеистларның идеологии нигезләрен ачып, болай дигән иде: «Ул үзенең социаль чыганаклары ягыннан әдәбиятта дворян-буржуаз агым булды, аристократиянең һәм буржуазиянең көннәре санаулыга калган чорда, хаким сыйныфларның шагыйрьләре һәм идеологлары күңелсез чынбарлыктан дини мистиканың болытлар өстендәге биеклекләренә һәм томаннарына, үзләренең вак-төяк шәхси кичерешләренә һәм үзләренең вак җаннарында казынуга яшеренергә омтылган вакытта иде бу. Символистлар, декадентлар Цәм череп таралып бара торган дво- рян-буржуазия идеологиясенең башка вәкилләре кебек үк, акмеистлар да күңел төшенкелеген, пессимизмны, теге дөньяга ышануны җәелдерүчеләр булдылар». ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 ел 14 август карарында декадентлар әдәбиятына җимергеч удар ясалды. Буржуаз-аристократик эстетлык һәм декадеитлык карашларында торган, күңел төшенкелеге һәм көчсезлек рухы белән сугарылган идеясез буш әдәбият, халыктай аерылган әдәбият безнең яшьләрне тәрбияләү эшенә зарар китерә, һәм андый әдәбиятка совет әдәбияты сафында урын булуы мөмкин түгел. Алдынгы, прогрессив әдәбият һәрвакыт үз халкы белән якыннан бәйле булды, һәрвакыт халык интересларын яклавы белән көчле булды. Моңа ачык мисал итеп бөек рус язучыларын күрсәтергә мөмкин. Алар туган ил әдәбиятын халыкның революцион 
омтылышлары, теләкләре, политик көрәше трибунасы итәргә тырыштылар. Белинский, Добролюбов, Чернышевский, Некрасов, Салтыков-Щедрин кебек бөек рус рево- люцион-демократ язучылар һәм тәнкыйтьчеләр «саф сәнгать» дип аталган сәнгатьне танымадылар, аны кире кактылар. Алар халык өчен иҗат иттеләр, халыкчан әдәбиятны ■ якладылар, әдәбиятның югары идеяле булуы өчен һәм иҗтимагый әһәмиятен күтәрү өчен көрәштеләр. Безнең совет әдәбияты элекке культура мирасын тәнкыйть күзлеге аша үткәреп үзләштерү нигезендә туды, үсте һәм чәчәк атты. Бөек классик әдәбиятның традицияләрен дәвам иттерүче совет әдәбияты сәнгатьнең иң югары реалистик, иҗтимагый юнәлеш принципларын, социалистик реалиЗхМ сәнгате принципларын яклый һәм үстерә. Совет сәнгатенең һәм әдәбиятының төп, җитәкчел методы — социалистик реализм методы. Бу метод беренче тапкыр иптәш Сталин тарафыннан аңлатылып бирелде. Иптәш Сталин социалистик реализмның конкрет эчтәлеген, характерын ачты. Социалистик реализм методының тууы, формалашуы эшчеләр сыйныфының революцион көрәш тарихы белән якыннан бәйләнгәнлеген күрсәтте. Горькийның «Ана», «Дошманнар» исемле классик әсәрләре пролетариатның патша строена каршы революцион көрәшен чагылдырды. Горькийның «Клим Самгинның тормышы» романы һәм «Егор Булычев һәм башкалар» пьесасы, А. Сера- фимовичның «Тимер ташкын»ы, Ф. Гладковның «Цемент»ы, В. Мая- ковскийның «В. И. Ленин», «Яхшы» поэмалары, Д. Фурмановның «Ча- паев»ы, А. Фадеевның «Тар-мар»ы, М. Шолоховның «Тын Дон», «Күтәрелгән чирәм» романнары һәм совет язучыларының башка күренекле әсәрләре нәкъ менә шуны раслыйлар. Хәзер безнең илебездә бердәнбер иҗат методы булып әверелгән социа
74 
 
 
листик реализм методы бары тик җиңеп чыккан социализм шартларында гына, сәнгатьнең һәм әдәбиятның үсешен шушы җиңеп чыккан социализм идеяләре тулы килеш билгеләгәч кенә формулировать ителде. Безнең сәнгать һәм әдәбиятның үсешендә пролетариат әдәбияты атасы Максим Горький иҗаты һәм аның иҗтимагый-политик эшчәнлеге аерата зур роль уйнады. Ул совет әдәбиятын нигезләүче булды. Аның иҗат принциплары, бөек әсәрләре сүз, сәхнә, музыка һәм сәнгатьнең башка бик күп өлкәләренә нәтиҗәле йогынты ясады һәм ясый. Социалистик реализм турында Горькнйның Ленин һәм Сталин идеяләре нигезендә әйтелгән фикерләре бик күп совет язучыларының иҗат юлларын билгеләделәр. Горький формализм һәм натурализмны эзлекле рәвештә фаш итеп килде, декадентлыкка каршы аяусыз көрәш алып барды. Аның барлык чыгышлары бер фикер белән — социалистик реализм совет әдәбиятының бердәнбер дөрес, җимешле иҗат методы дигән фикер белән сугарылган. Социалистик реализм нәрсә соң ул, дигән сорауга иптәш Сталин тулы җавап бирде. Безнең социалистик җәмгыятьтә язучының урьь нын һәм ролен билгеләп, иптәш Сталин язучыларны «кеше рухы инженерлары» дип атады. Иптәш Сталин күрсәтмәләрендә, ВКП(б) Үзәк Комитетының карарларында социалистик реализмның төп сыйфатлары билгеләнде. Язучыларның, драматургларның, театрларның бурычы — «совет җәмгыятенең тормышын аның туктаусыз алга барышында сурәтләргә, совет кешесе характерының Бөек Ватан сугышы вакытында аеруча көчле булып күренгән иң яхшы якларын» җанлы образларда күрсәтү. Иптәш Жданов, иптәш Сталинның күрсәтмәләренә таянып, социалистик реализм һәм аның аерылгысыз өлеше революцион романтизм турында ачык итеп аңлатып бирде. 1934 елны язучыларның Беренче съездында иптәш Жданов болай диде: «Кешеләр рухының инженеры булу — ул чын тормыш нигезендә ике аяк белән басып тору дигән сүз. Ә бу исә — үз чиратында иске типтагы романтизм белән, укучыны тормыш каршылыкларыннан һәм изүләреннән эшкә ашмый торган нәрсәләр дөньясына, хыяллар дөньясына алып китүче дөньяда 
булмаган тормышны һәм дөньяда булмаган геройларны күрсәтә торган романтизм белән араны өзү дигән сүз. Безнең, ике аягы белән дә ныклы материалистик нигез, дә басып тора торган әдәбиятыбыз өчен романтика, ләкин яңа типтагы романтика, революцион романтика чит була алмый. Без, социалистик реализм — совет художество әдәбиятының һәм әдәби тәнкыйтенең төп методы булып тора дибез, ә бу исә революцион романтизмның әдәби иҗатка аның нигез өлеше булып керергә тиешлеген күздә тота, чөнки безнең партиябезнең бөтен тормышы, эшчеләр сыйныфының бөтен тормышы һәм аның көрәше иң якты, ин аек практик эшне бөек батырлык белән һәм гаять зур киләчәкләр белән бергә бәйләүдән гыйбарәт. Безнен партиябез һәрвакытта ныклы эшлек- лелекне һәм практикалыкны кин киләчәк белән, алга таба даими омтылу белән, коммунистик җәмгыятьне төзү өчен көрәш белән бергә кушуы һәм кушуда дәвам итүе белән көчле булды». Бу сүзләрдә социалистик реализмга һәм аның аерылгысыз өлеше булган революцион романтизмга ачык аңлатма бирелгән. Иптәш Ждановның сәнгать һәм әдәбият мәсьәләләре буенча чыгышларында партиянең таләпләре, марксистик-ленинчыл эстетиканың төп принциплары чагылды. Совет язучысыннан, художнигыннан, композитордан, актёрдан һәм сәнгатьнең башка работникларыннан барыннан да элек тормышны игътибар белән һәм һәр яктан өйрәнү, совет җәмгыяте үсеше процессын тирәнтен аңлау һәм чынбарлыкны революцион үсешендә дөрес чагылдыру таләп ителә. Шул ук вакытта художник мөһим бер шартны онытмаска тиеш: совет сәнгатендәге художестволы чынлык, идея-тәрбия бирү һәм халыкны коммунизм өчен көрәшкә рухландыру бурычы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. 
75 
 
