Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ӘДӘБИ ТАТАРСТАН"

 

VI 
(1950 елның 4 саны)
 Альманах Анатолий Мелузников- ның «Тынычлык байрагы астына» исемле шигыре белән башлана. Бу шигырь грамоталы язылудан ары китмәгән. Автор үзенең темасын — хәзерге көйдә шундый әһәмиятле һәм дулкынландыргыч теманы ачар өчен бер генә яңа фикер дә, бер генә образ да, бер генә яңа сүз дә тапмаган. Иптәш Мелузниковның .исенә төшерәсе килә: укучыга әйтерлек үз сүзе булмаган язучының каләмгә тотынырга хакы юк. Теманың чамадан тыш әһәмиятле булуы гына мәсьәләне хәл итми. Чын язучы — беллетрист, шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче — алган темасын шундый итеп хәл итәргә тиеш, язучы теманы белүе белән, аны ачык һәм калку                      VI Казанда «Литературный Татарстан» (Әдәби Татарстан) исемле әдәби альманах чыгып килә. Ул ел саен системалы рәвештә берничә номер басыла. Анда Татарстанда яшәүче рус язучылары актив катнашалар һәм татар совет язучыларыиың русчага тәрҗемә ителгән әсәрләре басылалар. Бу альманахның һәр номерын СССР Совет Язучылары Союзының Өлкә язучылары белән эшләү комиссиясе тикшереп бара һәм үзенең фикерләрен Татарстан Совет Язучылары Союзына җибәреп тора. Бу рецензия дә СССР Совет Язучылары Союзы тарафыннан җибәрелде. итеп яктыртуы белән укучыны дулкынландыра алсын. Шигырем
107 
 
 
кешенекеннән ким түгел, дип кенә котылырга ярамый. Мелузниковның икенче әсәре — «Зәңгәр шәл» шигыре яхшырак язылган. Җырның ышандыру көче бар. Теле дә, сюжеты да, рифмалары да — барысы да үз урынында. Дөрес, монда куелган бурыч та, беренче шигырьгә караганда, җиңелрәк. Шул ук авторның шигырь белән язылган «Сакта» исемле әкиятеннән өзек озынгарак киткән (бигрәк тә әкиятнең балалар өчен язылган булуын исәпкә алырга кирәк). Әкиятнең темасы кызыклы. Михаил Скороходовның «Халыклар бүләге» (12 юл) шигыре иптәш Сталин юбилеена бүләкләр җибәрүгә багышланган. Ләкин бу әсәр корырак язылган. Темасы лирик җылылык өчен, дулкынлану өчен чиксез күп мөмкинлек ача. Автор: «Революция Музеенда ишеттем мин Булачак революцияләр тавышын», дип нәтиҗә чыгара, ләкин шигырьнең эчтәлегендә дә, бу тезисның логик фикер агышында да бу нәтиҗә җитәрлек нигезләнмәгән. Ю. Каревның «Урманда» исемле новеете бары кырык биттән генә тора. Ләкин бу хикәя түгел* инде, чыннан да повесть. Материалы да, темасы' да кызыклы: урман хәзерләү участогына беренче мәртәбә начальник итеп билгеләнгән инженер кыз яз көне кечкенә елга буенча агач агызу эшенә кыштан ук хәзерләнергә тели, чөнки вакыт үтә, урман төзелеш өчен кирәк, ә узкоколейка төзү бик озакка сузылачак. Табигый, инженер кыз, кайбер район р а бот н и к л арының ка р ш ы торуларына карамастан, җиңеп чыга. Повесть төгәл, локаник тел белән язылган. Гомумән, мондый төгәллек законлы алым. Мондый стиль повесть өчен әйбәт булса кирәк: роман өчен кыска фраза артык кылану булыр иде, хикәядә — бөтен хәрәкәт тупланып бирелгән һәм вакыйга тиз бетә торган җанрда мондый саран график алым ышандырырлык яңгырамас иде. «Урманда» повестенда автор кайвакыт артык төгәллеккә бирелеп китә, кирәкле күп кенә әйберләрне әйтеп бетерми, шуның аркасында кешеләр ачылып бетми калалар. Җитешсезлегенә дә карамастан, авторның материалны яхшы белүе күренә. Аның сөйләрлек нәрсәләре күп. Ләкин, беренчедән, стиль сакларга тырышудан, 
