Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ ҺӘМ ТӘРҖЕМӘЧЕ


(Сәрвәр Әдһәмованың тууына 50 ел тулу уңае белән)
1923 елның язында, Томск шәһәренең балалар йортында «Авыл тормышыннан бер күренеш» исемле пьеса сәхйәгә куела. Аны балалар үзләре башкаралар, авторы шул ук балалар йортының тәрбиячесе Сәр-вәр Әдһәмова була.
Сәрвәр иптәш Әдһәмова үзенен шушы беренче әсәреннән авылдагы сыйнфый көрәшне чагылдыра башлый һәм яңа тормышның кыю рәвештә ерак авылларга хәтле барып керүен тасвир итә. Аның бу әсәре 1925 елда Казанда аерым китап бу-лып басылып чыга һәм ул заманында балалар сәхнәсендә күп тапкырлар уйналып йөри. Тагын бер ел үткәч, Сәрвәр Әдһәмова иптәш пионерлар тормышын чагылдырган «Хәзер бул!» исемле пьеса язып бастыра.
Беренче әсәрләренең унышы яшь авторга иҗади дәрт, рух бирәләр. Ул каләмен тагын да ышанычлырак итеп тота башлый. 1926 һәм 1927 елларда без аның «Пионер каләме» журналы һәм «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә һәм соңрак, бөек Ватан сугышы елларында, «Совет әдәбияты» журналы битләрендә дә шигырьләр һәм хикәяләрен очратабыз. Әдһәмова иптәш күп еллар балалар арасында яшәгәнгә һәм эшләгәнгә күрә, ул яшүсмерләрнең психологияләрен, теләкләрен яхшы белеп яза. Әнә шуңа күрә дә аның балалар өчен язылган хикәяләре булсын, шигырьләре булсын аңлаешлы, җиңел телдә язылган булалар.
Аның 1937 елда язылган «Пар коңгыз» исемле сюжетлы шигыре болай башланып китә:
Кичә без —
Фәрит, мин һәм Йолдыз,— Өчәвебез
Тоттык зур пар коңгыз.
Җайладык
Күк җептән дилбегә, Бәйләдек пар коңгыз биленә. Инде эш Калды тик арбада.
Баш ватып
Тормадык анда да.
Аны без
Юнәттек тартмадан, Бармы эш Без уйлап тапмаган?
1948 елны Сәрвәр Әдһәмованың «Дуслар» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыкты. Бу җыентыкта аның «Тубалбаш», «Дуслар» һәм «Нәни булышчы» исемле өч хикәясе урнаштырылган. Бу әсәрләр язучының иҗаты яхшы ук үскәнлеген ачык күрсәтеп торалар. Аның бу хикәяләре, элекке елларда язылган әсәрләренә караганда, тагын да әһәмиятлерәк, тагын да җитдирәк темаларга багышланганнар.
«Тубалбаш» исемле хикәясендә язучы колхоз балаларының эш сөюләрен һәм олыларга ярдәм итүләрен чагылдыру белән бергә, илебезнең гүзәл табигать күренешләрен дә уңышлы тасвир итә.
Хикәядә безнең илебездә яши торган төрле милләт балаларының дуслыгы матур чагыла. Бөек Ватан сугышы елларында блокадада калган Ленинград кызы Ася вакытлыча
125
Татарстан авылларының берсендә яшәргә мәҗбүр була. Ләкин рус кызы татар авылы балалары арасында туганлык, дуслык шартларында яши. Чөнки ул икенче бер милләт кешеләре арасында торса да, совет авылында яши, совет кешеләре арасында тора. Татар балалары рус кызы Ася белән бергә олыларга колхоз эшендә ярдәм итәләр, Ася белән бергә урманга баралар. Алар Асяны шулкадәр якын күрәләр, үз итәләр, хәтта үзләре урманда тоткан аю баласын да аңа, Ленинградка биреп җибәрергә хәзер торалар.
Урманда аю баласын тоткач, Ася үзенең туган һәм якын шәһәре Ленинградны искә төшерә:
«Шунда Ася кинәт күңелсезләнеп:
— Безнең Ленинград зоопаркында нинди аюлар бар иде! Хәзер юктыр инде алар. Анда да бомба төште бит,— дип көрсенеп кунды.