 
В КП (б) Үзәк Комитеты үзенең карарларында сәнгать һәм әдәбият работниклары алдына төп бурыч итеп совет халкының көрәшен, ге- роик хезмәтен дөрес һәм тирәннән чагылдыруны куйды. Безнең әсәрләрдә Сталин эпохасының чын герое — совет кешесе, коммунизм төзүче, яңа культура тудыручы хезмәт новаторы бөтен тулылыгы белән гәүдәләнергә тиеш. Совет кешесенең ^мораль-политик үсеше, рухи байлыгы җанлы тупланма образлар, әдәбиятның үзәгендә торган күркәм, көчле образлар тудыруны сорый. Героик хезмәт темасы безнең әдәбиятта үзәк темаларның берсе булып тора. Соңгы елларда бу темага багышланган күп кенә яхшы әсәрләр басылып чыкты: В. Ажаев — «Москвадан еракта», В. Попов — «Корыч һәм шлак», П, Павленко — «Бәхет», Г. Бәширов — «Намус» һ. б. А. М. Горький, совет кешеләренең иҗат хезмәтләрен лаеклы рәвештә тасвирларга кирәк дип, һәрвакыт искәртеп торды. «Без үз китаплары- бызның төп герое итеп, — диде Горький 1934 елны язучылар съездында, — хезмәтне, ягъни бездә хәзерге техниканың бөтен көче белән •коралланган хезмәт процесслары тарафыннан оештырыла торган кешене, хезмәтне җиңелрәк һәм продуктиврак итеп оештыра торган һәм аны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә торган кешене алырга тиешбез. Без хезмәтне иҗат дип аңларга өйрәнергә тиешбез» («М. Горький әдәбият турында», 1941 ел, 206 бит, Татгос- издат). Безнең укучылар тормышны дөрес чагылдырган реалистик образларны һәрвакыт шатланып һәм хөрмәт белән каршы алалар. Чапаев, Павел Корчагин, Давыдов, Мересьев, Олег Кошевой, Воропаев, Зоя Космодемьянская, Тутаринов, Василий Тёркин һ. б. бик күп образлар укучыларның иң якын, сөекле геройлары булып киттеләр. Татар совет әдәбияты тудырган Мулланур Вахитов, Миңлекамал, Нәфисә, Мостафа, Гәрәй, Нәсимә һ. б. образлар да киң масса арасында яратып каршы алындылар Һәм мәхәббәт казандылар. Бу образларның яшәүчәнлек көчләре, зур йогынты ясый алулары аларның тормыш хакыйкатен бозмыйча, дөрес чагылдырылуларында, идея-психологик тирәнлектә, зур осталык белән гәүдәләндерелүләрендә. Тормышны дөрес чагылдыру — ул тормышның гади күчермәсен бирү, фотографиядәге төсле төшереп алу, 
фактлар туплау дигән сүз түгел. Совет сәнгате — натурализмның, эмпиризмның дошманы. Социалистик реализм методы чынбарлыкның, тормышның иң әһәмиятле ягын күрсә-* түне, иң характерлы төп күренешләрне, хәлләрне революцион үсү перспективасында тасвирлауны, го- мумиләштерелгән образлар тудыруны таләп итә. Совет тормышы шулай ук ясалма «кызартуга», ясалма «романтик» бизәкләргә буяуга мохтаҗ түгел. Совет художнигы совет халкының бүгенгесен сурәтләргә һәм иртәгәсенә күз ташлый белергә тиеш, алдагы юлны иҗат прожекторы белән яктыртып торырга тиеш. Социалистик реализмның һәм аның аерылгысыз өлеше булган революцион романтизмның төп таләпләреннән берсе менә шунда. Революцион романтизм безнен. әдәбият өчен ят бер нәрсә түгел. Ул социалистик • реализмның аерылгысыз бер өлеше булып хисаплана. Аны социалистик реализмнан аерып карау яки каршы кую, яки бөтенләй инкарь итү зур ялгышлык булыр иде. Соңгы вакытларда кайбер тәнкыйтьчеләрдә революцион романтизмны ялгыш аңлату фактлары, аны бөтенләй алып ташларга кирәк дигән омтылышлар булды. Ләкин алар вакытында фаш ителеп, каты тәнкыйть астына алындылар. Социализм илендә реаль тормыш белән хыял аерылгысыз бердәмлектә яшиләр. Безнең хыяллар, тормышны, табигатьне үзгәртеп кору хыяллары, бөек планнарыбыз коры фантазий1 түгел, алар реаль чынбарлыкка нигезләнгәннәр. Без коммунизмга якынлашкан саен безнең тормышның ге^ роик романтикасы киңрәк ачыла бара, тагын да бөегрәк, гүзәлрәк перспективалар, алга таба омтылышлар туа. Әйе, безнең матур хыяллар тормышны узып китә, алга таба өнди, ләкин ул хыяллар нигез
76 
 