икенчедән, әдәби техниканың җитешмәве сәбәпле, Карев сюжет өчен кирәкле детальләрдән кача, геройларның характерын ачарга тырышмый диярлек. Бәлки ул, геройлар турында ишарә ясау да җитә, дип уйлыйдыр. Юкка! Әсәр төссез, сыек булып чыккан. Бу — кызганыч. Чөнки әсәр башкача, яхшы була алыр иде. Күрәсең, кимчелекләрне бетерү өчен эшләргә кирәк әле. Баш герой Ленаның да, райком секретаре Волгинның да, Быстровның да, башкаларның да характерларын ача төшәргә кирәк. Аннан соң: повесть агач агызу эшен оештыруны күрсәтү өчен язылган. Шулай булгач, агач агызу процессын тулырак күрсәтергә мөмкин түгел идемени? Агач агызу кебек катлаулы эшне сурәтләүгә өч бит урын бирү — бары кирәк булган өчен генә язу, котылып калу, ә повестьның төгәлләнүе түгел. Борис Нойсның «Балалар бәхете өчен» исемле шигыре Мелузников- ның «Тынычлык байрагы астына» дигән шигырендәге кимчелекне ту- лысынча кабатлый: автор үзе күтәргән мәсьәләне газетадан укыган да рифмага салган, үзеннән бернәрсә дә өстәмәгән. Биредә бернинди поэзия дә юк. Шигырь шундый тәэсир калдыра. Г. Паушкинның җыентыкка ике әйберсе кертелгән: «Волга» шигыре һәм автор үзе повесть дип атаган «Геройлар заставасы» әсәре. «Волга» — бу китапка кергән шигырьләрнең иң уңышлысы. Анда фикерләр бар, образ бар, нәрсәдер үзенеке бар. Бөек Ватан сугышында фашистлардан үч алуның башлануын Волга аша сурәтләү үзе үк уңышлы кебек күренә. Чыннан да, көнбатышка таба һөҗүмгә күчү  
108 
 
 
Сталинградтан башланды һәм шагыйрьнең бөек елга турында, 
«Бу син күтәрелдең, кайнап, Дулкының каплады Берлинны», дип әйтергә хакы бар. «Геройлар заставасы» повесть түгел, билгеле; ә очерклар җыелмасы. Бу очерклар яңача, ачык итеп, уйланып язылганнар. Әсәрнең нигезендә авторның үз тәҗрибәсе ята һәм бу — күңелле. i Кызганычка каршы, пограничниклар турында автор сирәк сөйли, ул моңарчы чыккан әсәрләрдә әйтелгәннәрдән тыш яңа нәрсә аз тапкан. Шуның өстәвенә тормыш материалын өзекләр рәвешендә (фрагмен- тарь) бирү—болар, әлбәттә, законлы күренешләр,— бу очеркларның өстәнрәк эшләнгән икәнен күрсәтәләр, бар нәрсә агып кына тора. Пограничникларның тормышы бик җинел булып күз алдына килә: кыенлыкларны җиңеп уңышка ирешүләре күрсәтелмәгән. Бөек Ватан сугышыннан соң пограничниклар хезмәтенә яңа сыйфатлар да өстәлде бит. Безнең бөтен халык армиядә булып кайтты. Пограничникларның үзләре дә ул елларда хәрәкәттәге армия сугышчылары булдылар. Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: барлык фронтларда пограничниклардан иң батыр һәм оста сугышучы гаскәрләр төзелде. Билгеле, 1939 ел заставасын тасвирлаганда, бу турыда сөйләп булмый. Ләкин пограничникларның сугышчан сыйфатлары нәкъ сугыш алды елларында тудылар. Менә бу турыда я сүз башында, яки әсәрнең азагында — сугыштан соңгы заставаны сурәтләгәндә әйтергә кирәк иде. Фашизмга каршы титаник сугышта могҗизалар күрсәткән батыр совет сугышчыларының тәрбияләнү атмосферасын инде 1939 ел турында язылган очеркларда укучы сизәргә тиеш. Язучы үзе кызыклы дип тапкан материалын әсәренә кертергә хаклы. Бу бәхәссез. Ләкин Паушкин пограничникларның Ватан сугышында катнашуларын күрсәтми һәм шуның белән үзенең повестен да, геройларын да ярлыландыра. Сугышның бары беренче көннәрен генә сурәтләү белән ул юкка чикләнеп калган. Заставаның Антонеску чорындагы Румыния чигендә урнашуын автор очеркларның башында ук әйтми. Моны 
соңыннан гына, очеркларны чагыштырып карагач кына аңлыйсың. Әгәр дә автор башта ук вакыйганың 1939—40 елларда башлануын әйтсә, авторның Румыниягә карата кире мөнәсәбәте укучыны аптырашта калдырмас иде, без моның бояр Румыниясенә карата булган мөнәсәбәт икәнен шунда ук аңлар идек. Очерклар азагында да Прутнын аръягында хәзер бөтенләй башка румыннар яшәве турында ачык әйтелмәгән. Кечкенә генә искәрмә: румын офицерын сурәтләгәндә автор аның чинын локотенент дип күрсәтә (автор үзе «локатинент» дип яза). Паушкин бу сүзгә комментарий бир- мәгәнлектән, укучы сүзнең лейтенант чинындагы офицер турында барганлыгын аңламый. Гариф Галиевның «Хаттан башланды» исемле бер пәрдәлек пьесасы җитди темага язылган һәм ул яхшы уйланган. Ләкин авторның яшь драматургларга хас бер кимчелеге бар: ул бөтен пьесаны бары бер положениегә, бер алымга корган. Болай караганда аның алымы кызыклы. Ләкин сюжет эчендәге борылышларны бирмәгәндә, аларга каршы көрәш алып барыла торган персонажларның, бирешмәскә тырышып, каршылык күрсәтүен ачмаганда, пьеса тумый, бары тик «күренеш» кенә булып кала. Армия сафында хезмәт итүче берәүгә, колхоз председателенең авылдашына, колхоздагы җитешсезлекләр турында белдереп хат язарга йөрү-—председательнең тынычлыгын югалта. Ләкин сәхнәдә председательнең хатка каршы хәрәкәте күренми. Ул соңыннан төзәлергә вәгъдә бирә. Бу — ярый. Ләкин ул үзенең сүзен эше белән расламый, ә автор, бернинди үзгәрешсез диярлек, предсе
109 
 
 
дательне кысрыклау алымын кабатлый тора. Бу нәрсә тамашачыны ялыктыра, чөнки аңа инде бөтенесе билгеле. Эш формада гына түгел. Биредә әсәрнең идеясе дә аксый. Ни өчен колхоз председателе Әхмәтша артка калган? Бу пьесада аңлатылмый. ^ГӘР Әхмәтшаның килеп чыккан вакыйгага каршы торуы күрсәтелсә, артта калуның сәбәпләрен тирәнрәк ачарга булыр иде. Председательнең характеры аның эш хәрәкәтендә ачылыр иде. Акрын кыймылдаучы җитәкчене төзәтергә теләп, хәйлә корган колхозчы Сабур белән председательнең бәрелешен күзәтү тамашачыга да кызыграк булыр иде. Пьесаны болай итеп караганда колхозның тормышы тулырак чагылыр иде. Пьеса бу хәлендә, Сабур тамашачыга үзенең беренче хәйләсен ачкач, бетә — ягъни Сабур үзенең армиядәге улына колхозның җитешсез- лекләре турында хат яздырырга председательгә килә. Сабур һәм аның яклы кешеләрнең башка хәйләләре тамашачыга инде үзеннән- үзе ачык. Анатолий Коваленконың ике мәсәле— «Зоолог һәм мәсәлче», «Төлке һәм комбинатор» безнең уйлавыбызча җитлеккән әсәрләр. Эчтәлекләре һәм шигырь төзелеше буенча бу әсәрләрне теләсәң кайда — «Крокодил»да, «Литературная га- зета»да һ. б. урнаштырырга мөмкин. Иван Заботин «Расправа» исемле тарихи повесть һәм «Халык бәхете өчен» исемле очерк язган. 