— Ленинград дигәч, искә төште әле,— диде Мортаза абзый, аңа таба борылып.— Син шул Ленинград балалары йортыннан бит. Сезгә дә берничә хат бар. Үзең белән алып кит булмаса. Минем әле юл өстендә ике авылга хатлар өләшеп китәсем бар. Көткән кешегә минуты әллә ни тора бит аның. Заказной булса, бирмәс идем. Ул якка строгий Мортаза абзагыз!— дип эреләнеп карап куйды.
Аннан, авыз эченнән нәрсәдер мыгыр- дый-мыгырдый, сумкасын актарып, юка гына бер төргәк хат чыгарып бирде.
Ася:
— Минем хат ала торган кешем юк инде. Шулай да кемнәргә икән бу хатлар?— дип кызыксынып, конвертларга күз төшерүгә, агарынып китте.— Ой!
-—Ася! Ни булды сиңа? — диде аның янында утырган Илдус.
—- Әтиемнең кулы! Миңа бу хат. Папа! Ой!..
Ул, калтыранган куллары белән ашыга- ашыга конвертны ертып, хатны алып укырга кереште. Кыска гына бу хатта әтисе аңа үзенең башта партизаннар отрядында булып хәбәрләшә алмаганлыгын, соңыннан Асяның кайда икәнен белмәгәнлектән, озак хат яза алмавын белдергән һәм дошманнарны тар-мар иткәч тә, Асяны килеп алырга вәгъдә иткән иде.
—• Озакламый бездән китәсең инде алайса,— диде Илдус.— Тубалбашны да үзең белән алып китәрсең, Ася, яме? Ленинград зоопаркына бирерсең!»
Совет хөкүмәте тарафыннан үлем кочагыннан алып калынган төрле милләт балалары әнә шулай көр, шат, тату яшиләр.-
Сәрвәр Әдһәмова үзенең утыз елга якын иҗат гомеренең күп өлешен тәрҗемә эшенә бирде. Рус классик әдәбиятын һәм хәзерге рус совет язучыларының күренекле әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү һәм аларны татар укучыларына җитке-рүдә дә аның хезмәте күп булды. Тәрҗемә эшенең әһәмияте бик зур. Кардәш милләтләрнең, беренче чиратта, бөек рус әдәбиятының алдынгы әсәрләрен татар укучыларына үз ана телләрендә җиткерү эше мактаулы һәм данлы эш булып тора. Чернышевский да тәрҗемә эшенә” зур бәя биреп, тәрҗемә әдәбиятының: «халык аңының үсүендә, мәгариф эше һәм эстетик вкуслар үсешендә әһәмиятле катнашы бар»,— дигән иде.
Сәрвәр иптәш Әдһәмова әнә шул халыкның аңы үсүдә зур урын тоткан тәрҗемә эше белән 1929 елдан бирле өзлексез шөгыльләнә. Ул русның бөек язучысы Алексей Максимович Горькийның бик күп әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте. Мәсәлән, Горькийның «Балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым», «Коновалов», «Хуҗа», «Артамоновлар эше», «Фома Гордеев». «Архип бабай һәм Ленька» исемле әсәрләре, шулай ук Лев Николаевич Толстойның «Алпавыт иртәсе», «Балдан соң», «Кавказ әсире», А. С. Пушкинның «Белкин хикәяләре», Көнбатыш әдәбияты классикларыннан Д. Свифтның «Гулливер лили- путлар арасында», Д. Дефоның атаклы «Робинзон Крузо»сы һәм башка әсәрләр аның тарафыннан тәрҗемә ителделәр.
Сәрвәр иптәш хәзерге рус совет язучыларыннан В. Василевскаяның «Салават күпере»н, Н. Тихоновның «Сугыш»ын, В. Катаевның «Растрат- чиклар» исемле хикәясен, М. Приш-винның «Кояш хәзинәс»ен һәм башка күп кенә язучыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте.
Ул инде иҗади тәрҗемә өлкәсендә күп кенә тәҗрибә туплады һәм хәзерге татар әдәбиятында күренекле тәрҗемәчеләрнең берсе булып санала. Анда рус классик әдәбиятында һәм совет язучыларының әсәрләрендә чагылган идеяләрне тулы килеш саклап, бозмыйча тәрҗемә итү сәләте бар. В. Г. Белинский Гёте
126
әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителү уңае* белән болан ди: «Гётедан тәрҗемә иткән вакытта без Гётены тәрҗемә итүчене түгел, бәлки, Гётеның үзен күрәсебез килә». Билгеле, чын, квалификацияле тәрҗемәче өчен ул гына да җитми, тәрҗемә әсәрләрнең икенче бер телдән тәрҗемә ител- гәнлекләре сизелмәскә, алар оригиналь әсәрләр кебек үк җиңел укы-лырлык та булырга тиешләр. Чөнки, тәрҗемәче төп оригиналга колларча иярмәскә, бәлки, үз ана теле законнарын һәм аның үзенчәлекле якларын онытмаска тиеш. Әдһәмова тарафыннан тәрҗемә ителгән әсәрләр нигездә бу мөһим таләпләргә тулы җавап бирә алалар.