 
сез түгел, алар безнең социалистик тормыш белән, коммунизм өчен көрәш идеаллары белән рухландыры- лалар. В. И. Ленин 1902 елда ук «Нәрсә эшләргә?» дигән классик хезмәтендә, реаль тормышка нигезләнгән һәм алга таба барырга ярдәм итүче революцион хыялга зур әһәмият биреп, революцион көрәшчеләрне «хыялланырга кирәк!» дип кыю омтылышка чакырды. Безнең сәнгать мастерлары революцион хыял белән яши һәм иҗат итә беләләр, чөнки алар Ленин — Сталин партиясенең һәм совет халкының бөек идеаллары белән рухланалар. Алар бүгенге безнең тормышта, илебезнең киң үсү перспективаларында, совет кешеләренең батыр хезмәтләрендә героик романтиканы күрәләр. Совет тормышы безнең сәнгатькә һәм әдәбиятка бай революцион романтика материалларын бирә. Матросов, Гастелло, Космо-4 демьянская, Кошевой, Мересьев һәм башка героик-романтик образлар тормышның үзеннән алынганнар. Безнең язучыларның романтик омтылышлары, хыяллары коммунизмга таба ышанычлы адымнар белән баручы илебезнең бүгенте чынбарлыгын тирәнтен аңлауга нигезләнгән. Революцион романтизмны бер яклы гына — бары тик алга таба юнәлешле хыял, киләчәккә караган идеаллар белән генә бәйле дип кенә аңларга да ярамый. Социалистик реализм художнигы үткәндәгене дә, бүгенгене дә, киләчәкне дә тасвирлый ала һәм тасвирларга тиеш. М. Горькийның «Давыл хәбәрчесе», «Кыз һәм үлем» исемле поэмалары революцион романтик әсәрләр, аның реалистик «Ана» романы да революцион романтика белән сугарылган. «Тар-мар», «Корыч ничек чыныкты», «Яшь гвардия», «Чын кеше» шикел*- ле әсәрләрдә никадәр героик романтика бар! һ. Такташның «Киләчәккә хатлар»ы, Ф. Кәримнең «Пионерка Гөлчәчәккә хат»ы, С. Хәкимнең «Курск дугасы» һәм «Дала җыры» поэмалары да һәм реалистик, һәм романтик әсәрләр. К. Нәҗминең «Язгы җилләр»е һәм Г. Бәшировнын «Намус»ы турында да шуны ук әй’ тергә кирәк. Бу ике романда үткәннең һәм бүгенгенең революцион көрәш романтикасы белән, күтәренке рух белән сугарылган сәхифәләрне, героикромантик омтылышларны һәм эшләрне бик күп конкрет образлар, тасвирлар мисалларында күрергә мөмкин. Социалистик реализм методыннан 
читкә тайпылган, романтизмны тормыштан аерылган бер нәрсә итеп аңлатучылар йогынтысына эләккән язучылар иҗатларында уңышсыз- лыкка очрыйлар. Мәсәлән, В. Каверинның «Ачык китап» романы һәм В. Катаевның «Совет власте өчен» романы белән шундый хәл булды. Тормышны бозып күрсәткән бу ике романның уңышсызлыкка очравы һәм каты тәнкыйть ителүе бер дә очраклы түгел иде. Язучы тормыштан артта калмаска, яңаны башкалардан элегрәк күрә белергә, алдагы юлны яктыртырлык караш ташлый белергә тиеш. Тормышны белмәгән, артта калган язучы коры «илһам» белән генә бернинди яхшы әсәр тудыра алмый. И. В. Сталин «Кыскача гына партиядәге фикер башкалыклары ту- рында» дигән хезмәтендә, сыйныфның практиклары һәм теоретиклары туфындагы мәсьәләне тикшереп, бо- лай дип яза: «Теге яки бу сыйныфның теоретигы тормышта элементлары булмаган идеалны тудыра алмый, ул киләчәкнең элементларын тик күрә генә ала һәм шул җирлектә теге яки бу сыйныф практикада килә торган идеалны теоретик яктан тудыра гына ала... Аерма шунда гына: теоретик сыйныфтан алда бара һәм киләчәкнең яралгысын анардан алданрак күреп ала» (Сталин. Әсәрләр, 1 том, 126бит). Иптәш Сталинның бу күрсәтмәләре реаль чынбарлыкны һәм фәнни хыялны ацл’ау өчен, яңаның яралгысын күрә һәм аңлый белү өчен аеруча әһәмиятле. Социалистик реализм методы художникка, тормышны өйрәнү нигезендә бүгенгедә киләчәкнең яралгыларын күрергә мөмкинлек бирә. Социализм — ул материаль Һәм рухи культураның югарыга таба туктаусыз үсүе дигән сүз. Безнен
77 
 
 
тормышта һәрвакыт нинди булса да иске бер нәрсә үлеп, яңа туып тора. «Искелек белән яңалык арасында, үлеп баручы белән туып килүче арасында көрәш — безнең үсешнең нигезе менә шул» (И. В. Стали н). Антагонистик сыйныфларга бүленгән җәмгыятьтәге каршылыкларны, искелек белән яңалык арасындагы көрәшне ачып салудан безнең җәм: гыятьтәге каршылыкларны, искелек белән яңалыкның көрәшен ачып салу сыйфат һәм эчтәлек ягыннан бик нык аерыла. Ул каршылыкларның үзләре дә бертөрле була алмыйлар. Совет җәмгыятендәге каршылыкларны ачуга һәм җиңеп чыгуга / большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть ярдәм итә. Бездә каршылыклар, көннән көнгә үсеп ныгып барган социалистик тормышның кешеләр аңындагы иске карашларга каршы, иске гореф-гадәт, юк-барларга ышану, хосусый милекчелек һ. б. шуның кебек капитализм калдыкларына каршы көрәштә ачыла. Язучылар бу каршылыкларны дөрес һәм тирән ачып салырга тиешләр. Биредә әһәмиятле бер шартны онытмаска кирәк: әсәрдә язучы совет җәмгыятенең төп законын— искелек белән яңалыкның көрәшендә коммунистик яңаның җиңелүе мөмкин түгеллеген актив, нәтиҗәле рәвештә ачып сала белсә, шул вакытта гына ул каршылыкларны, искелек белән яңалык арасындагы көрәшне дөрес тасвирлый алачак. Мәсәлән, язучы В. Панованың «Кружилиха» әсәрендә, Г. Николаеваның «Урак өсте» романында без әнә шундый каршылыкларның гәүдәләнүен, кешеләр аңындагы үзгәрү, яңару процессын күрәбез. Г. Бәшировның «Намус» романы да бу яктан яхшы үрнәк була. Анда патриотик хезмәт эчендә совет кешеләренең аңы үзгәрүе, со- - циалистик хисләрнең, карашларның та нта н а сы у ку ч ы л а р н ы дә рт л ә н де- рерлек җанлы образлар аркылы чагылган. Драматурглар арасында хәзерге драматик конфликтлар турында күп сүз йөри. Ләкин күбрәк абстракт төстә сөйләү, конфликт мәсьәләсен тормыш материалыннан, реаль тормыш конфликтларын күрә белүдән һәм аңлаудан аерып карау фактлары ешрак очрый. Безнең кайбер пьесаларда тормыш өчен характерлы булмаган, хәлиткеч роль уйнамаган, аз әһәмиятле конфликтлар, вакыйгалар биреләләр, яки гомумән тормышта һичбер нинди 
нигезе булмаган ясалма «конфликтлар» уйлап чыгарылалар. Моны бигрәк тә Г. Насрый- ның кайбер пьесаларында, Н. Исәнбәтнең «Гүзәл» драммасында, М. Әмирнең «Профессор Саматов» пеьсасында күрергә мөмкин. «Профессор Саматов» пьесасын кайбер иптәшләр сәхнәгә ярамаса да, повесть итеп укырга яраклы әйбер дип исәплиләр. Безнеңчә, мәсьәлә жанрда гына түгел. Бу пьесаның төп кимчелеге— натурализмда, драматик конфликтны типик булмаган хәлләр нигезендә коруда һәм нәтиҗәдә төп образларның төссез чыгуында. Пьесалардагы кабатланулар, стандарт конфликтлар, соңгы вакытларда безнең кайбер пьесаларның уңыш- сызлыкка очраулары авторларның бүгенге тормышны, яңаны җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнеп бетермәүләреннән, иске «хәтер», элегрәк күзәтелгән запас белән генә яшәүләреннән килә. Ленин — Сталин партиясе совет фәне һәм сәнгатенең бөтен эшчеләрен тормышны катып калган итеп түгел, аның җанлы хәрәкәтен, үсү процессын күрергә һәм актив көрәшче булырга, туып килгән яңаның көчәюенә һәрвакыт ярдәм итә белергә өйрәтә. В. И. Ленин «Бөек башлангыч» исемле хезмәтендә чын коммунизмның гади, тыйнак, көндәлек, ләкин җанлы үрентеләре үсүенә ярдәм итәргә чакырды һәм. җитди кайгыртучанлык белән тәрбияләгәндә, коммунизмның ул яшь үрентеләре шиңеп калмаячаклар, тулы коммунизмга үрчеп һәм үсеп җитәчәкләр, диде. Яңаны хис итү — сәнгать һәм әдәбият эшчесе өчен бик кыйммәтле сыйфат. Тормышны тирәнтен белү белән бәйле булган бу сыйфат язучы А. Кожевниковка Хакассия далаларында туып килгән яңаны күрергә һәм уңышлы «Тереклек суы» романын иҗат итәргә ярдәм итте. Бу романның геройлары — гади совет кешеләре авырлыктан курыкмыйлар,
78 
 
