Логотип Казан Утлары
Шигърият

САБИТНЫҢ УКЫРГА ӨЙРӘНҮЕ 


Сабит алты яшендә — инде гаклы башында, Ялгыз, иркә бала ул — әткәләре кашында. Шуңар күрә шаян ул — бик күп уйный, наян ул, Күңеллелек, көлкеләр — таба әллә каян ул. Фәһме 1 үткен, ул зирәк, — андый балалар сирәк, һәр әйберне сорый ул — бу ни нәрсә? ник кирәк? Сабит сорый җентекләп, — һәр нәрсәне бөртекләп, Әти белән әнисе — җавап бирә бик ипләп. Бер көн Сабит әткәсен — күреп әйтә әйтәсен: «Әти, миңа әлеппи — кайчан алып кайтасың? Мине укырга өйрәт, — миңа укырга кирәк, Үзем укыйм мин китап—үзем сөйләп һәм көйләп». Атасы хәйран калды, — китапчыга җөгерде, «Бүләк» атлы әлифба — алып кайтты ул берне. «Бер адым» дип гыйлемгә — өйрәтә ул Сабитка, Салган Сабит ихласын — кош бәпкәседәй җимгә. Монысы «әлиф», монысы «ба», — бу хәреф «җим», монысы «та», Бусы «дал» хәрефе була, — бу хәреф «зат»9 10, монысы «та»11. Салган Сабит муенны, — оныткан ул уенны, Тыршып укый «Бүләк»не, — белми көнне һәм төнне. Әткәй алган китапны—тапты Сабит бик татлы, Тиздән белде бик яхшы — нинди хәреф ни атлы. Беркөн чәй эчкән вакыт, — укый Сабит шартлатып, Әти белән әнисе — торышалар шаккатып. Укуы өзек аның, — балачарак баланың: «Бу ә-лиф-ба бүләге, — Харитонов бабаның». Хәйран булды әнкәсе — галим булгач бәпкәсе, Чәй катында җылмая — куанычлы әткәсе. Күрсәң иде әнкәсен! — кочып алган бәпкәсен, Үбә, үбә бихисап — битен, күзен һәм кашын.