Рус халкының бөек язучысы Алексей Максимович Горький элекке патша Россиясендә газапта, ачы хәсрәттә, хәерчелектә «тормыш төбендә» яшәгән кешеләрнең авыр тормышын гаять зур осталык белән тасвир итте. Шуның белән бергә ул хезмәт ияләрен эксплуататорларга баш иеп, үзләренең авыр язмышларына риза булып торучылар итеп күрсәтмәде, бәлки, эшчеләрнең һәм крестьяннарның революцион хәрә-кәтләрен, азатлыкка омтылуларын да оста итеп чагылдырды.
Ләкин Горький элекке тормышны гына чагылдыручы язучы түгел, Горький ул без яшәгән чорның, социалистик тормышның да күтәренке рухлы җырчысы иде. Ул әсәрләре белән Бөек Ватаныбызга мәдхия укыды, аны яратырга өндәде һәм үзенең үткен каләме белән Ватаныбыз дошманнарына каршы рәхимсез көрәшеп килде һәм башкаларны да шул изге көрәшкә өндәде. Ул бөек тынычлык җырчысы иде.
Революция даһиларыннан Ленин һәм Сталин Горькийга һәм аның иҗатына югары бәя бирделәр. «Горький — гаять зур художество таланты, ул бөтендөнья пролетариат хәрәкәтенә күп файда китерде һәм китерәчәк»,— диде Ленин.
Әнә шуңа күрә дә Горький әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү һәм аларны татар укучыларына җиткерү эшенең әһәмияте аеруча зур. Шуның белән бергә, Горький әсәрләрен тәрҗемә итү эше аеруча мактаулы, данлы эш. Горький кебек әдәбият титанының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүчегә аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Чөнки бөек язучы әсәрләрендәге тирән эчтәлекне, революцион идеяне тулы килеш бирергә һәм шуның белән бергә бу әсәрләрдәге тирән фикерләр саф татарча итеп, татар укучысына җиңел аңлашыла торган итеп тәрҗемә ителергә тиеш. Шулай ук тәрҗемәчегә Горький әсәрләренең үз стилен, үзенчәлекләрен саклап тәрҗемә итү кебек җаваплы, авыр һәм катлаулы бурыч йөкләнә.
Сәрвәр иптәш Әдһәмова әнә шул мактаулы да, катлаулы да булган бу эшне, ягъни Горький әсәрләренең эчтәлеген, стилен тулы саклап, җиңел укыла торган итеп тәрҗемә итү эшен, нигездә уңышлы үтәп килә. Горький кебек бөек язучының әсәрләрен уңышлы тәрҗемә итүгә ирешү ул бер Сәрвәр иптәшнең уңышы гына түгел, ул безнең татар совет тәрҗемә әдәбиятының да зур казанышы булып тора. Соңгы елларны Әдһәмова үзенең бөтен сәләтен, көчен, бөтен талантын Горький әсәрләрен тәрҗемә итү эшенә багышлады.
1933—1935 елларда ук инде Горький әсәрләренең сайланма алты томлыгы татарчага тәрҗемә ителеп басылган иде. Горький әсәрләренең зур әһәмияткә ия булуы һәм татар укучылары тарафыннан аларга булган сорауларны искә алып, Татгос- издат Горький әсәрләренең алты томлыгын татарчага тәрҗемә итеп яңадан чыгаруны планлаштырды. Хәзер инде икенче басманың дүрт томы басылып та чыкты. Беренче томга язучының 1922 елларда язып тәмамлаган автобиографик повестьларыннан икесе: «Балачак» һәм «Малайлыкта» повестьлары урнаш-тырылган. Бу томның күләме 39 басма табак булып, ул тулысы белән Әдһәмова тарафыннан тәрҗемә ителгән.