 
табигатьне үзгәртүче кыю новаторлар. табигать көчләрен җиңүчеләр булып чыгалар. Язучы яңаның башлангыч орлыгын киң планда, дәүләт күләмендә күреп һәм дөрес аңлап, шул яңаның инде өстенлек итүен, тантанасын сурәтли белгән. Совет патриотизмы хисе белән янучы һәм халык каршында үзенең җаваплылыгын аңлаучы, иҗатын халык интереслары белән бәйли белүче художник кына нәтиҗәле итеп эшли ала, социалистик сәнгать таләпләре югарылыгына күтәрелә ала. Моның матур үрнәкләре — совет әдәбиятының иң яхшы атаклы әсәрләре, югары патриотизм белән сугарылган, чын халыкчан әсәрләр. Халыклар дуслыгы, совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлеге. совет патриотизмы Совет дәүләтенең җиңелмәүчән көчләренең чыганаклары, Ватаныбызның коммунизмга таба үсүендә зур этәргеч көчләр булып торалар. Бу көчләр совет сәнгате һәм әдәбияты өчен дә рухландыручы чыганак, нигез, төп җирлек булып тора. Совет әдәбиятының көче аның ха- лыкчанлыгында, халык интереслары, көрәше белән тыгыз бәйле булуында. Моннан бик күп еллар элек В. Г. Белинский, язучы иҗатының хәлиткеч төп сыйфаты — халыкчанлык дип әйткән иде. Нәрсә ул әдәбияттагы халыкчанлык? — дигән сорауга Белинский болай дип җавап бирә: әдәбияттагы халыкчанлык ул— «халыкның индивидуальлеге, үзенчәлеге чагылышы, барлык типик нечкәлекләре, буяулары һәм авырулары белән, аның эчке рухының һәм тышкы тормышының бирелеше». «Шагыйрь никадәр зур булса, шулкадәр миллирәк, чөнки ул милли рухның күбрәк ягына үтеп керә ала». Бөек тәнкыйтьче әдәбиятның халыкка хезмәт итәргә тиешлеген әйтә. Ленинизм сәнгатьтәге халыкчанлык проблемасын партиялелек принцибы яктылыгында хәл итә, сәнгатьтәге халыкчанлык партиялелек принцибы белән билгеләнә дип исәпли. В. И. Ленин «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле хезмәтендә халыкчанлык проблемасын әдәбиятның партиялелеге белән аерылгысыз бәйләнештә хәл итте. Ул халыкчан пролетариат әдәбияты турында: «Бу — азат әдәбият булачак, кешелекнең революцион фикеренең соңгы сүзен социалистик пролетариатның тәҗрибәсе һәм җанлы эше белән 
җнмешләндерәчәк, үткәннең тәҗрибәсе... белән хәзергенең тәҗрибәсе... арасында үзара даими тәэсир булдырачак», — дип язды. Халыкка хезмәт иткән сәнгать кенә чын сәнгать булуын Ленин бик күп тапкырлар әйтеп үткән иде. К. Цеткин белән булган беседада В. И. Ленин болай диде: «Сәнгать — халыкныкы. Аның тамырлары бик тирәндә, хезмәт иясе халкы массаларының калын катлавында булырга тиеш. Ул шушы массалар аңларлык һәм сөярлек булырга тиеш. Ул шушы массаларның хисләрен, фикерен һәм ихтыярын берләштерергә, аларны югары күтәрергә тиеш. Ул аларда художникларны уятырга һәм үстерергә тиеш». Шулай итеп, халык тормышын һәм көрәшен тирән чагылдырган, кешеләрдә югары мораль, эстетик хисләр, рухи ныклык тәрбияләгән, халыкның бөек идеаллары өчен, коммунизм җиңүе өчен көрәшкә мобилизацияләгән, югары идея һәм хисләр байлыгы белән массаны дулкынландыра алган сәнгать чын халыкчан сәнгать була ала. «Дөньяда иң алдынгы әдәбият булган совет әдәбиятының көче шунда ки, аның халык интересларыннан башка, дәүләт интересларыннан башка бүтән һичнинди интересы юк һәм булуы да мөмкин түгел» (ВКП(б) ҮК ның «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карарыннан). Партия Үзәк Комитеты үзенең тарихи карарларында, халыктан аерылган, формалистик, идея һәм художество ягыннан түбән әсәрләрнең безнең сәнгать өчен чит, яраксыз әсәрләр булуын әйтеп, сәнгать һәм әдәбият работникларын чын халыкчан әсәрләр иҗат итәргә өндәде. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Бөек дуслык» операсы турындагы карарында һәм иптәш Ждановның музыка эшлеклеләре киңәшмәсендәге ч ы г ы ш л ары нда сә н га тьтә ге фор м а - листик юнәлешкә, антидемократик
79 
 