1836 елда, император Николай Казанга килгәч, Казан тулачылары аңа жалоба белән киләләр. 1837 елда шуның өчен аларга җәза бирелә. Заботиң «Расправа» әсәрендә менә шул турыда сөйли. Автор урыны-урыны белән эшчеләр тормышы турында язылган әсәрләр тәэсиренә бирелә: халыкның шау- шуы, массаның хәрәкәтен күрсәткән динамикалы картиналар, тән җәзасы бирү һәм шуңа ошашлы башка моментлар яңа хисләр уятмыйлар. Бу тарихи вакыйганы раслаучы барлык документларны автор табып бетерә алмаган булса кирәк, — кайвакыт хикәяләү өзелә, автор тиз-тиз генә сөйләп үтә. Вакыйганың ахыры беркадәр томанлырак калган; җәзага тартылган 
эшчеләрне күрсәтү белән генә чикләнмичә, табыш алган чиновникларны да күрсәтергә булыр иде. «Халык бәхете өчен» очеркы Татарстанның атаклы селекционеркаем Хәдичә Байчуровага багышланган. Очерк ачык язылган, автор материалны белә. Ләкин иптәш Байчурованың тормыш юлы — караңгы бер татар авылыннан чыккан кызның күренекле галим дәрәҗәсенә күтәрелүе — турында күбрәк ишетәсе килә. Заботин бу хакта бик аз яза. Ә ислам хөкем сөргән заманда хатын-кызларга белем алу бигрәк тә кыен булган бит. Сибгать Хәкимнең «Фазыл чишмәсе» исемле җыры (А. Колесников тәрҗемәсе) төгәл һәм оста язылган. Анда халык җырларында була торган чын лирика бар. Тәрҗемәче дә үз эшен әйбәт башкарган. Л. Юдкевич һәм В. Кодухов «А. Колесников шигырьләре» дигән мәкалә язганнар. Сүз юк, авторлар материалны өйрәнеп, белеп язганнар, алган бурычларын намус белән башкарганнар, тик поэзия турында язганда шундый битараф тел белән язу кирәкмәс иде. Шагыйрьне тәнкыйтьләгәндә үзеңнең дә поэзия өчен януың кирәк. Безнең ике авторда исә бу нәрсә сизелми. Ефим Бушканец «Маяковский Казанда» исемле истәлек язган. Ләкин ул бу зур теманы яктыртканда, автор бөек шагыйрьнең Казанга килүенә карата газеталарда бирелгән откликлар, Маяковскийны күреп белүчеләрнең истәлекләре һәм шагыйрьнең үзеннән берничә цитата китерү белән чикләнгән. Каршы килмибез. Ләкин редакция искә алсын иде: Маяковскийныц Казанга килүе кебек җаваплы теманы тирәнрәк эшкәртү кирәк түгел идеме икән? Шагыйрь үзе Казан турында дулкынланып шигырь язган бит. Бәлки Маяковский чыгышларында
110 
 
 
катнашучыларны эзләп табарга кирәк булгандыр. Алар аның турында нәрсә булса да хәтерлиләрдер? Укучы безнец кыскача бу обзордан ’ күргәндер: альманахка күп төрле, материал тупланган һәм анда. бусын кертергә кирәк түгел иде, дип кызганып 
сөйләрлек материал юк. Редакторлар «Әдәби Татарстан»™ авторларны күбрәк тартырга тиешләр. Алдагы номерларын планлаштырырга, әдәби заказлар бирергә кирәк. Авторлар биргәнне генә бастыру, шуны көтеп яту ярамый. Ә хәзергә эш шулай тора. В