Икенче томга язучының «Минем университетларым» һәм автобиографик хикәяләре урнаштырылган. Бу томга кергән һәм күләме белән 381 биткә җиткән әсәрләрнең ике кечкенә хикәясеннән башкаларын иптәш Әд-
127
һәмова тәрҗемә иткән. А. М. Горький әсәрләренең өченче томы да басылып чыгып таралды. Бу томга «Фома Гордеев» романы урнашкан. Дүртенче томда «Ана» романы (М. Максуд тәрҗемәсе) булачак. Бишенче томда «Артамоновлар эше» (С. Әдһәмова тәрҗемәсе) басылып чыкты. Алтынчы томга язучының төрле хикәяләре урнаштырылачак.
Мәгълүм булганча, Горькийның «Балачак» исемле повесте язучының авыр, газаплы балачагын чагылдыра.
Сәрвәр иптәш Әдһәмова, атаклы язучы Горькийның башка әсәрләре кебек үк, «Балачак» повестен да зур осталык белән тәрҗемә иткән. Сүзебезне раслар өчен без бу әсәрдән зур булмаган бер өзекне китереп үтик.
«Без килгәннән соң күп тә үтми, кухняда аш ашап утырган чакта, талаш купты: абзыйлар кинәт сикерешеп тордылар да, өстәл аша бөгелеп, этләр төсле тешләрен ыржайтып, җилпенеп уларга һәм бабайга ырылдарга тотындылар, ә бабай кашыгын өстәлгә суга-суга, кызарынып-бүр- тенеп, әтәч тавышы белән:
— Хәерче көненә калдырырмын үзегезне!— дип кычкырып җибәрде.
Әби, йөзен чалшайтып:
— Бир бөтенесен үзләренә, атасы, тынычрак булыр үзеңә, бир!—диде.
Бабай, күзләрен ялтыратып:
— Телең тый... яклап утырма!—дип кычкырды һәм шундый кечкенә гәүдәле •бер кешенең шулкадәр колак тондыргыч итеп кычкыруы сәер тоелды.
Әни, өстәл яныннан торды да, ашыкмый гына тәрәзә янына барып, барысына аркасы белән борылды».
Сәрвәр Әдһәмова үз иҗатына җитди караучан, халык алдында, ил алдында гаять зур җаваплылыкны аңлап эш итүчән, үз-үзенә таләпчән язучы. Ул әсәрләрен кат-кат эшли, материалны ныклап өйрәнә һәм киңәшеп эш итәргә ярата, шулай ук ул үз каләмдәшләренең фикерләренә, тәнкыйтькә нык колак сала. Иҗат кешесенә ут белән су кебек кирәк ■булган бу моментлар Әдһәмова иптәшнең күркәм сыйфатларыннан берсе булып тора.
Сәрвәр иптәш Әдһәмова, язучы һәм тәрҗемәче буларак, бервакытта да халыктан аерылмады, һәрвакыт халык белән бергә булды. 18 яшьлек вакытында тулысы белән тормыш эченә кереп киткән һәм үз кул көче белән көн күрә башлаган Сәрвәр Әдһәмова күп еллар буе халык мә-гарифе өлкәсендә: укытучы, тәрбияче, оештыручы булып эшли. 1924— 1929 елларда ул Татарстан Үзәк крестьян йортында юридик бүлек мөдире булып хезмәт итә һәм крестьяннар арасында зур ихтирам казана.
Төрле оешмаларда эшләве һәм җәмәгать эшләре алып баруы белән бергә ул үзенең белемен күтәрүне дә онытмый. Әдһәмова Томск шәһәрендә дәүләт университетында укый, Казанда юридик курсларны һәм совет хокукы һәм совет төзелеше институтын тәмамлый.
1932 елдан башлап Сәрвәр Әдһәмова фәкать иҗат эшләре белән генә шөгыльләнә. Сәрвәр Әдһәмова җәмәгать эшләренә дә актив катнашып килә. Ул Татарстан Совет язучылары союзы каршындагы балалар әдәбияты секциясенең актив члены. Әдәбиятка яңа килгән яшь көчләрнең әсәрләрен уку, аларга үзенең бай иҗат тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләр бирү, ярдәм күрсәтү эшендә дә аның хезмәтләре аз түгел. Иптәш Әдһәмова язучылар месткомының председатель урынбасары һәм язучылар союзы каршындагы хатын- кызлар советының председателе булып та эшләде.
Татар совет әдәбияты өлкәсендә берничә дистә еллар буенча армый- талмый намуслы рәвештә хезмәт итеп килүче язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр иптәш Әдһәмова халкыбыз өчен әле тагын да яңа оригиналь әсәрләр бирер һәм тәрҗемә өлкәсендә дә яңадан-яңа уңышларга ирешер дип ышанабыз.