 
тенденцияләргә, ялган новаторлыкка, чит ил культурасы каршында тез чүгү фактларына җимергеч удар ясалды. Кайбер композиторларның формализмга бирелүләре, халыктан аерылулары, халыкчан сәнгатькә каршы карашлар үткәрүләре фаш ителде. Формалистлар рус һәм Көнбатыш классикларының традицияләрен «искергән» дип исәпләп, бөтенләй кире кактылар, халык иҗатына тискәре карашта булдылар, яңа яшь көчләрнең үсүләрен тоткарладылар. Формалистик сәнгатькә социалистик җәмгыятьтә урын булуы мөмкин түгел. Халыкка каршы формалистик музыкадан «Европаның һәм Американың хәзерге заман модер- нистик буржуаз музыкасының исе — буржуаз культураның череп таркалуын, музыка сәнгатен бөтенләй инкарь итүне, аның тупикка килеп терәлүен чагылдыра торган буржуаз музыканың исе аңкып тора» («Бөек дуслык» операсы турында ВКП(б) ҮК карарыннан). Музыка сәнгате өлкәсендәге ялгышлар, чит күренешләр «совет композиторларының бер өлеше арасында Көнбатыш Европаның һәм Американың хәзерге замандагы төшенке музыкасы йогынтысы белән азыклан- дырыла торган буржуаз идеология калдыкларының бетеп җитмәгәнле- ген күрсәтәләр» иде. Марксизм-ленинизм форма белән эчтәлек бердәмлектә яшиләр, форманы эчтәлек билгели дип саный. Дөньяда үзүзеннән яшәгән ялангач форма юк. Форма белән эчтәлекнең диалектик берлегендә эчтәлек хәлиткеч роль уйный. Ләкин бу бердәмлекнең, форма белән эчтәлек мөнәсәбәтенең каршылыклы булуын да онытырга ярамый. Билгеле бер тарихи шартларда форма эчтәлеккә төгәл туры килеп бетмәве мөмкин; яңа эчтәлек үзенә гармоник рәвештә төгәл туры килгән форманы эзли һәм яна эчтәлек, элекке башка формалардай бикләнеп, форманы автоматик рәвештә буш урында тудырмый, ул элекке прогрессив формалар традициясе нигезендә яңаны үстерә. Форма белән эчтәлекнең үзара бәйләнешләрен ачкан конкрет үрнәкләрне без иптәш Сталинның эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культура турындагы формуласында бик ачык күрәбез. Иптәш Сталин шулай ук «А’вылда эшләү турында» (1933 ел) речендә дә бу сорауга тулы җавап бирде: 
«Ләкин колхозлар һәм Советлар — бары тик оешма формасы гына, дөрес, социалистик форма, ләкин шулай да оешма формасы гына. Бөтен эш бу формага нинди эчтәлек салынган булуга бәйләнгән» («Ленинизм мәсьәләләре», 11 нче басма, 403 бит, Татгосиздат). Татар совет әдәбиятында да формализм йогынтысына бирелгән язучылар булды. Ә. Фәйзи, С. Баттал, Ф. Хөсни, Ә. Еники иҗатларында бу кимчелек нык сизелде. Аларның иҗатындагы формализм, эстетлык күренешләре җәмәгатьчелек каршында хаклы рәвештә каты тәнкыйтькә очрады. Ләкин формализм калдыклары бөтенләй бетерелде инде, дип әйтү дөрес булмас иде. Формализмга, эстетлыкка каршы көрәш хәзер дә йомшартылмаска тиеш. «Әгәр дә формалистик бозулар музыканы ярлыландыра икән, бу исә шулай ук үз артыннан профессиональ мастерлыкны югалтуга китерә» (А. Жданов). Формализм идеясезлеккә, эчтәлекне зәгыйфьләндерүгә алып бара, ә бу исә сәнгатьне ярлыландыра, форманың үзен җимерә. Социалистик реализм форма төрлелеген, иҗат үзенчәлекләре байлыгын сорый. Социалистик реализм методы төрле формалистик «мөгез чыгаруларга», стандарт рецептларга, бер генә форманы законлаштыруга каршы. Безгә, В. Маяковский әйткәнчә, яхшы һәм төрле шагыйрьләр күбрәк кирәк. Тормышны өстән-өстән генә белүче һәм үзенең осталыгын күтәрү өстендә аз эшләүче язучы бөек чорыбызга җавап бирерлек югары сыйфатлы әсәрләр тудыра алмый. Шуңа күрә ВКП(б) Үзәк Комитеты, иптәш Сталин безне тормыштан артта калмаска, тырышып укырга, өйрәнергә кирәклеген кат-кат искәртеп торалар. Иптәш Сталин Д. Бед- ныйга, А. Безыменскийга, Билль- Белоцерковскийга язган, язучылар өчен аеруча әһәмиятле күрсәтмәләр
80 
 
 
биргән хатларында бу турыда тулы дәлилләр белән нигезләп, ачык итеп аңлата һәм иҗат эшләренә конкрет юнәлеш бирә. Яхшы әсәр тудыру өчен актуаль тема, теләк һәм әдәби замысел булу гына җитми, һәрвакыт тормышның үзәгендә булырга, тормышны эзлекле һәм тирән өйрәнә, күзәтә белергә кирәк. Социалистик сәнгать үсүе өчен бездә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Большевиклар партиясе безнең сәнгать һәм әдәбиятны барлык зарарлы чүпләрдән, халыкка, советка каршы элементлардан, сәнгатьтәге бөтен реакцион теория һәм агымнардан тазарта. Антипатриотик тән- кыптьчекосмополитлар группасы тар- мар ителде, фән һәм сәнгать өлкәсендәге буржуаз объективизмга, «тоташ агым» теориясенә „җимергеч удар ясалды, Александр Веселовский мәктәбе дип аталган либераль- буржуаз мәктәп фаш ителде. Космополитизм — кара империалистик реакциянең коралы, Америка империалистларының байрагы. Европа илләрен кол итү планы буенча алып барылган империалистик идеология «кампаниясе» революцион көчләргә, демократиягә, халыклар тынычлыгына каршы, дәүләтләрнең милли бәйсезлеген бетерүгә юнәлдерелгән. Фашистик буржуазия хәзер, ерткыч Гитлер шикелле үк, «бөтен дөнья хөкүмәте» турында хыяллана, халыкларның иреген таптый. Сәнгатьтәге космополитизм — ул милли үзенчәлекләрне, милли горурлык тамырын корытырга, инкарь итәргә омтылу, кешеләрдә патриотизм хисләрен үтерү, Көнбатыш буржуа культурасы каршында колларча баш ию дигән сүз. Космополитлар рус культурасының, бөтен кешелек дөньясының даһилары А. Пушкин, Л. Толстой, М. Горькийларның урынын череп таралган парнограф Миллер белән, бөтен яктылыкны кара болыт белән капларга омтылучы реакционер Сартр белән алыштырырга телиләр. Космополитизмның икенче ягы — буржуаз милләтчелек, милли нигилизм. Пролетариат интернационализмы бездә совет патриотизмы белән якыннан тоташа, ул буржуаз милләтчелекнең һәм шулай ук космополитизмның да дошманы. Космополитизм идеологиясе барлык милли моментларны, аерым халыкларның милли үзенчәлекләрен юкка чыгара, кече халыкларның милли казанышларын 
инкарь итә һәм, шулай итеп, империалистик баскыннарга юл чистарта, җирлек хәзерли. Пролетариат культурасы милли һәм интернациональ моментларның берлеге нигезендә үсә. Интернациональ культура милләтсез культура түгел. Иптәш Сталин үзенең хезмәтләрендә һәрбер халыкның милли үзенчәлеген, тарих дәвамында урнашкан традицияләрне, милли шартларны, культураның милли формадагы үсешен нык исәпкә алырга кирәклеген һәрвакыт әйтеп килә. Безнең илдә рус, украина, грузин, белорус, татар һ. б. халыкларның социалистик милли сәнгатьләре үсеше интернационализмны һич тә кире какмый. «Сәнгатьтәге интернационализм милли сәнгатьне читләтү һәм ярлыландыру нигезендә тумый. Киресенчә, интернационализм милли сәнгать чәчәк аткан җирдә туа» (А. Жданов). Милли культура турында Ленин — Сталин идеяләренең тормышка ашырылуы СССР халыклары социалистик культурасының чәчәк атуы үрнәкләрендә бик яхшы күренеп тора. Бездә һәрбер милләт Ватаныбыз тарихына, социалистик культура тарихына үзенең өлешен кертә. Безнең культура, шул исәптән сәнгать һәм әдәбият, иптәш Сталинның гениаль билгеләмәсе буенча, формасы белән милли һәм эчтәлеге белән социалистик булып үсә. ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарларын тирән аңлаган язучылар СССР халыклары дуслыгы, пролетар интернационализм темаларына җитди игътибар бирәләр. Татар совет әдәбиятында, мәсәлән, «Намус» һәм «Язгы җилләр» романнары бу мөһим темаларны да дөрес һәм ышанырлык итеп хәл итәләр. Рус һәм татар эшчеләренең бердәм революцион көрәше, тугайлык хисләре, хез


 
 
мәг ияләренең дуслыгы аеруча «Язгы җилләр»дә киң һәм тирән чабылган. х Ләкин милли әдәбиятларыбызда милләтчелек күренешләре, пролетар интернационализм принцибын бозу, дөрес аңламау фактлары бетеп җитмәгән әле. Украина шагыйре Со- сюра шигырьләрендәге җитди хаталарның «Правда» газетасы тарафыннан каты тәнкыйтьләнүе әнә шул турыда сөйли. Шулай ук тарихны бозып күрсәткән «Богдан Хмельницкий» операсының либреттосы да каты тәнкыйть ителде. Безнең татар совет әдәбияты эшчеләре дә бу тәнкыйтьтән җитди нәтиҗә ясарга тиешләр. «Правда» һәм «Культура и жизнь» газеталарының антипатриот-космополитларны фаш итеп язган мәкаләләрен бөтен совет халкы котлап каршы алды. 1949 елның 28 январенда «Правда» да басылган «Театр тәнкыйтьчеләренең бер антипатриотик группасы турында» исемле мәкалә, 1947—1949 елларда «Культура и жизнь» газетасында басылган буржуаз объективизм турындагы мәкаләләр, Г. Ф. Александровның китабы буенча философия дискуссиясендә иптәш Ждановның чыгышы бөтен идеология фронты эшчеләрен,, шул исәптән сәнгать һәм әдәбият өлкәсендәге иҗат көчләрен идея ягыннан коралландыруда бик җитди роль уйнадылар. һәм аларның әһәмиятләре хәзер дә бик зур. Иптәш Сталинның «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» исемле тарихи хезмәте марксизм-ленинизм философиясен, шулай ук совет сәнгате һәм әдәбияты теориясен яңа баскычка күтәрде. Бу гениаль хезмәт социалистик реализм проблемаларын хәл итү өчен юнәлеш бирә, теоретик нигез булып тора. Ул идея- художество осталыгы мәсьәләләрен, тел, стиль һ. б. проблемаларны дөрес чишүгә ярдәм итә. Иптәш Сталин хезмәте яктылыгында әдәбият тарихы, теориясе мәсьәләләрен өйрәнү эше хәзер бөтен Советлар Союзында киң күләмдә җәелеп китте. Ләкин татар совет әдәбияты эшчеләре һәм әдәбият, тел галимнәре бу өлкәдә канәгатьләнерлек эш алып баралар дип әйтеп булмый әле. Безнең матбугат берничә мәкалә басып чыгарудан ары узганы юк. Бүгенге татар теленең үсешен, әдәби тел, стиль мәсьәләләрен, аерым язучыларның осталыкларын, художество 
формасы мәсьәләләрен тирәннән өйрәнү буенча бездә төпле хезмәтләр юк диярлек. Моны практик эш белән кузгатып җибәрергә, оештырырга бик вакыт. Иҗат кадрларының үсүе әдәбият өлкәсендә большевистик тәнкыйтьнең теоретик югарылыгы, тәнкыйтьчеләрнең профессиональ осталыклары белән бәйләнгән. Үзәк Комитет карарларында моңа аерата басым ясап әйтелә. Бу юлда да хәзер инде сизелерлек адымнар ясала башлады. Партия карарларыннан сон. безнең илебезнең фән һәм сәнгать работниклары, шулай ук барлык хезмәт иясе массалары арасында большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең көчле дулкыны күтәрелде. Большевистик тәнкыйть әдәбият, сәнгать, биология, тел һ. б. фәннәр буенча иске калдыкларга каты удар ясады һәм аларның яңа үсешенә киң юл ачты. Татар әдәбиятында исә әдәби тәнкыйть бик нык артка калып бара, тәнкыйтьчеләрнең активлыгы бик түбән. «Совет әдәбияты» журналында һәм «Совет Татарстаны» газетасында басылган берән-сәрән рецензияләр, әлбәттә, әдәбият кадрларын да, укучыларны да канәгатьләндерә алмыйлар. Без биредә әле сан ягын гына әйтәбез. Ә сыйфат ягы исә тагын да күбрәк эшләүне сорый. Билгеле, Ф. Мөсәгыйть, Ф. Хөсни һәм Ф. Балыкчы иптәшләрнең «Намус» романы турында күсәк күтәреп язылган нигезсез рецензиясе яки А. Ясницкаяның «Намус» турында мәгънәсез, үз язганын үзе аңламыйча язган ялгыш рецензиясе кебек рецензияләр эшкә ярдәм итмиләр, алар язучыларны, укучыларны бутыйлар гына. Безнең әдәбият чын большевистик принципиаль тәнкыйтькә, әдәбият күтәрелешенә, язучыларның туктаусыз үсүенә ярдәм итә торган тәнкыйтькә мохтаҗ. Кайбер пешмәгән «тәнкыйтьчеләрдә» ара-тирә очрый 
6- .с. ә." № 8. 81 

82 
 
 
торган нигезсез җикеренүләргә, яхшы белән начарны аера белмичә, бөтен нәрсәгә кара буяу сылау күренешләренә, яки язучының уңышын вакытында күрмичә һәм уңышы белән рухланмыйча, теге я бу аерым йомшак якларын гына күреп, аны күпертү кебек мәгънәсезлекләргә безнең әдәбиятта һичбер нинди урын булмаска тиеш. «Безгә үзара тәнкыйтьнең теләсә ниндие кирәк түгел. — диде иптәш Сталин.— Безгә эшчеләр сыйныфының культура- лылыгын күтәрә торган, аның сугышчан рухын үстерә торган, аның җиңүгә ышанычын ныгыта торган, аның көчен арттыра торган һәм аңа илнең чын хуҗасы булырга ярдәм итә торган үзара тәнкыйть кирәк». ВКП(б) ның сәнгать һәм әдәбият буенча карарлары, партиянең үзәк матбугат органнары әнә шундый тәнкыйтьне, совет сәнгатендә партиялелек принцибын тәрбияли, без- неК кадрларны ныгыта, рухландыра торган чын тәнкыйть үрнәкләрен бирәләр. Партия берничә кинофильм, спектакль һәм әдәби әсәрләр буенча конкрет күрсәтмәләр ясады. Партия «Нахимов», «Яшь гвардия» фильмнары авторларын хаклы рәвештә тәнкыйтьләде. Шуннан соң ул авторлар үз ялгышларын төзәттеләр һәм бу ике фильм иң яхшы фильмнар рәтенә керде. А. Фадеевның «Яшь гвардия» романы турында партия матбугаты күрсәтмәләре һәм башка кайбер әсәрләрне (Катаевның «Совет власте өчен» романы, Кожевниковның «Утлы елга», Саф- роновның «Бекетов карьерасы» пьесалары) принципиаль большевистик тәнкыйть уты астына алу совет әдәбиятына бик әһәмиятле, уңышлы йогынты ясады. ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча карарлары социалистик сәнгать һәм әдәбият үсешенә яңа этәргеч бирделәр, аны югары баскычка күтәрделәр, әдәбият, театр, кино, музыка һәм сәнгатьнең башка работникларын яңа уңышларга рухландырдылар. Бу тарихи карарлар Сталин эпохасына лаеклы сәнгать һәм әдәбият өчен көрәш программасы булып торалар. Сәнгать һәм әдәбият мәсьәләләре буенча партия Үзәк Комитеты карарларыннан соң үткән еллар эчендә, партиянең һәм иптәш Сталинның 
көндәлек җитәкчелеге һәм кайгыр- тучанлыгы нәтиҗәсендә, совет сәнгате һәм әдәбияты чагыштырмаслык зур адымнар ясады, яңа яхшы әсәрләр белән баеды. Бу вакыт эчендә ике йөзгә якын театр эшлеклеләре һәм йөз илледән артык күренекле әдәби әсәрләр Сталин премиясе белән бүләкләнделәр. 1950 ел өчен 47 әдәби әсәр премия алды. Сәнгать һәм әдәбият сафларына яңа яшь көчләр өстәлде. Алар үзләренең талантлы әсәрләре белән киң нҗаг мөмкинлекләрен, совет яшьләренең туктаусыз үсә баруын күрсәттеләр. Безнең язучылар, драматурглар, шагыйрьләр үзләренең әсәрләрендә бүгенге көннең иң әһәмиятле үзәк темаларын, бөек коммунизм төзү эпохасының героикасын чагылдыралар. Соңгы елларда басылып чыккан һәм киң укучылар массасы арасында яратып укылган әсәрләрнең күп булуын күреп шатланасың һәм социалистик әдәбиятның байлыгы белән горурланасың. Ул китапларның исемнәрен биредә атап тезеп чыгуның кирәге юк, аларны масса бик яхшы белә. Иң характерлы бер ягын әйтергә кирәк: ул әсәрләрнең күпчелеге безнең тормышның бүгенге мәсьәләләренә багышланган һәм шактый бер зур өлеше соңгы елларда әдәбиятка килгән яшь талантлар тарафыннан иҗат ителгән. Советлар Союзындагы бөтен милли әдәбиятлар белән бергә, татар совет әдәбияты да зур уңышларга иреште. Быел Гомәр Бәшировнык «Намус» романы һәм Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы Сталин премиясе белән бүләкләнделәр. Халык арасында киң популярлык, мәхәббәт казанган бу ике романның бүләкләнү фактын Татарстан җәмәгатьчелеге татар совет культурасының бәйрәме итеп билгеләп үтте. «Намус» һәм «Язгы җилләр» романнарына үзәк газета һәм журналлар бик югары бәя бирделәр, совет әдәбиятында бүгенге көннең иң алдынгы әсәрләре рәтендә тора дип бәяләделәр. «Большевик» журналы 
83 
 
 
(№ 7, 1951 ел) «Намус» романы турында болан дип язды: «Татар язучысы Гомәр Бәшировның «Намус» романында колхозда хатын-кызның pane бик яхшы күрсәтелгән. Бу әсәргә Бөек Ватан сугышы елларында бер татар колхозының тормышы һәм эше сурәтләнә. Сугыш заманы, ирләр фронтка китеп беткән, машиналар, атлар җитешми. Менә шушы кыеп шартларда колхозчы хатын-кызлар илгә, фронтка икмәк бирү өчен фидакарьләрчә эшлиләр. Язучы шуны ышандырырлык итеп бирә. Бәшировның романы — үзенең иңендә сугыш авырлыгын батырларча күтәреп чыккан совет хатын-кызы турында бик һәйбәт, дулкынландыра торган, чын лиризм белән сугарылган поэма — проза белән язылган поэма. Бигрәк тә романның төп герое Нәфисә образы яхшы эшләнгән. Нәфисә безнең совет чорындагы чын алдынгы хатын-кыз тибы». Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романына да «Большевик» шундый ук югары бәя бирде: XIX гасырның ахырында һәм XX гасырның башында «эшчеләр сыйныфының, большевиклар партиясенең җитәкчелегендә, самодержавиене штурмлауга хәзерләнүе һәм эшчеләр сыйныфының җиңүче булып чыгуы Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» эпопеясында тулы һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән. Эшчеләр сыйныфының революцион үткәнен, патша самодержавиесе шартларында аның ге- роик көрәшен шулкадәр тирәнлек белән чагылдырган әсәрләр безнең әдәбиятыбызда күптән булганы юк иде». Бу ике роман Кави Нәҗми һәм Гомәр Бәширов иҗатларының нык үсүен, осталыклары күтәрелә баруын раслыйлар. Шул ук вакытта алар татар совет әдәбиятының, бигрәк тә прозасының җитлеккәнлеген күрсәтәләр һәм яңа күтәрелешен билгелиләр. Бу бик шатлыклы һәм әһәмиятле факт. Гомумән соңгы елларда безнең прозада матур җанлылык, җимешле эш нәтиҗәсе күренә. Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» повесте, Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романы, Г. Гобәйнең «Замана балалары» повесте. Ә. Фәйзинең «Тукай» романы, М. Максудның зур гына күләмле художестволы очерклары. Ф. Хөснинең «Җәй башы» повесте һ. б. безнең әдәбиятта инде төп урынны проза жанры алып торуын характерлыйлар. «Онытылмас еллар», «Алтын йолдыз» һәм «Замана балалары» кебек әсәрләрне 
укучылар яхшы бәя биреп каршы алдылар. Поэзия өлкәсендә дә безнең уңышларыбыз аз түгел. С. Хәким, Ә. Давыдов поэмалары, Ш. Ман*нур, Ә. Исхак, Ә. Ерикәй, Г. Хуҗи, М. Сад- ри, Н. Арсланов, Ш. Мөдәррис. 3. Нури, Ә. 'Юнус, М. Хөсәен һ. б. лирик шигырьләре, киң иҗат мөмкинлекләре булуы турында сөйлиләр. Ләкин безнең бүгенге поэзиядә тиешле киңлек, тирәнлек, зур иҗат өчен җитәрлек дәрәҗәдә бүгенге тормышны белү, якыннан хис итү, дулкынлану җитәрлек түгел. Бик күп шигырьләрдә фикер ярлылыгы күзгә ташлана. Безнең шагыйрьләр осталыкны күтәрү өстендә әле бик аз эшлиләр. Безнең әдәбиятта хәзер аеруча драматургия аксап килә. Дөрес, безнең драматургия М. Әмирнең «Миңлекамал», «Тормыш җыры» пьесалары, Т. Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» драмасы, Н. Исәнбәтнең «/Мулланур Вахитов» драмасы белән баеды. А. Әхмәтнең «Серләр»е, драматик эшләнешендәге кимчелекләренә карамастан, яңа эчтәлек белән килгән өметле бер әсәр булды. Ләкин болар гына театрларны, тамашачылар массасын канәгатьләндерә алмый. Драматургия өлкәсе драматургларның активлыкларын, осталыкларын күтәрү, яңа яшь кадрларны түземлелек белән тәрбияләү буенча практик ярдәм оештыру, большевистик театр тәнкыйтен җанландыру юлында нәтиҗәле чаралар күрүне сорый. Театр һәм драматургия мәсьәләләре буенча принципиаль җитди рәвештә фикерләр белән уртаклашу да бик әһәмиятле. Партия совет язучылары алдына профессиональ осталыкны күтәрү бурычын бөтен . кискенлеге белән куйды. Безнең әдәбиятның хәзерге үсеше барыннан да элек язучылык осталыгын моңарчы булмаган дәрә
84 
 
 
җәдә югары күгәрү белән бәйләнгән. Биредә сүз әдәби-иҗат алымнарын формаль төстә өйрәнү турында бармый. Сүз тормышны тирәннән аңлауга, белүгә нигезләнгән осталык, тормышның үзе биреп торган характерлы конфликтларны, вакыйгаларны, сюжетларны, үзәк образларны күрә һәм чынлыкны дөрес чагылдыра белү турында бара. Безнең әдәбиятта чорыбызның төп repot4 - - большевик образы, совет эшчеләр сыйныфының тупланма героик образлары иҗат ителергә тиеш. Татарстан язучылары алдында хәзер киң җәелеп барган нефть промышленносте темасын, Татарстан нефтьчеләре, новаторлары образларын гәүдәләндерү кебек мактаулы бурыч тора. Язучы өчен монда һәркемне дулкынландырырлык никадәр материал, яңалык, хәрәкәт бар! Совет әдәбиятында өйрәнерлек, үрнәк алырлык әсәрләр аз түгел. Язучылар, бигрәк тә яшь язучылар Сталин премиясе белән бүләкләнгән атаклы әсәрләрне яхшы белергә, тәҗрибәләрен җентекләп өйрәнергә тиешләр. Совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләре большевистик партиялелек, совет патриотизмы белән, тормышка якын торулары һәм чын художестволы әсәрләр булулары белән аерылалар. Социалистик хезмәт тантанасын сурәтләү һәм җырлау, совет патриотизмы бөек төзелешнең бөтен тармакларындагы халык инициативасы, новаторлыгы, героик хезмәте белән аерылгысыз бәйләнгән булуын җанлы образларда гәүдәләндерү совет әдәбиятының иң характерлы сыйфатларыннан берсе булып тора. B. Ажаевның «Москвадан еракта»,. C. Бабаевскийиын «Алтын йолдыз кавалеры», Е. Мальцевның «Чын йөрәктән», П. Павленконың «Бәхет», Г. Бәшировның «Намус», Г. Николае- ваның «Урак өсте» романнарында һәм башка бик күп әсәрләрдә яңа совет кешеләре — коммунизм төзүчеләр, аларның характерларындагы коммунистик сыйфатлар, хезмәткә яңа мөнәсәбәт чагылган. Язучылар, драматурглар, художниклар һәм театр эшчеләре совет халкының сөекле образларын — бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталин образларын иҗат итү проблемасын кыюрак һәм тирәнрәк хәл итә башладылар. Драматург В. Вишневский «Онытылмас 1919» пьесасында Ленин 
һәм Сталин образларын тирән һәм дөрес иҗат итеп, зур иҗади уңышка иреште. П. Павленконың «Бәхет» романына карата да шуны ук әйтергә кирәк. Кави Нәҗмидә дә бөек юлбашчыларыбыз образларын иҗат итүгә якынлашу күренә. «Язгы җилләр» романында Казан эшчеләренең революцион көрәше большевиклар партиясе Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә бөтен Россия эшчеләр сыйныфы хәрәкәте белән аерылгысыз бәйләнештә бирелә, иптәш Сталинның Бакудагы революцион эше Казан эшчеләрен дә рухландырып торуы чагылдыры- ла. Бу, әлбәттә, К. Нәҗминең иҗат мөмкинлеге, колачы киң булуы, кыюлыгы турында сөйли. Якын киләчәктә К- Нәҗми юлбашчылар образларын яңа әсәренең үзәк урынына куеп, тагын да киңрәк планда иҗат итәр, дип ышанырга нигез бар. Безнең совет сәнгате һәм әдәбияты, ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарлары белән рухланып, күп милләтле һәм бердәм социалистик сәнгать һәм әдәбият булып чәчәк ата. С. Вургун, Б .Кербабаев, М. Ауэ- зов, Г. Леонидзс, А. Малышко, Тур- суи-Задә, А. Корнейчук, К. Нәҗми, Г. Бәширов һ. б. әсәрләренең бөтен совет илендә киң укучылар тарафыннан хөрмәт белән каршы алынулары һич очраклы хәл түгел. Совет сәнгате һәм әдәбияты — хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирүдә актив коралларның берсе. Социалистик сәнгатьнең һәм әдәбиятның оештыручаилык, мобилиза- цияләүчәнлек һәм тормышны үзгәртеп корудагы роле һичшиксез зур. Алар политик көрәштә актив катнашалар, искелек калдыкларына, космополитизмга, чит ил каршында тез чүгүчелеккә каршы көрәш алып баралар, яңа сугыш утын кабызучыларны — Америка һәм Англия империалистларын, аларның сатлык иярченнәрен аяусыз фаш итәләр. «Хәзер иң яхшы әдәби әсәрләр, — ди иптәш Молотов, — идея ягыннан үзләрен коммунизм белән аерылгысыз бәй


 
 
ләнештә хис итүче язучылар каләменнән чыккай булуын очраклы хәл лип санап булмый. Безнең илдә коммунизм дәртле хезмәткә, Ватан өчен геронк көрәшкә, югары идея иҗатына рухландыра». Совет сәнгате һәм совет әдәбиятының бөтен дөнья күләмендәге әһәмиятен һәркем күреп тора; алар чит илләрдәге демократик, прогрессив көчләрнең үсешенә гаять зур йогынты ясыйлар. Немец фашистлары тарафыннан үтерелгән, фашизмга каршы батыр көрәшче — язучы Юлиус Фучик, «Җәза алдыннан сүз» исемле күңел тетрәткеч китап авторы, 1935 елларда ук совет язучылары- ның тарихи һәм хәзерге темаларга багышланган әсәрләренә тирән мәхәббәтен белдереп, болай дип язган иде: «Бу китаплар совет халкының үткәндәге газапларын һәм яңа уңышларын чагылдырып кына калмыйлар, алар үзләре үк шушы уңышларның җанлы шаһитлары булып торалар, һәм менә шуңа күрә дә алар, бу китаплар, бөтен дөнья революциясе өчен безнең көрәштә безгә турыдан-туры ярдәм итәләр». Капиталистик илләрдә яшәүче Говард 
Фаст, Л. Арагон, Н. Хикмәт шикелле бик күп прогрессив язучылар совет әдәбиятына югары бәя бирәләр һәм аңардан өйрәнәләр. Совет әдәбиятының зур уңышлары нигезендә социалистик төзелеш фронтының бөек җиңүләре ята. Аның үсеше совет строеның уңышларын һәм өстенлеген күрсәтә. Иптәш В. AL Молотов Бөек Октябрь социалистик революциясенең 31 еллыгы турындагы докладында совет сәнгатенә һәм әдәбиятына аеруча югары бәя бирде. «Без совет сәнгатенең уңышлары белән дә, — диде иптәш Молотов, — соңгы вакытта, бигрәк тә совет әдәбияты уңышлары белән горурланырга хакыбыз бар. Бу — партиянең юнәлеш бирүче җитәкчелегенең зур казанышы. Безнең әдәбиятыбыз, кинобыз һәм сәнгатьнең башка төрләре үзләренең образларында совет эпохасы вакыйгаларының һәм совет кешеләре эшенең идея мәгънәсен ача торган әсәрләргә торган саен күбрәк байыйлар».